Логотип Казан Утлары
Роман

ТАШ КИТАП


Беренче бүлек аскычта Фәез адымнары Салмак, талчыккан, әмма ышанычлы адымнар Фәезнең хатыны аларны башкалар адымыннан аера, таный белә һәр кич саен кетен ала Ишек кыңгыравында кечкенә нокта чеңләп куюга ишек ачыла. Хатыны елмаеп каршылагач. ишек төбендә лампа кабынса-кабынма- са да. Фәезнең чыраена яктылык бөркелә Чишенеп өлгергәч. хатыны астыртынрак карап тора да. кинәт . агач башына томырылган мәче тизлеге белән Фәезнең муенына асылына Аяклары идәннән аерыла Фәез аны юри генә төшермәкче була Тегесе чынлап карыша, төшми Юыну бүлмәсенә яки залга кергәч кенә, анда да көн буе мәхәббәткә сусаган иреннәре талчыга төшкәч кенә Фәезне иректә калдыра Инде өч ел буе шулай Соңгы көннәргә хәтле Тик соңгы мәлдә хәл бераз үзгәрде Арадан ятлар күләгәсе, ятлар хатирәсе узды.
— Син аны бүгенгә хәтле нишләп әйтми йөрдең? дип үпкәләде Зәрия ■ Әгәр читләрдән ишетмәгән булсам
— Сиңа чаклы булган нәрсә.
— Хәзер дә. хәзер дә очрашасыз!
— Кем әйтте? Кемнәр?
— Исемсез кешеләр
Бу хакта сүз кузгалгач, Фәез төн буе йоклый алмыйча, эшкә ял итмәгән хәлдә китте һәм көн буе, кыйналган кеше сыман, эленке-салынкы гына йөри алды Ярын әле килештеләр шикелле Кеше сүзенә түгел, үз күзләреңә генә ышанырга кирәклеген Фәез кабат-кабат ту- гылагач, Зәрия тынычлана язды кебек Ләкин:
— Әгәр үз күзләрем белән күрсәм, Фәйрүзәне күтәрәм дә китам. - дин янады һәм, ванна бүлмәсенә кереп, битен озак итеп юды Чыкканда елмаерга азаплана иде Фәез хатынының күтләреннән, битләреннән үбеп алды Шулай да ишек катында муенга асылынулар снр.нәнде Фәез кайтып кергәч, Зәрия аның күкрәгенә башын куя һәм ире чәчләреннән сыйпагач, жәһәт кенә кухняга кереп китә Керешли сөйләшмәскә кирәген аңлатып, ирененә нмән бармагын куя Кухняда нсә
— Акырын сөйләшә белмисен, кызны уятасың, дип. яратып орыша
Кайбер көннәрдә караңгы чырай белән каршыласа, аның саф күңеленә әлеге дә бая<ы таныш күләгә төшкән булыр. Кама атлы кыз хоти-
16
росе. Мондый чакта сүз белән мавыкмавың, бүтән шөгыль табуың хәерлерәк
Чираттагы шундый көн бу юлы Зәрия хәтта Фәезнең күкрәгенә башын да куймады Бәхеткә каршы, күрешкәч үк әйтеп җибәрерлек яңалык белән кайткан иде Фәез Ялгызлыкта куерып өлгергән шик сөремен таратыр өчен нәкъ әнә шуннан башлады да ул:
— Безгә яңа управляющий килә.
Зәрия башын' күтәрде Күзләрендә сагыш таралырга җыенмаса да бераз гына тормыш, кызыксыну галәмәте ялтырап куйды шикелле. Мәгәр аңладым дигән мәгънә белән керфек сирпүдән ары узмады. «Мөгаен, берәрсеннән тагы сүз ишеткән...»
Үзенең гаепсез икәнен аңлатып. Фәез ашаган чакта да баягы сүзен дәвам итте:
— Фамилиясе кызык — Агарков.
— Ә-ә, матур икән.
Өермәнең хәвефсез генә үтәчәгенә өметләнүдән, Фәез ихлас ук елмайды:
— Үзе нинди булыр.
— Башыгыздан сыйпар өчен чакырмаганнардыр.
Зәрия каладагы хәлләрне яхшы белә һәм шуңа күрә дөрес сиземли. Бүтән фаразларның мәҗбүрияте калмаганлыктан, Фәез хатынының күзләренә уңайсыз гына карап торды. Зәрия күзләрен йомгалагач, сүзне шаянга борырга җай килде.
— Син үз күзләреңнең нинди икәнен беләсеңме?
— Кара диләр.
— Моңарчы мин дә шулай дип йөри идем.
— Фикерең үзгәрдеме? Шулай була инде ул.
— Чү, салулама Фикер түгел, синең күзләрең үзгәрә.
— Яратсаң — кара.
— Яратсаң — коңгырт Ә мин бик каты яратсам, яшелгә әйләнә. Явар болыт төсле.
— Сөйләгәндә син бик оста анысы. Үзең...
— Без килештек бит—үз күзләрең белән күрмәгәнгә ышанмаска. Ә уйлап чыгару бөтенләй тыела.
— Нишләп уйлап чыгарыйм, булганы төшә искә... алары җитәрлек.
— Ә син уйлама. Уйласаң да без очрашкан чактан башлап кына.. Булды, бетте, бүтән тыңламыйм.
Сүзсез генә чәй эчкәндә, ниһаять, Зәриянең күзләре коңгырт төсенә кайтты, һәм ул тыныч кына:
— Сине бүген бер кеше эзләп килгән иде,— дип, яңа хәбәр әйтте.
— Кем?
— Сораган идем, әйтмәде. Исемсез кеше мин, ди.
— Тагын бер табышмак!
— Себердә, тайгада бергә эшләдек, ул мине хәтерләргә тиеш, ди.
— Без кемнәр белән генә бергә эшләмәгән! Каян белеп бетерәсең аларны. Җитмәсә, исемсезне!
— Кирәк булса, табар әле.
Өйдә гадәти тынычлык урнашты. Ләкин сүзнең тиешсез якка борылуына бөтенләй җай калдырмас өчен Фәез йокы бүлмәсенә хатыны бераз ойый төшкәч кенә керергә, эш бүлмәсендә китаплар карап утырырга булды. Кулына таныш томнарның берсен алды. Актаргалады. Тик уе һаман бер тирәдә әйләнеп, ул тирән көрсенде. «Эх, Кама, Кама! Сиңа бу өйгә, бу тормышка керү катгый тыела бит Ишекләр, тәрәзәләр бикле, җиде кат йозак белән. Үзеңә генә түгел, хатирәңә, исемеңә дә. Ә син әрсезләнәсең. Ниһаять, җитте, бүтән килмә, бүтән бер дә килмә...»
Күңелгә житдирәк, хәвефсезрәк тойгылар килсен Фәез аңа ирешә белә.
Китапның беренче битләрен укыгач, уйлар чынлап та яңарды. Табигый рәвештә. Мәжбүр иткәнгә күрә генә түгел Фәез китаптагы сәхифәләр аша үз хатирәләренә күчте Алар шулай ук күп — томнар, бер. ике, өч... Хәрефләр һәм юл аралары ут кайнарлыгы белән сулыш ала ♦ кебек. Андый вакытлар күп булды шул. артык күп булды. Җир өстенә с кабат әнә шундый истәлекле челлә килде
Челлә үзенең бу хәтле дә кайнар була алуын соңгы дәвердә оныта _ язганлыктан, синоптиклар эсселекнең сәбәпләрен үзләренчә аңлатырга ® тырыштылар Ләкин төп сәбәпне әйтмәделәр шикелле. Чын сәбәп, мө- = гаен, Мәскәүдән килгән белгечләр белән Казан кешеләре арасындагы “ бәхәстә булгандыр Моңарчы үзенең масштаблары белән бер жирдә х дә тиңе булмаган яңа төзелеш хакында бара иде сүз Кайда, ничек s төзергә?
Елз>язмалар. ныклап уйласаң, шушы сораудан башлангандыр әле. * Соңгы вакытта гадәтләнүенчә, сөйләшүгә Лазарев Насыйбуллинны « да алып барган иде Тик фикер сорамаганлыктан, икесе дә шаһит сыйфатында гына утырдылар Күзәтеп кенә.
Күзәтә торгач, тагын бер кешенең бәхәскә омтылмавы аерым-ачык күренде. Уртача гына буйлы, тыйнак кына кыяфәтле кеше Хәтергә кереп калырга да ашыкмый кебек Шулай да Фәез аның гадәти бул маган бер бизәген күрмичә калмады. Бу кешенең ике күзе ике төсле икән. Уң күзе — күгелжем соры, икенчесе — коңгырт кара Уң күзе белән караса, күңелгә ниндидер яктылык, жнңеллек иңә Ә анысын кыса төшеп, коңгырт күзе белән караса, күкрәк туры кызып, битнең кызарасы килә Эстәвенә аның уң яңагында күзгә ташлана торган матур гына миңе дә бар икән Шул рәвешле, кырыслык белән матур йомшаклык бер кеше кыяфәтендә бәхәсләшеп яши булса кирәк Ә кырыслык һәрвакыт жиңәргә тырыша Зәңгәрсу күзен кыса төшеп, коңгырт күзе белән сиңа текәлсә, бу кеше, үзе дә сизмәстән, яңагындагы сөйкемле миңен каплап, сыйпап тора
Аның фамилиясе Агарков иде
Шул көннән башлап, ул. нишләптер. Фәезнең хәтереннән һнч чыга алмады Коңгырт-кара күзен кысып. Фәезгә ул иң жайсыз чакларда да ышаныч енрпегәндәй тоелды Сәбәбе мәгълүм түгел иде
Әйе, Агарков. Мәскәүдән килгән делегация составында булса да. бәхәскә катнашмыйча, бәйсез тынычлык саклап утырды Ә бәхәс сүрелергә теләмәде: Якты Ярга бирелгән уңай бәяләр белән бергә, тискәреләре дә бирешмәде Уртак бер фикергә килә алмыйча интеккән шул мәлдә өлкә комитеты секретаре әңгәмәне шаянгарак борасы итте:
— Якты Ярның үзенә барсак, анда жил куәтле, һава чиста — шариклар тизрәк әйләнмәсме икән?
Мәскәүдән килгән иң өлкән кунак - министр бу сүзләрне дикъкатьсез калдырмыйча
— Мен кабат бер үк сүзне тыңлап утыруга караганда, бер кабат күрү хәерлерәк, әлбәттә. - дигәч, башкалар да урындыклары белән арткарак чигенеп куйдылар
- Үзебез тәкъдим иткән мәйданны тагын бер кабат күздән кичерсәк, - дип житдирәк елмаерга тырышты секретарь, төзүчеләр, проектчылар да күрсә, бүтән вариантлар белән чагыштырса, барлык ми- нуслар-нлюслар үлчәнсә Шулай түгелме? Беребез дә үкенмәс дип беләм
— Аэропортка хәбәр итегез.— Министр секретарьга карап алды. Шулаймы? Алайса, менә кайда тукталдык. Минемчә, автогигантны бер генә җирдә төзү — иң акыллы вариант Якты Ярда инде зур төзелеш индустриясе тупланган Энергетика проблемасы тумаячак гидростанция төзелеп ята. һәм... генподрядчы әзер. Шулай бит, иптәш Лазарев?
— Без солдатлар, иптәш министр. Иртәгә дисәгез, бүген эшкә керешәбез.
Секретарь министрны икенче яклап куәтләде:
— Я кт ы Ярның географиясе уңайлы Иллең барлык автомобиль предприятиеләре зур Идел бассейнында — Мәскәү, Ярославль, Горький, Ульяновск, Тольятти Аларга Кама заводы кушылса, гигант комплекс — «Зур Идел детройты» барлыкка киләчәк. Икенчедән, Тольяттидагы төзелеш материалларын һәм Идел гидростанциясен төзүдән бушаган зур конструкцияләрне су юлы белән ташу жайлырак булачак. Шул ук шәһәрдәге төзүчеләрне күчерү дә мөмкин. Якын. Моннан тыш, су артериясе Якты Ярны Урал белән дә, Череповец металлургиясе белән дә, Идел-Дон каналы аркылы Украина металлургиясе белән дә бәйләгән. Меңнәрчә тонна металлны тимер юл белән генә түгел...
Мәскәүдән килгән баш эксперт аны бүлдерәсе итте:
— Якты Ярга барсак, анда тимер юлны күрә алырбызмы?
Белгеч — рационалист. Энтузиазмга бирелә торганнардан түгел. Аңа үзе кебек үк тимер логика китер. Секретарь шулай эшләргә тырышты да:
— Булачак. Якын киләчәктә. Гидростанция төзелеп ята. Металл ташырга да, әзер автомобильләргә дә юллар иркен, күл булыр. Тагын бер аргумент. Безнең республикада ел саен утыз мең кеше эш эзләп чит өлкәләргә китә. Авылның житештерүчән куәте үсү аркасында, эшче көчләр арта. Без ул көчне Якты Ярга бүләк итә алабыз. Ниһаять, әзер заводның үзенә Казан эшчеләр, белгечләр бирә алачак.
Икенче кеше сүз башлаганда, секретарь үз янында утырган ярдәмчесенә пышылдап кына нидер әйтүгә, тегесе тиз арада бүлмәдән чыгып китте. Ишек ябылуга эксперт комиссиясе җитәкчесе сүзгә кереште.
— Якты Ярда завод төзергә мөмкин. Ләкин бары тик завод кына, ә комплекс түгел. Без двигательләр заводы төзүне урынлы дип исәплибез. Автомобиль җитештерүнең үзен чимал чыккан тирәләрдә төзергә мөмкин. Бөтен дөньяда — шундый тәртип. Йөк ташуларга бер дә юкка дәүләт акчасын туздырасы түгел.
Секретарь ярдәмчесе урап кергән һәм секретарьга нидер пышылдаган чакта, министр киңәшмәгә йомгак ясагандай итте:
— Мәсьәлә ачык кала. Димәк, юлга?
— Самолет әзер,— дип, секретарь аягүрә басты.
Яп якты ил күгенә «Ил-14» самолеты күтәрелде. Министр икенче як утыргычта гына урнашкан секретарьга борылды:
— Очкан арада уйлап бар—автозаводка нинди исем кушабыз?
Секретарь блокнот битләренә аерым-аерым: «Яңа заводны ничек атар идегез?»— дигән сорау язып, юлдашларының һәркайсына шул язуны җибәрде.
Самолетта Фәез махсус диярлек Агарков янына утырган иде. Агарков секретарьдан килгән язуны күрсәткәч, Фәез дә уйланырга кереште һәм, озак та үтмәстән, блокнот битенә үз атамасын язып куйды: Завод, гадәттә, үзе урнашкан шәһәр исеме белән атала. Газ, Маз, Краз Якты Яр моның өчен җайсыз. Республика исеме белән атасаң, «Таз» булып чыга, яхшы түгел Тольятти заводы шул сәбәптән «Ваз» булып китте. Сөземтәдә бер генә вариант кала; елга исеме белән атау.
Агарков кәгазе белән бергә, Фәез үзенекен җ<бәрде
Ярты сәгать чамасы һәркем үзалдына уйланып баргач, секретарь арттарак утырганнарга кәгазьләрне кире җибәрүләрен үтенеп мөрәҗәгать итте дә, үз язуын министр кулына сузды
— Кем варианты сезгә ошаса, шунысын сайларбыз.
Министр, секретарьдан алган кәгазьне карагач, елмаеп баш какты:
— Ярый *
Блокноттан ертылган сигез бит тә килеп җиткәч, аларны карарга = керештеләр Е
Ләкин шул вакыт самолет түбәнәя башлады да министр «соңрак» “ дигәнне аңлаткан ишарә белән канәгатьләнеп калды Ул инде бүтән < нәрсә хакында уйлый иде булса кирәк
Фәез үрелеп җиргә карады Самолет Иске Чурайнын нәкъ түбәсендә * янтаеп чайкала иде. «Рабига әби, мөгаен, шундадыр Күрәме икән?» =
Әйе, күрә иде әби..
Бу чакта Якты Ярга Казаннан бер генә рейс самолет йөри, һәм ул Рабига әбиләр өе өстеннән чатырдап узганда, сәгать нәкъ унике тула торган иде. Өй түбәсенә ышкылып диярлек самолет узгач. Рабига әби, ихатадагы теләсә нинди эшен ташлап, өйгә керә һәм аш тирәсендә бу- лашырга керешә казан кыра. юа. аш яки бәрәкге салып, ут тергезә Аш кайнап чыгуга тракторчы оныгы Рәшите, аннары килене Гөлниса кайтып җитә, аннары мич алдына самавыр килеп утыра Рабига әбинең бәхете таша: нәкъ менә шушы гаилә җылысы җыйналып бөр-келгән минутларда була яшәүнең иң олы мәгънәсе, шатлыгы һәм куанычы. Рәхәт була Рабига әбигә рәхәт, күңелле. Тик менә соңгы ике елда шул бәхет юкка чыкты диярлек Тракторчы оныгы китеп баргач, Фәез дигән матур ипле генә егет үгетләве аркасында, килене дә калага элдертте Әбигә шәһәр фатиры почмак кызганмаса да җәйнең ямьле вакытларында ул ярты гомере узган шушы өйгә кайта, ташлый алмый балалар туып-үскән изге нигезне Ташлый алачагы да юк. Кайвакыт: «Авыл су астында каласы, үзең йоклап ятканда кинәт су эчендә калып һәлак булырсың, әби,— дни өркетергә тырышсалар да әбиегез тыныч кала «Үз диңгеземдә җан бирергә насыйп итсен, шуннаи артыгы безгә кирәкми...»,-- дип кенә куя.
Хәзер килене Гөлниса тәпиләре бу өй идәненә бөтенләй басмын диярлек, оныгы Рәшит хәл белергә атнага бер генә кайта Самолет тавышы ишетелүгә, чебешләрен ашату, су эчертү кебек шөгылен кал дырып, әби аягүрә басты да билләре языла төшкәнче йөренгәч, һавага күз атты «Бигрәк тә яман гөрелди бүгенге күк арбасы Әллә олырак та үзе Вакыт иртәрәк тә кебек иде мавыгыбрак кителгәндер инде Әй, гомер шулай сизелми дә уза да тора шул Әй гомерләр' Инде алтмышны да тутырдык менә»
Самолет күздән югалгач, әби. өйгә кереп, гадәттәгечә казан тирәсендә мәшәкатьләнергә кереште Үз-үзенә: «Хәзер, балам, син кайтып керүгә шаулап кына кайнап чыга ул аш. Чәй дә булыр Бер оя. бер иш кенә, чөркелдәшә-чөркелдәшә сый рәхәте чигеп хгырырбыз Биргәненә шөкер, әйе, һич тә зарланырлык түгел, бәрәңгесе дә җитәрлек, оны. токмачы да Рәшит каладан колбаса дигән кызыл ризык та алып кайткалый да. тик анысының ак мае күренеп тора, чучка мае диләр Шуңа күрә, ходай үзе шаһит, нәфескә бирелми Рабига дигән колы, аллага шөкер Насыйп итеп, урын ожмахтан булыр, язган булса Инде ул хакта уйларга бик тә вакыт. Күпме генә якты көннәр калгандыр
Бердәнбер көнне гөлт итәр дә мәңгелеккә сүнәр. Сүнәр дә Рабига дигән кеше өчен икенче тормыш башланыр. Каберстанда җеназа укылгач та Рабига әбиегез янына мөнкир-нәнкирләр килеп сорау алыр: «Исемең кем?» — «Рабига», «Өммәтең кем?» — «Өммәтем — Мөхәммәт», «Өммәтең Мөхәммәт икәнлеккә минем шигем бар» —«Синең шигең булса, минем шаһидем бар». «Шаһидең кем?»— «Шаһидем — бер алла».
— Лә илаһе иллалла, Мөхәммәде рәсүлулла.
Сорау алынганнан соң күпме вакыт икәнлеге билгесез арада Рабига әбиегез үзеннән киткән җанның кире кайтуын көтеп ятар. Дөнья бетеп, барлык җаннар теге дөньяга кайтып беткәч, ниһаять, Исрафил фәрештә сурын өрер һәм кыямәт, мәхшәр башланыр
Исрафил сурын өргәй, Барча җан тәнгә ксргәй
Рабига әби карлыккан тавыш белән шулай көйләп куйды.
— Лә илаһе иллалла, Мөхәммәде рәсүлулла. Оҗмахлы итәрсең, аллаһы боерса.
Ни хикмәт, Рабига әбиең күңеленә оҗмах балаларының каладагы өе сурәтендә күренә Каладагы шул өйгә кил дә звонок төймәсенә бас. Шунда ук ишек ачалар...
Оныгы Рәшит нишләп кайтып керми соң әле? Самолет узып киткәнгә биш былтыр, ә малай дөбердәп кайтып керми дә керми. Юлда берәр алама хәлгә юлыкмасын тагы, «Раббым — бер алла. Үзең ярлыка барлык гөнаһлардан, сакла барча бәла-казалардан».
Аш пешеп, чәй кайнаганнан соң да күзләрне күгәртерлек вакыт узды инде — таныш тавыш ишетелмәде. Аптырагач^ мич авызындагы күмерләрне эчкәрәк этеп куйгач, самавыр торбасын алып, олы мич кырыендагы тишеккә тыккач һәм бераздан янә күмер өстәгәч, урамга чыгып китте. Юк, оныгы анда да күренми иде. Ниндидер курку, шөбһәгә бирелеп, хәлсез йөрәге жуылдап куйды Бер-ике ел элек кенә басу капкасы дип йөртелгән урынга чаклы барып та әйләнде. Шуннан соң кайгысыннан авыраеп, өйдә мендәргә сөялеп торган иде, бераз черем итеп алган булып чыкты. Уянып китсә, аның алтын багана мисалында йөргән баласы елмаеп басып тора
— И, балам, балакаем! Кара кайгыларга саласың башымны
— Нишләп алай дисең, дәү әни?
— Ашларым, чәйләрем суынып бетте инде.
— Иртәрәк салгансың.
— Самолет узып киткәч тә инде.
— Нишләп узып китсен ди самолет, әнә килә генә ләбаса.
Чынлап та самолет тавышы якынлаша иде.
— Менә инде, тагы саташа башладым микән әллә? Бая узып киткән иде бит!..
— Төшеңдә генә ишеткәнсеңдер.
— Ашны да төштә пешердем микән?
Рәшит казанны ачса, мизгел эчендә тәнгә ук үтеп кергән тәмле куәт бөркелеп, борынны иркәләде.
— Юк, дәү әни, чынлап пешкән аш. Бүтән төрле самолет булгандыр ул.
— Ярый алайса, бүтән төрлесе булса, анда килгән кешеләргә дә иминлек бирсен. Бәхет-шатлыклары белән гомер сөрсеннәр
Бу вакытта кемнәргә озын гомер һәм бәхет теләгәнен әби үзе дә, аның оныгы да белмиләр һәм Якты Ярда яңа шәһәр төзергәме, юкмы дигән сорауга җавап өстәп килгән делегацияне китергән самолет икәнлеген башларына да китерә алмадылар, әлбәттә.
Махсус самолетны каршы алырга шәһәр башлыклары, әлегә бердәнбер булган трест һәм дүрт данә төзү-монтаж ндарәсенен байтак кешеләре килгән иде. ♦
Якты Яр җиренә беренче булып өлкә комитеты секретаре аяк басты = һәм шәһәр җитәкчеләре төркеменә кушылып, кунак каршылау йоласын ь башлап җибәрде Министрга соры костюмлы, башына капрон эшләпә 2 кигән, базык гәүдәле, утыз-утыз биш яшьләрдәге кешене тәкъдим Э итте. ь
— Менә бу — шәһәрнең һәм районның башҗитәкчесе. Ф
Баш җитәкче дигәнебез үзенең фамилиясен ике куллаптапшырды: а
— Аппаков. о
Секретарь икенче иптәшне күрсәтте: ~
— Коровкин. <
Аннары фамилиясез генә исәнләшүләр китте Ул да булмады, арткы а
рәтләрдән туйга киенгәндәй ак киемле кызлар кулларына чәкчәк тотып х килеп чыктылар. *
— Кукурузмы бу?—дип сорады министр. м
— Юк, чәкчәк,— дип аңлатты секретарь — Рәхим итегез, кабып ф карагыз. Кая, кнскәләгез әле.
Аппаков тарелкадагы кечкенә пычакны алып, чәкчәкне ашыгып кискәләргә кереште:
— Рәхим итегез, безнең иң кадерле кунакларны каршылый торган сыебыз — рәхим итегез.
Шулай да чәкчәкне беренче башлап өлкә комитеты секретареның үзенә алырга туры килде
Кукуруз дип уйлыйлар шул аны беренче күргәндә Ләкин ул кукуруздан тәмлерәк, минемчә
— Кайда үсә ул? Ничек итеп җыялар аны?— министрның чәкчәк күргәне булган, ахрысы. Үзенең юлдашын, баш экспертны котырткан гына икәнлеге мут күзләреннән аермачык беленә иде
Мактый-мактый ризыктан авыз иткәндә танышу дәвам итте Аппаков ул арада:
— Сезгә ошагач, безгә шуннан зур горурлык юк. рәхмәт,— дип пычакны тарелкага куйды
Булды, рәхмәт Хәзер алып барыгыз инде мәйданга
Мәйдан фактта шушыннан башлана, хөрмәтле министр.
Бу миңа аэропорт сыман күренгән иде
Аэропорт башка урынга ку чәчәк
Кызык, безнең планнарны сез каян беләсез? Бу кешегез күрә зәчемс әллә? Министр секретарьга көлемсерәп карады
Күз күрер. Сүзе чынга ашса, андый гына танны жәлләмәбез
Аппаковка активлык күрсәтергә җай тагын да арта төште
Сезнең расписание ничек соң? Юл кешесе, бераз ял итәсезме, әллә?
Министр мәйданны әйләник дигәч, Аппаков кунакларны машиналарга чакырды Башта арткы урынга министр белән өлкә комитеты секретаре, алгы утыргычка Аппаков. аннары бүтән машиналарга хуҗалар утырышкач. Минзәлә юлына таба кузгалдылар
Юлларның ике ягыннан да кара кучкылланып кабарган арыш, бодай. арпа дулкыннары кешеләрне күмеп китәрдәй булып чайкала иде Сүз үгеннән-үзе булачак уңышны җыеп алу хакында, әйбәт көннәр, һавалар хакында куерып китте Өлкә комитеты секретаре бик әсәрләнеп, әгәр һава хәлләре шәп торса, былтыргыга караганда кнм дигәндә яртылаш артык алыначак уңыш турында сәнгатьле үк чыгыш
ясап ташлады Аннары бүтәннәр аның чыгышын үз яшьлекләреннән калган истәлекләр белән дәвам иттеләр Җәй, яшел кош алар теле белән сайрый иде Аппаков ымы аркасында машина тукталгач та һәр- кайсы яшел диңгез дулкынлануын күздән кичерә-кичерә, күкрәгенә яшел дәрт сулады
— Ах-ха-ха! Менә кайда икән ул оҗмах! — дип куйды министр.
— Шушындый җирне актарып ташламакчы буласызмы?—дип га-җәпләнде баш эксперт - Болай да күпме болыныгызны, җәйләүләре- гезне су күмәчәк Минемчә, сез бу җирләрдә, бик зурдан кубасыгыз килсә, ниндидер гигант агро-кала төзергә тиешсез. Металл кою дигән, газ, химия дигән әйберләрне кертергә ярыймы икән шушы яшел дөньяга? Ә автогигантны кандадыр уңыш бирми торган кара туфраксыз өлкәләрдә төзегәндә, акыллырак булмас идеме?
Беразга тынып калдылар Өлкә комитеты секретаренең бу сорауга җавабы күптән әзер иде әзерлеккә. Ләкин ул Мәскәү кунагына капылт бәрелергә кыенсынды һәм ярдәм көткән караш белән министрга текәлде. Ә министр, билгеле, күптән Якты Яр тарафдары буларак, секретарьның карашын аңлады
— Урынның матур булуы — бигрәк тә шәп. Матур табигать —төзүчегә дә, аннары шәһәрдә эшләячәк меңнәрчә кешеләргә дә ял итү, сәламәтлек ныгыту өчен менә дигән хәзинә булыр Алар моңа муафыйк эш башкара алачаклар. Шуңа ышанырга кирәк
— Лирикага бирелсәк, сезнең бу сүзләрдә мәгънә бик зур, Михаил Алексеевич — Шулай дигәч, баш эксперт ихлас көлде
Секретарь министрга җәһәт ярдәмгә килде:
— Шәһәрдә өч йөз илле мең кеше яшәр. Кара туфраксыз өлкәдә төзегәндә, азык проблемасы, өстәмә проблема туачак. Монда, үзегез күрәсез, яшел зона бүгеннән әзер... Индустриаль нигезгә корсак, башка өлкә, башка республикалардан ризык көтеп ятмаска мөмкин булыр. Минем шундый исәп:
Баш эксперт, бирешмәсә дә:
— Уйларга кирәк, әлбәттә,— дияргә мәҗбүр булды
Тар юлдан сүзсез атладылар Секретарь экспертлар тирәсенә күчеп, үзенең баягы фикерен шәрехләргә тырышты Алар инде актан да, карадан да сүз әйтергә ашыкмыйлар иде Секретарь, шуны сизеп, яңадан үзенең төп тарафдары булган министр янына килде. Килде дә. башкаларның гаҗәпсенүенә дикъкать итеп, алда ниндидер дөбердәү ишетте һәм шунда ук күзенә машиналар чалынды. Ул арада Аппаков барлык иптәшләрне шул тирәгә чакырды
— Безнең кечкенә сюрприз бу, гафу итегез Ә без аны сезнең карамакка тәкъдим итәбез.
Шулай дигәч, беренче булып машиналар тарафына ныклы адымнар белән үзе атлап китте
Якында гына кран һәм экскаватор гөрләп утыра иде. Кран зур гына бетон конструкцияне җилтерәтеп алды да. әле генә казылган тирән чокыр авызы өстендә тирбәтергә кереште Аппаков исә нәкъ малайларча мавыгып, шул тирәдә кайнаша башлады. Ә үзе кунак ларны:
— Сабыр итегез, хөрмәтле иптәшләр, берничә минуттан без сезне үзебез дәшәрбез,— дип тынычландыра торды
Ниһаять, кран кодрәте белән, бетон багана чокырга төшеп, агач өй дивары хәтле ак бетон плитә өске якта тип-тигез булып урнашты. Бетон дивар аклыгына кызыл хәрефләр белән «Здесь будет построен Камский автомобильный батыр», дип язылган иде
— Кызык сюрприз' — дип елмайды министр
Секретарь Аппаковның җилкәсеннән кагып кунды. Ләкин сүз әйтмәде. Калын тавыш белән Лазарев:
— Мәйдан ачык, тезелеш башланды!—дип игълан итәргә ашыкты Иптәшләр, тарихи вакыйгага сезнең дә катнашуыгызны үтенәм
Механизм бездән башка да үти ала бу эшне, бик шәп итеп. Шулай да Шулай да. иптәшләр, менә көрәкләр үкенмәссез,—дия-дня Аппаков бер көрәкне министрга, икенчесен секретарьга бирде дә үзе өченче көрәкне иелеп алды һәм шул рәвешле кунаклар өмәгә катнашып ♦ китүләрен үзләре дә сизми калдылар. Тиз арада чокыр күм«леп тә с бетте
Фәез Иасыйбуллин үзенә эләккән көрәкне баш экспертка бирде. 2 Баш эксперт елмаерга һәм берничә көрәк балчык ташларга мәжбүр з булды Эш бетәр алдыннан Фәез, сүзенең кемгә адресланганын үзе дә * уйламастан: >
— Хәзер инде каккан казыгыбыз да юк дия алмассыз Беренче а казык кагылды,— дигән белдерү ясады
Фәез шул чакта үз сотруднигы булган Хәмнтовныи да бер үк тирә- х дә, әйтергә кирәк, тарихның иң кирәкле төшендә кайнашуын шәйләп < алды Фәез ана монда килергә кушмаган иде Балчык беткәннән соң “ секретарь кулыннан көрәкне шул егет эләктерде х
— Бирегез миңа, урнаштырыйм,- дип. зифа гәүдә һәм озын кулы £ белән ихлас рәвештә сузылды
Аннары шул ук кунакчыллыкны министрга күрсәтә алды Шактый ’ кыю егет Көрәкләрне чнткәрәк илтеп ташлагач. Аппаков янына барып, аның белән дә сөйләшерлек сүзләр тапты
Кунаклар һәм хужалар министр белән секретарь тирәсенә җыелдылар Министр шул вакыт үзеннән күз алмый торган Аппаковка карап
— Бу иптәштә шактый күрәзәлек бар икән,— диде һәм аннары җитди сорау куйды — Тәгаен карарга әле килгәнебез юк. Бу сезгә билгелеме?
Аппаков күз дә йоммады
— Билгеле, әлбәттә, билгеле
— Шулай да тарихны ашыктырырга, аннан узыбрак китәргә булдыгыз?
— Тарихның үз логикасы бар Без шуңа исәп тоттык Иптәшләрнең дә шуны сизгәнлеген чамаладык—Шулай дип. Аппаков минш грның үзенә һәм башка кунакларга кинаяләде
— Ну. что ж Карарбыз, күрербез. Шулай бит, Николай Яковлевич?
— Шулай, дип баш какты баш эксперт
— Митинг кору, тантаналы ачышларның кирәге чыкмас дип беләм
— Шулай да — секретарь Аппаковка ишарәләде Хуҗаларны
тыңлыйк. Бәлки аларның сүзе бардыр? •
Сүз шул гына Юлдан килгәч чәй дә эчмәдегез, ял итмәдегез Монда күпме йөрелде Бераз тамак ялгап алыйк Аннары, фикер туса, кирәк булса, сезнең күздән, кнңәшләрегездән качмабыз Пһ лайдыр бит? Хәзер төшке аш көтә Сезне шунда чакырабыз, рәхим итегез Машиналар гөрләп узганда, кырыйда ак диварга һәм андагы кызыл язуга тагын бер кабат игътибар иттеләр Аппаков кычкырып укыды
— «Здесь будет постр<н‘И Камский автомобильный батыр> Ш.»п яңгырый бит, э? Замечание ишетмәдек, беркемнән дә.
— Кай арада килеп чыкты соң шундый төгәл сүзләр?
Секретарь министр соравына каршы үз соранып куйды
— Бер үк закон табигыйлек, тормышның үз законы Шуны сизә, күрә белсәк
— Уңышка исәп тотарга мөмкин
— Әлбәттә Без дә шул уйда
- Димәк, фикерләшләр, дип Аппаков артка борылды һәм мут кына итеп, ияген сыйпап куйды
— Әгәр бүтән фикер өстенлек алса? Бүтән таба капыл борылса?
Андый ихтималлык та юк түгел бит Аннары кая куярсыз ул истәлекле бетонны һәм андагы язуны? Әйтик, заводны башка жирдә дә сезнең кебек көтәләр? Ә?
— Анда да каксыннар шундый ук казык Истәлеккә калыр, безнеке дә шулай, үкенечле хаклыгыбыз хакында сөйләп торган һәйкәл сыман торыр Комачау итмәс ул беркемгә дә. Без шулай уйлыйбыз, гафу итегез
— Җиңелү, ялгышу һәйкәле булып чыгудан да курыкмыйсыз?
— Курыкмыйбыз. иптәш министр, гафу ңтегез
Шуннан соң министр секретарьдан сорады
— Бу кеше монда күптәннән эшлиме?
— Ай чамасы бар инде
— һәм шул арада — Якты Яр патриоты
— Республика патриоты,— дип Аппаков тагын артка борылды — Димәк, бөтен илнеке
— Республика, ил масштабы... Якты Яр. кызык.
— Өстәмәгә бодай басулары, бытбылдыклар Сез ишетмәдегез.— Баш экспертның һаман үз уйлары ныклы иде. күрәсең.
— Ишеттек. Мин ишеттем Шулай да вакыт җитмәде. Тагын киләсе булыр
— Рәхмәт, көтәрбез.
Пристань янында машиналардан төшкәч, әле генә күргәндәй итеп, министр Агарковка мөрәҗәгать итте:
— Игорь Дмитриевич, сез нишләп әле фикер яшерәсез? Туганлык кебек гигант кала торгызган практик ничегрәк уйлый, ә? Безнең өчен бу кызыклы булыр иде
Агарков адымнарын акрынайтып, министр белән тигезләште.
— Нинди мәгънәдә?
— Мәгънә бер генә бит, Игорь Дмитриевич—кая төзергә дигән сорау тирәсендә Сезгә, мәсәлән, төзелеш тапшырылса, сез аны кайда күрергә теләр идегез? Гигант автозаводны Ә?
— Гигант автозаводны Мин аны, иптәш министр, теләсәгез, айга, хәтта Марска илтеп сала алам. Тнк бер генә нәрсә булсын.
— Тыңлыйбыз, Игорь Дмитриевич.
— Тик бер нәрсә: аның урыны һәм үзе экономик яктан тәмам өйрә-нелгән, акланган булсын. Бу очракта.
— Аңладык, Игорь Дмитриевич
Министр практик сүзенә ихтыярын кул изәве белән чик куйды, һәм Агарков исә шуннан соң тагын актыкка чаклы ярты сүз, ымлык кына да чыгармады. Үзе дә. чырае да металлдан коелган шикелле иде.
Насынбуллин үз күзәтүләреннән шундый нәтиҗә чыгарды Министр— ихтыярның үзе Аңа төзергә, төзергә — тизрәк, күбрәк төзергә кирәк. Кош очар өчен яратылган. Өлкә комитеты секретаре, Аппаков һәм башка хуҗалар — туган җир престижы белән яналар Омтылыш законлы: республика данын яңгырата һәм җирнең кыяфәтен заман рәвешенә кертерлек эшләр башкарырга кирәк. Ә баш эксперт? Аңа нәрсә җитми? Баш эксперт — саф рационализмның үзе. Ләкин ул битараф бугай. Энтузиазм аңа килешми дә кебек. Кайсы җиңәр? Битараф акылмы, әллә ихтыярлы омтылышмы?
Фәез чамалый Башкалар да сизенә торгандыр, әлбәттә...
Дебаркадер аша катерга кереп утырдылар Катер аларны Кама буйлата бераз түбәнгә таба алып китте һәм, сәгать тә узмастан, сөзәк ярга килеп борын төртте. Катердан кешеләр тугайга таба атладылар
Насыйбуллинның истәлекле урыннары Җәй көпе моторлы көймәдә Кама, Гета, Борис белән, кышын җәяү яки чаңгыда мылтык, ә кайтканда куян асып... Әйе, истәлекләр чәчләргә, йөзләргә куе җил, урман һавасы мисалында кагылдылар да бүгенге күренеш һәм хәлләргә урын
һәм җай бирү өчен нәэәкатьле генә кире чигенделәр — үз вакытларына кайтып киттеләр. Ә бүгенге көннән ниләр калачак-'
Пионерлар җәйләвенә барып җиткәндә, анда инде өстәлләр әзер, кунакларны көтәләр иде Кунак каршылауның иң гүзәл галәмәте булып, өстәлләр тирәсендә ак башлык, зәңгәрсу күлмәкләрдән кызлар көлемсерәп тора иде Кунаклар утырышкач та алар өстәлдәге «шифа- * лы су» һәм утлы су шешәләрен ачарга керештеләр һәм утырган һәр - кунакка елмаю бүләк итәргә икәнен дә онытмадылар Ниһаять, табын t әзер иде Шул вакыт секретарь аягүрә басты Беренче сүзе, әлеге дә л баягы, кызларга юнәлгән иде
— Рәхмәт сезгә, кызлар. Өстәлне искиткеч матур, зәвык белән *" бизәгәнсез. Инде безгә монда эш күп калмаган икән Без инде үзебез ♦ генә, ирләр генә дә җиңеп чыгарбыз дип беләм Бер сүз белән әйткән- = дә—кызларга бик зур рәхмәт Аларга хәзер ял бирик. Артык чибәр 2 булганыгыз өчен дә рәхмәт сезгә Инде баягы үтенечне кабатлыйм: « үзебезнең кунакларны без, ирләр генә җыйнаулашып сыйлыйк ннде 1 Ә сезне, кызлар, шәһәргә катер илтеп куя Тыныч кына ял итегез — 2 тагын бер кабат рәхмәт
Кызлар чылтыр-чылтыр көлештеләр дә, күз иярмәс тизлек белән “ икенче якка чыгып та киттеләр. Ул арада Аппаков Хәмнтовны үз яны- п на чакырып нидер әйткәч, Хәмнтов ишеккә таба ашыкты Кызларны матур гына озатып куярга кушылды бугай аңа
Тостлар башланды — кунаклар, хуҗалар исәнлегенә, алдагы уңышлар, хәерле ачышлар намына Шул ук вакытта үз нәүбәте белән киләчәк төзелеш тә әңгәмәгә килеп кермичә калмады Якты Ярның хәзерге кыяфәте бөтенләй үзгәреп бүтән шәһәргә әйләнәчәге телгә кергәч, кайсыдыр берсе, ана икенче исем кушу нхтималын әйткән иде. тагын купты сүз, китте бәхәс. Түзә алмыйча. Фәез аягүрә басты
— Хөрмәтле иптәшләр, минем дә сүзем бар иде, рөхсәт итмәссезме икән?
— Торып баскансың икән, давай выкладывай, дип рөхсәт нтте Аппаков.
Мин Фәез Насыйбуллнн Таныш булмаганнар өчен әйтүем Абориген. Якты Ярның үз кешеләре тагын бардыр Булмаса да. бары бер күбесе җирле кешеләргә әвереләчәк һәркемнең үз нсеме бар. бүгенгесе көндә шунысы хак Әйтәсе килгәнем шул Менә без, бүгенге Якты Яр кешеләре, эш, төзелеш барышында үзебез дә үзгәрәчәкбез бит.
— Әйе, шәһәр белән бергә кешеләр дә үсәчәк - Аппаков аңа ярдәмгә килде
Шунысы хак. Мәгәр мин болай уйлыйм: күпме генә үзгәрсәк тә, үз табигатебездән ерак китә алмабыз, шуңа күрә исемебезне алыштыру хаҗәте чыкмас Мин, мәсәлән, Фәез булып, Насыйбуллнн булып калырмын. Иптәш Аппаков та, башкалар да Якты Яр ла шулай, күпме генә үзгәрсә дә аның җире, табигый урыны, тарихы, бүгенгесе дигәндәй Кешеләре, таулары, күлләре, урманнары, ниһаять, Кама суы Әлегәчә калыр лабаса? Якты Яр нишләтсәң дә Якты Яр тимәкче бу лам Фәез утырды Дулкынлануын җиңәр өчен мөлдерәмә рюмканың тулы хәлендә башына җитте Колагына секретарьның
— Менә сезгә, рәхим итегез, патриотизмның шушындый рәвеше дә була, дигән нәтиҗәсе һәм министрның
Мәгънәсе дә юк түгел. - дигән искәрмәләре йогып калды.
Шуннан соңгы сүзләрне Фәез гамәлдә ишетмәде Таралышканда гына истә калырлык күренешкә тал булды Күрде дә шаккатты Ф.чч Гыйбрәтме, я мәзәкме итеп, шушы көнгәчә дуска-дошманга сөйли алганы юк
Мәҗлес тәмам Кунаклар урыннарыннан кузгалдылар. Кунаклар торып баскач ук. алар янына Аппаков һәм аңа сыенып кына. Айрат Хәмитов килеп җитте. Ишеккә таба һәркем кунаклар артыннан иярсә, Хәмитов аларга алдан юл күрсәтә белде Бер сүзсез — ым белән, хәрәкәт белән Мәскәү һәм Казан кешеләре плащларын ишек катында, гардеробта калдырганнар икән Айрат, тиз арада шунда кереп, өч плащ һәм эшләпә алды да барьер нстенә куйды Куйды да җәһәт кенә бу якка чыкты Кунаклар сүз белән мавыккан арада Айрат аларга плащларын тәкъдим итте- иң башлап министрга, аннары секретарьга, аннары баш экспертка һәм аннары Аппаковка. Кунаклар игътибар иттеме, юкмы, ләкин Аппаков аның кунакчыллыгын күрде һәм ошатты:
Молодец, хуҗа була беләсең икән,- дип, аркасыннан чәбәкләп куйды Фәез боларны читтәнрәк күзәтте һәм күңелендә Айратка, аның әлеге гамәлләренә > «иди дә бәя бирә алмыйча аптырады. Кунакчыллык— шәп нәрсә. Тик менә ул кунакчыллык нишләп әле күзгә бәрелде? Фәез үзе шундый була алыр идеме? Була алса, андый мөмкинлек аңа да бирелгән иде — өч плащ һәм эшләпәнең икесен, һич югы берсен генә эләктер дә—ччк гардеробтан һәм тәкъдим ит олы ихтирамыңны... Ләкин Фәез моны эшли алмады, эшли алмый, эшли алмаячак. Әмма син булдыра алмаганга икенче берәүнең кулы бара икән, моңа ник гаҗәпләнергә?
Хуҗа була белү Насыйбуллинда бу тойгы юк. ахрысы, һәм булса да бик зәгыйфьтер ул Ярый, җитте, оныт. Инде пристань. Машиналарга төялделәр Автомобильләр кабат аэропортка юнәлде, һәм кунаклар көнне, җирне, һаваны мактый мактый, самолетка утырдылар. Кул болгап яшел яланда дүрт кенә кеше калчы Аппаков, Лазарев. Хәмитов. Насыйбуллин.
Аппаков Лазаревны култыклагандай итте:
Я, ничек, тәэсирләр?
- Әйбәт, хәтта бик яхшы дияр идем
- Ничек хәл итәрләр дип уйлыйсыз?
- Ә безнең теге таш шактый авыр бит.—дип көлде Лазарев, көндез кырда калган бетон диварга һәм андагы язуга ишарәләп.— Минемчә. кузгата алмаслар
— Минем дә яшь йөрәгем шулай дип тибә.
Кайтышлый Хәмитов — Аппаков машинасына, ә Фәез Лазарев маши-насына утырды
Лазарев бүген үзенә хас булмаганча тыйнаклык саклады. Алдагы зур эшләр, киң колачлар, тантаналар күңелен җилкеткәндәй итсә дә, ул эшләрнең җаваплылык, авырлык дигән өлешләре җилкәдә хәзер үк инде сизелә иде шикелле. Лазаревның гадәттән тыш тыйнаклыгын Фәез шуңа юрады. Тик менә үз халәтен аңлата алмый иде әле. Аның күңелендә бүген ни сәбәптәндер кимсенү, үкенү кебегрәк тоем гарьләнүгә табарак авыша һәм кечкенә генә, энә очы нәзеклегендәге соры төтен рәвешендә көйри башлаган кебек иде
Самолетны Рабига әби күздән җуелганчы озатып калды. Анда нинди кешеләрнең нинди ниятләрдә йөрүен белмәсә дә:
Хәерле сәгатьтә, ходай юльпызны уң кылсын,—дип укына-укы- на, теләкләр теләде.— Самолет тәмам күмелгәч кенә каш өстеннән кулын алын, оныгы Рәшит янына, өйгә кереп китте.
Ә шуннан соң?
Ә шуннан соң елъязмаларның яңа томнары барлыкка килде.
