Логотип Казан Утлары
Публицистика

РЕАЛЬ ХӘЛЛӘРГӘ КҮЗ САЛЫЙК


розабызның сыйфаты, әсәрлөребеэнең сәнгатьчә эшләнеш дәрәҗәсе әдәби җәмәгатьчелекне дә, укучыларны да инде байтактан борчый иде. Проза бер урында таптана, прозаиклар үсмиләр, эзләнмиләр, дип зарланулар бүген генә башланган нәрсә түгел. Кыскасы, сөйләшәсе сүзләр дә, бергәләп хәл итәсе мәсьәләләр дә күбәйгән иде.
Реаль хәлләргә күз салсак, бүгенге прозабыз турындагы байтак фикерләрнең берьяклырак булуын күрербез. Проза үсми, прозаиклар эзләнми, дип зарлануларны алыйк. Бу — уйлап җиткермичә әйтелгән фикер. Бәлки, без кеткәнчә үсмидер, без теләгәнчә эзләнмиләрдер?.. Әмма әдәбият эзләнми яши алмый. Юкса, ул шунда ук заман барышыннан артта калачак. Ил күләмендә барган зур вакыйгалардан, ил күләмендә барган гомуми әдәби процесстан язучылар берничек тә читтә кала, фән- техника революциясе тудырган үзгәрешләр, ул үзгәрешләрнең кеше аңына, аның психикасына тәэсире хакында уйланмый булдыра алмыйлар. Югары белемле, күпне күргән, күпне белгән бүгенге укучының таләп һәм ихтыяҗлары белән дә санашмый булмый. Шуны аңлап, язучылар өзлексез төстә чорга ярашлы сәнгать чаралары, чорга ярашлы әдәби стиль эзлиләр. Әнә шулай, акрынлап, әмма туктаусыз төстә язучыларның тормыш материалына булган мөнәсәбәте, образ тудыру алымнары, сурәтләү чаралары үзгәрә — әдәбият үзгәрә. Әле кайчан гына без прозаикларыбызны артык озын итеп язуда, максатсыз тасвирлаулар белән мавыгуда гаепли идек. Тыгыз һәм кыска итеп язарга омтылу бүген гомум тенденциягә әйләнеп бара. Прозаның үсү-яңаруь аерым язучылар иҗатын тикшергәндә тагын да ныграк күзгә ташлана. Ә. Еники әсәрләре Фатих Әмирхан яки Шәриф Камал әсәрләреннән аерылган кебек, А. Гыйләҗев Әмирхан Еникичө, я булмаса, М. Мәһдиее Фатих Хөсиичә язмый. Ә. Баянов, Ә. Гаффар кебек прозаиклар иҗатын безнең әдәбияттагы бер генә язучы иҗаты, бер генә әсәр белән дә янәшә куеп булмый. Шул ук сүзләрне Н. Фәттахка карата да кулланып була. Ул—чын мәгънәсендә тарихи романнар язучы бердәнбер кешебез.
Илебездә иҗат өчен бөтен шартлар, мөмкинлекләр туган бер дәвердә, башка халыкларда әдәбият, сәнгать гөрләп чәчәк атканда, нигә безнең проза гына артта бара, дип аптырыйлар кайбер иптәшләр. Әйе, социаль-экономик шартларыбыз охшаш булса да. әдәбиятларыбыз төрле-төрле. Чөнки төп, гомуми закончалыклардан тыш һәр милли әдәбиятның әле үз эчке хасияте, үз мөмкинлекләре һәм үз традицияләре бар. Татар әдәбияты кебек бай тарихы булган әдәбият хакында сүз барганда, моны истән чыгарып булмый, истән чыгарырга ярамый.
Татар совет әдәбияты узган зур юлга күз салсак, без тәрле чорларда прозаның үсеш дәрәҗәсе төрлечәрәк булганын күрербез. Безнең прозаның үсеп-көчәеп китүе 30 елларга туры килә. Бөек Ватан сугышы елларында прозаның очерк, хикәя кебек кечерәк күләмле жанрлары аеруча активлаша, көндәлек матбугат битләрендә публицистика зур урын ала.
