Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИДЕЯ-ЭСТЕТИК ОФЫКЛАР КИҢӘЙГӘНДӘ

 

Тәнкыйть кем өчен языла?

Әдәби тәнкыйть секциясенең чираттагы утырышы инде тәмамланып килә иде Ул да түгел, көтмәгәндәуйламагенда, яңа бер бәхәс кабынып китте Тәҗрибәле ике тәнкыйтьчебез, бер-береннән ничек кенә булса да өскә- рек чыгарга теләгәндәй дөньяларын онытып, тәнкыйть кем өчен языла дигән сорауга өздереп жавап бирергә тырыша башлады. — Тәнкыйть, иң элек, язучыга адресланган булырга тиеш — диде исеме укучылар арасында яхшы мәгълүм тәнкыйтьче — Юк — диде аларның өлкәнрәге,— тәнкыйть укучы өчен языла — Конкрет әсәр турында һәм конкрет авторга адресланып языла икән тәнкыйтьнең укучы өчен түгел, ә язучы эчен булуы, ул үз иҗатындагы уңай һәм тискәре сыйфатларны аңласын, гыйбрәт алсын өчен язылуы болай да аңлашылып тора түгелме соң инде — Юк1 Әдип өчен генә булса—тәнкыйтьне нигә газета-журналларда басып торырга? Бер кәгазь кисәгенә яз да, тоттыр язучының үз кулына' «Тәнкыйть язучы өчен! Тәнкыйть укучы өчен! » Инде ике ел чамасы вакыт узган Хөрмәтле ике тәнкыйтьчебезнең кызып-кызып бәхәсләшүе әле дә булса күз алдында, диаметраль капма-каршы мәгънәле сүзләре әле дә булса колак төбендә яңгырап тора Шулай да тәнкыйть кем өчен языла соң? Гади генә булып тоелган бу сорау бәлки очраклы тумагандыр Хикмәт тәнкыйтьнең укучы, яисә язучы эчен язылуында да түгел, әлбәттә Тәнкыйть укучы өчен дә, язучы өчен дә язылса да кояш иртәгесен кире яктан чыкмас иде Шундый гади генә мәсьәләне принципиаль бәхәскә әверел дергөн тәнкыйтьче-остазларыбыз да моны гына аңларлык кешеләр анысына һич шигем юк... Эш нәрсәдә соң? Шул хакта бераз уйланып алыйк «Тәнкыйть — язучы өчен», дип чыккан әдип, үзенең оппонентына караганда, бүгенге әдәби процесска якынрак торучы, аның көндәлек мәшәкатьләрен ныграк белгән һәм кичергән автор Шуңа күрә дә аның тәнкыйтькә мөнәсәбәтемдә күпчелек шагыйрь, прозаик һәм драматургларыбыэның сулыш кайнарлыгы ачык сизелеп тора Сер түгел ич, әдәби тәнкыйтьнең мөстәкыйль жанр булуын, шундый ук җитди иҗат зше икәнлеген яхшы аңлаган әдипләр дә. аның принципиальлек һәм объективлык кебек какшамас таләпләре барлыгын хәтерләгән каләмдәшләр дә, үз иҗатлары һәм үз шәхесләренә кагылганда, бу хакыйкатьләрне еш кына хәтердән чыгаралар Ул гына да түгел, матбугат битләрендә булсын, терпе чыгышларда булсын, тәнкыйтьне һәм тәнкыйтьчеләрне кыюлыкка, туры һәм принципиаль сүзгә әзлексез чакырып торган иптәшләр дә үз адресларына юнөлтелгән таләпләрне бигүк енөп бетермиләр Әйтик, көндәлек матбугатта дөнья күргән әдәби тәнкыйть мәкаләләренең һәм рецензияләрнең 95 проценттан артыграгы, нигездә, уңай бәяләрдән генә тора һәм аларның да яртысы диярлеге комплиментар тәнкыйтькә, димәк, урынсыз мактау һәм чамасыз күккә чөюләргә кайтып кала Мондый тәнкыйть безгә кирәкме’ Икеләнми par ларга була, тавышка к> я калсак, бертавыштан «Юк. мондый тәнкыйть кирәкми!*— дияр идек Әмма шул ук вакытта күпчелегебез, үз иҗатыбызга килгәндә, тәнкыйть әләгечә аны тиешле дәрәҗәдә бәялоп. ачып җиткермәгән дип саный (җитешсезлек ләрен түгеп, әлбәттә, казанышларын) Бәхәсләшмим, мондый фактлар да булырга мемкин Тик бу очракта сүз еле ул хакта түгел 95 процент тәнкыйть продукциябез уңай бәяләрдән гене торган бер чорда «нигә минем иҗатны ул кадәр үк күккә чееп Ә мактыйсыз».