Фәез кулында шул томнарнын берсе
Каһарманнар
Аларнын да — беренчеләре. ♦
Беренчеләр арасында — Павел Агафонов белән Фарук Сәхәбнн с исеме телләрдә күбрәк төрләнгән чак. Хәзер уйласан хәтта бераз 2 сәеррәк. 3
Павел авыру сәбәпле, Сәхәбингә нке смена рәттән эшләргә туры н килде Соңыннан бөтен таныш-белеш кызык итеп сөйли торган мәзәк * хәл нәкъ шул көнне башланды да инде Ул көнне, олы начальниклыгын ф кече итеп, төзү идарәсе башлыгы AfipaT Бариевич Хәмнтов Сәхәбнн в янына килде. . о
Арылган Телгә — сүз. чырайга елмаю килерлек түгел. Шуңа күрә х бугай, гадәттә төрткеле, ордылы бәрделе начальникның май кояшы төс- * ле көлен карьерга килүе хәтта аңлашылмаслык сыман иде Олы на- <а чальниклыгын кече итеп килгән бит Кабинадан төшәргә ым бирә, х Башлык чакыргач, эшне туктатып тормыйча да ярамый
Бүрек канатларын кагындыра кагындыра, Хәмнтов янына килде « экскаваторчы Начальник анын кулын кысып, тантаналы рәвештә яңа- ° лык игълан итте.
— Котлыйм сезне. Чын күңелдән. Сезнең хакта шәһәрнең нң югары комитетында сүз булды Сезнең экипажны бик каты күтәргәннәр
— Аны ничек күтәрергә мөмкин соң?
— Мөмкин икән Сезнең экипаж башлыгына — сиңа, Сәхәбнн. автозавод төзелешендә беренче чүмеч туфракны казын алуны ышанып тапшырдылар Фарукның сәерсенебрәк торуын абайлаганга, начальник үзе дә аптырабрак калды Аңламадың мәллә?
— Аңладым.
— Нәрсә аңладың?
— Икенче урынга күчәбез
— Соң?
— Шул. Күчәбез, сез кушкач
— <) беренче чүмеч жир алу?
— Беренчесе дә, икенчесе дә булыр инде, бер керешкәч.
— Менә дивана. Аңлыйсынмы син, автоград төзелешен тантаналы башлау дигән сүз бу беренче чүмеч Син үз экскаваторын белән бөтен халык каршында эшлисең шуны, белдеңме? Халык, халык жыела
— Нәрсә, аларга эш беткәнмени? Ул халыкка дим
— Кара әле, кемгә килеп бәйләделәр мине, ә?
— Без сине тотмыйбыз, иптәш начальник, алай, ул хәтле дигәч тә
— Ә беренче чүмеч җирне. бөтен халык карап торганда, казып чы гара алырсыңмы?
— Мин түгел, аны экскаватор чыгара Кая китсен, рас пультта кеше утыргач
— Димәк, була
— Булыр
— У-уф' Рәхмәт Шушы бер суз өчен күпме жанымны кыйнадың. Ну, кеше дә син. Сәхәбнн, ә? Ну. молодец Аңлатып Котлыйм үзеңне Тик тагын шунысын онытма берәр корреспондент килеп, нинди дә булса сорау бирсә, бер дә каушамый гына сүз әйт Үз эшең турында
— Сүз? Анысы нигә? Балчыкка суз кушыла димени?
— Тукта, тукта, Сәхәбнн, салулый башлама тагы Рас аларга ки рәк, димәк, кирәк Ни сорасалар, шуңа җавап бирерсең диюем
- Сорасыннар
— Молодец. Менә бит, сөйләшеп була бит синең белән адәмчә дә
Инде тагы бер тәкә башы. Беренче чүмеч җирне син күтәреп автомашина әрҗәсенә салгач та мәйданда митинг башланачак. Синнән дә чыгыш көтелә.
Сәхәбиннең сөмсере җәһәт коелып төште. Начальник аның күзләренә бакса, бу минутта иң авыр фаҗига кичергәннән ямансурак караш белән очрашкан булыр иде. Уңышка ирешүенә шикләнә башлаганлыктан, начальникның үз кайгысы кайгы иде. Шунлыктан янә шәрехләргә кереште ул:
—Син куркып калма тагы, Сәхәбин. Чыгыш дигәч тә... Доклад түгел бит инде. Ике-өч сүзне... теләсәң, язып бирербез. Шуны укып кына бирерсең.
— Кеше язганнымы?
— Үз сүзләреңне әйтерсең. Бигрәк тә шәп.
— Булмый туган. Анысын көтмә.
—Ничек? Ничек дидең?— Начальник кулына алырга нинди дә булса әйбер эзләгәндәй иткәч. Сәхәбин чигенеп куйды.
— Булмый, мин әйтәм. Эшнең үз кешеләре бар, сүзнең — үз әһел-ләре. Лыгырдасыннар. Ә балчыкны казып чыгарам, күккә чөяргә дә булыр, тик сүз сөйлә дисәң, анысы юк. Юкны каян аласың?
Ким дигәндә ике-өч минут аптырап торганнан соң гына Хәмитов телгә килә алды.
— Дискуссияне туктаттык. Инде моны син эшләгән идарәнең башлыгы буларак бирелгән боерык дип кабул ит. Көне, сәгате төгәл әйтелер. Шул сәгатькә, шул минутка экскаваторың да, үзең дә төзек, нормаль хәлдә булыгыз. Монысы — приказ Миңа гына буйсынырга телә- мәсәң, миннән өстен инстанция әмеренең дә шул икәнен белеп тор. Сүзен дә әйтәсең, эшен дә үтисең. Ә мин яхшы сүзне үз телем белән әйтим, сөендерим дип киләм тагы. Ярый, бетте, хуш.
Эре-эре адымнар белән Хәмитов китеп баргач, экскаваторчы үз шөгыленә кереште. Ул, артык бәхәскә бирелеп, инде экскаватор янында берничә машина тезелеп басканын абайламый да калган икән. Шоферлар сукрануын, үзенең бөтен ачуын-зәһәрен экскаваторга күчерә-күче- рә, кичке караңгыга хәтле җир актарды. Теге булса, җир дә мөгаен ризасызлык сиздерер, тетри, тузына башлар иде. Ләкин җир түзем.
Соңгы чүмечне тиешле әрҗәгә койгач, арган башын ухылдатып балчыкка орды да экскаватор шунда ук җансыз тынычлыкка бирелде. Хуҗасы аны бүген бөркәүгә илтмичә, коры елга үзәненә дә төшермичә, салкын, җилле, шыксыз төнгә япан кырда бер үзен генә калдырып китте. Кайткач бичәсе белән киңәшеп караган иде дә, анысы:
— Минем белән бәхәсләшкәндә сүзләрең бик йогышып тора лаба- са, табарсың әле бер нотык,— дип кенә куйгач, аның белән дә бу теманы куерту җае калмады.
Ике-өч тәүлек борсалангач, түзмәде, идарә начальнигыннан өстенрәк оешмаларга таба юл тотты. Болай йөрү аның беренче һәм соңгы тәҗрибәсе иде. Ак тәүбә, кара тәүбә. Хәл шушы хәтле дә читен һәм аянычлы булмаса, Сәхәбин — югарыга бер адым атлый торган кеше түгел ул, һәм кагыйдә шундый булып калачак та. Мәгәр бу юлы гафу итсеннәр.
Автобус «Гэсэнергострой»ның баш идарәсе тирәсендәрәк тукталгач, Сәхәбин төште. Баш идарәгә, баш управляющийга сугылмаска булды. «Эш буенча түгел бит, аңламаслар»,—дип уйлады Сәхәбин. Горком төбәгенә атлады, һәм . шул урамнан барышлый ул керергә тиешле оешма исемен күреп алды: партком! Менә кая кереп, күңелдәге бөтен шик-шөбһәне ачып салырга. Анда Сәхәбинне аңламый калмаслар!
Ишектән керүгә — зур гына зал. Залда дүрт якка дүрт ишек. Дүрт ишеккә хуҗа булып бер секретарь кыз утыра, яшь кенә, чибәр генә
нәмәрсә. Картаела төшеп дөрес эшләнгән, югыйсә, гөнаһка, хатага батуын бик ихтимал. Аллага шөкер, бу жәһәттән жан тып-тыныч.
— Исәнмесез,— дип. кыз каршында бүреген салды Сәхәбин.
— Исәнмесез. Сез кемгә?
— Минме? Миңа секретарь иптәш кирәк иде
— Кайсы? ♦
— Иң зурысы. Е
— Аркадий Алексеевичмы? н
— Әйе, шуның янынакертсәгез иде. Зинһар дип әйтәм 5
Кыз, Сәхәбиннең кем булуын, кайда эшләвен сорагач, ишектән эчкә =
узды һәм тиз арада чыга-чыгышлый: н
— Керегез, иптәш Сәхәбин, Аркадий Алексеевич сезне көтә,— дип * тантаналы рәвештә белдерде
Аркадий Алексеевич аягүрә басып исәнләште. Өстәл каршысында- 0 гы беренче урындыкны тәкъдим итте һәм янындагы иптәшләренә: =
— Менә бу безнең атаклы экскаваторчыбыз Сәхәбин үзе. сез аны ’
беләсез.— дип зурлады *
Сәхәбин, утыргач, кабннеттагыларга күтәрелеп карады, я хода. = каршында үзе шикаять итәргә тиеш булган кеше Хәмнтов һәм Насын- - буллин утыра түгелме! х
Башта кызарып, аннан көп көрән төскә кергән куәтле экскаваторчы ° нәкъ үзенең машина чүмечедәй борыны белән өстәл катылыгын казырдай хәлдә бөкрәюдән башка чара тапмады
— Әйдә, сөйләп җибәр, Фарук Сабирович, хәлләр шәпме?
— Шәплеккә ярыйсы Тик менә...
— Я. и, эш нәрсәдә?
Сәхәбин берничә генә сүз белән үзенә нинди үти алмаслык авыр эш йөкләнүе хакында сөйләп биргәннән соң:
— Мин мәктәптә дә шул сөйләү предметларыннан бик тә начар өлгердем Кул белән тотып була торган әйберләр булса, пажалысты Ә кулга эләкми торган әйберләр — минеке түгел Пажалысты. бу көч җитмәс эштән мине коткарыгыз инде. Алла хакы өчен. - дип. гозерен аңлатты
Аркадий Алексеевич елмаеп. Фәез Салимович сагышлы кыяф.н белән тыңласа. Хәмнтов тавышы иң биек ноктага күтәрелде
— Сез! Шундый үтенеч белән шушында килдегез?! Оят. тамаша'
— Әйе шул. бик үтенеп соравым. .
— Сезгә шундый честь күрсәттек...
Әйтәм ич. миңа тиешле чис түгел ул дип. Ник мина башкалар өлеше? Кулга тотып була торган әйбер булса пажалысты Фар\к ярдәм көтеп. Фәез Насыйбуллннга. аннары Аркадий Алексеевичның үзенә текәлде Пажалысты дип сорыйм бит
Гаҗәпләнүе чыраена чыккан Аркадий Алексеевич, ниһаять, хәлне аңлады
— Сезнең анда напарннгыгыз кем әле?
— Павел минем пардашым. Агафонов Искиткеч шәп егет
— Ул ничек кулга тотып булмый торган әйберләр хакында фикерли беләме?
— Беләме дни Тикшергәнем бер дә юк нде шул
— Сез аның белән киңәшегез. Сез — атаклы экипаж Икегезнең берегез, әлбәттә, сүз әйтсә, күңелле булыр Ниһаять, ник кеше күзенә күренүдән куркырга5 Гаепле кешеме сез. гарипләрме5 Менә дигән чибәр. пакь намуслы кешеләр Кхрыкмаска тырышып карагыз, өйрәнергл
— Павел телне дә шәбрәк белә Сез риза булсагыз, мнн аннан сорармын Дус кеше, салып таптамас
— Рәхим нтегез, сөйләшегез Бүтән йомышыгыз, әйтәсе сүзегез гомумән, эш буенча безгә дәгъвалавыгыз юкмы5
17
— Тамак тук, «с бөтен дигәндәй. Дәгъва юк Рәхмәттән башка.
— Сезнең кебек кешеләргә безнең дә шулай — рәхмәтләребез бик зур. Алда да бер-беребезне шатландыра алырлык булсын. Уңышлар телим сезгә, исән булыгыз, Фарук Сабиржанович.
Аркадий Алексеевич Сәхәбинне ишек төбенәчә озата килде. Ишек ябылгач та Хәмитов шаккатып:
— Менә мужик! Менә сиңа чын мужик! Әкият!—дип сукрана бирде.
— Мондый мужиклар күбрәк булсын, Айрат Бариевич. Сез һич тә борчылмагыз,— дип, Аркадий Алексеевич яңадан үз урынына утырды — Әйдәгез, төп мәсьәләгә әйләнеп кайтыйк •
Бу вакытта Сәхәбин үзенең бүреген секретарь кыз өстәле янындагы урындыкта онытып калдырып чыгып бара иде. Кыз туктаткач кына исенә төште һәм бүреген алганда хушлашу сүзе әйтергә дә зиһене житте.
Павел белән сөйләшүне озакка сузмады. Павлнкның сменадан кайтуына кесәсенә ярты кыстырып өенә барды да, мәсьәлә шунда җиңел генә хәл ителде. Беренче балчыкны экскаватор белән Павел дус алырга һәм чыгыш ясарга да риза булды.
— Молодец, яхшылыгыңны онытмам,— дип аның кулын кысты Фарук.
Тантаналы көн галәмәте булып, платформа таккан йөк тракторы әйтелгән вакытта, дөбер-шатыр килеп тә житте. Сәхәбин үзенең ярдәмчесе Агафонов белән экскаваторны шунда менгереп утыртты.
Караңгы төшеп килә иде.
Кара буранны яра-яра, трактор кыр юлы буйлап күзгә күренми торган билгесезлеккә — югарыга үрмәләде. Орловка дигән авыл артта калды. Аннары — очсыз-кырыйсыз кыр, ялан. Кырның бердәнбер һәм алыштыргысыз хужасы — буран Карлы жил күз ачарга ирек бирми, битләрне, муеннарны чәнчеп ачыттыра. Ярый әле трактор бураннан һәм караңгылыктан көчлерәк—жил котыруын, төн төпсезлеген тонык утлары белән яра-яра, басулар буйлап алга атлыга — метрлап, карышлап чакрымнар җыя
Ниһаять, кыр түрендә утлар җемелдәп күренде. Җиде җилнең тә- гаен төйнәлгән төшендә бульдозеристлар инде килеп өлгергән икән. Аларга беренче төзелеш мәйданын кардан, туфрактан чистарту ышанып тапшырылган
Экскаваторны бергәләп платформадан төшерделәр, һәм Фарук аны үз йөреше белән геодезистлар каккан беренче казык янына китереп куйды Беренче мәйдан, беренче казык инде гражданлык хокукы алган. Бер-ике сәгать аръягында яна мәгънә - беренче чүмеч дигән төшенчә туарга әзерләнә.
Экскаватор беренче казык янәшәсендә бер үзе генә калды. Фарук кабинадан төште дә читтән ямансулап карап торды. Аңа бу минутта, күпме гомер бергә эшләгән, җил-яңгырларны, бураннарны бергә кичкән дустыннан бөтенләйгә аерылгандай тоелып, йөрәген аңлашылмас җилкенүле сагыш кысып кунды Билгеле вакыт җиткәнчегә хәтле Фарук үзенең өенә дә кайта алмас шикелле иде. Ә анда — хатын, балалар Хәер, экскаватор эчендә, узган гомерне исәпкә алмасаң, бер нәрсә дә юк бугай бит.
Вак-төяк мәшәкать белән таң атканы сизелми дә калды. Яктыдан оялгандай, буран каядыр шым гына китеп качты. Мәгәр ул үзенең эзләрен яшерә алмаган иде. Күз күремен буран томалап торган арада янәшәдә генә төлке һәм куян арасында канлы бәхәс мәңгелеккә төгәлләнгән. Ак кар өстендә сарылы-аклы мамыклар һәм тәпиләр ята
Бу хәлне Фаруктан башка кеше курМәде шикелле. Фарукның ни
өчен шунда аяклары белән кар өюенә дә игътибар итүче барлыгы сизелмәде.
Тракторлар, бульдозерлар, скреперлар, йөк машиналары аннары җиңел машиналар җыйналды Машиналарның берсеннән Фарукның дусты Павел Агафояов вште Савыгып ашткы • ■ • ran*
тана аркасында дулкынланудан, йөзләре агарып, суырылып калган * Фарукны күргәч, елмаеп күз кысты Тантана рәсмиле:ике дусны = бер-берсеннән ераклаштыра алмады шикелле Тик бу минутларда алар t бер-берсенә һич тә якын килә алмыйлар инде
Моторлар колак пәрдәләрен теткәләргә тырышкандай г,ләргә то- 3 тынды Бульдозерлар үкерә-үкерә туфрагы-нне белән кар эшерергә н керештеләр Фарук экскаваторы торган җирдән халык җыелган җиргә ф хәтле ара чистартылды. а
Мәйдан инде кып-кызыл һәм хоккей уйнарлык дигәндәй такыр иде о Шул арада экскаватор каршына китеп баскан Хәмнтовкың
— Иптәш Агафонов, башлагыз! - дигән командасы яңгырады.
Аның тавышын җөпләп, экскаватор чытырдап җибәрде һәм ук муе х ныи күккә сузды ла. йөзләрчә карашлар төбәлгән тарихи чүмеч үзе- = нең барлык аппетитын җыеп авызын ачты, аннары, шулай бераз асы- J лынып торды, дөп итеп җиргә бәрелде һәм авыртканга чыдаша ал- * мыйча диярсең, тешләрен тун катылыкка батырлы. Как балчык * корыч тешләргә бирешәсе килмичә карышып маташса да, кирелек бе ләп әллә ни кыра алмады Алып тешләре аның саен үҗәтләшә барып, үзе ясаган чокырда ким дигәндә биш чүмечлек балчык әзерләп, шуны чүмеч эченә чүмәкәй тутырды да баш калкытты Баш калкытты та салмак кына күтәрелә башлады Мең күз озата барышлый, шул р■■ вешле югарыда асЫлынып калды чүмеч тарихи чүмеч беренче чүмеч!
Моторлар гүләвен аралап, фотоаппаратлар шыкылдады Кул чабу лар, тәбрикләр яңгырады Беренче чүмечтән беренче балчык, беренче мәйданнан беренче йөк а тып китәчәк самосвал әрҗәсенә коелгач та. идарә башлыгының кул нзәвенә буйсынып, Навел Агафонов кабинадан төшкәч тә һәм ул тип-тигеч кызыл келәм шикелле яткан такыр мәйдән аша автомашиналар әрҗәләреннән ясалган трибунага таба килг.шд > г> кул чабулар, тәбрикләр яңгырап торды Узып өлгермәгән чир тәнме, салкыннанмы. Агафоновнын тезләре калтырана иде Кемнәрдер кар шылап Павликның кулларын кысты, ниндидер ягымлы су гләр әйгге һәм шунда ук микрофон җебен сузып радио корреспонденты (я хода') Павелга сораулар бирергә кереште
— Әйтегез зинһар, менә шушы минутта сез ниндн тойгы кичерәсез?
— Ниндн тойгымы? Павел бүреген күтәреп, күзләрен сөртеп куйды.—Бу минутта беренче тойгы дулкынлану, әлбәттә
«Беренче тойгы! Молодец, Павлик. Мин булсам > дигән сөенечле уй кичерде Сәхәбнн
— Дулкынлану, әлбәттә тантана аркасында һәм еез үзегезне бәхетле хис итәсездер. Шулаймы?
— Әлбәттә, шулай Зур эшнең башлануы, шул бөек эш башын үзеңә ышанып тапшырулары чынлап та бәхет бчт Мин аны яипрүнең кирәге юктыр дип белом Аннары, икенче тойгы ул горурлык \ те без белгән бик күп гали кешеләрнең, бөтен халыкның шушы зур эшкә алынулары, шушындый масштабларда уйлый һәм эшли алу сәләте горурлык хисе тудырмаска мөмкин цге.1
Хөрмәтле Павел Сидорович, сезне бүген телевизор аша бөтен республика карый Хларга сезнең әйтәсе сүзегез юкмы?
— Әйтәсе сүзем шул без бөтен халыкның бу төбәк белән кызыксынуын, мөмкнн кадәр ярдәм итәргә тырышуын сизеп яшибез Мин
монда килеп эшләргә теләкләре булган һәр кешене шушы зур бәхеткә, тарихи төзелешкә чакырам
Халык шаулатып кул чапты Фарук үзенең дусты кем икәнне белмичә йөрүенә гаҗәпләнеп бетә алмады: «Менә кем, менә нинди зиһенле кеше икән бит минем напарник!»— Ә ул, Фарук, әлбәттә, болай булдыра алмаган булыр иде. Аның каравы шәп алкышлый белде. Кул чаба-чаба уч төпләре чатнады бугай, валлаһи.
Митинг шавы, моторлар гүелдәвенә кушылып, кырларга тарала торды. Якты Ярның барлык хуҗалык һәм оешма җитәкчеләре, Казаннан килгән җаваплы кешеләр чыгыш ясады. Иң соңыннан Лазарев тавышы дөбердәде, һәм азакта аның тиешле кешеләргә һәм оешмаларга әйтелгән рәхмәт сүзләрен бәйрәмнең чын хуҗалары — двигательләр үз гүләүләре белән еракка һәм озакка алып киттеләр
Инде нишләргә—калыргамы, өйгә кайтыргамы дип уйланып торганда, дулкынланудан, ашыгудан кызарып беткән Хәмитов, бөтенләй башка кешегә әйләнгәндәй хисләнеп, Фарукны кочаклады һәм:
— Син, Сәхәбин, экскаваторны үз кулыңа ал инде Павлик терелеп бетмәгән бит, үзең беләсең,— дип куйды.
Бу көнне Фарукка ике смена эшләргә туры килде. Карышмады, сукранмады ул.
* *
Елъязмалар шулай бер көй белән матур гына дәвам итә торды
Яна исемнәр, яңа каһарманнар. Эш һәркемгә җитәрлек. Үпкәләрлек түгел.
Көн артыннан көн Көн тудымы, җыелыш. Таң аттымы, телефон. Кабинетта, өйдә — чакырулар, үтенүләр, янаулар. Урамда, машинада, мәйданнарда — ашыгу, каушау Бурычлар — көнлек, атналык, айлык, еллык. Көннәр, атналар, айлар, һәм менә инде ничәмә еллар буе зур оештыручылар, җитәкчеләр, һәм. алар белән бергә, атказанган батырлар исеменә ияреп, кала даны илгә һәм дөньяга яңгырый.
Данлы кешеләрнең берсе — Лазарев Шулай да ул үзе башлаган галәми зурлык белән хушлашырга тиеш булып чыкты. Ник?
— Фәез, иртәгә синең бәйрәмме әллә?
«Ник?»кә җавап урынына йокы бүлмәсеннән Зәрия тавышы белән бүгенге кён яңа сорау ташлый. Монысына сүз әйтү кыен түгел, әлбәттә.
— Бәйрәм түгел, Зәрия, җыелыш, авыр көн.
һәм ут сүнә. Караңгы өйдән Фәез тышка күз салды Яп-якты булып, ай мәңгелек тынычлык сибә.
Ай ерактан матур, сихри Гасырлар, дәверләр буе карап, айдан кешеләр үзләренең иң гүзәл җырларын тапканнар. Ай нурлары кеше күңеленә тылсымлы өмет, сагыш, мәхәббәт көче сыман сибелә килгән. Ә үз өстенә аяк басып, таптап йөргән кешеләр өчен ул җансыз таш, комнан гына гыйбарәт икән.
Ерактан караганда, Лазарев бер кеше иде. ә хәзер бөтенләй икенче булып күренде Шулай кинәт үзгәрдеме? Әллә бер кеше ике кыяфәттә яшәгәнме? Кайсы чын, кайсы ялган? Әллә Фәез үзе ялгыш күрәме’ Ни генә дисәң дә, Лазарев үзе дә, баш идарәдәге хәлләр дә тиз арада гына баш җитәрлек түгел сыман иде инде.
Баш идарәгә күчкәч, ныклап эшкә керешү нияте белән Фәез ,иң әүвәл барча документлар, планнар белән танышкан иде, күзләре шар булды. Бер актарды, өч актарды, тик хәл үзгәрергә җыенмады: планнар асылда кварталлап кына төзелә икән Рәсми күрсәтмәләрнең бер
елдан алып күп елга исәпләнгәннәре очрый Ләкин алар теоретик фикерләүләрдән, гомум бурычлардан гыйбарәт
Атна-ун көн кәгазьләр диңгезендә адашып динкегәч, барлык бүлек кешеләре белән киңәшкәннән соң, кулына кергән барлык фаразларны, мәгълүматларны берләштереп, Насыйбуллин программаларны конкрет производство планы кыяфәтенә кертергә тырышты Баш ниже- ♦ нсрның—Григориий Никифорович Шарамыгиннын ризалыгын алгач, с Лазаревка сугылды. t
— Молодец, әйбәт. Син калдыр аны,— дип куйды баш управляю- S ший. кәгазьләргә өстән-өстән күз төшереп.—Тикшерербез Ә хәзер 3 миңа — киңәшмәгә. »•
Берничә көннән соң Лазарев Насыйбуллин тәкъдим иткән план- > графикны тикшерү өчен баш идарә һәм бүтән бүлекчә җитәкчеләрен с жыйды План кайбер төзәтмәләр, өстәмәләр белән кабул ук ителде о Соңыннан баш управляющий Фәезгә чыкмый торырга кушты
— План ярыйсы төзелгән. Ышандырырлык, реаль Яза да беләсең < икән Шушы программа нигезендә миңа доклад ясарга туры киләчәк. л Бер атна срок. s
— Өлгерә алабызмы икән сон,?
— Өлгерергә кирәк.
— Ешаеп китмәдеме икән киңәшмәләр, җыелышлар? Эшкә вакыт ф та калмый түгелме сон?
— Анысы бездән генә тормый, иптәш Я. син миңа булышасыңмы? Идарәләрдәге үтәлешне барлап, чагыштырып проект язып кертерсең . Бүтән эшләрдән сине азат итеп торырбыз Шарамыгинга әйтермен Булдымы?
— Булмый карасын! Баш управляющий әйтсен дә
— Молодец! Бер атнадан миңа кертерсең
Фәез Лазаревның хәлен аңларга тырыша, тик җыелышлар, трибу паларга күтәрелә-күтәрелә бирелгән предметсыз вәгъдәләр күрсәтмәләрнең конкрет мәгънәсен генә күрә, таба алмый Мондый шау-шуларны ул үзенең уйчан табигате, кичерешләргә артык күп көч бнрүчән йөрәге аркасында кабул итә алмын бугай Аллергия, икенче төрле әйткәндә. Бәс, шулай икән, җаның кабул күргәнне, зиһенең мөмкинлек биргәнне башкар — планнар, программалар төзе, докладлар яз
һәм язды Насыйбуллин менә дигән шәп доклад, һәм укыды бөтен дөньяга ишетелерлек куәтле тавышы белән Лазарев аларны Әсәренеп китеп. Насыйбуллин үзе дә алкышларга керешә иде хәтта Сүз көче әнә нинди’ Әкәмәт! Насыйбуллин үзенең шушы хәтле акыллы сүзләр яза алуына ышанмый башлый хәтта Анын фикере, Фәезнең үзеннән аерылып, бүтән тормыш белән яши! Кызык!
Фәезнеке чагында, аны беркем ишетми, игътибар да итми Насый- буллипның үзеннән башка кешегә аның кирәге дә юк Ә менә Ла гарев тавышы белән берләшеп яңгыраса' Ул чакта инде бөтенләй бүтән эш! Бүтән мәгънә! Тирән, зур!
Доклад тыңлаучыларда, бигрәк тә президиумдагы иптәшләрдә әйбәт тәэсир калдырса, Лазарев. Насыйбуллинны тәнәфес вакытында әллә каян күрен, күз карашы белән иркәләп ала. ә начаррак чыкса, яныннан юри бәрелеп диярдәй узсаң да күрми Икенче көнне бүтән бер сәбәп белән кабинетына чакырып, референтлык шөгыленә түгел, ә гомумән эшкә җитдирәк карауның әһәмияте хакында акыллы һәм дөрес искәрмәләр ясый Мондый хәлләр сирәк, әлбәттә, бик тә очраклы була булуын
Фәезнең затлы кеше булуын Лазарев таный, бәясез калдырмый — аңа ышаныч белән җавап кайтара Чит шәһәрдә, үзәкләрдә җаваплырак сөйләшүме, җыелышмы булсын, үзе белән эксперт рәвешендә Фәезне дә ала Каганда булган бик вәкаләтле бер җыелышта уңышка
ирешкәч, гостиницада Фәезне хәтта үз бүлмәсенә сөйләшеп утырырга да чакырды Лазарев дигәч тә, баһадир дигәч тә, ул да кеше бит, гади тән. гади нервлар — аныкы да арын, талчыга. Фәез адресына матур сүзләр әйтә-әйтә ике-өч рюмка коньяк күтәргәннән соң телевизор карап утырдылар. Фәез күпмедер вакыттан абайласа, дивандагы мендәргә башын салып, Анатолий Самойлович татлы һәм тирән йокыга талган икән, һәм ул нәрсә беләндер Фәезнең игътибарын телевизордан үзенә күчертә алды. Ниндидер мәзәк хәрәкәтләр ясый, нидер сөйли... Кулларын күтәреп-күтәреп куя... Төш. төш күрә Лазарев! һәм төшендә дә речь тота, сүзләре сәнгатьчә тәэсирле чыксын өчен тырышып, куллары белән, мимикасы белән ярдәм итә — коеп куйган пантомима!
Фәез урыныннан торды да телевизорны сүндерде. Түшәмдәге лампаны да сүндереп, өстәлдәге утны гына калдырды, Лазаревның кисэк- кисәк һаман кабатлана куйган баягы сәнгатеннән бигрәк, аның үзенә, мавыга белү сәләтенә сокланып, бәхетле чыраена, көчле гәүдәсенә хәтта көнләшүгә охшаш ярату белән озак кына карап торды һәм аяк очларына гына баса-баса, бүлмәдән чыгып китте. Үз бүлмәсендә сак- лык-тынычлыкны бозмыйча урын жәеп яткач, тиз арада йокыга да талды.
Көннәр артык хәвефләрсез генә уза торды. Билгеле, четреклерәк хәлләр дә чыккалый. Дөньяга баш идарә управляющие биеклегеннән карап яшәсә дә, күңеленнән Фәез Сәлимович барыбер су төзүчесе булып кала бит. Гидрострой өчен аның йөрәге ныграк көя иде. Башка бүлекчәләр дә аның карамагында булганлыктан, алар хакында да уйларга мәҗбүр һәм уйлый да Фәез. Ә менә ярату дигәндә... Ярату дигәндә. аның жаны һаман су ягында җил кебек йөри.
Соңгы вакытта Гидростройның хәлләре мөшкелләнде. Гидрострой җитәкчесе Коровкин һәм аның хезмәттәшләре, ни сәбәптәндер зарланмый. Хәер, зарланырга вакытлары юк аларның. һәм уйларга да. Борис әйтмешли, алар — геройлар! Ләкин елмаюдан өстен, чын геройлар Алар белән яшәп, эшләп карасаң, моны яхшы беләсең. Фәез шулай фикер итә хәзер. Сагына бугай. Тик аларга ничектер ярдәм итәсе иде. Ничек?
Баш вата торгач, әмәл табылды шикелле.
Гидрострой, барлык үз объектлары һәм торак йортлары белән бергә, бөтен каланы су белән тәэмин итәчәк водозабор дип йөртелә торган гаять зур станцияне төзи Идарәнең үз эше булса да. ул хәзерге шартларда көчне таркатырлык дәрәҗәдәге ераклыкта.
Фәез телефон номеры жыйды.
— Әйе.— Коровкинның үз тавышы
— Николай Трофимович? Исәнмесез. Насыйбуллин.
— Ә-ә! Фәез Сәлимович. сәлам! Син безне онытмадыңмыни әле?
— Онытып булмый бит. Сез гел минем йөрәктә, һәм бавырда да бугай.
— Сухойны күп эчәсең син. Акны, акны гына ярат
— Юк, минем бавырда бүтән төрле таш — аның исеме бүтән.
— Кызык, бүтән төрле таш та буламы бавырда? Алмаз? Сердолик?
— Водозабор дигән асыл таш.
— Ух. анысы алмаздан да катырак. Синең бавырда гына әле ул. Ә минем бугазга ук утырган.
— Йөткереп кара...
— Ничек итеп?
— Просто Чак кына тамак кыр. ачуланыбрак.
— Давай, ярып сал.
— Котыл син аннан. Мин ярдәм итеп карыйм.
— Котыл? Котыласы да килми кебек
— Шул тирәдә генә металлургия идарәләре, барлык базалары белән, Аларга я кын"һәм җайлы.
— Территориаль принцип. Логика бар
— Йөткердекме?
— Шулай да кызганыч су үзәге Күпме көч. күпне хис дигәндәй
су төбенә төшеп яткан. ♦
— Төкер син ул суга. с
— Суга төкермәскә кушкан ата-баба.
Коровкин үз файдасына буласыны кабул итә алмагач, ник Фәез х баш катырырга тиеш иде сон? Әмма идея орлыгы шыткан икән, телә- = сән-теләмәсәц дә үсә башлый шул. Көннәрдән бер көнне фикер ак ь кәгазьгә үзлегеннән приказ проекты рәвешендә төште дә Фәез, аны ф баш идарәнсц баш инженеры өстәленә кертеп салды Шарамыгин а кәгазьгә күз төшергәч тә баш калкытты
— Аңладым. Коровкинга эш каламы соң?
— Гидростанция — үзе зур мәйдан Аннары су әйләнеше блогы— < алар төбәгендә, рәттән генә Шуны аларга күчерергә мөмкин
— Мөмкин, һәм тагы кою заводының компрессорлар станциясе х төзелешен. Анысы да янәшәдә генә.
— Мөмкин. х
— Шуны өстәгез дә — машинкага Визаларга җибәрегез.
Бер атнадан тиешле бүлекләр һәм баш управляющий кул куйган приказның күчермәсе Насыйбуллин өстәленә килеп тә керде һәм шул ук көнне баш управляющий бүлмәсендә гауга да кузгалды
— Бу ни дигән эш? Мин әйткән идем бит үземнең каршы икәнне? Без хәзер ничек итеп корыч эшенә керешик? Курслар ачыйкмы? Менә бит ничек, ә?
Сучыларга — металл металлчыларга су Уйлап бетерә алмаган Насыйбуллин Шул чакта турысын гына әйтмәкче булып аныз ачкач кына, Шарамыгин сөйләргә кереште Ул тыныч кына приказның матур мәгънәләрен аңлатып бирде Шулай да Коровкннның
— Мпи әйткән идем бн• пикән и цм' днп ачыргалануын туктата алмады
Ниһаять, речегагпвка Анатолий Самойлович игътибар итте
Кемгә әйткән идегез^
Насыйбу ллнш а
Нишләп әле Насыйбуллннга әйтәсең, миңа түгел?
... Мондый нәрсә зурга китәр днп кемнең башына килсен Уйламадым да
— Уйламый яшисез бөтен хикмәт шунда, уйламыйсыз
— Кайвакыт уйлауның файдасы тия,— дип акыл бирде Лазаревны җөпләгән баш инженер.
Коровкин аптыра) ач бирешә баш чалы
Ярын инде, нишлисең Сыерга ияр кидертәбез Җайлы түгел Атлардан сөт фермасы ясадык Ярын
— Гафу ит. сыер һәм атларның монда катнашы юк сыман.— дин көлгән булды Фәез
— Сыерны дагалап карарга уйладыгыз.
Әңгәмә бераз гына шаян төс алып күзләрдәге курку кими төште дә аннары тынлык урнашты Шуннан файдаланып. Лазарев нәтиҗә ясады:
— Эш мәйданнарының ерак булуыннан күз яшьләре коя коя зарлан дыгыз, хәтерем ялгышмаса
Зарландык
Крокодил яшьләре илемепи алар'-*
Адәм яшьләре
— Шулай булгач? Соң? Менә без сезгә ярдәм итәргә уйладык.
— Рәхмәт. Шулай да бит, мин әйткән идем Сыерга камыт килешми дип.
Элекке Лазарев икенче төрле иде, ул кирәк икән, әллә нинди зур чигенүләргә бара ала иде. Уйлый белә иде, моңа аның вакыты да житә иде Ә хәзер вакыты җитми — киңәшмәләр, конференцияләр, җыелышлар, делегация каршылаулар, банкетлар, речьләр, докладлар . тагын әллә нәрсәләр.
Мәйдан артык киңәйсә, колач җитми башлый. Колачың җитмәгәнне кочарга тырышма, диләр. Артык биек күтәрелсәң, җир өсте тоташ күксел төскә әйләнә—матур, ләкин дөнья җанын җуя..
Калага егерме тугыз кешелек комиссия, дәүләт комиссиясе килеп төште. Председателе — СССР министры...
Мәскәү һәм Казанның зур белгечләре, план, проектчы вәкилләре, күзәтүчеләр атна буе баш идарәнең барлык бүлекләрендә кәгазь актарып утырдылар, җитәкчеләр белән бәхәсләштеләр, киңәштеләр һәм экскурсияләр ясадылар Аларның гидлары сыйфатында кемнәрне дигәндә. Айрат Хәмитовның үзен. Рәхилә һәм... Кама исемле кызларны күрергә мөмкин иде.
Ике-өч көн элек кенә Аппаков бүлмәсендә тар даирәле киңәшмә җыелып, анда баш идарәнең баш инженеры урынына Фәез дә чакырылды
Аппаков — төзелешкә тулаем уңай бәя биргәннән соң, кыенлыклар хакында каты-каты сүзләр әйтте. Гидростанциягә исә, боларыннан да усалрак атамалар белән бәя бирде
Лазарев, чәчми-түкми диярлек, Фәез язып биргән сүзләрне кабатлап, вакыт ягыннан икеләтә озын чыгыш тотты. Әмма нәтиҗәләре хак иде.
«Булган һәм туктаусыз килеп торган материалларга караганда, планда каралган эшләр һаман күбрәк булып кала. Геройлыкларны киметүнең хаҗәте юк. әмма объектларның төзелү срогы кичектерелә бара».
Лазарев бу сүзләрне әйтеп бетергәндә, ишек ачылып, аннан Рәхиләгә охшаганрак бер кыз белән Кама килеп керде. «Гафу итегез» дип адрессыз пышылдаганнан соң кыю гына алга уздылар Каршы як тәрәзә буенда буш урыннар күбрәк иде, Рәхиләгә тарткан кыз туры шунда юнәлде. Ә Кама Аппаков каршындагы бердәнбер урынны сайлады. Шуннан соң Аппаков та. аннары бүтәннәр дә ниндидер акыллы сүзләр сөйләде бугай да, тик алар Фәезнең бер колагыннан кереп, озак тоткарланмыйча тиз үк икенчесеннән чыга да тордылар Фәезнең күзләре һәм зиһене Кама тирәсендә буталды Күз салмыйча да калырлык түгел шул: әнә бит, аягын аякка куйган да, сул кулы белән ияген тотып, эчендә җаны булган һәр адәмне алгысытырлык итеп, томыраеп утыра Татлы кыяфәте мең вәгъдә биргән моң белән өретелгән. Чак кына элегрәк булса, бу сурәт гүзәллек тантанасы шикелле чыңлар һәм хыялны мең катлы зәңгәр бөеклеккә күтәреп китәр иде. Тик бу юлы. һәрчак оста чыгыш ясый торган Аппаков булып Аппаковның иң кирәкле төштә теле тотлыксын әле! Шуннан соң ни диясе кала? Аппаков, җитди нотыгын бүлеп, чак кына чигенү ясарга мәҗбүр булды. Камадан күзен алалмыйча, ирексездән елмаеп, бөтенләй көтелмәгән якка сөрлегеп куйды:
— Беләсезме, иптәшләр, бу минем якташым, Кама Сафарова. Хә-терлисездер. Якты Ярда гына түгел, Казанда да матур чыгышлар ясаганы бар. Ярыйсы гына инженер иде, ә хәзер шәп журналист. Ул, актив җәмәгать эшлеклесе буларак, үзен тапты. Без алар авылындагы мәктәпкә йөргәндә, күзгә күренергә дә ояла торган бала иде. Шуның аркасында, аңа игътибар итмичә, зур хата җибәргәнмен Үкенерлек хәл, тик
нишлисен., соңгарак калынган Тик ул барыбер безнен тирәдә Бу комиссия эшенә дә булышлык күрсәтте. Без моны киләчәктә искә алырбыз Сез, Сафарова, минем янга теләсә кайчан, ишек шакымыйча керә аласыз.
Барысы да — ирләр сокланып, хатын-кыз җәмәгате көнләшеп — карашлары белән ана ябырылдылар Оялчан кыз тыйнак кына елмая ♦ иде, кызармыйча гына... с
Комиссия председателенең дә ындыр табагы чаклы маңгаеннан 2 үртәлү сырлары юкка чыгып, йөзе түгәрәк ай сыман нурланып китте. 2 Проект заданиеләренең чынлыктагы хәлгә бөтенләй диярлек туры = килмәвен әйтсә дә, кайбер объектив сәбәпләрнең аңлашылуын оныт- £ мады Үзгәрешсез калган кеше булса, ул мөгаен бердәнбер булгандыр — Лазарев соңгы сүзләрен һич тотлыкмыйча тәмамлады
— Эшләр катлаулы, әлбәттә Барлык ресурсларны, шулай ук кеше- э ләрне төп объектлар! а ташладык. Хәтта администратнв-көнкүреш йорт- = ларын санга сукмаска мәҗбүрбез Гидростанция үги бала хәлендә. * Хәзер аңа да ныклап тотынырга чират җитә Хәл шундый Аннан -а паникасыз чыгу юлы бердәнбер — фронтны тизләтү Шуңа ирешсәк - кенә, җиңүгә исәп тотарга мөмкин.
Киңәшмә бетеп, кешеләр таралыша башлагач ук, Аппаков, урынын- х нан җәһәт кубып, Кама янына килде Фәез акрынрак атласа да, алар п бусага тирәсендә бергәрәк туры килделәр. Фәезнең колагына шундый сүзләр кереп калды
— Киләсе атна башында мине табарсың, мин сиңа яңалык әйтермен, - диде Аппаков,- Булдымы?
Кама елмаеп баш какты Ул арада Аппаков өстәл башында калган Лазарев белән комиссия председателе янына ашыкты
Ишектән чыккач, Кама, бөтенләй икенче төрлегә әйләнеп. Фәезгә елмайды Күз алдына шул елмаюны китергән Фәез йокы бүлмәсенә керешли: <Эх. Кама. Кама!»—дип көрсенде.
Иртәгә җыелыш Якты Яр кешеләре белән бергә, кунаклар — Казаннан, Мәскәүдән Сөт сатучы һәм министр, слесарь һәм идарә башлыклары, баш управляющийлар белән бергә, участок мастерлары, прораблар Шулар арасында Фәез Насыйбуллин Ул кем бүгенгесе көндә?
Аны кешеләр баш идарә вәкиленә исәпләп, йомыш әйтә Фәез нәр-сәләрнедер хәл дә итә. Ә чынлыкта чынлыкта ул — бүтән кеше. Чынлык белән тышкы рәвеш тәңгал килмәү кызык тоела Икейөзлелек шәхеснең икегә бүленүеннән башланмыймыни?
Культура сарае төбендә ыгы-зыгы
Кырмыскалардай кайнашкан халык арасында бер абзый ак козгын мисалында аерылып тора Фәез аңа игътибар белән карап узды Ишектән кергәч артына борылып караса, теге абзыйның да керәсе килә икән, ә чакыру билетлары тикшереп торган, беләкләрен.) кызыл тасма бәйләгән егетләр рөхсәт итмиләр Иелә, бөгелә төшеп, астан өскә ка pan, куллары белән нидер аңлата-аңлата озак ялынгач, ахры, ту «мә деләр, бар алайса, дигән мәгънәдә кул селтәп, тәки уздырдылар Ф.юз китап сәүдәсе оешкан төштә чират торган җирдән абзыйның яңа үтенеч белән, бер кешедән китеп, икенче кешегә сүз кушуын шәйләде Аның соравына рәтле җавап бирүче булмавын абайлап. Фәез абзый янына үзе килде һәм аңа ни кирәге белән кызыксынды
— Улым, миңа Рәхилә атлы кыз кирәк не Өенә барсам. бикле, эшләгән төшенә килсәм, менә шушында диделәр Кырык чакрым тиңке җирдән аны күрергә килдем
— Рәхилә исемле дидегезме?
— Әйе шул, Рәхилә, фамилиясе дә бар — Низамова анысы. Син аны беләсеңме әллә? Ишшугы ишеткәнең булса .
— Бар, абын, ишеткәнем дә, күргәнем дә бар. Әйдә, эзләп карыйк.
— Әйдәле, балам, саваплы булырсың. Бик ерактан сәфәр кылдым бит. Юлаучыга ярдәм иткән кеше догалы була ул.
Шул рәвешле, алар китап сатылган тирәдән, гардероблардан, бу-фетлардан әйләнделәр. Күзгә чалынмады Рәхилә Инде өмет сүнде дигәндә, Фәез барьерга сөялеп торган ике егет белән бер кызга текәлеп калды. Кызның сөйләшүен тыңлап караса, чак кына шаркылдап көлеп җибәрмәде: әлеге кыз кайчандыр Фәез белән якын ук диярлек тан-ыш булган Рәхилә үзе бит. Ләкин ул асылда бүтән Рәхилә, мәгәр барыбер — Рәхилә! Ни булган, нинди үзгәреш шушы хәтле танымас - хәлгә китергән аны?
Рәхилә йөзенә пластик операция ясаткан икән. Элек борынында шактый ук күренекле бөкересе булса, хәзер кызның борыны — төп-төз, гүзәл борын. Җыйнак кына прическасы да колакларын каплап, матурлыгын искәртеп тора. Тагын бер үзгәреш күзгә ташланмыйча калмады: элек Рәхиләнең чәчләре кара булып, күксел соры күзләренә ярашып бетмәсә, хәзер ул чәчләр саф алтын төсендә нур чәчеп яна Фәез баягы абзыйга кызны күрсәтте:
— Абый, менә Рәхиләң шушы синең,— дип янына ук чакырып китерде.
Әмма хикмәт диген, я алла!—диген Мондый могҗизага тап булганын күпме генә хәтерләргә тырышса да, Фәез исенә төшерә алмас иде. Ни булдымы? Менә ни булды
Шактый ук таушалган бишмәт, җәйге куян сорылыгына күчеп уңган колакчын бүрек һәм галошлы пима кигән абзый каршыларына килеп баскач, ике егет тә авызларын ачып, ни дияргә белми катып калдылар. Ә Рәхиләнең ап-ак чырае кызарып кабынды да, тиз арада көл төсенә керде. Ләкин бер сүз дә эндәшмәскә көч таба алды Рәхилә. Кибеттәге чибәр манекен рәвешле тора бирде. Ә атасы, аның тирәли ким дигәндә биш-алты тапкыр әйләнеп чыкса да баласына кызым дип эндәшергә җөрьәт итә алмады.
— Азрак төсмере бар да кебек, юк та шикелле шунда,— дип ыңгырашкан. сызлангандай итеп, һаман борсаланып йөренде карт.
— Синең кызың бу. Шушы.
— Төсмерләгән дә кебекмен, түгел дә.
— Рәхилә инде, Низамова. Синең кыз.
— Минем кыз да кебек, түгел дә.
— Рәхилә, әтиең килгән бит, әнә.
Рәхиләнең күзләре чын нәфрәт белән Фәезгә кадалды. Иреннәре калтырап, карашыннан да катырак сүзләр ыргытмакчы иде бугай, тик ул тагын түзде, һәм, нишләргә белмичә, тагын бераз торгач, капыл кузгалып, инде барьерга таба борылып баскан баягы егетләргә дә берни әйтмичә, залга — кешеләрнең иң кайнап, буталып торган төшенә кереп китте.
— Хәлләр менә шушылай, абый, кызыңны табып бирә алмадым, гафу ит Югалды синең кыз, бетте. Бусы синеке түгел
— Гафу инде, гафу анысы, ярый үзең үпкәләмә.
