НӘҖИП ГАЙНУЛЛИН
Тицыни 70 e.i ri/.iy уңае беллн әҗип Гайнуллин теагр техникумында укыганда ук Татар академия театры спектакльләрендә катнаша, танылган осталарның тәҗрибәсен өйрәнә, актерлык осталыгы серләренә төшенергә тырыша. 1936 елда кулына диплом алу һәм театр бусагасын атлап керү, аның тулы хокукы членына әверелү — яшь артист тормышындагы иң зур бәхетләрнең берсе була Бу елларда академия театрын талантлы режиссер Гомәр Исмәгыйлов җитәкли Ул яшьләр белән эшләүгә бик зур игътибар бирә, алар белән Станиславский системасы буенча профессиональ укулар аль л бара Техникумда уку һәм театр сәнгате институтын (ГИТИС) тәмамлаган Исмәгыйлов дәресләрен тыңлау эзсез югалмый. Нәҗип Гайнуллин тиздән театрның зур артистларыннан берсе булып китә. Булачак останың иҗаты формалашуда ГИТИСның режиссерлык факультетында укып кайткан Ширияздан Сарымсаков һәм Кәшифә Тумашева да мөһим роль уйныйлар Спектакльләрдә бергә уйнаган партнерлары, актерлык сәнгатенең бөтен нечкәлекләрен белгән Зәйни Солтанов, Хәлил Әбҗәлилоа. Шакир Шамильский, Габдулла Уральский да аңа нык тәэсир итә. Аларның уйнавын өйрәнү Нәҗип Гайнуллинга сәхнә иҗатын тирәнрәк аңларга, образ өстендә эшләү процессын нечкәрәк үзләштерергә ярдәм итә Шулар булышлыгы белән ул тормышны да тирәнрәк танып-белергә өйрәнә Йөзләрчә роль уйнаса да. Н Гайнуллин тудырган образлар ул кадәр күп түгел Чөнки һәрбер роль дә актер эшендә этап булып тормый Әмма бу артист уйнаган образлар арасында милли театрыбыз тарихына кереп калырдайлар да бар Иң элек Ә Фәйзинең «Тукай» драмасы буенча куелган спектакльдәге Галиәсгар Камал образын искә алырга кирәк Спектакльнең режиссеры Ширияздан Сарымсаков актерга беркемне дә уйнамаска, ә үзе булып калырга киңәш итә Чөнки. «Бәхетсез егет»нең авторы Тукай белән очрашканда нәкъ Нәҗип Гайнуллин яшендә була. Шулай итеп режиссер башкарччыиы әкренләп язучының рухи дөньясына алып керә һәм аның Камалга хас булган кичерешләрне күңеленнән үткәрүенә ирешә Н «Тукай* спектакле 1938 елда куела Г Камалның үлүенә әле биш кенә ел. аны һәммәсе дә белә, хәтерли. Әлбәттә, һәркем белгән мәшһүр тарихи шәхес роле өстендә эшләү актерга кыен була Репетицияләрнең берсендә режиссер, ничектер шулай сүз арасында гына. Гайнуллинның Г Камал белән охшаш булуын әйтеп ала һәм шул моменттан роль алга китә Н Гайнуллин Г Камал ролен бии дулкынланып, тасвирланган вакыйгаларга нык ышанып уйный Нәҗип Гайнуллинның икенче зур роле Бөек Ватан сугышы елларында уйнала М Гали һәм X. Уразиковның «Каюм Насыйрипында ул төп рольне уйный Автор тарихи образны — караңгылыкка һәм наданлыкка, гаделсезлеккә һәм хокуксызлыкиа каршы керешкән гуманист кешене данлый. Татар совет театры сәхнәсендә сугыш елларында бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри турында куелган спектакльнең көче, әһәмияте бәя биреп бетергесез булды Фашизм кешелек культурасын таптый һәйкәлләрне җимерә, китапларны