Логотип Казан Утлары
Трагедия

МӘҢГЕЛЕК БЕЛӘН ОЧРАШУ


ШИГЪРИ ТРАГЕДИЯ
ТРАГЕДИЯ ГЕРОЙЛАРЫ:
Атлант — безнең заман кешесе. Археолог.
И к а р — аның улы. Космонавт.
Аллалар:
3 е в с — Җир-Күк белән идарә итүче Баш алла.
Л р е н — аның улы. Сугыш алласы.
А ф н н а — Зсвсның кызы, аның башыннан, акылыннан барлыкка килгән зәңгәр күкләр алнһәСс.
Аид — Җир асты алласы.
А н а н — Язмыш алласы.
Хор.
Вакыйга Бүгенге, Борынгы һәм Киләчәк заманнарда Җир астында. Җирдә, Күктә бара.
Пролог
Җир шарың хәтерләткән ярымшар. Кыя-таулар. Диңгез. Өстә — чиксез күк гөмбәзе. Якында гына — археологларның палаткалары.
Кояш байый. Археологлар эштән туктаганнар. Отряд җитәкчесе Атлант диңгез буенда казылган траншеядан күтәрелә.
Атлант
Җир белән Күк, Күк белән Җнр Очрашыр төннәр кнлә.
Хор Төннәр кнлә?..
Атлант
Җнр астының ачкычлары — Безнең кулларда хәзер, Җир астының баскычлары Безнең юлларда хәзер. Котлыйм, дуслар!
Хор Ачкычлар — безнең кулда! Баскычлар — безнең юлда!
Атлант
Таңга кадәр! Хәерле төн!
Хор Хәерле төн! Таңга кадәр!
Төнге йокыга юнәләләр.
Атлант
Ишетәсезме, Җнр астыннан
Ниндидер өннәр кнлә?
Хор
Өннәр килә? (Тавыш кайтаваз булып яңгырый ) Кемнәр кнлә?
Атлант
Моңа кадәр ачылмаган.
Ачасы серләр килә!
Хор
Серләр килә!
Атлант
Ишетәсезме, күк йөзеннән
Ниндидер өннәр килә?
Хор
Өннәр килә? (Кайтаваз )
Кемнәр килә?
Атлант (күккә карап) Мни әле бу — Җир баласы, Сиңа аваз салам Иик ачмыйсын серләреңне? Ник дәшмисен. Галәм?
Күкләр хоры Очрашмадык!
Атлант
Нигә?
Күкләр хоры Очрашмабыз!
Атлант
Нигә?
Күкләр хоры Очрашмабыз мәңгегә!
Мәңгегә! Мәңгегә!
Атлант (Жир астына карал )
Мнн әле бу — Җир баласы
Ишет, узган заман!
Сннен белән аклашырга, Очрашырга барам!
Җир асты хоры
Очрашмадык'
Атлант
Нигә?
Җир асты хоры Очрашмабыз!
Атлант
Нигә?
Җн р аст ы хор ы
Очрашмабыз мәңгегә! Мәңгегә! Мәңгегә!
Атлант
Басып торам меңнәр һәм миллионнар
Ятып калган Җирдә,
Күпме буын кыя ташлар булып
Катып калган җирдә
Җирдә яшәрөчен мәңгелеккә
Килмәвемне белам.
Тик шулай да очрашырга телим Мин мәңгелек белән!
К ы я-т ашлар хоры Очрашмабыз!
Атлант
Очрашырбыз!
К ы я т а ш л а р х о р ы Очрашмабыз мәңгегә!
Атлантның космонавт улы Икар керә.
И к а р
Кояш баеп килә. Ял итәргә
Вакыт сиңа да Әйдә, әти!
Атлант
Туктый алмыйм, улым. Без эзләгән
Серләр менә шунда күмелгән
Мәрмәр ташка көрәк бәрелгәч тә. Сиздем бел ззләГән шәһәр бу!
Икар
Җир астында ннндн таш булмас!
Атлант
Мә енна да, Икар. пычак, щетка Әмма сак бул!
Икар
Тукта, әти. сөйләшәсе иде Атлант
Бар. йокла, улым...
(Кулына кәйлә, пумала алып, транше яга тешә, эшкә тотына.)
Икар Килдем сине күреп китәргә. Иртән мине озатырсың, әти.
Атлант
Кал. улым .
Икар
Кала алмыйм, әти. Кояш Эссе, Тузан Балчык Гел-гел казыну Нинди кызык табасыңдыр Узган заман — узган
Атлант
Ачыш көтә безне! Шәһәр Сарай Икар
Ул ачыштан берәр файда бармы? Ярый Борынгылар яшәгәннәр. Җир астында күмелеп калганнар Ә безгә бит, әти, артка түгел. Бары алга, алга барасы
Менә мин Киләчәккә китеп барам... Балачак әкиятендәге кебек.
Очыйк икәү без Кояшка таба!
Атлант
Дсдал белән Икар кебекме?
Икар
Сөйлә, әти. Икар легендасын Бала чактан аны белсәм дә, һаман кызык
Сабый чагым искә төшә
Атлант
Дедал атлы оста архитектор Патша сараенда яшәгән Ул омтылган күккә, чнксеэлеккә - Патша чыгармаган утраудан Дсдал үзенә дә. улына да Каурыйлардан канат ясаган Очкан болар икәү югарыга Икар башта барган няреп. Оча торгач, Икар әтисеннән Аерылган, сүзен тыңламыйча.
Һаман күккә менгән һәм Кояшта Канатлары янып, диңгезгә Егылып төшкән
Икар
Сөйли идең йоклатырга теләп. Ә мнн һаман һаман сөйләтәм Мнн егылмам, әтн. корабымның Канатларын Йнэ. мен Кояш та Яндыралмас!
Атлант Шулай була күрсен! Әмма, улым, Киләчәккә кыю очканда, Узган һәм Бүгенгегә таянмыйча, Икар язмышына дучар булма! Өч заманның урталыгын тапкан Адәм тиңсез эшләр кыла ала! Икар ч Шигең юкка, әти, мин — Бүгенге Чорның Егылуны белмәс Икары!
АтлаЦТ Син— Галәмне айка, Мин — Җир астын . Эзләгәнне берчак табарбыз!
Икар Тик шулай да, әти, Гомерең буйларына эзләсәң дә, -. Табалмадың Атлантиданы...
Атлант исемен бабам юкка биргән?
. Атлант
Нык ышанам: Атлантида булган — Җанга сеңгән миңа — бабамнан. Юк, легенда түгел Атлантида—. Җирдә яшәгәннәр атлантлар. Килгән бер чор, монысы әлегә сер; һәлакәткә дучар булган ул. Сәбәбе ни? Нигә? Ни булган? Легенда да әйтми. Шул сорау Әтине дә тирән уйга салган, Борчый менә бүген мине дә Бу сорауга жавап бирми торып. Тынычланмас күңел, тынмас—уй! Әти я^ кырында ятып калды, Шул хикмәтнең серен белмичә. Соңгы хатларына караганда, Ул, мөгаен, шушы тарафта һәлак булган.. Бәлки, менә шушы Тауларда ук Әйе, шушында!
Икар
Фараз итик, әйдә, монда дип .
Атлант
Яуга киткән чакта әти миңа Нәсел шәҗәрәсен калдырды. Җиде бабамның мин исемен беләм.
Икар Кызык. Әмма бармы кирәге?
Атл ант
'Ераккарак барып, бабамнарның Бабаларын күрәсе иде.
Нәселемнең генә түгел, кешелекнең Шәҗәрәсен эзлим мин, улым...
Икар Хыялый син, әти...
Атлант
Бер адым да алга китә алмас Кеше хыялсыз.
Син дә җир әйләнеп йөрмәс идең..
Минем әле олы хыялым бар!
Икар
Әйт, әти...
Атлант
Заманнарны бергә очраштыру!
Икар
Ягъни мәсәлән?
Атлант
Борынгыны, Бүгенгене
Күзгә-күз карашып сөйләштерү
Икар
Ышаныр да идем, бу әкиятне Сабый чакта әгәр сөйләсәң...
Атл ант һәр хыялның нигезендә — чынлык! Әмма моның өчен мин хәзер үк Җир астына кереп югалам...
Анда көтә мине борынгылар...
(Траншеядан аның башы гына күренә.)
Икар
Шаянлыгың мнңа ошый, әти. Сиңа бер сүзем бар. югалмый тор
Атлант
Әйтеп кал, Икар...
Мине анда, аста көтәләр
Грек аллалары, атлантлар
Икар
Әти, тиздән — мин очам!
Атлант
Улым... Икар... Тойды күңелем (Траншеядан чыгыл.) Кайсы йолдызга?
Икар
Әлегә— Җир тирәли!
Атлант
Әниең?
Икар
Аңа — ләм-мим! Әйдә, борчылмасын! Атлант
Хәерле юл, балам! Кара, сак бул!
Йолдызларга барып бәрелмә!
Икар
Тырышырмын, әти!
Атлант
Мә, ал бабаңнарның шәҗәрәсен..
Икар
Нигә — миңа? Торсын үзеңдә... Атлант
Күктә — шәҗәрәнең дәвамы...