Абзый, кызын эзләп, кайнап торган кешеләр арасыннан танырга тырышып, тагын бераз йөренде дә, лап-лоп атлап, киң вестибюльне иңләп, ишеккә таба атлады. Кызы белән күрешү бәхетенә ирешә алмыйча, кырык чакрымны тагын үзе генә узар ул Шулай да хатынына, авылдашларына ни күзе белән күренер ул? Якты Яр кебек кечкенә калада бердәнбер кызын таба алмаган кеше!
Фәезгә, нишләптер, ул инде кызның өенә барып, бүтән эзләмәс, авылына кайтып китәр, дигән ныклы уй килде, йөрәге өзгәләнсә дә. сәбәбен беркемгә әйтмәс. Бәлки әле карчыгына да. Кызны тапмый кайтканы өчен мыскылласалар да. үртәлмәс, үртәлсә дә түзәр, тешен кысып булса да.
Менә шушындый хәлләр, абзый, кичер Синең белән генә түгел, ♦ башкалар белән дә килеп чыккалый мондый сәер алмашыну һәм с аймылышлар
Киң залларны тар итеп Лазарев йөри — һәркем белән элеккечә 2 сөйләшә, шаяра, көлә, җитди киңәшләр, хәтта вәгъдәләр бирә, һәр Э кеше Лазаревны баш идарә управляющие дип исәпли Казан һәм Мәс- ь кәүдән килгән зур җитәкчеләр белән бергә президиум өстәленә узган- > да. аннары шунда олпат кыяфәт белән утырганда да тыңлаучылар а карашында — ул һаман баш управляющий Баш идарәдәге хәлләр ха- о кында сөйләгәндә, һәркем диярлек аның ишетеп торуын, ниндидер = мәсьәләләрне һәм төзәтелергә тиешле җайсызлыкларны колагына са- < лып куюын белеп сөйли — ярдәм, эш. чара көтә
Тәнәфес вакытында Фәез Лазарев янына килде Анатолий Самой- х ловичның чыраенда ниндидер бүтән сызыклар, ят чалымнар шәүлә- J ләнә иде.
Җыелыштан соң, кая сугылырга белмичә аптыраган бер мәлдә. * «Мөһим нәрсә хакында киңәшәсе бар», дип. Фәезне Шарамыгнн уз бүлмәсенә алып китте. Озак кына, тәрәзәдән урамга карап, янәшә басып тордылар
Урамда — ыгы-зыгы: машиналарның берсе китә, икенчесе аның урынына килә тора. Танышлар төшә, ятлар Барсының да баш идарәгә юлы терәлгән яки шуннан башлана Кешеләр һәм әйберләр вакыт һәм аралык үзгәрешләре кичерәләр. Әнә машинадан Аппаков чыкты да, салмак адымнар белән килеп, идарә баскычларына аяк басты Аны күрүгә, Григорий Никифорович үз алдына елмаеп куйды Башта игътибар итмәгәндәй тоелса да Фәез бераздан.
— Ниндидер кызык бармы?— дип сорамыйча булдыра алмады. Баш җитәкчегә кагылышлы?
— Аңа микән? Хәер, беренче чиратта
— Нәрсә соң?
— Үзгәрешләр төрле яклап булырга тора әле
— Нинди үзгәрешләр?
— Син Рәхилә Низамова дигән кызны беләсеңдер?
— Аны кем белми?
— Якыннан укмы?
— Бәхеткә каршы, ерактан.
— Алайса, хәбәр синең өчен дә кызыклы булачак. Әйе Шул кызны шәһәрнең баш тәрбиячесе итеп куячаклар Иртәгесе форумда
- Тукта әле, син кем беләндер бутыйсын бугай
— Дөнья бу!
— Бар икән күрәселәр
Фәез тәрәзә яныннан китте. Бераз йөренгәч, үз урынына утырып өлгергән Шарамыгннга текәлеп
— Минем дә сиңа әйтәсе кызык хәбәрем бар,— днп елмаерга тырышты. Мәгәр аның кыяфәте рәнҗетелгән кешенекеннән аермаслык иде
— Моннан да кызыграгы тиз генә ишетелмәс дип куркам
— Ихтимал, син хаклыдыр Тик барыбер
— Соң әйтеп кара, көләргә тырышыйк
— Баш идарәдән мин дә китәргә булдым
— Югарыга — җилләр оясынамы?
— ГЭСка — элекке урыныма
— Үзең теләп, түбәнгә?
— Үзем теләп — үзәнгә.
Селекторда Алевтина Федоровна тавышы:
— Иптәшләр, сезне Игорь Дмитриевич Агарков көтә.
Якты Яр язмышы хәл ителгәндә фәнни дәлил таләп иткән Агар- ковны җыелышта күрәчәгенә Фәез ышанып ук барган иде. Шулай булып чыкты, чөнки фикер һәм вакыйгалар, сметалар һәм мөнәсәбәтләр шундый шәхесне таләп итте Моңарчы җиңүләр яулап килгән ихтыярлы тойгы ялгышын нәкъ әнә фәнни җитәкчелек төзәтә алачак!
Фәез жыелышта Агарковны ерактан күреп таныса да, ничектер, хәзер якыннан карап нәтиҗә ясыйсы килде Ахыргача ышанып җитми иде, күрәсең Нәрсәдер тагын көтте. Кабинетка шул ният белән керде.
Ләкин Алевтина Федоровна Агарков сезне көтә дисә дә, монда иң югары башлыклар әле күренми икән Баш идарәнең җаваплы әһелләре— бүлекчә җитәкчеләре генә утыра.
Мондый киңәшмәләр гадәти хәл. Тик бүген шундый аерма күзгә ташлана кайбер мәсьәләләрне баш управляющийга хәтле үк хәл итә тору, бәхәсле шау-шу юк. Җәмәгать — тын, көтә .
Баш управляющийның ял итү бүлмәсеннән Аппаков, министр һәм Лазарев күренгәч, тынлык сагаюгарак охшап куйды шикелле. Лазарев беренче тапкыр читкә, почмакка урнашты. Министр белән Аппаков өстәлнең ике ягына килеп өлгергән мәлдә үз ишегеннән Агарков чыкты. Чыкты да... утырыр алдыннан карашы кемгәдер тукталды, кемнедер ул танырга җыенган иде бугай, аның карашы тукталган кеше, әлбәттә, үзе дә сизмәстән, тотты да аягүрә басты. Кинәт килеп чыккан бу хәлгә гаҗәпсенгәндәй, Агарков бүтәннәргә дә күз салган иде... берәм- берәм бүтәннәр дә укучы балалардай баса тордылар Министр белән Аппаков кына ихлас елмайган хәлдә утыра бирделәр. Соңыннан абайлавынча, Фәез үзе дә яңа җитәкчене, сүзсез генә, ләкин барыбер аягүрә басып олылый, сәламли икән.
— Исәнмесез, хөрмәтле иптәшләр.
— Исәнмесез, Игорь Дмитриевич.
Җавап та дәррәү бирелде, Агарков үз урынын алгач кына бүтәннәр дә утырыштылар Шунда гына елмаюын тыеп, Аппаков торып басты Яна гына төгәлләнгән җыелыштан соң Агарковның кем икәнен аңлатып торуның хаҗәте юклыгын әйткәч:
— Яңа баш управляющийның төзелеш тәҗрибәсе зур,— дип канә-гатьләнү белдерде.— Ул — Туганлык кебек зур каланы юктан бар иткән кеше. Ерак Себердә, тайгада. Без аның монда да шундый ук уңышлар яулаячагына ышанабыз. Ышанабыз, фатиха бирәбез, көтәбез.
Шушы ук мәгънәләрне башка сүзләр белән министр кабатлагач, баш управляющийны котлап куллар да чабылды Башкаларга иярепме, хәтта Лазарев та кул шапылдатып куйды. Гәрчә Фәездән башка кеше аңа күз салмады шикелле...
Әйе, Агарков—Фәез көткән кеше. Сүз хәзер аныкы. Хәзер, котлаулар өчен рәхмәт әйтеп бетергәч тә, ул төзелештәге өзеклекнең сәбәпләре. аннан чыгу мөмкинлекләре хакында тиешле бүлекчә җитәкчеләреннән фикер сорар, бәяләр бирер, бурычлар куяр ..
Тик Фәез каты ялгышты Агарков теленнән әзер' нәтиҗәләр генә ишетелде. Гаҗәпләнми хәлең юк!
Козьма Прутков кочагың җитмәгәнне кочакларга тырышмаска киңәш иткән. Ә без кочак җиткерергә тырышып интегәбез,— Тенор
белән баритон арасындагы тавышы йомшак, ягымлы. Бу тавыш белән лирик җырлар җырлау мәслихәтрәк булыр иде. Ә ул сатирага керде
— Дистәләрчә тезү идарәләренә баш идарә конкрет барын җитә алмый. Алар баш идарәгә тиешле җепләр белән тоташмаган Шулай. Сезнең һәркайсыгыз бәләкәй булып караган Жеп бәйләнгән гимнаст курчакны хәтерлисездер. Ике кулдагы җепнең ничек тартылуына яраш- ♦ лы рәвештә, гимнаст тиешле хәрәкәтләр ясый Әйе, кайсы җепне ничек = тартуга карап Ә безнең баш идарә җепләрне ничек кенә, ничә куллап н кына тарткаламасын, кайбер бүлекчәләр тәпиләрен дә селкетмиләр. 2 Әйе шул, көлкеле хәл. Тик һәр шаярту нигезендә дөреслек ята Анысын 3 да беләсез Бүлекчәләрне агач гимнаст хәленә тиңләмәстән. аларның н төгәл механизм кебек эшләргә тиешлеген таныйк Шуңа күрә тәкъдим < итәм: төзү объектларының үзләренә карап, махсус трестлар булды- я рырга Асылда тәртипләре чуалган, әллә ннндн комплекслар белән о тимгелләнгән төрле зурлыктагы идарәләргә тигезлек биреп, аларны өч = оешмага буйсындырырга — металлургия биналары төзелеше, автоза- < вод төзелеше, гидростанция төзелеше трестларына Бу трестларны а булдыру өчен, документлар, биналар кадрлар белән конкрет эшләү s өчен җаваплы кешеләр билгеләргә Автозавод төзелешенә - бүгенге J көнгә хәтле баш идарәнең баш инженеры булган иптәш Шарамыгннны, х металлургия төзелешенә аның урынбасары булган иптәш Насыйбул- л линны билгеләргә. Гидростанциядә иптәш Коровкин үзе кала Эшнең барышы хакында бу иптәшләр көн саен миңа рапорт бирәчәкләр Сораулар булмаса, шушының белән бетте
Фәез үзенең гидростанциягә кайтырга теләге барын әйтергә тел әйләндерә алмады.
— Уңышлар телим, кадерле иптәшләр ■ Беренче җылы сүз
Соңгысы булмасын. Бәлки бүтәннәр дә шундый фикер белән тара-лышкандыр Фәез көткәнчә килеп чыкмады буган
Чыгышлый Фәезне Шарамыгнн тагын үз бүлмәсенә чакырды һәм инде башлык буларак түгел, иптәшләрчә, Насыйбуллннга урынбасар итеп Хамитовны тәкъдим итте.
— Ә сез аны үзегезгә алыгыз, Григорий Никифорович, ычкындырмагыз
— Хәмнтов сине якынрак күрә. Аппаков та шундый фикердә.
Фәезгә баш кагып җилкә җыеру җае гына калды
Иртәгесен трест урнашачак бинага тәүге тапкыр эшкә килгәндә исә аны иң беренче булып каршылаган кеше Хәмнтов булды Тышкы ишек төбенә үк чыккан да.
— Котлыйм сезне, Фәез Салимович. яңа вазифа белән!— дип, пар кулын сузган Бергә-бергә эшләрбез
Шул көннән соң икенче төрле тормыш башланды Гәрчә анысы да Фәез фаразлаганча түгел иде.
Урамда февраль
Урамда кышкы челлә. Битләрне өтәрдәй шундый көннәрнең берсендә Фәезне баш идарәгә чакырып алдылар Аны Агарков һәм министр көтә икән. Сүзне министр башлады.
Таныш соры күзләр, карчыга борын Хәтсездән таныш булса да бүген үзгәрәк төсле иде бу кыяфәт, тагын кемнедер хәтерләтә кебек нде Кемне? Кемне соң әле? Искә төште — Лебедев Ул да онытылмый Әйе Лебедев бик үк каты томшыклы булып чыкмады, ә монысы бүтән Монысына эләксәң!
Эләкте дә бугай Насыйбуллнн
Министр Агарков урынында утыра иде. Кунак булып килмәгәнле- ген күрсәтер өчендер. Агарков, аның уң кулына терәлеп диярлек, каш астыннан карый Кырый урындыкларда да кемнәрдер утыра, ләкин анда күз төшерергә вакыт бирмәделәр
— Эшләр ничек бара?—диде министр, көн саен бергә эшли торган кеше кебек гади генә.
— Әлегә начар. Бик тә начар
— Сәбәп?
— Сәбәп — бер генә. Үзебез сала iорган биналарның проекты
кирәк. Хәзер үк. _
Министр корыч тавышы һәм җиңелчә кул изәве белән сәбәп һәм өметне бер юлы себереп төшерде:
— Проектлар белән сабыр итәргә туры киләчәк.
Бу чакта вакыт тарлыгы белән бөтен нәрсәне аклап була. Мәгәр технология дигән нәрсә хәтта министрга да буйсына белми бит Насый- буллнн хаклы Тик проектчыларның өлгермәячәген туп-туры әйтүе белән министр да ялгышмый иде. Хәл үзе шәфкатьсез иде.
— Мин анда күз бәйләш уены уйнарга җыенмыйм,—диде, ниһаять, Фәез зиһенен җыеп.
— Шартлар өлгергәнче, фронтны башка җиргә күчереп торырга туры килә.
— Хәзергә аңламадым
— Аңлат, Игорь Дмитриевич.
Агарков зәңгәр күзеннән ике-өч тамчы нур чәчрәтте:
— Җылылык трассасын..
— Безнең профиль түгел.
- Шуның бер участогын сезнең карамакка бирү хакында сүз бара. Икенче кышка барлык заводларга, шул исәптән сезнең литейныйга җылылык керергә тиеш.
— Мин балачакта әкиятләрне күп укыган кеше. Шулай да... Юк би-наларга, юк җылылык...
— Срок фантастикага тартым, үзебез дә беләбез,— дип тынычлан- дырмакчы итте министр.— Көтелмәгән комачаулар чыгуы да ихтимал.. Соңга калсак Кышкы суыклар безне гафу итмәячәк.
— һәм без үзебезне бернинди объектив сәбәпләр белән дә аклый алмаячакбыз — Агарков битендәге миңен капшап, зәңгәр күзен кыса төшеп, сары каш астыннан бакты.
— Шулай да сез үзегезне бернинди объектив сәбәпләр белән дә аклый алмаячаксыз.
— Рәхмәт.— Фәез аптыраштан елмая гына алды
Сары кашлар астыннан караган коңгырт күзләрдә дә сизелер- сизелмәс елмаю галәмәте шәйләнде.
— Моннан да мактаулырак бүтән бурычны табу кыен.
— Инде дә...
— Сез аңа сүзсез риза
Фәез министрга да, Агарковка да күтәрелеп карады. Шаярту галәмәтләре сизелми иде.
— Ә нишләп... нәкъ менә мин риза булырга тиеш?—дип сорады Фәез
— Монысы инде — безнең эш Шулай бит, Игорь Дмитриевич?
— Шулай.
Насыйбуллин тиз генә капланып төшмәде, тартышты, карышты. Ләкин соңыннан бәхәс йомшара язды. Ниһаять, Фәез кулын өстәлгә җәеп салды:
— Ярый, беткән баш беткән.
Министр баягыдан да катгыйрак итеп:
— Шуны кабатлап әйтәм Берничек тә аклана алмаячаксын Үзең беләсең, кыш Кыштан барыбер алданрак өлгерергә кирәк.
— Ә мин ашыга төшәрмен
— То есть?— министрның күзләре бернинди кызгану галәмәте вәгъдә итми иде.
— Утызынчы ноябрьга кою заводына җылы пар керәчәк. ♦
Кырый урындыкларда утыручылардан берәү, заказчылар вәкиле с бугай:
— һе, ул шаярта, мыскыл итә!—дип куйды
Министр тагын кырысланып сорады:
— Нишләп?
— Китерә алмаячак Утызынчы ноябрьга түгел, утызынчы * декабрьга, утызынчы январьга да китереп җиткерә алмаячак.
— Ә мин аның белән үзем эш итәчәкмен. Ә минем таләп,— министр о заказчыга ымлады.— Минем таләп... икенче төсле булыр. Аңлашыламы? =
— Аңлашылды. <
— Димәк, бу эшкә алынасың. *
Башын кискәгә салганын Насыйбуллин сизә иде, билгеле. Ләкин z җылылык килмәсә, төзелешнең ким дигәндә ярты елга артта калача- g гын да белә иде. Бер баш киселә икән, киселсен. Әгәр ул җылылык х иҗат игәргә сәләтле булса, бәлки әле кисмәсләр дә. Ә иҗат итә алмый ° торган баш икән, киселүе хәерле
— Димәк, алынам.
Ике як кырыйда сулышлар аһылдады Аның каравы министр белән Агарков җиңел сулап аягүрә бастылар. Министр кул сузды
— Сезгә уңыш телибез
— Рәхмәт
Әңгәмә шуның белән төгәлләнде
Шул минутлардан башлан Фәез Насыйбуллин күз алдында, ала- кола йолкыш ноябрь тере кеше сыман булып, торып басты. Аралар әлегә ерак. Әмма һәр көн, һәр сәгать аны якынайтачак. Ихтимал, дню белән алышкан әкият батыры кебек, аларга да алышырга, соңгы тамчы канга чаклы сугышырга туры киләчәк.
Бурыч: Фәез Насыйбуллин тресты, чынында нульдән башлап, завод биналарын юктан бар итәргә һәм аларга җылылык та кертергә тиеш. Бәгъзе кешеләр көлде, кайберәүләр кызганып читкә борылдылар
Хатыны Зәрия ялынып-ялварып бу эштән Фәезнең баш тартуын сорады. Ләкин Фәез үзенчә кабул итте Күңелдә рәхәт җилкенү, колак ларда — җил сызгыруы... Ул гүя ярдан баштүбән оча.
Фәез вакыт-вакыт газиз башының түмәр өстендә ятканын күз алдына китерә Ләкин әле, шөкер, муен исән Балта күзгә күренми шикелле. Төштә генә күренсә Тик хәерлегә каршы, төш күрергә вакыт калмый
Барлык хәлләр өндә булды.
Министрдан кайткач та үз кабинетына керешли үк секретарьга әйтеп, үзенең производство буенча урынбасары Хамитовны, баш инженер Глазонны һәм бүлек мөдирләрен чакырып кертте Агарков кабинетындагы сөйләшүне кыскача хәбәр итте дә:
— Бурыч аңлашыламы? — дип. иптәшләрен берәм-берәм күздән кичерде
Нәрсә әйтсен, нәкъ Фәезнең үзе шикелле, фантастика дип, бәяләделәр Ләкин эш чынбарлык Аннан качу, котылу юк Бары тик үтәргә генә мөмкин.
— Бары тик үтәргә генә рөхсәт. Көнен, сәгатен билгеләп график төзисез, һәркем үз башыннан шуны кичерсен: һәр кеше, гомум задание үтәүдән тыш. лично үзе шул файдага нншлн ала Яңа техник алым.
ачышлар хакында әйтүем. Иҗади эш диюебез монда тулысынча туры килә. Фантазиягә — чикләнмәгән мөмкинлек.
— һәм кулларга,— дип шаярырга тырышты Хәмитов.— Һәм аякларга
— Берсе дә тыелган алымнар түгел. Ирекне күбрәк бирү ягында мин. Килештекме? Килештек. Ә хәзер — мәйданнарга.
Урамда — кыш. Ак челлә — киләсе кыштан хәбәр, чәнечкеле бураннары белән йөрәкнең үз эчендә жуылдый, чыдамасаң, тешләреңне шыкылдат.
Фәез һәм аның иптәшләре ике машинага төялеп, кырга юл алдылар.
Мәйдан дигәннәре—кар диңгезе. Ак диңгездә калган зәгыйфь бер эздән машина үкерә-үкерә шактый озак барды. Ә иң үр басуларның түрендә—истәлекле таш дивар «Здесь будет построен Камский автомобильный батыр».
— Өч ел...— дип Хәмитов диварга аягын куйды,— бу таш моңаеп тормаска тиеш иде бит. Төзек бина тәрәзәләреннән яктылык төшеп, елмая башласа да гаҗәпләнмәс идек. Ә монда...
Фәез нигезләргә якын ук килеп басты:
— Таш елмаерлык көн китерү безгә тапшырылды. Шул исәптән сиңа, Айрат Бариевич.
Кайсыдыр бер тилесе фотоаппарат белән килгән икән. Фәез нәкъ әлеге сүзләрен әйтеп торганда, сурәткә төшереп алдылар. Аппарат чыкылдап куйгач кына абайлады Фәез. Газеталарның берсендә тантаналы кыяфәт белән басып торырлар. Әлегә... дип өстик.
Фәезнең кәефе кырылды Шушы бит инде кою заводы дигәннәре — казулардан мәгънә килеп чыкмаган буш чокырлар, котлованнар, ди- мәсәң, үпкәләүләре бар тагы Тар чокырларга тоташтан тимер-бетон плнтәләр салынган. Краннар иләмсез авыр конструкцияләр күтәреп интегә, көчәнә, ыңгыраша, сызлана. Берсе туң балчык тавының лепкәсенә менеп утырган да шуннан, муенын сузып, теше үтмәстәй каты чикләвекләр эләктерә Эләктерә дә теше үтмәгәнгә күрә, яратмагандай, икенче урынга сузылып ыргыта
Күптән түгел генә аргы котлованнар эчендә кыр казлары һәм бүтән кошлар чума-чума уйнаганлыгын чамаларга мөмкин. Хәзер бу күлләрдә конькичылар ярышы оештырыр өчен кем дә кем рөхсәт сорый килсә, Насыйбуллин андый рөхсәтне һич кыенсынмый бирәчәк Тиздән, боз авырлыгыннан, боз катылыгыннан котылгач, искән әкрен җил белән дулкыннар кузгалачак һәм эш тукталачак. Аннары җәйне көт...
Үзләренчә изге һәм сыналган традицияләргә ябышып, проектчыларның ычкына алмыйча интегүләре шушы мәйданда барча буталчыклары, иләмсезлекләре белән актарып ташланган, чакрымнарга сузылган бушлык рәвешендә җәйрәп ята Ә бит кайдадыр бораулап коела торган свайлар даны шаулый һәм ул Якты Ярга да ишетелә тора!
Насыйбуллин шушы хакта баш идарәдә сүз кузгатачагын төшенеп, Глазовтан:
— Сергей Николаевич, син бу мәйданда стажлырак кеше. Бу җирнең геологик картасын караганыгыз булгандыр Ничегрәк монда катламнар?— дип сорады.
— Минем караганым юк, Фәез Салимович.— Фәез тузына башлая- чакны сизеп, аңлатырга ашыкты.— Чөнки андый карталар бездә юк
— Шунсыз төзергә керештегез?
— Дәвам дә итәбез.
— Бүтәнчә болай ярамый. Далада күз бәйләп кая барганыңны, кайда буталуыңны белмичә күпме йөрергә мөмкин?
— Бу сорауга беркем дә җавап бирә алмый, Фәез Сәлимович.
— Бирергә тиеш.
Насыйбуллин мәйданнан кайтып үз кабинетына керү белән телефон
трубкасына ябышты һәм баш идарә баш инженерының техника буенча эшләгән урынбасарыннан әлеге картаны сорады
— Юк андый карта,— дигән кыю тавыш ишетелде
— Ә нишләп шунсыз эшкә керешкәннәр?
— Күрсәтмә булгандыр, боерык. Син үзең дә әле генә шушында идең — күрсәтмәләр биреп яттың. Болай ук тиз онытмаска иде ♦
— Ләкин бит карталар эшләнгән булырга тиеш' Кайдадыр ята бит = алар? Мәйданга геологлар килгәндер, ә?
— Бәлки килгәннәрдер, бәлки бардыр. Кирәксә, эзләп тап
Ун-унбиш көннән соң гына тарихи ачыш ясый алды Фәез. Кызларга = күчтәнәчләр куя-куя һәм мең вәгъдәләр бирә бирә архивка салынган i- кәгазь арасыннан эзли торгач, геологик карта тирән катламнар эчен- ф нән килеп чыкты. Шулар була торып, шушы көнгә хәтле эшләгәннәр — Q сукыр килеш!
Ниһаять, карталарны машинкада күчереп баскач. Фәез аларны үзе- = нең яңа кабинеты стенасына элеп куйды Аларда котлованнар, завод * биналарының контурлы сурәтләрен сызгалады /Кнр катламнарын тик- -о шерде Ж,ир асты сулары кай тирәдә? Ел фасылларында аларның би- = еклек, тирәнлек чикләре кайда? Боз астындагы бу күлләр каян килеп ° чыккан? х
Тикшерә торгач, ачык күренде кою заводы нигезләре жир асты суларының уртасына ук чумып утырган икән. Тигез жирдәгеләре генә түгел, хәтта калкурак урында салынганнары да
Проектчыларның шул чаклы хәтерләре калды! Кабат-кабат таләп итүләргә карамастан, баш идарә геологик карталарны аларга жнбә- рергә вакыт тапмаган икән! Чөнки аларны жир актарырга ашыктырганнар..
Кызыксынып, Насыйбуллнн Якты Ярга кайткан проект документларының томнарын исәпләп карамакчы иде Бу жинел генә эш түгел икән. Заводның УКСлары һәм ОКСлары үзләренең фондында йөзәр меңнәрчә томнар һәм альбомнар саклый — гигант китапханә! Томнарны үлчәүгә салсаң, алар йөзләгән тонна тартыр иде Күпме кешенең ми куәте аларда!
Телефоннан Агарковка. хәлне ачыклап, киңәш төсендә хәбәр иткән иде, баш управляющий «Сезгә жаваптан качу өчен кирәкме минем киңәш?» — дип өлгергәч тә Фәез, гафу үтенеп, рычагка басты Трубкада кыска гына: пип-пип-пип Моннан да аңлаешлырак сигнал булмас: «Трестның үз башы бар —уйласын Уйламаса, бүреген бәреп төшерербез»
Үзенең иң якын ярдәмчеләрен — урынбасары Хәмнтовны, баш инженер Глазов белән заказчы вәкилләрен чакырып. Фәез кабинет стеналарын бизәгән гүзәл карталарның су астында калачак мәгънәләре һәм мәгънәсезлекләре хакында хәбәр итте
— Үзебезне фаш итмичә, төзелешне шушы килеш дәвам итәргә мөмкин, әлбәттә Ләкин без каз-үрдәк фермасы төземибез бит Әзер заводта эшләүчеләр киләчәктә безнең өрәкләрне таптап йөрсеннәрме?!
— Ләкин сроклар? — дип кисәтергә тиеш булды Хәмитов
— Әйе, сроклар Әйбәтрәк фикерегез бармы әллә?
Хәмитов бу мәйданда элегрәк эшләгән кешеләрне, шул исәптән Гла- зовның да жаваплы булуы хакында сөйләсә дә нишләргә икәнен Фәезнең үзенә калдырды
— Агарков, минемчә, министр белән икәүләп, срокларны беренче чиратта синнән сораячак — диде ул
— Глазов, сез .
Глазов акланырга тырышмады, геологик карталарны күрмәве аркасында уртак шаукымга иярүен таныды һәм
— Тиешле жәзагызны бирерсез,— дип. баш иде
з. «к У » м I 33
Заказчы фикерен сорап тормастан. Фәез нәтиҗә ясады:
— Хәлне аңлатып, баш идарәгә докладной языгыз Заказчының техник контроле белән актлар төзегез — брак! — Эндәшүче булмагач, ак тыгын әйтте.— Салынган стеналарны җимертү өчен техника әзерләгез Минем бетте, сездә булмаса — эшкә
Мәйданда бульдозерлар, скреперлар, экскаваторлар җыйналды һәм башланды яна мәхшәр — дөбердәү, шатырдау, акыру, тиргәшү Фәез моңа гаҗәпләнмәде. Мондыйны элегрәк күргәне бар иде шикелле. Кайчан әле? Әйе. берничә ел элек Лазарев шушы рәвешле Лебедев күтәрә башлаган агач каланы җимереп аткан иде. Агач кала түбәсе —зәңгәр гөмбәзнең үзе кебек гөрселдәп төште Бу юлы түбә юк. Ләкин нигезләр шартлап җимерелә... Теге вакытта Фәез баш идарә тәрәзәсеннән өстәнрәк күрсә, бу юлы түбәннән, ләкин тирәнрәк күрә бугай.
Шулай бөтен дөньяны тиргәп йөргәндә, Фәезне таныптыр, күрәсең, зәңгәр штормовка кигән бер егет ниндидер кәгазь сузды:
— Менә, заявка бирелгән, килешенгән иде бульдозер алырга. Бир-мәделәр.
— Соң?
— Шалтыратып алмассызмы диюем иде.
— Ә? Нишләп миңа килдегез?
— Ә кемгә соң бүтән?
— Баш управляющийга, өлкә комитеты секретарена, яки Мәскәүгә, министрга.
Бульдозерчы, сүз куертмыйча, китеп барды. Насыйбуллин да ары атлады.
Вак-төяккә катнашырга яратмый Фәез Сәлимович, чөнки вак дигәне, гадәттә, башкалар вазифасы, һәркем үз эшен, үз урынын төгәл белергә тиеш Бигрәк тә менә шушындый төзелештә Ә ник әлеге егет бульдозерны Фәездән сорады? Бульдозер китертү эше тапшырылган махсус кеше бар. Фәез җитәкчелегендә, билгеле. Аның эшен Фәез хәл итә ала: трубканы гына кулга аласы.. Мәсьәләнең шулай җиңел хәл ителү мөмкинлеген зәңгәр штормовка белә. Мәгәр Фәез моны эшләми һәм эшләмәячәк Чөнки, беренчедән, механизация бүлегенең дәрәжәсе түбәнәя. Икенчедән, бүлек эшләмәскә өйрәнә, катлаулырак мәсьәләләрне югарыдагы иптәшләр җилкәсенә күчерергә күнегә. Үзләре күтәрсен, эшләреннән ләззәт тә алсын. Ә трест җитәкчесенең үз шөгыльләре җитәрлек: эш фронты булдыра тору, материаллар, кешеләр туплау Коллективка вакытында дөрес юнәлеш күрсәтү Иң соңгысы — шушы гомум бурычларны үтәгәндә килеп чыккан кыенлыкларны тиз арада хәл итә ба[)у.
Тайпылышларга юл куймаска тырыш! Төзелеш — машина кебек, чак кына ялгыш борсаң, кюветка тәгәрәргә тора, кешеләрне харап игә ала... һәм дәүләт байлыгын...
Шаулы мәйданга Агарков, аннары Аппаков килеп җиттеләр Фәез тупас, усал сүзләр көткәнлектән, боларның чама белән тыныч калуларына гаҗәпсенә язды. Елмаюын ук тыеп түгелме икән әле. Агарков:
— Шәп җимерәсең. Ә төзүгә килсәк? Нишләргә җыенасыз? — диц, битендәге миңен сыйпады.
— Бер генә юл — субайлар. Аларны бораулап кою - иң дөресе.
— Иң яңасы. Шул техниканы китертә аласызмы?
— Китертә алмасам. гади субайлар кага башлыйбыз Колакларыгыз тонса, бәлки ярдәм итәрсез — Шул сүзләр белән Фәез җитәкчеләрнең икесенә дә текәлеп карады.
Аппаков:
— Уйларга кирәк, кирәк, әлбәттә,—дигән фараздан соң. Агарковка шаяргандай әйтте — Эксперимент төсендә уздыру җиңелрәк булмасмы? Соңыннан киң юлга чыгу өчен. Ә?
— Тырышып карарбыз.
Аппаков шуннан соң ачык ук көлемсерәде
— Мин үз рычагларымны кузгатып карыйм — һәм Фәезгә туп-ту- ры карап. — Ну, Насыйбуллин, егет икәнсең, кара, ахыргача егет бул,—дип машинасына таба китте
Бораулап свайлар ясау, мең бәхәсләрдән соң, шул рәвешле жиргә ♦ берегә башлады Бульдозерлар, скреперлар җыйналды Якадан фхт- = бол тубы тибәрлек булып чистарган мәйданнарга бораулау машинала- £ ры килеп басты. 3
Бәхете кимесә дә, Фәезнең акылы арта төшкәндер кемгә тәгаен ° тапшырылган дип тормастан, ул көн саен барлык объектларны үз кү- х зеннән кичерә, көн саен, сәгать саен эшнең барышына күз сала
Биналарда, ниһаять, тәртип урнашты дияргә була Кичә беренче *з тапкыр задание үтәлде Бүген дә карарлык үзгәрешләр юк түгел На- х сыйбуллин шуларны күңеленә беркетә бара Каршысына зәңгәр штор- ■» мовкалы таныш егет — Макаров килә. Бригадир Гадәттәгечә, күзлә- * рен кыса төшеп елмая Макаров — перемычкалар, плитәләр килгән, димәк. Шулай да зарланачак Ләкин теге көндәгечә бульдозер сорамая чак...
— Я, хәлләр ничек, Алеша?
Ярыйсы безнең хәлләр, тик...
Зарланмыйча түзә алмый Алеша — гадәте шундый аның Материал ни хәтле генә җитешле булмасын, хәтта уңышка ирешсен, барыбер, нәрсәдәндер риза булмаячак Монысына түзәргә мөмкин Иң кирәклесе - үз башы белән йөри, юкны бар итә, төзи, стеналар калка
— I агы нәрсә, Алеша?
- Теге якта дренаж каналларын көрәк белән казырга туры килде, экскаватор җибәрмәделәр
Казымаска иде. Мин кушмадым ич?
Проект. Аны нишләтим?
Җаваптан Черных килеп коткара Идарә башлыгы Бетон нигезләр шартлаткан көннәрдә күрше идарәдән күчерде аны Насыйбуллин Кешеләргә ярый белүе бар, ахрысы Ләкин Хәмитовча түгел Үткерлек белән түгел, изгелек эшләп Әнә бит. бригадирның начальство белән ярамаганрак темага сөйләшәчәген абайлап, җәһәт кенә бу таба борылды Юл уңаен эшкә әйләндерә белде: кемгәдер искәрмә ясады, икенче сенә нәрсәнедер эшләп күрсәтте, хәтта опалубка өстенә менеп китте - монысы яшьлек галәмәте Салмакланыр, тормыш үзе өйрәтер
Черных килеп җитте Тик кул кысышканда ук анысы да зарланудан башлады:
Фәез Салимович, сезнең вариантны уздырып булмады бит әле проектчылар аяк терәде — Фәез стеналар озынлыгын бераз үзгәрткән иде
Ә сез үзегез, инженер буларак, хаклы икәнлегегезгә ышанасызмы соң?
Ышанабыз Шулай бит? - Черных Макаровка күз гашлалы
Ә анысы:
- Проектчы үзе дә риза кебек Ләкин хәл кылырга курка. Мәскәү- дән фикер сорамакчы,- дип. үзенә зарлану өчен җай тудырды
Фәез аннан өлгеррәк:
Ә без үзебез нәрсәдән куркабыз? Менә син, Макаров? Син, Чер пых? Куркасың бит?
Анысы да лак. - дип килешмичә булдыра алмады Черных
«Куркуын яшерми. Димәк, аңа исәп тотарга мөмкин»,— дип уйлап, Фәез:
— Мөстәкыйль хәл итәргә хакыгыз бар. Хәтта шулай эшләү —сезнең бурычыгыз.— диде.
— Идея сезнеке булгач, Фәез Сәлимович, сездән катырак сүз көттек буган.
— Шулапмы? — Фәез Макаровка текәлде.
— Дөресен әйтергә тәвәккәллек җитмәде.
«Монысы да үзен җайсыз хәлгә куюдан курыкмый. Димәк, бүтән чакта курыкмавы да ихтимал».
— Володя, син карта уйныйсыңмы? Дурак калудан курыкмыйча, карта ути i.ii'i аласыз О менә монда. . андый куркыныч янамаган урында куркын I алгансыз. Килешми бит алай, ә? — Шулай диде дә, егетләрнең кулларын кысып. Насыйбуллин китеп барды Бригадир һәм идарә башлыгы баскан җирләрендә сөйләшеп калдылар. Мөгаен, үз өстеңә җаваплылык ала белү хакындадыр. Ярый, зыян юк. тора-бара анысына да өйрәнерләр. Конкрет эш эшләргә күнеккән кеше, хәйләгә, дипломатиягә мәйдан бирмәс.
Машина ялан җирдән бераз баргач, авыл урамына керде. Авылның тап уртасыннан югары вольтлы электр мачталары атлап бара. Җылылык узачак юан торбалар сузылып ята. Аларның кара, төпсез авызлары бу ai >ч өйләрне йотар шикелле. Әмма торбалар хәрәкәтсез, һәм шу г Xир ч псезлек Фәезне үрти дә инде. Фәез башын кискәгә салган икән. бу торбалар тиешле урыннарында ятарга тиеш.
Барак тибындагы агач бина.
Фәезш каршыларга идарә башлыгы ишек төбенә үк чыкты. Ләкин Насыйбу ruin аның белән исәнләшкәнче үк:
Бер атна үзгәреш күрмим. Күрсәт, зинһар.— дип шундый тыныч әГпте. шу на курәдер, начальник сагаеп калды. Бераздан соң гына Фәезнең тавышыннан да йомшаграк итеп:
— Кран юк бит,— дип куйды.
— Кран булачак. Юл аңа әзерме? — һаман да шул яратып эндәшкәндәге кебек тавыш.
— Ике көн эчендә эшләп бетерәбез.
— Ике көннән кран булыр Ә яктылык ягы. ут ягы ничек?
— Безнең монда авылга килгән ут., — дип начальник аклана башлагач кына Фәез үз тавышына металл чыңы кушасы итте:
— Промсанптария ягыннан караганда, бу—мескенлек кенә түгел, корткычлык Бәлки сезгә шуны аңлатыр өчен махсус курс ачаргадыр? Бәлки ликбез? Кайда субподрядчиклар? Ник алар күренми?
— Алар ну.. материал җибәрелмәгән дип сөйләнделәр.
Насыйбуллин сүзсез генә, чокып ташланган, балчык сибелеп яткан төшкә килде.
— Тиздән кар яки яңгыр койса.. Монда сез ни кылмакчы буласыз?
— Ну. бер кон яуганнан...
— Каян беләсең бер көн? Ә бер атна, ике атна койса? Апрельгә прогноз шундый — белеп әйтүем. Я?
Начальник җавап бирә алмады
— Сез бпг ул чакта дүрт аяклап балчык эчендә буталачаксыз, судагы тараканнар рәвешендә Бүген үк үзегезгә дә. субподрядчикка да юл салыгыз. Бүген!
Насыйбуллин тагын бераз атлагач:
М. I ) бн! машиналар буксовать итсен өчен махсус әзерләнгән урын. Кызык итеп, мәзәк карап тормакчы буласызмы?
Иртәгә прорабка әйләнәчәк начальник, баш иеп, тыңлап торуны дөресрәк тапты бугай Ризалашуы шул булгандыр бәлки.
— Кул астындагы кешеләр алдында кызартмыйм әлегә Үзеңә генә әйтәм: синең чир алкоголизмга тартым — бүген ихлас тәүбә итәсең дә иртәгә тагын үзенчә дәвам итәсең Ә яңгыр ява башлагач, бармакларың белән гравий актарырга керешерсең. Вакыт та. материал да өч- ♦ ләтә күбрәк китәчәк — изеп, таптап, балчык белән бутап, чәчеп бете- = рәчәксез. Бетон плитәләр ваткаларга керешерсең Анысы да соң булыр £ Ә син аны хәзер тап — түшә корыда Аннан соң инде, «субчиклар» ял- * кау дип, эшләмиләр дип бугаз ертылганчы акырсаң да килешер Ә = хәзер . әйтәсең бит, фронт юк дип килмиләр. Син юлны да. аларның ь авызын да бишмәтеңне салып булса да томала Җәй асфальт урыны- ф на. Ә хәзер алар хаклы Булдымы? Ярдәм кирәкме?
— Кешеләр житми, тиз арада
— Тиз арада бөтен литейный кешеләр көтә. Ә мин ут мәсьәләсендә = сөйләшермен, Сорокин белән Мин аны кичә кич караңгы объектлар < буйлап йөрттем дә. Синекенә дә алып килермен Караңгыда маңгайга * маңгай бәрелешсәгез, чатнап дөнья яктырып китмәсме
Көн саен шулай Көн саен, сәгать саен — айлар буе Эш киметәм J дип йөргәндә, ул арта бирә. «Гидростройныңэ элек Хәмитов җитәкләгән к идарәсендә — су чистарту станциясе һәм водозабор төзелешендә — нин- ~ ди тәртипсезлек була алуын Фәез үз күзе белән күрде' Югыйсә ышанмас иде
Бригадалар саны хәзер Насыйбуллнн җитәкчелек иткән бөтен тресттагы санга тигез — кечкенә генә эш мәйданында хәтта махсус һөнәр бригадалары бар иде Бүтән эш кушсаң, тәкәббер генә баш тарталар без — фәлән белгечләр! — дип куялар Берсенә дә эш фронты әзерләнмәгән Нәтиҗәсе дә күз алдында — бер елга бер миллион сум югалту! Тиз арада үзгәртеп кору мәҗбүри иде Бригадаларны зурайтып, комплекслы итеп үзгәртте Насыйбуллнн Ә эш көтеп тик ята торган отде- лочникларны бөтенләй таркатып, ул эшкә биналарга даими жылылык кертелгәч кенә тотынырга күрсәтмә бирде Фронт көтеп яткан брига-даларга бүтән эш табылды, табылмаган очракта кешеләр бүтән идарәгә үк күчерелде.
Шулай да эш бер көйгә салынып бетми әле һаман
Насыйбуллинның мәшәкатьләре бүтән идарәләрдә дә җитәрлек. Шофер кая барырга икәнен сүзсез белә Сорамыйча алып китте
Көненә ничә километр узыла икән машинада?
— Өч йөз, өч йөз илле,- диде шофер
Кою заводында кичке якта чәчне үрә торгызырлык хәл сизелмәгәч, Насыйбуллнн үз кабинетына кайтты Узышлый ук
Таня, миңа Сорокинны чакыр, зинһар, дип әмер бирде дә, эчкә кергәч тә, телефон номерын җыярга кереште
— Мин — кран хакында Әйе Ике көннән Дусларча очрашырлык булсын Рәхмәт.
Бүтән номер.
— Снн машинаны җибәрмәгәнсең бит Әйе. жылылык трассасы Әйе, ул да безгә карый... берни эшли алмыйсың — үтәргә туры килә Молодец Хуш, рәхмәт, онытмам
Олы яшьтәге, калын гәүдәле, зур гына башлы абзый килеп керде — Сорокин
Утырыгыз. Олег Витальевич Блокнотыгызга иртәгә эшләргә дип языгыз, пожалуйста: жылылык трассасының хәзер эш барган һәм ба рачак участокларында Юпитерлар куярга
- Аида бар бит ут
Төнлә күчмә лампалар белән эшлиләр Фонарьга күчәргә җыенмыйсызмы тагы?
— Төнлә дә эшлиләрмени?
— Син ничек уйлыйсың?
— Мин белмәгән идем.
— Хәзер менә белдең. Ничә көн сиңа?
— Өч, дүрттер...
— - Ике көн — Сорокин уйлаган арада өстәде — Ике көн — шәп срок. Исән булып торыгыз.
Сорокин чыккач, секретарь кыз керде:
— Сезгә анда прнемга килгәннәр
— Бүген прием көнемени?
— Түгел дә... бик сорыйлар
— Ничә кеше?
— Дүрт. Барысы да квартир хакында.
Насыйбуллин чак кына уйлана калды. Ләкин соңыннан сукранусыз тавыш белән ризалык белдерде һәм блокнотын шуыштырып китерде дә тяз-тнз язарга кереште
«Без сугыш хәлендә яшибез Дошман - аяусыз, беркайчан да чигенә белми, туктаусыз алга, алга атлыга Дошман дигәнебез — вакыт Аны җиңү өчен бер генә ысул бар — үзеңнән тизрәк өлгерү Вакыт белән билгеләнгән эшне күбрәк, тизрәк башкару Вакыттан алда, вакыттан алда!»
Насыйбуллин иртәгә кою заводы җыелышында үзенең чыгышын шушы сүзләр белән төгәлләячәк.
Үзгәрешләр көн саен, сәгать саен. Үзгәрешләрнең кыяфәте, ап-ак диварлар булып, инде кою заводында гына түгел, башка заводларда да күренеп тора. Мартның чалт аяз зәңгәрлегендә диварлар фарфордан ясалган җиңел уенчыклар сыман тоела
Якты Ярны җил ярата Җил чак кына ял итә дә, шул кыя-дивар- ларга өермәләр сыйфатында кагылып, аударырга, күтәреп китәргә азаплана Ләкин өйләр, биналар нык —җил тырышлыгына көлемсерәп ялтырый бирәләр
Җил һәм эфир дулкыннары Якты Ярның барлык тарафларына сүзләр тарата — көн саен, сәгать саен.
— Дамир! Заһретдинов! Сиңа бетонны кай төшкә җибәрик? Әйдә, минем яшь күңелем йомшак чакта, хатаңны төзәт. Теләсәң нишләт. Бер дә булмаса күлмәк изүеңә тутыр Үзегез гаепле—иртән арматураларыгыз әзер булмаган, машиналар сәгать ярым тик торган Агарков мине үтерәчәк - моннан соң мондый хәл кабатланмасын Заявкаларны гына түгел, отказны да язмача гына кабул итәбез Ишетсен колагың Хәзер тизрәк уйлагыз — яңа адрес бирегез — кая?
Элегрәк болай сөйләшеп торулар ишетелми иде Килгән җирдә ав-томашина бетонны түгәр дә китәр иде Беркем дә җавап бирмәс иде. Хәзер Заһретдинов баш тартса, башы белән үк димәсәң дә, эш хакы белән җавап бирәчәк! Диспетчерлыктан тимерчыбыклар һәм чыбыксыз телефоннар аша килеп җиткән яңгыравыклы матур тавышларның мәгънәсе шулдыр Кызлар тавышы. Уйланмас җиреңнән уйланырсың.
Агарков эшкә керешкән көнендә үк шундый приказ бирде: смена эчендә дүрт йөз кубометр бетон кабул иткән ике диспетчер йөз сум бүләк ала. Ни хәтле генә юмарт тоелмасын, аңа әле бер пар — Людмила Георгиевна белән Галия Сабировна гына ирешә алды Заһретдинов адресына бөтен шйһәр ишетерлек итеп кычкырган таныш — нәкъ менә шул Людмила тавышы да инде.
