Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК ЮЛНЫҢ БАШЛАНГЫЧЫ

Декабрьның җан ешеткеч салкын бер төнендә Яңа Комиссариат урамындагы (хәзерге Комлеа урамы. 15) нык итеп эшләнгән, тыштан такта белвн тышланган агач өйдә яшәүчеләр кинәт тәкәллефсез генә ишек шакыган тавышка уянды Куркуга төшкән хуҗабикә ишекне ачарга да өлгермәде, аны бер читкә тибәреп, өй эченә, үзләре белән өшеткеч салкын ияртеп жандармнар килеп керде Чалара башлаган чәчле, яше илледән ашкан сөйкемле хуҗабикә. өйгә бәла килүне сизенүдән йөрәге сыкрап, идән уртасында тораташ булып калды Күнегелмәгән шау-шудан, тупас кычкырынулардан уянган балалар — унөч яшьлек үсмер малай һәм тугыз яшьлек кыэ — әниләренә барып сарылдылар. Алардан бераз гына читтә- рәк, як-ягына карангалап басып торучы уналты яшьлек кыз сораулы караш белән жандармнарга текәлде Өй эчендәгеләрдән берәү генә, бердәнбер ир кеше, инде тужуркасын кияргә дә өлгергән студент тыныч һәм җитди күренә иде Аның төнге кунаклар киләчәген белеп, үзен бу очрашуга әзерләп куйганлыгы сизелеп тора — Владимир Ульянов? Сез кулга алынасыз) Җыеныгыз) Димәк, төрмә) Ашыкмый гына киенгән арада Казан император университетының кичәге студенты бу кулга алынуга кадәр булган вакыйгаларны күңеленнән тагын бер тапкыр кичерде «Сходкага, иптәшләр) Сходкага!» Дүртенче декабрьда, иртән университетмын озын коридорларында шундый чакырулар яңгырады. Тиздән актлар залына ярсыган, дулкынланган студент егетләр килеп тулды. Иң алдагылары арасында юридик факультетның беренче курсында укучы Владимир Ульянов та бар иде Бу япь-яшь егетләрне бирегә нәрсә алып килгән иде соң? Кыскача гына булса да шул заманнарны хәтергә төшереп үтик. Россия капитали, стик үсеше юлына, кем әйтмешли, ике аяклап баскан вакыт бу Пролетариат әле туып кына килә, ул әле үзенең сыйнфый таләпләрен оешкан төстә куярга өйрәнмәгән. коточкыч изелүгә, эш һәм тормышның адәм түзмәслек шартларына стихияле рәвештә генә каршылык күрсәтә Әмма ул үзенең барлыгын һәм ныгый баручы коч икәнлеген торган саен ешрак сиздерә Соңрак ул вакытларга характеристика биреп, В И Ленинның апасы Анна Ильинична Ульянова-Елизарова үзенең истәлекләрендә болай яза: «Гомумән алганда, бу тынлык, торгынлык чоры иде. «Народная вол» инде тар-мар ителгән ә социал-демократия Россиядә әле тумаган, көрәш мәйданына массалар чыкмаган... әледән-әле кабынып китеп, үзен сиздереп торучы бердәнбер катлам булып студентлар саналган бер чор иде Алар арасында ачыктан-ачык ризасызлык белдерүче, көрәшергә маташучы кызу канлы кешеләр һәрвакыт табылып тора Хөкүмәтнең кулы барыннан да ныграк нәкъ менә аларны кыса иде. Тентүләр, кулга алулар, сөргенгә җибәрүләр күбрәк студентлар өстенә төшә иде» Халыкның ачуы кабарудан, дәһшәтле демократик хәрәкәт дулкынының көчәюеннән. гомумхалык протестының якынлашуыннан куркып калган патша самодержавиесе, боларның барысына да җавап итеп, террорны тагын да рәхимсезрәк итүдән гайре бернәрсә дә уйлап таба алмый Ә куркуга төшәрлек сәбәп чыннан да бар Нибары Д унбер ел эчеиде тәхет ияләре — патшаларга ике тапкыр һөҗүм ясалган. Аларга кем ата диген әле? Тәхетнең ышанычлы терәге, аның сакчылары итеп тәрбияләнергә тиешле, император университетларында укучы студентлар ата Тагын шунысы игътибарга лаек. Бу мәсьәләдә Казан университеты аерата борчу тудыра 1861 елда Казан уку-укыту округының инспекторы Вяземскийга каршы сту- ф дентлар бунты оештыруда гаепләнеп. Дмитрий Каракозовны университеттан чыгаралар Ике елдан ул яңадан шунда ук укый башлый, һәм менә шул егет 1866 елда < патша хәзрәтләренә һөҗүм итә. Казан университетының башта — медицина факуль- »- тетында, аннары юридик факультетында укучы студенты Василий Осипанов 1887 s елның мартында Александр III кә һөҗүм оештыруда актив катнаша Инде дә килеп “ тәхеткә каршы шул ук Җинаятьтә катнашкан Александр Ульяновның әтисе дә Казан - университетын тәмамлаганны искә алсак,— патша властьларына зур борчу белән 2 уйланырлык нәрсәләрнең күп булуы яхшы аңлашыла Өстәвенә шул ук Ульяновның _ икенче улы Владимир да бирегә килеп укый башлый.. Әйе, Казан университетында азатлык сөю рухы. А П Щапов Д И Мейер П. Ф Лесгафт кебек алдынгы карашлы профессорлар ярдәмендә яңадан-яңа им- _ пульслар алып килгән демократик рух яши бирә Нәкъ шушы елларда Казанда бу- < лып киткән халык мәгарифе министры И. Деляиовның университет профессорлары- * на: «Казан студентларында Пугачев каны уйный».