БЕР ОСТАЗНЫҢ ИКЕ ШӘКЕРТЕ
Олы язмыш хуҗасы
выл хуҗалыгы эшчәннәре көне уңае белән, Әлмәт нефтьчеләрнең культура һәм техника сараенда үткәрелгән тантаналы җыелышта президиум өстәле янында янәшә утырганнар иде алар. Уртада — Һади ага Рахманов. Самат Әхтәмов белән Зөфәр Шәйдуллин — аның ике ягында. Һади ага Рахманов — кунак, ә Самат Сираевич белән Зөфәр Газизович тантананың хуҗалары. Һади ага узган еллардан истәлекләр сөйләячәк. Ә шәкертләре бүгенге җиңү шатлыклары белән уртаклашачаклар.
Районның иң алдынгы игенчеләре, терлекчеләре Һади ага Рахмановны зур игътибар белән тыңлыйлар.
«...Бөек Ватан сугышы башлануның икенче көнендә үк, запастагы офицер буларак, фронтка киттем. Озак та үтмәде каты яраланып, госпитальгә кердем. Сугыш мине беренче группа инвалид ясады.
1943 елның февраленнән башлап, яраларым төзәлеп тә җитмәгән килеш, мин колхоз белән җитәкчелек итәргә алындым. Инвалидлык буенча билгеләнгән пенсиямнән баш тартып, аны шушы көнгәчә дәүләт фондына калдыра килдем. Ул чорда, булдыра алган кадәр, бар көчемне халыкны фронт өчен икмәк һәм башка төр продуктлар хәзерләүгә туплау эшенә бирдем.
«Зәй» колхозы 1947 елны республикабызда иң беренче миллионер колхоз булды. Колхозчылар көче белән, авыл елгасында ГЭС төзедек. Авыл өйләрендә электр утлары кабынды. Радиоузел, колхоз хуҗалыгында электромоторлар эшли башлады.
1954 һәм 1964 елларда безгә экономик яктан бик нык артта калган колхозлар кушылды, «Зәй» колхозы ун вак хуҗалыкны үз кочагына алды. Шунысы хәтердә калган, соңгы кушылган колхозның госбанкта, счетны япмау максаты белән генә калдырылган, 73 тиен акчасы бар иде.
Тәмам таркалу хәленә килеп җиткән бу хуҗалыкларның дәүләткә һәм башка хуҗалыкларга булган бурычларын түләп бетергәннән соң, колхозның үз көче белән кирәкле объектларны төзү эшенә керештек.
Мисал өчен әйтсәк, сигезенче бишьеллыкта шундый максат белән 2 млн. 550 мең сум акча тотылды. Колхозның акчалата доходы 6 млн. 797 мең 500 сумга җитте. Бик күп авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынды. Колхозыбыз республиканың үрнәк-тәҗрибә хуҗалыгына әйләнде...»
Трибунадан үзе турында берничә җөмлә генә әйткән бу хөрмәтле кеше миндә, нәкъ менә шушы көнне, аның белән якыннан танышу теләген уятты.
Мин архивтан өч документ һәм ике фоторәсемне аерып алдым. Документларның берсе — автобиография.
А
АВЫЛОФЫКЛАРЫ
КОНКУРСЫ
авылында ярлы крестьян гаиләсендә туганмын. Әтием 1921 елны үлде. Шул елдан башлап мин, башта үз хуҗалыгыбызда, ә аннан соң авыл кулакларына ялланып крестьян эше белән шөгыльләндем» — дигән юллар белән башланып киткән, һәрбер җөмләсе үзе бер тарих булган бу олы тормыш елъязмасы менә мондый җөмләләр белән тәмамлана:
1971 елны Ленин ордены белән, 1950 һәм 1966 елларда Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән һәм төрле елларда хөкүмәтебезнең медальләре белән бүләкләндем».
Икенче документта Һади ага Рахмановка хөкүмәтебез тарафыннан бирелгән бүләкләрнең исемлеге теркәлгән. Аларның саны ике дистә ярымнан да артып китә.
Өченчесе — фактлар белән дәлилләнгән тарнх — Һади аганың үз кулы белән язылган «Истәлекләр».
«...Мин 1928 елда авылыбызда комсомол оешмасы секретаре ярдәмчесе булып эшләдем. Комсомол — авылда зур көч булып, партия-совет күрсәтмәләрен үтәп торды.
Партиябез тарафыннан бирелгән директивларны крестьяннарга аңлату, авыл халкын колхозга берләштерү буенча җыелышлар үткәрү, берәмләп чакырып сөйләшү, көндез һәм төннәрен аерым йортларда йөреп әңгәмәләр үткәрүнең чиге булмады.
Мин үзем, колхозга биргән үз атымны җигеп, колхоз басуында беренче буразнаны сыздым. 1930 ел уңышын чәчеп, урып җыйганда колхозда 35 баш эш аты, 10 сабан, бер ашлык сугу машинасы, 6 пар тимер тырма бар иде.