Берчак Җирдә—яшәү чыганагы
Бетәр... Әйе! Башка җисемнәргә Күчәр киләчәкнең кешеләре... Мә, ал, Икар.
Икар
Әйдә, ярый, сннең төсең булыр (Ала.) Атлант
Җырлыйк, әйдә, аерылышу көен...
Икар
Беребез оча — Киләчәккә
Атлант
Беребез китә — Узганга.
И к а р
Йолдызга карап калырсын
Атлант
Син күкләрдән узганда!
Очрашырбыз!
И к а р
Кайда?
Атлант
Җирдә!
И к а р
Киек каз юлларында!
Очрашмасак?
Атлант
Очрашырбыз!
Икар
Сагынырсың кырларыңда
Беркайчан да очрашмыйлар
Узган белән Киләчәк
Атлант
Мин ышанам икесе дә
Очрашуга киләчәк!
Очрашырбыз!
Икар
Кайда?
Атлант
Җирдә!
Икар
Киек каз юлларында!
Очрашмасак?
Атлант
Очрашырбыз!
Икар
Сагынырсың кырларыңда!
Очам, әти, нртә-таң белән!
Атлант
Палаткага кереп йокла, Икар!
Мин килермен...
Икар
Йокыны онытма! (Китә) Атлант
(Улы артыннан сокланып карап кам. Траншея эченя тншеп, әкрен ген» җыр квйли KOI1.UI. эшк» тотына )
Очрашырбыз!
Кайда?
Җирдә!
Кнек каз юлларында!
Бу музыка Җирдә дә, Күктә дә серле- хыялый моң булып, дәвам итә.
Кинәт — шартлау!. Атлант ашләгән тран- шеядан балчык оеме күтәрелә. Дәһшәтле музыка, хор авазлары.
И к а р Iйегереп кер» дз трам- шеяга ташлана )
Әти! Әти!
Хәсрәтле-үкенечле музыка. Карангы -ран- шеядаи, баеп барган кояш нурларында күренеп-югалып. әкрен генә Икар күтәрелә. Аның кулларында — тынсыэ-хәрәкәтсез калган Атлант.
Күкләр хоры Очрашмабыз!
Җир астыхоры Очрашмабыз!
Кыя-таулар хоры Очрашмабыз!
Күкләр, кыя-таулар, җир асты хоры Очрашмабыз мәңгегә!
Икар
Әти! Әти!
Шартлау тавышын ишетеп, археологлар йвгереп керәләр.
Хор
Ни булды?
Икар
Ул яралы Авыр хәлдә!
Хор
Атлант, ник дәшмисен?
Нн булды?
Атлант (квч-хзл белзн)
Дусларым Икар улым
Җиргә куегыз
(Лны. кутя pen алып, траншея алдындагы калку җире» куялар.)
Хордан берәү (шартлау бу.чан урынны карап.)
Җирдә качып калган снарядлар Күпме еллардан соң шартлаган!
Атлант
Дошман
Берсе белән — әтине юк иткән
Берсен мина саклаган
И к a р
Әп», хәлең ничек?
Атлант
Зинһар монда калдырыгыз..
(Кояш баеп, караңгым на Сүк» барган кояш нурларында Лтлантның йом яктыра.) Кояш баеп
Җир белән күк тоташа
Хор
Җнр белән күк тоташа Атлант
Узганга барам дошманга
Үч итеп мнн ут аша Хор
Саташа
Яралы Атлантның саташуы
Беренче акт
1. Атлант җир астына китә
Атлантның күз алды караңгыланып, археолог дуслары аңа борынгы грек театрының хоры булып күренә. Кыялар естендә күк күкри, яшен яшьни. Аллалар тавы — Олимп өстендә — алар кабызган мәңгелек ут җилферди.
Хор
И. аллалар кабызган ут.
Якла Җир балаларын. Афәт, бәла-казалардан Сакла Җир балаларын!
О. дәһшәтле күк күкрәүләр һәм яшеннәр алласы!
Синең шәфкатең астында
Яши адәм баласы...
(Күк белән Җир тоташкан тау башында Баш алла Зевс пәйда була, Хор сәҗдәгә егыла.)
Җиргә яшеннәр атасың
Ни өчен, ннләр өчен?
Без — сабый Җир балаларын, Гөнаһлар булса, кичер!
(Икенче якка борылып.) Кодрәтле сугыш алласы. Син кызган безне, кызган... Болай да бит Җир йөзеннән Күпме сугышлар узган!.
(Югарыда Сугыш алласы — Арей үзенең атасы Зевс янына килеп баса.) Кил. акыллар алиһәсе.
Шәфкать, мәрхәмәт булып.
Уят туңган тереклекне.
Нурларың белән җылыт!
(Акыл алиһәсе Афина атасы һәм абыйсы янында урын ала.)
Ташлама үз тәкъдиреңнән
Безне, язмыш алласы. Синең язганың буенча Яши адәм баласы..
Аллалар рәтендә — язмыш алласы Анан күренә. Атлант әкрен генә аллаларга таба бара. Күк күкрәү, яшен яшьнәү тавышлары астында, аллалар Күк белән Җир арасында юк булалар. Атлант таудагы баскычлар буйлап аллаларга якынрак урынга күтәрелә.
Атлант
Әй. кешеләр! Күтәрегез
Башыгызны югары...
Күрәсезме, күк йөзендә
Киек каз юллары!
Хор
Бу ни бу? Мондый алланы
Күргәнебез юк әле.
Атлант (күккә сокланып карап.) Киек каз юллары
Хор (күтәрелә төшеп, хәйран калып.)
Киез каз юллары.
Күктә мондый матурлыкны Күргәнебез юк әле!
Син ннндн алла?
Атлант
Гади бер зат Күптән инде
Күктән йолдызлар күзлим.
Мин күкләрдән алла түгел, Туганнарымны эзлим...
(Антенналы аппарат ала. Башта Галәмгә сигналлар озата, аннан соң бик матур, көйле сузып, чакыру авазы бирә.) А-у-у-у-у-у-у!..
Күктән Атлантка таба салават күперенә охшаган төрле төстәге нурлар төшә, төсле музыкага ияреп, күктән шул ук тембрда икенче аваз ишетелә.
Күктән аваз
Ә-ү-ү-ү-ү-ү-ү!..
(Аваз күкләр хорына әверелә.)
Хор (артка чигенеп.)
Бу нинди серле аваз?!
Атлант
Ишеттеләр! (Күккә.)
Без очрашыйк!
(Күктән аваз, хор)
Киек каз юлында!
Хор
Ни диләр?
Атлант
Кемдер җырлап сөйли!
(Аваз-хорны стәрҗемә» итә.) <Аңлашсагыз әгәр...
Борынгылар белән
Киек каз юлына...
Илче булып киләм!» — диләр
( Күккә.)
Ул—минем дә хыял.
Ул — минем дә теләк,
Анда бару өчен. Атлант Сезнең ярдәм кирәк! Сау бул, Көнем, Күгем, (Музыкаль сигналлар.) Җир астына барам. Алар аңладылар Якынайсын өчен. Күктән ярдәм көтәм Күкләр белән арам! Аида бару өчен. Ачар өчен барам Җнр астына китәм! Мәңгелекнең серен Хор Очрашканга кадәр Күктә дә юк хаклык. Сау бул. Көием. Күгем! Җнрдә дә юк — чынлык! Күктән Җиргә сибелгән төсле музыкаль Кнтмә, егет, Җирдән, авазлар аны Җир астына алып кереп Анда — мәңге тынлык! кит»—
2. Атлантның җир асты алласы белән очрашуы
Караңгы Җир асты деньясы. Борынгы кешеләр яшәгән мәгарәне хәтерләткән сарай. Югарыда, тәхеттә — Җир асты алласы — Аид.
Тапшырылыр Зевска.
Сезне искә алу көнен
Билгеләү өчен бүген.
Баш аллабыз — Зевс килер.
Калдырып Җнрсн-Күгсн
Күләгәләр хоры
Ник безне оныттылар?!
Югалалар. Җир өстеннән «тук-тук-тук> шакыган тавыш, аның артыннан археологлар хоры ишетелә.
Аид
Кемдер шакый (Тыңлый.)
Атлый Якыная
Атлантның адымнары музыкаль аваз булып яңгырый. Кинәт, караңгылыкны факел белән яктыртып, Аид алдында Атлант барлыкка килә.
Кем енн? Монда патша — тынлык.
Я күләгә, я өрәк,
Снн ялгыш килгәнсең, ахры
Кем кирәк?
Атлант
Җир астының үз алласы-
Кодрәтле Аид кирәк.
Аид
Ул — мин!
Атлант
Синең белән сөйләшергә
Исәп бар аяк терәп!
Аид
Иң дөресе - ашыкмыйча.
Үлгәнче сабыр итү.
Гадәт юк бездә адәмне
Тереләй кабул итү
Атлант
Бу — минем әле барганда
Күңел кушкаи тукталыш
Аид
Юлың еракмыни әле?
А н д
Әллә өзелдеме кинәт Мәңгелекнең чылбыры. Кая китте аллалыкның Гамьсез һәм алтын чоры? Кайчагында адәмнән дә Көнләшкән чаклар була Кыска гына гомер яшәп. Мәңге йокыга тына Йоклыйсы иде Адәмдәй. Тик Алла килеш кенә Үлспләр йоклыйсы иде бер — Ярамый—Зевс килә!
