Логотип Казан Утлары
Роман

СУЛАР ҮРГӘ АКСА ДА

Кәримәнең битенә кояш нуры төшә Якты, җылы нур гүя аны иркәли, назлый, күренмәс куллары белән битеннән йомшак кына сыйпый иде. Шул наздан рәхәтләнеп, күзләрен дә ачмыйча ята бирә Кәримә Кухняда әнисе аш пешерә, шул яктан тәмле ис килә, күрше караватта төш курә-күрә апасы Зөлфия йоклап ята Әниләре Зөлфияне өстәл хәзерләгәч кенә уятачак, анда да кече кызы Кәримәгә дәшкән кебек «Кәримә, кызым, тор!» дип түгел, иркәләп, тавышына әллә ниткән наз төсмерләре салып, хәтта бераз гафу үтенгәндәй, ялваргандай: «Зөлфия, бәбкәчем, сипа да торырга вакыт инде, тугыз ту

соцга калуың бар»,— дип дәшәр Кәримә төнге сәгать бергә кадәр имтиханга хәзерләнеп утырды. Бүген соңгы фәнне — тарихны бирәсе Аннары, аннары өлгергәнлек ат тестаты һәм ай ярымнан туп-туры Алабуга шәһәренә — кайчандыр әти се укыган һәм күпмедер вакыт укыткан милиция мәктәбенә Нигә анда? Нигә кыз башы белән милиция мәктәбенә? Кәримә тәгаен генә әйтә алмый, бәлкем әле тиз генә әйтә дә алмастыр Әмма милиция подполковнигы Якуб Азатовныц кызы Кәримә бары тик шунда гына барачак Ишектә әниләре күренде, балаларының изрәп-таралып йоклауларын бертын күзәтеп торды да, тыенкы гына — Кәримә, кызым, тор әле, ипиебез беткән икән бит. апаң уянганчы алып керер иең.— диде Ипи магазины күрше йортта гына, йөгерәсе дә төшәсе, төшәсе дә алып менәсе югыйсә, әллә нигә торасы килми, Кәримәнең дә апасы кебек үк иркәләнәсе килә — йоклаганга сабышып ята. — Кәримә, сиңа әйтәм түгелме, тор инде!—дип кабатлый әниләре Кәримә түзми, күзләрен ача, әмма шундук икенче ягына әйләнеп ят— Зөлфияң барсын! — Әй, балакай, ни дигән сүз инде ул тагын. Бүген апаңның концерты... Ни ачуы чыкса да Кәримә тора, дәшми тынмый гына ваннага кереп китә, юына, көзге алдында чәчен тарый, киенә һәм ишек янына килеп баса Акча бир,— ди ул әнисенә. | - Акча минем сумкада, үзең карап ал шуннан,— ди әнисе кухня 1ГЫННЗН ' Кәримә әнисенең эшкә йөртә торган сары сумкасыннан берничә тиен көмеш таба һәм а.тарны күлмәк кесәсенә коя, кулына киндер кап чык ала да чыгып китә. Подъезд ишегеннән чыгу белән ул иркенләп сулыш ала Рәхәт ана шул ишегалдында. Өйдәге кәефсезлек монда юкка чыга. Ул снкерә-ат- 5 лы! магазинга таба китә Шул вакыт үзенә төбәлгән чит карашны тоя - Күрше ей каршында утыручы егет шулай карый ана Ул гел шулай * подъезд төбендәге эскәмиядә утыра. Кәримәнең ишегалдына чыгуы була, гел ана төбәлә, аны күзәтә. Башта Кәримә моңа игътибар итмә- Z де. соңыннан үзе дә каш астыннан гына егеткә күз салып үткәли баш Г лады. Аларнын күзләре очраша. Егет тутсылрак йөзле, озынча юка < борынлы, чем кара чәчле Алар күрше өйгә күптән түгел генә күченеп g килделәр ахры, Кәримәнең элек бу егетне күргәне булмады Сәер, нигә ул гел Кәримәне күзәтә икән? Кәримә кая бара, егетнең күзе шунда ♦ Аннары нишләп ул гел подъезд төбендә дә, подъезд төбендә? Нигә х бер дә йөрергә чыкмый?. Соңгы вакытта Кәримәне әнә шул сорау " борчый башлады Әмма егетнең үзеннән сорарга базмады Үткән саен п егетнең карашын тоеп, Кәримә адымын тыя төшә, хәтта туктап «Нигә ” сез гел шунда утырасыз?» — дип сорарга тели, мәгәр соңгы чиктә ба- - рыбер сорамый, китеп бара Кәримә тирә-юньгә күз йөртеп чыкты Барысы да гадәттәгечә иде * күрше өй янАнда малай-шалай туп тибә, арырак ике кыз бала туп н тәгәрәтеп куыша. с Кәримә, киндер капчыгын селки-селки, йөгерә-атлый ипи магазины3 на юл тотты. Әнисе дә инде Кәримәсен гел күрмәс булды. Зөлфия кы- п зым да, Зөлфия кызым Кәримә бүген соңгы имтиханын бирә, ул туры £ да ник бер уйлап карасын . Беренче тапкыр концертка бара, имеш. у Барса ни, Кәримә кызың соңгы имтиханын бирә түгелме бүген Ипи алып чыккач та Кәримә өйгә кайтырга ашыкмады Күрше өйне урап кына чыгасы иде югыйсә, юк, әйләнебрәк кайта газета-журнал киоскасыиа сугыла, төче-мөче, мороженый ларекларына кагыла Шул тирәләрне әйләнеп чыгып барганда Кәримә көчхәл белән сумка күтәреп кайтучы күршеләре Юлия Борнсовнаны күрде Күрде дә шундук куып җитте һәм җәһәт кенә кулыннан аның авыр сумкасын алды — Ох,—диде карчык, куркынып, искәрмәстән кулыннан сумкасын алгач — Кем дип торам, син икәнсең, Каракүз! Юлия Борисовнаның Кәримәгә беркайчан да исеме белән дәшкәне юк Каракүз — аның Кәримәгә биргән кушаматы — Ашыкма әле снн алан, Каракүз, сабыр ит дим Менә рәхмәт снна Әниең өйдәме сон? Зөлфия тордымы? Әй, иркәләнә белә дә соң апаң, Каракүз. Ярый, иркәләнеп калсын, кияүгә чыккач иркәләнү тәтемәс Кыен булачак ана кияүдә, бик кыен Ә сиңа җиңел булыр, син эш яратасын, нгелеклесең, снндәнләрне ирләр дә яратучан. Каракүз — Зөлфия апа да торып ята инде,— дип. апасын хурлатырга теләмичә әйтеп куйды Кәримә — Торып ятамы, тора да ятамы, ятып торамы? — дип сорады көлемсерәп Юлия Борисовна һәм Кәримәнең аркасыннан ләпи-ләпн сөеп алды,—Ә снн молодец, апаңа да сүз әйтергә бирмисең Молодец, уңган кыз булдың Бүген соңгы имтиханны бирәсеңме? — Әйе. Бер тарих калды — Тарихны бирерсең,— пенсионер карчык читкә карап алды һәм тавышын әкренәйтә төшеп — Әнә күрәсеңме теге егетне, подъезд тө бендәге эскәмиядә утырган мескенне,— диде — Кем ул, Юлия Борисовна? Кем Менә дигән акыллы егет Ләкин гарип. Хулиганнар кыйнаганнар Бер кешене дүртәү Умыртка сөяген имгәткәннәр, рәтләп йөри дә алмый Ни өчен? Ни өчен кыйныйлар хәзер Бер кызны яклап чыккан бугай Кызы качып котылган, ә бу, мескен, әнә нинди көнгә калган. Кемнәр кыйнаганны да белмиме? Яшерәмедер, күргән кешеләрем түгел, дигән була Әйтергә теләмидер Тегеләрнең кызга бер-бер нәрсә эшләп ташлауларыннан куркадыр, күрәсең. - Ни дип куркырга, ди? — Ни дип, сөйгән кызына бер-бер яманлык кылулары бар Мондаен егетләр үлгәндә дә андый хурлыкка бармаячаклар — Сөйгән кызы янына киләме икән соң? Бөтен хикмәт тә шунда шул, Каракүз, килми дә, күренми дә. Ә бу. бичара, аның намусын саклап калу өчен гарип кала Әтисе-әнисе бик тә әйбәт кешеләр, беркөнне тагын чәйгә дәштеләр үземне. Эчләр бушаганчы сөйләшеп утырдык... Әйдә, кузгалыйк, әниең көтәдер. - Бүген апа беренче тапкыр концертка катнашачак. Бик әйбәт Сине медицина институтына керергә уйлый, дип сөйләде әниең, хакмы шул? - Белмим әле. Әнигә түгел бит, миңа укырга. Медицинаны нигәдер мин яратып бетермим. — Үги әтиеңнең кайтканы бармы, Хәлилнең? Күптәннән күренгәне юк инде аның. Эчә бит, инәкн рәнҗи. Сирәк кайта ул - Кайтманы хәерлерәктер дә... әниең өчен дә, сезнең өчен дә. Дорфа адәм. Сәләтсез дә, җитмәсә эчә дә Кайчак талантлар эчә, аларны әле гафу итәргә була, мондыйларны — юк! Юлия Борисовна Каменская гаҗәеп төстә саф итеп татарча сөйлә шә Ул үз гомеренә татар һәм рус ансамблендә җырлый, халык артисты, хәзер пенсиядә. Семьясы, бала-чагасы юк, ире күптән дөнья куйган, ике бүлмәле фатирда бер ялгызы яши! Консерваториядә укучы Зөлфия. Каракүз Кәримә дә аңа үз балалары кебек. Еш кына алар бергәләп кич утыралар, җырлар җырлыйлар. Зөлфияне консерваториягә димләүче дә ул булды Кыскасы, күрше карчык алар өчен дәү әниләре кебек иде — Юлия Борисовна,— дип сорады подъездга кергәч Кәримә.—Теге егетнең әниләре кайда эшли? — Әнисе — инженер, заводта эшли бугай, әтисе тегүче. Әйбәт кешеләр, матур, тату яшиләр. Бердәнбер бала әнә нинди фаҗигага дучар була, хәзергеләр бер дә итәк тутырып бала үстермиләр шул Син кияүгә чыксаң, кара аны, бер бала белән генә калма, Каракүз. Гаилә күрке — балада, ди халык. Юлия Борисовна шулай диюгә, Кәримә колакларына чаклы кызарына. ни сәбәпледер аңа оят булып китә. - Ә син оялма,—ди аңа Юлия Борисовна —Хатын-кызга бала табу оят түгел, тапмау оят. «Нигә соң үзегез. Юлия Борисовна, бер бала да тапмадыгыз?» — дип сорыйсы килә Кәримәнең, әмма яхшысынмый, дәшми кала Кәримә сумкасын өстәленә куя һәм аяк киемен салып, апасы йоклап яткан бүлмәгә уза һәм әле булса торырга иренеп яткан Зөлфиянең өстеннән юрганын сыдырып ала. — Тор. җитте сиңа, йокы симертеп ятма! Инәки, күр әле бу тилекәеңне,—дип чырылдый Зөлфия һәм яна- тан юрганын ябынмакчы итә. Ярар инде, кызым, тор инде. Күпме ятсаң да йокы туймас ул, йокының нәзере юк — дия-дия йокы бүлмәсенә әнисе килеп керә, Зөл фиянен аркасыннан сөя-сөя. күтәреп диярлек караватына утырта, аягы н8. чүәкләрен кигезә - Ими дә бирмисенме үзенә, инәкн,— дип кала аның артыннан Кәримә Ләкин ана Зөлфия дә, әниләре дә бер сүз дә әйтми ! Юынып керә дә Зөлфия караватына утыра һәм кулына Мопассан ♦ китабын ала Кәримәнең янә җен ачуы чыга < - Иртә таңнан Мопассанга ябышмасан да ярыйдыр Бир минем китапны,— дип ул апасы кулыннан китапны тартып диярлек алып £ куя - Подумаешь,—ди Зөлфия, исе китмәгәндәй, көзге каршына уты- 2 ра. бизәнергә тотына.— Беләсең килсә, Кәримәкәй. Мопассан үзе дә > йөрәк итен ашап яшәүчеләрдән булган Мин шул чорда яшәсәмме, * күрсәтер идем мин ана. * - Ялгышма, наданлыгын күрсәтмә, язучы андый булмаган, ул шул ° чорнын социаль чынбарлыгын сәнгатьчә сурәтләп кенә биргән ♦ - Акыл сатма Бу хәтле мөрит булырсың икән, сеңелкәем Болай х булсак, сине бер егет тә яратмаячак = - Яратмаса Ә мин алардан яраттырырга җыенганым да юк әле. 4 - Юк ди бит әле җитмәсә.— дип торып, киерелеп-сузылып алды > Задфня — Эчке нәфислек җитенкерәми сиңа, апаем - Синеке артыкмы әллә? Бар әле. чык бүлмәдән, мин тарихны Т кабатлыйм * - Тарих та булдымы фән Шул чакта ишектә Юлия Борисовна күренде £ - Исәнмесез-саумысез. нигә кәҗә саумыйсыз Әйтегез Кәҗәбез з Лар. сете юк. нигә сыер алмыйсыз? Шулаймы, кызлар Каяле. кая, - -кырчы кызыбызга күз салыйм Әйбәт йоклагансың, бит чыраең саф о Артисткага ул бик кирәк сыйфат, йокы туймаса чырайда төс булмый, ® аны һичнинди грим белән дә китерә алмыйлар Артист булу бар кеше N дә килешми ул. Зөлфиякәй. Кызганыч, концертына бара алмыйм Мәгәр ышанам, йөземә кызыллык китермәссең Менә нәрсә. Каракүз,— лип Кәримәгә таба борылды Юлия Борисовна.