...Колхозга каршы яшертен корткычлык эшләп ятучы кулаклар безгә тынгылык бирмәделәр. Мәсәлән, коммунистлар, комсомоллар файдаланмасыннар, изге килеп кереп, мин котылып калдым...»
Минем кулымда ике фоторәсем. Аның берсе — Һади абыйның 1930 елиы, партия билеты өчен төшкән рәсеменең зурайтылганы. Ә икенчесе — «Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары стенды» өчен төшерелгән рәсем.
Беренче рәсемнән, бөдрә чәчләрен күпертеп үргә тараган. Йөзеннән һәм күз карашыннан яшьлек дәрте бөркелеп торган чибәр егет карый. Икенчесеннән — гомер юлдашы, укытучы Наҗия апа белән бергә берсеннән-берсе әйбәт дүрт бала тәрбияләп үстергән әти кеше, оныклары өчен иң матур яшәү үрнәге булган ягымлы бабай карап тора.
Авылдашлары аның белән һәрчак горурланалар. Чөнки Һади ага Рахманов — чын чыннан халык ихтирамын казанган кеше, ил агасы.
Шагыйрь Гали Хуҗневның аңа багышлап язгаи «Тәрәзәләр таңга карый» исемле поэмасында менә мондый юллар бар:
Урмам буенда егылган солдат,
һөҗүмгә барган чагында ярсып;
Яралы аның ике аягы:
Берсендә — пуля,
Берсендә — ярчык...
• Мин Рахманов Һади Махмурахман улы, 1910 елны Әлмәт районының Нәдер
«...Мин 1939 елдан КПСС члены. 27 ел КПСС райкомының Пленум члены, 15 ш ел бюро члены булдым. 10 мәртәбә өлкә конференциясендә делегат булып кат- а. наштым. СССР Верховный Советының бишенче чакырылыш депутаты. Колхозчы- * ларның өченче Бөтенсоюз съездына делегат булып катнаштым. Миңа 10 мәртәбә Н Мәскәүдә Бөтенсоюз Халык Хуҗалыгы Казанышлары күргәзмәсендә катнашу ш хокукы бирелде. X
дин урыныбызны таптамасыннар дип. авыл халкы көче белой салынган мәчет бинасын һәм зур мәктәпне төнлә ут төртеп яндырдылар. Авыл активистларына каршы ерткычлыклар эшләделәр, һөҗүмнәр оештырдылар. Мин үзем дә үлем нән очраклы рәвештә генә котылып калдым. Авыл Советы бинасында, авыл Советы секретаре хезмәтен башкарып утырганда, кулына сапсыз чалгы тотып кергән берәү: «Коммунист-комсомоллар, сез бетәргә тиеш, муеныңны чабып өзәм!» — дип, берничә мәртәбә миңа кизәнде. Бәхетемә каршы, көтмәгәндә кеше
...Инде ул менә Әлмәт ягында Туган туфракта уела эзе.
Шушы туфрактан мәңге аерылмас Пәһлеван итеп сизә ул үзен...
Һади аганы бүген дә пәһлеван диясе килә. Яшьләр йөрәгенә ул салган көч- кодрәт. яшәү ялкыны, бар талантыңны балкытып яши белү кагыйдәләре бүгенге тормышыбызда чынбарлыкка әйләнде. Чөнки аның кылган эшләре, бөтен гомере үзе Ч Ы Н Л Ы К!
Агачны җимешеннән таныйлар
Авылның нәкъ уртасында кирпечтән салынган ике катлы бина тора. «Ярыш» колхозы идарәсе урнашкан бу мәһабәт йортның икенче каттагы үзәк урамга караган бүлмәләрнең берсе — колхоз председателе өчен. Заманча итеп, тыйнак һәм матур җиһазландырылган.
Председатель гадәтенчә, иртә таң белән үз бүлмәсендә өстәл артына утырып түгел, кешеләрне ишек алдында сәламләп каршы ала. Ә аннан соң, кичке караңгылык төшкәнче эш урынында алар белән бергә була.
...Менә бүген дә шау-шулы эш көне тәмамланды. Караңгы төште. Асфальт юлдан, нур көлтәләре бөркеп машиналар чаба.
Әнә, председательнең эш бүлмәсендә дә ут кабынды. «СаМат Сираевичның иртәгәге эш көне башланды» — дип уйлап куйдым мин. Кичке уннарсыз кайтып китә алмый әле ул. Иртәнге сәгать дүртләр-бишләрдә инде ул, һәрвакыттагыча, аяк өстендә.
Каяндыр җигүле ат килеп чыкты. Арба тәгәрмәче һәм ат тоягы тавышлары кичке караңгылыкта машиналар шавына кереп югалды. Һәм шушы дагалы ат тоягы тавышы, үзе белән ияртеп, минем уйларымны үткәннәргә алып кереп китте.
Мин шушы колхозның, үзем эчендә кайнап үткән дүрт дистә еллык тарихын яшен тизлеге белән күз алдымнан кичерә башладым. Алар колхоз идарәсенең тәмәке төтене, пыскып янган лампа төтене белән тулы, тынчу кысан бүлмәсендә барган сөйләшүләр булып гәүдәләнделәр, кайтавазлар булып яңгырадылар.
