Логотип Казан Утлары
Роман

СУЛАР ҮРГӘ АКСА ДА

СУЛАР ҮРГӘ АКСА ДА РОМАН 10 екабрь аеның чатнама суык бер көнендә Зөлфия ләргә Барын килеп керде Зөлфия баянда уйнап утыра, әнисе кухня ягында аш пешерә иде. Ишек тавышына Зөлфия уйнаудан -туктады, коридорга чыкты. Кыска тун кигән Барый әнисенә тотлыга- тотлыга нидер сөйли, әнисе биленә бәйләгән алъяпкычны кулларына ураган да шаккатып тыңлый. — Сәлам, Барый! — Исәнмесез, Зөлфия — Чишен — Кәримә Алабугада укый икән бит,— диде Барый Зөлфия бер-берсенә мәгънәле генә карашып белдеңмени. Барый? — диде Зөлфия аны мыс- барып кайтырга исәп бар Шуңа киңәшкә килгән идем Ул анда милиция мәктәбендә укый булса кирәк. Гөлбикә Барыйга беравык сынап сүзсез карап торды — Алып кайт син аны Казанга. Булдыра алсаң, алып кайт. Биредә дә бар түгелме соң ул мәктәп, һич югы монда укыр, янымда булыр Ана бу сүзләрне гүя Барыйга түгел, аны күрмичә, аның аша кемгәдер мөрәҗәгать иткәндәй эчке бер сагыш белән әйтте. Кухня ягына кереп, әнисе пешереп маташкан коймакны яндыра төшеп, Зөлфия май исе чыгарды, ана моны да сизмәде, күңел күзе белән ул Кәримә кызы белән сөйләшә иде. — Өсте дә юкадыр. Формалары бик юка бит... Әй, бала, бала... Барый тунын салмады, чишенмәде, түргә узмады, китәргә ашыкты. — Мин китим инде, Гөлбикә апа. Аэропорттан билет аласым да бар. Яңа ел алды бит, билет булырмы әле — Ай аллам, әллә коймагыңны яндырасың инде, Зөлфия! Гөлбикә кухняга кереп китте. Зөлфия, бераз чытлыкайланып. ефәк халатын җемелдәтеп, Барый янына чыкты — Китми тор. Китмә дим! Кияү...—диде ул кинәяләп.—Хәзер ышандым, чын кияү син. Ә ул кияүгә чыккан булса, Борька? — Нәрсә анда шыпырт кына сөйләшәсез? Зөлфия, әйт үзенә, китмәсен әле. Чәй эчкәч китәр. Ахыры. Башы 7—8 саннарда. Гөлбикә белән алдылар. — Син әле яңа кыллап. — Минем анда — Ашыга ул, билет аласы бар,— диде Зөлфия — Тукта инде алай булгач,— Гөлбикә янә коридорга әйләнеп чы ты.— Әйт үзенә, кайтсын. Хатка язып кына аңлатып булмады инде Гел бишлегә укыган бала медицина институтына да керә алган булыр иде дә бит Я аллам, нигә шундый үзсүзле булды икән бу бала! Әйт үзенә, бераз әниеңне кызган, диген. Бик милициядә эшлисе килсә. * врач булгач та эшли алган булыр иде дә бит. Язганы, кылганы шул £ дыр. Кайтсын, кайтмаса бәхиллегем юк, дип әйтеп әйтте диерсен < — Хушыгыз. i — Чао, Борау, ак юл сиңа! — дип калды Зөлфия Алабуга шәһәренә Яна ел алдыннан юлга чыкты Барый Юлга чык- ты дип. самолет белән бер сәгатьлек ара инде ул Дөресен әйтергә ♦ кирәк, Кәримәнең милиция мәктәбенә китүен гөманлап кына белә Чзде = ул Элемтә техникумында укуы ярап куйды Кызның адресын бик тиз = тапты Сортировочныйда практика үтүче кызларга «Азатова Кәримәгә 4 яисә Азатова Кәримәдән нинди дә булса хат күзегезгә чалынса, зин * һар адресын язып алыгызчы». - диде Адресны тапкан кызга бер - тартма шоколад вәгъдә итте һәм аңа озак та көтәргә туры килмәде, •« кулына Кәримәнең адресы килеп керде Кыз хатны Казан шәһәрендәге бер егеткә язган иде Бу хәл Барыйны борчымады Берәр классташы „ дыр дип кенә юрады Барый шат иде Күңелендә ниндидер борчылуга хас шигәю бар 3 барын, чөнки Кәримә ниндидер егеткә хат яза. Барыйга түгел, әмма - эшнең бу ягына бик үк игътибар итмәскә тырышты ул Ин мөһиме. ~ Кәримә югалмаган да, кемгә дә кияүгә дә чыкмаган. Алабуга шәһәрен у tare милиция мәктәбендә укып йөри Әле булса хәтерендә Барыйның беренче тапкыр озата баргач, ул аның кулыннан алды һәм сизелер-сизелмәс кенә үзенә табарак тартып китергәндәй итте, шул вакытта кыз яшьлеге, нанвлыгы беләкме, ка русыз аның кочагына керә язган иде. Барый шунда гүя күккә ашты, ул моны телән көтмәгән иде Дөрес, егеткә тартылу белән, кыз шунда ук читлеккә эләккән кош кебек бәргәләнергә тотынды, әмма беренче адым ясалган иде инде, ике арадагы киеренкелек кисәк эреп, юкка чыккан иде. Шул көннән алып Барый өчен ир-егет дуслар бетте, күңелендә гел Кәримә дә Кәримә Самолет һавага күтәрелүгә, Барый түбән карады Кыш Түбәндә кар каплаган кырлар, ә тирә-юньдә иксез-чиксез зәңгәрлек диңгезе Аның күңеле дә бөтен дөньяны ипләр кебек иде бү ген. Ниһаять, ул Кәримәсен күрәчәк һәм. ниһаять, бераз гына тыныч ланачак Ярата бит ул шул Каракүзне, ярата. Ә бит Барый табигате белән гаять горур егет иде. Әнә нишләтә икән кешене мәхәббәт Кәримә аңардан нке-өч яшькә кече булса да, олыларча фикер йөртә белә Барый хәтта үзен аның янында бала итеп хис иткән иде Ни өчен шу лай? Башта ул моның асылына төшенә алмый йөдәде Ә инде кисәк тән кыз югалгач, ана чын мәгънәсендә юксыну килде Сагынды, юк сынды, аның юкка чыгуын ни дип аңлатырга да белмәде Кәримә аңа тагын да кадерлерәк булып китте Дәрестә булсынмы, юлда булсын мы. Кәримәнең, мөлаем, бераз гына самими сөйкемле карашын күз алдына китерер иде дә, сагышланудан йөрәге кысылып куяр иде Менә ни өчен кулына Кәримәнең адресы төшүгә, юлга җыена башлады ул Яңа елга ике көн кала китүе дә имтиханнарын алдан бирүе дә шуннан иде. Ул тырышты, ул сабакташлары көнләшердәй итеп яхшы укый баш зады Котбый мыскыллы елмаеп йөрде, әмма сабакташының кәефен бозарга теләмәде. Чөнки үзе дә шуңа охшашлы ук гашыйк, гыйшык дулкынында йөзә иде. Техникумга кергәндә гел бергә йөргән егетләр теге хәлдән соң һәммәсе үз дөньясына кереп бикләнде, һәммәсе үз кайгысы белән яши башлады Кемдер әйткән бит: кешене кеше итү чараларының иң хик- мәтлесе, иң кадерлесе, иң заруры — аның тәүге тапкыр чын-чынлап киләчәк тормыш турында уйлана башлавындадыр, дип. Китәр алдыннан Барый янә Гөлбикәләргә килде, Алабугага очуы турында әйтте. Кәримәнең әнисе, күз яшен сөрткәләп алды һәм, юмартланып китүен раслау өченме, Барыйга егерме биш сум акча сузды. — .Мәле, һич югы шул акчаны бирерсең үзенә. Өстенә рәтле кием дә алмаган иде, юп-юка формадан йөридер... — Рәхмәт, минем акчам бар, кирәксә, үзем бирермен,— диде Барый, сузган акчаны алмый торды.— Кием өчен кайгырмагыз, формалары җылы аларның. — Ал. ал. һәм әйт, колагына киртеп әйт: ялга кайтсын, әниең гафу итә, диген. Нишлисен, язмыштан узмыш юктыр, күрәсең. Гафу итми кая барыйм, кайтсын... — Язмышны күп вакытта үзебез ясыйбыз шул, Гөлбикә апа. Ана кеше сәерсенеп, хәтта бераз аптыраштарак калып, бер мәл егеткә карап торды, әмма берни дә әйтмәде. — Ярый, хуш! Исән-сау йөреп кайт. Барый Кәримәне ике сәгать буена милиция мәктәбе каршында каравыллады Тулай торакка барырга нигәдер оялды. Мәктәпкә кереп, дәресләр барганда кемнәрнедер борчып йөрисе дә килмәде. Аннары ул Кәримәгә үзенә күрә бер сюрприз ясамакчы: син миннән качып киттең, ә мин сине барыбер таптым, диясе килә иде егетнең. Ихтимал, йөргән егете дә бардыр инде, дигән газаплы һәм шомлы уй да килгә- ләде башына. Ахыр чиктә барыбер алай уйлыйсы килми иде. Мәктәп ишегеннән кереп-чыгып йөргән халыкның күбесе — ир-егетләр, хатын- кыз сирәк күренә. Барысы да бер төрле формадан булгангамы, кинәт кенә тануы да кыен иде. Шуңа күрә Барый капка янынарак күчте. Ачык һавада озак торгангамы, эчкә салкын төшә башлады, җылы ботинканың гүя олтаны юкарды — яланаяк карда басып тора сыман, тун исемен йөрткән пальто кисәге дә бер дә җылытмый — аркага кар тәңкәләре коелып эри-эри дә тәнне куыра-куыра түбән тәгәри кебек. Өшүе тәмам җитте, аякны аякка суккалап, кулны-кулга каккалап торуның да файдасы әллә ни юк. Ә капкадан керүче һәм чыгучыларның Барыйда ник бер гамьнәре булсын. Кәримә һаман күренми. Суык тәмам эчкә төште, аяклар, ни суккаласа да, бер-берсен тоймый башлады. Ул гына да түгел, төньяк тарафтан салкынча җил исеп, җәяүле буран купты. Шул җил, шул буран Барый күңелендәге мәхәббәт ялкынын сүрелдерергә тели сыман тоела башлады. Капка каршында гына юан тупыл үсеп утыра, ахыр чиктә Барый шул агач янына килде, бәйдәге эт сыман, шул тупыл тирәли әйләнә башлады. «Мин түзәргә тиеш. Тагын биш минут. Нибары биш минут». Шул мәлдә капкадан чыр-чу килеп, күксел-зәңгәрсу-яшькелт төстәге форма кигән яшьләр чыга башлады Барый аны күргәч тә таныды һәм чак кына кычкырып җибәрмәде, кычкырды да бугай хәтта, мәгәр тавышы гына бик зәгыйфь чыкты. Бу, әлбәттә, аның тетрәнүле дулкынлануыннан һәм ахыр чиккә җитеп өшүеннән иде. Кәримә дә аны шунда ук искәреп алды. Чөнки яшьләрнең барысы да юан тупыл янындагы егеткә (күрер күзгә ыспай егеткә) игътибар иткәннәр иде. Барый! Кыз башта ана таба ташланды, аннары исенә килде бугай, әйләнеп, сабакташларына карады, сабыррак атлап китте һәм килеп житүтә — Барый, җүләрем, туңгансың бит! — диде Юк, үз итеп кенә әйтмәде, әнисе баласына дәшкән кебек кызганып, жәлләп дәште Барыйның күзенә яшь йөгерде, ул моны гел көтмәгән ф иде, ләкин шунда ук читкә борылып, перчаткасының сансыз бармакла- < ры белән, күз яшен сөртеп алды «5 — Жил,— дигән булды < Кыз башка сүз катмады, килде дә егетнең күкрәгенә башын төртте 5 — Рәхмәт, Барый Мең-мең рәхмәт сина! го Ни өчен? — дигән булды Барый — Ни өчен, Кәримә? - диде кыз- £ нын аркасыннан кочып, тамак төбендәге каты төерне йотып жибәрә а алмый торды — Ни өчен! $ — Килүең өчен, синең дөньяда булуың өчен Кыз башын күтәрде, егетнең күзләренә карады ф Мин сине бик озак көттем, Кәримә — Син тәмам туңгансың нч, Барый — Кәримә! — дип дәште булачак милиционерлар арасыннан бер- ч се - Җитте Хәйригә әйтәм — Әйтмәгәең,— диде ана кыз, үзе һаман Барыйдан күзен алмады £ Кызның да күзләрендә яшь иде — Син мине чынлап та көттеңме. Кәримә? £ Белмим Миңа синсез кыен булды, Барый Үзем дә белмим, ни- * гәдер бик кыен булды Әйдә тулай торакка, туңгансың нч. Гел күптәнге, бик күптәнге танышлар кебек ягымлы итеп, үз итеп 2 дәште ул Кызның бу сүзләре Барый күңеленә сары май булып ятты. - йөрәге дәртләнеп, ашкынып тибә башлады, туңган аяклары кызышып у китте ® — Әйдә, мин чынлап та бераз өшедем бугай шул Суык икән сезнең бу Алабугада Кәримә егетнең терсәген кысты Аның иптәшләре күздән югалган нар нде инде Кәримә иптәш кызы белән бер бүлмәдә яши икән, классташы яны на егет килеп керүгә, теге шунда ук каядыр чыгып та югалды Бүлмә жылы иде, Кәримә аны чишендерде һәм. хәзер чәй эчәбез, дип, электр чәйнеген утка тоташтырды — Өшегәнсең ич син, Барый, жүләрем Егет дигәнең шундый сүзләрдән эридер инде. Кәримәнең бу сүзләреннән Барыйның эченә генә түгел, аякларына чаклы эссе коелды Бераз ияләнгәч, бүлмәгә күз йөртеп чыкты Алты-жнде квадрат метр 1ы бүлмәгә ике карават куелган, ншек катында чаршау сыман нәмәр сә, шунда Кәримә чәй хәзерләп йөри Түр якта, ул утырган өстәл янын да өч урындык Икесенә хуҗалар утырса, бер урындык кунак өчен, бу очракта минем өчен, дип уйлады Барый һәм үз уйларыннан үзе үк-кө ■емсерәп куйды — Әй, гел онытып җибәргәнмен Менә моны киеп җибәр әле Менә шул җылы оекбашларны Хәтимәнеке ул Күршем минем шундый кы рык беренче размер кия Синдәй егетләрне бер итек кунычына тыга ла куя Кайбер егетләр хәтта якын килергә дә куркалар үзенә Менә бу журналларны караштыра тор Мин хәзер Кәрнмә каядыр чыгып китте Бераздан ул (буфеттандыр инде) кочагына тутырып, ризык нигъмәт алып керде — Хәзер, хәзер, әз генә сабыр итсәң Син иртәннән бирле ашама | айсыңдыр әле? Барыйның эченә тәмам жылы төште Иң курыкканы Кәримәнең аны ничек кабул итүе иде Ә ул... күз тия күрмәсен, гелән аны көтеп торган сыман кылана Әй. шуларның барысы да чын булса икән! Бәй, чын бит инде, чын-чынлап Кәримәнең бүлмәсендә утырасын, ә ул ду килеп, сиңа табын әзерләп йөри. Барый тәмам тынычланып китте, эреп таралгандай булды. — Хәзер чәй эчәбез,— дип килеп керде Кәримә Табын янында ул тартынып тормады, кат-кат көйләтеп чәй эчте Үзе кырын күзе белән генә Кәримәне күзәтте. Рәхәт иде аңа Кәримә белән шулай утырулары. — Мин синең монда китүеңә ышандым да. ышанмадым да,—диде Барый Кәримәнең бит очлары алланды, озын кара керфекләрен еш-еш каккалап, ясап куйган куе чәйгә карап тора башлады, гүя кыз шунда тагын кемне дә булса күрергә тели иде. «Мин аны яратам икән бит,— дип уйланып утыра башлады кинәт кенә Барый — Яратам Әнә шул нәни баланыкыдай бармакларын, кара чәчләрен, туры төз борынын яратам, җәядәй иреннәрен...» Кәримә өстәл янына милиция формасын салып килеп утырган, шуңамы. тагын да чибәрләнеп киткән сыман, аның озынча каратут йөзенә моңсулыкка кушылып шатлык кунган иде. Ак чәчкәләр төшкән кыз гылт төстәге фланель халатын кай арада киеп алгандыр. — Минем монда килүем очраклы түгел, юкка түгел, юкка түгел,— дип авыз эченнән көйләп алды Барый. Кәримә ике кулы белән иягенә таянган да, елмаеп, Барыйга карап гора Гел-гел шулай карап торсын иде ул. Әй. җүләр булган да икән. Кайчан? Кайчан булсын, бер ел элек кенә. Котбыйның коткысына бирелеп. әллә ниткән каратэ алымнарына өйрәнеп . ә бит аның янында гына алиһә йөргән икән ич, гүзәлләрнең гүзәле — Кәримәкәй-Каракаш- кай-Каракүзкәй — Ә син шундый-шундый чибәрләнгәнсең, Кәримә Көләсең, Барый! — Билләһи менә Шундый-шундый чибәрсең. — Оялтма. Барый. Синең килүеңә мин шатмын, бары тик шул гына Я. юк-бар сүзләр сөйләп утырганчы, әнә чәен суынды, эч тагын берне, кайнарлап бнрәм. — Яса. син көйләгән чәйне агу булса да эчәчәк Барый. — Барый-Барый, җүләрем Чынлап кылануларыңмы? — Ышанмыйсың инде. Телисенме, коридорыгызга чыгып кычкырам — Ни дип? — сәерсенеп, шул ук вакытта бераз кызыксынып сорады кыз. — Кәримәне яратам, дип. — Тилекәй, яратканны шулай кычкырып йөриләрме Миңа калса,— дип җитдиләнеп китте Кәримә,— яраткан кеше яратуы турында кычкырып йөрми Чын-чынлап яратсаң, әйтми генә сиздер син аны, Барый. Кәримә торды, Барыйның чәчен туздырып ташлады — Ә мин барыбер яратам,— егет кызның кулыннан эләктереп алды һәр бармакның битен укып чыкты — Яраткан өчен гаепләмиләр Яраткан — җан аткан. — Әллә нинди син, Барый. Элек алай түгел идең. — Анда, снрәк кенә булса да, син күз алдымда идең Бердәнбер көнне син юкка чыктың, һәм миңа курку килде Инде сине беркайчан да күрмәм кебек тоела башлады. Аннары, төннәр буена уйланып ята горгач, тәгаен бер карарга килдем: табам икән, барысын да әйтәчәкмен, теге вакытта оялып йөргәнем өчен үкенгәннәремне белсәң икән син. Кәримәкәй-Каракүзкәй. Хәзер менә таптым һәм күзеңә карап, мин сине яратам, д»п әйтергә булдым. Күзенә карап, чөнки чыны шул Кәримә кисәк кенә аныц алдына тезләнде, башын егетнең тезләре нә төртте — Чынлапмы, Барый? Дөньяда шундый ярату да буламы, әллә без аны китаплардан гына укып беләбезме? Әйт >ле әйт. .кабатла әле тагын бер шул сүзләреңне' Барый кымшанырга да кыймыйча, кызның әллә ниткән хуш ис тәр, нәкъ менә кызларда гына була торган хуш исләр килгән чәченнән * ыйпарга тотынды Аннары үзе дә идәнгә тезләнде дә учлары белән 2 кызның битеннән алды, күзләренә карады < — Әйдә Казанга минем белән, Кәримә Анда да милиция мәктәбе * бар. Анда без гел-гел бергә булырбыз Минем сиңа өйләнәсем килә * Әнием минем риза булыр, сине күрү белән риза булыр f Кәримә ана текәлеп карады, егетнең сүзләренә ышанырга да. ышан " маска да белмичә текәлеп карады — Ю-юк, Барый, монда минем әтием укыган, кайчандыр шушы | мәктәпне тәмамлаган Аннары монда аның ип якын кешесе эшли Син бернәрсә дә белмисең ич, Барыйҗан * — Кем ул, кем’ Икесе дә аякка бастылар — Сиңа барыбер түгелмени. Ә ул әле булса аны ярата Әтине күм гәннән соң ул бирегә килен эшкә керә Ул мине үз кызыдай күрә Ә * инәки мине беркайчан да аңламады Аның үз куанычы, үз юанычы бар £ иде...