Логотип Казан Утлары
Публицистика

САБЫЙЛЫКТА КУНАКТА

лучы борынгы элленнар шигъри җанлы да булганнар икән. Поэзия җәүһәрләрен туплаган җыентыкларына нинди гүзәл исем тапканнар Гади генә китап түгел, берничә шагыйрьнең әсәрен туплаган гадәти җыентык кына да түгел, болын чәчәкләре кебек төрле-төрле, матур-ачык төсләргә бай, шигъриятнең иң яхшы үрнәге дип саналырлык әсәрләрдән торган китап Шуны укып, мин чәчәк җыйган кебек булам, рәхәт табам, хозурланам диясе килә Андый антологияләр, кагыйдә буларак, тарихы тирәннән килгән, традицияләргә бай олы әдәбиятларның күрке була, Шуның өстенә. теге яисә бу халыкның культура дәрәҗәсен билгели торган бер билге дип тә карарга кирәктер аңа. Моннан берничә дистә ел элек республикабыз китап нәшрияты «Татар поэзиясе антологиясеон чыгарып шигърият сөючеләрне шатландырган иде 1980 елда «Татар балалар поэзиясе антологиясе» басылып чыгу да әдәбият дөньясында зур вакыйга булды. Милли орнаментлар белән бизәлгән, шома ак кәгазьгә басылган, эур форматлы бу калын китапны кулга алгач, һәркем үзенчә бер хис кичергәндер, тик аны берәү дә салкын кан белән генә актарып калмагандыр Әкияттәге сихри йомгак кебек алып кереп китә дә ул сине, еллар һәм толлар буенча йөртеп, күп нәрсәләр хакында уйлата. Иң элек син үзеңнең бала чагыңа кайткандай буласың, аның сихри гүзәллегенә биреләсең Эңгер-меңгер мң. гәи җылы, җәйге кич хәтергә килә Учак төтене, яңа сауган сөт төн гөлләренең исе аңкыган урамда бала-чага чырчуы Эш бетереп чыккан агайлар бер җирдә гәп корып утыра, икенче берәүнең капка төбендә әниләр-апалар җыены Әбәкле уйнап арыган сабыйлар, тыннары бетеп, яшел чирәм өстенә килеп утыралар да. берсеннән-берсе уздырып такмак әйтергә тотыналар — Песи кая барасың7 — Әбиләргә барамын — Анда сиңа ни тия7 — Ике кадак май тия. Антологияне ачып җибәргән бик борынгы һәм мәңге яшь халык авыз иҗаты Мәхәббәт кебек ул да • үзе иске нәрсә, һәрбер буын аны яңарта» Кулымдагы шушы китапка шигырьләре кергән барлык шагыйрьләр .үзләренең яшьтәшләре кебек үк, шул уеннарны уйнаганнардыр Әле бездән соң киләчәкләре дә табышмаклар әйтешеп, әкиятләр тыңлап үсәрләр. Тик аларның уеннары да. табышмаклары Д» башкачарак. үз заманнарына ятышлырак Антология. Грэк сүзе Антос — чәчәк Лего — җыям Физик һәм акыл ягыннан камиллеккә омты Булыр Ул заманның халкы үз авыз иҗатын тудырыр, алар башка антологияне ачып җибәрерләр Буыннардан буыннарга килгән борынгы үрнәкләр дә шунда урын алыр Шигырьләрне укыганда, онытыла язган әйбәт иске танышыңны очраткандай, тагын бер сеенеч кичерәсең. Бала чакта күп ишеткән, укып ятлаган, әдәбият дәресләрендә сөйләп күрсәткән һәм менә ничә дистә еллар инде кабатлап басылмаган шигырьләр белән очрашу ул Урамда буран. Мин ейдә торам. Тәрәзә аша Тик авыз ерам. Әле бу кышны гына да ике яшьлән оиыгым белән тышта котырган буранны карап утырганда шушы юллар күңел эмэ килгән иде Ул чагында моның авторы кем соң әле дип уйланмадым Антологияме укыганда игътибар иттем. бик әйбәт прозаик