ЭКСПЕДИЦИЯЛӘР ЭЗЕННӘН
XVIII йөзнең икенче яртысында оештырылган академик экспедицияләр турында арихка тирәнрәк үтеп кергән саен, тарихи чынбарлыкның объектив сурәтләрен тергезергә ярдәм итәрдәй басма һәм кулъязма чыганаклар азрак табыла. Шунлыктан, сакланып калган язмалар безнең өчен аерата кадерле һәм кыйммәтле. Аларны җентекләп, бөртекләп өйрәнергә кирәк. Бу татар халкы тарихын өйрәнүгә дә тулысынча кагыла. Төрле сәбәпләр аркасында халкыбыз тарихы буенча XVII—XVIII йөзләргә караган язма чыганаклар бармак белән санарлык кына калган, X—XVI йөзләр турында инде әйтеп тә торасы юк. Шуңа күрә андый һәр хезмәтне профессиональ тарихчылар гына түгел, киң катлау укучылар да һәрвакыт алкышлап каршылый. Танылган тарихчылар С. X. Алишев, Ш. Ф Мөхәм- мәдъяров, М. А. Госманов һ. б. хезмәтләре бигрәк тә кызыксыну уята. Биредә сүз Россия Фәннәр академиясе оештырган экспедицияләр материаллары турында барачак. Алар XVIII йөзнең 60 нчы елларында ясала. Бу экспедицияләрдән И. И. Лепехинның, П. С. Палласның, И. П. Фалькның, Н. П. Рычковның, И. Г. Георгиның «көндәлекләр» яки «журналлар» дип аталып йөртелә торган язмалары сакланып кала. Илне экономик, политик һәм культура ягыннан үстерү максатларыннан чыгып, нәкъ менә шул чорда бөтендөнья фәненә яңа принциплар — гакыл һәм тәҗрибәне фәнни танып-белүнең нигезе дип игълан итү, экспериментлар белән мавыгу һәм мәгърифәтчелек идеяләре үтеп керә Шуңа бәйле рәвештә тикшеренүчеләрнең дөньяга карашы, кызыксыну офыклары киңәя. Алар төрле халыкларның реаль тормышына һаман ешрак мөрәҗәгать итәләр. Идел буе халыкларын өйрәнү белән кызыксыну да 1724 елда Россия Фәннәр академиясе ачылганнан соң планлы төс ала: Академия күп санлы экспедицияләр оештыра, материаль культура әсбаплары җыййала, халыкларның көнкүреше, дөнья көтү рәвешләре, телләре өйрәнелә (мәсәлән, 1787 елда «Барлык телләрнең һәм халыкларның чагыштырмалы сүзлеге» басылып чыга, бу сүзлеккә Россиядә яшәүче 200 халыктан 270 сүз теркәлә). Бу чыганаклар зур фәнни һәм танып-белү әһәмиятенә ия. Кайбер экспедицияләрнең оештыру тарихына да тукталыйк 1769 елның 3 июнендә астрономия өчен әһәмиятле вакыйга көтелә Венера планетасы Кояш боҗрасын кисеп үтәргә тиеш була (мондый күренеш шактый сирәк күзәтелә, соңрак ул 1877 елның 9 декабренда һәм 1882 елның 6 декабренда була, киләчәктә 2004 һәм 2012 елларда көтелә). Шуны күзәтү өчен Академия 6 астрономик экспедиция әзерли. Алар илнең төрле төбәкләренә — Төньякка, Якутиягә, Оренбург губернасының көньягына җибәрелә. Болар белән бергә 5 географик экспедиция әзерләнә, тикшеренү төбәкләренә карап, аларга «Оренбург» һәм «Астрахань» отрядлары дигән исемнәр бирелә Отрядлар 1768 елның җәендә юлга чыга Аларны биология, минералогия, химия, медицина, этнографияне яхшы белүче галимнәр җитәкли. Отряд җитәкчеләре язып барган көндәлекләр соңыннан бастырып чыгарыла Татар халкы тарихын өйрәнү өчен, алар язып калдырганнардан без нинди мәгълүматлар таба алабыз соң? Т Оренбург ягына юл тоткан өч отрядның җитәкчеләре И. И Лепехин. И П Фальк һ»м П. С. Паллас була. Иаан Иванович Лепехин (1740—1802) медицина химия, бота- ип«а белән шөгыльләнә. Ул — Идел буе халыклары тормышын, культура һәм көнкүрешен, дөнья