— «Зөлфия апа», дип әйтергә теле бармады Кәримәнең — Менә нәрсә, диде Барый, кызны кочагына алды. Әйдә кино * га, аннары мин Шишкин музеен күргәнем юк, күрсәт әле шул музей н ны миңа... Е Кәримә тыгыз күкрәкләре белән үзе үк егеткә сыена төште Барый 2 аныц иңнәреннән сыйпады Аңарда үзе дә аңлап бетермәгән хис гаш- « кыны дөрли иде, гүя Кәримә изге җан, үз сецелесе, нәфесен сузарга £ ярамаган бер зат иде Кәримә сизелер-сизелмәс кенә читкә тайпылган у дай итте, Барый кызның кулыннан алды — Мин киеним. Барый Музей сәгать җиделәрдә ябыла, соңга ка луыбыз бар — Минем шагыйрә Марина Цветаева каберен дә күрәсем килә — Анда да барырбыз, дип, Кәримә чаршау ар гына керде Ул ерак түгел, тау башындагы зиратта гына Барый ут яктысында Кәримәнең халат салуын, • барабыз. Безнең группа Барый дәшмәде, аңа кисәк кенә күңелсез булып китте Әле генә £ өчесендә кайтам дигән иде, хәзер практикага китә. Диктор Барый кайтасы самолетка утырта башлаулары турында хә- J бәр итте Кәримә аңа карады — Я, Барый, исән-сау кайтып жит Халык капкага таба кузгала башлады. К >рнмә аңа кулын бирде, әмма Барый аны узенәрәк тартып китерде һәм үбеп алды Хуш, Кәримә. Кайту белән хат язармын, колагына иелә төш ге. Онытма Барыйны, ишетәсеңме, оныта күрмә — Син үзең онытма Кәримәне Минме!.. - Я, бар инде, әнә китеп беттеләр - Гражданин, сез очасызмы? — дип сорады капка янында кертеп горучы кыз - Очсагыз, керегез, диде ул, Кәримәгә күз ташлап «Бәлкем аның йөргән егете юктыр, шуңа усал итеп карыйдыр». дип уйлады Барый әлеге кызга карап Самолетка таба атлаганда ул тимер койма янында кул болгый болгый озатып калган Кәримәгә берничә тапкыр әйләнеп карады \нна ры, бер жай китереп, үзләрен озата барган аэропорт кызына — Сезнең бәхетле булуыгызны телим Яна ел белән' диде — Рәхмәт, диде кыз һәм. зәңгәр күзләрен елтыратып, елмаеп кунды, дустанә итеп елмайды Сезне дә котлыйм' Самолет күтәрелеп киткәч, Барый күзен йомып уйга калды Ул менә бүген генә, хәзер генә яшәү мәгънәсенең асылына төшенде Аны ярату чы бар һәм бүген, мөгаен, анардан да бәхетле кеше юктыр Шушы көн нән аңарга якын кешесе турында кайгырту хисе килде 13 Юлия Борисовна астагы катның мәйданында юри көтеп торды Зөлфия өске каттагы тәрәзә төбендә егете белән утыра иде Беравык тынып торалар да күгәрченнәр кебек гөрләшә башлыйлар. Кыз шунда егетнең чираттагы мәзәгеннән тыенкы гына көлеп куя Пенсионер кар чык үз яшьлеген күз алдына китерә. Аңа биредә суык түгел, иңендә мамык шәл, ә яшьләрнең гөрләшүен тыңлау үзе бер гомер икән. Кү ңелгә истәлекле хәтирәләр тула Ул шулай сәгатьләр буена да басып горыр иде. Ләкин халык төшә-менә йөри, күрсәләр, яшьләрне тынлап гора, дип үртәүләре бар Пенсионер карчык Зөлфиянең гел бер егет белән генә йөрүен хуп күрә иде Ләкин., егетнең исеме бик сәер - Котбый. Татар исемнәре болан да аның хәтерендә озак сакланмый торган иде, ә бу Котбый дигәне каядыр төшә дә югала, төшә дә югала Ниһаять. Юлия Борисовна өске катка күтәрелде — Зөлфия,— диде карчык үтешли,— әниең эшкә китте Чәй эчәргә миңа керерсең, егетеңне дә калдырма... — Ярый, Юлия Борисовна. Ишекне ачканда пенсионер карчык кире уйлап куйды: «Егетен чакырмаган булсам да яраган булыр иде, мөгаен...» Хикмәт шунда. Котбыйны аның күргәне бар иде инде. Дөресен әй тергә кирәк, ошатып бетермәде ул егетне, әмма беренче тәэсирнең ялгыш булып куюы бар. Чүлмәкнең тышыннан белеп була, диләр дә. кеше чүлмәк түгел бит Шул ук вакытта ул «Керсен әле. сынап ка рыйк».— дип уйлады Яшьләр кергәч, Юлия Борисовна аларга өсләрен салырга, кулларын юарга, түр якка узарга кушты. Керә-керүгә, ачык итеп егетнең исәнләшүе аңа ошады, ләкин пенсионер карчыкны аның болай чәчрәц чыгуы 1ына канәгатьләндерми иде әле. «Әйдә, әйдә, түрдән уз»,—диде Юлия Борисовна, гомумән, кешеләргә бик озаклап ияләшә иде Кулларын юарга кереп киткән яшьләр ваннада лышык пышык кн ■ештеләр, тынып калгаладылар Карчык сырлап-бизәкләп ясалган борынгы өстәл янында утыра, ваннада яшьләр, кул юалар Юлия Борисовнаның хәтеренә беренче мәхәббәте килде Әле булса хәтерендә: бер тапкыр аларны әниләре базга бәрәңге алырга төшереп җибәрде. Иреннәре авыртканчы, башларын боргалый-боргалый үбешкәннәр иде шунда Бәрәңге турында да оныт гылар Бер мәлне баз авызыннан әниләре аваз салды «Юлия, нигә озак, суым кайнап бетте инде». Баксалар, бәрәңге алырга алып төшкән чиләкләре буп-буш Тиз тиз генә бәрәңге тутырдылар да бер-берсенең күзләренә карарга да ояла-тартына баздан чыктылар. Әниләре егет кулыннан чиләкне тар- гып алды да китеп барды Шунда күргән иде Юлия: Володяның бит очларына гүя ут капты. Володя ул вакытта аларда квартирда тора иде, Котбый кебек үк »аводта эшләргә укыды. Бер сүз белән — эшче. Ә Юлия — Казан кы *ы, училищега керергә йөри иде. Тиң идеме эшче егет җырчы буласы кызга, юкмы? Юк, дип уйлады ул вакытта Юлия. Ә хәзер, еллар үтеп, гомер кичкәч, алай дип әйтәсе килми. Теге вакытта, син эшче үк ди мәсә дә, шуңа сылтап егетне читкә кагуына әле булса үкенү тоя Юлия Борисовна. Кем белә, Володяга кияүгә чыккан булса, бәлкем бала тап кан булыр иде Хәзер әнә берүзе калды. Ярый әле күршесе Гөлбикә бар, үз кызыдай күргән Зөлфия бар. Юлия Борисовна Кәримәне дә бик сагынып искә ала. хәтта соңгы вакытта аны Зөлфиядән дә якынрак күрә башлады Ул кызда Юлия Борисовна тәвәккәллек, үз-үзенә ышанганлык сыйфатлары күрә, ә бу сыйфатлар аның үзенә җитмәде бугай. Кеше дигәнең яшәү дәверендә якын иткән кешеләрендә үзенә җитмәгән сыйфатларны эзли ләбаса. Юлия Борисовна уйларыннан арынып, өстәлгә күз төшерде Табынны ул борынгы рус гаиләләренә хас муллык белән хәзерләде. — Рәхим итегез. Котбетдин, син менә моннан утыр Котбый ана, исемен тутырып, картларча әйткәнгәме, керфекләрен каккалап, карап алды — Бер дә шаккатма, Котбетдин, Юлия аланның хәтере саерак бул са да, татар исемнәрен әйтә белә. Хәтта Котбетдин үк бчлмаса да. Шиһабетдин атлы егет белән дуслашып га йөргән идек яшьлектә Котбыйның өстендә кун пиджак, Запорожье казаклары сыман ике якка сәлендереп мыек җибәргән «Мыек җибәрү — җитдилек галәмә- « те, бәлки начар егет түгелдерә,—дип уйлады Юлия Борисовна чәй < ясый-ясый. i — Үткән гомер үтә менә, Зөлфиякәй. әле кайчан гына укырга кер- - гән идеи, инде менә диплом яклар вакытларың да житеп килә — Мин дә быел бетерәм,— диде егет — Бик әйбәт Шуннан нишләргә исәп ннде> — Производствода эшләргә. Аннары өйләнергә исәп — Өйләнергә! — Юлия Борисовна чәшкәсенә төртелеп диярлек чәй " эчүче Зөлфиягә күз төшереп алды. * «Ә минем бер дә кияүгә чыгарга исәбем юк әле»,— дип уйланып = утырды Зөлфия. Бу уен аның Юлия Борисовна да сизгәндәй үзалдына " елмайды «Җитдилек җитми шул әле сезгә, балалар»,— дип уйлап куй г ды. Ләкин күңел дигәнен шушы яшьләр арасында булган мәхәббәт җебенең күңелләргә сузыла башлавын күрүгә дә куанучан икән — Артисткага тормыш алып баруы җиңел түгел инде ул,— диде ; Юлия Борисовна. х — Нигә, җырчылар арасында ике-өч бала үстерүче аналар да бар _ бит әле,—дип каршы төште Котбый — Генийларның да менә дигән семьялары булган, диде Зөлфия. егетен якларга тырышып булса кирәк — Анысы хак, генийларның семьялары булгалаштырган — Генийлар арасында. Юлия Борисовна, атказанган артисткалар * була, атказанганнары да бар. ягъни казан һәм аш тирәсеннән уза ал чаганнары. Вә ләкин, мина калса, алар да генийлар Иренә аш пеше pen, аны эштән көтеп алу, итәк тутырып балалар үстерү ул хәзерге көндә бик сирәк күренеш була башлады,- дип сөйләп куйды Котбый — Ә бәхет? — диде кинәт Зөлфия Бәхет бала үстерүдә генәме? Баланы күп аналар үстерә ала. ә менә барча хатын кыз да артистка була алмый. — Бәхет ул — шатлык, Зөлфия Шатлыкны баладан башка нәрсә бирә алыр микән анага! — Ә сәхнә! Минем зал тулы тамашачы алдына чыгып басудан да зур бәхет тойганым юк әле, Котбый Егет дәшмәде, үпкәләвен сиздереп, башын түбән иде Котбый өчен сәер көннәр башланды Юлия Борисовналарда Зөл фиянең «минем өчен зал тулы тамашачы алдында чыгыш ясаудан да «ур бәхет юк» диюе, аның егетлек тәкәбберлегенә нык кына кагылган иде. Шул турыда уйланды Уйлана торгач. Зөлфияне үзләренә китерер гә дигән нәтиҗәгә килде. Килсен, күрсен, өйрәнә, гадәтләнә торсын Тик менә әнисенә ничек шул турыда әйтергә? Аңлармы аны әнисе? Син. малай актыгы, эшли башламадың, өйгә кыз кыркып җыя башладың дисә?! Хак анысы, аның эшли башлавына да эле ике өч ай гына Ләкин Котбыйны эшендә хөрмәт итәләр, шул ике-өч яй эчендә ул кая жн бәрсәләр шунда барды, кушкан эшне эшләде. Иң мөһими «н. IU-II-I чаклы хезмәт хакын әнисенә кайтарып бирде Улының бу адымын әнисе бик ошатты, аркасыннан сөя сөя «Кирәккәндә сорап алырсын», дигән булды. Хак анысы, егет кеше булгач, акчаның да кирәге чыга икән Зөлфә кошреыар ярата. Ул суга кер дисә—суга керәчәк Котбый, утка дисә — утка татланачак. Тик ул гына әллә ни шунда. Әле аңа тартыла, әле чит-ят кеше шикелле кылана. Бер сүз белән әйткәндә — артистка. Тукта, бит Котбый да артист була ала. Әйтик, әнисен әбиләренә авылга озатырга да Зөлфияне үзләренә чакырырга. Шунда аңлашырлар Музыка, берәр шешә вино... Кинәт кенә башына килгән бу план Котбыйга шул хәтле ошады ки. әнисе эштән кайтуга, ул планны тормышка ашырырга да кереште. — Иной, диде ул, әнисенең каршына утырып. - Синең күптән әбе кәй янына кайтканың юк Кайтып килер идең бер. Минем беренче хезмәт хакымны бүләк итәр идең. Куандыр әле шул әбекәйне бер Гаҗәп тә соң ана кешеләр, нишләргә белмәде әнисе, куанычыннан сүз табалмый аптырап калды. — Балакем,- диде ана, ниһаять, ай балакаем, мин бит сине атаң юлынннан китәрсең дип котларым алынып йөридер ием Киләсе ялга ук барып кайтырмын, дип тәмамлады сүзен. Барып кына кайтмассың. Ял алдыннан китеп, янында берәр кич кунып та кайтырсың, диде Котбый. — Әйе шул, улым, күптән кайтканым юк. Ул көнне Котбый көтеп ала алмый интекте. Үзләренә кунакка алып барырга теләге булуы турында ул Зөлфиягә һәр көн әйтә килде. Ә инде иртәгә әнисе китә дигән көнне тәгаен өзеп «Зөлфә, иртәгә безгә кунакка барабыз»,— диде Кыз аңа шикләнебрәк карады. Имеш, яхшы булырмы, әниең ни уйлар? Ул бу сорауны кызның күзләреннән үк аңлады «Әни минем бик әйбәт кеше, сиңа ошар ул»,—дип котылды. Бу изге ялган иде. Әнисе китәчәк, ә Зөлфәгә бу үзенә күрә бер сюрприз булыр, дип уйлады егет. Ниһаять, көткән көн дә килеп җитте. Эштән кайтуына, әнисе аны күчтәнәчләр тутырган ике сумка белән көтеп тора иде. — Син мине, улым, автовокзалга чаклы гына озатып куй инде. Озатмый буламы Котбый аннан-моннан гына капкалады да ике кулына ике сумка тотып, автобус тукталышына юнәлде. Кая бу хәтле йөгерәсең? — диде әнисе улыннан артта кала башлагач. — Я автобус китеп барыр. — Автобус сәгать өчтә генә була, өлгерәбез әле. Карале, улым, ишекләреңне бикләргә онытма. Этне җибәреп йокла. Кеше-фәлән китермә. Ипи-сөт алып куйдым Теләсәң, аш пешереп ашарсың. Кискән токмач мич каршындагы шкафта, бәрәңгене беләсең. Ит холодильникта — Ярый. инәй. минем өчен кайгырма, җаен табармын. — Уйнаткычыңны бик кычкыртма, күршеләрдән яхшы түгел. - Ярый, инәй. Син анда әбекәйгә миннән сәлам әйтергә онытма. Диплом алды, заводта эшли, яхшы гына акча төшерә, менә беренче хезмәт хакын сиңа җибәрде, диген... Әнисен автобуска утыртып җибәргәч. Котбый такси алды Консерватория янына ул сәгать дүртләргә генә килеп җитте. Әбиләр чуагымы, көн җәй көннәрендәге кебек эссе. Котбый, күн тужуркасын салып, җилкәсе аша ташлады. Аның исәбе буенча, Зөлфия ярты сәгатьләрдән консерватория ишегеннән килеп чыгарга тиеш иде. Аның Зөлфияне бе ренче каршы алуы түгел, шуның өчен соңга калырмын дип бер дә курыкмады. Консерваториянең ишеге рәтләп ябылмый да — керәләр, чыгалар, ә Зөлфия һаман юк та юк. Ул сөялеп торган юкә агачының яфраклары саргая башлаган, кытыршы кәүсәсе җилкә башын авырттыра Эссе, сентябрь ае димәссең. Котбый, киҗү майкасын тартып, тәнен җилләтеп алды Дулкынлануданмы, тик торганда тирләтә. Тыгыз джинси чал бардан тән бөтенләй сулыш алмыйдыр сыман Сәгать дүрт булды, би шенче китте. Урра, әнә ул Зөлфә, әнә чыгып килә' — һэлло, Зөлфә, мин монда Зөлфия бер кыз белән тротуарга баскан гына иде, үзенә дәшүче Котбыйны күреп алды — һэлло, Котбый Мин хәзер,— диде ул, янәшәсендәге кызга ни * дер әйтте, Котбый ягына ым кагып күрсәтте «Минем турыда гайбәт сата,— дип уйлады Котбый Я мактый, я күләгә кебек артымнан йөри, дип мактана» Урам аша каршыдагы өйнең күләгәсе сузылып яткан, шул күләгә £ эченнән Зөлфия апа таба килә. Менә аның ярты гәүдәсе кояш нурла £ рына эләкте һәм Зөлфия киң читле зәңгәр эшләпәсен мангаенарак ; гартып куйды Чибәр иде Зөлфия Кызның вак-вак атлап, үзенә таба < килүе, сылу гәүдәсе, зифа сыны, мөлаем итеп елмаюы Котбыйны тәмам - әсир итте. Гел шулай: ул аңа нидер әйтергә тели. Зөлфия аңа шундый ” иттереп карый, Котбый югала да кала, әйтер сүзен әйтә алмыйча аны ♦ тыңлый, кыз ни әйтә, кая барабыз ди, шуңа буйсына Бүген Зөлфия = елмайса да. шул елмаюы белән Котбыйны сихерләсә дә. егет үзенеке i = итәргә ниятләде Кыз килеп җитәр җитмәс үк ул — Син инде оныткансыңдыр да. бүген миңа кунакка барабыз > Юк-юк, теге көнне вәгъдә иттең бетте Туры безгә китәбез,- днде f — Ә минем өйгә кереп чыгасым булса? - Нигә? Әниең эштә. — Сумканы күтәреп йөримме? — Үзем күтәрермен — Рәхим ит, алайса. Зөлфия, килеп җитәр-җитмәс. сумкасын аңа таба селтәп җибәрде ~ Котбый җай гына аны тотып алды — Киттекме? Карале, Котбый, Чыңгыз поселогы бик ерак бит ул' — Үзем китереп куярмын — Үзең,— дип ирәеп карады Зөлфия — Сина ышанып буламы сон? — Зөлфия, ул ана Зөлфия дип бик сирәк әйтә иде. исемен туты рып әйткәч, Котбый үзалдына елмаеп куйды Зөлфә, мин шундый ышанмастай кешемени соң? — Я, бетте-бетте Киттек Беренче автобускамы? Зөлфия белән сөйләшүе аңа кайчак бик кыен була Котбый сәнгать не аңлавы белән анардан калыша, шуның өчен куп очракта рухи як ган фәкыйрь халәтендә кала Нәкъ менә шул хәл аны вакыт вакы; куркуга сала. Зөлфия аның белән җитди рәвештә йөрми, вакыт кына уздыра сыман тоела башлый, Зөлфия аны гүя җепкә бәйләп тота, ә теләсә ул аны җибәрер һәм бер аңа ияләшеп киткән Котбый кай тараф ка да юл таба алмый иләсләнеп йөрер, хәтта акылдан шашар шикел ie Бу курку аңа күптән түгел килде Бер көнне алар Зөлфияләргә килеп керделәр Котбыйның аларга беренче тапкыр керүе иде Кулга кул тотынышып кермәсәләр дә, иңгә-иң килеп ишек төбендә басып торгач. Зөлфиянең әнисе бу егетнең кем булуы турында шундук аңда 1Ы булса кирәк Котбыйны ошатмадымы ана. ирен чите белән генә ел маеп куйды Инәки, мин сипа сөйләгән Котбый шул инде, днде Зөлфия Исәнмесез, диде Котбый Әйдүк, егет,- диде Гөлбикә Түрдән узыгыз Ләкин Зөлфиянең әнисе бу сүзләрен шундый иттереп әйтте ки Кот бый өшеп китте Гөлбикәнең аскы ирене бүселеп чыкты, салкын бер караш ташлады да сүзсез генә үз бүлмәсенә кереп китте Котбый Зөл фияләргә бүтән бармады Хәер, әнисенең ничек каршы алуын күреп калган Зөлфия нигәдер дә аны өйләренә чакырырга атлыгып тормады Бу хәл өчен Котбый Зөлфиягә үпкәләмәде. Аның ни гаебе булсын ди! Киресенчә, шушы көннән соң Зөлфиядә ул самимилек, ихласлык сыйфатлары туа башлавын күрде. Ә бер тапкыр хәтта: «Котбый, инәкигә ачуланма син. Безнең инәки бөтен дөньяга үпкәле кеше. Кемне генә күрмәсен, аның бәхетен урларлар кебек кылана ул», диде. Әмма эш моның белән генә бетмәде. Көннәрдән бер көнне, звонок биреп, Зөлфияне чакыргач, ишек артында торучы ана, Котбый ишетсен дип, юри кычкырып «Тиң түгел бит ул сиңа, балакай, күзләрендә өмет юк»,— диде. Шул көнне өйгә кайткач, Котбый озак итеп көзгегә карап торган иде. Нишләп аның күзендә өмет булмасын ди Гомумән, нәрсә ул өмет?! — Нәрсә син уйга калдың? — диде кыз автобуска утыргач,— Күр әле, көз дә җитте... Композиторларның күбесе көзге манзараларга карап музыка язганнар. Беләсеңме, Пушкин да нигәдер көзне яраткан, Есенин да, Такташ та... Котбый аны тыңлады да, тыңламады да. Зөлфия аңа гаҗәпләнеп карады, сул кашы югары сикерде, чибәр йөзендә кызыксыну чалымнары биеште. Кыз шулай туры караганда, Котбый әллә ниткән уңайсызлану тоя, бу уңайсызлану аның җанын айкый, ачуын чыгара. Бу халәттән ул бик озак арына алмый йөди. Автобустан төшкәч, алар җәяү киттеләр. Котбый кызны култыклап алды һәм үткән-сүткәннәр белән исәнләшә барды. Ул горур, шат, бәхетле иде бүген. Аны, карсак буйлы, юантыграк гәүдәле, кечкенә күзле, киң яңаклы Котбыйны, сылуларның сылуы култыклап бара — Су эчәсе килә,— диде Зөлфия автобустан төшкәч — Әнә мороженый саталар — Миңа ярамый. — Хәзер кибеткә керәбез, сок эчәрбез. Кибеттә сок булмады, аның каравы Котбый бер шешә «Рислинг» виносы алды. — Бу нигә? — дип сорады Зөлфия. Котбый җилкәсен генә җыерып куйды. — Сусаганда сухой винодан да әйбәт су юк. -Апа,—дип мөрәҗәгать итте сатучыга Зөлфия,—Сок юкмыни сездә? — Нигә булмасын, бар. Әнә банкасы белән утыра. Өч литр. — Әйдә киттек,— диде моңа каршы Зөлфия Котбыйга — Ерак торасызмы? — Монау үрне менгәч тә сулдан өченче йорт. — Әниең ни әйтер? — Инәй өйдә юк, авылга китте... Беләсеңме, мин Алла Пугачеваның өч дискасын таптым Уйнатырбыз — Нигә әниеңнең өйдә юклыгы турында шәһәрдә үк әйтмәдең?. Килмәссең дип курыктым. — Беләсең килсә, мин көтелмәгән хәлләрне яратам Әниең юк икән, бигрәк әйбәт Капкалары бикле иде. Котбый кулын тыгып җай гына кече капканы ачып җибәрде һәм Зөлфиягә алдан юл бирде. — Рәхим ит, Зөлфә! Кыз ишегалдына атлады, төрле төскә буялган болдырга карап торды. Аннары: — Матур! — диде. — Үзем буядым,— дип мактанды Котбый, гәрчә болдырны әнисе буяган булса да — Ә син молодец,— диде кыз, чын-чынлап гаҗәпләнә калып —Карале, нинди зур эт. Бәйдәме? Мин этләрдән куркам. — Курыкма, бәйдә — Исеме ничек? — Актырнак. Өйгә керделәр, Зөлфия иңбашына элгән сумкасын диванга ташлады, челтәрле «чабаталарын» салды да түр бүлмәне тутырып җәйгән келәмгә аяк бөкләп утырды Котбый өтәләнеп ана салкын су китерде — Винонны кемгә эчерәсең? — диде ана