Моннан дүрт кенә ай элек Агарковның килеп керүен кызлар һнч тә оныта алмас, һәм кызлар гына да түгелдер Ул чакта диспетчерлык палаткада урнашкан иде
Килеп керде Агарков диспетчерлыкка Беренче тапкыр Сәгать иртәнге алты. Бер сәгатьтән икенче смена башланачак. Дымлы жил палатка брезентларын умырмакчы — тарткалый. селкетә Агарков, ба- ♦ шын ия төшеп, эчкә узды, һәм баскан җирендә катты да калды Е
Людмила Георгиевна да, Галия Сабировна да аның нәрсәгә шаккат- н канын тиз сизделәр Баш диспетчер Валерий Шадрин аягүрә баскан 2 хәлдә анын белән ике-өч тапкыр исәнләшсә дә. Агарков жавап бирергә з җыенмады Анын күзләре бүтәндә иде
Балчык укмашып тапталган такта ндән уртасында ике өстәл берсе- берсенә сыенып тора. Өстәлләрдә төрле кәгазь өемнәре Түшәмнән озын шнурга тагылган шәп-шәрә лампочка асылынган Бер телефон о Берничә каналлы хәзерге телефон, телетайп, рация кебек аппаратлар = күрергә теләгәндер Агарков. Анын салкын күз карашыннан бүлмә эчен- * дә шыксыз тынлык куера барды. . -
Баш управляющий, хәтта кызлар белән дә исәнләшмичә, өстәл яны- х на узды Битендәге миңен каплап, шуны сыйпый-сыйпый. диспетчерлык » журналындагы язмаларны укырга кереште — төн дәвамында мәйдан- * нарда нәрсәләр эшләнгән Анын һәр эш көне диспетчерлыктан башла- ъ качагын кызлар әле белми иде
Агарковның кашлары өлгергән бодай кылчыгы төсле озын һәм сары Валерийга илтифат итмәстән, шул кашлары ышыгыннан Людмила Георгиевнага сыңар күз белән карап куйды да укуын дәвам итте Аның нәрсә укыганын Людмила күрде: «Икенче сменада объектларга ком китерелде »
— Күпме?
— Билгесез. Участоклардан
Мәгълүмат бирелмәгән икән, мастерлар исәпне ихтирам итми дигән сүз
Агарковның коңгырт күзе ут чәчкәндәй тоелды Арпа чуклары сы ман керфекләре җиз тимерчыбыкларга әйләнеп тырпайдылар да. аннары авыраеп, яңадан тынычландылар
«Төнге сәгать бердә машиналарга отказ бирелде. Сәбәп көчле яңгыр аркасында котлованнар янына узу мөмкин түгел»
Шул сүзләрне укыгач, тагын бер кабат идәнгә карады ла. ниһаять, баш диспетчерга күз ташлады
— Сезнең монда гөмбәләр үсмиме?
— Кайда?
— Кайда Сезнең... сез җитәкләгән диспетчерлык идәнендә Салкын көздә бүтән кайда үсә алсын? Бу елларда мондый хәлдә чучкаларны да асрамыйлар
Людмила:
— Хәзер, хәзер без . дип кузгалса да. Агарков аны кул ымы белән генә җәһәт туктатты
Сабыр.
Агарков бүтән кәгазьләрне кулдан кичерергә кереште Күпмедер ва кыттан соң күтәрелеп, сул кулы белән битен янә ышкып кунды
— Сез баш диспетчермы?— аның тавышында мәсхәрә чалымы юк түгел иде.
— Б-б-бүгенгә хәтле - Шулай үз гомерендә беренче тапкыр тот лыкты Валерий
— Сез суккан штамп бер сум акча бәясенә тормый икән, сез менә шушы палатканы саклый тор|ан төнге һәм көндезге каравылчылар булып калачаксыз Пөк төялгән машиналар башта сездә тамга алыр га тиешле Ә мәйданга баргач, путевкага мастер штамп суга Шул
штамп булмаган путевкалар кабул ителми. Шушыны аңлау өчен баш диспетчер булу да мәжбүри түгел, җыештыручы апа моны аңлый. Ә мин сезгә аңлатырга мәҗбүр
— Моңарчы моңарчы тәртип шушындый иде.
«Чыраена, сүз әйтүенә һәм ояла белүенә караганда, Валерий — әйбәт күңелле, тәрбияле кеше Әмма монда икенчерәк тәрбия һәм холык кирәк шул».
— Кеше эшләмәскә күнеккән икән, бернинди тәртип ярдәм итми. Яңа гадәтләр табарга — вакыт аз Шулай дип. Агарков чыгып китте. Үз кабинетына кереп өстәл янына утыргач та беренче чакырып керткән кешесе үзенең производство буенча урынбасары һәм аңа бирелгән боерык шундый иде:
- Теләсә кайсы бүлекне палаткага чыгарып, диспетчерлыкны элекке урынына кантарыгыз.
— Әйе, ерагайгач, анда эш начарланды.
— Тагын да ныграк начарланды,—дип төзәтте ул урынбасарын, каш астыннан карап — Баш управляющийдан түгел, баш диспетчерлыктан башлана төзелеш Булдымы?
— Булды...
Икенче көнне эшкә килгәндә, тагын беренче башлап «Диспетчерлык хезмәте» бүлегенә керде. Бүлек Агарковның үз бүлмәсе янәшәсендә генә иде...
Идәннәргә линолеум җәелгән, кешеләр, урамнан кергән аяк киемнәрен ишек катында калдырып, аякларына чешка-башмак элә. Идән, шуңа карамастан, көнгә ике кабат юыла...
Бүлмәдә хатын-кызлар гына. Кичәге баш диспетчер килмәгән... Агарков ул кайда дип сорамады Өченче керүендә өстәл башында яшь кенә егет утыра иде. Аннан сорады
— Син баш диспетчермы?
— Куйдыгыз бит. Минем анда ни гаебем бар?—дип елмайды егет.
«Моның кулыннан эш килүе ихтимал».
— Исемеңне онытып җибәрдем
— Валерий
— Кичәге Валерий түгелме?
— Түгел шул Фамилиям бүтән — Малков.
— Яле, карыйк- Малков—Агарков тагын укырга кереште.
Бүлектә дүрт бүлем — телетайп бүлмәсе, баш диспетчер кабинеты, диспетчерлык үзе һәм көтү залы. Залга диспетчерлыктан тәрәзә карый Аның ачылуын көтеп, шоферлар бутала Тәрәзә ачыла — смена башлана, ябыла — смена бетә, ачыла — тагын ябыла, тагын ачыла. Көннәр, еллар буе шулай ачылып ябылачак.
Бүлмәләргә, телетайп һәм рациядән тыш, туры элемтә — селектор челтәре куелды Лазарев урынына хәзер үзенең малайлыктан әле генә чыккан тавышы белән Валерий Малков акыра, гүзәл тавышлы кызлар кычкыра Үзләренә дә аһәңле сүзләр килә:
— Людмила Георгиевна! Чибәркәй, хәлең ничек?
Людмила Георгиевна кулында ике бетон заводыннан чыгып. Якты Яр юллары буйлап агылган барча бетон Бөтенесе аның аша уза.
Бетон — Людмила Георгиевнаның башында граммына хәтле исәптә. Людмила уйлап та тормый
— Икенче РБЗдан ыргыта алам Ишетәсеңме, Заһретдинов? Ин-струментальный баш тартты Кай төшкә синең? Ничек керергә, кай юлдан? Каршылагыз, машиналар хәзер китә. Кичкә таба үзем сугылырмын. чәчкәләр сатып ал.
Людмила җавап ишетелгәнче үк. заводка күчә:
— Виталик, синен бар бит айда. Давай чап — алтынчы участок, литейный Әйе, Молодец! —Инде шул арада баягы дустына кычкыра:
— Заһретдинов, Заһретдинов' Дамир1 Дамирчик' Син сораган идең бит? Заявкасыз бирәбез — ал Савыт әзерли беләсең Синнән моны көтмәгән идем. Молодец' Пожалуйста. Эх-х тагын ммне сөендерим икән?
Рация трубкасын куйгач та. Людми I рган электр ♦
чәйнеген тоташтырды иртәнге һөжүм җиңү белән төгәлләнде — маши- = паларга заявкалар белән тәгаенләнгән бетон бүленеп бетте.
Людмила шунысын да сизә Агарков бәйләнер җай тапмас Юкка 2 гына, каш астыннан карап, баш диспетчер ягына узды Әмма озак а тормыйча гына, милен ышкымый-нитми генә ике күзе белән дә тигез £ караган хәлдә чыгып китте
Ул киткәч. Людмила көндезгелек вчен бәрәңге әрчергә кереште Тиз арада бүлмәләргә ж,ылы, тәмле пар күтәреләчәк
Баш диспетчер кызларга сүз әйтми күрмәмешкә генә салыша. Агарков хәзер иртәнге якта гына сугылып чыт.. Шулай да бер көнне көн уртасында килде керде дөбердәп Бәрәңгене тәлинкәгә аударып кына торгам чакта.
Аны күрүгә, баш һәм яшь диспетчерның чәчләре үрә торды — кызларның күзләренә кадалырдай карап, әлалы-колалы тавыш белән ысылдады Валерий
— Сез нәрсә монда кухня оештырдыгыз, ә? Әйтерсең, беренче кабат күрә.
Людмила Георгиевна телдән һәм чырайдан язды Аның ярдәмчесе булган үсмер кыз ярдәмгә килмәсә, хәл бөтенләй куркыныч иде шикелле. Ярый әле кызлар ир-аттан бик өрекми торган була Каушаган булып, ЛӘКИН бер .HI.Mill,I .1.: . ■ , • . e ll ЯрЫП
салды Галия Сабировна
— Без бит, Игорь Дмитриевич, үзегез беләсез, диспетчерскнйны бер минутка да калдырып чыга алмыйбыз Көндез генә түгел, төнлә дә. Телефон туктаусыз чылтырый барысы да ашыга - пожар диярсең. Пожарның чынлап та чыгуы бар, алла сакласын
— Алайса инде һич югы бүтән бүлмәдә дип ысылдый бирә яшь диспетчер.
— Кайсы бүлмәне әйтәсез?
Валерий — ык-мык. Күзләре Агарковта.
Гади кеше көләргә, я тиргәргә тиеш иде мондый чакта Агарков исә, ничек керсә, шул хәлендә каты i
— Куй, эшлеләргә кагылма, дип кенә куйды да янә баш диспетчер бүлмәсенә узды Бнш-ун минут тан соң чыгышлый хәтта елмайды
— Молодцы, кызлар Пожар чыгара күрмәгез, хәзер таш та яна.
Диспетчерлык эшенең абруе күтәрс.н .> i, Кама Сафарова радиодан тапшыру оештырырга килде Иртәгесен шәһәргә радио аша баш дис-петчерлыктан репортаж яңгырады Тапшыруны Кама
— Кызларга чынлап та сүз әйтмәле түгел Бер минут та вакыт әрәм итмиләр Алар бөтен Якты Яр күләмендә диспетчерлык хезмәтен оештыруның алдынгы ысулларын уйлап чыгаралар Рәхмәт безнең кызларга!—дигән сүзләр белән тәмамлады
Кытлар күп санлы пут< >ка тннарны тикшерәләр. Сәгать
тавышы ишетелә Тәрәзәләргә яктылык инә Сыек, тыныч яктылык кызларның арган, талчыккан чырайларына матурлык булып өстәлә. Ник дисәц, заявкалардагы саннар белән алынган бетон күләме тәңгәл килә.
Кичке жнде туларга егерме минут Коридорда аяк тавышлары Агарков түгелдер? Юк. ишек ачылып, аннан яшь кенә егет оялып кына керде
ӘХСӘН БАЯНОВ
— Исәнмесез.— Кепкасын бөтәрләп ишек төбендә тукталып калды.
— Әйдә, бала, түргә уз. Ни йомыш?
— Миңа Люда исемле кыз кирәк иде.
— Бездә Люда исемле кыз эшлимени?
— Нишләп эшләмәсен ди? Эшли.
Людмила Георгиевна егеткә кызыксынып карады да төнге ялга китәр алдыннан бераз тынычланыр өчен генә үз өстәле янына килеп утырды һәм «Аврора» сигаретын алып кабызды.
— Сиңа нәкъ менә Люда исемле кыз кирәкме?
— Әйе. Люда кирәк. Үзе.
— Сез аның белән танышмы соң?
— Таныш. Таныш дип...
Людмила Георгиена кызыклы вәгъдә чамалап:
— Танышмы, түгелме? — дип төпченәсе итте.
— Таныш дип... Тавышы таныш.
— Сез кем соң?
— Заһретдинов!
Рәхәтләнеп, кычкырып җибәрде Людмила Георгиевна:
— Ник башта ук шулай димисең аны. Утыр. Заһретдинов. утыр, кадерлем минем! Дамирчик!
— Сез кем соң, гафу итегез.
Мин — Люда.
Егетнең сөмсере челпәрәмә коелды да төште.
— Сез?.. Сез... Сезме Люда?
— Әйтеп торам ич.
— Әһе. алай икән.— Егет, кулындагы чәчәкләрен яшереп, әкрен- әкрен артка таба чигенә башлады — Сез... сез мине гафу итегез. Сезнең тавышыгызны гел ишетә торгач, үзегезне күрәсе килгән иде... Гафу итегез.
Чәчәкне соң. чәчәкне! — дип кычкырды Галия Сабировна.
Шулай да Заһретдинов чыгып китте. Ул чыккач. Людмила Георгиевна тәмәкесен каты-каты суырып куйды һәм шактый накыг сүзсез йөренде. Шуннан соң гына кычкырып көлеп җибәрде:
— Менә бит ничек. Заһретдинов белән мин гел җылы итеп сөйләшә идем Менә бит кешене ничек бутарга мөмкиннәр!
Людмила Георгиевианың ярдәмчесе Галия офтанып әйтте:
— Сезнең тавышыгыз яшь. матур. Мөгаен, шуңа гашыйк булган инде ул.
— Очрашырга килгән. Ниләр генә уйламагандыр, нинди генә матур төсләр, буяулар белән бизәмәгәндер уземне Тормышта да шундый булсаң икән, их-их!
— Тәмәкедә, тәмәкедә хикмәт. «Аврора» кирәк булмаган, сигара тартырга кирәк булган Аның болыттай төтененнән башы әйләнеп, егет сразы алдыңа авачак иде.
— Тавышым шәп, үзем алама. Ходаем, ник мине шулай мәңге яшь итеп яратмадың икән?! Ходаем!
— Я. я. тилермә...
— У-уф! Заһретдинов! Хуш. минем яшь мәхәббәтем, хуш!
Шул сүзләр белән Георгиевна тәмәке утына үртәлеп төкеренде.
Җитмәсә, берничә көннән. Насыйбуллиннан «Ник минем диспетчерны бозасыз? Мәхәббәтен сез кире какканга үч итеп, һуштан язганчы аракы чөмергән дә ике көн эшкә чыга алмады». дигән үкенечле шелтә дә эләкте әле.
Моңарчы төзелеш атлы Алыпның башы бер җирдә, ә кул-аяклары һәм гәүдәсе бүтән җирләрдә кыймылдап яткан икән. Ниһаять, үзгәрешләрдән укмашып, ул үз йөреше белән атлап китте. Үз каһарманын, үз
тылсымчысын көткән икән. Агарковны Төзелеш Агарковның үзе кебек үк эшчән иргә әйләнде — җыелышларсыз, алардагы кайнар, калын тавыш күкрәүләреннән тыш. һәм якача күкрәргә кереште.
Тик Насыйбуллинның баш өстендә — айбалта — Агарков кабинетында министр белән очрашу... Насыйбуллин нәрсә хакынадыр үз ба шын корбан итәргә тәвәккәлләде, йөз мөмкинлектән бер мөмкинлек— ♦ жинү! Әнә шуның хакына! Куркыныч күңелне сәер чымырдата — - йөрәктә ләззәтле сулкылдау. Якты Яр җиренең тагын бер каг асты н өскә килде шикелле Мәгәр монысы инде бик күпләр күзенә күренми 1 торган хәрәкәт иде. Шәһәр белән бергә Фәездә туктаусыз үзгәрешләр = кичерә бугай Үзгәрешсез нәрсә генә калды икән? Чәхәббәт? Юктыр. Z анысы хәзер бөтенләй юкка чыкты — шау-шу. ыгы зыгы, шатырдау. ф дөбердәү, чыелдау аны мәңгелеккә күмеп ташлагандыр, мөгаен... _
о
Икенче бүлек *
Экскаватор саескандай көн саен җир чукый Чукмарлы борыны = җиргә батып керә дә якадан калка Саескан-пәһлеван көнозын, бер- ~ туктаусыз балчык ташый балчыкны үз янына чиратлашып килә * л.,:.., ! . Ромашина әрҗәләренә муенын суза-сузз. талпына-та.юына » коя. Әрҗәләр тулуга, гайрәт чәчә-чәчә, машиналар үз юллары белән КИ1Ә тора, бушаган урынга бүтәннәре килеп баса
Көн саен шулай, сәгать саен. Ж.әен дә, кышын да һәм бураннар, яшенле яңгырлар да бу хәрәкәт шөгыльләрне туктата алмый Чүмеч башның уйнак талпынуы сменалар алмашканда гына һәм бик тә ка рангы төшкәндә генә күренми тора
Me. ә бүген дә. гайрәтле муены чнткәрәк сузылып, башы әрҗә өстендә бераз чайкалгач, кинәт авызы ачылгандай булды да, авырлык артканнан автомашина сыгылып, ыңгырашып куйды һәм. җитте дигәндәй. шул рәвешле канәгатьлек сиздереп, аннары төтен йомгаклары чыгарып төчкера-төчкерә, олы юлга таба үрмәләде.
Чиратта машиналар беткән иде Экскаватор, чүмеч башын кызыл яр күкрәгенә салып, беразга оеп калды. Шул рәвеш белән ул кешеләргә дә черем итеп алырга мөмкин дигәнне аңлата иде.
Өлкән машинист двигательне сүндерде дә сусыз күлнең тапталулар дан такырайган саргылт мәйданына таба атлады Барышлый бераз \ <с нә охшаган урга яшьләрдәге ялгыз имән төбендә тукталды
Бу төштән караганда, Кама үзенең барча матурлыклары белән күз күременә сыеп, җәйрәп ята Кулыңны каш өстснә куй да түбәнгә кара зә I-зәңгәр, яп-якты дәрья, болын-әрәмәләре белән бергә синең аяк астында боргалана Уңда офык белән ара якынрак Анда каралҗым чаршауга сирпелгән сыек зәңгәрлек аша, яшькелтем бнзәкл.р инде күзгә күренер күренмәс хәлдәге мәхәббәт хәбәрләрен сиздерә Шундый төсләрне аралый-аралый. бире якка олы юл китә Мннзәлә юлы
Машинист, барган җиреннән бераз каеры 1ып. юлга табарак атлады Бераз баргач, калкурак төшкә утырып. аякларын су »лы \иың тирәсендә төсләр тагын әйлән-бәйлән уйнарга кереште.
Барча төсләр күзне нркәлн. Шундый ул Мннзәлә юлы. юри куп шыланын, күңелне алгысындыра — үткән бәхегләргә чакыра. Бераз гына арырак атласаң, көрәнсу-кара сызыкларны офыкка терәп кышка калдырган һәм җәйгә тоташтырган басуларга барып чыгачаксың Төсләр сыеклануы, яңалары хасил булуы - яшелле сарылы дулкын нар чабышуы Барысы, барысы олы юлның аргы очында якын, бнк тә якынла гына Шуннан ары туган йорт, җил капкалар, каен имән нәр, шомырт һәм сәрбн куаклары Күк зәңгәрлеге белән кушылырга ашыккан тыныч, туры төтен
Төсләр җемелдәп җилсендергән күзләреннән тирле сагышны сыпы рып төшерде машинист. Торып басты да. майланып беткән бушлатын җилкәсенә салып, бер бармагы белән генә элгеченнән тоткан хәлдә кирегә, бүгенге көненә таба китте —тирән чокыр ягына. Аннан ары— Иске шәһәр. Шунда ук яңа йортлар Бу якларга илнең әллә кайсы төбәкләреннән килгән сан-исәпсез кешеләр арасында Фарук исемле машинист яши Аның бүгенге тормышы менә шушы гыйфрит мисалындагы зур экскаваторга һәм иске каладагы яңа йортларга шулай ук күзгә күренмәслек җепләр белән бәйләнгән бугай. Ул үзенең, узганнарын калдырып, ничек тиз арада күченүен сизми дә калды һәм хәзер дә аңлап бетерми әле. Әйттеләр, кирәк диделәр, һәм ул китте. Сәбәп-ләрне тикшереп торуның кирәген күрмәде Фарук — экскаваторга утырды да менә шушы төбәккә — Коры елга дигән мәйданга, ким дигәндә егерме метр чамасы тирәнлектәге тигезлеккә, коры елга төбенә юл тотты.
Икенче яклап шушындый ук сусыз елга сузыла. Ике елга кушылган төштә — тигез үзән. Фарук, шул үзәнгә карап, нәрсәнедер аңларга, күреп төшенергә тырыша Чонда инде дистәләрчә, йөзләрчә корылма — агачтан һәм тимердән. Үзе бер шәһәр диярсең. Нәрсәнең ни икәнен чамалау һич тә җайлы түгел.
Участок алачыгы янында Фарукныкы кебек үк ике экскаватор басып тора Шунда ук — идарә башлыгы. Аркадий Иванович Тимофеев белән трест управляющие урынбасары Хәмитов. Тә.мәке кабызгач та Фарук алардан: заводка да. гидростанциягә дә әверелмәячәк урында шушы хәтле авыл барлыкка килүнең сәбәбен сорады.
— Кызык кеше булып каласың син. Сәхәбин.— диде Хәмитов га-җәпсенеп— Үзең эшләгән эшнең мәгънәсен дә белмисеңме?
— Белсәм сорамас идем бит.
— Менә. Фарук туган, бу төшләргә без дамба өябез. Син җибәргән балчыктан, дип бел. Дамбалар өстенә җылылык торбалары сузылып ятачак. Теге калку төшне күрәсеңме? Чокырлар арасында... Син җибәргән балчык...
— Тауны икенче урынга күчерәбез булып чыга.
— Ченә шул. син - тау күчерүче баһадир
— Үзем дә шул тау сыман җиргә береккән идем дә, күчелде бит...
— Торба салучылар безнең дамбаларга килделәр дә инде Заводлар. йөзләгән яңа йортлар файдалануга тапшырыла Аларга җылы кирәк.
— Алай. .Менә белдем — җылы кирәк.
Фарук шул сүз белән такта ашханәгә ашыгып керде дә шулай ук ашыгыч капкалап, яңадан үз урынына менеп китте. Экскаватор чүмеченең сирәк, әмма каты тешләрен кызыл яр балчыгына батыргач, үзле балчыкның әчкелт тәмен үзенең каты кысылудан авырткан теш төпләре белән тойды. «Кешеләргә җылы кирәк».
Шул көннән алып. Фарукның ямансу күзләре Минзәлә юлына сирәгрәк карый башлады. Чүмеч тешләре табылган мәгънәне көннән-көн күбрәк казып чыгара һәм экскаватор үзе дә акыллырак була бара кебек иде. Акылы арта барган машинаны \зеннән соң эшли торган Павел Васильевич Агафоновка тапшырганда. Сәхәбин арган, талчыккан, әмма чиксез бәхетле хәлдә, дустының кулын кыса һәм машина белән алда тулы бер смена эшләячәк кешегә чак кына көнләшебрәк карап тора Ләкин. Павелның иртәгә Фарукның үзенә дә шулай кызыгыбрак караячагын белгәнгә күрә, тынычланып өенә тыраклый.
Машина көйсезләнеп куйса да, кәефләре кырылмый. Андый чакта, икесе бергә калып, теге яки бу ватык детальне бергә эзләп, бергә
Никтор Лршинол рм'еме
табалар, бергә төзәтәләр. Күз тимәсен, машина бераз гына ютәлләп тора да хуҗаларга тимер тавышы белән рәхмәт әйтә-әйтә. калтырамаска тырышып, каз аякларына охшаш тәпиләрен җиргә тери, янә муенын суза, янә башын дөп итеп җиргә бәрә дә янә тешләрен каты, кызыл балчыкка батыра.
Соңгы көннәрдә, кала урамнарының баш идарәдән ерак булмаган күргәзмәсендә Фарук Сабирович Сәхәбин белән Павел Васильевич Агафоновның рәсемнәре узган-барганнарга җитди карап торыр биеклеккә менеп кунаклады Коры елга да үзгәрде — бөтенләй бүтән кыяфәткә керде. Аның төбен бульдозерлар сөзә-сөзә, аннары мең машина юл уңаеннан таптый-таптый тигезләгәч, дамбалар өстендә эченнән тегенди-мондый гына автомобильләр эһ тә итмичә гөжелдәп узып китмәле илаһи юан торбалар аунап ята башлады.
Яз якынлаша — яңгырлар ешая, жәяү йөрүләр кыенлаша. Экскаватор кабинасына исән генә узып үрмәләр өчен кунычы бот төбенә җит- мәле итекләр сатып алырга туры килде. Коры елгадан өскә менеп утыз-кырык метрлы җирне узган арада дөньяның бәйрәм белән алыштыргысыз яңалыклары тоныклана төшсә дә, өстәге бушлатка сибелгән тыныч тамчылар алда матур тойгыларның күплеген, якты көннәрнең шулай ук бихисап икәнлеген аңлаталар - шыбыр-шыбыр, шыбыр- шыбыр...
Кабина түбәсеннән үтмиме су, үтми — шул җитеп арткан. Машиналар, балчыктан туймыйча, әле дә килә аламы, ала — жан тыныч. Экскаваторның ак тешләре кызыл балчыкны кимерә һәм чүмеч саранланмыйча машиналар өстенә каплана тора Моторлар тигез гөрли, яңгыр җепләре чаршауга охшап китә дә аның артыннан әлҗе-мөлҗе генә янә яшь тормыш төсмерләнә. Күз алдында — ындыр. Яп-якты кояшлы көздә. Фарук дигән шул малай, көрәк белән бәрәңге җире казый Әнисе, сеңелләре, энеләре ак чың тараткан чиләкләргә ишелеп уңган бәрәңгене тутыра. Чиләкләр тулган саен, бәрәңгене, бер тирәгә илтеп, кибә төшсенгә. таратыбрак салалар. Кичкә табан исә капчыклар белән аны өйгә ташып, базга коялар. Әнисе көянтә-чиләк аскан, ә улы Фарук, аркасына капчык салган да бакча сукмакларыннан ашыгыпмы ашыга Фарук бәлки ашыкмас та иде, тик эре бәрәңге арканы каклый, тизрәк канчыкны ыргыIасы килә. Шулай да юри сөйләр өчен генә дә ямьсез бер көз дә хәтердә калмаган. Ә яз хакында әйтәсе дә түгел. Хатирәләре белән дә. бүгенге көннәре белән дә Фарукның бөтен гомере гел шат- лык-куанычлардан гына гыйбарәт диярсең.
Дөрес, дөрес, дөрес дип, экскаватор чүмече гөрселди бирә һәм. бал-чыкны алагаем тутырып, түзем генә көткән самосвал әрҗәсенә сузыла
Хатирәләргә күренмәс төтен бөркеп, казылудан кызыл төскә кергән киңлек уртасына соры машина үрмәләп чыкты. Тиз арада тукталып, аннан бер кеше төште Үз теләге белән шушындый пычрак далага килеп чыгучы кем булыр икән?
Кеше, үләнлерәк, карлы-бозлырак урыннарны сайлый-сайлый гына, тәки якынлашты һәм. Фарукны үз янына чакырып, кул изәде. Фарук рычаглардан кулын алды да кабинадан чыкты. Фарукның арматура тимеренә охшашлы кытыршы бармакларында жан әсәре бармы-юкмы икәнне шыкларга теләптер, Насыйбуллин каты итеп аның куын кысты Хуҗа сүз юктан сүз булсын өченгә генә гадәтн сораудан башлады.
Оясыннан эт чыкмас көнне... Шушы пычрак дөньяда батмыйча, курыкмыйча йөрибез диген, ә?
Норм и хәлен дә юк күрәсе, беләсе килә бит адәм баласының Безнең инде монда әллә ни белем алмассың. Фәез Сәлимпвнч.
— Беләсе килгәнем шул. Фарук Сабирович — Фәез, утырасы кил- ..ой. түмгәкне тотын караган иде — юеш. Баскан көе дәвам итте.
1г>лгелеккә машиналарны кайда калдырасыз?
— Кайда дип... Шунда инде. Коры елга төбендә
— Шулайдыр дигән идем аны
— Ник? Ярамыймыни?
— Ярамый, һич тә. Бүгеннән башлап, алай эшләмәскә тырышыгыз Килештекме?
Моның сәбәбен тикшереп тору, нишләптер- Фарукның башына да килмәде, начальник кеше белми сөйләмәс дигән уй белән ризалык = бирде
— Ярый соң. Шулай тиеш икән рас. шулай эшләрбез.
— Напарнигыңа да, участок начальнигына да әйт. Коры елга тө- < бендә бернинди техника тотмасыннар. Булдымы?
— Колакларына киртеп куярмын. ♦
Дусларча елмаешу, кул кысышу Шуннан сон Фарук тиз үк каби- » насына үрмәләде. °
Кирәк икән рас. шулай эшләрбез!— дип кул болгады да яңадан » эшенә тотынды. *
Фарук, әлбәттә, Фәезнең юл уңаеннан биреп киткән боерыгын учас- - ток башлыгына да. Павел дустына да җиткерде. Мәгәр начальник ® шаярыбрак, әмма һавалы рәвештә х
— Ул монда кабат тикшерергә килгәндә, без инде башка җирләр айкый башлаган булырбыз,—дип кул селтәде
Ә Павел исә:
— Ничек кушсалар, шулай эшләрбез.— дип, икеле-микеле җавап белән канәгатьләнде.
Шулай да Фарук кичке сменада эшләгән көннәрдә экскаваторны елга төбенә төшермичә, кайчандыр ашлык сугулардан калган ярым җимерек бөркәү астында калдыра торган булды Авылда машиналар кыш килгәнне шулай тыныч кына көтәләр иде бит- экскаваторны да кисәкләп ташымаслар әле. Мәгәр участок башлыгы моны башбаштаклык дип, экипаж башлыгы булган Фарук Сәхәбин битен.» кәгазьгә язылмый торган нке-өч сүзне ыргыткалый торды. Фарукның эшлим дигән эшеннән экскаватор белән дә каерып, куптарып булмый торган кеше икәнлеген ул электән үк белә иле. хәзер инде ныклап инанды. «Була бит шундый да кире беткән бәндәләр!»
Беркәйне Фарук таң белән йокыдан бер дә юкка борчылып уянды Күңелендә әллә нинди тынгысыз бөҗәкләр енкергәли. тешләшә сыман Чак кына уйланып тынлап яткач, бер дә юкка түгеллеген аклап алды. Сәбәп бар икән Сәбәп тәрәзә артында гына Җил, янгыр Чиләкләп коя. Хәер, монын галәмәтләре кичтән үк сизелгән иде бит
Юынуы — юыну, ашавы ашау булмады Бичәсенең гп к шләнүеиә һәм ай-вайларына колак салмастан, Павтлгэ чапты Пардаш дусты йоклый иде әле Пычрак итекләрен күтәрм » төбенә ыргыткач, Фарук түргә атлады. Дустың яңакларына суккалан уятты Vi арт ди күзләрен ачкалый-йомгалый. тегесе сикереп торды
Пи бар? Котырдыңмы әллә?!
- Син машинаны чокырда калдырдыңмы-'
— Нәрсә булган?
Чокырда калдырдыкмы, бөркәү астындамы?
- Барыбер түгелме сиңа?!
— Аста, елга төбендә калдыргансың Шулай бит?
— Калдырса? Менә инде, дөнья беткән диярсең. Шуның өчен ми нем тәмле төшемнән аердың Кара син, коты очкан!
«.Дөрес сукалый түгелме дус кеше? Ник шул хәтле күтәрелеп бәрелергә? Дөньяда яңгыр яумый торамы соң?»
Ләкин оялуын яшерү җае буларак, шул ук ашыгычлык белән тәрәзәгә баш какты:
— Соң әллә син чукракмы? Ишетмисеңме?
— Нәрсә ишетергә?
— Яңгыр коя.
— Коя бирсен. Ялкауга — ял. Өеңә кайт та яңадан җылы түшәгеңә чум. Хатының хакына дәрман җый, файдалы гамәлгә яраклы бул.
— Башыңны җүләрлеккә саласың ла...
Тиргәшә башлаудан куркып. Фарук тынлыкты. Бит-күзләрен угалагач, хәлне ачыклап бетерү ягын карады:
— Әйдә, тор. Барып карыйк. Ишетәсеңме?
— Юк, мин чукрак. Үзең әйттең — бик дөрес.
— Мин чынлап сөйләшәм, Павлик.
— Ә мин шаярудан узарлык сәбәп күрмим. Мин начальник кушканча эшләдем, кирәк тапса, ул каушасын синең белән бергәләп.
— Ну, ярый, йокла Мәгәр тиз арада күзләрең ачылыр да күргәнеңә ышанмый торырсың, тик соң булыр.
Павел тагын нидер әйтеп көлсә дә, Фарукның инде колаклары андый өннәр өчен саңгырау иде. Ах-ух килеп итекләрен элде дә куәтен киметергә һич исәп тотмаган җилле яңгыр эченә чумды. Кая барганын төшенеп җитмәстән, бер машинадан икенчесенә күчеп, аннары, йорт- түбәсез яланда нинди дә булса машина күренүгә өметен җуйгач, лап- лоп атлап, соры бушлыкны яра-яра бер ялгызы атлады. Пенсионер яшендәге карт шикелле, вакыт-вакыт йөрәген уып торырга мәҗбүр булды. Аннары, ниһаять, Коры елга ярына җитеп, түбән караса... Үз күзләренә үзе ышана алмады. Ул, хәлен тәмам җуеп, лычкылдап торган пычрак җиргә утырды. Тиз үк аягүрә басты һәм тагын аска күз атты. Коры елганы бөтенләй танырлык түгел, коры елга, чын дәрьяга әверелгән дә, үзенең көчен агымсу шаулары белән исбатлый һәм бәйрәм итеп ята иде. «Әйе, мин юк булып, кибеп яшәдем, гомер буе су-сыйм, тик минем дә була менә шушындый тантана кылган чакларым! Менә күрегез, мин дә елга! Мин дә бәхетле була алам! .Ә сез ниләр генә сөйләми идегез?! Имеш, юк мин, беткәнмен. Ләкин хәзер елга мин, алкын сулы елга! Моннан соң кимсетсәгез дә, исем китми, тынлыкны сабыр гына кичерү өчен тагын кибәрмен, әмма горур булырмын!»
Коры елганың сап-сары куәте үз эчендәге барлык тимер-томыр, таш-түмәрләр белән бергә барлык корылма һәм машиналарны күмгән. «Коткарыгыз, йолып алыгыз!»—дигән сыман, краннар һәм эскава- торларнын уклары күтәрелгән куллардай тырпаеп тора...
Арлы-бирле йөренсә дә. суга төшкән тавык кебек күшегүдән башка берни дә кыла алмыйча. Фарук бөркәүгә әйләнеп килде. Үз машинасын шунда итеп күз алдына китерергә тырышты. Ләкин барны юк итәргә мөмкин, ә юкны бар итә алмый теләк. Язмышка буйсынып кул күтәргән машиналарның берсе — аныкы...
Бөркәү астында әз-мәз ышык, тыныч сыман. Әмма Фарук өчен түгел Аның өчен юешлек, көчсезлек, мәгънәсез теләкләр баскан җир өстен. Бөркәү астыннан тавышсыз шом төсле үтәли җил сөяк эчендәге җилекләрне өтеп ала.
Кайчандыр кап-кара туфрак булган, хәзер исә сои-соры пычрак — таш. тимер, бетон, балчык буталып изгәләнгән мең күлдәмәле юл белән озак, бик озак атлады Фарук иптәш. Гомерлеккә сузылган кебек ялыктыргыч сәфәр бетмәс, каладагы җылы өйгә кайтып җитү мөмкин булмас сыман иде. Мәгәр ул атлавын белде. Атлый торгач, кайтып та җитте.
Өй ишеген ачып җибәрүгә мәктәбеннән кайтып өлгергән кече кызы «Әләй, әтием, нишләдек?!»—дип чарылдаса да. күшеккән Фарук мондый гына хафа сигналларына жавап биреп вакланмады Гадәттәгечә:
— Ярый, кызым, әйбәт булган. Инде сабакларыңны кара,— дип кенә куя алды һәм. көч-хәл белән чишенгәч, юынгандай итте Кухня ягына чыгып, бер йомыры аракы тондыргач, йокы бүлмәсенә керде. ♦ аннан-моннан урын җәеп, түшәккә баганадай ауды Павлик дөресен с әйткән ләбаса, шайтан алгыры йөрүен йөрсә, йөгерүен йөгерсә дә. £ Фарук беркемгә, хәтта үзенә, вөҗданына да игелек күрсәтә алмады * Акыл кермәс ахрысы сиңа, Фарук дус. керә алмас Бәс шулай икән, з дөньяда рәхәт тә күрә алмассың. Соңгы елларың шуны күрсәтә. Алама * баш аякларга маза бирми. Куәтеңнән килә алса, акыллырак булу ф ягын кара Килә алмаса. ялкаулана калсаң да ярый Ялкауның бәхете йокламый, диләр, хак булса
Хәмер хикмәтеннәнме, акыл ярдәм иттеме, Фарук бик үк азаплан- - мыйча йоклап та китте. Ләкин йоклау беләнмени — ләззәт урынына < соп-сәры һәм эсселе-суыклы төшләр белән интеккәч Бөтен дөнья соры. х хәтта төштә дә.. Коры елга таша, хәтта төштә дә. Сары елга машина х астына керә дә изелә, изелә дә җан бирә алмыйча чупырдарга, бута- * лырга керешә. Аның белән бергә Фарук үзе борсалана Экскаватор * чылбыры астыннан ычкынырга, шул мәлдә сары дәрья баткаклыгыннан п да котылырга, йөзеп чыгарга азаплана-азаплана хәлдән тая Фарук, мескен, һәм. тыны-көне бетеп, уянып китә. Янә йокыга тала Сары төс һәм төссез мәгънәсезлекләр белән көрәшә көрәшә булса да. шулай да төнгә хәтле йокланылган иде. Бичәсе дөбердәп кайткач һәм бүлмәгә кыштырдап кергәч, тиз үк күзләрен ачты.
Хатын берни белми һәм шуның белән бәхетле иде. Явым аркасында эшкә бармыйча ял иткән дип, иренә көнләшкәндәйрәк сүзләр әйткәләде, хәтта иренең битен, күзләрен сыйпады
— Молодис да инде үзен, яши беләсең.
— Синең анда... тәртиптер бит?
— Тәртип Үз урынында Арылды гына Җыелышлар тия теңкәгә.
— Ә минем экскаватор су астында калган
— Экскаватор? Ничек алай?
— Пашка — дивана, коры елга төбендә калдырып киткән дә.
— Пашканы итәрсең дивана —Шул сүзләрдән ире кинәт сикереп торгач, хатын, нидер аңлагандай, аны тынычландырырга тырышты — Сон. син дә күтәрелеп бәрелмә, шул хәтле тимер өемен агызып китмәгәндер әле
— Китмәгән дип...
— Дөнья бетмәгән ул хәтле Бер авызыгыз пешкәч, өреп кабарсыз икенче.
Фарук бераз тынычланды Әгәр иртә таңда бу хәбәрне хатыны белән бергә ишетсә, соңра бергә күрсәләр, бәлки талчыгу-бәргәләнүләр нсң әсәре дә булмаган булыр иде Ирләр көчле, әлбәттә, мәгәр тылын да рәтле хатын-кыз торса гына көчле ул
Икенче көнне яңгыр туктагач, Павел эшкә, Фарук дустын алыш тырмак булып барса, Фарук алай ук тиле түгеллекне ул бик тнз тө шенгән Нишләргә дип. төшлектә инде үзе Фарукка киңәшкә килгән
— Тыныч кына кайтып, түшәгеңә чум.— диде ана Фарук, елмаерга тырышып
— Начальство күзләрне тиз ачтырмасмы соң?
— Ачарсың да карарсың.
— Мастер да. Хәмнтов та җөпләмәгән иде бит үзеңне Ә син алда гын алардан шәбрәк күргәнсең булып чыкты
49
Мин түгел. Насыйбуллин күргән иде моны. Узып барышлый күзе төшкән. Ә без әйткәнне дә эшли белмәдек.
— Шуңа күрә управляющий итмиләр бит безне.
— Бер машинага баш була белсәк, җитеп арткан.
Су кимегәч, дүртенчеме, бишенчеме көнне, берничә кешелек махсус ярдәмче звено оештырып, балчык астына муеннан күмелгән машиналарны казып. Фәез Насыйбуллин күрсәткән урынга, бөркәү эргәсенә өстерәтеп чыгардылар. Аннары тагын берничә көн машиналарны чистартып, ремонтлап узды Янгыр койган, коры елга котырган көннәр- дәгедән дә ныграк пычрандылар кешеләр -ләмгә, балчыкка, суга батып беттеләр. Шуңарга өстәмә рәвештә тагын бер төрле ләм чәпәлде Фарук Сабирович Сәхәбинга һәм аның пардашы Павел Сидорович Агафоновка — машиналарны кушылган урынга, ягъни бөркәүлеккә кунмаганнары һәм шуның аркасында производство эшен ун көнгә туктатып торганнары өчен бик каты кисәтергә дигән приказ чыкты. Приказ язуы пыялалы рам эчендә—яңгыр да тиз генә юып төшерә алмас.
Тоткарлыктан соң беренче көнне үк смена вакытында Павел:
— Син приказны күрдеңме? — дип сорагач, Фарук кул гына селтәде:
— Чукынсыннар ла.— һәм стартерга басты. Павел, хушлашканда кул болгап куйгач, җай гына атлап китте.
Яңадан яңгыр яварга кереште. Ашыгычлык белән диярсең? болытлар күкнең соңгы кыйпылчыкларынача яңадан томалап, ялыктыргыч көйгә эреле-ваклы салкын тамчыларны сибә, чәчә, түгә тордылар. Әле генә ләмнән, чүп-чардан арындырылган коры елга түбәнлеге яңадан баткакка, аннары янә, агымсуга, елгага әйләнергә азаплана башлады Идарәдә яңа приказ чыкты: Коры елганың эш барган мәйданына югарыдан аккан су төшеп җыйналмасын өчен өскерәк урында буа ясап куярга һәм шул рәвешле уңай эш шартлары тудырырга.
«Эшне нәкъ менә шуннан башларга кирәк тә иде,—дип уйлады Сәхәбин, эштән кайтышлый участокка сугылган бер көнендә.— Әгәр монысы да ялгыш булып чыкса, кемгә шелтә эләгер икән? Ләкин идарә башлыгына да, управляющий урынбасарына да булмаячак».
Мәйданда — хезмәт шавы һич тынып тормый. Торбаларны сала башларга вакыт Хәер, куәтле яңгырлар аркасында, төзек чокырлар тигезләнеп, бөтенесен яңадан казырга туры килде. Нишлисең, табигать белән алышу, су белән көрәшү — уен түгел ул. Озакламыйча, эш утка... ябыштыр электр көче белән һәм акрын-акрын ары уз. Җылылык трассасы дигәннәре шулай ялгана башлады. Әлбәттә, бу гыйфритләр мас-штабындагы хезмәтне башкару кешене дә шул масштабларга якынайтырга тырыша. Гәүдәсен булмаса, җанын зурайта.
Фарук бер көнне югарыдан караса, коры елгаларның икесе берьюлы элекке еллардагы саф Агыйдел шикелле булып, ялтырап ята. Чиста күк зәңгәрлеген үзенә сыйдырган да балкыпмы балкый адәм кулы иҗат иткән гүзәллек. Тик акыллы куллармы? Шул хакта гына уйлый төшәсе, ачыклап бетерәсе калган, мөгаен.
Фарук буа янына килде Су норма итеп куелган билгегә җиткән инде Төп-төгәл шул биеклеккә менгән Икенче елга ярына барып бакты — анда да шул ук хәл Манзара Фарукның кәефен җимерде. Мөгаен, мәкерле гүзәллек бу. Аңа чак кына яңгыр өстәлсә ни белән бетә- сен чамалау мөмкин бугай.
Аста — мәйдан, төзелеш кыры. Салынган һәм салынырга чират көтеп яткан, атлы арба сыймалы торбалар, дистәләрчә машиналар һәм кешеләр Өстәй афәт булып шарламалар канчан ыргылачагын каян беләсең? Бәлки ул зур җиңүләр, тантаналар хакында, бәлки шуннан
һич ким булмаган башка тойгылар хакында киләчәк очрашулар, узган бәхетләр һәм бүтән төр гүзәллекләр хакында уйланган меңнәрчә баш һәм йөрәкләрнең механизмнар гөрелтесенә әйләнеп шаулаган иң илаһи вакытларында ташланыр? Түгелгән көч, вакыт, акча һәм материаллар кыйммәте Шуларның бөтенесен сары су йотса? Җан ияләрен акырта акырта, бума елан шикелле йотса? ♦
Фарук калтыранып куйды -тәне буйлата күзгә күренми торган = эсселе-суыклы бөҗәкләр тырмашып узды. Бәхеткә каршы, әле смена ± башланырга ярты сәгать чамасы вакыт бар Шул арада берәр эш кы * лып булмасмы 3
Фарук эш урынына чапты. Тиз арада кабинага менде. Двигательне *• кабызды да, үзенә кушылган эшне калдырып, елга ярларына таба юл > тотты. а
Фарук хәтерли, моннан өч-дүрт йөз метр югары күтәрелгәч, бөтен- ° ләй икенче якка таба сузылган тагын бер коры елга бар Шул төштә ~ боларыннан аны нибары йөз, йөз илле метр гына Җир аерып тора Бер- < нинди уйсыз диярлек, Фарук такта кисәге табып, шоферлар өчен: «Погрузка производится несколько выше по оврагу» дигән язу калдырды - да утрау сыман җиргә килде һәм экскаватор чүмечен туфракка ба- о тырды. *
Акрынлап су ягына якынлашу нияте белән эшне сусыз чокыр ягыннан башлады. Бер-ике көн эчендә теләгенә ирешәчәгенә шикләнми, ләкин комачау гына итмәсеннәр.
Бәхеткә каршыдыр, шоферлар күп күренмәде Килгәннәренә шушыннан алып кына төяде. Аскырак катламда ком яраклы булырга тиеш Смена төгәлләнгәнче, двигательгә һәм үзенә артык кызып китәргә ирек бирмәс өчен генә ялга туктый туктый, кушылмаган чокыр казуны дәвам итте Смена азагында ул артта калдырган кызыл балчык өемнәре ун метрдан да ким сузылмагандыр. Әгәр сүз тыңлап, көн буе Павел да казыса, иртәгә, берсекөнгә су биеклеген бер тигезлектә сакларлык ка нал әзер булачак.
Павел килеп җиткәндер инде һәм машинаны эзлидер
Ләкин алай булып чыкмады Павел килгән, экскаватор урынын да караган, әмма эзләү кадәресенә керешмәгән. Буа астындагы мәйдан га төшеп, кем туры килсә, шуның белән гәп корып вакыт үткәргән. Фа рук күренгәч тә күтәрелеп бәрелмәде
Син нишләптер анда күренмәдең,—дип кенә куйды ул
Әйдә әле, Павлик.
11әрсә бар?
Сөйләшик әле, әйдә. Ну, үзебезнең экскаватор янына
Экскаваторны бит җир йоткан
Павел шул сүз белән тәмәкесен сүндерде дә җайлап утырган төштән иренеп кенә кузгалды Экскаватор эшләргә тиеш урынга хәтле сүзсез генә бардылар Анда машина күренмәүгә Павлик инде гаҗәпләнү, юксыну галәмәте сиздермәде. Килеп җиткәч кенә Фарукка борылды
11и унлап чыгардың тагын?
Тегендә кара син, Павлнк, елгага
Шуннан?
Отмсткага кара син, буа алдындагы сызыкка Күмелә язганмы?
Язган
— Тагын бераз арта төшсә?
Су буа өстеннән ага башлаячак.
Шулай булгач?
Ә минем нинди катнашым бар анда?
Соң, астагыларның хәле ничек булыр?
Минем ни катнашым бар дим мин. Алар бит аста, алар да уй
ларга тиешләр. Ә безнең урын коры, өч елга ташса да, селкенерлек түгел.
Фарук аптырабрак калды Чынында шушылайрак уйлау да мөмкин ич. Ни өчен башкалар эшенә Фарук тыгылды? Барысыннан да ул акыллыракмы әллә? Ана гына кирәкме? Уйлый төшсән, кирәк тә түгел. Тик шулап да шулай да..
