Поэзия
Коста Хетагуров (1859—1906] Хуш!.. Аяк-чуны кидем һәм биштәрне. Пеше чыбык булды билбавым, Ямаулы тун өстә, кулда таяк — Бу көнне дә күрдек... Хуш, җаным! Карашларым күптән шом салгандыр — «Олак!»—диеп әйтте күзләрең. Җан тылсымы белән тойдым бугай Күңелеңнең яшерен сүзләрен И күз нурым! Сау бул! Көтмә бүтән! Сукбайдан ни рәхәт көтәргә?! Карашымны онытырсың бүген, Исемемне исә — иртәгә... Хыялый һәм ялгыз иде диеп, Уйлап куярсың син бер мәлдә Бәлкем, күргән төшләреңдә үлем Бусагасын атлар бу бәндәң. Газапланма ләкин! Бу төштән соң Рәхәт тормыш килер сиңа да Кайгыларың кемдер уртаклашыр, «Тик син!»—диеп яшәр дөньяда. Юлдаш булсын рәхимсез бу язмыш Сиңа түгел — миңа! Сайладым... Шушы язмыш җитәр минем башка — Газапланма ләкин Хуш, җаным! Яңа ел төнендә Көтмәгәндә тупсагызны «Саумы, хуҗалар! Гомремне Атлап әгәр мин керсәм Сезгә багышлыйм!» дисәм, Сабыйлар сыман ышанып: «Кем син?»— дип сорар идең. Кулларыңнан тотып шулчак, Карап якты күзеңә: «Сине сөйгән кеше бу1»—дип Әйтер идем үзеңә... ЗӨЛФӘТ тержемәларе Даут Дарчиев Арба җыры Борис Муртазов Бөркет Яр буенда... ташлар арасында Бер ялгызы калган. Аның әле беренче кат шулай Канатлары талган. Тик күзләре генә: «Күрегез, ди, Мин бит сизәм, беләм — Канатларым минем түбән төште Кыяларым белән. Өч йөз ел очтым мин... зәңгәр күктә Гел кояшка карап. Өч йөз ел мин очтым... ә бер көндә Юкка чыкты канат Каршылау өчен кунакны Ишек янына килсәң, Үзеңә бер күз салырга Әгәр мөмкинлек бирсәң, Син тыйнак кына елмаеп Күземә карар идең, Җирдә безнең үз юлыбыз, Юлыбызда — үз җырыбыз. Җырларыңны, әйдә, барла. Җырла, арба, әйдә, арба! Ипләп кенә бармалы юл — Сикәлтәле, бормалы ул. Әйдә, алга, әйдә, арба. Бормалардан куркып барма! Киң булса да, тар булса да. Юлда яңгыр, кар булса да, Әйдә, арба, әйдә, алга, Бар ышаныч синдә, арба! Давыллар да очрар алда, Салкын җилләр кочар анда. Ә шулай да, әйдә, арба — Тыныч барам мин син барда. Алга бару — синең эшең, Әйдә, алла хакы өчен. Әйдә, алга, әйдә, арба, Кояшыңнан берүк калма! Без кояшка юлыгырбыз, Нурларында җылынырбыз. Җырлый-җырлый, әйдә, арба. Әйдә, арба, әйдә, арба! Роберт МИҢНУЛЛИН тәрҗемесе Очтым, очтым боз таулары аша, Давылларны уздым,— Алар сулышыннан яшәрдем дә Канатларым суздым. Тагын шулай биек кыяларга Очып менсәм иде, Бөтен дусларымны биеклектә — Күктә күрсәм иде». Әй, бөркетем! Саубуллашмыйк әле,— Йомма син күзеңне. Синең күзләреңдә күрдем ләса... Күрдем... мин үземне. Рәшит ӘХМӘТҖАНОВ тәрҗемәсе Максим Цагараев Кояш Александр Царукаев Көзге Күземә тау түбәсеннән Ап-ак кар карап тора. Җил ятим калган чинарның Яфрагын тараттыра. Соңгы тургай очып үтте Тавышсыз-нисез генә. Ялангач урманда ул да Бер моңсыз-көйсез менә. урман Бушап калган агачларда Тирбәлүче оялар Сандугач ояларына Инде карга оялар Йокыга талды буш урман Соңгы яфрак — түшендә. Ахры, шул ялгыз яфракны Күрәдер ул төшендә Во4«рт МИҢНУЛЛИН -.