Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛОРКА ИЛЕНДӘ


ндалузия киңлекләре... Йегере* юл безие Гранада шәһәреннән Испаниянең беек шагыйре Федерико Гарсиа Лорканың туган җиремә алып бара. Еракта кучкарланып торган мәрмәр таулар курено Як-якта тосләр чиратлаша Мартирос Сарьян картиналарын хәтерләткән манзара Чиста, тепсез кук йоэенең биеклеген тагын да искертерге теләгәндәй очынып үскен эвкалиптлар, кояш тамчылары сыман янып утырган җимешләре белән чуарланган әфлисун агачлары, созәк тау битләрендә зәйтүн куаклары тезелеп киткән. Кырыгынчы параллель... Монда елның оч йез егерме кененә бер генә болыт та күренми, бер генә тамчы да яңгыр тошми икән Табигате белән нәкъ кытай ландшафтына охшаган, ди безне озата баручы гид.
Ызаннар белән бүлгәләнгән кырларда ара-тирә эшләп йорүче крестьяннар чагылып кала. Уенчык шикелле кечкенә тракторлар кыймылдый. Бер якта елгергәи бәрәңге җыялар (май ае бит1), икенче баштан яңасын утыртып та киләләр. Колсу туфрак, сугарулы кырлар. Уңышның һәр бортеге эчен никадәр тырышлык сораладыр бу җирләрдә. Чехов ейткәнчә: тәртә күмсәң, тарантас үсеп чыгарлык, карга канатыдай зәңгәрсу-кара туфраклы якларда туып үскенгәме — бу җирләрнең тосе миңа ят тоела. Әмма һәр кешенең туган җире үзенә газиз инде Монда да тормыш-кон итү, мәңгелек хәрәкәт, яшәү эчен кереш бара. Үз җиренең матурлыгын җырга салучы шагыйрьләр туа. Хәер, матурлыгын гына микән? Алай булса, шагыйрьләр җирдән үз үлеме белен генә китәрләр иде
Әгәр шигырь күңел чәчәге генә булса...
Гаремә Лорканы
лимон агачына терәп франкочы атмас иде
Ренат Харис.
Әйе, Лорка 1936 елны франкочылар тарафыннан атыл үтерелә Шагыйрьнең соңгы минутлары турындагы терле язмалар арасыннан мин берсен сайлап алам. Аны тонле, ялгызлар камерасыннан алып чыгып, башка тоткыннар белән бергә машинага утырталар. Машина, Гранада шәһәрен чыккач, кечкенә бер авылда туктый. Фонтан янында алар таңны котоләр Карабин аскан фалангнетләр тәмәке тарта-тарта йеренәлөр 19 нчы август тоне . Лорка берни сизми, кая алып барасыларын да белми еле.
Таң атыл килгәндә... сандугачлар уянган бер мәлдә... Сьерра Невада тауларның кар түбәләренә кояшның тәүге нурлары кагылганда. шагыйрь йорәгенә караңгы күзле мылтык кепшоләре тебәлә. Берничә пуля тиюгә карамастан, шагыйрь кабат аягына басарга толи. үлем белән тартыша. Шул чак фалангметларның берсе аягы белән аның гәүдәсен җиргә кыса һем битенә тобәп атып җибәрә.
Шушы моңлы иртәдә булган фаҗигане башыннан кат-кат кичереп кешелеген җуйган фашистларны туктатырга телеп, доньяның күлме шагыйрьләре Лорканы үз
А
күкрәге белән ышыкларга вакыт аша талпынып карамаганнардыр?! Әгәр каршысында егерменче гасырның олы шагыйре торганын белсә, хәтта атылган пуля да тарих хәтерендә кара упкын булып каласы ике арада эреп юкка чыккан булыр иде.
.„Төшсен миңа, төшсен
Үтерелгән, Тумый калган җырлар каргышы... Дөньяның бер нәни кургашы мин. Кешелекнең зур бер ялгышы...
Роберт Миңнуллин.
