Логотип Казан Утлары
Публицистика

НӘНИЛӘРНЕ ОНЫТМАГЫЗ!

Бүгенге укучыбызның ни дәрәҗәдә хәзерлекле һәм туган телебез гүзәллекләренә никадәр сизгер булуы өчен без. әлбәттә, үзебездән элгәргә язучыларга бурычлы. Тукайның балаларга атап язылган якты шигырьләре, Галимҗан Ибраһимовның йөгерек хикәяләре, Такташ иҗаты тудырган «Караборынның дусты», Мирсәй Әмирнең «Батыр малай турында хикәяләрне, Туфанның «Юкмыш бабай» әкияте, Җәлил,Фатих Кәримнең нәниләргә багышлап язылган онытылмас шигырьләре.. Урамнар бүген сөенгән, Ап-ак карга киенгән. Ләйлә чанасын күтәреп Чыгып китте өеннән. Бу — Такташ Бер мәртәбә ишетүгә күңелгә сеңеп кала Шушы юлларны ятлап үскән ничәнче буын укучылар бүген татар китабын кулына ала икән?! Муса Җәлилнең моннан илле еллар элек Татарстан язучыларының I съездына хәзерләнү уңае белән язылган мәкаләсе бар. Ул «Балалар әдәбиятына иң нык игътибар!» дип атала. Шуннан бер-ике өзек китереп үтик. «Татар совет әдәбиятында зур ук урын тоткан язучыларыбызның бик күбесе әле балалар әдәбиятыннан әсәр биргәннәре юк...» «Балалар драматургиясен һәм балалар җыр-музыкасын үстерүне бөтен кискенлеге белән куярга кирәк булыр. Музыка-балет театрын төзү процессында балалар өчен музыкалы сәхнә әсәрләре һәм балетлар язуны да куярга кирәк. » Гыйльми критика институты аркылы балалар әдәбиятына тулы күзәтү үткәрү һәм, гомумән, тәнкыйтьне юлга кую эшен эшләргә кирәк...» Күргәнебезчә, безнең классикларыбыз яшь буынны тәрбияләүгә, яңа укучыны булдыруга әнә шула-рак килгәннәр. Без, язучы яки аның китабы турында сөйләгәндә «аның уз укучысы бар», «аның бу китабы үз укучысын тапты» кебек тәгъбирләрне еш кулланабыз. Ә менә үз укучысын тәрбияләү, аны үзенә якынайту өчен язучы нәрсә эшләвен беркайчан да куэБ гаткаиыбыэ юк. Балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, алармы батырлыкка, тапкырлыкка өйрәтү, матурлыкка соклану хисенә яңа юнәлешләр бирү — һәрбер язучының изге бурычы. Шушы җәһәттән нәниләр өчен соңгы вакытта чыгарылган бер. ничә китапны күзәтеп үтик Сүзне китапның бизәлешеннән башлыйсы килә. Рәссам автордагы юморны оста тотып алган. Шаян, тапкыр, кулыннан эш килә торган малай образы тышлыктагы рәсемдә үк күренә. Кибеттән чиләк сатып ал диеп Борчып тормадым әле әнине. Каен тузыннан үрдем бер тырыс Ярдәмгә дәштем бары әбине. Шуннан соң безнең тырыш малаебыз нәрсә эшләгән дип беләсез? Соң, әлбәттә, ул тырысны матурлык өчен, мактаныр өчен генә ясамаган, урманга җиләккә киткән Җиләкләр дә аның осталыгына сокланганнар һәм аларның әнә шул матур тырыска утырып карыйсылары килгән Алар «мине әз» диеп, яфрак астыннан йөгереп чыга торганнар, тырыска сикереп менә торганнар Шундый оста куллы малайны кем яратмасын соң? Тырыш малай күз ачыл йомганчы тырысын түбәләмә тутырган да. ойдогеләрне сыйларга кайтып киткән Каен тырыста каен җиләге, Көнләшеп калсын кибет чиләге Кулыннан бер эш килгәннең һәммәсе килә инде Менә ул калайдан кисеп әтәч яса. тан Хәзер моны нишләтергә? Һәрбер ясалган әйбер .