1941 ел. Игеннәр кар астында калды. Кар астындагы пакостан көлтә бәйләгәндә туңып күшеккән бармакларымның әрнүләрен тоям...
1944 ел. Атлар күтәрәмдә. Чәчүлек орлык юк. Бөгелмә элеваторыннан (утыз сигез чакрым) бәләкәй арбалар белән чәчүлек орлык ташырга кирәк. Сабанга чыкканчы хуҗалыктагы савым сыерларны да җигәргә өйрәтергә туры киләчәк. Чыбыркы белән суккан саен тәртәгә шартлатып тибә, яки тизрәк җиргә ятуны чамалый торган, ул вакыттагы сабыйларның бердәнбер туендыручысы сөтлеби- кәләрне күз алдыма китерәм.
1945 ел. Басуларны чүп үләне басты. Мәктәп балаларын, бераз хәле булган әбиләрне тартасы иде бу эшкә. Капчык торбышалар да тузып эштән чыккан. Баса йолкуны оештырырга кирәк.
Җигүле ат дугасыннан да биегрәк булып үскән үләнне тарта-тарта бармаклары суелып беткән укучы балаларым искә төшә...
1947 ел. Фермаларда терлекләр саны бик аз. Хуҗалыклардан, икмәк белән алмашып, яшь бозаулар җыйнарга кушалар.
Баласыдай кадерле яшь бозавын колхоз фермасына илтеп тапшыручы киң күңелле, шәфкатьле аналарны уйлыйм. Күзгә яшьләр килә...
1968 ел. Халыкка туйганчы ипи ашатуга ирештек. Партиябез, хөкүмәтебез безнең алга хәзер халыкны терлекчелек продукцияләре муллыгы белән тәэмин итү бурычын куя.
Менә шушы елны, менә шушы зур проблеманы хәл итү өчен колхоз белән җитәкчелек эшенә җигелде партия солдаты Самат Әхтәмов.
Иртә таңнан һәр ике авылның яшьләре, урта буын кешеләре «Вахта»ларга төялеп Әлмәт, Мактама, Карабаш, Бөгелмә, Лениногорск якларына эшкә китеп бара. Авылда кайгыртучан хуҗаларын көтеп, күпсанлы техника, меңләгән т*Р лекләр һәм... санаулы гына кешеләр кала. Шул кешеләр белән көнеиә мең төрле ф мәшәкате килеп чыккан зур хуҗалык эшләрен башкарырга кирәк.
Урта мәктәпне тәмамлаучы яшьләрнең, мәктәпләрдә авыл хуҗалыгы һөнәр- £ ләренә өйрәтелеп, таныклыклар алып чыгуларына карамастан, колхозда калмау- “ ларын да остәсәк. нефть ягы районнарындагы колхозларның хәле аңлашылыр. 3 Кеше җитми. Эшли башлавының беренче көннәрендә үк менә шушы проблеманы u хәл итәргә кирәклекне тойды Самат. i
Яңа чаралар эзләргә кирәк. Эзләргә һәм табарга! Гомерләре буена игенчелек- - кә тугры калган кешеләр тәрбиясендә үскән яшьләргә таянырга, аларга төпле - белем алу өчен ярдәм итәргә. Җирнең, игеннең, хезмәтнең абруен нң югарыга £ күтәрергә!
...Махсус урта һәм югары белемле унҗиде яшь белгеч эшли хәзер колхозда. ° Шунысы куанычлы: аларның күпчелеге — әти-әниләре колхозда эшләп гомер ш иткән кешеләрнең балалары. Ипинең тәмеи һәм бәясен белеп үскән авыл яшьләре.
Әхмәтов үзе дә әтисенең данлы хезмәт юлын дәвам иткән кеше. Аның әтисе * Сираҗетдин ага сугышка кадәр «Зәй» колхозында бригадир булып, сугыштан < яраланып кайткач. Нәдер авылында авыл Советы председателе булып эшләгән. о Сугышның авыр яралары аның гомерен иртә өзгәннәр. Әгәр ул бүген исән булса. X республикабызның унынчы чакырылыш Верховный Советы депутаты булган улы- = ның күкрәгендә «Хезмәт Кызыл Байрагы» орденын күреп чиксез шатланыр иде... m
Ф X
2
Авыл башында, ак кирпечтән матур итеп салынган алты яңа йорт урнашкан, Яшеллеккә чумып утырган бу йортларда колхозның яшь белгечләре яши.
Ишек алдында күпереп торган ямь-яшел үлән. Бакча коймаларын үрмә гөлләр япмасы каплаган. Түтәлләрдә — чәчәкләр. Бакчаларында — җиләк-җнмеш агачлары, бәрәңге һәм барлык төр яшелчәләр үсә Матур итеп агачтан бурап салынган мунча белән янәшә, кирпеч гараж, саранлар. Яшел чирәмдә — тавык лар төркеме. Койма буенда яшь бозау күшәп ята. Муллык!
