Логотип Казан Утлары
Публицистика

САФ КҮҢЕЛ

Шакир Шалииьскииның тууына 90 ел атар театрының зур тарихында кыйммәтле һәм истәлекле сәхифәләр күп. Аларның үзәгендә — кешеләр һич онытылмас, кабатланмас характерлы сәхнә осталары! Алар бүген дә бик күпләргә, бигрәк тә яшьләргә үрнәк була алалар. Менә урта буйлы, киңрәк җилкәле, җыйнак гәүдәле Шакир Шамильский Коңгырт куе чәчләр, килешле генә куе кашлар, җылы карашлы күзләр. Никадәр ягымлылык бу йөздә! Шакирның тавышы беркадәр тоныграк, беренче ишетүгә тембры да ачык түгел төсле. Ә шулай да син аны йотлыгып тыңлыйсың Чөнки ул саф күңелдән, бик җылы итеп сөйли. Аның сөйләвендә кешелеклелек, кешегә ихтирам көчле Шамильский тискәре яки уңай образны уйныймы — аның өчен барыбер, ул геройның кешелеклелек сыйфатына басым ясый. Ул начар, усал кешенең дә ниндидер яхшы яклары бар дигән фикер белән эш итә. Шул яхшыны эзли һәм таба. Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» драмасында ул ат карагы ролен уйный. Ат урларга бару, урлау процессын Шамильский шундый эчке җылылык, соклангыч мавыгу белән тәмләп сөйли, монологына шундый ышанасың, сизмәстән үзең дә аның белән яшисең кебек. Аның «Зәңгәр шәл»дә уйнавын соңгы тапкыр мин 45—50 еллар элек карагаймын. Ә шул монолог әле һаман да колакта, күңелдә Ат карагын ШаТ мильский зур »шл»р башкарырга, яраткан зш ей күңел белен бирелеп эшләргә с»мт- М. ялкынлы кеше итеп тасвирлый Тик ул кешегә иске патша Россиясендә эшлеү до. •шеү дв мөмкинлеге булмаган дигән фикерне артист тамашачыга үзенең уйнавы, сейләве белән ачык төшендерә. Шамильский сәхнәдә үзен бик гади тота, аңарда тамашачының игътибарын үземе карату ечен «тырышу», фальш юк Моның очен бик зур осталык кирәк Шамнльский •М шул осталыкка ирешкән, кешеләрне саф күңелдәй яраткан олы җанлы артист кде. Шакир рольләрне «бу кечкенә», «бу зур роль» дип карамый Тапшырылган һәр роль аның ечен бик кадерле һәм бик әһәмиятле. Ул һәр рольне тирән уйлап, әлеге роль-образның язмышын баштан кичереп иҗат итә. детальләр эзли. Ул театрдан тыш дуслары белән табында очрашамы, яки болай сөйләшәме— сүзне үзенең күңелен биләп алган образ яки берәр иҗади проблема турында башлый Премьера узганнан соң да әле тынычлана белми Шул образы ечен ниндидер яңа үзенчәлекләр ачуны, буяулар табуны дәвам иттерә. Театрда «Шамильский авырый, хәле юк» дигән хәбәр ишетәбез. Спектакль ечен борчылабыз. Кичен, спектакль башланырга берничә сәгать калганда. Шакир инде театрга килгән була. ЙезеЦдә чынлап та сырхау икәне күренә Шулай да инде грим сала. Менә ул сәхнәдә һәм аны танымыйсың: авырулары, газаплары юкка чыккан. Ул инде образ язмышы белән яши Спектакль уйнау Шамильский очен яшоү шатлыгы иде Шамильский — партнерның кадерен аеруча белүче артист Сәхнәдә ялгызың гына яшәү мөмкин түгел, синең иҗатың уңышлы булсын очен партнерыңның иҗатчы булуы шарт дигән караш белән эш итә иде Шамильский. Шуңа күрә аның белен сәхнәдә булу үзеңә булган ышанычны куәтли Артист Шакир Шамильский белән без бик күп спектакльләрдә бергә уйнадык Хәтеремдә: Фәтхи Бурнашның «Яшь йерәкләр» драмасында ул — Хәйретдин, мин — Сәрби