ҮЗ ЙӨЗЕН САКЛАП
Казакъ язма әдәбиятына нигез салучы Абайның исеме инде күптән милли чикләрне атлап узды һәм дөньяның төрле тарафларында танылды, әсәрләре дистәләгән телләргә тәрҗемә ителде. Югары социаль катлам вәкиле Конан- бай гаиләсендә тууына һәм үзе дә күпмедер вакыт волость башлыгы хезмәтен башкаруына карамастан, шагыйрь яшьтән үк гади халыкка тартыла, наданлык һәм җә- бер-изүләргә каршы көрәшә башлый Аның шигъри таланты искергән гореф-гадәтләрне. зарарлы дини кануннарны фаш итә, хатын-кыз иреген бууга протест белдерә, комсыз байларны, ришвәт сөюче икейөзле түрәләрне камчылый. Шагыйрьнең волость башлыгы Көлембай исеменнән язган: Көчлеләрем сүз әйтсә. Баш изим чебен кугандай. Ярлы сүзен җик күрем. Күңелем кабул кылаалмый, — кебек юлларында турыдан-туры сыйнфый тигезсезлек фаш ителә. Абай һәрвакыт хезмәт ияләрен мәхәббәт белән сурәтли, аларның бәхетен эштә һәм белем алуда күрә. Иҗаты һәм халыкны кайгыртуы белән ул әзербайҗанның Ахундовы, грузинның Чачавадзесе. әрмәннең Абовя- ны, безнең Тукаебыз шикелле атаклы демократ язучылар һәм җәмәгать эшлекле- ләре сафына баса. Казагыстанның үз иреге белән Россиягә кушылуына 250 ел тулу тантаналары алдыннан, шушы бердәмлеккә чын күңелдән бирелеп хезмәт иткән зирәк фикер иясе, кыю җәмәгать эшлеклесе Абай белән тагын да киңрәк кызыксынуыбыз табигый. Бу ихтыяҗны канәгатьләндерү һәм әдәбиятларыбыз багланышын ныгыту йөзен нән Татарстан китап нәшрияте укучылары- бызга тәкъдим иткән күләмле җыентык бик вакытлы һәм күркәм бүләк булды. Дөрес. Абай әсәрләре элек тә татар телендә басылды — вакытлы матбуатта, җыентыкларда дөнья күрде. 1947 елда исә аерым китап итеп тә чыгарылды. Әмма га- зетажурналларда һәм нәни генә китапта бирелгән ул тәрҗемәләр бөек шагыйрь иҗатын тулы һәм дөрес күзаллау ягыннан да, халыкларыбыз арасындагы дуслыкны тиешенчә үстерү җәһәтеннән дә безне канәгатьләндерми иде Бигрәк тә казакъ кардәшләребез татар әдәбиятын даими һәм күпләп чыгарган вакытта. (Алар Тукай әсәр- парен гена инде алты мәртәбә китап итеп бастырдылар: балаларга сурәтләр белән бизәп, олыларга күләмле сайланмалар рәвешендә җыйнап. Тагын аерым басма итеп, аннары Сәгъди. Шиллер, Петефи, Мицкеаичләрие эченә алган «Боек шагыйрьләр китапханәсе» сериясенә кертеп ) Абай — казакъ әдәбиятында әле бүген дә кондәше күренмәгән шигырь остасы. Ул милли шигъриятне яңа эчтәлек белән генә түгел, яңа формалар белән дә баета Ка- эакъ әдәбиятына алты һем сигез юллыкларны беренче мәртәбә Абай кертә. Шагыйрь үз әсәрләренең үлчәме тоэоклеге- ие, музыкаль яңгыравына нык игътибар итә, бай зчке рифмалар барлыкка китерә. Казакъ телендә инверсия до беэдегогә караганда активрак һәм күл баскычлырак Абай моңа аеруча оста Менә шунлыктан, телләр үзара якын булса да, бай һәм нәфис ритм-рифмалар файдаланыл, югары шигърият үрнәкләре тудыра алган Абайны татарча лаеклы тосте яңгырату тәрҗемәчеләр очеи бер до ансат эш түгел. . Шунысы күңелле, китаптагы тәрҗемәләрнең барысы да теп иесхедән эшләнгәннәр Мехмүт Максуд, Әхмәт Исхак, Нури