— Шулай да. Павлик, ашыгырга кирәк. Афәт бик якын бит... ташланырга тора.
— Димәк, тревога куптарырга кирәк. Начальствога әйтергә, бүтән кешеләргә, эшчеләргә. Карасыннар Үз хәлләрен аңларлык кына башлары бардыр.
— Анысы хак. Шулай да син теге каналны казый бир инде, яме.
— Кушылганны туктатыпмы? Яраксыз ком жибәрергә? Шуңа рәхмәт әйтерләр дисенме?
— Әйтерләр. Павлик, әйтми булмас.
— Менә нәрсә, син минем башны катырма, яме. Минем семьям бар. аллага шөкер...
— Минем дә бар анысы... Эшләдем бит әнә... көн буе. Комы да яраклы булырга тиеш
— Ну и дивана. Кем кушкан сиңа? Сиңа шулай тиеш. Әнә өч машина килгән дә инде Бар, ком урынына балчык төяп кара...
— Син. димәк, бармыйсың Ярый, алайса, синең сменаны да үзем эшлим.
Фарук чокыр төбендәге кешеләрнең тыныч кына һәм шул ук вакытта бер көй белән мавыгып эшләүләрен яр башыннан карап торды-тор- ды да аптырабрак калды. Җилкәсен кашыды, кепкасы белән киңәш корып бакты Менә бу кешеләр — дөньяларын онытып эшләгән бәндәләр арасында паника куптару нинди максатка туры килә? Ярый, шау-шу купты ди. кешеләр дәррәү кузгалды да ди Ләкин шул вакыт алар нишләргә тиеш? Көрәк күтәреп җир казырга? Шулай тиештер, ләкин көрәкләргә ышаныч шул чаклы гына.
Фарук туп-туры идарәгә юл тотты.
Начальник янында кемнәрдер утыра һәм ниндидер бер мөһим нәрсә хакында сызымнарга карый-карый бәхәсләшәләр иде. Телефоннан да шундый ук кискен сүзләр килә бугай, начальник трубкага каты-каты жаваплар бирә Нәрсә хакында сүз баруын башта белмәгәнгәме, әллә техника теленең үз белеменә караганда катлаулырак булуыннанмы, әллә юкса, үз максаты, үз уйлары белән артык мәшгуль булгангамы, тыңлап тыңлап торса да, Фарук мондагы чәнечкеле, ботаклы сүзләрдән рәтле мәгънә чыгара алмады. Бердәнбер теләк шул: начальник Фарукны күрсә һәм иик килгәнлеге белән кызыксынса иде. Әмма Фарук, күз алдында тырпаеп утырамы, юкмы — начальник өчен барыбер. Фарук дигән кеше дөньяда булмаса да, гамь тудырмас иде кебек. Шуңа күрә, сабыр гына көтте-көтте дә Фарук атакага күчмәкче итте.
— Исәнме, начальник.
— Ә-ә. Сәхәбии. Нишләп йөрү?
— Менә сменадан кайтып килеш.
— Сине анда шоферлар югалткан иде. Ком юк дип...
— Төяп җибәрдем инде. Башка урыннан.
— Яна карьер ачтыңмы? •
— Анда буаларда су актык отметка җиткән дә...
— Җитсә ни? и.|дйоН
— Соң, үзең беләсең ич ни буласын.
— Бар. Сәхәбин дәвам ит, казый бир карьерыңны. Дәүләт тарафыннан тапшырылгн мактаулы бурычыңны үтә. Ударник дигән даныңны ычкындырма. яулаган биеклектән төшмә. Ә калганын уйлар өчен бүтән ке
шеләр акча ала Белдеңме? Алар өлешенә кермә, хәтерләрен калдыруын мөмкин. Хуш, Сәхәбин
Ык-мык итте Сәхәбин, торып баскач та шаяртмыймы дигәндәй борылып, текәлеп карады Ләкин инде начальник аны оныткан һәм баягы кайнар бәхәсенә кайткан иде:
— Липецк заводы җибәрәме, юкмы, безнең эшебез кечкенә Без сез- ♦
не беләбез, без сездән генә сорыйбыз Белдегезме? Безгә эш фронты = Җиткелекле булсын Әгәр шул хәлдә башкара алмасак, анда инде ка- н рарбыз. 2
Сәхәбин, бу проблеманың су басу куркынычыннан ашыгычрак дип g уйламаса да, алачыкны хуҗаларына калдырудан башка җай күрмәде. * Димәк, кабат барырга, анда комга килгән шоферларны Павлик янына ф җибәреп торырга туры килә. Башбаштаклык булса да. нишлисең Начальникның күзләре якындагы әйберләрне генә күрә икән. Сәхәбин та- ® гы ни кылсын? х
Китешли, ашханәгә кереп, кәбестә ашы белән ипи капкалады да ’ югарыга тыраклады. Павлик каналга китмәсә, карьердагы белдерүне - тикшергәч, экскаваторга яңадан үзе утырмакчы нде. Мәгәр, тау башы- s на менеп, бераз атлагач, тиз үк күренде. Фарук казый башлаган туп- ' туры юнәлеш белән Павлик балчык өемнәрен ишәйтеп дөберди нде ;
Шулай да икенче көнне идарә алачыгында яшен яшьнәмичә кала ~ алмады. Сәхәбин эшләгән сменада, җирнең өске катламын ачкан чакта, күпмедер машина йөксез киткәләгән, имеш, һәм хәбәр трестка җиткән Хәмитовтан шелтә алган идарә башлыгы, Фарук белән Павлнкны малайлар хәленә төшереп тиргәү белән генә тынычланмыйча, приказлар тактасына янә шелтә кәгазе чыгарып элдерде.
— Тәүбә, тәүбә, моннан ары үземә кушылганнан гайрегә тотынмам, яңгыр түгел, таш яуса да,— дип адарынды Сәхәбин приказлар тактасы янында
Павлик исә елмаеп аның аркасыннан гына какты
— Артык хафалана торган кеше син, Сәхәбин Бөтен нәрсәне шу шылай күңелеңә якын алсаң, озак яшәмәссең, белеп тор
Аның каравы атна ун көннән соң күк гөмбәзеннән яшендәй ялтырап күңелле хәбәр килде Койды гына яңгыр — чиләкләп-чиләкләп койды Тиешле отметкага җиткән сулар, кире чигенә-чигенә, уңга таба боры лып, өченче коры елга төбенә чабышырга керештеләр Теге чакта зада ние үтәлеп җитмәгән өчен пыр туздырып тиргәгән, шелтә элдергән идарә башлыгы яңгырга илтифат итмәгән хәлдә, егетләрне бүгенге эшләре өчен мактады Бернинди каршы сүз әйтмичә генә тыңладылар Уй фи керләре, яңа канал шикеллерәк, бүтән якка гөрелдәп узып китте
Инде шуны өстәргә кирәктер Насыйбуллнн Хәмитовтан әлеге коры елга буаларының хәлен сорашкач, һәм урынбасар ул мәсьәләнең үз инициативасы Хәмитов инициативасы белән өстәмә канал казу ысулы белән хәл ителгәнлеген әйткәч, управляющий чак кына гаҗәп ләнеп куйды һәм планерка вакытында бүтәннәр ишетми калмаслык итеп, Хәмитовны мактады Хәмитов. исә. тыйнаклык аркасында кызара төшеп, трест җитәкчесенә игътибарлы булганы өчен рәхмәт әйтте Менә бит алдан күрә белүнең нинди матур өстенлекләре бар! Гәрчә Айрат Бариевич бу хактагы якты фикерләрен Сәхәбингә һәм Агафоновка ди- мәстән, һич югы идарә башлыгына да җиткерергә вакыт тапмады
Бөтен нәрсә үз чираты белән дәвам нтте Ниһаять, коры елга буйлап һәм аннары тигезлекләр аша су җыйнагыч тимер-бетон торбалар суздылар, дамба салдылар Ноябрьның уртасында билгеләнгән вакытта җылылык трассасы файдалануга тапшырылачак, дигән ышаныч туды
Фарук Сәхәбин белән Павел Агафонов хакында «Алсу таңнар» дигән шәһәр газетасында мәкаләләр чыккалый торды Теге чактагы зи
рәклеге өчен управляющий урынбасары Хәмитов белән идарә башлыгы кабат-кабат телгә алынды блы бер җыелышта аларны: «Иҗади сизгерлек, чын хуҗа булу хисе күрсәттеләр», дип, хәтта Аппаков та зурлагач. Фарук белән Павлик көлешеп, бер-берсенең кулбашларына сизелерлек каты суккалап алдылар:
— Менә шулай, Агафонов!
— Дөнья бу. Сәхәбин. белеп яшә!
Шуннан соң Сәхәбин эш урынын алыштырырга булды
Насыйбуллин дөньяга һәм кешеләргә каушамыйча карый һәм яши башлады Баш өстендәге айбалта читкәрәк тайпылды. Мәгәр... көтмәгән чакта һәм бөтенләй уйламаган яктан килеп, яшен сукты — ап-аяз көнне, матур бер таңда йокыдан аны телефон чылтырап уятты. Хәмитов тавышы Фәез тиз арада машина чакыртты. Күзләрен угалап, юынгандай итте дә. аннан моннан капкалап, мәйданга юл тотты.
Җир өстендә — коры яз. Чыпчыклар бәйрәм итә. песнәкләр Яна нигезләр өстендә — шомлы тынычлык...
Котлованнар буйлап атлады Фәез Җимерелмәс нигез буласы дигән бөтен нәрсә файдасыз тауга әйләнгән: бетон да. түгелгән акча һәм беләкләр көче дә. Гадәттә, ташны ташка орсаң, ут чыга, очкын чәчри. Ә монда башны башка бәрсәң генә чыгуы ихтимал Бу эшкә Хәмитов җитәкчелек итте...
Хәмитовның идарә башлыгы алачыгында утырганын Насыйбуллин белә Анда кереп, барысын бергә туздырып чыгарга мөмкин. Әмма Насыйбуллин алай эшләмәскә булды Насыйбуллин тыныч кына гөрелдәп утырган автомобиленә яңадан утырды да үз кабинетына кайтып керде. Хамитовны һәм идарә башлыгын шунда чакыртты. Хәмитовның чыраенда үзгәреш бар. әлбәттә, ләкин артык каушау сизелми иде.
— Рәхмәт, сөендердегез,— диде Насыйбуллин шатлык галәмәтләре сиздергән рәвештә.— Бу сезгә бик хас.
Шулай булып чыкты, нишләтәсең — кышкы эш, суык Заказчы кабул итмәде.— дип. Хәмитов сүзне тыныч җыпкыга төшерергә тырышкандай итте. Шулай ул идарә башлыгының хәлен җиңеләйтә, янәсе, үзенекен түгел...
— Күрсәтергә оятыгыз җиттеме?
— Аңламыйм, нишләп әле миңа карыйсың?
— Хңлыйсың. Давылдан күз йомып котылмакчы буласың
Ә мин причем?! Идарә бар. кыш. суык..
— Алай Ходайны эшеннән алырга туры килә һәм тагын кайбе- рәүләрне Җылырак урын сайлау мөмкинлеге килеп чыкты
— Монысын янау дип кабул итикме?
— Тәкъдим дип.
Кемгә нинди тәкъдим булыр әле, карарбыз.
Насыйбуллин сискәнеп китте Колакларына ышанмыйча, кабатлап сорарга мәҗбүр булды:
— Нәрсә дидең?
— Ишеткәнеңне
«Килеп җиттек. Мин белеп җиткермәгән нидер бар монда. Ачыкларга кирәк, тикшерә, уйлана төшәргә».
Шул фикер белән үзен тынычландырып. Фәез дусларча тавыш белән урынбасарына карарын белдерде:
- Яхшы Син сүзеңне әйттең. Ә мин җавап бирергә әзер түгел. Ярты сәгатьтән соң Глазов белән икәү керерсез. Хәзергә бетте.
Секретарь кызга: <Мин берничә минут объектларда булам»,— дигәч, ял бүлмәсенә кереп, диванга чалкан ятты
Фәезнең, төзү-монтаж идарәсендә баш инженер булып эшләгән чагы < иде. Аның бүлмәсенә күптән түгел генә произвотство-техннка бүлегенә = инженер итеп алынган яшь егет Айрат Хәмитов килеп керде. Эшли э башлаганлыгына өч кенә ай чамасы үтсә дә, үз эшен тырышып үтәячә- < ге һәм үсәчәге ачык булганга күрә, табигый рәвештә, ул мөдир вазифаларын да үтәргә кереште һәм сәләте-аны белән ул эшкә туры кил- * тәнлеген исбатлый алды. ®
Нәзек, ләкин нык гәүдәле, әйбәт мөнәсәбәттәге кешеләр өчен чибәр = үк дияргә мөмкин булган егет кабинетка керде дә ишек төбендәрәк * басып калды Көндәлек мәшәкатьләр белән бәйләнгән кешеләр менә* * сәбәте өчен сәеррәк тоелды бу Шунлыктан Фәез гаҗәпләнебрәк карап х торды. Сары йнгертелгән йөзенә күркәм тыйнаклык, озынчарак төз борынына дөрес биеклек сайларга мөмкинлек биргән таман зурлыктагы « кара күзләр ихтирам сирпеп карыйлар һәм нәрсәдер әйтәләр нде ши- п келле Фәезнең вакыты кыска, әлбәттә, уйлап тормастан, ул
— Уз. Айрат, эш нәрсәдә? - дип кенә куйды һәм оялып азапланган егеткә утырырга кушты
Егет, ихтирам белән сугарылган якты караш сирпеп, тагын бераз торды һәм сүз әйтмичә генә килеп утырды
— Нәрсә. Айрат, өйләнергә фатиха сорыйсыңмы әллә? Мин риза Белеп тор
— Өйләнү хакында түгел, көйләнү хакындарак иде шул сүзем
— Соң, нәрсә комачау итә?
— 11әрсә түгел, кем
— Конкрет әйтсәк?
— Начальник.
— Нишләп?
— Приказ юк бит һаман Эш бар, хакы булмаса да
— Менә хәзер аңлашылды
Фәез телефонга тотынды
— Валя. Николай Трофимович үзендәме? Әһә, булды, әйбәт Сикереп диярлек торды да ишеккә таба атлады
Шундый ук ашыгычлык белән начальник бүлмәсенә узды, һәм, Айрат ишекне йомшак кына ябып азапланганда, ул инде начальникның кулын каты итеп кысарга һәм, алдагы урындыкка утырып, сорау ташларга да өлгергән иде
— Бу егет белән эшне хәл итәргә кирәктер бит?
Нинди хәл? Каян чыккан проблема? — Коровкин бу сүзләрне ашыкмыйча, тыныч кына әйтте
Кама белән үпкәләшүе аркасындамы. Фәез ул көнне иртәдән үк кискенлеккә, ашыгуга көйләнгән иде Начальникның тынычлыгы аны тагын да үрти төште Фәезнең сүзләре тагын ботаклы булып чыкты
— Проблема юк. ләкин гамьсезлек тә юк димәс идем
— Нәрсә син. Кирегә сукалыйсың?
— Бу егет ай буе бүлек мөдире эшен башкарды, ә приказ һаман бирелмәгән
— Ә, менә нәрсә!
Приказга кул куймагансыз.
— \нда уйлап бетерәсе бар. үлчәп бетерәсе — аранга сыямы, юкмы?
Нәрсә үлчәргә? Нинди аран? Ул бит кеше, сыер түгел
Николай Трофимовичны, әйтерсең, корт чакты. Фәезгә гүя уйлап бетерергә вакыт бирер өчен туп-туры итеп, җитди караш белән озак кы на карап торды. Аннары аягүрә басты. Үзенә игътибар көтеп зарыккан һәм утырырга кыймаган Айрат, булачак давылны сизеп булса кирәк, аяк очларына гына баса-4в«», шв врала чыгып тайды Фвез дә кузгалды, тик бу хәлдә чыгып китәргә ярамаганын ул дөрес чамалады.
Николай Трофимович—Якты Ярга терлек симертү хуҗалыгы директоры булып эшләгән җиреннән җибәрелгән кеше. Башта төзү-монтаж идарәсендә, аннары баш идарәдә кадрлар бүлеге начальнигы булып эшләде. Читтән торып, дүрт ел эчендә төзелеш техникумын бетергәч, хәзер исә институтка керде Дөресен әйткәндә, кемдер кушканны түгел,* күңеле кушканны тыңлый иде ул. Ветеринарлык һөнәреннән тиз генә ваз кичеп, нишләп шулай тырыша-тырмаша биналар корылышына керешеп киткәндер, утыз бишкә җиткәч, системалы белем алган инженерларга бил бирмәскә тырышып, ник үҗәтләнә-үҗәтләнә яшәмәктә- дер, анысын Фәез белми. Ныклап төпченсәң, Коровкин моны үзе дә төгәл генә аңлата алмас, бары тик терлекләр хакында гына сөйләр иде, һәм сүзләре хак, чын булыр иде. Терлек симертү хуҗалыгыннан киткәненә ярты дистә ел узуга карамастан, аның теленнән һаман әле хайваннарга гына туры килә торган тәгъбирләр ычкына иде шул. Айратны <үлчәргә» керешүе дә иске гадәт дәвамы иде.
— Үзең атланасы аргамакны син дөрес сайламагансың,— диде ул җитдилекнең чын рәвешен алып.
— Начар булса да, ат үгезгә караганда яхшырак.
— Ә син, минемчә, үгезгә дә тап булмагансың, хәтта ишәккә дә түгел, ә дуңгызга! һәм шуны аргамак булып үсәр дип уйлыйсың, Фәез Сәлимович, ничек кенә үстерсәң, ни хәтле генә симертсәң дә, чучка баласы аргамак булып җитлекми. Чучка баласы нәкъ олы дуңгызның үзе булып симерә дә, күккә бакмыйча, җир тырный-тырный ертлашуын белә. Бүтән нәрсәгә өйрәнә алмый ул Күккә карый алмаганлыктан, һаман үз лепкәсенә күк терәлеп тора дип фараз итә. Күк биек, кояш көлә, йолдызлар җемелди дигәнгә ышанмыйча, ул һаман синең яман якларыңны, алама мәгълүматларыңны эзләп казына.
— Сезне, Николай Трофимович, аңларга тырышып карарга мөмкин. Тик бер дә конкрет фактлар сайламадыгыз бит, артык гомуми, һәм. гафу итегез Айрат Хәмитов хакында сез нәрсә беләсез?
— Сез белгәннән күбрәк.
— Ә нишләп миннән яшерәсез?
— Аны бит сез куйдыгыз мөдир итеп Нишләп башта тикшермәдегез? Ник хәзер генә белергә тырышасыз? Соңрак түгелме? Уйлагыз, барыгыз.
Бүлмәдән чыгып кит дигән сүз иде монысы. Шуны Фәез янә кимсетү, мыскыл диебрәк кабул итте һәм тагын усаллаша куйды:
— Мин кешеләрчә генә яши беләм. Терлек нормалары, сезнең ка-гыйдәләр мина таныш түгел, гафу итегез,— дип ычкындырды һәм, начальник характеристикасын яман яктан шактый тулыландырырлык сүзләр өстәде.— Менә нәрсә, Трофимович, шуны белеп тор Мин кешеләргә аларның ат яки сыер була аламы, дигән позициядән түгел, бүтәнрәк позициядән карыйм. Мине аларның ата-бабалары, кода-кодагыйлары кызыксындырмый. Мине бер генә нәрсә кызыксындыра — төзүчеме ул, әллә терлекчеме, менә шул!
Николай Трофимович сикерергә әзерләнгән ерткыч мисалында сак һәм тыныч торды. Үз өстенә ташланачагын, һич югы имән бармагын ишеккә төбәячәген сизгән килеш, Фәез бөтенесе белән ризалашкан тыныч кыяфәткә керде. Алай гынамы, баштагы үртәлүләре үк начальникның тәмәке төтенедәй, хәтта аңардан да тизрәк юкка чыкты Ә тәмәке төтене Фәезнең баш өстендә бөтерелә генә башлады әле...
Нәрсә уйлаганын, ни кичергәнен кем белсен, әмма Николай Трофимович, ишеккә бармак күрсәтмәде Киресенчә, кай арада тынычланып, үз урынына утырды да приказлар папкасын актарырга кереште Кирәкле кәгазьне табып, аны үз алдына шуыштырып, папканы исә өстәл читенә этәрде Ике данә кәгазьгә имза салгач, стенадагы сәдәфләрнен берсенә басты һәм тиз арада кергән секретарь кызга бирде Максатына ♦ ирешүен Фәез, әлбәттә, начальникның баягы хәрәкәтеннән үк сизгән с иде. Мәгәр әңгәмәгә нокта куелганын ахыргача көтте һәм Николай ~ Трофимович тудырган имин шарттан шунда ук файдалана да белде. 2 Торып басты да: S
— Проблема чынлап та юк иде бит, ә? Сәбәпсезгә күпме каурый й
йолкынды,— дип куйды — Гафу итегез. ф
— Сез дә гафу итегез
Бүлмәгә кеше кыяфәтендә керсә дә, бүтән рәвештә чыгачагына 0 ышана язган Фәез өчен бу хәл көтелмәгән яхшылык сыман тоелды, х һәм имән бармакка буйсынуга караганда үз теләгең белән чыгуның “ күңеллерәк икәнен тойган хәлдә, ишек ачып, аны шундый ук саклык бе- л ләи япты да Ишек төбендәге урындыкта Айрат утыра, мөгаен, баягы - ямьсезлекне ишетеп торган булырга тиеш Егет, әлбәттә, шат Фәез ™ чыгуга аягүрә басып, кызара-кызара елмайды
— Рәхмәт инде, сезгә, Фәез Сәлимовнч, бик зур рәхмәт
— Эшегезне көн кушканча үтәсәгез, рәхмәт шул булыр — Шулай дип Фәез чыкты, ләкин Айрат Бариевич күз алдында тылсымлы приказлардан күз куптара алмыйча утыра калды Мөгаен, начальникка кереп, аңа да рәхмәт әйтер Тәртипле бала, һәрхәлдә олыраклардан әдәплерәк булып чыкты. Хәерлегә юрыйк.
Фәез үз бүлмәсенә кергәч тә берничә минут вакытын шул әйбәт теләккә багышлады Күңелендә әллә нинди аңлаешсыз сагыш хасыйл булды Балачак, әти әнисе хәтергә килде дә, Коровкинны рәнжетүе белән ул үз нәселенә хыянәт иткән сыманрак тойгы кичерде
Ахрысы, кемдер аркага сукты Юк. гади авырту икән. Монысы — күптәннән бирле арттан калмыйча иярә килгән бәла Соңгы елларда ул баш миен кинәт авырттыру һәм сискәндерүдән гыйбарәт булса, элегрәк кан китү белән беткән чаклары да булгалый иде.
Фәез икенче курста укыганда, аның бер танышы, сер ачкан кебек кенә итеп, тимер юл станциясенә эшкә чакырды Акчаның кирәклеген әйтәсе түгел. Берсүзсез ризалашты Фәез. Иртән иртүк торып, дусты артыннан иярде. Станциягә килеп җиткәч үк аны калымчылар бригадирына күрсәттеләр. Бригадир өстән генә карап
— Сынауны узса, карарбыз, кеше кирәк безгә,—диде һәм,—әзерләгез,- дип боерды
Аптырабрак калган Фәезгә иптәш малае исә
— Шунсыз булмый инде, ритуал,—дип, начальник сүзен җөпләде Әзерләү дигәннәрен тиз тоттылар, күпмедер минуттан соң ук т\гә
рәк уртасына үзен генә бастырып куйдылар да
— Без сиңа авыр-авыр сүзләр әйтербез, ә син егылмаска тырыш, диделәр — Аңлашылдымы?
— Ә егылсам?
— Егылсаң, дүрт ягың — кыйбла, ләкин безнең бригада барын онытасын.
Фәез, уртада ни буласын белмичә, бу хәлнең мыскыллаумы-түгелме икәнен аңларга тырышып торган мәлдә аркасына кинәт ниндидер таш белән ордылар да. ул. сыны катып, күз алдында җемелдәшкән йолдыз ларны санарга азапланган уйсыз-тойгысыз мизгелдә, тагын шундый ук дөпелдәү һәм шул аның сүнә язган зиһенен кире урынына кагып куйды шикелле Фәез артка борылды Караса таш түгел, аяк астында нәрсәдер салынган капчык ята Соңыннан белүенчә, иллеме, утызмы
килограмм чамасы ком тутырылган капчык икән. Шуның белән органга чыдаса гына станциядә эшли ала бәндә дигәнең.
Егетләрнең йөзләре соң дәрәҗәдә җитди икәнлеген күреп, Фәез үзен шаяртмаган, мыскылламаганнарын «ә» дигәнче төшенеп алды да тагын тиешле якка борылды һәм тагын җилкәгә баягы ком тутырылган капчык килеп бәрелде. Фәез егылмады. Бу инде сынауның төгәлләнүен күрсәткән фал иде. Ул үзен бригада члены итеп тоя язган иде инде, ләкин, гөнаһ шомлыгы, шул мизгелдә аның борыныннан кан саркып чыкты да, ул аны кулъяулык белән капларга мәҗбүр булды. Әйе, сынауны бәхәссез уза алмады Фәез. Алыргамы, юкмы дигән әңгәмә кузгалды. Шулай да аны чакырган дусты яклашты
— Моңарчы мондый хәлнең булганы юк иде бит Безнең уставта юк бу хакта искәрмә,—дигәч, һәм,—кабул итмәскә безнең хакыбыз юк,— дип тә өстәгәч, бригадир:
— Ярый, эшләсен әйдә,— дип кул селтәде.
Шул рәвешле, Фәез калымчылар бригадасы члены итеп алынды һәм кала урамында иске, тишек чалбар, үкчәсе ашалып кыекланган туфлилар киеп йөгерүдән котылып, ашау-эчү җәһәтеннән дә адәмчә яшәү мәртәбәсенә иреште Ләкин шул вакыйгадан соң борыннан кан китү гадәте барлыкка килде һәм абайламаганда аркага әллә ничек, күренмәгән кешеләр еш кына дөп итеп ком тулы капчык белән китереп оралар шикелле иде. Дөрес, соңгы елларда бик тә сирәгәйде бу хәл Әмма юк дигәндә дә, сирәк булса да, кабатлана килә шул' Николай Трофимович бүлмәсеннән чыгышлый, Фәез, шулай сискәнеп, кинәт артка борылды. Хәмитов та, секретарь кыз да гаҗәпсенеп куйдылар. Тик эшнең нәрсәдә икәнен аңламадылар һәм аңламаслар да Тиз үк онытырлар. Фәез үзе, бүтән чакта моңа артык дикъкать итми торган булса да, әллә нишләп, шуны махсус диярлек уйлап йөрде.
Фәезгә укыганда ярдәм итте бу хәл: тимер юл станцияләрендә, при-станьнарда цемент, таш, тимер, агач авырлыгын кәгазьдә исәпләп кенә түгел. Фәез үз мускуллары белән тоеп белде. Соңыннан үзе үк брига- тир-начальник булып үрләгәч, шкиперлар, диспетчерлар телефоннан туп-туры аның үзенә шалтырата торган булдылар. Икешәр тәүлек буе баржа бушаткан көннәрдә баш мие уку хакында хәтта оныта иде. Әйе, үз икмәген үзе табарга күнекте Фәез, цементны, ташны, агачны һәм тимерне бүтән җилкәләргә күчерү мөмкинлеген башына да китермәскә гадәтләнде...
Әрепләшкән көнне үк, эштән кайтышлый, Николай Трофимович белән туры килделәр дә, Фәезнең зиһене бик тиз төшенеп алды. Николай Трофимовичның, күрмичә узарга тырышуына караганда, рәнҗүе хак иде Фәезнең исә күңелендә энә очы хәтле дә ачуы калмаган. Ул читкә төбәлгән карашны үзенә бик җиңел кайтара алды.
— Николай Трофимович! — Начальникның игътибарсыз кала алма-выннан файдаланып, Фәез җылы сүз әйтергә ашыкты.— Бая безнең нервлар бер дә юкка уйнап ташлады бугай Әйдә, без аларга бик ирек бирмик, ә?
— Мин тыныч сөйләштем шикелле.
— Ләкин барыбер бик ук матур килеп чыкмады: зурайтмыйк, әйдә, мә бишне
Бик кыска гына вакытка икеләнеп торгач, Коровкин Фәезнең, ихлас елмаюына каршы тора алмыйча, үзе дә яктырып китте.
— Мә соң, ун булсын.
Коридордан бергә атлап, баскычтан да бергә төштеләр. Шул рәвешле каршылык төенләнми калды, аллага шөкер, дип уйлап өлгергән иде дә Фәез ашыга төшкән булып чыкты.
Бер атналык командировкадан кайтса, аны шул көнне Аппаковка
дәшеп алдылар. Лппаков маңгаен сыпырып куйды да вай төяк сүздән соң туп-туры сорау куйды:
— Сезнең анда нәрсә чыкты Коровкин белән?
— Безнең анда тәртип, минемчә
— Харап, синеңчә тәртип. Ләкин дөнья икенче төрлерәк шаулый
— Дөнья? Дөньяны шаулатырлык эш кырган юк бит әле. Ф
— Алда нинди генә җайсыз, авыр хәлләр килеп чыкмас. Болай бул- _ гач, сезгә ничек ышаныйк? Ә?
— Без аның белән чак кына бәхәсләшеп алдык та кул кысышып = килештек. Менә сиңа ир кеше. Шуннан соң да ул жалоба белән кил 1 деме?
— Сүз аның хакында түгел, синең хакта' Нишләп әле
— Болай бармый, болай җитди түгел, Ислам Мөдәррнсович, мин ♦ мондыйга күнекмәгән, гафу итегез. Мин андый кеше белән эшли ал « мый.м. Без бит кул кысышып килешкән идек'
Ислам Мөдәррнсович бик кыска вакытка гына аптырабрак калды » да (ул Фәез акланырга тырышыр дип уйлаган иде булса кирәк) ике * кулы белән колагын каплап, урындыгының артына ук сөялеп торды һәм _ тыныч, ләкин шактый ук кискен рәвештә алда торган бурычларның зур- ф лыгы хакында озак кына речь сөйләп ташлады һәм җитәкче кешеләр и арасында мондый мөнәсәбәткә юл куймау зарурияте белән төгәлләде ®
— Дөрес, мин дә нәкъ шулай уйладым Каным карыша минем мондыйга, мин аның белән хәзер эшләү түгел, сөйләшә дә алмаячакмын
— Ул хәтле кискен куймаска тырышыгыз.
— Соңгы кабат әйтүем, Ислам Мөдәррнсович
— Я ул, я син?
— Алай ук әйтмим Шулай да
— Ну что ж, Лазарев белән киңәшербез
— Рәхмәт.
Ни өчен рәхмәт әйткәнен ул анлап бетермәе.1 дә, сүзнең төгәлләнүе аның өчен хәерлерәк сыман иде Фәез хәзер эш урынына бара алмаячагын төшенеп, туп-туры баш идарәгә юл тотты һәм берничә көннән соң Насыйбуллин баш идарәнең баш инженеры урынбасары булып эшли башлады
Лазарев ярдәме аркасында Коровкин белән каршылык хәерле төгәлләнсә дә: «Нишләп әле шундый олпат кеше түбәнлеккә доноска бара алды?» — дигән уй аның күңеленә гел килә торган булды Хәзер генә аңлашылды: сизгерлек җитмәгән Фәездә! Ул чакта шик белдергән бул сан, Коровкин: «Ак эт бәласен кара эткә якма әле»,—дияр иде
Соң булса да, аңлау хәерле
Берничә минуттан Насыйбуллин үз кабинетына чыкты да урындык ка утырганчы ук Глазовка гына карап
- Безнең трестта батырлар күбәеп китте бит әле, нишләргә икән? дип мөрәҗәгать итте
— Дусты аю булса, куян да батырая
— Мин дә нәкъ шуны әйтмәкче идем Тынлап тор, Айрат Бариевич. Эш менә болай. Әгәр синең стиль белән хәрәкәт итсәк, без, Anna ков тирәсендә бөтерелеп, пальто кидергәндә, бер тапкыр аның гаҗәп тә акыллы икәнен, икенче юлы гаять зур ихтирам белән < }> арылганыбызны аңлатыр идек Өченче тапкыр пальто кидергәндә синең кемлегеңне әләкләп аңлатыр идек Әйе Синең ярдәм белән аның башында безгә карата яман фикер укмашты Кызганыч хәл Ләкин без <.л . i түбәнлеккә төшә алмыйбыз Монысы үзебез өчен моһп.м Иптәш \ппа ков, иртәме-соңмы, кемнең кем икәнен чын төсендә үзе күрер, үз. тө шенер, дип ышанабыз Шулай бит, Глазов?
— Әлбәттә, шулай. Тик... болай тычкан филне җиңә килә бит.
— Бер нишләп булмый. Без тычканнарча яши белмибез.
— Ә кемдер белә, андыйларның бөтен көче — тычканлыкта.
Күзләре алара язган Хәмитов шул чак:
— Ялагай! Тырышып кал! — дип барлык ачуын Глазовка күчергән иде, Фәез дустына ярдәмгә ашыкты:
— Синнән уздыра алмый ул, курыкма.
Ләкин Хәмитовның бирешергә нияте юк иде. Зәһәрләнүен дәвам итте:
— Тырышып калыгыз. Мыскыллагыз, гәрчә вакытлыча. Без түзәбез,— дип, өстәл тактасын җиңе белән ышкыды.
— Кабатлап әйтәм, иптәш Хәмитов. Исән калган котлованнарда ни-гезләр салу, контрольлек итү сиңа махсус тапшырылган иде. Синең зирәк җитәкчелектә...
— Ә син? Син кайда идең?
Ачу белән әйтелгән шушы соравына җавап көтмичә, зифа гәүдәсен төп-төз тоткан хәлдә, Хәмитов чыгып та китте. Насыйбуллин исә, производство бүлеге мөдирен чакыртып, котлованнар хакында актлар төзергә һәм инстанцияләр өчен рапорт язарга кушты.
Тагын башланды йокысыз төннәр һәм саташулы төшләр.
Яудан трест управляющие Фәез Сәлимович Насыйбуллин каты шелтә белән котылса, шул хәтле бетонны туңдырганы өчен Айрат Бариевич Хәмитов исә Фәезнең телдән әйткән һәм әйтмәгән кисәтү-янаула- рын, өскә ябышкан кар бөртекләре сыман итеп, сыпырып кына төшерде.
Шуннан соң Насыйбуллинның бу кеше белән эшләргә нияте һич кала алмады. Аның Хәмитов белән бер түбә астында утырасы, бер коридор буйлап йөрисе, планеркаларда бәхәсләшәсе, бәлки әле бер үк кала урамнарын да таптыйсы килмәгәндер. Ләкин., бу кешенең билгеле сәбәп аркасында Фәезнең үзеннән көчлерәк икәнлеге сизелә бирде.
Сәхәбинга иләмсез зур дип исәпләнгән экскаваторыннан да биеккә — кран кабинасына күчеп утырырга куштылар. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дип, Насыйбуллин үзе үтенгәч, ялындырмый гына ризалашты Фарук. Аны Германия Демократик Республикасыннан килгән «Эберсвальд» дигән порталлы кран экипажына кабул иттеләр.
Кранны чуен кою заводы котлованына төшереп монтажладылар.
Эшкә керешергә җыенганда гына, торып торыгыз, дигән хәбәр ки-терделәр Проектчылар һәм төзүчеләр ялгышы буенча тантаналы рәвештә салынган «беренче нигезләр» үзләренә тиешле урыннардан шактый ук еракка таешкан булып чыкты. Бөтенесен тагы өр-яңадан башларга кирәк... Беренчеләр урынына икенче нигезләр салырга туры килде.
Порталлы кран хата төзәтергә килешле булып, Сәхәбин унике метрлы биеклектән дөньяны тагын да киңрәк күрә башлады. Тегендә, ак балачакка чакырган Минзәлә юлы тагын да озынайды. Ә якында чылбырлы, дизельле краннар ябышкак пычракта алга бара алмыйча, бор- галана-боргалана, пошкыра-пошкыра азапланалар, еш кына тончыгып куялар. Боларның эш кыен. Алар, биектәге Сәхәбингә көнләшептер, күз чөяләр. Ап-ачык кырда һәркемгә күренеп җиляенә: чылбырлы кран бетончыларга бер бадья измә биргәнче, Фарук икене, өчне җилтерәтеп китерә. Ә бадьялары нинди диген!
Бетон булып каткан нигез тасмалары алга табан шулчаклы тиз озаеп сузылды ки, Фаруклар кранына тимер рельсларны көчкә салып өл
герә тордылар Аларның җитез хәрәкәтләрен рекорд дин атадылар. «Алсу таңнар» газетасы битләреннән монтажчыларны калын-калын битле йөзләре көн саен диярлек кин елмаю аша карый и •_ 'V ы Фарукның бик исе китми: елмайсыннар — кош — очар өчен, адәм баласы уңышлар өчен яратылган лабаса!
Ә ни дисәң дә, биектә — бәхетнең зуррагы, чөнки анда беркемгә дә ♦ аңлаешлы булып бетмәгән манзара күзләрне чагылдыра Ул сер с Минзәлә ягы... Күпме генә көннәр үтсә дә, ерагая белми Минзәлә, якы- s ная гына... *
Таш җәел тапталган киңлеккә озын-озын ак баганалар тезелеп ят- = ты. Бораулап казылган тирән чокырларга шуларны Һ \ Г.•!?• .-п бастырырга н монтажниклар килде һәм Сәхәбин краны, пәһлевә ■ фил бур-н« ку- * тәргәндәй, ничәмә тонналы колоннаны җилтерәтеп кенә алды Сары каскалы егетләр апа каш чөйделәр
Беренче багана (беренче!) башын кран биеклегеннән лә уздырырга = тырышып, тураеп басты Тимер-бетон шәм дигән багана, к->.тоннага әй- ’ ләнде — беренче колоннага. Кырлар киңлегендә чәчелеп у>ырачак за- - водның беренче терәгенә! Тигез рәтләргә тезеләч *к иш. әре бел ш бергә- = ләп, ул — биленә корыч кыршау буган Антей — күк .
вод түбәсен күтәрешеп, механизмнарны гына түге.1, a тәм ба таларын да х кар-яңгырдан, төрле афәтләрдән саклап, мәңге торачак
Кою заводы төзелеше дә шулай колонна адымнары белән кыю атлап китте Көннәр, атналар, айлар шул a j бара торгач,
ниһаять, финиш дигән кызыл көнгә якынлашты Колонналар. динарлар өстенә Техника дигән пәһлеван. җир.ы укмаио ган тоташ түбәне һавага күтәреп җәйгәч исә. төрле шау-шулардан кан нап-гөрләп торган кала бер мәлгә үзе дә тынып 1ДЫ 'i и
кылган могҗизага үзе сокланып, тел шартлатты Kertie дигән пәһлеван Ә Табигать атлы пәһлеван, эндәшмәү ысулы белән аның эшләрен • ризалык белдерде
Өч великан Кеше, Техника. Табигать кук гемб.ч- н җилкәләрендә күтәргән хәлдә, киләчәккә горур атлый бирде ләр
Ниһаять, көннәрдән бер көнне Насыйбуллнн кук к>\" HCI.HI зур түбә астына кергән кою заводы түренә кунак сыман •. < ц< Кою системасы монтаждан соң бөтенләй икенче кыяф нк > • ш н
Кою агрегаты алып арбасыдай олы булып к\ < алдына килсә, үзе бер дә коточкыч нәрсә түгел икән Биеклегенә куд iy>c.ni кул җитә, озынлыгы да дүрт метр чамасы гына Керешли и i якта идарә итү пульты, уңда — цилиндр рәвешле зур мич
Булачак эшчеләр — киләчәк вәкилләре кил.14.ж төзүчеләр һәм монтажчылар иҗат иткән дөньяда үзләрен чын х\ ктларча. иркен тота лар Насынбуллинга караучы та к- П 1НГ9Н
дежур егеттә Анысы, шартлы смена башлануга, машинаны җылытырга кереште Үз янына килгән нңенче егеткә сүз кушты
Яле. Вадим, карап карый»}
Анысы — коючы егет. Ул кагылуга, мич ачылды китте Һәм аннан тыгыз эсселек күтәрелеп, металл сулышы битләргә бтрелдс Металл үзе — алсу, үтә күренмәле сыеклык Шул буладыр а номинии Наладчик егет, бер дә кнрәкмәсә дә. төп төзек машинаның һәр ирнгюрын күз
дән кичерә, блокнотына нидер яза. Насыйбуллин, үз әсәренә үзе сокланган бөек рәссамдай, тын ләззәт кичерә. «Исәнме, таныш түгел буын! Сезгә хәерле сәгатьләр, тыныч еллар!»
Битләренә металл кызылы күчкән Сәгыйдулла селектордан завод директорына эндәшә:
— Николай Яковлевич, пресс-формалар кызды Эшкә керешикме?
Ясалма тантаналыктан ычкына алмаган директор мөмкин кадәр тавышын калынайтып, салмак кына:
— Җи-бәре-гез! — дип боера.
Боерыкны дежурный наладчикка җиткерә:
— Җибәрегез!
Коючы шул ук команданы икенче төрлегә әйләндерә:
— Машинаны тикшереп чыгыгыз... Суны ачыгыз... һава...
Наладчик, күкрәген кирәк дәрәҗәдә калку тотып, тиешле сәдәфкә басты. Бер дә тәэсире булмас сыман юк кына хәрәкәткә буйсынып, ямь- яшел чатыр — мич түбәсе — өскәрәк күтәрелеп җәелде дә, аннары машинаның корыч корсагы киңәеп, кулына кәкре трубка тоткан наладчикка эчкәрәк керергә юл ачылды. Егет тиз арада трубкадан пресс- формаларга кысылган һава өрдерергә тотынды. Коючы телевизор вы- ключателенә охшаш ачкычны борды. Аны тыңлап, өлешләп бүлү приборы үзенең чүмечле кулы белән тарату миченә таба ашыкмый гына сузылды, чүмечне алсу сыеклыкка батырды да. шуны алагаем чумырып алгач, ипләп кенә күтәрде, машина янына китерде һәм аның өстендәге бүрәнкәгә—пресс-агрегат стаканына агызырга тотынды. Эсселеккә түзә алмагандай дерелдәп, машина пресс-форманы шудыра, үзе, көчәнүдән диярсең, ухылдый, ахылдый. Формалар каплангач, аларга басым көче өретелә— йөз кырык атмосфера... Түбә чатыры шул көчнең ялгыш шаяруына юлны тәмам бикләр өчен төшеп мич өстен томалый. Кызыл ут ургылып, бәреп чыга алмый — мич ышанычлы, коючы тыныч. Аста — матрица белән кләймә сугучы капчык арасында — пресс-форма эчендә деталь инде әзер Озакламый фәлән хәтле басым астыннан шундый сүзләр килеп чыгачак:
— Якты Яр автомобиль комплексының кою заводында беренче деталь коелды! Беренче! Беренче деталь!
Ләкин әле җиңү күзгә күренми, ул әле һаман эчтә Йөз кырык атмосфералы басым астында. Ул әле — сер... Саклык чатыры һәм машина миче тибрәнми дә... Куркыныч һәм сер тышка бәреп чыкмаячак...
Ниһаять, ачкыч яңадан борылды. Чатыр янә итәгать белән күтәрелгәч. корыч кул мич эченә сузылды да әзер детальне эләктерде, һәм аны тиз арада, әллә каян чыгып баскан корыч өстәлгә җайлап куйды Өстәл детальне суга ыргытты. Аннан исә транспортер инде суынган детальне кисү прессына өстерәде. Деталь, тиешле озынлыкта кискәләнгәч. бүтән адрес белән ары җибәреләчәк
Машинаның ачык авызына дүрт почмактан да майлы сыекча агып керә дә — металл гыйфрит — ажгырып, ысылдый һәм тагын пар бөркә башлый. Гыйфрит диясең килмәсә, паровоз диген. Ничек кенә атасаң да. мәгънәсе бер — менә дигән машина!
Ул арада завод директоры үзе дә кереп җиткән икән. Хәзер аның икенче командасы яңгырады:
- Автоматикага күчәбез!..
Коючы егет икенче ачкычны борды һәм берничә адым янгарак тайпылды да читтән күзәтә башлады Машина нәкъ баягыча эшли башлады.
Кинәт... машина чыелдарга кереште. Дежурный пультка ташланды. Прибордагы циферблатка текәлеп, күзләре кысылды. Алтын каймалы супер-модалы күзлекләр дә күзләр тынгысызлыгын яшерә алмый калды.
— Ни диде машина? Ярдәм сорыймы?
Директорның бу соравына наладчик җавап бирде:
— Технологиядән кечкенә генә тайпылыш .— һәм үз сүзләренең дөреслеген пульттагы сызмалардан карап тикшерде — Әйе. юри эшләдек. Шулай да зыян юк. Бу детальләрне яңадан коярга була
Слесарь да. наладчик та нәрсәнедер карын, төзәтә Машина чыел- ♦ даудан туктый, тынычлана һәм баягыча күндәм хәленә кайта «Нинди с акыллы машина! —дип уйлый Насыйбуллин.—Моның белән эш итәр- Z гә була. Әгәр бөтен кешеләр дә шулай дөреслеккә сизгер булсалар' 7 Үз эшен бу машина төгәл үти, ә үти алмый башласа, ялган горурлыкка 3 бирелми, гарьлек санамый — ярдәм сорап кычкыра Аның, әлбәттә, £ хәл җиңелрәк — ярдәмгә ашыгучы кешеләр янда гына...» *
Директор:
— Теориягез сирена кычкыртты,— дип көлде дә беренче төзек де- ®
тальне кулына алды. х
Каяндыр фотограф килеп чыкты һәм. Гайнуллинга беренче алюмин « детальне тоттырып, аның янына директор белән башка егетләрне ча- d кыргач, чалт-чолт аппаратын баскалады. Егермеләп эшче, уртада Гай- х нуллин белән директор, сурәткә әверелеп, тарихта, музейларда кала- с чак Насыйбуллин заводның нигезен салган көннәрдә болай шатлана £ алмаган иде.. Аның бәйрәме менә бүген килде — башкалар тантанасы « рәвешендә. Киләчәк көн рәвешендә *
Уртада — Гайнуллин, кулында — беренче деталь!
Беренче деталь икенче көнне директор бүлмәсенең түренә менеп утырды. Апа беркетелгән җиз калайга кай арада «Беренче» дигән олы мәгънәле язу сырланган иде
Сәгать сукты Кою заводы төзелеп бетте Аны хәзер тушсынча рәсми рәвештә — файдалануга тапшырырга кирәк Болай булгач, тап шыру жиңел булыр, һәм министрга чакырылгач. Фәез Салимович Насыйбуллин да вәгъдәсендә торуы хакында, ниһаять. мем’кин кадәр тантаналы итеп хәбәр салыр!
Директор кабинетында тиешле кешеләр җыелды Зур. иркен бүлмә көн яктысы сирпелгән лампалар, агачтан эшләнгән стеналар күз не иркәләп, хатирәләргә этәрә кебек Хәмитов та матурлыкка хәйран калып:
— Без эшләдек микән моны?! дип Насыйбудлннга борылды
— Сез. сез,—дип елмайды Насыйбуллин, ирониясен яшерергә тырышмаган хәлдә.