булып хәтердә калган Гомәр Толымбайның шигыре икән ләбаса Яки ме <э Яфраклары яшел ак каенның Хәтфә җәйгән кебек һәр ягы, Әипәи-бәилән уйный яшь балалар. Швулап тора һәркөн тау ягы. Мәктәп залларында, бәйрәмнәргә әзерләнгән чакларыбызда зәгыйфь кенә тавышларыбыз белән җырлый идек бу җырны Авторы Зыя Ярмәки турында бернәр сә белмәсәк тә сүзләре хәтердә калган Еллар тузанына күмелә язып югала барган шигъри җәүһәрләрне бзрәмтеклзп җыю һәм укучыга күрсәтү ягыннан да кыйммәт икән бу антология. Сәламәт кешедән сәламәт бала туа дигән сүз бер Бу акыллы фикерне әдәбият дөньясына күчерел карасак та шулай Тамырлары тирәннән килгән көчле зур әдәбиятлар куенында үзәктән таза, нык булып, балалар әдәбиятларының да күтәрелүен күрәбез Ана сөтеннән көч алган сабый кебек ул да олы әдәбияттан куәт алып үсә. ныгый, шуның хисабына туктаусыз тулыланып тора Аның мөстәкыйль иҗат итүче, хезмәтләрен гел балалар әдәбиятына гына багышлаган язучылары да була булуын Әмма, барыбер. телзсә генә нинди илнең, теләсә кайсы халыкның балалар әдәбиятына, күбесенчә, олы әдәбиятның иң алдынгы вәкилләрз нигез салган Алар бу әдәбиятны сан ягыннан гына үстерел калмаган, жанр һәм форма төрлелегенә, идея эчтәлегенә, фикер ’и- рәнлегенә дә юнәлеш биргәннәр Балалар өчен бер генә юл булса да әсәр язмаган классик язучы дөньяда юктыр ул. булса да бик сирәк булыр «Татар балалар поэзиясе антологмясе»- нең дә үзәгендә Г Тукай, М Җәлил кебек олы шәхесләр иҗаты тора Шуның белән бергә, М. Гафури. Һ. Такташ, X Туфан. Ф Кәрим, К. Нәҗми, Н Исәнбәт. С Хәким. Н Арсланов кебек шагыйрьләр иҗатына зур урын бирү дә сөендерә Иҗат байлыклары, үткән тормыш юллары белән гаять кызыклы, олы буым шагыйрьләр Билгеле, татар балалар поэзиясе бу антологиягә кергән авторлар белән генә чикләнмидер Бигрәк тә аның элеккерәк чоры. «Татар шагыйрьләре» дигән бүлеге саранрак бирелгән, азрак өйрәнелгән кебек тәэсир калдыра Шулай да. җыйналган кадәресен генә күзәтеп чыкканда да. аның үсеш юлларын күзалларга мөмкинлек туа. Антологиянең икенче бүлеге XIX йөз ахырларында иҗат иткән шагыйрьләр белән башлана Бу шигырьләрдә күбрәк табигать күренешләрен сурәтләү — таң ату. яз көннәре, гөрләвекләр агу. туган авыл һ. 6. матурлыгын күрсәтү яки балаларны эшкә, укырга өндәү кебек мотивлар өстенлек ала Ни гаҗәптер, бала кеше элек-электән үгетнәсихәтне яратмаган Әмма шул фикерләрне читләтел әйткәндә яки матур сүзле шигырь юлларын тыңлаганда, аңар колак салган, игътибар иткән, хәтта тәэсирләнеп тә куйган Мөгаллимнәр сабый психикасының бу үзенчәлеген яхшы белгәннәр. бала тәрбиясенең үтемле коралы итеп шигъриятне сайлаганнар Габделмәннан Рахманколый, Нәҗип Думаем Миргазиз Укмаси кебек мәгърифәтчә шагыйрьләрнең. дин сабакларына каршы чыгып, мәктөпмәдресоләрдә яңача укыту ечән янып-кеап яшәгән чаклары булган Тора- бара алар шагыйрьлекне төп хезмәтләре итеп сайлаганнар һәм яңача. дөньяви дәреслекләр тезеп, шул дәреслекләр өчен үзләре до күп кенә шигырьләр иҗат иткәннәр Шигырьләрнең