Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХЫЯЛ КАНАТЛАРЫНДА

Балерина хезмәте турында уйлану... Балерина Биюче кыз Романтик күтәренкелек бар бу сүзләрдә Моңлы бер музыка, күңелләрне канатланды- ра торган дәргле кәй ишетәм мин алардв Бию сәнгате музыкадан башка була алмый. Гомумән музыкадан башка сәнгать юк «Музыка бары тик мәхәббәттән генә калыша, ә бит мәхәббәт үзе үк — моң»,— ди даһи Пушкин Балет бию сәнгатенең югары фор мәсы буларак безнең чынбарлыгыбыз иың хореографик образлардагы тойгылы чагылышы ул әмма кеше «ерак терының барлык акларының да түгел билгеле бер акларының чагылышы Классик биюнең табигате арыйсы ук шартлы, әмма ул искиткеч гүзәл! Күңел матурлыгын, күңел тибрәнешләрен хис-тойгыларны классик бию ысулы белән, гәүдәнең сыгылмалылыгы белән, хәтта сүз белән әйтүгә караганда да I буй-сының шуңа аранлы булса, һәм син >миль роаештә биюгә куша белсәң! күбрәк әйтеп бирергә була Әлбәттә табигать биргән шул гүзәл гәүдәңме каг Балерина классик биюнең нигезләрен һем кануннарын яхшы белергә аларны сакларга, башкару культурасының тиешле югарылыгына, техник төгәллеккә ирешергә тиеш Бию сәнгатенә өйрәтүче уку йортлары арасында безнең илдә А Я. Ваганова исемендәге Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Ленинград академик хореография училищесы аерылып тора Миңа шушы училищега керү бәхете эләкте. Ә биергә тәпи баскан көнемнән башлап өйрәндем дисәм, укучылар моны тыйнаксызлык дип санамас, шәт Бәләкәй чагымда мин Казанда, әби белән бабайларда яшәдем. Без торган ишегалдында скрипкачы карт бар иде. Көнгә бер мәртәбә ул скрипкасын алып чыга да, үзе ясаган агач эскәмиягә утырып, сыздырып җибәрә Шуны ишетүгә, мин баскычтан ава-түнә йөгереп аска төшәм, бабай мине күрүгә скрипкасын кызурак уйный башлыйм, мин тыпыр-тыпыр килеп биим, ишегалдына халык җыела, кул чабып тора, мин биим дә биим, биим дә биим... Мин азрак үсә төшкәч, мәктәптә укый башлагач, әни белән Башкортстанга бардык. Ял итәргә. Әнине бер дә көтмәгәндә, ял иткән җиреннән, кайсыдыр бер калага концерт бригадасы белән чыгарга чакырдылар. Китте минем әни, калдым мин Уфада ялгызым! Дөресрәге — ул мине үзенең күп санлы дусларыннан берсендә калдырды, әмма мин, алардан рөхсәт-маэар сорап тормастан, Уфа урамына чыгып киттем. Туйганчы, күңелем булганчы йөрдем урамда: йортлар, кибетләр карадым, плакатлар, афишалар укыдым. Берәү дә миңа шелтә ясамады. Йөри торгач, зур бер йорт янындагы белдерүләр тактасына килеп туктадым. Анда язылган: 12 яшьтән дә олы булмаган башкорт һәм татар балалары Ленинград балет мәктәбенә кабул ителә, диелгән Ленинград! МиМем бу кала хакында мәктәптә, укытучыларымнан ишеткәнем бар иде. Безгә аны революция белән, Ленин бабай белән бәйләп өйрәтәләр иде. Минем Ленинградка барасым, балет мәктәбенә керәсем килде. Димәк, шушы зур йортка керергә, кемнәндер белешергә кирәк. Тышкы зур, бик тә авыр ишеген ачып, эчкә уздым, биек баскыч буйлап икенче катка күтәрелдем. Бик иркен, бик якты залдагы өстәл янында бер