— Минем өчен син бар Имтиханыңны биреп өлгерәсең, бишле алырыңа мин ышанам Әйт, барасынмы апаң концертына? - Юлия Борисовна, әйдәгез чәйләп алыйк, — дип килеп керде әниләре - Рәхмәт, Гөлбикә, яңа гына өстәл яныннан тордым Кәримә бер сүз дәшми кухня ягына уза. өстәл янына утыра, духов надан омлет бүлеп ала, берүзе ашый башлый Аның ачуы чыга, әни сеиә үпкәли Нигә Зөлфия дә Зөлфия. Кәримә дә бүген соңгы имтнха ИЫн бирә ич Кызның күзләре яшь белән тула Шунда әнисе керә һәм - Кызым, апаңа да омлет салып бирер идең,—ди Кәримә дәшми, башын тагын да ия төшеп ашавын белә, күз яшь ларе бәреп чыга Әнисе аның елап утыруын күрми - и и. бала-бала,—дип сөйләнә-сөйләнә духовканы ача әнисе, тарелкага омлет бүлеп сала һәм өстәлгә куя. - Апаң бүген беренче концертына бара, кәефен бозмасаң иде. балакай - Ә мин соңгы имтиханга барам, инәкн! - БәЙ, шулай бит әле, гел онытып торам тагын Юлия Борисов ••а,— дип кычкыра әнисе кухнядан — Килегез әле бире Минем кече кызым да сынауга бара бит бүген - Каракүзгә мин ышанам, сынавын бншлегә бирер. Зөлфия өчен кайгырам мин Тамашачы алдына беренче тапкыр чыгу уен эш түгел УЛ,- дип Юлия Борисовна өстәл янына утыра, көйләп куйган чәйне *чә башлый Үзең ашадыңмы соң әле, Гөлбикә? - Ашадым ашадым, хәзер менә бергәләп чәй эчәрбез Ул арада Зөлфия дә кереп Юлия Борисовна янәшәсенә утырды Карт артистка аның иңеннән кочып, иркәләп, коңгырт төскә буялган чәченнән сыйпап алды. — Иң мөһиме каушамау,—диде ул ашап утырган Зөлфиягә.— Мин ышанам сиңа, балакай. Син әле зур-зур конкурсларда катнашырсың. Ләкин беренче концерт тәэсире барыбер күңелеңдә мәңге сакланыр. Кәримә калак-тарелкаларын кирәгеннән артык шалтыратып, юарга илтеп куя Аның бу кыланышына әнисе дә. Юлия Борисовна да игътибар итәләр, әмма күзгә-күз карашудан битәр сүз әйтмиләр. — Мина төнгә эшкә. Юлия Борисовнага ерак йөрергә ярамый Им тиханынны биреп кайткач концертка син барырсың инде, кызым, Кәримә дим! — диде әнисе. Кәримә дәшми, шалтыр-шолтыр савыт-саба юа. — Кәримә, сиңа әйтәм түгелме?! — Инәки,—ди Кәримә үртәлеп.— Әллә имтиханны бирә алам, әллә юк Бармыйм, мин болай да аның тавышыннан гарык. Атаклы җырчы, талант... Ләкин әнисе тавышын күтәрмәде, сабыр гына — Мин сиңа ышанам, кызым Синдә атаң сабырлыгы бар. атап үҗәтлеге бар. бирерсең имтиханыңны,— диде. Кәримә имтиханга сәгать икегә барырга тиеш, ул бераз хәзерләнгәч. йөреп керергә дип һавага чыкты. Күк йөзе чалт аяз. көн июнь аеның бөтен хозурлыгын үзенә жыйган диярсең, кояш назлап кыздыра өй каршындагы тупыл яфракларыннан әчкелтем хуш ис тарала, гадәттәгечә күрше өй подъездындагы эскәмиядә таныш егет утыра. Ул китап укый иде. әмма Кәримә подъезддан килеп чыгуга, китабын бер читкә куеп, кызга карап тора башлады. Кәримә аны күрмәмешкә са лыша. эченнән генә тарих билетларын кабатлый. Ни өчендер тарих фәне аңар һәрчак кызык булды Әллә инде абый кеше укытканга Җитмәсә укытучы абыйлары кай ягы беләндер әтисенә охшаган иде Аны тыңлавы үзе бер дөнья, үзе бер сәяхәт Тарих ул — тормышмын үзе ди укытучы абыйлары Аның дәресе җиттеме, Кәримә куанып бетә алмый. Сораулар хәзерли Классташ кызлары аңа «Интектермә ин де юк-бар сораулар белән Салих абыйны»,— диләр Кәримә аларга Салих абыйсы сүзләре белән: «Тарих кешене дөньяда гадел итеп яшәр гә өйрәтә»,— ди. Имтиханны ул чынлап та бик җиңел бирде, беренче булып керде, беренче булып бишле билгесе алып чыкты. Өйгә канатланып кайтып керде Зөлфия концертка хәзерләнә,'әнисе эшкә китәргә жыена. шаулап килеп кергән Кәримәгә ул: — Тс-с, апаң хәзерләнә,— диде. Кәримә тирән сулыш алды һәм: — Их. инәки,— дип, түр бүлмәгә узды. Берүзе бер бүлмәдә калгач, ул иркенләп сулап куйды, тәрәзә кар шына килеп басты, баюга таба тәгәрәгән кояшны күзәтә башлады Имтиханнан соң алар класслары белән «Ял» кафесына кереп мороженый ашадылар, мәзәкләр сөйләделәр, көлештеләр; кайгылары та ралган, бер гамьнәре дә калмаган иде. шунда аларның чырчу килү ләрен күреп, бер апа: , «Көлешеп калыгыз, балалар, иртәгә үк башыгызга кайгы төшәчәк. Кая укырга, кайсы заводка эшкә барырга... Күз яшьсез дә булмас Көлешегез-көл, көлешеп калыгыз»,— дигән иде. Апа хаклы, дип уйланды Кәримә, минем дә башка уй төште: ничек сиздерми генә Алабугага китеп барырга? Күрше бүлмәдә Зөлфия шыңшына, /кырламый да. нәкъ менә шын щыиа, бүлмәдә биклән калдырылган ялгыз көчек диярсең Ул да тү гел ниндидер көйгә җырлап җибәрә, аны ташлый да икенчесен баш 1ЫЙ Кәримә аны тыңлый да, тыңламый да, аның үз хәле хәл. тиздән кулына өлгергәнлек аттестаты алыр, кай тарафларга китәргә?. Күңеле белән ул әллә кайчан инде Алабуга милиция мәктәбендә Ләкин ♦ анын бу турыда беркемгә дә әйткәне юк, әйтмәс тә, бу бары тик аның < сере һәм аның сере булып кына калыр Бүген иртән әнисе анын янә ачуын китерде, әмма ул инде әнисен гафу итте, рәнҗеми Ә шулай да - күңелдә юшкыны калды Әллә бар, әллә юк Кәримәсе, кече кычын < тәмам күрмәс булды әниләре һич югы күңел өчен «Кызым, ничегрәк 2 укыйсын?» — дип сорасын иде. Шуңа әйтми китәчәк Кәримә әнисенә,* кече кызында гаме булмаган өчен Яшәсен әнә Зөлфиясе белән Әлбәт £ та. ул качып китмәс, нинди дә булса язу калдырыр, ә бәлкем калдыр * мае та әле. Кайчан килде соң әле Кәримәгә милиция мәктәбенә укырга керү ♦ теләге? Хәер, ул моңа үзе дә кисәк кенә җавап бирә алмас иде Бу - теләк анарда кыш көне мәктәпкә килеп чыгыш ясаган хатын-кыз ми = линия лейтенантын күргәч туды бугай Лейтенант өстендә килешле 4 итеп тегелгән күксел-зәнгәрсу төстәге форма, башында шул төстәге > берет, күкрәгендә «Батырлык өчен» дигән медаль иде Милиция лейте •“ какты Әкълимә Сираҗиева ниндидер каракларны тотуда катнаша, 2 батырлык күрсәтә. Шул турыда сөйләде Ул шактый катлаулы опера- т> цияләрдә катнашкай икән инде. Мондый хәлләр турында сирәк ишет- * кәк укучылар милиция лейтенантын тын да алмый тыңладылар Чы £ тыштан сон апа Кәримә сорау бирде Милиция лейтенантына кайда z укып була? Нәкъ шул сорауны биргән өчен җор телле классташ егет- - ләре лейтенант дигән кушамат тактылар ана Сәер хәл, Кәримәнең u моңа мыскал да ачуы килмәде, киресенчә, кем дә булса, кемне дә бул ® са нахакка рәнҗетсә, араларга керде һәм әтәчләнүчеләрне гадел итеп 7 хөкем итте. Милиция мәктәбенә барырга ниятләвенең икенче сәбәбе, бәлкем әле иң төп сәбәбедер, әтисенең шунда укуы, күпмедер вакыт укытуы да иде. Дөрес, ул анда күп эшләмәгән, Казанга күчергәннәр, әмма барыбер Кәримәгә әтисенең анда укуы һәм эшләве кызнын ния ген акларга бер сәбәп иде Кәримә бүлмәсенә Юлия Борисовна керде — Сезгә кузгалырга вакыт, кызлар, диде ул, нигәдер Зөлфиягә түгел, Кәримәгә төбәп — Жыена башла Артист соңга калса мең кеше нец кәефе кырыла, пешекче соңга калса йөз кеше ач кала, чәч кырку чы соңга калса, нибары бер кеше поп була, ди торган иде минем ирем Николай Юрьевич концертка соңга калуны евнданиегә соңга калу бе ләп бер күрә иде. Сәер кеше дә соң бу Юлия Борисовна Гомер буена бер тапкыр кияүгә чыга, гел шуның белән яши, яратканы, өзелеп сөйгән егете яшьли үлә, әмма бар хатирәсе гомер иткән ире турында булмас, шул егет турында булыр. Бер тапкыр шул турыда сорагач «Син аңа бер Дә шаккатма, Каракүзкәй, хатын-кыз өчен үз иреннән дә кадерле ке ше юк, мәгәр яшьли сөйгәннәр яхшы төш кебек һәрчак истә калыр Хатынкызга ир кадерле, чөнки ул аның юлдашы гына түгел, кайгыр тучысы, бердәнбере» Ул арада Зөлфия дә киенеп, хәзерләнеп бетте — Инде китәбезме? — дип килеп керде. Юлия Борисовна аларны подъезга кадәр озата чыкты — Каушама, иркен тот үзенме, ишетәсеңме. Зөлфия,— дия дия оза та калды Юлия Борисовна җырчы кыз белән Каракүзне — Подъезд төбендә утыручы егетне күрдеңме, Кәримә? — дип со рады Зөлфия, тукталышка җитәр җитмәс — Күрдем Инвалид икән бит ул Әллә беләсеңме син аны? — Юк,— диде Зөлфия ашыга төшеп. Троллейбуска утыргач, кемдер аларга урын бирде, ганыш егет икән. — һэлло, Барый,—диде Зөлфия.—Син кая болай? — Синең концертына. Афишаңны күрдем дә Бер сәгатькә якын чи рат торып билет алдым. — Шыттырма Беренчедән, концерт минеке генә түгел, мин катна шам гына бу концертта, икенчедән, синдәй егеткә, әйтеп куйган бул саң, чакыру билеты җибәргән булыр идем. — Мин сине бу кадәр юмарт, дип уйламаган идем, Зөлфия. Хәте реңдәме, бишенче класста укыгандамы шунда, алтынчыдамы, сез кыш кы каникулга бабаларыгызга кунакка килгәч, ике якка бүленеп кар атышлы уйнаган идек Беләсең килсә, бу сеңелеңә мин шул вакытта ук әсир төшкән идем инде. Оныткандыр да инде үзе ул хәлләрне Кәримә озын буйлы егеткә күтәрелеп карарга да оялып утырды Чынлап та, нәрсәдер Кәримәнең дә хәтерендә. Кар атышып уйнады лар, аннары дошман ягындагы бер егет алар ягына әсир төште — Барый, син телефон сузучы булырга укыйсыңмы? — Нишләмәк кирәк, берәүләр кешеләрнең йөрәкләрен йөрәк белән бәйләү өчен телефон суза, син, әйтик, җырлап күңелләрен ачасың. Кәримәнең кем булырга исәбе инде? Ялгышмасам. — Ялгышмыйсың, Барый — песи тәпиен ялый, бүген соңгы имтиха нын биреп кайтты. Аттестатлы кыз ул хәзер, булачак врач — Врач,— дип гаҗәпләнгәндәй итте Барый.— Менә дигән һөнәр, иң изге һөнәрләрнең берсе. — Слушай, Барый, безнең күрше карчыкка да телефон кертергә иде бит. — Нигә, була ул. Әйтик, сиңа атказанган артистка исеме бирелү чамаларына кертәбез аны. — Нахал булдың, Борау, нахал булып калырсың да — Тәрбия чамалырак булды шул, шайтан алгыры. Тукталышка җитүгә, Зөлфия Кәримәнең кулыннан алды — Әйдә тизрәк,—диде ул.— Минем аның белән барасым килми Зөлфия троллейбустан төшкәч тә тынычлана алмады — Техникумда укый Неудачник Беләсең килсә, ул минем белән консерваториягә кереп караган иде Хәсрәт Тамак ертып җырлый, җыр кадерен белмәгән ахмаклар утыра ди анда Моңа караганда Кот- быс мең өлеш артык. Анысы хет ухаживать итә белә. Гел бергә дә, гел бергә йөриләр иде, нигәдер тегесе күренми бүген. — Котбый һаман сине озата йөриме? — Озатса ни. Бетәсеме хулиганнар хәзер. Саклый апаңны Бүген юк, зато икенчесе килгән. Троллейбустан төшкән халык арасында буталыбрак калган Барый аларны куып та җитте. — Карале, Зөлфә, юкка качкан буласың. Бүген Котбыен юк. озатып куйган була идем үзеңне. — Син мине озатма, Барый, мине бүген машина белән илтеп куя чаклар, әнә сеңелемне озат... — Сез дигәндә мин — идәндә. — Мин үзем дә юлны беләм,— диде Кәримә, апасының тәкъдимен ошатмыйча — Тик тор,— дип, Кәримәнең кулыннан тартып куйды Зөлфия.