Логотип Казан Утлары
Публицистика

СЕЗ БИК КАДЕРЛЕ БЕЗГӘ...


Ул менә кырык елдан артык инде балалар әдәбияты елкасеида
актив иҗат итеп килә. Бала күңеленең нечка шигъриятен тоеп
язылган хикәяләре, повестьлары, пьесалары, шигырьләре белан
Әминә Бикчантаева күптән нәниләрнең яраткан язучысына
әверелде Ул күпкырлы иҗаты белән татар балалар әдәбиятын
үстерүгә, инде берничә буын балаларын матур күңелле чын
кешеләр ител тәрбияләүгә мактаулы елеш кертте.
Әдибәнең бетен иҗатын колачлап җентекле анализ ясауны
һәм гомуми бәя чыгаруны максат итеп куймастан, аның конкрет бер
жанрдагы эшчәнлеге— шигъри әсәрләре турында сейләшәсе кило.
Әминә Бикчәнтәеваның балалар шагыйре буларак төп кече,
үзенчәлеге — бала психологиясенә үтеп керә алуында, балаларча
уйлый, күро-тоя белүендә... һичшиксез, биредә шагыйрьнең хатын-
кыз, ана булуы да, озак еллар тор- бияче-педагог буларак балалар
арасында кайнавы да, тормыш тәҗрибәсе дә зур роль уйный
торгандыр. Әмма бу — барыннан да элек табигать бүләге, табигать
тарафыннан бирелгән сирәк очрый торган сәләт — бала җанына үз булып үтел керә алу сәләте, һем менә
шушы үзлекнең шигърият белән кушылуы авторны иҗади ачышларга алып чыга да.
Әминә Бикчәнтәеваның «Бабай һәм малай» шигырендә «ап-ак сакаллы бабай таягына таянып» бәләкәй
оныгын мәктәпкә озата килә. Звонокның яңгыравы була.
Йогереп классына Керде дә китте малай.
— Әй улым. улым!~— диеп.
Елмаеп калды бабай—
Шушы берничә юлда безнең күз алдыбызда бабай һәм малайның конкрет сурото җанланып китә. Автор
үзенең тел герое — баланың кем булуын яхшы беле: ул гамьсез до. шаян-шук та. бәхетле дә, азрак кына
иркәрәк те.. Шагыйрә аны бабасы күңеле аша билгеле бер контраст, диалектик үсеш каршылыгына куеп, тагын
да калку итеп ресемләүгә ирешә. Бабайга, чыннан да. баш чайкап уйланырга, әлеге сабыйга карап кызыгырга
җирлек бар монда Бәлки шуңадыр ул тиз генә кайтып китәргә ашыкмый:
Сиксән яшьлек бабайның Малай буласы килә— Мәктәпләрдә
укыйсы,— Белем аласы килә.
Янәшәдә торган олырак яшьтәге балалар бабайның эчке уй-кичерешлорен эне шулай күзаллыйлар.
Әлбәттә, аның күңел үзгәрешен үзләренчә тотыл алып, үзләренчә аңлатулары белән алар хаклы Әлеге
балалардан башкачәрак: киңрәк, тирәнрәк фикер йортүче укучылар да үзләренчә хаклы булачак-
Бабайның оныгын озатып калуы очраклы бер күренеш кенә түгел. Бу — реаль чынбарлык. Бу—
буыннар, заманалар очрашуы һәм аларның аерылышулары... Шигырьдә без берьюлы берничә үсеш
дәрәҗәсендә торган бала белән очрашабыз: беренчесенең сүз кыска — керде дә китте... Бу штрих аның
турында барысын да сәйли. Икенчесе бабайның халәтен күзәтеп, аңа үзенчә аңлатма бирә, ягъни шигырь
аның исеменнән тасвирлана. Монысына укучы бала үзе дә кушылырга мөмкин. Инде лирик геройның
сүзләренә ул елмаеп куя икән, димәк, тормышны аңлауда тагын да алгв- рак киткән дигән сүз. Автор, әнә
шулай берьюлы берничә төрле балалар психологиясенә үтеп керә һәм алар булып уйлый, фикер йөртә
ала.
Бу уңайдан Ә. Бикчәнтәеваның тагын «Камил елкага килде» шигырен күздән ки-
черик:
Камип әле бик кечкенә — Үрмәләп йөри иде.
Ә менә бүген елкага Ул тәпи-тәпн килде.
Әттә-тә, әттә-тә, Камил йөри башлаган. Безнең Камил яңа елны
Тәпиләп каршы алган.
Күрүебезчә, шигырьдә без Камилне канатландырып, үзе дә сабыйларча сөенеп торган икенче бер
олырак бала белән дә очрашабыз. Әлбәттә, хикмәт авторның берьюлы берничә геройны күрсәтә алуында
гына түгел. Хикмәт — баланың конкрет тормыш күренешеннән шигьри гомумиләштерүгә килүендә. Хикмәт
— авторның кечкенә генә тормыш детален (тәпи йөрүне) шигъри телгә (Яңа елны тәпиләп каршы алуга)
күчерә белүендә.
