Логотип Казан Утлары
Комедия

МЕНӘ БЕЗ ДӘ ҮСЕП ҖИТТЕК

 

КАТНАШАЛАР: Хәсән Галнмовнч Гнбатуллин археолог. 28 яшьтә Ләйсән аның хатыны. 23 яшьт.> Хөсәен Имаевнч — археолог. 28 яшьтә Зилә Бншевна Ләйсәннең әнисе. 53 яшьтә Алия күрше хатыны. 46 яшьләрдә Физат аның улы. 18 дә Калын танышлы кеше ит чабучы. 55 яшьтә Ә м н н ә авыл кызы. 17 дә Вакыйга безнең көннәрдә бара БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ Беренче күренеш Кояшлы иртә. Бер бүлмәле кысан гына фатир. Кая карама — китаплар Тахтада Хәсән йоклап ята. Янында янып торган торшер Ләйсән халаттан. Хәсәинен идәндә яткан китапларын җыеп йөри. Телефон шалтырый Ләйсән (трубканы алып) Әйе. бу синме, әни? Ник болай иртүк шалтырата сын? Зилә тавышы Ник килмәдегез2 Ләйсән. Хәсәннең бик ашыгыч эше бар иде Зилә тавышы Анык гына эше ашыгыч! Аның гына эше эш! Ә хәзер «й даме ул? Ләйсән. Әйдәсен өйдә д > Зилә тавышы Көтегеi мине, хәзер килеп житәм Ләйсән (Хлслн мнына тахтага цтыра) Хәсән, тор әле. Хәсән (шат. килеп) Күктә кояш (Ләйсәнне коча) Кочагымда Ләйсән* (Шам такмаклый ) Ләйсән диләр. Лдйсән диләр, Ләйсән ире Хәсән диләр* Әлмзт Татар дәүләт арама театрында 212 м.»ртав.« сәхнәгә куелды Ләйсән Куй әле. Хәсән! Тынла дим. шаярма! Хәлләр шаяра торган түгел... Хәсән Әллә тагын сөекле әниебез киләме? (Ята башлый.) Ләйсән Килә шул. ә сиңа көлке! Авыр башы миңа төшәчәк. Хәсән (торып утыра). Соң әйдә, карчык. куып чыгарабыз, куабызмы?. Ләйсән. Юләрләнмә. Хәсән кабат йоклап киткәндәй итә. Хәсән, Хәсән дим! Кыланма ннде Ишек звоногы шалтырый. Хәсән (башын күтәреп). Әллә килеп тә җиттеме? Ләйсән Җитте шул. Тизрәк бул! Хәсән торып утыра. Тагын звонок. Хәсән (тыңлап) Эх, син, үз әниеңне танымыйсың. Бу бит әбкәй түгел, бу чит кеше Кара әнә. ничек «шнкләнеп> кенә шалтырата. (Кабат йокларга ята.) Ләйсән (ишеккә бара, ача) Гафу итегез... Калын тавышлы кеше керә. Калын тавышлы кеше Ниһаять, сезне күрү бәхетенә ирештем. Рәхмәт сезгә. рәхмәт, сөйкемлем. Ләйсән. Сез., гафу итегез.. Кем дип белик? Калын тавышлы кеше Хөсәен Имаевич үзе өйдәдер бит? Өйдә булмаса да зыян юк. мнн аны көтәрмен Көне-төне көтәргә дә рнзамын Хөсәен Имаевич ничек теләсә, бар да шулай булыр Минем бик якын дустым бар, замдиректор булып эшли Хөсәен Имаевич белән уртак танышыбыз икән Булдыра торган кеше дә инде, чукынган. Киләсе елга ук түгел икән, аннан алдагы елларга һичшиксез директор да булачак Хуҗа үзе пенсиягә — лаеклы ялга китә... Ләйсән. Туктагыз, зинһар, сез ялгышасыз Сезгә кирәк кеше безгә каршы ишектә... Калын тавышлы кеше. Хөсәен Имаевнчмы? Археолог ул. Археолог кем икәнен беләсездер? Карале, сезнең күзләрегез бик матур икән Хөсәен Имаевичнын кеме буласыз? Ләйсән Беркеме дә түгел. Барыгыз инде. Калын тавышлы кеше Юк. сеңелем, мине ахыргача тыңлап бетерегез Хөсәен Имаевич миңа бер генә минутка... Ләйсән. Әйттем бит ннде, абзый Биредә Хөсәен Имаевич түгел, Хәсән Гали- мовнч тора. Калын тавышлы кеше Археологмы? Ләйсән. Археолог Калын тавышлы кеше. Менә миңа археолог кирәк тә инде. Хөсәен Имаевичны уятыгызчы. Ләйсән. Сез миңа ышанмыйсызмы? Хөсәен Имаевич безгә каршы ишектә дим Калын тавышлы кеше. Рәхмәт, сеңелем! Алдаламыйсыз икән. Мондый матур күзле кеше алдый алмас Алайса, ул монда яшәми инде? (Бүлмә эченә күз йөгертеп.) Шулайдыр, шулайдыр Ярый, алайса, рәхмәт! (Чыга ) Бусагада — Зилә Бишевна. Ләйсән. Килдеңме, әни! Әйдә, уз! Зилә. Кем бу? Хөсәенгә кереп китте Ләйсән. Белмик, әни. Зилә. Сездән чыкты түгелме сон? Ләйсән. Ялгыш кергән ул. Зилә. Аста «Волга» тора аныкыдыр инде?.. Ләйсән. Аныкыдыр. Зилә. Беләм мин бу кешене, күргәнем бар. Колхоз базарында ит чаба. (Хәсәнне күреп.) Карале син моны, йоклап ята түгелме? Ләйсән, йокы тимәгәч Төне буе укырга туры килде Эше шундый бит Зилә. Флюс кияүне әйтәм, диссертация яклап йөргән көннәре Апаң кулына кнтап тотып утырганын күргәнем юк ди. Укыйм дигәч тә инде., алай ук кыланма- са да буладыр. Гөлфия апаңа Флюсне караштырып йөргәндә, мин әнә шул ягын ошаттым: кешеләр белән аралаша белә. Өч киявем әнә өчесе дә утырды кичәге мәҗлестә. Аларның да эшләре булгандыр, әмма килделәр, үз итеп.. Ләйсән. Ярар инде, әни Зилә Аның өчен борчылам бит, аның өчен Кеше сүзен сүз иткәч, өч баҗасы да әнә дөнья җимертеп яшәп яталар. Ә сез биш ел буе кеше почмакларында тилмердегез. Моннан ары да шушы төнтек бүлмәгездә адәм чырае күрми яшәячәксез. Әнә кешеләр... Ләйсән. Җитте, әни! Зилә. Телемә басма! һич булмаса. әнә Хөсәенгә чыгарга иде Бусы манараларга табынып, кабер ташлары санап, иләс-миләс килеп йөргәндә, ул доцент булып куйды. Хәсән Шаулама ннде, әби, уятасың бит 3 н л ә. Күптән вакыт уянырга. Утызга җитеп тә акылга утырмаса, утыздан сон вист аз дигәннәр (Ләйсәнга) Чуртыма кирәкме аның безгә тагын егерме елдан соң академик булуы!. Куркып әйтмим - үзе дә ишетсен Хәсән (к&лэ-көлә юрганын кайтарып куя). Мин аны мең ишеткән инде, әбкәй! Хәерле иртә! Зилә Мен дә бер тапкыр да ишет! Аннары да шулай булсаң, миллион да ике тапкырын да ишетерсең! Хәсән Әбкәй. ә мин төш күреп ята идем әле. Сине күрдем Боксер икәнсең, касыгыма шундый иттереп төрттең, шундук уянып киттем! Зилә. Әйбәт булган... Ныграк кирәк не әле Әби хәтле әбиеңне санга да сукмыйча затсызланып ятасың Аз гына хөрмәт тә юк. Ләйсән Хәсән, тор! Хәсән Алайса, әбкәй. кругом марш, чнткәрәк кара Безнең монда яшеренеп киенә торган урыннар юк Зилә читкә борыла. Хәсән күлмәгенә сузыла. Ләйсән (күлмәкнең яңарагын күтәреп). Бусын, бусын! Хәсән. Ә-ә, җитмеш сумлыгын кииммени. карчык? Дөрес әйтәсең бит син, әй! Каяле. бу җитмеш сумлык күлмәк янына йөз җитмеш сумлык галстук белән җиде йөз сумлык парадный костюмны да китер әле. Ә юк, кирәкмәс, әбкәй хөрмәтенә без. нң яхшысы, Американың үзеннән кайтарылган биш йөз сумлык джинсыларны киярбез Зилә. Шырланмалс. кияү Син мина шуны әйтсәң ие: ник дип кичә сүземне аяк астына салып таптадың? Хәсән. Мәҗлесне әйтәсеңме, әбкәй? Соң. үз урыныма дусымны җибәргән нем бнт инде. Валлаһи Хөсәеннән дә күңелле рәк кеше булмагандыр анда. Мин әле аның нчен сездән рәхмәт көткән идем Л ә й с ә н. Хәсән! 3 н л ә. Күпме шулай мыскыл итәрсең икән безне, княү? Биш ел түзәбез бит инде! Бнш ел! Хәсән (колә-көлә Ләйсән белән Зиләнең иңнәреннән ала). Ике кешегә бнш ел күп түгел инде ул. әбкәй! Менә мина читенрәк ун ел түзәм. . Зилә Сок, кияү, аерылышыйк алайса Ләйсән. Әни! Син дә инде юк сүз сөйлисең! Хәсән. Аерылышабызмынн. әбкәй? Менә рәхмәт Бнр бишне, сау бул! (Д/и- ■'ырь такмаклый.) Сездән аерылып, туган нар. җайсыз, уңайсыз тору, бу тору, әйтергә мөмкин—кояшсыз-айсыз тору Ләйсән Җитте. Хәсән, кыланма Әни бу юлы дөресен әйтте Күпме чакырылып та, бер генә мәҗлескә дә барганыбыз юк' Зилә. Кияүләр дә. таныш-белешләр дә. туган-тумачалар да тәмам аптырап бетә «Ләйсәннең ире бер дә килеп күренгәне юк. якын итмн> диләр Хәсән. Әле менә утыз өченче мәҗлесегезгә киеп барган башмагымны (башмагының табан астын күрсәтә) мәҗлесегездәй кайткач ук. мастерскойга илтеп биргән идем, шуны бит кичә генә алдым! Шулай булгач... Ләйсән Эчертүләреннән курка ул әни Көчләп эчертмиләр анда Бер рюмка тотып куйганнан гына үлмәс идең әле Зилә. Эчәр өчен генә җыелалар диме ни? Анда, җаным, нн җитте аныл мужик лары утырмый Аһ. кемнәр генә юк иде кичә... Хәсән (Зилә сүзен н. Ярый, серләрегез бик килеште, серләшә торыгыз, мин тиз генә юынып чыгыйм әле. (Юыну бүлмәсенә кереп китә.) Зилә. Ант әгәр: тиле бит бу!.. Килеп капкансың икән, кызым. Менә хәзер генә чистый аңладым. Ләйсән Алай түгел инде ул, әни. Хәсән тулаем фәнгә бирелгән Халык өчен яшим дип яши. Зилә. Кабер ташларын санап, кыйшаеп аварга торган манараларны кемнәр салганын исбатлап йөреп, ул халык өчен яши булып чыга инде, име?. Я, уйлап кара, чуваш килеп салганмы, урыс килеп салдыртканмы, татар үземе — шуны белүдән халыкка ни файда? Ләйсән Фән өчен, ә фән — халык өчен! Зилә (көлә) Фәннең кабыргасы йомшак: бүген болай, иртәгә тегеләй... Ә халыкка, матурым, манараларың кирәкми. Табынган кыйбласы да башка аның хәзер. Ләйсән. Яратам мин аны, әни, ишетәсеңме, яратам. Бик! Зилә. И-и, җебегән! Кемгә генә ошагансыңдыр! (Юыну бүлмәсенең ишегенә килә.) Кияү, моннан соң бездән бер тиен дә ярдәм көтмәгез, аңладыңмы? (Ишеккә юнәлә.) Хәсән (юыну бүлмәсеннән башын чыгарып) Ярар, |Әбкәй, әмма үзең дә безгә бурыч сорап килмә. Зилә (үзе дә сизмәстән). Сантый! Юыну бүлмәсе кабат ачыла да сөлгесен кулына тоткан Хәсән чыга. Хәсән (күңелсез елмаеп). Син, әбкәй, башка яктан бик хәтәр көчле булсаң да. диалектикадан йомшаграк. Әле кайчан гына безне «кеше почмакларында тилмерәсез бит* дип тиргәп йөри идең. Булыр дия идекме? Менә ике ай инде газлы, ванналы һәм жылы туалеты да булган үз фатирыбызда, дөньяның артына тибеп яшәп ятабыз. Калганы да шулай үз жае белән булыр Зилә. Бер нәрсәгез дә булмас! Бусын да әле шул Хөсәен генә алып бирде, үзенең местком председателе булуыннан файдаланып. Хәсән Нәрсә, нәрсә? Хөсәен миңа фатир алып бирде? Ник аны моңарчы әйтмәдегез! Ләйсән. Әйтерсең сиңа... Хәсән. Чакыр әле үзен, бар! .’