Логотип Казан Утлары
Повесть

ИСКЕ СӘГАТЬ ДӨРЕС ЙӨРИ

Юл азагы юл башы тенадагы иске сәгать, ютәленнән буылган карт сыман озак гыжылдап, иртәнге алтыны сукты «Вакыт галижанәбләренә суык тигән,—дип уйлады Искәндәр— Суык тигән» Шул чак аның тәне буйлап салкын тәпиле кырмыскалар көтүе йөгереп узгандай булды Ул юрганын башына ук тартып китерде, жылы эзләп, аякларын арлы-бирле йөртте Аннары шактый вакыт, кымшанмыйча, күзләрен түшәмгә төбәп ятты Нәрсә турындадыр уйлыйсы, хыялланасы — шулай итеп иртәнге авыр хисләрдән котыласы килә иде аның Ләкин, үч иткәндәй, башына бер уй да килми Әйч. ул белгән-күргән нәрсәләр барысы да кара төн пәрдәсе артында бүленеп калган, әйтерсең, ул үткәнгә җилкәсе белән борылып утырган да киләчәкнең буп-буш чиксезлегенә күзләрен төбәп, онытылган иде Тәрәзәдән кергән сүрән яктылык ишәйгәннән-ишәя барып, озакламый бөтен бүлмәне тутырды Караңгылык әкренләп почмакларга күчте, пәрдә артларына үрмәләде, анда да сыеныр урын таба алмагач, идән ярыкларына сеңеп юкка чыкты Идәндә, төн диңгезе ярга чыгарып ыргыткан ватык кораб калдыкларына охшап, бер пар чүәк, уч төбе хәтле келәм, урындык башыннан шуып төшкән чуар сөлге генә ятып калды Искәндәр кинәт кенә юрганын тибеп очырды да тезләрен кочаклап караватка торып утырды Бармаклары белән чәчен артка сыпырып куй -1ы. күзләрен уды Инде тагын нишлим, дигәндәй, як ягына карангач, стенада асылынып торган жепне тартты, брадагы лампочка иртәнге яктылыкка куәт өсти алмады,— жепне янә тартып сүндерде Аннары ипләп кенә караваттан шуышып төште дә аякларына чүәк элеп, бүлмә буйлап лаштырлоштыр атлап китте Кухняга керде Өстәлдә инде атна буе юылмаган тәлинкәләр өелеп ята Иренеп кенә кранны борды, тагын жылы су юк икән Савыт-саба юмаска сәбәп чыгуына сөенгән ләй. теләр-теләмәс кенә сукранып, кранны ябып куйды «Элек тә жылы су сирәк килә иде Ә савыт-саба гел чиста тора иде Ничек юды икән ул аларны? Салкын су беләнме?» Өйдә аның юньләп ашаганы да юк иде Иртән бер чынаяк чәй эчә Дә чыгып йөгерә, көндез кайда туры килсә, шунда ашый, ә кич кич кайтканда күп чагында алар йоклаган була Кофе банкасы эзләп шкафта актарынганда, аның күзе стенадагы календарьга төште Күкрәктән суга кергән озын кара чәчле ялангач кыз артка каерылып караган да, үзенә төбәлгән чит карашны күреп, бер мәлгә югалып калган. Менә ул, исенә килеп, алга ташланыр да тар бүлмәне яңгыратып көлә-көлә диңгез эченә йөзеп кереп китәр... «Ерак китә алмассың,— дип елмайды Искәндәр — Гомерең аз калган». Ул, су кызының кызыктыргыч шәрәлегеннән котылырга теләгәндәй, календарьның соңгы битен әйләндереп куйды. Куйды да, арткы яктагы «Котты булсын Яңа ел!» дигән сүзләрне күргәч, сәерсенеп озак карап торды Бүген — утыз беренче декабрь, елның соңгы көне иде Ә ул бер нәрсә дә әзерләмәгән, аның бер нәрсәсе дә юк. Өе ташландык абзар сыман, тәм-том, аракы-шәраб та алмаган, чыршы хәстәре дә күрелмәгән Өе генә түгел, аның уйлары, хисләре, хыяллары — гомумән, ул үзе Яна елга керергә әзер түгел. Шулчак стенадагы иске сәгать, гыжылдап, озак итеп бер тапкыр ютәлләп куйды. «Вакытка суык тигән» —дип, ачу белән иреннәрен тешләп кабатлады ул Инде ничә тапкыр шул сәгатьне антиквар кибетенә илтергә жыенды Вакыт тими Бабайдан калган истәлек, дип тота Бабасы күптән дөнья куйды инде. Ә сәгать һаман йөри. Гүя ул әле һаман бабасы вакытын санап йөри, гүя ул әле һаман бабасы өчен ютәлли.,. «Вакытка суык тигән...» Ул көннән аның өчен дөньядагы бар нәрсәнең мәгънәсе үзгәргән кебек булды, җансыз әйберләргә җан керде, бүлмәсе көннән-көн зурая барган сыман тоелды, ә тирә-юньдәге түгәрәк дөнья күзгә күренеп кечерәйде Искәндәр көннәр буе шәһәр ыгы-зыгысына ияреп ихтыярсыз йөри-йөри дә, тын гаваньга кайтып сыенган нәни каек сыман, аптырап- сәерсенеп бик озак бүлмәсе уртасында басып тора. Гасырлар артыннан килгән күкрәү авазына охшатып иске сәгать суга башлагач кына, яңадан аңына килгәндәй була. Ул инде ничә еллар буе шушы сәгать белән сөйләшеп, бәхәсләшеп яши. Кайвакытта, бигрәк тә ялгыз калган чакта, борынгы сәгать янында ул үзенең бик кечкенә, уйларының да бик вак икәненә төшенеп, гарьләнеп тә куя. Тора-бара сәгатькә ул җанлы әйбергә караган сыман карарга гадәтләнде. Иртәнге алтыда радиодан гимн яңгырый башлагач, иң беренче эш итеп, әле кулындагы бүләк сәгатькә, әле стенадагы борынгы сәгатькә карый. Үз кулындагы сәгатьнең дөрес йөргәнен күргәч, бала кебек сөенә. Иреннәрен кыйшайтып, стенадагы сәгатьне үчекли, ярый инде, миннән булсын яхшылык дигәндәй, диванга басып телләрен күчерә. Искәндәр тәрәзә төбендә яткан сәгатен әйләндереп карый-карый кулына такты Аннары кабалана-кабалана киенде дә идән себеркесе эзли башлады. Ләкин — гөнаһ шомлыгы — өйдә себерке юк иде. Сон моңа кадәр булгандыр бит инде ул Хатыны себеркене дә үзе белән алып китмәгәндер Искәндәр аның идән себергән чагын хәтерләргә тырышты, ләкин исенә төшерә алмады. Зәңгәр джинсы чалбар киеп, тузгыган коңгырт чәчләренә башы белән чума-чума иелеп идән юганын хәтерли, J менә идән себергән чагын — юк. Әллә идәнне ул бер чакта да себермәде микән? Көн саен югач, себереп торуның кирәге дә калмый Мүкә- ли-мүкәли килеп, башы белән пианинога бәрелгәч кенә, үзенең гел кирәксез нәрсәләр турында уйлаганын аңлап, башын түбән иде Тезләрен юешли-юешли күпме тырышса да, идән чистармады, киресенчә, пычрагы буй-буй булып җәелеп кенә калды Кул селтәп, юлбарыс тиресенә охшап калган идәнгә караңгы бүлмәдәге иске паласны чыгарып каплады Шул арада кухняда кофе ташый башлады йөгереп барып газны сүндерде дә, кофега ике шакмак шикәр салгач, озак итеп аның ак күбекләре сүнгәнне карап торды. Каядыр ашыккан, кабаланган кебек, тиз генә юынып алгач, яңадан кухняга чыгып, авызын пешерә-пешерә кофе эчте Эчеп бетергәч, бөтен эше тәмам булган кебек, тагын туктап калды «Нишләргә? Бүген нишләргә? Нинди эшләр бар бүген?—дип үз-үзе- нә сорау бирде ул. — Беренчедән, өйне тәртипкә китерергә Аннары, кибеттән кирәк-ярак ташып, бәйрәм өстәле әзерләргә Чыршы табарга ♦ Уенчык элмәсән дә ярый, бала-чага юк — Ул. чыннан да бала-чага = юклыгына ышанырга теләгәндәй, як-ягына каранды — Чыршы кыяфәте х булгач, исе аңкып торгач, шул җиткән. Тагын нишләргә? Ә-ә-ә'? Ә, ку- “ каклар'? Күптән дәшеп куйган кунаклары бар бит аның Бүген тагын £ бер тапкыр исләренә төшерергә кирәк булыр Инде күптән күргәне дә, t аралашканы да юк. Телефоны булганнарына шалтыратыр, Ислам белән ? Шәүкәтләрнең өйләренә кереп чыксаң да була» Искәндәр почмактагы тумбочка өстендә торучы телефонга күз таш- 5 лады. Куе кызыл төстәге телефон иртәнге эңгердә менә-менә сүнеп ки лүче олы бер утлы күмергә охшап тора Соңгы арада нигәдер берәү дә * шалтыратмый әле аңа. Баштарак, алар киткән көннәрдә, берничә көн = телефон тынып тормады. Аны сорап шалтыраттылар, кызының класс- > ташлары шалтыратты Ул, нигә аны миннән сорыйсыз, дигән сыман, = өзек-өзек кенә җаваплар кайтарды «Китте ул, китте Белмим, белмим Бөтенләйгә китте, белмим, белмим Кайтмаска китте Нишләп шаяр- = тыйм, ди инде... Шулай килеп чыкты инде Бер-беребезне аңламаган - быздыр Үткән үткән инде, нишлисең. Ун елны түгел, бөтен гомерен » суга салган кешеләр дә бар бит Хәерлегә булсын Юк. юк, үкенмим Үкенмәм. Сөенмим дә. Күптән шулай булырга тиеш иде Шулай кирәк = иде,.. Җае чыкмый торды Менә, ниһаять, җепне өзәргә булдык Ана - яхшы...» Искәндәр телефон трубкасын кулга алып бераз әйләндергәләп тор дыда беренче булып хәтергә килгән номерны җыя башлады Озак җа нан бирми тордылар Искәндәрнең трубка тоткан кулы тирләп чыкты Ниһаять, колакны кытыклап торган озын гүләү авазын бүлеп, теле фоннан таныш тавыш ишетелде — Тыңлыйм сезне Искәндәр шатлыгыннан кычкырып җибәргәнен дә сизми калды — Ә-әй1 Хәмит дус1 йоклап ятасың мәллә? Шалтыратам, шалтыратам — җавап бирмисен. Бәйрәм көнне йоклап яту килешми — Т-c-cl Кычкырма шулкадәр. Балаларны уятасың Сәгать ничә икәнне беләсеңме соң син? Искәндәр, аптырап, әле кулындагы сәгатькә, әле стенадагы сәгатькә карады — Бе-ләм — Бу вакытта авылдагы карт әтәчләр белән шәһәрдәге карт буйдак лар гына тора — Бәйрәм бит — Бәйрәм нәрсә өчен? Бәйрәм ул, туган, халык йокласын өчен Рәхәтләнеп, бөтен кайгыларыңны онытып йоклар өчен ул бәйрәм Искәндәр, Хәмитнең шулай акыл өйрәткән тон белән сөйләвенә сәерсенеп, телсез калды. «Нәрсә булган моңа’ Иртәнге җиденче яртыда түгел, төн урталарында шалтыратканы булды алан кырт кисеп • кайтармый иде» — йокыңны бүлгән булсам, гафу ит Кичкә безгә кил неңне >э!ын бер тапкыр исеңә төшермәкче генә идем Телефон тынып калды, бераздан кыштыр кыштыр ипле Ерг- тонык кына булып чатың кыз тавышы ишетелде «Бармыйбыз да. килмибез дә». Телефон тагын шытырдап алды Хәмит яны чалырдай итеп учына кыса иде, ахрысы Ниһаять, ул телгә ки Гавышы. әле генә бозлы судан чыккан сыман, салкын һәм калтыраулы нде Искәндәр малай, безнең планнар үзгәреп тора бит әле Хатын бит Яна ел ул гаилә бәйрәме, аны һәркем үз өендә я туганнарында үткәрергә тиеш, ди. Үзең беләсең, хатын-кызга аңлатып буламыни? Үпкәләмә, малай, без әтиләргә барырга булган идек. Нигә эндәшмисең? Иртәгә үзең безгә килеп чык Барыбер бер ялгызың. Күңелсез дә булыр үзеңә. Сөйләшеп утырырбыз. Хатын пәрәмәч пешерер.. Телефон трубкасы Искәндәрнең кулын пешерә башлагандай тоелды Ул аны шапылдатып куйды да тәрәзә тупсасына килеп таянды. «Әйе!- Тәрәзә .пәрдәләрен җәһәт кенә ике якка каерып ташлады.— Әйе! Димәк, боҗра чыннан да кысыла башлады Исемлектән бер кешене сызып ыр гыттык. Дуслар исемлегеннән Хәмит, Хәмит Без синең белән биш ел буе бергәләп юкка гына студент шулпасы эчтек микәнни? Биш ел буе бер бүлмәдә яшәп, болай да кыска гына гомернең биш елын уртак кайгылар. уртак шатлыклар белән уздырдык...» Сөмбелнең бер кичне әйткән сүзләре кылт итеп аның исенә төште.. «Әллә син үзеңне берәр кешегә кнрәкмен, дип уйлыйсыңмы? Чыгарып ташла башыңнан ул беркатлы уйларыңны Кеше үз өен яратса, шул бик җиткән Әллә син үзеңне берәр кеше үлә-бетә ярата, синең өчен җанын бирергә әзер тора, дип беләсеңме? Шулай булмый торсын. Әгәр дә берәрсе сиңа якты йөз күрсәтә икән, белеп тор, димәк, аңа синнән нидер кирәк, яисә, һич югында, аңа шулай яхшы, аның синең белән уйнап аласы, үзенең шатлыгын сиңа күрсәтеп бер ялтырыйсы килә. Шулай птмәсәң, шатлык шатлык булмый бит, җир астына күмелгән хәзинә була» Искәндәр, гадәтеннә, аны бүлдермичә генә тынлап утырды, кайтарып сүз әйтмәде Шулай итсәң, сүзен тизрәк очлыйсын яхшы белә иде ул Бу сүзгә Хәмит оеткы салып чыгып китте. Төнге сәгать унберләрдә көт мәгәндә килеп кергән иде ул йөзе әле генә мунча чыккан төсле алсуланып киткән, бүреге гадәттәгедән арткарак шуышып тәбәнәк маңгаен биегәйтеп җибәргән Түргә узып тормадылар, кухняга кереп утырдылар Сүзне Хәмит башлады - Малай, хәлләр хөрти бит әле минем,— диде ул еламсырак тавыш белән.— Хөрти, малай, эшләр — Нәрсә булды тагын? Милиция-мазарга эләкмәгәнсеңдер бит? Шуннан да зур трагедия юк бүгенге көндә — Сүзне уенга борырга, Хәмитнең көн аралаш табылып торган борчуларын бүгенге сүз үзәгенә алмаска иде аның исәбе. — Анысы юк ла баш ике түгел... Хатын әллә нишләде... Кичә бөтенләй өйгә дә кайтмады Кайдадыр кунып калган Кайтуына бугазына ябыштым Күзгә караган да тик тора Исерек кеше шикелле елмая. Бер кул белән якасыннан тотып, икенче йодрыкны йомарлап тордым-тордым да. үзем дә сизмәстән, елап җибәрдем. Суга алмадым Балалар куркыр, дидем Ә ул, берни булмагандай, чишенде дә малай белән кыз арасына кереп ятты. Шуннан соң гына теле ачылды. — Кайда йөрдең, эттән туган нәрсә,— мин әйтәм.