кыз. суны эчкәч — Сиңа. — Рәхмәт, мин су эчтем инде Зөлфиянең бераз гына кинаяләп, ирәебрәк сөйләшүеннән Котбыйга тәмам канатлар үскән кебек булды, ул кабаланып уйнаткычны кабыз ды, Алла Пугачеваның пластинкасын куйды — Бетховенның пластинкалары бармы синдә? — Юк, классиканы кабул итмим — Арыганда яратам мин аны тыңларга Бетховен музыкасында шул хәтле хис, сагыш Син беләсеңме сагышның ни икәнен? Әйтик, синең иң кадерле кешеңне үтерделәр, ди Я булмаса сине сөйгәнең ташлап китте ди, үлеп-үлеп сөйгәнең. - Вино эчәбезме? — Тагын нинди пластинкаларың бар? Куй әле берәм-берәм Котбый пластинканы алыштырды да келәмгә газета җәйде, бокал чар китереп куйды. «Рислинг» виносын ачты — Ә мин эчмәсәм? диде аның һәм хәрәкәтен дикъкать белән күзәтеп торган Зөлфия Эчмәсәм нишләрсең? — Егылып үлмәм үлүен, шулай да. әйдә, эчик инде. Зөлфә? — Куй әле шул винонны, миңа болай да әйбәт Котбый бер кап «Кош сөте» конфеты китерде, капны ачып. Зөл фиягә сузды. Куй. Үзем дә җитешәм Син еш эчәсең ахры? Нигә алай дисең? - Теге вакытта Әйт әле, Котбый, сез аны нигә кыйнадыгыз? Кемне? — Белмәмешкә салынма инде Мин ул егет белән Казанка буенда гулять итеп йөридер идем. Сез килеп аңа бәйләндегез, мин качып кит тем Беләсең килсә, мин аның исемен дә белми калдым Ә сез. тиле ләр, килдегез дә тиктомалга бер гаепсез кешегә бәйләндегез Беләсен килсә, миңа ул егет ошаган иде Зөлфия беркайчан да, беркемнән дә курыкмады Котбый аңа бергә үскән күрше малае кебек кенә иде Күрер күзгә әрсез, тәвәккәл булса да, Зөлфия алдында ул югалып кала, миңгерәүләнеп калгандай йөрн иде. Ни өчен бик күн егетләр арасыннан нәкъ менә шушы Котбыйны сайлап алды Зөлфия’ Ул аны үзе дә тәгаен генә белми Зөлфия яратү дигән сүзнең төп мәгънәсенә төшенергә теләп, кулындагы вино тулы бокалга карап ятты. Мәхәббәт сүзен кыстырасы килмәде аның Ул анын ни икәнен белми иде Минем беренче мәхәббәтем, мин аны яратам, әгәр дә мәгәр ул мине яратмаса, суга ташланачакмын, минем өчен яшәүнең мәгънәсе калмаячак, дип лаф орган, кем өчендер янган-көйгән кыз ларны аңламады ул Котбыйны яратмый ул, ләкин егетнең үз артын нан бер тотам калмыйча йөрүе аңа ошый Гомумән, ана кемдер кирәк, кемдер аңа ияреп, аңа буйсынып йөрергә тиеш Ә Котбый әнә шундый егет «Бүген кунарга кайтмасам, әни борчылыр инде борчылуын Борчыл магае, дип уйлады Зөлфия, гәрәбә төсендәге вннога карап 11нәкнд,< Хәлил кайгысы Тегене эчүдән туктатырга исәбе, врачлардан врачлар га йөртә, әмма ул ташбаш һаман үзенекен итә» Бик тиз эңгер иңде, караңгы өйдә бөркү иде, Зөлфия Котбыйга фор точканы ачарга кушты, егет утны кабызырга теләгән иде. каршы төште — Ут кирәкми. Мин караңгыда утырырга яратам Зөлфия виноны һаман эчмәгән иде әле. Ни сәбәпледер вннога Кот бый да кагылмады Алар идәнгә сузылып яткан килеш музыка тын ладылар. рәхәт иде идәнгә сузылып ятып музыка тыңлавы Зөлфия күзләрен йомды Шул мәлдә ул үз янәшәсендә Котбыйның сулышын тойды — Мин сине.. Әйдә, эчик инде, Зөлфә. — Ә-ә. әйдә сон. Зөлфия торып утырды, кулына бокалын алды Виноны ул ирененә генә тигерде Әчкелтем вино тәмле түгел, әллә нит кән чүпрә исләре килә иде Котбый виноны эчеп бетерде. — Беләсеңме нәрсә,— диде ул буш бокалын куеп, сузылып яткач — Мин сине бик күптән үзебезгә китерергә хыялланып йөри идем — Гитараң бармы синең, Котбый. Котбый торып утырды, Зөлфиянең иңенә кулын салды. Ялкау гына, иренчәк рәвештә генә салды кебек, әмма Зөлфиянең бөтен тәненнән ток үткән кебек булды, чирканып китте — Гитара бар ла ул... — Ал әле кулыңны, Котбый Яратмыйм мин озын куллы кешеләрне Китер гитараңны — Бер иске гармун кисәге бар Тальянка — Шулаймыни! Китер әле. Чыгарып булмасмы икән шуңарда берәр көй? — Минем әни уйный аңарда Бабайдан калган гармун, хан зама нындагы Бабай минем гармунчы булган — Син уйный беләсеңме соң? — Тальян да булдымы гармун... — Хәсрәт син. Котбый. Татар халкында, музыка коралы буларак, тальян гармун революциягә кадәр беренче урында торган Син миңа бер дә ошамый башладың әле. Котбый Җырчы кыз артыннан йөри сең, ә үзең гармунда да уйный белмисең Ә менә әниең белә, бабаң да белгән Кая, бир әле гармуныңны Зөлфия гармун каешын иңенә ташлады, нечкә бармакларын телләр буйлап йөгертеп алды Их, уйнап та карагандыр Котбыйның бабасы көмеш телле шушы гармунда Ә хәзер тыңла инде, Котбыйжан һәм. Зөлфия «Сарман» көен уйнап җибәрде — Әтиең уйный идеме? дип сорады Зөлфия, бармаклары белән икенче көйне гармун телләреннән эзләгәндә. — Әтиме? Юктыр Мин аны хәтерләмим — Ә-ә,— диде Зөлфия Өйдә караңгы булса да. күз өйрәнгәч, бары сы да ачык күренә иде. Зөлфия бераз гына башын кырын салган да көй табарга маташа, нечкә нәфис бармаклары ак телләр буйлап йөгерешә «Нишләп хәтерләмим,— дип уйлады Котбый. кисәк кенә әтисе исенә «өшүгә — Хәтерлим мин аны, Зөлфия, хәтерлим Ул вакытта мина ничә яшь булды икән? Биш-алты, ә бәлкем, сигездер? Юк. сигез түгел. Хның турында әнисе Котбыйга сөйләргә яратмады, һәрчак нервыланды. юк белән башымны катырма әле дип, тизрәк чыгып китү җаен карады ^сеп балигъ булгач, Котбый әнисеннән атасы турында сорап йөдәтмәде Себердә эшли, ди ич, эшли бирсен, кайтыр әле бер» — Котбый, Котбый дим, йокыга киттеңме әллә? Әйдә озат мине, кайтам,— диде Зөлфия, аны уйларыннан бүлдереп — Җибәрмим мин сине, Зөлфә. Кун биредә — Тиле. — диде Зөлфия, гармунны келәмгә куеп, торып басты Кот бый да күтәрелде — Мин кайтам — Иртә бит әле. Зөлфә,— диде Котбый һәм сак кына кызга кагы 1ЫП алды, биленә кулын салды, кочаклады, үбәргә үрелде. Зөлфә ба шын читкә борды — Мин уйныйм, син йоклап ятасын Обидно — Мин синен җырына соклана беләм, Зөлфә Син /кырлаганда, мин күккә ашам, бер мәлгә рәхәт-рәхәт булып китә. Әллә сон жан чынлап та бармы икән ул, Зөлфә? /Кырла әле үзен яраткан борынгы кырларыңны. Дөресен әйтергә кирәк. Котбыйнын моңа кадәр беркайчан да ш>- ♦ чай бирелеп милли жырлар тыңлаганы юк иде әле. Кисәк кенә аныг. g бөтен тәне буйлап, чымыр-чымыр дулкыннар йөгерешә башлады Түз- < мәде, Зөлфия жырлап туктауга, кыз каршына тезләнде — Син минем күңел сандугачым, син Котбый аның иреннәреннән үпте, ләкин шундук сизеп алды, жавап- £ сыз, кайтавазсыз үбә иде. Зөлфия бер дә исе китмәгән рәвештә басып '■ гора, үзен үбәргә рөхсәт итә, әмма иреннәрендәге бер генә күзәнәк тә < селкенми иде Бераздан ул читкә тайпылды — Узынма, Котбый!.. и Түр якка урам баганасындагы лампочкадан тонык кына яктылык ♦ төшә Яктылык идәнне урталай ярып үтә. Зөлфия шул яктылыкка эләк- х кән. Ул да түгел, Котбый йөгереп чыгып нитә һәм бакчадан ике роза - чәчәге кисеп кертә, һәм горур төстә чәчкәләрне Зөлфиягә суза — Их, Котбый, Котбый, кызларга беркайчан да ике чәчәк бүләк > итмиләр Кабер өстенә генә икс чәчәк салалар Кызларга я бер чәчәк, f я өчне бирәләр .. Котбый ачкан авызын яба ал.мыйча Зөлфия каршында басып тора. "■ аннары янә борылып чыгып йөгерә, күп тә үтми ул өч роза чәчәге тотып керә. Е — Җүләр син,-- ди аңа Зөлфия - Чәчәкләрне үзең үстерәсеңме? з — Юк, инәй үстерә. “ — Синнән булмас иде шул. Чәчәкне аны якты күңелле кешеләр re- и иә устерә Шулай дисә дә. Зөлфия чәчәкләрне рәхәтләнеп исни, бүлмәгә роза • чәчәкләре исе тула — Киләсе елда, сина багышлап, менә дигән розалар үстерәчәкмен, Зөлфә Я, бир берәр ваза, суга утыртыйк Бар чәй куй әле Ут алгач, Зөлфия пәрдәләрне тартын куйды Бераздан кара каршы утырып чәй эчтеләр — Менә нәрсә, Котбый Син хәзер, дускаем, мине илтеп куясын Юк, Зөлфә, син бүген бездә кунасын Куркасын икән, мунчага барып йоклыйм — Мунчага! дип гаҗәпләнде Зөлфия һәм рәхәтләнеп көлеп жи бәрде Үтердең бит, Котбый Күр әле. син кызык гына кеше икәнсең бит... Болан булгач, калмый да булмас Зөлфия «Кош сөте» конфетын капты да, авызын очлайтып суыра суыра, Котбыйга карап тора башлады — Мин хәзер табынны жыям. Зөлфә Син бар. музыка тынлый тор Хинары бер тилереп алырбыз.. 11н ул? — Ну, поп музыка куеп — Аңлашылды /Кый габынынны Зөлфиянең бүген ирәйгәннән ирәясе килә иде Котбыйнын ул нн әйтсә шуны эшләргә торуы, үтә гади кылануы ана кызык нде «Тор мыш — сәхнә уены» дигән нде ана кемдер Кем әйтүен Зөлфия хәтерли алмады, бәлкем, кггйда да булса укыгандыр Котбый начар кеше түгел Түгелдер, дигән фикергә килде ул Ул арала табынны җыештырып. т\р якка Котбый керде Керү белән утны сүндерде Шулай яхшырак, нигә музыка куймыйсын? — Куй әле шунда берәрсен, диде Зөлфия Котбый пластинка куйды һәм тәрәзә янында басып торучы Зөлфия янына килде. Сак кына, курка-тартына гына кызның иңенә кулларын салды «Мин бәхетле бүген, Зөлфә, бик тә, бик тә бәхетле. Рәхмәт сиңа килгәнең өчен»,— дип ул кыз алдына тезләнде, итәк чабуына битен төр теп, тын калды. Зөлфия аның чәчләренә бармакларын батырды «Җ^ 1әр, тор!» — диде. Котбый торып басты, кызны күкрәгенә кысты Кыз нын тән җылысы аның йөрәген тетрәндереп җибәрде. Шушы мизгел өчен генә дә Котбый гомерен бирер иде Тәрәзәдән төшкән ут яктысында ул кызның чибәр йөзен күрә, кыска, юан бармаклы кулы белән Зөлфиянең битеннән сыйпый. «Син нигәдер калтыранасың?» — ди ул һәм шунда гына үзенең дә калтырануын тоя, гүя салкын иде аңа — Зөлфә,— дип ярЫм пышылдый ул.—Ишетәсеңме, Зөлфә, мнн сине яратам Я-ра-там. Егетнең пышылдап әйтүе Зөлфияне гүя сихерли, чарасыз итә, их гыярсызландыра һәм ул үзе үк Котбыйның кочагына сыена бара. «Нәр сә бу, нишлим мин, тиле»,— дип уйлый Зөлфия, әмма үз-үзе белән берни кыла алмый. — Зөлфә, ишетәсеңме?.. — Китеп тор әле. Зато мин сине яратмыйм Ишетәсеңме, Котбый, менә шулай кылануыңны яратмыйм. Оят түгелме сиңа?! Зөлфия аның кочагыннан шуып чыга да барып пластинканы алыш тыра Котбый аның артыннан килеп янә кочаклый — Карале, Зөлфә, син миңа Кыз кинәт аңа таба әйләнә, Котбыйның авызын каплый. — Әйтмә алай. Әйтмә, Котбый. Кирәкми — Нигә, Зөлфә? — Әйдә музыка тыңлыйбыз Җибәр дим Биисем килми минем, Котбый.. Утыр әле идәнгә, утыр, менә шулай. Тик кенә утыр, яме. Котбый бүген җырдан тәмам сихерләнде, әйтерсең моңа кадәр аның колагын томалап торганнар да менә хәзер генә ачып җибәргәннәр иде. Пластинка бетте, ә җыр һаман яңгырый. Күрче, Зөлфия шулай нәкъ Пугачева булып җырлый икән бит! Хикмәт, Зөлфия кинәт татарча җырлый башлады, Котбыйның күңел кыллары тибрәлеп китте. Ул тәмам юкка чыкты, чык тамчысы кебек кояшта парга әйләнде, өйдә бары Зөлфия һәм аның моңлы җыры калды. Җыр тәмамлангач та Котбый бер тын сүз әйтергә кыймый торды — Зөлфә, син сандугач икәнсең бит, син.. Кинәт ул яшәү мәгънәсен шушы бер җырда күрде Хәзер ул Зөлфиянең кем икәнен белә, ул аны беркайчан да рәнҗетмәс, ул аны ярата, кыз риза була икән, Котбый аңа иртәгә үк өйләнәчәк. Зөлфия тагын җырлый һәм Котбый тәүге уйларының бары тик матур хыял булуына, җырлаган саен Зөлфиянең үзеннән ерагая баруына инана бара Җыр бетүгә, кыз Котбый янына келәмгә килеп утырды Күпме вакыт шулай үткәндер, йокылы-уяулы Зөлфия һау-һаулап эт өргәнгә сискәнеп китә. — Котбый! — дип кычкырып җибәрә Зөлфия.— Котбый, нишләп мин монда кунып ятам?! Озат мине өйгә, хәзер үк озат! Котбый аңа елыша, бер сүз дәшми. — Кит әле, Котбый. Кит дим янымнан! —Мин сиңа әйләнәм,— ди аңа Котбый.— Әйдә иртәгә ук гариза бирәбез?.. — Мин сиңа кияүгә чыкмыйм. Кит дим янымнан!.. Котбый кызны кысып кочаклаган да җибәрми. Ниһаять, ул егет кочагыннан ычкына һәм диванда яткан сумкасын эләктерә, туфлиләрен кулына ала да йөгереп ишегалдына чыга Ләкин ни сәбәпледер, урам як капкага түгел, ә бакчага таба йөгерә Мунча яныннан уза. инеш буендагы таллыкларга җиткәч, кинәт туктый, кая. ни өчен, кемнән качып йөгерүенә аптыраган бер рәвештә тирә-юненә карый «Уф,—ди ул, ти рән сулап — Нишләде ул? Нигә кунып калды биредә5 Нигә ана б\ Котбый?..» Зөлфия инеш буендагы сукмактан түбән таба төшеп китте Шул як та олы юл, шул якта машиналар гүләве ишетелә Тан атып килә икән бит инде. Ә ул, җүләр, Котбыйда йоклап ята. Ни өчен, нигә кирәк ул ♦ ана? Яратмый бит ул аны, яратмый! < Олы юл янына җитәрәк ул инешкә төшкән басма күрде Басмага керде, аякларын салындырып утырды Су салкын иде, алай да аякла- б рын юды, туфлиләрен киде Аякларын салкын суда югач, ана ничектер < җиңелрәк булып китте. Биредә инеш тын гына ага, су өстеннән сыек 2 томан күтәрелә Томан әле тал араларына кереп китә, әле инеш өстенә 7 сузылып ята. Зөлфиягә томан эченнән кемдер, каядыр аны чакыра сы- о. ман тоела башлый. Зөлфия үзенен бил тиңентен судан баруын күрә. аръякта кемдер ана дәшә кебек. Тукта, чынлап та кемдер дәшә түгел- и ме сон ана? Әйе шул, Котбый. Димәк, ул аның инеш буена таба ки- ♦ түен күрми калган, хәзер дөнья бетереп эзли Зөлфиягә кинәт жүләр _ бер уй килә, суга ташланырга Котбый килсен дә анын батып ятуын ~ күрсен. Әмма алай итми, чөнки ул шундук үзен мәет рәвешендә күрә - Имеш, аны судан күтәреп алып чыгып киләләр, чәчләреннән шарлап су * ага, куллары салынып төшкән Моны күргәч, халык аһ итә' Күр бу са- . быйны. япь-яшь бит әле, дип кызганучылар табыла Кызык, су анасы s дигән әкәмәт чынлап та бармы икән бу дөньяда5 Элек яшь кызлар тан £ атканда су буена кер чайкарга төшмәгәннәр, су анасы алып китәр дип * курыкканнар *- Зөлфия тиз-тиз чишенде, сак кына басмадан төште Су башта гына “ салкын тоелган икән бит. Күрче, нинди җылы, май кебек Менә су анын _ күкрәкләренә җитте, тәнен рәхәт кытыклый кытыклый муенына якын ™ лашты Су эчендә торуы рәхәт иде Шул чакта ниндидер кош чутылдап J алды. Ә Котбый һаман кычкыра Менә җүләр, нишләп сина Зөлфия f җавап бирсен, ди. Җитәр, дускаем, йөрдек, узынмыйк Юлия Борисов на дөрес әйтә, ул мина тиң түгел Инәки дә кабул итмәде үзен Күрдең ич теге вакытта ничек каршы алды күзе кашы җимерелгән, әйтерсең кызын урларга килгән берәү Зөлфия судан чыкты, басмага менеп басты Шунда бөтен тәне кал тырап китте. Тиз-тиз генә киенде дә йөгерә-йөгерә олы юлга юнәлде Менә ул олы юл Хәзер ун якка чыгасы да беренче машинага кул күтәрәсе Кем дә булса утыртыр әле. дөньяда рәхимле кешеләр бетмәгән дер 14 Зөлфиянең олы юлга чыгуы булды, беренче җиңел машина ук. ул кул күтәрүгә, анын янына килеп туктады Машинада сакаллы ике ир ат утыра, рульдәгесе үрелеп, Зөлфия ягындагы ишекне ачты — Әйдә, алга утырыгыз' Зөлфия утырып ишекне япканда, шоферга карамыйча гына рәхмәт әйтте. Сары төстәге «Москвнч»нын эче дә сары иде Машина кузгалып тизлеген арттыра башлагач, Зөлфия тынычлана төште Ул кырын күзе белән генә рульдәге кешегә карап алды Күрсәткеч көзгесеннән арт урындыктагы’ ир-атка да күз ташлап алды Ирләрнең икесе дә сары кызгылт сакаллы, икесе дә яланбашлар, хәтта бертөрлерәк киенгәннәр дә иде — Шәһәргә кайтасызмы? дип сорады рульдәгесе — Әйе — Кай тирәдә торасыз? — Вишневский урамында — Юл өстендә икән,— диде машина йөртүче һәм ун кулын рульдән ычкындырып, сакалын сыпырып куйды. — Курыкмыйсыз тагын үзегез? — Иптәш кызыма барган идем. — Хәлләр. — диде артта утыручы ир-ат. Бик иртә булгангамы, юлда машиналар очрамый диярлек. Арттагы кеше текәлеп, Зөлфиянең иңнәренә карап бара. Күзләре Зөлфиянең иңнәренә төбәлгән дә каткан. Зөлфия кофтасының өске сәдәфләрен эләктерде, өшеп киткәндәй, җилкәсен җыера төште. Артта утыручы, аның калтыранып китүен сиздеме, күзләрен йомды, йокымсырагандай утыра башлады. — Сакадбай, миңа калса, ул монда кайтмас,—диде ул бераздан. — Хак анысы, тиз генә кайтмас. Ләкин аның монда малае, хатыны бар. Туган ягы. Ә аның кебекләр туган яктан аерыла алмый. — Теге вакытта ук атарга тиешләр иде аны. — Ләкин атмаганнар. Унбиш ел, от звонка до звонка утырырга тиеш бит... — Теге картны әйтәм, исемен ишеткәч, күзләре акайды. — Малаен теге дөньяга озатсын да.. Күзең акаер... Болай таза күренә әле карт... Килеп чыгуы бар, күз-колак булыгыз дигәч, кулны кысты — кыскыч белән эләктерде дип торам — Шеф безгә бер атнадан артык югалырга кушмады. — Юк. торабыз әле, Сакалбай. Күңелем сизә, кайтачак ул ашаган җиренә, кайтачак.. Ну, бу юлы инде аңа каюк... — Это точно. Ә син кызын күрдеңме? Ай сылу, зур кара күзле, йомры балтырлар, сын тагын үзендә. Чибәр, чукынган. — Куй,— диде артта утыручы.— Кызык та соң бу өйләнмәгән халык, билләһи... Юкны күрә дә йөри. Арткы урындыкта утыручы кеше үзе сөйләшә, үзе һаман күзләрен ачмый иде. Зөлфия аларның сөйләшүен тыңлады да, тынламады да. Ул арада машина шәһәргә килеп керде. Арча кырын узуга, Зөлфия сумкасын ачты, бер сум акча чыгарды. Менә шунда туктатыгыз әле. рәхим итеп. Әйе. әнә шул биек өн каршында... Зөлфия бер сум акчаны шоферга сузды. Шофер аның кулын этеп җибәрде. - Мороженый яратасыңмы?. Яратмасаң, конфет алып ашарсың, Хуш! Ә акчаңны сумкаңа сал... Хуш, чибәркәй,— диде артта утыручы.