— дип әйтүчеләр булмаса да, «урынсыз тәнкыйть, үч алу, күсәк белән сугарга ярамый» — дип. каравыл кычкыручыларның, үз иҗатындагы кимчелекләргә күрсәткән тәнкыйтьчене тереләй тотып ашардай булып йергән авторларның күплеге гаҗәеп тоела Бер карасаң, Җ Рахимов, А Вергазов, Н. Әхмәдиев, Ә Махмудов кебек, әле әдәби иҗатта тәҗрибәләре алай ук зур булмаган шагыйрь һәм прозаикларга тәнкыйтькә колак салып, тиешле нәтиҗәләр генә ясарга иде дә бит Ә алар уйлап-нитеп тормыйча, барлык чараларны эшкә җигеп, иҗатларын игътибарга алган тәнкыйтьчеләргә ташланырга ашыктылар. Янә бер тапкыр ялгыштылар! Ләкин бу тактсызлык адымы аларның гаепләре генә түгел, ә бер үк вакытта бәлаләре дә иде Төгәлрәге, күпчелек әдипләрнең әдәби тәнкыйтькә мөнәсәбәтен ачык күрсәтеп торган гомуми бәланең характерлы чагылышы булды бу «Тәнкыйть әдәбиятның һәм аерым язучыларның хезмәтчесе, тугрылыклы һәм талымсыз пропа- • андисты булырга тиеш —дигән, бер кая да һич кем тарафыннан да теркәлмәгән әмма яши килгән хата карошның чираттагы бер җимеше иде ул Тәнкыйтькә берөзлексез дәгъва белдереп торган әдәби җәмәгатьчелек артына яшеренеп, шуңардан оста гына файдаланырга омтылуның чираттагы бер мисалы иде бу Чөнки мондый дәгъва, кагыйдә буларак, үзенең теләктәшләрен таба Ә шул ук вакытта конкрет әсәрләрнең зәвыксызлыгы. йомшак яклары турында кузгатылган принципиаль фикео читтә кала Димәк, «тәнкыйть — язучы өчен» дигән тезисны яклаучылар хәзер яшәп килгән күренешләргә шактый якын тора икән Чынлап та, язучы өчен генә язылган, язучыга гын» йөз тоткан йомышчы тәнкыйть тә яши бирә, гөрләп чәчәк ата Бездә ееруча популярлык казанган юбилей мәкаләләре шуның гыйбрәтле мисалы түгелмени,1 Бәйрәм хөрмәтенә дип инде аларына күз дә йомар идең, шул макташуларның шаукымы бөтен әдәби тәнкыйтькә, хәтта аның иң конкрет һәм аеруча принципиаль булырга тиешле жанры — рецензияләргә дә торган саен әрсезрәк үтеп керә бара Әйтик, соңгы бер ел дәвамында Р Сверигинның (А Вергазов китабы турында). Н Лаисов- ның (Г. Рамазанов китабы турында) «Социалистик Татарстанпда, Ә Габидинең (Ба- тулла китабь турында) - Казан утлары«нда. Р Бикчуровның (Әсрар Галиев китабы турында), Я Игәнәйнең (Ш Манналов китабы турында). Д Гайнетдинованың (X Әюпов китабы турында) «Татарстан яшьләре- газетасында басылген рецензияләрен һич икеләнмичә шундыйлар исәбенә кертергә мөмкин Аларның нинди критерийлардан чыгып һәм нинди таләпләрдән торып язылуын аңлау җиңел түгел Ә теләкләре ачык — яңа дөнья күргән җыентыкларның кимчелекләренә күз йомып, аларны әдәби процесстагы игътибарга лаек бер вакыйга яисә уңай күренеш буларак укучыга тәкъдим итү. Әлеге китапларның барысына да рәттән тискәре мөһер куярга кирәк дип әйтергә җыенмыйм, арада чын мәгънәсендә җитди сөйләшүне сорый торган, уңай бәягә лаеклары да бар Бу очракта күп кенә авторларның китап рецензияләүгә алынып та, әдәби тәнкыйтьнең элементар кагыйдәләрен дә аңлап җиткермәве, әсәрнең идея-эстетик яктан ни дәрәҗәдә булуына игътибар да итмәстән, үз алларына мактарга, язучыга бер «игелек күрсәтергә" дигән мексат куеп кына эш итүләре тирән борчу уята Тәнкыйтьнең генә түгел, гомумән, әдәбиятның да бүгенге торышы һәм киләчәге өчен үтә зыянлы булган әлеге тенденциянең һаман яшәве уйландыра Әдәбиятыбызны киң катлау укучылар арасында даими рәвештә пропагандалап килгән, әдәби тәнкыйтебез үсешенә гаять зур өлеш керткән республика газетажурналлары да моның ни дәрәҗәдә әһәмиятле проблема булуын истән чыгармасалар иде?! Әдәби тәнкыйть фикере, мәгълүм булганча, ул — безнең хәрәкәттәге эстетикабыз Матурлык турындагы фәннең закончалыкларын, аның гасырлар дәвамында формалашып килгән критерийларын аерым әдипләр мәнфәгатеннән чыгып кына үзгәртү мөмкин түгел! Алай икән! Димәк, тәнкыйть — укучы өчен булып чыгамы инде? Әлбәттә, әдәбиятның башка жанрлары кебек ук. тәнкыйть тә иң элек укучыга адресланып язылырга тиешледер Әмма моны да бер яклы гына аңлау дөрес булмас Чөнки укучы, беренчедән әле ул. гомумән, абстракт төшенчә Эшче һәм колхозчы гына түгел, галим һәм философ та — укучы Үз чиратында язучыны да укучы дип атарга мөмкин Шуңа күрә җанлы тел белән мавыктыргыч формада язылган һәр язманы, бер тип укучы күңеленә хуш килгән дип кенә, тәнкыйтьтә бердәнбер өлге итеп алсак, шулай Г* ялгышкан булыр идек Тәнкыйть, - уңучы емеи дигән карашны аяк терәп аклаучылар. һичкемнән сер түгел, иң элек әлегедәй — тышкы эффект һәм йөгереклеккә күз тоткан язмаларны өстен күрәләр Инде сүз чыккан икән, тагын «.