апа утырып тора, аның янына бер абый баскан, алар икәүләп, минем кебек бер кыз белән сөйләшәләр. Соңыннан мин ул абыйның атаклы башкарт биючесе һәм балетмейстеры Фәйзи ага Гаскәров икәнен белдем. Өстемне чишендергәч, үземнең ярым-ялангач булуымнан куырылып килеп, мин аларга таба йөгереп киттем. Абый дигәнем, мине башымнан аягыма кадәрле күздән үткәргәннән соң. кулларымны алга суздырды, аягымны алмаш-тилмәш күтәрттерде, баскан урынымда сикертте, йөгертте, чүгәләттерде, кул-аякларымны тотып-тотып карады, тагын нәрсәләрдер эшләттерде. Минем шул хәрәкәтләремне йөзләгән бала бер читтә каран торды. Аннары мине пианино янына китереп, аңа артым белән бастырдылар Пианинода нинди нота алынса, шуны әйтергә кушылды. Аннары озынрак бер мелодиянең нинди ноталардан торганын әйттерделәр Ритм аңлавымны тикшерделәр Мин алар күрсәткән ритмны төп-төгәл шакып күрсәттем. Болар миңа кыен булмады, чөнки җырчы әнием белән бергәләп без аларны өйрәнгән идек... Аннары безне медицина тикшерүенә китерделәр Бәхетем бар икән, медицина минем балет мәктәбендә укырга теләвемә каршы килмәде. Ниһаять, без өч йөз баладан 12 бала балет мәктәбенә уздык Әни гастрольдән кайтуга, аның дусты, мин яшәп калган апа. минем -балерина- булуымны әйтте Әни, гадәте буенча, ахылдады, ухылдады, кулларын чапты, ниндидер ымлыклар әйтте, шулай да минем теләгемә каршы килмәде. Шулай итеп, без аның белән аерылдык: мин — Ленинградка, ул Мәскәүгә — Дәүләт консерваториясе каршысындагы татар опера студиясенә китте Ленинград. Росси урамы. Хореография училищесы. Булачак балеринаның авыр да, романтик та хезмәте шушында башлана. Укуның беренче көннәреннән үк безне төрле юнәлешләрдә укыталар, тәрбиялиләр: физик чыныктыру Үзеңдә кешелекле матур сыйфатларны туплау Классик биюнең нигезләрен үзләштерү, гомуми һәм музыкаль белем алу, актерлык осталыгына, сәигатьлелеккә өйрәнү Дөньяны танып- белү, дөньяга карашыңны үстерү Француз телен, теоретик белемне, тарихи-көнкү- реш һәм характерлы биюләр, көнбатыш Европа биюләре үрнәкләре башкару.. Булачак артистлар училище сәхнәсендә дә, С. М. Киров исемендәге атаклы театр сәхнәсендә дә халыкка күренәләр Киров театры сәхнәсендә биюне без, үсмерләр, ашкынып көтә идек Ул хыя- лыбыэ да тормышка ашты «Йокыга талган гүзәл». «Корсар» «Дон-Кихот» «ебаи спектакльләр хореография училищесы укучыларыннан башка узмады Бале-ларда гына да түгел, бу театрның сехнесеие мин ун яшемдә чекта «Селтән патша турымда әкият» операсында чыктым Тиенне биедем ул чакта Унөч яшендә исә мәктәп театры сәхнәсендә Ц. Луниның «Наяда һәм балыкчы» балетында классик адажионы беренче мәртәбә биедем Ә бит аны классикадан минем беренче укытучым ♦ Наталья Александровна Камкова биегән булган, аннары ул Алла Яковлевне < Шег.