— Балаларың төне буе тәрәзә төбен саклап чыкты Син төннәр буе кайтмыйсың бит әле, — ди.— Син кайда йөрсәң, шунда. И-их, шунда күлмәген күтәреп каеш белән ярасы килде! И-нх! Соң мин Минем белән чагыштыра бит үзен. Мин нәрсә, калсам, шул дуслар белән сөйләшеп калам Әллә кайда эт типкәсендә йөрмим бит Дуслар очрый Әйдә, сөйләшеп утырыйк, күрешмәгәнгә биш былтыр, диләр Шунда аларга «Хәзер мин йөгереп кенә хатыннан рөхсәт сорап киләм Җибәрсә, утырырбыз»,—дип әйтә алмыйм бит инде Үзең күреп торасың, Искәндәр, шулай каткан күңелне җебетеп, җанны бушатып утыра торгач, таң атканнары сизелми дә кала Бер сөйләшүе бер гомер бит ул андый чакларны Ә өйдә нишлим мин? Фатирын алып биргән, 20 мебелен тезеп куйган, зарплатасын тиенен тиенгә кайтарып җиткергән Тагын ни кирәк аларга? Дуслар белән әллә нигә бер рәхәтләнеп күңел бушатып утырырга гына хакым бардыр бит инде минем, ә5 — Үзенә шулай дип әйттеңме соң? — Әйттем, әйтмәгән кая? — Нәрсә ди? — Мин дә нәкъ синең сыман эшлим Квартираны сиңа гына түгел, семьяга бирделәр, мебельгә минем дә өлешем керде Телисең икән, претензиясез генә шушында яшә, теләмәсәң, дүрт ягың — кыйбла, ди — Ә күңел турында, күңел турында аңлатып әйттеңме соң? — Күнел нәрсә? Күңел ул миндә дә бар, ди — Дуслардан башка, кешеләрдән башка, җәмгыятьтән башка яшәп булмаганын, кешенең кешесез тормыш итә алмаганын төшендерергә иде ана. — һәй, малай, бар сүзеңә дә җавабы әзер бит аның Нәрсә, хатын сиңа дус түгелмени? Хатын сиңа дошманмыни, ди? Сиңа бәгыреннән өзеп балалар тапкан, егерме ел җыеп килгән ип яшерен хисләрен бүләк иткән хатының сиңа ятмыни? Син дә ип элек аны акларга тиеш Бер ха тыныңны да аңламагач, аны юата, аның күңелен күрә белмәгәч, нинди дуслар, нинди җәмгыять турында авыз ачып сөйләшергә мөмкин, ди. Син башта хатыныңның күңелен күр, шуннан соң башкалар турында уйла, ди — Ә нигә, моңа кадәр әйбәт кенә тора идегез бит әле Минем Сөмбел сезне гел мактап сөйли иде Хәмит тырыш, Хәмит йорт җайлы, Хәмит юк-бар белән баш катырмый. Ә мин ялкау, мин булдыксыз, мин өй турында кайгыртмыйм, мин бушкуык, мин юк нәрсә турында хыял ланып гомеремне уздырам Искәндәр, кызып китеп, тавышын чамасыз күтәрә төште бугай, сөй ләнә сөйләнэ кухняга Сөмбел килеп керде — Нәрсә мактанасың, нәрсә әтәчләнәсең тагын? — Хәмит белән менә бар дөньяны сүгеп утыра идек әле Дөньяны сүкмәгез сез, шул дөньяда яши белмәгән өчен, үзегезне сүгегез. Дөнья нәрсә? Дөньяның гаебе юк. Ул мен ел элек тә шулай булган, мең елдан соң да шулай булачак Ә менә кеше үзгәрә, кешеләр үзгәрә, халык үзгәрә — Кеше белән бергә дөнья да үзгәрә инде — Хәмит коңгырт күз ларек челт-челт йомып куйды, уртадан кырт бөгелеп төшкән мул каш лары турайды — О-ol Пәри башка, җен башка Бутамагыз әле сез. егетләр Табигатьнең үз законы, кешенең — үз законы. Табигатькә кеше кирәк ту гел, ә кеше табигатьсез яши алмый Җәнлек-җанварларны гына кара гыз сез: алар табигать законнары буенча яши, алар.чан табигатькә бер »ыян да юк. Ә кеше? Кеше кыра, җимерә, елгаларны туктата, урманнар ны кисә, һавага тонналап агу очыра Табигатьнең үз баласы булса, үзен тудырган дөньяга шулай карамас иде ул. Димәк, кеше — табигатьнең үги баласы . Искәндәр. Сөмбелнең сүзне бөтенләй бүтән якка борып җибәрүенә уңайсызланып, Хәмиткә карап куйды Хәмит тырпаен торган тыңлаусыз кара чәчләрен бармаклары белән аралаган да идән ярыгына карап уй ia чумган Искәндәрнең нидер әйтергә җыенганын күреп. Сөмбел там чыга охшаган озынча йөзен күтәрә төште Юка иреннәренең сул почмагыма мыскыллы елмаю саркып җыелды — Космологии теорияләрең белән Хәмитнең башын катырма әле Менә сезнең аркада, хатын-кыз аркасында җирнең үги улы булып беттек тә инде. Җәнлекне ник үтерә кеше—хатын-кызга тун кирәккә Диңгез төбен нигә айкый кеше хатын кызга энҗемәржән кирәккә Урманны нигә кисә кеше — хатын-кызлар бер-берсен уздырып мебель даулаганга. Сугышлар нигә чыга — хатын-кыз аркасында. Безне менә шушылай начар итеп кем тәрбияли — хатын-кыз тәрбияли...— Боларның барысы өчен дә син гаепле дигән сыман, Искәндәр Сөмбелгә карап алды - Бүген нинди тузга язмаган мәкалә укыдың тагын? Үзең җир, җир, дисең, үзең һаман күктә йөзәсең... Сөмбел, тыела алмыйча, көлеп җибәрде. Аның тавышы, йолдыз чыңына охшап, бик тирәннән, ерактан килә иде. — Мин күккә синең янга менәм бит,— дип башлады ул, көлүеннән тыела алмыйча.— Эштән соң сәгать буе чиратта торып, сетка тутырып азык-төлек төяп кайтам.— Аның тавышы торган саен кырыслана барып. шырпы кабына ябылган кигәвен быжылдавына охшый башлады.— Барын-югын әтмәлләп ашарга әзерлим, табак-савыт юам, өйне җыештырам. Аннары сине эзлим. Син өйдә бар да кебек, юк та кебек. Гәүдәң бар. үзең юк. Аягың — җирдә, башың — күктә. Каяле, мин әйтәм, бу илаһи затны — сөекле иремне — күреп төшим әле, дим дә күккә менәм. Ни әйтсәң дә. безнең гаилә члены, кызыбызның атасы бит ул. — Ярый, Сөмбел, җитте, арттырыбрак җибәрәсең. Хәмитнең үз борчуы үзенә җиткән. Хәмит ашыкмыйча гына тураеп басты да ишеккә таба атлады — Гафу итегез. Мин болай гына, үтеп барышлый гына кергән идем, гаепләп калмагыз. Искәндәр, киенеп, аны озата чыкты. Урамда ишеп-ишеп кар ява. Кар иреннәргә төшеп эри, муеннарга тула, керфекләргә куна. — Күптән урамга чыгасы калган,— дип үзалдына гына әйтеп куйды Искәндәр — Юк белән баш катырып утырабыз шунда. Без күк белән җир турында фәлсәфә сатып утырабыз, ә монда дөньяның асты-өскә килгән, күк белән җир тоташкан. Я, әйтеп кара, кайда җир дә кайда күк монда хәзер? — Әйе,— дип көрсенде Хәмит. Ул әле һаман үз уйларыннан арына алмый иде, ахрысы. — Җир, күк, табигать, кеше турында фәлсәфә кору—бөтенләй кирәксез нәрсә. Аңа карап үзгәрми ул, агайне. Аристотельләр, Гегельләр, Платоннар безгә караганда күп акыллырак булган. Алар дөньяны аңларга һәм аңлатырга тырышканнар. Ну, аңлаттылар да ди. Шуннан дөнья үзгәрәме? Юк, юк1 Кояш мең ел элек тә көнчыгыштан чыккан, хәзер дә шуннан чыга. Агачларның яфрагы элек тә яшел булган, хәзер тә яшел. Элек тә җирдә яхшы-яман булган, хәзер дә бар. — Коперниклар булмаса, син мескен әле һаман да Кояш Җир тирәли әйләнә, дип йөрер идең... Искәндәр Хәмитне җиңеннән тартып туктатты. — Әйләнсен! Миңа димәгәе кояш гел синең заводың тирәли әйләнсен. Аңа карап дөнья үзгәрми бит. Безнең ничек уйлаганга карап дөнья үзгәрми. Кояшның ничек әйләнү-әйләнмәве мине тамчы да кызыксындырмый. Кеше акылында кояш — Кояш булып урын алган. Минем өчен аның яктыртуы, җирне җылытуы, көнчыгыштан чыгып көнбатышта баюы кыйммәт. — Син, Искәндәр, авыл мулласы шикеллерәк фикер йөртәсең. Табигать законнарын белми торып, бүгенге фән казанышларына ирешеп булмаганын, менә бу багана башындагы лампочка да янмаганын аңлыйсыңдыр инде, шәт. Галәмгә очу, айга менү турында әйткән дә юк... — Ә миңа синең галәмеңнең кирәге шул кадәр генә бит, Хәмит. Миңа шушы бәләкәй генә җир шары да җиткән. Нәрсә калган анда мина? Искәндәр озак итеп күккә карап торды. — Җирнең ресурслары чикләнгән. — Чикләнсә... Булганы җитәр безгә. Чамалап тотарга кирәк. Еряк юлга чыгам, дип, өйдәге бөтен ризыкны биштәргә тутырмыйлар бит ин де. Юлга чыксаң, юлда тап дигәннәр борынгылар Ә без менә күп нәрсәмен кадерен белмибез. Кая ашыгабыз, белмим Ашыккан ашка пешкән, ди иде безнең бабай — Син. Искәндәр, жир дә жир, дисең, ә үзен бер дә жир кешесенә охшамагансың Менә жир өчен, табигать өчен нәрсә эшләдең син5 Берәр агач утырттыңмы? ♦ — һәр елны Кызыл шимбәдә урам себерәм = — Синең ул урам себерүең шимбәгә әзерләнгән көрәк бәясен дә ® капламый бит. — Анысы минем эш түгел Кушсалар, зуррак эшне дә эшләрбез ? — Ә нигә кушканны көтеп ятарга? ® Искәндәр аңа жавап биреп тормады, иелеп кулына кар алды да йо- д марлап күккә ыргытты Кар йомарламы аларның каршына ук төшеп, < чәлпәрәмә килде. 5 — Күрдеңме?— Ул Хәмиткә күтәрелеп карады — Җир җибәрми без- j не. малай. Җирдә туган җан иясе җирдә яшәргә тиеш Күккә хыял бе- J .тән генә менәргә кирәк, күңел белән, җан белән генә. Шекспирлар. = Бетховеннар кебек Галәмгә синен гәүдәң түгел, рухың кирәк Тимер- ф бетон йортларга караганда, җан җылысы күбрәк кирәк кешеләргә Ке _ ше барыбер урамда яшәми ул, бер алачык булса да салып керә Ә менә ш күңелне тәртипкә китерү кыенрак Кеше иң элек үз күңеленең ап-ак өен s салырга тиеш. Ф — Телиме-теләмнме, кешенең хыялы ахыр чиктә материаль төс ала, я чынга аша бит — Бу өлкәдә безнең Сөмбел специалист инде Аның белән киле- й шер идегез сез. Аныңча, без барыбыз да чит планетадан жиргә экспе- < римент ясар өчен китереп ташланган җан ияләре бит Шуңа күрә жира нсң кадерен белмибез, аның байлыкларын санлыкларга төян үз йорты бызга алып китәргә җыенгандай яшибез Кешеләр арасындагы дошман лык, жир бүлү, канкойгыч сугышлар да шул чит планетадан килүебезнең сәбәбе, дип анлата ул. Аныңча, без — жирнең үги баласы Кем ничектер, минем әле җирдә бер явызлык та. бер зыян эш тә кылганым юк Күпме алсам, шулкадәр бирәм Димәк, бурычым да юк — Җиргәме, хатыныңамы? Хатынына зарплата кайтарып бирү белән Җиргә әжәт түләүне бутама син, Хәмит Җиргә без һәрберебез бурыч ЛЫ. Менә кеше шул бурычны түләргә өйрәнгәч. Җирдә гармония булачак. — Хатынга күпме бирсәң дә, аз, ди ул Хәмит сүзне уенга борырга уйлады, ахрысы —Ә безгә үзебезгә дә яшәргә кирәк Син әйтмешли, күңелнең ак өен корырга кирәк. Аннары, күңел белән генә яшәп бул мый бит әле Кешеләр үзләре күккә очканда, син хыялыңда гына күккә ашып утырсаң, ерак китә алмассың. Сөмбел дөрес әйтә ул, без жирнең үги баласы Инстинкт буенча омтылабыз без күккә Берәр тапкыр әниең янына кайтканың бармы соң? — Нигә? Монысы ни дигән сүз тагын? ӘНИ үткән ел гына өч ай без дә торып китте бит — Ә үзеңнең кайтканың бармы? Әллә кайдагы планетаны тугай йортыбыз, дип, шунда кан тарта, дип шапырынабыз, акыллы сүзләр сөй либез, ә үзебезнең ындыр артындагы әниләребез янына кайту турында исебезгә дә кереп карамый Хәмит бармак калынлыгы булып өелгән карны сыпырып төшерде дә якасын күтәреп куйды Искәндәр, аңа карамыйча гына, сүзен дәвам итте ’ Беләсеңме, Хәмит, соңгы арада бик сәер төшләр күрәм әле мин Покыга китүгә, колагыма бик сәер музыка ишетелә башлый Ул якы иайганиан-якыная бара Карасам, алдымда - фаэтонга җигелгән ка натлы ак ат Үзе күзләрен тутырып миңа карый, карашы шундый ягымлы, шундый таныш Фаэтонга менеп утырам да һавага күтәрелеп китәм. Очам, очам, музыка мине һаман озата бара Бу бит—минем музыка, мин гомерем буе язарга хыялланган музыка. Ул көчәйгәннән-көчәя бара, мин, фаэтонга басып, барабан таяклары белән әле бер йолдызга, әле икенчесенә сугам, йолдызлардан музыка яңгырап түгел, агылып чыга. Мин сабый бала кебек бар галәмне яңгыратып көләм Минем тагын да югарырак менәсем, яңа йолдызларга кагыласым, тагын да серлерәк музыка авазлары ишетәсем килә Канатлы атны куаларга теләп, бар көчемә ана сыдырам. Камчы эзе ак атның сыртында кып-кызыл булып сызылып кала, менә ул эздән кан тамчылары чәчрәп чыга, канатлы ат әкрен-әкрен генә алсу төскә керә, минем күзләрне кызыл элпә каплап ала. Музыка тына, һәм мин бар көчемә кычкырып җибәрәм. Уяныгг китсәм, бүлмә тып-тын, тәрәзә пәрдәләре генә иртәнге кояш нурларыннан алсу төскә кереп, шомлы төшне искә төшереп тора. Ул канатлы ат турында да озак уйладым мин. Әле беркөнне альбом актарып утырганда әнкәйнең күзләрен күреп шаккаттым. Төштәге ак ат күзләренә шундый охшаган икән аның күзләре. Нәрсәгә юрарга икән бу төшне? — Сөмбелгә сөйләгәнең бармы соң? — Аңа сөйләдең ни дә сөйләмәдең ни. Аннары, сирәк күрешәбез бит без. Сөйләшергә вакыт та юк. Ул — көндез эштә, ә мин — кич... Минем хыялый дөньяма