Логотип Казан Утлары
Хикәя

СИРЕНЬНӘР

Ай азагы җиткәндә КамАЗның баш конвейерында вакыт исәбе минутлап-секундлап санала. Автомобиль җыю заводы ның производство-диспетчерлык бүлеге башлыгы Першко еш кына: — Геологлар белән диспетчерларны аяклары туендыра.— дип әйтергә ярата. Һәм бераздан, әрекмән яфрагыдай киң галстугын тагын да кысып бугач, өстәп куя: —Бүреләрне дә! Кайберәүләр мондый чакта: — Анатолий Тихонович, һәр кешегә дә бүре булып улау сәләте бирелмәгән ич! — дип акланырга керешәләр. — Ә мин баш конвейерда өлкән диспетчер булып эшләгәндә. кесәмә гел тәмле конфетлар салып йөри идем... Кнрәге чыкса, чибәр туташларга бирү өчен... Ай азагында безнең ише диспетчер халкына былбыл булып сайрарга да кирәк икән. Першко әйтмешли, бүре булып уларга да туры килә. Тик кирәкле деталь генә табылсын, тик конвейер гына туктап калмасын! Баш конвейерда хезмәт киеренкелеге бүтән көннәрне дә кимеп тормый, анысы. КамАЗ предприятиеләре проектта каралган куәткә әле һаман ирешә алмаганлык- тан, еш кына я тегесе, я монысы җитеп бетми. Ә инде ай ахыры якынлаша башладымы, әҗәл даруына әйләнгән дефицит детальләрнең бермә-бер кимүен көт тә Бу чакта инде баш конвейер пультындагы өстәл телефоныннан шалтыратып утырып кына әллә ни кыра алмыйсың. Чөнки, ниндидер детальне сорап, кем белән кайсы цех яки завод белән генә бәйләнешкә кермә — җавап бер: — 064 номерлы чекамы? Лимит, туганкаем, ли-ми-ит!.. — Ничек инде лимит? — Шулай... Бу айда тиешлесен баш конвейерга җибәреп бетердек инде. — Алай булгач, кайда соң ул 064, кайда? Конвейердагылар әлеге каһәр төшкән детальне кабып йотмыйлар бит инде, ләбаса, үзегезгә мәгълүм булганча, автомобиль рамына беркетәләр... — Йотмыйлар анысы, беләбез... Менә нәрсә: складыгызда «яшеренеп» ятмый микән, тагын бер тикшереп карагыз әле. — Тикшердек инде... Бер генә түгел, ун мәртәбә тикшердек! — Соң? — Конвейерда эшләүчеләр тарафыннан бракка чыгарылганы бар, әлбәттә. Ала- рын изоляторга озаттык. Тиздән үзегездә булыр. — Кхм-м... Ә ни өчен брак? — Анысын инде сез белергә тиештер, шәт. — Карарбыз... Әнә шулай итеп, безнең көймә комга килеп терәлә. Кайбер шомарак җитәкчеләр: — Җибәрербез... «НЗ» фондыннан алып, ун комплект булса да җибәрергә тырышырбыз. — дип, озын-озак уйлап тормыйча, вәгъдә биреп тә ташлый. Һәм. сүзе ышанычлырак булып тоелсын өчен, өстәп тә куя әле: — Тик карагыз аны, монысы — соңгы мәртәбә! «НЗ», үзегез беләсез. Әндри казнасы түгел! Бары баш конвейер хакына гына... — Ун комплект?.. Ул бит баш конвейерның кече теленә дә йокмый! — Амин диген!.. Анысын бирергә дә директорыбыз риза буламы әле, юкмы... Юк. әлбәттә! «НЗ» шуның өчен дә «НЗ» инде ул: аның фондыннан, гадәттә, ия кыен, иң аварияле ситуация килеп туганда гына файдаланалар. Анда да әлеге авыр хәл теге яки бу заводның үз гаебе аркасында килеп чыкса гына. Ә инде коры вәгъдәне, ул нихәтле генә юату көченә ия булмасын, автомобиль рамына беркетеп куя алмыйсың. Автомобиль рамына беркетү өчен деталь кирәк! Ниләр күреп, ниләр генә кичерми ай азагында конвейер диспетчерының газиз башкае! Аягың тәпелдәмәсә. авызың чәпелдәмәс дигәндәй, кайларга барып, нинди генә ишекне шакып керергә туры килми аңа! (Бик тәпелдәмәс идең дә, бөтен КамАЗның күзе бездә — бүтән заводларның да ай буе ничек эшләве баш кон ♦ вейердан күпме автомобиль төшүгә карап бәяләнә шул! а. Ә менә УСП (Арадаш предприятиеләр