— дип әйтүе тикмәгә булмаган Шунлыктан, патша ялчылары бер нәрсәдән дә тартынып тормыйча, әлеге рухны _ сүндерергә, «Пугачев канын» соңгы тамчысына кадәр сыгып чыгарырга, универси- - тетта һем башка уку йортларында бер генә кеше да царизмның изге нигезләренә - кул тидерү, хөкүмәткә каршы сүз әйтү, көрәш оештыру турында уйлый да алмаслык 2 тәртип урнаштырырга тырышалар Беренче чиратта уку йортларына ярлы-ябагай < балаларының керүе тагын да чикләнә тешә 1887 елда мәгариф министры тарафын- ~ нвн урыннарга җибәрелгән һәм халык арасында «кухарка балалары турында циркуляр» дип яманаты чыккан документ нәкъ шул максатка юнәлдерелгән Бу цирку- г лярда министр галиҗәнаблары гимназия һәм прогимназия җитәкчеләрен «кучер °- лакей, пешекче, кер юуучылар. вак кибетче һәм шуларга охшаш кешеләрнең балаларын» әлеге уку йортларына кертүдән тыя һәркайда университет уставларының үзгәртелүе, алардагы демократия калдыкларының бетерелүе, полиция тәртипләре урнаштырылу, студентларны яшерен күзәтү астына алу. шымчыпыкның киң таралуы шул максатны алга сөрә. Ректорлар, попечительләр һәм инспекторлар мантиясе ииген патша ялчылары, шундый уставлар белән коралланып, укучылар арасында һичнинди ризасызлык та булдырмау ечен бар көчләрен куеп тырышалар Хәтта студентлар арасында күптәннән яшәп килгән традицион землячестволар да тыела Властьлар кулында аларны кысу өчен дәлил җитәрлек була Губерна жандарм идарәсе начальнигы полковник Гангардтның 1887 елгы отчетында мондый сүзлер бар я. .мохтаҗ илтешләренә үзара ярдәм итешү өчен дигән булып оештырылган бу землячестволар чынлыкта бер-берсе белән тыгыз элемтәдәге, укыту начальниклары үткәрә торган чараларга системалы рәвештә каршылык күрсәтүне генә түгел, башлыча шул ук землячестволардагы гектографларда бастырылган Һәм хөкүмәткә каршы юнәлдерелгән китапларны бүтән студентлар арасында тарату юлы белән туп-туры революцион максатларга ирешүне дә үзләренә бурыч итеп куйган яшерен түгәрәкләргә әверелделәр » Бу чор вакыйгаларына кагылышлы әдәбиятта землячестволар эшенә күпмедер дәрәҗәдә социалдемократларның да йогынтысы булгандыр, дигән фикер әйтелә Аерым алганда. 1886 елның ноябрендә бөек рус демократ-тәнкыйтьчесе Н А Добролюбовның үлүенә егерме биш ел тулу уңае белен Петербургның Волков эира- тында оч моң кешелек демонстрацияне оештыруда гаепләнеп, пайтәхеттән Казанга сөрелгән социал-демократлар — укытучы Анна Амбарова һәм хатын-кыз югары курсларында укыган Юлия Беловаларның Сәмара-Сембер землячествосының эшендә катнашулары билгеле Әлбәттә, алар биредә бу землячествоның актив члены Владимир Ульянов белен очрашкан һәм бу оешманың зше. планнары, аерым алганда студентлар сходкасын оештыру турында сүз алып барган булырга тиешләр «Нои. менә землячество җыелышларында — дип яза югарыда телгә алынган жандарм полковнигы,— Мәскәүдә булып үткән чуалышлар үрнәгендә Казан шәһәрендә дә студентлар чуалышын башлау мәсьәләсе кузгатыла һәм хәл ителә» Биредә, мөгаен, тагын бер нәрсәне ачыклап үтәргә кирәктер Казан университетына укырга кергәндә Владимир Ульянов ниндирәк шәхес булган соң? Әйдәгез, хәтерне бераз яңартыйк. Сембер шәһәрендәге прогрессив кешеләр һәм Кокушкино авылындагы ярлы крестьяннар белән бәйләнештә-аралашуда, самими дуслык, демократия принципларына корылган гаиләдә үткән балачак Тарихны һәм бигрәк тә изелгән халыкның изүчеләргә каршы көрәше белән бәйле булган драматик еакый. галарга гаять бай булган Россия тарихын бик төпле өйрәнү, революциондемократ язучыларның, тәнкыйтьчеләрнең әсәрләрен йотлыгып уку. Ниһаять, патшага һөҗүм оештыруда гаепләнеп, җәзалап үтерелгән абыйсы Александрны югалту. Еллар буе үзенә үрнәк итеп, яратыл кына түгел, табынып килгән бу кешенең революцион көрәштә ялгыш юл сайлавын аңлаганлыктан икеләтә фаҗигале драма кичерү Болар барысы да егетнең дөньяга карашы формалашуда, әлбәттә, хәлиткеч роль уйнаган. Социаль көрәштә ялгыз террор юлы белән җиңүгә ирешеп булмаганлыгын аңлаган һәм абыйсының һәлакәте турында ишеткәч: «Юк, без мондый юл белән китмәбез!»— дип, кыю һәм катгый фикер әйткән Владимир Ульянов әле Казанга килгәнче ук җәмгыятьне үзгәртеп коруның, кешенең кешене изүен бетерүнең бердәнбер дөрес юлын эзләп озак баш вата, һәм барыннан да элек җәмгыятьнең үсеш законнарын белергә кирәк, дигән нәтиҗәгә килә «Хәзер вакыт шундый,— хокук фәннәрен һәм политик экономияне өйрәнү бик мөһим», һәм юридик факультетка керергә карар 1887 елның җәендә Казанга энергия һәм яшьлек дәрте ташып торган, гаделсезлекнең теләсә нинди чагылышына нәфрәт белән караучы, алган тәрбиясе, ээлөнү-уй- ланулары, теләкомтылышлары белән халык бәхете ханына революцион көрәшкә ашкынып яшәүче егет килә. Андый кеше студентлар землячествосына керү мөмкинлегеннән файдаланмый каламы соң? Укулар башлануның беренче көннәреннән үк Владимир Ульянов Самара-Сембер землячествосына керә. Алай гына да түгел, Ульяновны барлык землячестволарның гомумшәһәр органы сымаграк бер союз советына делегат итеп тә җибәрәләр. Владимир Ильичның студент яшьләр арасындагы роле, авторитеты турында сүз барганда, без тагын бер нәрсәне онытмаска тиеш. Күп укыган булуы, иптәшләренә ярдәмчеллеге, алар белән җиңел аралашуы, гаделлеге, кыюлыгы һәм үз карашларын яклый белүе, принципиальлеге өстенә ул бит әле патшага һөҗүмдә катнашкан, шул юлда һәлак булган Александр Ульяновның энесе дә! Бу нәрсә демократик караштагы