Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР ХИКӘЯ ПОЭТИКАСЫ

Әмирхан Еникиның хикәяләү алымы бик үзенчәлекле: язучы нинди дә булса үзәк геройны тотып ала да, аның тормышындагы үзгәрешләргә игътибар итә-итә, матур әдәбиятка хас әдәби алымнар белән үз күңелендәге йөгәнсез дәртне тыштан яшерә-яшерә, тын гына, моң гына көйли. Прозасының шагыйренә үз ритмы бар. Нинди генә темага мөрәҗәгать итсә дә, әсәрләрендә бер төрле эчке мәгънә яңгырый. Бу — гүяки, дөреслек белән ялганның, матурлык белән ямьсезлекнең, картлык белән яшьлекнең беркайчан да тәңгәл килмәвен ас- социацияләү, шуны тәэсирле итеп хикәяләү. Сугыш темасына багышлап язылган «Ялгыз каз» хикәясендә дә бу мәгънә эчке бер җеп булып сузыла. Хикәядәге ялгыз ана каз — корыган, яндырылган җирдә тереклекнең сакланып калуын күрсәткән символик образ. Берничә әсәрдә (тагын «Мәк чәчәге»нең дә фикере шуңа якын) бертөрле идеяне ачарга нәрсә мәҗбүр иткән соң язучыны? Ә. Еники үзе бу сорауга түбәндәгечә җавап бирә: «...Утлы җәһәннәмнән соң яңадан тыныч тормыш алып кергән солдатлар тирәсенә адашкан хайваннар — этләр, колыннар, кәҗә, кош-кортлар ияләшә иде. Шулай бер авылга кергәч, безнең ротага да ялгыз ана каз килеп ияләште. Әсәрдә уйлап чыгарган бернәрсә дә юк. Вакыйгалар да, персонажлар да минем үз күзәтүләремнән чыгып тасвирланган». Ялгыз казның төп образ булуы хикәянең кыйммәтен һич тә киметми. Чөнки каз әсәрдә кеше кебек уйлый, моңлана, шатлана. Әсәрдәге башка персонажларның һәм авторның да уй-тойгылары нигездә шул казга бәйләп яисә аның аша бирелә Бу — кешеләштергән образ. Әсәр болай башланып китә: «Немецлардан азат ителгән бер авылда бер каз күрдек. Гаҗәпләнмәгез, тере каз иде. Башы соры, муены белән түше ак, канатлары янә соры — безнеңчә ала каз була. Җитмәсә үзе ана каз икән. Әгер безнең солдатлар Калинин урманнарында тәвә кошын очратсалар бу кадәр гаҗәпләнмәсләр иде» . Язучы риторик эндәш («Гаҗәпләнмәгез, тере каз иде») белән укучыга мөрәҗәгать итеп, анда гаҗәпләнү тойгысын тагын да көчәйтү өчен, гипербола да (тәвә кошы) куллана. «Җитмәсә ана каз икән». Бусы инде аның буын үрчетүче, нәсел калдыручы, димәк, тереклекне дәвам итүче булуын ассызыклау. Күп нокталар куеп һәм «икән» ярдәмче фигыле белән ритмлы сузылган бу җөмләгә тагын эмоциональ төсмер дә өстәлә. «Рәсәй казы немец илбасарларының ач аппетитларын котырткан майлы калҗа булды. Әйтерсең, казлар өстенә үләт явы килде»... Әйе, автор «үләт явы», ди,— үлем генә түгел, фашизм тереклекне әнә нинди газаплы юл белән буган. Укучы күз алдына тетрәндергеч трагик картина килеп баса. Көчле антитезага корылган фраза котырынган фашистларның Рәсәйдәге майлы калҗага ташлануларын күрсәткән үтергеч сатира да булып яңгырый. Үләт бөтен «Рәсәй» җиренә килә. Татар теле калыпларына салынып әйтелгән бу сүз—фашизмның бар халыклар байлыгын корытучы булуына ишарә «Бердәнбер ала каз безнең солдатларда зур кызыксыну тудырды һәркем аз гына булса да тукталып, аңа сокланып карый торган иде Олырак яшьтәге солдатлар исә, аның тирәсенә җыелып, тыныч тормыш турындагы истәлекләрен бер-берсенә сөйләргә яраталар иде». Бер-бер артлы килгән бу җөмләләрдә «дә» һәм «иде» ярдәмче фигыле кулланып, язучы вакыйганың үткән булуына ярыммоңсулык белен Ә «шаре «сый. Ленин солдатларга шул кадәр ияләшкән каз — «соңра ул кинәт безне ташлады, безне онытты, китте бездән». Ташлашу, оныту,— укучы бу сүзләрне моң. кайгы сибүче сүз буларак кабул итәрге өйрәнгән һәм язучы бу мегьнегә кат-кат басым ясый. «Ничек булды соң бу?» — риторик сорау белән