Соңгы мизгелендә, үзенә төбәлгән мылтыкның мәкерле күзенә карап, Лорка ниләр уйлады икән? Аңа үзе яраткан цикадалар тавышы ишетелде микән? Андалузия күгеннән үрелеп алып, шигыреннән шигыренә күчереп йөрткән Ай аны соңгы мәртәбә күреп калырга дип таулар артыннан калыкты микән? Булгандыр. Күз алдына шулай китерәсе килә Шагыйрь йөрәге тукталганда, Андалузия күгенең бер йолдызы күк бәгыреннән өзелеп төшкәндер. Соңгы минутында шагыйрь шушы җирнең, күкнең кадерен белүчеләр барлыгын уйлагандыр Дөньяның төрле почмакларында үзенең дәвамчылары — яңа шагыйрьләр туасына ышангандыр
Чыклы август иртәсендә син егылгач. Гранадаңда әфлисуннар — алтын түгел, нәкъ кырык ел кан төсендә, траурда испан халкы, Федерико Гарсиа Лорка!
Рәдиф Гатауллин.
38 яшьлек Лоркага төбәп аткан мылтык авазлары тынарга да өлгермәс, берничә ел үтүгә, немец фашистлары тарафыннан 38 яшьлек татар совет шагыйре Муса Җәлил җәзалап үтерелер. Фашистлар кайсы гына илдә калыкмасын, аларның максаты бер — җан кыю. Бары тик җәзалау ысуллары гына үзгәрә, үлем кораллары гына камилләшә бара.
Гарсиа Лорканың фалангистлар кулыннан һәлак булуына ул чакта әле күпләрнең ышанасы килми. Бу шомлы хәбәр, шагыйрьнең үз чагыштыруы белән әйтсәк, «кара салават күпере» сыман баш очында эленеп тора. Ышанасылары килми, чөнки Лорка бернинди политик партиядә дә тормаган була Әмма ул үзен ярлылар партиясе ягында дип саный. Художник уз халкы белән бергә елый да, көлә дә белергә тиеш, ди ул. һәм моны иҗаты белән раслый. Чын мәгънәсендә табигать җырчысы: төсләрдә — авазларны, авазларда төсләрне таба белгән шагыйрьнең күпьяклы таланты (Лорка — драматург музыкант, рәссам һәм артист ул) ачылып, бөтен тавышына яңгыраган бер чорда Испаниядә фашистлар хәрәкәте башлана, гражданнар сугышы кабынып китә. Үз иле һәм үз халкы язмышына битараф булмаган шагыйрьнең Андалузия юлларыннан шом салып узган жандармериягә нәфрәт белән язган шигырен франкочылар кичерә алмыйлар.
Франко режимы илне тимер тырнак астында тоткан дәвердә, Гарсиа Лорканың китапларына үз илендә дөнья күрергә насыйп булмый. Хәтта аның гәүдәсе күмелгән җирне дә ачыклый алмыйлар.
Бүгенгә көндә Гренададан сигез чакрым ераклыктагы Виспар кешеләре әйтүенчә (шагыйрьнең атылган җире), Лорка белән бергә ике тореро һәм бер укытучы да үтерелгән. Аларның гәүдәләре Айданамар чишмәсе янындагы зур таш кырыена, карт зәйтүн агачы төбенә күмелгән, имеш.
Автобус эссе кояш астында әлсерәп яткан юлдан, күләгәсен ияртеп, алга ашкына. Әйтерсең, бер төркем татар язучылары, сәнгать кешеләре, автобуска төялеп, Тукай- Кырлайга бара. Күңелне сафландырып, чистартып кайтыр өчен, янына килеп йөрердәй бөек шагыйре, шигъри мәккәсе булган халыклар бәхетледер ул. Бәхет — уртак шатлык, уртак хәзинә. Шуңа күрә шигърият ил чикләрен атлап чыга, күп телләрне
үзенеке ит». Бутен телләрдә да яңгыраган шагыйрьләр иҗаты, бутан халыкларның да кабул итүе аша зурая, яңа яктан ачылып кита, узга яңгырашларын таба. День я шигъриятенең асыл уллары арасында Тукайны да Европа илләрен» ныклап танытасы иде!