бигүк керәсе дә килми бугай аның. Мине бөтенләй буш куыкка саный кебек ул. Кайчан бер жиргә төшәрсең инде, дип көрсенә дә тагын үз дөньясына кереп чума. — Соң үзе дә чит планеталар, оча торган тәлинкәләр белән женләнә түгелме сон? — Соңгы арада бөтен укыганы —гел шул турыда. Синең янга күккә менәсем килә, шуңа укыйм ди. Үзең ишетеп тордың бит. — Җирдә күрешә алмасагыз, күктә бер очрашып сөйләшер, аңлашыр идегез. — Аның оча торган тәлинкәсе минем хыялый ак йортны күрми, минем хыял аның тәлинкәсенә керә алмый, ахрысы, йөрибез шулай теген- дә-монда очып Ә гомер уза, заяга уза. — Менә кайтып та җиттек,— диде Хәмит. Искәндәр, сүзеннән бүленеп, капыл туктап калды. Кар туктаган. Күк йөзе күтәрелеп, биегәеп киткән. Җир соры болытлар фонында илаһи бер төскә кереп калган. Әйтерсең, җир белән күкнең урынын алмаштырып куйганнар. Күк шундый да гадәти, ә жир — саф, жир ак әкияткә төренгән, жиргә аяк белән басарга түгел, кул белән кагылырга да кыймассың. Искәндәр, шушы матурлыкны гомерендә беренче тапкыр күргәндәй, сак кына басып подъездга керде. Җиңен кайтарып, сәгатенә күз салды. — Кара син, икенче киткән бит, малай. Тагын эләгә инде сиңа хатыныңнан Кереп аңлатыйммы? Икәү булгач, бәлки сүз әйтмәс. — Кирәк түгел. Күп аңлаштык инде аның белән. Мин сиңа аһ-зарымны сөйләрмен, дип килгән идем, үзегезнең исәбегез үзегездән артып ашкан икән. Бер уйлаганда, минем хәл җиңелрәк тә әле. Мин — жир кешесе Хатын да миннән ерак китмәгән. Җирдәге хәлләрне ничек тә ерып чыгарга тырышырбыз Ә менә сезнең хәлләр катлаулырак. Сез икегез дә — күктә Күктәгеләргә аңлашу авыррак. Аллалар сөйләшми бит, ым кагып кына аңлаша И-их, сезне! Бер-берегезгә юл куярга кирәк иде азрак Ярый, сезгә акыл җыярга дип барып, үзем акыл өйрәтә башладым бугай Әле үзегездә кунып калмакчы да булган идем. Хатынга үч итеп. — Хатының да сиңа үч итеп берәр иптәш кызы янында кунып кайткандыр әле йөрисез шунда качышлы уйнап, кеше башы катырып.- Искәндәрнең чын-чынлап ачуы чыга башлаган иде Ул подъезд ишеген шапылдатып япты - Керсәң, кер, кермәсәң, әйдә безгә! — Сезнең йолдызлы өйдә урын булмас мина Үзебездә, ни әйтсәң дә, җылырак икән Хуш, тәмле йокы! — Сәлам әйт Вакыт бик соң, Тавыш-фәлән чыгара күрмә тагын — Әбиеңне өйрәт ♦ Хәмит авыз тутырып елмайды да, кырт борылып, баскычтан менеп = китте z к м Искәндәр сәгать суккан тавышка сискәнеп башын чайкап куйды 5 Иртән иртүк әллә нинди уйлар килә әле бүген Вакыт та гадәттәгедән ? акрынрак уза Хәзер нишләргә инде? Ул бүлмәгә күз йөртеп чыкты да 5 бер баштан икенче башка арлы-бирле йөренергә тотынды Юл уңайлый 5 гына урын-жирне җыеп куйды, урындыкларын стена кырыена тезеп ° чыкты, шифоньер астында күзенә нидер чалынган иде, тезләнде дә g кулы белән үрелеп шуны тартып чыгарды Кызына былтыр алып кайт- = кан сары толымлы курчак икән. Бер кулы юк Курчакны алга артка > аударып карады, ыгы-ыгы килеп елый, тик күзләре генә элеккечә йо- в мыл.мый. гел ачык тора. Ул курчакны кая куярга белмичә бер мәл уй- w ланып торды, тәрәзә төбенә утырткан иде, авып төште, өстәлгә дә. = урындыкка да, шифоньер башына да куеп карады, ләкин бер кулсыз » курчак кызы кайда да ятышмый сыман иде', йомылмый торган зәңгәр ® күзләрен тутырган да гел аңа карап тора. Аптырагач, курчакны ши- ч фоньер тартмасына салды да өстенә чүпрәк каплап куйды Инде нишләргә? Берничә мәртәбә телефон янына да килеп карады < Трубкага тотынырга кыймады Хәмит белән сөйләшкәннән соң, телефон “• аппараты кызыл тәнле салкын бака төсле тоела башлады аңа Трубканы алсаң, бак-бак, дип кычкырыр сыман Пианиноның буявы куба башлаган капкачын күтәреп, озак кына аклы-каралы клавишаларга ка pan торды Бүлмә эче шулкадәр тын, шул тынлыкны бозып көй уйнар га җөрьәт итмәде. Я күршеләр кереп җитәр, дип уйлады Моңа кадәр болай ук кыюсыз түгел иде бит ул Кызы иртүк пианино «дыңгырдата» башлауга, күршеләре йөгереп керсә дә, сүзне уенга борып кына җибәрә иде Шушы микәнни инде аның ун ел буе көрәшеп алган җан тынычлы гы, шушы микәнни аның күңел хөрлеге, уй бөтенлеге, шушы микәнни аның иҗат иреге?! Алар киткәнгә иртәгә бер ай тула, шул арада нәрсә кырды ул? Әйе, сырты сызлый башлаганчы урында ауный, теләгән вакытта тора, теләгән вакытта ашый, кая теләсә — шунда бара Ләкин болар гына аз бит Аның тормышында нидер тамырдан үзгәрергә, ул бөтенләй яңача яши башларга тиеш иде бит Канда ул үзгәреш? Элек аның бар уңышсызлыкларыиа ул, бары ул гына гаепле кебек тоела иде. Костюмы үтүкләнмәгән булса да, эштә кәефен кырсалар да — нишләсә дә — ул гаепле Музыка яза алмыйча газаплануына да бары ул, бары тик ул гына гаепле, ул гына сәбәпче Искәндәр, нәрсәдер исенә төшкәйдәй, кабаланып, пианино янына килде дә клавишаларга ачу белән суга-суга уйный башлады Куәтле аккордлардан бүлмә сискәнеп уянгандай булды, стеналар бөтен тәне белой калтыранып куйды. Ул музыка язачак' Ана үч итеп, бөтен дөньяга үч итеп язачак! Ул ансыз яши ала. ә музыкадан башка яши алмый, ул бары тик музыка өчен генә яши.Хәзер аның үз иреге булачак Аннан хәзер «ресторан даһие» дип көлмәячәкләр Аның хәзер иң якын дуслар- ia»i гына торган даирәсе булачак Ул кич белән ресторанга барып бер ничә сәгать кенә уйнап кайтачак та көннәр буе өйдә бикләнеп музыка язачак. Заяга узган ун ел вакыты турында уйлый-уйлый шашып язачак Аннары язганнарын тыңларга дусларын чакырачак Җитте, җитте, ресторан сандугачы булып йөрү җитте Ул үзенен кем икәнен күрсәтергә тиеш Юкка гына пединститутның музыка факультетын тәмамламады бит Югары белемле музыкантның ресторанга нигә кирәге бар? Ресторан белән араны өзәргә' Мәктәптә укытуын укыта алмас Дүрт мәктәптән китәргә туры килде инде, директорлар белән килешә алмады. Анын музыка ижат итәсе килә, балаларга да музыканың ничек дөньяга килүе, ижат газаплары турында сөйли Ә мәктәпкә программа кирәк. Аптыра гач, ресторанга барып керде. Мәктәптә аның көйләрен тыңлаган кеше дә юк иде. Григка, Равельга иярәсең, шулар йогынтысыннан чыга ал мыйсың, дип тенкәсенә тиделәр. Монда рәхәт Монда сүз дә әйтмиләр, кемгәдер иярүдә дә гаепләмиләр Уйна да уйна гына. Бииләр, жырлый- лар, кул чабалар. Монда Григ та. Равель да, «Бони М»да, «АББА»да, Искәндәр дә бар Барысына да урын житә, барысын да тыңлыйлар, ба рысына да бииләр — уйна да уйна гына Искәндәргә бу тигезлек яшерен бер эчке ләззәт бирә, үз музыкасының бөтен дөньяга танылган композиторлар әсәре белән янәшә яңгыравы, ресторан халкының аны шул бөекләр белән тиң күрүе күңелендә татлы ышаныч уята иде. Пианинодагы музыка авазына телефон чылтыравы кушылды Ул, теләмичә генә куптарылып, трубканы алды. — Әл-лү... Кем анда? — Интизар бу, Интизар абыең. — Абый сиңа тагын... — Нәрсә, кәефең юкмы әллә? Кая, мин әйтәм, таң сандугачы чыгып киткәнче шалтыратып алыйм әле, дим. Ни эш кырып ята идең? — Болай гына, буш күңелне музыка белән тутырып утыра идем. — Синең эшләр хутта хәзер. Хөррият! Без генә монда бала-чага чүпрәге арасында әвәрә киләбез. Әле хатын белән чүт әйткәләшеп китмәдек. Салатка бәрәңге әрче ди. Кичә кич буе кишер туратты, дөге чүпләтте, бүген тагын — бәрәңге... Искәндәрнең кийәт кенә кухня өстәле артына утырып кишер кырасы килеп китте, йөзенә, кетер-кетер кишер кимергәндәге сыман, рәхәт бер ваемсызлык төсмере чыкты Ул арада телефонның тавышы кырысланды — Әллә берәрсе бармы анда? — Юк ла. Робинзон кебек япа-ялгызым Кая әзерләнәсез ул кадәр? Кишерне әйтәм, күп турыйсыз. Туй булмыйдыр лабаса? — Туй, дип, безнең туган-тумача Чыңгыз хан чирүе кебек бит. Җыелып килсәләр, мирен белән корытырлар. Искәндәрнең трубкалы кулы салынып төште, болай да базык гәүдәсе тагын да бөкрәебрәк, бәләкәйләнебрәк киткәндәй булды, диңгез төсендәге күзләре сүрәнләнә төште, соргылт кашлары бер-берсенә якынаеп, кушыла язды. Трубкадан Интизарның туктамыйча сөйләшкәне ишетелә. Искәндәр аскы иренен тешләп бераз торды да телефонга эндәште: — Безгә килмәскә булдыгызмыни? — Нәрсә3 Ничек сезгә? Сөмбел китте түгелме соң? — Октябрь бәйрәмендә үк килешкән идек бит Яна елны быел бездә каршы алырбыз, дип — Соң, туган, килешүче якларның сан һәм сыйфат ягыннан үзгәрүе сәбәпле, килешү шартларын үтәү дә һәр якның үз ирегендә кала Чынлап әйтим, сиңа — ялТыз кешегә ничек итеп семья белән барып керәсең инде? Теге чакта, сөйләшкән чакта, Сөмбел дә бар иде бит. — Ә мин?.. — Син — минем дус. Ләкин дус дип, семьяны ташлап китә алмыйм бит инде. Нигә ташлап китәргә? Парлап чакырдык . чакырдым бит мин сезне. — Булмый инде, Искәндәр, ачуланма. — һич югында, берәр генә сәгать утырырсыз да китәрсез. Булмас инде, гаеп итмә. Елга бер килгән олы бәйрәмне өйдә генә үткәрик инде. Ә син миңа үпкәләмә, аңла. Кешеләрне аңламасан, ничек музыка язарсың син... Ярый, хуш иттек. Интизарның тавышы өзелүгә, телефоннан, колакны үртәп, өзек-өзек авазлар ишетелә башлады «Көт-көт, кит-кит, көт-көт, кит-кит»,— дип кабатлый сыман иде телефон «Монысы читләп-сипләп тормады, кибетче малае икәне әллә каян ♦ күренеп тора, счет төймәсе тарткан кебек, сүзләрне чалт-чолт кына тарт = калап куйды да — вәссәләм!— дип уйлады Искәндәр — Димәк, бүгенге ® базарда минем бәя шактый төшкән икән Ярый, бераз гына вакыт бирегез, кемнең күпме торганын күрсәтермен әле мин сезгә £ Ул, шифоньерны ачып, үтүкләнгән күлмәк эзләргә тотынды Актары- § на торгач, күлмәкләр арасыннан сары чәчле курчак кызы килеп чыкты. л Зэкгәр күзләрен чекерәйткән дә туп-туры ана карап тик ята Искәндәр. < нигәдер, бу карашны күтәрә алмады, күзләрен читкә борды Курчак 3 өстенә чүпрәк каплады да күлмәк якасын төймәли-төймәли көзге кар- Z шына килеп басты Картаелган Борын яфраклары яныннан ирен читлә- б ренә таба сузылып киткән ике сызык тагын да тирәнәя төшкән, элек “ алсуланып торган иреннәренә тутык кунган сыман, чигә чәчләренә та- ♦ гыи берничә ак төк өстәлгән, болай да биек маңгае башның яртысын в диярлек яулап ала язган Картаела. Өскә мул якалы кышкы пальто киеп, башны бүрек белән каплагач. - гомер-рәссам утыз биш ел буе тырыша-тырыша ясаган рәсем-сурәтләр ’ юкка чыккандай булды. Бары тик йөзендәге ике тирән буразна гына, беркая да яшерә алмассың дигәндәй, астыртын бер көлү белән көлә - Почта әрҗәсе шыгрым тулы иде Гәзитләрне карап тормады, хатларны учлап кесәгә тыкты да ип элек открыткаларны укырга булды. Кинәт кенә аңа рәхәт булып китте Күңел түрендә посып яткан, инде онытылып килгән горурлык хисе баш калкытып куйды. «Әле дөньяда мин дә бар. мин әле кемгәдер кирәк, минем турыда уйлыйлар. кайгырталар»,— Дия иде кебек ул хис Әнисе бәйрәм белән котлаган Открыткаңны алдым, онытмавың өчен рәхмәт, дигән Ерак җир түгел бит, бәйрәм арасындд, ник бер әйләнеп китмисез, дигән Иң аска, хәрефләрне балаларча бөтерә-бөтерә. тигез юллар белән бер куплет шигырь язып куйган. Кайтсаң иде кеше улы кебек. Япсаң иде лапас түбәсен. Өйләндең дә. көйләндең дә. ахры Минем һаман килә күрәсем ле, «ике»ле куйган Юк нәрсәне бар итеп, шуларны сораштырып утырыйммы инде аннан? Сорамыйча да шулай икәнен беләм бит мин аның. — Ялгышасың, Искәндәр, бик нык ялгышасың. Мин дә элегрәк шулай уйлый идем. Хатын минем өчен йорт җәнлеге шикелле генә иде Кер юа, ашарга пешерә, теләгән чакта, башыннан сыйпап куясың, телә- мәсәң, җилкәң белән борылып ятасың... — Урта гасырда яшәгәнсең бугай. Хәзерге хатыннар... — Бүлдермә әле. Хатыннар кайчан да бер үк хатыннар алар. Матриархат чорында да үзләренең нәфислекләрен саклап кала алганнар. Менә син хатыныңа юри генә бер җылы сүз әйтеп кара әле. Юри генә башыннан сыйпа, юри генә иркәлә, назла — Юри генә булдыра алмыйм мин. — Соң, агач түгелдерсен