- Озатсын Карале, Барый, телисеңме, мин сезне бергә утыртам — Мина да бер изгелек эшләрсең микәнни, Зөлфә. Зөлфияне ишектән үк каршы алдылар. Сары чырайлы, җитен чәч ле, кирәкмәгән зур борынлы егет Зөлфияне култыклап та алды — Зөлфия, сине режиссер көтә. | Зөлфия Барый кулына чакыру билеты тоттырды, карашы белән I генә Кәримә сенелесе ягына таба ымлады Барый белән Кәримә залга кереп киттеләр, чакыру билетында күрсәтелгән урыннарына килеп I утырдылар Халык җыела башлаган иде инде Алар янәшәсендәгеләр i пышынпышын сөйләшәләр Кәримә дә, Барый да су капкандай тик * I утыралар Кая ул күзгәкүз карау яисә сөйләшү Кәримәнең бу «Төзү челэр сарае»на икенчеме, өченчеме генә тапкыр килүе Хәтерендә, бе 5 реячесе Яна ел чыршысында булды Бәйрәмгә алар дәртәүләп килде- 3 лэр Зөлфия апасы ялтыравыклы уенчыклар белән бизәлгән чыршы i янына чыгып җырлады. Аңа Кыш бабай уч тутырып кәнфит бирде. ~ нигәдер Зөлфия апасы ул кәнфитләрне Кәримәгә китереп биргән иде a Кәримәнең әтисе янында басып торган бер апа «Менә ичмасам тәр- 2 бияле бала»,—дигән иде Кәримә аңа «Апаның теше сызлый, аңа 5 кәнфит ашарга ярамый».— диде Олылар көлештеләр, әтисе Кәримәнең > аркасыннан сөйде, Зөлфия апасы әнисе белән янәшә басып тора иде ' «Минем тешем сызламый, кәнфит тамагыма ярамый», — диде Әнисе* шунда, үрелеп. Кәримәнең беләген чеметеп алган иде Икенче тапкыр унынчы класста укыганда булды, былтыр гына әле “ Аларны күренекле шагыйрь кичәсенә мәктәпләре белән алып килде - лэр. Ул вакытта Кәримәгә бу зал, сәхнә гаять зур булып күренгән * иде, хәзер исә әллә үзе дәү үсте, әллә зал шулай кечерәйгән — бөтен- = ләй үзгәргән сыман Шушы сәхнәгә чандыр гәүдәле шагыйрь чыгып - баскач, ул бөтенләй бик кечкенә булып күренгән иде Соңыннан корадарда автограф алырга янына килгәч, кечкенә буйлы шагыйрь аның и күз алдында үсеп, зураеп киткән кебек күренгән иде Кәримә ул авто- с графлы китапны кат-кат укып чыкты, хәтта кайберләрең яттан да * өйрәнгән иде... D Өченче кыңгыраудан соң зал тынып калды Сәхнә ачылды Сәхнә уртасына сүз остасы чыгып басты Ул ашыкмый гына залга күз йөр ? теп алды да тамашачыларга сәламен җиткерде Кул чаптылар Кәримә беренче җырчыны рәтләп тыңлый да алмады Консерваториядә укучы егет болан моңлы гына җырлады сыман, әмма нн сәбәпледер кул ча булар бик сыек чыкты Җырның соңгы өлешен артык суза төште бу гай ул. Халык бит ул табигыйлекне ярата, ә монда җырны үзенчәрәк ясарга тырышты кебек җырчы Апасы бу җырны бер дә алай башкар мый торган иде Кәримәгә апасы бу егеттән күп тапкыр моңлырак, матуррак җырлый сыман, шуңамы, ул тизрәк аның җырлавын теләде Бәлкем аның апасы кабатланмас талантлы җырчыдыр5 Ә нигә5 ! Күр че никадәр тамашачы җыелган Кемне тыңларга җыелганнар? Аның. Кәримәнең апасын — Зөлфия апаң чыга, аның чираты,— диде әлегә кадәр сүзсез утырган Барый,— Матур җырлый апаң Сандугач та сандугач, ул да сандугач Кодрәтемнән килсә, мин аны гел җырлатып кына тотар идем — Кеше түгел, сандугач та гел сайрап тормый — Сандугачларны көнләштерердәй итеп моңлы җырлый синең япан Шул сәләте янына ходай аңа акылны да кызганмаган булса. — Минем апа җүләр түгел. — Анысы хак. Горур ул, артык горур Күксел-соры күзле, озынчарак йөзле, аксыл-сары чырайлы, кан ягы беләндер һинд егетләренә охшаган Барый, апасы әйткәнчә бер дә тупас кешегә ошамаган иде Бер мәлдә Кәримәнең ана хәтта ягымлы итеп суз әйтәсе, сөйләшәсе килеп китте Ни нчен ул апа кисәк кенә "Uian китте соң әле?. Бик күп еллар элек бу егет Кәримә!ә үзе теләп •кнр төшкән иде, хәзер исә Кәримәнең ана әсир төшәсе килеп китте Ин өчен? Юк юк, ни уйлап утыра ул. җүләр баш Кәримә егетнең ияк очындагы чокырга, озын керфекләренә игътибар итте Келт итеп Кәримәнең исенә «Барый — песи тәпиен ялый» төште Кар атышлы уйнаганда аның яклы малайлар Барыйны шулай ирештерәләр иде Котбыйны ничек үртиләр иде соң әле?. Котбый — безне тотмый, капкасыннан чыкмый, Котбый — безне тотмый, капкасыннан чыкмый.. Ә малай-шалайдан өч-дүрт яшькә зуррак булган Котбый малайларны куып китеп берсен булса да тота иде дә. колаклары кызарганчы тегене кар белән уа иде Шунда малайны якларга гел Кәримә ташлана иде һәм. әлбәттә, ни сәбәпледер Котбый малайны шундук җибәрә, бер якка да катнашмыйча бер читтә басып торган Зөлфия янына китеп бара иде. — Димәк, врач булырга исәп, Кәримә? — Кем булсам да сезгә барыбер түгелмени? — Гафу итегез, апагыз дип белүем. Без аның белән «син»ләп... Минем апагыз белән түгел, сезнең белән дуслашасым килә. Зөлфә минем белән дорфа сөйләшә, аңа карап мин дә,— егет Кәримәгә иелә төште, Кәримә аның хәтта кайнар сулышын битендә тойды — Риза булсагыз, менә минем кул, — кыз алдына кулын җәеп салды Барый — Мин сезгә тагын бер тапкыр әсир төшәм Онытмагансыздыр шәт?.. Юкмы?! Кәримә көлемсерәп аска карады, ул да нәкъ шул турыда уйлый иде түгелме соң. — Әсир кеше — ким кеше, дегет ләгәненә тиң кеше, ди безнен •бабакай — Мин бит дошманыма әсир төшмим, йөрәгемне әсир иткән кешегә төшәм... — Әйтегез әле, Барый, Зөлфия апа Котбый белән чын-чынлап йөриме?.. — Белмим Мин хәзер Котбыйны сирәк күрәм Канчандыр без дуслар идек. Бер хикмәтле хәлдән соң мин аны яратмый башладым — Нинди хикмәтле хәлдән соң? Сез бу турыда миңа сөйләрсезме? — Чын-чынлап дуслашып китсәкме. Чын дуслардан яшерә торган серем юк минем. Ниһаять, сәхнәгә Зөлфия чыгып басты, халык ара-тирә генә кул чапты. Барый Кәримәнең колагына иелә төшеп: — Белмиләр әле апаңны, тыңлаганнары булмаган. Бер белсәләрме, гөрләтеп кул чабып каршы алачаклар,—диде Кәримә, Барыйның сүзләре белән килешеп, кул чапты, берочтан егеткә, ризалыгын белдереп, ияк какты. Күрче берәүне, өйдә җыры- уены белән туйдырып бетергән Зөлфия апасы өчен ни тамаша кайгырып, дулкынланып утыра Үз кыланышына үзе гаҗәпләнде Кәримә, әмма барыбер дулкынлануын җиңә алмады Апасы җыр башлауга, ике куллап утыргыч терәгенә ябышты. Зөлфия кызыл панбәрхет күлмәк кигән. Бу күлмәк алар семьясына әниләренең айлык хезмәт хакына төште. Ниһаять, Зөлфия җырлый башлады. Бераздан башын алгарак сузып, куллары белән артыграк җилләнә төшеп, йөзендәге мимиканы кирәгеннән артык уйнатыбрак җырлаган апасын күрми башлады Кәримә, хис ташкыны үз арбасына утыртып Ык елгасы буена алып китте аны Күңеле белән ул әрәмәлектә, ямьле Ык буенда йөри иде инде, болында чәчәкләр җыя һәм, иң гаҗәбе, янәшәсендә кемдер бар сыман Кем? Әлбәттә инде бабасы. Күрче, алар арбада баралар икән бит. бабасы вак-вак атлап юыртып баручы кола биягә: «На-на, малкай!»—дип йомшак кына дәшеп ала Күкнең зәңгәрлегеннән, һаваның сафлыгыннан баш әйләнмәле, җитмәсә тургай сайрый, басу өстендә рәшә тибрәлә, җете ал чәчәге белән бал кортларын кызыктырып утырган шайтан таягында сары чәберчек сайрый — җыр тыңлаганда бо- дармын һәммәсе бик тиз алышынып. Кәримә өчен гүя татлы бер төш булды Кешеләр кул чаба, ә Кәримә, күз алдындагы сурәтләргә әсир тешеп, утыра бирә Мона хәтта янәшәсендә утыручы Барый да игъти бар итте \пасы икенче җыр башлады. Кәримә исә күңеле белән һаман авылда. Алар бабасы белән чишмә буенда икән. Сусаганнар Бабасы да. ул да уч тутырып салкын су эчәләр тешләр камаша, ә бер ф чнгтәрәк кола бия башын чайкый-чайкый чебен-черки куа Кәримә < сәхнәдәге апасын да, пианинода уйнаучыны да онытып хәтер сурәт4 ларенә кереп чумган иде. Җыры да «Салкын чишмә» булган икән. 3 Кәримә, халык янә гөр килеп кул чаба башлагач кына исенә килеп. * кул чаба башлады Янәшәсендә утыручы Барый янә мона игътибар j итте Концерттай соц алар һавага чыктылар, халык атымы белән трол- о лейбус тукталышына кнлд< раны үткәнче бер-берсенә ике ф авыз сүз әйттеләр микән, юктыр Барый, ни сәбәпледер кинәт үзгәр- х де, җитдиләнде, Кәримәне егетнең бу хәле кызыксындырса да сора- - шырга базмады. Бәлкем, нәкъ менә шул хәл Кәримә күңелендә бу егеткә карата х үзе лә анлап бетермәгән хис дулкынын кузгатып җибәргәндер Сәер, f ки өчен апасы Барыйны түгел, аның дусты Котбыйны сайлады микән? 2 Кинәт анын апасы тарафыннан кимсетелгән бу егеткә ниндидер изге- « лск эшлисе килен китте. Тик ул изгелекне ничек эшләргә? Шулай уйх лана икеләнә атлый торгач, алар Кәримәләр подъезды янына җитте- £ ләр. Кәримә ничек тә егеткә якынрак басырга тырышты, ләкин үз хә- з рәхәтеннән үзе үк куркып, шундук читкә тайпылды, караңгы булса да. - колакларына хәтле кызарынды — Гафу итегез, -- диде Кәримә, акланыр! а теләп ® Барый анын бу хәрәкәтен күрмәмешкә салышты — Шунда торасыз мени инде’ Көтмәгәндә Барый аның кулыннан тотты. Кәримә егеткә күтәрелеп карарга оялды, киресенчә, чигкәрәк тайпылырга теләп, кулын тартып алмакчы нтте Әмма тәүге теләге барыбер җиңде Нн әйгер икән? Ни әйтә нкэп егетләр кызлар кулыннан алгач? Кул. әсир төшкән кебек, егет кулында калды. Барын һичбер сүз катмый тора бирде Кәримә тынычлана төште, Барыйны ут яктысынарак тартты Әсир төшкән кул артыннан Барый яктыгарак күчте, ләкин кызны өенә кереп китәр дип Куркыпмы кулны ныграк кысып алды Кәримә- «Ой1» днп кычкырып жибәрде һәм кулын тартып алды I — Сез дә апагызга охшагансыз икән. Кәрим.» түшен киеребрәк басты, кызның күңеленә горурлык хисе килеп тулды — Ә кемгә охшарга тиеш соц мин? Сезнең әниегезгәме, әллә бул- маса сеңелегезгәме5 — Юк. мин бөтенләй алай дип әйтергә теләмәгән илем Гафу ите гез, каушаудан бу. Ышаныгыз, сез бөтенләй башка, апагызга бөтен ләй охшамагансы » Кәримә дәшмичә тора бирде — Зинһар, үпкәли күрмәгез тагып Мина бу арада гая!ь кыен Вөҗдан I.n.-OMJ i.ii'iepoM мни Була бит шулай, ниндидер яман эш эшләп ташлыйсын да. шул хәл күз алдына км. ' >н саен, вөҗдан газабы кмчерәсең. Менә шул нәрсә эзәрлекли мине бу кнннәрдә К — Ә сез эч серегезне бушатырдай дуслар табыгыз — Чын дуслар юк шул менә Чын дуслар табу мәхәббәт табудан Лл кыенрак, диләр бит Инәй шулай ди минем Иргәме, сонмы мәхәб бәт килер ул, ә менә чын дусларны кайберәүләр үз гомерләренә таба алмый интегәләр, ди. — Бәлкем, әниегез хаклыдыр да. Миңа калса, яхшы кешегә дуслар табу кыен түгелдер сыман — Киресенчә, яхшы кешегә дуслар табылмый, Кәримәкәй. — Нигә сез миңа алай дисез? Нигә ул «кәй»? — Буйга кечкенә кеше үзен кечерәйтеп әйтүдән курка, диләр, хак икән. — Мин курыкмыйм. шулай да . Сез менә вөҗдан газабы кичерәм дидегез Вөҗдан газабы кичерү әйбәт сыйфат ул Димәк, сез начар кеше булмаска тиешсез — Укытучыгыз шулай диме? — Мине сабый итеп күрергә теләвегезме, әллә булмаса үзегезне акыл иясе итеп күрсәтергә исәбегезме? — Юк-ла, зинһар дөрес аңлый күрегез, күңелем саф минем Яшь чактагы дусларымны югалттым Ә яңаларын табу елдан-ел кыенлаша бара Ул яңадан Кәримәнең кулыннан алды. Кызның күңелендә бу мәлдә ике тойгы дулады беренчесе, аңа гаять дәрәҗәдә рәхәт булып китте, икенчесе, моңа кадәр үзе дә төшенеп җитмәгән горурлык хисе уян ды аңарда Гаҗәп икән бу горурлык дигән нәрсә. Буең кечкенә булса да кинәт үсеп китәсең, синең каршыңдагы сорнай буйлы егет гел кәрлә булып кала — Миңа вакыт,— диде, ниһаять, Кәримә. Барыйның йөзендә канә- |атьсезлек билгесе күреп.