ШИГЫРЬЛӘР
Хәкимҗан Халиков—балалар шигыре елкесен- да актив эшләүче шагыйрьләребезнең берсе Әдәбиятка
ул мәктәп, балалар деньясын яхшы белеп килде, беренче шигырьләрен Арча педучилищесын- да укыганда ук
яза башлаган Хәкимҗан шактый вакыт туган ягында укытучы булып эшли, балалар психологиясен тирәнтеи
ейрәнә Ә инде Казанга килен, тугыз ел буе «Ялкын» журналында
(ул анда мәктәпләр бүлеге медире булып эшли), аннары җиде ел
«Яшь ленинчы» газетасында эшләгәндә ул ныклап иҗат ите
башлый. Беренче шигырьләре «Җырчы чишмә» (1963), «Яшьлек
таңы» (1964), «Кайнар хисләр» (1966) кебек коллектив
җыентыкларда басылган шагыйрьнең 1969 елда «Йолдызлар ни-
чәү» исемле местәкыйль китабы денья күрә Нәниләрнең
тормышын, аларның уй-хислерен яхшы аңлаучы X. Халиков
деньяга алар күзе белән дә, педагог күзе белен дә карый белә, шуңа
күрә дә аның шигырьләрен укыганда балалар бакчасы яки терлар,
вакыйгалар белән танышасың. «Шук бабай» (1970), «Тынычлык
голе» (1971), «Энәбикә» (1973), «Озын колаклы батыр» (1974).
«Октябрятлар шәһәре» (1975), «Эшләпәле дуслар» (1976),
«Уйныйсың киләме!» (1980) кебек китаплары әнә шуңа күрә
шигырьләре чит телләргә дә тәрҗемә ителгән
Бу айда 50 яшен тутырган шагыйрьне күп санлы журнал
укучыларыбыз исеменнән котлап, аның нәниләр эчен берничә яңа
шигырен тәкъдим итебез ачык класс кебек, шау-шулы, җанлы, кызыклы донья белән очрашасың, торле харак дә укучылар тарафыннан яратып кабул ителде.
X. Халиков әсәрләре рус һәм илебездә яшәүче башка халыкларга да таныш Аның 1977 елда Казанда
чыккан «Конфетное дерево» исемле русча китабы турында үзәк һәм җирле матбугатта берничә уңай
рецензия басылды. Шагыйрьнең кайбер
Рәхим итегез!
Ап-ак кар явып тора, Миңа эш
табып тора. Эш нәрсә соң
миңа улТ— Физзарядка гына
ул.
Иртүк көрәк алам мин, Якты
сукмак салам мин.
Әйдә, рәхим итегез. Үтегез!
Урамнар көлеп торсын,
Кешеләр йөреп торсын,
Аяклары талмасын. Юл
йөргәндә армасын.
Олыга һәм кечегә — Юл салам
бар кешегә Әйдә, рәхим Җилкенгәнгә йөрәгем, Уйнап
тора көрәгем: Бертуктаусыз
кар ата, Эшен ул да ярата.
Арымасын кулларым. Чиста
булсын юлларым... Әйдә,
рәхим итегез. Үтегез!
Кышкы җырчылар
Кышкы юлда җыр ишеттем Солы
чыпчыкларыннан, Зең-зең итеп
сибелде ул Нәни
томшыкларыннан.
Сүзләре дә истә әле: Сайрадылар
«зин-зин...» дип.
Әйтүләре булды микән «Юлда
ешрак йөр син» дип?.
Җыр яңгырый, куган кебек
Кышның кар-бураннарын... Бер
якта торсын ул синең Көмеш
кыңгырауларың!
Хатлар ташыйм
Апам белән бергә Хатлар
ташыйм, хатлар. Сөенсеннәр
яшьләр, Сөенсеннәр
картлар. Апам белән бергә
Хатлар ташыйм, хатлар.
Җылы хәбәр кирәк Бөтен
кешегә дә. Бер хат килсен
иде Безнең күршегә дә.
Җылы хәбәр кирәк Бөтен
кешегә дә.
Күрше әби көн дә «Уң
булсын, ди, юлың». Дошман
аткан аның Чик саклаган
улын... Күрше әби көн дә «Уң
булсын, ди, юлың».
Языйм микән әллә Хатны
аңа үзем? Әбекәй хат көтә,
Мөлдерәтеп күзен. Языйм
микән әллә Хатны аңа үзем?
Безнең әни кебек икән!
Алып төшкән идем генә
Үрдәкләрне тау астына. Болыт
килә башлады да — Сыздым
тизрәк тал астына.
Әнкә үрдәк, әнкә казлар, Көткән
кебек шуны гына, һәркайсы үз
бәбкәләрен Җыеп алды куенына.
Китте яңгыр. Ява, малай, Нәкъ
чиләкләп койган сыман. Ә юкәдә
бер кызылтүш Кымшанмый да
оясыннан.
Китәр иде — куенында Бар шул
аның нәниләре... Безнең әни кебек
икән Кошларның да әниләре.