рм.м.п.р. Һәрбер күзәнәктә яши кояш. Яктырта ул һәрбер күңелдән Тукылганбыз кояш нурларыннан, Безнең гомер нурга күмелгән Карый кояш безнең тәрәзәдән, Ут янамы диеп учакта. Ул осетин бишегендә яткан Сабый булып көлә кочакта. Әй җилферди күктә кайнар кояш. Әй кыздыра — түгел түзәрлек. Безгә эссе дә бит, бәхетеннән Җәйрәп ята әнә үзәнлек. Җәй җитүгә, ул шарлавык булып, Үзәннәргә таба ургыла. Я әйләнә утлы бураннарга — Булдырала шулай ул гына. Безнең белән ул хакимлек итә. Кайда кирәк, кояш ул шунда — Картларның ул кабере тирәсендә. Сабыйларның ул баш очында Михаил Цирихов Умырзая Умырзая карны ярып чыкты. Никтер кылыч төште хәтергә. Яшәү — көрәш!— диеп, бу гөлләргә Кем өлгергән әле әйтергә? Гомереңне безгә бир дигәндәй, Карлы җилләр юкка котыра: Зәңгәр күзле сеңелләрен көтеп, Умырзая балкып утыра. Рәшит ӘХМӘТҖАНОВ тәрҗемәсе Ахсар Кодзати Терек (СОНЕТ) Башлангычың таутүбәме, изге күкме? Иҗатыңмы — төпсез чоңгыл, күк капугы? Кемнең хыял кодрәтендә соң син тудың?— Җир җаны бит сине шулай тере итте. Кыш йоклаган аю чыгар өнең ишетеп — Тау һәм дала халкыннан дус-кардәшләрең. Ярыңда гел — картлары һәм япь-яшьләре — һәр килгәнне кабул кылдың син үз итеп. Суың синең шифа миңа — хәлдән тайсам, Каркылдасын утрауларда кара каргаң! Җанга рәхәт, елгам, ярсып ырылдасаң. Балкыт миңа иң-иң биек йолдыз нурын, Күрсәт җирнең мең яшәтер нык тамырын. Җырла Терек, мин дә җырлыйм син җырласаң! ЗӨЛФӘТ тәрҗемәсе Васо Малиев Назыйм Богаулар калдырган җәрәхәт, гүяки — Талаган авырту синең саф йөрәкне. Мин дә бит авырыйм нәкъ синең газаптан Әрнетә — тирәкне балкыткан яңа таң, Әрнетә чыклардан яктырган үләннәр, Шат сабый авазы... Таңнарда үлгәннәр. Зур кайгы — тынлык та һәм дәһшәт тә кебек — Әрнетә бу җирдә явызлык, игелек. Җавап бир син, Назыйм, соравым бар сиңа: Ялгызың калганда упкыннар каршында Кара төн мәлендә, кайгыңны кочаклап. Әрнүләр йөрәкне терәгәч пычакка Син нишли идең соң? Акыл бир. шагыйрем! Сәныйгъ җан һәрвакыт үзенең гомерен һәлакәт белән гел бетерсен мени соң? Нәкъ синең йөрәкне Истамбул кылычы Урталай телде бит. Бу гасыр дөньясы! Икегә бүленде, икегә бу гасыр! Икенең бербөтен берлеге булып син Тулгандың кешенең җанына тулып син. И заман, бу кешең — тәңредән һәм җирдән. Ял ит бер син, Назыйм, коточкыч әрнүдән!— Минем ил куйнында тынып ял ит инде — Керфеккә кунган тын күз яше шикелле ЗӨЛФӘТ тәрмсемесе Шамил Джикаев Иксез-чиксез байлыгымны барлыйм, Җитә миңа... кемнекен дә алмыйм Энҗе-мәрҗәнем бар — һич югалмас. Утка салсаң — янмас, суда — батмас! Дошманлыкка, үчкә буйсынмыйлар, Комсызлар учына, юк, сыймыйлар. Ул хәзинәм минем — Туган җирем! ул нәфрәтем, мәхәббәтем минем Ул — Байрагым!