яшьләрдә Владимир Ильичка карата игътибарны тагын да көчәйткән Землячестволарга катнашу — яшь Ульяновның җәмәгать эшчәнлегенең бер ягы гына. Хәлбуки, безгә бит әле булачак юлбашчының нәкъ менә шушы чорда ветеринария институты студентлары А. Скворцов һәм Л Богораз җитәкчелек иткән, жандарм чиннары фикеренчә, үтә дә «зарарлы юнәлештәге» революцион түгәрәкнең актив члены икәнлеге дә билгеле Түгәрәк членнары Эт тыкрыгындагы (хәзерге Некрасов урамы, 22) мещан Агеевның ике катлы йортына җыелучан булганнар. Бу түгәрәк членнары сходка оештыруда актив катнашканнар Димәк, революцион сходканы үткәрүдә Владимир Ильич икеләтә зур роль тоткан. Кыскасы, Владимир Ульяновның Казанга килүеннән башлап сходка көненә кадәр дәвам иткән берничә ай вакыты гаҗәеп киеренке узган Полиция шымчылары «дәүләт җинаятьчесепнең энесен һәр адымда күзәтеп торганнар Университеттагы чуалышлар алдыннан Владимир Ульяновның нәрсә белән шөгыльләнүе полиция документларына теркәлгән. Аларда Ульяновның «занятиеләргә сирәк йөргәнлеге» дә, 5 ноябрьда — Александр I университетны ачу турындагы грамотага кул куйган көнне ел саен үткәрелә торган «тантаналы актта булмавы» да. «революцион түгәрәкләр оештыруда актив катнашуы» да язып барылган. Ләкин Владимир Ильич, шымчылардан эз яшереп, землячество җыелышларына да йөри, Богораз-Скворцов түгәрәгендә дә катнаша һәм аларның һәркайсында университетта демонстрация оештыру турындагы фикерне ачыктан-ачык яклап чыга. Сходкага хәзерлек барышында листовка басыла. Ул мондый сүзләр белән башлана. «Казан студентлары! Бе, бетен киңлеген. жее- леп бара торган реакциягә үзебезнең протестны белдермәбезмени’ » Казан университетында студентларның массовый демонстрациясенә Мәскәүдә булып үткән вакыйгалар соңгы этәргеч була Анда полиция белән бәрелештә ике студент үтерелә Бу вакыйгалар алдыннан гына университетларда уку ечеи түләүнең ф биш тапкыр арттырылуы да үзенең ролен уйнамый калмагандыр Реакцион инспектор Н. Потапоеиың явызлыклары да студентларның канын кыздыра тешкәй булса * кирәк Сходка 1887 елның дүртенче декабрендә була Император университеты дүрт х сәгать буена бетенләе белән студентлар кулында тора Владимир Ульянов — свод- “ иадагылариың иң алдынгы сафында «Бер-бер артлы речьләр сәйләнде һәм алар £ күбрәк политик характерда иделәр,—дип яза сходкада катнашкан, соңыннан фәннәр J докторы булган Н. Н. Алексеев,— Сөйкемле ачык йеэле. күзләре янып торган әле _ малай гына кебек күренгән Владимир Ульянов та чыгыш ясады—патшаның изүе — турында, патша судының гаделсез булуы һәм студентларның протест белдерергә * тиешлекләре турында сөйләде» Сходка түбәндәге сүзләр белән башланган петиция кабул итә «Безне бирегә < гомумән Россия тормышы, аерым алганда, студентлар тормышы шартларының түзеп - тормаслык булуын аңлау хисе китерде » ..һем менә — жандармнар Хуш, университет сау бул ирек, сау булыгыз, туганнар Шомлы төн, салкын төн Аерылышу төне күп нәрсә турында уйланулар - тәне. Сходкада катнашкан өчен университеттан чыгарылган һем кулга алынган кырык о. иешенең иң яше — Владимир Ильич царизмның киләчәген алдан күреп «Стенасын ~ стена, ләкин черек бит ул, төртсәң, аварга тора».— дигән зирәк сүзләр әйткән төн - Аннары беренче сөрген, Кокушкино u Сходка бастырыла. Ләкин ул тарихта эзсез калмый Казан студентларының күте- - релеше Россиядәге революцион көрәш тарихында паеклы урын ала Сходка ' В. И. Ленинның чын революционер-марксист булып формалашуында да зур роль уйный Сходкада катнашкан бүтән егетләр дә. еллар үтү белән Федосеев җитәкләгән марксистик түгәрәк членнары булып китәләр Плехановның «Хезмәтне азат иту« оешмасындагы фикердәшләре, Петербург, Харьков. Ростовтагы түгәрәкләре һәм оеш малары белән злемтә урнаштыралар ...Патша ялчылары Владимир Ульяновка Казан университетын тәмамларга ирек бирмәделәр Ләкин ул безнең көннәрдә университетка барыбер әйләнеп кайтты Әнә ул, утыртма якалы күлмәген билбау белән бәйләп, тужуркасын иңенә салып, кулына китаплар тотып, университетның ак колонналы мәһабәт бинасы каршында мәрмәр постаментта басып тора. Язмышында шундый зур роль уйнаган университеттан ул бөтенләй китмәгән дә кебек һәйкәл тирәсендә елның теләсә нинди вакытында — чәчәкләр Аның яныннан студентлар үтел йөри Алар лекцияләргә, зачетларга семинарларга ашыгалар Беренче курстагылариың студентлыкка аяк басулары да һәйкәл каршында бәйрәм ителә Монда мәктәп балаларын комсомолга кабул итәләр һәр елны, иске Стиль белен дүртенче декабрьда Казан студентлары самодержавиегә каршы политик демонстрация оештырган көнне, университет коридорларында тради цион: «Сходкага, иптәшләр! Сходкага!» — дигән аваз яңгырый Университетның актлар залы, Владимир Ульянов хокук тарихыннан лекцияләр тыңлаган аудитория 1887 елдагы хәленә кайтарылган Стенада—шул елны университеттан чыгарылган студентлар исемлеге Утыз тугызынчысы — Ульянов Мемориаль зона тезелгәннән бирле биредә дүрт миллионнан артык кеше булган Алар җир шарының терле почмакларыннан килелер сходкада катнашучылар актлар залына күтәрелгән баскычтан икенче катка Зиенелөр. Ульянов утырган парта янында басып торалар, университеттан чыгарылучылар исемлеген — аларның күбесе ечеи беренче партия характеристикасы булган бу документны укыйлар һәм фактлар вакыйгалар турында уйланып, даһи кешенең бөек тормышы һәм кереше турындагы бөек явный, катьне аңларга тырышалар

 