Күләгәләр хоры Еллар, гасырлар Йоклагач, Онтылып, рәхәт оеп, Уяндык бүген йокыдан Шомлы куркыныч тоеп Аид
Татлы Йокы күргәне юк, Әле дә аллагыз сабыр. Җир астында тере булу Мең-миллион тапкыр аныр
Күләгәләр хоры Ялгыштыкмы ышанып без Сүзләренә алланың?
(Audxa таба кулларын сузып) Җир астында тынгылык дип, Әллә нидс алдадың?
Безгә челтерәп ага торган Суларны корыттылар, Җир йөзендә тере жаннар Ник безне оныттылар?
Аид
Исән кешеләрне күбрәк Оныталар тормышта Адәмнәрнең гомерләре Кебек, хәтере кыска йоклагыз, сезнең гозерләр
Атлант Атлантидага барыш!
Анд
Атлантида?! Буш хыял ул Платон уйлап тапкан...
Атлант
Мин табармын! Ышанычым — Күптәннән — бала чактан. Ә хәзер...
Җир йөзеннән тереләрдән Сәламнәр алып килгән Илче очрашырга тели Илдәш — туганнар белән.
А н д
Эш итсәм дә гомер-бакый Гел үле җаннар белән, Сөйләшергә яратам мин Конкрет саннар белән. Кабул нттем Европадан Дөнья сугышларыннан:
17 гасырда — 3,3 млн. кеше,
18 гасырда —5,4 млн кеше,
19 гасырда — 5,7 млн. кеше, 1 бөтендөнья сугышыннан — 4 млн. кеше, 2 бөтендөнья сугышыннан — 50 млн. кеше . Күпмесе — синең танышлар,
Күпмесе — туганнарың?
Атлант
Азатлык, хаклык яклыны Туганнар саныйм барын! Бер мизгелгә генә, сорыйм, Илдәшләр, уяныгыз!.. (Музыкаль авазлар бирә.) А-у-у-у-у-у-у!
(Бу аваз әкренләп көчле хор булып күтәрелә. Атлантның факелы нурында сугыш корбаннарының уянганы күренә.) Җирдә шушы факел булып Яна сезнең җаныгыз!
Газап диңгезенә батып, Яки газиз җиргә ятып, Снарядлар күккә атып. Туфракка әйләнгәңнәр, Ил өчен һәлак булганнар, Сез бездә исән, туганнар, Сезнең белән безнең рухлар Өзелмәс бәйләнгәннәр!
Сугыш корбаннары Җнр, Диңгез, Күк сугышчылары киемендә Атлантка таба киләләр. Атлант — уртада кала.
Сугышчылар хоры Исән-сау калдымы илебез, Суыбыз, Җиребез, Күгебез? Исәнме әниләр, балалар,— Җиңүне күрмәдек күбебез... Без җирне күтәреп торабыз, Уянмас йокыга талсак та,
Туктаттык илбасар яуларын, Үзебез таш булып калсак та... (Тораташ булып катып калалар.)
Атлант (арадан берсен танып алып.)
Әти!
(Кочакларга тели. Таш дәшми, кузгалмый.) Әти! Бу мин- улың Атлант ..
(Куллары белән Тораташның битен сыйпый, алай да уята алмагач, музыкаль аваз бирә.)
А-у-у-у! Әти!
Тораташ (кузгалып.)
Улым, килдеңмени?
Атлант
Миллион корбан арасыннан Мин сине танып алдым. Әтн...
Тораташ
Дошман явын уздырмыйча,
Тораташ булып калдым.
Атлант
Нигә алар ачулылар?
Тораташ
Без ышанып киттек Җирдән
Соңгы бу сугыш диеп.
Балаларга яшәү биргән
Соңгы бу сулыш днеп...
(Тораташларның сүзсез авазы.)
Яна сугыш гөрелтесе
Диңгездә, Җирдә. Күктә...
(Еракта атом бомбасы шартлаган авазлар.)
Ракеталар һәр кешене
Юк итәр йөкләр йөртә!
(Тораташларның ярсулы-нәфрәтле авазы.) Атлант
Без көчәйгән саен, Җирдә
Дошманнар арта бара
Алар безне дә...
Тораташ
Безне дә!
Атлант
Упкынга тарта бара.
Җиребезне күз карасы
Кебек сакларбыз аны...
(Уйга калып.)
Тик шулай да... Җир — афәттә..
Ә мин йөрим узганнарда Эзләп Атлантиданы...
Тораташ
Атлантиданы?
Атлант
Әти, киттем, Җиргә кайтам!
Тораташ
Юк, кире китмә, улым!
Эзләп тап Атлантиданы,
Дәвам нт изге юлык! Җир баласы уйга калыр Күкләргә ашканда да. Бер ачылган хакыйкатьне Янадан ачканда да Хәерле юл! Атлант Киттем эзләп Тыныч йокы! Йокламам көнсн-төнен Табармын мин, ачармын мин Атлантиданын серен (Китә) Тораташлар авазы Нигә дөнья тыныч түгел. Җир-туфрак җиңел түгел?! 3. Атлант аллалар арасында Хор Кырмыскалар хәлендә! - Нигә киттек тере килеш Арей Җанлы фани дөньядан. Шаярасың! Җир астында нн кылырсың А ф и я а Шундый төндә син, адәм? Арттырасың! Бу — шундый төн: Күк белән Җир Арей Очрашуга килгән төн, Алласыз — яшәп кара) Аллаларның баш алласы 3 е в с Күктән жнргә иңгән төн Хәзер дөньяда бик күпләр Олимп тавыннан Зсвс һәм башка аллалар Алланы онытып бара! Җир астына таба төшәләр. Арей Җир асты. Аллалар: Лид, Зеас, Арей, Ник һәммәсен вакытында Афина, Анан. Сукмадың яшен булып? Анд А ф II №3 Хәерле төн, баш аллабыз! Газап үзеңә кайтыр иде Зсвс Адәмнәр яше булып Хәерле төн! Зсвс Анд Күкләр булып та күкрәдем, Көтәләр Таш булып суктым яман! Зсвс Берәм-берәм куркытудан Гадәттәгечә тынлыкмы? Файда юк — башка ааман! Анд Җирдә. Күктә һәм Диңгездә — Җир астын селкетәләр! Власть ычкынып бара, Анда — шартлау! Монда — аваз! һәрбер адәм «мнн алла!» дип 3 е в с Алда кычкырып бара Син күрсәң иде Күкне! Үтте антик герой чоры , Арей Балта, кылычлар, уклар.. Җирне ннде әйткән дә юк! Күтәрелә материклар. Л ф н и а Утраулар, континентлар! Чыдарга мөмкин күпме? Күпләрне әсир итәргә Зсвс Булса да факел белән. Сабыр бул, кызым, снн —алла! Эш итәргә кирәк алда Афина Акыл, тнк акыл белән! Кешелек кая бара? Дөнья — нкегә бүленгән . Арей Югарыдан, тубэннэн, Кая барсын? һәлакәткә!. һәрбер илгә, материкка Адәмгә — өстен кара! Ракеталар төбәлгән! Безнең өчен ул адәмнәр Ике як та көтә тынып. һәммәсе кырмыскалар, Кем башлар. кайчан башлар. Үзләреннән авыр йөкне Җирне юк итәр бомбаны Күтәрергә осталар! (Көлә.) Кем ташлар, кайчан ташлар?! Кырмыскалар Уйлары да. Киеренке тындык Дөнья Буйлары да кыскалар! Кайчан бетәр ишелеп? Зсвс (ярсу беллн) Арей Айга. Марс. Венерага Нишләргә тиеш аллалар? Менде шул кырмыскалар!!! А ф п н а Кешелекнең яшәргәме. Кая бара Кешелек? Юкмы дигән мәлендә Зсвс Адәм алла, ә без. ә без — Киләчәк — язмыш кулында
А р е й
Әнә Ананнан copal 3 с в с
Анан, дөнья-кешелекнең
Килер язмышын юра!
(Аллалар утырышалар. Лнан уртага чыга.)
Күктән Җиргә караганда
Ни күрербез алда без?
Анан
Тыңла, Зевс аллабыз!
Күрәм, ншетәм.. аларның
Яңадан уянганын,
Герострат токымының
Утыннан Җнр янганын.
Балет. Герострат токымнары, кулларына факел тотып, бииләр, Бетен тирә-якны ут ялкыны чорнап ала.
Җирләр-күкләр, диңгез-таулар,
Океаннар — ут була.
Зевс
Кемнәр кала?
Анан
Коллар, әсирләре белән
Геростратлар торып кала,
Башкалары — юк була!
Афина
Туктат, әти, бу мәхшәрне!
А р е й
Бу — ошый миңа, Анан!
Зевс
Тынычлан, кызым Афина!
Афина
Тончыгам! Утта янам!
Арей
Мин — Герострат ягында!
Афина
Димәк, синең йөрәк — таш!
Арей
Бел, Афина, мин күптәннән
Геростратка теләктәш!
Зевс
Тукта!
Анан
Икенче язмыш:
Геростратлар дөньялыкны
Ни хәлгә китергәннәр:
Җнр белән бергә, үзләрен
Яндырып бетергәннәр!