естиа күчкән. Менә шул номер, хәтта «Шелест» дип исеме язылган = костюм да миңа эләкте! Минем партнерым өлкән класслар укучысы Һашим Мостаев ? булды. Мин чиксез дулкынландым, чөнки залда минем өзелеп яраткан балеринам 5 Татьяна Михайловна Вечеслова утыра иде Мин барлык эшлеген эшемне, барлык < гамәлемне аңар охшатырга тырыша идем Аның күзләре соры, зур иде, керфекләре 5 кап-кара, сөрмәле иде Мин керфекләремнең дә аныкы тесле булуын бик теләдем л Ләкин Татьяна Михайловне кемгәдер охшарга тырышуның зарарлы икәнен аңлатты $ миңа, Сәнгатьтә үз юлыңны табарга кирәк, диде Тормыш тәҗрибәсе туплый төшкәч. J үзем дә аңладым: нинди зур талантлар, нинди кечле педагоглар эшләгән икән беэ- иең белән! Алар бездә зәвык, корычтай дисциплина, үз-үзебеэгә таләпчәнлек хисе тәрбияләделәр Ә бит бию — барыннан элек дисциплина, төгәллек, рәхимсез төгәл- ’ лек! х Әмма теләсә кайсы мәктәп —ул әле юлның башы гына. Калганы — синнән Әйе синнән, синең үзең сайлаган язмышыңа мөнәсәбәттән Синең ихтыярыңнан тир тү- - гүеңнөн Мәктәп сине 32 «фуэте» ясарга, сине канатландырырдай сикереш-очышка 4 ейратә Балеринаның алдагы тормышы — тоташы белән үзеңне чикләү, һәр нәрсә- , дә, һәр кайда! Иҗат гомерең күпме, шул чаклы чикләү Сине тәмам хәлдән тайдыра х торган физик арыганлык белән көрәшү Балет актерының тормышын медицина ике - генә һөнәр иясенең тормышы белән тиңли шахтер һәм такелажник тормышы Бию * профессоры Агриппина Яковлевна Ваганова шуңа өстәп әйтә: «Балерина хезмәте ат хезмәте»,— ди Мин бу сүзләрнең хаклыгына тулысынча ышандым Кән саен баскыч буенда һәм зал уртасында мәҗбүри шөгыль, яныңда аерылмас юлдашың — селге Хәрәкәтләрнең матурлыгына, җиңеллегенә гүзәллегенә ирешкәнче җитмеш җиде кат тир түгәсең Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында минем беренче зур ролем — «Жизель» балетындагы Мирта партиясе Аны балетмейстер Леонид Алексеевич Жуков куйды Ул РСФСРның атказанган артисты. ССР Союзы Зур театрының злекке биючесе, күренекле рус балеринасы Екатерина Гельцерның партнеры, зур сәнгать культурасына ия кеше, тәҗрибәле оста иде Беренче партиямне башкарып чыгу бик авыр булды миңа Мирта образы җиңеллек, җилдәй җитезлек шул ук вакытта рухи көч тә таләп итә иде Аяк бармаклары канап чыга, идәндә бармак очларында йөгерергә, «йәэеп» китәргә тиешле син һем ул йегерү-йезүләрнең иге-чиге юк. һәрбер «па»ны бик күп мәртәбәләр кабатларга чыкканчы кабатларга кирәк Шул чакта гына син иҗат канәгатьлеге табасың. Рехәт талчыгу шул чакта гына килә Бу — үзеңнән өстен чыгу, үзеңне җиңе алу Безнең театрда бер үк кичне «Жизель» белән бергә Веберның «Розаны күрү» — дөнья классикасында романтик балет үрнәкләре куелды Мирте икенче пәрдәдә люктан— «җир астыннан» чыгарга тиеш Бүгенгедәй хетеремдо сәхнә астыидө, чыгар минутларымны көтел, калтырап утырам Салкын, караңгы Спектакльне алып баручы режиссер Кальбин. минем «җир өстене» чыгуымны бик тиз эшләр өчен яныма йөгереп килде Каберне гәүдәләндергән караңгы сәхнәгә килеп чыгуым булды, прожектордан ут көлтәсе йөземә китереп барда Мин аяк очларымда алга таба сәхнә алдына таба «йәэеп» киттем. Оркестрда скрипкалар искиткеч гү ■ моң сибәләр Жизель каберенә күрсәтеп һем бирегә ник чыгуымны тамашачыларга аңлатып верна цияләр ясарга