БЕРЕНЧЕ МАРКСИСТ әйге челләнең нәкъ кызган чагында 1889 елның июль уртасында Иделнең уң як ярына урнашкан Печище авылында яшәүче фельдшер хатын Н. Каменская еенә ябырылып жандармнар кереп тула. Патша шымчылары бу авылдан бик канәгать булып китәләр Шатланырлык та шул: ничә айлар иснәнеп эзләп йөргән куркынычлы группаның эзенә төштеләр бит Аларга бик куп борчулар китергән фетнәчеләрнең башлыгы Николай Федосеев — менә инде узе алар кулында. Әйтсәң, кеше ышанмас, әле кичә генә гимназист булган япь-яшь җилкенчәк, патшага каршы түгәрәкләр оештырып, зарарлы речьләр сөйләп, тыелган китаплар таратып, күпме мәшәкать ясады! Күрер күзгә җинаятьчегә дә охшамаган үзе. Өсте-башы килешле, җитез, чибәр, төз гәүдәле, коңгырт чәчләре киң маңгаена төшеп тора, күзләре дә мөлаем карый Кешенең тышкы кыяфәтенә генә ышанырга ярамый шул. Шәһәр читендәге яшертен квартирында да бер үк нәрсә белән мәшгуль — «Карл Марксның экономик тәгълиматы» дигән «фетнә китабы» басып маташа. Рәшәткә артында уты- рып карасын әле, акылына килер. Бу — аның беренче тапкыр кулга алынуы. Унсигез яшь! Николай Евграфоаичның соңрак төрмәдән язган хатларында «тирән рәхмәт хисе белән» телгә алыначак еллар — ата-ана янында, туганнар янында үткән балалык еллары артта калган. Алардан соң — ата-ана белән «ел саен көчәя барган бозылыш, аңлашылмаучанлыклар, ә тагын да соңрак — гаиләдән бөтенләй читләшү». Болар барысы да узган инде. Казанның император гимназиясендә җиде ел буе уку да артта. Биредә ул Анна Ильинична Ульянова сүзләре белән әйткәндә, «иптәшләрен үзенә тартып торучы магнит» булган, «ә 1887 елның башында практик эш башлану максаты белән түгәрәк оештырган». Китапларда Россия чынбарлыгының күп кенә мәсьәләләренә җавап эзләп, баш күтәрми уку еллары да узган инде. Җәмгыятьне үзгәртеп кору турында уйланулар, марксизм юлына аяк басу, баш ватулар, эзләнүләр Бу бөек тәгълиматны эшчеләр хәрәкәте белән бәйләргә омтылулар, Алафузов фабрикаларындагы, Адмиралтейстао бистәсендәге эшчеләр белән беренче элемтәләр... Әйе, болар барысы да — артта, Ул үзе — жандармнар кулында. Анда —ун ел буе дәвам итәчәк бөтенләй башка тормыш. Николай Федосеев ул гомернең нибары җиде аен гына иректә үткәрәчәк Сорау алулар, суд тикшерүчеләре, төрмәләр, озын- озак сөрген юллары. Алда — туып үскән гаилә белән, үз сыйныфының шартлы гадәтләре. кагыйдәләре белән тәмам агуланган, власть сөюче алпавыт әнисе белән араның тулысынча өзелүе Николай Евграфович кулга алынгач, ул улы белән күрешү өчен төрмәгә килмәячәк һәм хәтта кош теле кадәр генә хат та язып салмаячак кына түгел, бүтән туганнарын да мондый эшләрдән катгый рәвештә тыячак. Алда —яраткан кешесен югалту, чибәр кыз, киң күңелле кеше, үз эшенә чиксез бирелгән революционерка— аның белән бер үк көнне кулга алынган Анна Соловьева белән мәңгегә аерылышу фаҗигасе Алда — Казан төрмәсенең, Петербургтагы «Кресты» һәм Мәскәүдәге Бутырский төрмәләренең бер кешелек камераларында. Сольвычегодск (хәзерге Архангельск өлкәсе) һәм Көнбатыш Себер сөргеннәрендәге коточкыч шартларда ару-талуны белми эшләүләр Кыскасы, алда әле Николай Евграфович Федосе- евны 8. И. Ленинга аны «гадәттән тыш талантлы һәм үэ эшенә гадәттән тыш бирелгән революционер» итеп сурәтләү өчем нигез булачак эшләр, түземлек-сабырлык- лар, фидакарьлек-тырышлыклар көтә В. И Ленин Федосеевның тормышын яхшы белә, аның хезмәтләре беләи якыннан таныш була, аның эшләрен игътибар белән күзәтеп бара. Бу ике бөек кешенең революцион хәрәкәттәге юллары бер үк елларда гына түгел, бер үк урында, бер үк шәһәрдә — Казанда башлана. Үзләре бер генә тапкыр да очрашмасалар да (гәрчә алар икесе дә мондый очрашуга омтылалар), берберсенә күп тапкырлар бик нык якынлашалар Алар — яшь аермалары белән бер генә ел булган кордашлар (Н. Е. Федосеев 1871 елның маенда Вятка губернасында туа), бер үк вакытта һәм нәкъ менә Казанда, марксизмның дөньяны үзгәртеп корырга сәләтле бердәнбер тәгълимат булуына инанып, аның белән чын-чынлап мавыгып китәләр һәм бөтен тормышларын хезмәт ияләрен азат итү өчен көрәшкә багышлыйлар. 