Газы, суы булган өч бүлмәле квартирада гарнитурлар, палас, келәм, хрустальләр — барсы да бар! Яши бир рәхәтләнеп!
«Мине иң яхшы бер белгечегез белән таныштырыгыз әле» — дигәч, «Алар барысы бик әйбәт эшлиләр».— днгэн иде Самат Снраовнч.
Начар эшләргә хакы юк нч аларның! Эшләү һәм яшәү өчен бөтен шартлар, бөтен уңайлыклар тудырылган. Алай гына да түгел әле. аларның күбесе махсус машина яки мотоцикл белән дә тәэмин ителгән. Җиң сызганып эшлә генә! Һәм эшлиләр дә алар.
«Иртә таңнан һәр ике авылның эшкә иң сәләтле яшьләре, урта буын кешеләре «Вахта»ларга төялеп Әлмәт, Мактама, Карабаш, Бөгелмә, Лениногорск — тагын әллә найларга эшкә китеп бетә» — дигән идек алдарак. Бу проблеманы хәл итүнең дә бер чарасы табылды.
Ленин комсомолы исемен йөртүче, Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Миңлебай газ эшкәртү заводы колхозга шефлык ярдәме күрсәтә башлады. Заводның элекке директоры Фәйзулла Гайнуллин һәм партком секретаре — элекке үзебезнең укучыбыз, Тойсуган авылы егет — Ирек Ихсанов, безнең колхозның «даими член пары.на әйләнделәр. Бу башлангычны заводның хәзерге җитәкчеләре дә бнк матур дәвам итәләр.
— Остазыгыз кем сезнең? — дип сораган идем мин бер кон Саматтан.
— Һади абый! — дип җавап бирде ул мннем бу соравыма.
Аның бу җавабы миндә Һади абыйның үзе белән очрашу теләген уятты. Самат бит Һади абый җитәкчелек иткән колхозда озак еллар партком секретаре булып эшләде. Менә шул елларда «Зәй» колхозы республикада гына түгел, ил күләмендә билгеле колхозга әйләнде.
Без Һади абый белән очраштык.
— Һади абый, шәкертегез турындагы язмамның тәмамланган кадәресен укып күрсәтәсем килә. Тыңларсызмы икән?
— Бик рәхәтләнеп...
Укып бетергәч, мин, хөкем көтеп, беразга тынып калдым.
— Барысы да дөрес, тик менә. Саматның сельпода эшләгән чорын да язарга кирәктер дип уйлыйм мин үземчә — дип, салмак башлады Һади абый.— Аны бит колхозга горком аша мин кайтарттым. Ул бераз миңа үпкәләп тә йөрде әле моның өчен. Коммунистлар белән җитәкчелек итү өчен мин менә нәкъ Самат кебек көчле кеше булуын тели идем. Сельподан да бер дә җибәрәселәре килмәде аны. Районда иң алдынгы сельпо председателе иде бит. Кооперация эшчеләренең Бөтенсоюз съездына катнашкан кешэ.
Ә менә аны сезнең колхозга алганда бер дә миннән рөхсәт сорап тормадылар. Юкса мин аны үземә алмаш булыр дип ышанып хәзерли идем...
— Ышанычыгызны артыгы белән аклаган бит шәкертегез!
— Анысы шулай да. Ул чакта минем үземә читенгәрәк туры килде шул. Хәзер инде мин аның өчен шатланып бетә алмыйм. Кулыма район газетасын алу белән, иң элек, «Ярыш» колхозын эзли башлыйм. Киләчәге дә шулай матур булсын дип кенә телим.
— Зөфәр Газизовичны да колхозыгызга сез чакырып кайтаргансыз түгелме соң әле, Һади абый? — дип сорадым мин җай чыгудан файдаланып.
— Әйе. Аның белән беренче очрашу кызык булды. Зөфәрнең әнисе безнең авылныкы бит. Ире сугышта үлгәч, монда күчеп килде. Сеңлесе янына. Ул чорда безнең колхоз киндер игә иде. Киндер көлтәсен эшкәртергә колхозчыларга бүлеп бирә идек.
Чалбар балакларын сызганып, апасы батырган киндер көлтәләрен күлдән чыгарып маташа иде ул. Үзе — югары белемле ветврач. Гаҗәпләндем дә, сокландым да. «Менә бу чын авыл кешесе икән болай булгач! Моны үзебезгә кайтартсак начар булмас иде» — дигән уй үтте. «Безгә эшкә кайтмыйсыңмы, егет? — дим.— Врач штаты бездә юк-югын, зоотехник булырсың. Врачлыкны да алып барырсың». Бик үк каршы түгел икәнен белгәч, чарасына керештем. Ялгышмадым. Ишеткәнсездер инде, аңа «РСФСРның атказанган зоотехнигы» дигән исем бирелде бит!..— диде Һади ага аның өчен чын күңелдән шатланганын белдереп.
Каршыбызга озын буйлы, күпереп торган кара бөдрә чәчле чибәр егет килеп басты.
