Логотип Казан Утлары
Повесть

ЕРАК УРМАН

 

Каравыл өендә сөякләреңне эретерлек җылы. Ишекнең калҗайган төшеннән кысылып кергән салкын һава, мич авызыннан бөркелгән кайнарлык аша түргә үтәлмичә, юашланып кала. Мичтән ерак түгел генә бер-берсенә сыенып, идәндә ике эт ята Яшь эт алгы аякларына башын салган да тәмен белеп кенә изрәп йоклый. Карт эт исә, алгы гарип аягын читкәрәк җибәреп, уңайсызрак яткан Вакыт-вакыт ыңгырашып куя (төш күрәме?), әледән-әле кузгалып урынын алыштыра — тынычсыз йоклый. Чит-читләре тетелеп, каешланып беткән сарык тиресе җәелгән сәкедә Моратбакый ята. Ул сәке такталарын шыгырдатып кымшануга, яшь эт сискәнеп башын күтәрә һәм томырылып хуҗасына карый. Карт эт тә үз чиратында башын калкыта, каш астыннан гамьсез ризасызлык белән карап ала да янадан тынычлана Күзләре кысыла, әмма йомылып бетми Йоклаган чагында да карт этнең күз кабаклары арасында ачык калган каралҗым сызык Моратбакыйны өшетеп-өшетеп куя торган иде. Кайчакларда Моратбакый, юри сынар өченме, шапылдатып идәнгә ни дә булса төшерә, тавышка яшь эт кисәк сикереп тора, хуҗасының һәр теләген үтәргә әзер булып аңарга омтыла. Ә карт эт күзләрен әкрен генә ача, мин барысын да күреп тордым, искитәрлек берни дә юк дигән шикелле, салкын- мәкерле карашын хуҗасының күз турысыннан әллә кая, еракка төбәгән була Манма тиргә батканчы бер кыйнар иде аны Моратбакый, исәнге- рәткәнче. тәмам хәлдән тайдырганчы кыйнар иде. кайчандыр, баганага бәйләп, дилбегәне катлый-катлый ярган кебек., булмый шул. Гөнаһы- сыннан курка Этнең дә, үзенең дә яшьрәк чаклары булса иде Моратбакый сөякләрен шыгырдатып торды, ямаулы оекбашлары белән чаштыр-чоштыр килеп, мич авызына чүгәләде. Бирчәйгән каты бармаклар көл каплаган күмерләрне актара башлады >\стан, әле сүрелергә өлгермәгән, тетрәп торган күмерне ике бармагына эләктереп, тәмәкесенә китерде Утны тәмәкегә күчергәндә күмер дә ялкынсулап чак кабынып китмәде Моратбакый тирән итеп эчкә алды да төтенне борын тишекләреннән ашыкмый гына өреп чыгара башлады. Мичнең кара юллыгына тәмәке төтененең савылып кереп китүен күзәтергә ярата иде ул. Морҗа да эчпошыргыч итеп уламый инде бүген. Тып тын Күк белән җирне тоташтырып өч көн буе кайнаган буран бүген иртәдән ук тынды Жанны оета торган тынлыкка һаман әле ияләшеп булмый, э барыбер рәхәт. Инде сүрелеп, көл белән өртелгән күмер өеме астыннан кинәт ял кын бәреп чыкты, акшарлары керләнгән стенада, аҗаган уйнаклаган дай, кызгылт-моңсу шәүлә уйнаклап алды Ялгыш кына терелеп чык * кан ут теле, шушы йокымсыраган кечкенә дөнья каршында уңайсыз з ланган сыман, тиз генә йомылып сүнәргә дә өлгерде Шуннан сон әллә * ни булды Моратбакыйга әле генә хозурланып тарткан тәмәкенең тә- " ме китте, караңгылыкның сере бетте Бары тик ялкын теле генә үзенең = кабатланмас тирбәнешләре белән яктысын җуя алмыйча торды Хә г герендә яктысын җуя алмыйча . Моратбакый, күңелендә кузгалган рәхәт авыртуны сузарга теләми- < чэ, тәмәкесен көлгә ыргытты да аягына басты Жиде тавышка шыгыр - даган ишекне каерып ачып, ярты гәүдәсен тышка сузды. Утырып яуган * бүгенге яшь кар салкыны, алдавыч бер дәрт өстәп, бөтен тәненә тара я лып өлгерде. Караеп күренгән зират наратлары турысындагы йолдыз J ларнын утлы күмер сыман балкып китүе, чиста кар салкыны, ишек - «иленнән сукыр лампа утының менә сүнәм, менә сүнәм дип, шелтәле Z бәргәләнүе, этләрнең колакларын кош канаты сыман тырпайтып баш - күтәрүе барысы да гүя Моратбакыйга билгесез бер халәтне төшен л дереп бирергә әзер шаһитлар нде. «Ярый әле хәтер сау,— дип уйлады Моратбакый — Хәтер исән чак > та китеп калу да. Тәндә көч бетеп бара, хәтер булмаса, яшәүнең кы ~ зыгы күптән инде исраф ителер нде Ә эчтә дәрт һаман кимеми, колын f кебек уйнаклап чабарга дәртсенеп тора — җан дигәне шулдыр инде Дөньялыкта бөтен нәрсә дә искерә, туза, картая барып, соңыннан үлем гә дучар ителә Ә җан дигәне, җан?» Моратбакый, чал кергән сакал төкләрен шыкырдатып, ияген сыпырып куйды — кырынмаганлыгы исе нә төште Түш кесәсеннән чылбыры булавка белән эләктереп куелган, сан тезелгән йөзе саргаеп беткән көмеш сәгатен чыгарды «Көн сүнгән гә байтак икән инде, соң булса да кырынып алырга кирәк» Бу эшкә ул ниндидер бик кадерле кешесенә мәҗлескә җыенгандай ясканып то тынды Хәнҗәр кынысыдай озынча савыттан борынгы бритвасын ал ды. «Мөгаен, җанның өлгерүе өчен тәннең картая баруы кирәктер Күп ләрнең үләр алдыннан нигә дип әле зиһене тарала, аны бетә башлый Ә бәлки җанга тәнне калдырганда бөтен нәрсәдән чистарып, онытылып чыгу кирәктер?..» Моратбакый, шулай уйлый-уйлый, калай кружкада гы суны мич алдындагы күмерләр өстенә утыртты. Стенадагы көзгене алып, өстәлгә — сукыр лампа кырыенарак терәтеп куйды Чит читләре кара агачтан бизәкләп эшләнгән бу көзге Моратбакый үскән гаиләнең бердәнбер исән калган ядкаре иде Рамындагы кайбер бизәкләре чат нап төшкән, көзгенең кырыйлары эчтән купшаклаган. тутланып тора бары тик урта бер җирендә генә су кебек чиста өлеше сакланып кал ган, йөзне ачык күрсәтми, томан аша караган кебек нде Озаграк те кәлеп карасаң, көзгегә кереп китәрсен шикелле, әллә нинди караңгы лык, серле тирәнлек бар иде аның эчендә «Көзге дә картая икән. Дип уйлады Моратбакый — Әйберләр дә хуҗасы юклыгын сизәдер яхрысы Бәләкәйдән үк искәргәнем бар хуҗалары шау-гөр килеп яшәп ятканда көлеп торган өй. тәрәзәләрен кадаклап, күченеп китүгә ҮК күзгә күренеп иңә, туза, искерә башлый Әле шушы елларда гына иске тегермәнне сүткәннәр нде Тегермәнче дә өй нигезен кубарын, авыл уртасынарак күченеп утырды Шуннан соң күп тә үтмәгәндер, Дрык кырыенда үскән биниһая зур тал күзгә күренеп корый башлады, ботаклары елдан-ел сирәгәя барып, хәзер инде шәрә кәүсәсе тырпаен күккә кадалып тора» Мул итеп кайнар күбек сыланган яңак тиресен теле белән бүлтәйтеп, Моратбакый кырына башлады Көзге каршында шулай дикъкать белән кырынганда, шикләнеп, артына борылып-борылып карау гадәте бар иде аның Кемдер мыштым гына килеп баскандыр да сиздермичә генә күзәтеп торадыр сыман тоела ана Ярый әле этләр бар... Япон сугышы чорында булган бер хәл исенә төште Взвод белән бераз ял алырга дип монгол тирмәсенә тукталганнар иде. Куй сарыклары тупланган төштә, кое чиләгенә ватык көзге кисәген терәтеп, Моратбакый шушылай кырынып тора иде Мышнау ишетеп артына борылып караса, җәлпәк йөзле, керпе энәседәй тырпайган чәчле бер малай килеп баскан Хвызын ачып катып калган малайның нәрсәгә шулкадәр гаҗәпләнүен Моратбакый бер мәлгә ацышмады Малай, нидер әйтеп, көзге кисәген алды да кыргый тавыш белән кычкырып җибәрде Тавышка тирмәдән аның абыйсы йөгереп чыкты Алар икәүләп бер көзгегә карыйлар, бер йөзләренә төртеп күрсәтешәләр, тамак төбе белән кырачлый-кырачлый, аңлашылмаган телдә гаҗәпләнүләрен белдерәләр иде Иң кызыгы шунда: әйләндереп-әйләндереп көзгенең артын да карап алалар иде. Соңыннан бу малайларның әтиләре аңлатып бирде: баксаң, малайларның гына түгел, үзенең дә чын көзге күргәне булмаган икән Шушы пыяла кисәге чиксезлекнең һәм мәңгелекнең үзе шикелле япан далада гомер кичергән бу монгол гаиләсе өчен искиткеч яңалык иде Бу көзге өчен күпме куй сорасагыз да бнрәм, диде хуҗа Моратбакый аны бер кызганусыз бушлай биргәч, аларның шат- шнуына чик-чама булмады Ә шулай да хуҗа кичен бөтен взводны куй ите ашарга чакырды... Моратбакый кырынып бетергәч тә көзгене үз урынына элмәде. Сукыр лампаны гына каршысынарак этәреп куйды Әйтерсең лә көзге нең караңгы тирәнлеге бер мизгелгә яктырыр да. Моратбакый хәтерендә инде төш кенә булып калган күренеш чагылып китәр иде сыман Менә әтисе, шәһәрдән киләсе кунакларны көткән арада, көзге каршында бер тукталып ала. жилет кесәсендәге сәгать чылбырын рәтли һәм көлгән рәвешле авызын ерып карый. Ябык, чирләшкә, зәгыйфь тавышлы әнисе кунак бүлмәсендә берәү дә булмаганда гына көзге каршына килә Үз-үзе белән сөйләшкән шикелле, иреннәрен кыймылдатып. изге ^йбер каршына килгәндәй, бик озак басып тора, шул чагында берәрсе килеп керсә, сискәнеп, уттан курыккандай, читкә тайпыла. Юк. боларның кабатлануын түгел, ә бер мәлгә генә, ерактан чагылып китүен генә тели иде Моратбакый. Әмма көзге дәшми. Болганчык суга охшаш пыяланың салкын ялтыравында кешеләр хәтереннән көлү бар сыман... Чистарып алганда була торган канәгатьлек белән, шома иякләрен сыпырасыпыра. Моратбакый сәкегә килеп ятты. Сәке кырыендагы стенага эленгән мылтык шәүләсе сукыр ут яктысыннан биеп тора. Тамырланып торган авыр кул мылтык түтәсенә үрелде. Күпме кошларның очышын кискән, күпме җәнлекләрнең гомерен аямыйча кыйгандыр бу борынгы мылтык. Мирас... Моратбакый түшәмгә текәлде. Матча янындагы ботак эзе авызы ачылган бүре башын хәтерләтә иде. Үз гомерендә шушы мылтык белән бүре атарга да туры килгән иде аңа. Ул чагында Моратбакыйга унбиш яшьләр чамасы булгандыр. Бүре атарга ук дип өметләнеп чыкмаган иде урманга. Болай, сунарчы булып карыйсы килүдән генә чыккан иде. йөри-йөри тәмам арыган иде. тарлавыкны гына үтәсе дә кайту ягына борыласы иде. һич көтмәгәндә чытырманлык арасында өненнән арты белән чыгып килгән iflypeHt күреп алгач, ул каушауданмы, куркуданмы, үзе дә сизмәстән, тирләгән башындагы бүреген йолкып алып читкә ыргытты да ике көпшәле .мылтыгын иңеннән шудырып төшерде Ара әллә ни ерак түгел [иде. атарга да була, ләкин ниндидер мәҗүси бер уй — арты белән чыгып килгән бүрегә ату егетлек булмас, гәүдәсен боланга борсын әле дигән уй — аны көтәргә мәҗбүр итә иде. Әмма секундларны елга әй- ♦ лэндергән курку үзенекен итте: бүре өненнән чыгып җитеп башын бо 2 рырга өлгердеме-юкмы, калтыранган бармак чакмага басты Шартлау 2 тавышы һәм бүренең җан ачысы белән чинап җибәрүе икесе дә бер < мизгелдә булды бугай Шушы ике тавышның кушылуыннан аңгыраеп х калган Моратбакый үзенә таба үлем шашынуы белән ташланган бү- регә карап катты да калды Хәвефле секундның меңнән берендә туган £ виетсез курку мылтыгын күтәрергә, чигенергә мәҗбүр итте Моратба- х кыйны. Ишеткәне бар иде мондый чакта икенче талкыр ата алмый £ калсаң... ишеткәне бар иде1 Бүре, шартлау дулкыны белән бергә икен “ че ядрәне күкрәгенә алганда, бөтен гәүдәсенә тетрәп, бер омтылды ♦ да каршыдагы беләк юанлыгы каен кәүсәсенә тешләрен батырды, яшен в кебек бер бөтерелеп чыкты һәм калтырап, тынып калды Моратба “ кый, шыгырдап авып төшкән каеннан читкә тайпылды да, әле һаман аңга килә алмыйча ярсынып, бүренең маңгаен мылтык түтәсе белән -■ тея башлады. Бүренең инде тәмам үлгәнлегенә ышангач кына кулла ры салынып төште. Күзләреннән яшь ага, үзе эчтән мисез сулкылдый £ кызгану идеме бу, әллә инде канында борынгыдан калган кыргый тан- х ганаиыц уянуы идеме? Шунда ул чытырманлык арасыннан чиный- £ чиный чыгып килгән бүре балаларын искәреп алды Капшана-капшана < килгән, күзе дә ачылмаган бүре баласын кулына алуга якында, ко- * лак төбендә бер-бер артлы коточкыч шартлау тавышы яңгырады Шартлау тавышы артыннан ук баягыча кыргый чинау, пычак йөзен ИОН: киселгәндәй, кинәт өзелеп калды Моратбакый, һушы китеп, җир гэ чүгәләде Үзенең үлеме-тереме икәнен аңлаганчы аңа еллар үткән дер шикелле тоелды — Гомерең жәл түгелмени синең, ачык авыз? Якасыннан умырып селеккәнгә Моратбакый күзләрен ачты Кар тисында гомере буе кордонда яшәгән урман каравылчысы Иләмән карт тора иде Тирә-юньдә һәммә кешегә билгеле Котлыкаен малаен күрүгә карт юашлана төште — Син, Морат.. Бакый улым каян болай? Моратбакый чабуына тырнакларын батырган бүре баласын калгы рангам кулы белән сыйпап утыра, һаман да телгә киләлмн иде әле — Минем янга киләсең калган, бергә бергә чыккан булыр идек Иләмән карт кесәсеннән янчык чыгарды, чеметеп кенә тәмәке алып трубкасын төйде дә кабызып җибәрде — Сунардан кайткан бүре чән- "-•II 1.1 HI. Iын иде бит үзеңне Карт, төтенгә тыгылып, ютәлләп алды да Моратбакый аткай бүре гәүдәсен әйләндереп әйләндереп карый башлады Соңыннан канга буялган кулын күннтек кунычына сөр т *п куйды — Йөрәгенә тидерә алмагансың Атаң кайтуга батырлык эшләп ташларга уйлагансыңдыр инде— Иләмән карт Котлыкаевның кызыл мал артыңнан ерак сәфәргә киткәнлеген белә иде Моратбакыйның әти « аны «Кыпчак бабай» дип йөртә, килгән чакларында өйдә апа гына тәмәке тартырга рөхсәт итә иде -- Бүре атарга дип чыкмаган идем — Чыпчык атаргамы бүре ядрәсе белән' Иләмән карт кысык күзләрен җыерчык арасына яшереп елмайды Кырыйда бүре балалары үзәк өзгеч итеп шыңшыйлар, калтырана «Риде Иләмән карт, тырмашкан бүре балаларын кулына алып, ягым ,1Ы сөйләнә сөйләнә сыпыра башлады — Теләсәң берсен үстереп бирәм мин аның, менә дигән усал э була. Көзен килеп алырсың. Иләмән карт аткан бүрене дә барып карадылар, «йөрәгенә ти гән>,— диде карт. Агач ботаклары арасыннан кыелып төшкән кояш нурларында көп шәкләнеп ярмаланган кар җемелди Яз исе, урманның оеган тынлыгы Иләмән картның трубкасыннан ялкау гына күтәрелгән тәмәке төте не . Моратбакыйга рәхәт иде. Ятим калган бүре балаларының кызга ныч тавышын да ишетмәде ул. Үзендә ул әле моңарчы сизелмәгән нин дидер көч тоя, самими хыялына чалкан ятып, киләчәк тавышларын тыңлый-тыңлый талгын гына йөзә иде. Иләмән картның инде чын аучыларга гына хас кайнарлыгы сүрела төшкән, ул, каратут йөзен тагын да җәйпәкләндереп, аяз күккә карап алды да, сүзләрен төтенгә аралаштырып, әкрен генә әйтеп куйды: — Әйтмәгәнем булсын, аллаһы тәгалә җирдә адәм балаларын яратып ялгышмады микән, ә?! Бу урманнар, бу җәнлекләр нинди тыныч иминлектә яшәр иде дим, әгәр кеше дигәнең кыйратып тормаса... Ялгышкан алла, кешегә акыл биреп ялгышкан,— дип як-ягына тө- переп куйды. — Акыл бирмәгән булса, аның ялгышканын каян белер идең соң, Иләмән бабай? — Кузгалдыкмы? — Иләмән карт аңа каш астыннан гына карап алды да, трубка көлен учына кагып, урыныннан торды. Моратбакыйның кулы мылтык түтәсендәге уелып кергән урынны капшады. Әтисеннән калган шушы мылтыкка кагылып алгач ул еллар артында калган вакыйгаларны исенә төшерде. Колхозлашу чоры башлангач, Котлыкаев пошаманга калды. Россиянең ерак шәһәрләреннән кызыл мал төяп кайтучы, урам тутырып тройкада җилдереп үткәндә авылдашларына канәгать елмаеп, эшләпәсен күтәреп сәлам биреп үтүче Котлыкаев соңгы арада кара коелып, беркем белән дә сөйләшмәс булды. Ике .көннең берендә өяз юлын таптады. Бөкре кешеләрне дә турайтып җибәрерлек көр кәефле, таза бәдәнле, кинәнеп яшәр өчен туган әтисенең канаты салынуын малай һич тә кабул итә алмады Мәдрәсә белеме алган һәм шәһәрдә бераз русча да укып кайткан Моратбакый әтисенең кул арасына керерлек иде инде. Ләкин әтисе үзенең көченә артык ышангангамы, Моратбакыйга серләрен бик чишми, хәтта аңа баласытыбрак та карый иде бугай. Аңа йорттагы кара эшләрне генә куша, малайның дөньясы биек коймалар белән чикләнә, ә койма аръягында ниндидер үзгәрешләр бара, шул яңа дулкынга кушыласы, аңлыйсы, көчеңне сынап карыйсы иде дә бит, әмма әтисенең усал карашы капка бигеннән катырак — аны чарасыз калдыра, рухын ала. Ул, үзен чылбырга бәйләнгән бүре- эт Карабай белән тиңдәш итеп күргәнгә, әтисенә эчке бер рәнҗү саклый иде Моратбакый ярлылыктан курка, чиркана, ләкин мал арттыру хиреслеген дә үзендә сизми иде. Кайвакытны әтисе Моратбакыйны кочаклагандай итә, чәчләрен авырттырып кирегә сыпырып куя да: — Йомшак агачның яфрагы да йомшак була шул,— ди, авыр сулап, трубкасына тәмәке төя башлый. Моратбакый аның мыскыллы тел төбен сизә, эчтән үртәлә, бары тик апа, аңа гына охшап үсәргә дигән эчке бер теләген сүндереп куюына җәберсенә. Менә әтисе кәнәфи аркасына сөялә төшә, трубкасын кабызып җибәрә. Аның һәр бөртеге дүрткырланып торган эре куе кара чәчләре ут яктысында зәңгәрләнеп китә. Шул вакыт пыялалы ишек ачыла, тас тоткан әнисе палас өстен- gsa тавышсыз гына килә, тасны бер кырыйга куеп, иренен оекбашларым салдыра, чалбар балакларын сызгандырып, аякларын җылы суга тыга һәм тырышып юа башлый. Котлыкаев, кәнәфи артына башын ку ' ел. күзләрен йома Кулы белән капшанып, кырыйда өчаякта торган көмеш көл савытына трубкасын куя. Моратбакый тын да алмыйча күзәтә әнисенең бер учма юка, йомшак чәче колак артыннан төшә. ♦ баш хәрәкәтеннән тирбәлеп тора башлый Моратбакый төсе белән дә, з йомшаклыгы белән дә нәкъ әнисенекенә охшаган чәчләрен ачу белән сыпырып куя 5 Бабасының үләр алдыннан Котлыкаевка әйткән сүзләрен ишетеп = белә иде Моратбакый: «Нәсел чылбырын өздең, улым Сүземне тыңла- г мадын. Мин димләгәнгә өйләнгән булсаң.. Канны затсыз токым белән £ болгаттың Яхшыга булмас бу, яхшыга булмас». * Моратбакый, ябык, авыру йөзле әнисенә, беренче кат күргәндәй, £ озак кына текәлеп торды. Әнисе аңа игътибар да итми, күнегелгән хәрәкәтләр белән иренең аягын җылы суда тырыша тырыша юа бирә ♦ Бая, әтисенең кул кагылышыннан чәч төбендә калган җиңелчә * авырткан урынны сыйпый-сыйпый, Моратбакый көзгедән әтисенең ту “ пас шәрә аякларын күзәтте. Затлы токым билгеләрен тышкы кыяфәт тә генә эзләгән Моратбакыйга бу бик сәер тоелды һәм ул үзалдына ел- * иасп куйды Менә әнисе иренең аякларын мамык сөлге белән сөртә башлады f Айтуган бай, иркә ыңгырашып, күзләрен ачты, үрелеп трубкасын ал- - ды. Хәзер ул аны кабызыр, тәмәкенең хуш исе туклык, иминлек хөкем £ сөргән бүлмәгә таралыр Авыл советыннан Котлыкаев агарынып кайтып керде «Гомер буе 1 тавык булып чүплектә казынганчы, бер мизгел әтәч булып яшәп үлүең яхшырак» дияргә яраткан ата кинәт кенә сүлпәнәйде дә калды Бер минут та тынгы белмәгән, нәрсәдер кору, нәрсәдер җимерү өчен яра тылган җанның сүрелеп калуы бөтен гаиләне пышылдап яшәү хөкеменә китерде — Әгәр минем белән бер бер хәл булса рәнҗемәгез Сезнең чнт- ят җирләрдә каңгырып йөрүегезне теләмим Туган туфрактан аерыл маска кирәк.