1887 елның декабрь башында булган студентлар сходкасыннан соң аны оешты Җ ручылар һем анда актив катнашучылар,—шул исәптән юридик факультетның беренче курс студенты, унҗиде яшьлек Владимир Ульянов,—кулга алыналар һәм озак та утми Казаннан сереләләр Беренче гимназиянең чыгарылыш классында укучы Николай Федосеев кулга алынучыларның күбесе белан турыдан-туры элемтәдә торган уналты яшьлек үсмер — сөрелгән иптәшләрнең язмышын җиңеләйтергә тырышып йери. аларга ярдәм итү эчен акча җыюны оештыра һәм шул ук максат белән үзе- ♦ иең шәхси китапханәсен сата. Шуннан соң бер-ике атна узгач, декабрь азагында Николай Федосеев үзе дә у шундый ук язмышка дучар була Гимназияне тәмамларга нибары берничә ай кала 2 «политик яктан ышанычсызлыгы. фикерләренең зарарлы юнәлештә булуы һәм ты- 5 алган китаплар укыганы өчен» аны гимназиядән куып чыгаралар Бу вакытта Владимир Ильич белән Николай Евграфович бер-берсе турында х ишеткән булырга тиешләр Искә төшереп үтик шул ук гимназия, алай гына да у түгел—Николай Евграфович белән бер үк сыйныфта. Владимир Ильичның туганнан 2 туган энеләре (Мария Алексаидровнаның апаларының уллары) Владимир Ардашев £ һәм Николай Веретенникоалар укый. Эш моның белән генә дә бетми әле Шул ук * беренче гимназиядә (дөрес, Николай Евграфоаичтан ике сыйныф түбәнрәк) Владимир *' Ильичның бертуган энесе Дмитрий Ульянов та укып йөри бит әле Аларның өчесен- 5 нәи берәве генә булса да, гимназиядә бик зур авторитет казанган Николай Федо- 2 сеея турында Владимир Ильичка сөйләми калмагандыр В. И. Ленинның һәм Н Е Федосеевның тормыш параллельләре моның белән ” генә өзелми 1888 елның көзендә, Кокушкинода сөрген срогын тутырып, Казангә » әйләнеп кайткач, Владимир Ильич биредә инде оештыру ягыннан шактый ук нык формалашкан һәм актив эшләүче марксистик түгәрәкләр барын белә Идел буенда = гына түгел, ил күләмендә дә беренчеләрдән булган бу түгәрәкләрне оештыручы х һәм җитәкләүче кеше унҗиде яшьлек Федосеев була Владимир Ильич шул түгәрәк- - ләрдән берсенең эшендә актив катнаша башлый Шактый еллар үткәч. В И Ленин «Н. Е. Федосеев,— дип яза.— марксистик юнәлештә торуларын беренче булып игъ- - пан итә башлаган кешеләрнең берсе иде» ч. 1888 елның көзендә Казандагы мондый түгәрәкләр саны унга җитә Аларның членнары — университет һәм ветеринария институты студентлары, урта уку йортларындагы сабакташлар Бу яшьләр политик экономия һәм тарих белән Россиядәге тәрле сыйныфларның хәле һәм җәмгыятьтә тоткан урыны белән танышалар. К Маркс Ф Энгельс «Хезмәтне азат итү» группасы җитәкчеләренең әсәрләрен өйрәнәләр Федосеев түгәрәкләре марксизм идеяләрен таратуны, народниклык идеологиясенә каршы кереш алып баруны максат итеп куялар Николай Евграфович тарафыннан бу түгәрәкләр өчен эшләнгән теоретик хәзерлек программасы бетен Россиядә киң таныла һәм «Казан программасы» исеме белән революцион хәрәкәт тарихына кереп нала. Владимир Ильич Самарага күчкәч, 1889—1891 елларда биредәге марксистик түгәрәк дәресләрен нәкъ менә шул «Казан программмасы» буенча алып бара Н, Е. Федосеев, бер ел да оч ай буена Казандагы пересыльный тормәдә утырганнан соң. суд алдына баса һәм Петербургтагы «Кресты» (бинасы тәре формасында булганга аны халык телендә шулай дип атал йәрткәннәр — Р С ) тормәсено 15 айга хөкем ителә Аның көрәштәшлере А Санин, К. Ягодкин, П Лавровский. П Маслов- лар да ирекләреннән мәхрүм ителәләр Николай Еегрефоеичның яраткан кызы Анне Григорьевна Соловьева, кулга алынып, төрмәгә ябылуыннан соң ике атна үтәрүтмес шул ук төрмәдә утыручы Николай Федосеев белән ярәшергә рәхсәт сорап, төрмә администрациясен» үтенеч яза Шундый ук кәгазь Федосеевның үзеннән дә алына Ләкин аңа, ярәшү суд карары игълан ителгәннән соң гына мөмкин, дип җавап бирәләр Әмма аларның эшләрен карау ел ярым чамасына сузыла Ул арада Анна Гри. горьевнаны азат итәләр, ә Николай Евграфович Петербург тормәсено күчерелә Шулай итеп, ике гашыйкның аралары еэелә Солоәьеааның моннан соңгы аәмышы билгеле түгел Казан һем Петербург термелеренде утырганда Николай Евграфович Россиянең жономик үсеш юлларын, крепостниклык хокукының бетерелүе сәбәпләрен ныклап әйрәне 1891 елның июнендә Н Е Федосеев. «Кресты» төрмәсендә утыру срогын туты- рыл иреккә чыга Ләкин аңа марксист дуслары калган Казанга да, аңа читтән торып булса да инде таныш Владимир Ульянов яши торган Самарага да юл ябык. Полиция Владимир шәһәренә барырга куша, һәм ул. Петербургтагы иптәшләре, элемтә тотарга уңай булсын өчен, аңа «кәләше» итеп тәкъдим иткән һәм тора-бара аның якын кешесе булып киткән курсистка кыз Мария Гопфенгауз. шулай ук Казанда танышкан дусты К. Ягодкин белән бергәләп шушы шәһәргә китә. Биредә ул бераз гына булса да тыныч яшәргә, бернинди революцион эшләргә катнашмаска, белемен тулыландыра төшәргә карар итә Ләкин, •■...