ДИМНЕҢ ҖЫРЧЫ ЕГЕТЕ
Башкортстанның җырларда җырланган, әкиятләрдә сөйләнгән гүзәл Дим буйларында, Салават батырның кылыч айкап дошманнарга каршы күтәрелгән җирендә, халык борынборыннан легендалар һәм дастаннар тудырган якта — Түбән Хаҗәт авылында 1912 елның 15 августында булачак шагыйрь Рәхим Саттар дөньяга килә. Аңа биш яшь тулганда Октябрь революциясе була. Халык ирекле һәм бәхетле тормышка атлый. Түбән Хаҗәт авылы кешеләре дә алпавыт җирләрен тартыл алалар. Әбдрәхим сигез яшендә укырга керә һәм беренче көннәрне үк узенең сәләтле укучы икәнен күрсәтә. Дүртенче класста укыганда инде ул шигырьләр яза башлый. Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури шигырьләрен күңелдән белә. Авылда төрле фаҗигале хәлләргә карата чыгарылган бәетләрнең дә авторы Әбдрәхим була. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач Рәхим Саттаров төрле эшләрдә эшли, Кызыл Армиядә хезмәт итә, ак финнәргә каршы сугышта катнаша. Аннан соң Казанга килә һәм «Кызыл яшьләр» газетасында җаваплы редактор урынбасары вазифасын башкара. Бу елларда аның әдәби иҗат эшчәнлеге активлаша. Ул шигырьләр, очерклар һәм мәкаләләр яза, рус һәм Европа классикларын тәрҗемә итә. Сәләтле яшь шагыйрьнең иҗади үсешен^ җентекләп күзәткән Муса Җәлил, Гадел Кутуй, Нур Баян, Абдулла Алиш киңәш биреп рецензияләр язалар. Бөек Ватан сугышы башлану белән, Рәхим Саттар үзе теләп фронтка китә. Десантчы булып фашистлар тылында җаваплы эаданиеләр үти. Көнбатыш фронтта барган каты сугышларның берсендә 1942 елның 27 маенда чолганышта кала һәм әсирлеккә эләгә. Смоленск, Борисов шәһәрләрендәге һәм Вустраудагы концлагерьларда михнәт-газап чигә. Вустрау лагеренда Абдулла Алиш белән очраша. «1942 елның азагында Берлин янындагы лагерьда шагыйрьләрдән Муса Җәлилне, Р Саттаровны («Кызыл яшьләр» газетасыннан) очраттым... (Р Саттар 1943 елның июнендә качты, аның язмышын( белмибез)». Бу җөмләләр язучы Абдулла Алишның фашистлар төрмәсеннән язган соңгы хатыннан. Әйе, патриот шагыйрь Рәхим Саттар фашизмга каршы көрәштә Муса Җәлилнең иң ышанычлы көрәштәше була. Ул концлагерьларда һәм «Идел-Урал» легионында гитлерчыларга каршы листовкалар язуда һәм аларны типографиядә бастыруда, хәрби әсирләр һәм легиончылар арасында таратуда зур активлык күрсәтә. Бу турыда элеккеге хәрби әсирләр болай сөйлиләр: «Идел-Урал» легионында татарча газета чыга иде. Бу газетада шагыйрь Рәхим Саттаров та эшләде. Ул газетада Туган илне яратырга, аңа хыянәт итмәскә, рус халкы белән дус яшәргә өндәп язган иде». Рәхим Саттаров концентрацион лагерьларда да, «Идел-Урал» легионы каршында чыга торган газета редакциясендә дә үзен батыр һәм кыю тоткан, фашистларга, Гитлер ялчылары — ак эмигрантларга җирәнеп караган. Фашистлар табанын ялаучы эмигрант, хыялда гына булган «ИделУрал» дәүләтенең «президенты» Шәфи Алмаз белән Рәхим Саттаров арасында ызгышлар чыккан. Шуның өчен Шәфи Алмаз гестапога язган доносында болай ди: «Алар газетада өч айдан артык эшлиләр, ләкин