Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР ЙОЛДЫЗЫҢ МИННӘН БУЛЫР

.. һәр иҗат кешесе хыялы белән күкләргә менә, җир читенә китә, иксез-чиксез далаларда йөри, узган белән киләчәк арасын бер дәрвиш булып сәяхәт кыла Адашмый Яшәешебезнең иң кадерле тереклеге, шигърияте булган Кеше янына әйләнеп кайта Аның рухи матурлыгына, кылган эшләр# зурлыгына сокланып илһамлана, иҗат итә Әгәр шулай бул- маса, бөек Заманга яңа бизәкләр яңа төсләр ести алмас идэ иҗатмы Донья элеккечә калыр иде. иске төсләре үзгәрмәс иде Яңа көннәрнең, гомерләрнең кадере кеше иҗаты белән генә арта Мин шул уйларым бэлвн халык артисткасы Гәүһәр Камалова әене якынлашам Ишекне бөтенләй таныш булмаган кыз бала ачты Түргә уздым Гәүһәр апа әйдә икән Кухня тәрәзәсенең тышкы ягына асылган җим савытына җим сибә Ул бу эш белән шулкадәр мавыккан ки. миңа аның тәрәзәсе янына җыелган кошлар белән сөйләшкәнен шактый озак тыңлап торырга туры килде Сүзебез енә шулай кошлардан башланып китте — Дусларымны сыйлыйм әле,— диде ул тыиыч кына — Кошларда да кешеләрдә булган гадәтхолыклар бар Карагыз әле. нинди .кереш» бара!—дип тәрәзәгә ым- Кеше барыбер кошлар нәселеннән! Төшләремдә очам кош булып. Ничә очып, ничә мәтәлсә дә, Кеше барыбер сайлый кош юлын,— дип, онытылмас шагыйрәбез Саҗидә Сөләйманоәа шигырен сөйләп киттем. Урамда ят иде. Кошларның җылы яктан кайтып килгән көннәре. Гәүһәр ала тыныч кына үз фикерен белдерде: — Кошлар туган җирләренә кайткан чакта ашкыналар, көне-төне очалар икән,— диде ул.— төнлә юлдан язмас өчен йолдызларга карап очалар, һәм үзләренә изге саналган җиргә кайтып җитәләр Көчсезләре генә һәлак була юлда... Гәүһәр Камалова турында язуы җиңел түгел. Ул сәнгать дөньясында бик тә танылган кеше. Тормышта да, матбугатта да үз иҗатына күптәннән инде бәя алган иҗатчы. Шуның өстәвенә әтисе Габдулла Камал I — классик драматург Г Камалның иң олы энесе. Урта Азия республикаларында, Оренбургта, үзебезнең Әгерҗедә, Буада беренче милли театрларны оештыручы күренекле татар артисты, режиссер, гомумән, сәнгать дөньясында якты эз калдырган театр эшлеклесе. Әнисе Фатыйма Камалова— Татарстанның халык, РСФСРның атказанган артисткасы, татар театр сәнгатенең нигез ташларын үз йөрәгендә, үз иңендә күтәрешкән фидакарь кеше. Гәүһәр әнә шул гаиләдә 1922 елда Ташкент шәһәрендә туа. Бу вакытта Г. Камал I үзбәк театрында режиссер, ә Ф. Камалова артистка булып эшлиләр. Яңа үзбәк театрын тудыруда башлап янып йөрүчеләр арасында атаклы шагыйрь-революционер Хәмзә Хәкимзадә Ниязи да була. Камалларның яңа туган кызларына Гәүһәр дигән исемне дә ул табып бирә. Шулай итеп кечкенә Гәүһәр язмышы белән сәхнә кешесе булып туа, сәхнә артында үсә. 1935 еллар. Ф Камалова Оренбург колхоз-совхоз театрында эшли. Әтисез калган 12—13 яшьлек Гәүһәр дә аның белән бергә сәхнәгә чыга, концертларда катнаша (әтисе 1933 елда каты авырудан