тәнкыйть — тәнкыйть өчен, дигән сыман язучыга да. укучыга да игьтибар итми, колак салмый гына язылып килгән материалларның да байтак икәнлеген искәртү сорала Болары, бигрәк тә, проблемалы һәм теоретик . дип аталган мәкаләләргә, әдәбият белеме өлкәсендәге тәҗрибәләрне әдәби тәнкыйть рубрикасына көчләп тагарга азапланган очракларга хас күренеш Киң катлам укучыга £ таныш булмаган, шулай ук язучыны да кызыксындырмаган катлаулы, специфик тө- ~ шенчәләр, терминнар, кирәклекирәксезгә кулланылган цитаталар һәм башка шундый Е аләмәтләр белән шыплап тутырылган андый язмалар, «ни уму. ни сердцу» дигән- - дәй. адрессыз булалар Дөрес, соңгы елларда бу тип тәнкыйть сан ягыннан күзгә х күренеп кимеде, ләкин шулай да бөтенләй юкка чыкты дип әйтә алмыйбыз Языла — киләләр — тәнкыйтькә рухы белән тартылган укучының гайрәтен чигерә киләләр ~ Ниһаять, тәнкыйтьнең адресы хакындагы бу уйлануларның үзенә күрә бер йом- 2 гагыда булырга тиештер Нигә соң әле әлегедәй берьяклылыклар һаман да яши ки- Я пә бездә? Әлбәттә һәр конкрет очракның үз сәбәпләре, үз жавапларь- бар Шулай х да төп сәбәп — ул кайберәүләрнең әдәби тәнкыйтьне теләсә кем һәм теләсә ничек - кереп бәя бирә торган, мактый һәм макташа торган ирекле бер мәйдан итеп күз ал - дына китерүе булса кирәк Алай уйлаучыларга, рецензия яисә тәнкыйть мәкаләсе язам дип кулына каләм алганга кадәр, иң элек. КПСС Үзәк Комитеты моннан ун ел 2 элек кабул иткән "Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турындапгы карарны алып игътибар £ белән өйрәнү урынлы булыр иде һәм шунда ук Л И Брежневның XXVI съезд три- . бумасыннан әйтелгән сүзләре хәтергә төшә: «Профессиональ фикер йөртү — әдәби тәнкыйтьчеләр һәм сәнгать белгечләренең эше » Олы ышаныч белән әйтелгән бу 2 сүзләр, үз чиратында, тәнкыйтьчедән шул кадәрле үк җаваплылык та таләп итәләр Тәнкыйть мәкаләсе язарга алынган һәркем әдәби ижат процессының катлаулы һәм күпбаскычлы булуын тирәнтен аңларга тоярга тиеш Тулаем бербетенне тәшкил у иткән бу катлаулы күренеш үзара багланышлы берничә буыннан тора Беренче бу- ' ын — ул тормыш чынбарлыгы Икенче буын — шул чынбарлыктан илһам алып, аның х Димәк, иҗат эше... Фикер йөртү үзенчәлекләре, методологик принципларга нигезләнгән булуы, махсус категорияләр белән эш итүен искә алсак — тәнкыйтьнең фонте шактый гына якынлыгын күрербез Шуларга да карамастан, чынбарлыкны танып белү Һәм аңарга тәэсир итү үзенчәлекләре, уй һем фикерне укучыга җиткерү чаралары һәм әдәби иҗат процессына турыдан-туры катнашып, кушылып китү кебек принципиаль һем хәлиткеч яклары белән, ул — иҗат эше Менә шуңарга да әдеби тәнкыйть өлкәсендәге хезмәтләре очен (дөресрәге, әсәрләр эчен буладыр) авторга гыйльми дәрәҗә бир- миләр, аны фоннор академиясенә член итеп тә алмыйлар, в СССР язучылары союзына кабул итеп алалар Безгә — профессиональ тәнкыйтьчеләре саиаулы гына булган конкрет күренешләре һәм шәхесләре турында җитди фикер әйтү күңелендә туган t хисләре, тойгылары белән уртаклашу максаты куйган әдип Өченче буын — тормыш ' күренешләренә һәм кичерешләренә нигезләнеп художник хыялында туган һәм сән- - гатьле формага салынган яңа чынбарлык — әдәби әсәр Дүртенче буын — укучы яисә - тамашачы Бишенче һәм соңгы буын — чынбарлык әдәби әсәрне укыгач андагы уй z һәм хисләрдән рухланган укучының мөнәсәбәтен һәм тәэсирен тоючы чынбарлык тәнкыйтьче үзенең иҗатында әлеге буыннарның һәркайсын бер дәрәҗәдә күз ал- Лында тотарга, шушы катлаулы процесска юнәлеш бирүче Һәм аны оештыручы булырга тиеш Тәнкыйтьче бу күренешнең һәр буынына тәэсир һәм йогынты ясый белергә аларның үзара нормаль багланышларыи тәэмин итүгә омтылырга тиеш Югарыда искәртеп узылганча, аерым буыннар белән генә мавыгу — язучыга гына яисә укучыга гына ярарга тырышу — тәнкыйтьне турыдан-туры берьяклылыкка. үз-үзен инкяр итүгә китерә Әдәби тәнкыйть үзе до күп баскычлы, метод һәм принциплары булган катлаулы иҗат эше әдәбиятка, күпчелек тәнкыйтьчеләре