керештем . Бүгенге кен күзлегеннән караганда, мин, елбөттө. сәер күренгәнмендер төнем Идел буе кояшында кызынып каралганга балетмейстер миңа традицион балет трикосы кияргә рехсәт итмәде Төнем кап-кара диярлек, кардай ак хитоннан, җилкәләремә таралып тешиен кап-кара чәчтән, каймакка төшкән чебен тесле булганмындыр День» хореографиясендә дан алган атамлы шедеврга кагылу җаеаплылыгыннан булса кирәк, дулкынлануым, каушавым шул ветле де кечле иде ки, йөрәгем, менә-менә сикереп чыгам дигәндәй, дөпелдәп тибә иде. Сәхнәдә мин төш күргәндәй йөрдем. Ә соңыннан, башны артка чөеп, финалдагы позага баскач, бер генә мәлгә пауза булып алды, аннары, бердәм алкышлар яңгырап китте «Киттек дигәнем биредә бәлки бигүк төгәл сүз дә түгелдер, чөнки ул алкышлар артык , озац булып тоелды миңа. Ниһаять, төш күрүдән туктадым, ниһаять, класста чаңта интеккәннәремнең нәтиҗәсез калмавын аңладым. Тамашачы мине үз итте! Теләсә кайсы сәнгатьтәге кебек, балеринаның да уңышка ирешү, танылу юлы катлаулы, авыр. Бию күнекмәләре генә җитми, үзлегеңнән күп укырга, сәнгатьнең башка төрләре белән яхшы таныш булырга кирәк. Ул сине рухи баета, тирәнәйтә Нәҗип Җиһановның «Зөһрә» балетына аеруча тукталасы килә. Мин анда — Җамал ролендә. Милли репертуардагы беренче зур һәм җитди эшем. Үзем бик яш әле, үсмер генә диярлек. Ә «Зөһрә» миңа Прокофьевның «Золушка»сын хәтерләтә Икесе дә — романтик рухтагы әкиятләр. Әгәр айга бик озак карап торсаң, анда көянтә-чиләк күтәргән кызны күрергә була, диләр. Әнә шул инде ул Зөһрә кыз. Борынгы татар легендасында явыз үги ана үзенең чибәр үги кызы Зөһрәне төпсез кисмәккә су ташырга мәҗбүр итә Ә аның ямьсез, холыксыз үз кызы Җамал Зөһрәнең чибәрлегеннән бик тә көнләшә, аны үчекли, мыскыллый. Җир өстендә инде тәмам яшәрлеге калмагач, Зөһрә ялы- нып-ялварып Айдан үтенә, ал мине үзеңә, ди. Зөһрә-гүзәлгә Айның нуры сузыла, ул аңа зур тылсымлы шарф бүләк итә. Җамал Зөһрәдән шарфны тартып ала да. аны үзе җилкәсенә салып, гүзәл кызга әйләнә. Баһадир егет Якуб, элегрәк Зөһрәгә күз атып йөргән егет, Җамалдагы матурлыкны күреп, аның ягына авыша. Җамал белән Якубның туйлары шаулаган чакта Айның нуры төшеп, Җамал җилкәсеннән шарфны тартып ала, менә шунда ялган ачыла, Җамал тагын котсыз, ямьсез, усал кыз булып кала. Якуб биредән качып китә, Җамал ямьсезлеге һәм усаллыгы белән тагын ялгызы торып кала. Спектакльне сәхнәгә Башкортстанның танылган балетмейстеры Фәйзи Гаскәров куйды. Мине Ленинградка балет мәктәбенә илткән Фәйзи ага Гаскәров! Мавыгып эшләдек Балерина өчен партнерның нинди булуы бик тә мөһим. Якубны башкарган артистның көчле ышанычлы кулларында мин үземне тыныч сиздем. Моңлылыгы һәм хис тудыруы ягыннан икенче пәрдәдәге романсны без рәхәтләнеп башкардык, онытылып биедек. Минем уемча, ул романс спектакльнең бизәге иде Бу чын мәгънәсендә мәхәббәт дуэты, җиңел, өрфия, бәхетле һәм сөенечле дуэт булды. «Хореографик романс музыка романсына бик тәңгәл килгән» диде белгечләр. Атаклы романс минем иң яратып башкарган