лә... — Ул мине аңламый, минем тормышымның, минем хыялымның мәгънәсен аңламый. Минем нәрсәдер иҗат итә алуыма ышанмый. — Ышанмый икән, ышандыр. Ышандыра алмасаң, син, димәк, ижат кешесе түгел. Ә ничек итеп залдагы меңләгән тамашачыны әсир итә алырсың син? Тормыш, яшәү — үзе иҗат ул. Музыка язу гына иҗат түгел.. Берәр көеңне уйнап караганың бармы соң аңа? — Язган берсен уйныйм, ичмасам, ник бер чәч бөртеге кыймылдап карасын! — Тагын яз, тагын уйна. — Булмас, ахрысы. Без аның белән аерылышырбыз кебек. — Юләр син, Искәндәр. Мин дә аерылыштым Гомерем буе хыялланган хөррияткә ия булдым. Бер читлектә яшәргә өйрәнгән арысланга ирек зыянлы гына ул. Яши алмый ул иректә — һәлак була. Читлеккә кергәнсең икән, үзеңне шул читлектә ирекле хис итәргә өйрән. Синек фантазияң җитәрлек бит... — һе-һе... — Аерылышсаң, бетәсең, малай. Бетәсең! Буының сыек синең. Үзеннән дә кеше чыкмый, иҗатың да... — Ә ул миңа барыбер иҗат кешесе дип карамый. — Ә син аңа иҗат кешесе дип карыйсыңмы соң? — диде Альфред- Ул бит гади укытучы гына, дисенме әллә? һәр эш - иҗат ул. Искән ләр Ә дөнья — базар Сату-алу, алыш-биреш син нинди товар бир сән, шул ук бәяне кайтаралар Дөньяның алыш-биреше бик гадел анык Беркемне дә алдый алмыйсың. Син ана бер яхшылык кылсан, ул да сиңа шунын белән жавап бирә, син аңа бер җылы сүз әйтсәң, ул да җылы сүз таба, күңел төбеннән актарып, кырып-себереп булса да таба, бу- ♦ рычлы калмый Менә шул нәрсәне колагыңа киртләп куй, Искәндәр = Ул төнне алар таңга кадәр шәһәр урамы буйлап онытылып сөйләшеп z йөрделәр. Бу вакытта борчып тормыйм дип, Искәндәр өенә кайтмады, с Альфредта йоклап калды. ш Иокңдан уянганда көндезге өч тулып килә иде Торып берәр чынаяк £ кофе эчтеләр дә, ул өенә кайтып китте. Кызы бу вакытта мәктәптән кайткан булырга тиеш иде. Гаепле кыяфәт белән, ишекне сак кына ачып £ ■өйгә керде. Коридорда ук ул өйдә ниндидер үзгәреш булганын сизгән « иде Чишенмичә генә түргә узды Шифоньер ишеге шар ачык, элгечтә аның берничә күлмәгеннән баш- 2 ка кием-салым күренми, икесе бергә төшкән портрет урыны стенада ак- = сылланып калган, келәме алынган урындагы обой чәчәкләре, куптары ф лып ташланган таш астындагы сыек яшел үләннәр сыман, яктырып тора Бүлмә уртасындагы өстәлдә, шакмаклы дәфтәр битендә эре-эре хә- 2 рефләр ярылып ята. Җинаять өстендә тотылудан курыккан кеше сыман, = ашыгып язган. «Искәндәр! = Сау бул! Рәхәт яшә. Без монда һәрчак артык булдык Бездән башка ч иркенләп тормыш ит. Бәлки, кайчан да булса акылыңа килерсең әле = Без сина беркайчан да начарлык теләмәдек Синең ордым-бәрдем сүз- 2 ләреңә, җен алыштырган кеше кебек, иләс-миләс йөрүләреңә күп түз- =■ дек, күрмәмешкә салыштык Ә син һаман безне гаепләдең, безнең һәр хәрәкәтебез сине чыгырдан чыгара иде Имеш, без сиңа иҗат итәргә шартлар тудырмыйбыз, сиңа гел комачау гына итәбез Әйдә, рәхәтләнеп иҗат ит әле бер. Атаклы композитор булгач, концертыңа чакырырга онытма Иске дус итеп тыңларга, синең уңышларыңа сөенергә килербез Хуш Без поездга киттек Безне эзләмә, безнең өчен борчылма, югалма быз. Хәер, синең борчылганың да булмады инде Ярый, хәерлегә бул сын...» Сөмбел, Ләйсән» Паровоз пошылдаулары чыгарып, бар бүлмәне гөрселдәтеп иске сә гать сугуга, Искәндәрнең күз аллары караңгыланып китте Ул күзләрен чытырдатып йомды Паровоз тагын, тагын уһылдады, кузгалырга рөх сат биреп, ачы итеп сыбызгы чырылдады Искәндәр, бөтен гәүдәсе бе лән суырылып, поездга омтылды Менә гаҗәп, яшел вагоннар урынына рәт-рәт парталар тезелгән, һәр партада аның Сөмбеленә охшаган бала лар, ә иң алда, паровоз урынында — аларның борынгы сәгате Сөмбел паровозсәгать тәрәзәсеннән кул болгады да, поезд тавышсыз гына куз талып китте. Ул, алга сөрлегеп, чак кына егылмыйча калды Милиция сыбызгысы чырылдауга, Искәндәр сискәнеп китте Караса, тагып юл уртасында, тагын шул ук урында басып тора, тагын шул ук Милиционер ана бармак яный «Болай булса, машина астында калам вит мин.- дип уйлады Искәндәр — Саграк йөрергә кирәк. саграк Ал ны-артны карап» Ул ачуыннан каты итеп баса-баса баскычтан менде, ишекне киереп «чты Аның күңеле кителгән, ул кемгәдер үпкәләгән иде Кемгә булсын, ■нык хәзер үпкәләр кешесе дә юк Ул үзенә үпкәләгән иде Пианино капкачы ачык калган икән, аны шапылдатып ябып куйды Пианино, мин назлы зат, минем эчем тулы моң-зар. шатлык сөенеч. м»ка тупас кагылырга ярамый дигәндәй, шактый вакыт иңрәп торды Азык-төлекне бушатып, кисеп-турап өстәлгә тезә башлагач, табын иың бик ярлы икәне күренде Бу табынга кеше чакырырлык түгел иде Нәрсәдер уйларга, хәстәрен табарга кирәк. Искәндәр, маңгаен җыерып, күзләрен йомып, үзенең таныш-белешләрен хәтердән үткәреп чыкты Монысы музыка училищесында укыта, тегесе — мәктәптә . Танышлар арасында аңа ярдәм итә алырдай кеше күренми. Туктале, Фиданны ка фега склад мөдире булып урнашты дигәннәр иде. Шуңа барып карасам? Әйе, шунда барырга кирәк, ул борып җибәрмәс. Кулына сумка тотты да ике-өч баскыч аша сикерә-сикерә урамга чыкты. Фидан искә төшүгә үк күңеле үсеп киткәндәй булды аның. Фидан егет кеше, ул институтта укыганда ук арада бөтенесеннән аерылып тора иде. Артыгын сөйләшмәс, кирәкмәгән җиргә тыгылмас, ә үз эшен барыбер эшләр. Дөрес, музыкага бер кәсеп итеп кенә карый иде ул. «Музыка — бәйрәм ул, ә бәйрәм көн саен килми. Көн саен аның кирәге дә юк! Кеше бу дөньяга бәйрәм итәргә килми, яшәргә килә!» Музыка турында сүз чыкса, шушы бердәнбер фәлсәфәсен ярып сала да, миннән көлмиләрме икән дигәндәй, мәче елгырлыгы белән, астан гына һәркемне карашы белән сөзеп чыга. — Сәлам, Искәндәр! Башын күтәреп караса, каршында Рүдәл тора. Бүрек колакчынын төшереп куйган, күзлек пыялалары тирләп, йөзенә сукыр кеше кыяфәте керткән, бит очлары, кершән яккан кызларныкы кебек, уч төбе хәтле генә җирдә алсуланып чыккан. — Кая юл тоту болай? — Бәйрәм хәстәрен күреп йөрү иде әле . Берни табып булмый. — Шаяртма Беләбез сине. Ресторанга барып бер сызгырсаң, хәзер төяп китерәләр сиңа. — Мин анда беркемне дә белмим бит. Музыкантларны гына... — Шаяртма. Эшнең кәттәсенә эләктең инде. Безнең шикелле, тугыздан — алтыга тигез була йөз дә егерме тәңкә мәсьәләсен чишеп ятмыйсың. — Ә мин туксан сум алам... — Шаяртма. Таммаса да, агуын ага инде анда «Маэстро! «Лезгин- ка»ны җибәр әле! Шәмәхә кәгазь—бездән, музыка — сездән!» Рүдәл, аяк очларына басып, кулларын кош канаты сыман җәеп, бер урында тыпырдап алды. — Ташла шул кешедән көлүеңне. — Туры әйткән туганына ярамаган, диләр. Мин бит гаеп итеп әйтмим. Нишлисең, тормышта һәркемнең үз юлы. Талант булса, мин дә музыка факультетына керер идем. Колагыңа сыер типкән булгач, кая барасың— тарих факультетына. Сез бүгенге белән яшисез, ә без — үткәндә Теге патша теге патша белән ни өчен сугышкан, бу патшаның күпме байлыгы булган, ырулык • чорында безнең бабаларыбыз нинди ыштан киеп йөргән, урта гасырда сөңге белән сугышканнармы, кылыч беләнме? Без менә шулар белән яшибез Ә сезнең — көн дә бәйрәм, көн дә туй. Музыка, бис, браво, афәрин! Тормыш түгел, тоташ фейерверк! Искәндәр, теләмйчә генә, аның сүзләренең дөреслеген шик астына алу өчен генә тырышып көлгәндәй итте. Тамак төбенә төер тыгылып, буыла-буыла ютәлләргә тотынды. Рүдәл шап-шоп итеп аның җилкәсенә сукты. Ул, ничектер, кызганмыйча, үч алырга теләгәндәй, авырттырып суга иде — Дөрес сүзгә җавап юк! Бөтенегез җылы җирләргә урнашып беттегез инде, мин генә калдым бер кырыйда аксак чәүкә сыман Хәмит— заводта цех башлыгы, Интизар — әтисенең җылы кочагында. Күр Дә тор, кибет директоры булып урнашачак ул. Әле генә Фиданны күрдем, юньләп сәлам дә бирми Нәрсә булган соң, мин әйтәм Карасам, егетебез склад мөдире булып урнашкан икән. Кереп чык дип тә әйтмәде. «Сине чакырсаң, бәладән башаяк,- дип уйлады Искәндәр - Юкны бзр итеп бөтен шәһәрне сасытыр идең». — Ярый, мин ашыгам Төш җитеп килә инде Ә минем бер нәрсә әзер түгел. | — Син дә эреләндең, кунакка да чакырмыйсың — Соң, син өйләнмәгән кеше, ә без парлы кунаклар гына чакырган ♦ идек. = — Соң үзең дә буйдак түгелме соң хәзер? Әллә Сөмбел кайттымы? ® — Кунакларны без инде әллә кайчан, аның белән бергә чакырып с куйган идек. Г — Хәзер ул юк бит инде. Аның китүен, бәхетле, бәйсез көннәрең ® башлануын бәйрәм итмәкче буласыңмы? — Яна ел барыбер килә бит ул, Сөмбел китте дип вакыт туктамый — 5 Искәндәр, җиңен кайтарып, сәгатенә күз ташлады. Секунд теле, тегер- = мән әйләндерүче миңгерәүләнгән ат кебек, түгәрәк буйлап җан-фәр- - нанга чаба иде. Ул, Рүдәл каршында сәгатькә карап торуына уңайсыз- 1 данын, көлемсерәде дә сүзен дәвам итте.— Вакыт поезд кебек бит ул, = пассажирлар һәрберсе үз станциясендә төшеп кала,— ул бара да бара . — Ә ул кая китте соң? — Белмим, поезд белән киткән. Рүдәлиец күзләре, кысылып кара сызыкка әйләнде — Сөмбел төшеп калды, ә мин алга киттем димәкче буласынмы5 — Киресенчә.. — Шаяртма. Ашыкмый тор. Бәлки ул чыннан да алга киткәндер, ә енн төшеп калгансыңдыр. — Калсам, калырмын, синең эшен түгел Рүдәл бүреген тагы да батырыбрак киде дә. кырт борылып, китеп =• барды. Искәндәр шулчак, нидер сизеп, ихтыярсыз бүреген салды Бүреге өстендә бәләкәй генә ак өем агарып тора Күгәрчен башына «нэп» итеп киткән. Аяк астында буталып йөрүче кызыл томшыклы, түгәрәк бүксә лс ваемсыз күгәрченнәр бөтен кыяфәте белән Рүдәлгә охшап күренделәр аңа. Искәндәрнең Рүдәлгә артык исе китми иде, тик менә Сөмбел генә Алар һәрчак берберсен яклыйлар, бер-берсеиә суз әйттермиләр иде Бу нәрсә Искәндәрнең җанын борчый, ул моңа чыгырыннан чыгардай булып үртәлә. Әле бүген дә аның авызыннан Сөмбел турында ишеткәч, йөрәге өзе леп төшеп киткәндәй булды. Ул Сөмбелнең киткәненә, аны ташлап киткәненә сөенеп бетә алмый кебек иде. «Әгәр дә ул Сөмбелне эзләп бар са?» -дип уйлады Искәндәр кинәт кенә Искәндәр Сөмбелнең аныкы булуын күтәрә алмаячак. Теләсә кая китсен, теләсә кем белән яшәсен, бары тик аныкы гына булмасын. Бу аның бәгырен өзәчәк, горурлыгын аяк астына салып таптаячак. Ун ел элек аның кулыннан тартып ал да мин әйтәм.