Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨСЛӘР ҺӘМ КЕШЕЛӘР

Гаффарның яңа китабы дөнья күрде. «Егерме икая тупланган» дигән җыентык яшь язучы укучыга егерме очрашу вәгъдә итә. Ә Гаффар күренешнең күзгә кинәт кенә чалынмый торган якларын, хасиятләрен, сурәтның нечкә нәкышләрен күрергә теләүчеләрне тәпкенәеп карарга чакыра. Ул ашыккан җиреңнән туктатып, әйләнә-тирәдәге тормышның күптөрле бизәкләренә күз салырга, уйланырга өнди.

«Ак каен дегете», «Кояшның салкын чагы», «Пәрәвезле күзнең бер чите», «Ләкләк», «Бер йотым су» — бу исемнәр очраклы сайланмаган. Алар автор прозасының тышкы билгеләре. Җыентык язучының иң яхшы хикәяләреннән берсе — «Әҗәл» белән ачыла. Дәрес, бу яңа хикәя түгел — моннан элек тә җыентыкка кертелгән иде. Әмма әсәр яңадан эшкәртелгән, яхшыртылган, шигъри сурәтләр һәм буяулар куертылган.

Андагы козгын сурәте үзе генә дә ничә тора! Мәрьям әбинең тешенә килеп кергән ач козгын, әлбәттә, фаҗигале тәннең беренче хәбәрчесе буларак төсмерләнә. Каурыйлары тузгып беткән шул козгын каралтыдан каралтыга, баганадан баганага тупылдап, кирпеч морҗасына килеп утыра. Ә карчык яшел чирәмле ишегалдында тавык-чебет ашатып йөри икән. Козгын, кан баскан ач күзләре белән ялварып, аннан ашарга тели. Суга чылаткан арыш ипие кисеге ыргыткач, алмый — «Агы кирәк», — дип кычкыра. Аннары тавыш тынсыз гына күзгәлә, телсез караңгылык чукырына кереп югала.

Бу шомлы сурәт ни эчен кирәк булган? Шунысын онытмыйк — хикәядә сугышта үлеп калган улы хәсрәтен кичерүче Мәрьям әби тормышының соңгы бер көне тасвирлана. Әлеге шомлы сурәттә моңа ишарә бар, әмма шуннан артыгы юк. Әсәрдә ачы үлем хәсрәтеннән тыш, кешеләр алдында йөз аклыгын саклау, изгелек, сафлыкның бер буыннан икенчесенә түгелми-чәчелми күчүе идеяләре дә ачык билгеләнгән. Бәлки, шулар бу хикәягә яңа сафлык, күтәренкелек, оптимизм өстиләрдер.

Мәрьям әби ияге юлда — кешеләргә икмәк күтәреп барганда — үлә. Әйләнә-тирәдә яз шатлыгы, табигать уяну матурлыгы, шат күңелле яшьләр. Яшь язучының геройлары гомерләренең иң кискен мизгелләре янына бүгенге хәлләрен куеп, үз вөҗданнары каршында сыналалар. Күп очракта Ватан сугышы көннәре искә төшерелә.

Карт артист Хәмзә Уразаев өчен дә шулай («Җан тынычлыгы»). Башкалар өчен тырышып йөргән, авылга сирәк килгән театрны күрә алмаган шофёр егет аңа бик кызганыч булып тоела. Фронтта концерттан соң кайтып барганда, ерганакка төшеп, машиналары баткач, аларга бер татар егете булышкан икән. «Әллә кайта бу туган ягына, әллә юкмы дип, шул егеткә берничә җыр җырлап күрсәткәннәр, хәтта биегәннәр иде. Ул чакта Уразаев дөньяда шул егетнеке кебек шатлыктан яшьләнгән күзләр күрер өчен генә булса да яшәргә кирәк», — дип, үз хәтерендә шокерләнеп горурланган. Ул күзләрнең дымлы зәңгәрлеген гомер буе хәтерендә йөрткән. Хәзер шундый вакыйга тыныч шартларда кабатлана. Бүгенге концертның фидакарь хезмәте — ул да батырлык түгелме ни?