әгәр ул, күпчелек эшләгәнчә, туктап калса, сагаеп кына атлый башласа,— дип яза А. И Ульянова Н. Е. Федосеев турындагы истлеклә- рендә,— әгәр сак астында яшәү шартларында да эшчеләр арасында пропаганда алып бару гаятц кыен, бөтенләй диярлек мөмкин булмастай эш кебек күренсә дә, аны барыбер алып барырга тырышып карамаса. ул революция карлыгачы булудан туктар иде» Николай Евграфович бу эшне чыннан да үзенә хас фидакарьлек һәм дәрт белән алып бара башлый. Ул үзенең фәнни тикшеренүләрен дә дәвам иттерә. Инде без телгә алган Мария Гопфенгауз аңа. ниһаять, Владимир Ульянов белән элемтә урнаштырырга ярдәм итә. Ул В И. Ленинга тапшыру өчен Самарага Н. Е. Федосеевның крепостниклык хокукы турындагы әле тәмамланмаган хезмәтенең бүлекчәләрен алып бара, Николай Ееграфовичның Самарага күчүе мәсьәләсе турында сөйләшә. Владимир Ильич Николай Федосеевның хезмәтенә югары бәя бирә. Гопфенгауз аша аңа үзенең мәкаләләрен җибәрә, күп тә үтми, аның белән хат алыша башлый. Ә 1893 елда Федосеев белән күрешү өчен махсус рәвештә Владимирга килә. Ул килешкә Николай Евграфович төрмәдән чыгар дип исәп тотылса да, аны чыгармыйлар, күлтви көтелгән очрашу булмый кала. Әле бусы да язмышның бу ике бөек шәхескә соңгы тапкыр аяк чалуы түгел. 1897 елда да шундыйрак хәл туа. Бу юлы инде Владимир Ильич белән Николай Евграфовичны очраштыру турында патша властьлары үзлвре үк кая гырталар кебек. Владимир һәм ОреховоЗуево эшчеләре арасында революцион эш алып барганы өчен чираттагы тапкыр кулга алынган һәм сөргенгә хөкем ителгән Н Е. Федосеевны Себергә озатыр алдыннан Мәскәүнең Бутырский төрмәсендә тоталар. Ә 1897 елның башында шулай ук сөргенгә җибәрелергә тиешле Владимир Ульяновны Петербургтан шунда китерергә тиеш булалар Ләкин алар тагын очраша алмыйлар Владимир Ильич сөрген урынына үз ирегендә барырга рөхсәт алуга ирешә Аның каравы Н. Е Федосеев «Бутыркапда Владимир Ульяновның «Көрәш союзы» буенча иптәшләре Г. М. Кржижановский А А Ванеев белән очраша. Николай Евграфович Себергә инде танылган марксист-публицист булып китә Ләкин рәхимсез язмыш революционерның күп еллык хезмәт җимешләрен дә аямый Н. Е, Федосеевның язганнары бастырылганга караганда күп тапкыр артыграк була Россия тарихы буенча, экономик мәсьәләләргә караган җитди тикшеренүләре,— ул сөргендә чакта эзсез югала, тентүтикшеренүләр вакытында полиция тарафыннан юк ителә. Николай Евграфович сөргендә, Верхоленск шәһәрендә дә (хәзерге Иркутск өлкәсе) хезмәтләрен дәвам иттерергә исәп тота, үзе белән бик күп китап, архи» материаллары күчермәләрен алып бара. Ләкин аның бу планнарына тормышка ашарга насыйп булмый. Озак еллар буена төрмәдә утырулар, авыр тормыш шартлары, шактый җитди төс алган үпкә авыруы батыр рухлы бу кешенең көчен тәмам какшата Тормыш кыенлыкларына тагын Юхоцкий фамилияле бер кабахәт бәндә оештырган ээәрлекләү-яла ягулар килеп кушыла. Боларның барысы да Федосеев тормышының фаҗигале төстә өзелүенә китерәләр— 1898 елның 21 июнендә ул ялгызы гына тайгага китә һәм шунда үзен-үзе атып үтерә А. И. Ульянова: «...Сәләтле, нурлы шәхес һәлак булды.— дип яза,—безнең иң кадерле, беренче карлыгачларыбыэның берсе үзенең канатларын сындырды». Язмыш дигәнең Николай Евграфович Федосеевка нибары егерме җиде еллык гомер биргән. Шуның да ун елы төрмәләрдә һәм сөргеннәрдә үткән Ләкин язгы яшен төсле якты һәм кыска булган шул гомер дә Федосеевның исемен үлемсез итү. мәңгеләштерү өчен җитәрлек. Аның батырлыкка тиң тормышы, революция эшен» чиксез бирелгәнлеге — халык бәхете өчен көрәшүчеләрнең күп буыннарына үрнвк Казанлылар шушы гомернең өчтән бер өлеше үз шәһәрләрендә үтүе белән урынлы горурланалар ИКЕ ДАҺИНЫҢ УНИВЕРСИТЕТЛАРЫ ашта менә мондый кечкенә генә өзек Мин ярым татар шәһәрендә, бер катлы өйнең кысан квартирында Бу өй ярлы гына бер урамның ♦ очында, калкулыкта тырпаен утыра, аның бер стенасы янгын урыны — j бушлыкка чыга, ул бушлыкта куе булып чүп үләннәр үсә. үсеп утырган әрем, әре и- у ман, аю баланы куаклары арасында—зур гына подвал, анда хуҗасыз зтпәр «ш« “ һем үле. Минем университетларымның берсе булган бу подвал хәтәремдә бии чык = сакламам. Укучы, ихтимал, бу өзекнең бөек пролетар язучысы Алексей Максимович Горь- Ь кийның «Минем университетларым» исемле автобиографик повестеннан алынган бу- J луына төшенгәндер Димәк, ул өзектә телгә алынган «ярым татар шәһәренең» безнең Казан икәнлеген, 1884 елның августында уналты яшьлек Алеша Пешчсаиың бу шә- х һвргә Нижний Новгородтан пароходның иң аскы катында, тартмамичкәләр арасында < идәнгә чүмәшеп килгән булуын да белә, Ә «ярлы гына ураммы белам алу турында- « гы хыял белән яшәүче үсмерне беренче көннәрдә сыендырган Беренче тау (хәзерге — Ульяновлар исемендәге) урамы була. Алексей Пешков белән Нижний Новгородта J танышып, аны укырга керү өчен Казанга килергә күндергән гимназист егет Николай * Евреиноа аны шушы йортка, әнисе квартирына алып килә ф Бу вакыйгадан соң нәкъ өч ел вакыт үткәч, Казанга шулай ук Ид:л буйлап, икен- а че бер үсмер килеп төшә Шулай ук укуын дәвам иттерү хыялы белвн килә Ләкин : охшашлык моның белән генә бетми әле: бу үсмер дә Казанга килеп төшкәннән соң бераз вакыт яңа гына тасвирланган Беренче тау урамында, Николай Еареиноа торган х йорттан берчичэ генә өй аша — Ростова йортында яши (Ульяновлар урамы, 24) " Укучы, әлбәттә, сүзнең Сембер гимназиясен тәмамлаганча т соң. 1887 злның жә- ендә Казан университетына керү нияте белән безнең шәһәргә иилгән Владимир х Ульянов турында баруын да чамалап елгэрдз Үсмерләрнең икесенә дә император университетында урын табылмый Апорның беренчесе — мещан малае, ярлы-ятим өчен аның ишекләре гомумән ябык булып чыга. Ә икенчесен, белгәнебезчә, алуын алсалар да. укый башлавына өч ай тулар-тул- мае, студентларның революцион сходкасында катнашканы эчен куып чыгаралар һәм ике үсмергә Казанда бүтән бер төрле университет авыр кичерешләр һәм бэрчылу- кыенлыкг.