Логотип Казан Утлары
Хикәя

КӨМЕШ ТӘҢКӘЛЕ НИГЕЗ

Бусагада чигәләре чалара башлаган хуҗа күренде, беркемгә дә игътибар итмәде, өйдәгеләр белән җиңелчә генә исәнләште дә. ишектән керүгә, телефонга үрелде. — Владимир Дмитриевич! Сез бүген Әлмәткә барып кайттыгызмы? — диде ул телефон чыбыгының икенче очындагы кешегә. Тегесе, күрәсең, кушылганны эшләмә гән иде бугай. Кәрим Хәмидулловичның болай да сүрән йөзе тагын да кырысланды.— Беләм, Владимир Дмитриевич. беләм. Тәүлектә егерме дүрт кенә сәгать икәнен дә беләм. Тик. зинһар, акланып маташмагыз. Яратмыйм шул сыныкка сылтау эзләүчеләрне... Аннан соң ул тагын кемнәргәдер шалтыратты, кемнәр мәгә тимер юлчыларны да чакырганнар яде. — Әйләнеп үтегез! — диделәр алар.— Станциянең утыздан артык юлын сүтеп җыюга караганда, перегондагы бер юл аша чыгу җиңелрәк булыр. Кирәк вакыт та «тәрәзә» бирербез. Тимер юлчыларның тәкъдименә киңәшмәдәгеләрнең күбесе кушылды: бер генә юлны сүтү отышлырак. Мәсьәләне хәл ителгәнгә санап, китәргә үк җыена баш ладылар. Кәрим Хәмидуллович кына, үзалдына уйланып, блокнотына нидер сыз галап утыра бирде. — Тагын өч чакрым торба кирәк булачак. Ничаклы эш өстәлә,— диде ул, ба рысына да ишеттерерлек итеп. — Өстәлсә, сезнең идарәгә эш! — диде кемдер. — Менә бәхет! — диде «Промстрой» начальнигы күршесенең кулбашына дусларча кагылып.— Ничаклы эш көне әрәм итеп, бер урыннан икенче урынга күчеп мәшәкатьләнәсе юк. Эшлә дә эшлә генә. Болай булса, айлык планны 200 процентка үтисез сез! — Эш пландамыни? — диде Валиуллин, коңгырт күзләрен күршесенә төбәп.— Металл күп китәчәк, металл! — Китсә китә инде! — диде заказчы, исе китмәгән кыяфәттә кулларын Ж»- еп.— Ил күләмендәге мөһим объект. Өч чакрым торбага карап торып булмый. гәдер кызып-кызып исбат итте, бәхәсләште, таләп итте. Бәләкәй Равил әтисенең сүзләрен тыңлап торды-торды да, туктар исәбе булмагач: — Безнең әти бүген тагын УГБ белән үпкәләшкән икән,— дип. бүлмәсенә уенчыклары янына кереп китте. Ил күләмендә генә түгел, түгәрәк җир шарында тиңнәре сирәк булган этилен комплексын сафка бастыргандагы кайнар көннәр иде. Канализация һәм су торбалары, җылылык һәм газ трассалары үткәрүче «Спецстрой» төзелеш идарәсенә цехлардан чыккан пычрак суны чистарту корылмасына агызу өчен юан- юан торбалар салырга кирәк иде. Төзүчеләр өчен күнегелгән эш: тиешле тирәнлектә траншея казы да торба сал. Идарәдә тәҗрибәле белгечләр дә җитәрлек. Ә эш җитди, катлаулы. Торбаларның диаметры зур (1200 мм), никадәр промышленность объектлары аша чыгасы. Тагын да җыенрагы: тимер юл станциясен кисеп үтәргә кирәк! Проект төзүчеләргә җиңел: станция аша үтәсе дип сызганнар да куйганнар. Ә ничек үтәргә? Дөрес, проектта «җир астыннан» диелгән. Борының белән боз ярсаң да, үз эшеңне төгәл, графикта күрсәтелгән вакытта үтәргә тиешсең. Һәм. чыннан да. һәркем шуны аңлап эш итә. Менә шулай: Кәрим Хәмидулловичның кылны кырыкка ярырдай булып йөргән көннәре. Ә алар башкарасы эш уйлаганнан мәшәкатьлерәк булып чыкты. Мәртәбәле киңәшмәләрдә мәсьәлә бер генә тапкыр тикшерелмәде. Бүгенге киңәш Тик менә...— Ул эшнең җитдилеген үзе дә сизеп, башын селкеп куйды.— Кемгә дер Мәскәүгә торбалар сорап барырга туры киләчәк. Кәрим Хәмидуллович бирешмәде: — Әйләнеп үткән очракта су агар өчен тиешле авышлыкны саклап калып булырмы соң? Моны трассаның топографик сызымын алмаган килеш ничек әйтә аласың? ♦ — Монысы вак мәсьәлә! — диде проект институты вәкиле.