ДӘҮ КИТАП
Безнең өйдә хәзер шөгыльсез-ни- сез утырулар бетте. Әз генә буш вакытың бар икәнен күрдеме, кечкенә улым «Татар балалар поэзиясе ан- тологиясеин китереп тоттыра да; «Әти, укы әле миңа тагын шушы дәү китапны», — дип тыкырдата башль1й. «Дәү китап» аркасында «тынычлыгын югалткан» атааналар бер без генә түгелдер, мөгаен.. Сөенечле хәл, 1980 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан бу шигъри тупланма тиз арада сатылып бетте дә, балаларның яраткан китабына, тәрбиячеләрнең иң кирәкле кулланмасына әйләнде. Бу — антологияне хәзерләп бастырып чыгаручыларның хезмәтенә иң объектив, иң гадел бәя «Балалар поэзиясе антологиясе» басылып чыгу культурабыз тарихында олы вакыйга Ул «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» «Татар поэзиясе антологиясе» белән тиңләшерлек зур хезмәт. Борынгы чордан алып хәзерге заман шагыйрьләре иҗатыннан иң яхшы әсәрләрне генә алып та 368 битлек олы бер поэтик тупланма төзергә мөмкин булган икән, без балалар поэзиясе өлкәсендәге бай мирасыбыз белән хаклы рәвештә горурлана алабыз. Балалар өчен әдәби тупланмалар чыгару эше бездә XIX гасыр ахыры һәм XX гасыр башларында ук күренә башлый. Бу нәүбәттән М Иванов, Т Яхин, К. Насыйри һ.б кебек мәгърифәтчеләр һәм Г. Тукай тарафыннан чыгарылган җыентыкларны күрсәтергә була. Аларны антология төзүдәге беренче тәҗрибәләр дип атарга мөм. кин Совет власте елларында басылган «Балалар календаре», «Нәниләргә бүләк», «Нәниләр китабы» кебек тупланмалар да шул эшнең дәвамы булдылар. Әмма Тукайлар заманыннан ук әдипләрнең һәм педагогларның хыялында яшәп килгән «Татар балалар поэзиясе антологиясеин дөнья, га чыгару теләге озак еллар гамәлгә ашырыла алмыйча торды. Аны тормышка ашыру күренекле әдип һәм галим Н. Исәнбәт, шагыйрь Г Рәхим, әдәбият белгече Р. Ку. кушкиннарга насыйп булган икән. Табигый ки, антологиянең гамәли әһәмиятеннән тыш, фәнни кыйммәте дә булырга тиеш. Бу яктан караганда, китапка шулай ук телтеш тидерерлек түгел. Шагыйрьләрнең әсәрләре югары эстетик зәвык белән сайланып, хронологик бер эзлеклелек белән урнаштырылганнар һәм шуның өчен китап, тулаем алганда, татар балалар поэзиясенең үсеш эволюциясен чагылдыра. Бу исә әдәбиятчыларга балалар поэзиясенең тарихы турында фикер йөртергә һәм нәтиҗәләр чыгарырга мөмкинлек бирә. Антологияне башыннан ахырына кадәр укып чыккач, шул күзгә ачык бәрелә: XIX гасырдан алып шушы көнгә кадәр татар балалар поэзиясе озын юл үткән. Бу юлны балалар поэзиясендә шигъри осталыкка, камиллеккә илтүче юл дип атарга мөмкин булыр иде. Чыннан да. китапка кертелгән шагыйрьләрнең иҗат үрнәкләрен бер эзлеклелек белән укып бару дәвамында. безнең заманга якынлашкан саен, балалар шигъриятенең нәниләр күңеленә, аларның эстетик зәвыгына якыная барганлыгын сиземләргә була. Әйтик, безнең гасыр башларында иҗат иткән Г. Рахманко- лый, Дәрдмәнд, М. Укмаси әсәрләрендә әле «чын балалар шигыре» юк. Ул әле балаларга багышланган шигырьләр генә. Аларда әсәрнең лирик герое өлкән кеше һәм ул, өлкән кеше буларак, нәниләрне тормыш-көнкүреш, әйләнәтирәлек белән таныштыра. Шагыйрьләр, шулай итеп, өи- ләнә-тирәлекне поэтик