ФАНТАСТИКАГА ЧЫНЛЫК КИРӘК
Казанда күп тапкырлар шундый хәлгә шаһит булганым бар берәр танышы белен бик матур гына татарча сөйләшеп торган абзый яки апа аның баласына эндәшкәндә кинәт русчага күчә Соңгы вакытта мондый «Драс- гуйаларга, елкәннәрне аптырашта калдырып. «Исәнмесез» дип җавап кайтаручы балалар арта башлады Фантастик әсәрләр белән очрашканда минем үземнең дә чамалау-сиземләү әлеге абзыйныкы кебегрәк була иде Үзем инде укып торам, ә үзем, бу артык иркә артык «шәһәрчә» жанрның татарча сөйләшә белүенә шикләнеп, «Юктыр ла. тәрҗемәдер лә!» дип уйлыйм. Мондый халәттән мине Адлер Тимергалиниың дәвамлы һәм актив иҗаты чыгарды Фатих Әмирхан, Шамил Усманов, Гадел Кутуй, Атилла Расих Бу исемнәр татар фәнни фантастикасын үстерүдә күпмедер дәрәҗәдә тарихи эзлеклелек һәм дәвамчанлык турында сүз алып барырга мөмкинлек бирә Әмма әлеге жанр бездә бәр дип авыз тутырып әйтү өчен әдәбиятка Адлер Тимергалин килү кирәк булган, күрәсең Гадәти романнар һәм повестьлар арасында кысрыкланган, «Без дә бар1» дигән авазлары ишетелер-ишетелмәс кенә яңгыраган берничә фантастик «бәләкочләр»ге. «чандыр-ябык» булсалар да, мөстәкыйль китаплар кушыла торды һәм менә әдәбиятыбыз тарихында истәлекле көн: укучы кулына тулысынча фантастик әсәрләрдән торган калын (күләме 21,5 табак) китап 1 керде Инде сан бизмәнен читкә куеп, авторның күп еллык иҗатының сайланмасы булган бу китапны сыйфат бизмәненә салып карыйк «Җинаятьче», «Хәерле юл», «Әфсен түгел...я. «Кабул булсын теләгең» — үзенчәлекле композицияле бу әсәрләрне әдипнең татар әдәбиятында повесть һәм хикәя жанрларын үстерүгә берникадәр өлеш кертүе дип бәяләргә була Шулай да А Тм- мергалин алып килгән яңалыклар күбесенчә әдәбиятның ул сайлаган тармагы белән бәйле Гомумән, башлангыч хәлендәге татар фәнни фантастикасы кысаларында гына тикшергәндә. А Тимергалин иҗаты ачышлар тезмәсе булып тоелыр иде Ул тәкъдим иткән яңа темалар гына да бихисап Ул татар укучыларын космос темасы орбитасына алып чыккан беренче язучы булды Шул нисбәттән, әсәрләрдә очраган фантастик образлылык аеруча игътибарны җәлеп итә Космик корабль экранында якынаеп килүче икенче бер корабльнең чагылышын, мәсәлән, язучы менә болай сурәтли: « тертке йолдызлар арасында күзгә бәрелеп торган озынча җисем, киптергеч кәгазендәге кара тамчысы кебек, тагы җееле. зурая башлады». («Адашкан йолдыз») «Җинаятьче» хикәясе персонажы Җир хакында «нәгъләт төшкән шарик» дию белән, зәңгәр планетабыз миллиардлаган күк җисемнәренең берсе, аларның дт үтә бәләкәе булып күз алдына килә. . Адлер Тимергалин фәнни фантастиканың татарча терминологиясен булдыруга шулай ук зур кеч салды Ул әсәрләрен техницизмнар белән тутырудан качарга, терминнарны мөмкин кадәр гадирәк һәм татарчарак итәргә омтыла («диаметр» сүзе урынына да ул. мәсәлән, «аркылысы» диген сүзне куллана). Милли фәнни фантастика Бу сүэтезмө колакка ничек кенә сәер тоелмасын, аны әйтер вакыт җиткәндер инде Раслау тесендә булмаса. сорау тесендә Бөтен