Директор һәм, аңа ияреп, урынбасары, тагын берничә кеше -- заказчылар делегациясе керде Директорның дүрт кырлы шакмактан гыйбарәт булган аксыл чырае, кая кемгә караганы ачык беленеп тормаган битараф карашы шәфкать вәгъдә итми иде Ә аның урынбасары исә чегәнгәме, гарәпкәме охшаган кара-кучкыл йөзе белән үртәгеч кырыслык чәчкәли иде. Насыйбуллин, көрәшнең каты булачагын сиземләп, хәтта елмаеп куйды
Төзүчеләр делегациясе дүрт кешел «н трест управляющие Насыйбуллин аның урынбасары Хәмитов баш инженер Глазов, төзү-монтаж идарәсе начальнигы Черных һәм рәсми хокукы булган тагын берничә белгеч
Ике «илчелек» зур озын өстәлнең ике ягына кар.i каршы. күзгә-күз карап утырдылар Әмма урынбасар бу җанны артың санап:
— Бөтенесен урында карарга кирәк бит монда утырудан ни фай да? - дип куйды
Насыйбуллин гаҗәпләнде:
— Нәрсә карыйсыгыз килә?
— Нәрсә тапшырасыз — бөтен нәрсәне.
— Илле мең квадрат метрлы мәйданны? Берьюлы?
— Безнең бит монтажларга керешәсе бар Кәгазьдә эш бетми.
— Сезнекеләр инде кәгазьдә түгел, минемчә, күптән биналар эчендә монтажлый. Зарланучы юк,— диде Глазов.
— Монтажлыйлармы? — дип тагын гаҗәпләнгән булды Насыйбуллин.— Син әле металлны коеп карадылар дип тә мактанырсың. Сиңа ышансаң... һәм кәгазьгә...
Директор ирониягә дикъкать итмәде.
— Мәйданнар .. Мин аларны бер атна элек йөреп чыккан идем. Эш шактый калган иде. Бер атна эчендә бөтенесе тәртипкә килгәндер дип һич тә ышанасы килми.
— Бер атнадан соң караган кешеләр менә... Монда кул куйдылар,— Идарә башлыгы Черных өстәлдәге кәгазьләрнең кайберләрен директор тарафына шудырды.
— Субподрядчылар? Кул куйдылармы?
— Бернинди искәрмәсез.
— Яле, карыйк әле...
— Ә менә монда... Кичә күрдем, буялмаган, бер метр да
— Буйыйбыз аны... Унбишенә хәтле бетерәбез...
— Алайса күрсәтәбез — унбишенче ноябрьга хәтле. Искәрмә итеп яздык.
Тәрәзә яныннан Насыйбуллин карый: әйтерсең, полководец сугыш кырын күзәтә. Югарыдан яхшырак күренәдер. Ләкин, Хәмитов сизүенчә, син, иптәш, кайбер бик якындагы нәрсәләрне күреп җиткермисеңдер. Зурракларын ычкындырасың...
Насыйбуллин урынбасарының нәрсә уйлаганын, үзенең нинди хәлдә икәнен белми һәм ул әле — бәхетле. Хәмитовка игътибарсыз. Хәрәкәтләре иркен, үзе көләч. Имеш, эшнең уңышлы барып чыгачагына ул шикләнеп тә карамый. Ләкин чынлыкта аның эче тулы ут, ул курка — төзелеш бетсә дә, рәсми төгәлләнмәгән булып чыгуы бар... һәм бүген- иртәгә — министр чакырып алачак. Вәгъдә срогы бетте... Вакыт җитте... «Мин сездән сорый белермен...» Шуңа күрә, бүген рәсми тапшырып бетерү — мәҗбүри. Шаян, күңелле роль уйнау нервыга суга... Җилкә сызлый, күз авырта. . һәм урынбасарның чамадан тыш куәтле аваз белән:
— Без кисәттек, карашыбызны игълан иттек! — дигән белдерүенә каршы:
— Сез Берләшкән Милләтләр Оешмасында түгел бит. Игъланнарсыз, кисәтүләрсез генә булмыймы соң? — дип үртәлмичә кала алмады ул.
Бәхәс тагы куера, тойгылар тагын да катырак тартыла төште.
Бәхәс арасында Фәез Агарковның секретарена шалтыратып, министр килдеме әле дип сорарга да өлгерде. Телефоннан килгән тавышны, нишләптер бик ишетәсе килеп, бу минутта Айрат колакларын торгызды Фәез сүзләреннән берни аңламыйча, сәбәпсезгә кызара төшеп:
— Ничек? Килгәнме? — дип сорамый булдыра алмады.
Кәефе әйбәтләнә төшкәнлектән, «Сиңа барыбер түгелмени?» дип куясы урынга, Фәез:
— Килгән,— дип тыныч кына җавап бирде.
Килгән. Хәзер төшке ашка киткәннәр. Димәк, озакламый Насыйбул- линны чакыртачаклар. Үзе сораячак министр. Сорый беләчәк. Ләкин Фәез калтырап тормас. Болай булгач, үзен тота да, сөйләшә дә беләчәк. Аның табан астында, таяна торган урыннарында — таш, бетон...
Тик менә заказчылар чак кына артыграк иркәләнәләр, юри сузалар диярсең
Министр белән тыныч, нык сөйләшер өчен Фәезгә дә ашханәгә барып, чак кына ял итеп алырга кирәк. Шушы фикер тугач та ул өстәл янына килеп утырды
— Я. ничә метрны чигереп торуыбызны үтенәсез? Чигерегез курык- ф кан кадәре Без үлмәбез. Ничә? Мең метрмы? Алып ташлагыз Унбиш с мең метр Ләкин юри тоткарлавыгызны иптәшләргә аңлатсак, сезгә дә < җиңел булмас Килештекме шулай?
Ләкин Черных андый ук ташламага риза түгел әле
— Ничек килешик, Фәез Сәлимовнч — егерме мең бит! Черки дә бо- <
рын тыга алмаслык дәрәҗәдә шома эшкәртелгән метрны нишләп алай ансат кына ыргытып бәрим мин? *
Директор, бераз гына йомшара төшкәнен сиздереп, кузгалып кунды: =
— Килештек. Бише-ние белән кабул итәрбез. Ләкин башта карап, х йөреп чыгыйк Шуннан соң кабат җыелырбыз
Ягымлы кыяфәткә кергән директор ишеккә таба атлады һәм Насый- * буллинга кул ымы белән хәзергә хушлашуын аңлатты
Насыйбуллин шулай ук кул һәм күз ишарәләре белән янына үз ке- £ шеләрен җыйды: и
Мине төштән соң министрга чакырулары бар Калган өлешне £ үзегез хәл итеп бетерерсез. Глазов, Хәмнтов, Черных Сез — җаваплы Калган иптәшләр дә. Килештекме?
Ризалашып баш кактылар
— Алай-болай кирәгем чыкса, мин хәзер ашханәдә булам Шалтыратырсыз.
Шул рәвешле пичәмә көнлек тәнәфессез буталчык чабышлардан соң Фәез көндезге ашны иркенләп, адәмчә ашар өчен, ресторанга юл тотты. Машинадан рация-телефон аша үзенең секретарена да. «Әгәр министрга ашыгыч чакыра калсалар, миңа тиз генә шалтыратырсыз»,— дип, кайда икәнлеген хәбәр итте
Мәһабәт Җәлил проспекты Күзгә күренеп барлыкка килде, үсте ул. Ләкин шуның матурлыгына бер генә минут карап сокланырга да вакыт тигәне булмады Вакыт хәзер дә юк Шулай да бүген Фәез үзенә бәйрәм бирергә хаклы санады. Берничә сәгатьтән соң — завод цехлары, җылылык торбалары белән егерме ике мең метр мәйдан тапшырылып бетәчәк Кул куячаклары инде аермачык беленде Я, барып карасын директор күпмедер калган бәхәсле мәйданны Күзләре күргәнгә ышанса, риза булачак Димәк, трест управляющие Фәез Сәлимовнч Насый- буллнн үтәлгән задание хакында министрга тантаналы рапорт бирәчәк. Җәлил урамы буйлап матурлыкка, киңлеккә соклану нияте белән җәяү атлаган Фәезнең шундый уйлар күзләрен каплаган иде Күзләр нигездә күрмәскә әйләнгән инде Күңел тыныч түгел, нигәдер ул һаман көйрәп тора. Сөреме дә юк микән әле Югыйсә, баш ник авырга дисең? Шул сөрем исе капканнан түгелмени?
Фәез! Исәнме. Фәез!
Яннан гына Кама узып бара
— Исәнме.
Шулай днп кенә узмакчы нде Фәез, ләкин Кама аның азга гына тукталуын үтенде:
— Безгә сөйләшергә кирәк
— Ни хакында?
— Киңәшәсе бар, бик кирәк Әйтәсе сүзләрем
— Соң. Берничә көннән минем күзләр бераз ачылыр кебек. Сөй ләшербез
— Мин бүген үк Менә хәзер кирәк нде
— Минем бит хәзер обедка барышым
в «к У • м 1 65
— Бигрәк тә шәп. Бергәләп ашарбыз. Минем акчам бар...
Фәез елмаерга мәҗбүр булды Шуны Кама ризалашуга исәпләде һәм:
— Алайса мин горкомга кереп кенә чыгыйм инде, заказ бирә тор. Мин бик тиз,— дип, китеп тә барды.
Фәез үзе генә атлый торырга тиеш булды.
Ләкин хәтердә алар икәү атлыйлар иде... Тик атлый торгач, мәңге аерылмаска дип тотынышкан куллар, нидәндер сискәнгән шикелле, кинәт ычкынды да куйды. Әйбәт кенә барган җирдән... Ничек әле?
Ерак таң шәфәгы, тәрәзәдә озак көтелгән яңалык төсле, Каманың болай да кабарынкы чәчләренә, аннары керфекләренә кагылды да... ул кинәт күзләрен ачты. Кама күзләрен ачкач, әле генә офык нурлары кагылган керфекләрне, чәчләрне Фәез кулы белән сыйпап куйды. Чын иде кыз, хыял гына түгел иде. Чын кыз — аның өендә... Шулай да бәхеткә ышану кыен. Нәрсәдер кинәт үзгәрер дә, ул юкка чыгар кебек. Кама, әкият илчесе, чак кына ялгыш кагылсаң, зәңгәр кошка әверелер дә тәрәзәдән үк очып югалыр кебек. Кыз йокыдан арынып та җитмәгән елтыр күзләре белән дә, сүзләре белән дә таңны тизләтә, ашыктыра куйды:
— Ай, соңга калганбыз!
Бу сүз колак төбендә әле дә ишетелеп тора. Әнә ул көн якын гына!
Фәезнең чигә чәчләрен сыйпап куя да Кама сикереп тора һәм күз ачып йомган арада бүтән бүлмәгә кереп китә. Фәезне тагын курку били. кыз үзенең каядыр җыеп куйган канатларын кабат кияр дә сыегаеп барган шәфәкъ артыннан очар сыман. Юри генә кыз рәвешенә кергән коштыр ул дип шикләнә Фәез. Юыну бүлмәсеннән шыбырдап су акканы, нәрсәнеңдер ишетелер-ишетелмәс шакылдап куйганы гына Каманың әле һаман кеше рәвешендә икәнлеген һәм әле дә Фәез өендә кала бирүен сиздерә. Аннары бигрәк тә—кухня ягында савыт-саба шалтырый башлавы җир мәшәкатьләрен үк хәтергә китерә.
Фәез урынын җыйгач, ике-өч төрле хәрәкәт белән зарядка дигәнен ясап куя, юыну бүлмәсенә керә. Болары, әлбәттә, хыялдан якынрак, түбәндәрәк. Шунлыктан бугай, кухняга ашыга Фәез. Анда төн кыскалыгы аркасында җитми калган шатлык көтә — үзләре дә аңлап өлгергәнче үк кочаклашырга ташлану, битләр, чәчләр йомшаклыгы китергән сөенечләр. Тик иреннәр Фәездән тиз качасы иттеләр.
— Фәез, соңга калганбыз, тиз!
Кама чәй кайнатып өлгергән Калган ризыкны барлаганнан соң күзләр белән генә яратышып чәй эчтеләр дә. җәһәт киенеп, урамга ташландылар Бер бүлмәдә узган бер төнлек бәхетләр эчтә бикләнеп калды. Үзләренә дә әйтеп бетерә алмаслык сер. .
Аерылганда, Фәез, сүзләренең мәгънәсенә үзе дә төшенеп бетмәстән:
— Кама, син миңа нәрсәнедер аңлатырга, сөйләргә тиеш бугай,— дип куйды һәм шуның белән кызны таң шәфәгыннан алсурак төскә кертте. Тиз арада күзләрен яшерде, берара тораташтай тик торды да — ялт. Болан баласыдай урамның икенче ягына томырылып, үз дөньясына юл тотты. Фәез кул болгап караса да, кыз инде күзләрен сирпеп тә карамады — эшкә ашыккан мең кеше арасына чумып юкка чыкты Мөгаен, трамвайларның берсендә ул яңа калага таба барадыр — Фәездән ераграк, еракка, читкәрәк...
Бетон багана белән парлашып, катып калды Фәез. Шактый озак кузгала алмады. Узган төннең мәгънәсен аңлыйсы килә, тик күңелгә зиһен кайтмый. Буталчык, күңел кабул итмәстәй шикләр, сизенүләр, иртәнге салкынча җил сыман, тәнне чымырдата Фәез калтырый ук башлады бугай һәм шунда гына, эшкә соңаруы кабат искә төшкәч кенә, идарәгә таба атлады.
Ә Кама шуннан соң чынлап та күзгә күренмәс булды. Моңарчы күздән югалса, ул Кама елгасы рәвешендә яши башлый нде Күптән түгел генә шулай була торган иде Фәез инде су керә торган җирдән арырак, тынрак җиргә барып утырса да. анда да Кама исемле елга белән Кама атлы кызның икесе ике нәрсә икәнлеккә ныграк ышана барды. Җитмәсә, елга гел саф мәхәббәт шикелле ялтырап кына тормый — жил ис- ♦ кәйдә ямьсез үк шадралана, үртәлә дә белә икән һәм ул сафмы икән с әле? Чишмә суы белән чагыштырсаң?
Юк, саф түгел, кая ул сафлык. Кама шактый ук болганчык икән лә. 2 Төсе дә шуңа күрәдер ак түгел, соргылт аның. Теләсә кем кереп коена 3 ала Камада, теләсә кем аңа теләсә нәрсә ташлый, ыргыта. Ә Кама-су и барын да кабул итә. йөзен шадраландырып башта үртәлсә дә, тиз үк ф яңадан үзенең гадәти хәленә кайта... Тып-тыныч соры төс. Ак түгел. я
Тукта, җитте! Үзең дә әллә, тәрбиясез кешеләрдәй, су өстенә ярама- о ган нәрсә, чүп ыргыта аласыңмы? Ашыкма, сабыр ит Сабыр төбе— = сары алтын. <
Ә шулай да ник күзгә күренми Кама атлы кыз? Нидән курыкты? 13 «Нәрсәдер хакында сөйләргә тиешсең» дигәннәнме? Сөйләргә, ачык- = ларга теләмичә, сер булып калмакчымы? Күңелне тырный, җәрәхәтли и торган сер булыпмы? *
Ә нәрсә хакында сөйләргә тиеш иде соң ул? Монысын Фәез хәтта үз-үзенә әйтергә дә курка Исемсез калсын бу шик — һич югы мәҗбүрияте чыкканчыга хәтле. Нәрсә ул шик дигәне, нәрсә соң ул ләкин? Ник бәйләнчек фикер булып әверелде? Ник кавышу көнендә үк ярал ды? Бүтән җан яралырга ихтимал булган иң бәхетле, мәңге онытылмас хатирәгә әйләнеп каласы төндә яралды ул! Ник?
Сабыр ит. Исемсез калса калсын, бәхетсез үк итмәсен Хыялдан чынлык тормышка күчмәсен, бетсен, югалсын
Ләкин шик нәрсәдән башланды? Анысы менә шушы бугай: ни өчен, нинди хокук белән Лазаревның ак күлмәгенә ал шәрап сибә алды әле Кама? Борисны яклап. Анысы хактыр Ә бит Фәез дә яклады Борисны Мәгәр андый ук кыланышка, кискенлеккә бара алмады Җитмәсә, Анатолий Самойловичның үзенең дә моңа чәчләре үрә тормады Иик? Шул сорау: әлбәттә, алар Фәез белмәгән нинди дә булса бер нәрсәне әйбәтрәк беләләр... Чынында ничек алай була ала ул?
Көннәр суына барса да күңел сүрелүдән ераграк нде Киресенчә, башны диванага сабыштырырлык зурайды сәбәп Сәбәп шул: бер кеше ике төрле кыяфәткә кереп бутала Беренчесе: Кама — әүлиядәй пакь, чибәр, чая, җәйнең иң сихри чакларында ганда җәйрәп яткан Кама суы. Яр белән сөйләшкән дулкын төсле. . Тугай күлендә барлык гүзәллек рәвешен үзенә җыйган төнбоек чәчәге шикелле Җил көче, агым тылсымы белән берләшеп, чылтырапмы чылтырый
— Чын күңелдән якын күреп, моңарчы таныш булмаган ашкыну, талпыну белән мин сиңа тартылам, тик яр белән дулкын, тик дулкын белән яр мәңге кавыша алмаган кебек, без дә бергә була алмыйча тилмерербез кебек. Нәрсәдер эшләргә кирәк — син үзең уйла. Син үзең акыллы. Икебезгә дә әйбәт булырлык карарга кил! Соңга калма, ялгышма! Ялгыша гына күрмә!
Кама кинәт икенче кыяфәткә керә Дөрес, әүвәлгечә тере, көләч, елгыр булып кала ул. тик чаялыгы чибәрлегенә ниндидер күләгә булып төшә, билгесез шик кебек Бер нәрсәне дә гөнаһ дип исәп ләмәстән, барлык кешеләргә елмая, һәм ул елмаю бик кыйбатта тоелмый кебек, теләсә кемгә бушлай бүләк ителә кебек Мөгаен болай түгелдер, Фәезнең үз кешелеге шикледер - нинди изге кызны, фәрештәне начар суга манып алырга тайчанмаган бәләкәйрәк җанлы адәмдер үзе Үз җаны вак кеше бүтәннәр хакында түбән уйга бнрелүчәнрәк була Үз бозыклыгы дәрәҗәсен бүтәннәргә дә күчерергә ярата, үз ишләрен кү
бәйтергә тырыша. Фәез үзен шундый аламага чыгарып еш кына үз- үзен тирги. Шул чакта Кама элекке рәвешендә гөнаһсыз моң сирпеп елмаерга керешә.
Шулай да ул Фәезнең берничә кабат чакыруына каршы, телефоннан үзенең көрсенүле сулышларын гына җибәрә торды.
— Кама, ишетәсеңме, Кама! Мин сине үләрдәй булып сагындым.
— Мин дә.
— Кайчан күрешәбез?
— Ник?
— Уф! Сагынуың рас түгел, алайса.
— Рас сагынуым, сөюем да рас.
— Син көт, хәзер үк барам яныңа! Көт! Ишетәсеңме?
— Килмә, Фәез, тынычлан, оныт!
— Тукта, мин синең янга чаптым. Көт, ишетәсеңме?
— Ишетәм
Трубканы куйды да, аста торган машинасына утырып, Каманың эшләгән җиренә томырылды. Ике атлыйсын бер генә атлап, тыны-көне бетеп керсә, иптәш кызлары гаҗәпләнеп, шаккатып торалар. Күзләрендә— әйтергә ярамый торган хәбәр.
— Әле шушында иде Кама, бик ашыгып каядыр китте,— диделәр кызлар.
— Кайчан киләм диде?
— Бер сүз дә әйтмәде.
— Көтеп карыйм микән?
— Ихтыярыгыз.
Ярты сәгать чамасы көтте Фәез. Ләкин сабырлыгын җуеп, хәтере калып, тәмам үпкәләп, кызлар белән саубуллашмыйча да китеп барды. Бүтән ул аңа шалтыратмады да. эзләмәде дә. Ләкин урамдагы, кайда да булса берәр кыз очраса, ул аңа ерактан ук «Кама бугай> дип текәлә торган булды. Кызлар — күп, ә ул — юк. Хыялдагы Кама юкка чыкты. Кама хәзер җир тузанын битеннән сөртеп торган кыяфәттә күз алдына килә. Килә дә кемнеңдер ап-ак күлмәгенә ал шәрап бөрки. Ә үзе елмая, көлә. Ул инде яңа Кама, бүтән Кама Инде хыялдагы Кама ерактан сирәк кенә көлемсерәп карый Кайсы чын боларның, ә кайсы ялган? Кайсына ышанырга?
Беткесез яңгырлары, атаклы юлсызлыклары белән Кама киңлекләренә шыксыз көз килә. Тизрәк кыш, кыш килсен иде ичмаса. Барлык гөнаһ-гаепләрне, шик-шөбһәләрне салкын, өшеткеч булса да чиста аклыгы белән күмеп китсен иде.
Ә бүтәннәргә барыбер. Бүтәннәр тоташ бәхетле, бүтәннәргә чик-ча- масыз мәшәкатьләр, ялгышулар, тартышлар ачылыгын алмаштырып, җиңүләр шатлыгы килә тора. Бәйрәмнәр, тантаналар белән чиратлаша Истәлекле бер көн. чираттагы тантана. Соңыннан банкетка да чакырдылар.
Кама аръягындагы пионерлар җәйләвенә һәркем үз автомобиле белән барды Фәез, шоферны мәшәкатьлисе килмәгәнлектән, руль артына үзе утырды. Элегрәк булса, ул Каманы чакырыр иде үз янына, рәттән утырырлар иде. Ә болай ул кайдадыр ялгыз моңаячак .. Ләкин Фәез ялгыш уйда иде. Ул үзенең ялгышын бик тиз аңлады.
Җәйләүнең җылытылган бүлмәләре зур түгел, бер-берсеннән ишекләр белән генә аерылып тора. һәм. аларны ачып куйгач, тар гына озын бүлмә хасил була. Иң дәрәҗәле кунаклар түр бүлмәгә утырган. Фәез кергәндә, Аппаков сөйләргә дә керешкән иде инде. Соңгарак калып керүчеләрне дә үзенә комачау дип кабул итмичә, тантана белән җиңүчеләрне котлавын дәвам итте. Фәез исә беренче күзгә ташланган буш урынга килеп йомылды. Тирә-юньгә берничә минуттан соң гына карый алды Фәезнең нәкъ каршында . өстәлнең икенче ягыннан гына Кама
карап утыра иде. Карашлар очрашкач, күзләрен үзенең нәфис, озын бармаклары белән капларга тырышты. Фәез үрнәгенә иярепме, чигәләрен угалады, тик барыбер, теләсә-теләмәсә дә, чынлыкны күрергә дучар иде Әйе, күр, Кама, ышан, каршыңда — сөекле кешең' Ә ник шулай булгач сөенмәскә, шатланып исәнләшмәскә һәм башка матурлыклар эшләмәскә? Син бит дөньядагы иң әйбәт сүзләрне тагын да гүзәл- ♦ ләтеп әйтә беләсең, я. кабатла шуларны яисә яңаларын тап Елмаеп ка- с ра да яктылык өстә дөньяга һәр әйтелгән сүз бөек мәгънә алсын н
Ә Кама каушый, Кама кызара Фәезнең:
— Исәнме, Кама! — дигәненә каршы да баш кына кагып куя. Янын 3
дагы таныш түгел ир алда торган бокалларга шәрап койгач, рәхмәт н әйтер өчен генә телгә килә. ф
Фәез өчен шул минутта дөнья берсүзсез үзгәрде дә китте Иң башта а төсләр алмашынды. Зәңгәр төсләрнең кинәт тоныклануы — күзгә таш- о ланган беренче үзгәреш =
Бер сәбәпсез Миңлекәев Рәшит белән беренче очрашу күз алдына < килде. Миңлекәевнең биленнән үз каешын алып чажылдатканда, егет- л нең үрсәләнеп кычкыруы, кыйналуының сәбәбен белергә тырышып инә- s лүе, сикергәләве, ниһаять, күзләрендәге усаллык-зәһәрлекнең кызган- 3 дыргыч ялыну белән алышынуы хәтердә кабат яңарды һәм ул чакта * Миңлекәев дигән егетнең Кама атлы кыз белән алмашынуы киләчәкнең мәҗбүри сурәте хәлендә укмашып куйды. Ләкин бары тик өмет, хыялның гына тасвирламасы иде бу. Кама, бераз уңайсызлануын яшереп, тыебрак булса да, асылда тыныч утыра Хәлбуки, Фәез Рәшитне кыйнаган чактагыдан артыграк ярсыды, артыграк арыды, тик кешеләр генә моны сизми иде. Күршесе янында урындык буш булганлыктан, Фәез ул кешегә шунда күчеп утыра алмассызмы, яки минем урынга күчмәссезме дип үтенгән иде, әлеге иптәш, уйлап та тормастан. Кама каршына ук шуышып утырды һәм җитмәсә Камага баш кагып
— Кайбер иптәшләрнең матурлыктан күзләре чагыла,— дип шаяртасы да итте
Кама чәнечке һәм пычагын гына зенгелдәтеп куйды Чнттәнрәк күзәтү жиңелрәк иде, Фәезнең гүя муенын кыскан бау чак кына бушады, кулбашлары языла төшкәндәй итте Каманың үз ягына караганын сабыр гына көтәргә тырышты Кызганычка каршы, алгы бүлмәләрдән тостлар ишетелә торып, Камага шуларны тыңлап утырырга һәм артка борылып карамаска жай бар иде. Речьләрнең чнраттагысы төгәлләнгәч, Фәез үрелебрәк Кама рюмкасына да, үзенә дә шактый тутырып коньяк койды да тагын Кама күзләрен ауларга кереште Ниһаять, ал-дындагы бокалга күзе төшеп, кыз гаҗәпләнмичә һәм бу якка карамыйча булдыра алмады Ни хикмәт, карашлар очрашкач, тән буйлап электр агымы төслерәк таныш чымырдау узды да Фәез янә тотлыга калды Муенны авырттыра торган зәһәр хиснең янә кузгалуын сизде Куллар, янә теге онытылган, еракта калган каешны эзләп, һавада буталып куйдылар Кама бу хәрәкәтләргә гаҗәпләнми булдыра алмады һәм шулай Фәезгә теләгән форсатны китерде дә Фәез әүвәл баш ка гып, соңыннан исә сүз белән үк кызның үз янына күчеп утыруын үтенде. Кама ялындырмыйча гына күчеп тә куйды Ләкин рәттән чтыргач »йтәсе килгән усал сүзләр әллә кая очтылар да җиттеләр, һәм шактый вакыт баягыдан да җайсызрак киеренкелек комачаулап торды Якын лыкның янәшәлеккә әверелүе бик мөмкин иде Аннары бөтенесе бетте, дигән сүз. Әмма бөтенесен дә капылт кына югалтасы килми, әле ачык лынсы нинди дә булса мөмкинлек калгандыр кебек иде Өметкә тар гым шундый теләк үз авазын ишеттергәч. Фәез әле генә каеш эзләт »н кул белән үз рюмкасын күтәрде дә бая Кама өчен махсус салган рюмкага һәм. анысын кабул нтмәсә дип. коры шәрап салынган бокалга ым какты
— Җиңүчеләрне без дә котлыйк... Бәйрәм онытылмаслык хатирәгә әйләнсен. Тарихи көн белән!
Кама бокалны алып, читтән чәкешкән сыман итте дә кире куйды. Шунда Фәез, ниһаять:
— Ни булды сиңа? — дип кискен итеп сораганын сизми дә калды. Кама җәһәт кенә күзләрен алгы якка борды — тыңлый, янәсе.
— Кама, я, кыланма инде.
— Ничек инде ул, кыланма? — Аның күзләрендә кырыслык галә-мәтләре бермә-бер кимегән иде.
— Туп-туры мәгънәсендә.
— Барыбер аңлашылмый.
— Әйдә, аңлашылсын өчен шушыны күтәреп куябыз.
— Проблемалар үзләреннән үзләре...
— Бернинди проблема юк һәм... булмасын өчен.
— Мин риза.
— Киттек.
Шуннан соң, аз-маз ризык капкалаганда, киеренкелек күзгә күренеп кимеде. Сүзсез генә булса да көлемсерәп, юкны да җөпләгән ымлыклар ясап утырдылар. Озак та тормастан түр бүлмәдән яңа тост килеп җитте:
— Безнең эшләрнең барысы да кешеләр өчен. Безнең эшләр кеше-ләрнең киләчәгенә багышланган. Гомер буе бер-берсен эзләп тә, үз тиңнәрен моңарчы тапмаган меңнәрчә кешеләр бездә бер-берсен таптылар Тостның мәгънәсе шул: тапканнар югалтмасын, югалтканнар тапсын Югалтышлар түгел, табышлар өчен, дуслар!
Фәез тостны җөпләп Камага шуны үзенчә кабатлады:
— Әйдә, тапканнар югалтмасын — эшен дә, үзен дә, кешесен дә...
— Бәхетен...
— Мәхәббәтен дә.
— Мәхәббәтен дә.
— Молодец, Кама!
Тагын нидер әйтмәкче иде Фәез, тик нәрсә икәнен сүз белән әйтү әлегә мөмкин булмаганлыктан, ихлас чәкешү белән канәгатьләнеп калды. Бер дә юктан кырт киселгән ара бер дә юктан җилемсез ябышып та куйды, тагын ни теләргә? Ә бит әле кич озын, кич җитмәсә, төн бар, алда бөтен бер гомер!
Гомер, яшь гомер! Бөтенесен дөрес кенә хәл итә алырсыңмы? Иң зирәк карарларны иң тиле чак — яшьлек таба белергә тиеш. Акыллы дигән картлык бары тик аның уңышларын саклый һәм ишәйтә, ул кабызган кояшта бил-арка кыздыра Ялгышма, кешенең дә, үзеңнең дә — тормышның, бөтен дөньяның чын аелын таба, күрә бел! Югалта күрмә!
Тәнәфескә Кама белән Фәез бергә чыктылар. Икәүдән-икәү генә беренче эзләрне калдырып, якын тирәдәге урман эчендә йөрделәр. Иреннәр кайнарлыгын һәм сафлыгын аңлаган ай да ап-ак каурый болытлар аша: «Сез элеккечә, сез элеккечә якыннар» — дип, шатлыктан чайкала иде. Бәйрәмнең шунда гына мәгънәсе аңлашылып, җиңүнең максаты шунда гына табылгандыр кебек тоелды. «Бөтен нәрсә—кеше өчен, үзебез өчен! Табылганны югалтма, сакла, кадерли бел!» — Телдән әйтелмәгән шушы уйлар белән шаярып, шул уйлар белән каеннарга, усакларга сөялеп, күкрәкләргә ташлана-ташлана йөри торгач, җәйләү тирәсендә сөйләшүләр тынганны абайлап, яңадан йорт эченә керделәр. Ләкин, ни хикмәттер, өй эченә әллә нинди кара-кучкыл төсләр кереп урнашкан кебек иде. Монысын Фәез, әлбәттә, Камага сиздермәскә тырышты һәм ул максатына ирешәчәк тә иде. Инде утырышып беткәндә генә — Айрат. Каян килеп чыкты диген, мигә фикер килеп өлгермәс җәһәтлек белән Фәезгә карап:
— Гафу,—диде дә Каманың терсәгеннән тартып куйды — Безнең анда эш бар, хәл итәсе нәрсә. Сезне аерам инде хәзергә
Кама урынына Фәез гаҗәпләнде
— Мәҗлестә нинди эш?
— Кама белә. Шулай бит? — Кама эндәшмәгәч, кыставын дәвам
итте.— Шулай кирәк, үзең беләсең. Әйдә, әйдә, киттек ♦
— Ярый, Фәез Моңаймаска тырыш с
Шул рәвешле Каманы йолкып алып киттеләр Фәез калды буш урын- t ны саклап Бая гына язылган җилкә мускуллары яңадан кысарга ке- 2 решкәч, нигәдер күзләре әчетә башлады. Авыртуны басарга тырышу = нияте белән ул берничә рюмканы рәттән күтәрде. Тик ачу һәм шик *- алай гына ычкындырырга теләмичә, барча бауларны тагын да тыгыз- > лабрак тарта бирде в
Каманымы, Айратнымы, әллә үзен гаепләргә һәм тиргәргәме икәнен о хәл итә алмыйча озак кына баш ватты Фәез. Уйлаган саен фикерләре “ ныграк чияләнә, ә кәефе караңгылана барды Чынында — уйлануның < кирәге юк иде Айрат кебек эшләргә генә кирәк иде. Бәлки хәзер дә “ соң түгелдер? Әмма түр бүлмәдә — җитәкче иптәшләр Кама шунда. =
Дөрес, Каманың Айрат белән шикле бәйләнешкә тартым бернинди и мөнәсәбәт сиздергәне юк. Бая тәнәфескә чыгып барганда. Айрат үзенә * кадалыбрак карап калгач. Кама:
— Яратмыйм шушы кешене, бите-чырае уголовникныкына охшаган,—дип куйган иде. Чыннан та, Айратның карашы да читкә борыласын китерә торганча әрсез, кырыс, хәйләкәр. Ләкин Фәез моңарчы бу кешегә, нәкъ менә шушы кичәдәгечә, һич тә кискенлек күрсәтә алмый. Юк, курыкмый. Куркырга хакы юк. Мәҗлеснең түгәрәкләнә баруы сизелгәч, түр бүлмә ишегенә килеп, Фәез Каманы ым белән үз янына чакырды Тик кыз берни эшли алмыйм, дигәнне ишарәләү белән генә чикләнде Шунда ачуы кубып. Фәез тиз-тиз урамга чыгып китүдән баш-ка чара тапмады Үзе дә төшенмәстән, күптән түгел генә икәүләп калдырган эзләрне таптап йөрде Пар эзләр, төзек, көйле эзләр бозыла калды Күпмедер йөргәч, яңадан ишек катына килсә, ишек инде ачы- лып-ябылып торудан туктаган, кешеләр сирәгәйгән иде Автомобильләр янына арырак узып, анда җыйналган төркемнәрне танырга тырышын тагын бераз йөренгәч, эче жуылдап китте: «Кама канда?»
Янадан өй эченә кереп, бүлмәләр аша түргә, бая Кама калган ишек төбенә җитте Кама шунда иде Башның тәмам йөдәве, томалануыннан бигрәк. Каманы күреп алудан артык сөенүе аркасында. Фәез, үзен белештермичә, туп-туры аның каршысына килеп басты Кама тыныч утыра иде Артык тыныч Фәез күренүгә шатланасы урынга чак кына сәерсенгәндәй карап куйды. Кыек мыек сүзләрнең инде кодрәте җуелганга исәпләп, Фәе» туп-туры карап:
- Син мине яратасыңмы? — дип сорады
Кама шулай ук озак уйлап тормады
Мин сине яратам,— диде
Алайса киттек
Кая?
Ж.нр читенә
— Анда пи бар?
- Яратам дисен бит?
- Ләкин бит алар да мине ярата
Шунда гына ул Каманың шакҮый исергән булуын абайлады Күтә релеп караса •ст»лнсн икенче ягында гына X IMHTOB утыра йкән
- Шушы кешеме?
- Алар' Алар'
Мондый хәлдә Каманы ташлап китү гөнаһ булыр иде Фәез аны
кулыннан алып торгызмакчы иде, ялгышты Кама кузгалырга җыенмады да Аптырагач. Фәез ярсынып:
— Кемнәрне тагын яратасың? Кемнәр алар?!
Кама өстәл ягына кабат ымлагач, ныклабрак караса, бүлмә артында тагын бер бүлмә барлыгы күзгә чалынды, һәм анда, ишек артында, таныш тавышлар ишетелеп куйды Фәез аларны таныды, ләкин исемнәрен атарга теләмәде. Ә каеш? Кайда иде соң куллар баядан бирле эзләгән каеш? Анысы юк иде, бар эш кулларның үзләренә тиеш. Фәез Каманың ике терсәгеннән берьюлы күтәреп торгызды, ләкин ихтыярсызлыкмы хәмергә сылтарга тырышкан кыяфәттә Кама озак тора алмады. Фәез, ахыр чиккәчә үртәлү, гарьләнүгә чыдамыйча, аны көчләп диярлек яңадан үз урынына утыртты да, тегесе гаепсез күзләр белән мәхәббәт сирпеп караган бер мәлдә каеш сагынган уч төпләре чатнаган аваз чыгарып, Каманың гүзәл бите белән кавыша да куйды. Яңаклар яратып сыйпаудан алай чатнамый торгандыр..
Шул чак ишек артында да кискен сораулар ишетелде һәм шул тавышлар боерыгы белән, ерткыч җәнлектәй сикереп, Хәмитов бу якка чыкты:
— Бу ни? Тагы сез Үзегезнең кайда икәнегезне беләсезме?
Айрат Фәез дустына шулай «сез» дип эндәшә башладымыни инде?
— Гафу итегез.
— Сезне кичермәсләр моның өчен.
— Беләм.
Монда калу мөмкин түгел иде инде Бүлмәдә бүтән өмет һәм теләк, урын һәм иптәш тә калмаганлыктан, үзен кыйналгандай тоеп, хәлсезләнеп, авыртмаган битләрен учлап, каядыр йөзгән төслерәк булып, Фәез ишеккә, бүлмәләр аша урамга таба атлады. Соңгы ишекне ябыйм дигәндә кинәт тукталырга мәжбүр булды.
— Фәез' җилкәгә таныш тавыш бәрелде.
— Кама?
— Чак кына сабыр ит. Фәез!
— Нишләп син?..
— Гаҗәпләнмә. Хәзер аңлатам.
Тышка, салкынга чыктылар. Кама шунда ук калтырый да башлады. Үзе Фәезне салкыннан саклагандай кочып, аны бала сөйгәндәй иркәләргә кереште Фәезне маңгаеннан, битләреннән үбә, һәм үзе тәкърар- лый торды:
— Дустым бул. Фәез, акыллы бул, ачуланма, ялгышма. Мин барыбер — синеке, синең белән... тик бүген генә синең белән кайта алмыйм. Монда мин болай гына Юк, яратмыйм беркемне, тик сине. Монда мин кирәк булганга гына — эш өчен, синең өчен дә. Тик әле барын да әйтеп булмый Теге чак га, иң бәхетле, иң истәлекле төнебездән соң да берни дә сөйли алмадым. Яратсаң шушы хәлемдә ярат...
— Юк. мин яраткан Кама — бүтән... Син мине алдадың, Кама. Син бөтенләй бүтән кеше Мин белгән Кама түгел.
— Мин генә түгел, бөтен дөнья син күргәнчә түгел, күзләреңне ачыбрак кара. Фәез! Шулкадәр беркатлы, көчсез, сабый булырга ярыймыни! Шушы заманда! Шушы заманда!
— Үз бозыклыгыңны заманга якма!
— Фәез! Ни сөйлисең?
— Белгәнемне, күргәнемне.
— Ә син мине шушы хәлемдә ярат, чын хәлемдә. Бәлки әле мине аңлау да мөмкиндер, уйла. Яратмасаң, ачуланмыйм, хакым юк. Ә минем өчен синнән дә назлы, синнән дә кадерле кеше юк. Шуны белеп яшә.
Кама шулай тагын күпме өзгәләнер иде, әйтү кыен. Фәез баганадай селкенми-кузгалмыйча, ни эшләргә һәм уйларга белмичә күпме газап
ланыр иде — билгесез. Ишектән хатын-кыз шәүләсе чыкты да башта пышылдабрак, соңыннан ачык ук ишетелерлек итеп нәрсәләрдер әйтте һәм тагын да соңрак кычкырып та җибәрде:
— Кама, ишетәсеңме, жүләр! Акылыңа кил! Сине көтәләр, бөтен эшне харап итәсең бит!
— Булдыра алмыйм, Рая, ачуланма *
Фәез шунда гына кызның Рәхилә икәнен аңлады. Ишек төбендә та- = гын бер шәүлә барлыкка килде Монысы, һичшиксез, Айрат булырга t тиеш. Аны күрүгә Фәез Каманың кулларын үзеннән ычкындырды да 2 кискен, әмма тупасланмыйча әйтте: 3
— Бар, Кама, сине көтәләр. Син барын да булдыра аласың. Тагын н
да зуррак уңышларга ирешәчәксең. Алдагы тантаналар хөрмәтенә яңа ф тостлар күтәрегез, бар. тизрәк бул. а
Алдагы көннәрдә генә түгел, бәлки гомер буе үкенер өчендер, бәлки о һичнигә карамыйча җитәкләп үзе белән алып китәргә тиешле гөнаһлы “ мәхәббәтен калдырып, бүтән бу якка карамау гына түгел, хәтта колак < та салмыйча, Фәез машинасына таба китте Машинаның тыныч гөрел- - дәве исә күңелне үз көенә ияртә язды
Нәкъ Кама әйткәнчә, күзләре ачылды Фәезнең Дөнья яңа төстә, үз w төсендә күренә башлады Ай Ай да әллә нишләде, үзгәрде
Айның күзенә ак төште
Ләкин
Хыяллары Каманы мең төрле гөнаһ өчен тиргәсә, гаепләсә дә, элекке зәңгәр төсләр меңгә теткәләнсә дә. кимсетелгән, хурланган мәхәббәт бөтенләй үк үләргә, бетәргә һич теләмәде. Үзе белгән элекке Каманы кире кайтарыр өчен мең-мең догалар укыса, ялынса, үз тормышына чакыра-чакыра тилмерсә дә, урамнан уза барган һәр чибәрне Кама түгелме дип сискәнсә, танырга тырышса, ымсынып күңеле кырылса да чын күрешүдән курка да иде. Ул Камага шалтыратырга җыенып беткәч, трубкасын яңадан шап итеп куя, саннар җыйса, телефон гудок биргәнче рычагка баса торды Кешеләрдән дә сорашмады Ләкин үзе. ничектер, аның хакында хәбәр көтә, телефон шалтыравы көтә, аның үзен көтә бирде Башта бу тормыш түзә алмаслык җәза булса, эшкә дә хәтсез үк зыян китерсә дә, соңыннан, көннәр суына барган кебек, сагышлар да үз җыпкысына төштеләр шикелле Көндәлек шөгыльләргә үрелгән салмак сагыну тыныч зарыгуга әверелде Хәтта чибәрләр елмайганы. шаяртып сөйләшкәне күзгә күренә, ишетелә, аңлашыла башлады.
Мәгәр дөнья элекке төсенә кире кайта алмады Айның күзенә ак төште.
Ничәдер елдан соң күзгә-күз карал ресторанда утырганда да Кама ның йөзендә айдагы сыман сүрән таплар шәүләләнеп куя иде Чын Кама югалды, табылмады
Кама сүзендә торды Официант заказ алып китүгә елмаеп килеп тә керде
— О, урынның шәбе туры килгән тәрәзә яны. яп якты, молодец. Әйбәт вино да бар .тигәннәр иде
- Ә мин курыктым
- Нәрсәдән?
Тәрәзә яктылыгын вино киметә бит
Ә-ә! Зыян юк Коры шәраптан әллә ни эшләмәс Бигрәк тә безнең соңгы очрашу хакына
— Дөнья — кысан. Шәһәр әллә ни зур түгел әле.
— Эш дөньяда түгел, безнең үзебездә Очрашкан юк бит менә. Ничә ел инде?
— Санамадым.
— Бәхетле син!
— Әйе, бик бәхетле.
— Мин сине котладым шикелле?
— Нәрсә белән?
— Законлы никах белән дә, аннары. Менә бит бар монда ннндн шәп вино — «Старый замок» тибында. Аннары нәсел үрчетә башлавыгыз белән.— Кама күзләрен кыса төшеп елмайды, башын да уйнатып куйды. Ә официант кыз аш китергәч, аңа да елмайды.— Минем кавалерым оныткан икән. Бер генә шешә коры шәрап китерегез, пожалуйста.
Официант кыз килгәнче, Кама бер сүз дә дәшми торды. Ә Фәезнең сүзсезлеге һаман да шул министр һәм кабул итү комиссиясе белән бәй-ләнгән иде. «Тиздән, бик тиздән телефонга чакырачаклар...»
Официант кыз бокалларга ярый әле үзе койды. Кавалер тагын бер кисәтү алачак иде. Ә бокалны башлап кулга алуны Каманың горурлыгы күтәрә ала.
— Соңгы очрашу хакына, Фәез.
Шул сүзләрдән дөньяга кайткан Фәез баягы соравын кабатлаудан уза алмыйча:
— Бер шәһәрдә яшәп тә бер дә очрашмау мөмкинмени? — дип куйды.
— Мин ул мәгънәдә түгел...
— Нинди мәгънәдә? Без бүтән мәгънәдә чынлап та очрашкан юк бит
— Ә мин моңарчысы турында түгел, киләчәктә очрашмау хакында. Без моннан соң беркайчан да очрашмаячакбыз.
— Соң... ярый.
Каманың бераз гына хәтере калгандай тоелды. Яңалыкларыннан керфекләре төсле нәзек һәм озынча күләгә ялтырап узды Тик хәл тиз үзгәрде, тынычланды Кама һәм сүзен дәвам итте:
— Мин инде синең хакта уйлаудан туктадым.
— Ә мин уйлаштырам, гәрчә вакыт юк, үзең беләсең.
— Хәер лә... бер очрашу мөмкин . Кагыйдәдән чыгарма буларак. Син хәтерлисеңме, теге төнне?
— Хәтерләмичә.
— Шул төнне кабатларга мөмкин. Әгәр син әйтсәң.. Мин каршы тора алмаячакмын.
— Мин инде, теге вакыйгалардан соң, алай эшли алмамдыр шул.
— Алырсың.. Мин сине рәнҗетмәдем, алламадым Шулай булгач..
— Мин үзем алдандым... Фәрештә дип..
— Запаста шул төнне калдырабыз...
Фәез моңа каршы нәрсә әйтергә—баягы тискәре җавапны кабатларгамы, юкмы дип, аптырабрак утырганда, официант кыз аны телефонга чакыруларын килеп әйтте. Министр? Юктыр, чак кына иртәрәк. Ашыга төште микән? Фәез хәзер телефоннан ук: «Сезнең заданнегез үтәлде, иптәш министр»,—дип тантаналы төстә рапорт бирә алачак. Гәрчә документлар бер-ике сәгатьтән соң гына әзер булса да. Ярый, барыбер эш төгәлләнүе хак бит—Фәезнең йөзе, вөҗданы барыбер ак. Чакыртсыннар, барыр ул, әйтер.
Ләкин звонок кою заводыннан гына иде. Глазов шалтырата Фәез аннан хәлне сорарга ашыкты:
— Ничек, әллә бетте дәме?
— Юк шул, Фәез Сәлимовнч...
— Нәрсә, ватык-җимерекләр табылдымы?
— Юк, карап чыктык, анысы — болай ярый торган.
— Ну?
— Директор безнең белән сөйләшми. Сезне көтә.
— Ничек мине? Ну мөһим җирләрен бергә хәл иттек бит инде
Ә боларына урынбасар калды... ♦
— Урынбасар китте бит. с
— Кая? £
— Әйтеп тә тормады, киттедә барды. 5
— Ну, эләгә аңа болай булгач. Ярый, килеп җитәрмен. Э
Калган ризыкка күз салмыйча, Кама белән ашыгыч хушлашып, яңа- ь
дан кою заводына томырылды Фәез Иртәнге яктагыча ук булмасада, ф барыбер шома гына, бәхәссез генә узмады. Ахыргача килешеп куллар ш кую да тантаналы рәвеш ала алмады. Шулай да кичке сәгать сигез- о ләрдә эш бетте. Инде соң — министр чакыра алмас..
Шул хакта хәбәр итүче булмадымы дип, секретарена шалтыраткан < иде, анысы киткән булып чыкты. Өйгә шалтыратмадылармы дип бе- а лешмәкче иде,— хатыны да трубканы алмады.
