Поэзия
Хәбәр Йолдызлардан Җиргә бик аз якты, Йолдызлардан якты — акылга. Әнә берсе минем күзләремә керер өчен төбәп атылган. Тик әлегә безгә күренми ул, йолдызлыклар аша үткәндә минем өчен мөһим хәбәр җыя — бөек хәбәр көтәм күптәннән. Я «Бар!» дисен, я «Юк!» дисен Йолдыз, тынычлансын күңел бу хакта. Йолдызларда кардәш эзлибез шул, кеше булып җирдән тусак та. Ул хәбәрдән, бәлки, безнең яшәү үзгәрмәс тә, калыр шулай ук... Ә кешелек аңы. тәне кебек, ике аякка басып тураер. Күктә хәбәр янды... Аңламыйча калдым. һәрбер кеше — Җир-тәгәрмәчнең бер теше, күк тәгәрмәче тешенә тигән төше! Кайчак мин дә башым белән Йолдыз этәм, хәтта кара бушлыкларга тиеп үтәм. Җир-тәгәрмәч алга таба минсез күчми — галәм механикасында олы көч мин! Уем тулы тере йолдызлар ялкыны... Ә йөрәктә фанилыгымның салкыны... Ул эреми... Эремәсен... Кирәкми дә... Җир хакына һәрбер кеше Җирдән китә: кайберәүләр юл ташына — башы белән Ә кайсылар Йолдызларга бәрелеп үлә Даһи хис Уңдырышлы планета мин, үземә күрә, миңа тигән һәрбер нәрсә шытым бирә: көн нурыннан терелеге тән-бәдәннең. Ай нурыннан — бөек хисем — мәхәббәтем Йолдыз нуры тудыра хыял, серле өмет. Мин бит орлык көткән язгы туфрак кебек Беравыктан бөтен нурлар кинәт сүнә. Миңа космик караңгылык шулчак сеңә. һәм барлыкка килә иң чын даһи хисем — «Мин аң чиксезлеген тойган бөек җисем!» Янган йөрәк Йөгереп кил дә син диңгезгә ташлан — ялкыныңны биреп, ал дымын. Әй йөрәгем, яргаланып бетеп, ачык яра булып калдың син Яраларны ерта заман җиле Үтеп акыл чиген-ызанын, салкын сугыш төкереге аша тула сиңа нейтрон тузаны. Сиңа кереп аңны агулый ул һәм канымның боза телен үк Җаным белән мин аңлаша алмыйм ялгызлыкта калам бүленеп Кара төндә кайчак атлап узып уйларымның кара сызыгын, мин шулай да табам бу дөньяда кеше булып яшәү кызыгын Без көчлерәк барлык яралардан, барлык сугышлардан... барыбер... Син, йөрәгем, янып яргаландың, диңгезеңә таба бар, йөгер. Барып җит тә дулкыннарга ташлан — тоз ачытыр бераз... Ачытсын! Агуланган яраларны саклап кеше булып ничек яшик соң? Кара таракан «Сугыш» сүзе керсә, шигыремнең җыерылып куя юллары. Сулыш алсаң, эчкә «сугыш» үтә, бигрәк тә бу соңгы елларны. Ул үзе юк, ләкин кемдер аның Җир буйлата рухын тарата... Планетаның ул аш өстәленә килеп төшкән кара таракан. Барысы да аңа суга: кашык, пычак, сәнәк, махсус шапалак... Үлде дисәң — исән. Йөгереп китә антеннасы белән кабалап... Ә өстәлдә затлы тәлинкәләр, хрусталь ваза, фамиль фарфорлар чәлперәмә килеп өелеп кала табын ямен урлап, аш хурлап. Кан тамырындагы тынлык уйдагы давыл аша, кайвакытта галәмдәге тын тынлыкка тоташа. Шул вакытта сеңә миңа дивана зирәклеге.. Сызлана-сызлана аңлыйм тын көрәш кирәклеген Җирдәге зур чиргә каршы, ә чир һаман үр менә — -кешенең тынлыкка булган мәхәббәте сүрелә... Кораблар диңгезгә китә хыялларны өстерәп. Ә хыялдан калышырга әллә нинди көч кирәк Ярда ялгыз басып калдым... Офыкта соңгы кораб. Чынбарлыктан югалып ул әкияткә кереп бара. Ә шигырьнең пакь, саф асылына үтә алмагандыр таракан... Рифма белән мин рифмага суктым — чәчрәп керде сүзгә кара кан... (Көньяктагы курортта) Ил күләме басуларда арыш, бодай бетте көеп... Тугарылып бии халык, тугарылып бии! Безнең теплоходлар чит портларда ашлык төйи... Халык бии, тугарылып бии! Эче тулы борчу күтәреп бии ала тугарылып! Төшми, төшми ачлыкларны, сугышларны кичкән рухи югарылык! Болыт күләгәсе Болыт күләгәсен күреп: «Харап — черек тап!..»