Сугыштан соң, бигрәк тә 50 еллар башында проза өлкәсендә яңа күтәрелеш полосасы башлана. Прозаиклар тагын әдәбиятның алгы сафына чыга һәм күп еллар буена әдәби хәрәкәткә юнәлеш, тон биреп бара. К. Нәҗми. Г. Бәширов. Г. Әпсәлә-
П
Билгеле булганча, татар әдәбияты злек-электән авыл әдәбияты булып килде, ф Аның бу теманы яктыртуда гасырлар буе туплап килген бай тәҗрибәсе бәр иде х Безнең прозаның алтын фондына кергән әсәрләрнең күбесе авыл темасына карый, х Сугыштан соңгы чорда, бигрәк тә соңгы 20—25 ел вакыт эчендә республиканың эко- номик йезе нык үзгәрде. Элекке авыл хуҗалыгы республикасы булган Татарстан эра промышленность, зур тезелешләр үзәгенә әйләнде. Илебез һем республикабыз х тормышындагы үзгәрешләр әдәбиятны да читләтеп узмады. Элекке аәыл әдәбияты = йәэ белән зур тезелешләргә, шәһәр тормышына борылды Әйтик, соңгы елларда Z день я күргән романнарның иң зур күпчелеге шәһәр материалы җирлегендә языл- ган, эшчеләр тормышына багышланган. 70—80 елларда басылган 150 повестьның < 100 дән артыгы шәһәр материалы җирлегендә язылган икән, бу да шул ук фикерне ® куәтли. Документаль һәм маҗарапь. повестьларның һеммесе диярлек шәһер мата- о риалы җирлегендә язылган, Тарихи-реаолюцион әсәрләргә мерәҗәгать итсәк тә, шундыерак күренешкә тап булырбыз. Бүгенге яшь прозаикларның беренче повестьлары күпчелек очракта шәһәр җирлегендә язылган булью чыга. Элек алай түгел, урта буын әдәбият мәйданына авыл турындагы әсәрләр белән килгән иде Сан ягыннан чыгып караганда, бүгенге татар прозасы йәэ белен эшче темасына, шәһео тормышына борылды, дигән нәтиҗә ясарга мәмкин. Инде ул әсәрләргә сыйфат ягыннан карап якын килә башласаң, мәсьәлә башкарак тес ала. Нефтьчеләр тормышына багышланган әсерләрне алсагыз да, КамАЗ темасына караганнарын күздән кичерсәгез дә, алар арасында прозабызның казанышы булып саналырлыклары күп очрамый Дәрес, бүгенге прозаикларны яза торган әнкәләрен белмәүдә гаапләү читен. Шулай да әсәрләреннән еш кына тимер-бетон салкынлыгы бәркелеп тора, эшче темасына караган проза әсәрләрендә җан җылысы азрак була. Сәбәпләрен тәрле кеше тәр- лечә аңлата. «Литературная газетамда басылган мәкаләләренең берсендә Р. Мостз- фин, мәсәлән, бу хәлне беэноң язучыларның актуаль тома артыннан куулары һәм ашыгулары газета-журнал һем нәшрият җитәкчеләренең белә торып яки ирексеэдән производство темасына ташлама ясаулары белән аңлата. Минемчә, теп сәбәп бүтәндә — гәп сәбәп традицияләр аз булуда, тәҗрибә җитмәүдә. Билгеле булганча. КамАЗ мы ул, космосмы ул, әдәбият тормышның һәр яңа елкесен акрынлык белән, дистә еллар дәвамында үзләштерә, сантиметрлап-миллиметрлап үзләштерә. Әнә шул тәҗрибә җитмәү, традицияләр азрак булу аркасында «Кама таңнары»нда М. Хәсоное тап героеның ауга чыккан, балык тоткан, күңел ачкан чаклары болен мавыга, «Тау белән тау очрашмаса да» повестенда М. Хәбибуллин шофер егетләрен күбрәк тол хатыннар тиресендә порто, «Урамнар киңәя» повестенда Б. Камалое геройларының КамАЗ белән бәйләнеше ял вакытларында, эштән бушаган арада, яңа шәһәр, андагы үзгәрешләр белән танышып, шуларга сокланып йорүдән әллә ни ерак китми Бүгенге проза турында сүз барганда, аның сыйфаты хакында, заманында безнең прозаның үсешен тоткарлаган нерселәр турында фикер йерткенде, моны искә алмый
мовларның мәгълүм романнары безнең прозаны бөтенсоюз аренасына алып чыга. Партиянең XX съездыннан соң илабеэ тормышында булып узган тиран үзгәрешләр әдәбият, шул исәптән прозаның үсешенә да уңай йогынты ясый. Прозаиклар ил күләмендәге проблемаларга багышланган, зур иҗтимагый конфликтларга корылган романнар язалар, чорның актуаль мәсьәләләрен яктырткан повестьлар нык активла- » ша. И. Гази, Ф. Хесни, А. Расих. Г. Ахунов романнары, Ә. Еники. Р. Тахфәтулпин повестьлары 50 еллар ахыры һәм 60 еллар башындагы пооэабызның колачы, характеры с турында фикер йертү эчен бай материал бирә.