Фәез иптәшләре белән кул кысышып аерылгач та, бүтән мәйданнар- и га сугылмыйча, туп-туры өенә кайтты. Звонок бирде, ачучы булмады * Үз кесәсендәге ачкыч белән ачып керде. Зәрия дә, бала да өйдә юк. Урамга йөрергә чыкканнардыр. Бүтән көннәрдә Фәез бит соңрак кайта. Шуңа күрә ашыкмыйча, иркенләп йөриләрдер. Аларны көтеп тор- мастан, чәй җылытып, аннан-моннан капкалады да, ишектән ачкычны алып, Зәрия кайтса, уятып тормасын, үзе ачып керсен дип, Фәез йокларга ятты һәм шунда ук үлгән кешедәй, каты йокыга талды. Баһадирларча йокласа да, уяныр алдыннан хәтта төш күрде. Имештер, узган ел дәүләт эше тапшырганда министр Фәезне Агарков кабинетына чакыртып китергән дә нәкъ шул чактагы җитдилек белән, тик инде бу юлы дәүләткүләм әһәмияте зур булган бурычны намуслы үтәп чыккан өчен, котлап кулын кыса, тәвәккәллек күрсәткән өчен, башын кискәгә салгач та курыкмыйча фикерли, эшлн алганы өчен мактый, ил исеменнән рәхмәт белдерә, мәгәр барлык сүзләрен нәкъ теге вакыттагыча усал, хәтта рәхимсез кырыс итеп әйтә. «Нәрсәдер монда бәйләнми, нәрсәдер дөрес түгел,—дип уйлый Насыйбуллин.—Кемдер министрга нәрсәнедер бутап тапшырган бугай, механизмны төзәтергә алынган кеше яңа, төзек деталь урынына ватык деталь куеп җибәргән төсле»
Буталчык тантана, якты шатлык тойгысы белән уянып китсә,— янында хатыны юк. Җәһәт торып бала караватына сузылса, карават эче дә буш Фәез буш аклыкны мәгънәсез хәрәкәтләр белән кабат-ка- бат актарса да берни таба, күрә алмады Күңелендәге шундый ук бушлыкның көзге төн сыман жуылдавын тыңлап, дивана кешедән күпмедер катып торгач кына, әкренәкрен генә зиһен кайта башлады бугай Шунда гына хәлнең хәерсез икәнен анышып, кинәт җилкәсендә утлы авыр ту тойды. Фәез башта, чигәләрен учлап, якындагы урындыкка утырды, алай да көч җитмәгәч, караватка чалкан ятты
— Ззың, зың, зың... Чч-ың-ччың...
Колаклардагы зәһәр сулкылдау яшәүгә янаудан башка мәгънә белән дә чыңлый иде. «Киткән! Хатын киткән!» Шунда ук «Ник?»— дигән сорау чыңгылдарга кереште «Ник? Ник? Ник?» Ә җавабы бернинди өн ярдәмендә дә килергә җыенмады Сорау артык та көтелмәгән булганлыктан, җавап килеп җитәренә өметләнү мөмкин түгел иде Шу лай да — инк? Моңарчы ялгыш кына да бит телгә килешкәннәре булмады. Гәрчә, хәтерне бераз киерә төшсәң, Зәриягә иясе билгесез шалтыратулар булгалаганын искә төшерергә мөмкин икән Имеш, ана Фәез хыянәт итә . Зәрия моңарчы акыллы булды Яла яккан иясез тавышлар
га сөенечле хафа өстәмичә, иренең тыныч аңлатуларына ышанып, матур гына яши белде. Хәзер өйгә шундый ук тавыш кергән булуы ихтимал. Ләкин бер нәрсә аңлашылмый: Зәрия бу юлы ничек ышана алды икән?
Көтелмәгән очрашу һәм аннан тизрәк аерылышу... Бәлки табигый чишелештер бу?
Тиз килгән әйбер тиз китә... Ләкин тиз генә ышанасы килми.
Фәез, дивана кеше шикелле, өйнең һәр урынын — балконын, ванна, туалет бүлмәләрен, шкафларны ача-ача эзләнде, аннары телефонга тотынып, каядыр шалтыратып маташты, ләкин ниндидер саташкан авазлар гына ишетә алды. Дөресрәге, ул үзе саташкан, ул үзе кая шалтыратырга тиешле икәнен дә белми әле. Шәһәрдә Зәриянең беркеме дә юк, әти-әниләре авылда... Иптәш кызларына, тулай торакка гына киткән булуы ихтимал, һәм Фәез, үз табышыннан әсәрләнеп, каушый-кау- шый шунда шалтыратты һәм ялгышмады.
— Телефонга Фәнисә исемле кызны чакырыгыз, пожалуйста,—дип ялынды.
Тавышы артык та хәвефле ишетелгәндер, мөгаен, әле бик иртә дип зарланмыйча гына, Фәнисәне чакырырга киттеләр. «Мөгаен — шунда, бүтән җирдә булуы мөмкин түгел*. Йке-өч минуттан соң — онытыла язган таныш тавыш.
— Алье! Кем бу?
— Мин бу, Фәез Насыйбуллин. Әйт әле, пожалуйста, Зәрия сездәме?— Тавыш юк.—Сездә бит? Фәнисә, әйт, акыллым, куркытма, сездә бит?
— Бездә булса?
— Рәхмәт әйтермен.
— Нәрсәгә рәхмәт?
Фәнисәнең тавышы шактый дорфа сыманрак ишетелсә дә Фәезнең эченә җылы кергәндәй булды
— Нишләп ул сезгә китәргә булды икән?
— Анысын инде үзеннән сорарсыз.
— Чакырыгыз әле аны телефонга...
— Килмәс шул...
— Ә сез чакырыгыз, килсен. Бик ныклап чакыра, диегез, шаяра торган чак түгел, акыллырак булсын, үкенерлек булмасын. Барыгыз, Фәнисә, аңлатып карагыз, пожалуйста.
— Монда телефонга кешеләр җыелды...
— Барыгыз, Фәнисә, миңа үзе шалтыратсын, трубканы куеп торам. Алдый күрмәгез, көтәм. Ярыймы? Килештек?
— Мин ни... барып карыйм...— Кыз шулай дип трубканы куйды.
Бүлмәдән бүлмәгә йөренә-йөренә көтте Фәез. Ванна бүлмәсенә керде, юынды — фикерләре бераз үз урыннарына кайтып утыра башлагандай тоелды. «Исәннәр икән, анысы әйбәт. Ә калганы... Калганы хәл ителәчәк. Тормыш үзе бит хәл ителмәгән проблемаларның хәл ителә баруыннан гыйбарәт. Тәртипкә салынмаган нәрсә булмас. Башланган чакта ук өметсез ашкынулардан башланган иде... Шулай да матур гына ике ел яшәделәр лә, һич кимсенерлек түгел.»
Чынлап та хәзер ул вакытларны елмаеп кына хәтерләргә мөмкиндер. Әйе, шулайдыр. Әмма ул чакта...
Кич иде. Баш идарә йортыннан Фәез җәяүләп чыкты. Гидрострой- чылар урамы белән бераз өскә таба -атлады да, пәстиница төбәгендәрәк икенче якка чыкты Тротуар буйлап йөзләрчә кешеләрнең берсе сыйфатында атлады Асылда беркемгә дикъкать итмичә. Ләкин бер мәлне тукталып калды. Автомобиль юлы белән тротуарны аерган тимер барьерга сөялеп, ике кыз тора иде. йөзләренә карагач, алар янында тук
талмау мөмкин түгеллеге күзгә чалынды. Чырайлары шул хәтле ямансу, шул чаклы кызганыч иде, керфекләрендәге яшь бөртекләре кибеп тә өлгермәгән, битләрендә яшь эзләре.
— Исәнмесез, кызлар. . Хәерле кич.
Кызлар, икесе дә читкә борылып, күзләрен, битләрен сөрткәләделәр Тиз генә баш күтәреп карарга ашыкмадылар, Фәез сүз кушар да узып * китәр дип уйладылар бугай Юк, Фәез алай эшли алмады һәм җыен* = мый да иде. Шуны сизгәнлектән, кызлар чак кына елмаерга тырышкан t хәлдә Фәезгә карамыйча булдыра алмадылар. Нечкә генә, озынча төз * гәүдәсен берсе хәтта горуррак кыяфәткә кертергә дә тырышмады микән 3 әле. Шуңа күрә Фәез кызларның ябайрагына — кыскарак буйлы, түгә- •" рәгрәк йөзле чибәргә сүз кушты: ♦
— Нишләп болай бик моңаеп калдыгыз, әллә егетләрегез ташлап я
качтымы? °
— Егетләрне анысы без үзебез дә ташлый беләбез. «
— Соң? Нинди уңышсызлык алайса?
— Уңыш зур — искитмәле.
— Ә дөресе?
— Дөресе <шул — ал да гөл
— Эшлисезме, укыйсызмы, дигәндәй.
Кызлар шушы сүздән янә үзгәреи, җитди кыяфәткә кермичә булдыра алмадылар Инде нәзек гәүдәле чибәр телгә килде
— Эшкә урнашмакчы идек тә...
— Соң?
— Соң... Сонга калганбыз Отдел кадров бикле
— Шул гынамы фаҗига?
— Җитмәгәнме?
— Хәзер нишлисез инде?
— Нишләргә икәнен белсәк...
Кызларның хәле аңлашылды
— Димәк, отдел кадровка соңга калдыгыз, ә кая барырга белми сез — танышларыгыз юк.
— Әйе шул.
— Кай төбәктән килеп чыктыгыз?
— Актаныш районы.
— Куркырлык бер нәрсә дә юк Эшләрегез рәтле булачак Теләсәгез, эшкә үзем урнаштырырмын Фәез үзенең исем-фамнлиясен. кай да эшләгәнен әйткәч, кызлардан да сорады — Ә сез?
— Мин Фәнисә Халитова,— диде түгәрәк чибәр
— Мин — Зәрия Мняссәрова,—диде нәзек сылу
— Булды, бик тә шәп Болай булгач, мин сезгә ярдәм итә алам Үзебезнең кызлар икән... белемегез ун класс Быел бетердегез Шулай мы?
— Әйе, сез аны каян беләсез?
— Әүлия бит мин. Әйе, хәзер сезгә кунар урын кирәк
— Сез чынлап әүлия бугай,— дип Фәнисә чын күңелдән елмайды
— Кунар җиребез чынлап та юк шул,—диде Зәрия, тәкәбберлеген киметергә тырышкан өчен генә кабатлап
— Сон, курыкмасагыз, минем өйгә киттек Киресенчә, кызлардан үзем куркам мин. Обижать итмәссез бит?
Кызлар инде, ихлас елмаеп, рәнҗетмәскә вәгъдә сиздерделәр.
— Сүз бетте, алайса Тик безгә хәзер әнә теге яктагы кибеткә чыгып, нәрсәдер алырга кирәк була. Хәмер әле сезгә ярамый - сөттер, ипидер...
- Анысын гына инде үзебез булдырырбыз
— Бүген сез — кунак Мин сезне сыйлыйм Киттек.
Киттеләр дә, өйгә дә кайттылар. Өйдә кызлар пычакны Фәез кулыннан алып, үзләре бәрәңге әрчеп пешерделәр. Азылдан килгән вак-төяк күчтәнәчне өстәлгә чыгаргач һәм холодильник берничә кабат ачылып ябылгач, өстәл бәйрәмгә үк әйләнде. Алдан килешенгәнчә, бәйрәмнең иң югары сые итеп сөтләп ясаган чәйне бал белән эчү исәпләнергә тиештер
Бик кыстаса да, кызларны Фәез караватка яткыра алмады. Алар зал ягындагы диванны артыграк күрделәр һәм кочаклашып шунда йокладылар.
Билгеле, иң кирәкле нәрсәләр чәй янында хәл ителгән иде. Биргән вәгъдәсен һәм үз тәкъдимен тормышка ашырып, Фәез Зәрия белән Фә-нисәне дизайнерлар курсына урнаштырды.
— Укып чыккач, минем өйне дә фән кушканча бизәрсез.
— Без моны ук өмет итеп килмәгән идек тә...— дип куйды нәзек Зәрия.
— Без ул хыялны калада бераз чирканчык алгач, буыннар чыныга төшкәчкә калдырмакчы идек тә,—дигән булды түгәрәк Фәнисә.
— Өйләрне шактый күп төзедек, инде матурлык, бизәүләр көн тәр-тибенә куелды. Сез бик вакытлы килеп җиттегез, молодцы.
Шулай итеп, кичәге авыл кызлары — таңда шәһәр кешеләренә әверелде. Кызлар рәхмәт йөзеннән көн саен Фәезнең өен җыештырып торырга рөхсәт сорадылар. Фәез риза булды, ләкин:
— Килешерме соң? Сезгә акча түләп торасы була ич алай,— дип карышкандай итте. Кызларның сөмсерләре коелды:
— Безне алай ук кимсетмәгез инде, Фәез абый, начальник булдым дигәч тә...
Бәхәс шуннан ары китмәде. Кызлар көн саен диярлек Фәез эштән кайтуга килеп җитәләр дә ярты сәгать чамасы вакытны бәйрәмгә әйләндерәләр иде Ялга каршы көннәрдә кухня тирәсендә дә эшне җиренә җиткереп китәләр иде. Ләкин акча алу түгел, Фәез чакырса, аның исәбенә кинога барырга да теләмәделәр. Алар шул рәвешле абый белән сеңелләргә тартым булып куйдылар шикелле, һәрхәлдә күрше- тирә шулай дип белә иде Билгеле бер вакытка тикле. Ә бер көнне...
Хәер, кистереп үк әйтергә ярамыйдыр. Кызларның үзләренчә әйтсәк, ашыкмый төшик, ашка пешмик. Ә шулай да вакыт үзе темп таләп итә иде. Ашыккан вакыт бәйләнешләрне тиз арада шулкадәр якынайтты, хәтта бер көнне кызлар рөхсәтсез-нисез Фәезнең керләрен уып, эчке киемнәренә хәтле юып куйганнар иде. Фәез уңайсызланып кызарынды:
— Кайсыгыз эше бу?—дип төпченгән булды.
— Без түгел, без түгел,— дигән булып котылдылар кызлар.
Ә Фәез, нишләптер, икесеннән үк димәстән, берсеннән — Зәриядән шикләнә иде. Сизелүенчә, Зәриянең күзләрендә туганлык якынлыгы гына сирпелми, ә тыйнаграк хәлдәге бүтән хис төсмерләре очкынлана, көйри шикелле. Бу төсләрне Фәез тоя да. күрә дә, тик ышанырга әллә теләми, әллә җөрьәт итми әле. Ә вакыт һаман алга чаба һәм, Фәезнең үзенең дә кайбер нәрсәләргә соңгарак калуын искәртеп, ашыгырга куша, тәвәккәллеккә өнди сыман. Фәез ашыгыр иде, кыюлыгы җитми.
Вакыт, ниһаять. Фәез өенә яңа бәйрәм булып, кызлар шатлыгы булып керде. Звонок
— Әйдәгез, кызлар.
Бу юлы Фәез кызлар кулын сизелерлек каты һәм озаграк кысып торды.
— Безне котла, Фәез абый,— диде Зәрия керфекләреннән иң ихлас мәхәббәт нурлары чәчкәләп.
— Фәез абый, укулар тәмам, эшкә күчәбез,—диде Фәнисәсе иптә-шеннән уздырып һәм Фәез абыйсының кулбашына үз тиңе итеп сугып куйды.
Аякларын салгач та тиз үк түргә уздылар да өстәлгә иң башта укуны тәмамлаулары хакындагы шаһәдәтнамәләрен ыргыттылар.
— Әнә кара, Фәез абый, чын, бер ялгансыз
— Чын. чын! Кызлар, сез просто молодцы Н\, котлыйм, ихлас котлыйм
Кызларның аркаларыннан кагып аларны юри баласытып кунды * Фәез Тик алар моңа илтифат итмәгән сыман бөтерелеп алдылар да = Фәезгә күзләрен йомып торырга боердылар. t
— Нык итеп йом, Фәез абый, менә шушылай.— дигән булып Зәрия * хәтта Фәезнең күзләрен куллары белән үк каплаган иде, Фәнисәсе < иреннәрен бүлтәйткән булды һәм
— Я инде, Зәрия, мине көнләштермә Мин юкта кыланырсың,— дип ♦
шаяртты. a
Егет күңеле бу сүзләрнең шаяру гына түгеллеген чамаларга тырыш- 2 ты, билгеле. Аңа шулай булуы әйбәтрәк, ләззәтлерәк иде.
— Күзләреңне йомдың, шуңа күрә уңдың. Фәез абый, менә ул — *
безнең сезгә рәхмәтебез билгесе. Безнең исәнлеккә, үзегезнең җор = лыкка, бәхетләрегез зурлыкка — рәхәтен күрегез — Монысы да Фәнисә п такмагы «
— Ну инде, кызлар, алай ук зурларга ярамый бит кешене, масай- Ф тып куюыгыз бар бит, узындырып.
— Масайсагыз да урынында, Фәез абый. Сезнең кебек кеше булмый ул дөньяда. Бүтән юк та ул.
— Булмасын, кирәге дә юк
- Булсын — безгә кирәк! Шулай бит, Зәрия?
— Әйе шул, безгә...
Зәрия кызарып куйды. Фәез монысын да әйбәт фалга юрады һәм үзе сизгәнне сиздермәс өчен сүзне тиз арада икенчегә борып, кулына шешә алды
— Беләсезме — без моны нишләтәбез — бүтән юлы...
— Юк, юк, бүтән юлы бүтәне табылыр
Зәрия сүзләренә ышанмаганга, Фәез Фәнисәгә борылган иде. анысы да
- Анда тагын саталар.. Без эшли башлыйбыз бит
Ярый, сез мине тәмам егып салдыгыз, аркам идәндә, дип көлүдән башка чарасы калмады егетнең
Өстәл янында шул яңалык та беленде кызлар бүтән тулай торакка күчкәннәр икән Монда сирәгрәк киләчәкләр Аның караны. Фәез үзе баргаларга сүз бирде. Ул кичтә юк-бардан кызык табып көлешә көлешә озак кына утыргач. Фәез тәкъдиме белән кинога барып кайттылар
Шуннан соң бер айлап вакыт узгандыр Ләкин Фәез кызлар янына бара алмады Тагын күпмедер узгач кына хат җибәрде. Хат бер генә кешегә. Зәриягә адресланган һәм анда күрешү урыны, шулай ук вакыты билгеләнгән иде яңа кала. Мәскәү проспекты
Озак көттермәде Зәрия Елмая, кызара, сүзгә дә юмартрак Үзе генә чакырылганга гаҗәпләнү сиздергән булды Фәнисә көнләшә дигәнне әйтергә дә тиеш тапты, мәгәр үзе гадәттәгедән ягымлырак, чибәррәк иде Җилдән чәчләре дулкынланып кабара, аларны җайлап үз урынына куйганда, иркә көлемсерәп, Фәез күзләренә текәлә
— Икенче вакыт икебезне дә чакыр, яме Син мине болан дус кызымнан аерасың бит
- Аерам шул.
Фәез көлми ндс Җитдилеге Зәриягә дә күчә барды
Мин шаярып сөйләшкәнгә ачуланма. Фәез абый
Ә мин чынлап
Кызык. Фәез абый
— Чын кызык әйтергә килдем.
— Алан булса, әйт тә куй, бергәләп көлик.
— Син безнең өйгә бөтенләйгә күчеп кил, Зәрия, ә?
— Ничек бөтенләйгә?
— Аңламыйсыңмы?
— Аңламыйм шул, Фәез абый.
— Моннан соң Фәез абый димәскә ярый.
— Нишләп?
Почта ишеге тирәсендә кешеләр күп узуны сәбәп итеп, Фәез сүзсез торды. Сүз җае эзләде. Ләкин күпме азапланса да, тапмый аптырагач:
— Зәрия, әйдә, язылышырга гариза бирәбез,—дип турыдан китмичә булдыра алмады.
— Әләй, Фәез абый... син... я лә, шаяртма ла...
— Чынлап. Чынлап. Зәрия.
— Болай ук кинәт булыр димәгән идем... Яратканыңны сиздергәнең дә юк.
— Егетләрнең чын яратуы язылышу гаризасында әйтелә бит. Шулай булгач, шаяртмыймдыр, Зәрия, чынлап.
— Мин дә...
— Риза. Ризамы?
- Әйе, беренче күргәннән бирле.
Фәез Зәрияне сак кына кочаклап, маңгаеннан үпте. Таныш түгел кешеләр елмаеп узганны алар сизмәделәр, әлбәттә.
— Фәнисә көнләшер инде, үпкәләр.
— Эх, җүләр син, просто үл дә кит.
«Кама икенче төрлерәк сөйләшер иде...»
Бергә яшәп, бер ел узгач, тагын шул чактагы кебегрәк көтелмәгән хәл килеп чыкты. Ишек шакыды Фәез, әмма җавап бирүче булмады, ишекне үз ачкычы белән ачып, кап-караңгы өйгә керде. Күңелгә дә бик тиз шундый ук караңгылык үрмәләп өлгерде бугай... Ут кабызгач та йөрәк әчетеп тибүеннән арына алмады Ярый әле күзләре өстәлдәге язуга төште.
«Миңа ашыгыч ярдәм чакырырга туры килде. Сине озаграк көттем бугай.
Зәрия».
Өсләрен чишенмәстән, Фәез телефон трубкасына тотынды. «Әлбәттә шунда, әлбәттә шунда!». Номерлар җыеп-җыеп караса да, тик әллә нинди оешмаларга, квартираларга эләгеп бетте, ә тиешлесенә юлыга алмады. «Шәһәрдә гинекология больницасы берәү генә. Әлбәттә шунда!».
Ишеген бикләдеме-юкмы, анысын хәтеренә дә алмыйча, җан-фәрманга чыгып чапты. Мөмкин урыннардан гел йөгереп кенә узды. «Ә ишекне бикләмәдем бугай?» Ачкыч кесәдә — бикләгән, димәк. Шушы хәл аңа көч өстәгәндәй тоелып, Фәез тагын да тизрәк йөгерергә кереште. Больницага якынлашканда ул инде бер аласы сулышын ике тапкыр ала. шабыр тиргә чумган һәм үзе һаман ашыга иде. Тик болай дивана бәндәдәй килеп керү уңайсыз дип, больница тирәли ике тапкыр әйләнеп чыкты Берничә урында абынды, бер урында ниндидер каты тимер чыбыкка эләгеп, туфлиен шактый ук сыдырып чыгарды... «Ярый әле, төнлә аякка карамаслар». Ә үзе шул ук секундта тирләгән керфекләрен, кашларын сөртеп: «Эх, Кама, Кама!»—дип авыр сулыш алды.
Кабул итү бүлмәсендә җан иясе барлыгы сизелми иде. Эчкәрге ишекне шакыгач, юан гына бер апа чыгып:
— Ник шул чаклы дөбердәтәсең, кәҗүнни ишек бар мәллә?—дип җикерсә дә, хәтере калмады Насыйбуллинның. Киресенчә, җанында мөмкин булган барлык җылылыгын җыйнап:
— Апа җаным, әйтегезме, Насыйбуллина Зәрия сездәме? Хәле ничек икән? Әйтегез, зинһар, апа җаным, —дип ялварганын үзе дә сизмәде.
— Насыйбуллина Зәрия? Списокта юкмыни?
— Нинди список?
— Соц әнә бит, диварга эленгән. ф
— Гафу, апа, гафу итегез Хәзер карыйм
Ишек янындагы исемлекләрне күздән кичерсә дә анда үз хатыны < исемен күрә алмады.
— Апа, апа дим, юк анда минеке. Юк Зәрия э
— Фамилиясе ничек дидең әле?
— Насыйбуллина, исеме Зәрия
— Менә син, ә? Нишләп юк икән? Яңа гына килде микәнни? Хәзер *
мин карап килим инде алайса. ®
— Зинһар апа, мәңге онытмам. х
Апа озак көттермәде һәм гомергә җитәрлек яңалык белән килде. « Фәезнең хатыны Насыйбуллина Зәрия шушында — кыз баласы бар 2
— Кыз бала?
— Син ир бала көткәнсең инде.
— Әйе. ну. ярый болай да. Шәп. Исән алайса?
— Икесе дә исәннәр. Бар. тиле кешедәй буталма Иртәгә килерсең. л> Күчтәнәч китер, кефир, булка
— Китерәм. апакаем, кнтерәм Тыныч бул, хуш, исән булып тор. тау чаклы рәхмәт үзеңә
— Ярый, балам, рәхмәтеңә рәхмәт Бар
Дөнья ярыйсы гына матур хәлгә килде Утлар балкый Урамнардан урамнарга атлар атламас кына килеп чыга торды Фәез Баш - моңар чы булган вак мәшәкатьләрдәнме, ашыгыч хәбәрләрдәнме ахыр чик кәчә буталып каткан Уй дигәнен уй димәссең, мәгънә дигәннең очына чыга алмассың. Ләкин башта нәрсәдер һаман әйләнә. Бушка зырылдаган турбина калаклары диярсең. Ә мәгънә юк, ә генератор ут эшләп чыгара алмый, әйтерсең ки, баш мие
Өйгә кайтып җиткәндә ул шундый хәлдә иде Өй эче баягыча ук ямьсез һәм карангы түгел икән. Урам баганаларыннан төшкән яктылыкта да яшәп ятарга мөмкинлек зур икән. Шулай да Фәез ут кабыз ды. Кухняга узды Анда байлык зур иде. Зәрия, ни буласын сизенеп, кнм дигәндә атнага җитәрлек ризык әзерләп киткән
Газ өстендәге кастрюль суынып өлгермәгән әле Газ кабызып Фәез чәйнек куйды. Тиз-тнз капкалап чәй эчкәндәй иткәч, ямьле ямьсез уйлардан котыла язган хәлдә башын мендәргә терәде.
Иртән дөнья яңадан барлыкка килгәндә кояш яктылыгы күзләргә төшеп әчеттерерлек көчкә ия иде инде Үз гомерендә беренче тапкыр бу көнне Фәез эшкә сопга калган иде Сикереп тә торды — телефонга ябышты
— Ало, Алевтина Федоровна, хәерле нртә.
— Хәерле көн, Фәез Сәлнмовнч
— Сез анда сораучылар булса әйтегез әле. минем хатын роддомда Мин хәзер шунда ашыгам Аңлашылдымы?
— Хәле ничек? Кеме бар? Ир баламы, кызмы?
— Кыз, Алевтина Федоровна.
— Котлыйм, Фәез Сәлнмовнч! И бәхетле дә кеше инде сез! Молодцы прямо!
Рәхмәт Агарков сораса, әйт мннем кайда икәнне Булдымы?
Булмыйча соң инде, Фәез Сәлнмовнч
Вакыты җиткәч үзем күренермен
Дежурный апа әйткәнне үтәп, алтай әйберләрен газетка төрен, чел тәр сумкага салгач, кечкенә генә хат язды
•> «К У • М I
81
«Зәрия! Котлыйм! Бик шатмын. Исәнлегең өчен — бигрәк тә.
Фәез».
Җавап язарга көч тапкан иде Зәрия. Әти кешене котлаган һәм исем эзләргә кушкан. Кыз балага исемне әни кеше таба дигәннәрен ишеткәне бар иде Фәезнең. Кечкенә кебек тоелган шушы горефнең асылы хакында уйлагач, анысының да әйбәт гадәт икәнлеге ачыкланды. Нинди зирәклек халыкта — балага бернинди чит хатирә күләгәсе төшәрлек булмасын!
һәм Фәез икенче килүендә күчтәнәчкә өстәп: «Зәрия! Минем баш әле эшләми! Исем эзләмим. Кызыбызны табарга зирәклегең җиткәч, исемен генә табарсың»,—дигән язу кертеп җибәрде.
Атна-ун көннән соң килгәч, якын кешегә әйләнгән апа: «Менә, ата кеше, Фәйрүзә атлы яңа кеше бүләк итәм сиңа!»—дип Фәез кулына ап-ак биләүгә биләнгән баланы тоттырды. Фәез ялгызы гына да түгел иде. Күрше кызлары белән килгән иде. һәм буш кул белән дә түгел. Әни кешегә дә, дежур апага да чәчәкләрне ул үз кулы белән бирде. Шуннан соң кызлар да бәхетле анага чәчәк суздылар, чуп-чуп үптеләр. Шуларга өстәп, Фәез кесәсеннән нәрсәдер чыгарды да кызын күршеләрнең берсенә биреп, дежур апа иңенә алсу бизәкле ак яулык салды. Апаның кылган догалары, рәхмәтләре шулай ук бөтен гомергә җитәрлек иде:
— Игелекле бала икәнсең, рәхмәт яусын. Үзең дә бәхетле булырсың, аллаһы боерса. Мине болан сөендергән өчен ходай сине шатландырыр. Хатының да менә дигән, балаңны да ходай сөеп кенә бирде. Бергә-бер- гә картаерга язсын, тигез, тату тормыш бирсен сезгә ходаем!—дип ишек төбенәчә озата килде.
Өйгә кайткач көн буе диярлек телефон шалтырап торды — котлаулар...
Зәрияне бүтәннәр исеменнән котлап, үбәргә өлгергәнче, тагын звонок. Бу юлы... бу юлы Фәез, ни өчендер, бик үк ачык сөйләшә алмады. Бу юлы — котлаган кешенең исемен дә кабатлый алмады Фәез. Өйдә исеме ишетелә алмый торган кеше... Кама иде... Анысы уйда гына яңгырады:
«Кама. Кама. Кама. Кама!»
— Алье! Фәез абый, сезме?
— Фәнисә? Нәрсә, килмимени Зәрия?
— Килми шул.
— Нишләп?
— Нишләп дип ни. . Үзе белә инде.
— Өйгә кайтырга җыенамы, юкмы?
— Яраткйн кешесе белән торсын, ди
— Нинди яраткан кеше?
— Анысын үзегез беләсездер инде...
— Кара әле. Фәнисә, җүләрләнмәсеи, әйт Зәриягә. Тиз арада өйгә кайтсын Югыйсә, мин дә бит үпкәли беләм.
— Гулять итә дә беләсезме?
— Белмим Дивана сүз сөйләмәгез, әйт Зәриягә — аңламый-нитми дөнья җимергәнче, белеп эшләсен, сөйләшкәч, күргәч, эшнең бөтенләй ул уйлаганча түгеллеген аңлар да үзе үк оялыр.
Сез ояла беләсезме?
— Нәрсәдән?
— Зәрия үзе ояла белә инде.
— Уф! Ну ярый, соңгы сүзем — мин аны көтәм Бүген мин кайтуга өйдә булсын. Әйт, минем тамчы да гаебем юк. Ничек икәнен беләсе килсә, кайтсын. Булдымы?
— Бәлки килеп алырсыз?
— Сүземне,пожалуйста, җиткерегез аңа. ♦
— Ярый, әйтермен. с
— Рәхмәт. ь
• 5
Кайгы пар канатлары белән очып килде дә өйнең иң түренә оя ш корды. Өй сагыш белән тулды. Сәгатьләп, минутлап көтте Фәез ха- о тынын — аяк тавышлары ишетелмәде. Эштән өйгә сәгатенә сигез тап- = кыр шалтыратса да, трубкага кагылучы булмады. Шундый ук түзем- < сезлек һәм каушау белән ул Агарков секретареннан чакыру хәбәре * көтте. Сәгатьләп, минутлап көтте — Фәезне күрергә теләү галәмәте х шулай ук сизелмәде Аптырагач, секретарьга үзе шалтыратты
— Алевтина Федоровна Мине югалтмадыгызмы?
— Югалтмадык әлегә. Ник алай дисез?
— Миңа кемдер шалтыраткан — сез түгелме дип беләсем килгән иде.
— Юк, Фәез Сәлимович, эзләмәдем әлегә.
— Агарков үзендәме?
— Үзендә. Биримме әллә?
— Юк, юк. Ә министр?
— Министр да анда.
— Безнең трестка, ну, лнтейныйга килеп чыгасылары килмиме икән?
— Юктыр инде. Министр бүген китә бит. Аны озатырга җыеналар Рәхмәт, Алевтина Федоровна, минем бетте.
Нәрсә беткәнне Насыйбуллин чынлыкта үзе дә белми нде әле. Мәгәр нәрсәдер төгәлләнде. Монысын җанның әллә кайдагы, төпкелендәге бер күзәнәге ерак йолдыз җемелдәгәндәй сулкылдап хәбәр итә иде бетте, бетте, бетте..
Нәрсә бетте? Фәез бүлмәсендә йөренә —ерак күзәнәк, ерак йолдыз сулкылдавы әйтеп җиткерә алмаган сорауга җавап көтә Җавап күктән дә, җирдән дә ними, чөнки Фәез кайбер нәрсәләрне белеп бетерми, ахрысы
Министр киләсе көнне заказчыга мәйданнар тапшырып утырганда, нишләптер, Хәмнтов, Фәез үрнәгенә ияреп, берничә кабат, Алевтина Федоровнага шалтыратты — «Министр килеп җитмәдеме әле?» дип сораганнан ®)Ң «Хәзер алар кайда?» дип тә өстәгән нде Айратның ул көнге белешүләрен Фәез әйбәткә юрады — директор алдында трест җитәкчелегенең абруен күтәрергә тырыша, янәсе Имештер, әйтергә тели: вакланмый гына кабул иттегез, югыйсә, министрның үзе белән эшегез төшүе бар!
Хәмнтовның нинди мәнфәгать белән мавыкканын Фәез хәзер чама лый, әлбәттә. Ләкин хәзер дә чамалый гына Насыйбуллин секретарена звонок бирде, ишек ачылгач та
— Хамитовны чакырыгыз, пожалуйста,—дип боерды
— Хәмнтов китте бит,—диде Людмила
— Кая?
— Министрны озатырга.
Министрны? Озатырга?
Фәез гаҗәпләнүен ачу өянәге дип атау дөресрәк булгандыр Чөнки секретарь кызның аптырабрак калганыннан, бүтән ни әйтергә белмичә
көтеп торып та бераздан акыртын гына ишек ябып чыгуыннан шундый- рак сөземтә ясарга мөмки иде.
Фәез, үзен-үзе белештермәстән, тагын бер кабат Алевтина Федоровна номерын яртылаш җыйды да, трубканы дөпелдәтеп кире куйды. Җилкәсе гадәттәгечә кызып, йөрәкне ниндидер үткер металл ватыгы тырный, ияк астында ниндидер элмәк төенләнеп тартылырга азаплана. Ирек куйсаң, буарга керешер сыман. Фәез ирек куя алмый. Ул урыныннан тора да йөренә башлый. Әмма тынычлану цлай да килергә чамаламый. Сорау бик катгый һәм туры Ник? Ник үзе биргән задание- нең үтәлгәнен тикшермичә китте министр? Юк, үзе куйган бурычның үтәлгәне өчен рәхмәт әйтү дә түгел, һич югы тикшерергә, кызыксынырга тиеш иде бит? Гомумән эшнең ничек барганы белән кызыксынырга? Насыйбуллин дигән кеше барын, теге вакытта аны үз күзләре белән күреп, өстәлгә үз куллары белән сугып бурыч куйганын оныткан да. ди, шулай фаразларга тырышып та булсын, ди. Ләкин кою заводының төзелеп бетүе яки бетмәвен министр онытырга, оныта алырга тиеш түгел иде ләбаса? Онытмаган да ул аны. Кызыксынган, сорашкан да ул аны. Ләкин ничек болай Насыйбуллинсыз? Эшне башкарган кешенең үзеннән башка?
Министрның самолеты һавада икәнен белгәч тә Хәмитов Аппаков янына килеп җитте. Тегесе аэропортка җыена иде инде.
— Ислам Мөдәррисович, аэропортка мин дә барсам, килешерме икән?
— Нишләп килешмәсен, китәбез хәзер — Аппаков күпканаллы теле-фонның бер сәдәфенә басты.—Игорь Дмитриевич Агарков! Без кузгалабыз. Әйе. Аэропортта очрашабыз. Булды.
Аппаков тиз генә киенүгә, чыгып та киттеләр.
Аэропорт, самолет, шатлыклы каршылау. Яңадан Якты Яр юлы Аннары Агарков бүлмәсендә тар даирәле киңәшмә: министр, Агарков, Аппаков һәм . Хәмитов.
Министр бу юлы түр кәнәфигә утырмады, озын өстәлнең беренче урындыгына урнашты. Агарков, үз урынын буш калдырып, аның кар- шысына утырды. Аппаков министрның сул кулбашын якынрак күрде Бәхетнең артык зурлыгыннан Хәмитов кына үзен кая куярга белмичә- рәк азапланды. Шунлыктан Аппаков аңа үз яныннан урын күрсәтергә мәҗбүр булды. Ләкин егетнең билгеле микъдарда каушавын һәм чырае аллануын ихтирам дәрәҗәсе белән аңлатырга мөмкин иде — аэропортта министрның портфелен сорап алганда, кабинетка кереп, портфельне гардероб янына куйгач, кунакның киемнәрен кабул иткәндә һәм элгәндә, мөхтәрәм җитәкчеләр арасында үзенә тиң урын таба алмыйча тыйнаклыгы аркасында җайсызрак хәлдә калганда һәм менә хәзер олы ихтирам тулы күзләр белән өч кешенең һәркайсына вакытын белеп кенә сокланып, баш ымы белән сүзләрен дөресләп утырганда да — бары сы, барысы да әдәпкә буйсындырылган галәмәтләр иде
Агарков, төзелештәге хәлләр белән таныштыру йөзеннән, унбиш- егерме минутлык информация ясады. Азакта кою цехының нәкъ билгеләнгән вакытка төзелеп бетүен әйткәч, министр ихлас елмайды. Шул чакта Аппаков:
— Иптәш министр, бу хакта җавап бирүне гаепле кешеләрнең үзлә-реннән лично сорарга вәгъдә иткән идегез Хәзер бәлки аларны тың-ларбыз?—дип сүз кушкан иде, Агарков сөйләүдән тукталып:
— Анысы бәлки икенче юлы?—дигән сорау белән министрга карады.— Кешесе юк бит.
Ләкин Аппаков аны җөпләмичә:
— Минемчә, тиешле кешеләр барыбыз да монда,—дип, Хәмитовка ишарәләде.— Трест управляющиеның урынбасары — Хәмитов Айрат Бариевич.
Айрат Бариевичны тиешле микъдардан артыграк кызартып, министр
— Ә нишләп управляющий үзе юк’— дип, ана туп туры карады
— Аның... Анык белән җайсызрак хәл килеп чыкты шул
— Эш нәрсәдә? .
Уңайсызлыктан Хәмнтов боргаланса да җайсыз хәбәрне яшерә _ алмаган рәвештә әйтергә тиеш булды
— Хатыны б^лән шунда
— Ни булган?—дип Аппаков дөреслекне ашыктырасы итте
— Насыйбуллинның хатыны белән кызлар арасында скандал ки- < леп чыкты Аерылышып йөриләр Шул мәшәкать аркасында
— Нинди җавапсызлык! Шушындый вакытта!—Агарковның, да ми
нистрның да бу хәбәргә исләре бик китмичә утыруы аркасында килеп Z чыккан бушлыкны тутыру өчен Аппаков тагын дәвам итәргә тиеш тап- = ты. — Каһарманнарча килеп чыкмаган Әйдә, үзен докладывай Игорь* Дмитриевич, шулай дөрес булыр бит? ■-
Агарковның да, министрның да сүзсез ризалыгыннан соң кул иша- х рәсе белән Хәмитәвны урыныннан торып басарга мәҗбүр итте Хәми- * тов, баягы каушавын тиз онытып, тигез дулкынлану белән сөйләргә * кереште
— Хөрмәтле иптәш министр, сезнең лично үзегез куйган гаять авыр, ләкин мактаулы бурычны уңышлы үтәү өчен без бөтен коллективның барлык көчен, тырышлыгын тупларга тырыштык Бурычның кем тарафыннан куелганлыгын, аның партия карарларын тормышка ашыру юлындагы әһәмиятен һәр бүлекчәдә аңлаттык Үзегездән киңәш, ярдәм сораган чакларыбыз булды — ярдәмегездән мәхрүм итмәгән өчен, ата ларча кайгыртуыгыз өчен зур рәхмәт әйтәбез сезгә Иптәш Агарков бе лән иптәш Аппаков безнең эшкә көне-сәгате белән исәпләшмичә, оеш тыру эшендә безгә ярдәм иттеләр Коллектив тырышлыгы әрәмгә китмәде Бүген без зур канәгатьләнү хисе белән сезгә рапорт бирәбез бил теләнгән задание, сез куйган бурыч тулысы белән үтәлде Без барыбыз бергәләп зур җиңүгә ирештек, дип белдерә алабыз Сезне, хөрмәтле җитәкчеләр, шул җиңү белән котларга рөхсәт итегез
Җитәкчеләр, әлбәттә, елмаебрак булса да. рәхмәт әйттеләр Сөйләшүнең дөрес барачагын тойган Аппаков. бүлмәне вакытлыча калды рып, мөһим эшләре буенча каядыр шалтыратып керде. Ул югында да югалып калмыйча, Хәмнтов ул кергәч тә чыгышын ярыйсы гына матур төгәлләде.
— Кыенлыклар, әлбәттә, булды, хәтта бик күп булды дияр идем Ләкин аларны без җиңеп чыга алдык Аларны без киләчәктә дә истә тотарбыз Нәтиҗәләр ясарбыз Тәҗрибә киләчәк уңышларга юл ачар, дип уйлыйм Кайбер теләкләр, күрсәтмәләр сездә бардыр Без аларны игътибарга алырбыз Ә хәзер, хөрмәтле җитәкчеләр, коллективның олы җиңүен вакламыйча, зур көенчә сезгә тапшырам Кабул итегез — кою заводы әзер!
Хәмнтов, җитәкчеләрнең өчесенә дә ихлас ихтирам белән елмаеп утырды да чигәләрен, чәчләрен сыйпап куйды. Минут чамасы гына булып алган тынлыктан соң министр телгә килде
— Ну что же Яхшы, иптәш Агарков, хәтта бик тә яхшы Йөзне кы зартмадыгыз — молодцы Меңнәрчә кешелек коллективта хезмәте икърар ителмәгән бер генә кеше дә калмас дип ышанам Конкрет кешеләр хезмәтен ачыклап куегыз Ташламалар ясамыйча, гадел рәвештә һәр кемне үз өлешенчә теге якн бу формада билгеләп үтү булыр - тантаналы шартларда Вакытын эш барышында киңәшербез, дип беләм Шулай бит?
— Шулай, әлбәттә, шулай,—дип җөпләде аны Аппаков.—Монысы безнең җаваплылыкта киңәшербез, уйлашырбыз Киләчәктә яңа бурычлар хәл иткәндә дә сынатмаска тырышырбыз.
— Булды, аңлашылды. Сезнең, Агарков?
— Хәзергә җитеп торыр, ахрысы,—диде Агарков.—Кирәк булса, тагын киңәшербез. Чиратта эшләр күп, яңа заводлар...
Җитәкчеләр бераз утыргач та предприятиеләрдәге эшләрне үз күзләре белән күрер өчен калага һәм далаларга юл алдылар. Хәмитов аларны баш идарә алдында озата калды. Машиналар арасында шактый вакыт уйсыз басып торганын абайлап, ә башына зиһен килгәч, тәмам арганын тоеп, шунда барча йончулардан берьюлы котылыр өчен иң якын кибеттән бер шешә коньяк белән ризыклар алды да өенә ашыкты. Көн буе үзе теләгәнчә ял иткәч, икенче көнне тыныч һәм ышанычлы адымнар белән трестка килде, сагая төшеп үз кабинетына керде. Насыйбуллинның күзгә чалынмавы хәерлерәк сыман тоелды.
Кабинет ишеген гадәттәгедән катырак япкач исә әлеге хис юкка чыкты. Газеталар кулга эләгүгә хәтта күңелне тантанага охшаш җиңеллек биләп алды. Кала газеталары турында әйтеп тә тормастан, республиканың һәммә газеталары кою заводының файдалануга бирелүе хакында хәбәрләр, фотографияләр бастырып чыгарганнар иде. Тарихта калачак беренче сурәт дистәгә якын кеше арасында кою заводының смена башлыгы Сәгыйдулла Гайнуллин, төзелеп беткән яңа заводта коелган беренче детальне кулында тотып, киләчәккә елмая Шундый ук елмаю тарихта калачак икенче сурәттә; министр, Агарков һәм Аппаков. Алар янында басып торган Айрат Бариевич Хәмитов чыраена чор бөеклеге яктылык шәүләсе булып төшкән...
Сурәтләрдә дә, хәбәрләрдә дә Насыйбуллинның исеме-төсе юк. Кә-газьләрдә аңа урын җитмәгән булса кирәк...
Уйларны сискәндереп, телефон шалтырады
— Управляющийда планерка.
Бүлмәдә беркем булмаса да, Айрат Бариевич кызарып куйганын, тәне буйлап эссе чымырдау узганын сизде. Иртәнге җил искәндә тыныч күл өсте шул рәвештә чуарлана торгандыр. Зыян юк, һәр нәрсә башта гына сәер тоела, соңыннан барыбер, хәтта гайре табигый сыман тоелган хәлләргә дә күнегәсең. «Эшләр рәтле безнең. Җиңүчеләр кыю булырга тиеш»
Гәүдәсен туры тотып, Хәмитов управляющий кабинетына керде. Га-дәттәгечә, бүлмәдә — ун-унбиш кеше. Гадәттәгечә, сүз кичәге эшләргә бәя бирүдән башланды. Мәгәр Насыйбуллинның кыяфәте гадәттәгедән нык аерыла иде. Күзләре кызарган, чырае чирле кешенеке төслерәк агарып калган. Тавышы да элеккечә кискен түгел, шактый ук көчсезләнгән. Бу үзгәрешне, мөгаен, сизсә Хәмитов кына сизә, күрә торгандыр.
Әзер мәйданнарны заказчыларга тапшыруның уңышлы төгәлләнүен хәбәр иткәннән соң. управляющий картинаны төгәлрәк тасвирлау өчен баш инженерга сүз бирде. Глазов:
— Фәез Сәлимович әйткәнчә, гомумән, бер максатка ирештек,— дип кенә куйды да, шунда ук кыенлыклар, аларның ничек җиңелә ба руын тәфсилләп сөйләргә кереште.
Хәмитов кичә зуррак категорияләр белән эш иткән иде. Масштаблар— җир белән күк арасы! Ваклыклар белән мавыгып, кешеләр зурны ычкындыра. Болай ярамый, болай тиеш түгел: олы мәгънә — зур эшләрдә, шулар хакында уйларга, бигрәк тә сөйли белергә кирәк. На- сыйбуллинча түгел, бигрәк тә Глазовча түгел. Булып узган вак кытыршылыклар хакында, җитмәсә, Глазов әнә ничек кайнарлана бит. Бушка, кирәкмәгәнгә, файдасызга. Ә бит эшләнәсе инде эшләнгән, беткән..
— Шуның өстәвенә, —дип тәмамлады сүзен Глазов,—кайбер иптәшләр үзләрен азакка кадәр егетләрчә тота алмады — Бу минутта Хә- митовның колаклары үрә торды.— Управляющий урынбасары иптәш Хамитов, мәсәлән, үзенә управляющий йөкләп калдырган вазифаны, мактаулы бурычны - заказчыга әзер мәйданнарны тапшырып бетерү
не ташлап китте дә каядыр юкка чыкты. ♦
«Кем югалгандыр әле. карарбыз!»—дигән бәяне бирде моңа кар- с шы Хәмитов Ләкин колаклары теләккә туры килмәгән сүзләр ишетә 2 биреп, йөзе карала төште *
— Бу эштә Хәмитов үзен нәкъ чит кешеләрчә тотты Күзәтүче хә- = лейдә. Мин иптәш Хәмитовны, гомумән, төзелешкә файда китергән, зур н өлеш керткән дип исәпләмим Моны мин аның сәләте бәләкәйлектән * дип кичерергә тырыша идем Ләкин эш җитдирәк тоела башлады. Ки- а чәге гюступогыи ул үзе ничек аңлатыр, минемчә, хәзер аны тыңларга о кирәк.
«Газеталарны, алардагы хәбәр һәм сурәтләрне күрмәгән, әлбәттә. ’ Болай кылана алмас иде. Әнә бит, Насыйбуллин...»