ар белен тулы, тик шулай да, ахыр чиктә, аларның һәр икесе өчен бик тә файдалы булган тормыш университетын үтәргә туры килә Алексей Максимович Казанга килеп төшүенең беренче көннәрендә үк «малайлыкта» йөреп алган белеме белән, үзенең чыгышы һәм ул чактагы материаль хәле белән аңа югары белем алу турында хыялланырга да ярамаганлыгын аңлый Бәхеткә каршы, ул икенчә бер хакыйкатькә дә тиз тешенә биредә шәһәр урамнарында мещанлык сазлыгына батып калуың да бик ихтимал икән Соңрак бөек язучы үзе турында язганда: «әйләнәдә! ә мохитка каршы тору» яркасында гына квшә була алуына аерым басым ясый. Казан пристане, пекарнялар, йорт-җирсез кешеләр кунып йери торган урыннар— Максим Горький университетларының төп «аудиторияләре» Нәкъ менә шул аудиторияләрдә, «йөк ташучылар, сукбайлар, угрылар арасында.— дип яза Алексей Максимович автобиографик повестенда.— мин үземне утлы күмер эченә тыгылган тимер кисеге итеп хис итә идем, һәр яңа көн мина үткен, яндыргыч тәзсирләр белән тухн дыра иде» Дөньяга карашы, тормыш принциплары әле ныгып житмөген егетнең күз алдына бер төркем ярлыларның коточкыч тормышы бетэн шәрвлзге белән килеп баса. Алар кинәт кенә баеп киткән үтә тупас, саран, оятсыз мещан Марусэеиың Рыб- норядская урамындагы (хәзерге Куйбышев урамы, 30) йортында яшиләр Алексей Максимович бу «Марусәвкапда чарлакка менә торган баскыч астымдагы алачык сыман кысан бор бүлмәдә полициянең яшерен күзәтүе астында булган революиион фикердәге яшь огет, университет студенты Гурин Плетнев болан бергә 1884 елның оят» бреннан 1885 елның маена кадәр тора Кешенә алжыта. миңгерәтә торган авыр эштән, «тормыш төбенең» чиркандыргыч бозыклыкларыннан гыш Казанда яшь Горький килеп злеккән бу коточкыч «университетлар-ның үзенә күрә уңай яклары да була Б йңа дуслары Николай Евреинов, Гурий Плетнев Горькийны демократик караштагы яшьләр белән, народниклык идеяләре тәэсирендәге революционерлар белән таныштыралар. Ул Деренков атлы кешенең Иске Горшечная (хәзерге Щапов) урамындагы бакалея кибетендә яшертен җыела торган студентлар түгәрәгенә йөри башлый. Сүз уңаенда шуны да әйтеп үтәргә кирәк: Андрей Степанович Деренков белән аны шул ук Гурий Плетнев һәм Петр Кудрявцев дигән икенче бер студент таныштыра. Дзрен. ков яшь Горькийның дөньяга карашы формалашуда шактый роль уйный. Ул әлеге кибеттән килә торган булыр-булмас бар керемен яшьләрнең революцион хәрәкәтенә ярдәм итүгә тота. "Мөлаем йөзле, аксыл сакаллы, бу чулак кешенең,— дип яза Деренков турында Горький,— сирәк очраучы, тыелган китаплардан торган һәм шәһәрдә иң яхшы саналган китапханәсе бар, алардан Казандагы күп санлы уку йортларының студентлары һәм революцион караштагы төрле кешеләр файдалана иде». Бу китаплардан, әлбәттә, укуга ифрат хирыс Алексей Максимович та файдаланган. Революцион карашлы студентлар белән очрашу, дөньясын онытып уку яшь Горы кийга күп нәрсә биргән Ләкин ул. икенче яктан, Деренков дусларының сүзләренә, кызу бәхәсләренә игътибарлы була барган саен, алардан ишеткәннәрне чынбарлык белән чагыштырып карагач, күңелендәге канәгатьсезлекнең көчәя баруын сизә. Деренков кибетенә килеп йөрүче түгәрәк членнарының Россия өчен, халык өчэн хафаланулары, аның язмышын җиңеләйтергә омтылулары аңа яхшы аңлашыла. Шуңа күрә ул бу яшерен җыелышларга теләп һәм кызыксынып йөри, Андрей Степановичка һвм анын яшь дусларына әдәбият таратуда ярдәм итәргә дә тырыша. Аларга һәм аларның эшләренә якынрак торыр өчен Деренковның Лядская (хәзер Горький урамы, 10) урамында яңа ачылган пекарнясына ярдәмче булып та күчә. Ләкин булачак пролетар язучысы, икенче яктан, бу кешеләрнең халыктан, аның чын ихтыяҗларыннан һәм теләк-омтылышларыннан ни дәрәҗәдә ерак торуларын, реаль тормышны бик начар белүләрен, шуңа күрә дә алар табынган, алар үзләренә корал итеп алган народниклык теориясенең нигезсез икәнлеген аңлый башлый. Деренков булочныена күчкәндә. Горькийның икмәк пешерү өлкәсендә азмы-күпме тәҗрибәсе була инде. Аңа ул Рыбнорядская урамында (хәзерге Куйбышев ур-. 