Арс- лановлар бу елкәде мул тәҗрибә туплаган кешеләр Нури Арсланов һем Мәхмүт Хосеен үзләре дә Каэагыстанда туып үскәннәр. кардәш халыкның телен, моңын ана сете белән диярлек сеңдергәннәр Башкалар да тугандаш республикада булып, дала тормышы, казакъ әдәбияты белән күптән танышлар Мии язмыймын җырларымны ирмәк эчен — Юк-бар әкият-фелән сейләп бирмек эчен. Язам күңеле уяу. сизгер, теле йогәрек Чичеи яшьләргә фәкать бер үрнәк очеи. Хәйләсез, козгедәй саф күзләр кара. Баккан саен йерәккә ялкын сала. Ак тәнле, ачык йезле. энҗе тешле... Очрадымы сиңа шундый бер кыэ бала! •Мин язмыймын җырларымны ирмәк эчен». «Аркасында беләктәй кара толым» шигырьләреннән китерелгән югарыдагы озеклер татарча яңгырау белән бергә Абайның уйлау хасияте, рухи халото. сурот «кою» үзәнчелеге саклануга да мисал Оригинальгә тиң мондый нәфис, оста тәрҗемәләрне Нури Арсланоэ байтак эшлеген «Киң илем, каэагымой жойран йортым». «Нинди үкенеч күп гомерләр китчын-чыннан канәгатьләнү хисе кичерәсең. Аларда мәгънә тегел сакланган, ритм- рифма һәм моң да колакка ятышлы, авторның стиле дә боэылма'ан Бу урында әлкән шагыйрьләребез уртак хәзинәбезгә кергән, әмма соңгы чорда бездә сирәгрәк кулланыла башлаган кайбер терки сүзләрне кире әдәби телебезгә кайтаруын дә әйтеп китәргә кирәк Акылсыз би булмас. Шәүлесез ой булмас. Йерәге сәп-свлкыи Кешедә ми булмас. ■Егет сүзе». «Күземнең карасы» шигырьләреннән китерелгән югарыдагы мисаллар Мехмүт Максуд тәрҗемәләренең дә оригинальгә тиңлеген раслый ала «Кыз сүзе». «Бай бик саран». «Үлсәм, миңа салкын гүр тыгыз булыр» әсәрләре дә рәхәтләнеп кабул ителә Мондый уңышлы юллар башка тәрҗемәчеләр эшендә дә җитәрлек табыла Бу урында, мәсәлән. Мәхмүт Хесоен әйләндергән - Абдрахман авырып ятканда» шигырен дә Абай иҗатының татарча матур яңгырашы итеп билгеләп узасы килә Без сине кетебез Иртәи дә. кичен дә Сим газиз, сни якын Барыбыз очеи до! йомшак юморы күңелне били, гүя татар шагыйре иҗат иткәнмени, аңлап, якын күреп укыйбыз.' Абайның прозасын җыентыкны тезүче Лирон Хәмидуллин татарчалаштырган. Ул әсәрләрнең берничә редакциясен, шул исәптән, русча басмаларын да күздән кичергән, авторның хикмәтле сүзенә аваздаш татар мәкальләрен, әйтемнәрен дә яңадан карап чыккан. Үзенчәлекле фикер иясенең тапкыр сүзләрен, йөгрек уйларын гөп нөсхәдәгечә бирер-ә тырыша һәм шактый уңышка ирешә. Әлбәттә, тәрҗемәне тагы да яхшыртасы җирләр бар әле. Төгәлрәк, шигъри прозаны оригинальгә якынрак һәм, бигрәк тә, автор стилен саклабрак тәрҗемә итү, сүзне бәрәкәтле куллану җәһәтеннән Л. Хәмидуллин тарафыннан барысы да эшләнгән дип әйтеп булмый. Әмма, шул ук вакытта, күп яшәгән ил агасының гыйбрәтле тормыш тәҗрибәсе, дөньяга карашы, белеме һәм әхлакый төшенчәләре чагылган Абай прозасы татар укучысына барып җитәрлек итеп һәм аның уйларына азык, хыялына җим, тойгыларына тәм бирерлек дәрәҗәдә тәкъдим ителгән. «Абайның шигъри мирасына өстәп прозасы бирә торган, һәр заманда бәһасе җуелмый торган бер зур кыйммәтле хәзинә бар,— ди Мохтар Әүэзов.