СӨЕНЕЧЛЕ ЮЛЛАР
Кое төбеннән караучыга күк бәләкәй, энә күзеннән караучыга дөнья бәләкәй дигән сүз бар халыкта. Дөньяны танып-белүгә карата әйтелгән бу мәкаль тиктомалдан гына хәтергә килмәде Фотожурналист хезмәте турында уйлаганда искә төште ул. Баксаң, фотоаппаратның объективы — «тәрәзәсе» дә әллә ни зур түгел. Ә ул иксез-чиксез күкне әнә ничек колачлаган, матур һәм киң дөньяны тулаем үз тасмасына сыйдырган. Суз дә юк, җиһанның әлеге күркәмлеге һәм киңлеге үзеннән-үзе генә тасмага уелмаган. Аңа кешенең дөньяны матур итеп күрә белү, кабатланмас мизгелләрне оста тотып алу кодрәте салынган Күрер күзгә К тяде'н тоелган елгалар, урман-кырлар рәсемгә күчкәч сөйкемлерәк төс алганнар Күэге артык бәрелеп тормаган тыйнак кына савымчылар, жир жимертеп эшләүче ме- ванмэаторлар, ничәмә-ничә километр тау токымнарын тишел, шуннан «кара алтын» чыгаручы нефтьчеләр рәсемдә чын баһадирлар булып гәүдәләнәләр Ни өчен шулай' Фотожурналист Мидхәт Шакиржанов төшергән рәсемнәрне карасаң, әлеге сорауга тиз Жавап табасың Ул туасы көннең тагын да матуррак буласын белгән хәлдә нжат учен егетләр студиягә, һәм М Шакиржанов Казанга күчеп киле Телевизордан кино да күрсәгә. үзе дә тапшырулар эчен фоторепортажлар әзерли, газеталарда ара тирә рәсемнәре басыла Алтмышынчы елдан башлап аның ижаты «Социалистик Татарстан» газетасы, аның эшчәнлеге белан бәйләнә. Еллар, юллар бу тырыш кешегә гел сөенеч китерә, ул бөтен матурлыкны кешеләр күңеленнән эзләп иҗат итә Югарыда сөйләгәннәргә өстәп тагын бер сөенечле вакыйга турында да әйтәсе килә Сүз М. Шакирҗановның күптән түгел оештырылган шәхси күргәзмәсе хакында бара. Күргәзмәгә авторның 200 гә якын хезмәте куелган. 20 еллык иҗади хезмәтне үзенә сыйдырган 200 рәсем. Автор бу иҗат җимешләрен иң беренче булып якташларына — Тукай районының Түбән Суыксу авылы халкына күрсәтте Аннан аны шушы районның башка авыл кешеләре, КамАЗ төзүчеләр карады. Туган-үскән җиргә, аның сөйкемле табигатенә, хезмәтчел халыкка мәдхия җырлана аларда Дан казанган игенче белән янәшәдә генә без яшь механизатор портретын күрәбез, танылган галимнең үз шәкерте белән фән серләрен уртаклашуын, га- лиҗәнаб эшче сыйныфының горур эшләрен чагылдырган рәсемнәр йөрәккә матур бизәк булып уелалар Күргәзмәдәге рәсемнәр арасында әдәбият һәм сәнгать әһелләре— Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Мостай Кәрим. Бакый Урманче, Харис Якупов, Нәҗип Җиһанов.. Шагыйрь дөньясының бер мизгелен, рәссам тормышының катлаулы һәм үзенчәлекле якларын фотога төшерү өчен журналистка күп эзләнергә, күп йөренергә, күпне белергә, үзенә күрә бер ачыш ясарга кирәк Шундый ачышлар рәтенә мин авторның «Карт һәм диңгез» дигән әсәрен кертер идем. Исеменнән үк күренгәнчә, сүз диңгез һәм карт балыкчы турында Әлеге исем, үзеннән-үзе Эрнест Хемингуэйның шул исемдәге атаклы әсәрен, андагы мәрхәмәтсез диңгезне һәм шул диңгез, ерткыч балыклар белән көрәшүче картны искә төшерә. Әмма Мидхәт Шакирҗанов иҗат иткән образ, характер Э. Хемингуэй картына капма-каршы Фотожурналистның бу хезмәтендә без табигать стихиясен генә түгел, ә бәлки сугыш гарасатын җиңеп, туган төбәгенә җиңү яулап кайткан баһадир совет кешесен күрәбез. Әнә ул — балыкчы карт Көймәгә утырган Көрәк чаклы куллары ишкәкләргә тотынган. Менә-менә ул диңгез иркенә чыгып китәр сымак. Күкрәгенә сугышта яулап алган орден-медальлврен таккан Яхшы костюмын кигән Кая бара ул болай? Бәлки давыллы елларда үткән кайнар яшьлекләрен искә төшерү өчен ветераннар очрашуына чакырылгандыр ул? Ә бәлки яудан кайтмаган дусларын хәтерләү нияте белән портка юл тотадыр. Кайчандыр шул диңгез портыннан алар сугышка киткәннәр иде Ак пароходка утырып. Нинди генә максат белән юлга жыенса да. карт балыкчы үзенең язмышыннан зарланмый, киресенчә, ул киләчәккә зур өмет белән карый, узганы һәм бүгенгесе белән чын-чынлап горурлана СССР төзелүнең 60 еллыгына багышлап М Шакирҗанов фоторепортажлар сериясе әзерләде Репортажларның исеме үк аның киң иҗат мәйданы турында сөйли. «Фотоаппарат белән ил буйлап», «Университет—Казанның горурлыгы», «КамАЗ: җитмеш милләт бер язмыш», «Дружба» нефтьүткәргече башланган җирдә » Фотоаппаратның бәләкәй «тәрәзәсе» аша дөньяның әнә ничаклы мизгеле күренгән. Фототасмаларда өнә никадәрле күренекле шәхесләрнең, каһарман эшчеләрнең, игенчеләрнең батыр эшләре күренә Хәрәкәттәге һәм үсештәге заманның кабатланмас мизгелләрен тотып калып. Мидхәт Шакирҗанов туасы буыннарга истәлек әзерли Ул бүгенге матурлыкны җырлаучы, киләчәкне якынайтучы замандашларыбыэның