Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОСТА ДА, ОСТАЗ ДА ИДЕ

Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның тууына 90 ел атар хатын-кызлары арасында бәренчеләрдән булып сәхнәгә аяк басканда, Сәхипҗамал терле кара көчләр тарафыннан каршылык очратачагын, аларның мәсхәрә итәргә тырышачакларын, бәддога укыячакларын яхшы аңлый. Столыпин реакциясе елларында артистка-туташка бигрәк тә кыенга килә: карагруһчылар башта аны юмалап, байлыкка, рәхәт тормышка кызыктырып карыйлар, аннары яныйлар, куркыталар, ә инде алай да барып чыкмагач — үтереп ташларга ук ниятлиләр Әмма япь-яшь кызның артистка булу, сәхнәдә хатынкыз образларын гәүдәләндерү теләге кануннардан өстен булып чыга. Аның халыкны агарту өлкәсендәге фидакарь хезмәтенә берни дә тәэсир итми, сайлап алган кыйбласыннан һич кенә дә гайчындыра алмый. Гәрчә замандашлары Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның талантына мөкиббән китеп, матбугат битләрендә хәтсез күп хуплау сүзләре яудырсалар да, аның уйнау ысулына, сәхнәдә үзен ничегрәк тотуына, иҗатының бары тик аңа гына хас булган якларына, үзенчәлекләренә бик аз игътибар иткәнНәр. Шунлыктан беренче артисткабыз иҗат иткән сәхнә образларына бүгенге көндә әтрафлы бәя бирергә, аның искиткеч зур талантын тулысынча күз алдына китерергә мөмкин дә түгел. Хәзер инде фәкать аның дини-социаль киртәләрнең һәммәсен җимереп сәхнәгә менәргә җөрьәт итүеннән, бүтәннәргә үрнәк күрсәтүеннән, кайсы спектакльләрдә нинди рольләрне уңышлы башкаруыннан чыгып кына, кайбер рецензияләргә һәм фоторәсемнәргә карап кына азмы-күпме фикер йөртә алабыз. Беренче милли артисткабыз сәхнәдә үзе иҗат иткән гүзәл образлар белән хатын- кызның тигез хокуклы булырга, азат тормышта яшәргә тиешлеген исбатлаган. Әйтик, «Бай һәм приказчик» спектаклендә артистка зифа буйлы, чибәр йөзле, күркәм холыклы, үзенең намусын һәм бәхетен якларга сәләтле Бибиҗамал образын гәүдәләндерә Кирәк чагында бу тыйнак кына яшь кыз ул заман өчен зур кыюлык күрсәтә: үзен Садыйк байга димли башлагач, әтиләренең иркенә буйсынмый, үз язмышын үзе хәл итә. Хәер, бу спектакльдә Сәхипҗамалның партнерлары да гаять үзенчәлекле, зур талант ияләре була: Галимҗан бай ролендә Г Кариев, Садыйк бай — Н. Сакаев, приказчик— В МортазинИманский. Бу актерларның һәркайсы тумыштан талантлы булу белән бергә заманының иң алдынгы шәхесләре булалар һәм театрыбыз сәхнәсендә реализмга, сәнгать дөреслегенә нигез салып калдыралар. Алар белән аралашу, бер- гә-бергә сәхнә образлары иҗат итү ГыйззәтуллинаВолжскаяның осталыгын үстерүгә, һичшиксез, уңай йогынты ясый. Г. Камалның «Бәхетсез егет» драмасын куйганда. Сәхипҗамал кече яшьтән үк рәнҗетелгән һәм кимсетелгән кызларны, байлар тозагына эләгеп рисвай ителгән бичараларны күреп үсә. һәм ул сәхнәдә нәкъ әнә шундый алданган кыз бала образын гәүдәләндерә. Мескенлеккә төшүен ГайниВолжская гаҗәеп авыр кичерә, газаплана, әрни тик инде бу хәлдән һичбер котылу юлын таба алмый. Кыз баланың гомерлек фаҗигасен болай художникларча оста