ГОМЕР САГЫНДА
өз иде. Түгәрәк күлне һәр яктан әйләндереп алган усак-каеннарның яфраклары саргаешып җиргә коела. Төньяктан искән җилдән су өсте шадраланып килә, гүя җан өшеткеч салкыннан күл дә туңып-калты- рана кебек.
Күлнең аргы текә ярында ике кеше күренде. Алар, сукмактан килеп, камышлы су читенә төштеләр. Озын буйлысының кулында озын саплы соскыч сыман нәрсә дә бар. Ул, шуны суга чумырып, күл төбеннән нидер эзләп маташты. Бераздан алар икәүләп кара кучкыл ләм чыгардылар. Соскыч башына ябышып чыккан балчыкны бармакларында җентекләп изеп карадылар. Үзара сөйләшкә- ләп, бу зшне тагын кабатладылар. Чыккан балчыкны тагын изгәләделәр, бәхәсләшеп тә алдылар. Кыска буйлысы, кулын селтәп, кире китмәкче булды. Тик, иптәшенең аякларын чишенә башлавын күреп, тукталып калды.
— Тилердеңме әллә? Бозлы суга кереп...
Озын буйлысы:
— Ул арада гына берни булмас! — диде дә ярым чишенгән көе салкын суга кереп тә китте. Билдән суда торган хәлдә кызу хәрәкәт белән соскычны күл төбенә батырды, һәм, табышын кулына тотып, текә яр читенә ашыкты.
Бу — шул үзе, алар эзләгән шифалы ләмгә ия балчык иде. Билгеле, аның шифа үзлеге махсус анализ тикшерүләрдән соң гына тулысынча ачыкланды. Әмма моңа беренче тапкыр игътибар итү бик кирәк иде. Бу ачышны исә югарыда телгә алынган озын буйлы кеше — Казанда яңа ачылган санаторий-профилакто- рнйның баш врачы Ибраһим Гашигуллович Гашигуллин ясады.
Курортлар идарәсенең физиотерапия фәнни-тикшеренү институты үткәргән кызыклы мәгълүматка күптән юлыкты ул: белгечләр 1957 елны ук Казан янындагы Зәңгәр күлдәге ләмле балчыкның дәвалау үзлегенә ия булу мөмкинлеген чамалаганнар икән.
Алтын балык тоткандай булды Ибраһим Гашигуллович. Ләкин бу «алтын балык»ны профилакторийга ташуы бик кыен булып чыкты. Ләм алына торган урында яр бик текә, аңа бернинди транспорт белән дә якын килерлек түгел. Бульдозерлар яллап, яр буен тигезләтү врачка мең төрле яңа мәшәкатьләр тудырды. Әмма ул үз сүзеннән кире кайтмады, эзләгәнен тапты, профилакторийда дәвалауның бик үтемле яңа чарасын куллануга иреште.
Шуннан соң гына бу ләм бүтән дәвалау йортларын: ГИДУВны, Васильево санаториен да кызыксындыра башлады.
Иртә. Дөньяны томан каплаган. Ибраһим Гашигуллович шушы аксыл тыгызлык аша еракка төбәлеп карый, гүя нәрсәнедер күрергә тырыша. Тнк берни дә ачылып китми. Күңел үз ачендә кайный башлый, хәтердә үткәндәгеләр яңара...
К
...Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң Ибраһим ун ел буе Апае район больницасында баш врач булып эшләде. Аның тырышлыгы аркасында үзәк больницаның яңа кирпеч бинасы салынды, аңа өстәп, 35 урынлы инфекцион больница да булдырылды. Райондагы фельдшер-акушерлык пунктлары артты. Кыскасы, районда медицина хезмәте күрсәтү шактый яхшырды.
1966 елның августында Ибраһим Гашигуллович «Казантатхимстрой» оешмасы карамагындагы санаторий-профилакторийның баш врачы итеп алынды.
Дәвалау, профилактика йорты әле яңа төзелеп килә иде. Ул бик матур урында — анысына тел-теш тидерерлек түгел, тик бина гадәти торак йорт проекты буенча салынып ята. Ибраһим Гашигуллович кирпеч, измәләр арасында әрле- бирле йөри, аның зәңгәр күзләре уйчан, эчендәге уйларын тәкърарлап, иреннәре генә селкенә: «Монда — физиотерапия кабинеты, врач бүлмәсе булса, теге якта — торак өлеше, аргы башта — ашханә-кухня. Су процедуралары өчен урын кайда? Бу бүлмәләр дәвалау кабинетлары өчен дә ярап бетми. Кухня да җайлы урында түгел. Димәк, бинаны үзгәртеп салырга кирәк!»
Мондый сүзне әйтергә генә ансат. Күпме өстәмә материал булдырырга, алар- ны китертергә, эшкә кертергә... Моның өчен көнозын чабарга, төрле оешмаларга мөрәҗәгать итәргә, бик күп кешеләр белән уртак тел табарга кирәк. Уйлый торгач, төрле процедуралар, душ-ванналар өчен дә урыннар ясалды: йортның подвалыннан файдаланырга булдылар. Җылыткыч ванналар, шифалы балчыкны изеп кайнарлату өчен махсус җайланмалар эшләнде.