барлыгы белән киләчәккә, интернациональ як өстенлек итәчәк чорга төбәлгән фантастика милли була аламы соң? Була алган тәкъдирдә, миллилек ничек чагылырга тиеш? Адлер Тимергалинның Ассони, Гамсун, Глюк, Уилки, Понтекорво кебек персонажлар белән тулы повестьлар һем хикәяләрен укыганда мин енә шул хакта да уйландым Бәлки Орнит Довер («Ерак планетада») һәм аның шуңа охшаш исемле иптәшләреннән «Бела космоста да аяк астында гына йәри», «Хәрәкәттә бәрәкәт» кебек гыйбарәләр әйттерүдәдер? Юк, саф татарча сейләшү генә герой ларның милләтен үзгәр тә алмаган кебек, есәрне дә милли ите алмас. Вакыйга буржуаз илләрдә барган әсәрләр дә күп Аларның барысына дә дип ' Адлер Тимергалин КаЛтмр юллар Татарстан хитап иашрияты К әйтерлек актуальлек, фаш итү мотивлары хас. Әдәби эшләнешләре дә (кайберләрен исәпкә алмаганда) әйбәт. Арада «Хәерле юл», «Уян, сөеклем», «Кабул булсын теләгең», «Рибб Локсның үлеме» кебек сокландыргыч үрнәкләр дә бар. Әмма чит-ят җирләрдән, ниһаять, үзебезнең Казанга («Рәшад эффекты»), нарат сагызы исе аңкып торган борынгы Болгарга («Әфсен түгел...») өйләнеп кайткач, сулышлар иркенәеп киткәндәй була. Монда инде безнең күңелгә яфрак кыштырдавына кадәр якын һәм кызык! Күрәсең, әдипләр дә, күпчелек укучылары кебек, «гомермләренең төп өлешен туган җирләрендә «үткәреп», чит тарафларга «барып кына кайткаларга» тиештер... А. Тимергалин иҗатын чын-чынлап аңлау һәм бәяләү өчен аны, әлбәттә, дөнья һәм совет фәнни-фантастикасының бүгенге казанышлары фонында карарга кирәк. И. Ефремовның «Андромеда томанлыгы» романында Галәмнең аерым мәдәниятләре Бөек Боҗрага тоташкан кебек, аерым фантастлар да бергәләшеп үз дөньяларын төзеделәр, һәркайсының анда үз биләмәләре, үз планеталары бар (берсенең планетасы күгендә, әйтик, яшел болытлар йөзеп йөрсә, икенчесендә алар шәмәхә булыр), һәркайсы акыл ияләренең үз вариантын өстәргә омтылыр (спрут, океан, агач, үлән...). Әмма Галәм бер. Терминнар да уртак («бластер», «һуманоид»...). Язучылар бер-берсеннән асылда иҗат манералары белән генә аерылалар. Кемдер фаразны яки мавыктыргыч сюжетны үз итсә, икенче берәүләр хискә, драматизмга яки психологизмга өстенлек бирү ягында. Аларның гармониясенә иң талантлылар гына ирешә. Әйе, фәнни-фантастикада яңалык ачу гаять авыр эшкә әйләнеп бара. Аерым галимнәрнең ачыш-фаразларын файдалану исәбенә генә көн итүче фантастлар да аз түгел. Эрудиция, аналитик акыл белән бер мичәүгә җигелгән көчле фантазия, фәнни фараз-гөман белән сюжетны оста йөгәнләү сәләте А. Тимергалинга үз идеяләрен дә тәкъдим итә торган иҗади фантастлар сафында атларга мөмкинлек бирә дисәк тә ялгышмабыз кебек. «Адашкан йолдыз», «Ерак планетада», «Хәерле юл» повестьларында, «Өчлек, җиделек, туз» хикәясендә һәм бу китапка кермәгән кайбер әсәрләрендә фәннең төрле тармаклары, Галәм тезелешенә кагылышлы кызыклы фикерләр әйтсә, күп кенә башка хикәяләрендә ул мәдәниятләр үсеше, аларның бер-берсенә йогынты ясау мөмкинлеге турында уйлана. Соңгы теманың нинди киң, катлаулы, хәтта четрекле булуын аңлау өчен, каршылыклы берничә фикерне карап китү дә җитә. «Адашкан йолдыз», «Баскыннар» әсәрләрендә башка планеталар язмышына йогынты ясаудан тыелып калырга кирәклеге алга сөрелсә («...