күрсәтү шул заманда яшәп килгән гореф-гадәтләргә, байларның азгынлыгына, бозыклыгына каршы бунт булып яңгырый. Актрисаның шушы драматизмны күрсәтүдәге осталыгы революциягә кадәрге матбугат битләрендә дә чагыла. («Казан мөхбире», 1908, 2 сентябрь). С. Гыйззәтуллина-Волжская үзенең сәхнәдә уйнавы белән халыкка алдынгы фикер алып килүенә, ул фикерне тамашачыларга дөрес җиткерүенә бервакытта да шикләнми. һәм әнә шул ныклы ышаныч, изге ният һәм көчле рух аңарга беренче елларыннан ук, әле сәхнә техникасын үзләштереп җиткермәгән чагында ук, рольләрне оста башкарырга, зур популярлык казанырга мөмкинлек бирә Ә инде, еллар узу белән, сәхнә техникасын да ныклап үзләштергәч, иҗади караш диапазоны тагын да киңәя төшкәч, аның осталыгы камилләшә, ул инде тиңдәшсез актриса булып җитлегә Сәхнәдә ул олы бәхет кичерә, һәр чыгышны ул үзе өчен бәйрәм дип кабул итә Т Шамильскийның сәхнәдә искиткеч дертленеп, хисләнеп яшәүләрен, керешүләрен тамашачылар бик әсәрләнеп кабул итә. С. Волжская үзенә яңадан-яңа рольләр сайлый, әмма аның бу хезмәтендә иң калку, иң нык ачылган бер төп тема буларак хатын-кызга азатлык даулау темасы һәрвакыт, һәр спектакльдә, һәр рольдә өстенлек алып килә. С. Рәмиевнең «Яшә. Зөбәйдә, яшим мин» дигән әсәре буенча куелган спектакльдә, мәсәлән, ул төп рольне башкара. Актриса, үзенең бәхете, мәхәббәте өчен аяусыз көрәшүче героиняга карап, тамашачыларда горурлык хисе уятырга тырыша, һәм үз максатына, һичшиксез, ирешә дә. Төрле илдә һәм төрле дәвердә яшәүче Луиза белән Зөбәйдәнең характерында бертөрле уртаклык чагылган сыман тоела. Гомумән, Октябрьга кадәр иҗат иткән рольләрендә С Волжская романтикага, хыялга, якты өметкә зур урын бирә, ул рольләрнең һәркайсында оптимистик чаткыны табарга тырыша. Башка спектакльләрне әйткән дә юк, хәтта әле «Үлем кочагында» әсәрен куйган чагында да шушы максатыннан читкә тайпылмый ул. үлем түшәгендә ятучы кызның образын бөтенләй көтелмәгәнчә, үзенчә чишә. Пьесада ул кыз — көчсез бер зат, чирдән интегә, әрнүләргә түзә алмыйча, күз яше түгә, мескен хәлендә әкренләп сүнгәннән-сүнә бара... Сәхнә белән тормышның үзара ныклы бәйләнештә икәнлеген, бер-берсенә тәэсир иткәнен җаны-тәне белән тойган Волжская пьесаны ул хәлендә куюның ничаклы зарарлы булуын аңлый. Тамашачыны өметсезлеккә төшерүдән ни файда, дип фикер йөртә һәм героиняны елак кыздан батыр, йөрәкле кызга үстерә: ул яңа көн тууына сөенә, кояш нурларын тотмакчы булып кулын суза, яшәүнең тәмен белеп яши һәм ахыр чиктә елмаеп җан бирә Кыска гына вакыт эчендә зур-зур сәхнә әсәрләре иҗат итәргә сәләтле коллектив булып оешкан «Нур» труппасы бөтен Урал буйларын, Себер якларын. Урта Азияне әйләнеп чыга. Шатлыклы Октябрь көннәренә килеп җиткәч, Волжская тагын да рухланыбрак, тагы да дәртләнебрәк эшли башлый. Гражданнар сугышы вакытында аңа Көнчыгыш фронтында оешкан театр труппасына җитәкчелек эшен ышанып тапшыралар. Аның труппасы яшь Совет дәүләтен яклаучы кыэылармиячеләргә спектакльләр күрсәтә, аларны яңадан-яңа җиңүләргә рухландыра