номерым булып калды, соңыннан концерт репертуарыма да күчте. Бераз соңрак безнең театрда балетмейстер Л. А Җуков тарафыннан Асафьевның «Бакчасарай фонтаны» куелды. Александр Сергеевич Пушкин поэмасын укыган кешеләр яхшы белә: Гәрәй хан, канлы сугышларының берсеннән, поляк княжнасы Марияны әсир итеп алып кайта Гәрәй аның гүзәллегеннән акылын җуяр дәрәҗәгә җитеп йөри. Әмма аның сөекле хатыны, грузин кызы Зарема иренең аны башка берәү белән алыштырганын аңлый. Көнчелектән, дәртенең ташып торуыннан һәм күңел төшүеннән нишләргә белмичә, ул Мариягә ялына, кайтар миңа иремне, ди. Моңлыхәсрәтле Мария аңардан ни таләп иткәнне аңларлык хәлдә түгел. Зарема әйтә: «Кавказда туган кеше мин, кулда хәнҗәр тота беләм» Җәза бик зур булып чыга: Мария үтерелгән көнне Зареманы суга батыралар Гәрәй хан янә дә талау-кыру сугышларына чыгып китә. Мария истәлегенә ул мәрмәр һәйкәл сала — «Мәхәббәт фонтаны, хәсрәт фонтаны». Соңыннан аны килер буыннар «Күз яшьләре фонтаны» дип атыйлар. Бу спектакльдә мин үземне тиз генә тапмадым. Башта Мария роле бирелгән иде репетицияләр вакытында миңа Зарема күбрәк туры килә булып чыкты. Зарема партиясендә мине дулкынландырган нәрсә аның мыскылланган, кимсетелгән горурлыгы түгел, аның мәхәббәттәге көнчелеге түгел, ялкынланып, кабынып, саф бер ярату белән ярата белүе иде. Беренче спектакльләрдән соң балетмейстер Л. А. Җуков миңа болай диде: — Сии, әлбәттә, Пушкинның «мәхәббәт йолдызы, гаремның чибәре» дигән юлларым акладың Ләкин әле моңардан да зурракка ирешәчәгеңә ышанам. — Аның сүзләрендә минем ролемнән канәгать булып җитмәү ишарәсе бар иде Мариянең йокы бүлмәсендә бию теле белән аңлашу сүлпәнрәк, кечсезрәк чыккан булса кирәк Кемчелек кебек зур һәм катлаулы хисие бирү өчен мин әле яшь идем шул. балет, тагы осталыгым да җитмәгәндер, күрәсең. Мин әле Гәрәйгә булган мәхәббәт хислә- ♦ рем дә аңлап бетерми идем Ә Зарема—минем сәхнәдәге бәхетем ул. Тугыз ел < буена биедем мин бу балетта. 5 Дөньяның атаклы балеринасы, балет сәнгатенең йолдызы Уланоеаның Казанда- х гы гастрольләре вакытында өч спектакльдә дә аның белән бергә бию бәхете эләк- - те миңа. Галина Сергеевнаның гаять тәэсирле, рухи бай һәм чын сәнгате чиксез-ча- < масыз дулкынландырды, каушаутетрәү минутлары кичертте Партнерының бер «сү- 5 зенә» яшен тизлегендә җавап бирү җәһәтеннән ул таң калдыра сине. Мария белән х Зареманың сәхнәдәге диалогы вакытында миңа никтер шулай тоела башлый: мии 3 аның аркасына хәнҗәр кадау түгел, аңа карата саксыз бер хәрәкәт тә ясый алмам- * дыр кебек... Аның нәфислеге, шигърилеге, рухи байлыгы безне, Казан биючеләрен, . әсир итте. Аның сафлыгы, иҗади әдәплелеге безгә электр тогы сыман йогынты ясады Әгәр спектакльләрдә мин үземне тиешенчә тота алганмын икән, моңа бары тик аның ’ гаять тыйнаклыгын аңлау, кешеләргә карата изге күңелле булуын белү генә ярдәм ж итте дияргә кирәк. Зарема партиясе техник яктан да. актерлык осталыгы ягыннан да катлаулы * Героиня Гәрәйгә булган хисләрен монологларда белдерергә