— Вакыт,— дип кабатлады һәм үзе «Тагын ниләр булыр икән», дип уйлады. — Биш минут кына түзегезче, зинаһар. — Нигә инде, зинаһар, нигә зинһар түгел? — Минем сезне җибәрәсем килми. Кәримә. — Ә минем китәсем килә. Кәримә үзе алай дип уйламый, бу аның горурлыгы шулай сөйли иде. — Мин иртәгә сезгә шалтыратам. — Безнең телефон юк Бар, ләкин нигә кирәк ул?. — Әйдә «син»гә күчик, Кәримә? Ярый соң,— дип, җилкә җыерып куйды кыз — Мин сиңа һәркөн иртән шалтыратырмын — Башта син күршебез Юлия Борисовнага телефон керт — Егет сүзе бер булыр, кертермен дә... — Мин китим инде. — Кәримә, мин сине эзләп-эзләп тә таба алмасам — Табарсың. Егет мин, дидең ич Бишенче катка менгәндә дә, өйгә кергәч тә, нидер исенә төшеп, Юлия Борисовналарга юнәлгәч тә Кәримә тиз генә тынычлана алма ды Гүя аяк астында җир юк иде, гүя аңа канатлар үскән иде. — Юлия Борисовна. Юлия Борисовна, мине бер егет озатты. Ул сезгә телефон кертәчәк. Ышандырды, вәт... Ишекне ачкач ук кыз йөзендә гадәти булмаган шатлык галәмәтләре күреп, аптырабрак калган Юлия Борисовна, үзе дә бик еракта калган яшьлеген исенә төшереп, көлемсерәп куйды — Шатлык өләшкән җирдә булган бу, бер дә бүтән түгел. Кер-кер. гүрдән уз, хәзер чәй куел җибәрәм, аннары барысын да берәмләп сәйярсең. Зөлфия апаң, Зөлфия • паң ничек җырлады’ — Во' — диде Кәримә, имән бармагын тырпайтып. Ярты сәгать кул чаптылар s Үэ гомеренә бик күпне күргән пенсионер карчык унҗиде яшьлек кмэнын илаһи шатлыгына чын күңеленнән куанды Юлия Борисовна юи xita чәчәк атып килгән кыз балага әйтәсе сүзе бар, шуна күрә ул Кәримәне тизрәк өстәл янына әйдәде. Өстәлгә бал, варенье, печенье, меяская яшь чагында үзе дә берәүне генә яратты. Сабыр холыклы, £ бухгалтер булып эшләүче оялчан егетне. Ни өчен нәкъ менә Николай ч Кабушкинны? Бер алла үзе белә. Интуиция Начар яшәмәделәр. Дөи рес әйткәннәр дә сон борынгылар ир сайлый белмәгән хатын, рәтле ф гомер дә итә белми дип Бу мәсьәләдә хатын-кызда гасырлар буена _ канына салынган сиземләү булырга тиеш, аннан мәхрүм хатын-кыз s яхшы гаиләдән дә мәхрүм «Их, Кәримәкәй Каракүзкәй, бу әле синең мәхәббәт тылсымына * кагылып кына китүендер Килер бер көн. шушы коры куанычка ко- * рыл га н мәхәббәтең гел курчак уены булып кына калыр, барысын да 7 Күмеп, каплап китәрдәй чын мәхәббәт килер, ә ул. Каракүзкәй, еллар л> үтә-үтә генә, тормышта тәҗрибәң үсә-үсә генә килә. Шул чордагы х мәхәббәтнең кадерләрен белсәң икән, мәңгеләштереп булса икән шул £ мизгелләрне! Әйе, мәхәббәт ул. Каракүзкәй, дөньядагы иң изге, нң а саф ят Ул бик сирәк кабатлана, кабатланган хәлдә дә ниндидер дә- *- рәжәдә яңара гына ала Ә миңа ул бәхет, Каракүзкәй, очар кош сы нан, унҗиде яшемдә килде. Мин дә синең кебек үк хыялга бай кыз Ф идем Яшь чакта без барыбыз да хыялга гаять дәрәҗәдә бай булабыз. 1 Ләкин тормыш дигәнен синнән һәрчак корбан таләп итә Мин сәнгать кешесе идем, күп нәрсәне корбан итәргә туры килде, синен апаң да ■*иә шул юлдан китеп бара Җиңел булмас аңа Күп хыялларын кор бап итәргә туры килер Сиңа ул килмәс, син — башка. Син менә дигән гаилә кора аласың. Ә чын артистларга ул — йөк. бик авыр йөк Мин башта: «Өлгерермен әле» дип йөрдем, аннары курка калдым Шулай үз гомеремә беръялгызым калсам? Бу уйлану мина курку салды һәм миң Николайга кияүгә чыктым. Мин аңа бик теләп, яратып чыктым, Каракүзкәй Әмма безнең балабыз булмады Башта мин үзем теләмәдем, аннары соң иде инде Шулай гомер узды Менә хәзер сиңа карап шрам, Каракүзкәй Апаң да, син дә минем куанычым, юанычым бу лып киттегез. Бигрәк тә апаң Мин аңа бөтен артистлык тәҗрибәмне бирерга тырыштым һәм мин моңа ирештем кебек Аның бүгенге җы ры, халыкның аны алкышлап каршы алуы артист өчен зур бәхет ул. Каракүзкәй Гафу ит, мин сиңа бер ягым белән дә үрнәк була ал мыйм Синең әле алсу иреннәренә күбәләк тә кунмаган, син әле са бый, бары тик сабый гына Зөлфия апаң башка. Зөлфия язмышы минем язмыш Минем язмышка тәңгәл үк килмәс, әмма охшаш булыр Чөнки артист кеше бу дөньяны бөтенләй башка күзлектән к\ рә, бөтенләй башка юнәлештә фикер йөртә, хәтта күзаллавы да баш кочирак аның...» Истәлекләрен бер якка куеп, Юлия Борисовна кызны чәй белән сыйлый башлады — Эч әйдә, миңа, карчыкка, карап утырма, миңа төнгә каршы чәй «рамый Әнә вареньелардан җитеш. Сөю-ярату килә дә китә ул. Са сындырганы яшьлек мәхәббәте Яндырганы, көйдергәне бәлнгъ булгач, тагы да татлырак кичерелә ул, Каракүзкәй Юлия Борисовнаның карашы Кәримәнең өстәл читенә тотынга» кулына, нәни баланыкы кебек буынланып торган бармакларына төште, аннан буыннары кантарланып беткән үз кулына карап алды Мена ул ике гомер, берсе — яшьлек, дөньяга яңа аяк баскан кыз һәм яшен яшәп, ашын ашап, тешләре коелып, буыннары кантарланып беткән картлык. Карчык та өстәл читенә ябышты. Шушы өстәл, бу өйдәге һәммә әйбер аның белән бергә картайды, аның өендә мебель дә Юлия Борисовна кебек үк карт иде Картлык, борынгылык тулган өйгә көтмәгәндә мөдерәп тулган яшьлек килеп керде. Өйдәге җиһазлар бик искергәннәр иде инде, әмма Юлия Борисовнаның ул мебель дән һич тә аерыласы килмәде Чөнки өйдәге һәр урындык, диван, өстәл аның җан кисәгенә әверелгән иде Бер әйберемне сатсам да. әллә никадәр истәлекләремне югалтырмын дип коты алынды карчыкның — Юлия Борисовна, сез ирегезне яраттыгызмы? — Яратмый буламы, Каракүз, яратмый буламы, юләр,— Юлия Борисовна күрше бүлмәгә чыгып, иренең шактый зур портретын алып чыкты,—Менә ул. Ир уртасы иде. Үз гомеренә авызыннан өзмичә тәмәке тартты Берсе сүнүгә, икенчесен кабыза торган иде. Үпкә рагыннан китеп тә барды, мәрхүмкәй Кәримәнең бу рәсемне күргәне бар иде инде. Ябык, озынчарак чырайлы, нечкә иреннәрен кысып торган кеше карап тора иде аңа йөзендәге сарысу төсне хәтта рәссамда яшерә алмаган, бәлкем ул аны бөтенләй яшерергә дә теләмәгәндер, чөнки саргылт төс портреттагы ирнең күзләрендә дә бар Юлия Борисовна аңа кияүгә чыкканда Николай Юрьевичка утыз биш яшь була, ундүрт яшь аерма, ундүрт яшь, дип гаҗәпләнеп утырды Кәримә. Әмма портретны тотып утыручы карчык өчен ул яшь булган Чөнки ул аны яраткан. Башта Юлия Борисовна аны квартирга кертә, ике елга якын язылмыйча торалар Сөйгәненең эштән кайтканын көтеп сәгатьләр буе тәрәзәдән карап торган көннәре була яшь артистканың. Соңра, еллар үтеп, үз-үзенә аптырап куйгалый икән. Шулай ук тилереп яраттымы ул аны?. Яратты. — Менә шулай,— ди Юлия Борисовна, портретны кире бүлмәгә кертеп куя да, янә өстәл янына килеп утыра, чәй яңартып җибәрә, ләкин Кәримә торып баса — Утыр әле, утыр, ашыкма.. Мин сиңа тагын бер нәрсә күрсәтәм — Кайтыйм инде, Юлия Борисовна. — Утыр дим Мин хәзер Менә шул,— Юлия Борисовна түр яктай бер шкатулка алып чыга.— Менә,— ди ул, шкатулканы өстәлгә куйгач, чылбырга таккан ачкыч чыгара һәм шкатулканы ача.— Менә мина Николай Юрьевич калдырган хәзинә, Каракүзкәй. Кәримә күрде дә таң калды. Шкатулкада зиннәтле, затлы йөзекләр, алтын кулоннар, беләзекләр, асылташ белән бизәлгән алкалар һәм көмеш ңесә сәгате ята иде. Аякларын итәк астына җыеп, Кәримә диванда утыра. Кулында китап. Ул китапны укымый, уйга чумган. Кәримәнең күз алдында әтисе \лар паркта Кәримә алга йөгереп китә дә, кире борылып, жан фәрманга әтисе каршына йөгерә, килү җаена әтисе аны элеп ала да, үчте кәй итеп, сикертеп җибәрә. Кәримәнең жаны күккә аша, кош кебек очып китәр сыман тоела, аннары әтисе аны җилкәсенә утырта. Кәримә аның сумаладай кара чәченә тотына. Әтисе ничек һәлак булган5 Юлия Борисовна Кәримәгә еш кына «Синен әтиең әүлия иде», ди Әүлия булгач, нигә әтисе, фаҗига бу .,асы көн алдыннан, өйдән әнисе белән ачуланышып чыгып китә? Кәримә әтисенең йөз-кыяфәтен томанлы гына хәтерли Әтисе чыгып киткән көнне әнисе аның бер фотосын калдырмый ертып бетергән Б\ |урыда ул Кәримәгә үзе әйтте Нигә әнисе шулай кыланган5 Ничек * кеш булмасын, ул Кәримә белән Зөлфиянең әтиләре булган ич' һич югы алар истәлегенә . Кайчак Кәримә әнисенең йөзенә сиздерми ге- - иә карап тора Тәүге эшеннән китеп, больницага күчкәч, әнисе кисәк < кенә картаеп китте, чәчләре агарды, күз төпләренә /кыерчыклар өел- i. де, авыз читенә тирән сызык төште Җитмәсә үги аталары кайтып. , канын кыйнап китә. Бер тапкыр шулай Кәримә әтисе турында сорагач, әнисе ачула Г нып «Ул минем өчен бездән чыгып киткәч тә үлде».— диде Кәримә 1 башта моңа тан калды Үз постында һәлак оу.иан кешене шул дәрә- 3 хагә җитеп күралмау мөмкинме Юктыр, мөмкин түгелдер Әнисе ачуы чыкканда гына әйткәндер бу сүзне Соңгы вакытта әнисе ачулы, ^ги аталары көн-төн эчә, өйдә тынычлык юк Әйе. Кәримә әнисенең = хәленә керә иде. шул ук вакытта бик үк аңлап та бетерми иде ул аны Z Пигә, кемгә шулай ачулы әниләре? Соңгы төнне әтисе нигә дип өй дәи чыгып китте икән?.. * Кәримә боларны белми. Ләкин моны белү теләге анарда бик күп- = тән яши Килер бер көн, ул барысында белер, һәм әнисе белән янәшә? утырып, аңлашыр, сөйләшер. к Ишегалдына ни өчен чыкканын Кәримә тәгаен гына белми, бәлкем _ ул әнә шул инвалид егет белән саубуллашырга чыккандыр Ул. бича с ра, һаман шул эскәмиядә утыра Кәримә бүген юри ана таба кузгалды, кыз килеп җитәр-җитмәс, егет елмая башлады, хәтта аягүрә ■> басарга итте, әмма яңадан утырды Ф Кәримә аңа бүген беренче тапкыр дәште. — Исәнмесез! — Исәнмесез, күрше. — Ә мин кичә соңгы имтиханымны бирдем — Котлыйм,—егет елмайды, бит очындагы мәхәббәт чокырлары тирәнәеп китте.