ҮРДӘ ИМӘННӘР...
Тау битеннән сикереп аккан Саф кемештәй чишмә бул син. чишмә бул.
Нәфес, рыя «аклыгыннан Өсте бул һәм чиста бул син. чиста бул!
Шагыйрь Гамил Афзал менә утыз ел инде үзенең шигъри антына тугрылык саклый. Шагыйрьнең 1979 иче елда дәнья күргән «Талларым, тирәкләрем* һәм сүз алып бара торган «Үрләрдә имәннәр шаулыйк (Татарстан китап нәшрияты, 1981.) китабы шуны раслый. Бу китаплар үзләренең эчтәлеге. әсәрләрнең тематикасы һәм. ниһаять, композициясе ягыннан бер бетенне тәшкил итә. Әнә шуңа күрә аларны Г Афзал иҗа-тында моһим этап дип карарга нигез бар Алар аша без шагыйрьнең 70 нче еллар азагы һәм 80 нче еллар башында нинди уй-проблемалар белән янып яшәвен. күңелендә нинди кеенеч һем соенечләр барлыгын белә алабыз. Шул ук аакытта китапка тупланган шигырьләр аша без чорыбызның горурлыгы булган казанышларны да, җанны борчыган кимчелек һәм җитешсеэ- лекләрне дә күзаллыйбыз.
Китап «Карап торганым бар*. «Үрләрдә имәннәр шаулыйк, «Тойгылар тирән якта*. «Елмаеп-корсенеп» дип исемләнгән дүрт бүлектән тора Беренчесендә — шагыйрьнең шигъри декларациясе итеп кабул ителерлек күләмле шигырьләр, икенчесендә — ике строфалы снгезъюллыклар. еченчесеидә — дүртьюллык шигъри миниатюралар, соңгысында — сатирик һәм юмористик әсәрләр Күренә ки, китапның дүрттән оч элешен лирик әсәрләр тәшкил итә. «Талларым, тирәкләрем» дә нәкъ шул принципта тезелгән иде Элегрәк үзен башлыча сатира һәм юмор остасы итеп таныткан шагыйрь эчен шактый мәгънәле факт бу. Ул шагыйрьнең иҗат эволюциясе кайсы якка авышканын сиземләргә мемкинлек бирә.
Хоер, Г Афзал беркайчан да «коеп куйган» сатира остасы гына булмады. Аның иң оста язылган сатирик һәм юмористик әсәрләрендә һәрвакыт лирик башлангыч үзен нык сиздерә, һәр шигырь артында шагыйрьнең я моңсу елмаюын, я усал ке- лүен тесмерләп була. Шуңа күрә аның са-тирасын һәм юморын лирикадан аерып каравы да бик кыен, алар еш кына укмашкан хәлдә яшиләр. Бу ягы белән Г. Афзал шигырьләре һ. Такташ әсәрләрен хәтерләтә. Ә сатирасының усаллыгы, компромис- сызлыгы исә шагыйрь иҗатын Г Тукайга якынайта. Г Афзал иҗатының киң популярлыгы. халыкчанлыгы. китапларының тиз таралып бетүе до әлеге факторлар белән аңлатыла, күрәсең
Инде шагыйрьнең лирик иҗатына море- җогать итик Шагыйрь гомумиләштерүләр ясар эчен фактларның күплегенә омтылмыйча. тормыштан бер әмма иң характерлы фактны тотыл алырга, шуннан чыгып гомумиләштерүләр ясарга омтыла Шулай булмаса катлаулы тормыш юлы үткән ша-гыйрь шәхси биография, шәхси кичерешләр сферасына кереп чумган булыр иде. Әмма. Г Ибсен әйтмешли, чын шагыйрь баштан узганнарны башы кичергәннән аера белергә тиеш Чонки соңгысы гына чын иҗат предметы, факты була ала. Г Афзал да нәкъ шулай эшли. Ул да башы, йорәге аша кичергән, җанын борчыган нәрсәләр турында язарга ярата Г Афзалның шигырьләре әйтеләсе фикернең саллы һәм туры бәрел әйтелүе, ихласлыгы аркасында тор-мышчан һем актуаль яңгыраш таба аларда шагыйрьнең изге принциплары, инанулары ярылып ята, алар күңелне ярсыта, сафлыкка, рухи пакьлеккә онди икенче бер шагыйрь әйтмешли, «кулны вә җайны
пешерә»
Шагыйрьнең «Рухым» шигыре оно шун-дыйлардан берсе
Иске бәет булып чормаларда аткай. Сореп. чәчел, урып, кара тиргә баткан. Тормыш арбасына нык җигелеп тарткан. Йок атыдай чыдам кечле рухым минем.