тиеш. Хисне дуэт биюен- с дә белдерүгә караганда монологта, ягъни япа-ялгызың биегәндә белдерү авыррак < Балет спектаклендә монологның нинди хикмәтләре бар соң? Монолог драмада бик озакка сузыла ала, биюдә — санаулы минутлар гына Бию киеренкелекне бирүгә ~ кадәр үсеп җитә алмый икән, син аны эчке киеренкелек белән алыштырасың. һәрбер иҗаттагы кебек үк, балет сәнгатендә дә илһамлана алу бик меһим. Л>- кии бит ул илһам дигәннәре,— рәхмәт яугыры! — гел-гел килеп тормый Аны чакыра белергә дә кирәк. Ни рәвешле? Ничек итеп? Мавыга белү, эшкә ботен сәләтеңне бирү, чынлык, ихласлык — болар барысы илһамлануга китерәләр Танылган совет балеринасы Т. М. Вечеслова сүзләре искә төшә: «Образга приказ буенча керә алырга кирәк». Монда, әлбәттә, югары профессионализмнан башка берни дә эшләп булмый. Шул ук вакытта актерның характеры, шәхес булып тәрбияләнүе эшкә бик- бик зур ярдәм итә. Ә характерны үзеңдә бик яшьли тәрбияли башларга кирәк. Үзем комсомолда тәрбияләнеп үскәнгә, «Аккош күле» балетындагы Одетта-Одил- лия ролен мин комсомолның XI съездына багышладым Спектакльдә партнерым тәҗрибәле биюче Бари Әхтөмов булды. Соңыннан миңа аның белән эстрадада да байтак биергә туры килде. Шопен вальсларында биедек Ул оста биюче, бик тә ягымлы һәм игътибарлы булуы белән күңелне җәлеп итә иде Күл терле акробатик трюкларга да мине ул алып килде Иҗатым классика кануннары буенча үскәнлектән, мин баштарак биюдә төрле трюкларны кабул итми идем, азактан күрем алар биючедән кыюлык, осталык, профессионализм таләп итәләр икән — өйрәндем, кыюландым. «Аккош күле» балеты — классик балет мәктәбенең иң югаргы казанышы Тех ник биеклекнең иң сирәк очрый торган жанрына — романтиклыкка, хыяллана белүгә кем генә, кайсы гына балерина омтылмый икән?1 Үземне бәхетле саныйм мине биегәндә уйчанлана, хыяллана белергә, аяк-кул хәрәкәтләре белән сагышлы моңны аңлатырга шул романтика өйрәтте Безнең театрда героик темага да спектакльләр куелды Шулерның берсе — «Лауренсия» балеты Авторы А Крейн аны испан классигы Лопе-де Веганың «Фуэн те-Овехуне» әсәренә нигезләнеп язган «Лауренсияине чын мәгънәсендә бию бәйрәме дияргә була. Спектакль бик якты, бәйрәмчә куелган иде Балет безнең биюче- лоребеэне кайнар темпераментлы, ярсулы, виртуоз биюләре белән җәлеп итте Лауренсия ролен балерина Н Юлтыева искиткеч оста башкарды Биредә аның бию мөмкинлекләре генә түгел, актерлык мөмкинлекләре дә ахырыиача ачыла алды Эчке киеренкелек белән тыенкы сабырлыкны да куша алды ул нәкъ шунда Аяусыз нәфрәт протест 6VHT. азатлыкны тою Лауренсия— Юлтыеваның камил башкарган сикереш-очышларында гәүдәләнде Боларның бөтенесе тан калырдай осталык белән башкарылды. Бу балетта мин алданган бәхетсез кыз, Лауренсиянең дусты Хасинта ролен башкардым. Мине чөеп-чөеп җибәргәннәрен, идәнгә екмас өчен тотып калганнарын, кулдан-кулга ыргытканнарын хәтерлим. Биюнең иң кыены, иң авырлыгы шунда иде ки, мин үзем биегәнне, үзем кулдан ыргытылганны күрсәтмәскә, үземнең ярдәмчесез икәнемне, боларның