Логотип Казан Утлары
Хикәя

СУСАУ 

 

Журналист дустым истәлегенә у шәһәр урамнары буйлап, дөнья куудан тәмам арып, көннәремнең эчпошыргыч бертөрлелегеннән гарык булып, боегып, ничәмә-ничә тапкырлар үтел гән иде инде Ямьле итеп дөнья көтәргә нәрсәм житми сон? — дип сорый идем мин үзүземнән Бөтен нәрсәм дә җитү кебек квартирам да әйбәт эшем дә, хәтта гаиләм дә Нигә соң минем 6} шәһәргә беренче килгән чакларымдагы кебек рә хәтләнеп көлгәнем дә, дуслар белән күңел ачып утырганым да юк? Нәрсәмне югалттым мин? Дусларымнымы? Яшьлек хыялларымнымы? Мин инде хорафатларга да ышана башлаган идем бугай Әллә инде минем күңел салкыныннан менә ничә ел жәй лэрнек дә рәтле килгәне булмады я тоташ салкын яңгырлар яуды, я бетең дөньяны эссе көйдерде Табигать гүя минем белән бергә авырый иде Урманнарга, кырларга, болыннарга чыксам, кошлар танышын ишс тә алмадым, яшь чагында жыеп йөргән чәчәкләр патшасы мәхәббәт гөлләрен дә очрата алмадым Болар барысы да күңелемдәге изге уй теләкләрне сүндерә барганым өчен, яшьлек антларыбызга хыянәт ит канем өчен җәзадыр, дип уйлый-уйлый газапларда яна-көя идем Тормышымдагы менә бу көтелмәгән борылыш тәэсирендә ахры, үзем дә сизмәстән, бу шәһәргә беренче тапкыр килеп яши башлаган тулай торак янына барып чыкканмын Тәрәзәләрдән дәртле җырлар шат көлүләр, гармун, гитара тавышлары һаман шулай түгелә икән бит Минем дә бар иде бит тулай торакта яшәгән ирекле чакларым Ун ел гомерем шунда үтсә дә, әле һаман да туйдырмаган икән ул Әйтеп бетергесез хыялый, кызык фикерле яшьләрнең романтика тулы шау шулары миңа бүген бик бик кадерле булып тоелды һәм мине әллә нинди үкенечле сагыну биләп алды Күпме тыңласам да, тыңлап туй мае кебек моңсуланып, йорт каршындагы эскәмиягә барып утырдым Менә хәзер Без яшәгән бүлмә балконының ишеге ачылыр да аннан ак күлмәкле егет күренер Менә ул елмаеп килеп чыгар да ерактан ук Ннхәлләрегез бар? Барыгыз да бәхетлеме? дип шарран ярып исәнләшер сыман Ә нигә, бәлки мин моңарчы бик озакка сузылган төш кенә күргән мендер дә, бүген генә, әле хәзер генә уянганмындыр Балконда басып торган ак күлмәкле егеткә мин хыялым аша эндәшәм Ерак та ул мина якын да Ишетә дә ул мине, ишетми дә Шушы тулай торакта кайчандыр без аның белән бергә яшәгән идек Ә беренче мәртәбә моннан егерме ел элек нефть шәһәрләренең берсендә танышкан идек Бервакыт мин утырган редакция бүлмәсенә, туптай тәгәрәп, әле сол Дат формасын да салырга өлгермәгән яшь бер егет килеп керде Кер Де дә - Шаулап үсеп килүче нефть якларының беренче номерлы роман тнгы Әсгать Тимершин1 дип елмаеп таныштырды ул үзе белән Бер урында гына басып тора алмыйча, бүлмәне яшәү рухы бөркеп торган дәртле сүзләр, тынгысыз кул һәм гәүдә хәрәкәтләре белән тутырды Яшь чагым булса да, миңа нәкъ аңардагы терелек, жанлылык җитешеп бетми иде Башка көннәрне дә ул — һей, нишләп бүлмәдә күксеп ятасыз Әйдәгез, мин сезне нефть промыселларына алып чыгам Анда нинди