— Әйе. бер киңәш, болай иртә йөрмә, дөнья хәлен белеп булмый Нигә дип, төрмәдән бер кеше качкан... — Рәхмәт сезгә... Зөлфия машинадан төште дә юл аша йөгерде. Сакаллы агайлар көлемсерәп, аның артыннан карап калдылар. Өй ишеген ул үз ачкычы белән ачты Шым гына, аяк очларына ба- са-баса үз бүлмәсенә узды. Ни сәбәпледер, аның бөтен тәне калтырый, ияк асты дерелди иде. Бүлмәсенә кергәч, ул бер тын салкынча стенага аркасын терәп, ашкынып типкән йөрәген тыңлап торды. Битләре ут яна. ә бөтен тәне калтырана иде аның. Әллә соң салкын тидеме үзенә? Тиле дә соң, нигә дип суга керде соң әле ул?.. Суга кереп баруы күз алдына килүгә, аркасы чымырчымыр итеп китте. Их, Котбый, Котбый' Ярый. Котбый белән бетте. Онытачак ул аны Әйе, әйе, онытачак! Шунда тыштан ул ниндидер тавыш ишетте, әйтерсең лә, кемнедер сөйрәп баралар иде. Эче жу итеп китте. Күрче, аны бит теге ике кеше? . Я. җүләр дә соң үзе... Тиз генә чишенде дә караватына ятты, башыннан ук юрганын бөркәнде Ябынды, әмма колак түрендә һаман да әле астан, тротуардай килгән тавыш иде. Түзмәде, торды, юрганга төренгән килеш, тәрәзәдән тышка карады Зөлфия шым булды, йөрәк тибеше бөтен тәненә тара тып ишетелә башлады Тротуардан аяклары) "7ым өстерәп, ярым сөй рәп, исерек кеше сыман, стенага тотына-тотына күрше инвалид егет килә иде Аны күрде дә, Зөлфиянең йөрәге убылып китте, колак түрендә нидер чыңлап тора башлады Кинәт егет күтәрелеп карады, Зөлфиянең аркасына гүя салкын су койдылар, ул чытырдатып күзләрен йомды һәм шундук Казанка буен дагы хәл күз алдына килде «Инәки!» — дип сыкранып куя Зөлфия Инәки!» Аның тавышы шундый эчке сыкрау белән чыга, ул һични кы ia алмый идәнгә сыгылып төшә — Ни булды сиңа, бала Кайда болай төне буе йөрдең? Зөлфия күзләрен ачты Әнисенең күз төпләре кызарган, чәчләре туз тан, халат сәдәфләре эләктерелмәгән Зөлфия әнисенең карашыннан ук тойды өйдә аны көткәннәр, төне буена рәтләп йокламаганнар Әнисе нең әрнүле карашы, кызарынган күз кабаклары, тузган чәчләре Зөлфияне әллә нишләтте, кисәк тез буыннары йомшап китте Күз алдын нан Котбыйныц кайнар сулышы, әрсез куллары, сихерле итеп .шыл давы узды - Инәки! Зөлфия әнисенең күкрә) енә капланды да үксеп-сыкталып елап җи бәрде йокы бүлмәсеннән өстенә буй буй сары күк сызык төшкән пижама кигән Хәлил килеп керде Үги атаның чәчләре тузган, күз төпләренә капчыклар салынып төшкән иде Ни бар. ни булды тагын? Ни дә булмады, бар әле. чык та ят. диде Гөлбикә һәм төртеп диярлек ирен чыгарып җибәрде — Аңлашыла! - дип кычкырды күрше бүлмәдән Хәлил Хнлашы ла Чык аннан, үтәр Кемнән үтмәгән ул! — Тыясыңмы син анда телеңне, юкмы. Хәлил Әллә чыгып — Инәки, мин чирлим Миңа салкын — Әйдә әле, ят әле, кызым Менә шулай. Төренебрәк ят Я. хәзер әйт Ни булды? Кем булса рәнҗеттеме әллә үзеңне? - Инәки, мин бүген бер кешене күрдем Ганыдым мин аны Кемне? Ярый, инәки. арыдым Бар. чык инде, йоклыйм мин Әйтәм бит арыдым Я. чык диләр сиңа! дип кычкырды күрше бүлмәдән Хәлил Чык дигәч, чык! Бала арыган, йокысы килә Төне буена биегәннәрдер — Акыл өйрәтеп утырма әле анда, бүрәнә аша бүре куып Менә хә зер чыгармын да Кысылма хатын-кыз эшенә' Инәки, бар чык. минем чынлап та йокым килә Куркудан ул. үтәр Әйтәм бит, йөгердем Әнисе шикләнүле йөз белән торды да. бөкрәя төшеп, ишеккә таба юнәлде Халатының бер җиңе сыдырылып беләгенә төшкән, шунамы Зөлфия аны канаты сынган кошка охшатты Кызның күңелендә әни сена карата әрнүле кызгану хисе уянды — Инәки, китмә1 Зөлфия моны шул кадәр өзгәләнеп, сагыш кызгану тонында әйтте ки. әнисе ишек Янында туктап калды, аннары кисәк борылды да кара ват янына килде, тезләнде, юрган аша кызын кочаклады \на күзлә рендә яшь күреп, Зөлфиянең йөрәге кысылып куйды — Син, инәки, җылама, яме Мин җыламыйм бит / — И-н, бала, үткән гомерләрне кайтарып булса икән ул, атаң белән яшәгән бәхетле вакытларны Кайчан йокыга китүен ул хәтерләми Күзләрен ачып җибәрсә, бүл мә тулы кояш Зөлфия стеналарга, рәсемнәргә күз йөгертеп алды Үз бүлмәсендә йоклый, өендә Зөлфиянең эченә җылы йөгерде. Аның белән берни дә булмаган һәм ул исән-сау Өйдә шылт иткән тавыш юк Зөлфия кулларын, аякларын сузып җибәрде, оеп киткән буыннарын кузгатып алды. Аннары урынын җыйды да радионы эләктерде. Ниндидер музыка бирәләр иде, ничек булдыра ала, шулай бөгелә-сыгыла зарядка ясап алды Бөтенләй чишенеп ташлады, сак кына ваннага керде. Жылымса су рәхәт итеп тәнне оета Зәңгәрсу төстәге су эчендә аның ап-ак тәне мәрмәрне хәтерләтә, ниндидер мизгелдә бу гәүдә аны кы түгел, ә музейларда күргән бөек скульпторлар ясаган гүзәл сын кебек тоела иде. Кәримәнең хыялы тормышка ашты Алабуга милиция мәктәбен тәмәмлагач, аны үз үтенече буенча Казанга эшкә җибәрделәр. Бу мәсьә ләдә апа Вәсилә Хакова ярдәм итте Озын колаклар ишеттерделәр, имеш, Кәримә Азатованы Казанга җибәрү мәсьәләсендә өлкән укытучы Вәсилә Хакова үзе директор янына кереп сөйләшкән. Кулына юнәлеш кәгазе эләгүгә, Кәримә беренче булып Бәхтиярга телеграмма сукты, аннары Барыйга. Барый аны каршы алырга тиеш иде, Бәхтиярга ул үзе керер. Китәр алдыннан Кәримә өлкән укытучы Хакова янына су гылып чыгарга булды. Хакова кабинетында берүзе утыра иде, Кәримә не күрүгә торды да аңа каршы китте. — Я, уз әйдә, утыр. Беләсеңме, башта мин бит сине Чаллыга направление сорарсың дип уйлаган идем Мин сине әтиең кебек үк тикшерүче булырсың дип ышанам, ә моның өчен, әлбәттә, университет белеме кирәк. Ул һәрчак формадан булыр, үз итеп елмаер, үткәндә дә, сүткәндә дә Кәримәнең аркасыннан сөеп китәр иде Бүген исә Вәсилә Хакова аның янәшәсенә утырды. Өстендә чия төсендәге алсу йон күлмәк —Вә силә Хакова илле яшендә дә чибәр иде әле. Кәримәне ул үз кызы кебек якын күрә Еш кына өенә чәйгә дәшә Озаклап, үзенең үткән гомерен сөйли Кәримә аңа шул вакытта үзенең университетка укырга керергә хыялы барлыгын сөйләгән иде. Ул мәлдә Хакова аңа бер сүз дә әйтмәде Әйтмәде, әмма Кәримәне Казанга җибәрү мәсьәләсен хәл иткән. Кәримә апа Бәхтияр турында да сөйләгәне бар Аны кыйнаган егетләрне тотып бирергә вәгъдә итүе турында да әйткән иде. Хакова, башта анын бу вәгъдәсен көлемсерәп тыңласа да, соңыннан гаять җитди итеп: «Вәгъдә биргәнсең икән, үтәргә кирәк. Тикшереп кара Бәлкем, университет өчен ул синең диплом эшең булып куюы бар»,— диде. Чыгып киткәндә Вәсилә Хакова аны кочаклады һәм бер тын гүя кызның йөрәк тибешен тыңлап торды — җибәрмәде. Кәримә аның күз 'әрендә яшь күргән иде шул вакытта Университетка Кәримә кайткан елны ук керде Милициядә эшләү һәм уку аңа җиңел түгел иде. җиңел булмаячагын да белде ул. Ә бер көнне бабаларына күчеп китәргә булды — әнисенең икенче ире Хәлилне яратмады, аның исерек гәүдәсен күрсә, җен ачулары чыкты. Шуннан әнисенә янә әйтеп тормыйча Гата бабаларына күчеп китте. Әнисе артыннан килмәде, аның каравы озын итеп хат язды, кайнатасына, ягъни Гата картка, аннары Кәримә кызына Ни генә булмасын, Кәримә баба- 1арында калды. Чыңгыз поселогыннан Вахитов районына эшкә йөрде, кич белән университетка чапты Кайчак ул йөгереп Юлия Борисовна янына, өйләренә кереп чыккалады Әнисе аны «Утыр, бала, чәй эч,— дип якты йөз белән каршы ала иде. Кәримә, тәүге үпкәләүләрен онытып, әнисен гафу итте, әмма барыбер кире әйләнеп кайтмады Ул бабасы белән әбисе янында яшәргә өйрәнгән иде инде. Милиция мәктәбендә укыганда бер хакыйкатьне аклаган иде ул эч ке халәтеңне башкалар сизмәскә тиеш Ләкин башкалар сизмәсәләр дә. синдәге үзгәрешне әниең сизми буламы' Бәхтияр янына кергәли баш- 1агач. әнисе ана бер тапкыр болай диде «Инвалид янына керәсең, шиеңнеп хәлен белергә вакытын юк». Шуны истә тотып, буш вакыты булганда Кәримә еш кына әнисе янына кергәли башлады Бүген ул ♦ көпә-көндез килде Әнисе өйдә юк. Зөлфия апасы бүлмәсендә йоклап < ята иде. күрәсең Кәримә аяк очларына гына басабаса апасы бүлмә- < сеңә таба узды. - Ку-ку. кем бар монда? Ваннадан яңа чыккан Зөлфия фен белән чәчен киптереп маташа. - озын чәчләре биленә хәтле сибелеп төшкән Кәримә килеп керүгә ул ? фенын сүндерде, чәчен бөтереп, артка чөеп куйды ? - Сәлам, апа! - Сәлам-сәлам. Нинди җилләр ташлады? Инәки сукранды, сирәк керәсең, ди Аннары бүген, беләсеңме, нин- ипмен. Инәки кайтуга берәр нәрсә пешереп булмас микән. Кәримә? - — Әйдә бәлеш пешерәбез Әти бәлеш ашарга яраткан ди бит 3 Әйдә' Туктале. бүген төнлә мин бабайлар ягында булдым Котбыйлардамы? - Каян белдең? £ Күзләреңнән күренеп тора — Беләсеңме. Кәримә, мин анын белән араны өздем Да да. җитте - Йөрдек, булды Ипчәмә еллар йөргәчме5 — Дүрт ел артымнан киләп сара инде ул минем - Шул гомер йөрешкәч, пигә дип инде бозылышырга5 — Беләсеңме, надоел, скучный ул какой-то Ә ул сине ярата иде Перебьется Тиң түгел ул мина Юлия Борисовна была права Кәрим-1. син теге күрше өйдә торучы инвалид егетне күргәнен бар иде ме? Шул-шул Кичә мин аның безнең тәрәзә каршына таба килүен күрдем Таң атып кына килә, ул стенага тотына-тотына безгә таба килә Килеп җитәр-җитмәс кире борылды Шунда инде китәргә борылгач беләсеңме, безнең тәрәзәгә күтәрелеп каралы бу Күрдем дә үзен, эчем җуу итеп китте. Чынлап та безгә таба килә илеме ул? Исеме Бәхтияр анын Бәхетсез ул. һәм аны бәхетсез итүчеләр әле булса иректә йөриләр Кый наганнар аны. умыртка сөяген имгәткәннәр, шуннан бирле әнә шулай калган — Кыйнаганнар? дип әллә нинди бер халәттә тынып торды Зөл фня Кем. кайчан? Биш ел элек, көз көнендә. Казанка буенда Зөлфия агарынып китте, тел очына ниндидер сүз кунды, әмма авы 1ЫП ачып сорарга курыкты - Я. бәлеш пешерергә итсәк, әйдә, магазинга чыгып керик — Әллә оныгыз да юкмы5 Юк шул Әйдә сон. Юлия Борисовнаны дә дәшәрбез Хәлил генә кайта күрмәсен - Аны айныткычка алып киткәннәр Кайтмаячак ул Инәки шуның артыннан керәм. дигән иде - Алып кайтмаса гына ярый инде үзен Магазиннан азык-төлек алып кергәч. Кәрим ». күлмәген салып әни сенең халатын киеп алды һәм бәрәңге әрчергә кереште. Бераздан ул б) эшне апасына тапшырды, үзе ит турарга тотынды. Барысы да әзео булгач, Кәримә камырны җәйде, бәрәңге турап, ит белән аралаштырды да суган турап салды, борыч, тоз сипте. Табаны плитәгә куеп җылытты да камыр салды, эчлекне тутырды, өске камырны каплап, бөтерә-бе- герә ефәк бау кебек ишеп китерде. Ул бу эшне шул хәтле оста башкарды ки, Зөлфия шаккатып карап торды. — Каян болай өйрәндең син бәлеш салырга? — Әбекәй өйрәтте Ипи дә сала беләм әле мин. Кәримә бәлеш камырын майлап, өстенә ак кәгазь каплап, духовкага тыкты. — Бу кәгазь ни өчен? — дип сорады Зөлфия — Көймәсен өчен. Сәгатькә кара. Сәгать ярымнан бәлеш әзер бу 1ачак. Вәт шулай, апа җаным, мин кияүгә чыксам, иремне ашата бе 1ермен, син нишләрсең?.. — Ашханәгә йөрербез — Шулай итәрсез. Хәзер менә нәрсә, бар син берәр торт алып кер Чәй янына Инәки торт белән чәй эчәргә ярата. — Инәкинец исендәдер дисеңме әтинең туган көне? — Белмим. Иң мөһиме безнең истә. Беләсеңме, Зөлфия, мин аның җилкәсендә утырып йөрүемне хәтерлим. Яхшы кеше булган безнең әти Яратканнар үзен Милициядә әле булса исләренә төшереп сөйлиләр. Әниләре кайтып керде, кухняда уралучы кызларын күрде дә ел маеп җибәрде — һәй, нишлиләр болар монда5 Исәнме, кызым! — Исәнме, инәки! — Бабаларың исән-саулармы? — Дөбердәтеп яшиләр. Әниләре өстен салды, кухняга кереп өстәл янына утырды. — Бәлеш пешереп яталар инде әллә?.. Бәлеш үкме? Кәримә, синен эшеңдер инде, Зөлфиянең кулыннан килмәс. Рәхмәт, кызым Атаннын туган көнен онытмаганың өчен рәхмәт. Кызлар күзгә-күз карашып алдылар. — Сизеп торам, инәки әтинең туган көнен дә оныткан, дип уйлагансыздыр әле Их, балалар, балалар, яратып гомер иткән ир онытыла ди мени! Менә монда ул минем, күңел түрендә, йөрәгемдә. Соңгы көнем өчен үкенепләр бетә алмыйм да бит, нишләмәк кирәк, язмыштыр инде, үлгән артыннан үлеп булмый... Юлия Борисовнаны дәштегезме соң әле? Зөлфия, бар алып кер, сөйләшә торырбыз — Юк. Юлия Борисовнаны мин үзем чакырам, апа торт алырга чыга,— диде Кәримә Дүртәүләп табын янына утыргач, Юлия Борисовна Кәримәгә карап гордыторды да — Синдә барыбер әтиең чалымнары күбрәк, Каракүзкәй. Көннән- көн чибәрләнә барасын тагын үзең. Бигрәккенәләр сине ярата иде шул. мәрхүм Кайтыр иде дә «Каяле, каяле минем Каракүзем» дип әүвәл синең арттан керер иде Син, сабый, әтиеңне күрүгә, үрле-кырлы сике рер иең. Эттә кайтты, әттә кайтты, тәтәй алып кайтты, тәтәй алып кайтты дип такылдар иеп . Урыны тыныч булсын инде, теләк шул бездән — Табын якындагыларның өчесе дә шыңшый башлады Гөлбикәнең күзләре мөлдерәп яшь белән тулган, ул бер ноктага текәлгән дә уйга чумган Кәримә борын тартып утыра, Зөлфия елый ук башлады. — Карале дим, Каракүз! Нишләвегез инде бу, Гөлбикә! Җырла әле бер, Зөлфия! — дип, сүзне икенчегә борырга тырышты карчык Хәзер ул мәрхүмне исенә төшерүенә үкенеп бетә алмый иде. — Әйе шул,—диде Юлия Борисовнаны яклап Гөлбикә — Җырла әле, кызым, берәр яна җырыңны Үткәннәрне кайтарып булса икән ул. Юлия Борисовна, җаным!.. Халык тикмәгә генә: «Яшь гомерләр кире кайтмас, сулар үргә акса да»,— дип «.ырламагандыр. Без синен белән яшисен яшәдек инде. Юлия апа Менә балалар без ясаган хаталарны ясамасыннар иде, ходайдан бар сораганым шул. — Әй, ул яшь чакларны! Ул чакта бит бу дөньяга мәңгегә килгән кебек йөрисең Бактың исә, үтә дә китә икән ул яшьлек дигәнен Я ин ♦ де, Зөлфия. Күр әле моны, нигә алай боегып киттең әле? < Зөлфия берничә җыр җырлады да, үз бүлмәсенә кереп китте. Кә4 римә китап алды, Зөлфия янына керде. — Апа, син Котбый белән чынлап та араны өздеңме? — Ул минем бишектән үк вәгъдәләшкән егетем түгел, нигә алан ди- 2 сең?.. — Каракүз, син кая киттең? Кил әле бире,— дип дәшеп алды Кәримәне Юлия Борисовна.— Кил әле, кил,— Кәримә кире залга әйләнеп 5 керде — Карале, Каракүз, теге әтиеңне үтергән дошман төрмәдән кач - кан диләр, хакмы шул? Ф — Белмим, ишеткәнем булмады,—диде Кәримә һәм кухняга чыгып _ китте. «Күр инде болариы,— дип уйлады ул.— Каян ишеткәннәр диген s син аны» Кәримә бүген иртәнге якта, бик иртә хәтта, бабасына килеп кергән £ сакаллы кешеләрне күз алдына китерде Кәримә уянган иде инде, 2 аларны тәрәзәдән күреп торды. Бабасы кулындагы көрәгенә таянган да = аларны тыңлый, тыңлыйтынлый да башын чайкап куя Аннары сакал- £ 1ы кешеләр аңа ниндидер рәсем күрсәттеләр Бабасы рәсемдәге кеше- * не таныды булса кирәк, ияк кагып куйды Кәримә тиз генә өстенә халат салды, чәчен рәтләштергәләде 1)әм ишегалдына чыкты, бакчага таба £ юл тотты Сакаллылар яныннан ул исәнләшеп үтте. Сакаллыларнын з икесе дә аңа карап баш иделәр. Бабасы аларга нидер әйтте һәм шул ~ сүздән соң аларнын үтеп барган кыз белән кызыксынулары тагы ла и артты бугай. Кәримәдән күзләрен алмас булдылар Кәримә моны әй ® ләнеп карамаса да сизеп торды Сакаллылар киткәч, бабасы Кәримәне чакырып алды һәм Серыйның фотосын күрсәтте Бабасы Серыйның кем булуын бәйнә бәйнә сөйләп бирде Серый — Сираҗи Яһудин икән Чын гыз кешесе. Биредә йорты, семьясы бар Малаеның исеме Котбетдин диде Башта моңа Кәримә игътибар итмәгән иде, соңыннан гына зиһе не ачылып, Котбый түгелме дигән шиккә калды Шул ук вакытта алай дип уйларга да курыкты Бабасы «Серый төрмәдән качкан, сакаллы iap шуны эзлиләр», диде — Юлия Борисовна, — диде Кәримә кире әйләнеп кергәч. Сез ул турыда каян ишеттегез? — Ил хәбәрсез, җир икмәксез булмас, дигәннәр борынгылар, бабай килгән не, шул әйтте — Ятыйк инде, ннәки,— диде Кәримә. — Хәзер, балам Син булмаса залга, диванга гына ятарсың — Ярый Тыныч йокы сезгә, Юлия Борисовна — Тыныч йокы. Каракүз. Әйт әле. Каракүз, кайчан кияүгә чыгасын инде? — Университетны тәмамлагач Пенсионер карчык килеп, Кәримәнең аркасыннан сөйде һәм чыгыл китте К/рнмә урын җәйде, ятты, баудан тартып кына утны сүндерде Күзләрен йомарга да өлгермәде, күз алдына Барый килен басты Кы |ык та соң бу Барый Беркөнне автобус тукталышында дүрт сәгатькә якын көтеп торган Утырып кына каршы алырга кнтәр иде, аймыл бу лырмын дип курыккан Җитмәсә көн салкын иде. төньяктан салкын җил исә, ә ул, бичара, юка плащтан. Кәримәнең автобустан төшеп ки луен күрде дә, бала чага сыман үрле-кырлы сикергәләнергә тотылды Барый Кәримә, ихтыярсыздан, аның салкын битеннән үбеп алды Әй тотынды шуннан сөйләргә, имеш, шул бер үбү өчен ул шушы тукталыш та төн кунарга риза. Ике үбүгә, әлбәттә инде, ике төн куначаксыңмы, дип шаяртты Кәримә... йоклап китәр алдыннан ул шомланып тагын теге качкын турында исенә төшерде Миллионлы шәһәрдән Серыйны табып алулары җиңел булмаячак Бәлкем әле ул Казанга кайтмас та, бер ара төрле шәһәр ләрдә йөрер. Саклык кассалары басу буенча исеме илгә таралган карак яшәргә урын табар, ил зур Әмма барыбер эләгер, барыбер табарлар һәм аны Кәримә үз күзе белән барып күрер Кәримәдә каракка, әтисен үтерүчегә карата чиксез нәфрәт, җирәнү хисе уянды. 