Карт артист безгә бик мөлаем һәм сөйкемле булып тоела. «Хәмзә Уразаевның колак сөяге тирәсендәге ярчык бизәкләвен искә алмаганда, бөтен тәне, җаны тыныч иде. Беренче бүлектән соң пәрдә ябылгач, аның йөрәген кайнарлатып, залда күпмедер көчле кул чаву ишетелде. Әйтерсең, күк өстеннән кыр үрдәкләре котүе күтәрелде дә еракка очып китте». Кинәт туган алкышлар һәм дәррәү оркеп күтәрелгән кыр үрдәкләре — Ә. Гаффарның кечкенә, ләкин тәэсирле ачышы!

Ә. Гаффар прозасын «тесле проза» дип атыйсы килә. «Иңкүлеккә селкенүче ак томан иңгән. Табигать күзләре генә калган тынлыкка баткан. Ара-тирә ут чәчәкләре чәчеп, учакта коры ботаклар шартлый. Әсфән рюкзактагы җиде кызыл алмалар арасыннан иң йомшагын сайлап, әчкелтәм тәм белән ашый. Хәдичәнең алга сузылган учлы тебенә ойланып-бейлап алтынсу-кызгылт ерәңге чәчәге төшә» («Кояшның салкын чагы»). Хикәяне укыганда, гүя үзең дә шул көзге табигать кочагына, аның тәмнәренә, төсләренә сокланып, шул ике кешенең берсе хәлендә каласың. Әмма кайсысы? Кайсысы булса да ярыймы? Юк икән, берсен сайламый булмый.

Көзге күктән казлар, торналар агыла. «Әсфәнне ау дәрте биләп алды. Мушкадан казлар якынлашып, дәвам итә. Алар томшыклары һәм канатлары белән иркәләнә, сөйләшәләр. Кешеләр шикелле сөйләшәләрдер әле. Кем белә? "Матурлар!", — дип сокланды Әсфән. — "Горурлар!" Әсфән мылтыгын Хәдичә белән ике арага төшерде: — "Кул бармый. Җәя!" Бу нинди әкәмәт тәгә дигән кебек, Хәдичә Әсфәнгә карады. Шунда ук кыр казы атып төшә. Җирдә тыпырчынган иптәшен чакырмакыча әйләнеп, ыңгырашуга охшаш тавыш белән очып китте. — "Менә ничек аталар аны, Әсфән! Мылтыгың шәп ата!"» Соңгы фразада кәкрею катнаш тантана ишетелә. Язучы каләменең бер-ике хәрәкәте белән образдан симпатия пәрдәсе алына.

Табигатьне сөю билгесе тагын бер тапкыр кешенең әхлак сыйфатларын үлчәү чарасы буларак кулланыла. «Әсфән эскәрт янына җиткәч, казның инде суып башлаган гәүдәсенә иелде: — Гафу ит, кыр казы. "Мылтыгың шәп ата, мылтыгың шәп ата"... Әсфән борылды да читкә, әле генә каз очып киткән, инде җирне әз җылыткан кояш ягына атлады. "Кояшның да, кешеләрнең дә салкын чагы бар". Хикәя катлаулы сурәт белән тәмамлана: «Әсфән, тынычланырга теләп, болыт тауларына карады. Алар Хәдичәнең йөзе кебек ачык, якты. Аның болытларга кагыласы килде, ләкин алар ерак иде».

Олы җанлы классикларыбыз — Галимҗан Ибраһимов, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники — пейзаж традицияләре яшь язучы иҗатында эшкәртелеп, яңа форма, яңа рәвешләргә керә. Шулай да Ә. Гаффарның үз тапкан ачышлары да аз түгел. Яңага омтылу, үзенчә әйтергә тырышу — бүгенге көндә Ә. Гаффарның иң үзенчәлекле язучылык сыйфаты. Шуңа карамастан, яшь авторга оригиналь булам дип, әдәбиятыбызның таза җирлегеннән, нигезләреннән аерылып китү куркынычы яныймы? Әнә шундый сораулар да туа.