гажәп кешеләр эшләвен күреп берәр нәрсә язарсыз Әйдәгез, әйдә, «бобик» капка төбендә! — дия- дия безне объектларга алып чыгып китә иде. Күп тә үтмәде, без күптәнге танышлар, хәтта туганнар сыман, бик тиз дуслашып та киттек Без икәү бергә булганда әллә нинди диңгезләрне кичә алырбыз, әллә нинди тауларны күчерә алырбыз сыман иде. Редакциягә беренче килгән көнне үк мәкалә алып килгән иде ул. Гап-гади нәрсәләр турында да. башкаларга охшатмыйча, газета стан дартларыннан читкә чыгып, рухланып язган иде Бастырып та чыгардык Әмма Әсгать халык арасында йөргән «газетага шыттырыбрак язсаң да бата ул», дигән сүзләргә ышанган булган, күрәсең, мәкаләсендә фактларны бераз исбат итеп булмый торганча күпертебрәк жибәргән булып чыкты. Алай яра.маганлыгын раслап, шунда ук мәкаләсенә шикаять тә килеп керде Тикшермичә, авторга ышанып бастырганым өчен, (ул фактлар дөрес иде, ләкин без исбатлый гына алмый идек) мине җыелышка куеп бик каты пешерделәр һәм шелтә дә чәпәделәр. Аңа ышануыма бик каты үкендем. Әмма ни гаҗәп! Шуңа да карамастан, әллә нишләп Әсгатьне үз итү хисләрем әз генә дә сүрелмәде. Киресенчә, бу хәл безне тагын да якынайтып җибәрде шикелле — Әсгать, кара әле, малай,— дидем мин аңа,— синең бит ашкынуын түгелеп тора, яз син, яз! Тик менә фактлар белән генә саграк бул, яме. Ул үзенең әдәбият дөньясына омтылуын да сиздерде. Ашкынуына, хыялларына, ялкынына караганда бу эштә ул берәр нәрсәгә ирешергә тиеш иде һәм без аның белән дистәләгән бүлекләрдән торган план-йөкләмә төзеп, шуңа икебез дә кул куеп, үтәргә антлар итештек «Эчмәскә, тартмаска, Сервантестан һәм Шекспирдан алып бүгенге дөнья һәм совет классикасына хәтле йөзләрчә том әдәби китаплар укып чыгарга, туган телне ныклап өйрәнергә, өйләнгәндә бер-беребез белән киңәшеп өйләнергә» дигән кебегрәк пунктлар да бар иде анда Көтмәгәндә ул «муеннан» гашыйк булды һәм рөхсәтсез-нисез өйләнеп тә ташлады Әмма хатыны Рәсимә Әсгать хыялланган кеше булып чыкмады Ул егетнең романтик канатларын әкренләп кенә йолыкка- тарга кереште Күбрәк акча эшләвен, тизрәк квартира алуын, эштән соң төп-төгәл сәгате-минуты белән өйгә кайтуын таләп итте. Бу Әсгать өчен, әлбәттә, үзе теләп алган әсирлек иде. Озак та үтмәде, аларның мәхәббәт чәчәкләрен кырау сукты. Хатыны белән аерылышкан көнне ул, икенче тапкыр безнең антны бозып, бик каты эчкән иде. Әсгатьнең йөрәк авыруы кузгалды. Аны больницага салдылар Мин аның янына бардым Әмма кая ди ул элеккечә кайнарланып сөйләшүләр?! Без бер-беребездән әллә ничек сәер ерагайган идек Тормыш дулкыннары безнең икебезне ике якка ташлады. Мин Казанга күченеп киттем Ә ул каядыр башка җиргә бугай Гомумән, антны бозганнан соң минем аңа карата күңелем сүрелеп, җанда әчкелтем бер юшкын утырып калды... Еллар, үзенекен итеп, ул юшкыннарны юдылар, ахры. Ничектер, без берберебезне юксынып яшәгәнбез икән. Мин моны дүрт ел чамасы күрешми торганнан соң, ниһаять, нәкъ менә шушы яңа