—Әтисенең картлар сабырлыгы белән, уен әйтеп бетер мичәрәк сөйләве Моратбакыйның хәтеренә уелып калды Ул чакта ут алынмаган өйнең җанны тарыктырган караңгылыгы тәрәз артындагы куаклар аша чәрдәкләнеп күренгән ай алда торган язмыш кинаясе шикелле сагаюлы. мәкерле иде Моратбакыйның әле башланган гына гомерен үзе аңлап та бетерә алмаган дөнья мәшәкате белән чиклисе килми иде Ул, олыларга сиз дермичә, мыштым гына чыкты да атлар торган аранга юнәлде II II Ыргакка эленгән кул фонаре яктысында шәүлә кыймылдап куй Ды Айтуган байның кучеры Сафуан агай Моратбакыйны искәреп тамак кырып каршылады — Җирән кашканы алып чык әле,—дип, Моратбакый келәткә ке pen китте Иңенә мылтык асып — төнлә урман юлында ни очрамас ияр тотып чыкканда Сафуан агай җирән кашканың тезгенен тотып тора иде инде. — Кордонгамы? — диде ул, күзләрен хәйләле елтыратып, ияр каешын бәйләште дә яратып кына ат сыртына сугыл куйды — Әтигә белдермә, диде Моратбакый Сер сакчысы итүдән канәгатьләнеп, Сафуан агай яраткан сүзен кабатлады — Инде... Мәчетне узуга, Моратбакый инеш күперенә чыга торган олы тыкрыкка борылды Биле сынган аттай, уртасы сыгылган салам түбәле өй- тәр чүгеп артта калды Төнге чыктан авырайган тузанны тузгытып тупырдаган тояк тавышы зәгыйфь яктылык саркыган тәрәзәләрне калтыратты. Үр менүгә еракта офык сызыгы күренде. Кара-кучкыл дулкын рәвешле күтәрелгән урман якынайган саен биегәя, офыкны каплый бара иде. Моратбакыйның күңеле инде анда — дөнья мәшәкатьләренә катышмыйча, хыянәтсез урман куенына сыенган гади генә йортта — Иләмән картның ярлылыгы белән бай, ярлылыгы белән иркен тыныч йортында. Урман авызына керүгә Моратбакый атыннан төшмичә генә һавага атып жибәрер. Мылтык тавышын ишетүгә. Зарима, бабасына сиздермичә генә җыеныр да, Атау су буендагы карт зирек төбенә килеп торыр. — Зарима... Моратбакыйның сак колаклы урман да ишетмәслек итеп әкрен эндәшүенә каршы ул җавап бирмәс, тын гына торып, инде ничә тапкыр ишеткән сүзнең дәвамын көтәр — Син кайчан үсеп җитәрсең инде, Зарима? Бөтенләй уйламаган яктан — агач артыннанмы, үлән арасыннанмы, ниһаять, аның тавышы килер: — Үссәм ни була? — Мин сиңа әйләнәм. — Чынлап әйтәсеңме? Нәкъ моннан өч ел элек, бүре аткан көнне. Иләмән карт өендә шундый сөйләшү булган иде Иңенә, чуклы шәл салып, сәке йөзлегенә беркетелгән поши мөгезен каба итеп, җеп эрләп утырган кызчыкны күргәч, Моратбакый башта гаҗәпләнеп калган иде Иләмән картны урманда бер ялгызы яши дип белә иде ул. — Туганымның кызы,— дип таныштырган атлы итте аптырабрак калган егетне Иләмән карт — Асрамага алдым Монда ашаганы да, киеме дә урманнан. Ходаның кодрәте киң Кызый, кызыксынуын яшермичә. Моратбакыйга зур кара күзләрен төбәде Кояшта янган озынча йөзле, чокырланып бүленмичә, маңгаеның дәвамы булып төшкән туры борынлы бу кызыйда шәрыктан килгән ниндидер борынгылык чалымнары бар, һәм егетне сәерсендергәне шул иде: аның күзләре кара урман кебек, сине кечерәйтеп, адаштырып калдыра, олыларча җитди, бәлигъ булган карашында күңелдәге ни яшерен уйларыңны да хәрәкәткә китерердәй үтемле очкын бар иде Моратбакый үзеннән кечерәк (бер генә яшькә икәнен белми иде әле) бу үсмер кызның карашына каршы тора алмыйча күзләрен читкә алды, матчага себеркеләп эленгән төрле үләннәргә, нарат ботаклары буйлап сикерешеп уйнаган тиеннәргә караган булды Кыз аны мыскыллы көлемсерәп күзәтәдер шикелле иде. Иләмән картның Айтуган байга сөйләп утырганы бар, аларның нәселе кайчандыр Кавказ якларыннан күчеп килгән, имеш. Бу кызыйның исеме дә, йөз рәвеше дә бу як кешеләренә охшамаган булуы шул ерак бабаларының мирасыдыр, дип уйлады Моратбакый. Иләмән карт бүре балаларын өйгә алып керде, кызына күтәрелеп карамыйча гына, кыенсынгандай: «Сөт эчерт әле шуларга, Зарима, малларны ашатыйм инде мин», дип тагын чыгып китте. Зарима бабасының киек җәнлекләр атуын өнәп бетерми иде, күрәсең, бер тын сүзсез аптырауда утырды да урыныннан купты. Кече яктан таш тәлинкәдә сөт алып чыкты, бөтерелмәде күлмәк итәген тезләре арасына җыеп, буре балалары янына чүгәләде Иңеннән сузылып төшкән калын толым очы, песи койрыгыдай бөгәрләнеп, идәнгә ятты Зарима шыңшып J елашкан бүре балаларын сыйпарга, үзалдына сөйләнергә кереште i — Ах, сезне, бәләкәчләрем, ятимнәрем минем, әти-әниегездән аер I дылармы явызлар. Әйе шул, кешеләрне әйтәм Бәләкәй шул әле сез, берни дә белмисез. Ах. беләсезмени әле. шуңа җылыйсызмыни? ♦ ■ Моратбакыйның авыр, тере толымны сүтеп карыйсы килә иде Бү- 3 I тенге буре атуның хәвефле киеренкелегеннән соң туган рәхәтлектән ул < тый гына утыра алмый, үзе дә аңлап бетермәгән бу халәт аны каядыр < I алгысыта, нәрсәгәдер кызыктыра иде Кайчандыр ау маҗараларын = мөкиббән китеп тыңлаган Моратбакыйга, өй белән абзар арасында ? киләп сарып йөргән Иләмән карт та кечерәеп калды, кызыксыз булып > тоелды Бу халәттә ул бөтенләй кирәксез иде. Тизрәк үсеп җитсен иде бу урман кызы Ак тәнле каеннар арасын х да чәчләрен таратып җибәрсен иде дә, адаштырсын иде үзенең төнен . дә, киек җәнлек халәтенә кайтарсын иде тылсымлы карашында — Син кайчан үсеп җитәсең инде, Зарима5 — Үссәм ни була. - — Мин сиңа әйләнәм. < — Чынлап әйтәсеңме?! *- Кызның шулкадәр ышанып һәм таләп итеп төбәлгән карашыннан Моратбакый, уйламыйча, шаяру катыш әйтелгән сүзеннән үзенең тай _ чына алмаячагына ышанып, курка калды. Ул бит, югыйсә, өстенлеген £ тоеп, кыргый бер җәнлекне иркәләп юаткан кебек кенә, кәефен сак < лар өчен генә әйткән иде. — Ә мин кияүгә чыкмыйм - Нигә? — Син бай малае, ә мин — Малае гына шул, бай түгел — Әнә, нинди матур атың бар ’ — Әтинеке — Мылтыгың бар. — Әтинеке —Моратбакый кулларын җәеп җибәрде — Бөтен бай лыгым - - мин үзем. Зарима, чәтертән кызларча, чыркылдап көлә башлады — Нигә дип сиңа ике кеше исемен кушканнар? Мо-рат — ба кый — Минем бер генә абыем исән Морат, Бакый исемлеләре үлгән Шуңа... ' — Бакый дип кенә йөртермен мин сине, яме?! — Ярый Беренче тапкыр уянган теләк тыйнаклык чиген уза алмады кыз ныц маңгай белән борыны кушылган турын — ике күз арасын үбеп аласы килгән иде аның .. Шул елның җәендә тагын бер тапкыр күрде ул аны Күрде һәм инде Иләмән карт өенә юлны оныта алмады Бакый атын салмак юырттырып, дегет буялган үләнле юлдан үз болынлыкларына таба бара иде Биниһая эре усаклары өскә аварга тор ган дымлы иңкүлеккә жнтәрәк. сулыгып сулыгып елаган тавыш ишетеп, тукталасы итте Куркынулы елау тавышы чикләвек куаклары капла ган күләгәле караңгылык эченнән килә иде Бакый атын юл буенда калдырды да, куакларны аралап эчкә үтте Кулын авызына куеп кыч кырып та карады, әмма тавышы яңгырап китәлмичә, авыр тынлыкта йотылып калды Бераздан соң гына, юлдан эчкәре кергәч, зәңгәрсу күлмәк кигән кыз янына барып чыкты Караса Зарима Корыган ботаклар сынудан Зарима дерт итеп артына борылды, елавыннан ка пылт туктап Бакыйга төбәлде кулларын сузып, ерак йолдызларга дәшәргә, тотынырга теләгәндәй, * ярым пышылдап сөйләнә башлады — Тәңрем, бу җирне, бу урманны яраткан өчен мин гаепле түгел “ Без гаепле түгел Син бу җирне калдырырга кушып мина канат бир ♦ гәндә дә, соңгы минутымда, шушы җиргә бер әйләнеп карармын, яна = дан кайтыр өчен. Тик хәтеремне генә алма! Бакый аны җирдән торгызып кочаклады, яшьтән чыланган битен- - нән үбә-сыйпый башлады — Әллә нинди хорафатларга ышанасың, Зарима Урманда яшәп л хыялланачаксың син. Әйдә, китик моннан — кешеләр арасына, еракка — Олы җирдә кешеләргә урын тар, Бакый Бер-берсенә бәрелеп - йөриләр, берберсен үтерәләр Анда кешеләр үсеп утырган агачлардан о. да күбрәк, кешеләр агачлардан күбрәк җирдән, беләсеңме, агачлар .. * күчеп китә... — Син монда кала алмыйсың, Зарима — Вакыты җиткәч үзем әйтермен, яме Син тыныч бул Бакыйның башын тезләренә куеп ул җайлап кына яткырды, чәчләрен, яңакларын йомшак кына сыйпый башлады — Син тыныч бул... менә шулай менә шулай Бакый кайнар сулышын бәреп торган учак янында ята Өстә — караңгы күк гөмбәзе Каеннар белән түгәрәкләнгән алан уртасында тере учак яктысы Ут телләреннән йөгереп чыккан шәүләләр, шүрәлеләргә әйләнеп, каеннарга сарыла сарыла бии башлыйлар Бакый учакка карап ята Шул чак кемдер «Син утның сул ягына кара, утның сул ягын күрә алганнар сирәк, сул ягына кара > — дип пышылдый Бакый шуи да учак янына шуышып килгән еланны искәреп ала. Елан калкынып, ыспай бөгелеш ясый да, газаплы ыңгырашып, кабыгын сала башлый Күз алдында ялангач кызга әйләнә бара Кара толымы тулган ай шикелле яктырып торган күкрәкләре арасына төшеп яткан Ялангач кыз, курыкма дигән ишарә белдереп, кулын сузган килеш Бакыйга таба килә — Абага чәчәген күргәнең бармы? — дип сорый толымлы кыз — Юк,— ди Бакый — Абаганың беркайчан да чәчәк атмаганын беләсеңме? дип сорый толымлы кыз — Беләм, әмма чәчәк атарына ышанасым килә, — ди Бакый — Син әкияттән килдеңме5 — дип сорыйсы килә Бакыйның, ләкин •нык шулкадәр чын, җылы күз карашын тоюдан тыелып кала Толымлы кыз. ком өстендә күләгәле эзләр калдырып, аңа якынлаша Бакый кызның ялангач тәненә бер мәлгә ятсынып карын Аның әле хатын- кызның тән бөгелешләрен яшереп, каплап торган гадәтн күлмәк эчен дәге ялангач гәүдәнең шушындый булуын беренче тапкыр күрүе. Бары тик кулы белән, ирене белән, бөтен тәне белән кагылгач, кайнарлыгын тойгач кына 'аның мдтурлык икәнен, моңа кадәр яшәве яшәү түгел, ә шушы олы .мизгелне кабул итәргә әзерлек кенә булганын аңлый... Караңгы күк гөмбәзе йөзтүбән әйләнә. Учак та йөзтүбән карап яна. һәммә тереклек бу мәлдә үзенең чагылышына, рухи яртысына күчә. — Син төшкә генә кердеңме? — дип сорыйсы килә Бакыйның, тик, икенче карауга, кызның өстендәге тегелгән җөйләренә кадәр беленеп торган гап-гади күлмәген, тез йомшакларына кунган ком бөртекләрен искәреп, тагын сүзсез кала. — Син бәхетле,—ди толымлы кыз —Күпләр монда вакыты үткәч, картайгач кына киләләр. Моннан чыгу юлын мәңге таба алмасыңны беләсеңме соң син? — Белмим,— ди Бакый,— әмма чыга алырыма ышанасым килә. — Алайса, синең янда калам мин,— ди толымлы кыз.— Бу аланның исеме — күңел.— һәм ул елан кабыгын алып учакка ыргыта. Бакый балкып киткән учак яктысыннан чагылган күзләрен кулы белән каплый. Инде таң беленгән. Агачларда күпме яфрак булса, тирә-юньдә шуның кадәр кошлар авазы. Әйтерсең лә иртәнге нарасый кояш нурларының яшеллек дөньясына кагылуы шулай мен яңгырашка бүленеп таркала иде. Зарима, ялан аякларын суда чайкап, яр читендә тора, күлмәк итәге бөгәрләнгән, үреп муенына ураган толым очын тешләгән. Бакыйның уянуын күргәч: — Килеп җиттек,— диде. Бакый аның ни әйтергә теләгәнен аңламады Тирә-якка күз салгач кына гаҗәпләнүдән чак кычкырып җибәрмәде. Ничек алар монда соң әле? Кичә бит алар бу утрауга күлнең теге ягыннан кергәннәр иде. Ә бүген утрау бөтенләй икенче якта, яр читендәге каеннарга ук килеп терәлгән. Утрау шул ук, югыйсә, куаклары да шул.. Аның аптыраулы кыяфәтенә карап Зарима көлеп куйды. — Мин ул кадәр үк тылсым иясе түгел. Белми идеңмени? Бу йөзеп йөри торган утрау бит. Бәләкәй чагымда чумып мин аның астыннан чыгып уйный идем. Хәзер куркам. Ул вакытта әле минем беркемгә дә кирәгем юк иде... Әле һаман да кичәге саташулы, хыялый төннең ләззәтен сулаган Бакый көн яктысында ничектер гадәти, аңлашылыр дәрәҗәдә якын тоелган кызны иңеннән кочып алырга теләде. Әмма ул шуып кына куллары арасыннан чыкты да читкә тайпылды. Җитдиләнеп, боеручан тавышка күчеп: — Бар, кайт инде,— диде —Мин утрауны теге якка чыгарып куям — Бүген кич зирек янында. . — Юк, юк, Бакый Килмә. Хуш,— дип колга белән этеп, утрауны урыныннан кузгата башлады. Бакый инде ярга чыккан иде, кинәт кенә әллә нәрсә булды, күзләре кайнарланып китте. «Бу кызый гел генә шулай үҗәт, үз дигәнен генә итә торган, буйсынмас зат булыр микәнни! Нишләп әле мин!..» Бакый ярсудан ыргытылып утрауга менде. — Сине барыбер монда калдырмыйм! Калдырмыйм... Әмма горур сын шикелле басып торган кыз каршында кисәк көчсез калган Бакый тезләнеп, Зариманың аякларын кочып алды. Зарима да тезләнеп, ана сыенды. Бакыйның керфекләре арасында калтырап торган яшьне сөртеп алды — Рәхмәт сина... Кичә без бәхетле йолдыз астында янадан тудык, бер көнлек күбәләкләр булып. Утка ташлана алмадык. Хәзер инде яшәргә кала... Бар... Мин үзем чакырырмын сине Шулай күпме утырганнардыр Тулышка кү е-.ендэ җиңеллек той ♦ ган Бакый ана күтәрелеп карый алмады, утраудан ярга сикерде дә з каеннар арасына кереп китте. Әйләнеч сукмаклар белән күлнең икен- < че ягына, кайту юлына чыккач кына артына борылып карады Күл өсте төтенсу томан эчендә иде. = к III * Каравыл өендә сукыр лампа мыштым гына яна Ике тәрәзә ара “ сында көздән үк ябышып калган күбәләккә текәлгән Моратбакый, аны * уятырга теләгәндәй, пыяланы шакып карады Үзе дә әле ул татлы хая тирәләреннән айнып дөньялыкка яна гына кайтып төшкән, акшарлары х купкан стеналарга, башын-башка куеп яткан этләргә, беренче кат күр- ч гәндәй, күз йөгертеп алды. Аларнын тереме, үлеме икәнлекләрен дә * бер мәлгә аңламый торды Томан белән өртелгән күзләре күрә дә, күр л ми дә иде аның. ч «Чынлап та булдымы соң ул төн?> “ Тарыккан җанына урын эзләп, ул ишекне төбенә кадәр каерып ач- а. ты, калкына башлаган этләренә бер генә кычкырды — тегеләр бер * беренә сыенышып янадан сеңделәр Моратбакый кар шыгырдатып, эре- эре атлап китте, күкрәк тутырып сулу алды, чатнап-чатнап киткән яшел балкышлы йолдызларның сыкылы салкынын тойган шикелле булды ул — тәнен рәхәт кытыклап, чымырдау үтте «Чынлап та булдымы соң ул төн?» Ачык ишектән төшкән кызгылт ут яктысы тирән эзләргә пәрәвез кебек җинел күләгәләр ташлаган. Бер якка ямьшәйгән иске каравыл йорты читтән шулкадәр бәләкәй күренде кн, бу калҗайган ишектән сыеп бүтән инде эчкә үтәлмәс сыман тоелды Моратбакыйга Кырыйда гына менә дигән таш каравыл йорты торгызылган Бөтен уңайлыклары бар мнч урынына кайнар су килгән торба белән җылытыла, тәрәзәләре зур, якты, түшәме биек, ә шулай да нидер җитми үЪенә Морат бакыйга гына шулай тоеламы, ни җитми дисәң, ул үзе дә тәгаен генә әйтеп бирә алмас иде Кемгәдер исбат иткән сыман «Стеналары шома, идәне тигез, энә ташласаң да күренә, җанны куеп торыр урыны юк»,— дип мыгырданды ул Яна йортка инде бүген иртәгә күченергә дип торалар Шуңа күрә моннан ут чыбыгын да өзделәр Ләкин Моратбакый күчүне һаман су за килде, ызбаның вак төяк җнтешсезлекләрен казып чыгара торды Үзеннән яшьрәк алмашчысы күптән инде күчәргә дип төчергәләнеп йөри югыйсә Электр уты урынына сукыр лампаны кабызгач, башта ияләшәлмәс кебек булган нде Моратбакый, әмма тиз күнекте, әйтерсең, гомере буе сукыр ут яндырган. Ә нигә, менә дигән икән бит. ки рәкне күрсәтә, күзне чагылдырып авырттырмый — яктысы йомшак Электр утыннан ниндидер салкын тораташлык бәреп тора, ә бу лепердәп кенә тирбәлеп яна - җаны бар. моны бар. күз карашыңны ял ман алып әллә ннндн тирәнлекләргә алып кереп китә ул, хәтереңдә адаштырып, бер яшәртә сине, бер картайта «Чынлап та ул төи булдымы сон?» Сукыр ут анын үзе генә белгән яшерен хатирәсенә, теге төнгә кай тарды Аны искә төшерер алдыннан ул тәүлекнең нинди генә вакыты булмасын, иркенләп, бүгенге кебек бик пөхтәләп кырынып ала иде. Моратбакый шома, чиста ияген канәгатьлек белән сыпырырга дип кулын иягенә китерде һәм ишек яңагына тотынып, катты да калды. Пөгерә-атлый кереп су салынган кружканы, бритвасын әйләндереп- әйләндереп каравы, нәрсә булды сон әле бу, бер-ике сәгать элек кенә кырынган иде бит ул. Көзгенең болганчык яшькелт тирәнлегеннән аца кара тут йөзле, чал сакал-мыек төкләре җемелдәп торган ир карап тора иде. — Кичә кырындым микәнни,— дип үзалдына сөйләнде ул.— Вакытны бутаганмын... IV Айтуган байның урыс капкасы киерелеп ачылды. Ихатага көпчәкләрен шыгырдатып җигүле ат кереп туктады Аның артыннан бер төркем кешеләр ияртеп партячейка секретаре Шәмсуаров килеп керде. Шәмсуаров киндер кожанын җилбәгәй җибәргән, авыр иякле озынча йөзе аның гадәттән тыш агарып чыккан иде. Ул арада чылбырга бәйләнгән Карабай куе тавышка камалый-камалый өрергә тотынды. Колагын шомырайткан ат аңа карап-карап куя, арт аягына чүгә төшеп, тартылырга итенә иде. Шәмсуаровның кырыена ук килеп баскан Шам- каев (гадәти бер колхоз члены булса да, һәркайда тыгылып йөргәнгә күрә, авыл халкы инде аның Шәйми, Шәймөхәммәт дигән исемен дә онытып, фамилиясе белән генә дәрәҗәләп атый иде) эткә таба ачулы бер кул хәрәкәте ясап алды. Шәмсуаров икенче катның верандасына чыгып баскан Котлыкаев- ка һәм ишегалдындагыларга карап: — Бу ихатадагы һәммә әйбер халык байлыгы булып исәпләнә. Җыелыш карарын беләсез! — диде. Айтуган байның җилдән тузгыган чәчләре учмалап маңгаена төшкән, челтәрләп эшләнгән култыксаны сындырырга теләгәндәй кысып тоткан иде ул. — Хәзер опись ала башлыйбыз, аннары...— Шәмсуаров үз янәшәсиндәгеләргә нидер әйтергә дип борылды, шул чак, киң төпле галифе чалбар, төсе уңган буденовка кигән Шамкаев, Айтуган байга карап, тамак төбе белән кычкыра башлады: — Ә сиңа җыена башларга вакыт! Җитәр, күп көлдегез халыктан! Калын тавышка, саллы гына әйтеп куеп, үзенә буйсындыра һәм ышаныч тудыра белгән Шәмсуаров чәпчеп чыгучыларны өнәп бетерми иде, мондагы хәлне дә ул тыныч кына башкарып чыгасына ышана иде, ахрысы, шуңа күрә, сиздерми генә беләгеннән тотып, Шамкаевны арткарак чигерде, һәм үз тирәсендәгеләргә ни эшләргә кирәклеген аңлата башлады Котлыкаев әле һаман шунда басып тора, йөзе сары тимгелләнеп чыккан. Ул инде бу көннең киләсен белә, әмма нәкъ менә шушы минутта килеп керерләр дә, тамырыннан кубарырлар, дип, күзалдына да кңтерә алмый иде. Нәрсәдер булыр, нидер үзгәрер дигән өмет һаман сабырлык бирә иде аңа. Бакыйга бүген инде ничә тапкыр олы юл ягын карап керергә кушты. Өяздән килеп чыкмасмы дип, олы малаен көтә иде ул. Өченче көн караңгы төшкәч, өяздән исереп кайтып керде Котлыкаев. Сафуан агай белән Бакый аны көчкә сөйрәп кертеп салдылар. Өйдә ул бераз айныган сыман булды, күзләрен калайландырып: — Кая, мылтыкны бирегез, атам мин аны, атам! Үземне дә... Барыгызны да!