Ил җырына кушыл, республикам!

 

Татарстан белән Сахалинны Бәйли алмый кышлар һәм язлар. Мондый озын, ерак араларны Тоташтыра бары «КамАЗ»лар, Без ясаган җитез «КамАЗ»лар. Татарстан, кыйтга араларын Уталмассың мең ат җигеп тә — Ил җегәре булган моторларга Көч бармаса әгәр нефтьтән, Без бораулап тапкан нефтьтән. Татарстан, синең чын йөзеңне Танымаслар иде күп илләр — Тудырмасаң әгәр алтын куллы Хатын-кызлар, батыр ул-ирләр. Тудырдың син илгә Җәлилләр! Татарстан, сине бөек Ленин Мәңгелек бәхеткә бәйләде. Ил җырына кушыл, республикам; СССРның бу зур бәйрәме, Алтмыш еллык олы бәйрәме!

Реклама