шәһәр төзелеш ләрендә кабат очрашкач аңладым. бирегә мине хат язып ул үзе чакырып китерде Әсгать рөхсәтеннән башка (һәм кая инде ул ата-ана хәер-фатнхасын алулар?’) өйләнгән белми идем Ул инде иҗат серләрен минем белән бүлешми иде «Ник язмыйсын, язарга кирәк сиңа!» — дип мин аны бик каты боргычлый ♦ идем. Шул чакларда әллә аның, әллә минем гаебем белән, арадан сал- * кын жилләр искәли иде. Ул минем тәнкыйтьне аеруча күтәрә алмый 3 иде «Син — диктатор», дия иде мина Шулай дисә дә. мин ана бөтен u жаным тәнем белән омтыла идем Ул да икенче очрашуга хәтле кү ф нелендә кер сакламый, урамның кайсы гына чатында очратсаң да. ка- , лын иреннәрен мул җәеп, тагын рәхәтләнеп елмаеп күрешә Бары тик = аның белән сөйләшкәндә генә рухым көндәлек ыбыр чыбырыннан арынып, өскәрәк, биеккәрәк күтәрелә, күңелем иркен бер зәңгәр диңгез * встенә чыккан акчарлак шикелле очына, материаль бәйлелекләрдән •- котыла, яшәешнең фәлсәфи диңгезләрен айкап тибрәнә, иң көчле, ин дәртле, ин илаһи яшьлек вакытларым кире әйләнеп кайткандай була о иде " .. Беренче романтик учак урыннарына биек-биек йортлар калка торды. Ул учаклар кимегән саен, кешеләр үзгәрә бардылар Төзелешнең < тәүге романтикларыннан берсе — Убаренко, эшчеләрнең баракларда, s будкаларда яшәп ятуларын күрә торып, ире белән икесенә биш бүлмәле « квартира алып, бозау чаклы эт асрый башлады Менә шунда инде яна а. шәһәрдә башкачарак, иркенрәк, биегрәк рухта яшәргә дип хыялланып килгәннәр рәнҗеделәр Тормыш монда да тормыш булып калырга тиеш булды. Кемнәргәдер ияреп килгән көнләшү, бер-береннән арттырып баерга тырышу микробларына каршы торырлык вакциналар монда да җитәрлек булып чыкмады ...Ул вакциналарны үз гаиләмә хәтта мин дә таба алмаганмын икән... һәм, ниһаять, беренче көннәрнең асыл романтикасы, кызыл китапка кертелгән сирәк очрый торган җанвар сыман, гүя Әсгать бүлмәсендә, гүя бары тик аның йөрәгендә генә сакланып калган да менә хәзер ул аны тарлавыкка куалап кертүчеләрдән харап иттермәү өчен, жаен белмичә, җан-фәрманга тартыша иде Тормыш кырыслыгы шуны да күпсенде Әсгать сакларга тырышкан беренче учак истәлекләрен азмы-күпме сагынып яшәүчеләр, үзләре үк шул учаклы яшьлекләренең кумиры итәрлек егеткә нинди таш атканнарын да чамаламыйча, аның кемнәрдер алдында баш имичә горур яшәргә тырышуын тормышка җиңел караш диделәр, бар тапканын дус лары белән бүлешүен (кызы-ык!) дөнья рәтен белмәү дип гаепләп сөй ләделәр Бу шәһәрдә беренче төнне кем куышында уздырганын онытып, минем сөекле Тәзбирәм дә рәхәтләнеп шуларга кушылгалый иде Менә бер заман төрлечә материал табып дачалар төзү, төрле дәрәҗәдә, төрле күләмдә, төрле юллар белән байлык бүлешүләр китте Ни заглары редакциягә төрле сигналлар булып ява башлады Ә икенче яктан барыбер тазара барырга тиешле тормышның көчле саф дулкыны бәрә иде Бу хәлләр Вафичны җитмешкә төрләнергә мәҗбүр итә иде Әсгать, хатлар бүлеге мөдире буларак, ул низаглы сигналларны намуслы рәвештә җентекләп тикшерә, җеп очын таба, эшне ахырына кадәр җиткерә, җәзасын бирдертә иде Әмма аның күңелен вакыт вакыт бик боектыра торган бер читен як бар иде Вафич аның тәнкыйть мәка ләсенең стиленә, грамматик хаталарына бәйләнә, материалларын брак ка чыгара башлады Көймәгә су керде. ...