15 Зөлфия бик озак йокыга китә алмый интегеп ятты Котбый һәм Казанка буенда булган вакыйга исенә төшүгә миен гүя утлы кисәү көйдереп ала. Шундук теге егет күз алдына килә: урта буйлы, чибәр, итагатьле, тыйнак егет. Ни дип качты ул аны ташлап? Юк, йоклап булмастыр бүген. Ахырда, ул санарга кереште. Күпмегә хәтле санаган дыр, бераздан өне төшкә, төше өнгә әверелде бугай. Имеш, мәктәптә укый икән, беренче класста. Укытучы аңа санарга куша. Зөлфия саный Меңгә җитә, миллионга Кинәт укытучы апалары юкка чыга һәм аның урынына Бәхтияр килеп баса Имеш, ул мәктәптә директор булып эшли икән һәм, ни сәбәпледер, Зөлфиягә текәлеп карап тора. Янына ук килә һәм «Я. нигә санаудан туктадың?» — дип сорый Зөлфия, кимсенеп, елап җибәрә Шунда Зөлфия, куркынып, уянып китә Колакларында зыңлау, йөрәк тибеше тамак төбендә үк, күзләрендә яшь, мендәрен капшап караса — мендәре юп-юеш. Төшеңдә еласаң—шатланырга, диләр. Ләкин Зөлфиянең моңа ышанасы килми, ул урыныннан тора, юр ганына төренә һәм тәрәзә каршына барып баса Таң атып килә икән инде Зәңгәр күккә таба алтын кояш нурлары сузылган Нурлар түгел, алтын төсендәге ефәк җепләр диярсең, ул да түгел, җепләр бенгаль утлары сыман яна башлый һәм күк гөмбәзе яктырып китә. Зөлфиянең мондый манзараны беренче тапкыр күрүе иде, ул бер мәлгә таң калды, соклануы хәттин ашкан рәвештә, сулыш алырга куркып торды Ул, ат на кичтә күк капусы ачылганны күрергә чыккан берәүдәй, үз үзенә теләкләр тели башлавын сизми дә калды. Алтын кояш нурлары, җемелдәп янган бенгаль утлары, зәңгәр күк гөмбәзе — таң аткандагы күренеш аны тәмам әсир итте, сихерләде. Зөлфия хәйран калып карап торганда, аның колагына янә кичәге тавыш ишетелде, янә йөрәге жү итеп китте. Шундук зәңгәр күк гөмбәзе, бенгаль утлары, алтын, ефәк җепләр юкка чыкты, аның бөтен игътибарын кичәге тавыш кабат биләп алды Зөлфия түбән карады һәм стена буеннан алар тәрәзәсенә таба килүче Бәхтиярны күрде. «Инәки!» — диде ул куркынып. Ул аны эчтән генә әйткән кебек иде, ләкин әнисе ишеткән икән «Кызым, сата шасың, ахры, икенче ягыңа әйләнеп ят»,— диде. Зөлфия шым булды, тиз генә урынына ятты Хәзер киенәм дә янына чыгам, дип уйлады ул Чыгам да әйтәм, гафу ит. дим Алдына ук тезләнермен, ул мине гафу итәр, ул мине онытмагандыр Ләкин шулай дип күпме генә батыраеп, үз-үзенә сөйләнеп ятмасын, урыныннан кузгалмады Шул турыда уйлый торгач, тәмам алҗып һәм күз кабаклары авыраеп, йокыга китүен сизми дә калды 16 _ Кәримә йөгереп урамга чыкты. Бүген аңа гүя канатлар үскән иде. Әйе, Бәхтиярга биргән вәгъдәсенең, ниһаять, җеп очын тапты Хәзер ул аны җибәрмәячәк. Апасы барысын да сөйләп бетермәде, сөйләр әле. вакыт бар Туган шәһәр, үзең яшәгән өй, урам, таныш ыгы-зыгы Троллейбус, автобуслар үтеп-сүтеп тора, шалтыр-шолтыр трамвай уза. ике як тротуардан теге якка да, бу якка да кешеләр агыла. Ирек мәйданында аны Барый көтеп торырга тиеш иде. Кәримә бер ара җәяү атлады һәм мәйданга килеп чыгуга, Барыйны күреп алды. Кәримә, йөге- рә-атлый, чаттагы офицерлар йортына җитте, дәү багана артына посты. ♦ Ниһаять, Барый офицерлар йорты өстендәге электрон таблога карады. < Кәримә ана нәкъ сәгать тугызда Ирек мәйданында булам, дигән иде, < менә ике минутка соңга да калды Хәер, ике минутка гына түгел, ярты £ сәгатькә соңарса да Барый аны барыбер көтеп алыр иде. Сәгатенә ка- * рый-карый арлы-бирле йөри башлагач, Кәримә аны кызганып куйды, 2 яшеренгән җиреннән чыгып йөгерәсе һәм Барыйның кочагына керәсе > килде һәм шушы уе аны җиңде: ул җәһәт кенә багана артыннан чы- £ гып, йөгерә-атлый Барыйга таба баруын сизми дә калды Хәзер инде £ ул туктый алмаячак, чөнки Барыйга сәгать унга эшкә барып җитәсе, ° ә ул өченче көн: «Кәримә, сине срочно күрәсем бар, кайда очрашабыз, ♦ кайчан?» —дип шалтыраткан иде. Кәримә үзе атлады, үзе бары тик ж бер Барыйны гына күрде, ул кемгәдер орынып китте, гафу үтенде, мә- х гәр бәрелеп киткән кешегә күңел күзе белән карамады — Кәримә, —диде аңа таныш тавыш — Кәримә, кая болай чабасың! * Шунда гына Кәримә артына әйләнеп карады һәм күзләре дүрт бул- - ды, аның каршында Вәсилә Хакова басып тора иде — Вәсилә апа! —дип аның кочагына ташланды Кәримә —Вәсилә rs апа, нинди җилләр белән?.. * — Киңәшмәгә килдек менә... ь — Вәсилә апа, Вәсилә апа, мин шундый, шундый сагындым сезне! к — Теге егет кем? — дип сорады Вәсилә Хакова. — Ә-ә, ярый Бел- з дем. ӘЙт, килсен безнең янга, таныштыр мине дә. £ — Барый,— дип дәште егеткә Кәримә — Кил бире Кил инде. Барый и Барый тартына-ояла гына якын килде. ® — Исәнмесез! — Исәнме-саумы, егетем! Шул егетме инде, Кәримә, сине Алабугадан урлап алып китәргә килүче? — Үзе,—диде Кәримә, күзләрен түбән төшереп — Барый, таныш бул, Вәсилә апа бу, минем укытучым — Я, ярар, мин ашыгам, Кәримә. Бәхетле булыгыз — Сау булыгыз! — Кәримә,—диде Вәсилә Хакова —Мин «Татарстан» гостиница сында, килеп кит Килеп китегез Икәүдән-икәү генә калгач, Барый Кәримәне бер читтәге эскәмиягә әйдәде. — Беләсеңме,—диде ул кызны янәшәсенә утырткач.—Синең би! бездә бөтенләй булганың юк. әнинең сине күрәсе килә — Шулаймыни, Барый! Әниеңнең күрәсе киләмени! Алай булгач, бармыйча да булмастыр Тик кайчан? Хәер, кайчан да ярый — Мин аңа әйләнәм дип әйтеп әйттем — Барый, бу ни дгән сүз инде тагын?! — дип үпкәләгәндәй итте Кәримә, үзе егеткә елыша төште — Кайчан безгә кнлрсең? Кәримә аңа каш астыннан күз сирпел алды — Үзем әйтермен, яме? 17 Иртән бабаларында уянгач, үзендә сәер бер үзгәреш тойды Кәрн мә тәне белән ул Барыйга тартылса, җаны белән Бәхтиярга тартыла иде. Бәхәссез аксиомалар була үз башына төшкән кайгы-хәсрәтне дә. бәхет-шатлыкны да кеше бары тик үзе генә ихластан кичерә ала, башкаларда моның чагылышы гына булырга мөмкин. Кәримәнең бу ике егеткә булган мөнәсәбәте аны тәмам самнмиләштерде. Әллә инде аның күңелендәге Бәхтияр Барыйда булган чагылыш кынамы югыйсә? Бабасы иртән торган да йорт себерә, әбисе мич каршында коймак пешерә Рәхәт тә соң бабаларында. Әйе, әйе, аның иң-иң якын кеше ләре әбисе белән бабасы, аннары Барый, аннары гына Бәхтияр. Ул, эшкә барышлый, әнисе янына кереп чыгарга булды. Хәер, ана бүген эшкә бармаска да була, практикада санала «Шунда беррәттәи Бәхтияр янына да сугылып чыгармын»,— дип уйлады Әнисе яңа торып килә икән, апасы йоклый иде әле. Өстенә япон плащы, башына күннән тегелгән берет кигән кызын күрүгә, әнисе беравык сүзсез генә карап торды. — Кая булса җыендыңмы әллә? — Юк, Бәхтияр янына кереп чыгармын дигән идем Әнисе, миләш капкан кешедәй, чыраен сытты: — Ни калган сиңа анда?—дип сорады. — Мин аны кыйнап имгәткән, гарип калдырган егетләрне табарга телим Шул турыда эш кузгатачакмын,— дип өстәде Кәримә. — Таптың, ди ул егетләрне, көтеп торалар, ди алар синдәй диплом язучыларны. Күптән җилләр искән, ничәмә кат кар каплап, ташу сулары алып киткән инде аларның эзләрен. Кәримәнең ачуы чыкты, әмма ул тыелып калды, бер сүз дә катмады Бер тапкыр аңа укытучылары әйткән иде Имеш, хәзерге ата-ана- лар балаларына гаять дәрәҗәдә таләпчән киләләр һәм бу бик тә табигый хәл, моның белән алар кайчандыр үзләре ясаган хатаны балаларыннан ясатмаска тырышалар. Әлеге таләпчән ата-аналар заманын да үз-үзләренә дә шул дәрәҗәдә таләпчән булган булсалар, без күптән инде идеал җәмгыять төзегән булыр идек, дигән иде. Мәгәр алай булмый, матди дөньяга килеп, балигъ булган һәммә кеше үз акылы белән яшәргә тырыша Чөнки ана яшисе бу матди дөньяда, аңа дөнья көтәсе Иң мөһиме, ул үзе яшәгән җәмгыятьнең тулы хокуклы гражданины Олылар ясаган үгет-нәсихәтне, нотык-өйрәтүне я кабул итә ул, я — юк, чөнки замана кешесе буларак ул да үз акылы белән яшәргә тели. Кылган эшләренә җаваплылык хисе аңа тормыш тәҗрибәсе, укыган китаплар, күргән кинолар, ишеткән гыйбрәтләр аша килә. — Син, балакай, гарип кеше күңеленә әллә ниткән өметләр сала күрмә тагын, күңелен дә гарип итәрсең. Рәнҗетүең бар берәүне. — Инәки, мәхәббәт — кешегә бирелгән табигать бүләкләренең ип изгесе, иң кадерлесе, иң гүзәле, диләр Кимсетмә кызыңны алай. Аны да Егет кеше ул, акыллы, читтән торып университетта укый. — Кайда, нинди факультетта? — Тарих факультетында. — Бөтен хикмәт тә шунда — гарип ул, балакай. Ә гарип кеше — ким кеше ул. Ким кеше үпкәчән, көнче булучан — Инәки, алай дияргә синең хакың юк. Ул үзе теләп гарип калмаган. — Сугышкандыр әле? — Кыйнаганнар аны. — Кем белә, әллә кыйнаганнар, әллә үзе бәйләнгәч тукмаганнар И-и, әлеге яшьләргә ышансаң... Ә син уз, өстеңне сал, чәй эчәрбез.. Сал плащыңны Күлмәгең матур булган, кемнән тектердең? . Зрә килешә үзеңә. Ә инәкәң әйткәнгә үпкәләмә. Ул кызының зифа буй сынын күздән кичерде Анада ниндидер бер мизгелдә кызыннан көнләшү кебек бер хис узды, ләкин бу көнләшү түгел иде, кызының чибәрләнеп китүенә ананың соклануы иде. Әнисе текәлеп караганда Кәримәнең озын керфекләре күбәләк канатларыдай җилпенеп китте, ул чәч каптыргычын алып, кара чәчләрен иңнәренә сибеп җибәрде. Сылу гәүдә, тутсыл йөз, иңнәренә төшеп торган чәчләр, әнисе текәлеп караганга булса кирәк, алсуланып киткән бит очлары барысы да камил иде кызда — Ичмасам, кызым, син генә апаң хәленә кала күрмә инде — Инәки,— дип чәчрәп килеп чыкты үз бүлмәсеннән Зөлфия — Ни ♦ сөйлисен син, миңа ни булган?’ Үзең соң, үзең, уңдыңмы. Хәлиленнән < — Замолчи! — әниләре шул тиклем каты иттереп идәнгә типте ки, < кызларның икесе дә дерт итеп киттеләр — Оят түгелме сиңа, Зөлфия?' « Узындың тәмам, кызый. Биләм дә, биләм Чыгарырмын мин сине мон- •* нан ары, чыгармаган ни!.. Өчәүләп, сөйләшмичә генә чәй эчтеләр. Аннары Кәримә киенде дә. > саубуллашып чыгып китте. Әнисе дә, апасы да табыннан тормый гына £ баш кагып калдылар Кәримә баскычлардан акрын гына түбән таба 5 гөшә башлады. Иртәнге күңел күтәренкелегенең эзе дә калмаган иде - дөньяга кайтты. а. — Беләм, Бәхтияр, сиңа бу турыда сөйләү түгел, искә төшерүе дә rj кыендыр. Сиңа үткән белән түгел, бүгенге белән яшәргә кирәк Ул кыз - га әле булса ихтирамың зур икән, мин сине аңламыйм. Бәхтияр аң- ф таудан баш тартам Син аның исемен әйтергә теләмисең, ә ул Син аны элек тә белгәнсең, Бәхтияр Шулай бит* — Юк-к, Кәримә,—дип башын чайкады Бәхтияр - Мин аны бүтән 2 күрмәдем., менә бирегә күчеп килгәч Мин аны һич тә гаепләргә те- * 1ӘМИМ. — Ул сине иң-иң авыр минутта ташлап качкан Ни бу, Бәхтияр. - куркумы, я булмаса рухи фәкыйрьлекме? Ул кыз бәлки әлеге егет Ч 1әрне дә беләдер — Тимә, кагылма минем \ткәнемә, Кәримә. Калдыр Тимә ул кызга ь Ул бәхетле, аның киләчәге бар Бу хәлнең ачылуы аны бәхетсез итүе с бар . Син дә үкенерсең. — Бу ни дигән сүз инде тагын, Бәхтияр! £ - Ал башка бер эш, Кәримә Беткәнме, бетәсеме хәвефле хәлләр - Беләсең килсә, мин аны хәзер һәр көн диярлек күрәм Күргән саен i күңелем бөтәеп, җиңеләеп киткәндәй була Мин бер тапкыр үлеп кара ңям инде, Кәримә Икенчесеннән курыкмыйм Ул җиткергәнне белсә 1әр, хулиганнар аны гафу итмәсләр Бәхтияр,— диде Кәримә түземен җуеп - Бәхтияр, аңла, ниһаять, җәмгыятьтә төрле шәхесләр була Бер үк агачта аны корытучы корт лар да, шул кортларны ашаучы кошлар да яши Битарафлык ул жи наять кылу белән бер Җәмгыять агачын корытмыйм дисәң, син аның исемен әйтергә тиешсен, Бәхтияр Явызлык кыла белгәч, җәзасын да алырга тиешләрдер бит?! Бәхтияр авырлык белән анын янынарак күчеп утырды, тезеңә ку 1ЫИ салды һәм кызның күзләренә карады Кәримә әллә нишләп китте Тез өстендәге кул гүя авыр ташка әверелде, әмма кыз аягын кузгат мады, егетнең кулы тезенә ятуга, капыл сискәнеп китүен сиздермәскә тырышты — Бик тә беләсен киләме, Кәримә? - Бәхтияр Ә мин сиңа ул кыз синен апаң иде дисәм! Зөлфия апамы?! Юк, Бәхтияр, мин синнән чынлап сорыйм Апасының исеме чыгуга. Кәримәнең йөрәге дерт итеп куйды, әмма ул сер бирергә теләмәде Дөресе шул нде ул ана Бәхтияр әйткәч т.< ышанган иде, мәгәр алай булмавын теләде «Зөлфия апамы*1» - дип кайтарып соравы да, куркынып, шомланып китүеннән нде Гариплек кешене бөтен нәрсәдән дә мәхрүм һәм бәхетсез итә алмый, Кәримә Мин университетта укыйм, мине анда хөрмәт итәләр Зөлфия ни Зөлфия үзенчә бәхетле, мин үземчә. Аны гаепли дә алмыйм Кәримә аны әллә ишетте, әллә ишетмәде, тезендәге кулны сыпырын төшерде дә әкрен генә күтәрелде һәм ишеккә таба кузгалды \ныи дәшми-тынмый ишеккә таба уңайлавын егет бертын карап торды да кузгала башлады, әмма күтәрелә алмады, сыгылып, кире диванга утырды Кәримә чыгып китте. Ишегалдында шау-шу иде Малай-шалай туплы уйный, кыз-кыркын берберсен куыша. Кәримә уйланып әкрен генә бара «Мөмкин хәлме бу, апа җаным, мөмкин хәлме!» — дия-дия ачыргаланды ул, кай та рафка барырга, ни кылырга белми гаҗизләнүдән. Ләкин аны аяклары туры өйләренә, өченче катка алып менде. Ишеккә җиткәч, бераз стенага сөялеп торды Зиһене чуалган, исен җуйган бер халәттә иде ул Иң кыен моментта Бәхтиярны ташлап качкан кызны ничәмә-ничә еллар тиргәде ул, аны кайчан да булса фаш итү хыялы белән яшәде, һәм менә тапты Ул аңа әллә ниләр әйтергә җыенган иде. һәм менә Кәримә бүген, ниһаять, ул кызның исемен белде. Әйе, Бәхтиярны инвалид иткән егетләр табылыр, Кәримәнең моңа иманы камил, аннары аларны хөкем итәрләр Ә менә апасын Нигә ул, нигә башка берәү түгел!.. Кәримә стенага сөялгән килеш, башын як-якка чайкады, йөрәге әрнешүдән ни кылырга белмәде Апасының бу хәле өчен ул гарьләнде, гарьләнүдән тамагына төер тыгылды, күз яшьләре тып-тын идәнгә там ды. Нишләргә, нишләргә тиеш ул хәзер? Моңа кадәр ул бөтен булганы белән гаделлеккә омтылды, кирәк икән тапты, гаеплене фаш итте. Менә хәзер, хәзер нишләргә тиеш ул?! «Их, апа. апа... Соңгы арада син аны һәр көн булмаса да көн аралаш күреп йөргәнсеңдер.. Таныдыңмы икән үзен?. Танымыйча үтеп-сүтеп йөрдеңме? Ә бит ул сине һәркөн көтеп алган...» Кыңгырау төймәсенә басты, эчтән әнисе «Ишек ачык!» —дип кычкырды Керде, ишек төбендә туктап калды Әнисе идән юа, Зөлфия апа сы түр бүлмәдә пианинода уйный һәм тыенкы гына җырлый иде: Яшь гомерләр кире кайтмый, Сулар үргә акса да — Зөлфия апа, чык әле бире. . — Әйдә, аягыңны сал да түргә уз,— диде әнисе.— Ишетми ул, күрәмсең җырлый.. Туктале, тукта, ни булды сиңа, гелән төсең качкан? Куркыттымы әллә берәрсе?.. — Берни дә булмады, инәки Зөлфия апа кирәк миңа, вакытым тар — Зөлфияү, чык әле бире, кил әле дим! Ә син өстеңне сал да чәй куеп җибәр Кызым, бәбкәчем, әллә мәйтәм бу эшеңнән китәсеңме?.. Бетәсеме Казан кадәр Казанда хатын-кызга эш... Атаң, мәрхүм, шул эштә башын салды, инде хәзер син. Милиция машинасының тавышын ишетәм дә. котым алынып уянып китәм.. — Инәки, без синең белән бу турыда сөйләштек бугай бит инде Миңа үземнең эшем ошый. Кәримә кухняга узды, чәй куйды. — Нигә тиктомалга бәйләнәсең әле, инәки, шуңа. Тик эшләсен. Каракларны, хулиганнарны тотар,— дип түр яктан килеп чыкты Зөлфия Әниләре хәтта игътибар да итмәде, һаман Кәримә белән сөйләште — Кызым, Хәлил эләккән бит Чыгара алмассың микән үзен?.. — Юк. инәки Теләсәң нәрсә сора, моны эшли алмыйм Телисеңме, дәваларга озатам үзен? — И ходаем, чирле бит ул, болай күрер күзгә генә таза күренә. Үлеп калса шунда Бахырның бер дә анда барасы килми шул. бәб- кәем — Ни пычагым булсын аңа,— диде Зөлфия. — Әй. бала бала. Син ни сөйләгән буласың инде тагын Начармы, яхшымы, ул минем белән тора бит Исән-сау чыксам, яңадан авызыма да капмас идем, ди. — Тукран тәүбәсе. Кәримә апасына туры карарга кыенсынды Чәй әзер булгач, тезелешеп өстәл янына утырдылар — Инәки, — диде Кәримә, шоколад конфетны иреннәренә тигезми генә ваквак тешләп, чәй эчеп утырган апасына күз төшереп алгач.— Инәки, Зөлфия апа бездән нидер яшерә. Моннан берничә ел элек, ав- ♦ густнын бер көнендә ул Казанка буена бер егет белән йөрергә төшә Әнисе дә, апасы да чәй эчүдән туктап, Кәримәгә текәлделәр — Ни булды тагын, балакайлар5 — Безнең күршедә Бәхтняр атлы инвалид егет яши Аны нәкъ шул < көнне Казанка буенда дүрт хулиган умыртка сөяген сындырганчы кый g ныйлар. Аның янында бер кыз да була J — Синме, балакай, Зөлфия дим, дәш, нигә телен йоттың?! Зөлфиянең йөзендә кан әсәре калмады, ул берара ни әйтергә белми ? сенлесенә карап торды, аннары кисәк өстәлгә капланды да елап җн- i бәрде. — Син каян белдең сон моны. Кәримә балакай?! — Кәримә җавап бирмәгәч, ана Зөлфиягә иелде — Чынмы бу. балакай5 Зөлфия дим?1 z — Хәзер генә күз яшен түкмә,—диде Кәримә тора башлап — Синең ч гаебен үз намусыңда Бер киңәшем бар сина барысын да язып мили- ңиягә китер... * — Тукта әле, балам, Кәримә Бу ни дигән сүз инде,— дип өзгәләнә = башлады әниләре.