тасвирлаулар аша балалар күңеленә матурлык тойгысы иңдерүне максат итеп куялар. Аларның шигырьләре кайчакта дидактик форма да алалар. Балалар поэзиясенең башлангыч чорына хас булган бу үзенчәлекләр соңга таба Б Г Тукай иҗатында, мәсәлән, яңа сыйфат үзгәрешләре кичерә Дөрес. әле Г Тукай иҗатында да балаларга «өлкән кеше буларак» мөрәҗәгать иту. тормыш-көнкүрешне аның күзлегеннән тасвирлау традициясе яшәп килә. Әмма ул «өлкән кешенең» күңеле балалар җаны кебек саф һәм садә булуы, әсәрнең мавыктыргыч һәм аңлаешлы тел белән язылуы аркасында балалар йөрәгенә үтеп керә ала. Г. Тукай балалар поэзиясенә күзгә күренерлек олы бер яңалык алып килде Ул лирик герое бала булган чын нәниләр поэзиясенең тәүге үрнәкләрен бирде Поэзиянең Тукайдан соңгы чоры әнә шундый — чын балалар шигъриятенең үсеш еллары булып күзаллана Дөрес, ул үсеш тигез юлдан гына бармады 20— 30 елларда мәсәлән .балалар шигъриятен тасяири әсәрләр дә басып киткәләде 40— 50 елларда исә ул тагын тернәкләнеп китте Б Рәхмәт Н Исәнбәт иҗатларын>, үсеш кичереп Ш, Галиев иҗатындо югары ноктага иреште. Хәзерге урта һәм яшь буын шагыйрьләре Җ Тәрҗеманоа, М Файзуллина. Р Вәли,. а ° Мингалимов Р Фәйзуллин, Г Рәхим, Р Миңнуллин, Җ Дәрзаманов. М. Әгъләмо», Р Бәшәров һ б иҗатында без аның алга таба уңышлы дәвам иттере лүен күрәбез Бу шагыйрьләргә бала психологиясен нечкә тоеп, аларның «үз эчләренә кереп» уйлый һәм сөйли белү хас. Бөек Тукай иҗатында яралган бу асыл сыйфат хәзерге көнгәчә дәвам иттерелә Китапта Р Кукушкинның «Җирдә яңа иеше өчен» дигән күләмле генә мәкаләсе урнаштырылган. Автор балалар поэзиясенең башлангычын хаклы рәвештә нәниләр фольклорында күрә һәм аның нәниләр шигъриятен сугарып торучы матурлык чишмәсе булуын дәлилләп аңлата Ә язма балалар поэзиясенең тарихын ул борынгы чор шагыйрьләре Кол Гали, С Сарай Me. «әммедъяр һ б иҗатыннан башлый Әмма кызганычка каршы, авторның соңгы фикерләре коры сүз булып кына кала, чеики антологиягә борынгы шагыйрьләрнең иҗатыннан үрнәкләр кертелмәгән Балалар поэзиясе 1905 елдагы буржуаз демократик революциядән соң зур күтәрелеш кичерә Монда «Тәрбиятел әтфаль» «Якты юл» кебек балалар журналлары мөгаллимнәр өчен чыгарылган «Шура» журналларының әһәмияте гаять зур була Балалар поэзиясенең XX йөз башындагы үсешен тасвирлаганда миңа калса. 1905 елгы революция тудырган демократик хәрәкәт һәм балалар өчен журналлар чыга башлау, аларның әһәмиятен ассызыклап күрсәтү җитенкерәмәгән төсле Революциягә кадәрге чор балалар поэзиясен анализлаганда автор Г Тукай иҗатына киң тукталган, аның хезмәтләрен һәм балалар поэзиясенә алып килгән яңалыгын тулысыңча ачып бирә алган Шулай ук мәкаләнең революциядән соңгы чор балалар поэзиясе тарихын ачыклауга багышланган бүлеге дә һәрьяклап мактауга лаек Аида балалар поэзиясе үткән юл ачык күз- аллана. теге яки бу шагыйрьнең балалар шигъриятендә тоткан урыны, роле дөрес билгеләнә Китапның төп бүлеге — текстлар бүлеге балалар поэзиясенең нигезе булган фольклор үрнәкләреннән башланып китә Анда нәниләр өчен башкарыла торган һәм балаларның үз мохитендә яшәүче халык иҗаты үрнәкләре китерелгән Әмма, әйтергә