Мена шушы «елаган-көлгән, җиңгән-җи- ңелгән, якты емет дигән» көчле рухы шагыйрьгә иҗат принципларыннан тайпылмыйча яңа үрләр яуларга җегәр, дәрт-дәрман бирә. «Иҗат» шигырендә ул бер генә мизгелгә дә тынып калмый торган шагыйрь күңеленең сихри табигатен ачып сала. Менә ул ат булып бүрәнә, кирпеч ташый, капитан булып, давылда диңгез кичә, я булмаса, төшендә Чапайны күрә, солы ба-суы өстендә җил булып исә, Уралга барып урала, сандугач килгән чагында гөлгә куныл сайрый... Шагыйрь, иҗатчы күңеле могҗиза белән тулы. Иҗатчы һәрвакыт көрәшче дә. Ул — якты идеаллар, изге ина- чулар хакына башын, җанын салырга әзер.
Үлемгә бардым һөҗүмгә, Җиңелде, үлде үлем.
Иске окоплар төбендә Сөякләр ята минем.
Дөньядан киттем, котылдым Соңгы кат һава сулап.
Алдадым, оттым, отылдым, һәм кабат тудым елап.
Иҗат эшен шулай тирән аңлаган Г. Афзал иҗатчының үлмәс, онытылмас сәхифә калдырачагына нык ышана. Кыскасы, китап — шагыйрь гомере, кайгы-шатлыгы, хыялы-өмете. Иҗатка шундый югары критерийлардан чыгып бәя бирүче шагыйрь күңелендә ирешелгәннәргә генә канәгать булмау хисе уянуы да табигый:
Бер адымлап һәр көн алга бардым. Гомер буе җигелгән ат төсле.
Дәрәҗәдән, мактаулардан ардым; Ә күңелдә канәгатьсезлек хисе. Аз тырыштым, аз эшләдем төсле.
Г. Афзал лирик шигырьләрендә дә күпне күрә белүче, үткен күзле, усал телле сатирик булып кала бирә. Шагыйрь иҗаты тирән тарихчанлык белән сугарылган. Ул элекке һәм бүгенгене чагыштырып, сынап карарга күнеккән. Андый шигырьләрдә бөтен бер буынның, халыкның, илнең героин үткәне күз алдына бастырыла, бу китаптагы «Дәртле агым», «Каерылып кайнады заманнар». «Беренче бишьеллык, унынчы бишьеллык»— шундый актуаль яңгырашлы шигырьләр. Г. Афзал ул елларның дәртле романтикасына мәдхия укып, дан җырлап кына калмый, уйлана, бүгенге көн белән чагыштыра. Аңа коры риторика, буш шапырыну — ят нәрсә. Автор ерак елларның кырыс матурлыгын, кешеләрнең хезмәттәге тыйнак батырлыгын күз алдына бастыра: алар «ат кебек» ял белмичә эш-ләгәндә дә күңел керлеге, намус сафлыгын саклап яши белделәр, ди шагыйрь:
Мин күрдем ул чорның кепкалар дулкынын, Байраклар чайкалды дулкында: «Бишьеллык — дүрт елда! Бишьеллык — дүрт елда!» Соклансын, тетрәнсен бар дөнья!