көтү рәвешен иң тәфсилләп язган галим 1 И. И. Лепехин отряды Санкт-Петербургтан 1768 елның 8 июнендә кузгалып, ике атнадан Мәскәүгә һәм август урталарында Сура елгасы үзәненә килеп җитә. Бе- ♦ рәчне татар авыллары — Маклюковка, Мәчеле, Красная шул вакытта искә алына = Красная авылында экспедициячеләр абыз белән очрашалар Ул аларга сырхаулаган = авылдашларын ничегрәк дәвалавын сөйли Галим, авыруларны дәвалаганда, имгә 3 ярый торган даруларны бик кызыксынып тасвирлый. Алатырь, Сембер шәһәрләрен * узганнан соң ул Чирмешән елгасы үзәнендәге татар, мордва, чуваш авылларын су- о рәтләп үтә, бигрәк тә халыкның көнкүрешенә киң туктала Әдәбиятта беренчеләр- § дән булып, бу төбәк крестьяннары бик уңышлы файдалана торган татар сабаны ту- ~ рында җентекләп яза, халыклар көнкүрешендә бик куп үзенчәлекләр күреп ала Мәсәлән, татарларның ихаталарында кышкы ызба белән бергә җәйге ызба да бар ~ һәркайсында сәке, җыйнак итеп чыгарылган мич булу (бу мич тәфсилләп сурәтлә - нә)— татар өенең үзенчәлеге Бу төбәк халкы тәрәзә пыяласы урынына карындык, * мәен яки кырпы тиресе куя. Автор каралты-кураны тасвирлап үтә. авылларның ни- ф чек идарә ителүенә: десятниклар, сотниклар, старосталар эшенә туктала Бу төбәк а халкының төп шөгыле игенчелек була. Казан губернасының көньяк өязләрендә җир- ш ләр гаҗәп уңдырышлы — ашлап торасы да юк бары тик басуда калган саламны гына язын яндыралар һәм, игеннәрне урып-җыйгач, кырга көтү кертәләр Өч басулы игенчелек системасы өстенлек итә Чәчү мәйданының төп өлешен арыш алып тора £ сирәк кенә борчак басулары очрый, ә ясмыкны татар крестьяннары гына чәчә Ле- ~ пехин урак уру. игенне саклау, сугу (өч ысул белән сугалар көлтәдә килеш чабагач белән, кәлтәләрне чишеп һәм атлардан таптатып), көлтәләрне киптерү (ул Урта о Идел крестьяннары гына куя торган әвеннәрне сурәтли) хакында зур кызыксыну =1 белән һәм эшне белеп яза Крестьяннарның яшелчә бакчалары да бар Алар анда ~ чөгендер, кәбестә, кишер һәм кыяр гына үстерәләр Халык мал асрый умарта тота, * терпе һөнәрләр белә Мәсәлән, сарык йоныннан кием өчен тула басалар, ап-ак нәфис киндер сугалар, чана табаннары бөгәләр һәм җир эшкәртү кораллары ясыйлар Лепехин, нигездә шәхси күзәтүләренә таянып, чувашларның, мордваларның һәм татарларның этнографиясен бәйнә-бәйнә тасвирлый Мелкәт-хәлләренә карап крестьяннарның катлауларга аерылган булуын һем, әлбәттә, моның кенкүрештә дә чагылуын күздән ычкындырмый. Әйтик, татар крестьяннарының кен дә кия торган һәм кешелеккә генә кия торган киемнәрен сурәтләгәндә, «ярлылар» һәм «байлар* кигән киемнәрнең нинди тукымадан тегелүен (баерак татарлар ефәк кияргә тырыша ярлыраклары «китайкапга да риза), кайсыларының бакыр, ә кайсыларының көмеш бизәнү әйберләре тагуын аныклап үтә Галимне мөселман дине, аның атрибутлары, дин шарт итеп куйган йолалар һем гореф-гадәтләр дә кызыксындыра Ул дин әһелләренең тормыш рәвешен, составын, хокукларын әйтеп үтә. мәчетләрнең эчке бизәлешен сурәтли Өйләнешү, бала туу, мәет озату кебек вакыйгаларга бәйле йолаларны бәйнәбәйнә язып үтә. Галимнең үткен күзе татар халкында калым түләү йоласы булуны да күреп алган Ярлылар арасында калым 20—30 сум тиресендә тирбәлсә, байларда уп 