—Шушы яшемә җитеп ялган сөйләгәнем булмады» «Ә шу- Г лай да м£нә хәзер арттырасың»,—ди, үзе һаман көлә Шулчак тез өстендә яткан кулыма карадым да мин дә аңа кушылып көлеп җибәрдем Бармагым дүртәү генә икән бит минем. Берсен шахтада өздергән идем Менә сиңа биш бармак' Дөнья турында беләм дип әйткәнче, иң әүвәл үз-үзеңне барлап, бизмәнгә салып кара икән. Шул көннән бирле тәки арттырмый башладым бит Сүз иярә сүз чыкса, гел дөресен әйтәц «Дөньяны дүрт бармагым кебек беләм». дим Искәндәр ике кулы белән ияген учлап. Сәгыйдулла бабай сүзләренә үз уйларын куша куша онытылып тыңлады, тик шулай да сүзгә кушы лырга кыймады Поезд тәгәрмәчләре, сәгать йөргән тавышка охшатып, бертуктаусьн тыкылдый Искәндәрнең күз алдына стенадагы борынгы сәгать килеп басты Менә сәгать әкрен әкрен Сәгыйдулла бабай кыя фәтенә керде дә ерактан, еллар түреннән килгән тонык аваз белән сөи ли башлады Аннары сиздермичә генә бригадир Ибрай тавышы белән сүзгә кушылды, бераз баргач, балта остасы Мотыйкка әйләнде дә ютәлли ютәлли сугарга тотынды Искәндәр, күз алдында төрле кыяфәт кә әверелеп торган борынгы сәгатькә карый алмыйча, шәмәхә тәрәзәгә текәлде Тәрәзә артындагы иксез-чиксез басу кырлар, урман болыннар, на кыт артыннан калырга теләмәгәндәй җан фәрманга чабалар Юл буен дагы агачлар каршыга йөгереп килеп вагон тәрәзәсеннән үрелә д». үзенә'кирәкле кешене күрмәгәндәй, ары чабып китә Кызлар кашы кебек нәзек ай да болыт көртләренә чума к м. : уктай аска таба атылды. Ул бары тик шунда гына аларның үзе янына * түгел, Сөмбел янына, Сөмбелне күрергә, Сөмбел белән сөйләшергә килүләрен аңлады. Аңлады да телсез калды Искәндәрнең музыкасын ишетүче, аңа җылы сүз әйтүче, хәтта суз катучы кеше дә булмады Алар өчен гүя ул дөньяда бөтенләй юк иде Шулай итеп алар Искәндәрдән үч алалармы, әллә Сөмбел күзләрен томалаган, сихерләгән идеме — ул аңлый алмады. Сөмбел башын артка ташлап көлә-көлә бүлмәдән чыгып китте Ку каклар, хан кызы тирәсендәге кәнизәкләр кебек аның артыннан иярде ләр. Искәндәр, елап җибәрүдән куркып аскы иренен тешләде дә, гасабиланган күңелен басар өчен, пианино өстенә иелде Музыка аның күңелен әкренләп тәртипкә салды, бераздан ул бөтенләй тынычланды Бармаклары, үзләре дә сизмичә, аның бердәнбер көен — не ззләп тапты Бу инде Фидан уйнаган шашкын хисле Сөмбел түгел, ә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле, мәрхәмәтле Сөмбел иде Ул уйнаган саен Сөмбел һаман якыная барды, менә-менә музыка пәрдәсе артыннан елмаеп ул үзе килеп чыгар сыман иде. Ләкин Искәндәр күпме генә уйнаса да аны чакырып дәшүче, аның янына керүче булмады Ул бу мәҗлестә үзенең хуҗа икәнен дә белә, ләкин күрше бүлмәгә керергә базмый, үзен анда, нигәдер, артык сизә иде * — Их, син мондамыни әле? Кунакларга кадер-хөрмәт кайда5 А ну, безнең янга! —Фидан аны, сабый бала кебек кулыннан тотып, җилтерәтеп алып керде - Карагыз әле моны! Компо-зн-тор1 Музыкадан аерыла алмый... | Фиданның сүзенә кушылучы булмады, мәҗлес соң чиккә җитеп кыз ган, кунаклар берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә бәхәсләшәләр иде — Бәхет — материаль төшенчә түгел — Аның нигезендә, барыбер, конкрет әйбер, материя ята Мәсәлән, машина алдыммы, димәк, мин бер көнгә генә булса да бәхетле — Машина алу факты бәхет түгел, машина алам дип хыялланып йөргән көннәр бәхет. Машина алгач, син бу хыялыңны үтерәсең. Хыял белән бергә бәхет ;rq? үлә Бәхет бел ә*1 хыял кулга-ку^ тотынышып йөри УЛ. — Машина да булдымы бәхет? — монысын Сөмбел әйтте — Ә синеңчә нәрсә соң ул бәхет? — Бәхет ул мәхәббәт Сөмбел, чыпчык көтүенә бер җим ташлаган кебек, сүзен әйтте дә туктап калды «Чыпчыклар» очына-очына җим өстенә ташландылар — Мәхәббәтнең бәхетлесе, бәхетсезе була — Өйләнгәнче - бәхетле мәхәббәт, аннары бәхетсезе башлана шулаймы? — Берең яратып, икенчең яратмаса, мәхәббәт — мәхәббәт түгел, трагедиягә әйләнә — Мин сине яратам, анда синең эшең юк Теләсәң — ярат, теләмә- сәң - дүрт ягың кыйбла. Мин болай да бәхетле, мин яратам — шул җиткән. — Әтәчләнмә! Чын мәхәббәт турында түгел, идиот мәхәббәте турында сөйлисең син — Минме идиот? — Интизар, к^зып, торып ук басты. Фидан аны җиңеннән тартып утыртты — Мәхәббәт һәм бәхет — икесе ике нәрсә,— диде ул Фидан. Искән дәрнсң сүзгә катнашмыйча утыруын күреп, мәҗлесне тынычландырырга тели иде.— Мәхәббәтнең гомере кыска. Мәхәббәт мизгел генә ул һәм аның шулай булуы яхшы да Әгәр кеше гомере буе мәхәббәт хис ләреннән айный алмый яшәсә, аның җәмгыятькә бер тиенлек тә кирә ге булмас иде Таһир белән Зөһрәне, Ромео белән Джульеттаны гына карагыз Төннәр буе бер-берсенең күзләренә карап утырудан башка нәрсә эшләгән алар? Мондый мәхәббәтнең нигә кирәге бар. аннан кешеләргә ни файда? Яратасың икән, син җыр җырлап, музыка уйнап кына утырма, хисләреңне материаль шартлар белән дә исбат ит Материаль дөньяда яшисең бит син. күктә түгел Искәндәргә бүген барысы да читләтеп кенә аның турында сөйлиләр, теге кичтә Сөмбелне алып киткәне өчен астыртын гына үч алалар ке бек тоелды. Аның чигәләре сызлый башлады Хәмит тавышын ишеткәч кенә, бәлки монысы бүтән нәрсә турында сөйләр дип, аңа ялварып диярлек карады. — Файдалы-файдасыз дигән сүз — мещаннар теориясе ул. Файдасы юк дип, без. синеңчә, көлмәскә, еламаска, шатланмаска, кайгырмаска тиешме? Күктәге йолдызларның безгә файдасы бармы? Ләкин алар кирәк, күңел өчен кирәк. Дөньяның чиксез икәнен, үзеңнең бик бәләкәй генә бер бөҗәк икәнеңне белү өчен кирәк. — Бәләкәй кеше икәнемне мин болай да беләм.— Фидан Хәмитне үртәп сөйләшә иде.— йолдыз сезгә кирәк — зур кешеләргә, озын куллы кешеләргә, безнең кул барыбер йолдызга җитми. Бәлки, шулай бәләкәй булганга да бәләкәй мәхәббәт кирәктер миңа? Бер минутлык, күп дигәндә, бер төнлек мәхәббәт. Искәндәр, Сөмбелнең теге кичне әйткән сүзләрен искә төшереп, йодрыкларын кысты, аның ягына күз ташлады. Ләкин Сөмбел, берни булмагандай, битараф иде. Фидан сүзен дәвам итте: — Мин айлар, еллар буе мәхәббәттән исереп йөри алмыйм Мина эшләргә, яшәргә кирәк. Ә бәхет, үзегез белгәнчә, эш белән генә табыла Эш плюс мәхәббәт тигез була бәхет.— Фидан әле генә зур ачыш ясагандай, авыз тутырып елмаеп куйды.— Ә синеңчә ничек, Искәндәр? Ул сискәнеп китте, нәрсә әйтергә дә белмичә, ярдәм көткәндәй Сөмбелгә карады. — Минем... бу турыда уйлаганым юк. — Мин болай да бәхетле диюеңме инде бу? — Бәхет Бәхет бүген булмый бит ул Бәхет й кичә булган була. я аны иртәгәдән көтәсең. — Ничек? Ничек? — Монысы өр-яңа теория түгелме соң? — Үткәндәге иң кадерле минутны искә төшереп утырганда гына бәхетле сизәм мин үземне Ә шул бәхетле минут үз вакытында сизелми- ♦ чә үтеп киткән була Киләчәк турында уйлаганда да ерактагы ирешел- - чәе бер максатны күз алдына китерергә тырышып утырасың-утырасын i да үзеңне бәхетле итеп сизә башлыйсың. Ә шул хыял тормышка ашкач, Е бөтенләй бәхет булып чыкмый, бераз шатланасың да - шуның белән х бетә. г — Синең теорияңә логика җитми,— дип бүлдерде аны Фидан — Үт- кәйне искә төшерәсеңме яисә киләчәк турында хыялланасыңмы — иң j- мөһиме —син бүген искә төшерәсең, бүген хыялланасың Димәк, син £ бүген бәхетле — Бәхетнең чыганагы минем янда юк бит, ул —үткәндә яисә килә- ж чәктә... Мең ел элек сүнгән йолдызның яктысы бүген дә безгә нур си- = беп, шатлык биреп торган кебек Йолдыз үзе сүнгән, йолдыз үзе юк ф бит... Бәхетнең чыганагы юк — Ул синең йөрәгеңдә.— Хәмит шуның белән Искәндәрнең сүзлә- щ ренә йомгак ясады. s Ләкин Фиданның туктарга исәбе юк иде. Е — Бәхет турында сөйләшү — бәхетсезләр эше Кемнең кайсы төше ® авырта, шул төшен капшый һәркемнең бәхете үзенчә Әнә, Искәндәр ч асыл кошны тәпиеннән эләктерде, бәхет кошы тотты Аңа хәзер хыялый * бәхет турында теоретик семинарлар үткәрсә дә була Ә безгә әле җир < дәге бәхетне табасы бар. Концерт беткәннән соң, гомеремдә бер генә °- мәртәбә булса да зал мине аягүрә басып алкышласа, бис, браво, афәрин кычкырса, мин үземне гомергә бәхетле санар идем Күпне өмет итмим мин, бер генә мәртәбә. Ә инде йөз дә беренче скрипкачы булып, сәхнә почмагында гомер уздырганчы, урам себерүең мен артык — Бәхетне көтеп, сагалап торып булмый, бәхет үзе килми, аңа каршы барырга, аны көрәшеп, яулап алырга кирәк.— Искәндәр сүзгә кушылып киткәнен сизми дә калды — Минем кебек дип әйтәсең киләме? — Фидан ана мыскыллы ка раш ташлады.— Сөмбелне авызыгыздан тартып алдым да бәхетле бул дым, ә сез, саламторханнар, авыз ачып карап калдыгыз Шулаймы? Безгә нәрсә, әнә, Рүдәл кара көеп йөри. Синең эш җиңел, син берәр теория уйлап табып үзеңне акларсың Материя бардан юк булмый, юк тан бар булмый, бер халәттән икенче халәткә генә күчә. Сөмбел элек Рүдәлнеке иде, хәзер — минеке. Ә-ә-әй! Бәхетле кеше акланып тора димени?! Искәндәрнең кинәт кенә өстәлне әйләндереп җибәрәсе, аларның ба рысын да өйдән куып чыгарасы килде Гүя бүген алар барысы да ан нан көләр, аны мыскыл итәр өчен генә махсус җыелганнар иде. — Урлап алган малда бәрәкәт юк анда,— дип, Интизар Искәндәр күңелендә дөрләгән учакка утын ыргытты — Керәм дигән бәхет шулай тешеңне сындырып керә ул,— дип, Хәмит учакка бер уч су сипте. — Кеше өлешенә керергә ярамый, һәркемне үзенә дигән бәхете көтеп тора. Эзлә, тап шул бәхетне, ә кеше бәхетенә кызыгып, көнләшеп йөрмә, аның бәхетен тартыл алырга да тырышма Үзеңнекен тап — Тук-та-ты-гыз бу комедияне! — Искәндәр бар көче белән өстәлгә китереп сукты. Барысы да аптырап аңа карап калдылар. — Сөмбел, син чакырдың! Махсус оештырдың бу кәмитне Сөмбел бер агарынып, бер кызарынып торды-торды да аның яңагы на чалтыратып җибәрде Искәндәр исәр кеше көлүе белән шаркылдап көлә-көлә урамга чыгып йөгерде. Сары күлмәкләрен аяк астына салып ташлаган каен кызларына карый-карый бар табигать тавышсыз гына елый иде Искәндәрнең чәчләре юешләнеп маңгаена ябышты, күлмәге тәненә сыланды Урамда очраган кешеләр аның җан-фәрманга йөгереп барганын күреп, борылып карыйлар, ләкин бите буйлап яңгырга кушылып аккан күз яшьләрен күрмиләр иде Икенче көнне Фидан аңа, берни булмагандай, ерактан ук сәлам бирде Интизар белән Хәмит тә дустанә сөйләштеләр. Искәндәр, бик авыр имтихан тапшырган кебек, җиңеләеп китте Ләкин Сөмбел генә шул көннән соң басынкыланып калды, аның күңел күгендәге кайсыдыр бер тәрәзәсе Искәндәр өчен инде ябык иде... — Йокыга китмәгәнсеңдер бит? Нәрсә мәрткә китеп торасың? Проводницаның гөрелдәп чыккан тавышы аның вагон-вагон булып агылучы уйларын шлагбаум кебек бүлеп куйды. Ишек ачылуга, Искәндәр тамбурга атылып керде. Ләкин анда тәмәке тартып торучы ике кешедән башка беркем дә күренмәде. — Монда бер кыз бар иде. Зәңгәр күзле, туры борынлы бик чибәр кыз. Чәчләре дулкын булып иңенә төшкән. Күрмәдегезме? — Үткән станциядә генә бер егет белән төшеп калды. Шуларны әйтәсеңдер инде? — Исемен белмисезме соң? — Кем сораган аны. Искәндәр, сикереп төшеп калырга ниятләгәндәй, вагон тоткасына ябышты. — Гражданин, ишекне ачарга ярамый Проводницаның шлагбаум төсле аклы-каралы кырыс тавышы аны айнытып җибәрде. Тәрәзә артыннан шалтырый-шалтырый буш товар вагоннары уза башлады. Аның гәүдәсе кинәт кенә авыраеп китте. Ул аякларын көчкә сөйрәп купега керде дә хәлсезләнеп утыргычка елышты. Йөрәге, вагон тәгәрмәчләрен уздырырга теләгәндәй, ашыга-ашыга тибә, вакыт поездын узарга теләп атлыга, алгысына иде. Әле генә шау-гөр килеп торган купе моңсулык белән тулган Балта остасы Мотыйк башын өстәлгә салып мәлҗерәгән, Сәгыйдулла бабай, тәрәзә артындагы төпсез караңгылыкның серенә төшенергә теләгән сыман онытылган. Күкнең куе шәмәхә төстәге түшәгенә ятып аларны озата килүче айга карап бара торгач Искәндәрнең күңеле дә тынычланды, уйлары тәртипкә килде. «Алар бөтенесе миңа каршы яшерен заговор оештырганнар, алар Сөмбел белән безнең бергәлекне кичерә алмаганнар Мин, юләр, шуны да аңламаганмын. Алар һәр бәйрәм саен аның янына түгел, ә Сөмбел янына, Сөмбел белән сөйләшергә, Сөмбелне күрергә килгәннәр. Ә ул аларны һаман дус санап йөргән, алар өчен кичләр буе үзе язган музыканы уйнаган, аларга бар серләрен, күңелен ачкан. Сөмбел шуларның барысын күрел, белеп торган, ләкин эндәшмәгән. Бәлки, шул мәҗлесләрдән яшерен бер ләззәт тә тапкандыр әле ул. Сөмбел Искәндәр белән бергә яшәүдән аргандыр Шулай үз-үзенә урын таба алмыйча, ике арада бәргәләнеп йөргән. Киләчәк белән бүген арасында таган атынган, һәм, ниһаять, бердәнбер дөрес юлны сайлаган. бөтенесен калдырып, үзе генә китеп барган*. Искәндәрнең кинәт кенә күзләре ачылып киткәндәй булды, ул еллар буе җанын газаплап йөргән сорауларга, ниһаять, җавап табуын аңлап, аһ итте Анын анда санда сибелеп-чәчелеп яткан уйлары кннәт кенә бер җепкә тезелеп, аагоннар кебек бер-бер артлы тәртип белән агыла башлады Ул үленең, бар дөньяга кул селтәп, беренче очраган поездга утырып китүенә сменен бетә алмады Әйе. бары поезд, аның йөрәгенә кушылып текелдәгән вагон тәгәрмәчләре, бераз беркатлырак, ләкин а»ЫЛча хәйләкәр, авылча үҗәт Бригадир Ибрай. күпме яшәп тә җирдә * уз урынын тапмаган күңеле утырмаган сәрхуш Мотыйк, бүген белән = ^ткәи арасында йөреп, кил эчәге турында кайгыртырга оныткан Сәгый 5 дулла бабай гына аңа тормыш мәгънәсен аңлата ала иде Вакытны белергә телән, ул стенага күтәрелеп карады Үзенең вагон ? купесында барганын белсә дә, ниндидер могҗиза белән, борынгы сәгать § гә алар янына килгәндер, бу бәхетле минутларны, үз гомеренең мәгь- л пасен аңлый башлаган минутларны шул борынгы сәгать саныйдыр ке- < бск тоелды аңа Ләкин стена буш иде Шулчак аңа дөнья тагын үзе- 5 нең мәгънәсен югалткан кебек тоелды Сәгыйдулла бабай, тәрәзәдән көч хәл белән аерылып, аңа таба бо- g рылды Күзләрен хәйләкәр кыскалап куйгач. Мотыйкка төртеп күр- = сәтте ♦ — Карале моны, гел сабый бала кебек, дүрт санын онытып эрегән в бит. Аракы нишләтә кешене, ә!? «Аракы» сүзен ишетеп. Мотыйк башын калкытып куйды да тагын “ оеды ъ — Арыгандыр, өч ай эшләп кайтам, ди бит Искәндәрнең нишләп ~ гер аңа тел тидсрттерәсс килми иде — Гәүдәсе түгел, җаны арыган аның Җанына ял бирергә кирәк Z Станциясен йоклап уза күрмәсен тагын - Сәгыйдулла бабай Мотыйк- * ның башын күтәрде Тегесе күзләрен ача алмыйча торды, бераздан, а айныр!