— дип бәргәләнә башлады. Бакыйның әнисе, күләгә шп- келле генә чыгып, мылтыкны чормага ыргытып керде Инде йоклап кит кәч тә, саташып — Бирегез мылтыкны, атам мин аны’ — дип, олы малаеның исе мен әйтеп кычкырды Котлыкаен Үзе белән тиң итеп сөйләшмәгәнгә абыйсын бнк үк күрәсе килеп . тормый иде Бакыйның Килсә «Нихәл, барчук! — дип мыскыллы эндәшер дә теләсә ни әйтеп көлә башлар — Комсомолга керергә уйла мыйсынмы?» — дияр «Миңа велосипед алып бир әле, үскәч акчасын 2 түләрмен*,—дигән иде аңа бервакыт Бакый Егылып көлде абыйсы,* соңыннан да гел шуны искә төшерә иде. «Беләсеңме, сиңа бу ихата 5 дан чыгарга кирәк, малай, - диде ул,— арысланны читлектән чыгарсаң ? ни эшли? Ике адым алга, ике адым кырыйга, ике адым алга, ике адым х кырыйга йөреп тора. Син дә...» £ Абыйсының бүген килмәвенә Бакый эченнән генә сөенеп тә куйды х һәр кеше үзенә аерым уй һәм эш йөрткән бу ихатага кайчан да булса * үзгәреш керәсен ул тәҗрибәсез йөрәге белән дә сизенә нде Малайның я дөньясы биек коймалар артында. Ә койманың аръягында яна тормыш х куәт алып килә, шул яна дулкынга кушыласы, аңлыйсы, үзеңне сы = нап карыйсы иде дә, әтисенең буйсындыручан карашы аны чарасыз < калдыра, рухын ала Үзен ул чылбырга бәйләнгән Карабай белән тиң- >- дәш итеп күргәнгә, әтисенә эчке бер рәнҗү саклый иде. х Котлыкаен, ярсыган тавыш белән, атлар сарае янында торган Ба * кыйга кычкырды — Этне ычкындыр! Бакый, әтисенең әмеренә ансыз рәвештә буйсынып, ыргый ыргый 1 өргән эткә ташланды. Этне җибәреп кешеләргә өстерү башында да юк иде, әтисенең ачулы тавышы һаман колак төбендә чыңлап торган хәлдә, аркасында аның утлы карашын тоюдан тагын да кечерәеп, ул чылбырны муенсага беркетелгән урыннан ычкындыра алмый азапланды - куллары калтырый иле Бакый этне гәүдәсе белән каплады һәм йомшак кына дәшеп сыйпый-сыйпый сарайга өстери башлады Этне бикләп чыккач та. куркынып верандага күтәрелеп карады әти се анда юк, пыялалы ишек арасына кысылып калган пәрдә генә ак флаг сыман җилферди нде Капка төбендә халык яулык читеннән карап торган хатын кызлар, карчык-корчык, бала чагалар. йөзләрен җыерып, күзләрен кыса төшеп карыйлар - борчылалармы, кызганалармы — һнч аңларлык түгел Ул арада баскычта Айтуган бай күренде Инде ничә көннәр буе иңен баскан авыр уйдан сыгыла төшеп йөргән Айтуган бай кинәт, шул авыр уен кагып төшергәндәй, тураеп басты, сары кунган йөзенә кызыл лык бәреп чыкты — Мине беркая да җибәрә алмасыгызны беләсезме соң сез! • Бакый моңарчы әтисен ип таза кешеләрнең берсе дип белә иде Ә менә хәзер, әтисе баскычтан төшкәч, шуны искәрде аякларын аерып, нык басып торган Шәмсуаров аңардан бер башка калкурак икән бнт Шәмсуаровнын карашына түзеп тора алмыйча, авызыннан спирт исе аңкып торган Айтуган бай, йөзен тартыштырып. мыскыллы көлгән шикелле итте дә ишектән кереп югалды Бакый да аның артыннан иярде. Әтисенең сәер ялтыраган күзләре куркыта, шомландыра нде аны Елап, шешенеп беткән әнисе, ютәленә буылып, мендәргә капланган Бакый әтисе артыннан күләгәдәй ияреп йөри, берни дә әйтә алмый, тез буыннары калтырый нде Ютәле тукталып торган арада әнисенең инә лүле тавышы ишетелде — Айтуган, ташла, кирәкми берни дә. баш сау булсын - Әти алай нтмә Бакыйга да әнисенең сүзләре кыюлык бнрдс Әмма Айтуган бай алариы тыңларлык хәлдә түгел нде Борынгы сте на сәгатен каерып кына алды да, ишек яңакларына бәрелә-бәрелә, бас кычка чыкты. Шамкаевның: «Җәмәгать!» дип кычкыруы артыннан ук, сәгать баскыч төбендәге ташка төшеп кисәкләргә аерылды Эчендәге пружиналары, эреле-ваклы чүкечләре буталып, ярты юлда өзелгән вакытны хәбәр итеп калырга теләгәндәй, бер зеңгелдәп алды Арт аяк ларына чүгеп куйган ат, өркеп, кисәк тартылды да, кече капкага жит кәч кенә, тәртә башларын коймага бәрдереп, ыргып туктады Тагын әйберләр күтәреп чыккан Айтуган байга ыргытырга ирек бирмәделәр. — Алыгыз үзен! Бәйләргә кирәк, җәмәгать! Айтуган бай, ачы сүгенеп, як-якка селтәнде дә өйгә атылды. Артыннан ишек ябылырга өлгермәде, ике көпшәле мылтыгын тотып, килеп тә чыкты. Ишек алдындагылар бердәм чигенеп куйдылар. Кешеләр арасыннан түгел, ә каяндыр өстән иңгән шикелле, ухылдау авазы чыкты — Якын килмәгез, атам! Бакый шушы кадәр кешеләргә каршы баруны башына да сыйдыра алмады. Әтисен дә ничек тыярга белми, ул. өзгәләнеп, бары тик «әти» дип кенә әйтә алды һәм мылтыгына барып ябышты — Буталма! — дип, Айтуган бай каты кулы белән малаеның иңеннән этте. Айтуган бай әллә ничек, шомлы итеп көлә-көлә. ачык капкага таба китте. Урамда кызык күрергә жыелган халык коймага елышты. бәләкәйләр олылар итәгенә постылар Айтуган бай каршы яктагы чирәмле сөзәк тауга, кайчандыр үзенең әтисе яшәгән, хәзер инде ялгыз өянке генә торып калган нигез урынына таба чигенә башлады. Җыелган халык, яше-карты, ни була инде хәзер дигән тәшвишле йөз белән бер Котлыкаевка, бер Шәмсуаровка карый Шәмсуаров та мондый борылышка әзер түгел иде ахры, хәлиткеч карарга киләлмичә туктап калган иде. Ә бөтен өмет — аңарда Айтуган бай хром итекләрен салып ыргытты, мылтыгын алга сузып, атарга әзер тоткан килеш чигенә-чигенә барды да өстеннән костюмына кадәр салып ташлады Менә ул ялан аяктан яшел чирәм өстеннән сөзәк үргә таба күтәрелә. Куе, кара чәчләре җилдә җилферди, ак күлмәк изүеннән йонлач күкрәге күренеп тора Бакыйның әнисе: «Туктатыгыз, эчсә дуамал ул, нишләгәнен белми», дип елый-елый сыгылып төшүгә Бакый да кузгалды. Шәмсуаров Айтуган байга таба эре-эре атлап бара Кожан чабулары ике якка ачылып киткән, гүя ул үзеннән артта килүчеләрне калкан булып саклап бара иде. — Ташла мылтыгыңны, Айтуган! — Якын килмә! Айтуган бай ике көпшәле мылтыгын күкрәк турысына күтәрде. Шәмсуаров аның шашыну чигенә җиткән ярсулы күзләренә туры карап килә, керфеген йомып кына алса да, күз угыннан ычкынуга, үз өстенлеген тоеп алган Айтуган бай кайтарып ала алмаслык фаҗига кылып ташлар сыман иде — Җәл, курку юк синдә, ике дә уйламый чакмага басарыем. Җенем сөйми куркакларны! — Җүләрләнмә, Айтуган Без бит сине төрмәгә җибәрмибез Эш ләрсең, үзеңне күрсәтерсең, башсыз адәм түгел бит син Властьның дөрес юлда икәнен вакыты җиткәч аңларсың. — Шәмсуаров калын тавышы белән һәр сүзне үткәзеп, шул ук вакытта аны тынычландырырга, бу кискен халәтне йомшартырга тырышып әйтә иде — Ташла мылтыгыңны. Тагын бер адым Айтуган бай өчен артка, Шәмсуаров өчен алга— тагын бер адым Айтуган бай әллә ничек, сәер гыжылдап көлә башлады. — Якын килмә—соңгы адымың Үзем башладым, үзем бетерәм Бу тамашаның хәерле соңын ышанып көткән күпме күз карашын артында тойган Шәмсуаров чыдамады, кисәк тартылып, мылтык, көбәгенә ташланды Айтуган бай кыргый тавыш белән кычкырып куйды, мылтыгын суырып алып читкә сикерде дә, алагаем селтәнеп, түтәсен тал кәүсәсенә китереп бәрде. ♦ Кинәт.. ачы итеп гөрселдәгән мылтык тавышыннан бөтен тирә- а юнь сыгылып куйды < Бакый инде килеп җитә язган иде. әтисенең мылтык көбәген үзенә < каратып, түтәсен өянке кәүсәсенә бәрүен күреп калды — җитешә ал х мады Инде килеп тә җитә язган иде бит. мылтык көпшәсеннән чыккан утны күрде, ул мизгелдә әтисе тере иде әле, «коткар», дигән шикелле £ үкенүле инәлү белән аңа төбәлгән күз карашын да тотып алды ул — х җитешә алмады. Инде килеп җитә язган иде бит югыйсә Җитешә S алмады.. Аннан соң кинәт убылып төшкән гайре табигый тынлык бу- •“ лып алды. Бары тик таш сарай ишеген тырнап елаган Карабай тавы- ♦ шы гына бу тынлыкны сызып яралый иде х Бакый, әтисен уятырга теләгәндәй, иңеннән селкетеп карады, күз “ алдын томан каплады Шул томан аша ул кемнәрнеңдер әнисен култыклап алуын күрде. Шул томан аша ул йодрыгы белән күкрәген уып < торган Шәмсуаровны күрде. ..Бала чагында авыргандагы кебек Бакыйның бөтен тәне кызыша * башлады. Ул әле һаман бер уй белән көрәшә мылтыкны шартлаудан ы элек тотып калырга дип омтыла, әтисенең «коткар» дияргә теләгән £ соңгы минуттагы үкенүле карашын тоеп, утлы ядрә бүлгән чикне аны < иа сыйдыра алмыйча бәргәләнә иде Чикнең теге ягын — канлы үлем * не зиһене кабул итә алмый, ә чикнең бу ягында калган тере әтисе белән ярсып бәхәсләшә, ана әрнеп ялвара, үпкәле рәнҗи, шул чикне аерырга да бөтенесен кире кайтарырга теләп кулын суза. Кычкыра, йолкына, әмма елый алмый күңеле томаланган иде аның. Кинәт ул айныгандай булды «Кагылмагыз’» — дип кычкырды да, әтисенең үлем кодрәте белән кысылган кулларын көчкә каерып ачып, мылтыкны алды һәм арыш кырына таба торып йөгерде Арттан дәһшәтле ташкын куып килә сыман иде аны Куаклар коймалаган таш юлны чыккач кына ул, тәмам хәлдән та еп, сугылмаган арыш көлтәсенә егылды Салам учмасын тешләде дә. бөтен гәүдәсен калтыратып, сулкылдый башлады Күпме шулай яткандыр, уянып башын күтәргәндә мөлдерәп тулган кояш инде тәмам суынып күк чнтенә төшеп килә иде Менә аның аскы өлеше урман сызыгына тиеп сытылып кнтте дә офык нненә кан йөгерде Күзгә күренеп бата барган кояш инде күмеләм дигәндә, тагын бер калкынып куйды Бакыйга шулай тоелды Кояш төшеп югалу га Бакый куркынып тирә-ягына каранды, кулы мылтыкка тиеп кит те — шунда гына ул аны хәтерләп кулына алды Күккә караган чак мага баскан иде, саңгырау гына чыртлау ишетелде, икенче чакманы тартуга, мылтык түтәсе алагаем көч белән җилкәсенә китереп бәрде, гөрселдәү авазы миен томалады Куркуыннан ул кычкырырга да өл герә алмый өнсез калды Күктән киек каз юлыдай тезелешеп каргалар көтүе очып бара иде, алар мылтык тавышына дәррәү сискәнешеп, бер бөгелеш ясадылар да юнәлешләрен үзгәрттеләр V Моратбакый сигаретны кисеп икегә бүлде, бер яртысын мөштегенә тыгып лампаны үзенә табарак тартып китерде Сукыр ут сузылып тәмәкегә суырылып килде дә сулап чыгарган төтен эчендә, пәрәвезгә эләккән күбәләк сыман, җилпенергә тотынды Тәрәзә төбеннән сыкыланган ит кисәге алды, икегә бүлеп идәнгә куюга, яшь эт үз кабымлыгына корбанына сикергән кебек ташланды, карт эт исә азык янына ашыкмыйча, вәкарь саклап кына килде Моратбакый тезенә аякларын мендереп куйган яшь этнең җиз төймәләр тезелгән муен каешын колагына табарак шудырып куйды һәм каеш эзе төшкән урынны кашый башлады. Каты каештан эшләнгән муенса яңа иде, ул аның кырыйларын бөккәләп йомшартты. Моны районда интернат мәктәптә торып укучы игезәк оныклары алып кайткан иде. Бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаган үсмер егетләрне хәтта Моратбакыйның карчыгы да аера алмый, ә Моратбакый үзе генә чамалаган йөз чалымнары, үз-үзләрен тотышларыннан аларны һич икеләнүсез аера иде. Алар озаграк кайтмый торсалар, Моратбакый пошына башлый, кулына шөгыль таба алмый йөдәп бетә. Карчыгы аптырый. сүзгә саран, каты бәгырьгә каян әле мондый инсафлык иңде, ике сүзнең берендә — оныклары, ди. Игезәкләр үткән ялда кайтмый калгач, Моратбакый: «Капка башыннан буран сылап китте, кайтсагыз шунда бер эш булыр иде ике кулыгызга Базда шыткан бәрәңге сабагы кебек сураеп һаман озынга үсәсез. Ир кеше беләген уйнатканда эчтә йомран йөгереп йөргән шәйле булырга тиеш...» дип хат язып салган иде, менә бүген ялга кайтып төштеләр. Капка башы дигәне бер сылтау гына инде аның, кичәге буран тагын өстәмәгән булса, алар кайтканчы көрәп тә бетерәсе иде. Борын астыннан тузганак мамыгы кебек кыюсыз гына мыек төртеп килгән бу үсмер егетләргә карап туялмый иде ул. Бердәнбер кызына ул кадәр егылып китмәде югыйсә, ә оныкларын... Бер-берсен сүздән бүлдерә-бүлдерә, юктан да кызык табып көлешә-көлешә сөйләшүләренә, һәр кыланмышларына исе китеп, кызыгып карый иде ул. «Их, шулар урынында булып, ваемсыз, рәхәт итеп бер генә көн яшәп карыйсы иде Ир кешенең йөз рәвеше әзрәк тупасрак булса да ярый, болар бигрәк нәзберек, бу чибәрлек белән бәхетле булырлармы икән болар Ярабби, син боларга озын гомер бир. Берәрсе белән ул-бу була калса, икенчесе яши дә алмас, өзлегер...» Моратбакый мондый уйларыннан арыныр өчен, салынкы кашларын чөеп, елмаюга күчә. — йөргән кызларыгыз бармы соң әле? Игезәкләр үзара карашып көләләр. — Икебезгә берәү җитә безнең,— ди Азат исемлесе. — Барыбер аермыйлар,—ди Айдары. — Яратканы аерыр .— Яшьләргә карап сокланудан Моратбакыйның күңеле тула: «Их, бер генә көн, шулар урынында бер генә көн булып карыйсы иде...»— йомшап китүен сиздермәс өчен ул тавышын тупасландыра. — Нәрсә сез, бүрәнә ярыгыннан да көлгән кызлар кебек кыйланы- шасыз. Ир булып җиткәнсез. Унынчыда укып та... Бабасының шулай тупас кылануын яраткан игезәкләр тыела алмыйча тагын көлешергә тотыналар Аларга карап яшь эт тә авызын ерган, борыч кузагы сыман кызгылт теле бер якка салынып төшкән. Моратбакый да шулар кебек бер онытылып, тәгәрәп көләр иде — иңенә алтмыш еллык хәтер баскан — шул җибәрми, шул тота Шатлык ул аркасын борырга гына тора, шатлыкның аркасы карадан — Заман икенче шул сез яшьләргә,— дип, Моратбакый тирән сулап куя, ачылып китеп, бары тик үзе генә белгән иң газиз серләрен беркатлы игезәкләргә сөйлисе иде дә бит — нәрсәдәндер тартына, көне килер әле дип, һаман алдагыга күчерә, бүтән вакытка калдыра. — Синен, бабай, шул ягын әйбәт, хәзерге яшьләр тегеләй, хәзерге яшьләр болай, дип зарланмыйсың,— ди Азат. — Моннан ике мең еллар элек Сократ та, яшьләр үзгәрде, яшьләр бозыла,—дип офтанып утырган бит,— дип аны җөпли Айдар — Ике меңен белмим, күз алдында үзгәрә дөнья Безнең генә дәвер үтеп китте.. ф — Кая әле Без гадәткә кергәнгә генә бабай дибез ич сиңа 3 — Илле яшьтән артыкны биреп булмый сиңа, ба әйе Тыгыз тиреле булгангамы, кара тутлары шулай саклангангамы, 5 битен җыерчыклар бик үк кискәләмәгән Моратбакый, чыннан да. үз - кордашларыннан күпкә яшь күренә иде. Оныкларының бу сүзенә к\ « ңеле булса да, яшенә, гомеренә бәйле сүзләрнең бик эчкәре яткан са- £ гышына кагылудан аның башы әйләнеп китте. Күз кабакларын бар- х магы белән кысып шулай хәтсез утырды — Син, Азат улым, бәләкәй чагында ук: «Бабайлар таякка таянып ~ йөри, син бабай түгел», дия идеи. ♦ Азаты хыялыйрак булыр ахры, дип уйлады .Моратбакый Сукыр а утка төбәлә дә моңсуланып китә. Ә Айдары бер урында утырып тора “ алмый әле чөйдәге мылтыкны тотып карый, әле көзгенең рамын бар “ маклары белән капшап чыга Бабасының кесә сәгатен чылбырыннан < тартып чыгара да, әйбер бәһасен чамалаган сыман, учында тирбәтеп *“ ала, капкачын бер ачып, бер ябып әвәрә китерә. л Кайчандыр Айтуган бай да «Синең бу балаң хыялыйрак булды, чут эшенә ярамас, байлыкны таратып кына бетерер*. — дигән Морат и бакый турында «Синең балаң»— ягъни әнисе баласы исәпләнгән Мо- < ратбакый Айтуган байның бөтен өмете өяздә кибет тотучы олы мала » енда булган. Ә бер вакыйгадан соң ул «Күрәм, рәт чыкмас синнән, малай!» — дип. Бакыйның күзенә бәреп, мыскыллап көлгән иде Бер чак шулай. Бакый көтүче Фәхрүшкә үз чалбарын салып биргән иде Шуны ишет кән Айтуган бай — үзе эчкән баштан унлы-суллы акча таратып телгә керергә яратса да — улының бу адымын егетлек дип кабул итә алмады Бакый бәләкәй буйлы көтүче Фәхрүшне төрле мәзәкләр чыгаруы өчен электән үк яратып калган иде Малайлар белән көтү туплавына төшәләр дә сәгатьләр буе Фәхрүшне тыңлыйлар, аның янында әвәрә киләләр Ни генә уйлап чыгармый иде ул Менә көн сүрелә төшә, челләдән тәмам әлсерәп, исәнгерәгән сарыкларга җан керә башлый, күләгәсен ияртеп, берәм-берәм табырдан чыгу ягын каера башлыйлар Шунда Фәхрүш тагын бер мәзәк күрсәт кән нде Такыраеп беткән сукмак читенә чүгәләде дә. юлга аркылы таяк куйды Менә беренче килгән сарык таякны сикереп чыга, аның артын нан икенчесе өченчесе Шуннан соң инде Фәхрүш таягын сукмак турысыннан алып яшерә һәм читкәрәк. малайлар янынарак күчеп уты ра. Ни гаҗәп, арттан килгән сарыклар да. алдагыларыннан күрмәкче, таяк бардагы шикелле, теге урыннан берәм-берәм сикереп үтә баш тыйлар Шулай итеп бөтен көтү әлеге турдан сикереп үтеп бетә Ма лайлар инде сарыкларның мондый аңгыралыгыннан эчләре катып, тәгәри тәгәри көләләр Үсмер егет булгач. Бакыйның Фәхрүшне күптән инде очратканы юк иде Аръяк болында күргәч, анын шул хәтле сәләмә киеменә карап катты да калды Катлы катлы ямау салудан чалбарының тез башла ры кәкрәеп каткан, балак очлары таланган кебек сүсәреп беткән Ба кый күп уйлап тормастан. чалбарын салды да аңахгузды Гаҗәпләнеп калган Фәхрүш — Кит аннан, нигә ул миңа' дип. чалбарга кагылырга да курык кандай, артка чигенде — Ал инде, Фәхрулла абзый, мин бит чын күңелдән — Кит аннан. Кая киим ди мин аны Бу бит бу бит Җиргә дә утырып булмый моның белән. Әрәм итеп.. — дип Фәхрүш, чебен куган сыман кулларын селти бирде. Үзе дә уңайсызланып һәм аптырап калган Бакый чалбарын аңа көчләп диярлек тоттырды да эчке ыштаннан гына бакча артларыннан өенә таба йөгерде Соңыннан да ул Фәхрүшне күргәләде, әмма теге һаман да үзенең сәләмә чалбарыннан аерылмаган иде. «Айтуган байның бу малае җү- ләр икән, тик торганда миңа чалбарын салып бирде»,— дип сөйләнеп тә йөргән, имеш. Анысына инде Бакый ышана алмады, кеше сүзе дип кенә карады, ул бит моны бары яхшылык теләп кенә эшләгән иде.. Капылт кына моны нигә