Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОКЛАНУ СӘЛӘТЕ

Кешеләр үзләренең гаҗәпләнү, соклану сәләтләрен беркайчан да җуймаска тиешләр. Язучы Эдуард Касыймов повестьлары *, андагы геройлар, язмышлар турында уйланганда, күңел ирексеэдән әнә шул фикергә килә Әйе, Э. Касыймов көчле кешеләр, соклангыч кешеләр турында күбрәк яза Аның геройларының язмышы легендага тартым- рак. Язучының үз геройларына мөнәсәбәтенә соклану, романтизм хас. Әсәрләрдә романтик кайнарлык, геройны бүтән персонажлар арасыннан аерыбрак, күтәребрәк куярга теләү сизелә. Көчле кешеләр.. Кемнәр соң алар? Нинди кешеләр? Табигать тарафыннан рәнҗетелгән Абдулламы? Әллә сабыйларча ыша- нучан һәм самими күңелле профессор Одинцовмы? Бәлки, «Ады-Ады» кушаматлы телсез Гыйлаҗдыр? Яисә алданган кыз Әлбинәме?.. Болар һич тә без күз алдына китергән һәм тормышта күреп күнеккән көчле кешеләргә охшамаган ич. Әмма повестьларны укып, алардагы вакыйгаларны күңелең аша кичергәннән соң, язучының үз геройларына карата булган җылы мөнәсәбәте әкренләп сиңа да күчә, уйларың үзгәрә. Әйе, алар көчле. Чөнки алар бервакытта да үзләрен ялгыз хис итмиләр Юк, аларның авыр минутларда ярдәмгә килерлек күңелдәшләре, тугры дуслары булуда гына да түгел хикмәт, Авыр минутларда алар иң элек үз күңелләренә таяналар Иң мөһиме — ул күңелләр өмет уты белән яктыртылганнар, кешегә, кешенең яхшылыгына ышаныч, бетмәстөкәнмәс ышаныч белән сугарылганнар Шул ышаныч аларны көчле итә. Көчле кеше ул — җиңелүне белмәүче кеше дигән сүз түгел әле, Җиңелгәннән соң торып китә алган кеше көчле. Җиңелгәнне күтәреп торгызмыйлар, ул һәрвакыт үзе тора, үз күңеленә таянып тора. Менә шул вакытта сынала да инде. Аның әнә шул вакытта нинди көчкә ия булуы ачыклана... Әйдәгез, карыйк әле: Э. Ка- сыймоа геройлары мондый сынауларны ничек үтәләр соң? «Кояш көн дә чыга»—язучының беренче повесте. Биредә кешене табигать сыный. Әсәр үзәгендә тумыштан сукыр Абдулла образы. Тормышның күп Шатлыкларыннан. ләззәтләреннән мәхрүм ителгән бу геройның күңеле матурлыгына, байлыгына сокланмый мөмкин түгел. Ул —гадел, эчкерсез, матурлыкны, игелекне бик сизгер тоючы кеше Бик күп җырлар, әки- ,тяәр. риваятьләр белүче, шулар кочасында матур бер тормыш белән яшәүче бу кеше халыкның җанлы күңеле булып күренә, шул күңелнең бүгенге көнгә килеп тоташкан нерв очы сыман тоела Донья яктысын аның бервакытта да күргәне юк. Әмма шуңа бәйле кыенлыклармы. түбәнсетүләрне ул үз гомерендә байтак кичергән. Ләкин моңа һич тә күнек- могәи—үз шәхесенә тиешле кадер, мөгамәлә өчен көрәшүдән туктамаган. Шул ук вакытта ул бүтәннәргә артык йөк булырга да теләми, кешеләргә файда китерергә тырыша Ул — горур кеше Аянычлы язмышка дучар ителгән менә шул кешене тормыш икенче төрле шартларга куеп карарга уйлый Эчкерсез дуслары булышлыгы белән аның күзләре ачыла Дөньяның төсләрен, кешеләрнең йезен. матурлыкны күрү мөмкинлегенә ия була ул. Язмыш аны бәхет белән сыный. Күз ачылу ул бит әле күрә башлау гына түгел. Ул бит тормышка, әйләнә-тирә мохитка карата мөнәсәбәтең дә үзгәрү диген сүз. Мондый кискен үзгәреш шартларында кеше күңеленең ныклыгы сынала, асылы сынала. Ләкин бәхет Абдулланың башын әйләндерә алмый. Аның шадра йеэле, юантык хатынының «иремнең миннән күңеле кайтмаса ярар иде», дип пошынулары да юкка була. Сукыр вакытта Абдулла шадралар артында