барысы минем ихтыярдан тыш эшләнгәнне, үземнең язмыш корбаны булуым трагизмын тамашачыга ышандырырга тиеш идем Ә Ц. Пуниның «Эсмеральда» балетында (бездә аны Одесса балетмейстеры Н. Трегуб куйды.) мин капма-каршы булган ике рольдә чыктым. Гудула һәм Флер- де-Лис, Гудула партиясендә бию аз, әмма драматик киеренкелек күп. Минем бу ролемне тамашачы да, театр коллективы да хуплады. Балет сәнгатендә реалистик юнәлешне раслаган чорда «драматик балет» дигән агым да булып алды Бу агым биюнең үзен икенче планга кысрыклый иде: балерина күп хәрәкәтләнә, аз бии. Хәзер исә биюнең образлы көче яңадан сәхнәгә кайтты, ул үзен кабат раслады. Төзелеше ягыннан классик, яңгырашы ягыннан бүгенге көн спектакльләрендә заманның иң катлаулы темалары балетта яңартылган классик бию ярдәмендә гамәлгә аша Заманның катлаулы проблемаларын Кара Караевның «Күкрәүле юл» («Тропою грома») балеты да бик мәгънәле ачты. Безнең сәхнәдә ул уңыш белән барды. Миңа аңарда классик бию белән негр биюләренең бергә кушылуы бигрәк ошады. Хезмәтче өч кыз аны төрле вариацияләрдә биеделәр, аларның берсен мин башкардым. Безнең Казан каласына илебезнең иң атаклы балериналары, күренекле балет артистлары гастрольгә килделәр СССР төзелүгә 60 ел тулган елны моны искә төшерү бигрәк тә күңелле. Классик биюне яратучы Казан тамашачылары Г. Уланова Н. Дудинская, А. Шелест. С. Каплан, Юрий һәм Леонид Ждановларга. С. Головкина. Ленинградның характерлы биюләр остасы Н. Федоровага, тагын башка бик күп беренче класслы артистларга ашкынып кул чаптылар. Бу сәнгать осталарының һәр чыгышы театр тормышында да, шәһәребездә дә чын бәйрәмгә әйләнә иде. Әлеге очрашулар, иҗади багланышлар безнең театрның балет труппасына тулаем да. һәр артистка аерым-аерым да йогынты ясады Алар безне осталык серләренә баеттылар, таләпчәнлеккә өйрәттеләр Биредә мин Ленинградның опера һәм балет академик Кече театры солисты Рөстәм Садыйковны искә алмый китә алмыйм. Ул — Ленинград хореографик училищесын тәмамлаган егет. Классик биюне дә, характерлы биюләрне дә бердәй тигез осталык белән башкара. Темперамент, виртуозлык, ягымлылык, лирик җылылык — менә аның иҗатына хас сыйфатлар Аның бию культурасы соклангыч. Ул безнең театрда ирләр партияләрендәге барлык әйдәп баручы рольләрне уйнады. Аның биюендә героик башлангыч өстенлек итә. Ә тормышта ул үзе гаять күңелле, юморга бай. тиз ара- лашучан «Аккош күле», «Кыз һәм хулиган», «Кылычлар белән бию» балетларындагы биюләре, безнең калабыздагы гастрольләре вакытында башкарган рольләре әле дә күз алдымда тора Икенче бер биючебез Рөстәм Сафин — сирәк очрый торган «самородок» талант Махсус хореографик белеме булмауга да карамастан, ул эчке бер сиземләве белән образның асылына төшенә. Бию дуэтларында ул — менә дигән партнер. Аның белән бию рәхәт һәм җайлы. Мин аның көчле кулларын белә, ул кулларга ышана идем Сафинның зур партияләреннән «Эсмеральдаюдагы шагыйрь Гренгуар. Ф. Яруллин балетындагы Шүрәле образы бик истә калган «Йокыга талган