Еллар тавына менә-менә үткәннәргә борылып карыйм Үзәкләр өзелеп китә. Эх, сез, Бакыр Маңгай дия дия каләмнәр сындырган Әс гатьнең дуслары, кайларда сез хәзер?! Сез үзегез дә сынаттыгыз түгел ме соң? ,Т|Ормышның кырыс таләбе булып, уңай һәм кире зарядларны туплап, яшенле бушануларны үзе аша бары тик гадел итеп кенә уздырырга тиешле редактор белән ник сез бер генә мәртәбә булса да каләм- кылычларыгызны кыныннан чыгарып сөйләшә алмадыгыз? һәрберегез үзегезне эчтән генә мин Тургенев, мин Толстой, мин Чеховлар дип хис иткән сабырсыз иҗатчылар, кайда соң сезнең бөек әсәрләрегез? Ннш I >п берегезнең дә исемнәре бүгенге иҗат мәйданнарында күзгә чалын мый? Әдәби әсәр түгел, ялкынлы мәкаләне дә салкын йөрәк белән генә язып булмый. ' Газета ашкынулы холыкларны үзенә сыйдыра, туплый торган иң кызыклы урын, тормышны матурайту өчен дөньяның күбрәк уңай якларын калку итеп күрсәтергә, кешеләрне шул яхшылыкка ияртергә ты рышучы иң гадел урын буларак, нәкъ менә Әсгатьнең характерына бик нык туры килгәнен сез барыгыз да яхшы белә идегез Редакция оешкан чакта кешеләр җитешмәгәндә эшкә алынган Әсгатьнең сезнең ярдәмгә бик мохтаҗлыгын да аңлый идегез Ник ярдәм итмәдегез? Ә мин үзем ник ярдәм итмәдем? Батырып эшләп китә алмавын Әсгать үзе дә сизенә, борчыла, иптәшләре каршында җиңелеп калуны, эштән чыгарылуны ул иң авыр хурлыкка санын иде Шулай булуына карамастан, ул утның уртасына ташланды Шул ук заводтан, урлашуны фаш итүне үтенеп, бу юлы инде коллектив жалоба килә. Әсгать хатны күтәреп редакторга керә. Ут белән су йөзгә йөз бәрелешә. — Менә эшчеләр таләп итәләр, бу эшне нәкъ менә без тикшереп газетада фаш итәргә тиешбез — Безнең моннан мөһимрәк эшләребез дә күп, — ди редактор. Әсгать җир шары өслегенең күпчелек өлеше судан торганлыгын онытып җибәрә. - Мин моны югарыга язачакмын! Юк, югарыга язып маташма, энем. Лучше син үз теләгең белән эштән китү турында гариза гына язып керт! — ди Вафич Мин инДе ул чагында аерым квартирада яши идем. Әсгать белән очрашулар сирәгәйгән иде Белми дә, сизми дә калдык, икенче көнне үк Вафич аны эштән чы гарган иде. Сизми дигән булам .. Сиздс-ек. Ләкин дәшмәдек Ә бит эшләр яңадан бөтенләй башка якка борылып китте Соңыннан гына аһ-уһ килешкән булдык. Еллар тавыннан ул якларга борылып караганда нигә соң мин аны шулай сагынам, нигә мин аны шулай юксынам дип, сәбәпләрен ачыкларга тырышып, ул чаклардагы көндәлекләремне дә актарып утырга ным булды Бс.