Төзелеш барганда ук, баш врач дәвалау йортының кадрларын: врачларны, шәфкать туташларын, пешекчеләрне, җыештыручыларны туплый торды.
Врач Людмила Михайловна Королева, завхоз Бәдыйгъ Галиевич Вәлиев, медсестра Наилә Миңлевәлиевна Хатипова, пешекче Анастасия Степановна Никифорова санаторий-профилакторий ачылуның беренче көннәреннән үк шунда эшли башладылар.
Яңа дәвалау йортында иң файдалы процедуралар җайга салынды: ылыслы, күкертле, «энҗеле», диңгез суы ванналары, электр ярдәмендәге дәвалар, массаж, физик күнегүләр, диетик туклану — барысы да кеше гомерен озайтуга хезмәт итә.
Ниһаять, дәваланучылардан беренче рәхмәтләр ишетелә башлады.
Эшен намус белән башкаручыларны да ике төрлегә бүләргә мөмкин: беренчеләре барлык мөмкинлекләрдән оста файдаланып алны-артны белми бик тырышып эшлиләр, икенчеләре исә булганга гына канәгать түгел. Аларның карашы ерак- карак төбәлгән, эшнең бүгенге колачы гына аларны канәгатьләндерми, киләчәктән күбрәкне көтәләр алар.
Ибраһим Гашигуллович та, гомере буе, ирешелгәннәрдән генә канәгатьләнә алмыйча иҗат итә. Аның күңел түрендә һәрдаим тынгысызлык яши. Шул тынгысызлык Ибраһим Гашигулловичны илебезнең ил алдынгы санаторий-профилакто- рийларында йөртә, иң кыю белгечләр белән киңәшкә чакыра һәм яңа ачышларга этәрә. Мәскәү, Одесса, Ярославль санаторий-профилакторийларындагы төрле процедуралар кабул итүнең алдынгы ысуллары, ясалма юл белән күкертле су ванналары булдыру, кислород күбеге, энә белән дәвалау кебек эффектлы чаралар үзләштерелде.
...Ул гадәттәгечә салмак адымнар белән профилакторийга килеп кергәндә, монда инде эш башланган: вестибюльләр, коридорлар ялт иткән, пешекчеләр, тирә-юньгә тәмле ис таратып, иртәнге ашны әзерләп йөриләр.
— Хәерле иртә. Тәртипме?
— Әйе. Беренче диета өчен ит тә хәзер пешеп чыга.
— Ниләр җитешми?..
Хезмәттәшләренең үтенечләре баш врачның блокнотына язылып куела.
ак халатлы осын буе әле анда, әле монда чагылып кала. Бар нәрсә дэ тәртиптәме, нәрсә җитешми, ниләр булдырырга кирәк? Баш врач бүлмәсендә үткәрелә торган иртәнге кинәшмәләр вакытында бу җитсшсезлекләрне бетерү чаралары билгеләнә. Кен дә чыгып торган кимчелекләрдән котылу, нигездә — Ибраһим Гашигулловичның үз өстендә. Катлаулы мәсьәләләрне чишүдә ул еш кына «Ка ф занхимстрой» тресты җитәкчеләренә мөрәҗәгать итә.
Процедуралар кабул итү вакыты җиткәч, баш врачныц төп игътибары тулаем Z аларга күчә. 2
Ап-ак ятакларда кайнар парафинга төренгән авырулар ята.
— Рәхмәт, буыннарның сызлавы басыла бара, доктор,— дип кала аңа олы д.
яшьтәге мыеклы абзый. S
— Тагын да кайнаррак итеп булмыймы бу парафинны? — ди бер егет.— Маң- ° гаеңнан атылып тир чыкмагач азы...
Баш врач нинди температурада дәвалануның шифасы зуррак булуын аңлатып үтә. Егет ризалашканын белдереп елмаеп куя.
Ибраһим Гашигуллович соңыннан медсестра Гөләндәм Минһаҗевага күрсәт- -п мә бирә:
— Менә нәрсә, сеңелем, бүген кич белән сездә дәваланучыларның барысын да * үз бүлмәңә җый. Мин алар белән бу процедура хакында әңгәмә үткәрермен, я Чөнки дәвалау чарасының шифалы булуына авыруның ышануы бик мөһим. н
Баш врач су процедуралары бүлегенә кергәндә, медсестра Мәдинә Сафиулли- „ на җырлый-җырлый ванналарга су агыза иде. Кызның моңлы, йомшак тавышы. < сәер яңгырап, бар бүлмәләрдә ишетелеп тора. Ылыслы ваннада ятучы берәү:
— Безнең Мәдинә сулар белән генә түгел, җырлары белән дэ дәвалый безне,— дип куйды.
— Дөрес суз бу,— ди баш врач.— Мәдинә килгәнче, без бу бүлмәләрдә репродуктор аша музыка уйната идек. Хәзер репродукторның кирәге калмады.
Ибраһим Гашигуллович шаяргандай әйтсә дә. бу сүзләрендә хаклык та бар икән. Балчык белән дәвалау бүлмәсендә репродукторлардан талгын гына көй агыла. Кайнар ләмгә төренеп яткан кешеләргә шифасы да тия сыман. Баш врач яны на кечерәк кенә гәүдәле, җитез хәрәкәтле Гөлфәридә Сабирова килеп җитте.
— Бар да тәртиптә, иптәш баш врач,— диде ул кара тутлы йөзендә нур уйнатып.— Бүген бернинди дә зарыбыз юк.
— Сезнең дә юкмы? — дип сорады Ибраһим Гашигуллович аксыл Йөзенә бик килешеп торган зур пыялалы күзлек кигән Наилә Хатиповадаи. Тегесе, баш врач ниндидер гаебебезне тапты, ахры, дигәнрәк тавыш белән:
— Юк... Ә нигә? — дип сорап куйды.
Баш врач көлемсерәде:
— Зарыгыз булмаса, бик яхшы!
Югары катта физиотерапия бүлмәләре тезелеп киткән; электрофоарез. гальваник яка, кварц, УВЧ, Бернард тогы, амплиплюс аппараты, ультратавыш белән дәвалау җайланмалары. Бу комплекста авырулар белән бик йомшак мөгамәлә итүче тәҗрибәле медсестра Рокыя Абдрахманова һәм яшь кыз Венера Абдрахма нова эшли. Монда чисталык, тынлык хөкем сөрә. Медсестралар үзләре дә пышылдап кына сөйләшәләр.
Тынлыкны ятагында йокыга киткән авыруның гырылдавы боза. Рокыя аның янына ашыга.
— Электрофоарез кабул иткәндә, йокларга ярамый.
— Тонне йоклый алмадым,— ди әлеге авыру.— Бүлмәдәшем форточкам ы ачып йоклый, борын тыгылган.
Икенчесе сүзгә кушыла:
— Ә мин синең гырылдавыңнан йокыга китә алмый интегам...
Барысын да игътибарга алырга кирәк. Монда эшләүчеләрнең төп сыйфаты бу. Кешеләрнең һәр үтенеченә үтә сизгер булу үрнәген Ибраһим Гашигуллович үзе күрсәтә.
Көндәлек эшләре муеннан булса да, Гашигуллин санаторий-профилакторийда- гы дәвалау методикасы буенча эзләнүләр дә алып бара. Ул күп укый, үз тәҗрибәсен гомумиләштереп, фәнни нәтиҗәләр чыгара.
— Минем уйлавымча,— ди ул,— кеше үзенең төп җирлеге булган гадәтләнгән эшеннән аерылып дәваланганда, психологик киртә үтәргә мәҗбүр. Ә санато- рий-профилакторийларда мондый хәл булмый: кеше дәва ала да, эшен дә дәвам итә. Шунлыктан санаторий-профилзкторийларның киләчәге зур.
Ибраһим Гашигуллин үзенең ачышлары белән матбугатта да чыгышлар ясый, барлык эзләнү һәм табышларын туплап, китап бастырырга да әзерләнә.
Аның эш өстәлендә бер альбом саклана. Аңа илебезнең төрле почмакларыннан бу санаторий-профилакторийга алдынгы тәҗрибә өйрәнергә килгән белгечләрнең фикерләре теркәлгән.
«Ял һәм дәвалау өчен төзелгән бу сәламәтлек сараен зур канәгатьләнү белән карап чыктык. Чисталык, уңайлык, менә дигән медицина җиһазлары. Игътибарлы һәм кайгыртучан кешеләр...» (Владимир. Новокуйбышевск, Тула өлкәсенең санаторий-профилакторий врачлары.)
«Гаҗәпләндек», «Исебез китте» кебек сүзләрне Мәскәү, Ленинград, Ростов, Луганск, Омск, Тамбов, Чиләбе, Краснодар, Волгоград, Саратов, Оренбург, Ульяновск, Пенза. Пермь өлкәләреннән, Вашкортстан, Якут, Удмурт, Мари, Мордва АССРлардан килүче врачлар язып калдырганнар.
Монда хәтта Румыния, Монголия. Марокко, Австралия кебек илләрнең профсоюз делегацияләре дә булып киткән. Врач Ибраһим Гашигуллин башлап җибәргән эшкә карап, алар да сокланган.
Үз эшенә биектән карап, алдагыга таба омтылу турында әйткән идек. Үр арты үр яулангач, син дә башкалар үрнәк алырлык биеклеккә әйләнәсең икән.
Ибраһим Гашигуллович кәгазьләрдән арынып тәрәзә аша яшәреп күренгән бакчага карады.
— Әнә анда,— ди ул үз алдына сөйләнгәндәй итеп,— фин тибындагы мунча салырга уйлыйбыз. Сауна диләр аны. Пар белән дәвалап карарга исәп...
Киләчәккә өметләр бихисап, һәм врачтагы тәвәккәллек аларның тормышка ашачагына ышандыра.