«Куыш уйнаганда» шигырендә без балалар уенының җанлы картинасы белән оч рашабыз:
Әлдермеш, гөлдермеш,
Кылтыр-мылтыр йөгермеш. Ары-бире борылыш.
Тота алмыйча егылмыш...
Китерелгән өзек шулай ук Ә. Бикчәнтәеваның сүз белән шигъри рәсем ясый алу сәләтен бик ачык
күрсәтә. Әмма бу читтән карап ясалган рәсем түгел, бу — куышлы уйнаган балаларның рухи халәтен, уй-
кичерешләрен гәүдәләндергән күңел сурәте—
Сабыйлык һәм шигърият Ә. Бикчәнтәева иҗатының аерылмас юлдашы. Аның шигырьләрендә
табигатьтәге һәрнәрсә җанлана, телгә килә; аларның рәсеме — нәкъ бала күзаллавынча, аларның теле
— нәкъ бала сөйләшкәнчә... Биредә без һәрнәрсәгә бала күзе, бала җаны аша карый башлыйбыз,
һәрнәрсәне бала күңеле аша үткәреп уйланабыз, сөенәбез... Әлеге шигырьләрдә еш кына табигать белән
баланың беренче очрашуы, беренче тапкыр сөйләшергә-аңлашырга омтылуы тасвир ителә. Алар бала
күңелендә гомерлек якты эз, шатлык, шигырияткә мәхәббәт хисе уята.
Әнә. яшел чирәмдә «сары күлмәкле» йомры каз бәбкәләре, алар әниләренә ияреп су буена
килгәннәр... Алар белән ничек сөйләшмәскә мөмкин?.. Әнә—«ландышлардан уздырып» умырзая калкып
чыккан,— анарны ничек күрми үтәсең, һәрнәрсә сөйләшә, һәрнәрсәнең үз мәгънәсе бар:
Биек нарат башында Тук-тук итә тукран. Апа әйтә, ул шигырен Өйрәнергә
утырган—
Бала җаны һәм тәне белән табигать эчендә. Ул туктаусыз күзәтә, табигать белән аңл ашырга җай
эзли. Әнә. «тәпиләре туңса да», урамга песи малае чыккан. Сөйләшми ничек түзсен — бала аның янына
килә:
PJ җиттеме дип сорадым Мии песи баласыннан,— Ул йегерде сорарга дип
Үзенең анасыннан...
Әлеге юллар — гади күзәтү гена түгел. Аларда— шагыйрьнең бала психологиясен ф ии дәрәҗәдә нечкә
тоюы
Табигатьне сөйләштерү. аның белән уртак тел табу ансат эш түгел. Сары эш - р ләпәле көнбагышлар
күзләрен җем-җем иттереп гел кояшка карап торалар, ә белә- 2 лар белән сейләшү исләрендә дә юк:
Кеибагышлар. көнбагышлар. г:
Безгә дә куэ салыгыз. 5
Сезне күрергә килгән им *
Кечкенә дусларыгыз._ л
Мондый сойләшу-диалогларны Ә Бикчантаева иҗатында куп табарга момкин. 3 Аларның кайберләре
бала очен шигъри танып белү чарасы булса, кайберсе аяторга J тәрбияви фикер әйтүгә ярдәм итә. Әйтик,
колын «син яшь бит. чабып аякларың ♦ талмасын» дигән балаларга: «ничек мин зур үсәрмен, көн буена тик
ятсам...» дип х җавап кайтара. («Колын»), Г. Тукай иҗатында очраган мондый сейләшүләр тради- = циясен
шагыйрә әнә шулай үстерә — шигъри сүзен балаларга аларның үз телендә - җиткерүгә ирешә. >
Ә Бикчәнтәена балалар тормышын уен аша күрсәтүгә зур игътибар бирә Биредә х бала психологиясе
билгеле бер уен шартларына бәйле тостә. конкрет шогыль-хөро- х кет, сүэ-фикерләү ярдәмендә чагылыш таба
Шунысы игътибарга лаек, мондый шигырьләрнең күбесендә бала олыларга охшарга, чын тормышка якынаерга
тырыша, х Уен детальләре еш кына тәрбия элементлары белән үрелеп килә. ®
Профессия сайлап уйнау — Ә Бикчәнтәена иҗатында аерым урый алып тора. а. Әйтергә кирәк, шагыйрә,
үскәч мин шундый-шундый кеше булам дип белдергән шигырьләр язу белән артыграк га мавыга кебек.