! I '■ Кирам X н ■ ' ’ тлсеңме Анарда кунак. Хә1 >н Анардан кунакның өзелеп тор ганы юк • с "'а (// . лк> юнәлә туктый, сәгатенә карый.) Ә-ә, үзе керер вакыт та килеп җиткән икән. Хөсәен (керә) Иртәнге обход!.. О-о, Зилә ханым, сез дә биредә икән. Гафу Хәсән, миндә шундый феномен утыра, күрсәң әгәр!. Сиңа аны һичшиксез күрергә кирәк. Парадокс. Вәт була кешеләр! Га- жәп! Әйдә, күрсәтәм. Хәсән. Син. Хөсәен, Хозыр-Ильяска әверелгәнсең икән. Миңа феноменальный яхшылык эШләвен дөресме? Хөсәен һәрвакыттагыча, ахир. Әйдә инде, нәрсә көттерәсең? Әле рәхмәт әйтерсең... күрсәң, күреп туймаслык... Хәсән. Синең мине — йорт-жирсез мескен сукбайны — фатирлы итүен дөресмени?!. Зилә. Дөрес булмый ни. Хөсәен. Я. ташла әле шул мәңге бетмәс квартир мәсьәләләреңне. Ул бит сиңа гынапроблема! Әйдәле. керик миңа! Ну просто кабих!.. Хәсән. Ачның күзе икмәктә, тукның күзе хикмәттә. Сөйлә. Хөсәен. Халык өчен янган кешеләргә ничек булышмыйсың. Чиратың килеп җиткән идеме? Җиткән иде. Хатының да бар. Мин менә ситуациядән файдаландым. Сиңа дип йөреп, бер очтан үземә дә алдым. Хәсән. Ике бүлмәленеме? Хөсәен Шулай, ачуланма инде,шундый бит мин Телисеңме, сиңа да... Юк икелене генә түгел —дүрт бүлмәлене! Син бераз гына көт. Яме? Булыр. Башта, әйдәле. күр шул Мразь Мразычны. Ничек туйганымны белсәң... Шулай да син бәхетле бит, жен алгыры, бары үзең теләгән кешеләр белән генә аралашасың. Хәсән. Шулай шул. Сау бул! Хөсәен. Бөтенләйгә саубуллашкан кебек итеп... Хәсән Бөтенләйгә. Хөсәен. Юк, менә анысы булмый инде. (Идәндәге китапларга иелә.) Синсез яши алмыйм мин. Хәсән. Гыйбрәт бит син миңа. Хәсән. Син дә гыйбрәт Тимә китапларга, тегеләрен керт башта. Хөсәен. Кертәм, кертәм Бер китап бар анда, малай, валлаһи, берни аңлый алмадым Ну синдә булган баш миндә бул- са_. Белам бит мин ни өчен куганынны Чөнки диссертаиняне синнән алдарак яклап аттым. Ялгышымны таныйм Тик кума гына. Икенчесен инде акыллырак булып, сия яклагач кына яклармын. Шулай, ахир, кусак да синнән калмыйм. Син кая мин шунда. Юкка гына кушмаганнар бит әниләр безнен исемнәребезне Хәсән белән Хөсәен дип. (Бәләкәч бер китапның исемен укый.) Мишель Монтень. дип әйткән чагында ук сизенгән идем Әйдә, Хәсән, вакыт бит инде, күтәрел йолдызларга тиклем. Мине дә ал шунда.. Хәсән. Әйдә, Ләйсән. (Ләйсәнне кабат күтәрә) Я, ничегрәк анда, җиденче катта? Ләйсән. Бергә-бергә меннк, шаккатсын әле әнкәйләр, көнләшсеннәр апайлар! Хәсән. Әйдә, чәйлик әле! Аннан күз күрер... Почмак якка кереп китәләр. Ишектә звонок шалтырый. Ләйсән тавышы. Хәзер-хәэер! (Чыга.) Күктә кояш, җирдә гөлләр... (Ача.) Сезгә кем кирәк иде? Әминә (керә). Исәнмесез! Ләйсән. Хөсәен Имаевич безгә кар- шыда тора. Әминә. Кем дисез? Ләйсән. Хөсәен Имаевич дим. Әнә ишеге... Әминә. Юк, мина Хәсән Галнмовнч Гибатуллнн кнрәк. Ләйсән. Нәрсә-нәрсә? Сез кем? Әминә. Мин — Әмннә. Ләйсән. Әминә? А-аһ, сезмени әле ул, Хәсәнгә гыйшык хатлары язып торучы? Ә м н н ә. Юк. соңгы икәве генә гыйшык хаты Беренчеләрендә без бары археология хакында сөйләштек. Хәсән абый кебек чын археолог булырга телим мин Ник шулай карыйсыз, апа? Мәктәптә очрашу вакытында без аның белән бик озак сөйләштек Хатларда да Ул мине бик яхшы белә. Ләйсән. Ә минем хатымны алдыгызмы? Әмин ә. Алуын алдым да. Әмма Сез юкка шулай язгансыз. Мин бит Хәсән абыйны егет кеше дип уйлаган идем. Ләйсән. Ннчә яшь соң сиңа? Әмин ә. Унҗиде. Быел унынчыны бетерәм. Ләйсән. Егетне ирдән аера алмавың бнк кызык инде Хәсән (күренә). И-и, менә кем килгән икән безгә! Исәнме, Әмннә? Ничек килеп җиттең? Кайда урнаштың? Әмннә Мин белергә дип кенә килгән идем. Алырсызмы икән? Хәсән Алырбыз. Әмннә. алырбыз. Керү имтиханнарын гел бишкә тапшырсак— алырбыз! Имтиханнарыгыз кайчан бетә әле? Әһә, димәк, көтәчәкбез Әминә. Алайса мин киттем Хәсән. Кая? Әминә. Авылга Хәсән. Хәзер үкме? Юк-юк, җибәрмибез; Ләйсән, әйдәле, кунакка чәй эчер Бик ерактан килгән бит ул. Кунып китсен Ләйсән Кунып? Хәсән. Казанны карарга менә җай да чыкты, Әминә.. Хыялланган идеи Форсатны ычкындырма Әминә. Рәхмәт... (Китә.) Хәсән (телефон шалтырый) Тыңлыйм? Секретарьша кыз тавышы Хәсән Галимович, котлыйм сезне! Хәсән. Нәрсә белән? Секретарьша кыз т а в ы ш ы Кабул итү комиссиясенең председателе итеп Карәм Фаттахыч сайланды Үзенә ярдәмче итеп сезне сораган Хәсән Рәхмәт инде Секеретарьша кыз тавышы Сөенәсезме? Хәсән Нишлим икән соң? Андый оч ракта нишлиләр иде соң башкалар? Өй рәт Сөенчене беренче генә алуын түгелдер Секретарьша кыз тавышы Кем ничек булдыра инде Шулай да мин Сезгә не завидую. Хәсән. Дөрес эшлисен Хау ду ю ду! Ни дигән сүз була дигән идең әле? Хәзергә саубулып тор инде яме, матурым’ (Трубканы куя.) Телефон кабат шалтырый. Хәсән ала. Тавыш Хәсән Галимович, котлыйбыз’ Хәсән Ннчек котлыйсыз сон? Тавыш Чын күңелдән. Хәсән, чын күңелдән!. Менә тыңла ишетәсеңме?! Тавышлар көчәя... Парда Икенче күренеш Шул ук бүлмә. Вакыт кичкә таба. Имтиханнар башланырга унбнш-егерме кан калган. да кадерле улыгызны Нечкә тавышлы кеше Димәк, өметләнә алам?!. Хәсән. Әйттем бит, анысын уйлама СЫЗ да! Юк! Нечкә тавышлы кеше Ике тә Нечкә тавышлы кеше Нәрсә ди Хәсән Тинтәк, дим! Нечкә тавышлы кеше Ә-ә. аңлашыла, күптән шулай диләр аны Телә мисең икән, үзеңә кара Мнн бит әнә синең ашказаның авырта днгәннәреннән чыгып планлаштырдым Ярар, слуший. бо- лай итик алайса: бөтен уку елы буенча снн зимагурны симез сарык ите белән Хәсән тәэмин итеп торыйм, ә?! По рукам’ (телефоннан свйләшә) Унсигез көн! Тагын унсигез генә көн калды дим Менә шунда килерсез! Күрербез шундый пәнгәме?!. Коры ел бит Слушай, кайда гына үстең син? Инде, алайса, өч! Миннән булсын яхшылык Я. өч тәпән бал?! Хәсән. Тинтәк сен, Хәсән Галимович?! Хәсән. По шею! (Трубканы куя Теле фон янә шалтырый. Хәсән трубканы алмый гына үзалдына сүгенә) Хәсис Сорыкорт (Телефон шалтырый ) Кандала! (Телефон шалтырый Хәсән трубканы ала да каты игеп кычкыра.) Шалтыратма! (Куя. теле фон тагын да тырышыбрак шалтырый. Хә сән аның шнурын розеткадан тартыл чы гара ) Менә бик күп шалтыратсагыз! Зво нок? (Аптырап.) Бу ни дигән сүз имде’ Ә-ә. (Абайлап, ишеккә борыла ) Керегез! Калын тавышлы кеше (керә) Хәерле кнч, хөрмәтле Хәсән Галимович' Хәсән Исәнмесез Сез кем буласы тора! (Түбәнгә кычкыра ) Игрик! (Хәсәнгә.) Әнә., әнә борылды Ничек моңсу гына карап тора Улым, бердәнбер улым Бик авыр көннәре шул Юк-юк, Сез күренмәгез, күренмә Кү pen калса, бетте баш Бер дә үз эшенә тыгылганны яратмый Ут. су һәм бакыр трубалар аша үткән егет Шулай да моңсу. Чөнки. әле аның бу кадәр авыр хәсрәткә юлыкканы булмады Хәсән Беттеме? Калын тавышлы кеше (тәрәзәдән түбәнгә) Игрик улым, бар-бар Әниеңә әйт. барысын да хәзерләсен Патшаларча!.. Кузгалып киткән машина тавышы. Хәсән Беләсезме, нәрсә. Калын тавышлы кеше Ашыга ул Яшьләрнекен үзең беләсең көтәләр Өйдән әнә туп-туры аэропортка . Хәсән Мине дә тыңлагыз әле. Калын тавышлы кеше. Экзаменнарга кайтып өлгерер ансы, өлгерер, ана чаклы әле унсигез көн бар. тик барыбер (Куеныннан зур бер фото чыгара ) Менә, менә бит ул нинди Хәсән Күрәсем дә килми Калын тавышлы кеше Анда, прнемныйда диюем, кеше башында кеше утыра. Шуның өчен хәзердән үк. бик һай бәтләп карап калуыгыз мөһим Хәсән. Чыгып кит! Калын тавышлы кеше Сабыр ит! Хәсән. Олак хәзер үк. имансыз' Калын тавышлы кеше. Чү-чү ҖикеренмәКем белән сөйләшкәнеңне бел! Хәсән. Ах. әле Сез шундый мөһим кешемени? Хәзер алайса, мин Сезнең белән сөйләшергә тагын да мөһимрәкләрен чакырам! (Телефоннан шалтырата ) Алло, милиция! Калын тавышлы кеше (йөрәген тотып) Аһ. ух, у-у-у-у Хәсән (борыла). Ни булды? Алдаш ма! (Шалтыратырга тырыша ) Нәрсә сон бу? Ә-ә (Трубканы өстәлдә калдырып шнурны розеткага тоташтыра.) Нечкә тавышлы кеше (кабат сөйли