Җитлеккән социализм тудырган бүгенге шартларда экономия, хезмәт җитештерү- чәнлеге. сыйфат, тәртип өчен көрәш барган көннәрдә 20—30 нчы еллар энтузиастларының берсе үзе булган шагыйрь яшьтәшләренең, чордашларының һәркайсы «оратор, үзара тәнкыйтьче» булулары, «прогулчы, ялкауларны» кызарта алуларына соклана. Бу күркәм сыйфатларны ул бүгенге ^яшьләрдә дә күрергә тели, «сәбәпсез моңсулык»ның тирән сәбәпләрен шагыйрь күңелендәге шул борчылуыннан эзләргә кирәктер.
Тирә-яктагы уңай күренешләр аны шатландыра, куандыра. «Без — егетләр», «Үзгәрергә кирәк». «Каршыга искән җилләр исертә» кебек шигырьләрендә көр күңелле, тырыш һәм уңган эшче егетләргә сүз бирелә:
Сафлык булсын кешеләрнең күзләрендә, Шатлык булсын алма-алсу йөзләрендә—
Шагыйрьне глобаль проблемалар: яшәу- улем, җир, ил язмышы, тынычлык һәм сугыш. мәрхәмәтлелек белән явызлык кебек мәңгелек проблемалар борчый. Ул үткәннәрдән гыйбрәт алырга өнди, кисәтә, ял-
Г Афзалның «Йөз чәчәкле болын» шигыре (аны мин хәтта лирик поэма дип тә атар идем)— татар халкының катлаулы үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында. Шигырь тарихи дөреслеге, шигъри детальләрнең төгәллеге белән таң калдыра. Лашманчылар. Пугачев. камчылы казаклар, елан күзле патша, ак кокардалы жандарм, губернатор, «чагар күзле, тасма телле юха асыл сөяк» Лука Канашевич, поплар, ал-павытлар. каторга. Себер, миссионер Иль- минский. эмигрантлар, колчаклар, фашист
лар. һәм, ниһаять. Октябрь. Ленин. Республика:
Күктә кояш, җирдә тамырлар нык. Шаулап үс» Ленин имәннәре.
Күрәсез. Гамил Афзалның шигърият үрләрендә нинди имәннәр үс», нинди имәннар шаулый! Китапның беренче бүлеген шагыйрь тирен мәгънәле сүэлар белен тәмамлый:
Ватаныбыз — йез чәчакле болын, Йаз тарле җыр анда, йаз терле моң. Телләр бергә әйтә бер ук сүзне. Ленин байрагына куеп йазне.
...Китабының соңгы бүлекчәсендә Г. Афзал сатирик һәм юмористик шигырьләрен урнаштырган. Анда, елмайткан, керсендер- ган, һәм, хәтта, келә-көлә елаткан әсәрләр дә байтак. Бәлки кайберәүләр шагыйрьнең «келке капчыгы» саегая башлаган, кояшлы, йомры юморы тоныклана ташкай диярләр. Без исә, 50—60 еллардагы Афзалның куәтле ташкын сыман ташып торган, елмаеп- колеп, «шашып» аккан сатира-юмор елгасының тарая тошүен сизенсәк тә. аның үз агымын, кыйбласын үзгәртмәгәнлеген һәм Һич тә саекмаганлыгын ассыэыклап әйтеп үтәргә тиешбез.
Бу агым, бәлки, киң далага чыккан тау елгасы кебек, бераз салмаклана, җитдиләнә тешкәйдер, тирә-якка артык җәелмичә, үзенә тиешле тирен фарватерын тапкандыр. Шагыйрь уз күңелен аеруча нык чокып торган җитешсеэлекләргә кабат әйләнеп кайтканлыктан телсез чоңгыллар да хасил булгандыр Ләкин шунысы бәхәссез— шагыйрь һәм гражданин буларак, Г Афзалның сатирик иҗаты туктаусыз үсештә һәм яңарышта.