соң үлә). Менә еллар үтү белән сары иңә башлаган бер фоторәсем. Күбәләк булып киенгән Гәүһәр сәхнәдә Г Тукайның "Бала белән күбәләк» шигырен сөйли. Бу рәсемгә карагач, Оренбург далаларында чәчелеп утырган иске авылларның берсендә — тузанга баткан иске мәчеттә барган концерт күз алдына килә, тамашачыларның алкышлары ишетелгәндәй була Шул елларда Оренбург театры репертуарында ныклы урын алган «Бердәнбер бала». «Булат бабай гаиләсе», «Зәңгәр шәл» спектакльләрендә Гәүһәр малайлар ролен башкарып, тамашачылар арасында «кечкенә артистка» дигән матур исем казача. Еллар үтә. Гәүһәр Камалова да юллар буйлап бара-бара иң изге саналган газиз җирен таба. Ул изге урын — халык йөрәге. Ул бүген зур хөрмәт казанган кеше — Татарстанның халык артисткасы. Адашмас өчен төнлә йолдызларга карап очкан кошларны бүген ул юкка гына искә алмагандыр, күрәсең. Бик күп якты йолдызларга карап адашмыйча юллар узды ул. Аның тормышта да. иҗатында төп таянычы өнисе булды. Ә инде Бөек Ватан сугышының иң авыр көннәрендә Мәскәүдә А. В Луначарский исемендәге Дәүләт театр сәнгате институтының (ГИТИС) драма студиясендә укыганда ул турыдан-туры сәнгать йолдызлары арасында яши, алардан белем ала. Студиянең җитәкчесе К. С. Станиславскийның талантлы шәкерте О. И. Пыжова һәм башкалар ярдәмендә Гәүһәр бөтендөнья классик әсәрләрендә тамашачыны сокландыра алган образлар иҗат итә алырлык артистка булып җитешә. Моңа аның гел эзләнүчән тынгысыз характеры, табигать мул итеп биргән матур буй-сын, беркемдә дә кабатланмаган үзенчәлекле тавышы нур естенә нур бупы" ярдәмгә килә. Менә Гәүһәр Казанда. Яшь артистка тамашачылар алдында иҗади имтихан тота. ГИТИСның драма студиясен тәмамлаучы яшьләр үзләренең диплом спектаклен — А. М. Горькийның «Васса Железнова» әсәрен Казан тамашачыларына күрсәтәләр. Васса ролендә Г. Камалова. Буржуаз сыйныфның череп таркалуын, һәлакәтен шушы образ аша онытмаслык итеп күрсәтә ала яшь артистка. Театр белгече X. Кумысников Г Камалованың Васс ас Ы турында: «Ул гаҗәеп кечле, нык ихтыярлы, үз дигәнен эшләмичә. теләгенә ирешмичә калмый торган акыллы хатын Аның байлы <ка тына ом- тылмыйча. балалары, ире. үзе турында төпле уйлары, һичшиксез, тамашачының игътибарын үзенә җәлеп итә. Тамашачы аның фикер агышын, эзлекле рәвештә, эчке карш* лыклар аша үскәннән-үсә баруын күрә. Тыштан караганда героиня һаман да әле үленең ныклыгын саклый Аның фаҗигасе — җаны-тәне белән алга этәргән эшнең чәлпәрәмә киләчәген сизүдә».— дип яза. реп ирен үтерә. Васса-Камалова- ның һәр хәрәкәте аерым тормыш детальләреннән тора, тамашачыны ышандыра. Артистка үз уены белән тамашачылар алдында Вассаны үлемгә хөкем итә. Шунысы кызык: әлеге образны татар сәхнәсендә иң беренче булып Фатыйма Камалова иҗат итә Ул гынамы әле. иҗат гомерендә Гәүһәр апага әнисе тудырган байтак образларны сәхнәдә уйнарга туры килә Әнисе иҗатына олы хермәт белән караган артисткага бик күп иҗади газаплар кичерергә туры килә. Ул яңа образлар иҗат итә. Үзенеке- ләрне Шундый образлардан бигрәк тә Н. Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин» комедиясендәге Гелбану, «Зи- фа»сындагы Әйшүкне калку төстә билгеләп үтәргә мемкин Бетен илгә танылган атаклы Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Г. Камалова сиксәннән артык образ иҗат итте. Бу бит театр сәнгатенә булган гомерлек мәхәббәтнең сиксән биеклеге, төрле төстәге сиксән балкышы Артистка меңнәрчә тапкыр тамашачылар алдына чыккан, меңнәрчә тапкыр үз образлары һем нәфрәт кече белән кешеләрне яшәргә, киләчәккә чакырган. Менә ул образларның кайберләре А. М Горькнйның «Дошманнарпында бетен яшәеше гамьсеэлектән торган икейеэле Полина. «Соңгылар» әсәрендә революционер егетне тәрбияләп үстергән курку белмәс, батыр рухлы Соколова. Т Гыйззәтнең «Чаткылар» әсәрендәге изге күңелле Газизе. М Брэндлиның «Килен кайтты» әсәрендәге шәфкатьсез Амелия Гамельтоны. X. Вахитның «Күк калусы ачылса» водевилендәге тамашачыны бертуктаусыз иелдерүче Шәмсия. Т. Миңнуллинның «Ир-агет- ләреиндәге табигатьнең үзе кебек бай күңелле Гашия. X Вахитның «Мәхәббәтең чын булса» әсәрендәге ил анасы дип атарлык укытучы Хәят Гаэиэоена, «Ике килен-кмлеи- дәшиендә Бибигайшә. С Шакуровның «Туган туфрак» әсәрендәге илкорткыч Марга- ретбану. Г Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми» есәрендеге коточкыч явыз, кансыз Сабира. Ч Айтматовның «Анам кырыендагы сәхнә поэмасы дәрәҗәсенә җиткән Тулганай һәм тагын уннарча образлар Беркатлылар, явызлар, хәйләкәрләр, фидакарьләр. апдаучы-алданучылар. илгә-кенгә тугры булу эчен, якты киләчәк эчен һәлак булучылар Артистка боларны барысын да бер максатка буйсындыра — дөнья матур булсын, денья лакьлансын, кешеләрнең җаны ирконлектә-ирокте булсын Бу спектакльне күп кенә тамашачылар хәзер дә хәтерли Иске дөнья белән җир естенә мәңгелеккә киләчәк яңаның үзара керәшендә Васса — юкка чыгачак сыйныф вәкиле. Җиңелергә теләмәү аны ерткычка әйләндергән. Менә ул агу эче II И'санбш 'Миркәй белән Айсылу Г. Камалова Ләйли ролендә Мәхәббәт Сүзебез дөнья хәлләре турында барды. Үз иҗаты турында Гәүһәр ападан тәки сөйләтеп булмады. Чираттагы спектакльләрен әзерләүдә киңәшләре белән ярдәм игүен үтенеп Гәүһәр апага Чирмешән районыннан килгән кунак кызы да күңеленнән моңа риза түгел. Бәлки артистка хаклыдыр, һәр иҗат үзе балкырга тиеш бит, наш аныкы кебек. Иҗатың үзе синең турыда сөйләсен. Халык артисткасының кошларны яратканын белә идем. Ә менә кошлар турында язылган шигырьләрне яттан сөйләвен ишеткәч, яңа бер спектакль күргән кебек булдым. Күптәннән таныш тавышы бу юлы язгы җил кебек йомшак иде: Яшер, күгем, син кошлардан давылыңны. Миңа калдыр, җыры итеп гомеремнең. Син юлдашы, дусты булсаң гомеремнең — Бер йолдызың миннән булыр — мин бирермен...