идарәсе) складларында дефицит деталь z юк икән, Першконың үзе булсаң да эшләр барыбер пешми. Чөнки бирегә деталь = лар Советлар Союзының йөзләгән шәһәреннән генә түгел, хәтта чит нлләрдән дә а. китерелә. Аеруча ашыгыч булганнарын самолетлар ташый. Әнә шуңа күрә көн- 3 нар «з гына бозылып киттеме, тоткарлык килеп чыгачагы көн кебек ачык! л Менә бүген дә, май аеның иң соңгы көнендә. Башкортстанның, Бәләбәй шәһә _ рекнән чәнти бармак кадәрле генә 853302 номерлы шпилька кайтып җитмәү ар- щ ысында баш конвейерыбыз сәгать буе диярлек туктап торды. Бу безнең тез асты ~ на китереп суккандай булды. Болай да айлык графиктан көч-хәл белән генә ка лышмый бара идек. Инде менә, тик торган вакыт өчен, тагын өстәмә рәвештә о унбишләп «КамАЗ»ны конвейердан төшереп өлгерергә кирәк. Барысын бергә куш- е; сан, смена азагына хәтле калган ике сәгать эчендә кырык биш автомобиль җые х лырга тиеш булып чыга. Бары тик шушы очракта гына айлык план уңышлы < үтәләчәк. »• Сәгатенә егермедән артык автомобиль! Әйтергә генә ансат: инде ничәнче елын эшләүче баш конвейерда мондый күрсәткечкә әле бер мәртәбә дә ирешелгәне юк иде. Өстәвенә, шимбә көн булу аркасын да, баш конвейерның бер генә линиясе һәм бер генә сменада эшләвен исәпкә алсаң.. Атка буе шөреп-гайка борып арыган, бүген исә төшке ялга да туктап тормаган (кыска кон!) автомобиль җыючыларга, күрәсең, тагын калып эшләргә туры киләчәк инде!.. Менә шундый үтә җаваплы һәм киеренке минутларда, тыгыз җиргә — тыгынчык дигәндәй, баш конвейер буйлап килүче туристлар төркеме күренде. Кайсыла ры иңнәренә фотоаппарат, кайсылары уч төбенә сыярлык кына транзистор аскан. Сирень чәчәкләре тоткан бер егетнең транзисторы исә Казан радиосы дулкынында сайләп үк тора. Эфирда шимбә концерты бара иде. Гали Ильясов җырлый... Туристлар икән, туристлар! Аларга инде биредә күптән ияләшеп бетелгән Парижга барган һәркем иң башлап атаклы Эйфель башнясына ашкынган кебек. Чаллыга килгән кеше дә, әлбәттә, үзенең иң беренче бурычы итеп баш конвейер им күреп кнтүне саный. • КамАЗ» автомобиле рамына барлыгы сигез мең деталь беркетелә. Шуны күздә тотып булса кирәк, баш конвейерда эшләүчеләр арасында хәтта әлеге туристларны «сигез мең дә берекче деталь» дип йөртү дә гадәткә кергән. Шаяртып, әлбәттә! Тик «В» сменасы начальнигы Сәгыйть Шәйхулловнч Кашаповиың гына бүген туристларга карата талканы корырак булып чыкты: — Тапканнар вакытын да!.. Куянга — җан кайгысы, аучыга — мал кайгысы! — Дип куйды ул, телефоннан сөйләшүеннән бүленеп. Ул арада, кайсыдыр позицияләрдә тоткарлык чыгуны белдереп, сигнал пультында бер-бер артлы кызыл утлар кабынды. Шул мизгелдә үк. болында чикерткәләр сайрашуына охшап, өстәлдәге телефоннар телгә килде. — Оһо-о!.. Фей-йер-верк! — дип куйды Сәгыйть Шәйхулловнч һәм, бер телефон трубкасын колагыннан алмаган хәлдә, икенчесенә — кызыл төстәгесенә үрелде.— IПичәме? Нигә дип туктап калдың әле анда, Хөснетдинов? Тотма конвейерны! Өлгермибез, имеш!.. Өлгермисең икән — уздырып җибәр: ОИнче трубаны соңым *вн да куярга мөмкин. Әйе, Кашаповның бу минутлардагы хәлен аңларга була иде. Бөтен сменада башкарылган эш өчен җаваплылык — аның җилкәсендә. Ул конвейерда теп хуҗа кеше! Ай азагында Кашаповка йомышың төшәргә язмасын. Ике колагында — ике те лефон, кулында өченчесе булыр. Әгәр дә инде куллары җитми башласа, телефон трубкасын колагына кысып торырга җилпучтай киң иңбашлары