мөрәҗәгать ител, автор укучыны тагыи кызыксыну катыш гаҗәпләндергән вакыйгалар зченә алып кереп ките ♦ Вакыйгалар әсәр башында тыныч кына хикәяләнә, барлык җан иясенең дә үз 3 лары, семьясы барлыгы күрсәтелә һәм шунда «Йортта бары ала каз гына кала» — < дигән үзәк өзгеч фраза килеп керә. Ялгызы калган каз, көне буе нишләргә белми- 2 чә «нәрсәдер көткәндәй, озак кына каранып тора». Фигыль составында «дәй» ку- т шымчасы кертеп каз ялгызлыгы укучы йөрәге тоярлык итеп ассыэымлана һәм ° җөмләгә музыкаль аһәң өстәлә. Автор кайбер сүзләргә фонетик үзгәреш тә кертеп в (чөкердәшеп — чүкердәшеп) җөмләне җанландырып җибәрә. * Хикәядә йорт хайваннары төрле күзлектән чыгып, төрле максатны бөлдерү өчен * сурәтләнә. Әтәч горурлыгы «кып-кызыл мәһабәт әтәч» дип, комик пландарак күрсә- °- телә. Җөмләдә музыкальлек саклансын өчен, җан ияләре эпитетлар белән де күрв сетелә (ак кәҗә, кызыл әтәч, ала каз). ф бичара казның ялгызлыктан эче пошу бер дә гаҗәп түгел. Чөнки тирә-якта туй < бара — табигать туе. Әнә «җир өсте көннән-кен үсә, куера барган яшь үлән белән ~ түшәлде һәм кояшка карал йөзләрен ачкан хуш исле нәфис чәчәкләр белән бизәл- ~ де. Ул чәчәкләргә билен буган, аякларына сары итекләр кигән «шь кияүләр төсле, уттай чая бал кортлары килеп кундылар.. Ак. сары, кыэыл-чуар купшы күбәләкләр. ■* туй вакытында яшь килен тирәсендә куштанланып йөргән кызлар шикелле, бал кор- п ты белән кавышкан чәчәк әйләнәсендә уйнаклап-талпынып очалар Сылу сыерчыклар, X назлы сандугачлар, иркә кәккүкләр, туйга чакырылган җырчылар кебек, су буенда- 2 гы куе тирәлекләрдә туктаусыз сайрап торалар Җитез сабан тургайлары, такмаклап .->> биюче егетләр сыман, нурлы һавадан төшмичә, сайрый-сайрый. сызгыра-сызгыра & җилпенәләр» Әсәрдәге тасвирларның һәркайсы гаҗәеп күркәм поэзия, һәркайсы — җыйнак, 2 төгәлләнгән бер шигырь. Язучы оста чагыштырулар, гади һәм катлаулы эпитетлар л (дертле кояш кытыклап уянды, табигать тирләп көлеп күзен ачты) кулланып, оста рәссам буларак, тереклек белән табигатьнең үсүен һәм яшәрүен бетен бер сурәт итеп күз алдына китерә. Бу суз сурәтләр бер-берсен үзара тулыландыралар, шагыйренә ритм белән, матур, бәхетле тормышның башлануын күрсәтелер «Үзләренең гаиләсе ишле булуларына шатланып, Машаның карт кәҗесе де «тапкач баланың шундыен табарга кирәк!» дигәндәй, горурлы мактану белен деньяга карый, тик масаеп сакалын гына сыйпап куймый». Шул рәвешчә укучы күз алдына туып, яшәреп килүче яңа тормыш килеп баса Мелодиянең борылышы кебек, менә шул матурлыкны, тулы тормышны ала казның ялгызлыгы алмаштыра Башкаларның бәхетле яшәүләрен, үзенең шундый аяныч хелен сизгән казның >че пошмыймы соң? Укучы күңелен сыкратып, үзәк еэгеч җемле яңадан кабатлана Риторик сорау бу аянычлыкны тагын да көчәйтә тешә. Автор «һичшиксез эче пошадыр. йөрәге яна торгандыр» дип, халык иҗатында еш очрый торган эпитетлар куллана, раслау алмашлыгы белен фикерен куөтлеп, икенче терле уйламаслык ител тә куя. «Шуңа аның эче поша. Ул ялгызлыктан аптырап сейленә. дәртсез тавыш белен, муенын җыерып, мескен булып сөйләнә» Югары стиль алымы — эпифора кулланыл язылган бу җемле укучыны ялгыз казның «эчке деньясы»на алып кере һәм образ тагын да җанландырыла Авылга сугышчылар килеп керүен, урамнарның җанланып китүен ялгыз каз менә болайрак күзегә: «Ленин никадәр сак һем җитди каранмасын, бу солдатлар кырык беренче елның җеөндә авылга кинәт» «хальц. еальц, һау. һау» дип ямьсез, ят тавышлар белән кычкырып шаулап килеп кергеи. муеннарына элгән кара саплы автоматларыннан тиктомалга