Борын-борын заманнарда
Җир шары бит ут була...
Тагын шул хәленә кайта —
Ут була да — юк була!
Арей
Ә аллалар?
Анан
Аллаларга берни булмый...
Арей
Җнр күкрәп яна тора,
Җир дөрли-дөрли янганны
Аллалар карап тора.
Менә бу — кызык! Тамаша:
Кешелек тынып кала.
Җир йөзендә адәм бетә
Аллалар торып кала!
Башлана Адәмнән башка —
Хәсрәтсез, гамьсез тормыш!
Афина
Коточкыч! Ямьсез тормыш!
Күктән карап торырбызмы
Адәмнән эзләп гаеп?
Без — аллалар... Адәм көтә
Әйт, әтием!
Әңт, Анд!
Аи д
Фани дөнья нишләсә дә.
Минем өчен барыбер.
Җирнең асты исән булса.
Андка — эш табылыр!
Арей
Җир бөтенләй янып беткәч,
Юк була ич асты да!..
Аид
Мәрхәмәтле алла Зевс
Эш табар күк астында!
Афина
Әти!
Зевс
Адәм белән дә бик авыр:
Тынгы да юк, ял да юк_.
Анд
Ял да юк!
Зевс
Дөнья бетсә — адәмнәр юк!
Адәм бетсә... алла юк!..
Аид
Алла юк?!
Арей
Алла юк?!
Зевс
Син дә.. Син дә.. мин дә юк! Юк!
Арей
Снн дә?
Анд
Снн дә?
Афина
Дөрес, әти! Мин дә юк!
Зевс
Аяныч, ләкин факт!
Бу — адәмнәргә билгеле,—
Сезгә — аңларга вакыт!
Афина
Бу сүзләрең аяз күккә
Языла барсын, әти.
Адәмнәриен яклаучысы, Әле дә син барсын, әти 3 е в с Алла булу хасиятен Саклап калырга кирәк, Язмышның безгә кулаен Сайлап алырга кирәк . Юра, Анан
А н а н
Өченче язмыш!
Жир белән Күк арасында Ызгыш һәм талаш китәр, «Кемгә күпме?> тиеш диеп Йолдызлар санаш китәр Хисапсыз ул йолдызларны Үзара бүлеш китәр
Жир белән Күк сугыша-сугыша, Миллиардлап үлеш китәр
А н д
Килсеннәр, Жнрнен астында һәркемгә урын җитәр!
(Анан язмышын юраган арада, Аид Зевсны бер читкә чакырып ала.)
Гадәттән тыш хәл, аллабыз!
3 е в с
Тыңлыйк, язмыш ни юрый Аид
Минем биләмәләремдә Теп тере Адәм йөри! 3 е в с
Ә?! Ни дисең? Кайда? Кайчан? Адәм?!
Аид
Чын Адәм Пәри атлап 3 ев с
Кем ул?! Кемнәр нәселеннән?! Аид
Исеме аның — Атлант Зевс
Атлант?!
Йоклап калгансың! Жсбсгән!
Алла исеме — хәрәм!
Мәңгелекнең серләренә
Кереп бара ул Адәм!
Анд
Атлантиданы эзлим, ди... Зевс
Аллаларның серенә
Кереп бара! Тап төшердең Аллалар нәселенә!
Ничек җөрьәт иткән Гаҗәп Анд
Аның кулында — ут бар! Зевс
Аллаларга бәла килде! Анд
Ходаем, үзен коткар!
Зевс
Бүген мондый могҗизага Адәм — сәләтсез, беләм Димәк, бәйләнешкә кергән Күктәге затлар белән! һәлакәткә тин куркыныч! Аид
Вулкан ат! Юлын капла!
Жимерелсен җнре-күге! Жир астын гына сакла! Я аллам!
Анан (юравым дәвам итеп.) Төпсез Галәм бушлыгында Я надан хаос булыр. Тере җаннар истәлеге Кайтаваз — тавыш булыр!
(Шул вакыт Атлантның еА-у-уу» дигән музыкаль аназлары ишетелә.)
Зевс
Бу нннди тавыш-аваз?
Бу ннндн таныш аваз?
Кинәт Атлаитнын чакыру авазына борынгы атлантларнын күләгәләре күренә Балет: озын буйлы, көчле атлет гәүдәле борынгы атлантлар шәүләсе-бнюе Алар бер- берсенә чылбырлар белән бәйләнгәннәр, авыр башлары түбән иелгән. Там-тамнар шашып елый. Юлбашчылары Атлант, титаник бер көч белән, чылбырын өзеп атып, алга чыга. Иркен, азат хәрәкәтләр, ул күккә очып итәр сыман... Атлант иптәшләрен дә көрәшкә чакыра Там-там- нарнын ашкынулы-ярсулы-шашып көлүле ритмында алар чылбырлардан ычкыналар: башлар югарыга, күккә таба омтылып, күтәреләләр...
Зевс (ярсып.)
Анан. туктат!
Анан (куркып.)
Бу минем юрау түгел!
Караңгылыктан, астан факел тотып. Атлант килеп чыга Ул биюче атлантларнын күләгәләренә таба бара
А р с й (чигенеп » Адәм!
Афина (< окланып-гацәплә нет. алга таба бер адым атлап )
Теп-тере Адәм!
Зевс Каушамаска!
Атлант
Атлантлар, мнн сезгә килдем* Зевс
Тетрә. Жир. күкрә. Күк'
Күк күкри, вулкан атыла, яшен яшьни
Атлантларның шәүләсе еракка китеп югала. Там-там тавышлары гына...
Атлант
Атлантлар, туктагыз!..
(Атлантның өстенә таш-туфрак ява, аның кулындагы факел сүнә. Кап-караңгы булып кала Яшен яктысында аллаларның горур йөзләре. күк күкрәү арасында Атлантның ыңгырашкан тавышы гына ишетелеп куя.) Арей тавышы
Бетте!
3 е в с
Сеанс тәмам!
Арей
Мондый язмышны юрарга
Өлгерә алмадык. Анан!
(Афинадан башка аллалар, Атлантның гәүдәсе өстендә — югарыда каһкаһә белән көләләр.)
А и д
Мәңгелеккә теркәргәме?
Арей
Сорап та торасы юк!
Афина Ашыкмагыз!
Арей
Теркә. Анан!
А и д
Юк Адәм буласы юк!
Әй! Алыгыз!
А ф н н а
Әти әти! Белмибез бит. Сөйләшмәдек, ни әйтер Монда килү миссиясе, Бәлки, изге нияттер?
Арей
Күп сөйләшми юк итәргә!
Афина
Сорыйк башта үзеннән.
Зевс
Хәзер ул — куркыныч түгел:
Бәйләнешләр өзелгән!
Базга илтеп ябыгыз!
Аид
Алыгыз! (һушын югалткан Атлантны Аид-
ның хезмәтчеләре алып китәләр.)
Арей
Куркыныч бетте!
Зевс
Бетмәде!
Адәм —Марста! Анда!
Венерада!
Анд
Җир астында!
3 евс Аллалар урыны — кайда?
Арей
Адәм безне Җирдә, Күктә һаман кысармы шулай?
Анан
Мин сезгә тәкъдимнәр әйттем.
Афина
Язмышның кайсы — кулай?
А и д
Миңа кайсы да — барыбер!
Анан
Язмыш ни кушса — шулай...
Арей
Ике як та берсен-берсе Бетерсә, безгә —уңай!
Афина
Ике зур көч бер-берсенә Күтәрелгән чагында.
Мин — Иреккә, Гүзәллеккә Омтылганнар ягында!
Алар жиңсә. сугышлардан Ваз кичәр азат илләр...
Җирдән — Күккә, Күктән Җиргә Илчеләр озатырлар...
Арей
Утопия! Сугышларсыз — Яшн алмый Кешелек!
Анан
Язмыш ни язса, шул була...
Аид
Миңа —барыбер Җир асты Төшмәсен тик ишелеп!
3 е в с
Ишетегез, сугышларсыз Яшн ала Кешелек!
Арей
Мин — кушылмыйм!
Афина
Рәхмәт, әтн!
Анан
Язмыш кушса — булыр да_ 3 е в с
Адәм хәленә төшкәнче, Калыйк язмыш кулында! Әйе, коллар азат булып, Дөнья — тын булып калыр, Әмма ирек алган Адәм Аллалар урынын алыр!
Минем, синең, синең, синең. Синең урынны алыр!
Арей
Түзә алмыйм!
Ан д
Җир асты — сау!
Анан
Язмыш язса — шул була!
3 е в с
Яки Адәм өстен чыга.
Ә без — юкка чыга торган
Зат түгел — ана юктан.
Җир мескенем, түбән төшеп
Югала аллалыктан
Арей
Адәмнәр дә юкка чыга!
Зсвс
Ә мин — өстемә алам —
Түбән аңлы җаннар торган
Яңа бер җисем табам!
Арей
Браво!
А н а н
Язмыш!
А н д
Җирнең асты
Калса, мина — барыбер!
Афина
Ә мин түзәлмәм. йөрәгем
Җир-әнкәне сагыныр
Зеас
Биргән антларны яңартыйк!