Насыйбуллин тыныч кына утырган иптәшләргә күз йөртеп чыкты я
— Тагын кем сөйләргә тели?
Кичәге зур җиңүдән сон да сүзгә күчәргә атлыгучы күренмәде Ди- х мәк, алар Глазовча фикер йөртә
Насыйбулиннын карашы Хәмитовка терәлде Хәмитов исә секундны да әрәм итмәс өчен шунда ук кул нзәде—сөйләргә теләге бар
— Хәмитов. Тыңлыйбыз, дип кырыс кына игълан итте Насыйбуллин.
Гадәттә планерка вакытында утырган килеш кенә сөйләүне артыг рак күргән Хәмитов бу юлы аягүрә басты. Дулкынлануы күзләрен кызартып өлгергән, һәм күңеленнән тышка бәреп чыгарга ашыккан басым көчен аның тыярга теләге юк иле Шул ук вакытта вакланырга ярамаганны да бөтен тәне белән сизә иде «Мөмкин кадәр — кнчәгечә, ки чәгечә!—дигән өнсез бисмилладан башлады Хәмитов — Иман кешегә көч бирә».
— Әйе. без бу җиңүгә ел буе зур тырышлык белән атлап килдек Нарчабызның тырышлыгы, коллектив каһарманлык дияргә кирәк, әйе, шуның аркасында килгән олы җиңү бу Әйе. тыйнаклык уйнау бүген урынсыз Без үзебезнең бу җиңүебезне чын горурлык белән телгә ала быз икән, безне һичкем гаепли алмас Кичә, мәсәлән, югары оешмаларда, безне аңладылар Әйе. җиңү, олы җиңү Безнең хөрмәтле җитәкчеләребез дә аны шулай бәяләделәр Мин сезне министр, баш идарә управляющие Агарков һәм Аппаков исеменнән ихлас күңелдән котлыйм
Мәҗлес халкын телсез калдырып. Хәмитов моңарчы һич күрсәтә алмаган олпатлык белән, салмак кына итеп, үз урынына \ тырды Глазов Насыйбуллиннан күз аера алмый. Насыйбуллин — аннан Бүтәннәр исә бер Хәмитовка. бер управляющий белән Глазовка күз текәп, ни әйтергә белмичә аптырый калдылар Бар да Насыйбуллиннан сүз көтә иде Әмма Фәез бу мәлдә ни дә булса әйтерлек хәлдә түгел иде шул Фәез бу мәлдә колаклары ишеткәнгә ышана алмыйча газап чнгә иде Шуңа күрә:
— Дәвам итегез, Хәмитов, дип, үтә дә кыюсыз, бәлки эле мәгънәсез үк сүз кушкач, иптәшләрнең гаҗәпләнүе арта гына төште бугай Карашлар ихтыярыннан ычкына алмыйча. Хәмитов яңадан торырга мәҗбүр булды
— Тагын ни әйтергә мөмкин? Әйттем ич’
«Әһә. хәзер эшкә күчәргә мөмкин» — Шундый фикер белән Фәез, үртәлүен нәзакәтългк кыяфәтенә төреп. Хәмнтовтан KHTC.II.IH җавапны кабат искәртергә тиеш тапты
— Әйтеп бетермәдегез, Айрат Бариевич. Глазов сезгә шактый җитди замечание ясады. Иң хәлиткеч мәлдә эш урыныгызны ташлап киттегез, дип гаепләде. Әйтергә кирәк, бик зур гаеп. Моның өчен икегезнең берегез җавапка тартылырга тиеш. Кайсыгыз хаклы? Иптәшләрнең менә шуны беләселәре килә. Завод чаклы заводны заказчыга биргәндә үзеңә махсус кушылган эшне ничек ташлап качарга мөмкин? Нинди вөҗдан белән? Сез менә шунысын әйтеп бетермәдегез. Көтәбез, Хәмитов?
Хәмитов көлеп куйды.
— Кызык. Минемчә, сез ялгышасыз. Киресенчә, бәләкәйрәк эшне үз ияләренә калдырып, үз җилкәмә зуррак йөк күтәрдем мин. Сез күтәрә алмаганны, иптәш Насыйбуллин. Мин кирәкле эш башкардым. Безнең трест управляющийсыз, җитәкчесез калган хәлиткеч бер моментта, мин, аның урынбасары, шул вазифаны да өстемә алганмын икән, бу минемчә, һич тә җинаять түгел. Әйе, мин үземнең иҗтимагый бурычымны гына үтәдем. Министр да, Агарков та, Аппаков та минем докладтан канәгать калдылар.
— Кем. . Кем синнән сорады шул эшне?—дип кычкырып сораудан тыелып кала алмады Насыйбуллин.— Кем?
Ләкин Хәмитов андый гына кискенлектән каушарлык түгел иде инде. Ул инде тантана итә иде.
— Бүтәнчә ярамый иде. Югыйсә без югары оешмалар каршында тиешле дәрәҗәдә күренә алмас идек. Эшнең үтәлешен белер өчен махсус рәвештә Мәскәүдән министр килгән икән, рас Агарков белән Аппаков миңа мөрәҗәгать итә икән, сезнең кәефкә туры килмәгән өчен генә баш тарта алмыйм бит инде. Гафу итегез, завод төзелешенең җиңү белән төгәлләнүе хакында рапорт бирдем.
Ниһаять, иптәш Насыйбуллин, колакларыңа ышанырга мәҗбүр син. Кичә генә тулы хокуклы управляющий икәнеңне белсәң, бүген инде бүтән дәрәҗәдә булуыңны аңладың. Хәл шуннан гыйбарәт: ерак хатирәдәгечә, җилкәңә кемдер, баш миенә батып керерлек итеп, тимердән дә катырак нәрсә белән китереп орды, һушыңны җуеп, күпмедер вакытка өнсез калдың. Иптәшләрең хәзер сиңа күзләрен зур ачып карап торалар. Син шундый кызганыч хәлдә: егылмасмы дип сагайдылар. Ярамый, ярамый болай. Әз генә калган өметкә чытырдап ябыш, өстәл читенә генә түгел. Шулай, менә шулай, һәм молодец, авып төшмәдең. Хәзергә шул да бик җиткәндер. Әйе, көл төсле чырай белән булса да утырып калдың. Акрын-акрын күзләрең дә бүлмәне кабат күрә башлады. һәм менә хәтта күкрәкнең әчеткән бер төшендә сүз укмашып, телгә дә килде:
— Негодяй!
Бу сүзне Фәез беркемгә карап әйтмәсә дә, адресат аны тайпылышсыз кабул итте.
— Гафу итегез, кем була инде ул «негодяй*? Телегез әйткәнне колагыгыз ишетәме?
Шушы рәвешле чын күңелдән әрепләшәләр икән, әле синең хәл начар ук түгел дигән сүз.
— Бүгеннән башлап бер трестта безгә урын юк.
— Монда мине сез куймадыгыз.
— Мин! Үз башыма — мин үзем! Ә хәзер, хәзер бу кабинетны кал-дыруыгызны үтенәм.
— Бу кабинетта кем калыр, анысы билгесез әле.
— Слушай, Хәмитов,—дип Глазов урыныннан сикереп торды да чак кына талпынып куйгандай итте һәм түр өстәлгә бармакларын терәп, сүз белән канәгатьләнә алды.—Кеше белән шулай тупас сөйләшергә кем хокук бирде сиңа? Нинди хезмәт белән яулап алдың аны?
— Синең кебек ялагайдан түгел.
— Ничек? Ничек дидең?
— Ишеткәнеңне әйттем. Шунысын өсти алам: ставканы бик үк шәп атка куймыйсың. Акылың булса акыллырак булсаң... Ә син мина алай чекерәймә, куркытуың бар
— Менә бит нинди кеше син!
— Хәзер үк, ишетәсеңме, Хәмитов, кабинеттан хәзер үк чыгыгыз Аякларыгыз басасы булмасын бу идәннәргә бүтән
— Сездән соң. иптәш Насыйбуллин Анда да бик ашыкмыйча <
— Ярый, аңлашылды — Фәез нрексездән ямьсез хәлгә шаһит булып = утырган кешеләргә карады — Гафу итегез, нәрсәнедер күреп җиткерә * алмадык. Сизенә идем, әлбәттә. Ләкин шуннан узылмады Ары таба < болай барып булмый Планерканы, Глазов, азагына җиткерегез
— Фәез Сәлимович! Ашыкмагыз! ♦
— Әйе, сез төгәлләгез, үтенәм. а
Шул сүз белән Фәез үзенең ял бүлмәсенә кереп китте Бераз гына 2 арлы-бирле йөренгәч, карават башына иелеп, ике учы белән күзләрен ~ каплады Күзләр күрми торганда чак кына дөнья тынычлангандай тое- 1 лып китте. Утырды Шунда бераз гына оеп та китә язды бугай. Ун- _ унбиш минут узганнан соң аркасыннан кемнеңдер чәбәкләгәнен абай п лап баш калкытса, Глазов икән.
— Я, ничек?—дип сораган булды Фәез, гәрчә тәгаен нәрсәнең ни- « чек икәнлеген уйлый ук алмаса да
— Планерканы төгәлләдек Заданиелар ачык, төгәл.
— Ә! Рәхмәт Бүтән көннәрдә дә шулай дәвам итәрсең Аңламадым, Фәез Сәлимович
— Үзем дә аңлап җиткермим Шуңа күрә әйтүем Хәзергә бөтенесен үзен кара. Миннән башка Аңладың бит?
— Аңладым да.
— Хәзергә шунысы җитеп торыр
Фәез елмаерга көч тапты. Елмаеп дусларча кул кысышкач, җәяүләп өенә кайтып китте. Өйдә чебен очса, аның канат тавышлары да ишетелер иде Чебеннәрме, әллә чебеннәрдәй зеңләп секундлар очамы? Юк, колакта — шилык чыны Ә җилкә яна, ялкыны башка каба Баш үз вазифасыннан баш тартмакчы Ләкин зиһеннең дезертирлыкка, тик торырга хакы юк. Нәрсә булса да уйласын һәм уйлар чоңгылыннан тиешле карар тапсын Малай чакта су төбеннән ком алып чыккан кебек Кайчак кулга бака кабырчыгы эләгә иде. Буш кабырчык, ләкин ул да табыш санала иде Ә хәзер кулга ни эләгер? Әһә! Сорау туды! Сорау хәрәкәтнең башы Сорау тудымы, җавап мәҗбүри табыла, табылачак
Сорау:
— Әгәр заводны төзү, тапшыру заданиесе үтәлмәсә, өзелсә? Ул чакта да Фәезне эзләмәсләр, Хәмитонны табып, аннан гына җавап сорар тар иде микән?
Эзләрләр иде һәм бик тиз табарлар да иде Ә җиңү килгәч. Фәезнең кирәге бетте. Җиңү! Җиңү! Җиңү килгәч, батырлар күбәя Җиңелү килсә, кискәгә бер кеше башы куела Анда ул башны тиз табарлар иде Ә хәзер. Хәзер лавр яфраклары тезәргә җайлырак, ягымлырак башлар килеп чыкты, күрәсең Ахрысы. Фәезнең мескен башы лаврлар белән бизәлер өчен түгел, кискәгә куяр өчен генә яратылган булгандыр Заманнар бүтән булса, Фәез гомере шулай чикләнгән булыр да иде микән?
Мәгәр болай булырга тиеш түгел. Әле Фәезне тагын эзләячәкләр, табачаклар, фикер сораячаклар, гәрчә рапорт бирергә инде барыбер ча кырмасалар да. Фәездән өлгеррәкләр алга узды Шундый да өлгерлек! Әгәр шундый җитезлек барын моңарчы башына кигерә алса. Фәез башкачарак эш иткән булыр иде болай ук гамьсез булмас иде Ләкин
барыбер, барыбер аны табачаклар, чакырачаклар, сөйләшәчәкләр. Моңа ирешү юлы Оар шикелле—көтү, түземлелек... Сабырлык өчен бүләк — сары алтын... Әйе, кызыл, ал төсләрне Фәез инде җуйды. Нишлисең, һәркемгә үз өлеше — сары да матур төс... Ямьсез төсләр юк, ямьсез эшләр генә бар...
Күпме көтәргә туры килер икән — бер, ике, өч көн?
Хатынсыз, баласыз, хәтта чебенсез өйдә тынлык зеңгелдәвең — дүрт стена фаразларын тыңлап күпме түзәргә мөмкин?
Хатынсыз, баласыз, чебенсез өйдә диварлар телгә килде. Диварлардан ниндидер җәнлек шәүләләре уза. Шуларның берсе ас дип атала. Диварда Кама тугае сурәт шикелле җанлана... Кама тугаенда Фәез балык тотып утыра.
Җил тими —ышык, тыныч. Балык үзе дә сагындырмый гына каба тора. Каршыда — ак матурлык. Ә артта. Артта ниндидер чыштырдау... Балык кечкенә резинканы тирбәтеп куйса да, Фәез артка борылып карамыйча булдыра алмады. Караса, ниндидер бәләкәч җәнлек Аңа эндәшә дә, чакыра да алмады ул. Шулай да елтыр күзләр гаепсез елтырап, күңелдә ниндидер яктылык җемелдәтеп куйды. Гөнаһсыз кечкенә күзләр кеше карашы белән очрашкач та тере, шаян килеш ялтырый бирделәр. Матурлык өчен рәхмәт йөзеннән кеше аңа бер-ике балык ыргытты. Тик җәнлек курыкты һәм каядыр чабып китте. Каядыр түгел, илле-алтмыш метр ераклыктагы вак агач өеме артына. Ул көнне җәнлек бүтән күренмәде. Ләкин бер бирелгән бүләк кире алынмый. Балыкларны шул килеш калдырды кеше, һәм ялгышмады. Иртән килүенә ул калдырган күчтәнәч юкка чыккан иде.
Кеше янә, озак кына резинка көпшәгә карап, балык каптырып утырды. һәм бер заман —яр өстендә тагын чыштырдау... Таныш чыштырдау. Кеше күтәрелеп караса, яр өстендә башын-муенын уйнаткалап, кичәге елгыр танышы тора иде.
— Я, исәнме?—җәнлек җавап итеп, борын 'очларын кыймылдатып куйды.
Җәнлеккә инде исем кушарга да мөмкин икән — ас дип атала бу җәнлек, бу елларда күзгә бик сирәк күренә торган кунак.
— Балык ошадымы соң? Әһә, ошаган. Мә, алайса тагы.
Балыктан бу юлы курыкмады ас. Качмады, ләкин кагылмады да. Ул аны кеше киткәч кенә алачак.
Икенче көнне балык тагын юкка чыккан иде. һәм бу юлы да кеше бераз гына утыргач та чыштырдау кабатланды.
— Әһә, бик шәп. Килдеңме? Бик шәп. Менә кулга эләккән беренче балык — сиңа. Ал, курыкма, ал.
Асның ятсынуы күзгә күренеп кимегән иде. Балыкны ул тәпиләре белән капшап карады, мәгәр ашамады. Аның күзләре һаман кешегә карый һәм ниндидер җылылык сирпи иде. Бу—күчтәнәч өчен рәхмәт билгесе, мөгаен.
Шул көннән соң кеше белән ас күп нәрсәләр хакында сүзсез аңлаштылар — таныштылар һәм дуслаштылар. Шуннан соң алар инде бер рәттән диярлек утыра башладылар Кеше балык тота, ас карап тора һәм сый өчен сикергәләп сөенечен белдерә, рәхмәтен әйтә.
Шулай бер ай чамасы вакыт узгандыр.
Алда — кармак, артта ас уйнаклавы һәм күз ачып өлгергәнче — ямьсез бер адәм акыруы. Акыру гына түгел, ят кеше йөгереп тә килде һәм аска йодрык кадәр таш та тондырды Тотмакчы булып, куып та карады Ә Фәез:
— Нишлисез, котырган мәллә сез?—дип балык тоткан җиреннән ярга менеп кычкырса да инде соң иде.
Ас дигән җәнлектән җилләр искән. Ят юлаучы, арттарак калган чана бавын янадан кулына эләктереп, яңадан көйле генә атлап китте:
— Ас ләбаса! Ас! Нинди кыйммәтле тире!—дип мәгънәсез мыгырданды үзе.
Икенче көнне балыкларны ас өчен махсус тотып, әзерләп куйса да артта таныш кыштырдау ишетелмәде, кабатланмады Икенче-өченче ♦ көнне дә шулай. Аптырагач, Фәез: =
— Сиңа таш ыргытучы мин түгел ләбаса. Мин сина гел балык кы- ±
на ыргыттым Минем бер гаебем дә юк ләбаса, ник миңа үпкәләдең * син, ник килмисең?—дип ялварса да ас елтыр күзләрен түгел, бәлә- Э кәй койрыгын да күрсәтмәде шул. н
Аннары кеше кабат очрашуга өметен бөтенләй өзде һәм ялгыш > мады. Шуннан сон инде менә өчме, дүртме ел узса да, һаман күзгә кү- а ренми җәнлек. Күренмәс тә. Ләкин ул күңелдән дә китмәс—күзен ел- о тыратып карар да торыр Ә гаепле кешегә ни җәза? Югалту ачысын = кичердеме ул? Фәездән башка беркем берни югалтмады, беркем берни < Югалтуларның инде саны да югалып бара буган, ләкин ас һаман ирен- а нәрен уйнатып килә дә чыга, килә дә чыга. Аңлатуы кыенрак була, х һаман да шулай.
— Югал күздән, ас, тизрәк кач син. Ас, кач. кач!
Җәнлек исә һаман үҗәтләнә, күктәге йолдызлар рәвешле итеп күз ** ләрен җемелдәтә
Аны куркыткан кеше белән дә бәхәс һәр йокысыз төндә яңара
— Ни дип куркыттың син аны?
— Ничек инде ул «ни дип»?
— Максатың нәрсә иде — таш ыргытуның мәгънәсе?
— Макса), мәгънә Кызык булды миңа, кызык! Аңлыйсыңмы? Ә сиңа ни зыяным тиде? Әллә кулыннан берәр әйбереңне тартып алдым мы?
— Алдың шул. Нәрсә икәнен атап әйтә алмыйм. Мәгәр бик тә кыйммәтле бер әйберемне тартып алдың.
Хатынсыз, чебенсез, тормышсыз өйдә якты күләгәләр генә яшәү галәмәте сиздерә. Күз алдыннан уйнаклап елтыраган елгыр җәнлек Зәриягә, һәм аны куркыткан адәм Хәмитов кыяфәтенә кереп куя. Ул да булмый, караңгыдан Кама күзләре текәлеп карый. Кама янында Фәез үзе дә бар икән. Алар урамда икән. Алар урамның ике ягыннан атлыйлар Каядыр туктаусыз баралар
— Кама, син, бәхет эзләп, бәхетсезлек таптың. Теге чактагы кебек, тузбаш дип. тагып зәһәр еланга туры килдең Теге чакта агудан арын сан, хәзер инде беркайчан да, беркайчан да хатаңны төзәтә алмассың Син үзеңне, мин яраткан Каманы, мәңгелеккә югалттың. Бүтән таба алмаячаксың минем кебек үк. Беркайчан да!
Икесе урамның нке ягыннан атласа, икесе бер таба барсалар да, озакламыйча, араларына автобуслар, трамвайлар, йөк машиналары дөбер-шатыр килеп керә Инде кабат бергә булыйк дигәндә, корыч шау астына килеп эләгүең бар һәлакәт хәтта үзенә чакыра да кебек. Шу ңа карышу йөзеннән Фәез бөтенләй кирәкмәгән якка, җәһәннәмдәй чо кырлы чакырлы төбәккә Мәләкәс атлы инешкә таба ярсынып атлый Әйтерсең, анда кемдер көтә
Адәм чыккысыз ярдан мәтәлеп имгәнә язса да, баш һәм арка миләре селкенсә дә, юк. тиз генә хәл ачыкланырга ашыкмый. Мәләкәснең бер бетон торбага сыеп калган мескен агымын кызганудан башка хис туа алмый Тик бер нәрсә ачык төсмерләнә кебек: нидер үзгәрде, гомергә төзәлмәс өчен имгәнде. Яшәүнең дә моңарчы булган көен, рәвешен әлеге үзгәрешкә яраклаштырып, дөньяга мөнәсәбәтне дә үзгәртергә ту ры киләчәктер Яңа хәлдә искечә яшәү кебек аңсызлыкка, булдыксыз лык оятына Д)чар булмаска кирәк Гиз. тизрәк!
Төшләрне, уйларны, караңгылыкны аралап, җир өстенә якты иртә килә. Баш конвейерның ишек төбендә — халык. Җирнең ак күкрәгенә тантана сәбәбе күтәрелә:
— 000 001—гаҗәеп сан, капкадан чыгып, пьедесталга менә. Ул! Ул!
Тантана уртасында Павел белән Фарук. Теге чакта Фарук халык алдына чыгарга курыкса, баһадир машина — корыч җанлы, берниндн каушау белмичә, тыныч гөрелди. Аның корыч сүзе радио аша илгә тарала Аның корыч сүзләрен хуҗалар, төзүчеләр, Мәскәүдән, Казаннан килгән кунаклар дәвам итә. Баһадир машинаның кабинасына — кызыл комачка ак хәрефләр белән язылган горур мәгънә күкри:
— Кабул ит, Ватан! Бездән — беренче машина!
— Безнең урамда бәйрәм бит, шайтан алгыры! —дип кем өчендер кабатлый Насыйбуллин — Җирдә барыбер чын хезмәт, чын гаделлек тантана итә! Ялганнан автомобиль яралмый. Ялганнан бары тик ялган ярала.
— Фәез Сәлимович, хәерле көн!
— Исәнме, дөнья!
— Сезне Агарков күрергә тели.
— Рәхмәт, Алевтина Федоровна. Кайчан?
— Бүген сәгать бишкә ул сезне көтә. Вакыт табарга тырышыгыз.
— Вакыт юк инде ул. Ләкин Ярый, барырмын!
Әйе, түземлек — көч. Әнә бит чакырдылар, үзләре таптылар, кирәк булгач. Билгеле дәрәҗәдә максатка ирешелде.
Фәез Агарков ишеген ачты Аппаков та шунда икән. Иртәрәк килдем, ахрысы, дип, ишекне кире япмакчы иде, тик Агарков тизрәк әйтеп өлгерде:
— Әйдә, Фәез Сәлимович, уз.
Узды Сәлимович. Баш управляющий карашы күрсәткән урынга — озын өстәлнең беренче урындыгына килеп утырды. Хәл-әхвәл сорашканнан соң Агарков:
— Кайда югалдың син?—дип сорады.
— Югалганым юк, Игорь Дмитриевич.
— Нишләп эш урынында түгел?
Шушыннан соңгы әңгәмә берьюлы ике телефоннан сөйләшкән кебег- рәк килеп чыкты. Кырыс сорау—Аппаков тавышы. Аңа шундый ук җавап. Тынычына —Агарковка — тыныч сүз.
Кырыс сорау:
— Соңгы имтихан вакытында сез кая югалдыгыз?
— Кайчан?
— Әйтик, кою заводы мәйданында дәүләт заданиесе төгәлләнгән көнне. Сугышчан бурыч үтәгәндә.
— Сагышчан бурыч үтәлгән һәм төгәлләнгән көннәрдә, һәрвакытта- гыча мин үземнең сугышчан постымда булдым.
— Ягъни, ресторанда?
— Төш вакытында бер сәгать.
— Аннары?
— Аннары кою заводы дирекциясендә. Иртәнге сигездән башлап, кичке тугызга хәтле Кемнәрдер сезгә рапорт биргән чакта, без әле.
— Сез әле кемнәр беләндер күңел ача идегез. Хатыныгыз белән аерылышуга көч түгә идегез.
Фәез, бөтен хикмәтне берьюлы аңлап, кабынып китте. Барлык рән- җү-үпкәләре, алдану, мыскыллау әчесе кушылган ачуы берьюлы дөрләп китте:
— Болары — минем шәхси эшем Минем әлегә сездән ярдәм сораганым юк. Сорамам да
— Ә мораль? Җитәкче морале?
— Кайберәүләр кебек мин карьера өчен җанымны сата алмыйм.
— Кемнәр кебек?
— Үзегез уйлагыз. Сезнен бурычка керә ул.
Агарков сагая, Аппаков бераз аптырый калды Нәрсәнедер төшенде- < ләр шикелле. Шунда Аппаков сүзне икенчегә борырга тиеш тапты =
— Гади эшче, бетончы, балта остасы, булдозерчы. хәтта бригадир- -
ныц прогул ясавын күз алдына китерү мөмкин Шуннан да югарырак < белгечләрнең, юк, гафу итегез, күз алдына китерә алмыйм Ә бит сез. гафу итегез, трест управляющие! һәм прогулчы! Моның өчен гайре * табигый сәбәп кирәктер. •
— Сез сәбәп күрмисезме? х
— Гафу итегез, күрмим
Фәез тагын кискен сүз ычкындырмагае днп, тыныч утырган Агар- - ков сүзгә катнашырга булды: х
— Сез бәлки югалып торуыгыз белән нәрсәдер әйтмәкче булган- 3 сыздыр, ә? Мин бераз сизенәм шикелле Төгәл беләсем килә: теләгегез * нәрсә?
Теләгем шул гына үземнең кирәксез кеше түгеллегемне сизде рергә тырышу
— Юкка. Сез инде аны расладыгыз.
’ Кирәгем бетеп киттеме?
- Көязләнмәгез. Фәез Сәлимович, сезгә килешми алан
- Ышанасым килә.
- Сез гидротехника буенча белгеч бит әле?
— Әйе, төшенәм, рәхмәт.
— Анда җиңелрәк булыр дисезме? Уйлап карагыз Ялгышмаслык булсын, үкенмәслек.
— Анлыйм Монда минем бурыч үтәлде Хәзер батырлар күп Те гендә башлана гына
Анысы ла хак Коровкин белән сөйләш Риза булса, шалтыратыр
— Рәхмәт. Игорь Дмитриевич, минем сүз бетте Фәез урыныннан кузгалгач. Агарков кул нзәп аңа сабыр итәргә кушты Мин сезне тыңлыйм. Игорь Дмитриевич
Синең фикерне белеп калыйк Үз урыныңа монда кемне тәкъ дим итәр идең?
Анда әйбәт егетләр бар
Конкрет
Глазов. Черных
- Ә тагын?— дип ашыгыч сорау бирде Хппаков
Аның нинди фамилия ишетәсе килгәнен Насыйбуллнн белә, тик ан дый исемне Фәез телгә алмаячак Шуна күрә Аппаков үз картасын ачып салырга мәҗбүр
— Ә урынбасарың? Хәмитов?
Рапорт бирергә вакыт җиткәч, курыкмагыз. ул \ < җаен табар
Елмаебрак утырган Агарковка карап. Аппаков иреннәрен кысып куйды Тик бераздан янә дәвам итте
— Без Хәмитовны әйбәт кеше, дип исәплибез Андый кадрлар без нең өчен кадерле.
Кадерлссен белмим, ләкин гаить кыйммәтле
- Ачыграк әйтегез
— Андый бик ягымлы, сүзгә оста парадный затлар КамАЗ кебек тө-зелештә урын биләмәгән булса, күп төзелешләр үз сметасына сыяр иде. Менә ни хәтле бәя тора сезнең кыйммәтле кадрларыгыз.
Аппаков бая кискен сүз ишеткәндәгедән һич ким гаҗәпләнмәгәндер: кузгалып, бот чабып куйды.
— Карагыз әле, карагыз — бер кеше башында ни хәтле уй!— дип елмаерга тырышты.
Фәез Агарковка карады. Көлемсерәвенә караганда, баш управляю-щийның кәефе җимерелмәгән иде. Шул ук вакытта аның күзләре тагын ашыкмаска кирәген аңлаттылар шикелле. Шул сәбәптән Насый- буллин тагын тынды.
— Син Хәмитовка чынлап та ничегрәк карыйсың? Мөмкин булса, объективрак,— диде Агарков тынлыкны бозып
— Фикерем шул: андый кешегә Чаллы кебек бөек төзелештә урын булмаска тиеш.
— Артык кискен түгелме?
— Соңгарак калып әйтелде.
— Ярый, рәхмәт, искә алырбыз.
Сөйләшүнең бәлай төгәлләнә язуы белән Аппаковның ризалашасы килмәде бугай.
— Карагыз әле, иптәшләр. Кадрлар белән шулай шаярырга ярый мыни? Кичә генә шәп иде кеше, бүген кирәге беттеме? Җитдиме бу?
— Монда ул, дөресен әйткәндә, Лазаревтан да уздырып җибәрде Хәзер, ә киләчәктә...
— Кызык әйтәсез, Игорь Дмитриевич Анатолий Самойлович хәзер дә хөрмәтле кеше бит, минемчә.
— Чөнки ул үз урынында.
Җитәкчеләр бәхәсенә шаһит булмас өчен Фәез китәргә рөхсәт сорады. Агарков бу юлы ни күз белән, ни сүз белән каршы килмәгәч, тиягенә чыгу җаен карады.
Ул чыгып киткәч булачак әңгәмәнең, дөресе — бәхәснең нәрсә, кем хакында барганын чамалау кыен түгел сыман. Сүз Лазаревтан башланып, азакта Хәмитовка, аннан соң бәлки Насыйбуллинга күчкәндер Агарковның Лазаревка биргән бәясен Фәез шөбһәсез әйтә ала.
Лазаревны үзе башлаган мәйданнардан китәргә мәҗбүр иткән сәбәп менә нәрсәләрдән гыйбарәт: планнарга сыймаган үзгәрешләр ул уйла-ганнан катлаулырак булып чыкты һәм бер масштабка күнеккән зиһен колачы икенче зуррак масштабка җитмәде. Шуның нәтиҗәсендә кеше парадный шәхескә әверелде. Җитештерү сферасында курчаклар озак яши алмый...
Хәмнтовны, билгеле, Аппаков яклагандыр һәм, ихтимал, егет бәясез калгандыр. Шул кирәк аңа. Ләкин Насыйбуллин үзе? Аңа нинди мөһер сугылды икән?
Нинди генә булса да, Насыйбуллинның үзе өчен инде барыбер
Ә шулай да... шулай да җилкәгә килеп, әйтерсең. Аппаков сүзләре бәрелә:
«Синең чынлыкта нинди кеше булуың һич мөһим түгел, ә бүтәннәргә нинди булып күренүең, аларның сине нинди итеп күрергә теләүләре мөһим. Син аларга нинди рәвештә кирәк булсаң, алар синс җәмәгатьчелек карашы өчен шундый итеп иҗат итәчәкләр. Алар теләге- заказы белән үк чынлыгыңнан башка икенче «син», өченче, дүртенче һәм, хаҗәт табылса, бишенче «син» хасыйл ителәчәк...»
Бүгенге көндә Насыйбуллинның нинди кыяфәтләре яши икән? Аның үзенә хәзер бөтенесе барыбер. Тик шулай да...
Шулай да җилкә сызлапмы сызлый бит. Шул сызлаумы әллә күз алларын караңгылата?
Өченче бүлек
Гидростанция тарихы еллар буе хәрабәләр мисалында, йокыга тал ган хәлдә ятты. Шлюз каркаслары арасында әллә нигә бер күтәрелгән ак пар гына кышларын кар канлаган чокыр-чакырларның җан биреп үк бетермәгәнлеген сиздерерлек түгел иде. Кыш-көзләрдә җил сызгыра ♦ сызгыра тормыш галәмәте кузгата торса да, җәй көннәрендә монда соп- с соры төссезлек ваемсыз патшалык итә бирде — чикерткәләр чөкердәми- £ тәнлекләр күз елтыратып узмый, еланнар шуышмый Җирнең бер кат = кабыгын ашап, моторлы кодрәт узган Борынгы тормыш галәмәтләре = төсле хәрабәләрне ходай үзе дә оныткандыр кебек
Ләкин көннәрдән бер көнне Фәез Насыйбуллин, кәгазьләр актарып ф утырганда, гидростанциянең сизелер-сизелмәс кенә булса да сулап _ ятуын төшенде. Баш идарәдә эшләгән чакта үзе җибәргән кәгазьләр . ® Әгәр аларны бүтән кеше җибәргән булса, мөгаен, Фәез ул кешене фор- = малист, гамьсез дигәндәйрәк сүзләр белән мөһерләр иде
Инде болай ярамый. х
Кабинетында, өендә күпме техник әдәбият бар. Фәез аларнын бары- х сын аркылыга-бунга үлчәп, тикшереп чыкты хәтеренә төшерде, зиһе- * ненә күчерде. Куйбышев шәһәрендәге «Гндропроект» институты белән. * Казандагы һәм Якты Ярның үзендәге компетентлы кешеләр белән ки- « дәште. Баш идарәдә чакта бу эш аның өчен көязлек булып исәпләнә иде — дәрьяга ул өстән генә карый ала. ә төпкә чумарга җан хакын та уйларга аңа вакыт бирелмәгән иде.
Дәрья төбендә менә ул нәрсәне ап ачык күрде. Гидростанция корылмаларын Ленинградның «Гнпротранс» институты төзегән Көчле оешма Документларның сыйфаты ин югары дәрәҗәдә Хәтта эш сызымнары да вакытында җибәрелгән булып чыкты Ә буа һәм күпер нигезе проектларын Мәскәү институты эшләгән Ленинградта яралган күпер һәм аның терәкләре Мәскәү институты ташларына таянырга тиеш. Тик Мәскәүдә билгеләнгән нигезнең ннндн буласы Ленинградтан күренеп җитмәгән Өске корылмалар су астында калачак корылмалар размерына - чүлмәккә капкач — туры килми ГЭС бинасы мөмкин кадәр кыскалыкка - экономиягә омтылса, аскы нигезләр аны инкарь итә. яратмый
Ике институт проектын берләштерү Фәезне көткән булып чыкты Карандаш һәм линейка хәзер төштә дә кулдан китми
Турбина блоклары Аларны алдаИрак эшлән бетерергә кирәк Кү пер чак кына арттанрак иярә Аны ашыктыру ярамый, тоткарлау да дөрес булмас иде нигез ташларын су күмсә, өстәмә җайсызлык i.q килеп чыгачак.
Күперне дә, блокларны да яраклаштырып салу өчен барлык көч һәм материалның бер кулда булуы шарт Ә гамәлдә блоклар аргы ярта • * и генә үрмәләсә дә, күпернең әле тәгаен хуҗасы юк
Күпернең вариантлары белән таныша торгач, шунысы «мам мән. лүм булды бүгенгесе көндә бу эш белән конкрет шөгыльләнер өчен Фәез Насыйбуллнннын компетенциясе бәләкәйләнеп калган ик.-н Баш идарәдән торып җитәкчелек итәргә кодрәте җиткән булыр иде -> ы да Хәл киресенчәг.» әйләнеп куйган Борис дус теләгәнчә яшәгән »ш ләгән булса, геройларча яшәмәгән булса, \-чср буа һәм күперне Ф т үз кулына алган булыр иде
Туган һәм сөйгән елгасы Камд аркылы челтәрле күпер салу Фәез нец бел ә-бел тәннән бирле чакырып торган еракта! ы «әнгәр Хыялы бу лып килде Берничә ел элек, баш идарәдә бу хакта баш т. ту җ.( чакта ук. күпер проектын булдыруны башлан ул кузгатты ф...ч и : цнатнвасы белән заказчылар киңәшмә җыйдылар һәм анда баш идарә
дән Фәезгә катнашырга туры килде. Ул барып кергәндә тавышлар инде иң биек ноктага менеп җиткән һәм сүзләр һаман бер тирәдә бөтерелә иде: Күпернең проекты шушы көнгәчә эшләнмәгән. Фәезнең киткәненә өч ел Ул киткәндә нәкъ шушы хәл иде. Мәскәүдә бер оешма күпернең үзен таләп итсә, икенчесе, аңа тиешле материал фондын һәм акчаны да бүтән төзелешкә — КамАЗга бүләк иткән.
Бәхәсләргә тәнәфес бирер өчен секретарь кыз директорга телефон трубкасын алырга әйтте. Гадәти «Әйе. тыңлыйм»нардан соң, директорның чырае каралганнан карала барып, тавышы иң түбән ноктага кадәр төшеп җитте.
— Бернинди сроклар да юк. бернинди вәгъдә. Әйе. Без нәрсә? Без бүгеннән әзер Ләкин бит Нинди күпер? Проект үзе юк, ничек эшкә тотынсыннар? Әйе. КамАЗны да нәкъ шулай башладылар Килделәр дә жир казыдылар, ташлап киттеләр, дә тагын килеп икенче ысул белән казырга керештеләр. Инде җайлана дияргә була. Әйе. төзелешнең яртысы төгәлләнә язгач, проектлар, хәтта эш сызымнары да килеп җитте. Әйе. биналарны ватып яңадан корырга туры килгәләде. Безнең дә шулайрак килеп чыгуы ихтимал. Әйе. уйлашырбыз. Әйе. Ләкин акча... Аны каян алырга? Әйтәбез, язабыз Рәхмәт, хушыгыз.
Шуннан соң проектчылар хакында сүз булып алды. Алар эшкә тотынырга әзер.
— Ә акча?
— Анысын Фәез Сәлимович белә— Бу сүздән һәммә кеше, шул җөмләдән Фәездә уч төбенә генә елмаеп куя.— Акча булса проект булыр иде. Подрядчик та бәлки табылыр иде. Проект булмагач, акча да гөл. Шулай да күпер — төшемле эш. Уйлашыгыз.
— Рәсми кәгазь бирерсез. Бөтенләй алынмасак, конструкцияләрне өлешкә бүләргә мөмкин
— Шашлык ысулы? Анысы гамәлдән чыгарылган.
— Уйлашырбыз. Бер фикергә килербез.
— Хуҗалык исәбендә булуыгызны онытмасагыз. хәзинә сезне үзе эзли.
— Анатолий Самойлович белән киңәшербез.
— Ә сез үзегез?
— Мин үзем... баш идарә кесәсендә егерме миллион сум акчага гына урын калгандыр дип уйлыйм.
Фәез икенче көнне үк бу киңәшмә тәкъдиме белән баш инженерны һәм баш управляющийны таныштырды Алар да Фәез кебек уйлыйлар икән.
— Күпернең бетоннан салынуы күздә тотыла. Анатолий Самойлович.
— Шуннан?
— Бу ысул белән минем соңгы елларда кызыксынганым юк. Үзегез беләсез, вакыт дигән нәрсә...
— Гидростройдагы иптәшләр?
— Белмим шул. Барыбер безнең контрольсез эшли алмаслар.
— Әһә. Синең ниндидер тәкъдимең бар кебек
— Күперне, мин әйтәм. металлдан ясасак? Шәһәрне ул бермә-бер матуррак итәчәк.
— Тыелган ысул.
— Бәлки узар? Ә хәзер заказчыга металл күпер хакында язу төшерәбез.
— һәм Мәскәүгә?
— һәм Казанга.
Гадәти фикер алышулардан соң Фәез тутырган кәгазьләр баш управляющий раслаган җитди документ сыйфатында Казанга китте, ан
нары, Фәез аңлап бетермәгән нәрсә: баш инженер шул эш белән махсус шөгыльләнер өчен гидростанция төзелешеннән Айрат Хәмитов дигән яшь иптәшне җибәргән Аңа ияртеп, Рәхилә һәм Кама исемле кызларны Алар кайтканнан соң озак та көттермичә, Казаннан күңелле хәбәр килеп төште.
Лазарев бүлмәсенә, тантаналы рәвештә килешү өчен, директорны ♦ дәштеләр Заказчының кәефе төшенке икәнне сизепме, әллә болай үз с гадәтснчәме, Лазарев, ачык елмаеп, кунак белән ике куллап күреште н һәм утырышкач та шат тавыш белән дәште 2
— Хөрмәтле Марс Зарипович, ике кыйтганы, Азия белән Европа- Я
ны тоташтырачак күпернең контурлы сызыклары, ниһаять, күзгә күре- ь нерлек була башлады Без бу эшкә алынырга бүгеннән риза ф
— Рәхим, Анатолий Самойлович, ләкин... а
— Дәүләт үзе кушкан эшкә акча тапмый калмас, курыкмагыз о
Булышырбыз х
— Анысына да рәхмәт, ләкин бит.. <
— Ләкин ул металлдан курка, Анатолий Самойлович,— дип Фәез °
ачыклык кертергә тиеш булды х
— Әйе. металлдан рөхсәт итмәячәкләр Хөкүмәт карары белән ты- о
елган. Бетонга заявка көтәләр х
— Сезгә, ялгышмасам, бүтән төрле карар килде Анысы да хөкүмәт карары бугай?
— Барып чыкса, миннән тормас иде дә бит, ләкин
— Ләкин — рәхмәт Килештек Проектлар көтәбез
Шушы рәсми килешүдән бирле өч ел узганнан сон, Насыйбуллнн гидростройның үз кешесе булып кәгазьләр актарганда, күрәчәк эш нәкъ шушы рәсми килешү ноктасында тыныч кына черем итә икән әле
Фәез болай да минимумга калган йокыны, ялны тагы да кыса төшеп, тиешле әдәбият юллады. Моңарчы мәжбүрияте чыкмаган һәм бик үк катлаулы булмаган технология рәвешләре хәзергесе көндә өр-яңа положениеләргә әйләнгән ләбаса!
Бер актарды, өч, дүрт, биш тә актарды, укыды, кабатлап, сызга- лап бакты, әмма күпер төзү практикасыннан ераграк калган булып чыкты Елганың аръягы төслерәк хыял — алсу теләк сурәтендә Шул теләк аркасында, теге чакта
— Без алынабыз!— диде Лазарев
— Без алынабыз бу эшкә!— диде баш идарәнең баш инженеры
Ә үз куллары белән тотынырга тиешле Фәез Насыйбуллнн курка калды Ничек? Нидән башларга? Җыелышлар оештырыпмы? Кешеләр акыл һәм сүзне жәлләмәс анысы. Тик шуннан соң?
Аяк астыннан бетон нигез ычкынды — кулга карандаш һәм логарифмик линейка буйсынмый Элегрәк аларныц кирәге булмаган. Лазаревка әле дә кирәкми Ул — оештыручы! Ул инде карандаш һәм линейканы сагынмыйдыр ла Кабинет, телефон, киңәшмә, жыелыш, трибуна, микрофон... Менә аның эш кораллары Фәез дә шулай яши алырмын дип, ахрысы, кирәкмәгән тарафка шактый ара ияреп барган Хәзер аклады шикелле Әгәр сон булмаса.
Коровкин бүлмәсендә чираттагы уйланулар Махсус чакырылган белгечләр белән бергәләп кәгазьләр, саннар, диаграммалар өстәлгә җәелгән, диварларга кадакланган Насыйбуллнн анда үзенең карашларын аңлата
— Безнең барлык проспектларда һәм проектларда бетон күпер каралган Аны металл белән алмаштыру өчен махсус хөкүмәт карары кирәк Без андый рөхсәтне алган идек Ләкин смета элекке, анда металл күпер юк Димәк, барлык сметаларны иңадан карарга, инстанцияләрдә тикшерергә, расларга кирәк Мондый мәшәкать төзү срокларын
тагын да сузар иде. Хәзерге кискен шартларда без бу фикерне яклый алмыйбыз.
Белгечләр Фәезне якладылар Алар тәкъдиме белән күпер башка предприятиегә күчерелде.
Баш идарәнең баш инженеры урынбасары иптәш Насыйбуллин та-рафыннан җибәрелгән күрсәтмә, гидростройның баш инженеры булган Фәез Сәлимович тарафыннан кире кагылды...
Дәрья тирәнлегендә туры килмәүләрне бетерү өчен дә шактый баш ватарга кирәк иде. Азакта үз фаразларын Фәез Мәскәүгә дә, Ленинградка да җибәреп, уңай җаваплар алды.
Проектчылар ничек шул арада өлгерә алганнардыр, берничә айдан яңа документлар инде килә дә башлады. Эш сызымнары атналарга ук бүленгән. Күпер салучылар гына өл.ерсен... Проектта билгеләнгән ике елга Фәез сыешачак. Коровкин аның белән сүзсез риза.
Ләкин аларны шундый матур көннәрнең берсендә Агарковка чакырдылар. Иртәнге сәгать алты туларга ун минут кала. Алевтина Федоровна аягүрә торып каршылады
— Тизрәк, алар көтәләр.
— Ниндирәк эш икән?
— Ашыгыч. Министр килде.
— Министр?— Фәезнең җилкәсен таныш ялкын ялап куйды.
Агарков министрга башта Коровкинны, аннары Насыйбуллинны тәкъдим итте. Характеристика икесенә берәү җитте:
— Яхшы белгечләр.
— Әйбәт,— дип, эш мәсьәләсенә күчте министр.— Бурыч гади генә түгел, ләкин башкарып чыгарга кирәк. Игорь Дмитриевич та шул фикердә— сезгә аны ышанып тапшыру мөмкин.
— Тыңлыйбыз сезне, иптәш министр,— диде Коровкин сагаеп.
— Бурыч шуннан гыйбарәт, хөрмәтле иптәшләр. Киләсе елның маенда— димәк, бер елга якын вакыт бар — буаны ябарга кирәк. Шул бурычны кабул итә аласызмы?
Сорауның мәгънәсен: «Югыйсә, сездән дә уңганракларны эзләргә туры киләчәк»,— дип фаразларга мөмкин иде. Хөрмәтле иптәшләр шым булды: «Ике елга әйбәт кенә исәпләнгән бурыч ..» Ә җитәкчеләр берике минут тынлыкны гадәти хәл дип кабул итсәләр дә, шуннан артыгын килештерә алмадылар.
— Бурыч аңлашылдымы?—дип сорады Агарков.
— Кабатлауның кирәге юкмы?— диде министр.
Бурыч аңлашыла, кабатлауның кирәге юк иде.
— Фикер?
Фикерне Фәез әйтергә тиеш бугай. «Янсам, әйдә, мин яныйм, күне-гелгән»— дип уйлады ул. Задание һичшиксез өзеләчәк һәм ул очракта Насыйбуллинны беренче булып табачаклар. Дөресен әйтү урынлырак булыр.
— Миңа мөмкинме?
— Рәхим итегез.
— Мин проект заданиесе буенча бу эшнең ике елга исәпләнүеннән башлар идем.
— Конкрет фактлар?
— Алар күп. Беренчесе — әле су күмдерү өчен котлован әзер түгел.
— Искә алдык.
— Күпернең нигезләре салына гына башлаган.
— Тагын бармы?
— Санасаң күп. Ләкин бер сүз белән әйткәндә: технология бозылачак.
Җитәкчеләр, әлбәттә, уйга калмыйча булдыра алмадылар Ләкин аларның уе һич тә сроклар хакында түгел иде Агарков
— Тем не менее, без бүтән срок куя алмыйбыз,—дип министрга карады
— Димәк, алынабыз, ә?— Министр, нишләптер Фәезгә баягыдан ныграк текәлеп карады — танырга, хәтерләргә тырыша иде бугай
— Мин сезне аңлап бетерә алмыйм,—дигән ризасызлыкны Агарков Коровкинга төбәп әйтте — Я? Ризамы, алынабызмы? Сез үзегез генә түгел — без барыбыз бергәләп Аңлашылдымы? Шулай
Коровкин бугазына утырган төенне йотып
— Шулай,— дип расларга мәжбүр булды
— Молодцы. Без сезгә ышанган идек, ышанабыз да,— дип мактарга ашыкты министр.— Ләкин шунысын хәтерегезгә салыгыз — срокны күчерү мөмкин түгел Моның өчен сез башыгыз белән жавап бирәчәксез. Ә утәлмәсә, мин лично үзем сораячакмын Кисәтеп куям, мин сорый белермен.
'т- Ышанычыгызны акларг^ тырышырбыз — Бу вәгъдәне Коровкин шактый ук кыю әйтергә тиеш булды
Хәл ителде — баш кискәгә куелды.
Дәвамы киләсе санда