Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Көзге хикмәт
Искитмәле көзнең хәрәкәте, Ипләп кенә басып килә дә Тәрәзәгә үрелә, сүзе күптер, Лепер-лепер һаман сөйләнә.
Искитмәле аның хәрәкәте, Үз-үзенә шундый ышанып, Атлап килә, җимешләрен бирц Яшь ана күк кала бушанып.
Күз төпләре эчкә батып кергән, Йөзләренә төшкән сары су...
Үзеңнән соң дәвам итәр тормыш Калдырулар, әйе, авь<р шул!
Искитмәле көзнең хәрәкәте, Рәнҗүләрне белмәс, үпкәне... Җирдә орлык — аның киләчәге, Өстәлдәге икмәк — үткәне;
Бүгенгесе — әнә саубуллашу, Кошлар китә— яфрак талпына. Канатлы көз кышка кереп бара Шул җирдәге орлык хакына.
Искитмәле соңгы хәрәкәте, Йөзләренә коела сары су— Үзебезне уйлап киләм әле, Үзебезне уйлап...
Бары шул.
Агымсулар
«Җиңеләйде еллар» дисәк тә без һәр көн саем юллар ураулар. Кешегә бер килә, килми калмый Суга карап авыр сулаулар...
Суга баккан кеше, уй-хисләрен Суга түккән борын-борыннан. Каралтысын су янына салган, Тереклеге суга корылган.
Арган йөзен, үз язмышын күргән Гәрәбәле сулар төбендә.
Су ярсуы, сулар сабырлыгы Кешеләрнең күркәмлегендә.
Гомерлек яр, үзенә пар тапкан, Җырга кергән сулар буенда.
Су буенда бәреп чыккан хисләр Йөрәк сере сыярлыгына.
Яшь кызларның иң саф мәхәббәте Таһир булып аккан елгада.
Кызлар һаман керләр чайкаганда Агымсуга карал моңлана.
Кызлар җыр җырлаган, ярларына Барыл кына җитсен моңнары.
Ул җырларны сулар меңәр еллар Тыңлый инде...
Әйе, тыңлады.
Ил язмышы һаман хәрәкәттә, Ил язмышы агым суларда...
Язмыш кадәр язмыш өйрәткәндер Суга карап авыр суларга.
Тагын бер кош
Көзге күкләр шундый тыныч иде. Шундый тыныч иде бу тараф.
Киек казлар очып бара иде, Вакыт ага иде битараф...
Пышылдасаң, җир сискәнер сыман Тоела иде — дөнья тын иде.
Табигатьнең җиргә чалкан төшеп Изрәп яткан минуты иде.
Зәңгәр күктә — киек каз юллары. Басуларда — тояк эзләре.
Оча иде кибән өсләреннән Көзнең алтын пәрәвезләре.
Агыла иде моңсу, татлы сагыш Сары яфракларга өстәлеп...
...Кинәт кенә, мылтык тавышыннан Ак каеннар куйды сискәнеп.
Әйтерсең лә, җирнең кайтавазы Яңгырап кайтты чорлар аркылы. Кеше сыман, ыңгырашып куйды Зәңгәр күктә киек каз юлы.
Соңгы көчен җыеп талпынды кош, Түбәнәйде... төште капланып.
...һәрбер чорда бер үк җавап яши: — Без аңарга диеп атмадык!
Төзәл түгел (бу ысулны белом), Болай гына, кызык әченгә
Җибәрелгән ядрә килеп кергән Очып барган төркем эченә.
Иң яшенә, көчлесенә тигән, Әле күпме очачагына!
Тагын бер кош ауды, яшь фидаи. Тагын бер кош синең яныңа.
...Табигатьнең җиргә чалкан төшеп Изрәп яткан минуты була...
Пышылдасаң, җир сискәнер сыман Тоела безгә — дөнья тын була.
Шундый чакта яманлыкның кулы Бәйсез икәнлеген искәреп, Ыңгыраша киек каз юллары, Ак каеннар куя сискәнеп.
Җырлы көннәр
Җырлы көннәрем бу... Ак кәгазьгә
Бер юл язалмаган хәлемдә Сызлап-сызлап җырлар зеңләп тора Оеп калган бәдәннәремдә.
Бер тәртипсез хәлдә язмаларым Сибелеп яткан өстәл өстенә Шигырьләрдә урын дәгъва итеп Күпереп торган муллык — көз керә.
Җырлы көннәрем бу... Барлык хисләр Сүзгә әйләнәчәк булса да Күңелеңне аны алдап булмый, Ул ихласка гына ышана.
...Ә көз әнә күзгә карап тора Акыллы сүз көтеп, яңа сүз, И кешеләр, сез дә көз шикелле, Аягүрә дөрләп янасыз.
Мин үзем дә мохтаҗ җылы сүзгә, Көз шикелле, күзгә багасыз.
Яңа сүзне әмма ’ишетмәссез, Йөрәгегез булса ярасыз.
Ә ник әле шушы гүзәл көздә Яңа сүзләр уйлап табарга! Сүзләр шул ук, кирәк аны бары Яраларга белеп ябарга.
Абзар өсләрендә печән тулы, Ашлык белән тулы келәтләр.
Келәтләргә ашлык тулган көндә Нәрсәләр бар сездә, йөрәкләр?
Җырлы көннәрем бу... Ак кәгазьгә Бер юл язылмаган мәлемдә Әнә шуны уйлап җырлар зеңли Көзне сизгән бәдәннәремдә.
Тәрәзәдән төшкән ут
Хөрмәтле Фаил Шәфигуллин ядкаре
Аккош күлендәге иҗат йорты... Тәрәзәдән төшкән тыйнак утны Йотмак булып кичке караңгы, Сузылып чыгыл агач арасыннан Як-ягына шомлы каранды.
Ул афәтне яңа күргән төсле, Ак кәгазьдән башын алды кеше, Салып куйды читкә күзлеген; Әйтте сыман: көчең җитә икән, Ак кәгазьгә әйдә, уз, энем!
Караңгылык чикне узалмыйча, Үз-үзеннөн куркып, тын алмыйча, Җиткән килеш тәрәз кырына, Карап катты сәер иҗатчының Ак кәгазьдә йөргән кулына.
Туктаганын көтте аның, Юкка!
Әйләнде дә үзе таңгы чыкка, Тәгәрәде үлән эченә...
Алсуланып, якты кояш чыкты, — Ул мәдхия иде кешегә.
...Аккош күле. Сулый иҗат йорты. Җиңелмәде ул төн яктылыкны, Җыр тантана итте өстәлдә.
...Башка төрле үрелә караңгылык, Кералмагач иҗат иткәндә.
Атлап бөтен кануннарың аша Искәрмәстән генә чыгыл баса Юл чатына, урам чатына. Үч-нәфрәте булып яктылыкның Кара тәндә йолдыз атыла.
...Бу минутта җиңде караңгылык. Сүндерелде... Әйе, сүнде бер ут. Сүнде бер ут. Каләм туктады. Йолдыз булып атылдылар күктән Төне буе нәфрәт утлары.