фәнни оешмаларда эшләгән әдәбиятка — мәсьәләнең бу ягы хакында да махсус уйланырга туры килә Ченки, югарыда искәртел- гәнчә, тәнкыйть — тәнкыйть өчен дигәндәй, әдәбиятка да, фәнгә дә мөнәсәбәте шул кадәрле генә булган күпчелек язмалар, нигездә, менә шушы җирлектә туа. Монысы бер хәл. әлегедәй мтәнкыйть»не таный һәм үз урынына куя, бәяли башладык бугай инде. Ә менә чын әдәбият фәне һәм әдәбият тарихы белән чын әдәби тәнкыйть арасындагы чикләр әле һаман безнең өчен ачыкланып җитмәгән һәрхәлдә, әдәби ел йомгаклары вакытында ясалган докладларда булсын, агымдагы әдәби тәнкыйтьне анализлаган хезмәтләрдә булсын, без беренче булып һәм авыз тутырып әдәбият фәне һәм әдәбият тарихы өлкәсендәге хезмәтләргә анализ ясарга, аларның уңай һәм кимчелекле яклары хакында бәйнв^бәйнә сөйләшергә, фикер алышырга күнеккәнбез Әнә шулай итеп тәнкыйтьнең үзе турындагы сүз икенчерәк планга калдырыла килә, ә инде аның күләм ягыннан кечерәк формалары — рецензияләр һәм китап күзәтү хакында сүз булса була, булмаса юк. Тулы бер монографияләр хакында фикер йөрткән ораторлар ул хакта сүз кузгатуны үзләре өчен бигүк мәртәбә итеп тә күрми башладылар сыман. Сүз галимнәр белән язучылар арасында, фән белән әдәби тәнкыйть арасында кытай стенасы торгызу турында бармый, әлбәттә Аларның үзара файдалы йогынтысына һәм хезмәттәшлегенә дә каршы чыгу түгел теләгем. Фәннең үз сфералары булган кебек, әдәби тәнкыйтьнең дә үз предметы, иҗат төре буларак үз формалары булуын онытмаска иде безгә. Гыйльми оешмаларда эшләп, диссертацияләр хәзерләгән авторлар өчен, дөрес, бу бигүк җиңел эш түгел. Әле узган ел гына Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән хезмәтләр: Ф. Хатиповның «Духовный мир героя» һәм Ф Әгъзәмовның «Үзәктә — кеше» китаплары шуны тагы бер кат раслап тора һәр икесе — житди хезмәт нәтиҗәләре, бүгенге әдәбиятыбызны өйрәнү юлында авторларның уңышы саналырга тиешле китаплар Әйтик, Ф Әгъзәмов хезмәтен бүген- е очеркыбыз турында моңарчы язылган барлык хезмәтләр арасында аерып куярга мөмкин — заманча актуальлеге белән дә, фәнни-теоретик аппараты байлыгы белән дә бүгенге көн очеркына бирелгән анализның тирәнлеге белән дә. Шулай да, әлеге әһәмиятле хезмәттә аакытвакыт чикләр онытылып тора — әдәби очерк белән гадә- -и газета очеркы, журналист язмалары арасындагы чикләр югала Фәнни стиль белән әдәби стиль арасындагы чикләр һәм галимнең фактик материалны анализлавы белән иҗатчының тормышка үз мөнәсәбәтен художестволы рәвештә белдерүе арасындагы чикләр онытыла Хезмәт журналистика фәне белән әдәби тәнкыйть очрашкан, кибешкән сызыкта туган Ф Хатипов китабында да бүгенге прозабызны психологик анализ күзлегеннән өйрәнү юлында моңарчы күрелмәгән гомумиләштерүләр, нәтиҗәләр ясалган. Ләкин шунда ук аның әдәби тәнкыйть булудан бигрәк, диссертация хезмәте, фәнни эш булуы да күзгә ташланып тора. Тегы критерийлар мәсьәләсе Әлеге хезмәтләрнең һәр икесендә аны тою, үзең өчен ачыклау җиңел түгел Авторга ышанган укучы татар әдәбиятында психологик анализга игътибары булган һәр язучы бер үк идея-эстетик югарылыкта яза икән, һәркемнең тавыгы алтын йомырка гына сала икән», дип, гаҗәпләнергә дә мөмкин. Очеркларга килгәндә дә шундыйрак хәл — күтәрелгән проблемаларга һәм геройларның кылган гамәлләренә җитди игътибар булып та. ул проблема һәм геройларның ни дәрәҗәдә сәнгатьле ител тасвирлануы алай зур әһәмияткә ия түгел кебек килеп чыга һәрхәлдә, күләмле тәнкыйть хезмәтләренең критерийларын киләчәктә тагы да ачыграк һәм югарырак итеп күрәсе килә Шунда ук бик әһәмиятле тагы бер нәрсә онытылмасын иде тәнкыйть — иҗат эше! Тәнкыйтьче һәр очракта үзенең иҗатчы икәнен — тормышның һәм әдәбиятның идея-эстетик сәламәтлеге, тазалыгы өчен көрәшүче булуын, яңаны тудыручы булуын онытмасын иде! Яңалык тойгысы Узган ел «Казан утлеры» журналы үткәргән түгәрәк өстәл янындагы әңгәмәләрнең берсендә бүгенге әдәбият һәм аның кичектергесез проблемалары хакында зур сөйләшү булып узган иде Г Бәширов. Ә Еники, С. Хәким. Н Арсланов. Г Ахунов. , Мнңлуллии, М МвЬдиел. Р Мору.