— диеп, Җирне тиргәүче, сүгүче, каргаучы да табылыр. Күләгәдә кала калсак, без дә кимен куймабыз: гавам белә — кушылыйк.— дип, телебезне тыймабыз Җил исәр дә болыт тузар! Күләгәләр вакытлы. Шулчак ничек сипләрбез соң намустагы ватыкны? Күңел минем ничек тыныч булсын? Төне буе диңгез котыра — бернинди җил! Күктән, ахры, Айдан чиный-чиный ялгыз эт өрә. Илаһилар мәллә сугышалар? Айны мәллә Йолдыз үтерә? Мине мәллә уятмакчы булып, ярдәм сорап, диңгез үкерә?.. Баткан чакта салам да ышаныч — илаһилар ябыша адәмгә! Мин, күрәсең, салам гына түгел, мин, күрәсең, кораб Галәмдә! Син хаклы, диңгез дулкыны, хәрәкәттә — бәрәкәт! Җил туктаса исүеннән, аның өчен һәлакәт. Син хаклысың, тау кыясы, селкенмәү — ныклык көче. Ава калсаң — ватыласың, һәлакәт синең өчен... Ансы белән дә килешәм, бусын да хуплый күңел — каршылыклар сыйдырмыйча яшәүләр мөмкин түгел! Көзге төн Мендәреңә ят та тыңла: нәрсә сөйли көзге төн? Кыштыр-кыштыр яфрак коела... Син, мин һәм көз — бер бөтен. Тәрәзә пәрдәләрең ач — көзен төнге күк кара, төшкән һәр яфрак урнына йолдыз кабына бара Ә йолдызлар мәңге язгы, алар коелмаячак — яшьлектә сайлаганнары маяк булып яначак. һәм аларның ялкын төсе беркайчан бетмәячәк, көзге өзек яфракларны күңелгә кертмәячәк. Мендәреңә ят та тыңла: нәрсә сөйли көзге төн? Кыштырдап йолдыз кабына... Син, мин, йолдыз — бер бөтен... Г ограда, Октябрьда Алтын көзне быел күрми калам — диңгез дулкыннары саргаймый.. Ә ярдагы төрле пальмаларда елы буе җылы май ае. Күнегелгән инде елына бер сары яфрак таптап йөрергә... Тәнне ташлап яшел дулкыннарга, сары көзгә җаным йөгерә. һәрбер агач хакыйкать күк шәрә) һәр агачның уе югары: «Ботакларым — тамыр.. Зәңгәр күктә.. Ябалдашым хәзер — Җир шары...» Анда хәзер һәрбер агач — хаким, һәрбер яфрак эзли варисын. Килә икән кайчак хәтта яфрак варисы да булып карыйсы. Юл читендәге үлән Тау түбәсендәге үлән йолдызларга сүз дәшәдер Елга ярындагы үлән диңгез белән сөйләшәдер. Имән төбендәге үлән беләдер карурман телен... Мин тауларда, урманнарда, ярларда яшәргә телим, чөнки мин — гасырлар салган юллар читендәге үлән — кешеләр маңгаендагы сырлар серен генә беләм... Дулкынга аркаңны бирмә, Дулкынга күкрәк терә — ирегетнең йөрәгенә менә шулай көч керә Арттан килеп капласа ул тончыктыра, батыра. Улым, безгә иртә... диңгез төпләрендә ятырга. Дулкынны авызлыкларга тырышма — булма әрәм: аларны җил генә түгел, аларны Җир күтәрә. Без тормыш дулкыннарында икәү хәзер, янәшә... Дулкыннарга каршы дулкын җибәрә белү — яшәү! Кайда? Кайда безнең ташка басып ташны уалткан чаклар, мизгел өчен уйламыйча башны югалткан чаклар? Кайда сөйгән яр янына уктай ашыккан чаклар, ашыкканда таулар ишеп, Идел ташыткан чаклар? Кайда соң гыйшык утыннан канга капкан учакцар, түзалмый Иделгә төшкәч, Идел кайнаган чаклар? Кан аша еллар агышы барысын эзгә керткән: хыялны язда калдырып, йөрәкне көзгә керткән... Чал сандугач Яфрагына сары төшкәч чәчәк аткан гөл ич син!