100—200 сумга, е кайвакыт 300 сумга да җитә. Шулай итеп, ейпәнү экономик алыш-биреш ясауга веере лә (ул заманнарда арыш онының поты—12-13 тиен, бодай оныныкы — 30-32 тиен, е солы ярмасыныкы 9-10 тиен була Әгәр кияүнең атасы яки кияү үзе кәләш ечен калымны шунда ук түли алса, никах укылуга ук кәләш әенә китә, юк икән — калым түләнеп беткәнче (кайчакта бу берничә елга да сузылырга мөмкин). кәләш әтисе өендә калып тора Көндәлекнең авторы татар халкының белем дәрәҗәсенә дә туктала. чЯэу танысын өчен, динне өйрәнсен ечен. улын мәдрәсәгә бирмәү ата кешегә гафу ителмәслек генаһ санала» Чирмешән елгасы үзәненнән соң Лепехин сәяхәте Казан губернасының көньяк өязләрендә дәвам итә Шул ук вакытта, 1768 елның көзендә ул үзенең ярдәмчесе Николай Оэерецковскийны (соңыннан ул күренекле галим, академик була) Казанга җибәрә Оэерецковский шәһре Болгар харөбәлөрен карап чыгарга һәм күргәннәрен язып куярга җай таба. Бу язмалар да И. И. Лепехин көндәлегенә кертелә. Ул чорда Болгарда 44 корылманың калдыгы сакланып калган, араларында 7 сарай, 4 манара һәм 2 багана элекке «төс-кыяфәтләрен» югалтып өлгермәгән була. Көндәлектә бу борынгы корылма калдыклары берәмлекләп санала һәм тасвирлана. Болгар һәм әрмән этнографиясе истәлекләренә тасвирлама да бик кызыклы. Лепехин беренче булып шәһре Болгарда табылган кабер ташларындагы (47 се болгар һәм 3 есе әрмән телендә язылган таш) язуларның тәрҗемәсен бастыра. Бу язулар 1721 елда Болгарга Петр I килгәч җыйналган була. Аларны татар ахуны Кадыйрмәмөт Сүнчәләев, тәрҗемәче Йосыф Ишбулатов һәм әрмән Иван Васильев тәрҗемә итә. 1768—1769 еллар кышын Лепехин экспедициясе кешеләре, җыелган материалларны системага салып, Сембердә үткәрәләр. 1769 ел язында тагын кузгалгач, аларның юлы Иделнең түбән агымына һәм Урал буена таба китә. Отряд барысы 4 ел юлда була. Н И. Лепехин рус булмаган халыкларны объектив рәвештә, теләктәшлек күрсәтеп тасвирлый, аларның чыдам, хезмәт сөючән, зирәк кешеләр булуын искәрә. Гади хезмәт халкының авыр хәлен дә, байларның «кеше җилкәсендә һәм өлгергән игенне бүтәннәр кулы белән урып яшәвен» дә, ә «ярлыларның елдан-ел бөлгенлеккә төшә баруын» да, әлбәттә, сизми калмый. Христиан дине миссионерлары һәм мөселман фанатиклары ясалма рәвештә кабызган дини ызгышның да күңелсез нәтиҗәләре Лепехинга көн кебек ачык. Ул керәшен татарлары белән чукынмаган татарлар арасында зур низаг» бар, аларның бер-берсен «җене сөйми» һәм «берберләренә этлек кенә эшләп торалар» дигән күзәтү ясый. Ихтимал, Лепехин татар авылларындагы төрле-төрле тарихи һәм әдәби кулъязмалар белән дә танышкандыр. Уз язмаларында ул, әйтик, шәһре Болгарны Аксак Тимер яулап алу турында сөйли торган, үзенә мәгълүм татар язма истәлегенә ишарә ясый. Оренбург экспедициясендә иң зурысы дип исәпләнгән икенче отрядның җитәкчесе Петр Симон Паллас (1741—1811) була. Ул. Берлинда туып үскән табигать галиме, 1769 елда Фәннәр академиясе чакыруы белән Россиягә күчеп килә. Сәяхәт башында аларның юллары бер тирәдән — Казан губернасының Казан өязе. Чирмешән елгасы үзәненнән үтә. Аннары Паллас. 1768 елның августында Касыйм шәһәренә кереп үтә дә биредә ханлык чорыннан калган күп кенә корылмаларга — Ока елгасы аръягыннан таш чыгартып салынган ак мәчеткә, мавзолейга, кабер ташларына игътибар итә), көнчыгышка, Себергә китеп. 