Алдарак әйткәнебезчә, шагыйрьнең лирикасы сатирасыннан аерылгысыз яши. Алар — бер атаның ике улы. икесе дә үз һәм кадерле. Шуңа күрә әлеге җыентыктагы бүленешләрнең шактый шартлы икәнлеген искәртеп үтәргә дә кирәктер. Мәсәлән, беренче бүлектәге «Күләгәле яклар» шигырен укымыйча, соңгы бүлекнең тап юнәлешен һәм пафосын аңлавы шактый читен булыр иде:
Күләгәле якны күрә бу дип Уйламагыз тагы.
Безнең генә түгел. Айның да бар Күләгәле ягы.
Якты булыгыз дил кушып тора
Ямьле яшәр чаклар.
Ямьсез почмакларда посып тора Күләгәле яклар.
Шагыйрьнең бетен иҗаты — лирикасы да, сатира-юморы да — шул күләгәләрне бетерүгә юнәлдерелгән. Иҗатын «Донья матур, денья киң!», «Кәефләр шәп, күңелләр шат!» дип, тормышка, кояшка, матурлыкка мәдхия җырлап башлаган Г. Афзал әле хәзер дә:
Матурлыгын донья Гел арттыра бара. Кон яктыра бара. Ил яктыга бара — дип җырлавын дәвам итә. Әмма утны-су- ны кичкән, күпне күргән һәм белгән иҗатчының үткен күзе, сизгер йорәге кояшны вакыт-вакыт күләгәләп алган кара тапларны аермачык күрә һәм сизә. Монда ул художниктан бигрәк, оста тәбипны хәтерләтә. Ул авыруның исемен атап, сатира нурлары белән караганда, күләгәдә посып яткан чирнең бациллаларын койдерергә, юк итәргә ниятләнә Бу җитешсезлекләрне «елмаеп. иелеп» кенә бетереп булмый, коләргә дә. керсенергә дә. дуларга да. керешергә дә кирәк! Гамил Афзал бу керешнең авыр һәм газаплы икәнлеген үз язмышында тотып. кулыннан каләмен ычкындырмаган шагыйрь Елмаю-колүнең танылган остасы булуга карамастан, ул бу керешкә гаять җитди монәсәбәтте Менә ни эчен аның шигърияте торган саен кырыслана, чыныга бара.
Бер шигырендә лирик герой исеменнән «Әшәкелек, алдау булмый торган саф бәхетле тормыш корырбыз, туры юлдан гына барырбыз без. конфет ашап кына торырбыз» дип. беркатлы уйлап, «юеш борыннарны тарта-тарта, үткен заманнарны теткән» яшь шагыйрь инде день яга башке- чәрак карый:
Гасырны минутлар ашый Гамьсезлек белән.
Сүрәнлек белән.
Заманны кешеләр ясый.
Әйе. кереш дәвам итә. «идеал эчен бәреп башны ташка» тарих мәйданына Некрасов. Тукай варислары килә Алар беле «Кереш — газап, әмма җиңү якты!»
Шагыйрьнең борчулы уйланулары, рухи канәгатьсезлеге, җан пошынуы аны еш кына остазы Тукай янына алып килә. Мондый бәхетле минутларда чын, «туры Тукайча» яңгыраган шигырьләр туа:
Берәү булса туры сүзле, кыю акыл, җаны талсыз. Тиле, дибез, яши белми, фикер йертә масштабсыз.