фли, л Ә.-.Ду„„.н „6.. .... һ._ .„н.шиидл „га„ ш,„ слйл.шурл 6ер ..р1,„ эур ,,.„6ар »».лгеп«е Ул дл вулсл —.у ушл... ,раг„с„„„,. „„„„„„, ..... легеиә. Тәнкыйтьне дә ижат эше дидек Димәк, аның да нигезендә яңалык тойгысы ятар- •* тиеш Деньяда һәм илебездә барган үзгәрешләргә, әдәбиятта иҗтимагый һәм кән- ф далек тормышта барган яңа сулышка үтә сизгер булу дип аңларга кирәктер моны. , Ул гына да түгел, яңалыкка, яңарышка булган ихтыяҗны язучыларның үзләреннән дә 5 алданрак күреп, тоеп алу һәм шуны әдәби җәмәгатьчелек алдында җитди проблема " итеп куя белү сәләтенә ия булырга тиеш әдәби тәнкыйть = Тиеш икәнлеге күпләребезгә мәгълүм, әмма, кызганычка каршы, еш кына без = тәнкыйтьнең бу функциясен онытканга сабышабыз Дәрт бар. дәрман юк дигәндәй * килеп чыга. Чөнки яңалыкка йөз бордың дисә, искергән, гайрәтне чигереп бетергән i күренешләргә отпор бирергә дә туры киләчәк Ә моңарга исә аерым авторларның 2 кәефен кырмый гына ирешүе мөмкин түгел Кемнеңдер кәефен кырырлык принци- ? пиаль сүз әйтер өчен азмы-күпме батырлык һәм кыюлык кирәк Әйтик, тәнкыйть ел- О кәсендә беренче тәҗрибәләрен генә ясаган Ф Газизова балалар прозасында таби- ± гатьне саклау мәсьәләләре хакында күләмле мәкалә язып чыга Бәхәсләшмим, иге- £ лейле тема, кызыклы проблема борчый авторны Һәм аның шактый күп прозаиклар 0 ижаты белән таныш булуы дг күңелгә өмет һәм ышаныч өстәп тора Әдәбиятка мә- _ -аббат хисе дә зур авторда. Ләкин бер нәрсә — яңалык тойгысы гына җитенкерәми Нәтиҗәдә, табигатьне саклау мәсьәләләре тирәсендә сүз йөрткән мәкаләдә укучының - күңелен кузгатырлык бер генә проблема да күтәрелми Бу өлкәдә бар да ал да гәл ф генә икән Табигать хакында язылган проза әсәрләре барысы да гаҗәп дәрәҗәдә һәм төр яклап камиллеккә ирешкән икән Мәкаләнең яртысыннан артыгы А Хәсәноаның - «Тугрылык» җыентыгын мактаудан гыйбарәт Җыентыктагы нәни хикәяләрнең барысы ~ да һәм идея, һәм эстетик яктан соң дәрәҗәдә камиллеккә ирешкән — автор күз дә - йоммыйча укучыны шундый бәягә ышандырырга азаплана Ф Газизованы тәнкыйтьтә тәҗрибәсезлеге хакына гафу да иттек ди Хуш Тәҗ- рибәле тәнкыйтьчеләребез дә аңардан иимен куймыйлар Мисал өчен, бәяләрдә ча- * ма хисен яхшы тойган тәҗрибәле һәм оек акыллы тәнкыйтьчеләребездән кемне (П), у үзган ел иҗат активлыгын бермә-бер арттыра төшкән Ф Миңнуллинны елыйк Аның Хикәя һәм хикәячеләр» мәкаләсен (»Казан утлары». 1981 ел, 10 сан). Бу — аерым . жанр проблемаларына багышланган аналитик мәкалә Таләпләр прозабыз классикасы - югарылыгыннан торып куела Әмма, эш анализга, конкрет авторларның конкрет есәр- а тәренә барып терәлгәч — критерийлар югела төшә Әйтик, сүз яшь прозаиклары- бызның беренче хикәяләре хакында барганда яңа буын алдында яңа таләпләр кую үзеннән-үзе соралып тора кебек Ләкин автор А Ганиев, Р Фәизов, Р Кәрәми. Ба- тулла, Ә Гаффар. Ә Гадел, М Галиев, Н Гыйматдинова, X Гайнетдинов. С Шемси һәм Ф Хуҗиәхмөтова кебек дистәдән артык яшь прозаикның әсәрләрен укып та уртага салып уйланырлык җи-ди бер проблема дл күрмәгән Хикәяләр язылгалый тора, укучылар укыштыргалый бирә, дигән сыман бер нәтиҗә ясала Ә бит тәнкыйтьче, Ә Гаффар һәм М Галиев кебек хикәячеләр белән X Гайнетдинов. С Шәмси. Ф Хуҗиәхметоваларны бер исемлеккә тезсә дә алар алдында бүген торле-терле иҗади проблемалар торганлыгын, бу авторларга таләпне бер үк критерийлардан чытып кую. гомумән, әлеге иртәрәк икәнлеген дә яхшы аңлый Мәкаләдә ачык чагылыш тгпкан канәгатьлек хисенә, югыйсә, һичнинди нигез юк иде кебек Ааыэ тутырып хикәя дип атарлык әсәрләр берән-сәрән генә күренгеләп килгән чорда тәҗрибәле -әи кыйтьченең прозабыз алдында -орган шундый җитди проблемага алынып та. мактап- сыйпап кына узуы — аңлашылмый Я.ЛЛУ1И урйгысы У.ИУЫЙУ.Т. „р..д.-.yp.i пр-ц-п—. — »-Р-‘" шуд. „р. р. .Д.ЛР. .