1770 елны — Тобольскига, 1771 елны — Красноярские, 1772 елны Саян тауларына барып җитә. Ул, экспедициядә барлыгы 6 ел булып, иң авыр маршрутны йөреп чыга ' Чирмешән буйларында ул Усман авылына кагылышлы кызыклы бер фактны китерә Бу авылны тагын Надыйр дип тә атап йөртәләр икән Имештер, берничә ел элек кенә үлгән старшина Надыйр Урәзмәтовка бәйле рәвештә куела бу исем. Бу кеше 1756 елда Оренбург тау конторасыннан шушы тирәләрдә табигый асфальт җыйнап, аннан нефть ясарга рөхсәт ала Шул максат белән ул Камышлы елгасының өске агымында — бер завод Сургут елгасы буенча икенче завод сала башлый, ләкин вакытсыз үлеме аның бу эшен бүлдерә. 1768 елның декабренда Паллас та. калын кар каплаган булса да, борынгы шәһре Болгар харәбәләрен карый һәм бар күргәннәрен язып куя Ул Болгар кабер ташларындагы язулардан (Паллас аларның барысы 49 ди) Петр I боерыгы белән күчермә алынган, шулардан 22 язу һиҗринең 623 нче елы белән тамгаланган (бу якынча 1225 елга туры килә), калганнары 619 нчы елдан алып 742 нче елга кадәрге чорга карый (якынча 1221—1341 еллар) дип хәбәр итә. 1769 елның язында экспедиция Оренбург ягына юнәлә Без көндәлектә Оренбург тирәсендәге Сәгыйть (Каргалы) бистәсе, аның урнашуы һәм каралтыларының тасвирламаларын табабыз. Паллас таш нигезгә салынган, 2-3 ак өе булган йортлар П С Паллас. Россия империясенең герле нронинцияларе буПлап саяхат СПб 1786-1788 саны еч йеэгә җитә дип яза Монда яшәүче кешеләр Казан татарларыннан чыкканнар һәм тел белен де, гадәт ягыннан да влардан аерылып тормыйлар Ярыйсы гына бай яшиләр, асылда, сәүдә белән шогыльләиәлор, шуңа күрә, дип билгеләп үтә Пал- лас, аларның «коязлек һәм зиннәт ечен яраклы вактояклоро», терле бизенү әйберләре булуы гаҗәп түгел. 1769—1770 елларның кышын Паллас отряды Уфада үткәрә Шәһәр тирәләрендә ♦ ул үзе «Уфа татарлары» дип атаган татарларның тормышын күзәтә Биредә шәп тә- X быш белән сәүдә итеп ятучы Казан татарларын ул Уфа татарларыннан аерып карый х Уфа татарлары — «гаять тырыш игенчеләр һәм фәкыйрь яшәмиләр». Монда туфрак Z бик уңдырышлы, серелмәгән җирләр дә байтак Паллас еч басулы иген игү система- ’ сын сурәтли һәм биредә бодай чәчүлекләре күбрәк, дип әйтел үтә Буш җирләр % күл булганга күрә кешеләр яңа урыннарга еш күченә Автор татар крестьяннарының терлек асрауларына кагылышлы бор кызыклы факт- S ны искәргән; кышын мал-туар ааыл янындагы махсус араннарда асрала, җәй йене, jz терлекне кетүго чыгаргач, бу араннарда киндер чочело Җирле халык даладагы һем “ чирем җирләрне генә сабан белән сорә ә болан гадәти серү коралы — сука Паллас j Уфа татарларының, рус крестьяннарыннан аермалы буларак, кәлтәләрне гадәти менл дә түгел, е белки ут ягылган чокырлар остеиә чатыр кебек кадап тезелгән колга- ♦ ларга түшәп киптерүләрен билгеләп үтә. Татар крестьяннарының ой эчен, кием-салы- = мын сурәтләгәндә, Паллас Казан, Идел буе татарларыныкыннан биредәге кием-салым кайбер детальләре белән аерылып торганын әйтә. Мәсәлен, хатын-кызлар киеме кә- лын киндердән тегелә, итәк очлары, чит-читләре чигелә 1773 елда Паллас экспедициясе Кама буе, Урта һәм