башлый) Син инде, тыңла инде, слушнй. Хәсән Куй трубканы! Куй! Нечкә тавышлы кеше Син инде, ни инде... Хәсән (тагын барып өзә Чыгарга бара Калын тавышлыга). Хәзер, милиция хәл итәр! Калын тавышлы кеше. Уф. у... Хәсән. Кәмит уйнама монда. (Карап тора.) Әллә.. Калын тавышлы кеше Әйе. йөрәк... приступ. Хәсән Менә инде. (Су сала.) Даруыгыз кая? Калын тавышлы кеше Ә. ул. ни Ашыгу аркасында Шул улым өчен борчылып Ох! Хәсән Су булса да эчегез. Калын тавышлы кеше Рәхмәг. рәхмәт Сезгә чын күңелдән Хәсән Юк эш белән йөрисез.. Калын тавышлы кеше. Бала. ай. балалар Аннары хатын! Нишләргә дә белгән юк. Бит үзем дә бик четрекле тормыш юлы үттем шул мин, братан. Хәсән. Күптән шаярамы? Калын тавышлы кеше. Кем? Минем малаймы? Хәсән йөрәкне әйтәм? Калын тавышлы кеше. Ә-ә. Әйе. братан. Үземә дә бик җиңел булмады Замана, ай. замана Шулай Менә соңгарак таба үзе болай ярыйсыланды. Улымда армиядән кайтып төште Дөрес, ул үзе бер борчу миңа. Хыялый, романтик... Төннәрен бәргәләнеп чыга Стена аша ишетәм. ах- ух килә бетерә ул үзен, бетерә!. Бүлмәсенә керсәң, нәкъ синең бүлмә күк: анда китап, монда китап, тегендә китап... Алып кына-кнтмәсәләр ярар иде малайны теге йортка Хәсән Ник алсыннар ди? Калын тавышлы кеше Көн тукыйм. төн тукыйм тыңлау юк Кабат- кабат әйтеп карыйм: археология ул дим. син уйлаганча ук җннел кәсеп түгел ул. дим Аңа кирәкле чыдамлык, сабырлык, түземлек безнең беребездә дә юк ул. дим Хәсән. Ә ул? Калын тавышлы кеше. Аның үзенеке лә Янәсе археология — чорыбызның нң мәгънәле фәннәреннән берсе! Ишетәсеңме: мәгъ-нә-ле! Тфү! Юк. бу берничек тә мннем башка сыймый.. Хәсән Хикмәтле эш михнәтле була Калын тавышлы кеше Анысы шулайдыр шулаен, әмма дә менә бу ягы да бар бит әле аның: алмадай сылу*хатыныңны, сөйкемле балаңны бер күрергә тилмер, имеш Өчәр ай буйларына салкын палаткаларда, яңгыр асларында шакраел кат һәм каберлекнең мәет сөякләре белән аралашкан шакшы пычракларында чокчынып ят имеш Хәсән (су бирә) Тагын азрак эчмисезме? Калын тавышлы кеше Нәрсә? Ә-Ә- Уза ахры, рәхмәт Э-эх. дускай, дускай. рәхәтләнеп тынычлыкта гына, тормыш мәшәкатьләреннән бөтенләй-бетенләй читтә генә, бәхетле иттереп, килгәненен көен ки тереп. эчеп. ашап, типтереп яшәп ятасы урында —юк! Археолог булалар (Лвыр сулап.) Анасы ла. анасы бозды, каһәр сук кан нәрсә... Хатын-кыз тинтәк бит, братан (Нечкә тавыш белән, хатыны булып ) Мән гегә бәхетсез нтәсец баланы Бәлкем анын прнзваниесе шулдыр. Бәлки, бәлки Гомумән безнен өйдән тынычлык та. татулык та. бәхет тә качты хәзер Ашыйм днсән аш үтми, йоклыйм дисәц - йокы юк Хәсән Кая. рәсемен бирегезме Калын тавышлы кеше Фотосынмы? Хәзер, хәзер, иптәш доцент Менә, менә! Хәсән (карый). Мһе Димәк, ул Калын тавышлы кеше Әйе. әйе' Тик тик син... Сез бушка днп уйламагыз Ю-ук, яхшылык жирдә ятмый ул Бер-беренә ярдәм кулы сузмасан хәзер Дуслар булсын.. Дуслар яшәсен. (Йөгереп чыгып китә дә, ухылдый-ухылдый, идәннән сөй- рәтәтәгәрәтә олы бер төргәк кертә.) Менә, братан, рәхәтлән! Снн бит хәзер үз кеше Үз кеше! Хәсән (шактый аптырап) Сез нәрсә? Калын тавышлы кеше Белеше кайда — йомышы шунда, танышы кайда — табышы шунда. (Күзе идәндә ) И-н, кара инде бу паркетыгызны (Көлә ) Керәле дә чыгалы Хәсән. Син.. Сез! Калын тавышлы кеше Бик аклыйм, аңлыйм, ачу ланмаслыкмынн сон бик ачуланырлык Снн хаклы, хаклы братан. Әй-йе. безнең дуслар мондый төнтек бүлмәдә яшәргә тиеш түгелләр Ремонт чылар жнбәртәм Иртәгә үк. Юк. бүген үк! (Телефонга барып тотына ) Хәсән (үзен тыныч тотарга тырышып) Мә рәсемеңне! Калын тавышлы кеше. Кара, кара, әйбәтләп кара, юкса, прнемныйда үзең беләсең! (Шнурны розеткага тоташ тыра ) Куегыз әле трубканы, ишетәсезме' Сезгә әйтәләр бит! Хәсән. Ал днм бу сурәбәтеннс* Калын тавышлы кеше (сискәнеп борыла) Нәрсә’ (Күзгә-күз карашып торгач) Әгәр инде... әгәр алай азсынасың икән., рәхим ит — бөтен уку елына симез сарык ите сиңа... Телеңне йотарлык Хәсән. Кит аннан!. (Капылт көләргә тотына.) Симез сарык ите диң Бөтен уку елына... тел йотарга... Калын тавышлы кеше (бергә көлә, бергә кабатлый) Бөтен уку елына Ха-ха. Башкалар базардан бишәр сумга эзләп йөрсеннәр, ә син — ха-ха!. Хәсән (көлүдән туктый) Бар. чыгып кит! Калын тавышлы кеше. Тукта, әйтеп бетермәдем әле Беләсеңме, нәрсә тагын, мебель табам! Монда бит анын әсәре дә юк. Хәсән. Ах сатыйм! (Төргәккә барып тотына, ә ул кеше күтәрерлек түгел Ка лын таөышлыга ) Тот теге башыннан Калын тавышлы кеше Брат! Братан дим.. Ни булды сиңа? Әле генә бик жайлы идең бит Анла инде Өйдә мине асып куюлары бар бит Покы юк. ашау юк... X әсән То-о-о-от!1 (Төргәкне зтә төшә ) Калын тавышлы кеше Суйдыра сың! (Төргәкне тота, тик кире якка зтә ) Хатын әнә әйтә туган халкыбызга гомерен дә жәлләми ул безнен малай, ди Хәсән (төргәкне кабат ишек ягына зтәрә) Этмә — тарт! Үзеңә тарт! Ант итеп әйтәм. хәзер милиция чакыртам Калын тавышлы кеше (тәмам кәефе кырылып) Непутевый паразит син! Оберхапуга! Парткомга керәм Министр ның үзенә барам Белсеннәр кемлегеңне' Судка тартам! Әйе, безнең ише простой кешеләрне тнпкәләп йөртүчеләрне өйрәтсеннәр азрак! Бнк узындылар Хәсән (телефонга юнәлә Шнурны розеткага тоташтыра) Хәзер милиция килеп житәчәк Гайрәтле тавыш (телефоннан I Кайтып жнттеңме. галнм кисәге! Бәхетен бар икән Ярый-ярый! Но кара аны, көн бүген генә түгел! Бер качарсың, нке И белеп тор: мнн сине өеннән чыгып йөрмәс лек итәм! Снн әле урамда барганда да ар тына борылып карый торган будырсын* Хәсән (трубкасын ташлый) Ват хулиган!. Телефон янә шалтырый. Калын тавышлы кеше Я. Хәсән Галнмович. булышыгыз инде Зинһар, бу лышыгыз! Хәсән Булышыргамы’! (Кинәт әллә каян килгән көч белән төргәкне күтәрә дә ачык тәрәзәдән урамга ташлый.) Булдымы? Калын тавышлы кеше Нишлисез сез! Нишлисез, ә! Хәсән (аның өстенэ килә). Әйдә, үзен не дә! Калын тавышлы кеше. Кирәкми, мин үзем. (Урамга сикерим дигәндә курткасы белән тәрәзә төбенә эләгеп кала Бик куркынып.) 0-һо. бу икенче кат икән! Хәсән (аңа кире менәргә булыша башлый. Шул вакыт сөйләнә). Кандала бит син. Халык җилкәсен кимерүче Калын тавышлы кеше (шулай ук ачусыз гына). Ә син —хәерче интеллигент Хәсән Кеше хакын ашыйсын бит син болай! Калын тавышлы кеше (зурачыш ясагандагы сыман тавыш белән) Ә сезнен ншеләрне ачтан интектерергә кнрәк! Уух, менә ит чиратында тора башласан, мине сагынырсыц әле, аңларсың!.. Хәсән. Тизрәк маташ, вакытым юк. Калын тавышлы кеше Братан. (Инәлеп карап тора.) Хәсән. Ул хакта бетте дидем Калын тавышлы кеше Мин бит үзеңне жәллим. Тәкәббер жан! Сине жәлләп... Хәсән (тУмам аптыраган) Бар нкән күрәселәр. (Тегене капылт тотып селки.) Кандала! Калын тавышлы усал кыяфәт ясап кизәнә. Хәсән исә аны ычкындыра һәм зур гәүдә аска төшеп китә. Хәсән (борчылып). Муенын сындыра инде мөртәт! (Тәрәзәдән карый Телефон шалтырый Алып.) Тыңлыйм? Ник дәшми сез? Арыган кеше тавышы. Сезнен кәефегез начар ахры. Хәсән Галимович? Хәсән Минем исемемне каян беләсез? Кем сез? Арыган кеше тавышы Вакытыгыз бармы хәзер? Хәсән Минем вакытым сезгә нәрсәгә. һәм. гомумән, бу нәрсә дигән сүз? Арыган кеше тавышы. Мин министерстводан гына шалтырата идем Безнең монда киңәшмә бара Хәсән (трубканы куя). Ну, утырыгыз шунда матур гына киңәшмәгездә. (Телефон кабат шалтырый.) Бу тагын сезме? Ничек инде сез.