— сиңа кем сандугач булсын? Ширбәтеңне кем эчсен?... Мин! Мин — давылдан, утлардан канатын талаттырып, назлардан, үкенечләрдән йөрәген канаттырып, сине күргәч, китә торган кошларга кушылмаучы чал сандугач! Миңа дигән соңгы илһамчы тамчы синдә икәнен күрүче һәм көзләрдә калучы, сары көзләрдә дә язгы җырлар җырлый алучы! Renatas' Инде мин дә артка борылып карыйм: үткән юл бар — заман өлеше. Ә башыма Киек каз юлының төште инде салкын көмеше, сүнгән йолдызларның көле төште... Миллион еллар элек суынган.. ' Renatus — латинчадан — яңадан туган, дөньяга кайткан Терелмәсләр дидем. Терелделәр хәтеремнең терек суында! Алар белән җаным әй сөйләште аңлашылмый торган бер телдә... Кайдан миндә Йолдыз телен белү? Әйтә алмас Җирдә беркем дә! Нигә миңа андый бөек ачкыч, мәңгелекнең ачкач ишеген, үзең кералмагач, күрәлмагач аң-зиһеннең ерак бишеге? Нигә миңа андый бөек көймә — дәверләрне урап кайтырлык — үлемсезлек диңгезенә кертеп үтергәчтен мине батырып?!. Ә шулай да кеше булу бәхет! Мин — Йолдызның җанлы күмере — кабат кайтып яшим Әйләнештә хәтеремнең чиксез гомере! Давылдан соң Давылдан соң чыккан кояш көндәгедән кадерлерәк. Аны күргәч, кан җылына, ышаныбрак тибә йөрәк. Миндә мең һөҗүм чигереп исән калган батыр хисе — тоям, тоям, тоям, тоям кояш нурының хуш исен! Чоңгылда калган өметләр кояшның ак нурларына ябышып өскә калкалар һәм чыгалар җырларыма. Алар көчле, алар якты, аларны кем танымасын?! — давылдан соң кояш булып чыккан яшәү тантанасын! Гамил Афзал АЛТЫ ДИСТӘНЕҢ ӨСТЕННӘН Башыңны текә күтәр дә Текәлеп кара мең елга Гасырлар үтәр-үтәр дә Әйләнеп карар Ленинга. • Гыйлем һәм тизлек аларда, Акыллар адашыр юлда. Заманнар агар-агар да, Әйләнеп карар Ленинга. Үземә тигән озын юл һәм үз туксаным-туксан. Кешеләр кеше була ул, Үзең дә кеше булсаң. Таңнары матур киченнән, Күңелле, ямьле заман. Алты дистәнең өстеннән Сәламнәр әйтеп калам! Авылым Ай сүрелеп кенә көн яктыра. Ядкарь итеп сагынып сөйләргә, Өянкеләр сәлам әйтеп тора, Таң алдыннан иСкән җилләргә. Сизгер сулар серле сандык кебек, Камыш төпләрендә моң тулы. Юллар уйчан, зәңгәр күкләр биек, һаваларда киек каз юлы. Оныттылар диеп үпкәләмә, Карурманнар үскән илләрдә Сине сагь,нып җаннар өзгәләнә Айлы әкият кебек төннәрдә. Үзем өчен генә шигырь язам, Шигырь язмый тора алмаганга. Каләмемне ай нурына манам, Агачларда яфрак шаулаганда. Айлы кичтә зәңгәр утта янам, Күкрәгемдә хисләр кайнаганда. Үзем өчен генә шигырь язам, Шигырь укыр дуслар калмаганда. Каләмемне таң нурына манам, Агачларда яфрак шаулаганда. Үзем өчен генә шигырь язам, Шигырь язмый тора алмаганга. Чәчәкләрдән нәфис төсләр алам. Агачларда яфрак шаулаганда. Үзем өчен генә шигырь язам, Хыялымны тормыш алдаганда. Каләмемне үт суына манам, Йөрәгемдә нәфрәт кайнаганда. Яшен булып яшел тауИ урман, таулар өстеннән Каралып килгән болыт, Кеше кешегә эшләгән Явызлыкларны оныт, Вәхшилекләрне оныт! И басу, кырлар өстеннән