ИСЕМНӘРНЕҢ СЕРЕН АЧУЧЫ
Гомәр Саттаровка 50 яшь нтропотопонимика, топонимика, ономастика, зоонимика, космонимика, гидронимика һәм тагын әллә никадәр -нимикалар... Бу сүзләрнең барысын да без. Казан университетының татар теле кафедрасында укытучылар, беренче тапкыр Гомәр Саттаровтан ишеттек. Әле хәзерге көнгә хәтле татар бүлегендә кайберләрен төгәл, дөрес әйтеп бетерә алмаучылар очраштыра, бигрәк тә антропотопонимика дигәнен Нинди фән соң бу? Каян һәм кайчан барлыкка килгән? Аны татар тел белемендә кем формалаштырып җиткергән? Бу сорауларга җавап бирү өчен иң беренче университет профессоры филология фәннәре докторы Гомәр Фәизович Саттаров исемен телгә алмыйча мөмкин түгел. Республикабызда һәм татарлар яши торган башка өлкәләрдә бу исем күпләргә таныш. Чөнки галим һәр кешегә кызыклы, кирәкле, һәр кешедән аерылгысыз булган исемнәр — ялгызлык исемнәрен тикшерү белән шөгыльләнә. Гомәр Саттаров 1950 елда Норлат рус-татар мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга килә. Өченче курстан башлап ул Г Тукай исемендәге стипендиягә лаек була һәм 1955 елда университетны кызыл диплом белән тәмамлый Аны Тобол педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасына ассистент итеп җибәрәләр Тобол институтында укытканда Г Саттаров Себер татарларының үзенчәлекле сөйләменә игътибар итә 1956—57 елларда Саз ягы татарларына фәнни экспедиция оештырып, шуларның нәтиҗәләре буенча фәнни хезмәтләр яза башлый. Татар телен тагын да тирәнрәк белү, өйрәнү теләге анда нәкъ менә шушы чорда туа. 1959 елда бу теләк аны яңадан Казан университетына алып килә. Г Саттаров аспирантурага кабул ителә Җитәкчесе итеп аңа сәләтле яшь галим М. 3. Зәкиев билгеләнә 1963 елда Г Саттаров «Җирле диалект шартларында V—VIII класс укучыларының татар тел культурасын үстерү» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Татар телен укыту методикасы буенча язылган хезмәтләр, укылган лекцияләр яшь галимнең киләчәк фәнни эшенең тагын бер тармагын билгелиләр. Киләчәктә басылып чыгачак «Мәктәптә тел культурасы», «Татар телен укыту методикасы» (Ф Вәлиена белән берлектә язылган), күп санлы мәкаләләр, университетта татар телен укыту методикасы буенча лекцияләр уку — болар аның кандидатлык диссертациясенең дәвамы. Хәтерли торгансыздыр алтмышынчы елларның урталарыннан башлап республика вакытлы матбугатында авыл, район исемнәренә, төрле географик атамаларга, алар- ның килеп чыгышына, мәгънәсенә караган күп санлы мәкаләләр басыла башлады Бер үк вакытта телевидениедән дә шундый ук тапшырулар оештырылды. Боларның авторы Г Саттаров иде Менә шуннан соң инде «боз кузгалды»: газета-журнал редакцияләренә, радиога — «Тел күрке — сүз» тапшырулары адресына йөзләгән сораулар >.ва башлады: безнең авылның исеме каян килеп чыккан? Бу сорау бик күпләрне кызыксындыра. Авторга ярты меңнән артык хат килгән. Аларны укучы балалар, укытучылар, механизаторлар, пенсионерлар, картлар, эшчеләр, колхозчылар яза Г Саттаров шул хатларга җавап рәвешендә даими рәвештә матбугат аша җавап бирә килә Хат язучыларның һәрберсе бу эшнең кирәкле, әһәмиятле булуын әйтеп, галимгә зур рәхмәт сүзләре дә язалар Соңгы елларда мәктәпләрдә, авылда туган якны өйрәнү музейлары оеша башлады Моның өчен иң беренче чиратта авылның исемен ачыклау кирәк Шул эшне башлап җибәргәндә киңәш сорап галимгә мөрәҗәгать итәләр Күп санлы архив материаллары, рус елъязмалары, риваятьләр өйрәнеп, меңләгән ялгызлык исемнәреннән гыйбарәт картотека туплап, экспедицияләрдән алып кайткан материал җирлегендә татар тел белемендә әле моңа хәтле исеме дә булмаган уникаль фән юнәлеше барлыкка килә: антропотопонимия. 