а карар кылгандай, башын селкеде — Син башта шифер белән ябабыз дигән идеи, хәзер калай, дисең Сәгыйдулла бабай бот чабып кеткелдәп көлеп җибәрде — Менәтгрә. безнең купе түбәсен шифер белән яба башламасын бу Әй, Мотыйгулла, идән тактасын ышкылаган ягы белән аска җәй гәпсең түгелме? Мотыйк дерт итеп уянып китте Үзенең кайда икәнен аңлагач, үпкә ләгән кыяфәт белән бераз авызын турсайтып торды да иренеп кенә көлгәндәй итте Сәгыйдулла бабай сүзне икенчегә борды — Станцияңне узып китә күрмә, дим Шуңа уяттым — Сәгать ничә әле? Искәндәр, ирексездән, тагын стенага күтәрелеп карады Мотыйк авызын учы белән каплап ютәлләргә тотынды «Вакытка суык тигән», дип пышылдады ул. Үннары, теләмичә генә кулындагы сәгатен аца якын кигереп күрсәтте — Унбер тулганда гына барып җитәм әле мин Ана хәтле тагын әллә ничә ак алъяпкычлы түтәйнең эч серен бушатырга була Ул ө< гәлдәгс яртылаш бушаган коньяк шешәсенә күрсәтте —Тнк менә, сез генә булышмыйсыз Бергл-бергә күңеллерәк булыр иде Әллә ошат мадыгыз инде мине? Мә. егет, алып кил әле тагын бер түтәйне Мотыйк күкрәк кесәсеннән иллелек суырып чыгарды —Тарихи очрашу бит бу Без бүтән беркайчан да менә шушылай өчебез бер поездда, бер вагонда, бер купеда очраша алмаячакбыз Беләсезме, беркайчан да' Кадерен белергә кирәк Сәгыйдулла бабай кинәт кенә уйчанланып китте Аннары, үз-үзе бе лән сөйләшкәндәй итеп, тын гына әйтте: — Шушы көнне, шушы елның соңгы сәгатьләрендә И их, үтә г»> мер, яшисе дә яшисе иде бит әле, юкса Нигә килә бу яңа еллар3 В» яыт у | көенә аксын иде ул, син үзең теләгән вакытта поезддан төшеп калган сыман, аннан төшеп кал идең. Күңелең бимазалый башласа, тагын менеп утыр идең вакыт поездына. И-и их, үләсе килми . Әле яши башларга гына исәп итеп тора идем лә... — Үз-үзеңә ясин чыгып утырма әле - Мотыйкның тавышы моңа кадәр ишетелмәгәнчә усал чыкты — Үләргә җыенмыйсыңдыр бит? Авы лыңда кара авызын ачып кабер көтеп тормыйдыр? Үзең кунакка кан там дисең Сөенергә кирәк. Елга бер туган ягыңа кайтасын Мине авылда көтеп торучы булсамы?. — Көтеп торучы Көтеп торучы . Мине кем көтә дисең? Мин кайт канга иң нык сөенүче кем авылда, беләсезме? Белмисез шул. Чәкүшкә Гыйльмулланың чатан кызы кибетче Әлфинур. — Кибетс-ние белән сатып аласыңмы әллә? Сәгыйдулла бабай Мотыйкка җавап биреп тормады, өзелгән җөмләсен дәвам итте: — Бер алдыма, мең артыма тешә инде шул Әлфинур Бабасы Мәкәрҗәдән бер олау кызыл билле прәннек алып кайткан диярсең Мин кайткан көнне яныма дус-иш җыела, сабантуе җиткән диярсең Ә мин, • Мәкәрҗә сәүдәгәре кебек, кибет ишеген киереп ачып керәм дә Әлфинурга кычкырам «Чыгар, үскәнем, булган малыңны!» — дим Әлфинур башта итәге белән сөртә-сөртә бер ярты чыгарган була, үзе минем күзгә мөлдерәтеп карый. «Чыгар әрҗәсе белән!» — дип кычкырганны көтә ул. Анысын да озак көттермим, чөнки ирләрнең күз карашы үземдә икәнне сизеп тора.м. «Әйдәгез, туганнар, ир йөрәге тар бүлмәгә сыямыни? Сәйрәнгә чыгыйк!» — дип сөрән салам да кибетче алдына бер уч акча ыргытам. Ул чатанлый-чатанлый бер әрҗә китереп куя. Аны күтәреп урман авызындагы чишмә буена менеп китәбез Кич буе гүли урман авызы Мине күтәреп күккә чөяләр Шуларның сүзләренә оеп. онытылып утырам. Аннары кочаклашып җырлый-җырлый авылга төшәбез. — Аннары, аннары? — дип кыбырсыды Мотыйк — Аннары, үткән елны шундый бер сабантуеннан соң сельсоветка чакыралар үземне. Бардым, кердем Урын күрсәттеләр, утырдым Сельсовет председателе. «Сәгыйдулла абый, сезнең өстән жалоба килде бит әле»,—ди. «Нинди жалоба? — мин әйтәм.—Кешегә тигәнем, кешене кен урлаганым юк Мин монда — кунак кеше Шул булдымы кунакка хөрмәт? Рәнҗетәсең, кем... Минжиһан». Ә ул, усал кыяфәт алыйм дипме. әллә болан күзе начар күрүдән генәме, күзлеген киеп куйды Анна ры өстәлдәге кәгазьгә күз төшергәч, җанга үткәрердәй итеп сөйләргә тотынды «Хатыннар өстеңнән жалоба язганнар, Сәгыйдулла абзый. Ирләрен җыясың да әрҗәсе белән аракы эчертәсең икән Шуңа семьяда тавыш чыга, колхоз производствосына зыян килә». «Мин аларнын авыз тарына көчләп коймыйм бит. Берсен дә кыстамыйм, эчәсе килгәне эчә. эчәсе килмәгәне—юк. Демократия. » «Син, Сәгыйдулла абый, олы башың белән демократияне аракы янына куеп сөйләмә Гаиләне, җәмгыятьнең нигезен тәшкил иткән гаиләне, таркатуга китергән демократиянең безгә кирәге юк» «Гөнаһлы булма. Минжиһан. нахак бәла таш тама кеше өстенә. Елга бер күңел ачар өчен кайтам бит мин авылга Елга бер. Ел буе авызымнан өзеп акча җыям Авылыма кешечә кайтыйм, ким-хур булмыйм, дим». Шуларны әйткәч, бераз йомшады тагын ре, күзлеген дә салып куйды. «Жалоба килгән икән, без ана җавап бирергә тиеш».— дип үз өстеннән җавапны алгандай итте «Синен V башың бар бит, Минжиһан»,— дим мин ана Шуннан соң бу тагын кы тып китә. «Яхшылап әйткәнне аңла. Сәгыйдулла абый Акчаң күп икән, йорт салып кер, җирен бирербез Ни әйтсәң дә, син - бу авыл кешесе». «Бер киткән җиргә кире кайтулары ай-һай кыен...» Сәгыйдулла, күңеле нечкәреп китүдән оялып, туктап калды, күлмәк якаларын рәтләде. ПИНАӘҺ төймәләрен каптырды. Әйтерсең, әле ул хәзер дә авыл советы председателе каршында басып тора иде. Аннары Искәндәргә карап әйтеп куйды — Авылда Җилпуч Сәгыйдулла дип йөртәләр иде мине элек. Элек чәчүне тырыс белән чәчәләр иде бит Миңа тырыс бәләкәй тоелгандырмы. әллә таба алмаганмындырмы — хәтерләмим, чәчү вакытында бер ♦ көнне муенга әнинең җилпучын асып чыктым Симәнәмнең яртысы җил- = гә сибелә, халык бот чабып көлә Менә шул көннән Җилпуч кушаматы ® ябышып калды миңа Мотыйк, ишек катында басып торган Искәндәрне күреп, аптырап 5 эндәште: | һаман китмәдеңмени әле? Бар инде. энем, сиңа ни тора ул Бул- д маса. проводиицадан сора Җир тишегеннән табып бирә алар Бар бит әле. Сиңа җитәр Без эчмибез Мин эчмим — Теңкәсенә тимә әле егетнең,— дип. Сәгыйдулла бабай да аның ш сүзен җөпләде Авылыгыз тимер юлдан еракмы? дип сорады Искәндәр. — Алты чакрым Нигә? ♦ — Күренә микән дигән идем я — Көндез күренә дә, хәзер — Ул чем кара күзләрен мөлдерәтеп “ торган тәрәзәгә ымлады Сәгыйдулла бабай чемоданына вак-төякләрен тутырды да чөйдәге * пальтосын алып кия башлады. — Төшәсеңме? — диде аңа Мотыйк Әллә минем белән ары китә- _ сеңме? Икебез дә ялгыз кешеләр Бер беребезнең күңелен юатырбыз Югалмабыз, авылда бикле өй тора минем Кайтып мичкә ягып җибә 2 рербез. Авылыңа кайтып кыш өстеннән нишләмәк буласың син? Сельсовет председателе кибет янына чыкмаска кушкан Сәгыйдулла бабай чемоданына үрелде — Үзем күтәрәм, озата чыгам, дип. Искәндәр чемоданны аның кулыннан алды. АйҺай саллы бу. алтын тутырдыңмы әллә? Ничек күтәреп кайтырсың моны? Каршы алучың бармы соң? — Хәбәр-мазар биреп тормадым Эш кешесе бит алар, борчып йөрисем килмәде Туган-тумача арасында борчып йөрү дигән сүз булмый инде Алар өчәүләшеп тамбурга таба киттеләр Поезд. Сәгыйдулла бабай ның төшәргә җыенганын сизгәндәй, йөрешен әкренәйтте Тәрәзә артында, кара төн пәрдәсенең сары ямаулары булып, анда-санда утлы тәрәшләр чагылып узды Сәгыйдулла бабай төшәр дә шул төн пәрдәсе ар тына кереп югалыр кебек иде Тамбурга җиткәч, ул рәхмәтен белде рергә теләгәндәй Искәндәрнең иңенә кулын салды — Син, улым, минем өчен борчылма, мин дөньяның ачысын төчесен күргән кеше. Ничек тә югалмам Шул алты чакрымны үрмәләп булса да кайтып җитәрмен Шуннан ары китәр җирем дә. китәрлек дәрманым Ш юк минем Менә синең юлың озын, яшисе гомерең озын Кая барып аргамакка атланып кайтам,— ул өстәлдәге шешәгә күрсәтте. - Үлгәндә дә үз аягым белән авыл капкасын атлап керә алмас идем Ә бу алып кайта, ул бер нәрсәдән дә курыкмый Шуңа атланып кайтам, кесә бушап, аргамагым ташлап качкач, кеше күзе күрмәгәндә генә ындыр артлап тагын чыгып таям — Утырып сөйләшерлек бер кеше дә юкмыни соң авылыгызда’ Айнысам, үз-үземнән ояла башлыйм, бөтен кеше миннән көләдер төсле. — Айнык баштан берәр кешегә сүз катып караганың бармы соң? Мотыйкның йөзенә рәхәт елмаю җәелде. Ул елмаюын озаккарак сузарга, шул елмаю нурында җылынып калырга теләгәндәй, авызын ерып торды. Ләкин торабара йөзе кырысланды. — Моннан берничә ел элек авылга кайткач, авыру аяктан екты мине. Тән кызыша, баш чатный, укшыта — грипп булды ахрысы Бер ялгызым түшәмгә карап тик ятам. Тән кайнарлыгын басмасмы дип, көч- хәл белән торып су эчәм дә тагын урынга килеп егылам Ничә көн шулай ятканмындыр, хәтерләмим, берзаман аякка баса алмас хәлгә килдем. онытыла башладым Карават белән төпсез чокырга кинәт кенә убылып төшеп китәм дә озак-озак итеп тагын өскә күтәреләм. «Җан бирсәм, күземне йомдыручы да юк бит»,— дип, үз-үземне тыя алмыйча җылап җибәрдем Шулчак кемдер йомшак куллары белән яшьләремне сөртте. Күзләремне ачарга тырышам, ачылмыйлар «Кем ул?»— дип пы шылдадым. «Мин бу, күрше, Зәмзәмия»,— дигән аваз колагымда бик озак зеңләп торды. Бер атна янымнан китмәде ул, сабый баланы караган кебек карады. Мәтрүшкәле чәйләр кайнатып эчерде, көчли-көчли ашатты Бераз хәл алып, тирәюньгә күз ташласам, шаккаттым инде ничә ел су тимәгән идәннәр ялт иткән, саргаеп, акшарлары кубып беткән мич, ярәшелгән кыз сыман, балкып көлеп тора, тәрәзә кашагалары күз явын алырлык! Башта үз өемне үзем танымый тордым, кемнәргәдер кертеп салганнар дыр дип уйладым Зәмзәмиянең кулын кысканмын да җибәрмим генә икән. «Нишләвең бу, Мотыйк абый?—ди ул, миңа аптырапгаҗәпләнеп карый.