Менә шул көчле һәм кызыклы прозабыз бер заман ничектер бор урында тап- < тана башлады. Аз-азлап кына, сиздерми генә ул үзенең кәчле сыйфатларын: караш- п пар киңлеген, олы характерларын, масштабларын һәм иҗтимагь й яңгырашын югалта эс барды. Прозаиклар тааыш-тынсыэ гына әдәби хәрәкәтнең артынарак чигенделәр. £ Без байтак еллар моны күрмәмешкә салынып йердек. Бер күреп алгач, шаулар- га һәм зарланырга тотындык. Шул ук хәл бүген дә дәвам итә. Хәлбуки, соңгы >0 ел £ вакыт зчеидә проза елкәсендә кь зыклы гына үзгәрешләр барлыкка килдэ.
Шулай да заманында безнең прозаның үсешен тоткарлаган нәрсәләр хакында д берничә сүз әйтми узу ярамас. Алар күп булырга мәмкин. Мин шуларның икесенә < тукталмакчы булам. а
булмый. Хәзергә хәлләр кыенрак булса да, мин прозабызның киләчәген шәһәр тормышы, эшче темасы белән бәйләп карау ягында. Прозаның үсеш тенденциясе шулай уйларга нигез бирә.
Сәбәпләрнең тагын берсе буыннар алмашыну белән бәйле дип уйлыйм. Безнең прозада байтак еллар буыннар алмашыну процессы барды, һәм ул процесс шактый зур кыенлыклар белән барды. Өлкән буын ифрат көчле һәм талантлы иде. Әдәби эстафетаны кабул итәргә тиешле чираттагы буын шулар күләгәсенә ышыкланыбрак үсте. Аларга җил-яңгыр да тимәде, кояш та әллә ни күп эләкмәде. 60 еллар уртасыннан әдәби эстафета шул яңа буын кулына күчә башлады. Революцияне күргән, колхозлар төзүдә катнашкан, илне фашизм афәтеннән саклап калган, кыскасы, зур тарихи вакыйгаларның уртасында кайнап үскән өлкән буын белән чагыштырганда, яңа буын сыеграк, йомшаграк булып чыкты. Баштарак алар гомуми шаукымга ияреп йөрделәр, бер өлкәдән икенче өлкәгә, бер темадан икенче темага ташланып аптыраттылар.
Урта буын, ул буынның әдәби хәрәкәттәге роле хакында сөйләгәндә, аларның әдәби-эстетик карашлары формалашкан чорны да исәпкә алмый булмый. Партиянең XX съездыннан соң матур әдәбиятта гади кешегә, аның эчке дөньясына игътибар нык артты. Әдәбиятта психологик анализ көчәйде. Алгы планга «шәхси як» чыкты, иҗтимагый як икенче пландарак калды. Урта буын дип йөртелгән прозаикларның әдәби-эстетик карашы шул чорда формалашты, дөресрәге шул атмосферада калыплашты. Шуңа күрә булса кирәк, алар язган роман-поаестьларда тормышчан һәм ышандырырлык гадәти геройлар, бер уку белән истә кала торган тормыш күренешләре күп. Әмма олы характерлар, эпик киңлек һәм масштаблылык җитеп бетми.
Бәхеткә каршы, урта буын үз әстенә төшкән миссиянең нихәтле җаваплы булуын тиз аңлады — төпкә җ>игс.-еп, безнең прозаны алга тарта башлады. Хәзер прозабызны шул буын җитәкли, әдәбиятка шул буын тон бирә.
Турысын әйтергә кирәк, урта буын хикәя жанрын үстерүгә сизелерлек өлеш кертә алмады. Ара-тирә шәп хикәяләр чыккалап торса да, хикәя жанры әле һаман бер урындарак таптана, бер югарылыктарак кала бирә Гомуми шаукымга ияреп, без әле һаман әдәбиятның иң сугышчан һәм иң оператив жанры хикәя дип йөрибез. Башка халь кларда ничектер, әмма татар әдәбияты мисалында хикәя андый жанр булуын раслый алмады, һәрхәлдә соңгы 25—30 ел эчендә. Кабатлау булса булыр ике генә мисал китерим. 50 еллар ахырында, илебез тормышында булып узган зур үзгәрешләр һәм яңарышлар нәтиҗәсендә, әдәбиятыбызның барлык тармакларында кискен җанлану башланды. Заман җилләре бер хикәя жанрын гына читләтел уздылар. Кама буенда гигант автомобиль заводы һәм яңа кала салына .башлагач, шул ук хәл кабатланды. Кыска гына вакыт эчендә КамАЗга багышланган шигырьләр, поэмалар басылды, пьесалар, романнар, повестьлар язылды. Юньле хикәя булмады шикелле.
