Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕ ЗАТТАН

Берничә еллар элек, туган илебез юлларында «КамАЗ»лар әле яңа гына күренә башлаган чакларны, якыи дустым белән аның «Жигулипена утырдык та шәһәр читенә чыгып киттек. Күзләрнең явын алырдай төскә буялган ңитеэ «Жигули» алга ыргылучы машиналарның әле берсен, әле икенчесен куып уза. Аккош күле урманындагы төз буйлы озын наратлар йомылып кына артта кала, колак янында җил сызгыра.. Кинәт юлда шактый авыр йөк төягән ■КамАЗ» автомобиле күренде Дустым акселераторга басты, машинасын уңга да, сулга да борыл карады Әмма файдасыз «Ярар,—дип куйды ул үҗәтләнеп һәм үз- үзен юатырга тырышып.— Хәзер юл үргә таба менәчәк, анда мин бу «КамАЗяга сәлам биреп кенә үтәрмен». Ләкин үргә күтәрелгәндә дә «КамАЗ» тизлеген киметмәде. моңа кадәр сәгатенә 80—90 километр белән ничек куырган булса, шул ук рухта юлын дәеам итте. Дустымның көнләшүдән янган күзләрендә гаҗәпләнү чаткылары кабынды «Менә, ичмасам, җилдерә...— диде ул телен шартлатып, шаккатудан башларын селеккәләп.— Бер нәрсә дә әйтә алмассың. дизель — куәтле. Ай-Һай. җен кебек тарта I» Шундый сорау туа: «КамАЗ» белән чагыштырырдай тагын нинди йөк автомобильләре барГ КамАЗ төзелә башлауга боры тик дистә елдан артык вакыт узды, ә ул эшләгән йөк автомобильләре «крейсер тизлегенн алдылар «Правда» газетасында күптән түгел безнең өчен шатлыклы хәбәр басылган иде: «РСФСРдагы автомобиль паркының 13 процентын биләүче «КамАЗ» машиналары хәзер барлык йөкнең 40 процентын ташыйлар...» Арттырып әйтү түгел, КамАЗ комплекслары, тизлекне киметмәгән килеш, үр артыннан үргә күтәрелә бара: беренче һәм икенче чиратның сафка басуы, төп конвейерны эшкә җигү, ярдәмче цехларның ачылуы, һәм. гомумән, автозаводның тулысынча тезелеп бетүе Болар гынамы соң! Карагыз сез офыктагы якты шәһәргә, таң шәһәренә Илебездә иң яшь, иң матур шәһәр ул. КамАЗга багышланган әсәрләр дә хәзер күпмилләтле совет әдәбиятында үзенең лаеклы урынын тота. Үзәк һәм республикабыз нәшриятларында дистәләгән роман һем повестьлар, тезелеш романтикасын чагылдырган киң колачлы поэмалар, төрле характердагы очерк җыентыклары дөнья күрде Илебез театрларында берничә пьеса куелды, документаль фильмнар төшереп алынды, популяр җырлар иҗат ителде, шигырьләр исә меңәрләгән юллар белән исәпләнә. Әлбәттә, бу—куанычлы хәл, әмма икенче яктан караганда, әлеге муллык бераз уйландыра да Чак кына күз ташлап алган очракта да, КамАЗ темасына өч төрле мөнәсәбәт сизелеп тора. Беренчесе — публицистика. Бу төркемгә мин хисапсыз очерк, зарисовка, юлъязма- ларны гына түгел, ә бәлки зур төзелеш турындагы беренче тәэсирләр салынган шигъри авазларны, шигырь-репортажларны да кертер идем Икенчесе — элик жанрлар Әлеге омтылышлар — чынбарлыктагы вакыйгаларны фәлсәфи кануннарга буйсындырып, гомумиләштерү дәрәҗәсенә ирешә алган по- весть-романнарда. пьесаларда. Р Солнцев- ның «Яшел калкулыкта кызыл ат» повестенда, С Хәкимнең «Дәверләр капкасы» поэмасында, Д. Вәлиевнең «Сиңа тормыш бүләк итәм» пьесасында тормышчан характерлар, кызыклы язмышлар, бүгенге кеннең актуаль проблемалары күз алдына килеп баса Авторлар тышкы яктан күренеп торган билгеләр белен генә мавыкмыйлар, алар кешеләрнең авырлыкларны җиңә- җиңә төзелешне җанландыруларын сурәтлиләр. шушы процесста тезелешнең де кешегә тәэсир көчен аннан ни рәвешле сынау алуын ачыклыйлар Өченчесе — лирика. Аның үзегендә шагыйрьнең шәхси язмышын замандашлары башкарган зур эшләр белән чагыштырыл карау ята Күңел киңлекләре гигант тезелеш киңлекләре белен тәңгәлләшә Биредә гомуми төшенчәләр интим кичерешләр аша аңлашыла. КамАЗ шагыйрьләренең 1981 елда Mac- кәүдеге «Известия» нәшриятында басылып чыккан «Чаллы күгендә аккошлар» («Лебеди над Челнами») исемле җыентыгын нәкъ менә өченче төркемгә кертергә мемкин 1 Бу китапның «биографиясе» гадети генә түгел «Чаллы күгендә аккошларвның нәшрият планында булмавын һәм аның бары энтузиастлар тарафыннан гына эшләнүен ' Чаллы мүгендә анаошлар Шигырьләр Р*с телендә М «Нэвестиа*. IWI Б әйтү дә моны ачык дәлиллиләр. Китап КамАЗны шефлыкка алган һәм тезелештә даими пост булдырган «Новый мир» журналы редакциясе хезмәткәрләре булышлыгы белән дөнья күрде. Җыентыкның редакторлары журналның җаваплы секретаре Феодосий Видрашку (укучыларыбыз аны «Новый мир» сериясендә чыккан күп санлы «Набережные Челны» китапларының даими авторы һәм редакторы буларак беләләр) һәм шул ук редакциянең әдәби хезмәткәре Арво Мете. «Известия» хезмәткәрләре китапны эш сәгатеннән тыш җәмәгатьчелек тәртибендә җыйганнар, верстка ясаганнар һәм бастырып чыгарганнар. Ләкин китапның тарихы күп елларга ал- данрак — әле завод һәм шәһәр булачак урында экскаваторчылар беренче чүмеч балчыкны актартып ташлаган чаклардан ук башлана Шул көннәрдә ВЛКСМ шәһәр комитетының элеккеге агач бинасына әдәби түгәрәк членнары җыйналалар. Аларны, монда әлбәттә, шигърияткә мәхәббәт кенә түгел, КамАЗ шигырьсез төзелмәскә тиеш дигән инану да китергәндер. Иске Чаллы тирәсендә кар күмеп киткән басуларга беренче казыклар какканда, күккә ашачак йортларның нигезләренә беренче ташларны салганда геодезист Мәхмүт Газизовның (ул биредә КамАЗ төзелә башлаган көннән башлап), ремонт-инструмент заводы төзе» лешендә плитә җәюдә эшләүче Инна Лимонова. балта остасы Евгений Кувайцев, бетонэремә заводы эшчесе Сәлимә Шарипова һәм башка бик күпләр үзләренең КамАЗ турындагы тәүге шигъри юлларын иҗат иттеләр Ул — вагоннарда һәм палаткаларда төн уздырган чаклар, сазга-пычракка батып эшләгән данлы көннәр иде. Юллар әлегә салынмаган, көзге пычракларда машиналар «муеннан» сазга чума, экскаватор казыган чокырларны яңгыр суы күмеп китә... Ә кыйммәтле материаллар илебезнең һәр тарафыннан һаман агыла тора, аларны кабул итәргә, бушатырга, урнаштырырга, гамәлгә кертергә кирәк. «Чаллы күгендә аккошлар» китабындагы шигырьләр нәкъ менә брезент палаткаларда, вагоннарда яшәгән романтиклар тарафыннан язылган да инде «Без үзебезне спецовка, сырма, резина итекләр киеп йөрергә хөкем иттек Троллейбусларны вахта машиналарына алыштырдык».— КамАЗга Чиләбе шәһәреннән килгән Инна Лимонова бер шигырендә шундыйрак фикер әйтә. Аны бирегә нинди уйхыяллар чакырган? Аның яшьтәшләрен нинди уй-теләкләр йөртсә, шагыйрә дә шул хисләр белән яши: Күңелемә бер таяныч эзләп. Сиңа таба, Чаллы, йөгердем. Кеше арасында «Мин — кеше!» дип Расларлык көчләр бир идең! 1 Хисләрнең кайнарлыгы соңрак та, «дала учында зәңгәрсу шәһәр» калкып чыккач та сүрелүне белми, ул һаман да «кояш керфекләре» иркәләгән, «алиһәләре иртүк уянып, асфальтны итекләре белән шакып йөргән» шәһәргә карап соклана (Вл. Потапов). Традицияләрнең дәвам итүе — җыентыктагы төп мотивларның берсе: Кем ялгыша: «Көрәш тынды...»