теге яки бу күренешне сурәтләүгә корылулары һем беркадәр дидактик тонда булулары аларның авторларының мегаллимлекләремнән дә киләдер, белки Поэтиягә актив геройларны без беренче тапкыр Тукай иҗатында очратабыз 1ҺЧ Олылар сөйләгәнне авыз ачып тыңлап утыручы балалар өчен язылмаган инде алар Шагыйрь баланың үз образын тудыра, алар шигырьдә хәрәкәт итәләр, шатланалар, кайгыралар. без аларның буй-сыннарын, яшьләрен, характерларын чамалыйбыз, хәтта исемнәрен дә беләбез. Менә аның бер сабые кәҗәне «...чирәм белән кунак итә». «— Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың белән тор», — дип, икенчесе Акбаен өйрәтә. Алар сөйкемле, эшлекле, тик тормас, шаян, хәйләкәр, изге күңелле. Шушы образлар аша Г. Тукай балаларны тормышка актив мөнәсәбәттә булырга чакыра, үз карашларын якларга өйрәтә. Сабый күңеленең сафлыгын ул табигать күренешләренә бәйләп ача. Этләрне, куяннарны, күбәләкләрне, сандугачларны җанландырып, бала белән сөйләштерә, кеше һәм табигать арасындагы каршылыкларны, табигатьнең үз закончалыкларын алар аңларлык итеп сөйләп бирә. Балалар моңа сәерсенмиләр, шагыйрьгә ышаналар Алар үзләре дә бит курчакларын сөйләштереп уйныйлар, талчыбыкка атланып чапканда бахбай булып кешнәп куялар. Табигатьнең тереклек ияләрен үзләре кебек җанлы, телле, акыллы итеп күрергә өйрәнгәннәр. Шигырьләрнең күбесенең аерым бер сюжетка корылуы да бала күңеленә тәэсир итү көчен арттыра. Мең кат сөйләгәнче бер кат эшләп күрсәт, дигән мәкаль бар Тукайның шигырьләре әнә шул «эшләп күрсәтүләре» белән дә көчле. Г. Тукай шигырьләренең тагын бер хасиятен әйтми калу мөмкин түгел, ул — баланың шуклыгы Шагыйрьнең үзенең матур бала чагы да булмаган югыйсә! Ә шигырьләрендә никадәр шаянлык. җылы «Эттән күп дошманнары» белән тартка- лашатарткалаша иҗат иткән шагыйрьнең балалар өчен нәрсәләр язу мәсьәләсен куеп торып, ничек язуы хакында гына уйлансаң да — таң калырлык. Балалар поэзиясендә беренче булып, сабыйларның җанлы образына мөрәҗәгать итү. сюжэт, динамика кебек хәрәкәтчән пружиналардан файдалану, кошкортларны җанландырып, шигырьләрдә әкият алымнарын куллану, бала юморына юл ачу. җен-пәриләргә каршы куелган чын халыкчан әкиятләр иҗат итү Шагыйрьнең кыска гына гомере өчен хәтта күбрәк тә шикелле болар... Октябрь революциясеннән соң әдәбиятка килгән шагыйрьләр өр-яңа денья ачтылар Революцион пафос, социалистик яшәеш күренешләре. Тукайлар хыяллана гына алган яңа кешеләр... Поэзиядә гене түгел, прозада, бигрәк тә ул елларны шактый җанланып киткән балалар драматур. гиясендә дә шундый ук хәл. Яңа илнең яңа гражданы белемле, физик яктан көчле, туган илен нык яраткан кеше булырга тиеш. Шуның өчен туган ил, дошманнарга каршы көрәш, физкультурачылар турында шигырьләр, дәртле җырлар күп язылды. Әдәбиятка кыюлыгы, җитезлеге, үткенлеге тик тормаслыгы, дошманнарга каршы нәфрәте белән пионер образы килеп керде. Антологиянең соңгы битләрендә балалар әдәбияты тәнкыйтьчесе Равил Кукушкин 20-50 еллар поэзиясен характерлаганда: «... тематик дөреслеге белән генә түгел, бала психологиясен бирү үзенчәлеге һәм шигъри яңгырашы белән дә аерылып тора. Әйтик, бу чорда иҗат ителгән күлчелек әсәрләр, нинди генә темага язылмасын, уртак өч үзенчәлек — күмәк тормыш. оптимистлык һәм патриотизм тойгысы белән сугарылган»,— дип язды. Яңа тормыш тудырган психологик үзенчәлек, кеше характерындагы яңарыш иде бу Бу үзгәрешне без антологиягә кергән шигырьләрдән ачык күрәбез. Утызынчы еллар әдәбияты өчен тагын бер яңалык шул булды, ул елларда балалар өчен генә язган әдипләр мәйданга килде. Мәктәп балалары Абдулла Алиш әкиятләрен, Гариф Гобәй повестьларын, Абдулла Әхмәт пьесаларын йотлыгып укыган кебек, Әминә Бикчэнтәева, Җәвад Тәрҗеманов, Нур Гайсиннерның да шигъри китапларын көтеп алалар иде. Сугыштан соңгы елларда балалар шагыйрьләренең сафы тагын да ишәйде Бари Рәхмәт Зәкия Туфайлова. Шәүкәт Галиев. Хәкимҗан Халиков, Роберт Миңнуллин кебек бик үзенчәлекле шагыйрьләр иҗатларын бары тик балаларга гына багышладылар Бөек Ватан сугышы күп кенә язучыларыбызның гомерен кисте. Әнә шушы югалтуны, бушлыкны тулыландырырга теләгәндәй, сугыштан соңгы елларда бөтен язучылар да балалар өчен әсәрләр яза башладылар. Бу күп санлы әдипләр төркемендә өлкәннәр дә, утнысуны кичеп кайткан урта буын да. әдәбиятта беренче адымнарын атлаган яшьләр дә бар. Шулар арасында кояшлы алан кебек яктырып. Бари Рәхмәт иҗаты күренеп тора иде. Га- җәп йомшак күңелле, балаларча самими, сабыр холыклы, әкрен тавышлы бу кеше шигърият дөньясына тавышсыз-тынсыз гына килеп керде дә тиз арада барыбызның да мәхәббәтен яулап алды. Артык игътибарга, мактауга дәгъва итми иде ул Дан аңа үзе килде. Әмма Бари абыйның аңар да исе китмәде. Аның иң бәхетле сәгатьләре балалар алдына чыгып, йомшак кына тавышы белән шигырь уку иде. Балалар белән сөйләшә белә иде Бари Рәхмәт Дөресрәге, ул үзе түгел, шигырьләре сөйләшә иде аның. — Сыерчыгым, нигә китәсең! Сагынырмын сине, ииткәчтеи. — Кез җитте бит инде, мин туңам. Килгән идем җәйге костюмнан. Гади дә, хикмәтле дә. Бер генә дә артык сүз юк. Фикер җыйнак кына шигырь юлларына сыеп беткән. Ә хикмәте — авторның дөньяга бала күзе белән каравында, чынбарлыкны бала фантазиясе аркылы ачуда. Бари Рәхмәттәге гадилек һәм тирәнлек гармониясен Хәсән Туфан иҗаты белән чагыштырасы килә. Хәсән ага да бит фикерләрен шигырь кысасына көчләп кертмичә, җанга рәхәт итеп, үзәк өзгеч моң, я җиңелчә бер шаяру белән сөйләп тора кебек. Әмма һәр юлында афоризм итеп алырлык акыллы уй ята. Поззиядә «лидер» сүзен куллану урынлы да түгелдер, бәлки. Позэия ул спорт мәйданы түгел. Шулай да инглиз теленнән кергән бу сүзнең «әйдәп баручы» диген мәгънәсен күз алдында тотсак, ипләнче еллар поэзиясендә Б. Рәхмәтне, алтмыш- җитмешенче елларда Ш. Галиэвнә шулай дип атыйсы килә. Бу ике шагыйрь сугыштан соңгы балалар поэзиясенең үсешенә, сыйфат ягыннан күтәрелешенә, форма төрләнешенә бик зур йогынты ясадылар. Хәтта бәр төркем яшь язучылар нәкъ Рәхмәтчә. нәкъ Шәүкәтне