Шул ук сүзләрне роман уңае белән дә кабатларга мөмкин. Соңгы 10—12 ел вакыт эчендә 30 га якын роман басылган. Шулерның кулга тотарлыгы. әдәбиятның уңышы дип санарлыгы берничә генә. Зур осталык һәм бай тәҗрибә, масштаблы фикер һәм колач киңлеге сорый торган роман жанрында безнең прозаның, шул исәптән урта буынның да уңышлары күп дип булмый. Алар арасында роман жанрын тәмам үзләштергән, шул эшнең остасы диярдәй кешеләр берничә генә.
Аның каруы, соңгы елларда повесть жанры нык активлашты. Әгәр 20—40 елларда Һәр ун елда басылган повестьларның гомуми сань 10—15 тән артмаса, хәзер бездә шул хәтле үк повесть бер ел эчендә языла. Хикмәт санда гына түгел, билгеле. Заман ихтыяҗларына, чорның актуаль мәсьәләләренә аеруча сизгер һәм оператив бер жанр буларак та, замандаш образын тудыру, чорның уңай героен иҗат игү өчен кулай жанр буларак та. повесть бүгенге проза, аның гражданлык йөзе хакында фикеэ йөртү өчен бай материал бирә. Бүгенге прозаның иң характерлы яклары шушы жанрда тулырак чагыла, соңгы еллар татар проэась ның үсеш тенденцияләрен асылда шушы жанр билгели. Шуңа күрә бу мәкаләдә сүз күбрәк повестьлар хакында барачак.
Оператив һәм сугышчан жанр булу әстенә. повесть әле иң демократик жанр да икән.

Соңгы елларда басылган повестьларның зур бер теркомон яшь прозаиклар тарафыннан язылган әсәрләр тәшкил итә. Әдәбият белеменә хәтта «яшьләр повесте» дигән махсус термин кереп килә. А. Ганиеангң «Сүзсез җыр», Ф. Яруллинның «Җилкәнне җилләр оккач», С. Хафизәвның «Яшьтсшлср», Ф Шәфигуллинның «Өй салуны^ нио бар», Ф. Гыйльметдиновның «Елгань ң борылган төшендә» һәм «Урсай тау итәгендә», М. Галисвнең «Ак абагалар» һәм «Ул чакта». Разил Волиевнең «Эт кояшы» һәм «Иске сәгать дөрес йөри», Г. Рәхимнең «Көннәр язга авышкач» һәм «Саргаймагыз, каштаннар» дигән повестьларын шул тип.агы әсәрләр рәтенә кертергә мөмкин. Аларны гадәттә яшьләр яза, өлкәнрәк яшьтәго кешеләр дә язарга мөмкин. Хикмәт авторның картмы-яшьме булуында түгел, ә бәлки ул повестьларның нигезенә салынган тормыш материалының характерында, төп геройны ачу, иҗат итү принципларында. Кагыйдә буларак, мондый повестьларның үзәгенә яшь кеше образы куола. Төп игътибар аның кырыс чынбарлык белән очрашуын, тормышта үз урынын, үз юлын ээләвен сурәтләүгә юнәлтелә. Яшьләр повестенда тормышны, кешеләрне аңларга тырышу хисе көчле була. Гадәттә әсәр яшь геройның боронче сынауларны узуын, тормыш юлындагы беренче мөстәкыйль адымнарын күрсәтү белән тәмамлана. Мондый әсәрләр заманның яшь герое хакында фикер йөртү өчен бай материал бирә. Яшьләр повесте кыска һәм җыйнак була. Бу — аны озын хикәягә тартым итә. Аларның тагын бер үзенчәлекле сыйфаты — ихласлык, «исповедь» характерында булу. Югарыда исемнәре саналган повестьларның һәммәсенә хас сыйфатлар нигоздә менә шулар.
Тагын шунысы игътибарга лаек: Ф. Гыйльметдинов, Ф. Шәфигуллин һәм С. Хафизов повестьларыннан кала, аларның һәммәсе дә иҗат кешеләре тормышына, сәнгать мәсьәләләренә багышланган. А. Ганисвнең Габделхагы, М. Галиевнең Данияр белән Сәйяры — булачак рәссамнар, Ф. Яруллинның Фәнияры — язучы, Г. Рәхимнең Тимере — архитектор, Р. Вәлиеанең Искәндәре — композитор.