—Чын күңелдән котлыйм Мин Сезнең өчен шат. Кари мә. бик шат — Минем өчен! — дип гаҗәпләнүен белдерде кыз Әлбәттә, юри генә гаҗәпләнгән булды, чөнки Кәримә уйлавынча, көннәр буена подъезд төбендәге эскәмиядә утыручы егет аның инде исемен дә ише геп белергә тиеш кебек иде Кәримә, кыюланып китеп, егет янына килеп утырды — Мин Сезне күптән беләм. - диде егет. Ул кара кашлы, кара чәч ле, куе чәйдән күк күзле иде Кара чәчләре маңгаена сибелеп төшкән, сизелер-снзелмәс кенә мыек төкләре тырпаен тора Иреннәре калын да юка да түгел, борынгы грек рәсемендәге кебек классик йөз, елмайган Да бит очына мәхәббәт чокырлары куна Егетнең аягында өр яңа туфлилар Кәримәнең карашы аягына төшүгә, егет үзалдына кызары нып китте. — Сезнең аякларыгыз йөрмиме? Нидән алай ул5 — Мотоциклдан егылдым,—диде егет, түбән карап — Мотоциклдан! Ә Әй-е. аңлыйм Рульдә идегезме? — Рульдә Арткы урындыкка бер кыз утырткан идем \шыга иде Дәрвишләр поселогы ягына илтеп куярга кушты Мин исән калдым — Ә кызга ни булды? — Ул да исән-сау Мин аңымны җуйганмын, ул. күрәсең, телефон *мәп киткәндер Ул тирәдә телефон юк — Шуннан соң ул кызны күргәнегез булмадымы5 — Юк, булмады,—диде егет, бит очларына хәтле кызарынып Уның ни гаебе булсын, мин үзем гаепле. Мин аның хәтта исемен д белми калдым... — Сезнең исемегез Бәхтияр бит? — Бәхтияр — Беләсезме. Бәхтияр, әйдәгез бүгенге көннән дуслар булыйк Hi өчен дип сорамагыз... — Беркайчан да сорамам,— дип елмайды Бәхтияр. Егет кызның балаларча ихласлыгына, беркатлылыгына аптырабрак калган иде бугай. — Бер сер әйтимме? — кыз егет янынарак күчте.— Беләсегез килсә, милиционер буласы кеше мин.. Алабуга шәһәрендәге милиция мәктәбенә укырга китәчәкмен. Инәки мине медицина институтына димли, ә мин мыштым гына милиция мәктәбенә юл тотачакмын Минем әтием, беләсегез килсә. Бәхтияр. бер бандит кулыннан һәлак була Подполковник иде ул. Мин ул бандитларның барысын да тотып бе терәчәкмен. Безнең җәмгыять паразитлардан арынырга тиеш. Бәхтияр үзалдына елмаеп утырды, әмма кыз йөзендә кинәт үзгәреп киткән тәвәккәллек, ихласлык күреп, авызын кулы белән каплады — Килешерме соң әниегезнең рөхсәтеннән башка... китүегезне әйтәм.. — Егерменче гасыр кешесеме без?! Инәки түгел, мин шулай телим, мин!.. — Ә күршегез Юлия Борисовна бу турыда беләме? — Белсә дә ул инәкигә әйтмәячәк. Мине ул үз кызы кебек ярата Кичәгенәк кенә үзләрендә икәүләп чәй эчеп утырдык. Әлегә хәтта мин анарга да әйтмәскә булдым Ә сез, сез. Бәхтияр. беркемгә цә әйтмәссезме? — Кирәк дип табасыз икән, ант эчә алам.. Кәримә шикләнебрәк егеткә карап алды, аның иреннәрендә җинел- чә генә елмаю галәмәтләре күреп, җитдиләнде, тураебрак утырды. — Беләсегез килсә,— диде кыз серле генә итеп,— мин дөресен белом Мин аларны да табачакмын, Сезне рәнҗеткән кешеләрне Көлмәгез, әле соң түгел. Явызлыкны фаш итү беркайчан да соң түгел Укып кайткач та мин шуңа керешәчәкмен. Менә әйтте диярсез... Бу юлы инде ен түзмәде, көлеп үк җибәрде, ләкин кызның йөзендә җитдилек һәм бераз гына үпкә күреп, шундук шым булды. — Гафу ит, син дип дәшүемә ачулана күрмә тагын. Кинәт кенә бик якын булып киттең син миңа... Ә тегеләр мәсьәләсендә мин үзем аның ачылуын теләмим. — Әһә. сиңа теге качак кыз җалкымы! — Кәримә, аларның фаш ителүе белән генә минем аяклар йөри башламас. — Битарафлык — шул ук җинаять ул. Битараф булып калырга исәбең! Их, син?!. Бәхтияр бу кыздан моны көтмәгән иде. аның чынлап та шулай тәвәккәл, үзүзенә ышанган яп-яшь кызны беренче тапкыр күрүе иде, Кызның шулай тәвәккәлләп сөйләшүенә ул хәтта дулкынлана башлады, култык таягын алып, дөкдөк асфальтны төйде. Шул тавышкамы, подъездда Бәхтияр кебек үк кара чәчле ир кеше күренде. — Гафу ит, әти. кермим әле. Болай гына төелде. — Исәнмесез! — дип Кәримә аңа баш какты. — Исәнме, сеңелем,— дип, ир кеше борылып китте. — Синең әтиеңме? — дип сорады Кәримә.— Шартлы сигналга чыктымы? — Әйе. Син мине гафу итә күр, Кәримә. Мин бик шат синең мили цня мәктәбенә укырга китүенә. Исәнлек булса мин үзем дә шунда үХЫрга китәр илем Мин аны үз башыма төшкәч кенә аңладым Сон инде Барысына да соң Син мина хат язырсын, Кәримә Минем үлеп нем пошкан чаклар була Чин сиңа Казанда булган барлык яңалык iep турында да язып торырмын Язарсың бит?. Язармын Вәгъдә, диде Кәримә - Исәбең тикшерүче булыргамы? > Кыз баш какты. < — Мин әтием кебек.. ч - Тикшерүчедә зур түземлек, үҗәтлек, ихтыяр көче булырга ти- 5 ештер инде ул... . ' < — Мин барлык кыенлыкларга да түзәчәкмен Әтиемне үлеп ярата g идем мин. Бәхтияр. — Дөрес, милиция мәктәбен генә бетереп тикшерүче үк була ал о. нассың, университетка керергә туры килер Син укырсың, Кәримә, мин £ сина ышанам,—диде егет һәм чынлап та ышаныч белән кызга карап 3 куйды. ф Бугенле кичәле генә унны тәмамлаган кызның матур булып керфек .таре кайтарылып тора, тутсыл чыраенда әйтеп бетермәслек самими- X лек, балаларча садәлек. Каян килә бу кызга шушындый кыюлык һәм тәвәккәллек. Шул хәл бераз аптырашта калдырган иде буган егетне ч Чока кадәр аның янына килеп утырганнар аны кызганалар гына иде. л хәленә керергә тырышалар, ә бу. менә шул тутсыл-кара йөзле, кер = фекләре кайтарылып торган кыз егетне әллә нишләтте, ул ана кинәт кенә ышанды. Әйе, ул милиция мәктәбенә китәр, укып чыгар. Казанга * кайтып университетка керер, аны тәмамлар һәм үз теләгенә ирешер — тикшерүче булыр Кыз да уз чиратында егеткә текәлебрәк, сынабрак карады Чибәр u күренде аңа егет. Гарип булмаса, яныннан кызлар китмәс иде Ләкин g язмыш бу егетнең яшьлеген башкача хәл иткән, һәм хәзер ул подъезд ® төбен сакларга мәҗбүр Сәере шул иде: нигә дип ул үзен ташлап ~ киткән кызны яклый, аннары булган хәлнең чынын нигә дип яшерә? Ә бнт теләсә, ул кыз хулиганнарны тоттыра да ала нде Туктале. Кә римә бу турыда икенче тапкыр уйлый түгелме инде? Уйласа соң Уй ланырлык нәрсә ич булачак тикшерүче өчен! Егет дулкынлана, таяк тоткан бармаклары җнңелчә калтырана «Үткәне өчен үкенә,—дигән нәтиҗәгә килде Кәримә—Үкенмәслек хәлме Шушы яшеңнән...» Егет чынлап та бер мәлгә үз дөньясына бикләнеп, уйга чумган нде. Күз алдыннан балачагы тәгәрәп узды. Аның карашы стена буенда якча бәреп уйнаган малайшалайларда иде Аның да бит нәкъ әнә шул малайлар кебек гамьсез уйнап йөргән чаклары бар нде. Сәере шул иде: әле өлгергәнлек аттестаты да алмаган кыз аның күңел тү ренә ишерелгән иң нечкә, хәтта бик зәгыйфь горурлык хисенә кагылды Үзен кыйнаган кешеләрдән үч алырга куша Хәтта кыздан да Юк юк аның турында ул беркемгә дә. беркайчан да әйтмәячәк. Нишләде ул кисәк кенә, моңа кадәр аңа барыбер кебек нде ич, бу кыз хулиган нарны табам дигәч, күңеле әллә нишләде дә китте Бит аңа моңа ка дэр берәү дә: «Табыйк шул хулиганнарны»,—дип әйтмәде. Аның гариплеге гүя шулай булырга тиеш, шулай булган кебек кабул ител гән нде инде. Хәтта дәвалаучы врач та анардан: «Кемнәр кыйнады сон үзеңне, ни өчен?» — днп сорамады. Хәтта ул да анын гариплеген та бигый бер хәл днп кабул итте Бу хәлгә инде шактый гомер узды. Coi. инде,— дип уйлады Бәхтияр — Соң...» Ләкин сәбәбе, әлбәттә, анда түгел иде Сәбәбе аны танымаска ты рышып йөргән кызда иде Бәхтияр кыз алдында торып китәргә оялды, гарьләнде, нн кылырга белим гасабиланырга тотынды Бу халәтеннән арынырга теләп, ул әүвәл бая Кәримә әйткән сүзләрнең мәгънәсенә төшенергә теләп к; рады, ләкин кинәт кенә нервылана башлагангамы, тыныч кына уйлы алмады. Егетнең кара кашлары җыерылды, ике каш арасында тирә сызык ятты. Бәхтиярдәге бу хәлне күреп, Кәримә урыныннан кузгалдь — Я, хушыгыз. Мин китим инде. — Тукта,—диде Бәхтияр, нәни баладай өзгәләнә калып Ми сиңа адресымны бирмәдем бит — Әйе, бирегез. Мин сезгә чынлап та хат язармын. Кәримә әкрен генә, өйдәгеләргә сиздерми генә юлга җыена башла ды. Әнисе һәркөн медицина институты дип теңкәсенә тиде, Кәрим, каршы дәшмәде. Аттестатын алып кайткач, әнисе «Казан» торты аил керде, Юлия Борисовнаны дәштеләр һәм бергәләп чәй эчтеләр Табьн янында да әнисе медицина институты турында сүз кузгатты. Ул инд- анда булып, белешеп тә кайткан, имеш, быел конкурс былтыргы кебе! үк зур булмаячак, гел бишкә генә укыган кызы һичшиксез керәчәк Больницада эшли башлаганнан бирле врач һөнәренә гашыйк булга! әнисе медицина институтын өзмәде дә, куймады да. һәр көнне дияр лек: «Кәримә, сиңа да вакыт инде документларыңны илтергә, бар д« тапшыр»,— дип тукып торды. Кәримә әйе дә, юк та димәде диюен, .иш се Алабугага китәсен сизенсә, өйдә зилзилә кубасын аңлап, ияк ка гып, килешкәндәй итеп утырды. Вакыт уза торды. Иртәгә китәм дигән көнне Кәримә өйдә 6ep\jt калды. Кич якта Зөлфия апасы белән әнисе Юлия Борисовналарга кереп киттеләр. Апасы бүген анда йоклаячак, өлкән артистка яшь ар тистканы дөнья көтәргә, җыр серләренә өйрәтәчәк, аннары ярты төнг< чаклы йокламый ятачаклар Бүлмәдә берүзе калгач, Кәримә әкрег генә чишенде, эчке күлмәктән генә калып, көзге каршына килеп басты Зифа иде Кәримәнең гәүдәсе, җиденче класста укыганда аны һәм классташы Зөбәрҗәтне гимнастика секциясенә язганнар иле. Кәрим, хәтта елга якын анда хәзерләнеп тә йөрде, ләкин тренерлары ки-Яүгг чыкты һәм Төмәнгә күчеп китте. Ул китүгә, җыелып, укмашып кына килгән гимнастлар секциясе үзеннән-үзе таралды да бетте Ятса да, күзенә йокы кермәде Кәримәнең. Әнисенә әйтмичә Алабуга милиция мәктәбенә укырга китеп баруы — куркыныч та һәм инде ниятеннән дә кире кайтасы килми, уйланасы уйланган иде инде. Әнисе, әлбәттә, орышыр, хәтта Алабугага ук килеп җитәр, ләкин ни н-ш. булмасын, Кәримә үз ниятеннән кире кайтмас Вак-төяк, кирәк-ярак әйберләр күптән җыелган, төйнәлгән, барысы да Зөлфия апасының юлга йөртә торган сумкасына тутырылган иде. Иң мөһим, иң авыр мәсьәлә — акча табу Дөрес, Алабуга шәһәре ерак җир түгел, ничек тә барып җитәр, әмма барыбер—юлы бар, яшисе бар. Уйлый торгач, Юлия Борисовнадан акча сорап торырга ниятләде. Ләкин бераздан бу уеннан кире кайтты Юлия Борисовна әнисенең мәңгелек ахирәте, әнисенә әйтми калмас, әйтмәгән хәлдә дә шәп килеп чыкмас, әнисе күрше карчыкка үз гомеренә үпкә ачу саклар. Иртәгә әнисе иртәнге якта эшли, Зөлфия апасы консерваториядә, димәк, һичкемнән курыкмыйча иркенләп чыгып китәргә була Әйе, акча, акча... Әллә соң Бәхтнярдән сорап торыргамы? Иртән күзен ачуга, Кәримә өйдә берүзе генә булуын, әнисенең эшкә. апасынын укырга китүен абайлады Караваттан тормастан, ул китү хәлләрен өр-яңадан уйлап чыгарга булды Пальто алмаскадыр, керә кала икән, барыбер форма бирәчәкләр, керми икән, көннәр суыткала ганчы әйләнеп кайтачак. Хәер, кире кайтмаячак ул, һичшиксез укырга керәчәк. Ә менә плащ, җылы кофта кебек әйберләрне алырга ♦ булыр. Болай барысы да уйланылган иде югыйсә, тик менә Бәхтияр- < дән акча соравы гына әллә ничегрәк Акчасы булмаса, днгән 4 шик тә бар. Торып юынганда да, чәй куеп, йомырка тәбәсе кыздырып ашаганда < ла Кәримә акчаны Бәхтиярдән сорарга дигән фикердә булды Бу ния- 2 ген тәмам ныгыту өчен ул, чәй дә эчеп тормыйча, йөгереп урамга > чыкты, әмма Бәхтиярне гадәттәге урынында күрмәде. Кәримә юри о. алар подъезды алдыннан берничә тапкыр узып китте, хәтта бер мәл ч туктап, тәрәзәләргә карап та торды. Менә ул, тәвәккәлләп, подъездга и габа юнәлде, шул мәлдә ул ишектән чыгып килүче Бәхтиярне күреп « алды Егет стенага елыша-елыша, тынлаталмас аякларын көч-хәл ж белән сөйрәтеп, чыгып килә иде. Бит алмалары алсуланган, маңгаена = бөрчек-бөрчек тир бөртекләре бәреп чыккан Моны күрүгә, Кәримә г - ана ярдәмгә ташланды, егетне иңенә таяндырып, эскәмиягә китереп * утыртты. — Мин сине күрдем,— диде Бәхтияр, эскәмиягә утыруга җиңел = сулап куйды.