— Олы улыбыз Илдар. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлады. Хәзер «Победа» колхозында эшли,— дип таныштырды Самат Сираевич мине аның белән.
— Ә кечесе кая хәзер?
— Солдат хезмәтендә. Казанның ветеринария институтын тәмамлагач китте...
Атасы һөнәрен сайлаган кешенең бәхетле булуын гасырлар исбат иткән. Мин үзем якыннан белгән һәм яраткан авылдашларым турында язганда, шуңа шатланам: аларның һәр берсенең диярлек бер яки ике баласы ата-анасы һөнәрен сайлый. Күңелле күренеш! Өлкәннәр эстафетасын ышанычлы алмаш көтә.
«Иртә таңнан кара төнгәчә эштә бит ул» — диде Самат Сираевичның гомер юлдашы Рәхилә ханым.
Уйлап карасаң, колхоз председателе өчен һәрчак — «урак өсте». Кыр эшләре бетүгә, ремонт көтеп тора. Ансы тәмамлануга, язгы чәчү башлана. Анысының очы җәйге, көзге эшләргә тоташа. Терлекчелектә — ел буе көрәш. Төзелеше дә тукталып тормый. Шуларны планлы рәвештә хәрәкәткә китерүче төп фигура —
колхоз председателе. Безнең «Ярыш» колхозы өчен Самат Сираевнч Әхтәмов ул. Аңа карата менә нинди фикердә безнең кешеләр. «Эшлекле, таләпчән, хуҗалык җанлы, принципиаль», «Эленке-салынкы йөргәнне яратмый». «Белгечләргә ышана». «Шуңа күрә аның кул астындагы белгечләр башка җиргә китмиләр. Киресенчә, ниндидер сәбәп белән киткәннәре дә кире әйләнеп кайталар», «Хуҗалыкның бөтен тармакларындагы хәлне, данми рәвештә, үзе карап, тикшереп, белеп * тора». «Дилбегәне үз кулында тота белә...» £
Әйтелгәннәрнең дөреслеген кемнән дә булса раслатып торасы юк. Авыл т;ит бу! Монда беркемнән дә, бернәрсәне дә яшерә алмыйсың.
Самат Сираевич менә нинди күркәм сыйфатларны остазыннан үзенә күчереп - ала алган. ~
— Минем өчен иң зур шатлык үзем белән янәшә яшәүче кешеләрдән рәхмәт 5 сүзләре ишетү. Иң олы хәсрәтем дә шул — халык ышанычын вакытында үти 5 алмау,— ди Самат Сираевич.
Әйе. Самат Сираевич халыкка тугры хезмәт итә. Мин аны үз көндәлек тор- Jf мышымда тоеп та бик яхшы беләм. Бер генә мисал. Әлмәт нефть ятмаларыннан Q табылган газ, бик тиз арада, Көнбатыш Европа илләренә кадәр барып җитте, о. Ә без үзебез — шул хәзинәнең хуҗалары — бу рәхәткә җитмешенче елларның ю башыида гына ирештек. ф
Кемнәрнеңдер җавапсызлыгы аркасында төзелеш өчен билгеләнгән барлык акча тотылып беткән, ул эш сүнеп калган иде инде. Җир астында ун еллап яткан ш газ үткәргеч торбалары яраксызга чыккан, меңнәрчә сум акча исраф ителгән О иде. «Кем башлаган шул бетерсен. Кем гаепле — шул җавап бирсен»,— дип тор- “ мады Самат Сираевич. эшне өр-яңадан күтәрде һәм башкарып та чыкты. Инде j Тәйсуган авылында шул мәсьәләне хәл итәсе бар.
Нефть районнарында яшәүче кешеләр өчен икенче проблема — чиста су у мәсьәләсе. Председатель хәзер шуны булдырырга йөри.
X х т
Зәй елгасы үзәнендәге тау иңенә кирпечтән салынган зур-зур корылмалар кечкенә генә бер матур шәһәрчекне хәтерләтәләр. Болар — колхозның киләчәктәге төп перспектив үсеш юнәлешен билгели торган терлекчелек комплексы корылмалары. Ул оч чиратка бүленеп төзелә. Аның беренче чираты файдалануга тапшырылды инде. Хәзергә монда 2000 баштан артыграк терлек бар.
Колхозыбыз райондагы савым көтүләрен тулыландыру өчен нәселле таналар үстереп бирәчәк. Якын киләчәктә районда сөт ризыкларының муллык чыганагы булачак безнең колхоз. Колхозның бөтен эше шул олы максатны күздә тотып планлаштырыла. Ул максатка ирешкәнче бик күп таңнарны төн белән тоташтырырга кирәк булачак әле Самат Снраевнчка.
— Максатка ирешү — җиңү ул. кыенлыкка каршы осталыкны куеп кына яулап була аны,— дигән иде Самат Сираевич.
Ирешү ысулларын да белгәч, максатына ирешер, дип ышанасы килә.