Гомумән, татар прозасында иҗат мәсьәләләренә, интеллигенция вәкилләре — галимнәр, врачлар, укытучылар, артистлар, язучылар тормышына багышланган повестьлар елдан-ел күбәя бара. Язмышлары төрпесенеке төрлечәрәк. Бер ишеләре басылып чыгуга җитди тәнкыйтькә очрады. Икенчеләре ничектер күләгәдә калды Арада әдәбиятка кызыклы образлар, проза өлкәсенә яңалык алып килгәннәре дә булмады түгел. Шундый әсәрләр рәтеннән иң элек А. Гыйләҗеәның «Урталыкта» повестен телгә аласы килә. Бүгенге чынбарлыкның, бүгенге яшәешнең актуаль мәсьәләләрен күтәргән һәм үзенең бөтен пафосы, яңгырашы белән рухи торгынлыкка каршы чыккан бу повестьны соңгы еллар прозасының бер казанышы дип санарга була.
Казанышлар турында сүз чыккан икән, аларны тудыручылар хакында да берничә сүз әйтү кирәктер. Чөнки сөйләшү барышында кылычлар шушы мәсьәлә тирәсендә аеруча нык чыңлады. А. Гыйлөҗев аларның санын өч кеше белән чикләсә, икенче берәүләр исемлекне зурайту кирәк, дип чыктылар. Билгеле, һәр язучы көченнән килгәнчә әдәбиятны үстерү, аңа күпмедер өлеш кертү өчен тырыша. Ләкин көч, талант һәм сәләт дигән нәрсә һәркемгә дә бер дәрәҗәдә бирелмәгән. Шул яктан кара- ганда.казаныш тудыручылар 70 үк була алмый һәм 3 кенә дә түгел. Телисеңме-юкмы, чын казанышларны барлаганда, еш кына берүк исемнәргә мөрәҗәгать итәргә туры килә: безнең прозада үз мәктәбе һәм шәкортләре булган Әмирхан Еники; әдәбиятның үзәктәге, иң мөһим мәсьәләләрен вакытында күреп алып, шулерны калку образлар. публицистик пафос белән сурәтләп баручы Гариф Ахунов; безне тынгысыз булырга, һәрвакыт гамь белән, уйланып-борчылып яшәргә өндәүче Аяз Гыйлөҗев; өзлексез яңа формалар эзләүче, прозаның кырыс реализмын поэзиянең шартлы алымнары белән үреп баручы Әхсән Баянов; әсәрләренең телен ювелирларча эшли торган, тәмам өлгереп, җитлегеп беткәч кенә безнең арадан китеп барган Хәсән Сарьян; язганнарында кырыслык юмор белән, лиризм сатира белән чиратлашып килә, һәр әсәрендә яшьлеген сагынып яши торган, кызыклы ситуацияләр һәм көлкеле эпизодлар остасы Мөхәммәт Мәһдиев; әдәбиятны яңа материал һәм яңа геройлар белән баеткан, прозага яңа сулыш алып килгән Миргазиян Юныс; повестьларын якын дустына иң яшерен серләрен сөйләгән кебек итеп яза торган Вакыйф Нуруллин...
Соңгь елларда повесть жанрының иң зур казанышлары, иң матур сәхифәләре шул иссмнор белой бәйләнгән. (Кабатлап әйтем, суз повесть жанры елкәсеидә эшләүчеләр хакында гына бара.)
Әдәбиятның мәңгелек темасына — мәхәббәткә багышланган повестьларга мәрә- җәгать итик. Ниндилоре генә юк аларның! Ир-хатын һәм сеярколәр мәхәббәтенә багышланганнары, беренче мәхәббәт, соңгы мәхәббәт турындагылары... Имде зур, олы мәхәббәт, кешене кешо, аны гражданин итә торган мәхәббәт турындагы, бу хис- ♦ не туган илге, туган җиргә мәхәббәт дәрәҗәсенә күтәргән, алай гына да түгел, без- ас иең прозада мәхәббәт һом нәфрәт темасын яңа биеклеккә күтәргән повестьларны 3 сонарга кушсалар, күбебез, беронче чиратта М. Юнысның «Биектә калу», А. Гыйле- 5 җевның «Язгы кәрваннар». Ә. Баяиовның «Тау ягы повесте», Ә. Гаффарның «Язлар и моңы» кебек әсәрләрен телгә алыр идек, дип уйлыйм.