хәзергә кадәр большевизмга каршы бер генә про- пагандистик мәкалә дә язганнары юк. Аларның хәзергә кадәр бөтен эше татар халкының күренекле кешеләрнең биографияләрен һәм милли шагыйрьләрнең берничә шигырен күчереп язу һәм рус газеталарыннан аз әһәмиятле хәбәрләр тәрҗемә итү белән генә чикләнә. Безнең аларны актив эшкә кушарга һәм антибольшевистик мәкаләләр язарга дәртләндерүебез уңышка ирешмәде, хәтта ачыктан-ачык каршылык Б күрсәтүгә очрады..* «Бу каршылык күрсәтү,—дип девам ите Шәфи Алмаз,—легионер Саттаровтан башлама Газетаны ул, большевистик настроение белдерерлек үк булмаса да, һич югында большевизмга зыяҗ китермәслек итеп алып барырга омтыла Менә аның карашларын чагылдыра торган берничә мисал. Шушы елның мартымда большевиклар Кызыл Армиянең татар милләтеннән булган һәм немецларга әсирлеккә эләккән сугышчыларына, уртак Ватан дип атап, Россияне якларга чакырып мөрәҗәгать иттеләр (кызганычка каршы, бу хакта ми»у шушы арада гына укыдым). Бу әйдәмәде татар милли шагыйре Габдулла Тукайның русларның һәм татарларның бердәмлеген һәм язмыш уртаклыгын мактал җырлаган шигыре искә алына Нәкъ менә шул вакытта Саттаров «Идел-Урал» газетасы ечен үз мәкаләсен язды Ул анда рус һәм татар халыкларының бердәмлеге һәм уртак мәнфәгатьләре турында шул ук идеяне әйтте һәм бу шигырьне сүзгә-сүз калдырды Саттаровның большевикларча эчтәлекле мәкаләсен мин кире кактым һәм мәкалә «Идел-Урал* газетасында чыкмады* 1 Соңыннан Рәхим Саттаровны редакциядән чыгаралар, хөкемгә тарту эчен кулга алырга тиеш булалар Ул, җәлилчеләрдән махсус задание алып, лагерьдан кача.. Рәхим Саттарның фашизм оясында — тоткынлыкта язган шигырьләре бар Бу шигырьләр (кайберләре геиәдер бәлки?!) кулдаи-кулга күчеп, бик күп илләр гизеп, иуркыныч һәм кыен юлларны үтеп Ватаныбызга кайтып җитә алды Аларда патрмот- шагыйрьнең кайнар йөрәк хисләре, соңгы сулышта да Ватан-анага турылыклы булуы ачын күренә; Дошман белсен мнием күкрәгемдә Нинди ачу, нәфрәт ятканын. Мин сизәмен шушы Нәфрәтемнең Нәфис булып чәчәк эткаиын„ «Әнкәм*, «Әнкәмә хат», «Рухым гали» шигырьләрендә дә Рәхим Саттар халкы, иле өчен утларга керүен, дошман тозагында калса да иләнә хыянәт итмәвен, соңгы тамчы канына кадәр фашистларга каршы көрәшәчәген белдерә Әнисенә мерәҗәгать итеп, шагыйрь болай ди Бәлки син дә хәсрәт чигәсеңдер. Сатылган, дип, улым дошманга... Юк хәбәргә һич тә ышанма! Дәрес түгеп, ялган хәбәр уя. Балаңа бер иманыңда бул! Сиңа биргән изге антында, Туган илнең ирке хакына Биргән антын бозмас халкына! Батыр шагыйрь Муса Җәлил кебек. Рәхим Саттар да гитлерчыларны гаепләп, алар- «иң «и«ра« йа.л.рл. фаш «.ал. үл.и.а. штиралар »" «««>■ •• «л. Ь.» .лл.ии.щ >,« эш. ....................... ......... .... Б, а«..« .оглиллаап. ..илг.» -Хлл.иөчен* шигырендә ачык күренә Ләкин син бел һәр сулышым. Барлык кечем Синең өчем. Туган илем. Сииең өчен! Н.-.ң җлңуд. Д— ««•" М- -БРл.им с.тт.римң ра алаша бар Шуңа «үр, баа «.«.«аш аша п.л..« .««a а«и .ара