исенә төшерде соң әле. Миндәге гадәтләр бик мыскаллап кына булса да алар канына күчкәндер, алар яшәсә, мин дә яшәрмен дип, оныкларына карап, үзенә үкенечсез тынычлык, юаныч табасы килүдәндер бәлки. Картайгач та сабый чактагы кебек иркәләнәсе килеп куюлар була икән. Оныклары тарафыннан саран гына әйтелгән җылы сүз дә, рәхәт изрәтеп, күңелендә песи кебек бөгәрләнеп ята. — Бу сәгать белән мылтыкны сезгә нәзер итеп әйтәм инде, балалар. Үзем үлгәч, төсем итеп сакларсыз. — Үлем турында сөйләмәле, бабай. — Үзең турында сөйлә. Гел әйтәсең дә... — Икенче вакыт, Азат, Айдар. Икенче кайтуыгызда оныттырмагыз. Менә укыган халыкны тыңлыйсы иде. Белем дигәне безгә ярты-йорты гына эләкте. — Журналларны син бездән күбрәк укыйсың, бабай. — Хәтта фәнниләрен дә. — Менә сез әйтегез әле,— Моратбакый үзе дә алдан ук уйга калган сыман тынып торды — Бу җирләрне, күк җисемнәрен ни хәрәкәткә китерә, я?! — Бөтендөнья тартылу законы буенча... — Бу физиканың элементар законы. Моратбакый игезәкләрне бүлдерде: — Закон, закон дисез. Законны бөтендөнья уйлап чыгармый, берәү уйлап таба. Җирдә дә гомер буе шулай. Күктәгесе... — Син алла димәкче буласың инде, бабай, иеме? — Айдар сәгатьнең капкачын Азатның борын төбендә шартлатып япты да бабасының жилет кесәсенә төшереп җибәрде. Моратбакый үрелеп матчага кыстырылган таякны алды. — Менә сез, дөньяның әүвәле дә ахыры да юк дисез. Кешене ал: туа, яши, үлә. Мисалга бу таякны алыйк — менә башы, менә азагы. — Нинди таяк әле бу, бабай? — Шомыртныкы. Азат таякны өстәлгә куйды: — Хәзер аңлатам мин сиңа: менә бу таяк үсеп утырган агачның бер ботагы булган. Ә ул агач орлыктан үсеп чыккан. Орлык каян килгән? Орлык икенче агачтан очып җиргә төшкән булган кайчандыр. Агачның үсүе өчен туфрак, тагын күпме матдәләр кирәклеген исәпли башласак, шушы юл белән бара-бара без җирнең барлыкка килүенә һәм галәмгә үк чыгып китәрбез. Аңладыңмы, бабай? — Аңлата алдыммы, диген, улым Сүзгә Айдар кушылды: — Ә инде таякның азагына килсәк, шул ук логика Әйтик, таяк янып көлгә әйләнде ди. Җирдә ашлама булып үсемлек карынына керде һәм аны сыер ашап сөткә әверелде ди. Сөтне без тәмләп кенә эчеп куябыз да . Саный китсәң, тагын чиксезлеккә барып чыгабыз Чате- риянең мәңгелек әйләнеше — Ярый, әйләнсен дә ди, менә шуны беренче тапкыр кем кузгатып җибәргән сон?! Тәмам башны бутадыгыз, балалар Игезәкләр үсмерләргә хас утырып җитмәгән тавыш белән көлешә башладылар — Сез бик белдекле кыланып, бөтен нәрсәгә дә кистереп жавап бирергә гадәтләнмәгез Андыйлар бик хәтәр була — Ялгышрак ычкындырдым ахры, дип уйлады Моратбакый, аларнын бит әле бөтенесен дә беләсе, белгән атлы күренәселәре килә, хыялларына күләгә төшермим тагын Каравыл өендә кинәт тып-тын булып калды Карт эт авызын шыгырдатып ачты да, ямьсез тешләрен күрсәтеп, озак кына иснәде Малайлар этне сыйпый-сыйпый, тыела алмыйча көлешергә тотындылар Күзләрен йомып-йомып куйган карт эт, үзеннән көлүләрен өнәп бе- термәгәнлеген сиздереп, башын читкә борды — Син, бабай, үзең күргәннәрне сөйлә әле,—диде, көлүдән туктап, сукыр лампа янынарак елышкан Азат — Бер кич утырып — Син гел шулай дисең дә — Онытасың — Купайтып сөйләрлек берни дә майтармадым алай Сугышны инде кинодан карап та беләсез. Моратбакый, теше сызлаган кеше шикелле, бераз яңагын кысып утырды — Әллә ни күрмәдем инде Сез әнә, аръяк тау буендагы ике ка бернең тарихын өйрәнегез — Коммунистлар кабереме? — Бүгенге мул тормышны тергезеп җибәргән кешеләр ята анда Хәзер бик еш язалар бит. батырлар эзен өйрәнүче балаларны ннчек дип атыйлар әле? — Эзтабарлар — Менә менә Моратбакый, читтән килеп урнашып, әле ярты ел гына эшләгән председатель янына барган иде Чнттән-читтән генә күргәләп калган иде ул аны амбар тирәсендә Якыннан, өстәл артында ничегрәк икән бу дип, кабинетына сугыласы итте Үз авылыннан булса, кермәс тә нде бәлки Курач кына гәүдәле икән яшь председатель, алтын кысалы күзлек киеп җибәргән Тавышны бөердән чыгарып, иякне күкрәккә терәп сөй ләшергә гадәтләнгән председательләрне уз гомерендә куп күрде Мо ратбакый. Җитәкче дигәннең шундыйрак булырга тиешлеге аның нн де канына сеңгән иде Ә бу бөтенләй башка — Сезнең бер дә күренгәнегез юк, абзый, таныш булыйк,— днп ул өстәл артыннан чыгып, ике кулын биреп күреште -- Сезнең кебек өлкәннәр еш килә монда — Утын-печән сорапмы? — Төрлесе була инде — Фамилиям Котлыкаев нде элек — Хәзер үзгәрмәгәндер бит? — днп елмайды председатель, җитдн лектән арыган йөзенә яктылык сирпелде — Үзгәртмәдем дә Картайгач фамилиянең кирәге калмый икән аның Моратбакый абзый дисәк шул җитә Моратбакый утырган арада гына да дистәгә якын кеше, бер-бер артлы кереп, ниндидер кәгазьләргә, боерыкларга кул куйдырып чык тылар Арадан берсе, авызын кулы белән каплап, ишек төбендә тук тап калды — Түргәрәк үт, Сабит абзый,— диде председатель. — Сарымсак ашаган идем шул,— дип ул уңайсызланып кына килеп боерыкны өстәлгә салды.— «Здоровье» журналын укып ятам бу арада, дөнья микроб белән тулган икән Ниһаять, ишек ачылып ябылудан туктагач, председатель: — Ни йомыш иде, Моратбакый абзый, сорагыз, кулдан килгәнчә ярдәм итәрбез,— диде. — Миңа бернәрсә дә кирәкми, улым. Председатель аңа сәерсенеп карап алды һәм башын чайкап куйды. — Әле генә дә ничә кеше гозер белән кереп чыкты үзеңә. Миндә шундыйшундый артык әйбер бар, колхозга бирәсем килә, дип кергәне бармы? Юк бит. — Андыйларны күргәнем булмады,— диде председатель елмаеп,— пенсия яшендә дә әле эшләп йөрисез икән, сез дә кирәкне сорый ала сыз, Моратбакый абзый. — Синең катыңа, улым, зарланырга дип кермәдем. Йөзең ышанычлы күренә — сүзне суырып аласың.— Моратбакый тәрәзәгә борылды.— Сәбәбе шул керүемнең, яңа салынган фермалар артында ике кабер торамы? Язулары юк инде аларның. Кулаклар үтергән ике коммунист кабере ул. Мин аларның исән чакларын аз гына хәтерлим (дә әле Элек ул урында менә дигән чирәмлек иде, хәзер тәме киткән. Янәшәсендә төзелеш бара, силос базлары казылган. Күчерергә кирәк ул ка берләрне төп зиратка. — Мин анда үзем дә аптырап йөрдем инде. Бик әйбәт киңәш белән килгәнсез, Моратбакый абзый. Уйларга кирәк моны, уйларга. Тарихын өйрәнеп Халыкны, мәктәп балаларын да җыеп, бер бәйрәмдә... — Берочтан төп зиратны да төзәттерәсе иде. Председательләр килә дә китә, ә төп йорт кала. Үлгәннәргә кадер — исәннәргә дә кадер дигән сүз ул Сугыш вакытында Европада күрдем мин каберлекләрне, мең еллар буена гөл итеп ничек тотканнар диген. — Шәһәрдә икенче хәл. — Шәһәрдә дә иске зират урынын тигезләп завод салганны күргән булды Ярый, улым, сине тотмыйм,—дип Моратбакый урындыгыннан күтәрелде. — Рәхмәт, Моратбакый, абзый, йомышыгыз төшсә, рәхим итеп... — Миңа берни дә кирәкми бит, улым. Председательнең күзләрендә: «Нишләп соң әле коммунист каберләре турында син килеп әйттең, башка берәү түгел — син кузгаттың» дигән сорау, шикләнү күреп калгандай булды ул. Яхшы ният белән башланган һәр сүзенә шулай караганга ул кешеләрдән читләшеп беткән иде. Бәлки алай да түгелдер, кайчандыр кылган олы гөнаһын оныта да, кичерә дә алмаганга, үз шикләнүен кешеләр күзеннән эзлидер, үзүзен хөкем итәдер. Игезәк малайларга күптән инде исемнәре дә онытылып барган ике коммунист кабере турында әйтүне, председатель белән шул сөйләшүдән соң хәтеренә беркетеп куйган иде ул. — Әби, озак йөрмәгез, бабагызны да алып кайтыгыз, коймак өл- гертәм, дип калган иде бит — истән чыгарганбыз!—дип Азат дәррәү урыныннан торды. — Чәй эчкән арада келәтләрне күтәреп китмәсләр әле, әйдә, бабай,— диде Айдар. — Әбиеңнең сүземе,— дип, Моратбакый йөзенә саран елмаю чыгарды. Тышта эре таҗлы кар ява иде. Аста, иңкүлеккә җәелгән авыл ут- 1ары карлар арасыннан җемелдәп күренә Үрдән йөгерә-йөгерә төшкән игезәкләр бер-берсен төртешеп егалар. Башта Азат егыла Яшь эт Айдарга карап өрә башлый — ачуланып түгел, алай ук кирәк түгел иде, дигән сыман, кыска-кыска итеп, шелтәләп өрә Азат карга буя лып тора да Айдарны чалып ега, утырып җитмәгән карны сыдырып көрмәкләшә башлыйлар Яшь эт үзе дә уенга кушыла, кеше дигәнен ике аягында басып торганда гына көчле күренә икән, җәнлеккә охшап, карда ятып аунаулары әнә ничек кызык, җиргә якын Карт эт- ♦ нец дә җаны түзми, гарип аягын күтәреп, титаклый-титаклый янна- 2 рына бара, яшь этнең малайлар белән буталуына кызыгып карый, кой- < рыгын бутап ана дәрт өстәп тора. ® Малайлар калкынып, бер-берсеннән читкә тайпылалар да, кар ыр = гытыша башлыйлар Яшь эт, ыргытылган кар йомарламын очып ба- $ рышлый эләктерергә теләгәндәй, әле Азатка, әле Айдарга таба йөгерә. ® куанычыннан өреп алудан да тыела алмый Алгысынуын чак тыеп х уртага баскан карт эт, койрыгын бер уңга, бер сулга селтәп, уенга S кушыла Башын кыңгыр салып, кулларын артка куеп барган Морат- “ бакый аларны елмаеп күзәтә Яна яуган кар исе, яшьләрнең ваемсыз ♦ кычкыру авазлары гүя бу имин тормышның бөтенлеге турында искәр- = тә иде. Бу уенга инде Моратбакый карт сөякләрен язып кушыла ал " мый, шушы кичке тынлыкта кинәнеп яуган кар аклыгына карын ал- ч мыйча ул күзләрен йомды Күз алдыннан сызылып киткән яра эзе җу- < елмыйча торды «Сөйлә дә сөйлә, диләр Барын да сөйләсәм, ничек u карарлар минем күземә бу балалар? Аларны да югалтсам, кемем f кала соң...» — дигән өшеткеч уй аның иңенә кара күләгә булып баскан - иде. ' « VI Зариманы бер күрергә интизар булган Бакый аның «үзем чакы рырмын»ын көтеп ята алмады, инде ничә рәт килеп китте, тик Иләмән картның богау йозак салынган ишеге һаман бикле иде, эчтә җан иясе булмагангамы, сүнеп калган тәрәзәләренә хәтле йомык, моңсу Бүген урман ачыклыгына килеп чыгу белән ул, каеннар ышыгында утырган ызбаның ишеге ачык икәнен күреп алды һәм дәртләнеп атын куалый башлады Бакый хәзер әнисе белән геңә калды, торган җирләре инеш ярын да, карт өянкеләр астындагы җыйнак кына өйдә иде Төп йортларына авыл советы, колхоз идарәсе урнашкан, абзар-куралары, таш келәтләре мал-туарлары белән бергә күмәк хуҗалыкка күчкән иде. Айтуган бай кучеры Сафуан абзый да шунда ат караучы эшендә, төннәрен ихатаны каравыллый Бакый аңа мунча түбәсе астында тасланып беткән тәмәке себеркесеннән уып тәмәке алып килеп бирә. Сафуан абзый ин- бер төрерлек тәмәке өчен теләсә нәрсә эшләргә риза, шулай итеп Бакый аның белән элемтәне өзмәгән иде. Сафуан абзый Бакыйга Җирән кашканы арт капкадан гына чыгарып бирә, Бакыйны озатып кала. Бәрәңге бакчасы ызаныннан төшеп мунча яныннан үтүгә, юл тар инеш күперенә чыга, аннан инде аръяк болын аша — туры урманга Урман тынлыгын яңгыратып, тупырдашып ишетелгән тояк тавы шына Иләмән карт күтәрелеп карады Трубкасыннан төтен бөркелеп чыкты. Төтеннең шушы урман куенында тереклек, яшәү барын искәр теп борыла-сырыла күтәрелүендә әллә нинди моң. үзенә чакырып, әйдәп юрган гадел тынычлыгы бар иде сыман Әлеге төтенне күрүгә күңеле тулган Бакый атын тыя төште, бу халәтне нигәдер сузасы килә иде аның. Иләмән карт бәләкәй генә агач кисмәкне алдына куеп, кыяр тоз лау белән мәшгуль иде Бакый атыннан төшәр төтмәстән үк ул юеш • «к у • м 7 81 кулын күн алъяпкычына сөртә-сөртә килде, агач тамырыдай каты кул ларын кушырып Ьакыйга сузды — Ә-һәй, әле дә син бар, улым, хәл белергә. Әниең ни тарафлар да соң? — дип сөйләнә-сөйләнә атның тезгененнән алып аран киртәсенә илтеп бәйләде дә. алдына печән күбәсен кабартып салды һәм янә сүзгә керешә алмаган Бакыйга үзе үк ярдәмгә килде.— Әнкәңне әй- тәм, чирдән арына алмады, бахыр Үпкә чире эчтән кимерә шул кешене, эчтән... Иләмән карт трубка көлен кага-кага баскычка килеп утырды, кул хәрәкәте белән Бакыйга да урын күрсәтте. Кара тут йөзендәге чатнап киткән җыерчыкларны тагын да тирәнәйтеп, тыңлаучыдан бигрәк үзалдына сөйләнгәндәй дәвам итте — Атаң мәрхүмне әйтәм, дөньяның артына тибәрдәй булып куды- куды да Бигрәкләр дә уйламаганча инде, ил-кавемдә булмаган үлем Баядан бирле, мондагы тынычлыктан, эчкерсез мөнәсәбәттән Бакыйның менә өзеләм, менә өзеләм дип калтырап торган күңелен Иләмән картның турыдан-туры, бернинди читләтүләрсез сөйләве, киресенчә, тынычландыра гына барды. — Патша хезмәтендә чакта Тәфкилев дигән бер урыс офицеры бар иде. Мине Илюша-татарин дип йөртә иде, бахыр Атылып үлде шул, хатыны аркасында. Иллә шәп кеше иде, мәрхүм... Бакый өйлә җиткәнче Иләмән картка булышкалап йөрде. Зарима һаман күренми — өйдә булса күптән инде чыгып керер иде. Бакый аның турында сорарга да кыймый, картны шикләндерүдән курка иде. Иләмән карт маңгаендагы зур миңенә терәлеп торган киез эшләпәсен шудырып, маңгаен кашып куйды да, тирән сулап: — һәй гомерләр...—дип, исәп белән тулган күзләрен еракка текәде— Ничек тел онытылмый диген, кырык ел бит инде шушында, каравылда Син килгән юл өстендә имәнлек бар бит әле, шул кайчан гына туйралык иде, үзебез утырткан идек . Хәзер әнә минем белән бергә бирчәеп баралар Атаң мәрхүмгә бер әйткән идем, улбу булса, гәүдәмне эзләп тормаслар, урманга кереп югалырмын, шунда булыр каберем, дигән идем, кычкырып көлде генә Күпме игелек кылдың, күпме агач утырттың, сине алар тиз генә җибәрми әле, диде. Сукырның күзен ачарлык, бөкрене турайтып җибәрерлек бер җене бар иде шуның. Байлык сикертә аны диләр иде... Менә... «Байлык сикертә аны. «Бу сүзләр Бакыйның хәтерен яңартып җибәрде. Бәләкәй иде әле ул чакта Әтисе белән өяздән кайтып килә иде Тарантас җайлы гына тирбәтеп бара. Кучер Сафуан агай өчәрләп җигелгән атларга вакыт-вакыт чөңгереп ала да, авыз эченнән ниндидер моңлы бер җыр көйләргә тотына. Тик менә кызмача Айтуган бай гына тәк утыра алмый, гел борсалана Бер-бер хикмәт чыгарыр алдыннан шулай җанын кая куярга белми ул. Өйләдән авышкан күләгәләр урман юлына аркылы егылган Тар күпергә җитәрәк Сафуан агай атларын туктатты Каршыга җигүле арба чыгып килә иде. Бәкәлләренә пычрак тигәнәкләр ябышып беткән, ябык, үшән алаша Айтуган бай турысына җитүгә, өреккәндәй туктап калды Дилбегә тоткан агай, кулын күкрәгенә кушырып, исәнләшкәндәй итте. Күз төбенә чебеннәр җыелган, ишәк кебек башын игән, ялкау сыртлы алашага күрсәтеп, Айтуган бай кинәт көлеп җибәрде — Җүнлерәк ат юнәтергә булмыймы, кем?1 — Әчәмәй Арсланы, Таллы Бүләктән,—дип тизрәк үзен белдерергәме, сүзне икенчегә борыргамы ашыкты әлеге агай. — Атыңны әйтәм, ишәктән туганмы әллә? Айтуган байның шаркылдап көлүеннән рәнҗетелгән агай, йөзен читкә борып: Сон, ходайның бирмеше шул булгач,— диде Шәп атлы буласың киләме? — Кая инде ул безгә. — Өч тапкыр кәҗә булып кычкырсаң, атлык акча синеке. Агай шәлперәйгән читле киез эшләпәсен бер салып, бер киеп куйды да, астан сөзеп карап ' Ф — Булмый, туган,— диде һәм атын кузгата башлады. а — Син нәрсә' — Айтуган бай, аяк астыннан кармалап, җәһәт кенә < мылтыгын суырып алды да, сыңар кулында гына тоткан килеш атның < күкрәгенә төбәп атып та җибәрде. Моны Сафуан агай да. Бакый да х абайламый калдылар Башын чөеп, тәртә баулары өзелерлек итеп J кисәк тартылган ат гөрселдәп җиргә егылды. Арбага тартылуга ук > чәчрәп төшкән агай йөгереп килеп атының башын кочаклады, аннары тыпырчынган атның аякларын тоткалады, аты тирәли йөгереп йө- 2 ри башлады — Нишләттеләр актык атымны, нишләттеләр, я хода! Бу 1амашага исерек көлү аша карап торган Айтуган бай, киерелеп, эчке кесәсеннән бумажнигын чыгарды да, эре акчалар санап, теге агайның аяк астына ыргытты. — Мә, якшәмбе базарында иң шәп ат синеке! Күзләре аларып чыккан агай ачы сүгенеп, йодрыкларын кыскан хәлдә аның өстенә килә башлауга, Айтуган бай кучерның аркасына төртте, тройка дәррәү урыныннан кузгалды Күперне чыгып, борылыштан күмелгәнче Бакый артына карый-карый барды Кызганыч иде аңа карт алаша, кызганыч иде ана тузан эчендә басып калган юаш агай. — Нигә, әти, акчаңны болай гына бирмәдең, ник аттың, ник аттың, әти! — дип, кабатлый кабатлый үкси башлаган малаеның беләгеннән кысты Айтуган бай. — Син нәрсә беләсең, малай! Болай гына, имеш Икенче ат алырга акчаны кызганачак иде ул барыбер, шулай бит, Сафуан? Кучер борылмый гына, авыз эченнән нидер мыгырданып, дилбегә какты, аннары кычкырып атларга дәште. Ә «бүре йөрәк» Айтуган бай, салган баштан шундый мәзәк чыгара алуына үз үзенә сокланып һәм иртәгә үк моның халык арасында таралачагын уйлап, хозурлы җырлап җибәрде Атның егылган чактагы күз карашы Бакыйның хәтерендә әле дә мөлдерәп тора Иләмән карт күз кырыен гына Бакыйга төшереп алды, егетнең бөтенләй канаты салынганны үзенчә юрап, сүзне икенчегә борды — Мин быкылдармын ул, әнә, кошлар сөйләшкәнне тыңла син — Иләмән карт, башын кыңгыр салып, мыек астыннан елмайды, кулын күтәреп, Бакыйга тын торырга ымлады.