— Өч-дүрт урынга , насос куярбыз да басым белән кудыртырбыз. — Ә насос станциясен төзүне кем үз өстенә ала? — диде партиянең өлкә ко- £ иитеты вәкиле Калабухов. х Кәрим Хәмидуллович һаман тынмады. — Ә нигә кирәк ул өстәмә чыгымнар? Без инженерлармы, түгелме? Кемдер, канәгатьсезлек күрсәтеп, борын астыннан гына мыгырданып алды: - — Бәхәсләшергә, «мөгез чыгарырга* дисәң, Вәлиуллинны куш инде. «Мөгез чыгару» дигәннән, әле үткән айда гына Кәрим Хәмидулловичның тәкъ- •; диме белой алар бер участокта җылылык торбаларын әзер эстакада өстенә кү- ® гәргоннәр иде. Алай иткәч, җир казыйсы да, лотоклар саласы да булмады, ничә . иең сум акча янга калды. — Алайса, мәсьәлә бүген дә хәл ителмәгән килеш кала, иптәшләр! — диде өл- 7 ка комитеты вәкиле. Вакыт соң иде инде. Иртәгә эштән соң тагын җыелырга булып таралыштылар. Ч Икенче көнне дә, өченче көнне дә мәсьәлә ачыкланмады. Киңәшмәдәгеләр икегә Q бүленде. Проект институты вәкилләре һәм заказчылар, ничаклы юл сүтеп мәшә катьләнгәнче дип, бертавыштан станцияне әйләнеп үтүне хупладылар. Институтныкылар ул участокның топографик сызымын алырга хәтта инде геодезистлар 2 ищборгәннәр иде. Шулай булгач, алар башка фикерне гел кире кактылар. с-' — Акчасын без түлибез! Безгә тизрәк кирәк! — диделәр заказчылар да. х Субподряд оешма вәкилләре генә торбаларны тимер юл астыннан сузуны өс _ тон күрделәр. Алай иткәндә, өстәмә чыгымнар сарыф ителмәячәк иде. Исбат итә торгач, аларга «Химстрой» җитәкчеләре дә кушылды. Чөнки станцияне әйләнеп үткән очракта торба салу «Спецстрой» идарәсе өстендә калса да, насос станциясен төзү, генподряд оешма буларак, алар җилкәсенә төшәчәк иде. — Горизонталь бораулау җайланмасы — УГБ агрегаты булса! — диде Кәрим Хәмидуллович.— Тимер юл астына өелгән балчыкны тишеп кенә үтәр идек. Поездлар хәрәкәтенә дә зыян килми. — УГБ да УГБ! — диде өстәл башында киерелеп утырган заказчы.— Юкны каян аласың инде? Икенче көнне Кәрим Хәмидуллович Әлмәткә чыгып китте. «Татнефть» бер лошмөсенә кереп, горизонталь борау эзләп йөрде. — Вертикаль боравы бар. Рәхим итегез! Җир шарын үтәли тишә аласыз! — диделәр нефтьчеләр шаяртып.— Ә сезгә кирәклесе, гафу итегез, юк. Волай булса, заказчылар әйткәнчә, станцияне әйләнеп үтәргә туры килер ми кәнни? Вер чыккан юл дип. «Спецстрой» начальнигы үзе төзелештә беренче адым нарын атлаган шәһәргә — Лениногорскига сугылып чыгарга булды. Аны ачык йез белән каршы алдылар. — Сез зур эшләр майтарасыз икән. Радиодан да, газеталардан да кон саен сезнең хәлләрне сөйләп кенә торалар. Чын булса, хәтта Мәскәү кешеләре сеа- нең белән бүрек салып күрешә диләр. Вәлиуллинның сүрән йөзе беразга гына яктырып китте. — Ышанмагыз сез аңа, Иван Маркович, бу кадәресен журналистлар арттыра дыр инде. Ипан Маркович очрашудан канәгать иде. — Ә шулай да молодец! Яңа төзелешкә китеп, син бик дөрес эшләдең. Хәләхаәл сорашкач, ул гозерен әйтте: — Юк шул! — диделәр аңа.— Булса, кызганмас идек. Инан Маркович, хәтерем ялгышмаса. бар иде бит елар. — Ә без аларны гамәлдән чыккач, тураклап металл ватыгы итеп тапшыр дык инде. Кәрим Хәмидуллович монда зур өметләр баглап килгән иде. Булмады. Ә бәлки туры Ленинградка кеше җибәрергәдер? УГБ ясый торган заводның үзенә. Кызганычка каршы, ул агрегатны анда да серияләп чыгармыйлар, бер ел алдан би релгән махсус заказ белән генә эшлиләр булып чыкты. Дөрес, ел ахырына бер агрегат эшләячәкләр икән. Тик ул инде БАМга тәгаенләнгән. Шулай итеп, ул агрегатны кулга төшергәнче. Түбән Кама төзүчеләренә тагын бер ел көтәргә туры киләчәк икән. Ә бит аларга бүген үк кирәк! Хәзер үк! Кәрим