— Кем алып бара ул эшне, синме, башка берәүме5 £ — Мин, инәки. х — Син,— дип гаҗәпләнде әниләре хәттин ашып Син! Туктат, апаңны адәм хуры итмә, җуеп кал . — Булмый, инәки. Мин моңа бара алмыйм Аннары, мин туктатсам, з аны барыбер башка берәүгә бирәчәкләр. Без капчыкта ятмый £ Зөлфия башын күтәрде, кара сөрем тарткан керфекләреннән эреп « буяу катыш яшь тама, әмма күзләрендә ачу иде анын. — Барый белән арагыз ничек әле, әйт! — Инәки, кара әле тилене. — Менә нәрсә, сеңелкәем, ул егетне кыйнаучылар арасында синең Барый да бар иде.. Кисәк булган бу хәбәрдән Кәримәнең аяк астындагы идән убылып киткән кебек булды Әмма бу халәте озакка бармады, ул шундук исе нә килде «Ана ялганлый», дип. үз үзен юатып алды Ул үзен кулга алырга теләде, әмма апасына туры каравы булды - барысына да ышанды - апасы ялганламый иде — Бу мөмкин түгел, апа Зөлфия аягүрә басты һәм ашыга-кабалана, тотлыга ярсына бары сын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде Котбый янында Барыйның, да булуы, ул гынамы, алар янында тагын ике егетнең уралуын әйтте Бәхтиярне гашлап китүенә үзенең әле булса үкенеп йөрүләре, әле булса аны оны га алмавы, әмма күрше өйдәге егетне һич тә ул булыр дип уйламавы гомумән, аның төс-йөзен рәтләп хәтерләмәве, чөнки танышуларына да бер сәгатьтән артмавы, аны әле шушы көннәрдә генә таныган сыман булуы, әгәр дә мәгәр, ул чынлап та күрше өйдә яшәүче инвалид егет икән, алдына тезләнеп гафу үтенәчәге турында әйтте Кыскасы, берсен дә калдырмады Хәтта, мөмкин булса, ул аны Мәскәүнен нн зур про фессорларына алып барып күрсәтергә дә әзер булуын белдерде Шуннан, ерактан йөгереп килгән берәүдәй шымып. кире урындыгы на утырды. Кызлары аңлашкан арада исенә кнлә алмый торган ана ике кулы белән битен каплады да бермәл як-якка авып түнеп горды, аннары Зөлфиясен килеп кочты, аны калдырды да Кәримәнең күкрәгенә килеп капланды Бәбекәем, син моны эшләмәссең бит, әйт, эшләмәссең бит1 Сез бит бер туганнар, бер анадан туган балалар! — Юк, инәки, апага барыбер вөжданы каршында җавап тотарга туры килер,— диде Кәримә һәм китәргә дип ишеккә таба кузгалды. Аны әнисе дә, Зөлфия апасы да туктатмадылар. Урамга чыккач, Кәримә тирән итеп сулыш алды. «Эмоцияләр артык күплектән бу, кислород җитмәүдән»,— дип уйлады ул, нигәдер бер лекторның сүзләрен исенә төшереп. Моңа кадәр аңа дөнья болай ук катлаулы түгелдер кебек тоела иде. Барын. Кәримәнең йөрәге дөп-дөп тибә башлады. Барый исеме аны әллә кайларга алып китте. «Барый, бәгырь, мөмкин хәлме бу, синме моны эшләүче?!» — дип ярсынды ул милиция үзәгенә таба атлаганда Башта ул бу хәлнең чын булуыннан коты алынып курыкты, соңыннан янә үз-үзен юата башлады. Юк, апасы ачуы чыккач кына әйткәндер. Барый андый буламы соң... Котбый — әйе, булгандыр, сугышкандыр Барый — юк. Бер гаепсезгә кешегә кул күтәрә торган егетме ул! Юк, тагын бер тапкыр юк. Моны хәтта күз алдына китерүе дә кыен. Янә апасының Казанка буенда булган хәлне тәфсилләп сөйләве күз алдына килә, янә Кәримәнең күңеленә шик төшә. «Бу хәл чын-чынлап дөрес булып чыкса? Дөрес булып чыкса нишләрсең, жүләрем?!.» Гел ышанмаслык хәлләр. Барыйның хулиганнар компаниясендә булу мөмкинлеге тууга, Кәримәгә рухи хәлсезлек килде. Милициягә килеп керүгә, ул икеләнә калды. Алай да, кабинетына кереп, өстәл янына килеп утыргач, тынычлана төште һәм барысына да повестка җибәрергә дигән фикергә килде. Барыйга да Шунда ачыкланыр — катнашканмы, юкмы. Гаебе юк икән... Ике көн инде Кәримәнең аны күргәне юк. Башка чарам калмагач, повестка белән чакырып китерергә мәҗбүр булдым, дияр. Ә инде Бәхтиярны кыйнауда катнашкан икән Ул вакытта. Ул вакытта Кәримә ни эшләргә тиешлеген белми иде әле... Милициягә килү белән ул майор Хикмәтулла Хаков кабинетына юнәлде. Заманында әтисе белән бергә эшләгән майор Хаков, дуадак каз кебек, һаман бер ялгызы яши: ул Кәримәне шул хәтл€ якын күрә, кызым дип кенә дәшә. Милициягә килгәч тә ул Кәримәне үз кул астына эшкә алды. Бусагалы атлап керүе булды, формадан йөрергә яраткан майор Хаков ана таба кузгалды — Ә-ә, Кәримәкәй, рәхим ит, үт әйдә, утыр Ярый әле кердең, чакырып сөйләшергә дип тора идем. Беләм, телефоннан сөйләшә торган сүз түгел,— Хаков аның янәшәсенә утырды — Әниең килгән иде, яңа гына китте. Теге явызы тагын эләккән. Ну, чыгарыгыз, дип үтенә Үтенә ге- нәме, ялвара. Ә минем әүвәл синең белән сөйләшәсем килде. Әллә мәйтәм, сине кыерсытамы, исерек баш. Юкмы Хәзер анда тормыйсынмы3 Алай булса ярый Язуны язып бирдем, ә эчне әллә ни тырный — Беләсезме, Хикмәтулла абый, мин дә шул турыда сезгә кергән идем. Инәки үтенепләр сорады. Башта ризалык бирмәдем, ачуланып чыгып киттем, соңыннан. — Чыкты инде ул. Күз-колак булып торырга әниең вәгъдә итте. Бикләп кит үзен, дидем Гаҗәп хәл, яратуымы шулай?. Ярый, куеп торыйк аны. Серый турында ничегрәк уйлыйсың? Тегеннән дә егет ләр килгән, эзлиләр, безнекеләр дә кушылды. Синең бабаңда булганнар. Бу якларга кайтса хатынына керми китмәс, дип баралар Хикмәтулла торып, өстәл янына күчеп утырды, терсәкләрен шома өстәлгә җәеп салды да карашын Кәримәгә төбәде. Алар бер-берсен күзәтәләр, берберсен сыныйлар кебек иде. — Хикмәтулла абый, теге кыйналган егетнең материалы турында иде Куркам мин. Әллә нигә куркам. Ачып җиткерә алмам кебек... Алар арасында. —Кәримә бик авырлык белән генә Барый хакында сөйләп бирде. Майор Хаков кузгалды, ишекле-түрле йөреп килде, кулын кесәгә тыгып, бер тын тәрәзәдән урам якка карап торды. — Суыта башлады. Җир туңды. Кыш якынлашып килә. Көннәрнең рәте юк. Көзе көз түгел, кышы кыш дигәндәй. Барысы да буталды, чуалды. Мина калса, кеше табигать сферасына артык нык басым ясый башлаудандыр бу. Егетен турында сөйләшү эчен әүвәл мина кереп дө- ♦ рес эшләгәнсең... Беләсеңме, күптән түгел кем килде мина? Белмисең. < Вәсилә апаң. Ике сәгатьләп ресторанда утырдык һәм ике сәгать буена диярлек синең әтиең турында сөйләштек Мәгъфурә апаң дөнья куйгач, 5 мин аның, бик төче сүз дип уйламасаң, кулын сораган идем. Бер сүз < белән: «Юк!» — диде... Менә шундый безнең хәлләр, Кәримә. Егетеңнең £ гаебе бар икән, йомып калдырырга тырышма Әйбәт кеше тик торганда > кеше кыйнамас. Яшь чакта да, ир-ат булгач та, минем кебек картай- * гач та... ч — Аны утыртып куйсалар?.. о — Кеше үз язмышын үзе ясый. Менә минем кебек Вәсиләдән баш- ♦ ка миңа беркем дә кирәкми. Куанычым да, юанычым да ул. Әйдә, риза - булмасын Ләкин ул бары минем йөрәгемдә — Хаков Кәримәгә таба = борылды —Әйе, егетеңне утыртып куюлары да бар Бик мөмкин хәл. Явызлык җирдә ятмый, явызлык кылган кеше җәзасын да алырга > тиештер бит, ә? Без ни өчен монда? Явызлыкны булдырмау өчен, бул- f ганын җәзасыз калдырмау өчен. Гаепле икән, егетеңне коткарырга “ маташма. ® — Ю-у-к, бәлкем әле ул гаепле дә түгелдер Ул шундый әйбәт. Хикмәтулла абый... - — Әйбәт,— диде Хикмәтулла һәм янәдән өстәл янына килеп утырЕ ды,— Безнең төп эш, Кәримә, кылган явызлыкларны фаш итү Кәримә аяк очларына карады, күзен күтәреп карарга оялып торды * Тәҗрибәле карт тикшерүче кызның халәтен шундук сизеп алды ® — Ә син нәтиҗә ясарга ашыкма Башта тикшер Гаепләнүчеләр s дүртәү була. Икесе каялар? — Чаллыда эшлиләр Берсе мастер, икенчесе техник — Чакырт Тикшер Син беләсеңме әле Яһудин дигәне әнә шул әтиеңне үтергән Яһудин Снрайның улы булуы турында. Белмәсәң бел, Котбый Яһудин Сирай Яһудннның улы Алма агачыннан ерак төшми, диләр, күрәсең, хак булган борынгылар «Юатты,-*-дип уйлады Кәримә майор Хаковтан чыккач,—юатты, янәсе» Кәримәдә олылар әйткән һәр сүзгә карусыз буйсыну, нәкъ алар кушканча гына эшләү гадәте юк иде Шуның өчен кабинетына кайтып кергәч, ул бер тын уйланып утырды «Юк. хаклы түгелсең син. Хикмә гулла абый, хаклы түгелсен, төрмәдә утырган бар кеше дә әшәке була алмый. Күбесе аннан акылга утырып кайта, яңабаштан яши башлый Бәлкем әле аның Барые гаепле дә түгелдер Нишләп гаепле булсын ди Ул шундый әйбәт кеше, әтисе-әнисе дә әйбәтләр Ә шулай да повесткаларны җибәрми булмас, китә торсыннар» Кәримә кисәк күтәрелде дә повесткаларны секретарьга кертен бирде Эшкә килеп, урынына утыруга. Кәримә кабинетына күз йөртеп чыкты Барысы да үз урынында иде Ул бүген беренче тапкыр сорау алачак, һәм кемнән? Апасының йөргән егетеннән Кәримәнең карашы тәрәзә төбендәге роза гөлендә тукталды Кәримә уч төбе хәтле генә көзгесен чыгарды, йөзенә карады Бүген ул формадан түгел иде. аның өстендә кызыл күлмәк, муенында сары гәрәбә төймә, күлмәк өс геннән түше ачык калын йон кофта кигән, кофтаның сәдәфләрен үл юри эләктермәде. Ишек шакыдылар. — Мөмкин,—диде Кәримә. Ишектән майор Хаков килеп керде. Кәримә, бер фикер әйтимме үзеңә?.. Сорау алганда беркайчан да бу кеше гаепле дигән фикер белән сорау ала башлама. Гаебе юк бу кешенең дип уйла Хәтта гаебе булган очракта да нәтиҗә ясарга ашык ма. Я, уңышлар сиңа... Майор Хаков чыгып китте. Хаковнын сәбәп юктан сәбәп табып ки1 леп керүе, нотык укуы Кәримәне бераз аптырашта калдырган иде. Майор Хаков киңәшмәләрдә дә, оперативкаларда да сүзен әйтергә ашыкмас, барысын да тыңлап бетерер, мөмкин булганда сүзен иртәгә калдырыр, ә инде вакыт тар икән, тәнәфес кебек нәрсә белдерер, шуннан соң гына үз фикерен әйтер иде. Кәримә шулай уйланып утырганда ишектән Котбый килеп керде — Пр-ривет! — Исәнмесез! — диде Кәримә һәм ым белән генә стена буендагы урындыкка күрсәтте. — Менә.— дип Котбый повестканы өстәлгә ташлады.— Сез җибәргән повесткамы бу?.. Сез, димәк. Ни ямарга телисез инде бездәйләргә?.. Беләсеңме.— дип башка тонга һәм «син»гә күчте Котбый.— Ишектә таныш фамилия күргәч, теге, ни, аптырап калдым. Ба-а, мин әйтәм, балдыз янына килер көннәр дә бар икән. Апаңа ул-бу эшләгән дисән, ялгышасың, балдыз. Без аның белән мирно разбежались. Тәк что, балдызкай, апаңа әйтә аласың, Котбый Яһудин моннан ары аның тирәсендә чуалмас... Исәндер бит үзе?.. — Апа исән-сау. Иптәш Яһудин, сезне бирегә ни өчен чакыруыбызны бераз абайлыйсыздыр кебек миңа калса... Котбый урындык артына терәлебрәк утырды, өстәлдә яткан повесткага. беркетмәгә күз төшереп алды. «Белгәнме, белмичәме шулай үз- үзен тыныч тота бу? — дип уйлады Кәримә. — Белгән булса бер хәл. белмичә шулай тыныч кабул итсә, җиңел булмас моңардан сорау алулары Әгәр тана икән, Котбый Яһудин потенциаль җинаятьче...» — Бусы сезгә нигә кирәк инде? — .Моннан биш ел элек, хәзер инде алтынчы ел китте, егерменче август көнне, сез, дүрт кеше, Бәхтияр атлы бер егетне имгәткәнче кый нагансыз. Шул хәлдән соң егет өч айга якын больницада ятып чыга Аны инвалид итүче сез, Яһудин. Котбый янә өстәлдә яткан повесткага күз төшереп алды, аннары, ни тели бу кыз миннән дигәндәй, Кәримәгә карады һәм, авыз чите белән генә елмаеп: «һә»,— дип куйды. — Биш ел элек түгел, биш көн элек булган хәлләрне дә оныта башладым мин хәзер. Склероз . Хәтер юк, иптәш тикшерүче. — Ярый. Димәк, егерменче августта сез Казанка буенда булмадыгыз? — Юк, булмадым. Хәтерләмим. — Үзегез белән бергә булган егетләрнең фамилияләрен дә хәтерләмисезме? — Кабат әйтәм, мин егерменче август көнне, моннан биш ел элек Казанка буенда булмадым. Котбый Казанка буенда булган хәлне сөйләргә теләми иде. Кәримә сорау алуны туктатырга булды, ни файда, иптәшләре стенага китереп терәгәч, барысын да сөйләр, сөйләми кая барсын Кәримә язылган беркетмәне Котбый ягына таба этәрде — Менә монда кул куегыз да, китә аласыз. Котбый моны көтмәгән иде, күрәсең. Утырган җиреннән кузгалыркузгалмас бер кавым уйланып торды. Ул хәзер Кәримәнең йөзенә, күзләренә туры карарга тырыша иде. Аңардан беренче тапкыр сорау ала- lap, copay алу бол ай тиз булмыйдыр, дип уйлавы идеме. Аны үгетләргә, ана ялварырга тиешледер бит инде Алай да ул өстәл янына күчте, беркетмәдә язылганны укыл чыкты һәм кул куйды — Дөрес язгансыз, ничек сөйләдем шулай язгансыз Мин чынлап та андый хәлне хәтерләмим — Менә монда да кул куегыз ф — Ә шулай да, булган булсам, нишләтергә исәбегез инде, иптәш лейтенант. Лейтенант бугай бит сез? 5 — Повесткада төгәл әйтелгән, Яһудин. Ялганлау, дөрес күрсәтмә- « ләр бирмәү, суд органнарын ялгыш юлга җибәрергә маташу фактлары * табыла икән, хөкем сезнең файдага булмаячак Шул гына. Яһудин. ф нибарысы шул гына Кстати, әйтегез әле. Яһудин. Сирай Яһудин сез- Z нец әтиегезме? — Әйе, дисәм ни әйтерсез? — Кул куегыз! — дип тавышын күтәрә төште Кәримә Кул куе- * гыз! — диде ул эчке бер тетрәнү тоеп Котбый әкрен генә торды, мәгәр ишек тоткасына кулын салгач, бер * ара уйланып, туктап калды Кәримәнең күңелендә бу кешегә карата = ачы нәфрәт уты дөрли иде Шушы кеше белән Зөлфия апасы күпме “ йөрде, ә аның әтисе безнең әтине үтерүче Белде микән бу турыда Кот бый? Мөгаен, әнисе әйтмәгәндер — Сезгә китәргә мөмкин Икенче тапкыр чакырганда булган хәл s мрне хәтерегезгә төшереп килерсез дип уйлыйм Да, да. Яһудин’ Ан - нары менә нәрсә, бусы протоколга язылмас Зөлфия апа анда булган * хәлләрне бик яхшы хәтерли Күрәсез. Яһудин, сезнең хәтерләмим дигән сүзләрегез дөрес үк булып чыкмады Яһудинның күзләре шар ачылды, ишек тоткасына салган кулын “ кире алды, өстәл янына таба ымсынып куйды Кәримә аңа шул кадәр u нәфрәт тулы күзләре белән карады ки, Котбый кисәк күн тужуркасы • НЫН сәдәфен боргаларга кереште, ул да түгел, яшькелт-сары күлмәге i иеп якасын рәтләде — Ә-ә.. — Минем вакытым юк, Яһудин Шул вакыт ишектә милиция хезмәткәренең башы күренде — Азатова, летучкага! Кәримә тиз-тиз өстәлдәге кәгазьләрне җыештырды, ул юри Яһудин га күтәрелеп карамады, гомумән, күрәсе килми иде аның бу кешене Котбыйның кисәк икеләнә калуы, китми торуы Кәримәгә көч өстәде «Куркасың, Котбый, куркасың», дип уйлады ул летучкага җыенганда — Мина летучкага. Яһудин, сезгә иртәгә хәтле уйларга вакыт би рәм Мәгез повесткагызны, эшегездә кая булдыгыз дип сораулары бар Кәримә ишеккә юнәлде. Котбыйны алдан чыгарып, кабинетын бик ләде 18 Үз-үзен гаять дәрәҗәдә горур тоткан Зөлфия апасы анын янына үзе килде Летучкадан сон кабинетына юнәлгән Кәримә, коридорда боегып кына басып торган апасын күрде дә. аптырап китте Зөлфия күп сөйләшмәс, бер бер нәрсә турында сорасан «Онытканмын, кайчан булды соң ул хәл?» дип сорар, әмма җыр текстларын җиде төн ур гасында уятып сорасаң да төп төгәл әйтеп бирер иде Кәримәне күрү белән ул сецлесенә иярде - Мин хәзер генә Бәхтнярда булдым, диде кабинетка керер кер мәс апасы Ул, бичара, читтән торып университетта укый икән бнт Диплом язып ята -Ул мине шундук таныды Кабинетка керүгә, Кәримә өстәл өстендәге кәгазьләрне тартмага салды Зөлфиянең карашы ни элек тәрәзә төбендәге роза гөленә, ан нары стена буендагы артлары шомарып беткән иске урындыкларга төште Апасына кабинеттагы җиһазлар ошамадымы, шундук аскы ирене бүлтәеп чыкты. Боларның барысын да искәреп торган Кәримә үзалдына елмаеп куйды һәм апасына шул урындыкларның берсенә утырырга ишарә ясады. Апасының йөзендә, нәзек-зифа гәүдәсендә, коңгырт-яшькелт күзләрендә, өстендәге ак свитрында, алдан сәдәфләр белән эләктерелгән ерык джинси юбкасында — гомумән, үз-үзен тотышында ниндидер ясалмалык бар иде Зөлфияне бер күрмәгән кеше аны нәкъ менә шулай дип табигый кабул итәр иде. Ләкин апасын Кәримә артыгы белән белә. Зөлфия балалар бакчасыннан ук сәхнәләргә чыгып җырлады, ана гөр килеп кул чаптылар, ул һәрчак халык игътибарында, халык күз алдында булды. Ул, гомумән, үз-үзен бик иртә артист итеп тоя башлады Артистлану аның канына сеңгән иде инде. Кай вакытта Кәримә шиккә кала иде: уйныймы апасы, я булмаса аның белән чын-чынлап сөйләшәме? Бәхтиярга кергән, җитмәсә... — Хәзер генә мин кемне күрдем дип беләсең? — Котбыйнымы? — Әллә инде чакырып сораулар да ала башладың? Беләсең килсә, миңа бер грамм да жәл түгел ул. Ә, ни. Бәхтияр болай ничего. Күзләрен күрсәң син аның. Шундый итеп елмая, бит очларына мәхәббәт чокырлары куна. Әнисе кайтып керде, бергәләп утырып чәй эчтек. Сабый чакларын искә төшереп алдылар. Ә минем күз алдымнан Казанка буенда булган хәл китмәде. Күзләренә карыйм да тәнем чымыр-чымыр итеп куя. Ә бит мин аның алдында гаепле. — Апа. Котбыйның әтисе Сирай Яһудин безнең әтине үтергән кеше икәнен беләсеңме әле син, юкмы?.. Зөлфия күзләрен зур ачып, бер мизгелгә тәмам телсез калды. — Кит аннан! Әйтәм аны, әтиең кая дип бер тапкыр сорагач. Себертә вербоваться ителеп китте дигән иде, әнә ничек икән ул,— Зөлфия торды, башын чөя төшеп басты,—Мин аның белән араны күптән өздем инде, апаем... Кара син аны, ялганчы .. — Ул синең белән йөргәндә әтисенең безнең әтине үтергәнен белгән иде микән?.. — Юктыр, юктыр... — диде Зөлфия Кәримә апасына кайтарып дәшмәде, аңа