Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Ямаш Игәнәй Утлы корыч кебек кызган бу көнне Сандалына салып заман чүкеде. Шуннан чәчрәп очкан якты чаткылар Төнге күккә йолдыз булып сибелде. Утлы корыч кебек кызган бу хисне Сандалына салып заман чүкеде Шуннан чәчрәп очкан якты чаткылар Күңелләргә йолдыз булып сибелде... Тирә-ягым дөм караңгы булса да Кай якка юл тотасымны беләм мин. Чөнки алдымда җемелдәп, нурланып Торучы бер якты йолдыз күрәм мин... Көлде кояш Дөньяга сибелде якты. Җемелдәде болын — Гөлләр чәчәк атты. Диде язмыш: Күр җирең бәхетле чакны! Койды яңгыр Күкләр гүя Үксеп-үксеп түкте яшен. Күңелдәге болытларны Парә-парө телде яшен. ...Йөрәгемә үтте яшен, Үз дигәнен итте яшең... Берәүнең гомерен язмыш Нәни генә бер нур итте. Шул хәлендә вакыт аны Мәңгелеккә алып китте. Уйлыйм: миллион еллар үтәр, Нур — билгесез планетага Барып җитәр. Андагы сәер затларга Кайдадыр, бик еракларда Кайчандыр нурга әйләнгән Җан яшәвен хәбәр итәр... Сөю килә сиңа беркөн. Йөрәгеңдә Нәни генә бер гөл гүя чәчәк ата. Аннары ул — я бәхеткә әверелә, Я җаныңда утлы ярчык булып ята.. Мәхмүт Газизов Субайлар КамАЗ нигезендә — субайлар Тезелеш тәжрибосеннин Нигез!..— диделәр Без кирәк булдык, эзлә генә, һәрчак бер җай бар; Без түзәбез, чыдый, күтәрәбез, шуның өчен дә без — субайлар. Эстакадаларны күтәрәбез, торбалары пешерә, су — кайнар, Җәйге челлә, кышкы суыкларда чатнап-чатнап китә маңгайлар... Эш өлгерә. Әллә каян күренә түбәдәге елтыр калайлар; без — тирәндә, ялтырамый гына хезмәт итәбез без, субайлар. Күр, муеннан балчык, җир эчендә безнең башлар! —инде күп айлар; безне күрсә бары күрә алыр күңел күзе үткен агайлар. Кемнең даны китми кай тарафка,— көпчәк тәгәрәр дә тел сайрар; тик онытма, КамАЗ, антейларың. күтәрәләр сине субайлар! Үстердек без,— үстергәннәр белә! — аз тидеме канга, җилеккә... Без үстердек сине, таң шәһәре, бәхетең булыр дигән өметтә һәр мәйданың таныш, һәрбер йортың — күз алдында җиткән кыз кебек Кызулларга яшьтәш каеннарың безнең ядкарь, әнә — төз, биек Язмыш уртак: синең туфрагыңда урманыбыз безнең, оябыз; тамыр төрттек монда, бөрегә уздык яфракны да монда коярбыз . Кайтып киләм. Шаулы урамнарын язга ачып куйган Чаллыяр — Ак шәһәрем! Син ул миңа — Париж, син Неаполь. Сочи... Син — Болгар! Җиксенмәгез, читсенмәгез, хәл белеп киткәләгез; без ялан кыр уртасында ак шәһәр күтәрәбез. Барырга ерак димәгез, юллар пычрак димәгез, үзләшерсез, үзегезне безнең белән тиңләгез... Кунак итәрбез, уртада ипи-тоз ризык булыр; без бер мактанып алырбыз, сезгә дә кызык булыр... Сез — килегез, безнең эшне күзсүздән үткәрергә, шәһәр күтәргән халыкның күңелен күтәрергә.