Агарып килгән болыт, Кешенең яхшылыгына Ышануларны ныгыт, Ышануларны ныгыт! Уйлар тирән, күкләр биек Чаллы чайкалган урында. Чаяларны җаның сөеп, Сөйлә мәхәббәт турында. Тиеш диеп, кирәк диеп, Сөйләмә акча турында. Уйлар тирән, күкләр биек Чулман чайпалган урында. Хисләнә күңел, шомлана Шаулы урманда йөреп: һәр имән әти кебек тә, һәр тирәк әни кебек. Хушлана күңел, сафлана Яшел урманда йөреп. Үткәннәр белән күрешеп, Серләшеп йөрдем кебек. Бер яфрак та хилаф юлга төшми, һәр күбәләк тиеш эшен эшли — Шаклар катырлык. Җәе-кышы, язы-көзе булган, Алмашынып һәм яңарып торган, Мыскаллап үлчәнгән матурлык. Ямансу гомер кичләре, Моңсу чорга керәм. Зиһеннең үткер тешләре Төшә берәм-берәм. Үзгәрде мәгънә төсләре, Офык яшькелт-көрән, Хәтернең үткер тешләре Төшә берәм-берәм. Бу чапкын елларга Нинди җыр җырларга,— Моң белән йөрәкләр яралы. Озын сүз сөйләмә, Вакыт юк тыңларга, Озын уй, кыска сүз заманы Тырышып эшлә, янып эшлә, балакаем, Бәхет килә яшьлектә бер, картлыкта бер Уңышлардан баш әйләнеп, күз акаеп, Биһуш булып торсаң иде шатлыктан бер! Анда мине беркем дә юксынмый, Искә төшермиләр күптән инде. Кичке җилләр колакка пышылдый Син эчкән чишмәләр кипкән инде. Сукмакларда яшь каеннар шаулый. Ләкин алар бүтән инде Дус-ишләрнең, кардәш-ыруларның Бу егетләр гомер иртәсен дә: Каберләрен карап китәсең дә, Аларны да үпкәләтте кемдер Бик кадерле түгел иде, дисең, Мин гаепле кебек ни өчендер Шатлыгың күп, көлә-көлә сөйләшәсең, һәр кешегә әйбәт кәеф өләшәсең Үзең матур, сүзең матур, күзең матур Матур җаның көләкөлә йөз яшәсен! И барасы и барасы, и барасы Ерак икән офык белән күк арасы. Тау битләрен күреп талды күз карасы Кул ярасыннан да ачы тел ярасы И барасы, и барасы, и барасы .. Сүзләрең күңелгә тиде, Уйларыңны беркетмәдең. Күзләрең мөлдерәп килде, Тирбәлделәр керфекләрең. Сау бул инде, сау бул инде Алмадай булды битләрең! Кем уңа да, кем туңа бит, Эчләрем поша шуңа. Тау башына менеп җиткәч Моңлырак була дөнья: Түбәнгә юллар шома. Офтансын, соклансын каласы-саласы, Мактаулы юллардан барасы. Түземлек, чыдамлык кайлардан аласы, Сөйләп бир, сандугач баласы! Үтте, бетте, тузандай таралды Вак биләмә өчен ызгыш-талаш. Сөйкемле күз белән бер карады, Гомергә онытылмый шул бер караш. Шигырь — иман, шигырь — дога, шигырь — агу, Хис кырында чәчү кебек, уру кебек. Илһамсыз һәм рухсыз гына шигырь язу Яратмаган хатын белән тору кебек. Барханнардан барханнарга күчеп, Бер аваз яңгырый илләр кичеп: Сахра, чүлләр гизеп алга барам. — Гомәр Хәйям, Гомәр Хәйям! Ышанмаган гел шикләнеп тора, Ышыкланып һәм бикләнеп тора, Миннән булмас диеп юрап тора — һәм оттыра. Ышанган җан ташка кадак кага, Кулы белән утлы күмер тота, Аждаһаның күзенә карап бара һәм иблисне ота. И аһәңнәр тибрәтим дим, Әй гомерне гөрләтим: Ил казанына бер ярма Булып төшсен хезмәтем! Харрас Әюпов Чакыру Әллә сагыш, әллә язмыш булды — Сизмәдем дә кемнәр дәшкәнен.. Шушы җырда бер күрешик әле. Урамдашлар, чирәмдәшләрем! Ераклардан килгән шушы җилдә Яланаяк калыйк, яланбаш. Бергә чакта төрле-төрле идек, Бер моң булдык менә, таралгач. Ишетәсезме икән, югалтышкан Казлар кебек кыйгылдашканын?