— Исәнме. Әти-әниләр эштәләр. Өйдә берүзем — Бәхтияр,—диде кыз егетнең янәшәсенә утырып — Минем сиңа* бик зур йомышым бар I — Миңа?! — дип гаҗәпләнә калды егет. — Сиңа, Бәхтияр. Син миңа йөз сум акча биреп тора алмассыңмы? и Эҗәткә. Мин аны кайтарып бирермен Озак тотмам — Әйдә! Ф — Кая? г — Әйдә, өйгә керәбез. Бәхтияр торырга омтылды, Кәримә аны култыклап алды, алай уңай сыз булгач, егетнең кулын муены аша алып, керергә ярдәм итте — Ничәнче катта торасыз? — Икенче катта. — Нигә беренче каттан квартир сорамыйсыз? — Биргәннәр иде дә, мин теләмәдем Ишек төбенә менеп җиттеләр, Кәримә сәерсенеп егетнең күзләренә карады Кулы Кәримәнең иңбашында, гүя ул ияләнгән классташына ярдәм итә, ә монда кинәт әллә ни булды, шул хәрәкәттән сискәнеп китте. Бәхтиярнең күзләрендә дә нурлар бии кебек иде Нигәдер кул ны да җибәрми тора, югыйсә ишек төбенә дә килеп җиттеләр бит инде. — Рәхмәт. Хәзер Бәхтияр стенага терәлеп, кесәсеннән ачкыч чыгарды, ишекне ачты Ул ишекне ачканда да, ачкач та, Кәримә шушы мизгелдә үзе белән ни булганына төшенә алмый торды Әйтерсең шушы минутта кемдер аның күңел түрендәге иң нечкә, әле беркем тимәгән кылына кагылган кебек иде Кәримәнең дәшми тынмый гына басып торуы хәзер генә булып алган сәер халәттән чыга алмыйча җәфалануыннан иде. — Әйдә, кер,— диде Бәхтияр. Егет ишекнең эчке ягында тора иде инде, кай арададыр кереп гә өлгергән, күзләре һаман шулай ук яна, бит алмаларына кызыл тим гелләр кунган. — Кер инде, кер. курыкма,— дилс егет — Уф. нишләп куркыйм ди мин синнән,— диде Кәримә, тик бусага :е курку хисе янә кузгалып куйды. — Уз әйдә, түрдән уз. Мин хәзер. Кәримә, кыяр-кыймас кына узды, баягы тәвәккәллеген аның гүя жил алды, аяклары кургаштай авырайды, кунак бүлмәсенә керүгә, туктап калды. Ишек яңагына, стенага, буфет, китап шкафларына тотына-тотына Бәхтияр түргә узды, комод тартмасын ачып, аннан ниндидер шкатулка алды, санап, Кәримәгә акча сузды. — Мә. Йөз сум житәрме сон? — дип сорады егет. — Җитәр. Рәхмәт, Бәхтияр, мин аны тиздән кайтарырмын. — Ашыкма кайтарырга. Эшли башлагач. Акча минеке. Кәримә кызыл унлыкларны кулына йомарлап тотты да чыгу ягына таба бер адым ясады. Бәхтияр бу хәлне күреп, агарынып китте. — Китәсең дә мени? — Җыенырга кирәк, соңга калуым бар Мин сиңа китешли кагылырмын, Бәхтияр. Акчаң өчен мең-мең рәхмәт Баргач та хат язармын. — Уңышлар сиңа,— Бәхтияр стена буйлап аның янына килә башлады.— Хатны минем исемгә яз. Ни пуха, ни пера диләрме әле,— дип елмаерга тырышты егет, әмма аның карашында Кәримә беренче көндәге гадилекне күрмәде, ул аңа ничектер кызыксынып, аны аңларга теләп, ул гынамы, кыздан нидер өмет итеп карый сыман иде. Бу караш, Бәхтиярнең бу кызыксынуы Кәримәне янә куркыта калды. Яна гына күргән кебек, ул өйдәге җиһазларга күз йөртеп чыкты Бүлмә уртасындагы түгәрәк өстәл дә, биек артлы урындыклар да, уң як стенада торган зур көзге дә, өстен бәрхет япма белән каплаган телевизор да, тәрәзәдәге моңсу күксел төстәге пәрдәләр — һәммәсе дә аңа ниндидер мөнәсәбәт тоталар, бу өйнең хужасы кебек үк тәүге карашларын үзгәрткәннәр кебек иде. «Нәрсә булды соң әле?» — диде ул үзалдына, Бәхтияр ишеккә таба килгән арада Ул, әлбәттә, аның белән саубуллашырга, аңа милиция мәктәбенә уңышлы керү теләген әйтергә дип килә иде. «Нәрсә булды соң әле миңа?» — дип сорады ул янә үз-үзеннән. Ул үзенең ни өчен бирегә килеп керүен дә, моның шактый кыю адым булуын да уйлап куйды Ә бит күңеле белән ул моңа каршы иде, шулай да керде, чөнки иң кыен вакытта аны аңлардай, аның тәүге адымын, фикерен ныгытырдай бердәнбер кеше Бәхтияр булып чыкты. Ул арада Бәхтияр аның кулыннан алды. — Бәлкем, бергәләп чәй эчәрбез. — Чәй,—дип кинәт айнып китте Кәримә,—Чәй. Мин дә чәй куйган идем бит. Рәхмәт. Я, хуш, Бәхтияр. Кәримә егетнең кулына кагылып алды, сыйпагандай итте һәм, күзен күтәреп карарга да оялып, йөгереп чыгып китте. Икешәр баскыч аша сикерә-атлый төште, ишегалдын җан фәрманга йөгереп узды, янә аңарда ниндидер хис ялкынланып алды һәм аңа шул ялкынлануын кем дә булса күрер, күрер дә аның иң кадерле нәрсәсенә кагылыр кебек иде. «У-рра! — дип кычкырды ул эченнән, подъездларына килеп керүгә.— Ур-ра! Акча булды. Китәм!» Квартирларына кайтып кереп артыннан ишек ябылуга, йөрәге дөп- дөп типкән килеш, бер тын туктап торды Өйдә тынлык иде. Димәк, әнисе дә, Зөлфия апасы да кайтмаган, ул әле алар кайтып кергәнче җыенып чыгып китәргә дә өлгерәчәк. Бүлмәгә ташланды, җыеп куйган әйберләренә күз йөртеп чыкты. «Ашап тормыйм,— диде үзалдына.— Кайтып керүләре бар Кая булса да капкалап алырмын aie Аэропортта»,— дип сөйләнде ул, ишекне яба-яба. Ачкычларны почта әрҗәсенә төшерде, тимер ачкычлар шалтырап әрҗә төбенә бәрелгәч, әллә нишләп дерт итеп китте, астан кемдер менеп килә иде. Аяк тавы- I шыиа колак салды Юк, әнисе дә, Зөлфия апасы да түгел, Юлия Бо- рисовна бу Булмагае Кәримә сумкасын алып, түбән төшә башлады — Кая син болай? — диде Юлия Борисовна Кәримәнең битләренә I гүя ут каты Зиһенен «Әллә беләме бу Юлия Борисовна?» — дигән уй кайдереп узды — Авылга бәрәнге алырга җибәрәләр,— диде Кәримә — Иртәрәк түгелме соң әле бәрәнге алырга? I Кирәк бит. бер алдашырга тотынгач, Кәримәнең зиһене ачылып илткәндәй булды - Башта ашлык чистартуда катнашачакбыз. — Ашлык чистартуда!? Изге эш, бик тә изге эшкә барасын,— дин | сейләнэсөйләнә менүен дәвам итте Юлия Борисовна, ләкин Кәримә бе- i лән тигезләшкәч, кисәк туктады, кызга текәлебрәк карады — Әниең өйдәме сон? I — Эштә ул. — Эштә мени, - дип гаҗәпләнгәндәй итте Юлия Борисовна - Бар инде, бар, йөгер, сонга калуын бар , — Юлия Борисовна - Бар диләр сиңа. Әниеңә әйтмәм Бар диләр сиңа, иптәшләрен- «=: иән калырсың Кәримә аяк астында баскыч тоймады подъездам чыгуга, башын а күтәрмичә, Троллейбус тукталышына йөгерде 2 I Гөлбикә идарәдә эшли башлаган елны Якубны бер елга Ленинград- з ия укырга җибәрделәр Ул елда Гөлбикә аңардан авырлы булып кал - ды Якуб кайтканда балага өч ай булган иде инде Кайтып ярты елга 3 якын эшләмәде, Якуб янәдән (бу юлы инде Чәскәүгә) укырга китте ® Әлс булса оныта алмый, ир авызыннан бу хәбәрне ишеткәч, Гөлбикә * Якубы белән ике көнгә якын сөйләшми йөрде Сөйләшерлек идеме, ха тыны кулында яше тулмаган бала, ә ул тагын укырга китә Ирме ул аңа, аллә студентмы' Бала үсә төшкәнче сабыр итәргә дә була иде ла | баса Кайнарланып китеп, шул турыда әйткәч, ире тәкәллефсез генә, | шулай булырга тиешле сыман. «Милиция сезнең коллектив түгел, без лә Корыч дисциплина*.- дип кенә җибәргән иде Бәлкем шулайдыр да. милициядә корыч дисциплина булуга Гөлбикә ! куана гына, шуңа карамастан, иренен бу сүзләренә Гөлбикәнең җен ачулары чыкты, чәчрәп кереп, нидер әйтергә дә теләгән иде. өлгерми коллы. Тегесе сизенеп булса кирәк, тиз генә киенде дә чыгып китте Бербереңә ачу килү, әйтешү гаиләдә булгалый торган хәл, кич якта ире эштән кайткач, һәм дустанә матур итеп дәшкәч, җитмәсә, килеп, сайбәтме хәлләр, бәләкәчебез йоклыймы»,— дип тә дәшкәч, әрепләр киткән иле тагын Ире шулайрак дәшүгә җаны эресә дә күңелгә сеңеп кмгаи үпкә тиз генә җуелмады. Якубы тәгаен Мәскәүгә җыена башла • ач. Гөлбикәнең янә буасы ташып чыкты Имеш, синең генә эшең эш. безнеке, ягыш аныкы, курчак уены. Әмма ир аның бу дулавын гүя ишетмәде дә, Гөлбикә нинди эшкә генә керешмәсен, кулыннан алып ди Ирлек эшен башкарды, үтә ш ътибарлы булды, назлы итеп күзләренә карады Шулай, бер берсенә булыша булыша, баланы йокыга салгач, сабыйлары гәмле йокыга талгач, күзгә күз карашып алдылар һәм үз лире д,з сизмәстән бер-берсенец кочагына сеңделәр Ирнең киң күкрәген, җылы куенын тоеп яткан Гөлбикә барысы турында да онытты Менә шул мизгелләр өчен үлепләр китәргә .кер Н Якубнын кочагында Җитмәсә Якубы «Семьяга тагын бер ыизи пионер киләчәк, әнисе», дип. болай да нечкәреп, йомшарып *• шыкның күне.