Түбен Идел буен (Сарапул с аша) үтеп, башкалага әйләнеп кайта Галим елга буйларында терле борынгы корылмалар, иске торак урыны калдыклары (шул исәптән Иске Казан урыны) очравын тер- иеп үте. 22—25 апрельләрдә галим зур татар алпавыты Тәфкилевнеко булган Ике- ф шүр, Мордва һәм Тирсә авыллары аша үтә Алпавыт Тәфкилоа үзе Тирсә авылында (анда ул чагында йеэ хуҗалык исәпләнә) бүрәнәдән салынган бии шәп йортта яши “ торган була Бу авылларда ул игътибарга алган бетен нәрсә — игенне, кәлтәләрне л саклау рәвеше дә, утынны сакчыл тоту да, серү җирләренең бүленеше де терлек Z. асрау, йорт-җир тоту үзенчәлекләре дә, Паллас фикеренчә, «яхшы хуҗалык итү үрнәге була ала, мактауга лаек һәм нүзне куандыра» Шунысы кызыклы бу сүзләр нәкъ менә 1773—1775 еллардагы Крестьяннар сугышы башланыр алдыннан әйтелгән Баш күтәргән Тәфкилев крестьяннары Тирсә авылындагы алпавыт утарын туздырып ташлыйлар, ә Иосиф Тәфкилевнең үзен җәзалап үтерәләр Палласның Тәфкилоа белән бик күрешәсе килә, ләкин тегесе үзенең Агыйдел буеңдагы утарыиа ниткән була— алпавыт сабан туен шунда бәйрәм итәргә яраткан Тирсә авылыннан 28 чакрымдагы Барҗы авылында Тәфкилевнең дүрт мичле бакыр эретү миче була Бакыр рудасы титмәү сәбәпле биредә гадәттә бер генә мич эшләтелә (тирә-юньдәге рудниклар инде бушап калган була. Паллас заводтан 23 чакрымдагы Куэаиово дигән удмурт авылы янындагы бакыр базын үзе дә барыл карый) Ленин рудникларның барысы дә еметсез булмый әле Мәсәлән, Богелмегә барышлый галим Чатыр тау янындагы бакыр руднигына керә Бу рудниктан елга ун мең пот руда чыгарыла. 100 лот рудадан 2 пот бакыр алына торган була Аннары Паллас Җае к елгасына таба, коньяк далаларга юл тота, ә 1774 елда ул Царицын, Тамбов һәм Москву аша Петербургка кайта Экспедиция составында танылган галим, Россия Фәннәр академиясенең беренче членкорреспонденты Петр Иваиояич Рычковның улы, Фәннор академиясе адъюнкты Николай Петрович Рычков та (1746—1784) була 1769—1770 елларда ул Сомбор — Зәй — Алабуга — Минзоле — Оренбург — Уфа — Каэан маршруты белән мостекыйль сәяхәт ясый9 Аның сәяхәт журналында татар халкы турында де кызыклы белешмәләр бар Барлык тикшеренүчеләр кебек үк. ул дә Каэан губернасының коньяк елоштенсрал майор аип •ИЫЦ УЛЫ секунд майор Йосыф K-i . ' н и Рычков Капитан Рычковның Росся» 177 ләрендә җирнең уңдырышлы булуын билгеләп үте. Монда игенчеләр күп яшй, и»м.>и уңа шуңа кура аның бәясе дә башка районнардагыдан арзанрак була. Борынгы б.„ , ......ары урыныпда габьххан һәм сәяхәт вакытында уэе дә күрго» җпр зшк«.|..ү коралларына карап, Рынков ..монда яшәгән кешеләр игенчеләр булган» һәм оу кор г. 1( игенчеләр арасында әле дә кулланылышта йери торган кораллардан бер- нн G. - ... дә аерылмыни дигән нәтиҗә ясый. Шулай да, бу төбәктә яшәүчеләрнең бик .