кирәк, алар жанрларга бүленеп түгел, ә «Бишек янында», «Табигать белән сөйләшү». «Тел шомарткычлар». «Такмактакма- залар» кебек гомуми бүлекчәләргә аерып кына урнаштырылганнар Бу әлбәттә, төзүчеләрнең генә гаебе түгел Ул балалар фольклорының әлегә кадәр фәнни яктан өйрәнелеп бетмәвеннән жанрларның ачыкланмавыннан килә торган җитешсезлек Китапның «Татар шагыйрьләре» дип аталган бүлегендә революциягә кадәр иҗат иткән унсигез шагыйрьнең биографик белешмәсе һәм әсәрләре бирелгән Минемчә. бу сан азрак Мең еллык әдәби мираска ия халыкның 1917 елга кадәр унсигез генә балалар шагыйре булуына ышанасы килми Борынгы чорда иҗат иткән шагыйрь лориең әсәрләреннән аерым үрнәкләрне сайлап алу мөмкинлеген искертеп узу белән бергә XIX гасәр шагыйрьләре К Бик- колое, Г Мокрый Я Емельянов һәм башкаларның балалар өчен язган шигырьләре бар икәнлеген әйтел узарга була Кызганычка каршы алардан үрнәкләр китерелмәгән Шулай ук совет чорында яшәгән һәм иҗат иткән С Миңлекәй Г Мөхәммәт шин Һәм башкаларның да балалар эчен язылган шигырьләре байтак Шигъри вито логиягә аларның да керергә тулы хокуклары бар иде Хәзерге яшь шагыйрьләрнең әсәрләре кертелсә до зыян булмас иде Антологиягә керә алмыйча калган һәм исемнәре онытыла башлаган борынгы ав торлар булуы мөнәсәбәтендә шуны әйтәсе килә: бу очраклы гына килеп чыккан хата түгел. Төзүчеләр кулларыннан килгәнне эшләгәннәр — эзләнгәннәр, тапканнар, китапка урнаштырганнар. Төп бәла шунда, бу антологиягә керергә лаек булган күп кенә шагыйрьләрнең мирасы (бигрәк тә ре- ■олюциягә кадәрге шагыйрьләрнеке) әле тулысынча барланмаган Алар төрле га- зет-журнал битләрендә, хәзер сирәк очрый торган китапларда, кайберләре исә кулъязма килеш фәнни учреждениеләрдә, шәхси архивларда яталар. Аларның барлыгын белүче әдәбият белгечләре никтер бу шигъри тупланманы төзү эшенә тартылмаганнар. Нәтиҗәдә, исемнәре онытыла башлаган күп кенә шагыйрьләр уникаль басмага керә алмыйча калган. Сүз дә юк, бай культура традицияләре булган халыкның поэтик мирасын күзаллап чыгу һәм шуннан сөземтәләр алу гаять катлаулы эш. Монда кайбер вак-төяк чатаклыклар китүе дә табигый хәл. Төзүчеләр җибәргән җитешсезлекләрнең бер өлеше шагыйрьләр турында бирелгән биографик белешмәләргә карый. Алар, ни. гездә, күп эзләнүләр нәтиҗәсендә туган язмалар. Әмма аларда стилистик чуарлык күзгә бәрелә, биографияләр барысы да бер төрле генә язылмаганнар Кайберлә- рендә шагыйрь тормышы һәм иҗатындагы вак-төяк вакыйгаларны, фактларны күрсәтүләр очрый. Кыскасы, биографик белешмәләргә фәннилек җитенкерәмәгән. Китапның техника ягына караган җитди бер төгәлсезлекне дә күрсәтеп узмыйча ярамый. Мәсәлән, антологиянең 241—256 битләрендә (бәлки ул аерым нөсхәләрдә генә шулайдыр) бирелгән тугыз шагыйрьнең әсәрләре һәм биографик белешмәләре кабат килеп «кунаклаган». Мондый хаталар бу уникаль басманың беркадәр ямен җибәрсәләр дә, китапның гамәли һәм фәнни әһәмиятен күләгәли алмыйлар. Күп хезмәт түгеп, озак эзләнүләр аша туган бу китап балаларга, тәрбиячеләргә һәм, гомумән әдәбият сөючеләргә олы бүләк. Ул чыннан да, культурабыз тарихында зур казаныш булырлык «дәү» китап