1975 елда Г Саттаров «Татарстан АССРның антропотопонимиясе» дигән темага докторлык диссертациясе яклый. Күренекле тюрколог галимнәр профессор Ә Р Те- нишев. профессор М 3 Зәкиев, профессор Р. Г Кузеев Г Саттаровның эшенә югары А бәя бирәләр, башка терки телләр өчен дә үрнәк булырлык эш икәнен билгеләп үтәлер. Хезмәт бай фактик материалга нигезләнгән, археологик, тарихи, этнографик, географик мәгълүматлар белән тыгыз бәйләнгән, лингвистик һәм экстралингеистик факторларга тирән фәнни анализ белән аерылып тора. Хезмәтнең беренче бүлегендә тел нәтиҗә мондый: Татарстан АССРдагы торак атамаларының иң борынгы өлеше кеше исемнәренә һәм кушаматларына нигезләнеп барлыкка килгән Икенче бүлегендә «•тор VII—XIV гасырларга караган болгар ялгызлык исемнәрен тикшерә һәм 200 болгар сүзе билгели. Бу—искиткеч зур сан. чөнки болгар теле — тел буларак сакланып калмаган, ә болгар теленнән калган һәр сүз алтыннан да кадерлерәк бит. Шулай итеп, әлеге хезмәт татар халкының килеп чыгышы, тарихи мәсьәләләрен билгеләү өчен дә фәнни әһәмияткә ия. Шул исемдәге китап чыгу уңае белән язылган бер рецензиядә филология фәннәре докторы Г, Ахунҗанов. тарих фәннәре кандидаты С. Алишев болай дип яздылар: «Тел фактлары тагын бер тапкыр болгарлар белән Казан татарлары арасында турыдан-туры күчемлелек-варислык булганлыгын объектив рәвештә исбат итәләр. Шуңа күрә дә авторның әлеге лингвистик хезмәте тарихчылар өчен дә билгеле бер кыйммәткә һәм әһәмияткә ия». Г. Саттаров ел саен дистәләрчә курс һәм диплом эшләре белән җитәкчелек итә. Бөтенсоюз, региональ, республика, университет конференцияләрендә фәнни докладлар белән катнаша, диссертацияләр яклауда оппонент булып чыгышлар ясый. Ул төзегән «Татар исемнәре сүзлеге» 25 меңлек тираж белән чыкты һәм тиз көндә таралып та бетте. Сүзлек генетик принципка корылган һәм борынгы төрки, иске татар, гарәп, фарсы чыгышлы кеше исемнәренә бүлеп аңлатылган Г. Саттаров исеменә сүзлек чыгу уңае белән рәхмәт әйтеп язган хатларның берсендә бик мәгънәле бер фикер бар сүзлекне сез төзедегез, басылып чыккач, ул инде — безнең дә сүзлек. Чыннан да, сүзлек — татар халкының үзенчәлекле еиэит карточкасы, халыкның тарихын үзенчә ачып сала торган китап, һәм, иң әһәмиятлесе. Һәркем өчен дә—карты өчен дә. яше өчен дә бик кирәкле. Яшьләр өчен бигрәк тә, чөнки тормыш дәвам итә, бәбиләр туып тора, һәм китап һәрвакыт зур иҗтимагый функция башкарачак кешенең гомерлек юлдашы — исем кушуда катнашачак. Төрки телләр буенча күренекле галимебез Ә. Р Тенишев, Г Саттаровның фәнни хезмәтләренә югары бәя бирә, аларның халык тарихы һәм этногенезын тикшерүдә әһәмиятен билгели. Күренекле совет топономасты Э. М. Мурзаев. ЮНЕСКО каршындагы ономастика фәннәренең Халыкара комитетының почетлы члены В Н. Никонов, мари галиме (О. И Гордеев. Болгария галимәсе Мәфкүрә Моллова һ. б галимнәр төзер Г. Саттаров хезмәтләренә дә таянып эш итәләр. Гомәр Саттаровның «Татарстан этнотопонимнары» дигән доклады Польшада, Краков шәһәрендә үткәрелгән XIII Халыкара ономастик конгресс программасына да кертелде. Галим 1974 елда чыккан ^Татарстан АССРның антропотонимнары» китабы өчен Казан университетының иң яхшы фәнни эшләргә бирелә торган бүләгенә лаек булды Г Саттаров шөгыльләнә торган фән өлкәсе бик катлаулы, күп терпе өлкәләрдән мәгълүматлы булуны таләп итә һәм ахыр чиктә ул халыкның тарихы белән бии ты- 'гыз бәйләнгән Сүзләргә, исемнәргә аңлатма бирү, аларның килеп чыгышын тикшерү зур фәнни багаж сорый. Этимология шундый фән: бер үк сүзнең килеп чыгышына төрле карашлар янәшә йөри Моның ачык мисалы — Казан шәһәренең исемен аңлату Бер дистә караш булуын күрсәтеп, Г Саттаров үзенең тагын бер яңа этимологиясен тәкъдим итә «Казан утлары» журналын алучылар күптән түгел галимнең бу гипотезасын кызыксынып укыганнардыр дип уйлыйбыз Этимолог вакыт-аакыт ялгыша да, пекин өзлексез эзләнү ялгышларны вакытында төзәтә барырга мөмкинлек бирә Г. Саттаровның тынгысыз каләме һаман эштә Аның -Туган як ономастикасы». «Казан урамнары исемнәренең килеп чыгышы». «Татарстан топонимиясе» кебек китаплары нәшриятка тапшырылган 2000 машинка бите күләмендәге «Татарстанның топонимик сүэлегеннең корпусы да әзер Сүзлеккә 50 мең топонимик берәмлек тупланып, шуларга тарихи-лингеистик аңлатма бирелгән Илле яше тулган коллегабыз Гомәр Саттаровка тагын да зуррак иҗат уңышлар» теләп калабыз