читтән ярдәм алу исәбенә аякка баскан мәдәният үз көчләренә үзе ышана торган, тәвәккәл һәм көчле булып җитлегә алмый), «Әфсен түгел» хикәясе персонажы исә «Космик тугандашлыкны мин тигезлек дип кенә түгел, яшь мәдәниятләргә ярдәм дип тә аңлыйм»,— дигән нәтиҗәгә килә. Ә инде «Кайтыр юллар» хикәясендә «катышмау» теориясенең эзе дә калмый. Үзләрен мәңгелек йокыга дучар итеп, шушы халәтләреннән ләззәт-тәм тапкан җан ияләре белән очрашкан Җир вәкилләренең уйтеләкләре бер генә була: кире кайтып, бу дөньяны дер селкетергә! Болар бар да гаять табигый булган эзләнү чылбырының буыннары. Әмма китапта сагаерга мәҗбүр итә торган очрашу да тасвирланган. Авторның соңгы әсәрләреннән берсе булган «Адашкан йолдыз» повестенда (кызганычка каршы, әсәрләрнең язылу вакыты күрсәтелмәгән) өч космонавт Кояш системасы чикләренә килеп чыккан билгесез җисем белән очрашу өчен юлга җыена. Әлеге җисемнең «Кояш» һәм «Ватан» космик корабльләре югалуга сәбәпче булу ихтималы да күздә тотыла. «Фикер ачык, төгәл һәм хикмәтле афоризм кебек кыска булганны ярата торган» Нур Сәлим (Космик Үзәк директоры) очышның максатын кайта-кайта аңлата. Шулай да мин үзем аны һич кенә дә ачык итеп күз алдына китерә алмадым. «Җир мондый югалтуларга чик куярга тиеш. Кояш системасында билгесез көчләр калмаска тиеш. Сезнең экспедициянең максаты әнә шул» — «...төп максат шул: әгәр фаразыбыз дөрес булып, ишек төбебездә читтән килгән гакыл ияләре очрата калсак, без алар белән элемтә урнаштырырга, үзара аңлашырга тиешбез». — «Безнең төп бурыч — элемтә урнаштыру. Контакт». Әнә шундый «конкрет» инструктаж алган экипаж исән- имин генә тиешле районга килеп җитә. Җисем — билгесез космик корабль — «Тур- гвй»га (Җир корабленә) үзе якыная башлый, һәм контакт урнаштырырга тиешле «Тургай» читне ыргыла. Объект тагын якыная Шуннан менә ни була «Капитан психоаналитикка күз төшергән иде, тегесе, керфеген генә кагыл, атом-төш бомбаларын әзерләргә рөхсәт бирде... Объект егерме километр гына калгач, команда буенча, мин уң яктагы батареядән залп бирдем. Реактив бомбалар, артларыннан кайнар тасмалар сузып, «Дзетапга таба омтылды. Алар аны үзләре эзләп табачак, шартлаячак һем . Кояш системасына әллә каян килеп чыккан затлар монда кем хуҗа икәнлеген күрәчәкләр». Бәхеткә каршы, «Дзета» үзен саклау чарасын таба, һәм. контакт урнаштырыла Повестьны укымаган кеше бу вакыйга, киләчәктә мондый саксыз адымнар ясалмасын өчен, кисәтү төсендә китерелә икән, дип аңларга мөмкин Әмма геройлар — уңай, һәм автор аларны гаепләвем берни белән дә сиздерми. Сүз сәигати дөреслек турында гына бармый Бүтән планета вәкилләре белән очрашу теләсә кайсы мизгелдә булырга мөмкин. Кешелек гомумән моңа алдан ук әзер булырга тиеш. «Космос эчкерлелекне