— мәңге төсен җуймас, Упкын йотмас аны кылыч ярмас! Алдан белгән җирем, алдан күргән: Туган телне бүләк итеп биргән һәрбер сүзе аның —бәхет кошы, һәр авазы — алсу таң балкышы. Сөйлим... иренемә баллар куна. Тауларымның ташы — ефәк була. Хәзинәмнең энҗе-мәрҗәннәре — Дөреслегем, җирем, ил гамьнәре. Вашмт ӨХМӨТҖАНОВ ••ржвмвс* Камал Ходов Әткәмне уйлап Күпме каза килде дусларыма, Мин юаттым: «Бетәр... Үтәр...»— дип. Ул мәлдә син салкын окопларда һәммәбезне иңгә күтәрдең! «һәлак булды...» — дигән өчпочмакны Укыганда ялгыз әнкәем, Мин бишектә идем... Тойганмындыр Сугыш җиле дулап үткәнен. Яшь тә тулмаган чак... Тәпи бастым. Азатлыкны саклап шул көнне Канга батып аугансың син, әткәм, Балта чапкан тирәк шикелле. Йоткан сугыш... Тик улыңа сүзең Әйтми үләр кеше түгел син!— Кайсы сүзең әйтелмичә калды? Ниләр миңа әйтер идең син?.. ЗӨЛФӘТ тәрҗемәсе Зинаида Хостикоева Еллар, юллар... шундый талчыктырды. Кош булып син очып кил монда,— Маңгаема кулың тигер, әнкәй, Йоклап китим әле кулыңда. Унбиш яшьлек чагымдагы кебек Күзләремне йомдыр иркәләп. Таң беленгәч уят, Тауга кунган Таң нурларын күзлик бергәләп. Төшләремә кергән карлыгачлар Очып йөрсен әле күгемдә. Мине тагын еллар, юллар көтә... Бергә булыйк, әнкәй, бүгенгә. Георгий Койтуков ЭПИГРАММАЛАР Бер лекторга Ачуланма, тәңре, һәм каргама мине, Сине тиргәп сиңа акча тотам бит: Сәдакага китә ярты эш хакым — Бер эш белән икеләтә отам бит. Редакторго хат Мөхәррир дус, мә, боларын укый башла. Ә иртәгә бүтәннәрен китерермен Шигырьләрем бүген чыксын иртәгәгә Искерәсен беләм чөнки фикеремнең «Булышчыга» Үтенечем шундый сиңа, дустым: Мин бит әле үзем сау-исән. Комачавым була күрмә зинһар Әгәр миңа булышыйм дисәң. Тәнкыйтькә ТӘНКЫЙТЬ — Тәнкыйтьчебез каты чирләгән ди... Больницка ук алып киткәннәр. — Ни булган соң? — Кемдер каршы чыккан Аның үзен тәнкыйть иткәннәр! Куркак Камбол Хетагуров Коста таудан төшкән Дошманнарны кыйнар-кырыр өчен Камбол исә шул тауларга менгән Мәгарәдә качып торыр өчен Г рис Плиев Батыр куян Кылый Куян озын-озак итеп Нидер яза-сыза икән. Кичке ауга барган чакта шуны Төлке күреп уза икән. һәм сорый ул:— Ни сырлавың, җанаш? Эчеңнән нәрсә мыгырдап? — Жалу язам Арслан өстеннән мин! Күп йөрдек бушка лыгырдап.. — Син? Куян? Жалу? Шикаять? — Әйе! Җитте! Туйдым, ниһаять! Ул — тиран, бирән палач бит. Кем җитте шуны ботарлый... Ә күзләре һаман ач бит! Төлке аңа әйтә ачы көлеп: — Сүзең хактыр! Мәгънә бар монда! Ләкин... Ник соң эшләмәдең моны Ерткыч әле үзе барында?.. Күпләр әле, күпләр шулай батыраеп Берөзлексез әләк яза-сызалар. Әйе, күпләр... Көчлеләрне бары алар Үлгәч кенә тибеп-таптап узалар. ЗӘКИ НУРИ тәрҗемәләре