— Ул — Абайның шушы прозаны язган теле. Шигырьләрендә үзенең барлык матурлыгы, яңалыгы, осталыгы буенча казакъ теленең сыйфатын әдәби тел дәрәҗәсенә күтәргән олы тарихи хезмәте нинди булса, прозасының теле белән дә Абай шушындый ук хезмәтне безнең мәдәният тарихыбызга мул сеңдерде». Хәзер татар укучысына да мәшһүр казакъ язучысының әнә шул мускуллы, җыйнак, сыгылмалы, образлы теленең куәтен чәчмә әсәрләр аша да тоярга мөмкинлек туды. Туган телебезгә хәзер инде байтак классик шагыйрьләр тәрҗемә ителде. Пушкин, Руставели, Нәваи, Мәхтүмколый, Шевченко. Туктагол һ. б.. Болар — рус һәм дөнья әдәбияты осталары. Туган телебездә икенче тормыш тапкан менә шул әдәбият җәүһәрләре сафына куеп карасак, Абайның яңа томы чын мәгънәсендә куандыра. Шагыйрьне барлыкка китергән халыкның хәяте, иксез-чиксез дала табигате, төсләр балкышы, теленең кабатланмас бизәкләре һәм «хуш-исе» саклану һәм аны түкмичәчми. уңдырмый, суытмый татар укучысына китереп җиткерү ягыннан да, киң иле. казегы-әй, хәйран йорты» өчен йөр» ге ачыргаланган, аның шатлыгына куанып, кайгысына хәсрәтләнеп яшәгән олы җанлт Абайны бөтен барлыгы белән күз алдыбызга бастыра алуы җәһәтеннән дә бу китап тәрҗемә сәнгатебезнең җитди казанышы Китапны ябып куяр алдыннан тагын бер мәртәбә ике тугандаш халыкның күптәнге үзара багланышлары турында уйланасың Абай тормышы үзе генә дә моңа бик матур мисал була ала Абай Семипалатинские» Әхмәт Риза мәдрәсәсендә өч ел буе татар мөгаллиме Габделҗәббардан белем ала һәм бу — шагыйрьнең үз гомерендә укыган бердәнбер уку йорты. Туган авылында ул тагын якташларыбыз Габитхан, Мөхәммәткәрим һәм аның улы Мәхмүт белән дуслаша, алардан гыйлем ала, җөмләдән, татар теле һәм әдәбиятын да өйрәнә Менә шушы кешеләр аның әсәрләрен язып алып, киләсе буыннарга тапшыруда күренекле роль уйныйлар. Акынның беренче җыентыгын 1909 елда Петербур-та, икенчесен Октябрь революциясеннән соң Казанда татар нәширләре бастыра. Абай көйләренең иң яхшы язмаларын якташыбыз Латыйф Хәми- ди халыктан теркәп ала, соңыннан ул Ә. Җобанов белән бергәләп беренче казакъ милли операсы «Абай»ны иҗат итә Икенче якташыбыз — СССР халык артисты Ришат Абдуллин гомере буе Абай үләңнәрен җырлый һәм югарыда телгә алынган операда Абай образын гәүдәләндерә М. Әүэзовның «Абай» романына беренче сурәтләрне дә танылган рәссамыбыз Бакый Урманче иҗат итә. алар татар телендә ике мәртәбә басылып чыга, һәм менә хәзер. СССРның 60 еллыгы алдыннан. Абай әсәрләре туган телебездә яңадан дөнья күрде Аңа М. Горький һәм Г Тукай исемендә'е Дәүләт премияләре лауреаты Сибгат Хәким кереш сүз язган, Надыйр Әлмиев пөхтә, зәвыкълы итеп авторның портретын ясаган, җыентыкның тышлыгын бизәгән Тәрҗемәчеләребез һәм китап нәшриятыбызның уртак тырышлыгы белән барлыкка килгән бу китапны мәшһүр казакъ шагыйре иҗатын меңләгән укучыларыбызга танытуда уңышлы адым дип, тугандаш халыкларның дуслыгын һәм хезмәттәшлеген үстерүгә кертелгән күркәм өлеш итеп, баг- ланышларыбызның логик дәаамы һәм җимешле нәтиҗәсе итеп санарга тиешбез