Ул бүген дә мәсьәләләр чишә
УЛЫ ЯКИ КЫЗЫ, олыгайса да. әни кеше өчен ул әле һаман сабый булып калган сыман, укытучы кешегә дә. үзенең элекке укучылары, инде нинди генә зур дәрәҗәле кешеләр булуга карамастан, барыбер, парта артында утыручы укучы сыман тоела. Алар үзләре дә сине олылап каршылыйлар.
Зөфәр мине аягүрә басып каршы алды, исемемне әйтеп кул биреп күреште. Һәм шул вакытта аның йөзе, оялчан малайларныкыдай, бераз алсуланып та кит-
те. Дулкынланмаслык та түгел: дистә еллардан соң мин аның янына, математикадан контроль эш ечен булган дәфтәренә билге кую өчен түгел, ә үткән гомер һәм хезмәт юлына тормыш тарафыннан куелган билгеләрне күрү өчен махсус рәвештә килдем.
Мин аңа куелган андый билгеләрне беренче мәртәбә Әлмәт шәһәренең Ленин мәйданындагы Мактау тактасында, икенче һәм өченче мәртәбә «Почет билгесе» ордены. «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены белән бүләкләнүчеләр арасында күргән идем инде.
Бүген ул — республикабызда гына түгел, бөтен илгә билгеле булып баручы, районның хуҗалыкара терлек симертү берләшмәсе директоры.
...Минем «математика буенча истәлек дәфтәре» дип йөртелә торган дәфтәрем бар иде. сйбер төрү өчен эшләнгән сары кәгазьдән, зур форматлы итеп тегелгән ул дәфтәрне миңа сугыш барган чорда, кәгазьгә иң кытлык вакытта, үземнең бер укучым бүләк иткән иде. Аңа кайдандыр посылка белән җибәргән булганнар.
Шул кадерле дәфтәрнең тышлыгына мин «Математиканың катлаулы мәсьәләләрен җиңел чишә ала торган кеше, тормышның үтә четерекле мәсьәләләрен дә җиңел хәл итә алачагына ышанам» — дип язып куйган идем. Бүгенге көндә, минем шул дәфтәрем тышлыгына язган фикеремнең дөреслеген раслаган укучыларым аз түгел. Алар ил күләм, дөнья күләм мәсьәләләрне чишәләр.
Менә шундыйларның берсе — Зөфәр Газизович Шәйдуллин.
Кәләй — шәһәрдән ун-унике чакрымнар ераклыктагы крәшен татарлары авылы. Берләшмәнең — аны районда әле һаман элеккечә «Кичү» совхозы дип йөртәләр — үзәге шунда урнашкан. Халкы — эш сөючәнлегеннән бигрәк, бәйрәмнәр яратуы белән танылган халык. Нинди генә бәйрәмнәр юк аларда! Хәтта, «Әтәч бәйрәме» дип йөртелгәненә кадәр бар. Шулар янына халкыбызның традицион бәйрәмнәрен, модага әйләнеп киткән «туган көн«нәрне, туйлар, юбилейлар һәм атнага ике ял көнен дә өстәсәк, хәл үзеннән-үзе аңлашыла торгандыр.
Кешенең бәйрәмнәрдән соңгы кәефе билгеле инде. Менә шуның өчен биредә эшләүче җитәкче кешегә икеләтә авыр.
— Күрегезче! Өч ел вакыт эчендә Кәләй ничек үзгәргән! — дип, соклануымны белдермичә булдыра алмадым мин шофер егеткә.
— Хәзер без аны үзебез дә «Кәләйград» дип йөртәбез! — диде ул, ике яклап тезелгән кирпеч йортларга ишарәләп.— Бусы — «Яшьләр урамы»! Совхозның яшь терлекчеләре яши. Болары — быткомбинат. балалар бакчасы, культура сарае, кибет. Сез аның эчен күргәнегез бармы соң әле? Бөтенләй көзгедән генә тора ул. Белоруссия осталары үрнәгендә эшләделәр аны. Колшәрип ягында да шундый ук. Ә менә терлек симертү комплексын күрсәгез, исегез китәр.
...Иртәнге сәгать дүртләр-бишләр тирәсендә идарә ишек төбе автовокзалны хәтерләтә. Төрле-төрле маркалы дистәләгән машиналар үзләре тирәсендәге кешеләр төркемен төяп, төрлесен-төрле якка алып китеп бетерә.
— Болар барысы да үз кешеләрегезме соң, Зөфәр Газизович,— дип сорыйм мин.
— Совхозда эшләүчеләрнең җитмеш проценты — үзебезнекеләр.
— Әйбәт! Шәһәр борын төбендә генә, ничек тотып тора аласыз?
— Яшьләрне солдатка зурлап озатабыз, шартлар тудырып, каршы алабыз. Теләсәләр укырга җибәрәбез аларны. Акчалата ярдәм дә бирәбез. Өйләнешүче яшьләргә комсомол туйлары үткәрәбез. Аларның кулларына, бүләкләр белән бергә, квартира ачкычы тапшырабыз. «Яшьләр урамы»нда бөтен уңайлыклары булган, икешәр семьяга исәпләп төзелгән, икешәр-өчәр бүлмәле егерме биш яңа йортыбыз бар инде. Ел саен шундый ун йорт салабыз. Үзе төзергә теләүчеләргә материаллар, ссуда бирәбез.