уңга-сулга пуля сиптергән, кызарып бүртенгән чырайлы, акайган күзлә солдатларга һич тә охшамыйлар иде» Язучы бөр тын ала да. шул тын эчәнде терле суретлеү чараларына басым ясап, фашист солдатының хәрәкәте, портреты аша. үтергеч сатира белен фашизмга хәс булган бетен сыйфатларны тасвирлап бирә Каз да «йерәк гәбендә тынычлык тоя. гүя ул кемнең кем булуын сизенә иде» Игътибар итик: йөрәгендә түгел, ә «йөрәк төбендә» — димәк, нык, ышанычлы тынычлык. Тоя. сизенә — ике төрле фигыль формасы бер-берсенә синоним булып киләләр. Повар Иван әсәргә икенчел дәрәҗә образ булып (беренчел дәрәҗәдәге — Маша) килеп керә. «Менә ул — киң, таза гәүдәле, янып торган шома битле — ак калпак, ак алъяпкычтан җитез атлап килеп керде» Менә ул — бу сүз-тезмө казның алдан ук бу кешене көткәнен белдерә Иван аңа, үз итеп, «Исәнме, иркәм»,— дип эндәшә. «Повар, кулларын бутап, казның муеныннан эләктерергә тырыша, ләкин аның муены елан җитезлеге белән боргалана, бер озыная, бер кыскара, поварның әле бер ботыннан, әле икенче ботыннан эләктереп, борып ала» Сөйләмне җанландыру өчен җөмләдә борып ала («тешләп ала» түгел) фигыле кулланыла. Каздагы мимик хәрәкәтләр аеруча үзенчәлекле чагыштыру белән (елан җитезлегендәге муен) оста итеп тасвирлана һәм «каз салмак кына ава-түнә атлап, сүзсез генә кайта» дип. күз алдына җанлы картина бастырыла. Ләкин көннәрдән бер көнне каз поварга иярмәде. «Повар аны чакырып карады, бераз үпкәләп, шелтәләп тә алды, ләкин каз аның сүзләренә һич колак салмады, ул ни өчендер тын һәм уйчан иде». Менә шул җөмлә ярдәмендә, казның моңлануы аша көтелмәгән вакыйгага ишарә ясала, укучыны кызыксындырган каз тормышында яңа үзгәрешләр башлана. Казның юклыгына аптыраган солдатлар да «Иван, озын муенлы ярдәмчең кай. да?»—дип сорыйлар. Казның Иваннан аерылуына сәбәп тавык астында чыккан бәпкәләр икән. Укучыда эмоциональ тәэсир кузгату өчен тавык образы комик планда килеп керә («берәүнең «кор-кор» диюе ишетелде») «Бу күренештән ала каз тәмам таңга калды. Ул бәпкәләренә карап бөтен барлыгы белән йотылган, һич айный алмаслык булып сихерләнгән иде. Бичараның йөрәгендә бу могҗизалы күренештән нинди хисләр уянды икән? Ничек итеп, нинди тавыш, нинди хәрәкәт белән ул аны белгертә алсын! Әгәр каз кеше кебек булса иде, һичшиксез, бу минутта аның ике күзеннән сөенеч яшьләре мөлдерәп агып киткән булыр иде». Язучы фигыльләрнең берсеннән-берсе матуррак синонимик төрләренә, риторик сорауларга, эндәшләргә мөрәҗәгать итеп, укучыда тирән тойгы уята Аның күзаллавы белән ана казның уйлары бергә үрелә һәм, җанлы образ булып, укучы күз алдына килеп баса. Ә сюжет төенләнешен каз үзе чишеп җибәрә, ул, булдыксыз ана кулыннан бәпкәләрне тартыл алып, су буена китә. «...Машаның чакыруын колагына да элми икән, бары тик су эченнән сап-сары булып күренгән сыңар тәпиен генә селтәп куя». Биредә инде казның горурлыгы югары дәрәҗәдә күрсәтелгән. «Табигатьнең кечкенә бер хатасы төзәлгән кебек булды», Язучы өнә шулай фикерне төгәлләп тә куя. Ә менә хикәянең соңгы өлеше: «Аяк тавышлары тына, урам янә көмеш нурлы тынлыкка чума, һәм каз тавышлары үтеп китүчене азат ителгән авылда яңадан туып килгән тормышның җанлы сулышы, куанычлы авазы кебек озатып кала» Бер-берсен тулыландырып килгән һәм бер-берсенә эмоциональ төсмер биргән терле сурәтләү чаралары тулы бер музыкаль яңгырашка ия булып, әсәрне йомгаклап куялар. Шул рәвешле Әмирхан Еники прозасы, гомумән дә, шигъри әсәргә, музыкаль әсәргә якыная төсле. Бу сыйфат аның бүтән хикәяләрендә тагын да үстерелә, көчәйтелә.