— Кулны авырттырасың ла... Каян килде сиңа бу кадәр көч? Үзең чирле —Үзе сөйли, бахыр, үзе көлә. Аннары такмаклый-такмак лый биергә үк тотынды: — Терелде, терелде, Мотыйк абый терелде!» Рәхмәтемне ничек белдерергә дә җай тапмыйча, тик ятам урында Ниһаять, телем ачылды. «Ничек керәсе иттең, Зәмзәмия? — мин әй- тәм — Нинди фәрештәләр колагыңа изге сүз пышылдады?» — дим. Ул, күзләрен хәйләкәр уйнатып, озак уйлап тормыйча гына, әйтеп салды: «Кызганам мин сине, Мотыйк абый Шуңа кердем. Күңелем сизде Элек ике-өч айсыз китми идең бит. Ә бу юлы бер айдан юкка чыктың. Бербер хәл булды микән әллә дип кердем. Шикләнә калдым Шуңа кердем. Сиңа зәхмәт кагылган булырга тиеш Больницада ятып чыгасыңмы әллә, Мотыйгулла абый?» «Рәхмәт, Зәмзәмия, рәхмәт,— дип, аның кулларыннан сыйпадым,— Син кермәсәң, якты дөнья белән саубуллаша идем». «Син үзең дә мин авырган чакта янымнан китмәдең бит Менә, әҗәтемне түләдем»,—диде ул моңсу гына. Шул сүзләрне әйтте дә, күңелендәге олы кайгысы уянгандай, сыгылып төште. Аннары, саубуллаш мый-нитми тиз генә чыгып китте. Шуннан соң күргәнем булмады аны. Авылдан китеп, төзелешкә эшкә урнашкан, диделәр. Шәһәр сала башладылар бит бу якларда.. — Нигә җибәрдең соң аны? Тотарга да шуңа өйләнергә иде.. Искәндәрнең сүзләре Мотыйк абыйга ошамады, ул аяк астына төшкән шешә бөкесен ачу белән тибеп җибәрде. — Тотарга да өйләнергә... Сез генә хәзер биш минутта көйләнеп, ун минутта өйләнеп куясыз. Аннан, алга-артка карамый, шул хатынны ташлап качасыз. — Ә син үзең? Кешегә гаеп ташларга барыбыз да оста Үзеңнеке күренми — Искәндәрнең тавышы калтырап чыкты. Ул үз-үзен көчкә тыеп калды. — Миңа тимә син, егет Мин күргәнне күрсәң, хатыннан гына түп-1 якты дөньядан да китеп барган булыр идең Хатын хәзер дә чакырып тора «Кил, эчүеңне ташласаң, менә дигән итеп яши башларбыз. Бала хакына кил, аны ятим итмик»,— ди. — Нигә бармыйсың соң? - Кызымнан оялам - Үз кызыңнанмы? - Үземнскеннән шул. Кешенеке булса, оялмас идем. Уналты ел буе синнән башка ятим үссен дә, кеше булып җиткәч кенә, туп итеп ничек килеп керим мин анда? Менә, әтиең мин булам инде, үзгәрәм, эчүемне ташлыйм, акылга утырам, кабул гына итегез дип әйтимме? Мин аны карап үстерергә, акыл-киңәш бирергә, аңа таяныч булырга тиеш идем бит Ә хәзер үзем алардан таяныч эзлимме? Юк. кайта алмыйм мин анда, мескен булып кайта алмыйм Үткәнгә кире кайтып булмый икән ул... Купе ишеге шыгырдап ачылып китте, аннан проводницаның тулы гәүдәсе күренде. Ул, Искәндәргә кнйдереп карап куйды да, ягымлы та аыш белән Мотыйкка эндәште - йоклап кала күрмәгез дип керүем Сезнең станциягә җитеп ки ләбез. — Сизелмичә дә калды,— дип көрсенде Мотыйк Проводница күпме юл йөреп башына килгән бердәнбер фәлсәфи фи керен әйтми кала алмады - Гомерең дә шулай үтеп китәр, сизми дә калырсың - Аннары капыл гына шешәгә төртеп күрсәтте Тагын кирәк түгелме? Искәндәр, кирәк түгел дигәнне аңлатырга дип. башын селкеп куй ш Проводница аңа ялт итеп карап алды да кырт кисте Кешедән алдан сикермә, синнән сорамыйлар Проводница ишекне шапылдатып ябып, чыгып китте - Күңел бик нәзберек икән синең, егет,— дип эндәште Мотыйк һәр әйткән сүзгә авыз турсайта башласаң, иренең кабартма булыр Төкер син аларга Аларның һәрберсенә гөкереп йөрсәң, төкерегең җитмәс Мотыйк шаркылдап көлеп җибәрде, Искәндәр янына күчеп утырды, аны кочаклап алды - Үз улым кебек,—дия-дия аркасыннан сөйде ул аның - Төштә кызымны һаман бишектә елап яткан килеш күрәм Минем өчен һаман шул мә.м-.мәм сорап яткан елак кыз әле ул. Аның шундый чагын гына күрдем бит И-нх, урам буйлап җитәкләп йөрергә, мәктәпкә озата ба рырга, «ике»ле алып кайткач, юри генә ачуланырга иде бер үзен! Бер гәләп киноларга йөрергә, бәйрәмгә яңа күлмәк алып бирергә иде' Искәндәр аның сүзләренә кушылмады, бу минутта ул Ләйсәнне җи тәкләп шәһәр урамыннан бара иде Ләйсән кибет тәрәзәсенә төртеп күрсәтә, алар эчкә керәләр дә кочакка сыйган кадәр курчаклар, китап лар. уенчыклар төяп чыгалар, аннан, авыз кырыйларыннан тамыза та кыза баллыбоз ашыйлар Ләйсән урам читендәге афишага карауга ук, ул аны сүзсез аңлый, алар көлешә көлешә кинога керәләр Залда ут сүнә, Ләйсән, караңгылан курыккандай әтисенә сыена, ул аны кочагына ала Мотыйк белән башларын башка салган килеш кочаклашып утыру ларын күргәч, Искәндәрнең күңеле нечкәреп китте Ярый, сиңа җыенырга вакыт,-диде ул, кырысрак булырга ты рышып Әллә төшәргә уйламыйсың инде? - Төшми кая барасың? һәркемнең үз станциясе Син үзең генә каласың инде И их, яшь чакларым булса, ияреп китәр идем сиңа! Кайсы станциядә төшәсең син, Мотыйк абый? - Менә сиңа иске авыздан яңа сүз киләсе станциядә дип торам ич - Анысын беләм. станциянең исеме ничек, днм - Ә-ә-ә, анысын әйтәсеңмени? Тыңламас станциясе, ә авыл Багана лы дип атала безнең. Бу авылда кылынган эшләргә патша хөкүмәте жавап бирми, дигәнне аңлаткан ул Юлаучылар, безнең авылга керми чә. читләп үтә торган булганнар Шул кара баганалы авылның бер ма тае инде мин Минем язмышның да капка төбенә кара багана утыртып куйганнар бугай Гомер буе бәхет читләп үтте. Бөтен юанычың шушы зәмзәм суына калгач, юк инде ул... — Әй, сөйләп бетермәдең бит әле син, Мотыйк абый, теге Зәмзәмия кая китте соң ул? Нинди әҗәтен түләде ул сиңа? — Зәмзәм суы. дигәч, исеңә төштеме? Инде аяк сузам дигәндә, чып- чын зәмзәм с^ы булды ул миңа. Язмышы бик гыйбрәтле ул Зәмзәмия иең. —Мотыйк. станциягә якынлашып килүләрен дә онытып, иркенләп сөйләргә тотынды. Тамак төбенә утырган ачы төерне йотып җибәрде дә иркен сулап, сүзен дәвам итте.. — Сугышка хәтле үк булды бу хәл. Минем егермене тутырып килгән чак. Зәмзәмия ике-өч яшькә кечерәк Нәрсәдән булгандыр, белмим, көннәрдән бер көнне моның бөтен гәне шешә башлады Аны өшкертеп тә карадылар, догалы су да эчерделәр Ул чакларда врач дигәнне ишетеп кенә беләләр иде авылда. Им- гом белән шактый тилмерттеләр кызыйны. Зәмзәмия көннән-көн үзгәрә барды, күзләре тоныкланды, ут янып торган йөзенә ваемсыз саргылт төс кунды, сүзләре дә бутала башлады Авылда аның турында имеш- мимешләр таралды. Әти-әниләре аны кешегә күрсәтмәскә тырышалар. \рамга бөтенләй чыгармыйлар иде. Шулай бер көнне ул өйдә кеше юклыгын гына чамалап торган да урамга чыгып йөгергән Артыннан куып та тота алмаганнар Ике көн. ике төн эзләгәннән соң. аны урман буендагы «Изгеләр чишмәсе» яныннан тапканнар. Күлмәкләре ерткаланып беткән, аяк-куллары сыдырылган, чәчләре тузгыган — урман пәрие диярсең Чишмә кырыендагы ташка утырган да, бар дөньясын онытып, җир астыннан кайнап чыккан суга карап тора ди. Авыл халкы аның алмашынганын инде үз күзләре белән күргәч, сүзләр ачыктаначык йөри башлады Әти-әнисе чакырмаган карчык, эчермәгән үлән, укылмаган дога калмады, ләкин Зәмзәмия терелмәде. Үзең беләсең, авыл халкының эше бетәрлек түгел бит. гел аны гына саклап утыра алмаганнар- дыр инде, тагын берничә тапкыр өйдән качып чыгып китте ул. Бу юлы да шул чишмә яныннан таптылар аны. Ул еш кына безгә керә иде. Керә дә ишекле-түрле йөренә башлый, үзалдына туктаусыз сөйләнә «Ямьле язлар да җитте, сыерчыклар да кайтты Мин генә кайтмадым. Мин сыерчыклар белән ничек сөйләшим? \лар мине аңламый бит.— Аның тавышы шундый сагышлы, шундый кызганыч чыга, мин җылап җибәрмичә көчкә тыелып торам. Ул сыерчыкларга бармак төртеп.— карагыз әле. карагыз, сыерчыклар кара күлмәк кигән' Яз көне кем кара күлмәк кия инде? Минем күлмәгем матур, минем күлмәгем матур.— дип баласынып итәк очларын тота- тота бөтерелә Бөтерелеп арыгач, минем кулдан ала да урамга әйди башлый — Әйдә инде, әйдә инде. Мотыйк абый!» — ди. еламсырап мина карый Мин ихтыярсыз аның артыннан иярәм Юл буе бер сүз эндәш мичә, тын гына барабыз. Чишмә янына җиткәч, ул каушап калгандай була, кемнедер күрергә теләгәндәй, тезләнеп, күзләре талганчы чишмә суына карап тора Аннан чишмә суында кулларын юа, битләрен, чәчләрен. колакларын, аякларын чылата. Шул вакытта беразга гына анын хәрәкәтләренә мәгънә кергән кебек тоела, күзләрендә бәләкәй генә очкын кабынып алгандай була. Кичке эңгер төшкәч кенә кайтыр юлга чыгабыз. Кайтып җиткәч, ул минем баштан сыйпый да «әбәк» дип. җилкәгә сугып, өйләренә йөгереп кереп китә. Җәй буе мине ияртеп көн саен чишмәгә төште ул. Бүтән беркемне дә якын җибәрми, беркем белән дә сөйләшми, беркемнең дә сүзен тыңламый — бары мине генә үз итә иде. Ә көз җиткәч, аны шәһәргә больницага илтеп салдылар. Ике елдан соң терелеп кайтты авылга... Әмма авыл халкы өчен мәңгегә Сәер Зәмзәмия булып калган иде инде ул. Чибәрлек ягыннан тирә-юньдә аңа тиңләшерлек кыз булмаган- дыр дисәм, валлаһи, алдау булмас Кашыкка салып кабып йотарлык иде, бичара Шулай да егетләр аны читләп үтәләр иде, кызлар да үз араларына алмадылар Ул моны бик авыр кичерә, шуңа күрә торган саен кешеләрдән читләшә бара иде Шулай бер көнне инде караңгы төшеп килгәндә әнисе безгә йөгереп кергән «Зәмзәмия югалды, иртән чыгып киткән иде, һаман юк»,—ди ♦ Минем күңел нидер сизенде бугай, «Изгеләр чишмәсе» янына төшеп = киттем Менә бүгенге кебек айлы төн иде Ерактан ук күрдем мин аны t Чишмә буена су алырга төшкән ап-ак күлмәкле Зөһрә кыз төсле, суга Е иелгән дә, үз матурлыгына үзе соклангандай, шәүләсенә карап тора 4 Себер ягына ниндидер төзелешкә эшчеләр җыеп йөриләр иде, әти- 2 әнисе киңәш иттеме, әллә үз хәлен үзе аңладымы — озакламый шунда китеп барды Зәмзәмия. Шул китүеннән юкка да чыкты Сугыштан сон < авылга кайтып, берничә ел узгач кына хәбәрен ишеттем «Кияүгә чык 5 кан, бер баласы туган, менә дигән итеп яшәп яталар икән»,— дип сөй- м ләдс әниләре. Аларның сүзен расларга теләгәндәй, аннан ай саен дияр- * лек посылка килеп торды. Тик үзе генә кайтмый иде Әниләре инәлеп-инәлеп чакыра торгач, ире белән баласын ияртеп ♦ кайтты ул сабан туена. Киемнәр ефәктән генә, элеккечә үк булмаса да. а rec-кыяфәт тә Комган Әптери кызлары белән янәшә куярлык түгел. “ Авыл урамы буйлап үткәндә, бар халык капка төбенә йөгереп чыга иде «һе-һей, менә сиңа мә, Ж,үләр Зәмзәмиягә дә кияү чыккач, ул да ефәк- * бәрхеткә төренеп йөрерлек булгач, безнең кызларга ни сан инде», дип s хатыннар тел шартлата. Кызларның да күзе кыза, читкә китәм дә чит- 5 кә китәм дип, әти-әниләрен тинтерәтә башлый Егетләрнең моңа ачуы чыга, менә-менә куеныңа керәм дип торганда, җиде җир читенә җибә- * pen булмый бит инде кызны. Авыл халкының авызында сүз торамыни! Сүз иярә сүз чыгып, бер җае килгәндә Зәмзәмиянең иренә кайсыдыр гөрттереп куя. «Авыл авыл инде ул Кешегә хөрмәт бар шәһәрдә Әнә, синең хатынга элек бездә «Җүләр Зәмзәмия» дип, көлеп карыйлар иде Шәһәр нишләткән үзен, хан кызы булган бит, кем әйтер аны хәзер «Җүләр Зәмзәмия» дип» Бу сүзләр әлеге иргә җитә кала, кайта да Зәмзәмиясен табалый башлый нигә моңа кадәр миңа бу турыда әйт мәдең ди. Зәмзәмия бөтенесен дә сөйләп бирә Ире, башы поезд астына кергере нәрсә, ташлап китә моны Зәмзәмия аның артыннан бармады, авылда торып калды... Хәзер яңа калага эшкә урнашкан, диләр. » Мотыйк озак итеп башын селкеп торды торды да көрсенеп куйды Поезд станциягә якынлашып килсә дә. аның җыенырга исәбе юк иде сыман. Искәндәр аңа бу турыда әйтмәкче булды, ләкин уйларыннан бүләргә базмады. «Кайтмаска нде аңа кире, бар дөньясына төкереп яшәп ятарга иде шул себерендә Утка алданган күбәләк кебек, гел күз алдында торган 1Ыр шул авыл. Барыбер түзәргә кирәк иде. Хатын кыз күңеле күбәләк кебек шул » — Мотыйк Искәндәргә күтәрелеп карамады, аның барлы гын да онытты бугай, үзалдына сөйләнеп, үз-үзе белән бәхәсләшеп барды. — Син нигә кайтасың соң? Син дә кайтма Тот та Зәмзәмия янына барып эшкә урнаш. — Нинди эшкә? — Үзең «атаклы балта остасы» дисен, үзен — Авыл өчен — атаклы Авыл йортын күз йомып та җиткерәм мин аны Шәһәр бит ул.. Аннары шәһәргә күңел дә ятмый минем, һава җитми миңа анда — Алайса, Зәмзәмияне ал да берәр авылга барып төплән Ул арада ишекне каты итеп дөбердәттеләр, җавап биргәнне дә көт мичә ачып җибәрделәр — Каласың бит Поезд туктады Синең станция. Әллә төшмисенме’ Мотыйк тсләр-теләмәс кенә кузгалды, утыргыч астыннан рюкзагын алып идәнгә куйды. Хәрәкәтләре артык салмак, дәртсез, хәлсез иде аның. Ул, станциягә җиткәннәренә ышанмагандай, тәрәзәдән тышка карады Анда төннең кара пәрдәсеннән башка берни дә күренмәде Күк тэге ай да. сезнең арттан күпме барырга була дигәндәй, каядыр артта калган иде. Бары тик йолдызлар гына, сүнеп барган учак көле ара сында ялтырап киткән күмер күзләре кебек, җилдә дөрлиләр. Искәндәр рюкзакны алып купедан чыкты. Мотыйк һаман кузгалма ды Аннары лып ител утыргычка иңеп төште. Чыкмыйм әле. Йөрәгем кага,— диде ул ыңгырашкан тавыш бе- 1ән Авылга кайтып җитә алмам кебек. - Ул мөлдерәгән күзләре бе лән Искәндәргә текәлде. Хәзер аның тезләренә башын куяр да үкси-үкси елый башлар сыман иде Мотыйк Аның иреннәре калтырады, борын яфраклары кабарды Китәсем килми минем моннан, Искәндәр энем, китәсем килми,— диде ул хәлсез тавыш белән.