Әгәр мәхәббәт повестьларының барысы да әлеге әсәрләр дәрәҗәсендә булса. прозаның хөленнен зарланырга урын калмас иде. Кызганычка «аршы, алай ук түгел £ шул. Безнең повестьларның иң зур күпчелеге елкәниәр мәхәббәтенә, ир-хатын, гаилә - менәсобәтләреие багышланган. Аларның саны арткан саен, охшаш ситуацияләр ? штамплашкан алымнар да күбәя бара. Әйтик, булачак гаилә башлыклары очраклы х тестә танышып китәләр, артык мәшәкать күрми генә әйләнешеп яши башлыйлар, тора башлагач, характерларының туры килмәве ачыклана, кагыйдә буларак, ир тыныч, S сабыр холыклы, әмма рухи яктан ярлы кеше булып чыга, аерылышырга мәҗбүр булалар. Сеярколәр мәхәббәтенең дә үз штамплары калыплашып килә. Мондый ♦ повестьларда, кагыйдә буларак, гаиләле карт ирләр кызлар яки яшь хатыннар белән х типтерә. Селектәй яшь егетләр ирле яки ирдән кайткан тол хатыннар артыннан чаба. = Мехәббәт дигәннәре һәрвакыт ачы каргышлар һәм күз яшьләре, упкәләшү-талашу, кыскасы, һелакет белен тәмамлана. Тормышчанлык җеһетеннен караганда, аларның л күбесенә тел-теш тидерерлек түгел. Нишлисең, заман үзгәрә, мехәббәт үзгәрә, аңа = булган меносәбот үзгәрә. Ләкин интим хисләр, җенен менәсәбәтләр артык иркенәеп _ барган бер чорда язучы тормышка ияреп кене йермәскә тиеш. Л. Ихсаиоеа хаклы, Г. кайбер прозаиклар мәхәббот кебек җитди месьелоге шактый җиңел карый башла- п дылар. Күңелне шул борчый. <
Авыл җирлегендә язылган повестьларның саны күп түгел. Бик тырышып исеп- е. ләгәндә де, утыздан артмый. Аның каруы, проза әлкосендеге кызыклы эзләнүләрнең, ачыш һем табышларның күпчелеге шулар олешене туры киле Әдәби хәреиәт үсешенә тирән эз салган, соңгы еллар прозасының казанышы булып саналырлык повестьларның күбесе шулар арасында.
Әйтик, без байтак еллар буа татар әдәбиятында массаларны үз артыннан ияртерлек, кечле рухлы, нык үзәкле коммунист образлары күбәеп бара, днл сеенеп йерибез. Ун еллык прозаны алып, тикшереп карасак, аларның да байтагы авыл җирлегендә язылган повестьларга туры килүен күрербез. Ф Хесниноң Селим Ахунҗа- ноеы («Мәйдан»), В. Нуруллинның Өлфәт Хәкимоәы («Күпер чыкканда»), Г. Ахуноа- ның Саматовы («Чикләвек теше»), Б Камалоаның Хафиз Кадаргулооы («Ялыкмаслар»), X. Хәйруллинның Рамай Вильдановы («Канатлар талмасын»). Болар бит барысы да нибары оч ел вакыт (1970—1973 еллар арасында) зчеиде иҗат ителгән образлар. Бераз соңрак, 1979 елда, алар янына В. Нуруллинның Булат Велиеве («Аккан су юлын табар») килеп кушыла. 6. Камалоеның Кадергуловыннан кала, барысы да колхоз председательләре. X. Хәйруллинның Вильданоеыннан кала, кигезде барысы да колхоз белән 50 елларда һом 60 еллар башында җитәкчелек иткән председательләр Соңгы еллар таЛр прозасының бор зур казанышы — оно шул колхоз председатель- лоре, кечле рухлы коммунист образлары. Безнең прозада беркайчан да аларның бу кадәр күл булганнары юк иде.
Аларның һәммәсе де диярлек үзлерон тормышның чын хуҗалары, тормышның бетен месьәлолере эчен җаваплы кешеләр итеп сизелер Алар кыю тесте аеыр һем катлаулы мәсьәләләрне хел итерге алыналар, читен зшлерге тотыналар.
Бүгенге коммунистлар М. Әмирнең Бикташоеыннвн да («Безнең авыл кешесе»), Ә. Еникинең Шакир Мостәфиныннан да («Саз чәчәге») һәм Г Әпсәлемоеның Морте-
зиныннан да («Сүнмәс утлар») шактый аерылалар. Алардан аермалы буларак, бүгенге коммунистлар телеса нинди месьаләне хәл иткәндә, беренче чиратта, халык массаларына, аларның ярдәменә таяналар Әгер шулай әйтергә яраса, бүгенге коммунистлар демократ җитәкчеләр, халык массаларына бик тә якын юлбашчь лар Аларның тарту көче шунда. Болары — бүгенге коммунистларның һәммәсенә уртак сыйфатлар. Шуның белән бергә, алар һич тә бер-берләрен кабатламыйлар. Халикъ Саматов Өлфәткә охшамаган кебек, Өлфәт тә Рамай Вильдановтан аерылып тора. Әсәрнең характерына, авторның индивидуаль үзенчәлегенә карап, һәр әсәрдә алар кабатланмас төс ала. Кыскасы, бүгенге коммунист образлары арасында бик тә кы-зыклы һәм оригиналь характерлар бар.