язарга омтылдылар. Аларның кайберләре эур агач төбендә корыган үлән кебек, шулай югалып та калдылар Әмма галантлылары соңыннан үз юлларын табып, үэ тавышларын ишеттерә алдылар Ш. Галиев Г. Тукай. Б Рәхмәттән үк килгән көлкеле шигырьләр язу традициясен дәвам итсә до. остазларын кабатлау юлыннан бармады Аның да геройлары яшь ягыннан Г Тукай һәм Б. Рәхмәт геройлары белен бер чамадарак иде Ләкин акыл ягыннан алар үскенрәк, алар бәпән җитди мәсьәләләр турында да сөйләшеп була Заман сүзе белән әйткәндә, менә дигән акселератлар. Шулай да алар әле барыбер бала Бар нәрсәгә бала күзеннән карыйлар, иң элек теге яки бу нәрсәнең кызык ягын күрәләр. Шәүкәт Галиев шигырьләрендә техника заманасы алып килгән яңалыклар күл Витамин, пластмасс, магнитофон. парикмахерская кебек артык прозаик сүзләрне дә ул шигъри калыпка җиңел сыйдыра Бу яңалыклар аерым сүзләргә генә дә кайтып калмый. Йорт-җир әйберләреннән башлап бала тормышының аерым күренешләре турындагы шигырьләренең барысында да бүгенге көн сулышын сизәбез. Алтмышынчы-җитмешенче еллар балалар поэзиясе, гомумән, кызыклы. Авторларның бик күбесе яшьләр, югары белэмлеләр, заманча кыюлар Үз-үзләреннән канәгеть булмау, туктаусыз эзләнү, рус. хәтта дөнья әдәбияты үрнәкләренә тиңләшергә тырышу хас аларга Характердагы бу активлык, билгеле, поэзиядә чагылмый калмый Берберенә һич тә охшамаган әнә шундый бик әйбәт шагыйрьләр бүген дә нәниләр поэзиясендә эшләп килә. «Барлык талантлы язучылар терле-тәрлэ, талантсызлары гына бер төрле яза»,— ди Илья Ильф. Соңгы ун елларның балалар поэзиясе дэ терпелек белән интегә дип әйтеп булмый. Роберт Миңнуллин һәм Равил Фәйэуллии. Ростам ААингалимов һәм Хәкимҗан Халиков. Герой Рәхим һәм Фәнис Яруллин — никадәр төрлелек, үзенчәлек, аэрымлык бар аларда Бу антология татар балалар лоэзиясэнең зурлыгын, байлыгын кулга тотып керәрга акылыбыз, йорвгебвз аша үткәрзргә мөмкинлек бирә Тәнкыйтьче Равил Кукушкин- ның китапка язылган җитди мәкаләсе әдәбиятның бу өлкәсендәге уңышларны күрсәтеп бирергә тырышкан «Татар балалар поэзиясе антологиясе»н тезүчеләр дә, аның редколлегия әгъзалары да көчләрен, белемнәрен генә түгел, җан җылысын да биреп эшләгәннәр Татарстан китап нәшрияты әдәбиятыбызның, шулай ук нәшриятның үэ тарихымда да калырлык эур хеэмот чыгарган Шушында барысына да рәхмет белән сүзне дә бетерергә момкин булыр иде. ләкин бер-ике теләкне әйтмичә каласы килми. Антология элек чыккан «Татар поэзиясе антологиясенә» охшатып бизелгән Бәлки, икесе бер стильдә эшләтсэн дип уйләнылгамдыр Шулай да балалар антологиясе үзенә хас рәсемнәр белән бизәлсә, мәсәлән, балалар кулыннан ясалган кояш, кош, чәчәк элементларыннан да файдаланылса, уңышлырак булыр иде кебек. Ул вакытны язучының биографик белешмәсе бирелгән бит иркенрәк калыр һәм авторлар турында күбрәк сүз әйтеп булыр иде. Ниһаять, антологиянең тиражы бик кечкенә булуын да искә алыйк. Ул инде сатылып та бетте, шулай булгач, кабатлап чыгару турында да уйларга кирәк түгелме икән?