— шундый мәртәбәле киңәшмәләрдә утыра торган кеше — аңлый алмыйсыз! Юк минем вакытым Арыган кеше тавышы. Минем дә вакытым юк. Хәсән Галимович Әйдәгез, иң яхшысы, очрашыйк. Сезне алырга кайчанрак машина җибәрим? Хәсән. Гафу итегез, әмма мнн трубканы куям Арыган кеше тавышы Юк. юк. куймагыз. Хәсән Галимович! Хәсән Сез үзегезнең нишләгәнегезне беләсезме?!. Арыган кеше тавышы. Туктале, минем белән алай сөйләшмә. Кем икәнемне дә белмисең бит. Хәсән. Кызганычка каршы белдем инде!.. (Трубканы куя.) Телефон кабат шалтырый. Хәсән (алып). Әйе, тыңлыйм! Нечкә тавышлы кеше. Слуший. син безне рәнҗетмә инде. Үзеңне күреп сөйләшәсе ие... Зинһар! Ну. нәрсә дәшми торасың инде. Хәсән Галимович. Килештекме? Слуший. ялынып сорыйм, рәнҗетмә Хәсән , мин синец үзеннән ялынып үтенәм. өч ай бнт инде, өч ай менә сулыш алырга ирек бирмисең! Зинһар. тагын шалтыратма! (Трубканы куя.) Әллә акылдан язганнар инде бар да!? Хәсән ачык тәрәзәгә бара. Ләйсән кайтып керә. Кулында Чебурашка. Ләйсән (шат). Хәсән, карале, бу нәрез? Хәсән Бумы — мин!.. Ләйсән (көлә). Ә кем бирде, беләсеңме? • Хәсән Әниең инде, тагын кем булсын. Ләйсән Юк шул Мин беләсеңме кемне очраттым!? Хәсән. Берәр классташ кызыңны. Ләйсән Һаман классташ кызларымны очратып тормам бнт инде. Хәсән. Ә. әйе, шулай шул. Ләйсән Нина бирде моны мина Нина. Хәсән Кайсы Нина? Ләйсән. Квартирада торган идек бит инде! Тегесендә түгел. Без анысында ярты гына ел яшәдек. Хәсән. Пассаж янындагысындамы? Ләйсән. Нәкъ үзе Безне кунакка чакырдылар (Ишектә звонок Ләйсән ачарга бара ) Хәзер үзләренә яңа фатир биргәннәр Күрсәң — өч бүлмәле! Светланалары да бик зур кыз булган (Ишекне ача ) Әни! Әйдә уз, әни. Зилә Исән-саулар гына торамсыз? Хәсән. Саумы, әбкәй. (Телефон шалтырый. Кәсен ала.) Әйе? Нечкә тавышлы кеше. Слуший, микем башта бүтән бер план кебек нәрсә туды бит әле, Хәсән Галнмовнч Әгәр менә болай итсәк, ничек булыр? Хәсән (трубканы куя) Валлаһи, нкебезнен беребез тиздән юләрләр йортына керәчәк Зилә. Кызым, ник сон син иренә бер дә булышмыйсын? Менә бу телефон кы рында жавап биреп утыра алыр идеи Хәсән бит хәзер әнә нинди кирәкле кешегә әверелде Хәсән (күңелсез көлеп) Әйе, шундый да кирәклегә әверелде, хәтта кн ашатмый да башладылар ЗилЪ Кызым, ни карап торасын?! Бер дәнбер иренне шулай ач йөртергә рөхсә тем юк Бар. тизрәк Бар дим (Ләйсән почмак якка кереп киткәч.) Корырак тот. Хәсән кияү Без хатыннар шуны яратабыз Хәсән. Рәхмәт, әбкәй, истә тотармын (Китаплар актара Телефон шалтырый) Валлаһи, үтерәләр икән Зилә. Борчыла күрмә. Хәсән кияү Парад белән үзем командовать нтәм (Нәзакәтле кыланып телефонга килә ) Алло? Зилә БишеВна тыңлый Нечкә тавышлы кеше Сез кем сон? Зилә. Хәсән Галнмовичнын әбкәсе Нечкә тавышлы кеше Мина әбкәсе кирәкми... Үзе кая? Знлә Кирәкмәсә инде (Трубканы куя) Хәсән Молодец, әбкәй Телефон шалтырый. Почмак яктан Ләйсән күренеп ала. Ләйсән. Әни. Алия апа керсә, мина әйтерсез. Телефон кабат шалтырый. Зилә (ана). Тагын сезме? Больше шалтыратмагыз! Арыган тавыш Гафу итегез, бу Хәсән Галимовнчлар фатирыдыр бит? Знлә Сез кем? Арыган тавыш Хәсән Галнмовнч ка әйтегез, зннһар безнен кннәшмә бетте Знлә Ннндн киңәшмә? Арыган тавыш Ул белә Кайсысын унайрак күрер икән мин миннстерствода көтеп торыйммы, әллә дә булмаса Знлә. Нигә көтәсез аны? Арыган тавыш Ул в курсе Ma шина җибәрергәме икән? Кай вакытка? Зннһар. мөмкин булса, сорагызчы Зилә Яхшц (Трубканы томалап. Хәсәнгә.) Мииистерстводан Хәсән Булмагае, шайтанымнан бул сын Куй. әбкәй. трубканы Зилә Яхшы (Сак кына куя) Кызык икән Алия керә Алия Исәннәрмесез! Аптырап калды гызмы? Ишегегез ачык калган ич Хәсән Хәерле кич' Зилә Исәнме. Алия, саумы. әйд.« түр дән уз! Алия Рәхмәт (Утыра ) Телефон шалтырый. Зилә мөһим кыланып трубканы ала Зилә Әйе. тынлыйм сезне!? Г айрәтле тавыш Тыңлатырмын мин енна! Бир телефонны хәзер үк үзенә Әгәр ул тагын мине мыскыл итсә, башына кирпеч төшәчәк Яки мин аны берөиче очраган антеннага асып куям! Зилә Туктагыз але Гайрәтле тавыш Әллә сезгә дә кн рәкме? Знлә Абау, нинди кеше булды бу’ Вот хулиган! (Трубканы куя.) Алия Борчыйлармы? Зилә Сөйләмә дә инде. Алия Хәсән кияүгә сабырлык кына бирсен (Почмак як ка карап ) Кызым! Ләйсән! Ләйсән тавышы Алия апа кердеме әллә? Хәзер-хәзер. Алия апа! (Күренә ) Улын кайда. Алия апа? Алия. Хәзер кайта Ләйсән. Ай. хәзер чыгам мин (Ка бат почмак якка кереп китә ) Зилә Чыннан да. Алия, ул улын ннн днрәк инде хәзер? Бер дә күргән юк үзен? Алия Безнен үзебезнең дә рәтләп күргән юк аны Әле тренировка, әле соревнование Баштарак бокс секциясенә йөрткән идек, аннан хоккейга күчте, футбол да уй нап карады Инде хәзер әнә штанга кү тәрә. Знлә. Күпкырлы икән Ләйсән чыга. Алии Тырышабыз инде Зур культура лы. бүгенгедәй кин днапозонлы кеше итәр гә исәбебез Әле сонгы вакытларда чит ил телләрен өйрәнә башлады Немец белән инглизнекен. Ул аның өйрәтүчеләренә күп ме расход түккәнебезне белсәгез Бернәр сә дә жал түгел Кеше генә булсын' Зилә Шулай-шуллй. балаларны кеше итү бүгенгесе көндә авыр Алия Бик авыр 129 Ләйсән. Әмма кеше итәргә кирәк, Алия апа, кирәк! Хәсән. Ләйсән, нәрсәдер яна түгелме соң анда?!. Ләйсән. Ай, бәрәңгем көя! (Йөгереп кереп кита.) Алия. Бәрәңге каян аласыз? Зилә. Каршылан гына Быел бер дә уңмаган. Алия. Шулайдыр шул. Безгә болай сайлап кына кертеп бирәләр. Зәйнәп түтигә әйтсәң әнә. шул мннуттук... Зилә. Зәйнәп — үз кеше. Кыскасы. Алия, дипломсыз ни алга, ни артка? Алия. Элек хет алтын медальлене экзаменсыз гына да... Зилә. Күбәйде шул. алтынлылары да күбәйде. Алия. Канда да танышлык кирәк Зилә Бер-береңә ярдәм кулы сузмасаң хәзер... Алия. Шулай-шулай. бер-береңне онытырга ярамый. Поднос күтәреп. Ләйсән чыга. Ләйсән. Әйдәгез әле, рәхим итегез! Хәсән (урыныннан торып). Мин кухняда ашыйм Ләйсән. Ничек инде. Хәсән?.. Хәсән. Хатын-кызлардан авызым ояла. (Кереп китә. Подносын тоткан Ләйсән аә иярә.) 3 и л ә. Тәмам башы әйләнде Хәсән кияүнең. Тегеннән тарткалыйлар, моннан йолкалар. Әле дә ярый янында Ләйсән бар. Ләйсән (чыга) Гафу итегез инде. Алия апа. Хәсән. Ал и я. Мин ашарга дип кермәдем. Зилә (Ләйсән муенындагы муенсаны күреп) Абау, күрми дә торам Нинди затлы нәрсә бу синдә? Ләйсә н. Килешәме? Зилә. Килешә генәме!. Ләйсән. Алия апа!.. Зилә (Алиягә). Каян алган идегез? Әйтәм. Алия апа да, Алия апа дип авыз суын корыта. Чыннан да. Алия, кайдан алган идегез?!. Алия. Руфисның сеңлесе инде. Чит илдә булып кайтты бит Зилә. Искиткеч! Физат керә. Кулында биш пружиналы эспандер. Алия. A-а, улым кайткан икән, улым! Физат. Алдыгызмы? Зилә. Нәрсәне? Ф и з а т. Мамуля, вакытым аз! Алия Тренировкадан аерган өчен ачулана. Бигрәк ярата шул спортны. Спортны яратасың бит, улым? Физат Бик кирәге барые! И. вообще берни дә кирәкми миңа! Ул бит папуля белән сиңа кирәк. Алия (Зиләгә) Шаярта. Ләйсән, Ләйсән, күр син... Әнә шуның бншесен дә тарта. Әтисеннән булмый, и миннән дә булмый... Ләйсән. Яле мин. (Тарта алмый.) О! 3 н л ә. Каяле-кая? (Бишесен дә тартып куя.) Физат О-һо! Браво! Царь-женщнна. Ә болай тарта аласыңмы? (Тартып күрсәтә.) Ләйсән. Физат. Хәсән абыеңа да тартып күрсәтерсең, яме. Зилә. Молодец, молодец Спортсменнар университетка бик кирәк. Алия. Ул әле музыкант та. Абсолютный слух. Хәсән почмак ишеге төбенә килеп карап тора. Бүлмәдәгеләр, Физат белән мавыгып, аны күрмиләр. Алия. Син әле хорга да йөргән идеи, улым... яле. Я инде, ялындырма. Физат (бастан — баритонга, баритоннан тенорга күчеп). О-о-о, всемо-мо-гущий... Ләйсән. Ә эстрада? Алия Иң яратканы шул инде. Әгәр университетта нинди дә булса бер ансамбль яки вокаль-инструменталь группа оештырырга җыеналар икән, бер дә борчылмасыннар. Ләйсән. Имтиханда беренче сорауны ни өчен син археолог булырга телисең дип башлап җибәрәләр ди, Хәсән. Хәсән. Ләйсән, ә менә Физатка мин беренче сорауны башкачарак итеп бирер идем. Алия. Рәхим итегез, Хәсән Галнмовнч. рәхим итегез... Тик, зинһар, бик миһербансыз булмагыз инде Хәсән. Физат, инде кергәнсең икән, сорау бирми булмас. Кем син? Физат. Минме? Хәсән. Син. син. менә кем соң син? Физат. Белмим. Алия. Ничек инде белмисең! Руфис Гатич улы днң, шартлатып әйт Хәсән Белмәү зур гаеп түгелдер.. Синең Мисыр төркиләре хакында ишеткәнең бармы’ Мамлюклар дип йөртелгәннәр? Физат Шуннан? ■ Хасан Тарн'Я * раславына ышансак, алар бешен борынгы бабаларыбыз арасында шактый күренекле урынны алып торалар. Физат Мисыр ул нәрсә? Хәсән. Египет Физат Ник сон алайса Египет кына димисен Ә Египет нәрсә? Хәсән Мисыр Физат Аилашылды Дәвам итегез Хәсән. Әнә шул мамлюклар арасында иҗат ителгән бер әкият бар «Гәләвет дин лампасы» дигән Физат (шаяртуын дәвам итә) Ә мин татарча укый белмим Ә нәрсәгә мина лампа? Электричество бар ич. Электричество яшәсен! Хәсән. Кызганыч. Әнә шул серле лампа барысын да хәл итә дә инде. Физат Кесәнне син шул әкияттәге ахмак Галәветдин кебек төрле ялтыравык ташлар белән тутыргансың, ә инде серле лампага анда урын калмаган Ә безгә бнт серле лампасы булган кешеләр кирәк, Физат Руфисович. Алия Хәсән Галнмовнч. зинһар алай димәгез Ала гына күрегез Бердәнберебез бит! Әнә анда дача урыны алгансыз Ике ел инде кысыр ята Алыгыз Руфис абые гыздан кирәк кадәр средство Бөтен яклап булышыр! Хәсән. Бу бит ришвәт санала. Алия ханым. Взятка Ләйсән, Син ни сөйлисен. Хәсән! Хәсән. Кушылма, Ләйсән! Алия. Түгел, түгел! Нинди взятка ди. Без бнт дуслар Күршеләр Күрше — кардәшлектән дә өстен Зинһар ал! Хәсән. Өстен микән, Алия ханым? Физат Ха ха ха! (Хәсәнгә шыпырт ) Ал, ал! Акчасы күп