— Хәзерге яшьләрне ул гына да канәгатьләндерми бит...
Рухи ихтыяҗларны әйтәсез инде сез. Анысын да истә тотабыз. Район күләмендәге бөтен төр спорт ярышларында да без, биш ел рәттән инде, җиңүчеләр булып киләбез. Сабан туйларындагы ат ярышларында һәр елны беренче биш урынны без яулап алабыз. Кышкы спорт ярышларында да беренчелек бездә була. Спорт буенча методистыбыз бар безнең.
Культура йорты каршында көрәш, гер күтәрү, бокс секцияләре эшли. Үзеш чән сәнгать ярышларында да без җиңәбез. Культура бүлеге дә бүләкли аларны. Совхоздан да өстибез.
— Безнең хуҗалык 1978 елдан бирле дәүләткә табыш китерә. Менә шул та
бышның социалькультура бүлегенә каралган өлеше ярап куя! Шуларга байраклар белән бергә бирелгән бүләк фонды да өстәлә әле... ♦
Минем уйларым тагын Зөфәрнең мәктәп елларына әйләнеп кайтты. и
Шигырьләр яза иде ул. Һәм шуларны зур тәнәфесләрдә, клуб сәхнәләрендә £ үзе укый иде. Шигърият һәм әшәкелек янәшә яши алмый. Җырлы күңел — нур- о лы күңел ул!
Шул турыда сүз чыгу белән: *
— Ул әле хәзер дә. берәр җиргә озаккарак китсә, хатларын шигырь юллары
белән яза. Яшьлек елларыбызда мине дә бәйрәмнәрдә гел шигырьләр белән тәб- 2 рикли иде.— дип. сүзгә кушылды, гадәттәгечә тыйнак һәм сабыр гына итеп, го- 5 мер юлдашы Сәвия. {
Бүлмәләрнең берсендә бөтен бер стенаны диярлек алып торган китап шка- ° фыннан Сәвия бер бәйләм хатлар алып килде. а
Арасыннан берсен укый башладык. Ике бит кәгазьне шыплап тутырган бу хат шигырь юллары белән язылган һәм ул: «Сөекле улым Зөлфир!» — дип баш- ♦ лангаи иде. <
— Улыгыз кайда соң әле үзе?
— Мәскәүдә. командировкада... z
Хатлар актарганыбызны күреп:
— Әтинең миңа язган хатлары да бар! — диде кулына бәйләм эше тотып л утыручы Зөлфирә. Ул — институт тәмамлап эшли башлаган олы кызлары. ®
— Лилиягә язылганнары да — гел шигырь,— дип өстәде әниләре Казанда ~ институтта укучы кызын искә төшереп.
Күкрәккә сыеша алмаганлыктан, тышка бәреп чыгып, кәгазьгә шигырь булып Z тезелгән хисләр! Бәхетле кеше Зөфәр Газизович, бик бәхетле кеше! Улы. килене, т кызлары аның тирәсендә «әти, әти» — дип. бөтерелеп йөриләр. Ә икенче класста укучы төпчек уллары Марсель аның тезеннән дә төшми. Җылы, йомшак, ягымлы мөгамәлә бөтен өй эчен нурландырып тора. Бу күренеш Зөфәр Газизовичны минем күз алдымда икеләтә үстереп җибәрде һәм аны буй җитмәс биеклеккә күтәрде. Чын-чыннан бәхетле ул бүген. Озак еллар буена көрәшеп, хезмәт һәм тырышлык белән яулап алынган бәхет бу.
Әтиләре Газиз ага 1942 елны Сталинград өчен барган героик көрәштә батырларча үлеп кала. Бу вакытта Зөфәргә нибары ун яшь була. Әниләре дүрт сабые белән утыз яшендә тол кала. Институтны тәмамлап эшли башлау белән үк Зөфәр белән Сәвия аны үз тәрбияләренә алалар. Сәвиянең әнисе белән сеңлесе дә сыя алар янына.
Институт тәмамлаганнан соң МТСлар каршында өч ел өлкән ветврач булып эшли Зөфәр. Аннан соң аны. ул вакыттагы СССР Верховный Советы депутаты. Һади ага Разменов үз районыбызга, үзе председательлек иткән «Зәй» колхозына чакырып ала.
Һади ага кул астында ул унөч ел өлкән зоотехник, өч ел баш ветврач булып эшли. Шушы елларда терлекчелек өлкәсендәге укышлары өчен Зөфәр Газизович Бөтенсоюз Халык Хуҗалыгы Казанышлары Күргәзмәсенең көмеш һәм бронза медальләре белән, орденнар белән бүләкләнә. Һәр сыердан сөт савып алу күләмен 1800 литрдан 3145 литргача күтәрүгә ирешәләр алар.