олгм.................................... .... ......" '»р>' .уг—-•— Ь.Д оХ»«Т»ЛЫГ« 6.Л.Л у.лр. — «лблп. г.л. Ь— С МЛНЛЛЛО....Ң -ДуЛ.ЫИЛ.р ■» С..Л. - Гл.р„.) .ЛГМ УР——В« ‘Т"-Р г °-»- .... лринчилсму Л.Ш— -лр—■ -И принципсыз тәнкыйть тә әдәби җәмәгатьчелек игътибарына лаек түгел. Ә әлеге авторлар үзләрен раслау юлында бу мәкаләләре белән җитди адым алга атладылар. Шушы урында күренекле совет тәнкыйтьчесе Игорь Золотусскийның яшь тәнкыйтьчеләргә мөрәҗәгать итеп язылган мәкаләсеннән бер фикерне китереп узу урынлы булыр -Тәҗрибә һәм күзәтүләремнән чыгып әйтә алам —дип яза ул,—кайчан да булса бер егетлек ясап, кемнән дә булса курыкмаска җөрьәт иткән тәнкыйтьчене әдәби җәмәгатьчелек таный һәм хөрмәт итә. Ул озак вакытлар язмый торса да аны онытмыйлар. менә ул теге чакта фәләнне әйләндереп салган иде, дип искә ала киләләр. Әлбәттә, «әйләндереп салу» үзмаксат була алмый, ләкин бу алымны да онытырга ярамый. Үзеңне тиешле формада тоту өчен генә булса да. әдәби атмосфераның сәламәтлеге, тазалыгы өчен генә булса да...» («Литературная учеба», 1981, 6 сан). Бу сүзләр усаллыкка, күсәккә тотынырга чакыру түгел, ә принципиальлек, сугышчанлык һәм объективлыкка чакыру булып аңлашылсын иде. Партия Үзәк Комитетының «Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турындаагы карарында куелган принципларның, ниһаять, безнең иҗат принципларына әверелергә тиешлеген яклау булып!. Яңалык тойгысы һәм принципиальлек, әлбәттә, әдәби әсәргә чыгарылган кырыс хөкемгә генә кайтып калмый Агымдагы әдәби тәнкыйтьтә дә моны раслап килгән хезмәтләр аз түгел. Әйтик. М. Вәлиевның «Сандугачлар, кыр казлары һәм кеше», «Шагыйрь уты» мәкаләләре. Т. Галиуллинның «Бизәкләр төрлелеге». Ф Миңнуллин- ның «Өлгергән мәсьәлә». А Әхмәдуллинның «Сәхнәгә—бүгенге геройлар» һәм Ф Зөлкарнәевның «Иң мөһиме табыш» дип исемләнгән мәкаләләре Быел Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган Н. Юзиевның «Шигърият дөньясы». Р Мос- тафинның «Образ времени» һәм Р. Кукушкинның «Шигъри бишек» китаплары да шул уңайдан игътибарга лаек хезмәтләр. Характерлы үз йөзләре булган бу өч китапның яңалыкка да үз мөнәсәбәтләре бар Мисал өчен, Н Юзиев китабы «Яңа чор — яңа җыр» дигән бүлек белән ачыла һәм тәнкыйтьченең уйланулары шундук яңг чор. яңа матурлык җырчысы Һади Такташ шигъриятенә килеп чыга. Дөрес, Такташ турында язу яңалык түгел, әмма тәнкыйтьче татар совет шагыйренең әдәбиятыбызга алып килгән яңалыгын билгеләү һәм тасвирлау юлында күзгә күренерлек ачышлар ясый һәм алдагы бүлекләрдә дә, сүз кайсы шагыйрь иҗаты хакында гына бармасын — М. Җәлилнең бөтен Европага каһарманлык нуры чәчкән поэзиясе турындемы, X. Туфан һәм Ә Фәйзи кебек сүздән чәчәкләр үстергән олы лириклар турындамы, бүгенге шигъриятебезнең горурлыгы булган С Хәким һәм Ш. Галиевның эзләнүләре хакындамы — тәнкыйтьченең йөз тотканы яңалык, әлегедәй талант ияләренең татар совет поэзиясен үстерүгә керткән өлешен яңа көн югарылыгында торып анализлау һәм бәяләү. Шунда ук Н Юзиев тәнкыйтенең җанлы һәм мавыктыргыч саф әдәби телдә, сәнгатьле формада иҗат ителүен дә искә алып узасы килә. Бу яктан ул күпләргә үрнәк булып торырга мөмкин. Яшерен- батырын түгел ич — кайбер тәнкыйть әсәрләренең теле укучыга гөлҗимеш куаклары арасына кереп буталу кебек тәэсир итә. Тәнкыйтьнең үзенә, бәлки, аерым очракларда чәчәктә утырган чәнечкеле гөлҗимеш куагына тиңләшә белергә дә кирәктер, әмма тел мәсьәләсендә түгел Тел кытыршылыгы һәм ясалма катлаулылык һич кенә дә әдәби тәнкыйтьнең жанр үзенчәлеге түгел Р Мостафин китабы исә кызыксыну объектларының төрлелеге һәм киңлеге белән җәлеп итә. Монда әдәбият тарихы проблемалары да, бүгенге тормыш һәм әдәбиятка багышланган мәкаләләр дә, аерым әдипләрнең иҗат портретлары да киң урын алган һәм, әйтергә кирәк, чын әдәби формада мавыктыргыч тел белән иҗат ителгән бу тәнкыйть — Р. Мостафин тәнкыйте — үзенә битараф калдырмый. Авторның тарих проблемаларына