ден тәмам эретеп ташлады СУЛАР ҮРГӘ АКСА ДА Малай тапмады Гөлбикә, икенче баласы да кыз булды Беренче кызына исемне Гөлбикә куштырган иде, икенчесенә исемне Якуб үзе сайлады Гөлбикә каршы төшмәде. Әйдә, Кәримә икән Кәримә булсын, исемне ата кушса кыз бала бәхетле була, диләр. Үзе исем кушкангамы, Якуб икенче кызларын кулыннан да төшермәде. Ахыр бер тапкыр «Юк инде, әнисе, кыз булса да, милиционер булыр бу, күрәмсең, кулга ни тамаша ябышкан»,— дип. Гөлбикәнең күңелен кузгатып, ачуын чы гарган иде. «Тузга язмаганны сөйләмәсәнә әле, Якубҗан. Нинди милиционер ди инде ул тагын, берсеннән дә гарык...» Әйе, үтте, үтте гомер, үтеп бара. Әле булса хәтерендә Зөлфияне үзе кая барса, шунда йөртте. Декрет ялы бетеп, үз исәбенә ял алып, бала карап өйдә яткан вакыты иде, көтмәгәндә-сорамаганда Гөлбикәне идарә начальнигы чакырып алды. Гөлбикә тугыз айлык Зөлфиясен күтәрде дә идарәгә китте. Начальник кабинетына ул баласын күтәреп килеп керде. Хатын кулында бала күреп, начальник бер мәлгә аптырап калды бугай, ни әйтергә белми өстәлдәге кәгазьләрен актарган, рәтләгәндәй итте. — Гөлбикә Әхмәтовна, минем бик зур үтенечем бар . Садрый 1а ләветдинович кисәк кенә авырып китте, ә тормыш дәвам итә —Әлмәт тә әнә зур эш чыкты Барып, ревизия үткәрәсе иде. Ярдәмгә шул өлкәдәге ике кешене билгеләдек. Берсе — тәэминатчы, икенчесе — исәп-хисап белгече. Сездәй тәҗрибәле кеше башкарып чыга алыр дигән фикергә килдек. — Мине кая куярбыз, абый,— дип, баласына күрсәтте Гөлбикә. — Караучылар булыр, исәп-хисап белгече — кыз кеше, һич югы ана йөкләрсез. — Яна тәпи баса башладык бит әле, абый. Андый ерак юлга чы гарга куркарак төшәбез шул — Мәсьәлә җитди булмаса, Сезне чакырмаган да булыр идек, Гөлбикә Әхмәтовна Сездән башка кешегә ышанып тапшыра алмыйбыз ул эшне, ышаныгыз. Якубы өйдә булса да, булмаса да, идарә начальнигы бик үтенгәч. Гөлбикә барыбер барган булыр иде. Ул тәмам туйган иде инде өйдә утыра-утыра. Риза булды булуын, әмма начальник кабинетыннан чыккач, курка калды кулында тугыз айлык бала һәм ул, җүләр баш, нинди җитди ревизия уздырырга Әлмәт кадәр Әлмәткә барырга риза бул ды Мәгәр ризалык бирелгән, кире уйлау мөмкин түгел иде Хакын катьнең асылын ачу өчен җанын җидегә бүләргә торган КРУның өлкән ревизоры урынына аны җибәрәләр икән, димәк, чынлап та ана ышана- iap, ышаныч белдерәләр. Ә бит өлкән ревизор булып эшләү теләге Гөлбикәнең бу өлкәгә килеп эшли башлагач та хыялланып йөргән теләге түгелме соң' Бармый буламы, җүләр. Белә-белештергәннән бирле Гөлбикә ният иткән эшен җиренә җиткермичә калганы булмады Тәвәккәл холкы аркасында авызы пешкән чаклары да булга.1ады булуын, әмма барыбер үзенекен итте Якубка кияүгә чыгуы да шулайрак килеп чыкты Очраша торгач, егет (ул ва кытта Якуб өлкән лейтенант кына иде әле) ана: «Чык мина кияүгә. Гөлбикә»,—дип ычкындырды Икенче көнне үк булмаса да, ялга каршы көнне Гөлбикә чемодан-сумкаларын күтәреп, милиция өлкән лей генанты Якуб Азатовнын ун квадратлы бүлмәсенә килеп керде Ишекне ачып җибәрүгә, бусагада чемодан-сумка күтәргән Гөлбикәне күрде дә агарынып китте өлкән лейтенант, тәмам телсез калды. Хуҗадан рөхсәт-фәлән сорап тормастан, Гөлбикә кыюланып бусага аша атлады «Менә. Якубҗан, мин килдем дә.— диде.— Әйтүең чын булгандыр бит. куып 1ыгармассың шәт!?.» Башкарган хезмәте, дөньяга карашы, җитдилеге белән күпләрдән аерылып торган, җиде исәпләп бер кисәргә өйрәнгән Я куб тәмам та ралгаи, каушап калган иде ул көнне Башта ул кызны шаяр.» дип уй jтады, егермедән узган кыздан барысын да көтәргә була Ишекне бә pen кергәне өчен гаепләр иде — үпкәләр дә борылып чыгып китәр дип курыкты Кыз ана ошый, әгәр дә кызның нияте изге икән, ул аңарга ♦ чынлап та өйләнергә әзер < һәм шулай итте дә Өйләнешкәннән сон күп тә тормый, аларга ике бүлмәле фатир бир деләр Якуб капитан дәрәҗәсенә иреште Кулы җиңел булдымы Гөлби- < кәнеи, Якубы хезмәтендә бик тиз югары үрләде. Хәвефле һәм куркы- 2 ныч иде милиция капитанының хезмәте. Кайчак атналар буена өйгә > кайтып кермәде, кайта алмыйм дип, телефоннан гына шалтыратты, ә * кайвакытта шалтырата да алмады Ул көннәрдә Гөлбикә әллә ниләр 5 уйлап бетерә торган иде. Кайчак исә шикләнеп тә куя нинди дә булса J кәнтәй янына ияләшеп китмәдеме бу ир? Ревизор булып эшләү дәве ♦ рендә андый капитаннарны иреннәрен кишер төсенә буяган җиңел хо- _ лыклы хатыннар белән рестораннарда күргәләде, шулар күз алдына = килә идеме, аның Якубы да шулай берәр кәнтәй белән ресторанда кәеф 4 ачып утырадыр сыман тоела башлый иде. Ләкин ире исән-сау кайтып ? керүгә, бу турыда оныта. Ә инде ире йокыга киткәч, аның керләрен уганда йүлмәк киемендә кан таплары күрер иде дә йөрәге жу итеп ~ китәр иде: «Якубҗан, бу кан таплары каян?» — дип сорар иде ■. Чыккач та тагын эчә башлаган,’ди әнә Шулай була ул әнә тегесе куа, монысы китми йөдәтә, 'ди Vi.i.iHi'Hi гә әйтеп утыртам мин сине дип әйтеп әйтә, ди Шулай ул дивьжт акыллым, бер Зиген, бер... күрсәтә дә тора. Сөйрәлчек ир-аттан м .Бәй, исеме ничек дидек әле? Зөл- ч фцмени әле син. бәбекәчем. Менә чәй дә кайнады. Хәзер табын хәстәр- £ дам до Шундый буранда, я ходаем, бала белән тәвәккәлләп чыгуыңны < u әйтер идем инде... 2 1 Хуҗа хатын тнз-тиз табын хәзерләде, өстәлгә әллә ниткән ризык- > нигъмәтләр китереп куйды £ - Танышмадык та бит без, апа? * - Хатимә минем атым, акыллым Җитешеп кенә утырыгыз әле. Син ° да вер дә тартынып торма, егетем. Хатип кына әллә кая китеп югалды ♦ Пнр! ән кызын алырга киткәндер инде. Концерт була бит бүген бездә, х кызы шәһәрдә яши, шуны алырга киткәндер - Без дә концертка барырбыз дигән идек,—диде Хәлил. - Бәй, бара гына күрегез. Балаң турында кайгырма, шундаен ит- х тереп карармын.. Беренчесеме? “ - Әйе - Озакка сузма, рәттән икенчесен дә табып куй да рәхәтләнеп » МИфсеи Бер тапкач, үсә ул, илдә кеше түгел, чыпчык та үлми, днләр. * Чәй эчкәннән соң Гөлбикә баланы имезде дә урынга салды £ - Моннан егылмасмы икән сон. Хәтимә апа? з Егылмый, егылмый Үзем карармын, бер дә борчылма Хәтимә £ мац баш бала иде. җиде апаен карап үстерде Тегеләрнең жылаула- и рыма бик аптыраганда буш күкрәгемне суырта торган идем Хәтимә караватта йоклап киткән бала тирәли мендәрләр салды - Ана, без чынлап та концертка барыр идек. - Бәй, нинди суз ди инде ул тагын. Барыгыз, бар Бер дә бор iutM.iru3. Тушындый буранда Әлмәт кадәр Әлмәткә кил дә. Эшегезне Жа әйтер идем инде, балакай. Концертка җыенганда да. киенеп тышка чыккач та Гөлбикә хужа «атын әйткән сүзләрнең мәгънәсенә төшенергә тырышып карады | — Юлия Борисовна, бу ни дигән сүз инде тагын! Аныкы булса сон. £ I — Бетте, бетте. Әйдә, янына керәбез Якуб иркен сулап куйды Әмма ни генә булмасын, күңел түренә әл- лә ниткән рәнҗү кебегрәк бер нәрсә кереп укмашкан иде. Бала имезеп ♦ утырган Гөлбикә янына кергәч, Гөлбикә аңа теләр-теләмәс кенә елмаеп s алды Бу елмаюдан шуны аңлады Якуб: Гөлбикә Юлия Борисовнанын = сүзләренә ышанып җитмәде. Еллар буена бер семьядай торып, бер күр- мәсә бер күргән булыр иде Гөлбикә аны. Ә Юлия Борисовнанын моңа Z кадәр ул алтын булавканы күрсәткәне, чәченә кадаганы да булмавы анык өчен сәер иде Якуб эшкә ашыкты. Коридорга чыккач ул — Юлия Борисовна, кадсрлем, алтын кеше сез. Юлия Борисовна,- х диде £ — Алтын түгел, көмеш тә була алмадым шул, Якубҗан Я. бар. з борчылма, иң мөһиме үз күңелең саф булсын Сәер хәл кичерә иде Якуб Элек аның Вәсилә Хаковага күтәрелеп караганы да булмады. Гөлбикә аның булавкасын тәрәзә төбеннән тап кач, үзе дә сизмәстән бу хатынга карата әллә ниткән кызыксыну уяну ын тойды ул. Башта Вәсилә Хакова анардан алтын булавка турында ре сорар дип өмет итеп йөрде Соңыннан Хакова һични югалтмаган кебек йөрүен дәвам иткәч, аны бердәнбер көнне үзенең кабинетына чакырып алды — Бәлкем, үзегез керерсез, иптәш майор,— дип шаяртты Вәсилә — Була ул,— дигән булды Якуб, әмма кузгалмады Аларнын дәрәҗәләре бер түгел, кем кемгә керсә дә барыбер түгел иде Шулай да Якуб ир-ат бит, ә ул хатын-кыз Димәк, ана барырга туры килер Якуб өстәл артыннан торып кузгалган гына иде. кабинетка, ялты pan, Хакова үзе килеп керде Өйдә булып алган хәлдән Якуб әле булса тынычланып җитмәгән нде. Гөлбикә аны бинахакка рәнҗетте, бөтенләй булмаган хәлне бул ган дип исбатларга тырышты Гөлбикә алдында аның гөнаһы юк иде. ■>мма Якубта барыбер ниндидер борчу кузгалды. Шактый еллар тикше рүчс булып эшләгән кеше өчен сәер хәл иде бу Югыйсә бит аның гае бс юк, әмма ул үзен гаепле кеше кебек тоя Димәк, бик күн тапкырлар гел бер нәрсә турында тукып торсалар, бер гаепсез кеше дә үзен гаеп Ле кеше кебек хис итә башлый икән. Кечкенә генә бер деталь авын үзен гаепләү өчен булавка да бик җиткән булып чыкты Чынлап та, һич булмаган нәрсәдә гаеплиләр ич аны һәм, әйтергә Мф»к. республиканың шактый тәҗрибәле тикшерүчесе шушы нәрсәгә гаҗәпләнеп утыра, җитмәсә (бусы инде үз үзен акларга теләп булса *нрәк), шушы эштә мыскал да гөнаһы булмаган Вәсилә Хаконаны үзе иә чакырды. Ни әйтә ала ул ана? Алтын булавкагызны бездә калдыр гансыз диярме? Ә ул сиңа «Әйе шул, бирегез әле, мин аны дөнья бете pen эзлим», дисә. Ә ул булавка Юлия Борисовнада бит әлегә. Битенә бәреп әйтерлек гаепме’ Юк Әмма күңелне әллә ни кымть рыклап тора Вәсилә Хакованы ул бары тик ярдәмгә, өй җыештырырг чакырды Бер мәктәпне тәмамлаган кешеләр, бер университетта укыдь лар. Бер бүлектә эшлиләр; Вәсилә Хакова аның дусты, хезмәттәше, фи кердәше иде, фәкать шул. Хак анысы, шәхси тормышыннан сабакта: шына зарланган чаклары да булгалады. Мәгәр зарланса да үзен кыз гандырырлык итмәде. Хатын-кыз ир-атны кызганмаска тиеш, дип бар; иде Якуб, тол хатыннан үзен кызгандырасы килми иде аның. Беркөнш өй тәмам ат абзары булды, бүлмәләрне җыештырырга кул җитми, дш зарлангач, Хакова килеп булышырга булды Бик күңелле иде югыйсә. Ялтырап калган бүлмәләргә тиздән бәби кайтачак. Соңыннан бергәлә! чәй эчтеләр Вәсилә Хакова, әлбәттә, алтын булавканы тәрәзә төбенд; юри калдырмагандыр, мөмкин хәл түгел бу. Шулай уйланып торганда кабинетка Вәсилә Хакова килеп керде. — Якубҗан, әйдә миңа керәбез, чәй сораттым, чәй эчә-эчә сөйлә шербез. — Ә-ә, хәзер,— диде Якуб.