Аллалар серен ачмаска! (Кабатлыйлар)
Адәм белән катнашмаска! (Кабатлыйлар )
Кемнәр анттан читкә китә —
Мәнгелек җәза көтә! (Кабатлыйлар )
Афина
Өстә , анда Җнр-әнкәбез
Тоям җиде кат аша
Зсвс
һәлакәте якынлаша.
Снзә, мескен, саташа
Икенче акт 4. Афинаның Атлант янына килүе
Аста, түбәндә — Зевсның яшен утларыннан яраланып, үлемгә дучар ителгән Атлант.
Югарыда — нимфалар • уртасында—Афина
Нимфалар хоры
Бер битең — Ай, берсе — Кояш, Гел-гел нурлар җыясың Җир йөзенә мәрхәмәтле Нурларыңны коясың
Афина
Җылы rfyp сипсә дә күкләр,
Ач һәм ялангач күпләр
Нимфалар хоры
Гүзәллектә беркемнең дә
Күктә, Җирдә тиңе юк
Кеше яшәеше — мизгел
Гомереңнең — чиге юк.
Афнна (нимфалар югала Афина — тирән уйда.)
Җир йөзендә — бертуктаусыз сугыш Адәм гомере — мизгел болай да Ә кешеләр
Мнзгсл гомерен дә яшәмичә,
Җнр астында тынып калганнар
Әйе, без — аллалар — Күк затлары Без — яшерен, серле чиксезлек
Мин — алиһә, Күктән тартып алып.
Җнргә якты, җылы тараттым
Галәм Кояш Ай да. йолдызлар да һаман калыр Ә ник, нигә соң Югалырга тиеш салкын Җнрдә Тормыш кора белгән Кешелек?!
Мин сокланып, кайчак көйләшеп тә,
Карап тордым аска, түбәнгә
Алла башкаралмас могҗизалар
Иҗат иткән серле Кешегә
Я аллалар — хур була!
Нәтиҗә шул!
Арей
Әйттем бит мин
3 е в с
Хур булганчы — зур булу!
Арей
Минем вариант — раслана А н а н
Язмыш кушса — шул кала Арей һәлакәтне якынайту!
3 е в с
Тик бердәнбер юл кала!
(Афина сискәнеп китә.)
Афина
Әти, юкмыни соң бездә һич кенә дә мәрхәмәт?
Җир — аллалар һәм адәмнәр Әнкәсе — булырмы һәлак Үз балалары кулыннан?!
3 е в с
Бнк дөрес уен. кызым,
Мина да кыен, кызым
Булса да Җир — һәммәбезне
Бар итүче Әнкәбез
Ачылды шомлы хакыйкать,
Әрнү белән әйтәбез.
Миллиард еллар йөрдек Җирне
Өлкән алиһә күреп
Язмыш төзәтте ялгышны: Түгел икән мәнгелек!
Без — аллалар белән тиңләгәндә, Адәм гомере, әйе, бер мнзгел... Чиксез еллар дәвамында белдем: Кайчак ул... кодрәтле бездән дә! Кешелекнең алга барышында Хаклык һәм Явызлык—дошманнар.. Хаклык жнңгән саен, Явызлык та Гел көчәя, мәкерлеләнә бара .
Җирнең астында да, өстендә дә, Диңгез төпләрендә, күкләрдә, Кешелекне юк итәрлек көчләр Нишләргә?
Бар Галәмгә акыл нуры чәчкән, Җылы хисле жанлы түгәрәк Явызлыгы, хакыйкате белән Янып көл булырмы?
Чиксезлектә барча тереклекне Ижат иткән олуг Җир-әнкә, Җирнең-кукнең акыл ияләре Үлемсез дип йөргән Җир-әнкә, Бер мизгелдә юкка чыгарсыңмы?! Ә аллалар — изге балаларың — Явыз адәмнәрнең шашуын Яклап, Күктә гамьсез калырлармы? Әтиемә каршы куркыныч уй... Ул картлыгы белән ялгыша: Явызлыкка каршы көрәшәм дип, Усаллана, шәфкатьсезләнә...
Әмма, бар уйлары —саф нияттән... Атлант шәүләләре пәйда булгач, Ник сискәнде атам?
Ә Адәм
Нигә килгән атлантларны эзләп? (Атлантка таба бер адым атлый.) Адәм белән, ераклыкта торып, Сөйләшүдән — антны бозу юк..
(Тагын бер адым атлый. Базның капкачын ача Түбәндә яраланып егылган Атлантның газаплы йөзе яктыра.)
Адәм, син исәнме?
Атлант
Син кем?
Афина Алиһә.
Атлант
Кайсысы?
Афина Афина
Атлант
Зевсның кызымы?
А ф н н а Каян беләсең?
Атлант
Бала чакта әти сөйли нде...
Снн килер дип өмет иткән идем Афина
Атлант
Снн шәфкатьле, хисле алиһә бит.
Афина
Каян беләсең?
Атлант
Әти сөйли нде
Афина
Этнең кайда?
Атлант
Монда ята. Сугыш корбаны
Афина
Адәм гомере —болай да бик кыска... һәр буынга — сугыш.
Сез... адәмнәр .
Атлант
Мин —Адәмнең илен яклап кына Сугышырга мәжбүр нәселеннән.
Афина
Адәм, нигә Җир астына килдең?
Атлант
Атлантиданы эзләп...
Афина Таптыңмы?
Атлант
Эзләренә төшкән идем
Тагын югалттым
Синең явыз һәм шәфкатьсез атаң..
Афина
Тел тидермә! Алла сугар!
Атлант
Зевс сукты инде!
Атылган кош кебек егылып төштем Җиргә түгел. Җирнең астына.
Чакыр миңа барлык аллаларны Мин аларны!.
Афина
Адәм, узынма!
Мин аңламыйм сине...
Җирегезне соңгы афәт көтә.
Атлант
Әйе, соңгы сугыш куркынычы .
Шуның өчен монда килдем дә.
Бүгенгегә — изге борынгылар һәм Киләчәк рухын кушып кына һәлакәттән мөмкин котылу!..
Афина
Аллаларның катнашыннан башка Башкарырга уйлыйсызмы шуны?
Атлант
Әгәр кешеләрнең акылыннан.
Хыялыннан туган Алла булса...
Афина
Әгәр дә ул... синең алда булса?
Атлант
Әгәр дә ул минем алда булса. Түзеп тормас иде бу хәлгә. Әсирлектән азат итәр нде...
1кгор Аршинов ресеме
К У » М I
Афина
Күкнең мәрхәмәтсез кануннары Тыйса ул теләктән алланы?
Атлант
Бабаларым патша кануннарын
Җимереп, Бәхет-Ирек яулады.
Афина
Без болан .да Күктә — иреклеләр... Атлант
Үзе азат булып, бүтәннәргә Газап бирүчеләр — мескеннәр.
Сез — кемнәр?
Афина
Без - илаһи затлар!
Атлант
Безгә сез — ятлар!
Мине көтә Җирдә — илдәшләрем Монда — көтә иде атлантлар.
Сез — аллалар — кешеләрнең Җирдә Күккә омтылышын сиздегез, Сез — аллалар — явыз кодрәт белән Бер илченең юлын өздегез!
(Уз алдына.)
Киләчәктән—инде бер хәбәр юк
Ә атлантлар хәзер юк алар Әллә инде максатыма житми, Җир астында эзсез югалам?!
Афина (уз алдына.)
Нишләргә?
Ниятләре — изге:
Кешелекне коткаруда уе.
Ярдәм итсәм?.. Антым бозыла.
Мондый адәми уй һич килешми Алиһәгә — Зевс кызына!
Ул сиздерми...
Әмма күреп торам—
Бетә Адәм — тыны кысыла...
Адәм, синең әниең исәнме?
Атлант
Әнием... Исән... Ул карт мине көтә... һәм ялварып сорый алладан;
«Кайтарсана, кайтар улымны»... ди.
Ышана шул. бәгърем ул — надан...
Афина
Әниең генә түгел, өмет белән
Көтә әле сине Зур әнкәң...
А т л ант
Ул юк инде... әллә кайчан вафат...
Афина
Исән әле синең Җир-әнкәң!
Атлант
Җнр-әнкәм.
Афина
Ул минем дә газиз Зур әнкәм
Без бит — бер үк ана балалары; Адәмнәре — Җирдә, Күктә — аллалары. Әмма без — үлемсез балалар!
Атлант
Әгәр дә мин синдәй алла булсам, Җирдәге һәр изге анага Үлемсезлек бирер идем...
Афина
Зур әнкәгә телик — үлемсезлек!
(Үз-үзенә.)
Ул мәңгелек булсын өчен дә Күкләр белән каршылыкка кереп, Якыная барам Кешегә!..
(Өскә карап.)
Саф жилләрем, Аяз зәңгәрлектән Җир астына юллар сызыгыз.- Төнге нурлар,
Күктән бу Адәмгә
Салават күперләре сузыгыз!.. (Караңгылык балкып, Атлантка салават күперенең нурлары сузыла, шул ук вакытта базга баскыч төшә. Атлант баскычтан югары күтәрелә.)
Юлдаш булсын сиңа, Адәм, Салават күперләре!
(Үзе кире чигенә.)
Атлант
Рәхмәт, алиһә! Ачылсын Күк капусы серләре!
(Аваз бирә.)