— Кара син шомырт ага чындагысын. ничек өзәләнеп чакыра кызын, ә тегесе «Ашыкма син, ашыкма син»,—дн «Сагынырсың, сагынырсың»,—ди зирек агачын дагысы Ишет син тегесенең ничек мыскыл итеп сызгыруын, һәй гомерләр Шунысы гаҗәп ипчәмә ел урманда яшәп, үле сандугач гәүдәсенә бер дә тап була алмадым Иләмән карз сыңар тезенә таянып күтәрелде «Чәй куеп җибәрик, синең дә авыз кипкәндер, кайтмады бу, Зарима кызымны әйтәм, чиягә дип киткән иде»,—дип сөйләнәсөйләнә өйалдына кереп китте Кисәк кенә кузгалган җил агач ябалдашларын сыйпап узуга, урман эре яңгыр яугандагы кебек тоташ шауга күмелде. Бакый, өшеп киткәндәй, куырылып куйды Башын күтәреп, колакларын шомыМАРСЕЛЬ ГАЛИЕВ райткан ат та пошкырып җибәрде. Агачлар арасыннан йөзләрчә күзләр төбәлгән шикелле тоелды Бакыйга, һәм ул, шомланып, бусагадан эчкә атлады. Кояштан керүгә, өйдәге салкынча күләгәгә бер мәл ияләшә алмый торды. Сәкегә җәелгән кулдан тукылган паласка да, кабартып куелган мендәрләргә дә, юылган идәнгә дә хатын-кыз кулы тигәнлеге беленеп тора. Сизелер-сизелмәс кенә әрем face килә, шушы гап-гади генә җыештырылган гадәти әйберләрдән аның җылысы үзен сиздереп, өй эченә тыенкы бер ямь бирә иде. Чәй янында Иләмән карт сүзне тагын Айтуган байдан башлады: — Өяздә очрашкан идек, соңгы күрү булган икән мәрхүмне. Нигә дип мине чакыргандыр инде үзләре белән утырырга. Әй бәхәсләштеләр инде абыең белән. Татарча да, урысча да сүгештеләр. Абыең бит, беләсеңдер инде, бөтен байлыгын тапшырып, совет яклы булып китте. Әйбәт кенә урында эшли икән. Соңыннан Айтуган бай: «Син атаңа хыянәт иттең, югал күземнән!» дип куып чыгарды үзен Икәү генә калгач, җылады мәрхүм. Хәмер дә башына киткәндер инде. Бакый, ачык тәрәзәдән очып кергән бал кортын күзәтеп, сүзсез утыра бирде. Чәйдән чагылган кояш түгәрәге түшәмдә тирбәлә, эч- пошыргыч бертөрлелек белән безелдәп, бал корты табын тирәли әйләнә, тәрәзә артында урман шаулый — җаны тарыгудан ничек котылырга белмәгән Бакыйның тышка йөгереп чыгасы да, бөтен урманны яңгыратып, бар тавышына кычкырасы килде Шул теләк аны урыныннан кузгатты — Зари-ма-аа! Урманның тоташ шавы астында аның тавышы ерак китә алмады Менә хәзер, каршыдагы борылыштан кулына кәрзин тоткан кыз килеп чыгар Атын куды да куды. Менә хәзер, иңкүлекне генә үтәсе дә, усаклар артындагы аланнан ул күренер.. Атын куды да куды. Әмма кыз күренмәде. Ниһаять, Бакый теге түгәрәк күл буена килеп чыкты Каеннар арасында кыймылдап куйган шәүләне искәреп, ымсынып куйды: — За-ри-маа! Беркем юк. Урман галәме эчпошыргыч көйгә гөжелди дә гөжелди. «Кайда йөрисең син, урман кызы?! Нигә күренергә теләмисең? Җен кызы, җен кызы! Мине бәхетсез итәргә яратылган булсаң — күренмә! Кирәгең юк, кирәгең юк, җен кызы! Мин сине бар,ыбер эз ләп табам, табам да...»— Шулай үзалдына сөйләнәсөйләнә Бакый бер аланнан икенчесенә килеп чыкты. Ахырда инде аңа тәмам рәнҗеп, арыган, ватылган хәлдә кайтыр юлга борылды Атын куалый башлады, бу хыянәтчел урманнан тизрәк котылырга, ачуын басарга иркенлек кирәк иде аңа. Менә сирәкләнә барган каеннар арасыннан дулкынланып торган иген кыры күренде. Ачыклыкка җитүгә, урманга керә алмый азапланган җил аның йөзенә бәрелде, кепкасын йолкып алып артка ыргытты. Бакый, атын көчкә тыеп, кире борылды Кепкасын алып, өзәңгегә генә баскан иде, имәнеп, катып калды Авыл турыннан (ике тау арасындагы өйләр моннан күренми) күтәрелгән кара кучкыл төтен, гарасатлы давыл булып кайный-кайный, урман ягына агыла иде. Бу тирәдәге сары кырлар әле күгелҗем күләгәләр хасил итеп уйнаган җилдән хозурланып ята, ә анда... Бакый, ярдәм эзләгәндәй, аяз күк белән чикләнгән ерак офыкларга карады — бары да тынычлыкта, ә монда авыл турысыннан, күк зәңгәрлеген томалап, әшәке төтен күтәрелә. Бакый итек кунычына бөтереп тыгылган озын камчысын алып баш очында әйләндерергә тотынды. Ат томырылып урыныннан купты. Тоякларга тиеп кенә киткән юл артка йөгерә, Бакыйның күңеле нидер буласын сизенгәндәй ашыга, алгысына иде. Аръяк болынга тешеп, чаптырып кына үзләренең тар күпереннән чыкты да карт өянкеләр астындагы сукмактан мунча капкасы янына кнлеп туктады. Күзләре кызарган әнисе каршы чыгып килә иде — Безнең өйгә капса, нишлибез, улым? — Нинди өйгә? — диде Бакый тупас итеп Манма тиргә баткан атның тезгенен киртәгә бәйләп куйды. Ф — Нинди дип... — Безнең өй түгел бит инде ул! — Барыбер, күпме яшәгән йорт — әтиеңнең төсе = — Җил бу якка исми, кайгырма син. ’ Авыл өстендә әллә нинди фаҗигале авазлар яңгырап китә, йөге- < рә-йөгерә бәрәңге бакчаларына әйбер ташыйлар, өй түбәләрендә дә i кешеләр күренә иде. Бакый ашыгып өске урам ягына кузгалгач, л әиисе: ’ ’ < — Улым, син кая, йөремә, әллә нәрсә булыр тагын,—дип артын- 2» нан килә башлады. ♦ — Кайгырма, әни. Бу очта да кешеләр кайнаша Әнә, гел мәзәк сөйләргә яратучан 2 Нургали абзый өй түбәсендә, йөзеннән каны качкан Бер кул яссуы = җирнең муртайган саламына чаклы актарып ташлаган, үзе киртә < буенда тукталып калган карт-корыларга карап туктаусыз сөйләнә u — Очкын килеп төшүгә, бүрек кадәр ут бәреп тә чыкты, сулы -= бидрә белән өй почмагыннан очып кына менеп өлгердем тәки Кара инде, ничек менмәк кирәк диген син, баскычсыз, сулы бидрә белән и җитмәсә. Бүтән чакта якын да килмәле түгел Җыелганнарга җитә кала. ? — Чынлап та. — Җиле дә кире якка бит, ә! — Ут үзе җилне бора ул,— ди Нургали абзый Аның кабат шуны ук сөйли башлавын Бакый инде ишетмәде, үзәккә ашыкты Авыл үзәгендә биш-алты йорт инде кара күмергә әйләнгән Ут телләре урамның әле бу, әле теге ягына сикереп, салам түбәләрне ялмап кына ала; күзе тонган кешеләрнең әрле-бирле чабышуы, борын иы әчеттереп кергән көек исе, каерылып ташланган капкалар, өй түбәсендә торучыларның ят, хәвефле тавыш белән кычкырышу-сүге нүләре— барысы да күңелгә аянычлы шом сала, авыл кайный, акыл ны, зиһенне ала торган әллә нинди күренеш иде бу. Бакый кнлеп җиткәндә Шамкаевның өе яна иде Билдән чишенеп ташлаган янгын сүндерүчеләр алагаем көч белән пешкәкнең сиртмәсен хәрәкәткә китерәләр Әмма барыбер шлангтан чәптергән су ут каршында «кырмыска төкереге» кебек кенә Өй тирәсендә багор тоткан адәмнәр кайнаша Чиләк белән су китерүчеләр, йөзләрен кап лыйкаплый гына, утка бик якын килә алмыйча ерактан гына сел тәнеп сипкән сыман итәләр Кинәт, ут телләренең дәһшәтле чытырдавын бүлеп, бер бер арт лы гөрселдәү авазлары яңгырап китте Бер кырыйда кара тиргә батып, өметсез кыяфәттә басып торган Шамкаев кычкыра башлады — Ятыгыз! Ят! Анда минем обоймалар! Бакый кыймылдарга да өлгерә алмыйча калды бугай Каядыр чылтырап тәрәзә пыялалары коелды, шомлы гөрселдәү тавышлары бетүгә, афәт килгәч шулай бер йөрәк, бер җан булып береккән халык аһ итеп куйды Каршы йортның салам түбәсеннән ут бөркелеп, түбәне ялмап ук килә икән «Җәмәгать!» — дип Шамкаев, кешеләр не үз артыннан ияртеп, шунда таба Йөгерде Җил белән бергә кушылып, ыңгыраша ыңгыраша гүләгән утның йөрәккә шом сала торган үз тавышы була Ут телләрендә чагылып киткән гаҗәеп төсләрнең кешеләрне әсәрендерә торган бер тәэсире бар, йончыган, йөзләренә корым сарган, афәттән сыгылган адәмнәрне дә күз чите белән генә булса да тамаша кылырга мәҗбүр итә бәла китерүче кодрәт иясе ут. Шул вакыт, бөтен тавышларны күмеп, «балам, балам!» дип кыч- кыра-кычкыра, дөрләп янган өйгә таба бер хатын йөгерә башлады. Бәрәңге бакчасына әйберләрен ташып йөргән җиреннән, кинәт исенә килеп, бакча киртәсен сикереп кенә чыкты да. бу якка таба йөгерә башлады Хатынның күзләре калайланган, тиргә манчылган күлмәге. аркасыннан умырылып, беләкләренә салынып төшкән, изүеннән таза күкрәкләре ташып чыккан иде. Инде ут эченә кереп китә дигәндә генә Бакый аны тотып өлгерде: «Балам, балам!» — дип кыч- кыра-кычкыра ул Бакыйны йодрыклый, йолкына башлады. Кемнәрдер баласын табып китергәч тә әле ул тынычлана алмый интекте: баласын кысып үтерерлек итеп әле кочагына кысты, әле читкә тартылып. елый-көлә, көлә-елый, үз күзләренә ышана алмагандай, туктаусыз баласының исемен кабатлады Сөремле кызган һаваны шушы халык белән бергә сулап. утка каршы күтәрелгән дулкынга кушылып киткән Бакый үзе дә шашын ган кыяфәттә бер тегендә, бер монда килеп тотына иде Янгынга каршы булашканнар арасында ул шуны белде: ут Шәрәфи атлы адәмнең өеннән чыккан икән. Кызган халыкның талканы коры иде. — Утка салырга кирәк аны, утка! — дигән сүзләр ишетелде. - Үзе төрткән ул аны, урманга таба йөгергәнен күреп калганнар! Страховой алыргадыр исәбе, аның беткән өенә — Үз кулларым белән тотып салырыем! — Артыннан киткәннәр инде. — Утка салырга аны, утка! һәммә кеше бу фаҗиганың башын эзли иде. Бакый монда тарсына башлады, бу кычкырышның, бу афәтнең ахыры булмас, әгәр ут төртүчене шушы кешеләр аягы астына китереп ташлаучы табылмаса бу көннең ахыры җитмәс шикелле тоела башлады аңа. Бакый, үз-үзен белештермичә, су буена, атын бәйдә калдырган урынга ташланды Атын чишкән чакта, әнисенең чыгып инәлә-инәлә ана нидер сөйләнүен дә ишетмәде ул. Колагы баягы тавышлардан шаулап тора, күз алдында ут шәүләсе төшкән зәһәр йөзләр иде. Башта ул атын сомраука юлыннан чаптырды (бояр Сумароков җирләре). Урманга җиткәч, икенче юлга төшеп, кире борылды Нө- геш ярына чыккач, иңкүлектә куе зирекләр, усаклар белән су дымын тартып хәйран үскән куаклыклар арасында, шәүлә кыймылдап куюын шәйләгәндәй булды, туктап, тыңланып торгалады. Ләкин ныклабрак карауга ялгышканын аңлады. Ул-бу күренми иде Бары тик җил генә һаман бер көйгә җуылдый. Атын җай гына атлатып текә яр борылышына җиткәндә, арыш арасында кара шәүлә калкынып алганын искәргәндәй булып, текәлебрәк карый башлады. Күземә генә күренә бугай, дип уйлады Бакый Тезгенен кагып атын кузгатты Инде китеп барасы иде бу төбәктән, көтмәгәндә теге тиәүлә тагын калкынды Бакыйны шәйләп алды бугай, иелә-иелә йөгерә дә башлады. Бакый кычкырып җибәрде, атын сикертеп диярлек урыныннан кузгатты, һәм тегенең эзенә дә басты Әйләнеп карагач, туп-туры өстенә томырылып килгән атны күреп. Шәрәфи өнсез курку белән җиргә чүгәләде. Өстенә чак басмый тыелып туктаган ат, алгы аякларын кушырып, катып калды. Шәрәфи тәгәри-тәгәри читкә тайпылды, тояклар астыннан чыгып өлгер де. Бакый аның тирләгән, пычранып беткән йөзенә төкергән сыман итеп кычкырып җибәрде: — Син төрттеңме утны?! Шәрәфинең кыйшаеп калтыранган иреннәре арасыннан анлаеш- сыз мыгырдау чыкты. Бакый атыннан сикереп төште дә, аның пид- жак изүеннән умырып алды. Болай да изрәп беткән пиджак, тиргә * манчылган тәнне ялангач калдырып, аерылып төште. з — Тимә, апаем, котырттылар мине.. Үз өемә бит Котырттылар = мине... Бакый аны акланыр, тана башлар дип уйлаган иде, кинәт дөресен < әйтеп бирүе аны киресенчә ярсытты гына Бүген көне буена тулы- 2 шып килгән ачу-ярсуы, урманда үзен беркемгә дә кирәксез санап каңгырып йөрүе, авыл өстенә килгән афәт — бөтенесе дә бер төенгә < тулышып, менә хәзер, шушы кешегә ташып чыкты. Бакый үз-үзен “ белештермичә, күнитек кунычыннан камчысын суырып чыгарды > Чыжылдап камчы килеп тиюгә, Шәрәфинең күкрәк турында кы- ш зыл эз уелып чыкты. Шәрәфинең кыяфәте мескен була барган саен. “ ярсыды Бакый. Кан күрүгә тәмам иләсләнеп, үз-үзен белештермичә. хайвани дәрт белән ярды да ярды Камчысы Шәрәфинең муенына < уралды, Бакый аны тартып-тартып караса да. ычкындыра алмады Күзләре акайган, шәмәхәләнгән иреннәре арасыннан күбек бәреп чык- £ кан Шәрәфи, таш кебек киселеп, йөзтүбән ауды. Бакый читкә борылып - укшый башлады, күзләренә яшь тыгылды. Аңын томалаган гасабилы йөзләр, дәһшәтле гүләгән ут телләре һәм шуның сәбәпчесе булган < Шәрәфи — тук башаклары йөзне сыйпап-сыйпап алган тыныч кыр ург тасында барысы да кинәт кенә мәгънәсен җуеп, Бакыйны бөтенләй чарасыз калдырды. Утка ташлаучылар кулына алып кайтырга иде бит исәбе. «Нигә соң әле мин йөрим? Мин үзем дә кыерсытылган бер ятим, бичара түгелме соң? Алар барыбер мине күрәлмаячак. Барыбер » Шунда Бакый атының ычкынып киткәнлеген, яр кырыендагы агачлык буеннан урманга таба юыртып баруын күреп алды. Атын ул урманга җиткәч кенә куып тота алды, тезгене аягына уралганга гына тукталган булган ахры, күзләре шомлы ялтыраган, әсәренгән ат әле анда да тоттырмый йөдәтте. Бакый атка үлән чемче нергә җай калдырып, тезгенен алгы аягына бәйләде дә, яр астына төшеп, инештә озаклап юынды, йотлыгып су эчте Шунда гына ул үзенең бөтен тәне арып ватылганын тойды, мүкәләп килеп үлән ара сына ауды. Урман инде гүләми, җил тынып калган, күктә кысыр болытлар җай гына агалар иде Шулай оеп, йокылы-уяулы хәлд.» күпме яткандыр, ниһаять, җиргә береккән шикелле, авырайган гәү дәсен көчкә кузгатып күтәрелде. Атка атлангач, малай чагындагы га дате исенә төшепме, атының җылы муенын кочаклап, ялына башын төртте дә, күзләрен йомды. Кайсы тарафка китсә дә. барыбер иде ана. Бүген генә булып алган хәлләрне кабат-кабат күз алдыннан киче pen карады ул. Арыш кырында Шәрәфинең башы күренеп китмәгән булса? Нәрсә булды сок әле? Нигә дип үрсәләнде ул? Әгәр авылга алып кайткан булса, шашынган кыяфәтле адәмнәрнең кулына тапшырса, мыскал да кызганмыйча утка салалар иде бит аны . Кисәк кенә суытып җибәрдеме. Бакыйның тәне өшеп, калтырап куйды Ат үз көенә барды да барды. Хуҗасы тезгенне тотмавын сизенеп, юлдан каерылып үләнгә бсрын төртеп тә алгалады. тагын кузгалды. Үр төшеп килгәндә генә Бакый күтәрелеп карады Каршыда, инеш ярын каплаган шомыртлык артында таныш өй күренде Җирән кашка аны күнегелгән эзеннән Иләмән картның өенә алып бара икән. Бакый атны борып карт каен төбенә туктатты. Бу хәлендә күренәсе килми иде аның. Җанын өметсез бушлык биләгән иде. Тынып калган урман, сүрелеп барган көн дә аның иртәнге якты уйларын томалаган иде. Баскычта Зарима күренүгә, ул, үзе дә сизмәстән, каен ышыгынарак елышты Зарима, аяк очларына басып үрелә-үрелә, өй артына сузылган бауга керләр элә башлады Шул вакыт өй каршына чаптырып атлы җайдак килеп туктады Ямьшәйгән эшләпәсеннән үк аның Иләмән карт икәнен Бакый танып алды. Ул нидер әйтүгә — тавышы монда кадәр ишетелми иде — Зарима кулындагы керләрен төшереп җибәрде дә, бабасының янына килеп нидер аңлаштылар, шуннан соң Зарима кисәк кузгалып авылга кайта торган олы юлга йөгерә-атлый чыгып китте. Бабасы аның артыннан кычкырып та карады, ә ул, борылып та карамыйча, агачлар арасына кереп күмелде. Бераздан Бакый да килгән юлына атын борды. Күнитеге кунычыннан камчысын алырга дип иелде, камчының Шәрәфине кыйнаган җирдә калганлыгы исенә төшкәч, тезген очы белән уңлы-суллы сыдырып, атны куалый башлады. Бүгенге хәлләрне хәтереннән чигерә-чигерә арган миен кинәт яралап кергән «үлдеме икән әллә?!»— дигән уй аны тәмам тәшвишкә салды. Моңа кадәр нишләп соң ул аны башына китермәде? Тагын җил кузгалды бугай, тирә-юнь тоташ шауга күмелде. Урман я бер авыр итеп сулыш алгандай итеп куя, я бер ыңгырашып ала «Үтердең үтердең., үтердең...». Урман ешкынлыгыннан килгән бу пышылдау Бакыйның кан тамырларына таралып сулкылдый. «Тизрәк барып җитәргә кирәк теге урынга.» Бакый атның корсагын үкчәсе белән сызып алды. «Теге урынга Тизрәк... тизрәк... тизрәк...»,— дип, тояклар тупырдады. «Киресенчә, мин аны коткарып калдым»,— дип Бакый, ярдәм эзләгәндәй, агач ябалдашларына, күккә карады Әле иртән генә бөтенесеннән дә ирекле иде бит ул. Иртән генә... Зарима өйдә туры килгән булса, мондый хәлгә тарыр идемени, урманда бер хәбәрсез югалып торыр иде, Зарима өйдә булган булса Әнә арыш кыры. Инешнең текә яры уелып кергән, юл бөгелеш ясаган турда Бакый атын туктатты. Менә арыш сабакларын ерып кергән эзләр. Бөтерелеп үскән куе тармаклы каен төбендә Бакый атын калдырды да эзләр буйлап арыш арасына кереп китте. Сары дулкын арасыннан тагын теге шәүлә караеп баш калкытыр сыман тоелды аңа. Шушы төш бит инде, бер кишәрлек урында арыш сабаклары егылып, кара туфрак белән буталган — беркем юк. Бакый тезләнеп, мүкәли-мү- кәли карап чыкты — өзелгән сәдәфтән башка нәрсә табылмады. Бүтән тарафка киткән эзләр дә күренми, арыш сабаклары тоташ стена булып утыра, эзләр бары бер якка, инеш ярына таба юнәлгән иде. Шикле уйлардан изелеп килгән Бакый җиңел сулап күтәрелде, камчысы да табылган булса Шәрәфи үзе белән эләктереп киткәндер, дип уйлады ул. Атын җитәкләп, ярның сөзәкләнгән турыннан төште дә инешне аркылы кисте. Хәзер инде Зариманың каршысына чыгу иде аның нияте. Урман өстенә сыек кына эңгер иңеп килә, иртәгесе көнгә куәт җыярга әзерләнгән агачлар калкынып, кабарыбрак киткән кебек. Куе усаклыкны үтеп чаттан борылуга, Бакый ерактан ук Зариманы искәреп алды. Озын күлмәк итәге атлаган уңайга җилферди. Ашыгып килә Каршысында атлыны күрүгә, кыз бер мәлгә туктап калды, әллә инде Бакыйны танымады, нигәдер юлдан тайпылды да куе куаклар арасына кереп күмелде. — Зари-ма! Бакыйның тавышы, чыбыркы шартлагандагы кебек өзек-өзек таланып, урман эченнән кире кайтты. Куаклар арасында, кызның зәңгәр күлмәге чагылып киткән турда. Бакый, атын туктатып та бетермәстән, җиргә сикереп төште — Зарима, кая йөгерәсең, туктале! Куакларга сыдырыла-сыдырыла аның артыннан үзе дә чаба башлаган Бакый бу сәер кызның тагып ниләр кыласын башына да китерә алмый, бары тик аны отыры караңгылана барган ешкынлыкта күздән * җуймаска, югалтмаска гына тели иде. «Нигә шулай син, пәри кызы з Кайчан кулга өйрәтермен сине, кыргый жан...» Танымаган шикелле, һаман саен артына карый-карый йөгергән кыз- 2 ны ахыр чиктә куып җитеп биленнән кочып алгач. Бакый аңа шул сүз- 5 ләрне әйтергә дип авызын ачкан гына иде. ләкин йодрыклары белән ? Бакыйның күкрәгенә суга, йолкына-тартыла башлаган Зариманың х нәфрәтле күзләре аны тәмам аптырашта калдырды Зарима, аңардан < чирканган рәвешле, кулларын сузып читкә ыргытылды — Кагылма миңа! Ф — Ни булды, Зарима? — Якын киләсе булма! ш — Син нәрсә? — Кулың гөнаһлы синең. Кан исе, кан исе, кан Абыемны үтерүче' 2 — Абыеңны?! Мин беркемне дә үтермәдем. Зарима, акылыңа кил — *“ Шашынып, ни эшләргә белмичә, Бакый аның артыннан бара, күз алJ дына Шәрәфинең кырынмаган соргылт йөзе, куркынган чырае килә. Г? шуның белән Зарима арасындагы уртаклыкны һич тә башына сыйдыра ~ алмый һәм бу коточкыч сүзләргә ышана да алмый иде Кинәт аңа бу * кыз шулкадәрле дә чит-ят, бүтән дөньядан килгән са.