Хикмәт, әлбәттә, профессияләрнең күплегеидә түгел, хикмәт — әлеге шигырьләрнең бер-берсен
кабатлауларында, еш кына табышсыз кабатлауларында. Ә бит шигырь һәр очракта индивидуаль бала
психологиясе үзенчәлекләрен исепме алып иҗат ителсә, аның эстетик кыйммәте дә, тәрбияви кече дә башкача
булыр иде. Балалар шагыйренең коче дә шунда түгелме соң!.. Бу уңайдан «Язарга ейрәнгондо» шигырен генә
алыйк
Әлифбаны карадым.
Бар хәрефне таныдым..
Авылга хат языйм әле —
Бабамны бик сагындым.
Өлкәннәргә охшарга тырышып, аларча эре генә итеп сәйләп куйган бу баланы исә башка бернинди герой
белән дә бутамыйсың — шул кабатланмас җанлыгы белән үзен яраттыра да ул.
Ә. Бикчәнтәсаа Шигъри сүз белән бала тәрбияләүнең герле алымнарын табарга омтыла «Әлфия
алъяпкычлары» шигырендә ул, ойтни, аи һем кара алъяпкычның һер- кайсыныҢ үз вазифасы, үз урыны булуын
бәхәс формасында күрсәтеп бирә Автор каймакта гәнкыйть-сатирага да күчә. -Илгизәр кесәсе», «Гелбикә».
«Әйтмим» дип әйтмәс идем» шигырьләре шундыйлар
Конкрет һәм гади итеп фикер йерте белү Ә- Бикчәитәееага «бүген», «иртәге» кебек абстракт
тәшенчәлорне дә бала күзалларлык детальләр аша ачу мөмкинлеге бирә
Бүген мин өйрәндем әнидән
Кулыма тотарга инәне.
Иртәгә мин үзем тегәрмен
Күлмәктән өзелгән төймәне—
|яБүген һәм иртәгә»).
Бүген абыйсы тырышып дәресен әзерли, иртәгә аңа дәресен «5»легә белгәндә күңелле булыр: бүген
ул гөлләргә су сибә, иртәгә аларның бөресе ачылыр,— гөлләре ямь бирер. «Бүген — иртәгә» шул рәвешчә
конкрет мәгънә алып — аздан күпкә, кечкенәдән зурга үсә баручы күренеш-детальләр аша ачыла. Алар
«бүген» белән «иртәгә» кебек үк үзара бәйле һәм бер-берсенең дәвамы булып тора. Бу — яшәү бәй-
ләнеше. Тырышканда, кеше иртәгене бүгеннән матуррак итә ала, дигән фикер балага әнә шулай
җиткерелә.
Ә. Бикчәнтәева балаларча конкрет детальләрне социаль фикер әйтү өчен дә куллана. Ул бала белән
күзгә-күэ карашып сөйләшергә ярата. Бу очракта шагыйрә балага үзенең фикерен җиткерерлек берәр
шигъри деталь тотып ала:
Анаң сине сөеп, иркәләп,
Күкрәгенә кыскан чагында, Син хәтерлә: партиябезнең Җылысы бар аның
канында.
Инде шагыйрә күмәклек исеменнән, гомумән балалар турында, гомумән балаларга атап яза
башладымы — ул көчсез. Шигырь юллары тоныклана, анда фикер яңалыгы да, шигъри очкын да сүнеп
кала:
Ал галстук муеннарда
Җилферди җилгә.
Үсәбез хезмәт итәргә Без туган илгә—
Авторның тематик кабатлануы да башлыча шундый шигырьләренә карый. Гомуми тасвир, гомуми
сүзләрдән качып, шагыйрә конкрет бала турында яза башлый икән — эш шундук үзгәрә: ул үзенең героена
хас детальләрне дә ым-хәрәкәт, сүз һәм фикерләү үзенчәлекләрен дә бик ансат табып ала. Автор шундый
әсәрләре белән көчле дә.
Менә аның инде ничә буын балалары күңелдән сөйләп йөргән «Дәү әнием» шигырен искә төшерик.
Бала монда әби турындагы әзер сүзләрне тезеп кенә чык мый. Ул аңа карап үрнәк ала, уйлана, аны ярата
һәм аның белән горурлана.
Өйдә аны һәммәбез
Яратабыз, сөябез:
Син бик кадерле безгә,— Озак яшә,— диябез.
Шигырь шушы матур теләкләр белән тәмамлана. Әмма андагы җылылык, үзеңә якын кешене ярату
хисе, ул тудырган сөенеч һәм бәхетне тоеп яшәү тойгысы күңелдә югалмый... Шагыйрә иҗат иткән шигъри
балачак дөньясы безне әнә шулай гомер буена бәхетле итә.
Шуңа күрә дә бу юбилей көннәрендә нәниләр шигъриятенең әлеге «матур гөл ләр үстерүче»,
«өебезнең нурыина әверелгән, сабый җанлы, «ак ефәктәй чәчле» «дәү әнисе»— Әминә Бикчәнтәеваның
үзенә дә миллионлаган укучылары исеменнән рәхмәтебезне белдереп: «Син бик кадерле безгә,— озак
яшә!» диясе килә.