з фәрештәләр булмаганбыз. Дөресрәге, мин фәрештә булмаган мын... Әйе, башта без дуслыкны гел мөкиббән татулыктан гына, бер-бере ңә гел яхшылыктан гына торадыр дип уйлый идек. Ә ул алай булып чыкмады Хәзер башымны селкеп хәйран калып утырам Әйе, дуслык та, хәтта дуслык та нәкъ мәхәббәт сыман ук, үзара көрәштән тора икән. Ә шулай да кара якларның берсе дә күңелдә уелып калмаган Әсгать хыялымда я гел кояшлы салават күперендә басып тора, я нур- 1Ы чәчәкле аланнарда йөри, я карурман буйлап җырлап уза. көлә, шаяра Ни өчен алай? Шат күңелле булгангамы? Ак халатлы яшь, чибәр кибетче кызлар янына ул шар ярып, кулы белән үбү ишарәсе ясап, килеп керер иде дә Карама, сандугач, үлчәвеңнең угына, миңа кара Миңа кара да өстә елмаюыңны, теләсә нинди җитмәгәнне, гөнаһларны басар.- ДИП җибәрер иде Хәзер ул кызларга бик күңелсездер инде Майны мул салып, телеңне йотарлык тәмле итеп бәрәңге кыздырыр ндс дә, бетен күрше-тирә бүлмәләрдәге егетләрне чакырып, табынына утыртыр иде Уен көлке сибелер иде Бервакыт кемдер — Әсгать, син нишләп квартира алмыйсың? Сиңа бирәләр инде аны.-диде Әсгать, авызын зур ачып, күңелне кытыклый торган итеп итте ♦ — һи-и, егетләр, ни пычагыма кирәк ул ялгыз кешегә квартира * Шулай, малайлар, мин бервакыт Себердә яшәгәндә квартира алган 5 идем Шулкадәр күңелсез булды ялгызыма яшәве, чыдый алмыйча бик v каты эчә башладым бит Бер тапкыр айныткычка барып эләктем Ка ф рыйм. малай, минем квартирага караганда айныткычта күңелле Шуи- _ нан таптым җаен, аз гына салган булам да, барып кагам айныткыч = ишеген Әй, дуслар, дим, кертегез әле, дим. ялгызыма өйдә күңелсез ч дим Ачалар, кертәләр Мин үземнең теге таныш ятагымны эзләп табам, * сон айныткыч хуҗалары белән дуслашып беттек инде. әйдә, әйдә, түр- н дән уз дип кенә каршы алалар, әйе, эзләп табам да анда әбизәтелне, 2 нишләптер чит кеше яткан булыр иде, мин аны өстерәп төшерәм, ай J ныткыч хуҗалары чөнки үзебезнеке, төшерәм дә менеп ятам Менә = ичмаса күңелле' Катыда дуслар белән рәхәтләнеп йоклап китә идем . ' Малайлар ышанырга да, ышанмаска да белмичә, тынлап утыралар 5 иде дә, Әсгать шар ярып көлеп җибәргәч кенә, чыдый алмыйча, эчләрен « тотып көләләр иде. * Ул әллә нинди иде?! Бервакыт без аның белән автовокзал аша ба х зарга үтеп барабыз — Слушай, әллә кая китә минем акча Зарплатага хәтле ике өч көн буе дуслардан алып тора башладым Менә соңгы биш тәңкә ба рые әле. Әйдә әле бер чүәк алып киик,— ди Шулчак автовокзал киоскысы төбендә бер апаның елап торганын күреп алды бу. — Ни булды, апа? Ник елыйсың? — диде Әсгать, үз анасына дәш кәйдәй хәленә кереп. — Менә әйберләремне урлаттым, балалар Акчаларым да шунда ндс Хәзер авылга кайтырга автобус та утыртмый Нишләргә дә бел гәп юк — Мә, апа. елама Үкенсәң дә, еласаң да үткән эш кире кайтмас, дип Әсгать теге биш сумны чыгарып аңа сузды — Ә ничек кайтарырмын, балам? Кем буласын соң син? Безнең авыл кешесенә охшамагансың бит — Ал, апа, ал! — дип Әсгать акчасын ирексезләп апаның алдына куел китте — И, рәхмәт, балам, рәхмәт, адресың ничек соң, балам Китерер мен,- дип калды әлеге апа — Җан ышыгы, җан тынычлыгы телә, апа! дип кычкырды Әсга гем ерактан көлемсерәп Алалы-колалы ямьсез бер ноябрь көнендә күңелем алдан ук нидер сизенеп, нигәдер бик борчылып, үз-үземә урын таба алмыйча, мин аның фатирына ашыктым. Моңарчы беркайчан да беркем белән дә уртак лашмаган уйларым борчый иде. Ул мине болай тиргәр сыман тоелды беренче мәкаләмне бастырып үсендерүче кем иде? Син! Ачы да. татлы да иҗат дөньясына кем алып керде? Син! Алсу хыялларга батып, кем белән бергәләп ант планнар кордык? Синен белән! Ә ахыры нинди кыз ганыч төгәлләнде Син минем яшьлегемне ялгыш юлдан юнәлттең, енн гаепле минем бу хәлемә, син!! Әмма ул, бар дөньяга битараф кеше сыман, караватында ята Мин аны шундый боеккан хәлендә беренче тапкыр күрүем иде Аңарда гүя ниндидер бер эчке ут сүнгән иде Квартирасы да тулай торак бүлмәсе сыман яшьлек рухы бөркеми, ул иркен дә. якты да түгел әллә ничек. өрәкләр уйнаган шикелле шомлы, караңгы, күңелсез иде. Кая аның горурият тулы кыяфәт белән «Үлсәм, үләм, әмма идеалымны шарманкага алыштырмыйм!» — дигән чаклары?! — Нигә мин болай бәхетсез инде, Фәрһад, ә? Берәүгә дә зыян ки термәдем бит Гел яхшылык кына эшләргә тырышып йөрдем,—дип башлады ул койкада яткан килеш.— Нигә болай бу? Кая талпынабыз’ Барысы да файдасыз бит! Аһ, бәхетсез мин, бәхетсез. Тәки Рәсимәгә өйләнеп харап булдым... Эше турында зарланыр инде бу дигән идем. Ә ул әнә Каф тавы артында калып, әллә кайчан онытылып беткән Рәсимә турында сүз башлады Аның характерына хас булмаганча, зарланудан башлады Мин аның нәрсәнедер әйтеп бетермәвен шәйләп, сүзсез калдым — Ха тып-кыз тудыра, хатын-кыз үтерә бит безне, Фәрһад. Ул кеше итә. ул юк итә. Ул шедеврлар да яздыра, ул безне бөтенләй юлдан да яздыра Соңгы елларны мин бит тыштан гына көлеп йөрдем. Эчемне мәңгелек үкенеч уты көйдерде. Мин бит Рәсимәгә, беренче мәхәббәтем Рухиямне читкә кагып, ниндидер бер тиле юләрлек белән генә өйләнгән идем Рухия хәзер шушы шәһәрдә яши, исерек бер шоферда Ике баласы бар Минем бит дөньяны матурайтасым, яктыртасым килеп төннәр буе язу- 1арым да шул Рухиям өчен иде бит. Ул укыр, белер дә. яныма бер китеп чыкмый калмас дип өметләндем. Минем аз гына да җан тынычлыгы габа алганым булмады Аз гына да! Күңелемне мин шар ачык тотыл яшәргә тырыштым. Ләкин алай яшәве дә бик авыр бит бу дөньяда Җнтешсезлекләремне эләктереп алып, гаепләргә генә тордылар Үзен беләсең, «буш мичкә кебек йөри шунда дыңгырдап» диючеләр дә аз булмады Тирә-ягымда кемнәр ни сөйләгәнен сизми бу дип уйладыңмы »ллә син?! Син мине аз язуым өчен әрли идең. Ләкин әсәр язып та, лларны дөньяга чыгару өчен нинди ныклык кирәклеген син үзең да татыган кеше бит, Фәрһад, беләсең.