A-y.y-y-y.yl
Күктән «Ә-ү-ү-ү-ү-ү-ү!» дигән таныш авазлар килә башлый. Шул ук чакыру авазына атлантларның шәүләләре там-тамнар ритмына ярсу хәрәкәтләнеп килеп чыга. Алар, сөенечтән шашып, «Ә-ү-ү-ү-ү-ү-ү!» дигән таныш аваз белән. Атлантка таба киләләр.
А ф н н а (үзе дә сизмәстән.) Атлантлар!.
Атлант Атлантлар!..
Күләгәләр Атлантка бик үк якын кил- мичә, туктап калалар.
Атлантлар хоры Без атлантлар дигән мәгърур халык идек, Атлантида утравында тормыш кордык, Сугышлардан — талашлардан баш тарттык та, Ирек яулап, Шатлык чәчтек, Бәхет урдык. Юлбашчыбыз—Атлант батыр, акылы —
Җир, Көче — океан, хисе — олуг диңгез иде...
«Патша да — без. алла да — без. титан да — без. Бу утрауда һәрбер атлант — тигез»,—дя«е Гаделлекнең дошманнары чиксез икән, Төрле яктан безне килеп камадылар...
Патшалар да, аллалар да, титаннар да Урап алып, үлем белән янадылар.
Men квп. мең тем көрәштек без — бирешмәдек, Көч бетсә дә. жинә бардык бербер артлы... Мең беренче төнне кинәт давыл купты. Җир тетрәде, күк күкрәде, вулкан атты! Төшендек без: үч саклаучы Зевс алла Атлантлардан котылырга күргән чара, Аф,т. дәһшәт арта бара,— атлантлар да, Дошманнар да океанга бата бара .
Әйтте Атлант: «Җирдә күктә нәсел калсын, Хаклык ничек суга батсын, юкка чыксын?!. Икесе дә канат ясап хыялланды Интал белән улы Зукар күккә очсын!» Бата-бата, өметләнеп, карап калдык Очты Интал, очты Зукар Күккә таба Атлантида, без — атлантлар, соң мәртәбә Бердәм җырлап, киттек киттек төпкә таба...
Ярсуыннан тынды Зевс, гәүдәләрне Ярга атты: «Бетте атлант дигән нәсел. Менә, Анд, сиңа — утрау хәрабәсе, Бернинди дә эз калмасын, тирән яшер! » Без — атлантлар, беләлмнбез токымыбыз Исән калып, киләчәккә юл алдымы, Интал белән Зукар әллә Күк йөзендә Эзсез калып, безнең кебек югалдымы?! Без — атлантлар..
Атлантларның күләгәләре Җир астына «ба- , тын» юк була.
Җн р .а с-т ы-н н а н атлантлар хоры Без - атлантлар, югалдыкмы?
. -Күктән хор Югалмадык! Югалмадык!
Атлант («айлә белен казый-казый ) «Күккә очучы Атлант» Атлантнданың символы!
Ул берничә Димәк, алар Океанда калдырганнар
(Афина янына, югарыга күтәрелә-кугәрелә ) Җир астында — юкка чыккан Атлантларның сагышы
Күктән килә — исән калган Атлантларның тавышы!
(Халык баткан. Хаклык калган, Җнргә, Галәмгә күчкән.
Күккә очкан, өстен калып.
Мәкердән, яман үчтән.
Берсен без белмәгән көчләр Тартып алганнар өстән.
Берсе — Җиргә, мәрхәмәтле
Туфракка «егылып» төшкән Минем шәҗәрәм Җир Күккә, Суларга яшерелгән!
Димәк, мнн дә атлантларның
Җирдәге нәселеннән! (Күтереләкүтерслл. Афинага якынлаша.) Ннндн ачыш! Җирләр Күкләр
Туганлаша баралар! А ф н н а
Адәм.. тукта!. Безнең белән Ерак сезнең аралар!
Атлант
Ерак, әмма синең белән Якыная баралар
Афина Хәзер — ннндн шат баласың... Бик күпләргә—ят баласың .
Атлант
Башым — Күккә тнгәи сыман! Афина
Кеше, иртә шатланасың!.. Шомга калып. Галәм көтә Явызлыкның тантанасын Аллаларның бөек серен Ачмаска дип ант иттем мнн Әмма бүген коточкыч бер Җинаятьнең шаһитымын Җинаятьче — минем атам!.
Атлант
Явызлыкка — хөкем бар ул! Афина
Булмый аны хөкем итеп. Үзе.. үзе хөкемдар ул! Калтыратып һәм тетрәтеп Тота Суын, Җирен, Күген.. Аллаларның яшерен эшен Мнн ачарга мәҗбүр бүген... Нн буласын белеп торам, Аллаларның бозам антын. Җнрдә-Күктә әзерлиләр Атлантида вариантын!
Атлант
Атлантида вариантын?! А ф н н а
Җнргә тнзрәк кайт енн. Адәм!
Атлант (соклану, рәхмәт хисләре белән.)
Зәңгәр күкләр алиһәсе .
Афина
Сак бул Әйдә, озата барам Атлант
Сип... Кешегә якынайдың!..
А ф н н а һәм алырмын җәзасын да! Катнашасым кнлмн мшем Кешелек җеназасында!
Атлант
Нинди моңлы, илаһи син!..
(Барыр юлына салават күперенең нурлары тешә.)
Нур сибәсең юлларыма Афина
Салават күперләре сузам: Тотынып кайт нурларына*
Атлант
Аерылабыз якынлашып...
Афина
Күп югалттык ятлар булып...
Атлант
Атлантларның бер символы
Калсын синдә ядкарь булып. (Афинага тапшыра.)
Хуш. алиһә... (Китә.)
Афина
Исән-сау чык Мәңгелекнең сереннән!
Исемең ничек’
Атлант (югала-югала.)
Атлант!
Афина
Атлантлар нәселеннән. (Караңгылыкта кала.)
Нимфалар хоры
Бер битең — көн. бер битең — төн...
Танымаслык төсләрең
Зәңгәр күкләр алиһәсе,
Нишләдең?..
Афина
Нишләдем?!
(Борынгы греклар йоласын үтәп, озын кара толымнарын кисә дә атлантларның хәрабәләре өстенә сала.)
Атлантларга. Афинадан
Озын кара чәчләремне Гомер бакый кисмәдем.. Нишләдем? .
Нимфалар хоры Толымнарың төннәр алды...
Нишләдең? .
Беләсең ич. Җирдә түгел. Күктә — синең ишләрең...
Зәңгәр күкләр алиһәсе, нишләдең?.
Афина (кыска чәчләрен тотып) Нишләдем?!.
Төн караңгылыгында югалалар. Арей кү- ренә.
А р е й
Адәм туфрагында — алла толымнары!
Үз күзләрем белән күрмәсәм. Ышанмас та идем Ниһаять.
Бик күптәнге шигем расланды: Аллалыктан ул түбәнгә төшкән! Афина...
Үзе егылып төшә күкләрдән.
Бөек ата юкка тудырган да Чиксез биеклеккә күтәргән!
Шулай була Җирдә. Күктә. Суда Власть йомшаганда... Күр дә тор Тора-бара Адәм ярты юлда Туктап калмас.
Күк түренә - безгә үрелер!
Йокы бирми миңа куркыныч шнк.
Күзәтергә, тикшерергә кирәк .. (Югала)
5. Афина — атасы Зевс каршында
Аид сарае. Зевс ялгыз. Аид йоклый.
Зевс
Күләгәләр Күктә, Җирдә тынса.
Калкып чыга Диңгез-Сулардан..
Эзәрлекли алар Юк итә дә алмыйм.
Котыла да алмыйм шулардай!.. йоклап китсәм, төшләремә кереп. Кинәт ташланалар, буалар...
Адәм кодрәтендә калкып чыкты.
Тагын күләгәләр... Бу — алар!..
Аид! Үлгән сыман йоклый...
(Селкетә.) Аид! Уян!
Аид
Ни бар. аллабыз?
Зевс
Ничек шулай тыныч йоклыйсың син?
Аид
Үлгәннәрдән үрнәк алабыз! йоклау өчен миндә әйбәт шартлар!
Зевс
Адәм эзләп килгән!.. Ни уйлыйсың?
Аид
Мин уйламыйм.
Зевс
Калкып чыкмаслармы атлантлар?
Аид
Атлантлар?.
Ышан, даһиебез. Җирнең асты Өскә килгәндә дә тапмаслар! Күпме еллар узган... Хәтер тузган... Хәтта хәтердә дә калыкмаслар!
Зевс
Күләгәләр?!
Аид
Миндә — адым саен күләгәләр...
Монда зарурилар, кирәкләр. Үзем күләгәгә әверелдем,— Курка миннән хәтта өрәкләр! (Келә-көлә урыныннан тора.)
Зевс
Базны качалмаслык бикләдеңме?
Зевс
Качкан Качкан. Димәк, Адәм Алла белән катнашкан?!
А и д
Бик тә, бик тә ышанычлы Иде йозак-келә
Аның серен беркем белми- Тик адәмнәр белә Әй лә тнк аллалар белә! Мин гаепсез, үзең шаһнт, аллам!
Зевс
Кем гаепле?! (һәрберсенә шик белән) Син?! Син?! Син?!