Мин тәрәзәдән кайчандыр Лорка сокланган табигать күренешләрен күзәтеп барам. Күңел килешми, тыныч кына йөзеп калган манзара артында еракта калган ♦ фаҗиганең башын ззли. Юл буенда, яшеллек арасында, уйдык-уйдык булып ут-кыэыл о чәчәкләр балкып кала Кыргый чәчәкләр — чәчрәп киткән кан тамчылары сыман, х фраикочы пулясы тигәч, шагыйрь йөрәгеннән тамган кан тамчылары гуя, утлы с; чәчәкләр булып, бөтен Андалузия киңлекләренә сибелгән Шәфәкъ вакытында көмеш “ гөмбәзле тау түбәләренә шушы чәчәкләрнең шәүләсе кызарып төшәдер сыман. Әллә * соң борынгы таулар бөек улларын вакытсыз җуйганны бик соң аңлаган тарихның Э үзе шикелле кызара микән
Менә без бер, ике катлы, шикәр кебек ак йортлардан торган Фузнте Вакирос “ авылында. Фузнте — чишмә чыккан урын дигән сүз. Шагыйрьнең иҗат чишмәсе дә я шушыннан дөньяга калыккан.
Безне алькальд (административ җитәкче) Франсиско Мартин Гарсиа каршылады. Ч Без дигәнем — РСФСР Язучылар союзы оештырган сәяхәтчеләр төркеме — Мәскәү * һәм Ленинград язучылары, әдәбият-сәнгать белгечләре, галимнәр, Казаннан без өчәү: язучы Аяз Гыйләҗев җәмәгате белән һәм мин. Е;
Урындагы муниципалитет бинасында Лорканың якташлары белән кыскача очрашу- ш сөйләшү, истәлекле бүләкләр алмашу булып алды. Җыелган халык арасында Испания коммунистлар һәм социалистлар партиясе членнары да бар
— Теге елларда миндә Лорканың китабы бар иде,— диде Мартин Гарсиа.— Ләкин мин аны кешегә күрсәтергә курыктым. Лорканың исемен до телгә алырга ярамый торган еллар иде Ләкин, тыелуга да карамастан, чын испанлылар шагыйрьнең иҗатын күңелләрендә сакладылар,— диде ул.
Күренекле тәнкыйтьче Феликс Кузнецов:
— Сездә Лорканың исемен дә телгә алырга ярамаганда, аның китаплары безнең илдә рус һәм башка халыклар телендә күлләп басылды, иҗаты вузларда өйрәнелде.— диде.— Безнең илебез — Советлар Союзы шагыйрьнең икенче Ватаны булды
Моны тыңлаган испанлыларның йөзендә чиксез рәхмәт хисләре чагыла иде
Нинди генә телдә язмасын, кайсы гына илдә яшәмәсен, алдынгы карашлы, ирек өчен көрәшүче, халык рухын чагылдыручы шагыйрьләрнең уртак Ватаны, чынлап та. безнең илебез булды — поэзия Ватаны. Күпне күргән, дөньяга күпне биргән Бөек рус поэзиясе аларны үз канаты астына ала барды
Франко режимы таркалганнан соң гына Гарсиа Лорка иҗаты үз иленә яңадай өйләнеп кайта Китаплары күпләп басыла, пьесалары уйнала башлый Туган җирендә шагыйрь истәлегенә мемориаль төзелгән. Укыган мәктәбенә аның исеме бирелгән, һәр елның июнь аенда, шагыйрьнең туган көненә багышлап. Фузнте Вакироста шигъри бәйрәм үткәрү дә гадәткә кереп бара икән
Лорканың туган йорты каршында торганда, ирексездән, аның шундый юллары искә төште:
Әгәр мии үлсәм,
балкон ишекләрен япмагыз —
аннан мин
кырдагы игенчеләр тавышын тыңлармын.