нинди дә булса эшкә ярарга тиеш ләбаса! Башыңны гына эшләтергә кирәк, тырыш малай үзенең калай әтәченә дә эш таба Аңа җилләр телен өйрәтә Ул хәтта болында йөргәндә дә «бу — егет кеше эше түгелм дип тормаган, такыялар үрген. Нигә гаҗәпләнергә, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз! Әнисенә дә үргән ул, әтисенә дә үргән ул. дусларына да үргән ул — һәммәсенә дә үрген ул Тырыш, оста куллы малайның теләге дә изге һәр бер баланы сокландырырлык Китапның исеме до әно шул шигырьдән алынып «Чәчек такыя» дип аталган Шагыйрь Гәрәй Рәхимнең өлкәннәр өчен язылган шигъри әсәрләрендәге стиль үзен, чәлеге, авазларның салмак, ышанычлы агышы биредә дә сакланган Бу шигырьләрне укып үскән балалар, һичшиксез, шагыйрьнең өлкәннәргә язылган китапларына да хәзерлекле рәвештә киләчәкләр Шагыйрь бу әйбәт китабында бер тырыш малай хакында гына язмаган Бу юнәлеш китапның үзәген генә тәшкил итә «Чәчәк тәкыяода башка малайлар да бар «Бер ялгышу— мең ялгышу» балладасында ул «Та- шавыл Әрчүгеиең моннан унбиш еллар элек нәрсәләр кичерүен» сөйли Әйе. Әр- чүк үзе әйбәт кенә малай Ләкин һич кенә дә ялгышын төзәтергә теләми Менә ул ялгышып төньякны көньяк дип күрсәтә, әм. ма үзенең хатасын һич кенә дә таныйсы килми һәм үз күзләре белән күреп кайтырга теләп Әрчук майкадан, шорттан гына көньяк дин төньякка чыгып китә Шуннан соң нәрсә булганы авторга хас юмор белән тасвир ителгән Әйе, мондый балладалар, әкиятләр, хикәятләр бик тә кирәк Алар гыйбрәтле булудан тыш та күп мәгълүмат бирәләр, балалар хәтерен тирәнәйтүдә. чыныктыруда аларның файдасы бәхәссез. Шагыйрь берничә генә юл белән балада елмаю һәм уйлану тудырырдай матур сурәтләр дә ясый ала. Юл өстендә тузан уйный — Ике яшь әтәч талаша. — Безнең әтәч җиңә. — Ди-ди Ике малай якалаша. Китапның бер кимчелегенә тукталып китмичә булмый Дөресен генә әйткәндә, бу кимчелек соңгы елларда басылып чыккан бик күп китапларыбызга хас Эш шунда: китапларыбыз нәкъ менә җыентыкны хәтерләтә Ә бит китап — тематик бер бөтен үзәге булган, тормышны төрле ноктадан килеп өйрәнүләрдән торган камил формалы һәм эчтәлекле төпләмә булырга тиеш Юк. бао җыентыкларга каршы түгел Әдәби мирасларны да җыеп чыгарырга кирәк Ләкин бүгенге тормыш эчендә кайнаган. кулында каләме уйнал торган иҗат кешесенә сокландыргыч муенса-сойлән тезү үзе бер сөенеч булырга тиеш Әнә бит Г Рәхимнең үз герое до токыя үргән Шуңа күрә до «Туган ягым». «Кызыл», «Якты аланда» кебек шигырьләр аерым алганда матур гына булсалар да «безнең ни гаебебез бар» дигондәй, башларын иеп торалар тесле Әхмәт Рашитов. Кояшлы ил — бәхет иле». Татарстан китап наш . рияты, 198 1. Рәссамы Р. Тәхвә- т у л л и н. Китапка барысы 13 шигырь кертелгән. Биредә, Гәрәй Рәхим китабыннан аермалы буларак, иң нәниләргә язылган шигырьләр тупланган. Шулай булуына карамастан, китап төсле рәсемнәр белән түгел, ә акка каралы сурәтләр белән генә