Бу образны тудыруда Шамильскийның бик күп киңәшләре, күрсәтмәләре миңа ярдәм итте. Яисә — Шекспирның «Король Лир» трагедиясен хәзерлибез Миңа корольнең оченче кызы Корделия роле тапшырылган иде Әмма бу хәл белән килешә алмыйча борчылып йөрим Минемчә, корольнең беренче кызын уйнау минем ечен отышлырак булыр, ул рольдә уйнау өчен материал күбрәк, көчлерәк тесле тоела Шул чакта Шамильский миңа Корделиянең күркәм холыклы кыз булуы турында сөйли Образны очык гәүдәләндерү өчен нишләргә кирәген дә җан гына әйтеп куя. Шулай итеп, ул эшкә дәрт, туачак образга мәхәббәт уята. Соңыннан Корделия минем иң яраткан рольләремнең берсе булды Яки Г Камалның «Бәхетсез егет» драмасында Шамильский — Закир, мин — Гайни. Әнә ул — тормышында яшәү юлын таба алмаган, кызганыч, бай малае Закир. Ул миңа шундый итеп карый, аның интонацияләре шулкадәр төгәл. Аның сөйләшүеннән, үзен тотуыннан мин аның каршында басып торган Гайнине — ул сөйгән хатынны ачык күрәм. Өстәвенә әле репетициягә кадәр Шакир миңа Гайни кебек хатыннар җырлый торгаң бер җырны да җырлап күрсәткән иде Ул җыр миңа Гайни язмышына үтеп керү ечен ачкыч булды. Репетиция иҗади ялкынлану белен бара һем нәтиҗә безнең икебезне дә куандыра Тамашачылар Гайни белән Закирның соңгы очрашуларын тын алмыйча күзәтелер: сәхнәдә татар байларының җирәнгеч, надан тормышы. Шул тормыш баткаклыгында һәлак булган яшьләрнең аяныч язмышлары бит Шамильский тирен уйлап эш итүче режиссер, татар телен яхшы белген тәрҗемәче де иде Ул үз белемен күтәрү өстендә өзлексез эшли, күп укый Эсер куйганда, аның чорың вакыйгаларны тирәнтен өйрәнә Тышкы эффектлар белән мавыкмый Игътибар үзәгендә кеше, аның язмышын дөрес күрсәтү булды Шамильский характерындагы кешелек аның сөхне образларында гына түгел, үзенең көндәлек тормышында, илтешләре белен аралашуында да бик зур иде Ул һәрвакыт илтешләренә ярдәм итәргә тырыша Сәхнәдәшләре аңардан бик акыллы ии- ңешлер алалар Ялгызлыкны һич яратмый — кайгысын да. шатлыгын да дуслары белен) бергә кичерә Кешеләр белен очрашу, сөйләшү аны һәрвакыт куандыра Шә- мильскнй яшьләр турында кайгырта Бүген танылган артистларның бик күбесе ечен Шамильский аларның беренче уңышларын күреп сөенүче, аларны рухландыручы булды. Байтагының иҗади эшченлеилере режиссер Шакир Шамильскийның игътибарлы карашы белән башланып китте. Бануда ул татар труппасы оештыра. Аида да күп яшьләрне тәрбияли Шакир Шамильский заманның алдынгы карашлы әдипләре, җәмәгать эшлек- леләре белән якыннан аралашып яши иде Ул Фәтхи Буриаш, Һади Такташ, Салих Сәйдәшев белән якын дус иде. Галимҗан Ибраһимоәка ихтирамы ифрат тирән булды. Ул аны репетицияләрдә остазыбыз игеп искә ала, күп үрнәкләрне, фикерләрне Ибраһимов әсәрләреннән, аның гыильми хезмәтләреннән алып сөйли иде Шакир Шамильскийны искә алганда, аның турында уйланганда һәрвакыт бер фикергә киләсең: бик саф күңелле, бии кешелекле иде Хезмәт сәйде, яшәү мәгънәсен фәкать иҗади хезмәтендә күрде Шуңа күрә дә еш кына әдипләр һәм артистлар үзара аны хезмәт батыры дип йөртәләр матбугат битләрендә дә аның исеме белән янәшә «хезмәт батыры» дигән сүзләр языла иде