анын. Теләгән кадәрле ал! Хәсән (ишекне барып ача). Күршелектән өстенрәк тагын бер нәрсә бар. Алия ханым, ул — кешелек дип атала Хушыгыз, Алия ханым! Алия. Куасың? Хәсән Кумыйм, хушлашам гына. Алия Ярый ярый, хушлаш Бик олы ладың күрше апаңны Бик олыладың Рәх мәген соңрак ишетерсең Физат Ха-ха! Хәтта минем әнине дә куып чыгарып була нкән Бу миңа ошый Сез мина ошыйсыз. Хәсән Галимович! Беләсезме, минем әнине берәүнең дә куып чыгаралганы юк! Әйтегез әле, ә нәрсә ул археология? Сез алтын эзлисезмени? Ну, яхшы алайса, икенче вакытта Сез мина кереп йөрергә рөхсәт кенә итегез, о'кеймы? Хәсән. О’кей! (Физатны чыгарып цибәрә дә. ишекне ябыл куя.) Ләйсән (әрнеп) Хәсән! Ннк син без не кеше алдында рисвай иттең?! Хәсән. Базар ачкансыз монда! Әллә мннс юләр днп белдегезме, шуны да аңламаска! Зилә. Юләр шул, томана4 Нинди дәрәҗәле кешенең хатынын куып чыгарды бит. Моның өчен дурак булырга кирәк! Хәсән (ишекне киереп ача) Әби, вон' Эзең дә булмасын бу йортта! Зилә Томана, миңгерәү, мокый, ахмак!.. Бусагада Хөсәен күренә. Хөсәен. О-о, Зилә ханым! Сез соң кая болай бик кызу гына?! Зилә Ки-ит, кит! (Чыгып кигә.) Ләйсән. Әни, тукта инде, әни! (Артыннан иярә ) Хөсәен. Эх, Хәсән, Хәсән! Менә монысы кирәкмәс иде! Монысы артык, артык! Хәсән. Башымны катырып йөрмә! Хөсәен. Кичке обход! (Утыра) Телефон шалтырый. Хәсән алмый. Тагын шалтырый. Хөсәен барып шнурын розеткадан ала. Хәсән. Ничәме ай буйларына нртә димәгән, кнч димәгән звоноклар Куркыту, янау, ялыну, ялвару!. Хөсәен Күңеленә артык якын аласын— Хәсән. Реаль эшме соң бу. Хөсәен? Чыннан да мин аларнын бөтенесенең балаларын урнаштыра аламмы? Хөсәен. Ну ярар, диген Керсә, керә, ксрмәсә ннде. булмады, агайне, дисең, тырыштым дисең Хәсән Бөтен эшләрен ташлап, айлар буена котырышып йөриләр Юләргә саныйлармы әллә мннс Дүрт ай буе мина бөтен ләй таныш та булмаган әллә кемнәр сәлам бирә Кемнәрдер мине сыйларга тели Хөсәен Минем баштан үткән нәрсә бу Ә син ана нгьтнбар бнрәсең. Чепуха' Ну, бая әнә нт чабучыны куып чыгардың Бу юл белән ни дә булса майтарырмын дип уйлыйсынмы? Тагын бу күрше хатын Алия! Ну! Бәлки аларның балалары чын нан да археологтыр! Ә хәзер әнә ул итче өенә кайта да синең өстән бөтенләй бул маган нәрсәләр уйлап чыгарып, деканатка хат язып җибәрә. Анонимканың нәрсә икәнен беләсең бит инде син!.. Ә тегеләй, мин әйткәнчә, әйберен алып, ярар, брат, тырышып карарбыз днп калган булсаң, хәзер бернинди нервы түкмәс идең. Карама миңа, карама шулай, мин уйлап чыгарган нәрсә түгел — тормыш законы. Башкача булмый, Хәсән. Без кешеләр белән яшибез. Кешеләр катлаулы Алар белән аралашмый гына яшәп булмый Без бер-беребезгә менә болай бәйләнгәнбез! (Бармакларын бармакларга кидертеп тартып куя.) Карале, серле дустым. Минем анда ике малай бар Акбаров Фәрит белән Валера Иванов Син ни инде, аларны ал! Хәсән. Нәрсә? Син, Хөсәен! Кызык! Итең бармы соң яки маең? Бәлкем дача салып бирерсең?! Хөсәен. Юк ла инде, шаяртам гына! Ләйсән керә. О, Ләйсән, сез тагын да чибәрләнеп киткәнсез димме? Ә-ә, әнә нәрсә. Муенса! (Билгеле җырның сүзләрен көйләп куя.) Муен са! Муенса! «uanien. Бездә алай ук нәфис эшли алмыйлар... Хәсән. Муенса? Нинди муенса? Ләйсән. Бәйләнми генә тор әле! Хәсән. Каян кМлде бу сиңа? Ләйсән. Инде мине дә куып чыгарырга телисеңме? Хәсән. Бар, хәзер үк, каян алдың, шунда илтеп бир! Ләйсән. Бирмим! Хәсән. Бирәсең! Ләйсән. Кычкырма! Мин сиңа кем? Хәсән. Нинди акмак син! Бир монда' Ләйсән. Кагылма миңа! Хәсән Шулай да бир, Ләйсән! Ләйсән, муенсасын салып, Хәсәннең аяк астына ташлый да юыну бүлмәсенә кереп бикләнә. Хәсән иелеп муенсаны ала да озак кына сүзсез тора. Хөсәен. Да-а, хәлләр булачак икән. Хәсән. Нәрсәләр булачак? Хөсәен. Менә шул дурак әйтте диярсең, булачак... Пәрдә. ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ Өченче күренеш. Кызу имтихан көннәре Вакыт кичкә таба. Ләйсән өйдә ялгызы гына. Туктаусыз телефон шалтырый. Ләйсән алмый. Зилә (килеп керә). Шул йозагыгызны тәки рәтли алмадыгыз инде. Ир кешесе булган өйгә бер дә килешми, кияү! (Ләйсәнгә.) Әллә үзең генәме? Теге кыз да кайтмадымы? Нәрсә дәшмисең? Әле генә Алияне күрдем, Хәсән бу юлы да Физатка начар билге куйдырткан! Нәрсә булды соң сиңа? Үзен гаепле, әйтә килдем. Күптән икенең берен сайларга иде! Синең бәһаң бит монда ноль! Ноль син! Менә нинди хәлгә калдырды сине яраткан Хәсәнең! Бер кочак чәчәк күтәргән Әминә йөгереп керә. Әминә. Бүген минем иң бәхетле көнем! Ләйсән апа! Ә-ә, Зилә апа да килгән икән! Исәнмесез! Хәсән абый кайтып җитмәдемени? Ләйсән апа, менә бу сезгә! Алыгыз, мәгез инде! Гладиолуслар яратасыз бит Хәзер мин аларны суга. (Тиз-тиз почмак якка уза да, ваза алып, юыну бүлмәсенә кереп китә ) Зилә. Ничек өзелеп тора. Кичә, беләсеңме, миңа нәрсә әйтте... «Ник ул хәтле Хәсән абыең тирәсендә бөтереләсең, ба шын әйләндереп куйма тагын...» — дигән идем,— «Нәрсә, мин баш әйләндермәслек кызмыни?» — ди. Хәсәне тагын—авызы колагына җиткән Ничек түзеп торасындыр Синең урыныңда булсам, бу Хәсәнне бик ныклап өйрәтер идем. Хәзердән үк чара күрмәсәң, тәмам оятсызланачак ул Ник дәшмисең, әллә телеңне йоттыңмы? Уйла шырга кирәк. Хөсәен өйдәме икән? Тукта кереп чыгыйм әле. (Ишеккә юнәлә.) Әминә (күренә) Бишкә бирдем Та гын икәү генә калды. Ләйсән. Аларын да бишкәдер инде? Әминә. Әлбәттә, иң курыкканым бүген иде... ( Ләйсән. Димәк, үтәсең инде? Әминә. Әйе! (Җырлап әйләнә) Ин бәхетле көнем бүген! Бәйрәм бүген, бәй рәм бүген!. Әллә нигә бик-бик шатланасы килә. Хәсән абый ник кайтмый икән инде’ (Кулындагы чәчәкне Ләйсәнгә бирергә тырыша.) та берни дә аңламыйсын, әллә инде аклап га башынмы юләргә саласын? Әминә. Ни булды, Ләйсән апа? Ләйсән. Бәлкем сина булышканнар- дыр, Әминә. Физат ншеләр бер-бер артлы начар билгеләр алганда, авылдан гына килгән ниндидер бер кыз гел бишлегә биреп барсын имеш Анда бит бер урынга җитмешәр абитуриент Син үзенне әллә алардан өстенрәк диеп уйлыйсынмы? Шулай да гел бишкә?! Димәк, булышалар?! Хәсән абыен?! Әминә. Фнзатлар алар матур һвнәр дип кенә килгәннәр Әгәр Хәсән абыйлар казынып яткан җирләрне барып күрсәләр, белерләр иде ничек матур булганын Ләйсән Нәрсә, син әле теге чакны Хәсән абыеннын казынып яткан җирләренә дә барып йөргән идекмени? Әминә. Экскурсия оештырып бардым Теләгәннәрдән. Ләйсән. Әминә, акыллым, телисенме, мин сине бер егет белән таныштырам Ул да Хәсән абыец кебек археолог Дөрес, анын яше байтак ннде Әмма Хәсән абыен белән бер яшьтә ул. Аның ике бүлмәле квартиры да бар. өйләнмәгән дә. Әминә. Ләйсән апа (Тотлыга төшеп.) Шул-лаймыни? (Кинәт ирония белән.) Ә нигә ул икс генә бүлмәле? Аз ич ул?! Ләйсән. Мин сина чын күңелдән Хәсән бит сине ярата, ярата! Әминә Әгәр гафу үтенмәсәм икән Сез дә мнне аңлагыз инде, Ләйсән апа ник кабат әйтергә ди Ялгышасыз, Хәсән абый Сезне, ярата, Сезне Ләйсән (елап җибәрмәс өчен келә башлый) Ярата, ярата ярата имеш' Ха-хаха... Уф, үләм! Ха-ха ха Зилә белән Хөсәен керә. Хөсәен Кичке обход! Зилә. Күр әле, көлә бит! Дөньясының асты өскә килеп бара, ә ул Хөсәен (почмак якка) Кичке обход дим бит Бу тагын ннткән тәртипсезлек!? Хәсән күптән өйдә булырга тиеш иде Ләйсән Ана хәзер алла да юк. мулла да юк. 3 н л ә. Ә кем гаепле сон!. (Әминәгә ) Син чыгып тор әле бар! Кеше сөйләшкәнне тыңлап тору — культурасызлык ул Нәрсә катып торасын, бар дим бит Әминә Кая барырга кушасыз? Зилә Кая теләсәң, шунда! Монда гына акаеп торма хакыгыз юк! Зилә. И. ачуымны китереп торырсың! Болай да ачу килгән чак .. Әминә Сез Хәсән абыйның кисеп таш лаган тырнагына да тормыйсыз! (Почмак якка кереп китә ) Зилә. Нинди әшәке хәзерге яшьләр! Хөсәен. Хәсән йогынтысы' Зилә. Хөсәен, син бар нәрсәдән дә хәбәрдар күршебез инде Күрше генә дә түгел — дустыбыз. Шуңа да бу өй эчендәге хәлләр сина яхшы билгеле Нинди киңәш бирер идең? Хөсәен Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә Зилә Кызым, сина әйтә* Я. күпме кө тәргә була? Нигә дәшмисен дим?! Әйдә алайса, җыен, өйгә кайтабыз! Хөсәен Шуннан сон ни була’ Зилә Ни булсын Ләйсән Беркая да китмим Әйе-әйе Яратам мин аны Яраттым, яратам, ярата чакмын да! Хөсәен Ләйсән әлегә болай сөйләшү гә әзер түгел, минемчә Зилә (Ләйсәннең күлмәкләрен алып, берәм-берәм аның уз иңенә үк ташлый башлый) Үзе кайтканчы хәл нтәргә кирәк Я хәзер минем белән китәсең, я гомергә шул төнтек бүлмәдә саташкан иренне сак лап утырырга каласын! Хөсәен Бернәрсә