— Инде күптәннән бер кеше белән дә болай рәхәтләнеп сөйләшкәнем юк иде. Эч серләремне сөйләгәнем юк иде. Күңелем бушап калды. Яңадан туган кебек булдым. Ачуланма, тагын бер генә станца барыйм әле. Миңа кайда тукта сам да, барыбер Ул станциядән теге яңа калалары да якын гына. Исәп итсәм, Зәмзәмия янына да сугылып чыгармын Хәлен белермен. Ела ша-елаша сөйләшеп утырырбыз бер. Яңа елга алып чыгасым килми бу кайгы-хәсрәтләремне Яңа елда яңача яши башларга иде!.. Мотыйк, сүзен әйтеп бетерә алмыйча, ютәлләргә тотынды, һава җит мәүдән изүләрен чишеп җибәрде, керфекләрен күтәрмичә генә Искән дәргә эндәште — Әйдә минем белән! Гостиницага урнашырбыз! Ду китереп Яна елны каршы алырбыз Әйдә, җыен, төшәбез дә калабыз. Зәмзәмия апаң белән дә танышырсың. Кияү җегете булып барырсың Табабыз аны, өй борынча йөреп булса да-табабыз. Шәһәр дигәч тә, безнең авыл хәтле генә әле ул. Җиткерә генә башладылар. Кайчан телисең, шунда китәрсең Билет өчен борчылма Кирәк булса, йоклап яткан түшәген кырыена китереп бирерләр. Акча китерттерә ул... Әйдә инде, яшь кешегә бер җилкенеп алу ни тора ул? Мотыйк Искәндәрнең пальтосын чөйдән алды, бүреген кидерде, иңнәреннән сыпырды. Ничек кенә булса да Искәндәрне күндерәсе, үзе белән алып каласы килә иде аның — Булмый, Мотыйк абый,—диде Искәндәр Бу сүзләрне ул шундый авырлык белән әйтте, әйтерсең, ниндидер зур җинаять эшләде, әйтерсең, тиктомалга Мотыйкның яңагына китереп сукты. — Алла хакы өчен, тыңла сүземне! — дип инәлде Мотыйк — Бәйрәм арасы бит. Бәйрәмне кайда үткәрсәң дә барыбер түгелмени? Монда ошамаса, безнең авылга кайтырбыз Авыл халкының күзен кыздырып, урам буйлап узарбыз Мотыйк абзыйларының бөтенләй төшеп калган кеше түгеллеген күрсеннәр! Алар сөйләшмәсен, ә ул менә нинди гөрнә- дирдәй егетләр белән йөри! Аннары Сәгыйдулла абыйның хәлен белеп килербез Бәлкем, бер-бер ярдәм кирәктер Нияте зурдан бит картнын Исәп итсәк, Бригадир Ибрайга да сугылырбыз. Талканы коры булуга карама, күңеле туры ул кешенең. Шундый кешеләр ясаган да инде революцияне, тоткан җирдән өзә торган кешеләр Безнең ишеләр түгел.. Сөйләгән саен аның йөзе ачыла барды, сыгылып төшкән гәүдәсе турайды, күзләрендәге сүрән очкыннар уянып ялтырый башлады, әйтер сең, ул инде, чынлап та. үзе хыялланган дөньяда йөри иде Ул поезд кузгалып киткәнне дә сизмәде, Искәндәрнең пальтосын яңадан чөйгә элгәнен дә күрмәде Бары тик, поезд тизлеген арттырып, вагон як якка чайкала башлагач кына әкренләп аңына килде Шулай итеп, минем белән калмаска булдың инде? диде бераз даи. илтифатсыз гына - Юл кешесенең юлда булуы хәерле. - Мин сине базга ябарга җыенмыйм лабаса — Мотыйк чын чынлап аны ачулануга ук күчте — Ике-өч көн бәйрәм итәрбез, күргән-белгәнне йөреп чыгарбыз да. син тагын үз юлың белән китеп барырсың ♦ Бер туктагач, авыр кузгалам мин Китә алмый, шунда калырмын = дип куркам® Куып җибәрермен Бер станцага бер бәхетсез җиткән - Мин үземне бәхетсез санамыйм.. 2 - Тиктомалга кубарылып юлга чыкмый бәхетле кеше Ялгыз ке £ ше —бәхетсез кеше инде ул Ничек кенә күңелеңне юатырга тырышма. л ялгыз барыбер ялгыз инде. 5 Искәндәрнең җавап кайтарасы да. башлап сүз әйтәсе дә килми иде £ Ул утыргычка матрас тәгәрәтеп җибәрде дә. ике кулын башы астына салып, чалкан ятты Аның ялгызы гына калып тынычланасы да килә. £ Чотыйкны да кызгана. Ул киләсе станциядә төшеп калыр да, кибән = эченә кереп югалган энә кебек, йортлар, авыллар, кешеләр арасында * юкка чыгар, аны беркем дә күрмәс, эзләмәс, тапмас кебек иде - Йокламыйсындыр бит? ш Искәндәр җавап бирмәде, күзләрен генә зур итеп ачты - йоклама! Яка елны йоклап каршы алырга ярамый - Нигә? « - Андый кеше вакыт кадерен белми, гомере заяга уза аның - Үзеңнән беләсеңме? * . Искәндәр ваемсыз-дорфа тонга күчкәнен аңлап, эчтән үзен битәрләп < куйды °- - Әйе, үземнән - йоклап калсаң, нәрсә була Кызыксынганын сиздерергә теләп, ул торып утырды - Яна ел чиге - ил чиге генә түгел ул. энем Ил чикләрен күп үт тем мин Шуның аркасында күпме каһәр ишеттем Кеше күңеле бары сын да күтәрә, барысына да ризалаша Тик менә вакыт үтүенә, гомер узуына гына ияләшә алмый Үлемгә өйрәнә алмый кеше Ә иске ел синең гомереңнең үлгән бер елы бит ул. Яңа елны каршы алганда кеше тын калып шул турыда уйларга, тормышның кадерен аңларга тиеш Шул вакытта йоклап ятсаң, сиңа ике дөнья бер морҗа Кеше Яна елны нигә уйлап тапкан? Үзен юату өчен Шулаймы? Искәндәргә Мотыйкның авыл картлары шикелле башын бер якка кырын салып, күзләрен хәйләкәр кыскалый кыскалый. үзе кичергән хәл ләр белән ныгытып фәлсәфә сатуы ошый иде - Нигә тындың? Дөрес әйтмәдемме әллә? Ул. бишектә оеп тирбәлгән бала кебек, гаҗәпләнгән күзләрен туты рып карады да тагын онытылды - Телеңне йоттыңмы әллә? - Вакыт — юк нәрсә ул. Мотыйк абый Вакыт төшенчәсен кеше үзе уйлап тапкан. Аны сәгатьләргә, көннәргә, айларга, елларга бүлгән Чик сезлекие. мәңгелекне башына сыйдыра алмаганга шулай эшләгән ул Мәңгелек янында үз гомеренең молекула хәтле дә булмавын аңлаган шуңа күрә еллар уйлап чыгарган да. илле ел яшәде, йөзгә җитте дин. кеше гомерен зурайтып күрсәтергә тырышкан Башны бутыйсың син. энем Юк белән башны бутыйсың Шулчак, ачы сызгырып, тәрәзә артында поезд үтә башлады Мотыйк. җөмләсе поезд астында калгандай шып туктады Искәндәр тәрәзәгә канланды Аның күз алдыннан бербер артлы якты тәрәзәләр йөгереп узды Һәр гәрәзәд.) кемнеңдер йөзе чагылып калды Ул үзе ташлап киткән шәһәр ягына да поездлар йөрүенә, шунда кешеләр баруына сә ерсенгәндәй, күзен алмыйча соңгы вагон үткәнче карап торды. Каршы килгән поезд, артыннан куа килүче Яңа елны җиткерергә теләмичә чд бадыр сыман тоелды аңа. Ә ул. киресенчә. Яңа елның каршысына ашы га, тәгәрмәч авазларына кушылып типкән йөрәге, иң якын кешесе белән очрашуны көтеп ярсыгандай, алгысына иде. Искәндәр сәгатенә карады Бу юлы ул стенага күтәрелеп карамады, ул инде үзенең поездда баруына күнегә башлаган иде. Үзе өчендерме, әллә Мотыйк ишетсен дипме, аһылдап әйтте. — Бер сәгать кенә калган. — Унбер тулдымыни? Алар икесе дә сагаеп, тын калдылар Гүя шушы бер сәгать эчендә ниндидер зур вакыйга булырга, алар гомер буе көтеп килгән ниндидер бер нәрсә чынга ашарга тиеш иде. Мотыйк ашыкмый гына рюкзагын иңенә элде, бүрек колакчыннарын чишеп яңадан бәйләде, бияләен киеп салды. Аның нәрсәдер әйтәсе кн лә, ул нәрсәдер көткән сыман иде Менә ул башын аска иеп купедан чыкты Ишек төбендә тукталып калды Искәндәр аның китәсе килмәгәнен бөтен җаны-тәне белән аңлады. Әйтерсең, шушы поезддан төшеп калса, ул вакыт арбасыннан төшеп калыр, айларның, елларның исәбен югалтыр, болай да буталчык тормышының мәгънәсен таба алмыйча, мәңгелеккә китеп барыр кебек иде. «Вакыт арбасы,— дип уйлады ул эчтән генә — Менә ни өчен, бар дөньяга кул селтәп, шушы поездга ашыккан икән ул. Вакыт арбасы Ул, дөнья мәшәкатьләре арасында буталып, хыялы артыннан җитешә алмый башлагач, вакыт каршына үзе чыгып йөгергән. Хыялын куып җитмәк булган. Күктәге кошлар - кешеләрнең җаны түгел, хыялыдыр алар. Хыялсыз кеше— канатсыз кош, дип юкка әйтмиләрдер. Кеше, дөнья ваклыкларына чумып, хыялын онытса, ул, аны ташлап, күккә очадыр». Ул, хыялын капшап карарга теләгәндәй, күкрәгенә кульигкуйды Йөрәк ярсын ярсып тибә иде «Димәк, ул хыялын куып тоткан. Бригадир Ибрай, Сәгыйдулла бабай. Балта остасы Мотыйклар белән очрашмаган булса, бу ачышны ясый алыр идеме икән ул?» Искәндәр шунда гына Мотыйкның саубуллашмый-нитми чыгып киткәнен аңлады. Купе тузгытылган кош оясы кебек буш һәм шыксыз иде. Мотыйк, ярты гәүдәсе белән ишектән кереп, проводницага нидер сөйли. Менә ул купедан башын алды да Искәндәргә таба атлады. Кулында проводннцалар йөртә торган кызыл флагчык иде аның. Килеп җиткәч, кулың аның иңенә куйды, авыр итеп көрсенде. — Яңа елга берәр нәрсә бүләк итәсем килгән иде. Алдан уйланыл- маган. Очрашасын кем белгән аның. Менә, сиңа — кызыл флагчык. Теләгем шул: каршыңа бәхет килсә — уздырып җибәрмә, шушы флагчыкны күтәр. Ул бүген беренче мәртәбә шулкадәр сөенеп елмайды, хәтта Искәндәрнең күзләренә яшь килде. Кулда йөри-йөри керләнеп, таушалып беткән флагчыкны күкрәгенә кысты да кат-кат бер сүзләрне кабатлады: — Рәхмәт, Мотыйк абый! Рәхмәт, Мотыйк абый! Алар, бер-берсенә сыенышып, буш коридорда икесе генә шактый озак басып тордылар. Мотыйк рюкзагын рәтләп куйды һәм: — Килеп җиттем,— дип, тәрәзәгә таба ымлады да тамбурга таба китте. Поезд туктауга, Искәндәрнең йөрәге дә тибүдән туктаган сыман булды Аның тәне буйлап суык йөгерде, аяклары хәлсезләнде, керфек ләре авырайды, куллары салынып төште. Ул вагон баскычына басты да, сикереп төшәргә җыенгандай, бар гәүдәсе белән алга — карангы төн кочагына сөрлекте. Мотыйк берничә адым атлады да туктап кал ды Кинәт кенә борылып, яңадан вагон баскычы янына килде Искән дәрнен кулына чытырдатып ябышты — Сонгы кат әйтәм. төш монда Кал! Берүзем генә нишлим мин монда? - Аның тавышы иңрәп, инәлеп чыкты Искәндәр, төшеп калудан курыккандай, вагон тоткасын бар көче белән кысты, иреннәрен тешләде Шулчак поезд кузгалып китте Мо- гыйк, Искәндәрнең кулын ычкындырмыйча янәшә атлап барды Вагон тәгәрмәчләре дөпелдәгән тавыш Искәндәрнең йөрәк авазын кузгатты \нын йөрәге торган саен ярсыбрак тибә, йөрәге, ярсыган саен поезд да тизлеген арттыра иде Мотыйк әле һаман Искәндәрнең кулына тотын ган килеш поезд белән янәшә йөгерә. Ул гәүдәсен көчкә сөйри башла 1ы, бармаклары язылып, Искәндәрнең кулын ычкындырды Егылып ки тудән куркып, ахрысы, юл читендәге баганага барып сөялде — Сау бул, Мотыйк абый! Зәмзәмия апага сәлам әйт!- дип кычкырды Искәндәр Салкын җилдән Искәндәрнең йөзе уттай кызышты, чәчләре тузгыды Ж,ил җан ачысы белән сызгырды, үкси-үкси елады Җиһан белән сау буллашучы иске елның хәсрәтле җиле аңа шулай үзенең соңгы серләрен сөйли иде — Төшеп каласын бит! Аннары җавап бир сезнең өчен Проводница, Искәндәрнең иске елда төшеп калуыннан курыккан дай. вагон ишеген бикләп куйды Искәндәр кинәт кенә үзенең гәүдәсе җиңеләя башлаганны тойды, әйтерсең, борчып, күңелен газаплап торган бар уйлары Мотыйк белән бергә шушы станциядә төшеп калганнар иде Ул кулындагы флагчык ны әйләндерә-әйләндерә карады, ачык ишекле купе янына җиткәч, проводница га эндәште. — Шушы нәрсә белән поездны туктатып буламы? — Туктамый, кая барсын ул? Купе эчендә әле дә Мотыйкның җылысы саклана иде кебек Ул сәгатенә карады Унике туларга егерме җиде минут калган Искәндәр сәгатен сыйпап куйды. Әйтерсең, егерме җиде минуттан аның каршында бәхет капкасы ачылырга тиеш иде Ул купе почмагына сөялеп утырды да иске елның соңгы минутларын санап дөпелдәүче йөрәк авазын тыңлый тыңлый оеп барганын сизми дә калды ...Поезд бар тәрәзәләре белән балкып, сөенеп Яна елның ал ак дәү .Urena килеп керде дә шатлыгыннан кычкыртып җибәрде Искәндәр чоны сизмәде дә, ишетмәде дә. Ул бар дөньясын онытып, изрәп йоклый иде. Төшендә ул Яна елның бәллүр капкасы өстенә эленгән галәмәт зур сәгать күрде Әйе, бу аның өендәге сәгать, бабасыннан калган борынгы сәгать иде Сәгать бар дөньяны яңгыратып төнге уникене суга башлады Ләкин элеккечә буыла буыла, гыжылдый гыжылдый түгел, ә илаһи музыка авазлары таратып, ярсый-ярсый суга иде Искәндәр бу илаһи музыканың сәгать сугуыннан түгел, үз күңеленнән агылып чыкканын аңлап һушсыз калды Күзләрен күккә төбәп, әкрен генә пышылдады «Бабай сәгате терелгән. Борынгы сәгать терелгән Иске сәгать дөрес йөри!» Ул йокысыннан уянганда поезд Якты юл станциясенә якынлашып кн 1ә иде. Малеевка—Казан—Чаллы. 1981 ел.