— Ул кинәт урыныннан торып, юл йөреп кыршылып беткән чемоданын карават астыннан тартып чыгарды, аннан папкалар, калын-калын дәфтәрләр бушата башлады — Менә минем соңгы биш елда иҗат иткәннәрем Син боларны белмисең әле. Миңа тагын да ныклап эшлисе иде. Әмма өстәл артына кадакланып утырырга күңел утырып җитмәгән иде. Мин, бөтен дөньяны йөрәгемә сыйдырасым килеп, гаҗәеп тормыш тәэсирләрен комсызланып эчтем дә эчтем. Ә менә болары синең миңа язган хатларың. Өйләнгәнче язган хатларың Син ул хатларыңда шундый матур олы җанлы кеше идеи. Бәллүр романтик идең бит син дә. ...Әмма син үзең дә бөтен талантыңны, бөтен яшьлегеңне ныграк харап иттең. Мә, ал хатларыңны, алар миңа башка кирәкмиләр инде. Минем иң күрә алмаган кешеләрем—һа ман байлыкка омтылучылар. Аксакалыбыз керәшен Кәли әйтмешли, бу дөньяда бөтен ызгышталаш артык байлыкка омтылудан башлана Артык байлыкка омтылу кешегә мәңге бетмәс вөҗдан газаплары китерә.— Идән уртасына басып ул элекке горур һәм таза кыяфәтенә кереп сөйли иде. Мин тормышта сынатканымны, чын дуслык хисенә ахыргача тугры булып кала алмаганымны бары тик шунда гына аңладым . Ләкин инде берни дә эшли алмый идем. Күңелне шом басты Өйгә кайт кач, Әсгатькә ничек ярдәм итү турында хатын белән дә киңәшеп кара дым Ләкин аның әз генә дә исе китмәде. — Әллә нинди кирәкмәс кешеләр турында кайгыртып үлдең инде,— диде Мин ике-өч көн буена аның турында уйланып йөрдем. Аны каядыр эшкә урнаштырасы иде бит. Ләкин мин көчсез, ихтыярсыз булып чык тым. бер әмәлен дә таба алмадым. Ә дүртенче көнне тетрәндергеч хәбәр китерделәр. Йөрәге! „Тулай торак балконындагы ак күлмәкле егет мина таба борылды Юк бу Әсгать түгел, бу ул түгел иде Үзәкләрем өзелеп, айнып кит тем Аны СОҢГЫ юлга озатканга инде ничә еллар үткән Кара, ничек сон ,iae бу дөнья Әсгатьсез, аңлыйсызмы, Әсгатьсез яши ала? Бу башка сыймый, бу бит һич мөмкин түгел . Ул тормыштан җиңелүче булып китмәде Ул чакны озак та үтмәде. тарихны сөйли дә алмаган булыр идем. ..Тулай торак балконында теге ак күлмәкле егет юк иде инде Әм ча анда кояш төшкән Июль кояшы, чын. таза, рәхәт кояш' Тәрәзәләр дән гитара тавышлары, яшьлек куәте ташып торган җырлар яңгырады Күңелне үзәк өзгеч нечкә тойгылар телгәләде Юк, мин яшьлегем бе лән, яшь шәһәрнең романтик чоры белән, Әсгать белән араларны бө тенләй өзеп бетермәгәнмен ич әле! Мин болай гына, гади генә сүнеп кала алмыйм Әсгатьнең адашулы, ялгышулы, хаталы, әмма җәүһәр кебек ялтырап торган тормыш юлы чине яңа көрәшләргә, кояшлы яңа юлларга чакыра Юк, мин болай гына сүнеп, сүрелеп кала алмыйм. Тиеш түгел’ Кирәк булса, мин яңадан тагын бер кеше гомере яшәрмен, соңгы сулышы ма хәтле антыбызны яңабаштан үтәп чыгар өчен көрәшәчәкмен Мин. үткәнем белән яңадан кавышып, урынымнан кузгалам Әйе, ул бар иде Ул әле хәзер дә бөтен җирдә җыр уятып, яшьлек сарайлары -тулай тораклар буйлап йөридер сыман Әмма бу шәһәр дә ту гел Ул башка җирдә, башка зур төзелешләрдә Инде мин дә тынычландым, үз юлын, үз агымын тапкан бу иске тор кышым белән канәгатьләнеп кала алмыйм Бүтән Әсгатьләр инде күптән яңа төзелешләрдә Мин дә иртәгә юлга кузгалам Мин анда, һичшиксез, яңа Әсгатьләрне очратачакмын