Логотип Казан Утлары
Шигърият

ХЫЯЛЫБЫЗ БАШКАЛАСЫ

Баш урам Хәбәрләр күп. Хәбәрләр тиз килә. Соңга калмый хәзер соңгы хәбәр. Җимерелгән дип килә. Килми әле төзелгән дип берәр яңа шәһәр. Кемнең генә йорты тетрәнсә дә үзәкләрне ала өзеп-өзеп Шәһәрләрнең төне тыныч түгел, җир сулышы һаман өэек-өзек. Шәһәрләр күп. Кемгә нинди зыян кайбереннән калса зират кына?1 Бетончыга эш бар... утрауларда Бетончыга эш бар: җир астында.. Төзүчегә якты дөнья кирәк, тирән һава. ... Күп шәһәрләр карый шуңа күрә Көнчыгышка, Көнчыгышка таба! Җир астына түгел, җир өстенә. Көмеш сулар аккан ярлар буйлап. Үткәннәрне белә, күрә торып, бүгенгене, киләчәкне уйлап. Биек ярлар буйлап, калку җиргә салабыз без аның һәрбер йортын безгә дә бар дөнья күренеп торсын, һәм безне дә дөнья күреп торсын! Су буена, ярга, калку җиргә! Кояш, һава кирәк тәрәзәгә! Күрсен дөнья: киләчәккә безнең бу ышаныч нинди дәрәҗәдә! Табылмаслык булып югалганын.. Үләр хәлдән терелә алганнарын — беләбез без кайбер шәһәрләрнең сызымнарда гына калганнарын. Бик беләбез: кешенеке кебек шәһәр язмышы да каһәрләнгән. Шуңа, дибез — безнең кешелеклелек күренеп торсын безнең шәһәрләрдән! Яңа Чаллы үзәгеннән үтә. Юк, башлана Чаллы шул урамнан. Без Тынычлык проспекты дибез, зур ул аннан, проспектлардан. Кайда аның иң беренче йорты? — шәһәребез саен бар ул урам. Шул бер урам — барыннан да зуррак — дәүләтебез буйлап уза урап. һава тирән. Ярлар җиләс тора. Иркен сулый монда Җирнең җаны. Үзәк урамына — дәвамына ташлар тезә бүген Яңа Чаллы. Без Тынычлык проспекты дибез Аңа тоташ һәр урамның башы, һәр шәһәрдә, тыныч ятсын диеп, ипләп сала кеше һәрбер ташын. Планетаның чиксез бу урамын күптән төзи инде безнең халык: һәрбер ташын йөрәгеннән алып, һәрбер ташын йөрәгенә салып! Яңа Чаллы үзәгеннән үтә ераккарак, һаман ераккарак. Төзүченең йөрәк тибешендә: «Өзелмәсен — дөнья тора карап!» Ышанабыз: ялгышалао күпләр. Ышанмыйбыз дөнья ялгышына Ышанабыз — кешеләрнең, Җирнең, шәһәрләрнең якты язмышына! Төзүче без! Димәк, көрәшчеләр. Күкрәк сугып алай димәсәк тә. Төзелә монда Җирнең баш урамы, дәвам итә моннан киләчәккә! Тарту көче Тик ятмыйлар юллар. Юллар һәрчак замананың даим тарту көче. Юлы булгач йөкләре дә була, төяүчесе була, тартучысы. Ике туктап ике ял иткәннәр Чаллы үрен менеп җитәр-җитмәс. Аты булса кеше кая бармас, юлы булса кеше кая китмәс. Атлар тарткан, үгез, сыер тарткан, алар арса кеше үзе тарткан. Өметләре алдан чакырып торса, заманасы әйдәп торган арттан. Без бүген дә йөкче һәм тартучы. Йөкләр авыр, әмма атлар әйбәт Без һәрвакыт төяп бушатучы, замана ул һәрчак тора әйдәп. Йөк тә арта, тартучы да кирәк. Бушый алмый бүген йөкче кулы. Йөкче Казан кебек, Чаллыйөкче Тарту көче— яңа Чаллы юлы. Озатабыз Яңа машиналар һәм башкалар китә, һәм башкалар. Йөкче КамАЗларның тормышлары Чаллы юлы белән башланалар. Без озаткан яңа йөк атларын кайсы якта каршы алсагыз да, сез, егетләр, тизрәк бушатыгыз, бүген инде гаҗәп арсагыз да. Буш димәгез. Йөктә кырлар шавы (дулкынлана әнә карабодай). Соңгы кабат бездә сайрый-сайрый кошларыбыз китеп бара бугай. Сак булыгыз. Зинһар сак булыгыз бушатканда безнең КамАЗларны. Күлләрен дә алып үзләренә утырып китә безнең кыр казлары Озатабыз. Менә бер болынның чык тамчысы, соңгы бер чәчәге. Борчылмагыз! Барыбер бездә кала яңа бакчаларда — киләчәге. Югалтулар белән барабыз без Шәһәр кадәр шәһәр сал да. имеш, югалмасын икән бер буразна, үзгәрмәсен икән берәр инеш. Елга-сулар исән, кыр-басулар, җәйләре дә исән, кышлары да Елгаларны диңгез итә алабыз, күкләр биек очар кошларына. Күгебезнең тирәнлекләрен дә төягәннәр безнең машиналар Халкыбызның зирәклекләрен дә җиткерергә сезгә ашыгалар. Буш димәгез: яңа КамАЗларның әрҗәләре шыплап-шыплап тулган Җиребезнең җан җылысын төяп озатабыз сезгә яңа