яшәүче матур күңелләрне күрергә өйрәнгән була инде, ә хәзер ул шома йөзләр һәм елдам карашлар артына яшеренгән кара җаннарны да тиз арада танып ала. Җәлүк карт, парторг Хәир һәм Якуб Сәйфи кебек яхшы күңелле кешеләрнең дөньяда күп икәнен аңлау. авылдашларының җылы игътибарын даими тою аңа эчке бер коч бирә, хисләрен төгәл, уйларын дөрес итә Бераз сузынкы булуга һем урыны-уры- ны белән диалогларда табигыйлек. киеренкелек җитеп бетмәүгә дә карамастан, повесть җиңел укыла, гадәти булмаган язмыш, шәхес образы аны мавыктыргыч ите. ■Көмеш азулы кылыч» повестенда Гыйлаҗ исемле иеше турында сейленеле Биредәге сынау — туры мәгънәсендәге сынау, җәза Гражданнар сугышы Дошман позицияләрен күзәтеп кайтырга дип киткән разведчик егет аклар кулына эләгә Үзләренә кирәкле мәгълүматларны таләп итеп, аклар аңардан сорау апалар Теләкләренә ирешү өчен аны төрлечә җәзалыйлар, кызган тимер белән көйдереп йолдыз ясыйлар, ахырда шашынган акгвардиячеләр разведчикның телен кисәләр. һушын югалткан һәм анадан тума ялангач гәүдәне салкын мунчага илтеп ташлыйлар Шундый аяныч хәлдә дә егет әсирлектән һәм үлемнән котылу җаен таба, үзен атарга килгән акгвардиячене дөмектереп кача Кайтып, командирларына дошман турындагы кирәкле мәгълүматлар тапшыра Әсәр менә шундый батырлык эшли алган кеше турында уйланулар, аны шушы батырлыкка илткән күңел сыйфатларын ачыклау рәвешендә язылган. Язучы стильләштерү алымын оста файдалана—әсәрнең сугышчы Гыйлаҗның батырлыгы сурәтләнгән өлеше риваятьдастаннарны хәтерләтә Повесть яңа буын ирләрнең Бөек Ватан сугышына китүе белән тәмамлана Көмеш яэулы кылычына таянып баскан көенчә аларнь* озатып калган Гыйлаҗның мәһабәт сыны укучы күз алдыннан китми Автор үз героена дастаннарга хас монументальлек бирә алган. Халыкның иң күркәм сыйфатларын үз күңеленә туплый алган кеше язмыш алдында сыната димени! «Бир кулыңны, дустым» диген повестьта язмыш яшьләрне, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне хыянәт һәм мәкер белен сыный. Институт тәмамлау көннәрендә яшь егетләр, яшь кызлар, соңыннан сагынып сөйләрлек булсын дип. Идел буенда төн үткәрәләр, ял итеп кайталар Спортчы егет Әхсәннең матурлыгына һем тасма теленә алданып, шул төнне Әлбине теэәтә алмаслык хата эшли Соңыннан, авылга китеп эшли башлагач кына, ул үзенең балага узганлыгын аңлый Әхсәннең никадәрле мәкерле кеше икәнлеге ачыла, аның мәхәббәт анты эчүләре ялган булып чыга Авылга балалар укытырга килген Әлбине шулай бик катлаулы хәлдә кала Әгер шул вакытта аңа дуслары ярдәмге килмесе, нечкә, саф күңелле бу кызның килечеген күз алдына китерү дә кыен булыр иде Менә шушы вакытта чырагачтай ябык Роберт әзмәвердәй таза Әхсәннән көчләрен булып чыга Күңеле белен көчлерәк ул Роберт Әхсән белән сөйләшкәннән соң, эчке икеләнүләрен җиңел, электән үк күзе тешәп йерген Әлбине янына киле, аның баласына ата булырга телеееи әйтә Кешелеклелек, игелеклелек тамыр җибәргән күңелләрне мәкер дә, хыянәт тә җиңә алмый икән. Нәфис лирик сурәтләүләр, нечкә психологик күзәтүләр повестьны бизәп тора Язучы хикәяләүнең укучылар күңеленә тәңгәл килерлек хисле-йогынтылы дулкынын таба алган Әсәр тәэсир итә, уйландыра. «Сорбонна профессоры һәм без» исемле повестьтагы профессор Одинцов образы — һичшиксез Э. Касыймовның уңышы Башка повестьларда үстерелеп килгән идея — кешенең үз-үзенә