— Җаннар бергә сарылсыннар әле, Шатлыкташлар, кайгыдашларым! Бу сезнең дә сагыш көне мәллә — Таңнан бирле яңгыр сибәли? Бер җылыныйк бүген, җырдашларым, Җыйналышып Сагыну тирәли ...Үсмер чакта бер җырлаган идек. Җырлыйк әле чәчләр чаларгач Ераклардан моңлы бер җил килә — Яланаяк калыйк, яланбаш!.. Атлар килә Әллә инде җәйләр кыска булган. Тар булганмы әллә болыннар — Безнең җанга килеп кермәс иде Җан-фәрманга чапкан колыннар. Туктый алмый, бззне балачактан Алып чыгып китте шул шәпкә; Шуннан бирле менә бәйгедә без. Тын алу юк, булмый нишләп тә Ә колыннар күптән ат булдылар. Иярләрдә инде — ил йөге, Йөрәгеңдә атлар йөртер өчен Күңел кирәк — болын киңлеге! Тезгеннәрен кысып кына тотам — Ни булса да әзер бу атлар. Уткасуга басып атлар килә, Атлар белән бергә — ир-атлар... Каз кычкыра Әнкәм сөйләгәннәрне искә төшереп Шәһәргә дә күнегелде бугай, Авыл хәзер — бары истәлек. Тик җанымда менә каз кычкыра, Кычкыра каз... Куям сискәнеп. Гомер иткән ала казым калды... Сизгәндерме минем китәсем: И кычкырды җан ачысы белән Шул язны ул кичен-иртәсен. Ничә оя бәбкә үстергәндер — Авылда бер үрчем каз иде, Каңгылдашыр-куанырлар иде, Ишегалды тулы наз иде. һәм... өй тулы нарасыйлар иде — Сыңар канат ничек күтәргән? Казлар белән бергә очып үттек Кара болыт баскан күкләрдән... Каз кычкыра... Мескен ала казым, Әллә оча, әллә куна ул — Казаннарга кадәр ишетелә... Ничек түзә икән бу авыл?! Гомер сандыгы Ак калайлы гади зәңгәр сандык, Сандык эчләрендә ни ятыр? — Ачкан саен, үткән кире кайтыр, Керфек очкайларың чылатыр. Кыз чакларның олы истәлеге — Ука күлмәк, көмеш беләзек; Булган икән ай-һай билләр нәзек, Кадерләрен, ахры, белмәдек... Кершән-иннек бүләк иткән иде, Тотылмаган гел дә диярлек.— Әйтелмәгән икән күпме сүзләр, Тынып калган шуңа ияреп... Тәүге чәче, нәни башлыгы бар, Ләкин улың күптән үзе юк, Болыт түгел Көнбатышка аккан,— Хәсрәтләрең бара сузылып. Кызларыңның язган хаты исән, Орден-медаль — ирең калдырган... Хәтер кебек, тулган тыгызланып,— Шул сандыкта икән бар булган! Өләшәсе күптән барлап куйган, Әзер инде үлемтегең дә; Тик... җибәрми тартып тора һаман,— Нәрсәдер бар сандык төбендә: Ачкан саен кагылыр ул җанга, Төшләреңә кереп уятыр,— Оныкларга кала гомер-сандык. Эчләрендә аның ни ятыр?.. Җәйге агым Яп-якты көн. Идел буйларыннан Сулап туймас дымлы җил килә, Аксылланып тузгый яшел таллар. Тирбәлә җәй моңлы бер көйгә Урамнарга керә җәйге агым Газоннарда ауный, юлларда Сабырлыгын җуеп, сарыла ул Җиңел күлмәк кигән кызларга. Айкап уза ишек алларыннан, Йолыккалый ап-ак керләрне. Сизми сабый, ачык тәрәзәдән Нинди төшләр агып кергәнне Алып чыга шәһәр өсләренә, Уйнаклатып карлыгачларны, Елатканчы, юатканчы чайкый Моңлы җанны, зарлы башларны. Мәңгелек җил җирдә, мәңгелек сил Беркемне дә юктыр онытасы ...Башларымнан сыйпап уза гомер Яп-якты көн. Җәйнең уртасы..да янам, Болыт килеп, давыл шаулаганда. Әҗәл упкынына каршы барам, Акыл, намус җирдә аунаганда. Ядрә кебек кайнар шигырь язам... Мәхлук булып тора алмаганга! Кайнап тора Казан каласы, Таш урамнар буйлап барасы...