дә акламыйм Ки теп, ни кырырбыз диеп уйлыйсыз соң сез? Хәсән Ләйсәнне бик нык ярата, шулай бул гач, китүләрнең кирәге юк Зилә. Яратса, бигрәк тә әйбәт! Ныг рак ялыныр, тизрәк акылга утырыр' Безг> шул кирәк тә менә Телефон шалтырый Ләйсән Әллә Хәсән микән” (Куа нып. телефонга килә башлый ) Зилә (трубканы Ләйсәнгә бирми) Ишетәсеңме? Әтиең янына кайтабыз Әиә шулай итеп, Хәсәннән болайракларны да акылга утырталар хәзер Моңарчы бер-икс китеп торган булсаң. Хәсәнең ефәк кебек булыр иде Нечкә тавышлы кеше (телефоннан) Слушнй! Слушнй. күгәрченем минем, кадерлем минем! Нинди генә рәхмәтләр әйтим икән мин сина' Зилә. Әллә котырган инде бу! Җит теме сезгә — юкмы? Нечкә тавышлы кеше Ә-ә, бу Хәсән булмадымыни әле? Әбкәй, чакыр әле Хәсәнне телефонга. Алтын кеше икән бит ул, кәлҗемә баш!.. Зилә. Өндә юк! (Трубканы куя.) Башка чара калмады бит, кызым. Ләйсән. Уйнамагыз минем белән, китсәм, чынлап китәм. Зилә. Юк-юк, ниткән китү ди ул. Шулай бит Хөсәен? Андый кешедән бөтенләй китәләр диме. Атлаган саен аунап ятмый бит алар. Почеты көннән-көн арта Хәсәннең. Шулай бит, Хөсәен? Зур кеше булачак диләр бит. Шулай булгач, ниткән кнтү, бары акылга гына утырту кирәк. Югыйсә, гомер буе үзенчә генә, бездән көлә-көлә генә яшәп ятачак. Хөсәен. Бөтен Зеленый Бор әһелләрен җыйныйммы сон? Буйдакларны гына сайлап кына... 3 н л ә. Әйдә җыен, Ләйсән. Ләйсән. Әни, Хәсән кайткач та мин Хәсән белән икәүдән-икәу генә калып сөйләшергә телим. Зилә. Иң яхшысы сиңа хәзер үк китү. Тик артыңнан сорап килсен. Шунда менә әйтәсең инде кнрәк сүзләреңне... Ишектә звонок. Ләйсән йөгереп диярлек барып ача. Алия (керә). Физат юкмы сездә? Хәсән дә кайтмадымы? Менә бит. Юк инде бала. Тәмам суга чумган кебек булды малай. Бөтен танышбелешләрне аякка бастырдым Хәсән киткән якка чапканын гына күргәннәр... Бер-бер хәл генә эшләтмәсә ярар иде Физатыбыз безнең боксер бит ул. Уф, үләм бу бала белән! Чемпион бит. чемпион!.. Хөсәен. Хәсән үзе дә кимен куймас. Алия Гариповна! Алия. Нәрсә, әллә ул да боксермы? Хөсәен. Юк ла, шахматны шәп уйный диюем. Телефон шалтырый. Ләйсән (ала). Хәсән, бу синме?! Хәсән, шаярма!.. Гайрәтле тавыш. Хәсәнегезне ки сәтегез, минем малайга түбән бәя куйдырт кан. Моны болай гына калдырмам! Ишектә звонок. Ләйсән ишек ачарга бармый. Зилә. Кызым, нигә ачмыйсың? Ләйсән. Гарык! Туйдым, туйдым (Урындыкка утыра.) Хәсән Kept 1- —, слгандай, зур булып, марля белән уратылган. Аңа Физат ияргән. Физат (беркемгә дә игътибар итмичә, үзенең сейләвен белә) О-о, хоккеймы? Беләсезме нинди көч, нинди җитезлек кирәк. Мин форвард-юношескийда. Гениально. Мин монда — дошман анда... Мин бире — дошман янга... И мин аны бортка резко китереп кысам, сөякләре «шарт». Аннары үзем ыргып алга, алга и го-о-ол! Хәсән. Молодец, молодец, көч күп синдә. Физат. Ә Сезнең тагын кан'чыкты. Хәсән (маңгаен сыпыра). ИГулаймы?. һаман онытып җибәрәм, мин хәзер. (Юыну бүлмәсенә кереп китә.) Алия. Улым?.. Физат. Мин түгел, аны — башкалар... Малаена ике куйганнар Алар, Хәсән абый- . га кирәкне бирәбез дип, артыннан киттеләр Мин бик тиз килеп җиттем дә и сугып- сугып атылдырдым. Алия. Дурак! Тапкансың тыгылыр җир — ярсыннар ие шунда башын. Ну, шуннан нәрсә днде инде Хәсән абыен? Алам дидеме университетка5 Телефон шалтырый, берәү дә аңа якын килми. Физат (түзми, ала) Кем кнрәк иде? Нечкәтавышлы кеше Хәсән абыең кирәк, слушнй. Физат. Хәзер. (Юыну бүлмәсенә ишеттерергә кычкыра ) Хәсән абый. Сезне «Слушнй» чакыра! Хәсән (чыга). Кирәкми. Туйдырды мнне ул кеше. Физат (трубкага). Син «слушнй», яп бугазны, ато анда теш тутырам! (Трубканы куя.) Хәсән. Әминә күренми. Ләйсән, әллә Әминә кайтмадымы әле? Физат. Кайткан Әнә чәчәкләре Бишле алгач, базарга барам дигән иде Хәсән. Ә кая соң ул? Котладыгызмы әле аны? Физат. Кухняда утырадыр Зилә Би- шевна яратмый аны. Килә дә кухняга гел куып кертә. Хәсән. Әминә! Ләйсән. Әминә дә Әминә. Әминәдән башка кеше күренми башлады ахры күзеңә! Физат (Әминәне кухнядан алып чыга). Менә ул, әйттем бит. елаган! Хәсән. Ник балавыз сыктың, кызый? Әминә. Болай гына, шатлыктан ф и з а т Алдый ул. алдый! Әминә. Ә синең миндә эшен булма сын Физат Мамуля, күрәсеңме, әйбәт килен булыр иде бу сиңа?! Алия. Нәрсә-ә-ә? Телефон шалтырый. Хәсән. Тыңлыйм? Нечкә тавышлы кеше Слуший, субакы! Нишләтергә сине?! Син бит хәзер нн кадерле кешем! Күгәрченкәем, бу ях шылыгынны ничек кенә бәхилләтергә соң?! Хәсән. Нинди яхшылык? Нечкә тавышлы кеше Эх, субакы! Ошыйсың син миңа! Алтын зат икәнсең Я. әйт инде жүнсез, синең өчен күктә ге айны да тартып төшерергә ризамын Хәсән Аһ, иблис! Бу әле тагын син икәнсең! Нечкә тавышлы кеше. Мин, ка дерлем, мин! Кругом бишкә генә биреп бара бит малай Я, әйт инде теләгеңне, субакы! Слуший. Бүген сиңа дүрт тәпән бал китереп ташлыйм, аңладыңмы? Хәсән. Житте! Мине сатып алырга жыенасыңмы? Хәзер үк әйт малаеңның исемен, университетта укуны ул колак ар тын күрә алмаган кебек үк күрә алмаячак! Нечкә тавышлы кеше. Бстте-бет те, слуший Юк хәзер сиңа бал' Бармагын ны суыр. Хәсән көлэ-көлә трубканы куя. Хөсәен Нәрсә келәсен? Сина бар да көлке хәзер Хәсән Дүрт тәпән бал дн бит Көлмәслекменн Бигрәк арзанга куя Алия. Ә күпме кнрәк сон тагы? Кешеләрнең дә хәленә керә белергә кнрәк тер Төрлечә яши кеше Хәсән. Ничек күрми калдык икән бу кешенең малаен?! Хөсәен Ә каян беләсең, нәкъ менә шул син үткәрми калдырган Фнзатлар, Чулпаннар - булачак чын археологлардыр бәлки. Бәлкем син бүген үз кулларың бе лән булачак Шлнманнарны. Каюм Насы рыйларны кире каккансыңдыр! Хәсән. Мин күрәзәче түгел. Хөсәен Буласының булган кадәресеннән үк бил геле, дия иде безнең бзбай Әйе. менә шуңа күрә бүген Әминәне котлыйбыз да Аванс итеп кабул ит. яме, Әминә Ничек әле: «Җыр язмышы — һәрчак ил язмышы» дигән төшне хәтерлә әле.. теге... Әминә. Бабаларыбызның нәрсә аша ганнарынчан тыш ннндн җырлар җырла вын да беләсе иде бит дигәненме? Мин аны <Казан утлары»ннан укыган идем Зилә Ачкансыз икән яңалык Бугаздан жыр чыксын өчен, карынның тук бу луы шарт Алия Шулай шул Ач тамакны бик киерә алмассың Әминә «Тәфтиләү», «Гөлжамал», «Әллүки», «Кара урман»' Алар да тук корсактанмы? Халкыбызның шул искиткеч саф, үзәк өзгеч мон-сагыш белән өретелгән күңел жәүһәрләре арасында, тырт та тырт сикергәлән торган килбәтсез биюләр генә Моны ничек аңларга? Нигә безнең бию скрипкабызда бары бер генә кыл калган1 ' Археологларыбыз монысына да жавап би рергә тиеш Хәсән Кураеңны югалтсаң, сыбызгы га калырсың Әзер жавабы юк Ансы бәлкем син ачачак өлкә булыр. Әминә Алынырсыңмы? Әмин ә Алынырмын Хөсәен Авырлыклардан курыкмыйча1 Әминә Чебеш тавык булганчы, тилгән күп тапкыр килә (Урындык артына злгэн күлмгген, тахта артындагы чемоданын алып почмак якка кереп кит») Хөсәен Д уел ык элек электән кеше • ләр күңелендәге иң бөек тойгыларның берсе булган Хәсән Ә-ә, менә нн өчен син мине үз урынына тәкъдим иткән булгансың «Хәсән талантлы кеше, аны күптән кннрәк файдаланасы булган» дип «Дуслык» фай дасына димәк Ләйсән Кит зинһар, рәхмәт әйтәсе урында, кешедән көлеп торасын Хәсән. Рәхмәт, Хөсәен, шунда бергә гафу да ит теге Фәрит белән Валерка ларга булыша алмадым 3 и л ә. Дөресен әйт. кияү, юри батыр дым дин Хөсәен Бу - аңлашылмаучанлык Мине белмисең икән әле Башы тишел гәнче эшләп йөрергә бар кеше дә синең кебек юләр түгел Азрак ял итәргә теләдем, бары шул Югыйсә, местком председателе кем? Хөсәен! Комиссиядә кем? Аида да Хөсәен. Фигаро здесь, Фигаро там дигәндәй, таптылар бер юләр Кемдер ат уры нына эшли, ә алар кеше утында кул жы лыта Ә инде бу Фәрит белән Валерка ларга килгәндә, алар өчен борчылма снн, киләсе елга ук керә алар. Физат та керә, керә1 Физат. Әни, әйдә! Алия йомырка тавыкны өйрәтми! Физат Ну кал алайса! (Чыга.) Алия. Тукта, улым, тукта! (Артыннан чыга.) »■ Хөсәен. Инде китапларыңны кертеп бирми булмас. -‘Д Зилә. Мин дә күтәрешеп чыгармын.. Алар чыгып китүгә, Әминә күренә. Әминә (кулында чемодан) Рәхмәт сезгә, хушыгыз! Хәсән. Син кая болай, төнгә каршы?.. Ләйсән. Тотма аны, Хәсән Безнең икәүдәникәү генә сөйләшәсе сүзебез бар. Бик кирәк икән, син аны чакыртып та китерә аласың... Әминә. Сау булыгыз! Бөтенесе өчен дә рәхмәт сезгә! (Йөгереп чыгып китә.) Ләйсән. Гаҗәпләнмә. Минем түземем бетте Артык болай яши алмыйм Хәсән (моңсу гына) Мин ал да булыр идем, мин гөл дә булыр идем. Чәчәк атып, алларында гел көлеп торыр идем дә, әмма үзең