юлдан. Буш димәгез: яңа КамАЗларның әрҗәләре тулы асыл маллар Бушатыгыз! Анда безнең гомер, безнең көннәр, төннәр, кичләр, таңнар! Тик ятмыйлар юллар. Еллар һаман каршы ала яки озата тора. Олы юллар һәрчак ике яклы, нидер китә, нидер кайта тора Нәрсә тарта аны? Нәрсә көтә? Суык яктан килә җылы яктан Татарстан туфрагына баскач кардәш булып китә җиде яттан. Алып килә безгә хис-тойгысын үз халкының, ихлас кардәшлекнең Чикләре юк мәллә халыкларның, чикләре юк мәллә бу яшьлекнең? Чаллы юлы бүген илебезнең Кан тамыры. Шулай исәпләнә. Кая гына барып ялганса да без бүлмибез аны кисәкләргә. Бер. Тоташ ул. Сукмаксукмак булып ерактан ук илне иңләп ята. Бер. Тоташ ул. Чаллы юлы буйлап йөри вакыт бары ике якка! Машиналар — китә. Кеше — килә! Кошлар кебек кайта җан-туган да. Сигнал микән КамАЗ гудоклары сусаганга безнең җир-суларга? Җаны-тәне тарта. Килә, кайта — монда, димәк, аңа сулар һава. Чаллы юлы — илнең тарту көче. Машиналар китә — юллар кала. Машиналар китә. Килә — кеше. Кемнәр кайдан тагын юлга чыга? Чаллы юлы иркен. Киңрәк ягы килүчегә һәрчак, кайтучыга! Хыял Рухы таза булса, беркайчан да ашкынуын кеше тыя алмаган. Китәме ул читкә, я кайтамы — башланалар юллар хыяллардан. Күңеле саф икән, кешедән дә, алладан да кеше оялмаган. Күккә ашарлык олы мәхәббәтләр башланалар җирдә хыяллардан. Дөньясы киң. Шуңа гомере буе җиргә генә кеше сыя алмаган. Бер-бер артлы күпме йолдыз-җиһан кабына тора кайнар хыяллардан. Ул чаклар да булган — башны башка, ташны ташка куеп җыя алмаган. Үсә торсын дигән, яңа йортка нигез салган башта — хыяллардан. Мең кат лаек, юкса, шуңа кадәр үзенә-үзе һәйкәл коя алмаган. Шәһәр салган, шәһәр булып һаман һәйкәл килеп чыккан хыяллардан! Кешеләрнең таныклыкларына мин бер махсус билге уяр идем: әгәр булса, «Хыял-талант бар» дип, баш хәрефтән язып куяр идем. Бүлә торган булса аны кеше йөзенчегә берне, меңенчегә... мин бирдерер идем — кемгә кемгә — шагыйрь белән башта төзүчегә! Кагылмасын иде бер казык та, Яңа йортка нигез салынмасын.. Шәһәр түгел, мунча салырга да хыялсызлар берүк алынмасо1н! Алынганнар! Шәһәр булыр дигән, утырткан да бер таш, замандашым. Ялан кырдан искән җилләр генә тузгытканнар аның ялан башын. Алынганнар! Тездән сһзга батып, шушы кырга кергән минем чордаш. Күз алдында ап-ак шәһәр торган, ә янында торган бары бер таш! Бары бер таш. Ләкин хыялый таш. Ышанмас та кайбер акыллылар. Шунда да шул хикмәт: без кичергән хыялларның тирән акылы бар. Алынганнар! Бары ун ел гына... Бу — хыялның, юкса, сабый чагы. Зирәк бала кебек үзебезне һәм хыялны узып бара Чаллы! Алындылар! Ун ел элек монда алып килде бер таш Минем чордаш. Бөтендөнья картасында тора шәһәр булып хәзер шул горур таш! Иң яраткан төпчек балабыз күк аңа карап, күреп туя алмыйбыз. И көләч тә үзе, и матур да — шушы иде безнең хыялыбыз. Шушы иде безнең хыялыбыз. Нинди булыр үсеп җиткәч бала? Карыйбыз да алга. Карыйбыз да хыялларны тагын борчу ала. Күпме кеше, ничә кибете бар — гаме инде анда гына түгел. Җаны нинди, рухы нинди булыр, нинди булыр моның йөрәк, күңел?!Вагоннарда күбрәк, шәһәрләрдә сирәк яши шәһәр салучылар Алар китәр, тагын йөз елдан соң нәрсә әйтер монда калучылар? Чакырамы хыял йөз ел алга, маяклары шуннан дәшә микән? Син салырсың бер йорт: йөз ел анда ун йорт булып ул йорт яшәр микән? Йөз елларга таба безнең уйлар чәчәк ата-ата барырлыкмы? Хыялларны безнең бу шәһәрдән йөз елдан да күреп танырлыкмы? Шул турыда бүген безнең хыял. Шәһәр бала әле, хыял-бала. Оныкларга сөенечкә дигән нигезендә асыл хыял кала. Яши кеше. Бөек хыялларның белеп булмый кайда башланасын. Үсә Чаллы, кем өчендер ул бит хыялының бүген башкаласы. Белә кеше, кайгыртуны еллар йөзе-меңе белән кайтарасын. Безнең юл — яшьлеккә, яшәешкә... Тик хыяллар гына, тик хыяллар гына картаймасын!