Әмма сәяхәтчеләр өчен шагыйрь туган йортның тәрәзәсе корулы, ишеге бикле иде. Бу йорт хуҗалар кулында икән. Киләчәктә аны, сатып алып, музей итеп эшләү күздә тотыла, диделәр безгә ул чакта
Мондагы йортлар да, урамнар да үзгәрмәгән, Лорка исен чактагыча икән Бу ташлар аның аяк тавышын хәтерлидер әле. Бу тәрәзәләрдә аның уйчан йөзе чагылып үткендер, диварларга күз карашы сеңеп калгандыр Шагыйрь сүзгә әйләндерергә өлгерә алмаган илаһи хисләр шушы тирәлеккә күчеп, табигать белән кушылгандыр сыман Әлеге табигатьне үз күзләрең белән күргәч, аның мәгълүм шигырьләре дә
10. «К У » М I
145
яңа төсмердәргә баеп, моңарчы тоеп, искәртеп өлгермәгән чагылышларда балкып
„.Гибралтар бугазы яныннан үтешли, кул сузымы гына ераклыкта бик ачык булып күренгән Африка ярларын карарга дип тукталган идек. Бер якта Атлантик океан, икенче якта — Урта диңгез. Шушы бөек дәрьяларны күрештергән урынны тамаша кылып йөргәндә, без Аяз Гыйлөҗев белән хәйран калып тукталдык. Биш-ун гасырлык эвкалипт, магнолия, хикмәтле инҗир агачларын күреп тә болай ук гаҗәп- ләнмәгәнбездер. Нәрсә күрдек дисез — гап-гади ромашкалар! Бөтен төрләре белән ят. купшы табигать эргәсенә адашып кына килеп чыккан шикелле, сары карашларын мөлдерәтеп тып-тын гына утыралар. Күңелләрне ягымлы хис биләп алды. Туган як исе, таныш моң, кадерле төс сирпелгәндәй иде елмаеп утырган ак таҗлы чәчәкләрдән. Шул мәлдә Хәсән ага Туфанның ятланган шигырь юллары хәтердә янә кабатланды:
Ромашкалар тирбәлә җилдә Бер күренеп, тагын күмелеп, Йөгерә-негерә шаян нәниләр кырда качыш уйнаган кебек.
Ромашкалардан соң каеннар сагындырып куйды. Каеннар диюгә, шигърият мәйданына Есенин калка. Күңелләргә якты төшереп, тездән абагалар ерып килүче каеннарны ул бит җитәкләп шигърияткә алып килде. Есенин дигән сүзнең үзеннән үк каен исе, каен төсе чагыладыр шикелле...
Лорка, Туфан, Есенин... Үз табигатенең үтә нечкәлекләрен хикмәтле сүзләр аша кеше җанына җиткерүче аваздаш, аһәңдәш өч шагыйрь берлеген тойдым мин бу минутта. Үз җырчысы булмаса, матурлык та уңар иде. сүнеп-сүрелеп калыр иде. Телләре үзгә, яшәгән җирләре үзгә булса да, дөньяны яшәртүче шагыйрьләр рухы бәйләнештә икән. Әйе. шагыйрьләрсез дөнья бик картайган булыр иде...
Лорканың туган җиреннән китәр алдыннан безне крестьяннар урап алды. Совет иле язучыларыннан, әдәбият-сәнгать галимнәреннән торган мондый зур төркемнең Фуэнте Вакироска беренче тапкыр килүе икән. Кызыксынулары йөзләренә чыккан. Берничә еллар элек монда Евгений Евтушенко, аннары Лев Ошанин килеп киткән булган. Безгә бүләк итеп бирелгән Лорка һәм Неруда истәлегенә чыгарылган китапта Евтушенконың «Когда убили Лорку» шигыре испанча тәрҗемә ителеп басылган иде.
Гранада университетында очрашу вакытында шагыйрь һәм журналист Хуан де Локса әлеге шагыйрьләрне җылы итеп искә алды. Лев Ошанин Фуэнте Вакироска барасы юлны сорагач, бер испанлы:
— Сез анда нигә барасыз?— дип кызыксынган.
— Мин дустым янына барам,— дип җавап биргән шагыйрь.
Без Лорканың якташларына значоклар, истәлекле бүләкләр биреп калдырдык. Саубуллашканда алар кул бөгеп, йодрыкларын җилкә тигезлек күтәрделәр.
— Companeros 1
Бу — биш бармакны бер төенгә җыеп, теләктәш булыйк, гадел булыйк, без бит бер планета уллары, дигән мәгънәне аңлаткан кебек иде.
— Рәхмәт сезгә, тагын килегез!
Бөек шагыйрьне олылап килгән өчен рәхмәтле карашларында бераз моңсулык та бар иде бугай. Крестьян дигәнең кайсы гына илдән-милләттән булмасын, хәтта кыяфәте, фигыле-торышы белән дә бер-берсенә охшаган, ахры. Табигать белән бер бөтен булып, янәшә яшәгәнгә шулайдыр ул. күзләрендә — җир җылысы...