Чыннан да, Ә. Гаффар прозабызда хикәяләренең яңа төрен башлап җибәрде. Алар моңа кадәр язылган татар хикәяләренә охшамаганнар. Аерма нәрсәдә? Бәлки, төп фикер, идеянең без күреп гадәтләнгән хикәяләрдәгегә караганда тирәнрәк яшерелгән булуындадыр? Әгәр шулай икән, укучыдан бер нәрсә — әсәрләрнең образлылыгына игътибарлырак булуы сорала.

«Ак каен дегете», «Төш», «Бер йотым су» кебек хикәяләрдә чыннан да образ-сурәтләрнең күп акцентлы булулары ачык сизелә. Ә. Гаффар образлы сурәтне чишү, аңлауны укучыга, аның зәүгына, мәдәниятына, интеллектуаль мөмкинлекләренә калдыра. Бу очракта, әлбәттә, укучы гадәти алымнардан читләштерелә. Димәк, Ә. Гаффар хикәяләре иҗади кабул итүне таләп итә.

Ә. Гаффар яңалыкка омтыла һәм тормыш күренешләрен үзенчәлекле сәнгать чаралары аша бирергә тырыша. Аның персонажлары бераз сәеррәк була ала. Мәсәлән, ир-ат уртасы кеше, авыл механизаторы Шәймәрдән Касыймханов («Ак каен дегете») көзге эшләр тәмамлангач, күңеле җилкенеп, шәһәргә музыка тыңларга, «Луи Армстронгны ишетергә» дип чыгып китә. Әгәр Шәймәрдән яшьтән көнбатыш музыкасын яратып тыңлап үскән булса, бер хәл иде. Әмма аның күңелендә өзлексез яңгыраган бу көй сугыш елларында башыннан үткәннәрне хәтерләтсә, кыланышлары гаҗәп түгел.

Ә. Гаффар хикәяләренең үзәгендә бүгенге көн мәсьәләләре тора. Язучы кешеләрнең әхлак сыйфатларын сынарлык күп төрле хәлләргә мөрәҗәгать итә. Колхоз председателе Исрафил Бакиров үз улын — тракторчы Заурны — сабан туе мәйданын бозган өчен иптәшләр судына бирә («Көрәшчеләр»). Күчеп киткән авыл урынында караеп калган, онытылган иске җил тегермәнен председатель Каюм төзәттерергә була («Тегермән»). Әнә шундый көнкүреш күренешләре бик күп бу җыентыкта.

Язучы тормышның иң читен, иң катлаулы яклары турында фикер йөртә. Туган якка мәхәббәт, табигатьнең гүзәллегенә соклану, шул матурлыкны сакларга чакыру, кешелеккә ихтирам, башкалар хәленә керү — Ә. Гаффар хикәяләре шул тенденцияләр белән сугарылган. Ул мещанлыкның төрле формаларына кискен каршы чыга.

Ә. Гаффар — шигърияткә бай проза тарафдары. Аның прозасын бәяләгәндә, беренче чиратта сәнгатьнең образлылыкка, художестволы сурәткә нигезләнүен истә тотарга кирәк. Кайвакыт «Шартлылыкка нигезләнгән проза яши аламы?» — дип сораулар куела. Безнеңчә, Ә. Гаффар әсәрләре шартлылыкның татар прозасында яшәргә хакы һәм җирлеге барлыгын исбат итә. Бу хәл яшь язучының прозада үз юлын, үз йөзен эзләве белән бәйле.

Ә. Гаффарның әлеге юнәлештә уңышлары аз түгел. Әгәр Мөхәммәт Мәһдиев, Әхсән Баянов кебек талантлы язучыларның эзләнүләрен кушсак, шартлы проза юнәлеше прозабызда тамыр җибәргән дип әйтергә була. Әлбәттә, бу алым белән эш иткәндә тойгыны саклый белү мөһим. Фәкать башкаларга охшамау өчен генә яңа юллар эзләү үсеш перспективаларын чикли ала.

Мәсәлән, бу җыентыктагы «Уен», «Инде мәңгегә» кебек хикәяләрне кыскартып яки яңадан эшкәртеп чыгарсаң да булыр иде. Артык вак детальләр, күпсүзлелек хикәяләрнең тәэсирен киметә. Ә. Гаффар сүзнең үтемлелегенә, җөмләләрнең ачыклыгына омтыла. Ул, әлбәттә, мондый кимчелекләрдән котыла ала.