караган хезмәтләре алай вакыйга булырлык ук яңалыкларга бай түгел, дөресен әйтергә кирәк. Алар, нигездә, пропаганда характерындагы күләм ягыннан зур булмаган рецензия һәм язмалардан гыйбарәт. Тарих һәм аның проблемалары — Р Мостафин стихиясе түгел. Ә инде аналитик хезмәтләр, иҗат портретларына килгәндә, тәнкыйтьче бөтенләй башка яклары белән ачылып китә, ул чын мәгънәсендә иҗатчыга әверелә Дөрес, тәнкыйтьче аерым мавыгу Һәм берьяклылыклардан да азат түгел. Әмма шуларга да карамастан берөзлексез һәм һәрвакыт яңалыкка омтылып иҗат иткән, узенең эмоциональ җегәре, художниклык сәләте белән аерылып торган бу тәнкыйтьчебез иҗат үрләрен яулавында дәвам итә Өченче хезмәт—яшь тәнкыйтьче Р. Кукушкиниың «Шигъри бишеге. Әлегә ту- пысыича басыла алмаган булса да, бу хезмәт яшь тәнкыйтьчебезнең генә түгел, гомумән, әдәби тәнкыйтебезнең дә уңышы хисаплана ала. Сер түгел ич. соңгы вакытларга кадәр балалар әдәбияты тәнкыйть тарафыннан ятимлеккә дучар ителгән иде ф Ниһаять, Р. Кукушкин шушы җаваплы миссияне уз җилкәсенә алырга җерьәт итте. «Шигъри бишек» җыентыгы авторның иҗади мөмкинлекләре хакында сейләшү 5 •чен дә нык җирлек булып тора Тәнкыйтьче балалар әдәбиятын гына түгел, бала- 5 ларның үз тормышын, чынбарлыгын да якын күреп, аңлап яза. Аның хезмәтенә мо- £ нографик эзлеклелек һәм логик дәвамлылык хас. бу сыйфатлар китапка фуидамен- = тальлек төсмере бирә Бер үк вакытта ул әдәби күренешләрне тормыш вакыйгалары -* балан янәшә куеп, үзара гармоник рәвештә аралаштырып киле һәм гыйбрәтле генә нәтиҗәләр ясый. Шулай да Р Кукушкинга бер теләк белдерәсе килә, балалар өдө- £ бияты тәнкыйтенең язылу рәвеше, формасы һәм стиле дә үзенчәлекле булырга тиеш- ? гер кебек Әйтик, ул мавыктыргычрак, гадирәк, самимирак һәм җанлырак була 5 барган саен яхшырак түгелме икән? Тәнкыйтьчегә шул юнәлештә дә яңа иҗат уңыш- * лары теләү урынлы булыр. Гомумән, бүгенге әдәби тәнкыйтебез яңалык тойгысына мөнәсәбәттә дә бер “ урында гына таптанмый, эзләнә, таба һәм акрынлап булса да алга хәрәкәт ита тора _ икән Шулай да, әдәбият-сәнгатебезнең үсеше дәүләткуләм әһәмиятле проблема ij булып торган һәм партиябез тарафыннан даими кайгыртылып килгән бер чорда — ~ татар совет әдәбиятының да идея-эстетии офыклары киңәйгәннән-киңәя барган көн- ф нәрдә — ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнеп калу дөрес булмас иде Алда торган _ иң җитди бурычларның берсе — бөтенсоюз киңлегенә юл яру зарурлыгы =: га Бөтенсоюз киңлегенә... s X «...Совет сәнгатендә яңа дулкын күтәрелә Соңгы елларда — һем барлык рес- j публикаларда — галантлы байтак әсәрләр барлыкка килде «ЛИ Брежневның XXVI съезд трибунасыннан әйтелгән бу сүзләрен татар әдипләре дә. хаклы рәвештә үз иҗатларына бирелгән югары бәя һәм ышаныч дип кабул иттеләр Чынлап та. татар ~ драматургиясе, поэзиясе һәм прозасында игътибарга паеклы үсеш, үзгәреш, яңарыш Г процессы бара Әлеге жанрларның бүгенге дәрәҗәсен һәм йөзен билгели торган асәрләрдо күпмилләтле совет әдәбиятына һәм дөнья әдәбиятлары казанышларына хас сыйфатлар, тенденцияләр һаман саен ачыграк төсмерләнә бара Әйтик. Т Миң- нуллинның совет патриотизмы, интернациональ дуслык һәм каһарманлык идеяләрен югары сәнгать чаралары аша замандашларыбызга җиткергән «Моңлы бер җыр» драмасы. И Юзеевның батырлык һәм фидакарьлек, ватан һәм халык язмышын бер төенгә туплаган «Очты денья читлегеннән» трагедиясе моңа характерлы мисал буга алалар Бөтенсоюз күләмендәге югары таләпләргә омтылган һәм аерым очракларда шул югары критерийларны билгеләүдә актив катнашкан әдәбиятның (барыннан да элек Т Миңнуллии һәм Д Вәлиее драматургиясе С. Хәким. И Юзеев һәм Ш Галиев Р Харис һәм Р Файзуллин поэзиясе. Г Бәширов, Ә Еники. А Расих. М. Мәһднеә һәм А Гыйлеҗевның соңгы еллар прозасы күздә тотыла) тәнкыйте алдында да үзенчәлекле һем яңа бурычлар килеп баса Ниден гыйбарәт икән алар' Беренчедән, әдәби тәнкыйть. әдәбият дөньясында