ырышуларына да, хезмәт сөюләренә һәм соңгы елларда уңыш әйбәт булуга да карамастан, игенчеләр ярлылыктан чыга алмый. Рычковка бик күп татар авылларына керергә туры килә. Ул балаларны мәктәпләрдә укырга-язарга һәм «кече яшьтән кеше белергә тиешле шөгыльләргә өйрәтүне «хаклы рәвештә макталырга тиешле тәрбия йолалары» дип саный. Биләрдән Зәйгә кадәр араны Рычков 1769 елның май аенда, язгы кыр эшләре төгәлләнгән бер чорда үтә. Зәй елгасы буендагы Чишме авылында ул татарларның шушы уңайдан уздырылган бәйрәмнәрен карый. Бөтен халык авыл янындагы тау битенә җыйнала, корбан чалына, мулла дога укый, аннары шунда ук барысы да утырып ашый. Тантанада катнашучылар кунакны бәйрәмнәренә чакыруны үзләре өчен дан дип саныйлар. Алабуга янындарак Кама елгасын кичеп чыккач, автор бу тирәләрнең бик урманлы, туфрагы кызыл балчыклы икәненү шуңа күрә иген игү һәм мал асрау өчен бик үк кулай булмавын билгеләп үтә. Халык сөрүлек җиргә генә түгел, мал-туарны көтүдә йөртердәй болыннарга да мохтаҗлык кичерә Алабуга кешеләре җитештерә торган төп продукт — суган, алар суган белән хәтта ерак шәһәрләрне дә тәэмин ител торалар. Аннары, Каманың сулъяк ярына кабат чыгыл. Рычков сәяхәтен Ык һәм Минзәлә елгалары буйлап дәвам итә, юлында аңа күбесенчә татар авыллары очрый. Бу як кешеләре алабугалылардан хәллерәк яшәгәнен, күп итеп мал-туар асраганын, умарта тотканын күрә ул. Сәяхәтчене төрле халыкларның, бигрәк тә мариларның һәм удмуртларның йолалары кызыксындыра Үз көндәлегендә аларның мәҗүси ырымнарын, культурасын һәм көнкүрешен бәйнә- бәйнә язып куя. Моннан тыш, Рычков типтәрләрнең социаль-хокук хәленә игътибар итә һәм аларның илнең көньяк районнарыннан тоз ташуларын тасвирлап үтә. Типтәрләрдән 1200 хуҗалык бүлеп алынган, һәр хуҗалык (йорт) ел саен казнага 600 пот тоз алып кайтып тапшырырга тиеш. Моның өчен алар тозның һәр потына 6-7 тиен исәбеннән акча җыялар «Тоз алырга, алдан килешеп, җиде кешенең берсе китә, калган алтысы аңа ничек тә булса ярдәм итә яки аның белән бергә бара» икән. Өстәвенә типтәрләрдән 200-400 ләп кеше ел саен шәһәр төзү эшләрендә эшләү өчен •Оренбургка җибәрелә. Өченче экспедиция—Оренбург отрядының җитәкчесе Иоганн-Летр Фапьк (1727— 1774) дигән галим. Ул Швециядә туып үсә, ботаника докторы һәм Петербургтагы ботаник бакча директоры була. Үз юл язмаларын ул үзе эшкәртми диярлек. Моңа Фалькның экспедиция вакытында сәламәтлеге какшап китү сәбәп була. Айы «эшләгән эшем бернигә дә ярамас, Фәннәр академиясен оятка калдырырмын» дигән бәйләнчек фикер эзәрлекли. Психикасы сау булмаса да, Фальк үзенең экспедиция эшләрен 1774 елга кадәр алып бара. 1774 елның мартында авыруы аны һәлакәткә этәрә— Фальк Казанда атылып үлә. Ул Казанда күмелә дә. Ә 1770 елны Фальк экспедициясенә ярдәмгә ИоганнГотлиб Георги җибәрелә, соңыннан Фальк көндәлекләрен шул эшкәртеп бастыра I Фальк отрядының маршруты нигездә Түбән Идел буе һәм Урал аша үтә. Хәер, экспедиция ахырында ул Урта Идел буенда да булып китә. Шуңа күрә ул туплаган материалларда татар халкы турында мәгълүматлар бик күп түгел. Анда Казан шәһәрендәге татар бистәләренә, андагы каралтыларга, кешеләрнең шөгыленә карата характеристика бик кызыклы. Шәһәр кешесе дип йөртелгән татарларның күпчелеге шәһәрдә түгел, ә шәһәр читендәге авылларда яши. Аларның төп кәсебе — сәүдә, бакчачылык. һөнәрчелек. Ул заманда Иске татар бистәсендә 162«уҗалык һәм агач мәчетләр урынына төзелгән ике таш мәчет, Яңа бистәдә 172 хуҗалык һәм шулай ук ике мәчет була. «Казандагы рус һәм татар байларының тире, сабын кайнату завод I Академик Фальк сәяхәте язмалары Император Фәннәр академиясе президенты үз тәкт. диме белән бастырып чыгара торгам гыйльми сәяхәтләрнең Тулы жыелмасы 6 нчы том СПб. ' И Г Георги России даүл»тсид- яшигяи бярлык ’ ■..