— Бу еллар минем өчен хезмәтемнең нәтиҗәсен күрү шатлыгын кичергән иң истәлекле елларым булды. Һади ага кул астында тормыш мәктәбен үттем мин,— дип сөйли Зөфәр Газизович үзенең «Зәй» колхозында эшләгән чоры турында.
Инде менә 1976 елдан бирле «Кичү» совхозында. Шушы арада эшләнгән эшләр дә шактый
Бүгенге көндә совхозда 9500 баш терлек һәм 8000 гектар чәчү мәйданы хисаплана. Терлекләрнең 6000 башы бөтен уңайлыклары булган, бөтен эше меха- никалаштырылган комплекста тәрбияләнә. Тәүлеккә 850 граммга кадәр үсеш алуга ирешәләр терлек караучылар. Быел хуҗалыкта 35000 центнер ит җитештерелергә тиеш.
Моннан тыш башкарылачак эшләре турында директор:
— Үзебезнең шефлыктагы дүрт оешмага 18500 бройлер чебиләр бирдек. Аларны җитәрлек күләм комбикорм белән тәэмин иттек,— дип аңлата.— Нәтиҗәдә 350 центнер кош ите алынды. Алар шул оешмаларның үз эшчеләренә дәүләт бәясе белән сатып бирелде.
Райпога 60 гектар җир, каралтылар биргән идек, алар анда каз, үрдәк, мөгезле эре терлек симерттеләр. 600 центнерга якын ит хәзерләделәр.
Шәхси хуҗалыкларда кош-корт, терлек асрау өчен дә шартлар тудырырга тырышабыз. Совхозда эшли торган терлек асраучы һәр кешегә печән, 3 центнердан 5 центнергача салам бирәбез. Мөмкинлектән чыгып, комбикорм сатабыз. Авыл интеллигенциясен дә игътибарсыз калдырмаска тырышабыз. Хуҗалыктагы малларның саны елдан-ел арта.
Безнең төп максат — продукциянең үзкыйммәтен киметү, сыйфатын яхшырту, күбрәк табыш алып, халыкның көнкүреш дәрәҗәсен күтәрү. «Кадрлар барысын да хәл итә» дигән канатлы сүз һаман да үз көчендә кала бит әле. Безнең хәзер махсус урта һәм югары белемле, яхшы хәзерлекле 35 яшь белгечебез бар. 40 эшчебезне Мәскәү янындагы Воровский исемен йөртүче совхоз каршында оештырылган кыска сроклы курсларда оператор эшен башкару өчен укытып кайтарттык. 12 кешебез институтта һәм техникумнарда читтән торып укый. Урта мәктәптә укучы яшьләребез, унынчы классны тәмамлау белән үк, үзебезгә эшкә киләбез дип торалар. Җәйге каникул вакытларында булышалар.
Терлекчелектә эшнең уңышлы булуы, турыдан-туры кырчылыктагы эшнең уңышлы баруына килеп тоташа. Бу яктан да йөзгә кызыллык килерлек түгел икән. Зөфәр Газизович:
— Моңа кадәр мине күбрәк зооветеринария яңалыклары кызыксындыра иде. Хәзер инде менә агрономия белән мавыгам,— дип сөйли.— Махсус әдәбият алдырам. Союзның сортлы орлыкчылык станцияләре белән элемтә тотам. 1979 елны Башкортстанның «Чишмә» селекция станциясе корылыкка чыдамлы арыш алып кайтып, 900 гектар мәйданга чәчкән идек. Коточкыч корылык булды, шуңа да карамастан, гектардан уртача 31 центнер җыеп алдык. Кайбер участокларда 50 центнергача булды.
Омскидан солының яңа сортын алып кайтып чәчтек. Уртача 35 центнер уңыш бирде. Авыл хуҗалыгы эшчәннәренең бәйрәм көнендә күргәзмә залына куелган гранулаланган яшел кукуруз онын хәтерләдегез микән? Республикада беренче булып без ясадык ул уңышлы тәҗрибәне. Терлекләр өчен бик файдалы...
Әнә шулай, әле һаман яңадан-яңа мәсьәләләр чишә, Габдрахман урта мәктәбендә математика мәсьәләләрен отличного чишәргә өйрәнгән Зөфәр Шәйдуллин.
Эш өстәленә ачып куелган көндәлек дәфтәренә генә игътибар итик без аның. Иртәгә үк хәл ителергә тиешле мең дә бер шөгыль язылган анда.
Остаз һәм шәкертләр бүген тагын очраштылар.
«Ярыш» колхозы һәм «Кичү» совхозына, 1982 елгы хуҗалык елындагы уңышлары өчен байраклар тапшырылды ул тантанада.
Кайчандыр Самат Сираевич һәм Зөфәр Газизовичлар, бер үк кошның ике канаты сыман. Һади абыйны һәм ул җитәкли торган колхозны биеккә күтәрергә ярдәм иткән булсалар, хәзер инде үзләре шул нигездән старт алып, зәңгәр киңлектә остазларыннан югарырак очалар.