Алда яшь топольләр арасыннан сузылган юл. Сандугач канатында төнге чык тамчыларын күрә белгән шагыйрь кайчандыр шушыннан Гренадага чыгып киткән. Гранада... Берничә гасыр элек гарәпләр төзеп калдырган «Алһамбраисы, корридалары белән атаклы шәһәр. Бер карасаң, җемелдәүле күбеккә охшап торган затлы күлмәк итәкләрен тавис койрыгыдай сузып, икенче карасаң, авыр, бөтерелмә итәкләрен диңгез дулкыныдай шаулатып, кастаньет шыкылдатып биюче ут карашлы сылу кыз-
' Иптәшләр.
лары белен атаклы мавритан стилендәге Флеминга биюләре, тесле авазлар, ритм- хәрәкәт, кайнар дулкын булып шагыйрь иҗатына килеп кергән. Шушы шәһәрдә Лорка беренче китабын чыгарган, аннары, пьесаларын куйдырырга дип башкалага юл тоткан.
Тенге Мадрид... Борынгы биналар белән беррәттән алтынсу һәм көмешеу ялтыравыклы егерменче гасыр архитектурасы кузгә ташлана. Күпме кешенең акылын, дәрт-дәрманын алтынга, кыйммәтле кәгазьгә әйләндереп, калын диварлар артына яшергән, серле-караңгы тәрәзәле чит ил банклары тезелеп киткән урамнар. Лорка язганча, бу борынгы таш урамнардан, кылычлары белән җилне кисеп, кайчандыр жандармнар узгандыр. Шәһәр өстендә очкынлы тояк тавышлары, булачак корбаннарының ишеген каккан шикелле, дәһшәт салып яңгырагандыр. Хәзер әлеге урамнарда машиналар ташкыны Як-якта бер-берсенә ышкылып диярлек туктал калганнары тоташ рәт — диңгез дулкыны ярга чыгарып ташлаган кабырчыклар кебек. Испания мәйданында без һәйкәл ансамбле янында тукталабыз. Атлы җайдак — Дон Кихот һәм ишеккә атланган Санчо Панса. Озаграк текәлеп карасаң, һәйкәл икәнен онытып җибәрүең бар — йөзләрендә җанлы кеше чалымнары. Әгәр, артта, биек постаментта тыныч акыл белән карап торучы Сервантес булмаса, алар егерменче гасырның күкрәп килгән ташкынына каршы кузгалып китәргә әзерләр сыман. Сервантес сабыр гына карап тора. Гүя ул шушы чорның үз рыцарен көтә. Яңа Дои Кихот калкып чыкса, Санчосы табылыр..
Урамда соңгы мода белән киенгән яшьләр: кул чабып җырлап киләләр, урам ташына утырып тәмәке тарталар, испанча кайнарлык белән кызып-кызып сөйләшәләр Тәмен арттырырга теләгәндәй. «Пепси» һәм «Кока-кола» дип салкын яклылык белен кычкырып торган неон рекламалы барларда да — күбесенчә, яшьләр. Алар Лорка иҗатын беләләрме икән! Бик битараф түгелләрме! Кара еллар кабатланса, коралны кемгә каршы төбәрләр алар! Кешелекнең меңнәрчә еллар төзеген һәм тудырган сәнгать җәүһәрләре, атом дәһшәтенең кара гөмбәсе астында калып, тораташка әйләнмәсме, дигән хәвеф бармы алар күзендә! Ышанасы килә, бетен кешелекнең яктыга, тынычлыкка йөз белән борылуына ышанасы киле...
Фуэнте Вакирос — шагыйрьнең чишмә башы — артта кала. Каршыда — Лорка деньяга чыгып киткән юл. Еракта — мәңгелек кар түбәле Сьерра Невада таулары. Юл — ак болыттай каршыга агып килүче шул тауларга таба. Бу юлның тукталышы юк. Ул миллионнар күңелендә тармаклана. Бу юл сине шагыйрь катына, шигъриятнең мәңгелек тәхетенә илтә 1981