Арей
Түз. атам, бераз чыда
Зевс
Ул. мәңгелек серен ачып, Якты дөньяга чыга?!
Ничек кенә булса да. ул Исән чыкмаска тиеш, Аллалар абруен саклап, Зевс сукмаска тиеш!
Арей
Үз сүзең. «Алла, сукса да. Белеп сугарга тиеш'» Минемчә, ул Җир өстенә Исән чыгарга тиеш!
Зевс Мөмкин түгел!
Арей Атам, тыңла
Зевс
Ул кайтыр.. Җирдән атлар!
Арей
Җиргә килеп чыгу белән — Юк булыр, ягъни шартлар!
Зевс
Төшенмим. Арей Тнк ензәм Хәйлә оста үрелгән.
Арей
Яшен тизлегендә уйлап, Чаралары күрелгән Адәмнең чыгу юлында (Дошманы һаман ата Узган сугышта ярылмый Калган снаряд ята.
Син бит, әти, алар кебек. Ерактан да атасың..
Адәм шунда жнткач кена, Шул жнрне кузгатасын!
Зевс (сөенечтән ) һәм Адәм юк! Әкрен генә Тан жнле булып нсәм Безнең дә кеше алдында Кимегән абруй исән!
Анд
Адәм чыдамас!
Тикшерергә диеп төшсә әгәр, Баш аллабыз үзе чыгалмас! (Келә.) 3 е в с
Ышанма син йозак-бнккә дә
А и д Даһиебез юкка шикләнә. Нәкъ адәмчә ысул автоматик Ачыла һәм янә бикләнә Аның серен тик аллалар белә. Сезнең өчен ннде тырыштым
3 е в с Бик аз гына тынычландым кебек
А и д (йокларга бара.) Даһи, тыныч төн!
Арсй, аның артыннан Анан керәләр.
А р е й Каравыл!
А н а н Язмыш!
3 е в с Ни булды?!
А и д (ятарга җыенып ) Җирнең асты өстәме?
А р е й Адәм — юк!
3 е в с Ничек?!
А и д (ятып ) Базда ул...
А ре й Баз — ачык!
3 е в с Ә?!
А и д Булмас
А н а н Мин шаһит!
3 е в с
Кайда Адәм? (Аидның юрганын алып ата ) Синнән сорыйм!
А н д (урыныннан тешеп ) Анда нде
Зевс (ярсып, Арей естенәкилә ) Кайда ул?!
А ре й Ул качкан!
А н а н Язмыш .
3 с в с «Язмыш*
Ник сизмәдең шуны алдан?
А н а н
Адәм язмышы бу, аллам! һнч гаебем юк
Арей шаһнт бергә булдык
Мактыйм, улым, безне янә
Күтәрәчәк бу эшең...
Адәмнәр белән көрәштә
Сизелерлек — өлешең!
Үземә лаек алмашлар...
Атагыз бик картайган...
А р е й (ирония белән.)
Әйе., лаеклы алмашлар...
3 е в с
Кызым... Афина кайда?
Ул йокласын... уятмагыз..
Бик аргандыр шул кызым.
Киләчәккә өмет баглап.
Күктә янган йолдызым...
А р е й
Адәм белән бәйләнешкә
Кергән синең «йолдызың!..»
3 е в с
Ялган—
А р е й
Адәм белән сөйләшкәнен
Анан ишетеп калган...
3 е в с
Ышанмыйм... (Ананга.)
Колакларың ялгышкандыр...
Анан
Шушы колаклар ишетте:
Язмыш шулай кушкандыр
Кичер, аллам!
3 е в с
Җир астында, табигый хәл;
Колакларың ялгышкан...
Анан
Әйе... төнлә саташтым мин...
Узмыш юк шул ялгыштан!
А р е й
ЯлгьГшмаган,
Анан дөрес аңлаган.
Үзем тикшердем: бу төнне
Афина йокламаган!
3 е в с
Дәлилләр юк... Ул — илаһи,
Күкләрдән дә пакь бала
А р е й
Бертуктаусыз мактый торгач, Хәтта Кояш таплана..
Зе во
Кайда Афинам . табыгыз
А р е й
Әнә... ул... үзе килә..
Киеренке тынлык. Барысы да аның каршына басалар. Әкрен генә адымнар белән Афина керә. Аны танырлык та түгел: чәчләре тузган, төсе үзгәргән—
Зевс (шөбһә-өмет белән карап торгач.)
Кызым, кәефләрең ничек?
Төнлә ничек йокладың?
Афина (өметсезлек-төшенке- лек белән.) йокламадым.
Зевс
Авырыйсыңмы әллә, кызым?
Афина
Юк
Зевс
Җир астында түгел, кызым,—
Күктә снңең урының.
Зәңгәрлектә болыт сыман
Тараладыр толымың...
Озын кара толымнарның Иясе тик син генә.
Андый толымнар алдында
Афродита чигенә...
А р е й
Нигә сорамыйсын, Ата.
Кайда соң ул толымнар?..
Зевс (Афинага якын килә.
Курку-шик белән.)
Үз күзләремә ышанмыйм:
Кайда соң ул толымнар?!
Афина
Кисеп калдырдым.
3 е в q Кайда?
А р е й
Адәмнәр кабере өстендә!
Үз күзем белән күрдем!
Афина
Нинди түбәнлек... Димәк, син.
Арттан сагалап йөрдең?
Зевс
Чынмы бу, кызым, нахакмы?
А р е й
Ә хәзер сора кызыңнан:
Төнлә кем белән булган?
Зевс
Төнен кайда булдың, Афина?
А р>е й (усал.)
Кайда булдың?
Афина
Адәм белән!
(һәммәсе тораташ кебек катып кала.) Зевс
Кем белән?..
Афина
Адәм белән!
Зевс
Адәм белән?!
(Калганнар да һәрберсе үзенчә шул ук сүзләрне кабатлыйлар.)
Афина
Әйе. Адәм белән.
Ар ей
«Ул — илаһи бала пакь бала »
Менә шулай Кояш таплана!
Зевс (вмет белән.) Ялгышынмы, әллә язмышынмы?
А и а и
Язмыш, язмыш
Анд
Ялгыш, ялгыш
А р е й
Хэзер аклаиа .
Афина
Язмышым да, ялгышым да түгел. Хаклык яклы булган адәмнәргә Миндә — күптән сею саклана!
Адәмнәрнең туфрагына тамды Күзләремнән аккаи яшьләрем, Адәмнәрнең туфрагында калды Ихтирамым булып чәчләрем
3 е в с
Хыянәт!!! Үз атана!
А р е й Аллаларга!
3 с в с
Мәңгелеккә, Күккә хыянәт!
А н а н
Даһиебез, уйлыйм ул мөгаен, Ярты юлда туктап, үкенгән Язмыш йолыр, бәлки, хөкемнән...
3 е в с
Кылган гөнаһыңа үкендеңме?
Афина
Ярты юлда туктап калмадым
Озатып куйдым аны
Жир әнкәгә каршы юнәлтелгән
Серен ачтым һәрбер алланың!
(һәммәсе сискәнеп китә.)
А н а н
Язмышның —ар ягында!
А н д
Ялгышның — ар ягында!
А р е й
Жннаять!
3 е в с
Жннаять!!!
Афина
Хыянәт һич була алмый
Мин кылмаган жннаять
Шулай бит, әти, әйтче?
Туп-туры карап әйтәм мин
Син — үзең җинаятьче!
(һәммәсе куркып кам. Зевс калтырап кул. әмма сиздерми )
Йөрәгемдә күпме еллар
Сөю саклаган атам
Гаделлекне, Хакыйкатьне
Кыю яклаган Атам
Адәмнәрдән «Бөркет» исемен1 Ул юкка алган булган, Күктә. Жирдә бөеклегең Ул — матур ялган булган!
Зевс
Адәм — ялгыш юлга юерткән, Акылыннан яздырган!
А и д
Адәм аны аздырган!
Ан а н
Язмыш шулай яздырган!
А и д
Язмыштан — узмыш юк!
Афина
Менә монда — Җир астында — Атлантида ята
Бу — кемнәрнең җинаяте. Әйтче, изге ата?!
Зевс
Нинди Атлантида? Кайда ята?
Адәм сүзен сөйли . Адәм сүзе — хата! А ф н н а
Менә— хәрабәнең бер кисәге:
«Күккә очучь| Атлант» Чынлыкны булмый юк итеп. Туфрак белән каплап!
Ан д
Я алла!
Каян, каян килеп калыккан?!
Афина
Башта океанга батыргансың.
Күмдергәнсең аннан Андтан А н д
Бу — аллалар сере Снн дә —алла!
А р е й
Адәм коткысы!
Зевс
Күңелеңә яхшы от шуны Барлык кылган гамәлләрем Сезне саклау хакына.
Юл куймау нияте белән Күктә Адәм затына!
Афина Шуны оныткансың. Ата! Халык бага. Хаклык калка! Атлантларның нәселләре Жирдә. Күктә— исән!
Хаклык белән катнашудан Кечерәймим, үсәм!
«Атлантида варианты» — Сезнең соңгы нжат!
А ре й
Помшама. ата. кызыңны Жәэаларга озат!