гүзәл», «Баядерка», «Таш чәчәк». «Шәһрезадә», «Дон Кихот». «Кызыл мәк», «Мысыр төннәре», «Тау хикәяте», «Шүрәле», «Зөһрә», «Джоконда», «Жизель», «Аккош күле», «ПерГюнт», «Күкрәүле юл», «Лауренсия», «Шолениана». «Эсмераль- да», «Фатих», «Алтын тарак». «Доктор Айболит», «Бакчасарай фонтаны», «Раймонда» һәм тагын башка күп кенә спектакльләр, татар профессиональ балет сәнгатенең кырык елдан артып киткән гомерендә сәхнәбезне бизәделәр. һәрбер спектакльгә бер үк вакытта авыр да, мавыктыргыч та көч куелган. Казан тамашачыларына билгеле булган артистлар Н Юлтыева һәм Г Калашникова, А. Гацулина һәм Б Әхтә- моа. Ростам һәм Ревдар Садыйковлар, С. Хайруллин һәм Р Сафин. И Кругло*. А Нарыков һәм тагын башка бик күпләрнең хезмәте салынган Ә театрда озак еллар буена бик яхшы иҗади атмосфера булуы исә — талантлы балетмейстерлар Л Жуков, К Боярский, И Смирнов, Ф Гаскәроа, Г Таһироалар тырышлыгы нәтиҗәсе Театрда озак еллар зшләу дәаереидә безгә артистларга бик куп ярдәм иткән кешеләрдән тагын танылган дириҗер X Фазлуллин, театрның баш дирижеры И. Шерман булдылар Ә бит дирижер кулын тою оркестр белән багланышны тою, бетен залның сулышын берьюлы тою — иҗат коллективы өчен бик меһим нәрсә ул. Республиканың халык артистлары турында, Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры турында кулга тотарлык китапларыбыз күренә башлады Балет сәнгатебезнең совет власте елларында үсү, алга китүен күрсәткән китапларыбыз да булыр дип өмет итәбез Моны яза алырдай каләм осталары, белгечләр бар бездә „Барлык сәнгатьләрдән дә балет сәнгате иң нәфисе, күңелләрдә бәйрәм тойгысы уята торганыдыр, мөгаен Ләкин җиңеллеккә, виртуозлыкка, нәфислеккә ирешү тамашачыда бәйрәм тойгысы калдырырлык итеп бию очеи, кабат әйтәм. җитмеш җиде кат тир түгәргә кирәк Классик биюнең билгеле бер биеклегенә ирешкән сурәттә генә тамашачы балет сәнгатенең гүзәллеген сизә ала Әмма балет биючесенең сәхнә гомере исә бик тә кыска Килә бер кон, сәхнәдән китәргә кирәк Балачактан әзелеп яраткан сәнгатең белән саубуллашу көне җитә! Үз вакытында китә белгән балеринадан да бәхетле кеше юк Балеринада балет сәнгатенең сүнгәнен тамашачы сизмәскә тиеш Театрда егерме ел эшләгәннән соң китү-китмәү мәсьәләсен хәл итүне балерина үз намусы алдына куя Сәнгатьне күпме кәчле яратса, бу авыр, кыен ачы язмышны балерина шулкадәр тизрәк хәл итә Ветераннарга алмашка яшьләр киле. Ветераннар — педагоглар булып, классик мирасны яшь буынга тапшыручылар булып калалар Хәзер миннән: «Әгәр үсмер чагың булса, нинди һөнәр сайлар идең!» — дип сорасалар, «Балет артисты булуны берни белән дә алыштырмыйм*.— дип җавап бирер идем Бүген балет сәнгатенә килгән, сәхнәгә аяк баскан яшьләргә теләгем бер генә хыялыгыз сүнмәсен, сәхнә канатлары сезне геп югарыга, гел биеккә алып менсен Зур сәнгатькә ирешү юлында тайпылышсыз булыгыз Тыйнаклык бизи кешене, тырышлык бизи, үзең сайлаган язмышка турылыклы булу бизи Сезгә карап, кешеләр соклансын: «Нинди гүзәллек, нинди гармония, нинди могҗиза!» — дисеннәр