тугрылыгы, тормыш позициясенең ныклыгы турындагы фикер бу образда күпмедер дәрәҗәдә төгәлләнеш таба. Карт профессор үз гомеренең иң күтәренке, иҗади дәртле, бәхетле бер мизгелендә дөньядан китә. Әйләнә-тирәсендә- геләрнең күңелендә яктылык—кешегә, тормышка мәхәббәт дигән якты моң калдырып китә ул. Ак костюмы гына түгел, ак чәчләре генә түгел, аның күңеле дә актыр сыман тоела. Ак күңелле кеше ул. Ә бит язмыш аны пычратмакчь! булып аз тырышмаган. Аның гомере тоташ көрәштән гыйбарәт Бу көрәшнең формалары сәер генә була. Профессор башта тормыш шауларыдауларыннан читтә торырга тырыша «Революция культураны җимерә. Россияне упкынга тәгәрәтә» дигән уйдырмага ышанып, ул эмиграциягә китә. Әмма эмигрант булса да, политикага катнашырга теләмң, бары үз эшен, үз фәнен генә белә. Ләкин көрәшнең пассив формасы аны уңышка китерми Повестьтагы бер персонаж әйтмешли, «кеше политикадан читләшсә дә. политика кешедән читләшми... бөтерә дә, дулкыннарында тирбәлдереп агызып алып китә» ...Үзе дә сизмәстән профессор антифашистка әйләнә. Исеме дөньяга таралган галимне фашистлар үз максатларында файдаланмакчы булалар, ләкин аны буйсындыра алмыйлар, шуңа күрә концлагерьга ябалар. Одинцов фашист дәһшәтен кичерә, аңа каршы көрәшә. Рухи позицияләреннән бер карыш та читкә китми, киресенчә, ул үз позицияңне, идеалыңны актив якларга кирәк дигән нәтиҗәгә килә, һәм шунысы игътибарга лаек: дәһшәтле чорларны, фашизм фаҗигаләрен кичерүенә дә карамастан, ул һаман да үтә кече күңелле, нәфис җанлы булып кала Кешегә, бәхетле киләчәккә булган якты ышанычын җуймый. «Көчле кеше» дигәч, без. гадәттә, һич- нинди җиңелү, түбәнлекләрне белмәүче кешеләрне күз алдына китерәбез Ә ан- дыйларны, бәлки, бөек дип әйтү дөресрәктер? Тормышның төрле сынауларын үтеп, күңел сафлыгыңны, хыялларның яктылыгын, максатың ачыклыгын җуймау да күп көч сорый ич әле Үтә еш аякка уралучы вак киртәләр, сынаулар да безнең җанның егәрен бик күп сарыф итәләр, кешене эчтән талкыйлар бит Табигать биргән рухи хасиятләреңне югалтмыйча олы бер гомерне кичү.. Ю»г. яңаларын табып димим, ул турыда түгел әлегә сүз, ә булганны югалтмыйча ящи алу Яңа хасият табыла, вакыт белән килә ул. Ә менә югалтмыйча яши алу—җиңел түгелдер Үзгә бер сәләт кирәктер моның өчен. Кешелеклелек сәләте, рухи куәт» Профессор Одинцов менә шундый куәтЭдуард Касыймов геройлары нинди генә сынауларга юлыкмасыннар, аларны намус белән кичеп чыгалар, үзләренең әхлакый сафлыкларын саклый алалар. Алар үз күңелләренә тугры, көчле кешеләр. Биредә язучының үз-үзенә тугрылыгы турында да берничә сүз әйтергә мөмкин. Эдуард Касыймов тормыштан легендага тартым язмышлар, шәхесләр эзли. Көчле кешеләр, көчле кичерешләр тарта аны. Повестьларында ул шул көчнең чыганакларын ачыкларга омтыла, шәхесне төрле сынаулар аша уздыра. Кешенең мәгърур, олы җанлы икәненә ышандыра. Ул тормышчан, киң масштаблы, сокланырлык, гаҗәпкә калырлык күренешләр эзли. Язучының соңгы елларда Чаллыга күчүе, миңа калса, бүгенге көннең әнә шул легендасын эзләп килү ул. Көчле кешеләрне — образы китапларга кереп калырлык замандашыбызны эзләп килү. КамАЗ — үзе > легенда, көч, куәт. Көчсез кешеләр аны сала алмас иде. Эдуард Касыймов соклана, гаҗәпләнә белә. Тормышыбызның, замендашлары- бызның соклангыч сыйфатларын күрсәтеп, ул укучының да әнә шул хисләрне кичерүенә ирешә