Сугыш чоры һәм сугыштан соңгы авыл безнең прозада әйбәт яктыртылды. Бу — безнең прозаның бер казанышы. Монда урта буын дип йөртелгән прозаикларның роле зур. Р. Төхфәтуллиннан башлап В Нуруллинга хәтле булган прозаикларның 60—70 елларда язылган әсәрләрен күздән кичерсәк, алар арасында без берсеннән- берсе кызыклы дистәләрчә повестьлар очратырбыз. Әдәбият үсешендәге мөһим бер этап булып, алар тарихка кереп калачак.
Шуннан язучылар алдына бүгенге авылны сурәтләү, авылның бүгенге хәленә күчү мәсьәләсе килеп басты. Ул җиңел эш булмады. Бүгенге авылны сурәтләүгә килеп җиткәч, хәтта авылның үткәнен биш бармагыдай белгән Р Төхфәтуллин кебек прозаиклар да бер мәлгә аптырап, югалып калдылар. Чөнки авыл кызу темплар белән кинәт үзгәрде. Авыл җирендә барган үзгәрешләр, бик күп шатлыклар белән бергә, яңа проблемалар тудырды, яңа каршылыклар китереп чыгарды. Авыл халкы күпләп шәһәргә күчә башлады. Яңа төзелешләргә китте, нефть эшенә керде. Авылда кал-ганнарның материал хәле, көнкүреш дәрәҗәсе көннөн-көн яхшыра барды. Авыл өйләренең түбәләрен телевизор антенналары сырып алды, авыл урамнарында мотоцикллар. җиңел машиналар күбәйде. Баштарак язучылар авылдагы үзгәрешләрнең әлегә күренеп торган, естәрәк яткан якларын эләктереп алдылар. Халыкны шәһәргә китмәскә үгетләп карадылар. Аннан байтак вакытлар авыл халкының көнкүреше яхшыруга, авыл җирендәге муллыкка шатланып һәм куанып йөрделәр. Кыскасы, авыл җирендә барган үзгәрешләрнең асылына «төшенү җиңел булмады.
Әмма авыл белән кызыксыну, аны аңларга тырышу тукталмады. Авылның бүгенге хәлен, бүгенге авылга хас каршылыкларны башлап М. Хәбибуллин беләч X. Хәйруллин сурәтләп бирде. Мин аларның «Чоңгыллар» һәм «Канатлар талмасын» исемле әсәрләрен күздә тотам. Бераздан еларга башка прозаиклар кушылды. Тора- тора язучылар авыл җирендәге үзгәрешләрнең асылына ныграк төшенә бардылар. Ныграк төшенә барган саен, шатлану-соклану авазлары минор тоннар белән аралашты. Авыл җирендәге үзгәрешләрнең фәлсәфи-әхлакый аспекты белән кызыксыну көчәйде. Язучыларны шәхеснең җәмгыять һәм коллектив алдындагы җаваплылыгы, крестьянның җиргә, табигатькә мөнәсәбәте, материал һәм рухи байлыклар арасындагы бәйләнеш, гармония кебек мәсьәләләр ныграк борчый башлады. Бүгенге авылга, анда барган процессларга әхлак ноктасыннан карап бәя бирү көчәеп китте. Прозада әхлак мәсьәләләре алгы планга чыкты.
Шәхеснең җәмгыять, коллектив каршында җаваплылыгы арту әхлак традицияләренең чыганакларын эзләүне таләп итте. Язучылар, шу ларны эзләп. Октябрь революциясен ясаган, совет властен урнаштырган, социализм төзегән, колхозлашу хәрәкәтендә катнашкан буынга — әти-әниләребез тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булдылар. Буыннар бәйләнеше мәсьәләсе яңа эчтәлек, яңа төс алды.