Г. Афзал тормышта очрап куйгалаган җитешсезлекләрне шигъриятнең бөек миссиясен аңлап фаш итә. Шагыйрь бик күп типлардан ачы келә һәм аяусыз камчылый. Чыннан да, ялган, мәкер, ялагайлык, ике-йөзлелек, хөсет, яла. масаю, ришвәтчелек, бюрократизм кебек күренешләр — бүген генә туган яман шешләр тү-гел. ләкин аларның һәр чорда үзенчәлекле төсмерләре була. Г. Афзал әсәрләрендә дә андый персонажлар байтак. Сатирик, кайчандыр Акмулла тапкан, Тукай. Бабичлар үстергән алымны оста файдаланып, бу затларның үзләренә «трибуна бирә» — туйганчы эчләрен бушаттыра. Бу типлар ничаклы гына тискәре булмасыннар, алар бездә мыскыл катыш елмаю да уяталар, һәм тагын шагыйрь аларны шундый сыгылмалы, үзенчәлекле тел белән сөйләтә ки, ирек- сездән, «шундый-шундый эшләр, тора-бара нишләр», «тәрәэ аша карап торам, гайрәт белән мыек борам», «минем хәлне хатын ишеткән — пшол!— диде миңа ишектән», «Әсмәбикә җаным-ахирәт», дип, алар- ча сөйли башлыйсың. Бу әсәрләрдә сатирик Гамил Афзал юмор остасы Гамил Афзалдан аерылгысыз. Соңгы җыентыкларда исә сатира белән юмор арасындагы мөнәсәбәт шактый үзгәрә төште — сатираның чукмары салпыланды, юморның нәэәкат- лелеге артты.
Шагыйрьнең сатирик типлар галереясы бик бай: менә «Кояштай балкып, шат елмаеп». мөлаем елмаюыннан битлек ясап, төп «эшенә төкереп йөргән» җилкуар. Менә «үз данын саклап, көчлеләрне мактап», «капка саклап яткан эт кебек» көн күргән тип. Менә «хатынының адъютанты» булып, кибетләргә чабып йөрүче», шулай да үзен Наполеонга тиңләгән бер аумакай зат. Менә «кеше данын сөймичә, үт суын йотып ятучы хөсет җанлы ахмак», «күкрәк киереп алга да чыкмыйча, ут чәчрәтеп нотык та тотмыйча, анкетасы «курыкты, ашады, йоклады» дигән өч сүздән торган бәндә һ. б. һ. б.
Шагыйрьнең «Файдалы киңәшләр», «Фельетон геройларына сатирик теләкләрне дә авторның яңа, кызыклы ачышларга юлыгуын күрсәтә. Шигырьләренең берсендә ул:
Туры әйткән ярамый шул туганына, Уйлый күңел ул ягын да, бу ягын да. Урап-урап. кыек атып, туры тигән Эзоп теле ярдәм итә шул чагында,— дип яза Аның тагын «Патша белән табиб турында әкият». «Бер төркем иптәшләр». «Шабашниклар бәете» кебек әкият, мәсәл, бәет жанрыннан файдаланып язган әсәрләре дә бар. Автор аларда да сатира-юмор куәсенең бөтен куәтен кулланып яза.
«Прометейга үпкә» дигән озын шигырьдә махсус тукталасы килә, чөнки ул. бер яктан, Г. Афзалның туктаусыз эзләнү җимеше булып торса, икенче яктан бу тәҗрибәле останың да вакыт-вакыт чама чиген тоеп җиткермәвен күрсәтә. Биредә Проме- тейның үлемсез образы сугыш һәм тынычлык темасын ачуда уңышлы кулланыла. Шигырьнең беренче яртысы юмористик характерда, уен-көлке белән тутырылган. Ләкин шул рухта башланган шигырь:
Прогрессмы бу,
Нагасаки көле,
Хиросима көле бизәкме!
Җанны үтерә торган агу җиле.
Прометей, сиңа кирәкме! —
дигән юлларда җитди рух ала. Шулай итеп, олы тема, уңышлы образ аша бирелсә дә, Прометей бер үк вакытта сатирик һәм героик планда тасвирлану аркасында үзенең җитдилеген һәм тәэсир көчен югалта. Кыскасы, автор бу шигырендә сатира- юморның һәм лирик башлангычның уңышлы синтезына ирешә алмаган.
Гомумән алганда, шагыйрьнең бу җыентыгы Гамил Афзал иҗатының җитлегү чоры кичерүен күрсәтә. Шагыйрьнең тавышы татар поэзиясе хорында үзенчәлекле һәм матур яңгырый.
РАФИС ӘХМӘТ.