үкын бәгырьле г бер зат булып тоелды, янәшәдәге агачлар да ниндидер хакыйкатьны яшергәндәй шомлы, караңгы, усал күренделәр. Шушы уен басарга теләп, ул авыз эченнән гел бер сүзне кабатлап барды. «Мин үтермәдем, мин үтермәдем . » — Минем абыем иде ул! Зарима ләгънәтле йөз белән кырт борылып туктады һәм кискен бер хәрәкәт ясап, изүен ачып җибәргәндәй булды Нәкъ шул мәлдә агач лар арасыннан төшкән кызгылт кояш нуры Бакыйның күзен чагыл дырды, күзен йомар алдыннан ул, баеп барган кояш нуры аша. Зариманың тәнендә муен яныннан аркылы-торкылы сызылып төшкән кам чы эзләрен күреп калгандай булды Моңа ышанасы килмичә, бер кулы белән күзләрен каплады да, икенче кулы белән капшанып янәшәдәге агач кәүсәсенә тотынды. Агачның әкрен генә тирбәлүе бераздан аны тынычландыргандай булды. Керфекләрен күтәрсә., адашып кергән кояш нуры да урман ешкынлыгында йомылып сүнгән, Зарима да җил алган кебек юкка чыккан иде. Аның әле генә шул урында басып торганлыгын раслап, тапталып калган абагалар гына тураерга теләгәндәй кынмыл лап куйдылар VII йокылы-уяулы яткан Бакый стена артында нидер кыштырдаганга күзләрен ачты һәм тәрәзәгә капланган шәүләне искәреп сикереп торды. Шнкләнә шикләнә аяк очына басып, тәрәзәгә иелде Тирләгән пыяла аша йөзен ачык күрмәсә дә аксыл яулыгыннан хатын кыз икәнен шәйләп алды «Зарима», дигән уй бөтен тәненә уттай йөгерде Бакый, абынасөртенә чыгып, ишекне ачты — Кем ул анда? — Мин бу — Зәйтүнә — Сине кем җибәрде? Бакыйның шикләнү катыш ачулы тавышыннан каушаган кыз сүзен әйтә алмыйча торды. Аннары гына, исенә килеп, кулындагы ашъяулыкка төргән әйберен сузды. — Ашыйсың килгәндер, менә, жылы бәрәңге. Бакый үрелеп өстәлдәге сукыр лампаны кабызды. — Әйдә, кер.— дип. Бакый ишек төбендә таптанып торган кызның кулындагы төенчеген алды, аның капылт кына шулай килеп керүен һаман да төшенеп житмәгән иде әле ул Төенчектәге кулын пешереп торган ризык кайнарлыгы гына бераз тынычландырган кебек булды аны Өй эче сары бүрәнәләренә кадәр яктырып китте Бакый тиз генә бәләкәй тәрәзәне корып куйды — Әниеңнәр сине кичкә хәтле көттеләр-көттеләр дә тарантаска утырып китеп бардылар — Беләм.— Калдырган язулары буенча, әнисен дә. Бакыйны да алып китәргә дип абыйсы кайтканлыгын белә иде ул.— Сиңа әйтеп калдырдылармы? — Әнисенең бу кыз белән бер дә сүзгә кермәвен, аны ерактан күрсә дә. сыртын куюын күрә-сизә иде Бакый, юри. үчекләп кенә сораган булды. Башыннан үткән бүгенге хәлләрне мең кат яңадан кичерә-кичерә тәмам гажиз булган, кыйналып ташланган кебек арган иде ул, кулы кайнар бәрәңгегә кагылуга, жанына тынычлык иңде, сөйләшәсе килә башлады. Азга гына булса да онытылырга иде аңа — Сөйләшкәннәрен ишеттем. Күреп тордым Без бит күршеләр Су буенда, утыртма казыктан кызыл балчык сылап эшләнгән фәкыйрь генә йортта яшәүче бу кызның өянкеләр арасындагы сукмактан көянтә-чиләк асып суга барганын көн дә диярлек күреп кала иде Бакый Төбенә бирчәеп беткән кычытканнар үскән киртә аша аиың*ишегалдын- да чуалганын да искәрә иде. Бакыйларның мунчасы ул өй янәшәсендә генә Шулай да кызның: «Без бит күршеләр» диюе мыскыллау булыбрак ишетелде Бакыйга Әнисенең һаман «Китик моннан, китик» дип тукуы шулар белән янәшә яшәүдән гарьләнү аркасындадыр әле, дип юрады Бакый — Сине мин телсез дип йөри идем. Зәйтүнә йөзен түбән иде. маңгаена ук төшереп, ямьсез итеп бәйләнгән иске яулыгы астыннан керфек очлары гына күренеп калды Әллә нинди чубыргалы күлмәк кигән, жилдә жилфердәп торган жщез гәүдәле карчыкларга охшап йөргән бу кыз белән кайчан да булса сөйләшергә, болай янәшә калырга туры килер дип башына да китермәгән иде Бакый. Зәйтүнә, башын күтәрмичә генә, керфекләр арасыннан карап: — Син дә китәсеңме? — диде Аның куркынган кебек соравына каршы Бакый дәшмәде, каткан ипине шыкырдатып сындырды, өстәл сыман нәрсәне уртагарак күчереп куйды — Әйдә, синең дә ашыйсың киләдер бит? Зәйтүнә, кыстатып тормастан, өстәл янына килеп чүгәләде. — Мин берүзем генә. Күңелсез. Әни күрше авылдагы берәүгә кияүгә чыкты Ныклап торып яшәп китәлсәк, кайтып алырмын, ди. Зәйтүнәнең әнисе бөкре Сәйдәне, димче хатын буларак, бөтен тирә- як белә иде Хәтта, Бакыйның әтисе дә аның белән нигәдер төче телләнеп сөйләшә иде. Нигәдер... Элегрәк, әтисенең кибетеннән «түләрем, Айтуган, гадәтемне беләсең бит», дип кайбер әйберләрне бушка гына алып чыгып киткәләгәнен Бакыйның да күреп калганы бар. — Берүзеңә куркыныч түгелме соң? — Ишек төбендә балта тотам Әлеге фәкыйрь генә өйдә болай бер дә тартынусыз сөйләшә белгән кыз яшидер дип һич тә уйламый иде Бакый. Ирексездән ул аны Зарима белән чагыштырып карады. Сәер гадәтләре белән һәрчак сине киеренке халәткә куя торган, бер карасаң салкын, бер карасаң ут алын- ган карашы күңелеңне үтәли күрә алган Зарима бөтенләй бүтәнчә икән шул, аның белән чагыштырганда — Зәйтүнә гади, аңлаешлы, ни әйтсәң дә тыңлар кебек. Зариманың өстенлеген тойган Бакыйда ropvp- 1ЛЫК һәм әрнү хисе бергә туды. Бу кызның каршыда утыруы әлеге хисне рәнҗетә иде. Бакый, йөзенә китереп, нигәдер кулларын иснәде Зарима нык изүен ачып җибәрүе, тәнендә аркылы-торкылы сызылган камчы 4 эзләре, аның кычкырган тавышы — барысын да хәтереннән алып таш- а ларга, күз алдыннан куарга тырышты Бакый. Күрше кызының кырыем 2 да утыруы, бер карасаң, әйбәттер дә әле, әгәр ул хәзер чыгып китсә, < акылдан язуым бар, дип уйлады ул. _ Арыган-йончыган, яшәү кызыгын җуйган Бакыйга көтмәгәндә шу- шылай кайнар бәрәңге күтәреп кергән кыз гүя үзе белән юату, тыныч >. лык алып керде. — Мин пешергән бәрәңгене ашап кара инде,—диде Зәйтүнә. Аның 2 җылы тавышы, үзен олысымак һәм ипле тотуы Бакыйны буйсындырды, малай хәлендә калгандай, кыюсызланып ул юктан бар булган табынга ♦ үрелде. = — Мин соң кайттым, урманнан. — Син гел каядыр китеп югаласың — Ниләр булып бетте авылда? — Уналты йорт янды. л — Тагын? Зәйтүнә кемнәрнең ихаталары януы турында тәфсилләп сөйләргә “ кереште. Соңыннан ипи валчыгын, бәрәңге кабыкларын бик бөртекләп k җыеп коштабакка салды, өстәлне сөртергә кереште. — Ярый, Морат, син йокла — Бакый дип эндәш миңа,— Көтмәгәндә шундый кадер күрсәтүенә каршы бер кәлимә җылы суз дә әйтә алмавына Бакыйның үз-үзенә ачуы килде. Өйдә икәнлеген беркемгә дә әйтмәскә кушып, ишекне тыштан бнкләттереп калды. Зәйтүнә карусыз риза булды. Икенче көнне, кеше-кара күрмәгәндә, Зәйтүнә тагын ана ашарга китерде. Ишек ачылып китүгә, сәкедә йөзтүбән яткан Бакый агарып, сулып калган йөзен күтәрде. Берни аңышмый торды Эчкә уелып кергән кояш яктысын Зәйтүнә ишек белән кысып куйгач һәм тәрәзәдәге япманы ачкач кына күзләре ияләште — Син бүген китәсеңме, Бакый? — Кая? — Әниең янына. I — Мин беркая да бара алмам инде, беркая да! — Бакый йодрыкла рын чытырдатып кысты. — Шәрәфи абзыйны күмгәннәр бүген. — Күмгәннәр?!. — Ишетмәгән идеңмени, арыш арасында үтергәннәрен? — Кем үтергән аны? Кем! Кайчан?! — Бакый кычкыра-кычкыра сикереп торды да, Зәйтүнәнең изүеннән алып җилтерәтергә тотынды - Кем үтергән?! Зәйтүнәнең карасу-зәңгәр күзләре куркынып ачылды, Бакыйның капылт ярсуыннан һушы китеп, бер сүз дә әйтергә базмыйча кулларын салындырды Бакый аны өзгәләп ташларга да, ялварып алдына тезләнергә дә белмичә икеләнеп калган шашынулы кыяфәттә иде. Зәйтүнә изүен кысып алган кулларны ычкындырырга да кыймый ашыгаашыга сөйләнә башлады — Мин каян белим Күмәргә кеше таба алмый аптыраганнар. Бөтен авыл каргаган не бит үзен. Аның аркасында күпме каза Бакый, йөзен учына чумырып, сәкегә килеп утырды «Әтидән калгач нишләрмен дип уйлаган идем Ә бит бәхетле булганмын икән Кичә генә әле, бүген иртән генә... очар кош кебек ирекле идем бит. Миннән качып йөрмәгән булсаң, җен кызы. Син шуңа этәргәнсеңдер әле, җенле кыз...» Бакый ишек катында ни эшләргә белми торган Зәйтүнәгә гүя Заримага булган ачуы аша чирканып карады. — Син юк идең бит әле, кичә генә... Сөйләшә белми йөргән күләгә идең! — Бакый кычкырып көләргә тотынды.— Нигә дип ашарга ташыйсың миңа?! Бар, чыгып кит моннан, күземә күренмә! Телсез күләгә идең бит... Зәйтүнә аяк очларына басып ишеккә килде. Бакый терсәкләренә таянып сәкегә капланды. Шул халәттә бөтен санына оеп күпме яткандыр, иңенә җиңел генә кагылудан уянып китте. — Син чирлисең бугай, Бакый үскәнем. Ни булды? Синнән өч яшькә олырак бит мин, тыңла сүземне. Кызма. Менә, мәтрүшкә чәе китердем, эчеп җибәр әле. Аналарча бер җылылык белән сөйләнә-сөйләнә чәчен, аркасын сыпырудан Бакыйның бөтен тәненә талгын рәхәтлек таралды. Зәйтүнәгә бая кычкыруы өчен ул инде үкенә, күтәрелеп карарга кыймый иде. Зәйтүнә, берни булмагандай, аны көйләп, торып утырырга мәҗбүр итте. Буы чыгып бетмәгән калай кружканы кулына ук тоттырды. Аның һәр хәрәкәтендә, җылы тавышында тыңлата алучан бер тылсым, тормышны татыган тәҗрибә бар иде, ахры. Әнисенең Бакыйга һәрвакыт ярарга тырышып, һәр хәрәкәтенә нәтиҗә ясап, вәгазь укып, баласытып каравы ошамый иде. Ә бу — бөтенләй башка, дип уйлады Бакый. Күзгә бәрелми торган кагылыр-кагылмас ягымлылык. Япь-яшь кызның күндәм кай- гыртучаилыгын ана назы белән чагыштыру сәбәбен Бакый соңыннан аңлады... — Син ашыкма, утырып тор,— диде Бакый. Зәйтүнә әле чыгарга җыенмаган иде югыйсә, бу тыенкы сүзләрдә Бакыйның аңа бөтенесе өчен дә рәхмәт әйтүе сизелә иде. Дөнья, бәләкәйләнеп, шушы дүрт стена арасына сыйды. Сүрәнәя барган кояш нурлары, кечкенә тәрәзә аша сузылып, ялангач стеналарга төшкән. Шушы ярлы тынычлыкта бер-береңне чит-ят итмичә утырырга да утырырга иде. — Синең күзләрең кара түгел икән. Чәчең нинди? — Синеке төсле,— диде Зәйтүнә. Бакый үрелеп аның ияк астына ук төшереп бәйләгән яулыгын чишә башлады Зәйтүнә каршы килмәде, үзе үк яулыкны иңенә шудырып төшерде. Яулык астыннан толымы маңгай эргәсеннән уратып алынган, һәр бөртеге пөхтәләп җыелган калын коңгырт чәч килеп чыгуга, аның йөзе, торышы бөтенләй үзгәреп китте. — Бу чәчләреңне яшереп нигә карчыкларча йөрисең? — Күз тимәсен дип... — Матур икәнеңне беләсеңме соң син? Зәйтүнә, кайсы хатын-кыз үзен чибәргә санамас икән дигән шикелле, үзалдына көлеп куйды. — Элеккечә бәйләп йөр яулыгыңны, харап итәрләр сине. Зәйтүнә яулыгын кулына алды да, кисәк кенә кузгалып, йөгерә- атлый чыгып китте. Берничә көннән соң Бакыйны авыл советына чакырттылар. Теге сөйләшүдән соң Зәйтүнә ишекне ача да, ашъяулыкка төргән савытын, чәйле кружкасын тупсага куеп, дәшми-тынмый китеп бара иде. Бүген ишекне ачуга: — Бакый, сине эзлиләр,—диде,—Авыл советыннан. Бакый барысына да әзер иде инде. Әтисеннән калган көмеш кесә сәгатен, мин кайтканчы сакларсың дип, Зәйтүнәгә бирде. Аңлатып тор мады күндәм кызга, кая китә, кайчан кайта. Аның сораулы карашын аркасында тойган хәлдә бакча ызаныннан өске башка менеп китте. Бәрәңге сабакларында пәрәвез җепләре яшьнәп китә Алабута яфрак > ларына килеп кунган тәти кашыклар күзгә каен җиләге булып күренәләр Бакый, офык ягына карамаса да, зәңгәрсу урманны тоеп бара Ул тарафка юл өзелгән инде аның өчен. Бөтенесенә уч итеп, еракка ♦ китеп барырга, зур кеше булып кайтырга уйлаган иде ул Менә ни 3 килеп чыкты — үзе дә аңламаган, үзе дә көтмәгән хәл Хәзер инде Z хөкемгә бара.. Атлар утарын узып, ихатага кергәндә, аны Карабай 5 каршылады Сагынганын белдереп, нечкә еламсырау чыгарган этне - Бакый үтешли генә сөйде дә авыл советы урнашкан өйгә таба китте £ һәр тактасы, шомарып ялтыраган һәр кадагы хәтеренә сеңгән таныш ; баскычны менгәндә аяклары бермә-бер авырайды Теге көннән бирле х бу йортка аның беренче аяк басуы иде. Бәлки соңгысыдыр Өстәл артында Шамкаев утыруын күргәч, ул аптырап калды Авыл х советы рәисе белән Шәмсуаровнын өязгә киткән җирдән менә өч тәү- ♦ лек инде хәбәрсез югалулары, төрле имеш-мимеш хәбәрләр килгән йдә генә авылга кайткан иде. Өстеөстенә ямау салудан тез башлары кәк рәеп каткан ыштанлы такыр башлы авыл малайлары белән тиз үзләшеп китте ул Ләкин кичке азан вакытындагы уйларын беркем белән дә бүлешергә кыймады. Көннәп-көн кыюлана барды ул һәм бер көнне Мәчеткә якын ук килде Шәфәкъ нурлары яктысында манарадагы ак чалмалы затка текәлеп калды Ак чалмалы бер урыннан икенче урынга күчкәндә, та вышы әле көчәеп, әле түбәнәеп ала иде Малай аны азан әйтер өчен генә, вакытлыча гына күк тәхетеннән төшкән сәмавн дип уйлый һәм түземсезлек белән азан беткәнен көтә иде Ак канатларын җәеп күк кә ашканын күрергә тели иде ул аның Менә азан вакыты бетте Мәчет янына җыелганнар да кузгалыша башлады, әмма күккә ашучы һаман күренмәде Бераздан ишектән ак чалмалы, симез йөзле кеше чыкты Якын тирәдәге агайлар аның белән кулларын күкрәкләренә кушырып исәнләштеләр Бакый әлеге кешене күреп белә иде Ак чалмалы мәэзнн. сынын горур тотып, югары очка китеп баруга, авыл агайларыннан берсе — Шәп тә соң тавышы, йөрәкләргә үтә,— диде. Малай шунда гына азан әйтүченең шул кеше булуына төшенде. Нишләргә икәнен дә тәгаен уйламастан, әлеге чалмалы мәэзин артыннан йөгерде. Тыны-көне бетеп чабып килгән уңайга мәэзиннең чапан итәгеннән эләктереп алды. — Синме... азан әйтүче, синме? Мәэзин кинәт кенә болай тәкәллефсез килеп тотынган малайга ачуы чыгып борылган иде, Айтуган бай малае икәнен чамалап, кызуы сүрелде, гаҗәпләнүен тыялмыйча: — Мин, улым, нигә алай сорыйсың? — диде. — Элек тә син әйтә идеңме?! — Әйе, улым — Мәэзин чапан итәгеннән малайның чытырдап ябышкан кулларын ычкындырырга үрелде Малайның күз аллары караңгы ланып китте. Майдан ялтыраган борынлы мәэзиннең билендәге путасы керләнгән икәнен искәреп алды ул. Шуның азан әйтүче икәнен беләү малайны шулкадәр рәнҗәтте ки, теге саташулы рәхәтлектә йөргән көннәренең тәэсире берьюлы коелып төште. Тупас алдану мәкерен бары тик шушы кешедән күреп, ул ачыргаланып кычкыра-кычкыра, калтыранган йодрыкларын йомарлап, аңа уңлы-суллы бәргәли башлады. — Син генә гаепле! Син генә! Ялганчы! Шул бит инде, аның иптәшләрен, койма ярыгыннан бакчасына үрелгәндә тотып, кычытканнан чактыра-чактыра мәсхәрәләгән иде. Шул бит инде, үз ишегалдында яшь хатынын, чәченнән өстери-өстери кыйнаган иде. Ул аны койма ярыгыннан күреп торды — Менә сиңа! Әшәке кеше! Син генә гаепле! Бу хәлгә шаккатып Калган мәэзин, ниһаять, аңга килде. — Нишлисең, үскәнем?!—малайны кочаклап алды да, тынычландырырга кереште.— Тьфу, тьфу, әстәгыфирулла зәхмәт кагылгандыр сиңа, улым, чирлисең түгелме,— дип сөйләнә-сөйләнә, салкын учын малайның маңгаена куйды. Бакый шуннан соң атна буе авырып ятты һәм . мәчет манарасын күрәлмас булды Яныннан үткән саен хәнҗәр кебек очлы манара аның җәрәхәтле күңелен чәнчеп ала иде Менә Бакый шыгырдап торган баскычлардан манарага менеп бара. Ул инде бүтән Бакый, теге чакта авырып йөргән малай каядыр еракта адашып калган, эзсез югалган Шул авырудан соң бит инде әтисе аны «хыялый» дип кимсетә башлады. Әнисе малаена әйләнде Бакый. «Синең малай» — әтисе сүзе, кул селтәде ул аңа, үзенең дәвамы, алмашчысы итеп карый алмады. Ул малай күптән юк инде, хәер... еракта калган малай вакыт-вакыт уянгалый, тавыш бирә Бакыйга нидер искәртеп кагыла, күңеленә күз яше салып киткәли, кысылган йодрыкларын ачтыра. Бакыйның шул зәгыйфь, хыялый малайга каршы торырга көче җитми, җиңә алмый, юк итә алмый ул аны үзендә. Менә хәзер дә еракта калган малай аңа дәшә, манарага менмәскә, кире борылырга куша. Ләкин Бакыйның үҗәтлеге нык, ул аңа бирешмәс бүген. Ул — үз үзенә хуҗа Бакый өскә үк менеп җитте. Ышык урынга күгәрченнәр кунаклаган икән Бакый кул фонарен өскәрәк күтәрде. Ут яктысыннан сукырайган күгәрченнәр тагын тындылар. Бакый аларны урыннарыннан кузгата башлады. Фонарен артына яшерде дә, күгәрченнәрне берәм-берәм тышка очырды. Өстенә әче тузан коелды. Эчпошыргыч көйгә җил жуылдый, манараны тирбәтә иде. Аска караган Бакыйның башы әйләнеп китте. Өстә күгәргән болытлар агыла, салкынча иде монда Манараны кисәр алдыннан өскә үк бер менеп төшәргә уйлады ул. Әнә, күрше авыл агайлары аркан сузып яталар Шушы мәчеткә йөргән картлар бил инде «Мөселманга ял үлем — үзенә кул салу, мордар китте», дип Айтуган байның мәетен зиратка куйдырмаска тырышканнар иде. Менә хәзер алардан Бакый уч әлә Тизрәк аударырга да котылырга, дип уйлады ул Шамкаев сүзендә терыр микән, алдамасмы? Манараны кисеп төшерүгә, кулын бәйләтеп ♦ «язгә озаттырмасмы?. Артында баскыч шыгырдаганга vi шикләнеп д борылды — Кем ул анда?! — Нәрсә терәлеп каттың, тизрәк тотынырга кирәк Бакый фонарен өскәрәк күтәрде Шамкаевның артында аркан TOI- z кан тагын берәү бар иде. — Сина ярдәмгә,— диде Шамкаев, җирән мыеклыга ымлап — Кисүен кисәбез, әгәр алдасаң!. Сулышлар йөзгә бәрелде күзләр елтырашты ♦ — Ике сөйләшү юк, пнимаешь,—диде Шамкаев Киселгән манара җиргә гөрселдәп килеп төшүгә, кемдер аһ орып u I куйды. Бакый җиргә сыгылып төшкән шәүлә янына йөгерде Манара л очындагы ай төбеннән кубып, читкә очканда аркан гартып торучы озын г буйлы җирән мыеклы әдәмгә тигән, кулбаш итен умырып алган икән “ Ул арада этләр өрә башлады, каршы йортның ишеге шыгырдап ачылды е. Аркан-пычкы ише кирәк яракларны җыеп алуга. Шамкаев. ашыктыZ рып, аларны тар тыкрыкка таба алып китте. Җирән мыеклы ыңгыра ' шып куя. кулбашын кысып тоткан бармаклары арасыннан карасу кан агып чыккан иде Як-ягы эре кычытканнар белән капланган гар тык рыкка кергәч, азга гына тукталдылар Болыт арасыннан бәреп чыккан ай яктысында җирән мыеклының ярасы, уылдыклары күренеп торган балык корсагы кебек, чиркангыч иде Ярага туфрак сибәргә чамалавын күреп. Бакый аны туктатты, ике дә уйламыйча күлмәген салып ерта башлагач, Бакыйга гаҗәпләнделәр. - Нишлисен, җүләр! — Әрәм итмә. - Тагын бер күлмәгем бар. нәрсә сез! — дип Бакый, умырып чы гарган күлмәк кисәге белән җирән мыеклының ярасын бәйләргә кереште Барыбер, аның ай-ваена карамыйча, ярага туфрак сиптеләр. Су буена, тегеләрнең атлары яшеренгән төшкә җиткәч, киндер