ачулы күңелен бушатырга вакыт бирде. Бәләкәйрәк, карсак гәүдәле, киңчә җилкәле, бер-берсенә якын утырган кечкенә күзле, әрсез карашлы Котбый биредә үзе булса нәрсә әйтер иде икән апасы? — Ә хәзер, апа, бар кайт Минем эшем бар Миңа тагын бер шаһит киләсе. — Барыймы?! Димәк, синең дә.. Кәримә апасына шундый иттереп карады ки. Зөлфия ачкан авызын яба алмый тотлыгып калды. — Бар инде, кайт. Ишетәсеңме, апа! — Беләсең килсә, Хәлилне зрә чыгардың — Мин чыгармадым аны. майор Хаков рөхсәт биргән Инәки үзе килеп үтенгән. — Беләсеңме ни ди шул Хәлил миңа беркөнне Юлия Борисовна байлыгын кемгә калдырыр икән, ди. Билләһи менә Казанда берәүдә дә юк аңардагы кебек байлык, ди. — Кем әйткән, каян белгән. Юк сүз бит бу Дөрес, Юлия Борисов- наның әти-әнисеннән калган алтын әйберләре бар, ләкин... Мин дә әйтәм бит, нигә кирәк ул аңа Җен ачуларым чыкты үзенә Нәрсә ди бит әле, сиңа байлыгын васыять итеп калдырса, миңа да өлеш чыгарырсың әле. Зөлфия кызым, ди Шул сүзен ишеттем дә җир тишекләренә кереп китәрдәй булдым Бер дә бүтән түгел, бу турыда ана инәки сөйләгән, тел төбеннән шуны акладым Болай да күңелен болгатып торган бу хикәят Кәримә күнелендә үги әтисенә карата коточкыч чиркану хисе уятты, ләкин хәзер ул ту рыда сөйләшәсе килми иде анын - Барысын да яздыңмы? ф - Әйе. Барый турында да /— Бар инде, кайт! « «Менә ачыла да башлады,— дип уйлады Кәримә, өстәл яныннан Z торып, апасын ишеккә кадәр озата килде,—Хәзер Барый килеп керер» 5 Зөлфия артыннан ишекне япкач, Кәримә бер ноктага карады да уйга т чумды Уйлары әкрен генә үз урыннарына утыра бара иде Кәримә 5 балачагында кубикларны тезеп төрле җәнлек сурәтләре чыгарырга ярата иде Кубикларны дөрес җыймаганда куян койрыгына я төлке ? койрыгы эләгә, я арслан башы Ә инде барысы да төгәл җыелганда * шундый куаныр иде Хәзер дә ул гүя күңелендә шундый кубикларны ф тезеп ниндидер ачык сурәт табарга тырыша иде Бәхтиярны кыйнаучыларны ачыклавына Кәримә шикләнми иде Менә апасы барысын да Z язын китергән, Котбый булып китте, хәзер Барый килеп керер Ул г нәрсә әйтер, Котбый кебек үк барыннан да танса? Юк, ул андый тү * гел, Барый танмас Ул барысын да сөйләп бирер Әмма нәкъ менә шул 2 хәлдән курка иде Кәримә. Ул һаман ниндидер могҗизага өмет итә = йөргән егете ул компаниядә булмагандыр кебек иде Их. Барый, Ба * рый! . Ярый, хәзер офтанудан ни файда Әдәп саклау йөзеннән мин ана * башта ни өчен чакырылуы турында әйтмәм Кәримәнең Барыйга бул law мәхәббәтен тиз генә югалтасы килми иде Күңелеңә шулай якын е булган кешедән ничек сорау алмак кирәк Сине ихлас күңелдән эчкер з сез яраткан, сиңа карата гаять дәрәҗәдә игелекле, тыйнак һәм сөйкем- £ ле булган Барыйдан — Мөмкин булырмы? Кәримә ялт итеп артына әйләнеп карады, ишектән Барый кереп кило, иреннәрендә, күзләрендә Кәримәгә генә аңлаешлы булган үз итеп елмаю. Кәримә дә ихтыярсыз аңа елмайды - Әйдә, уз, утыр! Утырырга кушкач, утырырбыз, нигә утырмаска,— диде Барый һәм стена кырындагы урындыкларның берсенә чүмәште — Повестка lap белән генә чакыра башлады берәү — Үрелде, кул бнрде, кызның кулын җибәрми торды Бер бер хәл булдымы әллә, Кәримә? Кичә Котбыйның әнисе кергән, инәйгә әллә ниләр сөйләп бетергән Эштән кайтып керүем булды, инәй миңа ябырылды Имеш, мин сине рәтле ке шеләр белән йөрисең дип торам, син анда кеше кыйнап йөрисен икән. ДИ Кемне кыйнадың, иблис токымы! дип бәйләнде Барысы да кылт игеп исемә төште Булган иде андый хәл Бик күптән бит инде ул — яшьлек җүләрлеге • «Булган иде,— дип авыз эченнән кабатлады Кәримә — Булган иде Бүгеннән соң, Барыйҗан, син безнең арадагы мәхәббәтне «булган иде» ДИП сөйли башларсың. Явызлык кылгансыз икән, ул беркайчан да җирдә ятмый, Барыйҗан, көне белән аякланып, халык арасында йөри башлый, синең шәүләңә әверелә» Барый сөйләде, Кәримә аны тыңлады да. тыңламады да Аның күз алдына бөтенләй башка нәрсәләр кнлде Бер тапкыр аны Барый йөз метрга якын кулында күтәреп барган иде. «Уф.— днде Барый аны ку 1ыннан төшереп.— Авырсың икән бит син. Кәримәкәй» Кәримә аңа шунда «Яраткан кешең авыр буламы, җүләрем»,— дигән иде Барый аны кочагына алды һәм җил афәттән сакларга теләгәндәй тынып кал Ды. «Бөркет кара карлыгачын канат астына алды», дигән иде ул Шул чактагы куанычны, бәхетне кире кайтарып булса нкән Кәримәнең хә теренә шигырь юллары төште «Нишләтим инде сине, эх, йөрәк, йөрәк, йөрәк?!» — Барый,—дип урыныннан кузгалды Кәримә—Син беләсеңме моның ни белән бетэсен?! - Кәримә Барыйга туры карарга курыкты — Мин уз хәлемне яхшы аңлыйм, Кәримә. Мин гаепле. Яшьлек хатасы. — Ә бит хатасыз яшьлекләр дә була, Барый Бит сине хөкем итәчәкләр, өмет итмә гафу итүне, Барый! Тавышы сабыр, басынкы, йөзе җитди иде Кәримәнең. Ул Барыйга туры карамады Шул вакыт ишекне кактылар Кәримә җәһәт кенә өс тәл яныннан кузгалды, барып, ишекне ачып кем беләндер сөйләшеп алды Әйләнеп өстәл янына килде, кәгазьләрне җыештыра башлап, Ба рыйга күтәрелеп карамый гына. — Мине чакыралар, ничек булган, барысын да язып, иртәгә сәгать дүртләргә китерерсез, иптәш... Кәримә исенә килеп, күтәрелеп Барыйга карады Егет аңа гаҗәпләнеп карап тора иде. Ул моңа ышанмый, хәер, ышанырлык хәлме. Аның бу карашын күрүгә, әрнүле ярату хисләре дулады Кәримәнең күкрә гендә, әмма һични кыла алмады Иң яхшысы Барыйның күзләренә туры карамау, чыгып китсен, Кәримә менә шулай өстәлдәге кәгазьләрне җыештырып маташканда, тизрәк чыгып китсен иде. Ишек ачылып ябылды. Кәримә авыр сулап куйды Эчендә әрнүле хафа уты яна Аның йөгереп чыгып Барыйны туктатасы, туктатасы да кире алып керәсе, мин хәзер әйләнеп керәм, дип кабинетында калды расы килде, шул ук вакытта аның бу бинадан тизрәк чыгып китүен дә геләде 19 Озын буйлы, көрәк сакаллы, коңгырт чәчле, җылы тире белән эч ләтелгән плащ кигән Себер егете майор Хаков кабинетында утыра, Хаков үзе юк. — Гафу итә күрегез, коллега, эшегезне бүлдердем бугай, саумы- сез! — кул бирде, күрештеләр. — Утырыгыз. Азатова Минем алдан кул бирүемә шаккатмагыз. Гадәт Мин Себер кешесе, безнең якта кем ал дан кул суза, шул сине каршы ала, кунак итә. Менә шул. Кунак итеп булмас, накыт тар Хикмәт менә нәрсәдә, Азатова. Серый Казанда Кайтып җиткән. Серый эзне җуя белә ул. Серыйның Дербышкида яшь хатыны булган, ләкин Серый төрмәдә утырганда ул кияүгә чыга, бер баласы бар инде Миңа калса, әйбәт кенә яшәп яталар Хатын үпкәне өчен үкенә, яшь иренә әйтергә кушмады. Килеп чыкса-фәлән, хәбәр итәргә булды Килештек Бу турыда, әлбәттә, Серый ишеткәндер, я кем аша булса белгәндер. Аңа бердәнбер чара кала беренче хаты ны Беренче хатыны бер үзе тора, малае зур инде, эшли Исеме Кот- бый бугай — Ул кеше кыйнаган, без аның өстеннән эш кузгаттык. Мин алып барам ул эшне — Димәк, алма агачыннан ерак төшмәгән Бу мәсьәләдә безгә ба баң ярдәм итәргә булды Яһудин хатыны янына кайтмый булдырал мае Кыскасы, бабаң Яһудиннар өен күздән яздырмаска булды. Сез дә аңа ярдәм итсәгез иде. Беренчедән, бүгеннән коралсыз йөрмәгез, икенчедән, Серый күренү белән безгә хәбәр итәргә тырышыгыз Сезгә йомыш шул иде, коллега. Тәрәзәгә кагыла Акрын гына. «Кем икән бу!»—дисәм. Җил икән. Йомышы бардыр, бәлки? «Әйтим микән юкмы’ » ди микән Кәримә күптән түгел олы шагыйрьнең автор кичәсендә булды \п-ак чәчле, күрү белән үзенә карата ихтирам уята торган, җил чыкса, очып китәрдәй чандыр, юка гәүдәле сиксән яшьлек өлкән шагыйрь үзенең ф самими, мөлаем кыяфәте белән генә түгел, ә йөрәкне тетрәтердәй шигырьләре белән әсир иткән иде Кичәдән сон Кәримә аның җыентыгын 5 сатып алды һәм кайту белән әбисенә, бабасына шагыйрьнең шигырь - 1әрен кычкырып укыды Әбисе күз яше белән елады, бабасының күз * ләре яшь пәрдәсе белән томаланды. Кәримә үзе дә шул х мдән сон „ менә танга кадәр йоклый алмый ята «Әллә ничек үтте гомер туйган- « ты күрешмәдек тә...» Әнә бит ничек әйтә олы шагыйрь, эх. Барыйҗан. ' Барыйҗан Таң атып килә. Башта һаман шул бер уй Бүген, ниһаять, Бәхтняр * ның эше төгәлләнде. Дело начальник өстәлендә ята, тиздән ул аны про курорга тапшырыр, тегесе үз чиратында хөкемдарларга бирер Күп тә * үтмәс, Котбыйны да судка чакырырлар, Барыйны да. Чаллыдагы адәм = нәрне дә хөкем итәрләр. Тикшерү барышында Котбый соңгы көнгәчә «Мин анда булмадым. =: алар булгандыр, мин булмадым»,—днп барды. Әмма Зөлфия лә * раслагач, теге өч егет тә кыйнадык дип чишелгәч. Котбыйга дөресен s сөйләүдән башка әмәл калмады Теге ике егет Чаллыда эшлиләр Бер f ее шәһәр телефон челтәре станциясендә инженер, икенчесе КамА.Зда ; \СУ корып ята икән. Анысы өйләнгән дә икән инде Малайлары туган _ һәм нәкъ шул көннәрдә аңа Казаннан понестка килеп төшә Әйе. яшь с чек хатасы бик кыйммәткә төшәчәк яшь атага, днп уйлады Кәримә. - Барый исә күп сөйләшмәде, әйе. булды андый хәлләр дип кенә утырды о Егетнең җинаятьче буласы килми иде «Ә теге вакытта. Котбый котырт- J канда, нигә каршы төшмәдең ярсу тилегә?! Син бит аңардан көчлерәк, у гәүдәлерәк, сөйкемлерәк, кешелеклерәк булгансың. Барыйҗан Шулай да соңгы чиктә ихтыяр көчең җуйгансың Хәзер менә сөйгән кызын алдында җавап биреп утыр инде Әйе, оят. бик-бик ояттыр сина хәзер Барый». Егетләрнең дүртесен бергә җыйгач, Кәримә үзенә күрә бер сынау ясады Өстәл эчендә магнитофон калдырды һәм чыгып китте ('.онын нан ул язманы тыңлады Сүзне Котбый башлады Котбый «Җебегәннәр Ахмаклар, диваналар! Тансагыз ии була иде. Биш елдан артык гомер үткән! -Зөлфәне ул егет кичерәчәк Ни өчен ул әлегәчә дәшми килде? Без тилеләрне коткару өчен' Ә син. син, Барый, нишләдең тагын! Тикшерүчебез йөргән кызын Гозер юн сораган булсаң, иртәгә үк әйләнәм дигән булсаң, ни булыр иде! Ләббәккәйләр сез, пешмәгәннәр! Туктата да ала иде бит ул эшне' Ә бер ябылган эш, вакыт узу белән бөтенләйгә кала’» Димка «Болгатып утырма әле. Котбый Мин апа үз кулым белән суктым Моның өчен мин җәзаны биш ел элек алырга тиеш идем» Котбый «Тиле дигән саен тигәнәк буе сикереп утырма әле. Днмка. җебеп!» Барый: «Син имгәтүче аны. Котбый Тимер башлы гуфляң белән син аркасына тибүче. Безнең беребез дә ана имгәтерлек итеп сукмадык, түгәрәктән чыкмасын өчен төрткәләдек кенә Котбый «Мин дә ана нмгәтәм днп типмәдем»,— дип акланырга ма ташты. _ Хәйри «Туктагыз, соң инде Нигә ачыклап торырга Сез әүнәл ми нем хәлемә керегез Эш урныма ни әйтерләр, рәсемемнең мактау так гасыннан төшкәне булмады Бу хурлыкка ничек түзмәк кирәк'» Котбый «Кыланып утырган булма» Хәйри «Замолчи. Котбый! Мин өйләнгән кеше, балам бар Повеет ка килеп төшкәч, хатынның коты алынды Ни эшләдең син анда, ди Покыдан калдым Дөрес әйтә Барый, безне котыртучы син, Котбый! Син аңа тибүче һәм син аның арка сөяген имгәткәнсең әнә. Без бит алай ук булыр дип уйламаган да идек...» Котбый «Шәп сиптерә бу Мин котырткан һәм ул котырган Бәлкем синең психикаң нормаль түгелдер Мин котырткан һәм ул котырган, имеш Нәрсә, мин әллә синең кулыңнан тотып суктырдыммы аңа, мать якаңны! Юктыр бит?!» Хәйри: «Каберең якын булмасын бу кешегә». Котбый «Кайгырма, мин Чаллыга барып үләсе кеше түгел» Хәйри «Күрегезче, коточкыч кеше бит бу Ничек без аны элек бел мәгәнбез» Барый «Җитте! Туктагыз! Безгә анда ничә яшь иде? Исегезгә тө шеримме әллә! Шулай булгач . Зур җавапсызлык эшләдек без биш ел элек, мәңге онытмаслык явызлык кылдык. Мин тагын кабатлыйм, бу эшне башлап җибәрүче, Котбый — син!» Котбый: «Мин! Ә син кая?!» Барый: «Икейөзле кешеләр була. Бу — шул. Без аны яшьлегебез бе лән күрмәгәнбез, менә хәзер барысы да ачылды*. Котбый «Тинтәк син, Барый. Тинтәк булдың һәм тинтәк булып дөнья да куарсың Беләсең килсә, син утыртучы безне, син башлап сөй ләгәнсең аңа! Азатова артыннан биш ел киләп сардың. Булдымы соң хет? Юктыр, булдыра алмаганга утырта ул сине, тинтәк!» Барый: «Котбый. мин сине хәзер үтерәм. Менә шунда, тикшерүче кабинетында Шаһитлар бар Мин моның белән кыйналган егет алдын да изге бурычымны үтәячәкмен, ишетәсеңме, Котбый?!» Димка «Барый, Барый дим, буялма!» Котбый «Сине моннан чыгарырлар дип уйлыйсыңмы, каб^к бит Тот капчыгыңны Кемгә китте дип беләсең тикшерүчене?.. Машина заказать итәргә Моннан сине конвой белән озатачаклар. Ә мин синнән курыкмыйм, Барый, курыкмыйм. Теге вакытта үзең кыйнаган егетне яклый алмаган кебек, миңа да кагыла алмаячаксың. Ихтыяр көчең сы ек Ярпач син. калай әтәч! Синдәйләрне абзаң күп күрде инде» Барый. «Котбый, тагын бер дәшәсең икән, мин сине беләмсең ниш- ләтәм». Хәйри «Яһудин, ул түгел, мин сине хәзөр!» Котбый «Ну вот, тагын берәү табылды». Дөбер-шатыр бар да кузгалды Шул чак кабинетка Кәримә килеп керде. — Менә нәрсә, әтәчләр,-диде ул Котбыйның изүеннән тоткан Барыйга карап — Сезне конвой белән озатырга туры килер Судка кадәр бераз ял итәрсез Прокурор кул куйды, эш хәзер миннән китте Бер ки ңәш сезгә... Ишектә ике милиционер күренде, форма кигән таза ике егетне күрүгә, ирегетләр шундук сүрелделәр Кәримә милиционерларга ишарә ясады, тегеләр кереп, дүртесен дә алып чыгып киттеләр Кәримә тиз генә өстәл янына үтте, магнитофонны ычкындырды. Тикшерү практикасында магнитофон куллану тыелмый иде, шулай да роликны әйләндереп, егетләр арасында сөйләшүне тыңлаганда ул үзендә ниндидер уңайсызлану тойды. Сорау алу, эшне ачыклау кыен булды димәс иде Кәримә, ә шулай да күңел түренә гүя ачуташ салганнар, аның йөрәге Барый өчен әрне шә иде 20 Хәлил Гөлбикәнең изгелеген онытмады. Милициядән чыгаруга, ар тыннан гел күләгә булып йөрде Әмма юллары вино магазинына җит кәч. ирнең тәмам буыны бетте, йөзе-күзе алышынды Ни булды сипа, әллә хәлең беттеме'’ дип әйләнеп сорап куйды Гөлбикә. Хәлил кибеткә таба ым какты, җиргә сеңәргә теләгәндәй, хәт га буйга кечерәеп, озын муенын кыршылып беткән пальто якасына җыера төште — Гнлбикә, бәгырь, кер хәлемә, тик торганда үтермә Хәлилеңне. Күрмисеңмени? Хәлил буыннары кантарланып, күгәреп калган кулларын Гөлбикәгә сузды — Нәрсә тагын? Моны хатын юри сорады, ирнең нн соравын белә иде ул һәм ни өчен туктап калуына да күптән төшенгән иде. әмма нидер өмет итте. Хәлил монда калмас, ияреп өйгә кайтыр, дип өмет итте. — Гөлбикә дим, бәгырь. Үтермә, бир бер «ч сум, һич югы ике сум. акчаң аз калган булса, бер сум да җитәр, бәлкем — Башта өйгә кайтасың Ишеттеңме! Бер грамм да эчмисең — Эч-мим, бер грамм да эчмим,— диде Хәлил колагын угалап - \нт итеп әйтәм, эчмим Бакыр Фатихтан ике мәт-ризыК булу һәм син дим Ышанмый Ю юк. ышана ышанасы килми Бәхетне ул минем эчмәвемдә күрә, ә мнн бәхетне эчүдә курам Димәк, без бәхетне икебез ике төрле аклыйбыз булып чыга %» менә син ничек уйлыйсың, Сирай абзый? Менә син тикторганда минем авызга суктың, кан китте хәтта... — Ахмак син, Хәлил. Беләсең килсә, эчә белү ул үзе бер хикмәт, эчә белмәү — диваналык. Дивана син, гомереңне аракыга саткан мескен. Сине бит яшь чакта Бүсер Хәлил дип ирештерәләр иде. Шулаймы, әллә мин ялгышаммы? Шулай дисең, әнә баш кагасың. Эчүче кешедән дә мескен кеше юк бу дөньяда. Хәлил шаккатты, егет чакта аны чынлап та Бүсер Хәлил дип ирештерәләр иде. Сирай шуны онытмаган, каян белгән, каян ишеткән диген. Сирай йокыга киттеме — күзләрен йомган да тынып калган. Хәлил торт тартмасына күз төшереп алды. Тукта, Сирай йоклый, менә шушы гортны алып Гөлбикә янына кайтып керсә... Башына шундый уй килүгә, Хәлил шешәдәге калган аракысын бер читкәрәк этәреп куйды. Әйе, тортны алырга да өйгә таярга. Хәлилнең зиһене ачылып киткәндәй булды, ул тын алмый Сирайны күзәтте, сабырсызланды, тортны күтәреп, Гөлбикә янына кайтып керүе күз алдына килде. Имеш, Гөлбикә елмая, бер аңа карый, бер тортка Ләкин торт тартмасына үрелүгә, кызган табага тигәндәй, кулын янәдән кире тартып алды Хәлил. Кисәк Снрайның уянып китеп, кулыннан тотуы, усал, үткер карашы белән: «Торт кирәкме сиңа, кабәхәт!»