яратмый, аны кулга-кул тотышып, пакь йөрәк белен генә яулап була». — «Бер генә мәдәният тә башкалар хакына—хәтта югарырак ГОручы затлар хакына да үзен корбан итә алмый Тегеләре ягында шанлы тарих, гыйлем һәм тәҗрибә булса, болары шундый ук шанлы киләчәккә өмет баглый. » — фикер концентрациясе һәм төгәллеге белән кагыйдәгә якын торган мондый гыйбарәләр Адлер Тимергалин әсәрләрендә аз түгел Алар нәкъ менә әлеге максатка хезмәт итәләр. Фантастика «геройлары» түгел, чып-чын роботларыбыз ерак планеталарның туфрагын учына алган бу чорда фантастик жанр дигәнебез безнең күз алдында «ярым фантастика»га әйләнеп бара икән ләбаса! Асылда бу — безнең иртәгесе йен күлмәген киеп каравыбыз: «бу җирен төзәтәсе, җиңен кыскартасы булыр. » Димәк, фәнни-фаһтастик әсәрләрнең чынлык иллюзиясе арта Хәер, элек-элек- тен бу жанрны, әйтик, әкиятләрдән аерып торган бер билге нәкъ шул иде бит инде «Сәнгатьтә фантастик башлангычның чиге һәм кагыйдәләре бар Ул реаль як белем шулкадәр нык берләшергә тиеш ки, сез аңа тәмам ышанып бетә язарга тиеш» Фәнни фантастиканың танылган осталары Достоевскийның бу шартын җиренә җиткереп үтилер. 1938 елда Америка радиосы Герберт Уэллсның «Дөньялар сугышы» дигәч романы буенча эшләнгән радиоинсценировка тапшыра Аны тыңлаган алты миллион кешенең бер миллионга якыны, марсианнарның Җирне яулап алуы турында репортаж тапшырыла икән дип уйлап, паникага тешә Шундый ук тапшыру барганда меңнәрчә эквадорлы (монысы илленче еллар башында була) йорт-җирләрен ташлап кача А. Тимергаличның «Адашкан йолдыз» повестен укыл чыккач, уйга калдым Яңа техник һем фәлсәфи идеяләр, соклангыч фаразлар бар Драматик ситуация, мавыктыргыч сюжет. Эчтәлеге буенча әсәр тетрәндерергә тиеш. Ә ул мавыктырып та җиткерә алмый. Ара-тирә психологик чынлык югала башлый Менә космонавтлар уз корабльләрен суырып алган «Дзета» корпусына аяк бастылар Я дуслык, я дошманлык илчесе ул һәрхәлдә, ят денья вәкилләре белен тарихта беренче очрашу көтелә Космонавт бу минутта нәрсә хакында уйларга, ни кичерергә мәмкин! Менә повесть героеның уйлары «һәр тарафта йолдызлар, йолдызлар Алар һәммәсе бала чактан ук таныш, һәммәсе күңелгә якын Әнә Өлкәр йолдызлыгы. Аны юкка гына Илек йолдыз дип атамаганнар шул. » Мизгелнең чын бәһасен күрсәтәсе, киеренкелек өстисе урында автор үзе үк тормоз педаленә баса! «Тәмам караңгыланып җиткән күк йөзендә бихисап йолдызлар чекрәешеп яна Тик алар Җир күгендәге йолдызларга бер дә охшамаганнар урыннарын алмашып, буталып бетканнәр Тимер Казыкны да, Җидегәннәрнең чүмечләрен де табып булмый... Күк гөмбәзен кап урталай ярып үткен Киек Каз юлы гына: «Таныйсызмы! Бу мин бит! Сез үз Галактикагызда Моннан башка галактикалар да күп Галәмдә Сез ела өегездән артык ерак түгел» диген сыман, вак кына җемелдәп, күңелдә емег уята иде» — Чын космик лирика тулы бу мини шедевр үзе генә да кайбер повестьларны алыштыра ала Авторга бер гене телек телисе килә һәрвакыт үз таланты югарылыгында иҗат итсен иде ул> Р