13) Семеновның клиндер пекарнясында өйрәнгән була. Биредә ул ирексез хезмәтнең, ялланып эшләүнең «тәмен» үз җилкәсендә татый. Бәлки, «Егерме алты һәм бер» дигән хикәядәге менә бу юллар хәтерегездәдер: «Көннән-көнгә он тузаны эчендә, аякларыбызга ишегалдыннан ияреп керә торган пычрак эчендә, авыр исле куе тынчулыкта без. камыр изеп. аны үзебезнең тиребезгә манчып, клиндер ясый идек Һәм үзебезнең бу эшебезне ачы нәфрәт белән дошман күрә идек...» Семеновта Алексей Максимович кешенең кешене изүен күреп, үз җилкәсендә татып кына калмый. Ул хезмәт кешеләре белән аралашуның, алар белән эш итүнең— беренче сабакларын да үтә, клиндер пешерүчеләрнең пекарня хуҗасына каршы чыгуларын оештырып, беренче сугышчан чыныгу ала. Аның, мине марксизмга Казан булочнигы Семенов өйрәтте, дип язуы тикмәгә түгел. Хәер, бу чакта яшь Горький марксизмнан бик ерак тора әле. Бу елларда ул — кабаланып эзләнүче, хакыйкатькә таба сукырларча капшанып, абына-сөртенә баручы кеше Ныклы марксистик карашта торган пролетар язучы булып җитешкәнче аңа әле күңел кайтулар, өметсез уйланулар аша үтәргә, үз-үзенә кул салырга омтылу кебек шәхси драма кичерергә һәм, ниһаять, Казанның беренче марксисты Николай Евграфович Федосеев белән очрашырга кирәк. Бу урында без хикәябезнең башына өйләнеп кайтырга тиешбез. Без инде 1888 елның көзендә Кокушкино сөргененнән Казанга кайткач, Владимир Ульяновның Федосеев тарафыннан оештырылган марксистик түгәрәкләрдән берсенең эшендә катнашуын беләбез Ә Алексей Максимович бу хәлләрдән бер ел элек. 1887 елның 15 августында Федосеевның үзе белән очраша Әйдәгез. «Минем униаерситөтларымпнан бу турыда бәян иткән урынны табып укыйк. Бу очрашу Арча кырында, духовный академия урнашкан бинаның (хәзерге 6 нчы шәһәр больницасы) артындагы бакча эчендә, кеше яшәми торган бер өйдә, түгәрәк членнарының яшерен җыелышы вакытында була. Менә алар арасындагы сөйләшү: ■— Сез — Пешков, булочникмы? Мин — Федосеев Безгә танышырга кирәк Дө ресен әйткәндә. эш юк монда, бу шау-шу озакка барачак, ә аның файдасы аз Кит текме! Яшьләрнең бик җитди түгәрәкләрен оештыручы Федосее» турында минем ишеткәнем бар иде инде. Миңа аның якты йеэе. тирән утырган күзләре ошады, Минем белән янәшә атлаган хәлдә ул миннән, эшчеләр арасында танышларың бармы, нәрсәләр укыйсың, буш вакытың күпме, дип сорашты Сүз арасында әйтә салды: — Сезнең ул булочныегыз турында ишеткәнем бар.— сезнең шундый юк-бар нәрсә белән шөгыльләнүегез гаҗәп Нигә кирәге бар моның сезгә! ...Мин үзем дә моның миңа кирәге юклыгын аңлый идем. Шул турыда аңа да әйттем. Минем сүзләрем аны шатландырды; ул каты итеп минем кулымны кысты, ачык итеп елмайды һәм бер кемнән өч атна чамасы аакытка каядыр китәчәген, ө кайткач ничек һәм кайда очрашырга икәнлеген миңа хәбәр итәчәген әйтте» Бер-берсен беренче очрашуда ук ошаткан бу ике кешенең кабат очрашу-очраш- маулары турында безнең бернинди дә хәбәребез юк. Ләкин бер яктан, аларның очрашкан булулары бик тө ихтимал, дигән нәтиҗә ясарга, икенче яктан. Владимир Ульянов белән яшь Горькийның юллары бер-берсенә ни тикле якын килүләре турында фикер йөртергә нигез булырлык детальләрне искә төшерик Элекке Эт тыкрыгында (Хәзерге Некрасов урамы) бу төбәкнең тарихына Плетнев йорты буларак кероп калган ике катлы агач йорт сакланган. Ул йорт Горькийның иптәше һем киңәшчесе булган Гурий Плетневның әтисенеке була. Тарихчылар шул нәрсәне ачыкладылар Гу- рийның әтисе улының революцион эш белән мавыгуларын хупламаган, шул нигездә алар арасында низаг чыккан, һәм Гурий әтисеннән аерылып, «Марусовка»га күчеп яшәргә мәҗбүр булган. Әтисе өйдә юк чакларда ул. Алексей Максимович баләи бергә, шул өйгә килеп, гектографта листовкалар һәм брошюралар баса торган булган. Алар моны Федосеев кушуы буенча эшләгәннәр. Алар гектографта баскан текстлар арасында Владимир Ульяновның актив катнашында узган тарихи сходкада Казан студентлары кабул иткән петиция дә бар Шунысы да билгеле: бу вакыйгалардай соң, полиция сходкада катнашкан студентлар белән бергә Алексей Максимовичның дуслары Николай Евреинов белән Гурий Плетневны да кулга ала Димәк Кыскасы, монда ахырынача ачыклыйсы нәрсәләр күп әле Тик без белгән кадөресе дә менә шулармы әйтергә нигез бирз Аңлы тормыш юлына басучы ике егет, соңрак бетен кешелек деньясының горурлыгы булып әвереләчәк, озак еллардан соң барыбер якын дуслар-фикердәшләр булып китечәк ике кеше безнең шеһәрдә үзләренең тормыш университетларын узганнар Шулай да язмыш аларны Казанда очраштырмаган. Кызганыч, бик кызганыч Максим Горькийның Казан университетларының соңгы «курсы» — Идел буемда, Красновидово авылында үте Ул бу авылга (хәзер анда А М Горький музееның филиалы оештырылды) 1888 елның җөендә революцион караштагы народник М А Ро- мась белән бергә китә Красноеидовода үткен берничә ай булачак язучыга рус крестьянын, Деренкоаның кибет алачыгында җыелучы студентлар сөйләгәнче итеп түгел, некь тормыштагыча күрергә һәм народниклык карашларыннан темам арынырга мөмкинлек бире Горький Казанда дүрт елдан аз гына кимрәк яши Лекин бу еллар беек язучының тормышында, аның дөньяга карашы формалашуда шул кадәр зур роль уймаганнар ки, ул соңрак бик нигезле рәвештә -Физик яктан мин — Нижний Новгородта, ә рухи яктан Казанда тудым».— дигән