капчыктан дүрт кырлы шешә. ипи. кыштырдап торган кабыклы суган чыкты Калай кружканы киселгән өянке төбенә куйдылар Теге тәр, менә төп эшкә җиттек дигән шикелле, тел шартлатып, үтә бер дәрт белән тотындылар Җирән мыеклы да ярасын онытты буган, йөзе яктырып китте. Бакыйга да өлеш чыгардылар Аның әле тәмсез ис килеп торган аракыны беренче тапкыр авызына китерүе иде Шу шы таза ирләрнең, сулышларын тышка бәреп, үзенә бер ләззәт бе тән шома гына эчеп куюларын күзәтте дә. ачысын-төчесен татытачак тормыш дигәненә бу да ят. харам түгелдер дигән уй белән кружка дан бераз йотып куйды Күзеннән яшь чыкты, тамагына утлы күмер килеп тыгылды Шуннан сон гына әкрен әкрен бөтен тәненә оеткыч рәхәтлек тарала башлады Хәзер инде ирләрнең дәртле тавышка кы зып кызып сөйләшүләре дә. Шамкаевның аларга тынычрак булырга кушуы да — бөтенесе мәгънәсен җуйган иде Өянкеләр арасындагы караңгы сукмакка кереп киткән вакытта ул артыннан Шамкаевның тавышын ишетте «Бүгеннән калма!» Бакый үзалдына мыгырдана мыгырдана кайтты Башы әйләнә, аңы талгын бушлыкта йөзә, бөтен борчулары, уй-газаплары еракка китеп чигенгән «Барысы да синең аркада, җен кызы Синең белән саубуллашмыйча да китәм мин Сагынырсың әле, шундый юксыныр сын Мин дә оныта алмам шул сине, Зарима, әмма беркайчан да эзләп килмәм. Куркам мин синнән, җен кызы, куркам. Шулай да бер генә тапкыр урманга барасы иде. Ут яктысына җыелган күбәләк ләр белән сөйләшеп утырасың микән? Теге күлдәге утрауга тагын бер генә чыгасы иде, икәүләп, җитәкләшеп. Тагын бер Ул төн чын лап та булган идеме соң әле? Төшкә генә кереп калмадымы?.» Бәләкәй капканы ачып кереп, мунча сукмагына төшүгә ул, бас кычта утырган күләгәне искәреп, туктап калды Ниндидер өметтән буыннары хәлсезләнде. Әкрен генә якынайды Менә шәүлә кыймыл дап куйды, башын беләкләренә салып йокыга киткән бу кыз Зәйтү нә иде, аяк тавышына дерт итеп уянды, каршысында куллары пычра нып беткән, ялангач тәне черкиләрдән тешләнгән Бакыйны күреп сикереп торды. — Нишләдең син? — Төш бит ул, төш, ә син ышанган буласың,— дип Бакый шаркылдап көлә башлады. — Нишләдең син, Бакый, әйдә, юындырам үзеңне, кайнар чәй эчерәм. Зәйтүнә аның кулларыннан тотып үзләре ягына өстери башлады «Нишләдең син, нишләдең?» — бу сорау Бакыйның җанын өшетә, шу шы кулларны ычкындырмаска өнди, үзенә буйсындыра иде. Утыртма казыктан эшләнгән өй эче болай катлаулыдыр дип ба шына китермәгән иде Бакый. Әллә нинди караңгы аралыклар аша бәрелә-сугыла керделәр. Ут алганда Бакый инде бәләкәй генә бүлмәнең агач сәкесендә утыра иде. Зәйтүнә тас, комган китереп мәш килә башлады Тыз-быз йөргән арада, хәзер була, хәзер, дип авыз эченнән сөйләнә-сөйләнә, Бакыйга кул очы белән кагылып киткәләде. Барысын да эшләр, тик ул гына урыныннан кузгалмасын, тик ул гына чыгып китә күрмәсен. Бакый юынып алганнан соң чәйгә үрелде. Зәйтүнә ярлы гына та бынны да бай итеп күрсәтә белә, бөтен хәрәкәтендә мут ягымлылык бар иде аның. Чәйдән соң Зәйтүнә икенче бүлмәнең ишеген ачты Беленер-беленмәс таң эңгере бүлмәгә сузылган чакта Бакый уя нып китте. «Миңа китәргә кирәк» дигән уен онытып, кузгалырга да кыймыйча ята бирде. Тәненә җиңел генә кагылган йомшак юрганны, мендәр тиеп торган стенадагы келәмне, чынлыгына ышанырга теләгәндәй, тотып-тотып карады Кайда соң әле ул? Ничек эләккән мон да? Бакый әкрен генә юрганны ачты, затлы хушбуй исе аңкытып, таралган чәчләр арасында күмелеп яткан кызны кочагына алды. Калку күкрәкләр өстеннән шуып төшкән юрган астындагы кайнар дулкын аны дөньядан аерды Соңыннан, чыбылдыкны ачып җибәргәч, бәләкәй тәрәзәдән саркып кына кергән таң эңгерендә шушылай кадерле булып әверелгән җанның еш-еш сулу алып, куркытылган хәлсез җәнлек сыман мендәргә сеңеп ятуы Бакыйны тәмам чарасыз итте. Китәргә дигән ятим нияте мәгънәсен җуйгандай булды Ә таң исә котылгысыз рәвештә һаман беленә бара, почмаклар яктыра, төн караңгылыгына чумып онытылган әйберләр, кешене мәшәкатьле көнгә кайтарырга, уятырга теләгән кебек, отыры ачыграк шәйләнә баралар Каласы килә, әмма калырга ярамый, китәргә кирәк, әмма китәсе килми — шушы икеләнү арасында калган Бакый, ниһаять, сабый сулышы шикелле генә сирпелеп торган хушбуй исен, шушы рәхәт ты нычлыкны. чәчләр арасыннан төбәлгән сорау катыш куркынулы ка рашны жинеп: - Миңа китәргә кирәк, дип урыныннан калкынды — Бакый... — Зәйтүнә аны кочаклап, кысып алды, анын битен, күкрәген сыйпый башлады — Мине дә үзеңнән калдырма, Бакый Монда тынгы булмаячак миңа, калдырма. Бакый! ♦ Зәйтүнә, анык карарга килә алмый торган Бакыйны калдырып, 3 караваттан сикереп төште дә. сандыгын ачып җибәрде — Сиңа йөк булмам. Бакый Курыкма Менә, менә, Зәйтүнә < идән паласына ялтыравык кашлы алкалар, әллә нинди кыйммәтле х чүпрәкләр таратып ташлады — Кеше алдында ким-хур булмассың, г кияргә күлмәкләрем дә бар, менә, менә! — ул, ашыгып, ка^шый-сөй- > 1әнә, әле бер, әле икенче күлмәкне жәеп гәүдәсенә үлчәп караган ж дай итә дә, идәнгә ташлый иде. Аның шундый чаялыгына, кыю матур- х .чыгы белән капылт ачылып китүенә гаҗәпсенеп калган Бакый кычкырып җибәрде. Мондый затлы әйберләр бу өйгә каян килеп кергән * соң әле? Зәйтүнә кулындагы зәңгәр парчалы күлмәкне кайдадыр күр- ° гән иде бит ул! Кайчан соң әле? Кайда? Нәкъ шушы күлмәк иде i бит! Әтисе Мәскәү базарыннан кайткач, әйберләрен актарып ма- =: ташкайда Бакый килеп кермәсенме.. Шушы зәңгәр парчалы күлмәк. * хушбуй шешәләре.. Әле генә бөтен барлыгы белән иркәли һәм иркәләнә белгән кыз ч ның тән кайнарлыгын да җуймаган хәлдә, ярым ялангач гәүдәсе- “ нэ соклану иләслеген чак җиңеп, салкын бер үкенечле нәфрәт белән о. ул кызның иңеннән кысып тотты — Каян алдың боларны?! Зәйтүнә ни үле, ни тере хәлдә башын артка ташлап торды да, кулыннан ычкынып, идәнгә сыгылып төште, Бакыйның аякларын кочып үкси башлады — Сорама, Бакый Кем бүләкләре икәнен беләсең бит инде. Әни мәҗбүр итте мине кешечә яшәрбез ичмасам, диде Әни аркасын да.. Ундүрт яшемнән бирле. Айтуган бай «Чирле ул, озак яшәми» диде әниең турында, әйләнәм диде Кешегә белгертсәң, үтерәм дип янады Мин яшь идем әле ул чакта, берни дә аңламый идем Тимә, Бакый, тимә. . Ал мине үзең белән, киемеңне юып торырмын, аша рыңа әзерләрмен, мин барысын да эшли беләм Шәһәрдә дә булга ным бар. Бакый, калдырма мине Бакый үз тиңеңне тапкач, китәрсең.. Бу хакыйкатьны белүгә караганда белмәве җиңелрәк булган икән Димәк, Бакыйның әнисе бу турыда белгән, сизенгән Аягын кочып, үкси-үкси елаган кызның ялынычлы һәммә сүзе ни кылырга, ни әй тергә җөрьәт итәлмәгәи Бакыйны чәнчеп чәнчеп ала иде Кинәт уп үзендә бушанып калган сабырлык, хәлсезлек, кан тамырларына сые ша алмаган бер олыгаю сизде. Яшерен рух сеңгән, мәкерле ис сак лаган бу стеналар аны кыса башлады Үткәннәрен аралап күзенә пәрдә төште Бакый һавага чыккач та үзенә урын таба алмыйча әле анда, әле монда сугылды Тирә юньдәге бөтен нәрсә тереклек асылын җуйган үле бер халәттә иде Бакый соңгы күлмәген алып киде, пинжәген иңенә салды, кесәсен авырайтып торган сәгатен капшап карады да. су буена төшен битен юып менде Күк читендәге яшькелт яктылык ачылып килә. Каядыр нртә уянган тан әтәче сузып кычкырды Өян келәр арасында кошлар чыркылдашып алды Бакый тагын әйләнеп килде Үзе ашыга, көн туганчы кузгалырга ашыга, үзе һаман тот карлана, нидер эзләгән шикелле арлы-бирле йөренә иде Менә ул кычытканлы киртә буена кабаттан килде Салам түбәле сипсегән йорт, әфсен укырги җыенгандай, каш астыннан карап горган төмсә йөзле карчык шикелле тын гына күзәтә иде аны Шылт иткән тавыш та ишетелми, бер хәрәкәт тә сизелми авыр тынлык Бакый, капылт бер карарга килеп, киртә аша сикерде дә ишеккә төртелде Ишек эчтән бикләнгән иде — Зәйтүнә.. һичбер җавап ишетелмәгәч, шомланып, ул ишекне кагарга тотынды. Хәзер ачтырмасам, менә хәзер өлгерә алмасам, гомер үкенечкә каласы бер-бер хәл булыр да.... дигән шөбһәле уйдан ыргып ишек не иңе белән бәреп ачты да. эчкә ташланды Идәндә тезләнеп утыр ган Зәйтүнә ишек тавышына күтәрелеп бакмады, инде ул тынычлан ган күренә, гәүдәсен калтыратып, вакыт-вакыт сулкылдап кына куя иде. — Җыен әйдә, китәбез! Зәйтүнә маңгаена төшкән чәчләрен аралап, моң һәм сагыштан томаланган күзләрен күтәрде Күпереп чыккан иреннәреннән хәлсез пышылдау чыкты — Булмый инде. Бакый. Үзең генә.. — Бүген китә алмасак. бүтән беркайчан да Зәйтүнә, тиз бул Бакый аны газаплы хәтереннән айнытырга теләгәндәй, иңеннән тотып селкетә башлады Әмма Зәйтүнә бая гына кабынып алган өметеннән ваз кичкән иде. битараф, җансыз иде Аны яңадан терелтергә. җан өрергә теләүдән Бакыйның өзәләнүе тышка бәреп чыкты: — Мин кеше үтердем. Зәйтүнә, аңлыйсыңмы, кеше... Син коткар мине, тагын мең явызлыклар эшләүдән коткар! Зәйтүнә, тәненә бозлы су тигәндәй калтырап куйды, үз кайгысыннан айный барып, Бакыйга якын килде. — Ни сөйлисең. Бакый?! Шушы кулларың беләнме? Ышанмыйм Күзләрең мондый булмас иде. Ышанмыйм. Әйтмә, бүтән алай әйтмә! — Зәйтүнә кулы белән аның авызын каплады.— Әйтмә... Яшерен төннәр хакына үзен корбан итеп, чибәрлеген кешеләр күзеннән каплап йөргән бу бәхетсез җанны ялгызын гына калдыра ал масына. үзенә шундый ышаныч белән караган бу җанны гомере буена ташлый алмаячагына әле генә төшенгән Бакый, бердәнбер коткаручысы итеп аңа сыенды. Чыклы үлән өстендә эзләр калдырып, алар тауга күтәрелделәр. Ямьсез төштән әле дә котыла алмагандай башын иеп барган Зәйтүнә артына бер дә борылып карамады Бакый гына йокыга талган авыл манзарасын күзеннән кичерде. Бер җепкә тезелгәндәй төрле як тан килеп үзәк мәйданга кушылган авыл урамнарын тоташтырып күтәрелгән Олы мәчет манарасы булмагач, нидер җитми, авыл таралыбрак киткән кебек иде. Соңгы йорт та күмелеп тау астында кал гач, ул офык читендәге зәңгәр урманга текәлде. Соңгы тапкыр.. Хның беркемгә сөйли алмаячак серен, азагы нәфрәт белән беткән иң матур чакларын урман хәтерләр микән? Еллар аша ул Моратбакый булып кире әйләнеп кайтканда урман юллары инде үзгәргән булыр Иләмән картның каберен дә белмәсләр, картайган көнендә, актык көчен җыеп ул урман арасына кереп югалган булыр Ә За рима? Каеннар ышыгындагы өйне Моратбакый түбәсе җимерелеп, иңеп калган хәлдә күрер Шул чакның ядкаре булган бердәнбер исән әйберне табып кулына алыр — тоткасы төшкән сукыр лампа булыр ул... Теге, онытылмас төнгә шаһит булган күл урынында баткаклык җәйрәп ятыр Йөзмә утрауны да әрсез куаклар каплаган тирәлектән табып булмас, тамыр җибәреп ул җиргә кушылган булыр Шул урын да яшьлек җүләрлеген искә төшереп, ул төн чынлап та булган идеме, дип кычкырып урманнан сорыйсы килер, ә.мма ул теләге аның уйда гына калыр, уйда гына Әгәр сораса, ул чакны яфракларын койган хәтерсез урман ни дип җавап бирер иде икән? Хәтерсез ур ман... VIII 5 — Әби, бабайны алып кайттык! | Игезәкләр шулай шау-гөр килеп ишекне ачканда, өстәлдә инде £ самавыр гөжләп утыра, табын әзер иде Моратбакый оныкларыннан х арткарак калып, өялдындагы утны яндырды, итегенә ярмаланып £ ябышкан карны чырагач белән кырып төшерде дә, ишекне каерып и ачты. Карчыгы мичтән өстенә коштабак япкан коймаклы табаны алып ♦ маташа иде, үрелеп карады да я — Нигә бик сөмсерец коелган, картым,— диде Моратбакый җавап урынына ютәлләгән булды, өстен чишенүгә турге өйгә үтте. Коймакка үрелә башлаган игезәкләрне әбиләре * ягымлы шелтәләп — Әнә, юынгычта җылы су, эшне шуннан башлагыз, дип тук =; гатты. Кич буе кызу мич каршында булашуданмы. Зәйтүнә әбинең ~ бит очлары яшәреп киткән иде. Коймакның йөзе килгәнлегенә, уңган а. лыгына куануын ничек чыгарырга белми, өстәл янында туктаусыз йөренә, шкафтан әле бер бизәкле, әле икенче бизәкле чынаякны өс гәлгә китереп куя, тагын алыштыра — Азат, Айдар,— дип инде утырыша башлаган игезәкләрне дә кыдырып алган булды Кая соң үзе? — Бабай, коймак бетеп килә! — дип кычкырышты игезәкләр — Хәзер, карчык, хәзер. Урта ишекне ачып чыга башлаган картына ул сынаулы караш ташлады «Карчык» дигәнне әллә пичек кенә, җылынып киткән та пыш белән, ярым кадерләп әйтүеннән үк сизенеп өлгерде - димәк, шкафтагы шешә урыныннан кузгатылган. — И-ии, тавышлары үзгәреп китә инде шуның — «Теленә ачы су тисә» дигәнен эчендә калдырды Зәйтүнә әби — Шаулама, карчык, баланы уятасың — Моратбакыйның ана гы на әйтелә торган яраткан сүзе иде бу. — Әйдә, җитешегез, клубка чыгасыгыз бардыр, дип иң беренче нәүбәттә оныкларын кыстарга тотынды Зәйтүнә әби Чәй нуры төшкән түгәрәк табын стенадагы күкеле сәгать текелдәве астында гомер дигәннең кадерле минутларын берләштереп куйды — Азат, Айдар, коймагы белән эч. ашыкма шулкадәр Зәйтүнә әби игезәкләрне һич тә аера алмый, берсенә эндәшкәндә нкесеиен дә исемен кушып әйтә, киемнәрегезне, ичмасам, төрледән кияр идегез, тня нде Андый чакта Моратбакый көлә генә, кайтып керүләренә үк, карчык, син берәрсенен җиңенә кызыл чүпрәк тегеп куй. дип мыскыл итә. Азатына тактым микән. Айдарына тактыммы дип, тагын бутап бетерермен, карт, дип көлә Зәйтүнә әби — Бнгрәккенәләр дә охшаганнар шул инде,'гомерләре озын бул пары! Зәйтүнә әби, хисен тыя алмыйча калкынып, оныкларын сөеп алды Кайткан саен ул алариын сиздермичә генә берәр чәч бнрте сең кисеп ала. күз тиюдән харап курка нде — Унны бетергәч кая барырга сон исәбегез, балалар? — Авылга эшкә кайтырлар,— Моратбакый карчыгына күз кысып ала Игезәкләр бер-берсенә мәгънәле елмаешалар — Хәрби училищега,— ди Азат. — Летчик булабыз,— ди Айдар. _ - Бигрәкләр дә куркыныч һөнәр сайлагансыз, балалар. — Тавык йомыркасы кадәр генә җиргә өстән карап очулары үзе ни тора, әби — Азат савытыннан пешкән йомырка алып бер урында әйләндерә башлады — Җир бәләкәйләнә барган саен, кеше урынны күктән эзли башлаячак, әби,— диде Айдар — Җир бәләкәйләнергә, ул бит сүрүе тузган мендәр түгел. — һи, әби, шуны да аңламыйсың. Кеше саны арткан саен җирдә урын кысанрак булачак. Әйтик, ике меңенче елны, Айдар, ничә миллиардка җитә әле? — Алты. — Дүрт диген — Юк, алты. — Ярар, синеңчә булсын,— дип килеште Айдар.— Менә. әби. ба бай. киләчәктә сезне ерак бер планетага күчереп куярбыз да... Әйтик. Марска, дип кушылды Азат.— коймак оныңны оныта күрмә, әби. — Әй, улларым, җирдә рәтле яшәсәң дә... Марска очканчы әнә абзар капкасын рәтләп бирсәгез ие. Соңгы елда бабагыз, мина бер ни дә кирәкми дип. түшәмгә карап ята бирә Түшәмгә бик күп нәрсә язылган бит ул, карчык. Игезәкләр өстәл артыннан кубып, калдык чәйләрен аяк өсте генә чөмерделәр дә, рәхмәт әйтеп, ашыга-ашыга киенә башладылар. — Клубны күтәреп китмәсләр, ул кадәр каударланмасагыз да. - диде Моратбакый — Самалютта да гел шулай бергә очарсыз микән? диде Зәйтүнә әби. Бергә очабыз. Бер фатирда яшибез. Еллар имин булсын инде. — Зәйтүнә әбинең тавышы кисәк өзелде, калагы идәнгә төшеп чылтырады Игезәкләр әбисенең беркатлылыгыннан көлешә-көлешә киенделәр һәм ишекне ыргытып кы на ябып, чыгып та киттеләр. Ишек алдындагы аяк тавышларына колак салыпмы, мич аралыгындагы сарык бәтие мекердәп куйды. Сәгатькә дә җан керде — күкесе оясыннан сигез мәртәбә башын чыгарып карады Аннан соң өйгә сыгылып кына тынлык иңде. Эчеңдәге уйларыңны бер-береңә ирештерә торган тынлык... Шул тынлыкка кот кундырырга теләгәндәй, каядыр бик якындамы, бик ерактамы, колакны ягымлы иркәләп, өй чикерткәсе сайрый иде. Моратбакый карчыгына якынрак килеп, кулын аның ябык биленә салды. — Их. шул малайлар урынында бер көн генә булып карыйсы иде, карчык, ә! Картаябыз — Бүген генә искәрдеңме әллә. «Беләм бит, гел миңа ярарга тырышып, бик әйтәсе килгән чакларыңда да эчеңдәгене ярып әйтәлмичә, үзеңне гаепле санап яшәгәнгә шулай картайдың син. Зәйтүнә Хатын-кызга эчкә җыю килеш ми шул»,— дип уйлады Моратбакый Аның уйларын сизгәндәй. Зәйтүнә карчык: — Какмадың, сукмадың, тыныч яшәдек болай. Шунысына шөкер. диде. Моратбакый аның белән уйнап кына яшәгәндәй яшәде Алда һаман ниндидер өмет җылытып тора иде аны. Бу тормышы әле аның чын тормыш түгел, көтмәгән бер көнне барысы да үзгәрер дә, ул бөтенләй икенче төрле яши башлар шикелле тоела иде аңа Ерактан, билгесез тарафтан, барлыгын да сиздермәгән яшерен өметкә алданып ул тормыш көтә-көтә, инде шактый еллар үткәнен дә, инде тәмам ♦ картая барганын да сизмичә калды. Ул өметкә инде үзе түгел, ә олы- з гаймый сакланган хыялы гына омтылганын онытып җибәргәненә Мо- ратбакый былтыр төшенде. Былтыр. < Авылга белемче карчык килгән дигән хәбәр таралган иде Чирең- - не белә икән, бөтен уеңны белән икән кебегрәк имеш-мимешләргә ? ышанып бетмәстән, Моратбакый нигәдер аның белән кызыксына £ башлады. Исемен сорап белешкәнче үк, багучы дигәннең кем икә- х ней төшенеп өлгергән иде инде ул. Моратбакый тыкрык кырыендагы ялгыз карчык өенә тукталган ~ белемченең кем икәнен тәгаен белеп килсә дә, баскыч төбенә җит- ♦ кәч, ишекне ачарга кыймыйча байтак басып торды Кайчандыр аны а урманда адаштырып калдырган кыз әле һаман да исәндер, нәкъ шул ; кыяфәтледер дигән ялган ышаныч яшәтте бит аны Төш икәнен бе- леп тә, уянасы килмичә, дәвамын күрергә теләгән кеше халәтендә " иде ул. Ниһаять, ишекне ачты Мендәр өстендә утырган, эре бөртек ie чәчләренә чал кергән карчыкны күрүгә үк таныды Таныды Зари- ~ ма дип эндәшсә рәнҗетер шикелле тоелды Юк, аны түгел, үзенең _ хәтерен рәнҗетер шикелле тоелды Шундый үзгәрешне кабул итә - алмаганга аны да, үзен дә кызганып куйды — Никадәр әйләнгеч юллар белән килдең син, Моратбакый ' — Язмыштан узмыш юк инде. Син кайтып төшәрсең дип кем уй laran. — Менә күңел суы кипкән гәүдәмне туган туфракка алып кайт тым әле. — Гел картаймас кебек