* Борынгы грек мифларында һярбср аллага бер кош «ки и1м« исеме багыимаагаа булган (Эекаа — беркет)
Зевс
Күпме сөендем: «Акыллы Бер бала үстергәнмен». Бала түгел, Күк йөзенә Зур бәла үстергәнмен! Уйлыйсыздыр: «Алда —әти. Аның хөкеме көтә...»
Атаң — юк! Атаң — юк Сине
Күкләр хөкеме көтә!
Аллалар! Мине тыңлагыз!
Менә шул соңгы сүзем:
Җәза — Олимп тауларында!
Алып китегез үзен!..
Аллалар Афинаны алып китәләр. Зевс, акылдан шашкан кыяфәттә, алар артыннан бара...6. Афинаны җәзалау. Атлантның һәлакәте
Олимп таулары
Хор
1 Бу дөньяда кеше генә Җирне ут итә ала Ут явыз көчләр кулында, Җирне юк итә ала!
2. Яна-яна батармы Җир, Калдырып Мәңгелекне?
Галәм сиңа карый, Кеше, Җирнең гомере күпме?
3 Хыялый биеклекләрдә
Илаһи утлар яна һәлакәттән Җирне бары Тик кеше коткарала!
Тау башында аллаларның Афинаны җәзага алып килүләре күренә. Кыска чәчләре җилдә җилфердәгән Афина, башын югары күтәреп, алдан, аның артыннан — Арей, Аид, Анан киләләр. Зевс — артта.
Арей
Тукта! (Афина туктала.)
Әти, әмер бир!
Зевс
Аллалар җыелдымы?
Арей
Көтәләр!
Зевс (уртага баса, Афинага.) Түбән төш!
Арей
Сиңа әйтәләр!
(Афина бер баскыч түбән тешә.) Зевс
Тыңлагыз, аллалар!
Җнр-Әнкәне алиһә дип йөрү Ялгыш булган!
(Тынлык.)
Хатабызны Анан төзәтте
Мәңгелек дип белгән Җир-әнкәнең
Бер мизгелдә мөмкин юк булуы!
Аллалар
— Юк булуы?!
— Ничек инде алай?
— Җир-әнкәбез мескен...
— Бичара...
— Чынмы бу?
Зевс
Расла, Анан!
Анан
Әйе, Җнр-әнкәнең хәле шундый._
Зевс
Җир-әнкәбез, димәк, аллалыктан Төшеп кала .
Аллалар
— Авыр язмыш!
— Бәхил бул, Әнкә!
— Рәнҗемә син безгә, балаларга..
— Язмышы шул...
Зевс
Расла, Анан!
Анан
Әйе, Җирнең шундый язмышы!
Зевс
Икенче мәсьәлә!
Тыңлагыз, аллалар! — Арабызда түбән тәгәрәгән, Түбәнлеккә төшкән алла бар!
Аллалар
— Кая тәгәрәгән?
— Кайда төшкән?
Зевс
Адәм белән бергә тоттык аны!
Аллалар
— Күрәселәр бар икән?
— Алла дигән бөек исемгә тап төшерде!
— Шаһитлар бармы?
Арей
Мин! Аид! Анан!
Анан
Шаһитлыктан — узмыш юк!
Аид
Җир асты — шаһит!
Бергә
Нинди гөнаһ кылган?
Зевс
Җиргә-Күккә сынмас гөнаһ:
Ул — аллалар серен ачкан!
Аллалар
— Җирдә-Күктә булмаган хәл!
— Антын бозган!
— Олы Жинаять!
— Хыянәт!
— Кем ул? Кем — чиктән узган?!
Афина
Ул —мин! Афина!., (һәммәсе тын кала.) Аллалар
— Афина?!.
— «Зәңгәр күкләр алиһәсе»!
— Көтмәгән идек!
— Җавабын бирсен!
3 с в с
Әйе, ул — минем' кызым Афина!
Әмма хөкем алдында һәммәбез тигез... Җәзасын Аласы бар аның да!
Аллалар
— Баш аллабыз, үзең сакла Андый бәла-казадан!
— Алсын тиешле жәзасын!
— Узмыш юк шул — жәэадан!
А р е й
Сузма, тизрәк хөкем чыгар!
А и д
Җәзаны сайла — үзең!
А н а н
Язмышына да язылган:
Әйтсен ул соңгы сүзен!
3 е в с
Соңгы сүзең?!
А ф н н а
Юк минем соңгы сүзем
Җирдә кешеләр әйтерләр
Хәлиткеч соңгы сүзен!
Җнр-әнкәне һәлакәттән
Коткарасы урында.
Сез уйлыйсыз Явызлыкка
Ярдәм нтү турында!
Мин ышандым: гамьсез генә
Күктән сез күзәтерсез.
Җирне, Атлантида кебек, Упкынга озатырсыз!
Үзегезнең Әнкәгезне
Үлемгә озатырсыз һәм. изгеләр булып, Күктән Тын гына күзәтерсез!
Арей (Зевска.)
Туктат!
Зевс -
Җитте!
Аллалар
— Юк, сөйләсен!
— Әйтеп бетерсен!
Афина
Әйе, Кеше кайгыларын йөрәккә якын алдым. Сез еракка киткән саен, Аларга якынайдым!
Сөенмисез Кешеләрнең
Башы Күккә тигәнгә.
Адәм биек күтәрелә
Ә сез. ә сез — түбәндә!
Аллалар
— Ни карап тыңлап торасыз?!
— Ул сөйли Адәм сүзен!
— Бәлки, дөресен әйтәдер!
— Тынлап бетерик үзен!
Афина
Әнә—Адәмнең урыны
Аллалардан югары!
(һәммәсе югарыга карыйлар, кешеләрнең сугыш корбаннарына багышлап кабызган мәңгелек утын күреп, катып калалар.)
Зевс
Бу — нинди ут!?
Афина
Сезнең мондый изге утны
Якканыгыз юк әле!
Аллалар
— Бу — ннндн ут?!
Афина
Җир астында миллиард жаннар
Туфрак булып, онытылган
Сезнең фатихалар белән
Юк булганнар — Ут булган!
Зевс
Аллалар каргышы төшсен!
Хөкем чыгарды атаң
Үзем тудырган кызымны
Мин яшен булып атам!
Арей
Җирне дә онытма, Атам!
(Яшен атыла, күк күкри, җир тетри.)
Афина
Алга, Кеше, югарыга
Күк йөзеннән атлап бар!
(Яшен яктысында Җир астыннан чыгып килүче Атлантны күреп, сөенеп.)
Хаклык мәңге-мәңге батмас,
Яшәгәндә атлантлар!
(Егыла Шул ук вакытта Җирдә дә снаряд шартлап. Атлант, яраланып, ава.) Ах. явызлар!
(Дәһшәт тына Җирдә — хәрәкәтсез яткан яралы Атлант Югарыда—яшен суккан Афина Сүзсез-телсез калган аллаларның шомлы куркыныч йөзләре )
Зевс
Киттек, аллалар, күченеп
Бу каргалган урыннан.
Адәмнәр менә алмаслык
Биеклекләр юлыннан!.
(Кешеләрнең Мәңгелек Уты янында кечерәеп калган Утны ала. Афинаның олансыз яткан гәүдәсенә карап.)
Кызым Афина. Бәхил бул... (Ахры, күзләреннән яшь тә тама...)
А р е й (Зевска, әмер бирү тоны белән.) йомшама! Алга! Туры!
(Аллалар Зевс һәм Арей артыннан теләр- теләмәс кенә иярәләр.)
Зевс (кире әйләнеп.)
Исән калсаң... кайт, балам:... (Китә.)
Афина (бераздан көч-хәл
белән башын күтәрә.)
Җнр-әнкә белән калам!. (Башы тагын хәлсезләнеп төшә.)
Эпилог. Икарның анты
Апрель. 1982
Яраланган Атлант, аның улы Икар һәм археологлар яктыра.
Атлант
Улым... Кил._
Икар
Килдем.
Атлант
Атлантиданы таптым. . Тыңла.
Икәү — исән калганнар..
Берсе —Күктә, берсе... Җирдә...
Без. Җирдәге атлантлар...
Икар
Без — Җирдәге атлантлар!
Хор
Без — Җирдәге атлантлар!
Атлант
Күктән Җиргә тапшырылган
Сигналларны сизделәр...
Җнрнең-Күкнең дошманнары
Элемтәне өзделәр...
Эзлә... тап. Күк туганнарын.
Аваз бар — Киләчәктән...
Коткарыгыз Җиребезне
Коточкыч һәлакәттән!
Мин ышанам: ул да, син дә...
Очрашуга киләчәк...
Икар
Очрашырбыз!
Атлант
Кайда?
Икар
Күктә —
Киек каз юлларында...
Атлант
Очрашырбыз.
Икар
Очрашмасак?
Атлант
Сагынырсың... җырларыңда... (Күккә карап )
Зәңгәр күкләр алиһәсе... (Үлә.)
Икар
Әти! Әти! (Өстенә каплана. Матәм музыкасы. )
Хор
Атлант! Атлант! Бездән китте...
Икар
Изге ант итеп әйтәм...
Икар һәм хор
Коткарырбыз Җиребезне
Коточкыч һәлакәттән!
Кешелек дошманнарының
Мәкерле уен өзеп,
Тормыш биргән Туган Җиргә
Яуларбыз Үлемсезлек!