— Гел онытылып киткәнмен. — Кем белән котлыйм үзеңне? — Кыз инде. Артыгына ярамадык булып чыга... — Хәзерге заман ата-анасы өчен иң зур хәзинә — ул кыз бала, Якубҗан. Хакова апа Якубҗан дип үзләрендә өй җыештырып киткәч әйтә башлады. Күрәсең, Юлия Борисовнадан отып калгандыр. Энә карагы хәтле алтын булавканы хатыны дөя итеп күрмәгән булса, бәлкем әле Якуб Вәсиләне кабинетына чакырмаган да булыр иде, ул гынамы, ана чәй эчәргә кермәгәндә булыр иде. Аның күңелендә үҗәтлек хисе кабынды Юк, үҗәтлек тә түгел иде бу, элек-электән үк күңел түрендә йөрткән теләгенең тышавын чишеп җибәрергә теләве иде бугай. Хатын-кызга соклану һәр ир-атка хас сыйфат, ләкин әле моны мәхәббәт дип әйтеп булмый Соклану үтүчән, мәхәббәт үтмәскә дә мөмкин. Вәсиләгә мона кадәр Якуб сокланып кына йөргән иде. Ә менә кичәле-бүгенле ул телә- сә-теләмәсә дә Вәсилә турында уйлап йөри башлады. Бу соклануда мавыгуга хас нәрсә юк, Вәсилә аның белән дөньяви хәлләр турында сөйләшми, аңа яна келәм дә, чех хрустальләре дә, ГДР стенкасы да кирәкми, сувенирлар да җыймый ул хатын, Якуб белән гел эш турында гына сөйләшә иде Вәсилә Хакова кабинетына чәй эчәргә кергәч тә сөйләшү эш хәлләре турында барды. Якуб анардан булавка турында берничә тапкыр сорарга дип ымсынса да, ни сәбәптәндер, сорый алмады, чәй өчен рәхмәт әйтеп чыгып китте. .. Иртәнге эш сәгатьләре бик тиз уза, оператив сводкалар белән танышып алган арада Якуб янына берничә тапкыр тикшерүче Хикмәтул- ла кереп чыкты Гомерен тикшерүче булып уздырган бу кеше һәр җинаятьченең исемен, фамилиясен, хәтта ата-аналарын да хәтердән белә ндс Феноменаль хәтерле тикшерүче буларак, күп кеше аңардан кинәш сорый. Якуб эшкә килгәч, җитмәсә аның кабинеты белән янәшә урнашкач, Хикмәтулла аңа еш кына керә торган булып китте. Ик-өч ел элек хатынын җирләгән Хикмәтулла бер ялгызы’ яши, бер үзенә күңелсез булгангадыр, күп вакытын эштә уздыра һәм аның Вәсилә Хаковага карата булган җылы мөнәсәбәтен барысы да сизә иде Хатын риза булса, ул аңа ике дә уйламыйча өйләнәчәк, әмма Вәсилә Хакова ни сәбәпледер Хикмәтулла белән рәтләп сөйләшми, хәтта бүтәннәр кебек өлкән тикшерүче янына киңәшкә дә керми иде. Бу турыда белгән Якуб бер сүз белән «Яратмый ул аны»,—дигән нәтиҗәгә килде. I Хнкмәтуллага илле яшь тирәсе, кирәкмәгән зур борынлы, озынча виаклы, бит-йөзен гел борыны каплап тора сыман, иреннәре калын, н-ькелт-соры күзләре тирәнгә кереп утырганнар Чәченә чал кергәнен 1 ГСЙ белмәде түгел, бакыр сары колакларын локатор канатлары дияр- сея Шунысы гаҗәп, шушы зур башлы ирдә бөтенләй нечкә хатын-кыз тавышы иде. Борыны, йөзе, баш тирәсе зуп булгангамы, әүвәл ана бу тавыш монардан чыгамы дип шикләнебрәк карыйлар Әмма нишләмәк кирәк, тавыш шушы хөрмәткә ия, тәҗрибәле ир-аттан чыга иде Якуб- на калса, Вәсилә Хакова аны нәкъ менә шул нечкә тавышы өчен яратмыйдыр шикелле. г — Якуб, әйдә ашап киләбез, әллә нигә кәеф китеп тора,— диде ул кабинетка килеп керүгә түр яктагы креслога чумып. I — Хәзер, Хикмәтулла абый | ’ — Абый ук түгел әле мин сиңа, Якубҗан. Яшь арабыз нибарысы биш ел. Син бәхетле, Якубҗан. Синең ике балаң бар Ә мин үземнең хатын белән егерме елга якын яшәдем, бер бала китереп куандыра алмады, мәрхүмә. Ә бит ир-ат хатын-кызга бала өчен дип өйләнә. Менә кайбер хатыннар шуны аңламый, мать якасына Ир белән яшиләр, ба ла тапмыйлар. Синең хатын ул яктан уңган булып чыкты, берсе артыннан берсен китереп кенә тора Күпләргә тәтемәгән бәхет ул, Якубҗан Я. барасынмы әбиткә. Вәсилә Хакова китеп тә барыр Бергәләп утыра сы иде. Теләсәң ни уйла, Якубҗан, мин ул хатынга гашыйк Менә мин амин белән яшәр идем. Якуб эшен бер читкә куеп, Хикмәтуллага карады I — Шулай дисең инде, ә, Хикмәтулла абзый — ӘЙтмә әле шул абзыеңны, ачу китереп Абзый да абзый Картай тын бетердегез инде шулай дип Борын зур дигәч тә. борынга карап кына картаймыйдыр бит инде кеше!? Юктыр бит?’ i Икәүләшеп көлештеләр — Ә шулай да әйт әле, Хикмәтулла абзый, кыенмы бер ялгызын яшәве? — Ялгыз калган кеше аккош белән бер икән ул Ялгызлык картай та мине хәзер, Якубҗан Ә күңел яшь. шайтан алгыры Хәтта яшьләргә күз төшә Чыкмый бит әнә шул Хакова үземә, югыйсә сиздереп тә ка раган идем Башта хатыныңның кырыгы үтсен, дигән булды, аннары елы, хәзер әнә гел дәшми, әйтер сүзе калмады, күрәсең — Әйтер әле, сабыр ит — Әйтер сиңа, сизмиммени, тикшерүче лә мин Алай да шайтан •кетсез диләрме әле, мин көтәргә булдым Хатын кызның күңеле гел эт кояшы кебек бит ул, җайланыр әле бер — Җайланыр, җайланыр. Хикмәтулла абзый Әйтте диярсең, җай ланыр, чөнки яраткан кешең ихлас булса, киткән коштай бер кайта ул,—диде Якуб. — Хакованы алабызмы соң? — Алсак шәп булыр ие. һич югы күзенә карап утырыр нем, чибәр хатын, гел алиһә инде менә. Нишләп ире белән торалмагандыр, бер алла белә. ' Ишектән чыгулары булды, аларга Вәсилә Хакова очрады | — Менә ичмасам бәхет,— диде Хикмәтулла Көткәннең кулына, чыгарып салыр юлына, диләрме әле Исәнмесез. Вәсилә ханым Менә син шуңа игътибар ит әле, Якубҗан Мин дә Хаков, ул ла Хакова Ми •еы әтинең исеме Хакович. Вәсиләнең лә Хаковна Уйлабрак карасаң, fca Вәсилә Хаковна белән бер җепкә уралганбыз Хаков. Хакова. җит касә, икебез дә милиция капитаны Днрес. мнн •лкән тикшерүче, ләкин •оннан ни үзгәрә, башкарган эшебез бер, максатыбыз бер, тик теләкләр генә икебезнеке ике Хакова формалан түгел иде Өстендә зәнгәр йон күлмәк, аякларын ла бнек үкчәле туфлиләр Муенында гәрәбә муенса, колакларында да МӨСӘГЫЯТ ХӘБИБУЛЛИН ф » 5.IM- Ml | гага охшатып ясалган алтын алкалар, чәчен күпертеп, бик килештереп, баш түбәсенә өеп куйган, күз төпләренә сизелер-снзелмәс кенә шәмәхә иңдерелгән, иреннәрендә чия төсендәге помада. Мондый киемдә сирәк күренгәнгәме, Хакова Якубка бүген аерата чибәр күренде, ул хәтта һич урынсызга Хикмәтуллага карата көнләшү кебек бер нәрсә тойды. — Бүген ашханәдә балык кына,— диде Вәсилә Хаковна. — Балык әйбәт ул Фосфор баш мие өчен бик кирәк матдә. — Сез ул фосфорны күбрәк тә кулланасыз бугай, Хикмәтулла Ха- кович? — Алай димәс идем. Узынган юк кебек. Менә Якубҗан артыграк ашый булса кирәк ул балык дигән ризыкны. Озын колаклардан ишет тем, имеш, аны тагын укырга җибәрәчәкләр, алты айга диме. — Кайтып өлгермәде,— диде Хакова гаҗәпләнүен яшермичә. — Бер үсә башладымы, үсә дә үсә инде ул кеше дигәнең. Бу турыда Якуб үзе дә беренче авыздан ишетә иде. Тагын уку тисә шәп булыр иде ул, тик Гөлбикә риза булырмы? Болай да укудан башы кайтып кергәне юк. — Кызлар үсәме, Якуб Гатович? — Җылаштырабыз. — Булгач-булгач өч булсын инде, Якуб, әйдә, өченчегә куала,—диде Хикмәтулла. — Болай да икесе тиң итәктәләр. Хатын да эш дип җанга тия. Бер уйлаганда ул да хаклы. Көлештеләр. Якуб үзе дә сизмәстән Вәсиләнең терсәгеннән алды, ишектән кергәндә хатынны үзеннән алда уздырып җибәрде. — Җитмәде инде шул сыйфат безгә,— дип сукранып алды өлкән тикшерүче Хикмәтулла.— Бер сүз белән әйткәндә, егет син, Якубҗан. Кирәкмәгән юан гәүдәле, әмма кай ягы беләндер җитез хәрәкәтле киноартистны хәтерләткән аш өләшүче ир-егет килеп аларны бер өстәл артына әйдәде, утыртты һәм заказ алырга дип блокнотын чыгарды, язарга хәзерләнде. — Якуб, без бу ашханәгә сирәк киләбез, бирегез әле үзем заказ бирим Тәк. туганкай, иң әүвәл менә ни, хөрмәтле ханымнан сораек, ни ашарга тели микән? Безнең табында утыручы хөрмәтле ханым, мәгез әле,— диде Хикмәтулла. — Миңа токмач ашы, ярты порция җитәр, икенчегә тавык, өченчегә чәк чәк белән чәй,— дип Якубка карады хатын. Бу хәл Хикмәтуллага янә ошамады. — Ашау мәсьәләсендә генә дә аңардан киңәш сорамасагыз сана, Вәсилә Хаковна. — Дөрес анысы,— диде Вәсилә.— Хак әйттегез, нигә мин гел Якуб- тан сорарга тиеш соң әле. Ярты порция аш һәм тавык белән чәй. — Ничек инде тавык белән чәй. Тавык һәм чәй диегез. Ату китерер ул сезгә чәйгә тавыкны салып,— дип көлде Хикмәтулла. Аш китерүче егет Вәсиләгә карап торды-торды да: — Гафу итегез, минем квартирны караклар баскач, эшне сез алып барган идегез түгелме? — Фамилиягез ничек әле, ә-ә, Батыргалиев бит. Булды андый хәлләр — Рәхмәт инде сезләргә Бар әйберем табылды. Тоттыгыз бит үзләрен тәки. — Тотучы мин түгел, мин тикшерүче генә идем. — Барыбер рәхмәт. Я, ни белән сыйлыйм үзегезне. — Карале, ни, туганкай, заказ бирдек түгелме инде. Шулаймы, шулай булгач тагын тыңла: бер сухой вино да алып кил әле син безгә. Якуб абзацның икенче кызы бар Ничек инде аның тәпиен юмаска,— диде Хикмәтулла. — Гафу гафу. Хикмәтулла абзый, алай булгач, заказны мин бирәм булып чыга Менә нәрсә, егетем, китер бер әйбәт сухой вино һәм үзен теләгән һәйбәт ризык Аңлаштыкмы Ә син, Хикмәтулла абзый, торып тор инде Чынлап та, мин кызның тәпиен юмаган бит әле, түмгәк кебек утырам тагын. Вәсилә Хаковна, сез каршы түгелсездер бит’ — Мин хатын кыз, Якуб — Әйе шул. Менә ул әдәпнең чамалы булуы Ярый, бар, егетем — Боларны сыйларга җай чыкты дип кенә йөри идем, барыбер бу иертәт алдырды,—диде Хикмәтулла, Якубка таба ым кагып — Ярый, ыиңа да бер җае чыгар әле, сабыр итик, сабыр төбе сары алтын диләр ме әле. — Сары алтын эзләүчеләрне эзәрлекләүчеләр бит инде сез. Хикмә тулла Хакович,— диде Вәсилә — Әйе шул. Өстәлгә бер шешә вино, нигъмәт-ризыклар китерделәр. Хикмәтулла внноны бокалларга койды — Мин эчмәс идем, Хикмәтулла Хакович, минем әле эшлисем бар,- лип борылыбрак утырды Вәсилә. — Эчмичә ярамый, күгәрченкәем, кешенең кызы бар, тәпиләрен юа, юкса тәпиләре ямьсез булуы бар, ә кыз кешегә нәфис тәпиләр бик ки рэк ул, беләсегез килсә. Исеме ничек булачак инде? — дип сорады Хик мэтулла. Өлкән тикшерүче өстәлгә ята төшкән, бөтен гәүдәсе белән Вәсиләгә якынлашкан иде. — Кәримә дип кушарга исәп. Мәктәптә шундый исемле бер кызны яратып йөргән идем — Гөлбикәң белсә моның шулай булуын? — Ул аны белә. — Менә бәхет кешедә,— диде бокалын күтәреп, ашарга керешкән Хикмәтулла — Хатыны бу әйткәннең барысына риза, хәтта йөргән кы зынып исемен куштырырга да ризалык биргән — Бирмәде әле, әмма бирер дип ышанам — Беләсеңме, нәрсә дип әйтәсем килә минем сезгә, ирләр Мин шу иын өчен эчәм Гаталар династиясе дәвам итсен — Бик изге теләк,—диде Хикмәтулла —Ләкин мнн күтәреп өлгер гән идем шул инде Болар өчесе дә бер нәрсә турында сөйләшеп утырсалар да, өчесе өч нәрсә турында уйлыйлар иде Хикмәтулла: «Их, Вәсилә. Вәсилә,—дип уйланып утырды һич югы бер күз сирпеп карап алсаң икән Ялгыз кеше бит мнн, ялгызлык талкый мине, ә син. » Якуб «Сәер, нигә бу Хакова булавка турында сорамый икән Үзем әйткәнне көтәме?»—дип уйланып утырды Вәсилә: «Ә бит ул нидер яшерә, мине белми, күрми дип уйлый, кү рәсец Һай. нанв та сон бу ир-ат,— дип әүвәл Якуб турында уйлап утыр Ды Вәсилә,— Булавканы мин юри калдырмадым, Якуб Зинһар алай Дип уйлый күрмә Онытылган, тәрәзә юганда урам якка төшен китмәсен, дип алып кына куйган идем, онытылган Әлбәттә, син аны тапкан сындыр, я булмаса хатының тапкандыр, әллә ниләр уйлап бетергәндер Мин аны гаепләмим. Якуб, аның урынында булсам, мнн дә нәкъ шулай уйлар идем Без, хатынкызлар, ул мәсьәләдә сезгә караганда фанта знягә баерак халык Күрче әле бу Хикмәтулла абзыйны, күзгә керә бит инле Ялгыз, имеш, булсаң соң Яши бир бер ялгызың, мина гына тимә, чөнки минем күңелем башка берәүдә. » Дәвамы киләсе санда