Хәмидуллович, көндәгечә, төштән соң икенче каттагы бүлмәсенә күтәрелде. Идарә җитәкчеләрен җыеп, тагын бер кат сөйләшәсе килде. Шул чак секретарь кыз аңа кәгазь сузды. — Кәрим Хәмидуллович, сезгә телеграмма! Ул Лениногорскидан Иван Марковичтан иде. Анда нинди могҗиза беләндер металлга тапшырылмый калган бер агрегат табылганын әйткәннәр. Күп частьләре юк. Кирәк тапсагыз, килеп алыгыз дигәннәр. Төзүчеләр өчен күктән төшкән бәхет иде бу. Кәрим Хәмидулловичның шатлыгы йөзенә бәреп чыкты. Ниһаять, агрегат табылды. Лениногорскига шундук йөк машинасы җибәрделәр. Алып кайткач, аны аякка бастыру өчен күп көч түгәргә туры килде. Әмма, ни дисәң дә, төзүчеләр кулында хәзер җирне горизонталь тишә торган агрегат бар иде инде. Тик шатланырга иртәрәк булган икән шул әле. Аны көйләп, метр ярым җир үтелдеме-юкмы, мотор сүнде. — Ә бәлки, безнең исәп-хисап дөрес булмагандыр? — диде прораб. — Ул чагында кискеч я аска, я өскә китәр иде,— диде Кәрим Хәмидуллович инженерларга хас ышаныч белән. Сәбәбе кискечне кире алгач кына мәгълүм булды — каты токымга эләккәннәр икән. Ә бу горизонталь борау өчен хәтәр нәрсә — ул фәкать йомшак балчыкны тишәргә генә исәпләнгән. Тизлекне бермә-бер киметергә туры килде. Инде кыенлыклар бетте дип. сөенешеп кенә торганда, каяндыр су бәрә башлады. Траншея- туннель су белән тулды. Суны суыртыр өчен насос куйдылар. Эшнең барышы белән кызыксынырга килгән заказчы җәйге челләдә саз итекләре киеп траншея- да эшләп йөргән сварщикларны күргәч, әйтә куйды: — Кәрим Хәмидуллович, сез безне Иван Сусанин кебек сазга батырмакчы икәнсез. Ул да французларны сазлыкка шулай батырган. — Ялгышасыз. Александр Павлович. Иван Сусанин полякларны батырган ул. — Тагын бәхәсләшәсез! — диде заказчы ирония белән. — Дөреслек өчен бәхәсләшсәң дә ярый. — Ә минемчә, Иван Сусанин сазга французларны батырган,— диде заказчы. — Юк, полякларны! — Бәхәсләшәбезме! — Риза! Ирләр кул сугышты. — Бигрәк сулы участок икән, торбаларга тагын бер кат изоляция ясагыз! — диде заказчы саубуллашканда,— Акчасыннан тормабыз. — Ярар, эшләрбез. Өч чакрым өстәмә торба белән чагыштырганда тагын бер кат изоляция ясау тиеннәр генә иде инде. Кәрим Хәмидуллович, ә сез ул Сусанинны каян хәтерлисез? — диде прораб заказчы киткәннән соң.— Алтынчы класста укыган тарихны оныткан булсагыз да гаҗәп түгел ич. Кәрим Хәмидуллович яшь һәм әле төзелештә беренче адымнарын гына ясаучы егеткә сынап карады. — Үзен ничек уйлыйсың? Тәгаен белмәгән килеш бәхәсләшер идеңме? - Юк. Бу ерада эштән гел соңга калып кайта торган Кәрим Хәмидуллович бүген, ниһаять, ейгә үэ вакытында кайтып керде. Зәкия ханым моңа ышаныргамы, ышанмаскамы дигәндәй, бер — сәгатькә, бер иренә карап алды. Кирпеч шакмак лары, уенчык экскаватор, бульдозерлар белән уйнап йөргән Равил, әтисе кайтып керүгә, аның кочагына ташланды — Әти, әти! Акча бир әле! Кәрим Хәмидуллович аптырап китте. — Ә нигә кирәк ул сиңа? — Мин зур йорт салам, әти. Шуның нигезенә акча салырга кирәк! — Моңа сине кем өйрәтте? — Әни әйтә, яңа йорт башлыйсы булсалар, әтиең кесә тутырып көмеш тәң кәләр алып китә торганые,— ди.— Үзең дә бит көмеш тәңкәле нигез бәхетле бу ла дисең. Әйе, I960 елның салкын декабренда алар да Түбән Кама шәһәренең нигезен көмеш тәңкәләр салып башлаганнар иде. Кешеләр бәхетле, мул тормышта яшәсен дигән изге теләк белән. Аларның хыялы тормышка ашты: Түбән Кама туф рагында үзләренең көмеш тәңкәле нигезен тапкан ничәмә мең гаилә гомер киче рә. Ул үзе дә монда килеп, көмеш тәңкәле нигезен — бәхетен тапты.