Логотип Казан Утлары
Мәкаль

Укучының күңел дәфтәренә

КОРЕЯ ХАЛЫК МӘКАЛЬЛӘРЕ ҺӘМ ӘЙТЕМНӘРЕ Түккән дөгене җыеп булмый. .» әйткән сүзне кире кайтарып булмый Якын кешеләрең белән һәрвакыт туры сөйләш Телендә — бал. күңелендә хәнҗәр. Күрмәгән кешеңне сөйләмә. Хәбәрдән хәбәр туа Стенаның да колагы бар. Буш сүз начар көй кебек Юләр язып куйган сүз акыллы хәтереннән артыграк Жәзалаган балаңны көчлерәк яратасың Яхшы мичнең җылысы начар анадан шәбрәк Бәхет хезмәттән килә. Суда балык тотам дип куанма, аны тоткач куанырсың Бәхетсез кешенең эте карак күргәч тә өрми. Бәла — елга шикелле төрле яктан агып килә Сулы тәлинкәдәге балык иректә түгел Шаулы табынди ризык та аз була Суз белән сыйламыйлар Начар кавын аппетит боза Хуҗалары күп йорттан барча кунак ич китә Вакчыл кеше вак корт кебек Яңа юл салгач, иң илдан комсыз кешеләр уза Бушлай бирсәң, комсыз кеше ачы агу да эчә Яшеннән сакланыр өчен башына чүмеч кигән