яндыра, ә совет культура эшлеклеләре прогресс һәм иҗади төзелеш юлында торган бабаларына дан җырлыйлар Актер һәм режиссер X Уразиков үзләренең уртак фантазияләре белән шундый бөек затларның берсен — мәгърифәтче Каюм Насыйрины күз алдына бастыралар Ниһаять, Гайнуллин тудырган өченче әһәмиятле образ — Н Погодин пьесасы буенча куелган «Мылтыклы кеше» спектаклендә Владимир Ильич Ленин образы Актерлардан кайсысы гына революция юлбашчысы ролен уйнарга хыялланмагандыр) Гайнуллинның да шундый зур хыялы була Ул үз ролен төннәр буе йокламыйча уйлап ята Актер Ленин турында әллә никадәр материал укый Махсус рәвештә Мәскәүгә В И Ленинның Үзәк музеена барып кайта Ильичның портретларын скульптураларын өйрәнә Менә шунда артист тирән дулкынлану кичерә Ленин об-'аэын иҗат итү. чыннан да. гажәеп олы эш Бөек революционерның эчке тормышы турында сөйләү чыннан да зур җаваплылык йөкли| һәм Нәҗип Гайнуллин кыенлыкларны җиңел чыга, үз хыялында йөргән рольне уңышлы башкара Нәҗип Гайнуллинның сәхнә образлары галереясе төрле дә. үзенчәлекле дә Ул Островскийның «Гаепсездән гаеплеләр» комедиясендә Шмагаиы, Л Рахмановиың «Тынгысыз картлык» дигән пьесасында матрос Куприяновны, украин драматургы И Кар- пенко-Карыйның шул исемдәге комедиясеннән Мартын Боруляны. Шекспирның «Ромео һәм Джульетта», «Корол-> Лир» трагедияләрендә Меркуцио һәм герцог Корнуэль- ский. М Фәйзинең «Галиябанупында Бәдри. Т Гыйззәтнең «Шомлы көннәр-өндә Мирвәли рольләрен уйный. Рольләрне тагын да санап булыр иде. тик алар арасыннан икесен аерым телгә аласы килә Болар — Н Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин»ында Җиһангир һәм Мостай Кәримнең «Кыз урлаувы буенча куелган спектакльдә Әҗмәгол «Хуҗа Насретдин» спектакле гаҗәеп язмышлы булды 1957 елда татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы вакытында мәскәүлеләр аны таң калып карадылар 1940 елда язылган рецензиясендә Муса Җәлил яшь Н. Гайнуллинның уйнавына да югары бәя бирә Ул актерның рольне табарга, персонажның характерын реалистик буяулар белән ачып бирергә омтылуы турында яза (М Җәлил 4 том. 463 бит) Гайнуллин үз героен — ханны эчке темперамент, активлык белән уйный Тамашачы аңа тулысыңча ышана: Җиһангирның бетен кыланышлары, хәрәкәтләре дөрес һәм табигый Актер әз генә дә арттырмый ҖиһангирГайнуллин һәм Хуҗа-Әбҗәлилов дуэты һәрвакыт киеренкелек, эчке һәм тышкы сурәтнең тегәллеге белән үтә Алар- иың бәрелеше чыннан да ике оста бәрелешенә әверелә, тамаша залының давыллы алкышлары белән тегәлләнә Татарстан АССРның халык артисты Нәҗип Сәмигулла улы Гайнуллинның соңгы рольләреннән берсе Әҗмәгол карт роле булды Бу рольне актер зур ләззәт белен, дәртләнеп һем канатланып уйный иде Сәхнәдә гүя артист түгел, җанлы кеше үзе! Ул хәйләкәр дә, шук та, зирәк тә. тапкыр да1 Актер деиьяны. тормышны яратучы оптимист образын тудырды Бу рольне башкаручы артист Нәжип Гайнуллин үзе дә әнә шундый кеше иде