идең. — Сырхаулап килгәннәрнең авыруын үземә алып, менә шулай бетерендем инде Ничек яшәдең соң, Зарима, балаларың бармы? Ташкентта яшәп ятканыңны ишетеп белә идем Аягыңны нишләттең, Моратбакый? Моратбакый башта аптырап калды Аннары. Заримануң күз карашыннан аңлап, сул аягындагы яра җөенә чалбар аша кулын салды — Ә-әә! Бөтенләй онытылган. Сугышта пуля тигән иде Шулайдыр шул Моратбакыйның зиһене таралды, тотыныр нәрсә эзләп, урындыгын этәреп өстәл кырыенарак чүмәште — һаман шул... сәерлегең бетмәгән нкән. Зариманың кара тут йөзендә эчке бер елмаю чагыла иде Ул үзе генә белгән мәгънәне төшендерергә теләмәгәндәй, тын гына оеп уты рл бирде. Икесе дә алар картаюны күз алдына да китермәгән шат. ваем сыз я ш илекләренең гүя уртак кабере өстендә утыралар, сүзләргә урын юк. бары тик эчкәре ишерелгән кисәтү, дәшә күрмә, ул турыда кузгатмыйк. тынычлыгын бозмыйк үткәннең, дигән теләк һәм бер беренә рәхмәтле хис кенә калган иде. Ул арада хуҗабикә өйалдыннан самавырын алып керен, өстәлгә утыртты, ашъяулык астыннан нигъмәтләрен чыгарып тезде дә. эчә горыгыз дигән ым кагып, чыгып та китте Зарима мендәре белән бергә өстәл янынарак шуышты. Үрелеп, ике касәгә чәй агыза башла 1ы Моратбакый ла, җиңел сулап, гел киеренке утырудан талган буыннарын язып җибәрде — Сине белемче диләр бит, күпме гомер калган икән соң, миңа да күрәзәлек кыл инде,— дигән булды Моратбакый — Фин сугышы вакытында — ул якта атлаган саен күлләр бит — бер чегән кызы учыма карап әйткән иде. әҗәлең судан дип, тәки коткы салды бит шул, гел судан курка торган булдым шуннан соң, җүләр түгел диген. Зарима үрелеп аның кулына, иңнәренә кагылып алды һәм көлеп — Яшисең әле, Моратбакый, вакытың бар синең,— диде — Теге вакытта Пожар көнне.. — Моратбакый төртелеп калды, ачык кына әйтеп бирергә кодрәте җитмәде — Абыең өчен гомерлек рәнҗү саклагансыңдыр инде. Синең катыңа килдем менә, кара йөземне ак итеп. — Үткәнгә кагылмыйк, Моратбакый. Ул чагында кем ялгышмаган Мине кичер син. Кызулык белән... Мин дә ялгышканмын бит Моратбакый авыр кашларын күтәрде, нидер сорарга, ачыкларга иде исәбе, әмма дәшми калды Зариманың тәрәзәдән урман ягына текәлгән карашында әллә нинди тын агышлы моң, ләззәтле онытылу сизелә иде. Аны бу халәтеннән уяту, сискәндерү үтә бер гаделсезлек булыр иде Зарима шулай бер тын утырганнан соң капылт исенә килде, тәүге тапкыр күргәндәй, ят караш белән Моратбакыйга карады. өй эченә күз йөгертеп чыкты һәм нәрсәдәндер нәүмиз калган бер сүлпәнлек белән, тирән сулап: Урманнарны, кырларны әйләнеп кайттым әле машинада, - диде Зарима — Ничә еллар күрмәгән җирләр Үзгәргән, танымаслык булып үзгәргән. Әллә ул җирләр бөтенләй мин белгәнчә булмаган, әллә мин булмаганмын, аңламассың. Моратбакыйның күңеле тулды Уйлап баксаң, барысы да кичә генә кебек, кул сузымы гына ара, ә берсен дә кире кайтарып булмый Тулышкан хәтер — баеп барган кояш кебек. Көн инде кабатланмый, соңгы ноктасында... Зарима мендәр өстендә кымшанып алды, ирен сызыгыннан елмаю күләгәсе чагылып үтте — Карчыгың янына кайт. Моратбакый, йөрәгемне чәнчи, ерактан ук сизеп торам — Тәки аңлап булмады сине, ни яшьлегеңдә, ни картлыгыңда һаман шулай.— Моратбакый кесәсенә тыгылып тәмәке чыгарды. бармаклары арасында угалап әвәләде дә кире тыгып куйды - Аңлатыр өчен бер гомер генә әз бит Шунысына гаҗәпләнде Моратбакый: элек, кыз чагында, Зариманың күзләре олыгайган кешенеке сыман, моңсу, җитди карый иде. ә хәзер, киресенчә, аның күзләре яшь иде, җыерчыклы йөзгә бөтенләй ярашмаганча аерым балкып торалар Моратбакый Заримадан чыгып өенә кайтып барышлый урамда очраган яшьләргә туры карамыйча гына, баш кагып кына исәнләшеп узды Туры караса, күзеннән эчке уйларын белерләр дә оят булып китәр сыман тоелды Алар бит картларның эчендә бернинди дә ун юк, кайнар чәй эчү дә йомшак түшәк кайгысы гына дип беләләр Үзем дә яшьлектә шулай уйлап, картларга кызганып карый идем, дип уйлады Моратбакый Юл буе ул үз-үзен битәрләп кайтты «Киләсе калмаган, күрәсе калмаган...» Гүя ул ничә еллар буена ерактан, бик ерактан үзен алгысытып, чакырып, җылытып торган урман кызына хыянәт итте. Нидер сүнде, сызлану авазы чыгармыйча гына нидер тын гына үлде Хәзер инде аны берничек тә кире кайта рып булмый Аңа килеп, аны күреп хәтеренә хыянәт итте бугай ул. Бу карчык белән ул урман кызы арасында бернинди дә уртаклык юк бит инде. «Киләсе калмаган, күрәсе калмаган » дип кабатлады Моратбакый Ә бәлки Зарима да мина карап шулай уйлагандыр Әнә бит ничек, сөйләшү дә ялганмады, коры гына килеп чыкты Ул да мине күреп хәтеренә хыянәт иткәндер Без бит берберебезне төсмер идек кенә, ә танымадык. Зәйтүнә карчык теге вакытта ук инде Моратбакыйның урман юлын нигә таптаганын белә иде Урман җене дип Зариманы күрәлмый иде Инде хәзер, аның авылга кайтып төшкәнен ишеткәч, тынычлыгы бет те. әмма иренә берни сиздермәде Зәйтүнә теге вакытта .Моратбакыйга «Үз теләгәнеңне тапкач, китәрсен»— дигән иде, әллә менә хәзер шул көн җиттеме, дип пошын са да. тышка чыгармады, эченә йотты Үземне җирдән күтәреп алган иремнән көнләшергә ни хакым бар сон. дип уйлады ул. Зарима туган җиргә әҗәлен сизенеп кайткан булган икән Гимер буе үзен җылытып килгән өмете сүнгәч. Моратбакый эчтән сүрелеп, боегып калды Нидер өзелде «Мина хәзер берни дә кирәк ми инде» дигән сүзе шул өмете сүнгән көннән башланды бугай Ялгыз калырга куркуданмы, карчыгына елышарак төшеп яши башлады ул. Каты бәрелергә тырышмады Ә бит Зәйтүнә, җае туры килү белән мендәргә кырынаеп, черем итеп алырга яраткан карчыкларга охшамаган, җил белән узышып йөргән шикелле — гел хәрәкәттә, ике кулына берәр шөгыль табып мәш килә, эшнең тизрәк ахырын күрергә теләгәндәй җитез кыйлана иде. — Әзрәк ял итеп алыр идең, карчык, ди ана Моратбакый — һи-ни, фәлән төшем, төгән җирем авырта дип ятсам, күптән инде гүр иясе булыр идем, картым. - ди Зәйтүнә Баядан бирле Моратбакыйның аска карап, кулларын тезенә кушырып утыруын күзәткән Зәйтүнә ярым пышылдап Нигә әле болай оедың Кәефеңә көя төштеме? диде Моратбакый башын күтәреп сагышлы елмайды. Зәйтүнәне кочак лап алды — Әле дә син бар. карчык Берүк мине калдырып алдан китә күрмә инде — Синнән, миннән генә сорап килсә икән — Нишләп болай утырабыз соң. җырлале бер. карчык ә' Теге җырыңны. — Әй. әзерәк кабып алсан, гел шулай тинтерәтәсең инде — Синең кебек җырлаучы юк бит аны — Тиктомалдан. Елның үзе генә белгән бер вакытында Моратбакый анардан Сак Сок бәетен укытып ала Зәйтүнә карчык таушалып беткән күн тышлы дәфтәрен сандыгыннан чыгара, колаксалары җеп бәйләп ныгытыл — Нигә йоклый алмавың билгеле, болай булгач х — Что син! Үз кызым кебек лә ул Моратбакый чәй ясаган арада Шамкаев йөзен чытып ишек каты “ па килде. ♦ Аяк сызлап тора әле, бурангадыр Сугыштан яраланып кайткач та сау аяклы кешеләрдән күбрәк = йөрде, арттырыбрак эшләде, үз-үзен онытып, булсынга дип чапты бит =; ул. Әмма бүген әллә нишләгән иде, инде генә ачылып китә дисән. та 2 гын пошаманга кала, йөзе чытыла Менә тагын ишек тоткасына ба . рып тотынды. — Кайтырга кирәктер инде пнимаешь.. — Ни булды сиңа, гомер кыйланмаганны?! Теге кызын кереп ят - кандыр инде. Утыр, әйдә, - дип шелтәли-көлә Моратбакый аның бүре * ген салдырды — Әллә бер тотып куябызмы соң? .Минем бар монда, калганы, - Моратбакый, үрелеп, сәке астыннан кәгазь бөке тыгылган шешә тартып чыгарды йөрәк шаяра, йөрәк, дип Шамкаев өстәл янынарак шуышты Моратбакый кружкаларга бүлде, тәрәзә төбеннән каты кәгазьгә төрелгән ат ите алды, ишек артында тавыш биргән этләрен кертеп, аларга да өлеш чыгарды — Ат итенең файдасы турында күп язалар хәзер, диде Мо ратбакый — Хәзер генә аңладылармыни Бу галимнәр элек ип караган’’ — Алар бит әле күкәй алдан барлыкка килгәнме, тавыкмы икәнен дә кистереп әйтә алмыйлар Күкәй дияр идеи, аны тавык салыр га тиеш, тавык дияр идеи анысы күкәйдән чыга Шамкаев. электән калган гадәте буенча, бармагын наган итеп күтәрде — Тукта, тукта! Күкәйдән тавык чыкмый бит. үзең әйткәндәй, чеби чыгад ә ул чебинең әтәч булуы да мөмкин Әтәч инде тавыкны та ба да таба Ит кисәкләрен ялмап куйган талымсыз этләр ике картның җыр җыр көлешеп тә, авыз чәпелдәтә чәпелдәтә ашап та алуларына кызыгып, гамьнәрен онытып карап яттылар Катмый калган тәрәзә өлгесеннән ае инде тәбәнәкләнә барган күк чите күренә, бик авырлык белән туасы кышкы таңга ерак иде әле Моратбакый торып этләрен тышка чыгарып җибәрде Каравыл өе бер мәлгә бушап калгандай булды Тынлыкны бозарга җөрьәт итмичә хәтсез утырдылар Моратбакыйның сагыш белән куерган тавышы тын лыкны тагын да сагайта иде Яшибез, яшибез дә Кайтырга нде бит Шамкаевнын авыз эченнән мыгырданып борсалануын Моратбакый үзенчә аңлады, «шунда гына тарт», дип сүзен дәвам итте — Җирдән күпме алып, нинди расходлар чыгарып яшә-яшә дә.. Эзсез югал, имеш Алай гына булмас ул. Булмас... — Өйдән беркая чыгып йөрмим, дип мыгырданды Шамкаев. Нин дидер уен әйтергә дә, әйтмәскә дә курыккан шикелле кыбырсып утыра иде ул. — Йөрәк шаяра, андый чакта алдын да, артын да исәплисең икән Минем күңелдә йөргәнне әллә ничек, җайлы гына әйтеп салдың Дөнья куып, күп нәрсә күз угыннан читтә калган. Хәзер инде Минем яшьтә Төнгә керсәң, иртәгә уянырмын микән дип пнимаешь Теге вакытлар өчен кинә сакламадың син, Моратбакый Үч саклаган кеше дымлы урында үскән усак кебек эчтән бозыла дигәнең дә хәтердә.— Шамка ев кружканы алып ирененә тигезеп куйды — Бер тотынгач, бетерик ин де. Синең ничек соң йөрәк? Моратбакый ипи капкан авызындагы сүзләрне әүмәкәйләндереп — «Бүре йөрәк» Айтуган малае бит мин, дигән булды Шамкаев, җыерчыкларын тигезләргә теләгәндәй, маңгаен авыртты рыпавырттырып ышкый башлады — Гел әйтергә йөрдем, гел әйтергә дип. Өстәлең артында менә ризыгыңны ашап утырам Ничә тапкырлар калкынып карадым булма ды Бүген бит минем каравыл көне түгел. Игезәкләрең килде дә күңелне айкап киттеләр Күзләре чиста, пнимаешь, туры карасаң, үзеңдәге тапларны күрерлек Без дә шулай булдык микән? — Шамкаев йомар 1анган йодрыгын икенче учына алып кыса, әвәли башлады — Беләсең бит, гомер кызыктым мин председатель урынында калырга Нигә кирәк булгандыр, үз эшем дә менә дигән югыйсә, ә кызыктым — чукындыра сыңмыии аны’ Мәчетне кистерү дә... Ашыгып. Төнлә белән. Эш күрсә теп калам, имеш. Эләкте дә соң үземә актыктан.. Халыктан яшерен эшли башласак, безгә моннан соң ничек ышанырлар соң, диделәр. Аны бит халыкка яхшылап аңлатып эшләп була иде, диделәр Чак эләгеп калдым шул чакта.. Яркәев урынын алырга кызыга идем бит Эш күр сәтәм дип Хәзер дә бар ул андыйлар. ике кулын чумырып эшләрлек эше бар, ә үзе булдыра алмастаена кызыга, аяк чала башлый, бар андыйлар Теге чакта кулга алдырмый калды дип рәхмәтле булып йөрисең инде син. Дөресен әйткәндә... курыктым мин синнән, бер-бер нәрсә эшләп ташларсың дип курыктым. Авылдан китүең кирәк иде миңа Сәбәбе соңыннан, үзеннән-үзе килеп чыкты - Шамкаев кызыл тамырлы күзләрен күтәреп карады, тирән сулыш алды, авыз читләре сәер елмаюга охшап тартышып куйды — Шәрәфине үтерүдә гаебең юк бит синең, Моратбакый! Син нәрсә! Үтерүче син түгел — Акылыңдамы, картлач! — йодрыкларын йомарлаган Моратбакый, кычкырып, сикереп торырга итенде, ләкин кул-аяклары богаулагандай, урынында катып калды Тәнен хәлсезләндереп, кайнар дулкын йөгереп үтте Шамкаевның элеккеге көр тавышы үзенә кайткан иде инде. Син тыңлап бетер. Утка салырга дип Шәрәфине эзләп китүләрен белдем дә, үземнең инде өй янып бетеп бара, коткарырлыгы калмаган иде,— аны табып алып, самосуд ясамасыннар дип, ат белән ур манга чаптым Урманга кергәндә, инешнең текә ярында тамырлары белән генә эләгеп торган каен барые бит, шуның төбендә күреп алдым мин аны. Хәл җыеп утырамы-болаймы, мине искәреп алды да мүкәләп чигенә башлады. Туктата алмый калдым. Яр астына бәрелә-сугыла очты Әйләнгеч юлдан янына төшкәндә инде җан биргән иде Сынып беткән гәүдәсен, сөзәк җир сайлап, көчкә күтәреп мендем Ул арада аны эзли чыккан авылдашлар килеп чыкты Иләмән картның өен тен теп кайтышлары икән, Шәрәфи аңа туган тиешле иде бит Иләмән картны да иярткәннәр. Шул. Мин ничек аңлатырга белми торганда, кемдер синен камчыны габып алды. «Айтуган бай малае эшләгән мч ны!>—дип кычкырып җибәрделәр Ә мин дәшмәдем. Шул чакта дөре сен әйтсәм, миннән шикләнерләр, мине гаепләрләр дип курыктым Шә рәфине син үтермәдек, Моратбакый Бу хикәятнең соцы җиткәнне хәлсез бер сабырлык белән тынлап утырган Моратбакый күзгә күренеп иелә, бөкерәя барды Бөтен язмы шык үзгәртеп җибәргән ул фаҗигалы көнне кайта кайта башыннан үткәреп, мең мәртәбәләр ачыну, әрнү кичергән иде бит ул Шул үкенеч не авыр таш итеп, гомер буе күтәреп йөрергә күнеккән, ана инде тәмам ияләшкән иде һич көтмәгәндә ул ташны менә кубарып алдылар Кот очкыч бушлык урынына хәзер яңа үкенеч, элеккесеннән дә авыррак «Зарима дөресен белмичә китеп барды » Күңеленнән кычкырса да, Моратбакыйның тавышы пышылдап кына чыкты — Нигә сөйләдең син моны.. Эчеңдә калсын иде Сон бнг инде, сон... — Минем дә бит., китәсе бар туфрагым авыр булмасын дип — Кирәкми иде.— Моратбакый утны калкытыбрак куйды, морҗа! а кулын куеп карады, ишекне дә тартыбрак япты Шул вакыт тышта, бик якында гына сузып улаган тавыш ишетелде Бүре булып улаган карт эт тавышын таныды Моратбакый Кызганыч та. афәтле дә иде бәгырьне телеп ала торган бу тавыш. Карт этнең йоклаган чагында да күзләрен йомып бетермичә, нидер көтеп, сизенеп яткан мәкерен яңа аңлады Моратбакый. Үрелеп стенадагы мылтыкны алды, изелеп, тораташ ка лып утырган Шамкаевның күзләрендә: «Нишләргә уйлыйсын тагын, картлык көнендә?» дигән сискәнүле сорауга җавап итеп Үлем чакыра ул бүре булып улаган эт,— дип. ишекне тибеп ач ты. арт аякларына утырып, күккә карап улаган эткә төбәп тә тормыйча атып җибәрде. Берни анышмый калган яшь эт. үз тавышыннан буы лып. тынсыз ауган карт эт янына килеп, чиный чиный тирәсендә әйлэ нергә, иснәнергә тотынды. /Хуҗасы килә башлагач, куркып, әллә кая гына юкка да чыкты Моратбакый этнең үле гәүдәсен койма кырыена рак сөйрәп китерде дә кар белән күмә башлады Суынып та җитмәгән гәүдәсен сыйпыйсыйпый күмде — Менә бит, уйламаганда, кайнарлык белән, ничек килеп чыкты Рәнҗеп китмә инде Ничә еллар бергә Картайган идең, интегеп яши идең рәнҗемә "Көчле илең заманында, ә көчлеләр картаюны авыр кичерә... Кеше дә шулай Рәнҗеп китмә Бәләкәй генә кар тавы үсеп чыкты. Моратбакый аның каршында башын иеп бераз торды да. исенә килеп, артына борылды Шамкаев кай арада китеп өлгергән сон әле, еракта тимер капканың шалтырап ябылганы ишетелде. Моратбакыйның аны куып җитеп. — Син моны беркемгә дә сөйләмә, Шәймөхәммәт абзый, эчендә калсын,—дип әйтәсе килде Җитешә алмам дип ул уеннан кире кайт ты. Нигә җитешә алмый — тәгаен генә үзе дә ачыклап тормады «За рима дөресен белми китеп барды ашыгырга кирәк» — дип уйлады у i Кая ашыгырга икәнен үзе дә уйлап бетермәде Кырт борылып, ул көрт баскан койма аша салынган сукмагына таба китте Җаны кая дыр ашыга, алгысыта иде аны Тиз генә өйгә кайтып килергә, игезәк оныклары Азат белән Айдарны уятырга кирәк Аларга бик күптән ии де өнендә күргән төшен сөйлисе бар аның Үзең өчен тормышта иң га зиз, иң бәхетле көнең булырга тиеш Кешене шул яшәтә, кайгылардан, шатлыклардан шул аралап ала икән. Әйтәсе сүзе бар аның оныклары на. Тизрәк кайтып җитәсе дә. Карчыгын да уятыр «Ни булды, әллә ут чыкканмы'» дип, сискәнеп тора ул төн уртасында уятсаң, уттан курка Шуның өчен йомшак кына дәшеп уятыр ул аны Җырла әле. карчык, теге җырыңны дияр Балалар да тыңласын, моңын сеңдереп калсалар, туган җирне онытмаслар, бездән бәхетлерәк булып, кешеләр күзенә туры карап яшәрләр, дияр Кем инде төн уртасында торып җырлап утырсын, ди. Кичә иде аның вакыты, кичә Кайтарып булса икән үткән вакытларны. Үкенер өчен генә яшәләме соң әллә бу җирдә? Ашыгылган. шатлык килгәндә иркенләп шатланылмаган. кайгы килгәндә бушаганчы кайгырылмаган - ашыгылган. Сонга калганыңны белер өчен шулай кирәктер дә ул Барысына да син өлгерсәң, артыңнан килгәннәргә ни калыр/иде? Менә бит. менә, кичә генә игезәкләр белән өчәүләп төшкән эзләре суынырга да өлгермәгән әле Их. шуларга кушылып, кар атыша-атыша бер уйныйсы калган икән. Әнә. кул сузымы гына арада авыл Әнә таулар Еракта каралҗым урман. Юллар бара микән анда хәзер.. Бу таулар, бу урманнар мин булмасам да гел шулай калыр микән-’ Кар шыгырдавын ишетеп, ул артына борылды Юк. беркем дә юк иде. Күзенә сүрән яктылык төште Каравыл өенең ишеге төбенә кадәр ачык калган икән. Эчтә сукыр ут яна Моратбакый килгән эзеннән кире китте Сүндерергә оныткан Сүндерергә Тизрәк, тизрәк, тизрәк, дип ашыктырды аны кар шыгырдавы Кинәт., күкрәк турысыннан күкрәү үтте Карлы кырлар, ерак ур ман. йолдызлы күк тетрәп бер убылып алды. Күкрәк читлегендә гомер буена үзен сиздерми яткан кош уянып, хәтәр көч белән бәргәләнә иде Якынлашкан саен, каравыл өе бәләкәйләнә бара, бәләкәйләнә ба |.а - Моратбакый якты төшкән ишектән сыеп керә алмасын аңлады да. утны сүндерергә теләп, кулларын алга сузды. Күкрәк читлегендәге кош канатларын турайтып киерелә башлады Җирдә бер генә кат яшәүнең кадерен, бүтән инде мәңге кабатланмасын әле генә аңлаган Моратбакый, үзенә соңгы юаныч итеп бирелгән, бөтен гомере сыйган актык минутында әле бүген генә төшендә чакырган таныш тавышны янәдән ишетте — Моратбакый! Инде тавышның иясе дә күренә дигән мизгелдә дулкын булып өскә ябырылып килгән урман ике араны бүлде.. Тарсынып, күкрәк читлеген аерып чыккан кошны күк иелеп үзенә алды.