үк бик яхшы күреп торасың... Ләйсән. Хәсән! Ялынып сорыйм, Фи- затны гына үткәр инде шул конкурсларыннан. Башка мин сине борчымам Хәсән. Әкият! Ләйсән. Әниләр алдында мин — ноль! Туганнар алдында мин — ноль! Хәзер инде әнә күршеләр алдында да мин нольмы! Хәсән Тынычлан, Ләйсәнем, тынычлан Ялгышма! Ләйсән. Син, Хәсән, һаман китабыңны укырсың да, китабыңны укырсың инде. Бар да Шушылай барган көе барачак ул. Ә мин нишләрмен, мин? Минем дә кешеләрчә яшисем килә! Минем дә гомерем бер генә! Хәсән Моңарчы без бәхетле идекме, Ләйсән? Ләйсән. Бәхетле идек, чөнки әле мин киләчәгебезгә ышана идем. Баксаң, ул киләчәк юк икән Мин әйтмим, синең кебекләр бардыр ул, сез чыннан да кирәкледер дә. Ә миңа нишләргә? Тумас борын картаергамы? Хәсән Тормышның төрле чагы була, авыры да, җиңеле дә... Ләйсән. Ә нигә гел авыры гына тия соң аның безгә? Хәсән Нәрсәне авырлык дип саныйсың син? Әллә ул «шома» Хөсәенгә яшәве ансатмы? Ләйсән. Ансат! Хәсән. Алия белән әниләреңә җиңел дип беләсеңме? Ләйсән. Җиңел, мең тапкыр җиңел! Хәсән, мин синнән китәм. Хәсән. Бөтенләйгәме? Ләйсән. Бөтенләйгә. (Җыена башлый.) Хәсән. Ә син беләсеңме шуны: хыянәтчеләрне беркайчан да гафу итмиләр. Ләйсән. Курыкма, синнән гафу сорап килгән кеше булмас. Хәсән. Әгәр килә калсаң? . Ләйсән. Тыныч бул! Хәсән. Ләйсән, бу берничә ай безнең өчен аерата болгавыр булды Мин үземне бик тә гаепле саныйм. Ләйсән. Шуннан ни файда аккан сулар кире кайтамы? Хәсән. Миңа синсез авыр булачак., бик. Ләйсән. Ә миңа синең белән... бик! Хәсән. Гомер барыбызга да санаулы бирелгән, шулаймы? Ләйсән. Бер генә мизгелен дә әрәмшәрәм итәргә ярамый! Хәсән. Әйе-әйе, комарланып, онытылып, тормыш мәшәкатьләреннән читләшеп, төрле юллар белән юаныч эзләп, акыл миңгерәүләнгәнче, зиһен томаланганчы, бәхетле итеп яшәргә.. Ләйсән. Анысы минем үз эшем. Хәсән Аңлашыла Машина, мебель төрле озынлыктагы юбкалар? (Пауза.) Ә бер акыл иясенең әйтүенә караганда, болар гына әле кешенең гасырлар буе тәрбияләнгән рухи дөньясын канәгатьләндерерлек түгелләр... Янәсе, комфорт коллыгының богаулары башка коллык богауларына караганда ныграк кыса. Ныграк микән? Кемгә нәрсә бит!.. Менә... менә... Ләйсән. Юлымда торма, философ! Хәсән. Кая бармакчысың? Ләйсән. Каямы? Әйтимме? Хәсән. Кирәкми, аңлашылды! Ләйсән. Менә аңлашылмады шул, әйтимме? Хәсән. Кирәкми, кирәкми Беләм. Ләйсән. Белмисең шул, белсәң, әйт. кая? Хәсән Каен башына — каймак ашарга. Ләйсән. Юк, монастырьга Ләйсәнне анда кемнәрдер көтеп торалар икән дип уйлама. Беркемем дә юк минем Син генә. бары син генә. Сине генә яратам Башка чара калмаганга гына китүем Җан тынычлыгы эзләп китәм. Ярый хуш, сау бул. Хәсән (күбрәк үз-үзенә. гаять уйчан). Ир кешегә иң авыр вакытта, иң кирәк чагында хатын-кызның ярдәм иткәне булдымы икән? Юктыр, мөгаен. Чөнки алар тышкы бнзәклеләрдән саф тойгылы һәм чын омтылышлары булганнарны аера белмиләр Аларның күнел күзләре дөммә-дөм сукыр!.. (Тын гына.) Ә бәлкем, шайтан алгыры, алар аны күрергә дә теләми торганнардыр, ә?! (Гел каядыр еракка караган хәлдә.) Бүгенге көннәр минем өчен нн авыр көннәр Чөнки бу берничә көн бөтен киләчәгемне бер максатка турылый Син тынычлык эзләп кнтәм дисең. Ә барыбер житәчәк бит ул көн, һәм мин куйган максатыма ирешәчәкмен Нәкъ шул мәлдә ишек ачылып, бусагада «улларына кочак-кочак китап күтәргән Зилә Бишевна белән Хөсәен күренәләр. Зилә. Кызым, сиңа ни булды? Күзлә реңдә мөлдерәмә яшь? Ләйсән. Кнтәм әни, туйдым Зилә. Әйдә-әйдә, бнк шәп Мондый чүп-чар базында яшәп яталар диме, шу шынДый заманда. Ләйсән. Уф, тизрәк саф һавага чыга еым килә. Әйдә, китапларын ташла да. китик. (Китапларны алып, Хәсән аягы аегына сала.) Рәхим ит’ Ирештек теләгеңә, яшә әнә шуларга күмелеп! И туйган идем и туйган идем шулар тузаныннан Квар тнрадан квартирага күчкәндә, шулариы ташый-ташый Жаннарыбыз чыгып бетә нде Кая гына күченсәк тә, түр башына ин беренче гйар кереп урнашкан буладыр иде. Уф. китик, әни Китик! Зилә. Елама кызым, елама X өс ә е ir1 -Хәсән, я, нәрсә катып кал дың. Китә бит, китә! Соңыннан үкенә-үкени чабып йөргәнче, менә хәзер туктат та кал үзен. Хәсән Татарга тылмач кирәкми Зилә. Кирәк булыр әле Ничек кенә кирәк булыр И, кызым, рәхмәт әле енна Мине дә коткардың бит Моннан ары миңа да бу карангы базга килеп йөрисе булмас Ләйсән (бүлмә белән саубуллаша) Хуш инде, якты өметләремне сүндереп бе тергән бүлмә Башка мин бу китаплар ка берлегенә үз иркем белән аяк басмам Хөсәен Зилә Бишевна. сезнең теле фон номерыгыз ничек әле? Зилә Син беләсең түгелме сон. Хөсәен. Хөсәен. Мнн беләм дә бит. Хәсән белми әнә 2-73-791 Хәсән, онытканчы язып куй! Хәсән Минем адресны да онытмассыз дип ышанам Татарстан урамы, йорт номеры 13, фатирныкы 137 Пәрдә. Дүртенче күренеш беткән. Шул ук бүлмә. Бүлмәдә Фиэат ялгызы гына. Фи зат (телефоннан свйләшә) Бетер диләр, дуңгыз! Күпме әйтергә мөмкин?! Тагын бер шалтыратсаң, мнн сине стенага башың белән — шалт! Мин Хәсән Галимо- янч кына булмам! Каратэ хакында ишет кәнен бармы? Ишетсәң —кач тизрәк! ! Трубканы куя ӨСТӘЛ тирәсендә мәтәлчек атып, күнегүләр эшли башлый.) Бер, ике. өч.. (Кабат шалтыраталар.) Неужели тагын син?! (Трубканы алып кычкыра ) Ж,и мерам башыңны! Ләйсән тавышы Фиэат, ни булды сиңа? Нишлисен анда? Ф н з а т Мина берни дә булмады, ә ВОТ Сезгә ни булды, Ләйсән апа? Нигә Сез туктаусыз шалтыратасыз да н үзегез дәш мисез? Хәсән абый бит барыбер әйтә, что сез шалтыратасыз! Ләйсән тавышы. Тагын ниләр сөй ли Хәсән абыең? Физат Газап итмәгез Сез аны Ләйсән тавышы. Тук тале, әни! Зилә тавышы. Каяле —кая» Физаг, акыллым, газапланамыни Хәсән абыен? Бикме? Менә яшәп карасын әле беке» Имтиханнар генә, ие, университетта экзаменнар алган булып. Ансат кына яшәмәкче не. Фнзат Ә экзаменнар бетте-китте инде. Хәсән абыйны кругом мактадылар! Тынлык. Зилә белән Ләйсәннен трубка ечен тарткалашканнары ишетелә. Ләйсән тавышы. Әни, җитте! Зилә тавышы. Үзе килер, дүрт аяклап үрмәләр! Физат Килер —көт! (Трубканы куя.) Хәсән белән Хөсәен керәләр. Хөсәен. Син тынлап бетер!. Менә мин ни өчен өйләнми дисен, ә? Яраткан кешемне таба алмаганга. Табалмыйм, юк ул. Фикердәшем булырдай кешене таба алмыйм. Әле Ләйсәнне күрдем әнә. Үке- реп-үкереп елый. Нигә кайтмыйсың, кайт дим, юк ди, кайтмыйм ди Горур хатын Телефон шалтырый. Физат (алып). Кем бу? Гайрәтле тавыш Бир әле трубканы үзенә! Шунда белер кемлегемне! Физат Мин сезне таныдым. Малаегыз өчле алды. Мин булсам берле куяр идем! Гайрәтле тавыш. Бир дим трубканы! Физат. Кулыңда бит инде трубка. Сиңа бары җитми носовой платок! Гайрәтле тавыш Бир үзенә трубканы, мальчишка! Физат. Бнрәм, тик авызыңны яп. Тешләрен коелмасын! Хәсән Чү, чү, Физат! Чамалап! (Фиюттан трубканы ала.) Беттеме? Гайрәтле тавыш Нинди көчек ул анда? Кемгә өргәнен белеп өрсен. Мин фил! Нәрсә көләсең? Җитмәдемени әле, хатының да китте бит инде!.. Хәсән. Бар әле өз. Физат. (Трубканы куя.) Физат. Нәрсәне, муенынмы? X ә с ә н Розеткадан ал дим, шнурны. Физат Кирәкми, Хәсән абый. Торсын, бәлкем теге шалтыратыр Хәсән. Ә-ә, Әминәме? Хөсәен. Син, Физат дус, кунып ятасың ахры монда. Физат Телохранитель мин. Саклыйм Хәсән абыйны Ишектә звонок. Фнзат ача. Алия (керә). Кайтасыңмы-юкмы син өйгә, наконец. Мин сиңа ничә тапкыр әйттем Режимнарын 5оз’ылып бетте... Физат Мамуля, бар әле, бар. Мин кичкннә бала түгел. Үзем беләм! Алия. Менә хәзер әтиең... Физат Мамуля, алдашырга ярамый Әти — командировкада. Алия. Хәсән Галнмович, Сез күрәсезме! Бу Сезнең йогынтыгыз! Балада Сез ата-анага шундый нәфрәт уяттыгыз! Бу — зур җинаять! Мин моны болай гына калдырмыйм! Хөсәен, Сез шаһит булырсыз. Физат. Мамуля, не мешай олы кешеләргә яшәргә! Иди — бар. Алияне озатып чыгара. Телефон шалтырый. Хәсән (ала) Кем бу? Ник дәшмисең? Физат (шыпырт кына). Тагын Ләйсән апа бу! Хәсән (бармагын ирененә куя). Беләм. Физат Син аны кайтарт. Ул бит ничего. Мин если әгәр олырак булсам, үзем аны өйләнер идем. Ләйсән тавышы (бары җыры гына). Көзләрдән соң язлар килми,— Алда салкын, ак кышлар. Китәсез дә мени, китәсез дә мени Китәсез дә мени, аккошлар? Җыр өзелә. Трубканы куялар. Ишектә звонок. Хөсәен. Уһу, тагын кемдер килде. Монысы да шаһит итеп чакырмасын — чыгып торырга кирәк. Хәсән. Хуш! (Хөсәенне озата чыга) Телефон шалтырый. Фнзат (алып). Убью! Әминә тавышы Котырдыңмы әллә? Фнзат. Котырырсың. Экзамен вон канчан бетеп китте, ә алар һаман җан кыйный. Син авылдан шалтыратасың, да? Әминәтавышы. Әйе, авылдан. Фнзат. Син мине ник алай? Мыскыл итү булып чыга бу. Мин сөйләшә белмим, да? Ә син мнне давай, зинһар төзәт. Әминә тавышы Бөкерене кабер төзәтә. Физат Юк, төзәтмә, өйрәт! Әминәтавышы. Үзең өйрән. Фнзат. Юк, син өйрәт Мин шунда тиз өйрәнәм. 