чыгарылган. Бүгенге бала ике телдә дә чатнатып укый, аның кулына илебезнең төрле шәһәрләрендә чыгарылган матур-матур рәсемле китаплар керә. Китап, һичшиксез, күп төс белән чыгарылырга тиеш иде. Шулай ук тышкы битендә авторы да куелмаган Монысы инде бигрәк тә сәер. Кояшлы ил — безнең ил. Күге аның гел аяз. Кыш китерсә Кыш бабай, Чәчәк алып килә яз. Китап шулай башлана. Ул йөгерек тел белән язылган. Шигырьләрне хәтердә калдыру да бик җиңел. Бу ил безгә булсын, дип, Кояш балкып торсын, дип. Бабайлар яулап алган, Әтиләр саклап калган. Шагыйрьнең зурлар өчен язылган шигъри әсәрләрен яхшы белгәнгә, әнә шундый героик пафослы, бәйрәмчә рухлы шигырьләр күбрәк көтелгән иде. Китап тематик яктан киң. шигырьләр вакыйгалы. Бүгенге балалар тормышы анда төрле яклары белән күрсәтелгән. Әтисе белән абыйсының уракны бетереп кайтуларына сөенгән малай ("Игеннәр өлгергәч»), алдашу уенында көлкегә калган Гөлсинә («Алдашу уены»), өлкәннәргә хөрмәт белән эндәшә белмәгән Кави («Агач авыз»), су коенганда Әминә исемле кызны коткарган Мәмәт («Медальле малай») һ. 6 кызлар һәм малайлар һәммәсе дә тормыштан, балаларның үз араларыннан Малайга әтисе Казаннан татарча китаплар алып кайта Китаплар эчендә Шәүкәт Галиевнең Шәвәлие, Тукайның Шүрәлесе, халыкның тапкыр Шомбае. Тиз генә укып чыгыйм да, Белим дә үзем барын. Саша белән Наташага Сөйләрмен кызыкларын. Төрле милләт балаларының дуслыгын чагылдырган бик тә гыйбрәтле шигырь бу Китапның эчтәлеге дә исеменә тиң. Әгәр алда әйткән кимчелекләре дә булмаса, икеләтә әйбәт тоелыр иде. Марсель Галиев чәчмә һәм тезмә әсәр, ләрдән төзелгән берничә китап авторы Алары өлкәннәр өчен иде. Шуңа күрә Марсель Галиевнең балалар өчен беренче булган китабын хуплап каршыларга кирәк. Китапта 6 хикәя, 2 парча урнаштырылган. Хикәяләрнең һәрберсендә үз формасы табылган. Автор һәрбер вакыйгада эчке пружина булган детальне табарга тырыша ■Утыз тиен генә» хикәясендә Данияның күгәрченнәргә ваклап сипкән йөземле күмәче, «Үпкәләүидәге ертылган рәсем», «Ак парашютта очучы әтисен югалткан Маратның төшендә әтисеннән бүләккә ах парашют алуы — болар һәммәсе дә үзенә күрә бер табыш. Алар вакыйгаларны бер теземгә җыйган муенса җепләре. Гомумән, Марсель Галиевнең хикәяләре бала- ны дөнья хакында киңрәк уйланырга, фикер йөртергә өйрәтәләр һәм алар һәммәсе дә гыйбрәтле вакыйгалар аша бирелгәннәр Китапка исем булган «Җиңәсем килде» хикәясендәге Илгиз бакчада шахмат уйнаганда сукыр абзыйсының бер фигурасын алып куя. Бер уйласаң, балалык беркатлылыгы гына. Хикәягә нигез булып яткан шул кечкенә генә детальдән олы гомумиләштерү ясала. Безнең балаларыбыз Марсель Галиевтәи киләчәктә дә шундый гыйбрәтле әсәрләр көтәләр. Йомгаклап шуны әйтәсе килә: безнең язучыларыбыз әнә шулай сирәк кенә булса да нәниләребезне сөендерә торалар Әмма бу аз, хәтта бик аз. Кабатлап әйтик— нәниләр безнең киләчәктәге укучыларыбыз. Шушы хакыйкатьне без беркайчан да онытырга тиеш түгелбез.