М. Мәһдиевнең барлык әсәрләрендә диярлек кайта-кайта сугышка хәтле һәм сугыш елларындагы колхоз тормышына, авыл кешеләренә мөрәҗәгать итүе турында күп язылды. Төптән уйлап баксаң, моның да нигезендә әхлак традицияләренең чыганакларын эзләү ята икән. Сугышка хәтле авыл кешеләрендә коллективизм хисе, ярдәмчеллек көчлерәк булган, алар җиргә, табигатькә якынрак булганнар, үзара мөнәсәбәтләрдә табигыйлек өстенлек иткән, алар матур итеп, күңелле итеп яши белгәннәр. Шатлык-сөенечләр, борчу-кайгылар уртак булган. Шул сыйфатлар аларга авыр сугыш елларын җиңел чыгарга булышкан. М. Мәһдиев яшьлеген шуңа сагына икән. Ул элекке авыл кешеләреннән рухи матурлык эзли. Бүгенге авыл кешеләрендә
шул сыйфатларны күрәсе килгәнгә, өлкәннәр тәҗрибәсен яшьләргә тапшыру теләге белен, сугышка хәтле һем сугыш елларындагы авылга кат-кат әйләнеп кайта һич те искелекне яратканга, искелекне сагынганга түгел. Шул «иске чор» кешеләрендә бүгенге буын ечен кирәкле әдәл-әхлак нормалары сакланганга күрә. «Торналар тешкәй җирдә» повесте тагын бер кат шундый фикергә этәрә.
Ахыр чикта X. Сарьян («Бер ананың биш улы») белән А. Гыйләҗевны («Җомга кан кич белән») да шул ук мәсьәләләр уйландыра. Соңгы еллар прозасының яңа бер уңышы дип бәяләнгән әлеге повестьларында алар, үз мәнфәгатьләреннән бигрәк, башкалар турында кайгыртучы, ил гаме белән яшәүче карчыкларны калку итеп сурәтлиләр.
Әхлак мәсьәләләрен кискен итеп кую, прозада сатирик башлангычны «ечейтеп җибәрде Әсәр үзәгенә тискәре геройны алып, баштан-ахырга кадәр аны тәнкыйть итүгә, фашлауга багышланган әсәрләр күбәеп китте Ә Баяноеның «Аязучан болытлы һава» повестенда без шундый геройларның бетен бер галереясы белен танышабыз Т. Миңнуллинның «Хәсән Вәгыйзоанч» повестенда тар күңелле бер вак бәндә, фәннәр кандидаты булып алгач, кайчандыр үзен кыерсыткан, үзе белән эчелешле булган кешеләрдән, махсус әзерләнеп, үч алып йери. А. Гыйләҗевнең «Әтәч менгән читәнгә» повесте, байлык артыннан куыл, рухи хәерчелеккә чыккан кешеләр турында.
Ә. Баянов. X. Сарьян, М. Мәһднее. А. Гыйләҗев һәм башка язучыларның повестьларын тикшергәндә, соңгы елларда язылган әсәрләрнең иң кәчлелэре мораль, әхлак мәсьәләләренә багышланган булуы күренә. Бу—бер повестьларга гына карый торган күренеш түгел. Мораль, әхлак мәсьәләләре әдәбиятның барль к жанрларында кечейде. Мисал тәсендә А. Расихның «Сынау». Г Бәшировның «Җидегән чишме» романнарына, Ә. Еники хикәяләренә, И Юзееа һәм Т Миңнуллии. Р Миигалнмов һәм Р. Хәмид пьесаларына, шагыйрьләребезнең бик күл шигырь-лоэмаларына мерә- җәгать итәргә мөмкин булыр иде. Әдәбиятта әхлакый башлангычларның кечәюе заман, чор ихтыяҗларына бәйләнгән. Бу әлеге әсәрләрне КПСС Үзәк Комитетының «Идеология, политик-тәрбия эшен тагын да яхшырту турында»гы карары яктылыгына куеп караганда аеруча ачык күрднә Шул чагында тагын бер кат без язучыларның ил, халык мәнфәгатьләре белән яшәвенә ышанабыз. Аннары, мораль-әхлак проблемаларының активлашуы тагын бер нәтиҗе ясарга мемкиилек бире Күл гасырлык бай тарихы булган татар әдәбияты нәкъ шундь й мәсьәләләрне хәл иткәндә кечлерәк булуын күрсәтте. Димәк, традицияләр безнең әдәбиятны шуңа — шул мәсьәләләрне ныграк сурәтләргә хәзерләгән булган.
Без әдәбиятны, шул исәптән андагы аерым жанрларны даими һәм әзлексез тестә үсә, камилләшә барырга тиеш дип күзалларга гадәтләнгәнбез. Ихтимал, шулай тиештер дә. Әмма әдәби хәрәкәт без уйлаганнан, без күз алдына китергәннән күл мәртәбә баерак, катлаулырак процесс. Аның шулай булуын бүгенгв прозабыз да раслап тора. Безнең куанып сәнләрләк уңышларыбь з бар, шул у«