барган үсешкә, хәрәкәткә тәң гәл рәвештә үз критерийларын һәм таләпчәнлеген даими күтәрә барырга тиеш Юкса, бәз уртакулпыкка гына түгел, гомумән, йомшак әсәрләрнең булуына да инде гадәтлене башладык тесле тоела Идеясе томанлы гына булган, эстетик актан да күэге күренеп торган зәгыйфь әсәрләрне кем тарафыннан язылуына да карамастан, үз вакытында принципиаль һем килешмәүчен тәнкыйтькә дучар ите барганда гына, инде гадетленелгөн уртакуллыкка. ниһаять, югары таләпләр белән килергә өйрәнгән текъднрдә генә — яңа критерийлар һәм ип күлемендәге әдәби-эстетик фикер югары лыгы, киңлеге хакында сүз алып барырга мөмкин Ә безнең агымдагы тәнкыйтебезгә исә бу юлда әле шактый гына иҗади гайрәт һәм принципиальлек күрсәтәсе бар Икенчедән, тәнкыйть үз казаныбызда гына кайнаудан — вакыт һәм простраиствода чикләнгәнлегеннән дә арынырга тиеш Агымдагы тәнкыйть башка тугандаш әдәбият лар үрнәкләренә дә игътибарлырак булсын, алардагы яңа һәм игътибарга лаек күренешләрне үз вакытында күрсәтеп бара белсен, әдәбиятыбыздагы һәр яңа күренешне дөнья һәм Бөтенсоюз аренасындагы казанышлар яктылыгында анализлап, аның шулар эрасындагы урынын да билгели барырга гадәтләнсен иде. Вакыт һәм простраиствода чикләнгәнлек дигәндә, тагын тәнкыйтьнең үткәндәге әдәби җәүһәрләргә игътибары җитенкерәмәүне дә ассызыклау кирәк. Юкса, тәнкыйтьнең тарихка битарафлыгы киләчәктә күп кенә тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин Р Гамзатов әйткәндәй, без тарихка наган төбәсәк, киләчәкнең безгә туптан атып җавап бирүе бик ихтимал Өченчедән, бөтенсоюз аренасына активрак чыга барып, тәнкыйть үзәк матбугат битләрендә әдәбиятыбыз казанышларын ил күләмендә һаман активрак пропагандаларга. күрсәтә белергә тиеш Моның белән ул үзе дә бөтенсоюз әдәби-эстетик фикеренә кушылу юлында бер адым алга атлаячак. Бу юлда озек еллар дәвамында нәтиҗәле эшләп килгән тәнкыйтьчебез Р Мостафин иде Р Бикмөхәммәтов эшчәнлеге дә аерым билгеләп узуга лаек һәм менә соңгы елларда аларга Флүн Мусин килеп кушылды Ф Мусинның «Правда» газетасы сәхифәләрендә чыгып килгән мәкаләләр циклы һәр яктан тәкъдир ителерлек зур хезмәт Мактаулы хезмәт! Аларда. беренчедән, татар әдипләре иҗат иткән әсәрләрнең тугандаш әдәбиятлар гаиләсендәге урыны күрсәтелү әһәмиятле булса, икенчедән. -Правдаяда татар тәнкыйтьчесенең ил күләмендәге әдәби күренешләр хакында фикер йөртүе — әдәби тәнкыйтебезнең абруен бермә-бер күтәрә. Шулай да тәнкыйтебез бөтенсоюз киңлегенә чыгып, әдәбиятыбыз казанышларын тиешле югарылыкта һәм дәрәҗәдә эзлекле итеп пропагандалый башлады дисәк, бик ашыккан булыр идек Р Мостафин, Р Бикмөхәммәтов һәм Ф Мусин хезмәтләре бу юлда беренче карлыгачлар гына әле Шунда ук әлеге карлыгачларның да кайвакыт бер канатлырак булып чыгуын искәрми калу ярамас Мисал өчен. И. Нуруллин һәм Р Мостафинның «Литературная газетаяда басылган мәкаләләрендә, нигездә, сүзне •атар әдәбиятындагы кимчелекләргә генә кайтарып калдыру әдәби җәмәгатьчелектә уңай яңгыраш тапмады Гомумән, тәнкыйтебезнең бөтенсоюз әдәби-эстетик критерийлары белән коралланып, әдәбиятны һәм үзен дә үзәк матбугат битләрендә активрак пропагандалавы көн кадагына баскан иң җитди проблемаларның берсе булып кала Чөнки әдәбиятыбызның күпмилләтле совет әдәбиятлары гаиләсендәге урынын ачыкламый торып аның казанышлары һәм проблемалары хакында фикер йөртү һәм нәтиҗәләр чыгару — телибезме-юкмы. безне берьяклылыкка һәм төрле чикләнгәнлекләргә китереп чыгарыр иде Дөньяга материалистик караш һәм тарихи оптимизм белән характерланган, партиялелек һәм халыкчанлык принциплары белән коралланган, тугандаш әдәбиятлар гаиләсендә лаеклы урыны булган татар әдәбияты бүген дә үсештә, өзлексез хәрәкәт- ә Аның сокландыргыч бай тарихы булган кебек, киләчәге дә зур — идея-эстетик офыклары киңәйгәннән-киңәя бара Шул офыкларга нисбәтле рәвештә, әдәбиятның үзаңы булган тәнкыйть алдында да яңа һәм тагын да җаваплырак бурычлар тора