икчпги ____вашкя ларында җитештерелгән сәхтиян. йомшак күн һәм сабын һәркайда үтемле товар булып исәпләнә». Дип яза Фальк Ул Оренбургта да була һәм Сегыйть бистлсенә сугылып үтә. Аның мәгълүматлары буенча, анда салым гүләп торучы 2160 кеше яшәгән, шулардай утызы — бохаралы булган «Бистә татарлары. дип яза галим, гади аек һәм пакъ тормыш алып бара» Ул аларның йорт җиһазын, төрле бизәнү әйберләрен, келәмнәр, кемеш һәм фарфор сааыт-саба яратуын сурәтли И. П Фальк юл язмалары материалларын эшкәрткән И. Г. Георги үзе дә XVIII йездә Россиядә яшәгән халыкларның этнографиясе буенча зур күләмле хезмәт авторы Бу китап күп еллык гыйльми экспедицияләргә һәм сәяхәтләргә йомгак ясый һәм аны зур кызыксыну белән көтеп апалар (аның XVIII йөз ахырына кадәр үи рус телендә өч басмасы чыгуны әйтү дә Җитә). Бу басманың икенче китабы «Татар кабиләсе халыклары турында» дип атала, анда Казан һәм Оренбург татарларына киң урый бирелгән Сүз башында Георги татар халкы тарихына күз ташлый, аның күп сайлы һәм Россиянең төрле губерналарына гаять таралып урнашкан булуын билгеләп үтә. 1779 елда Казан, Уфа, Пенза, Сембер һәм Пермь губерналарында ул ир-ат «внесенной булган 51044 татар һәм шулай ук 6686 керәшен татары яшәвен әйтеп үтә. Шәһәрләр турында язганда исә Казан һәм Оренбургтагы татар бистәләрен дә игътибардан читтә калдырмый, аларның ничек барлыкка килүен, шулай ук халкының кәсепшөгылен тасвирлый, Георги төрле халыкларның холык фигылен дә аңлатырга тырышып карый. Билгеле булганча, бу эшкә соңрак тотынган һәм мәгълүматы зуррак булган белгечләрнең дә мондый омтылышлары уңышлы төгәлләнгән дип әйтеп булмый, һәм, гомумән, халыкларга гомуми характеристика бирү мөмкинлеге үзе үк бәхәсле нәрсә, ләкин, шулай да, бу басмада татар халкына бирелгән характеристика шактый кызыклы: «алар шөһрәт сөючән, горур, акыл ягыннан артык аерылып тормыйлар, ялкау түгелләр, әмма ял итәргә дә яраталар, һәртөрле һөнәрне булдыралар, тәрбияләре һәм диннәре буенча... чиста, аек, сабыр һәм мәрхәмәтле» Георги да татарча кулъязмалар, аерым алганда һәр авылда да диярлек булган авыл тарих лары белән таныша. Галим үз хезмәтендә татар кешеләренең терле шөгыльләрен, укый-яза белергә омтылуларын, алардагы буйсыну һәм идарә тәртибен, каралтыларын һәм ей эчләренең бизәлешен, диннәрен һәм гадәтләрен, ашаган ризыкларын бик тәфсилләп сурәтли. Югарыда телгә алынган бу сәяхәтче галимнәрнең XVIII йеэдәге хезмәтләрә фән дә тирән эз калдыра Алар гаять зур территорияне биләгән империядә гомер кичерүче төрле халыкларның тормышына һәм көнкүрешенә игътибар иткән беренче кешеләр була. Бу тәҗрибә гаять уңышлы булып чыга, ченки әлеге галимнәрнең хезмәтләре һәм сәяхәт журналлары бүгенге көнгә кадәр фәнни әһәмиятен югалтмаган Тикшеренүчеләр хәзер дә бу авторларга зур ышаныч белән таяналар Фәннәр академиясе галимнәренең хезмәтләре соңгырак елларда бу мәсьәләне тагын да тирәнрәк өйрәнүләр өчен җирлек хәзерли һәм бу зшне 1804 елда ачылган. XIX йөздә Идел буе һәм Урал буе халыкларын ейронү үзәгенә әверелгән Казан университеты дәвам итте һәм итә