0'кеймы? Әминә тавышы Акаймый. Карале, чин ялгыш җыям ахры бу номерны. Хәсән абый урынына гел сезгә эләгәм фнзат. Нигә ялгыш, дөрес номер бу Син чтолн белмисен. Мин хәзер Хәсән абыйга уң кул Телохранитель Мин бөтен кешене тәртиптә тотам. Әминәтавышы. Мактанмасана. Фнзат Институтка кералмады дисен ведь, да? Керәм мин, киләсе елгук. Без бергә укырбыз Киноны да бергә карарбыз Әйдә, теләсәң, бездә тор снн Әминәтавышы. Ие, хәзер, көтеп гор. Акылың алтын нкән. Фнзат Ник? Әминә тавышы. Икенче курста укыган башым белән, первокурсниклар ара сында буталып йөрнмме соң? Фнзат. Ә кем сине саклар? Әминәтавышы. Син Фнзат Конечно. Әминә. Фнзат, Ләйсән апа Хәсән абыйга һаман кайтмадымы? Мине бик борчый бу. Нн әйтсәң дә мин сәбәпче булдым кебек. Фнзат. Булыр, кайтарырмын. Әминә тавышы. Җитди кеше түгел инде снн, әйеме? Фнзат Җитди кеше кем ул? Әминә тавышы Ышанып булмый сиңа. Фнзат Миңа? Вон анда Зилә Бишсв- на килде И, димәк, Ләйсәй апа да монда була. Бүген үк Син тагы шалтырат, әйтәм, ни булды. Әминә тавышы. Карале, Фнзат, Хәсән абыйның «Курганы, идолы, монеты» дигән китабы булырга тиеш Фнзат Бар ул. Автор Федоров Данилов. Нечкә генә, да? Но үзе белә-ә, юан китаптан да күп. Молодец автор Әминә тавышы. Миңа бик кирәк He ул... Фнзат. Ярый — ышан Булыр Хәзер почтага китәм Әминә тавышы. Ашыкма Чак кына соңрак тагын шалтыратам мин, яме Фнзат. Зур рәхмәт. Әминәтавышы Үзеңә рәхмәт (Трубканы куя ) Хәсән белән Знлә Бншевна керә. Зилә Әйе. менә шул Кызымның әйберләрен бүлешергә дип килдем! Хәсән. Алыгыз әйдә, Знлә ханым Күңелегезгә нн ошаса, шуны алыгыз. Тик китапларга гына тимәгез. Машина белән килдегезме? Төяшимме? Ф и з а т. Мин тоже! Знлә Шаяртам гына ла . Ай-йай син, ә! Хатыныңны шулай җиңел генә биреп җибәрәсеңме? Хәсән Җибәрәсе калмаган инде, кит кән. Зилә. Китә, әлбәттә, көрәшмәгәч Фнзат Хәсән абый көрәшеп йөрми — вакыт юк. Хәсән. Фнзат!. Фнзат. Булды, булды: татарга тылмач кирәкми.. (Киштәсеннән Әминә сора ган китапны эзли башлый.) Знлә. Кайчан килеп аласың? Әллә инде китереп куйыйммы’ Хәсән. Нәрсә ул? Зилә. Хатыныңны! И, аңламаган бу лып торырсың!.. Хәсән. Ә-ә, минем бит әле хатын да бар. (Бүлмә эчен игътибар белән караган булып.) Әй-йе-е... Зилә. Син нәрсә? Хәсән. Нн бнт, бу чүплек базы бик караңгы нкән. Әйбәтрәк җиргә нлтеп куеп булмыймы соң аны? Знлә. Әй, княү-княү, ачу саклау синең нше затлы кешегә бер дә килешми инде Хәсән. Мин нәрсә, минем шушы, Ләй сән әйтмешли, «китаплар каберлегем» дөньяның иң мәһабәт сарайларына тиц булып күренә дә бнт Ләйсәнгә генә менә, алай түгел... Знлә Күренер, күренер Ул чаклы инде, теге, күпкә түзгәнне тагы азга гына түзәр диюем Шулай бит, кияү Ир бул Снн бнт инде хәзер малай-шалай гына түгел, ә дәрәҗәле кешеләр белән аралаша торган өметле кеше Андыйларның хатын нары ирләреннән узып, бернәрсә дә »ш ләмәс. Хәсән О о. менә без дә үсеп җиттек Фнзат Моңсу гына менә... (Эзләгән китабын табып, телефон кырына килә ) Хәсән абый! Хәсән Нәрсә, Фнзат? Фнзат Әминәгә әйттем бу китапны авылга салам, әйеме? Хәсән Әминәгәме? Аңа булса, ярый Знлә. Хәсән, алай булса хатыныңа шалтыратыйк нндс, яме Кияү, снн мине тыңлыйсыңмы? Хәзер үк. яме, шалтыра тыйм Килсен, сөйләшерсез (Ишеккә юнә лә, туктап кала.) Кара, моннан гына ла шалтыратып була лабаса. Каяле. Физат. Хәсән абыең каршы түгел бугай... Физат. Зилә Бишевна, гафу, мин звонок кетәм. Пожалуйста, әнә дустыгыз Хө- сәен Имаевич якында гына. Кереп шалтыратыгыз. Зилә. Ярар, алайса, шунда керим. Хәсән, син өйдә буласыңдыр бит? Хәсән. Өйдә. Зилә. И, кияү!.. (Куанып чыгып китә.) Хәсән. Инде нншдңк икән, Физат? Физат. Ләйсән апаны алып килсә, да?.. Хәсән (көлемсерәп). Да Физат Рәхмәт әйтергә кирәк. Тагы да шулай китеп торсын, экзамен вакытында. (Хәсән көлә.) Но җиңел генә не сдавайся. Минем әтине күрсәң. Әнинең жанын ала. Җаным, жаным гына —әни әтигә. /Телефон шалтырый.) Физат. Бусы миңа — Әминә! (Трубканы ала.) Нәкъ шул чакта ишектә дә шалтыраталар. Хәсән. Ә бусы кем? Ләйсән апаң мәллә? Физат (баш кага). Әнисе только шалтырата. ә ул уже монда. Хәсән. Алайса ялындырыйм әле. Акылга утырсын. (Ишекне ача.) Физат Әминә, бу синме? Әминә тавышы. Ә бу синме соң? Физат. Әминә, барысын да син кушканча эшләдем. Әминә тавышы. Шулаймы? Менә рәхмәт. Физат Китапны прямо хәзер салам. Ләйсән апа әнә ишек төбендә. Әминә тавышы. Ишек төбендә? Соң алайса нишләп торасың син анда, чык аннан. Калдыр икесен генә. Физат. Ә син тагын шалтыратасыңмы? Әминә тавышы. Әлбәттә. Хәзер үк чыгып кит, яме Физат. Ярый. (Трубканы куя.) Ләйсән белән Хәсән керәләр. Физат. О-о, Ләйсән апа кайткан икән. Бездән сәлам! Ләйсән. Исәнме, Физат! Физат Бик шөкер. Алла ярдәм бирсен Хәсән. Син кая барасың әле. Физат? Физат. Ә менә. (Китапны күрсәтә.) Әминә сорый. Ни әйтсәң дә булачак кә- 1әш. Тыңламый ярамас. Юкса вот Ләйсән апа кебек булыр. Киттем әле почта ябылганчы. Хәсән. Шулаймы? Бар-бар. Физат китә. Ләйсән. Син, Хәсән, «кер» дип тә әйтмисең, «кермә» дә димисең? Хәсән. Димим шул. Ләйсән. Хәсән. Хәсән. Нәрсә? Ләйсән. Мин кире кайттым бит. Хәсән. Сон, тор кайтсаң... Ләйсән. Ник болай сөйләшәсең? Алайса кире китәм? Хәсән. Алайса кит Ләйсән. Сау бул! (Ишеккә бара.) Хәсән. Хуш. Әби анда Хөсәен янында утырадыр. Сине ул никтер монда алып киләм дигән иде Бар, юкка шалтыратып утырмасын, азапланып. Ләйсән. Әйтер сүзең шул гына идеме? Хәсән. Минекесе шул гына иде. Ләйсән. Тагын бер кат сау бул, Хәсән! Хәсән. Тагын бер кат хуш, Ләйсән! Ләйсән. Нигә кал дип әйтмисең инде син миңа? Хәсән, Шушы «китаплар каберлеге»ндәме? Караңгы чүплек базындамы? Син югында бит монда берни дә үзгәрмәде. Менә бары бу почмакка тузанлы китаплар гына тагы өстәлә төште. Калганы бар да элеккечә. Менә күчим әле өч бүлмәле алтын сарайга. Шунда әниең белән икегезне кунакка чакырырмын. Уйлашырбыз... Ләйсән. Мин бик куп уйландым, Хәсән, бик күп. Әле кичә генә син кайчандыр миңа бүләк иткән китапны укып чыктым. Хәтерлисеңдер бит: Плутарх дигән антик язучының Епонина исемле бер хатын хакында язган әсәре ул. Хәсән. Хәтерлим, император аның ире Сабннийны зиндан базына яптыра. Ләйсән. Әйе, шул ирнең хатыны үзе теләп сөекле ире белән тугыз ел гомерен зинданда үткәрә. Инде ирен, ниһаять, император үтерткәч, хатыны да ире белән бергә үлемгә бара. Үләр алдыннан императорга ул болай ди: «О, Цезарь! Мин ирем белән караңгы баззинданда да бик бәхетле яшәдем, андый бәхеткә син хәтта якты кояш һәм нурга чумган империяңдә дә ия була алмагансың!» —ди. Гажәп бит бу, әйеме? Тугыз ел буе базда яшәп, кеше үзен иң бәхетлегә санаган. Хәсән. Мине чак кына булса да сагындыңмы соң? Ләйсән (сүзсез генә Хәсәнгә якынлаша һәм капылт талпынып кочагына керә) Яратканым, яратачагым! Ничек кенә сагындым әле! Хәсән Ләйсән! Җанкисәгем! Ләйсән. Син хаклы булгансың, син мең тапкыр хаклы Хәсән, безнең бит балабыз була! Хәсән (бик дулкынланып) Ничек — була? Ләйсән. Тиздән табам! Хәсән. Ялган түгелме? Ләйсән. Билләһи! Биш ел буе зары гыл кеткәй балабыз. Әни әйтә: «төшер тик», дн. Мин юк дидем Дөрес әйткәнмен бит, әйеме, Хәсән? Хәсән. Дөрес, Ләйсән, дөрес! Кабат бер-берсенә сарылалар. Ишектә Хөсәен белән Зилә күренә. Зилә. Абау! Бу нн дигән сүз инде та гы? Ләйсән. Ир белән хатын арасына кермә дигән сүз була бу Зилә. Китәм-китәм. Сезнеке дөрес, сезнеке Киттем (Чыга башлый ) Хәсән. Ә безнең баланы кем карар2 Зилә. Нәрсә? Ләйсән. Оныгыңны кем карар, дн? Зилә. Ә-ә, әйе-әйе, исемен ничек ку - шарбыз икән? Ләйсән (Хәсәнгә) Исем ди әни Хәсән. Уйлап кнл. әбкәй, шунда бер- нке исем, бабай белән бергәләп Без д. монда уйлашырбыз Зилә. И кияү, акыллы да баш инде син Валлаһи, уңдым кияүдән Ярый, сау булып торыгыз. (Китә.) Хөсәен. Ә мин? Хәсән. Нәрсә син? Хөсәен. Исем эзләшимме сон? Ләйсән. Кирәкмн-кнрәкми, үзебез табып. үзебез кушабыз үз малаебызга Без аны биш ел көттек Хәсән Ишеттеңме, күрше. Тукта, ииш ләп йөрисең әле син монда тиктомалга? Хөсәен. Кичке обход Хәсән. Бүтән бернинди дә обходлар булмаячак Ләйсән Ие, синен дә юлыңа ак жәй мә! Комачаулап йөрмә безгә башка Хөсәен. Шулаймы?! Кара, шулай нкән шул. Пәрд