ярдәмгә килә. Алар гына аз булса, каршысында рация! Селекторлысы да. селекторсызы да... Сокланулары йөзләренә чыккан туристлар, теге яки бу позиция турысында тук- талатуктала. баш конвейер янәшәсеннән баруларын дәвам иттеләр. Егерме икенче позициядә алар гадәттәгедән озаграк тукталып тордылар. Моның сәбәбе биредә Татарстан Верховный Советы депутаты Шәүкәт Хөснет динов җитәкләгән атаклы бригада эшләүдә генә түгел иде. әлбәттә. (Илебезнең бар почмакларыннан диярлек агылып торган туристлар бу хакта каян белеп бетерсен соң әле?!) Моның хикмәте, миңа калса, шасси җыю участогындагы беренче пози циядән бирле «чалкан» ятып килгән автомобиль рамының, әлеге турыга җиткәч, очучылар теле белән әйтсәк, «үлем элмәге» ясап алуында иде. Гигант торнаны хәтерләткән механизм, корыч «томшык*лары белән рамның баш-башларыннан электерә дә, күз ачып йомганчы аны йөзтүбән каплап та куя. Һәм шушы гаять җаваплы операцияне кем башкара дисез? Бияләй хәтле генә гәүдәле Гөлүсә Җаб- барова! Кулындагы бәләкәй пульт төймәләре белән ул шул хәтле оста идарә итә — моңарчы инде шасси участогында алгы һәм арткы күчәрләр төрле зурлыктагы кардан валлары, штанга-баллоннар кебек эре детальләр белән авыраеп өлгергән автомобиль рамы, һич карышусыз, конвейерның корыч иңсәләренә менеп ята һәм салмак кына алгы позицияләргә таба йөзеп китә. Менә туристлар, бу сокландыргыч тамашаны күреп ләззәтләнгәч, акрынлап, баш конвейер очына таба үтеп беттеләр. Тик теге сирень чәчәкләре күтәргән егет кенә, «көтүдән» аерылып калуын сизмичә, сихерләнгәндәй басып торуын белде. Биек иңбашына эленгән транзисторыннан һаман җыр агыла үзенең: Сине күреп, бар табигать, бар табигать сөенгән. Әллә инде өзелгәнсең, өзелгәнсең сиреньнән! Юк. Гөлүсә Җаббарова «сиреньнән үк өзелеп төшәр» дәрәҗәдә чибәр түгел иде түгелен. Ара-тирә сипкелләр кунгалаган озынча битле йөз. Соргылт чәч. Колак яфракларыннан асылынып торган борчак кадәрле генә алкалар. Еш юылып торудан инде төсен югалта башлаган зәңгәр спецовка. Егетне, кызның килеш-килбз- теннән бигрәк, бүтәннәрне сокландырырлык итеп эшли белүе сихерләгән иде, шәт. Менә ул. ниһаять, башкалардан аерылып калуын төшенеп, алга таба талпынып куйды. Ләкин күңеле, йөрәге белән, ирексездән, Гөлүсә янына тартылды. — Менә... Конвейерда эшләүче иң чибәр туташка бирермен дип җыйганыемҮзебезнең бакчаныкы... Ык буе чәчәкләре...— диде ул. сирень бәйләмен Гөлүсәга сузып. Үзен иң чибәр дип атаганда, кайсы кызның күңеле тыныч кына кала алсыи инде? Бу минутларда Гөлүсә Җаббарованың да чокырланып кергән бит урталары, түшендәге комсомол значогы төсле, кызарып чыккан иде: — Рәхмәт!.. Абау нинди хуш ислеләр!.. Жәл булмадымы соң? Бакчагыздан өзүе диюем... — Түгел лә-ә... Барыбер бөтен авылыбыз диңгез астында каласы! ГЭС төзелеп беткәч, кәнишне! — Ә аннары? — Аннары дип... Күз күрер әле. Бәлки сезнең янга — машиналар җыярга киләсе булыр... Җылы гына саубуллашты да Ык егете, йөгерә-атлый иптәшләре артыннан ки теп барды. Ләкин транзисторыннан өзелеп калган соңгы җыр юллары Гөлүсә Җаббарованың колак төбендә озак яңгырап торды әле: Мөмкннме соң танышырга, кавышырга сиреньсез! Зәңгәр тәлгәшләрдән бөркелгән хуш ис Гөлүсәнең бөтен җанын иркәләде. Учка алу белән эреп китәрдәй бигрәк йомшак, бигрәк назлы иде шул быелгы язвын беренче чәчәкләре! Аның иртәдән бирле конвейерда автомобиль рамнары «йөзде реп» арыган тән-буыннарына