— дип янә авызына сугуы, авызыннан гөжләп кан китүе күз алдына килде аның. Хәлилнең куллары гына түгел, йөрәге, бөтен тәне калтырана башлады Алай да ул акрын гына кузгалды, аяк астында чытырдап чыбык сынды, әмма Сирай күзен ачмады Хәлил тын алырга куркып, баскан жирендә шым булды, йоклыймы, йоклаганга сабышып ятамы? Хә 1ИЛ янә хәйләгә кереште, үлән кыягы алды, Сирайның бит тирәсендә йөртте, ул һичнигә игътибар итми йоклый сыман иде. Тагын бер адым ясады. Сирайның баш очындагы торт тартмасына үрелде. Кулына алды. йөрәге тибүдән туктаган сыман иде, шул кадәр дулкынланды, артка таба чигә алмый иза чикте- аяклары гүя аныкы түгел иде. Тартманы күкрәгенә кысты, эчтә нидер зыңлап киткәндәй булды, Хәлилнең йөрәге дерт итте Ул шулай бер тын катып торды, Сирай йоклый иде. шик калмады Хәлил борылды һәм сак кына китә башлады Аңа калса. ул бик ерак киткән кебек тоелган иде, кинәт ул артында яман та выш ишетте. Каты кычкырудан Сирайның тамагы чатнагандыр кебек тоелды Хәлилгә. — Хәлил! Тавыш аның колак төбендә кайтаваз булып яңгырады Хәлил жан фәрманга олы юлга таба йөгерә башлады, ләкин шундук күкрәгенә ут капты, сулышы буылды. Шунда аны Сирай куып Җитте. — Тукта! Гипнозга эләккән кешедәй Хәлил шым булды Әйләнеп карады. Сирай әкрен генә аңа таба килә иде. — Тукта диләр сиңа, эт жан! Хәлил аның пычагын күреп алды һәм кычкырырга дип авызын ач- гы, әмма аваз чыкмады — өне юк иде. Хәлил хәтта авырту да тоймады, шул хәтле курыккан иде ул Сирайның акаеп киткән күзләреннән Кулыннан торт тартмасы төшеп китте һәм ул. ачылып киткән торт тартмасыннан коелган ялтыравык әйберләрне соңгы мәлдә генә күреп калды.. Сираи Хәлилнең торт тартмасы өстенә капланган гәүдәсен бер читкә шләпдереп жибәрде. Тартма каша буялган иде Сирай йөгереп ба- рып пальтосын, скрипка футлярын алып килде, тиз генә әйберләрне фут- 1ярга тутырды Аннары футлярны шыртлатып япты да торып басты, тирә ягына күз ташлап алды Тирә-юньдә тынлык иде. Ул янә Хәлилгә бакты һәм аның, авызын зур ачып, нидер әйтергә теләвең күрде дә 56 берничә адым артка чикте Хәлилнең күзләре акайган өне-тавышы беткән, гүя Сирайга нидер әйтергә тели әмма авазы чыкмый иде Хәлил үлем белән тартышып ятканда. С.ирай Яһуднн. култык астына скрипка футляры кыстырган килеш, инеш буйлап сузылган сукмактан урманга таба китеп бара иде инде 21 Бу урамнан Кәримә көненә ике-өч тапкыр уза Тауга түбән сузыл ган тыкрыктан үтүе бигрәк тә куркыныч Юлы юл булса икән, машиналар ермачлап бетергән, бары тик койма буйларыннан гына rap сук чак сузылган, төнлә түгел, көндезен дә биредән сагаеп атлыйсың Тап атып кына килә. Сукмак рәтләп күренми, шуңа карамастан. Кәримә тар сукмактан жан фәрманга йөгереп узды Тыкрыкны үтүгә, олы урам яклап, почмакта зур урыс капкалы йорт Шул йортны үтәсе дә телефон будкасына нибарысы йөз метр чамасы калачак йөз метр Шул йөз метр араны йөгереп узганда Кәримә әллә ниләр уйлап бетерде Сирай Яһудин таң алдыннан хатыны янына кайтып керә Гата карт аны күреп кала һәм Кәримәне уята Тиз арада милициягә хәбәр итәргә кирәк Кәримә хәзер, менә хәзер телефон будкасына барып жн тар. үзәк диспетчерга шалтыратыр, шартлы сүзләр әйтер, һәм. күп тә үтмәс, махсус группа Серыйны тотарга Чыңгыз поселогына табә юнә iep Ә хәзергә әле Кәримә милициягә шалтыратмаган һәм махсус iрун на да бирегә таба чыкма!ан Менә ул будка. Кәримә сулышына кабынып будкага керде, номер ны жыйды — Алло, дежурный Это седьмой Шефка әйтегез. Серый өендә Аза това Кем кабул итте? Лейтенант Хакимов Күп дигәндә ун-унбиш минуттан опергруппа килеп житәр Кәрим., бераз тынычлана төште Ләкин икенче мәлдә инде ул дулап киткән ат . ыман йөгерә башлады Серый аны көтеп тормас, караңгыда өйдән чы гып китү жаен карар. Дөрес, бабасы кулыннан ансат кына ычкына ал мае Әмма кем белә. Серыйда житмеш хәйлә бар. ди бит бабасы Пн гергәндә Кәримә кесәсен капшады, пистолетын бабасына биреп кал 1ырган иде ул Тар тыкрыкны шулай ук жан фәрманга йөгереп узды Менә «ур урамга жнтте, шулчак, һаваны ярып, пистолеттан аткан тавыш ише телде Кәримә йөгереп килгән жиреннән шым булды, йөрәге ярсына ярсына типте. Ату кабатланмады Кәримә тавыш килгән якка ташлан 1Ы. Ату тавышы, һичшиксез, бакча шыннан килде Кәрим.> шу i якка ыдерде. Әйе, кемдер кычкыра, кемнедер чакыра иде Бабасы бит ба басы тавышы Шулай ук Серый качты микәнни, корал фәләне бу1ЫП? Менә ул сукмак, бакча башы Кәримә түбән таба йөгерде шунда ул сукмакка аркылы яткан гәүдәне шәйләп алды — Бабай, бабакай* — Кызым, булыш әле. торып булмый \як каймыкты, күрәсең, бас малы түгел Кызым, бар син аны куа кит... Тимер юлга таба тнтак шды мөртәт Аттым мин аңа. аягына тиде бугай, аксый туисый китеп барды Мә коралыңны Бар. йөгер Кәримә үз-үзен белештермичә алга ташланды Опергруппа кайчан килеп житәр. Серый инде качып бара Куып жнтәргә. жнтәргә* Менә ул олы юл. тиздән тимер юлына килеп чыгармын Тимер юлга егерме-утыз метрлар кала, ул полоса буйлап кемнен дер атлавын күрде Аксап бара, димәк, бабасы чынлап та тидергән Кәримәнең йөрәге тамагына житсн тибә башлады Шик юк бабасы Серыйны яралаган, юкса болай гына элдерер идеме ул Тәмам таң беленең җитте. Кәримә тимер юлга менде Таң нурлары көнчыгыш тарафтагы офыкны алсу-саргылт төскә буяп һаман нс кә, югарыга үрли — күзгә күренеп яктыра башлады. Кәримә калтыранган кулына пистолетын алды Кинәт аның күңе 1снә шик килде. Бәлкем бу кеше Серый түгелдер, иртә горып йөрергә яраткан берәр инвалидтыр? Аксый-туксый. йөгерә-атлЫй тимер юлдан китеп баручы адәм кип читле эшләпә кигән, култыгында скрипка фут тяры Коты алынды Кәримәнең, әгәр ул инвалид музыкант булып чык саэ Шулай уч ул Серыйны кулдан ычкындырды микәнни? Кәримәнең аяк тавышын ишетепме, алдан барган кеше әйләнеп ка рады Кәримә аны күрү белән танып алды Әйе. Серыйны һичкем белән бутарлык түгел иде Бу — ул, Кәримә аны фотоларыннан күреп белә Киң читле эшләпә дә, фотоларында күренмәгән кәҗә сакал да Серый ның Кәримә хәтерендә сеңеп калган сурәтен җуя алмас иде. Кәримә тиз генә полосадан читкә йөгерде, Серыйны узды да яна дан тимер юлына менеп басты Серый туктады, кызнын ни теләвен аң ларга тырышты Кем бу, нинди кыз бала, кая йөгерә? Электричка киләме әллә?. Электричка килә бугай шул, тавышы бар - Әй син, сеңелкәй, туктале, кил әле бире Курыкма миннән Ая гым яралы минем, егылдым да яраладым Бәйлә әле аягымны Ярдәм ит олы кешегә, савабы тияр Кәримә, кисәк пистолетын алга табарак сузып, Cepuflia юнәлде «Ә бит мин сине гәүдәңне күрү белән таныдым, ишетәсеңме, гәүдәңне күрү белән!» дип ярсынды ул эчтән Ниһаять, Серый кыз кулындагы пистолетны күрде Күрде һәм бер мизгелгә акылын җыя алмыйча торды Адәм ышанмастай нәрсә иде. аңардан куркып, полосадан төшеп узып барган кыз кулында пистолет Ни бу, нинди кош, күктән төштеме әллә? Әһә. төшенде лягавай, мили циядә хезмәт итә. картка булышырга җибәргәннәр Серыйның җаны актарылды, кан чәчрәп чыкканчы аскы иренен теш ләде Беренче тапкыр эләккәндә дә әнә шундый кызыл авыз каптырган иде аны Каяндыр килеп чыкты, наив, гаепсез хатын-кыз сыман артист каланып ышанычка керде һәм соңыннан гына белде Серый шымчы булган икән ул, самими хатын.. Серый кулын әкрен генә итек кунычына төшерә башлады — Серый, кымшанасы булма, күтәр кулларыңны! Тавышы зәһәр чыкты кызның, кулларын күтәрмәсә дә, туктап калды Серый. Тагын бер хәрәкәт — ике дә уйламый атачакмын, Серый! «һәм чынлап та атачак»,—дип уйлады Серый, гәүдәсен турайта төшеп, кулларын күтәрде. Ул якынлашып килгән электричка тавышын ишетте. Электричка якынлашыр, кыз куркып, кайсы якка булса да таш ланыр, ә Серый икенче якка Шулай итеп кыз бер якта. Серый икен че якта калыр. Электричка вагоннарын сөйрәп үткәләгәнче. ул инде күздән язар Аның башка чарасы калмаган иде Бу кыз аны эләктерә икән, аңа барыбер вышка Бу юлы инде чынлап та вышка Машинист юлдагыларны күреп алды ахры, сызгыртып гудок бирде - Серый чык уң якка, ишетәсеңме, чык!.. «Чыкмый тор әле, чибәркәй Хәзер карыйбыз менә, кайсыбызда нервы ныграк икән. Чыкмый тор...» — Серый!.. Кыз түзмәде, уң якка ташланды. Серый сул якка омтылды, ләкин соңгы мәлдә яралы аягы аны тыңламады, абынып китте һәм гәүдәсе белән тимер юлына аркылы бөгелеп төште «Бер, ике, өч, дүрт, ах!» — Серый көч җыярга һәм үрмәләп булса да юлдан чыгарга иткән иде, бишкә кадәр саный алмый калды, аның гәүдәсенә укерәүкерә, әллә ниткән чуенга-чуен, тимергә-тимер ышкы 1ып чинаган, чажлаган тавышлар чыгарып, электричка килеп менде Тимер юлдан читкә тайпылырга чак кына өлгергән Кәримә Серый гәудәсе өстенә чажлап менгән тепловоз тәгәрмәчләрен күрде дә ике кулы белән битен каплады — Инәки, бабакай! Тепловоз үтеп китте һәм шактый киткәч кенә туктады Кәримә би теннән кулларын алды. Кулларын йөзеннән алуга, коты алынып, кисәк ♦ тез буыннары бушап китте һәм ул ушын жуеп жиргә сыгылып төште s Гөлбикәнең күңеле тулы ачу иде Иртәнге якта Хәлилгә карата ту > ган чиркану кичен аны баскычта күргәч, янә бер күпереп, кабарып. Ь йөрәген әрнештереп алды Ж.иттедер. күп түзде, бүгеннән ул аны өенә 5 аяк та бастырмаячак Гөлбикә әкрен генә икенче катка күтәрелде. Аз гына кызуландымы. ♦ шундук тыны кысыла башлый. Ә бит элек, Якуб белән яшәгәндә, бу - баскычлардан йөгереп кенә уза торган иде Кайчак аны Якуб кулына = күтәреп өченче катка кадәр менгерә иде. Шулай уйланып менгәндә Гөл- " бикә өстән ыңгырашу тавышы ишетте Ул ашыга төшеп, өченче катка > күтәрелде. Юлия Борисовнаныц ишеге ачык иде. Зәгыйфь тавыш белән f ыңгырашып, бусагага аркылы яткан карчыкны күрүгә. Гөлбикә сумка- £ ларын ташлап, аның янына иелде — Юлия Борисовна, Юлия Борисовна, жаным, ни булды сиңа? * — Суктылар... Хәлил,— диде карчык көч-хәл белән генә — Синең “ Хәлилең дә бар иде. з Гөлбикә карчыкны торгызып утыртты, аннары йөгереп телефонга - керде. Әүвәл ашыгыч ярдәм машинасын чакырды, аннары милициягә и хәбәр итте. — Хәлил нишләтте сине. Юлия Борисовна? — Ниндидер музыкант ияртеп Хәлил килеп керде .Чин күчтәнәч ләр алып килгәннәр.. Торт . Мин кухняга таба киттем Кухняга килеп кенә кергән идем, кисәк башыма суктылар, шундук һуштан яздым Шкатулкамдагы әйберләремне алып киткәннәр Гөлбикә Юлия Борисовнаны култыгыннан алып кертеп диванга салды — Хәлилне мин әле генә күрдем Ул газеталар гына алып керәм диде. Ул арада ашыгыч ярдәм машинасы килеп туктады, Гөлбикә аны сигнал тавышыннан ук таныды Бүлмәгә врачлар керде — Ни булды? — Квартира басарга иткәннәр Хозяйканың башына сукканнар бугай. — Үтте инде, башта бик авырткан иде,— диде Юлия Борисовна Карчык нишләптер врачларга елмаерга тырышты, әмма елмаюы килеп чыкмады, авыз чите генә кыйшаеп куйды — Сез борчылмагыз. Юлия Борисовна — Без аны больницага алып китәбез,— диде врач, авыруны карагач — Мин бармыйм анда, мин сәламәт,- дип торып утырды карчык Бабамнан, әтн-әннемнән калган затлы әйберләремне урлаганнар, әнә шкатулкасы түр бүлмәдә ята. буп-буш Чин милиция килеп жнткәннс көтәм — Юлия Борисовна, шулай ук Хәлил — Әйе, Хәлилең дә бар иде. тегесен танымадым, карсаграк буйлы, кара пальто, киң чнтле эшләпә кигән Хәлил түргә дә узмәды — Юлия Борисовна, мин хәзер Гөлбикә урамга йөгереп чыкты, газет-журналлар кноскасына барып килде гирә-юньг.» күз ташлады Хәлил беркая да юк иде Хатынның миенә кайнар кан йөгерде «Кеше талауга ук барып җиттеңмени инде, исерек баш», дип әрнешеп сыкранды ул Гөлбикәнең тамагына каты гөер килеп тыгылды «Хәлил. Хәлил, нишләдең син. нишләдең! Барысы да шул эчү аркасында бит!..» 22 Үтерелгән кешенең исеме, фамилиясе билгеләнгәч, ачыклангач, one ративкада барысын да тыңлап утырган Кәримә, начальниктан рөхсәт сорап, опергурппа белән мәет яткан җиргә барып килергә булды Куе таллар арасында яткан мәетне шалт-шолт төшерүче артыннан ул бер тотам калмады Хәлил башта, күрәсең, алга капланган, әмма җан биргәндә тормакчы иткән һәм башын бераз гына артка ташлаган сурәттә катып калган иде Опергруппа егетләре мәет тирәсендә үтерүче калдырган дәлил әс бапларын эзләгәндә. Кәримә Хәлилнең кызганыч гомерен күз алдыннан кичерде Ул аның кем тарафыннан үтерелүен чамалый моңа да җит кән Серыйның кулы. Ай-Һай озын куллы булды соң.. Ничә- мә кешенең башына җитте. Ә бит үзенең җәмгыятькә мыскалда игелек иткәне юк Менә соңгы корбаны Хәлил, рәтсез яшәү рәвеше аны шушы һәлакәткә китергән Ихтыяр көчен югалткан кешене үлем түгел, ул үзе үлемне эзли. Бу хакыйкать, һәм менә аянычлы нәтиҗә.. Опергруппа машинасыннан Кәримә алтынчы больница каршында төшеп калды Ул иңенә ак халат салып палатага килеп керүгә, Юлия Борисовна каударланып урыныннан күтәрелде — И ходаем. Каракүз, күр әле. кая яптылар үземне Бар әле врачны чакыр, чыгарсыннар мине моннан... - Исәнме. Юлия Борисовна! Инәки, нишләп кайтып китми монда утырасың? — дип сорады Кәримә, күрше карчыгы белән исәнләшкәч, карават янында башын иеп утырган әнисенә. Утырсын. - диде аның өчен Юлия Борисовна.— Кайгымны уртаклаша ул. Хәлилнең миңа сугуда бернинди дә катнашы юк. Ул гел кухня ягына кермәде дә Бөтен гаеп музыкантта. Аннары мин исән- сау. башым да авыртмый — Музыкант түгел ул, Юлия Борисовна, ата карак, рецидивист — Ә киеме, киеме, скрипка футляры?.. - Маскировка, Юлия Борисовна... Ай. бу дөньяны, ничек җир күтәрә икән шундаен кешеләрне, ни чек җир йотмый икән. Хәлилнең монда гаебе юк. Инәки. дип Кәримә әнисе янына килде —Инәки, бар кайт, ана хәзер Юлия Борисовна гына ярдәм итә алмый инде... Кызының соңгы сүзен әллә ишетте, әллә ишетмәде Гөлбикә, әкрен генә күтәрелде дә палатадан чыгып китте. Әлеге хәбәргә исе-акылы китеп, тәмам телсез калган Юлия Борисовна Кәримәнең беләгенә килеп ябышты — Нәрсә, Каракүз, әллә үтергәннәрме, ходаем?! - Шул карак үтергән,— диде Кәримә. Юлия Борисовна аша каядыр почмакка карап. — Мине чыгарт, моннан, Каракүз. Бар. врачны китер. Минем әниең янында буласым килә Җиңел дисеңме аңа бу минутларда Кәримә врач кабинетын эзләп китте Кабинетның ишеге ярым ачык иде. — Мөмкин булырмы? Исәнмесез! Мин милициядән, җиденче пала гада ятучы Юлия Борисовна турында. — Исәнмесез. Утырыгыз Рәхмәт, утырып тормыйм Сез аны, у»** чин булса, чыгарсагыз иде Ул үзен яхшы хис итә. Әйе, карчыкның бәхете бар, җиңел котылган Миңа калса, сугудан битәр, кисәк булган хәлдән куркып егылгандыр ул Баш сөягендә ира эзе юк, һәрхәлдә снимок күрсәтмәде Ләкин, иптәш лейтенант, мнн > аны пока чыгара алмыйм Аңлыйм, шаһиттыр, кирәктер — Ул минем күрше әбием, бик якын кешем Шулай укмы? Ләкин берни дә эшли алмыйбыз Аны бездә эш- * дәүче Азатова да җибәрегез, дип сорап кергән иде — Азатова — минем әнием , — Сезнең әниегез? — дип гаҗәпләнә калды врач — Хәле куркыныч булмаса, зинһар чыгарыгыз сез аны Мнн аны 2 үзем белән ук алып китәр идем — Алып ук.. Хуш Килештек тә ди Гөлбикә апанын шундый җит- $ кән кызы бар. ә җитмәсә милиция лейтенанты! — Аның тагын бер кызы бар * — Рифкать Ильясович мин. иптәш лейтенант — Минем әни сезгә бик олы күренгәндер, кешене мәшәкать кар тайтмый, хәсрәт картайта, Рифкать Ильясович Алар палатага килеп керү белән, Юлия Борисовна врачка ябырыл £ ды Имеш, нигә ип исән, тап таза кешене тик торганда дәүләт ипие = ашатып больницада яткыралар Әгәр дә мәгәр аны хәзер ук чыгарып “ җибәрмәсәләр, ул бу палатада бер минут та калмаячак, тәрәзәдән бул- * са да чыгып качачак Врач, киңәш сорагандай, Кәримәгә карады н — Мөмкин булса, чыгарыгыз,— диде ана Кәримә, врачның күнел ' уен укыгандай — Ярый, сез дигәнчә булсын Кич якта мин аңа кереп хәлен белеп * чыгармын,—диде врач һәм Юлия Борисовнага якынрак килеп - Мо- ® ны мин, әбекәй, сезнең күршегез хакына гына эшлим — Рәхмәтләр яусын үзеңә, мөгаен син игелекле баласыңдыр, изге айда тугансыңдыр Әбекәй, дип дәшмәсән дә була Хатын-кызга йөз яшьтә дә әби димиләр Төркнядә туксан биш яшьлек хатын, ишетәсеңме, егетем, туксан биш яшьлек хатын, йөз дә егерме җиде яшьлек иреннән игезәк бала таба, диде Юлия Борисовна баш бармагын түшәмгә төртә-төртә Шулай бит, Каракүз — Каракүз,— дип көлемсерәде врач — Сәер исем — Бер дә сәер түгел. Саф татар исеме,— диде Юлия Борисовна Шулай сөйләшә-сөйләшә Рифкать Ильясович аларны ишеккә кадәр озата барды. 23 Юлия Борисонна концерт залында Барысы да илле ел элек булган кебек Тамашачылар шулай ук ыгы-зыгы килә, утырышалар, таныш ларын күреп, ияк кагып кына исәнләшәләр Барысы да илле ел элек булган кебек, хәтта урынлыкларны да алыштырмаганнар, бары тик кызыл төстәге тукыма белән генә тышла ганнар, элек яшел төстә иде бу урынлыклар Әйе. илле ел Шулай ук гомер дигәнең узып та барамыни соң? Уз ды дамы инде? Юк, узмады, ул яши. аның укучысы, дәвамы бар Үзе «кырламаса да, аны тыңлый, шуннан юаныч, куаныч таба Ә бу хәл. белгән аңлаган кешегә, үзе бер гомер икән Бүген ул Зөлфиянең беренче концертында чк-> бар иде. алар янына тагын дүртәү куелды Гөлбикә яшьләргә күтәрелеп тә карамады Ул аларны дәу сукмак тан борылгач та күргән иде инде Кызын һәм булачак киявен күрүгә аның болай да тулышкан күңеле тәмам ташып китте, ул башын га‘|ын да ия төште. ишетелерншетелмәс кенә, эчке бер сагышлану бел.ш • Як ку пэ. - диде Әллә шулай ишетелде генәме яшьләргә, алар бер берсенә ни әйтергә белми, тынып калдылар Сүзләр биредә артык иде Алар өчен кабер ташы өстендә яткан чәчәкләр телгә килде, мәрмәргә алтын хәрефләр белән язылган юллар телгә килде «Азатов Якуп Гата улы Батырларча һәлак булды » Шушы сүзләрне укыганда, егет, сөйгәне белән мәңге м.щге улырга ант иткәндәй, кызның кош мамыгы кебек йомшак кулын учы на кысты