яңа көч. яңа куәт өстәлгәндәй булды. Смена азагы и> хәтле калган бер-ике сәгатьтә генә түгел, тагын ун. егерме сәгать конвейерда басып эшләсә дә. ул үзен мәңге армастай хис итте. Кинәт Гөлүсәнең бу шатлыкны бүтәннәр белән дә бүлешәсе килеп китте. Ул. күпереп торган чәчәк бәйләмен йөзенә якын ук китереп соңгы мәртәбә иснәде дә. ♦ аны каршыдагы автомобиль рамының ниндидер деталь беркетелергә тиешле уен- а тыгына кадап куйды. Китте агып конвейерда сирень чәчәкләре! Бер позициядән — икенче позицнягә. X бер йөрәктәй икенчесенә... Гөлүсә Җаббарова исә шасси участогыннан килгән автомобиль рамнарын төп u конвейер иңсәләренә бер-бер артлы яткырып кына торды. Смена азагы якынлаш ф кан саен, тимер ташкын тизрәк ага барды. Әнә инде үзәк пролет өстенә эленгән я кара таблода, утлы лампочкаларын җемелдәтеп. «5980» саны биешә башлады J Димәк, айлык планны тутыру өчен, егермеләп кенә автомобиль җыясы калып 2 бара дигән сүз! го Смена азагында эшнең шулай майлагандай баруын күреп, конвейер начальни х гы урынбасары Кашапов та җиңел сулап куйды. Ул, сигарет алырга теләп, кесә- сеив тыгыла башлаган гына иде — өстәлдәге телефоннарның тагын берсе чылтырап “ куйды. Бу юлы сигнал пультында, кайсыдыр позициядә конвейерның туктап калу < ыи белдереп, кызыл ут та янмаган иде. югыйсә. Шуңадырмы. Кашапов гаҗәпләа ’ нүдәи иңбашларын сикертеп куйды һәм телефон трубкасына үрелде — Җитмешенче позицияме?.. Тагын нинди деталь җитми. Сычев? Деталь җитә, сирень чәчәкләре? Ә-ә!..— Сәгыйть Шәйхулловичның борчулы йөзе кинәт ачы лып-яктырып китте.— Ток. тә-әк... Кабинаны урнаштырганда сиреньнәр комача} иткән... Димәк. Титов бригадасы чәчәкләрне конвейерга кабат куеп тормаган?. Димәк, конвейер очындагыларның да сирень иснәп карыйсы килә?.. Кашапов трубканы телефонга куйды да тиз генә кире алды: — Надя, кырык алтынчы позицияне тоташтыр әле, зинһар!.. Көтәм... Нәрсә? Сөйләшәме? Ләкин Кашапоаның бу юлы телефон бушаганын көтеп торырга сабырлыгы җитмәде. Ул, тиз генә рацияне тоташтырып, кулына микрофон алды — Игътибар!.. Смена начальнигы Кашапов сөйли... Бригадир Титов, кичекмәс тон сирень чәчәкләрен конвейерга куегыз! Кабатлыйм... Без. пыяла будкада Сәгыйть Шәйхуллович белән янәшә утырган диспетчерлар, ирексездән. бер беребезгә карашып куйдык. Артык шау-шу ясап, автомобиль җыю чыларга комачау итмәс өчен, конвейер микрофоныннан, гадәттә, иң ашыгыч, иң кирәге чыккан минутларда гына файдаланыла. Анда да суз бары тик исемнәре ниндидер шартлы кодларга, катлы-катлы саннарга төренеп беткән детальләр ха кында гына алып барыла. Менә шуңа күрә, бөтен конвейер буйлап яңгыраган ниндидер сирень чәчәкләре турында ишетү безгә бик сәер һәм... тансык иде. Смена тәмамланыр алдыннан, мин җитмешенче позициягә китеп бардым. Кон аейер очындпгылар сирень чәчәкләре турында каян ишетеп өлгергәннәр диген! Кы зык. барып җитә алырмы әлеге чәчәкләр анда, әллә юкмы?.. Юкка шикләнгәнмен икән. Мин барып җиткәндә, кабинасының алгы ягында бер бәйләм сирень чәчәкләре тирбәлешкән яңа «КамАЗ» нәкъ менә җитмешенче иоаициягә якынлашып килә иде. • КамАЗ» белән бергә, баш конвейердан автомобиль җыючыларга күпме шат лык. күпме коч өстәгән сирень чәчәкләре дә төште! Яңа автомобиль үз »аяк»лары белән йөреп китүгә, мин үзәк пролет өстендәге •лектр таблосына күтәрелеп карадым. Бу вакытта анда, күңелләрне сөендереп, без •й буе көткән «6000» саны яна иде. Ф