—диел! Атоммашлар алда, алда — БАМ. Якты ала БАМнар, Атоммашлар КамАЗларда туган таңнардан. (М. Сафин) Традицияләр дәвамы — намуслы хезмәттә. «Маңгай тирен чык тамчысы» итеп күргән тимерчелек цехы слесаре Ю. Малков хезмәткә дан җырлый («Гасырларны өя тупас куллар, кирпечләрне өя сак кына.. »). Евг. Кувайцев та шул ук фикерне куәтли «Чынбарлык итик хыялны,— кайда эшләр күбрәк, иңгә иң куеп басыгыз — фидакарьләр кирәк!» Җыентыкның тагын бер кыйммәтле ягы шунда биредә әсәрләре белән катнашучы авторларның һәркайсы бөек төзелешкә азмы-күпме үзенең көчен куйган — кирпечләр тезгән, юллар салган, җир казыган, деталь кырган, тимер эреткән Шигырьләр белән танышканда да шуны искәрергә мөмкин: әйтерсең, биредә төзелеш үзе шагыйрь булып сөйли, шагыйрь булып, һәм — беренче заттан. Әлбәттә, КамАЗга килгән һәр кешенең юл чатларында эленеп торган плакат-щит- ларны күргәне бардыр, ул щитларда — КамАЗ шагыйрьләренең шигырьләре. Әлеге шигъри лозунглар үзләренең поэтик көче, ышанычлы булулары белән күңелне җәлеп итәләр. Еллар утү белән әдәби берләшмәдән мөстәкыйль ике түгәрәк аерылып чыкты: татар шагыйрьләренең «Ләйсән» һәм рус телендә язучыларның «Орфей» түгәрәклә» ре Яшь шагыйрьләр тулай торакларда һәм клубларда, кызыл почмакларда һәм турыШнгырьлэр Хәйдәр тәрҗемәсендә бирелде дви-туры тезелеш мәйданнарында эшче яшьтәшләрен үз әсәрләре белән таныштыралар Алармы һәрвакыт алкышлап каршылыйлар: чынлап та, тезелеш ечен чит-ят кешеләр түгел ич. үз кешеләр! КамАЗга барган саен, мин «Ләйсән» һәм «Орфей» утырышларында булырга тырышам Беренче карашка ук аларның кызу каилы һәм сүзне турыдан бәрел әйтергә яратуларын искәрергә мемкин Яшь шагыйрьләр төрле авторитетлардан куркып кала торганнардан түгел, кирәк икән, күңелләрендәге барлык уйларны сибел ташларга да күл сорамыйлар Алар белән сөйләшеп. бәхәсләшеп утыру кызык Чак кына ясалма сүз дә яшь шагыйрьләрне чыгырыннан чыгара Җыентыкта катнашкан һәр шагыйрь профессиональ дәрәҗәгә ирешкән дип әйтергә җыенмыйм Күбесе әйбәт журналистлар булып китте, кайберләре исә һаман да тезелештә һәм заводларда эшләрен дәвам итәләр Лекин шигърият белән дуслашу һәммәсенең дә күңелендә тирән эз калдыргандыр дип уйлыйм һәрхәлдә, шигърият аларның күңелләрен рухи яктан баеткандыр. матурлыкны аңларга өйрәткәндер тормышларына кызыклы вакыйгалар өстәгәндер Мактау сүзләренә генә бирешмичә, үзләренең көчләрен реаль мөмкинлекләр белән дә чагыштырып карау кирәктер, бәлки. Шуңа күрә җыентыктагы кайбер кимче лекләргв дә тукталып үтәсе килә «Чаллы күгендә аккошлар» җыентыгына тупланган шигырьләр һәммәсе дә бердәй дәрәҗәдә камил түгелләр әле Кайберләре профессиональ яктан аксыйлар, коры сөйләп чыгу белән генә чикләнгәннәре дә очрый, күптән билгеле хакыйкатьне тәкърар- лаучылар да бар, лозунг тәэсирен калдыручы шигырьләр дә шактый Иң зур ге- наһ, минемчә, мөстәкыйльлек җитмәүдә, танылган шагыйрьләргә ияреп аларны кабатлауда Әле Маяковскийның «баскычларын» хәтерләткән шигъри юлларга тап буласың, әле Есенинның моң-сагышлы авазы ишетелеп куя һ. б. Мене иң кузге күренеп яткан кимчелек Торналар да китте, тынды инде Моңлы койне уннап торбалар Күтәрелә кебек төнге күккә ₽ух булып кеше-торнапар. Әлеге юлларны укыгач, Рәсүл Гамзатовның йәрәкне кысып алырдай шигыре искә теше Калмагандыр ятып ул солдатлар. Калмагандыр канлы кырларда. Очканнардыр алар зәңгәр күккә Әверелеп ап-ак торнага! Аннары, кайбер яшь шагыйрьләрнең сүз белән сак эш итмәүләрен дә әйтеп үтәргә кирәктер Кайчакта шундый гыйбарәләр күзгә чалына, аларның мәгънәсе елмаю уята Мәсәлән, «чишмә улагында кер юалар кызлар» дигән юлларны укыгач, елмаймыйча ничек түзәрсең?! Чишмә улагында берәүнең дә кер юмаганын, бары тик керне чайкаганын гына һәммә кеше беләдер Мондый ялгышлар күп кенә авторларга хас булганга күрә, мин аларның исем-фамилияләрен биредә атап торуны кирәк санамыйм. Шулай да хәзер инде КамАЗ төзелешендә шагыйрьләрнең зур гына төркеме оешып килә дип ышанып әйтергә мөмкин Чаллыда Язучылар союзының мөстәкыйль бүлеге ачылу да андагы яшь шагыйрьләрнең күпмилләтле совет әдәбияты мәйданына чыгуына булышлык итәр Татар шагыйрьләреннән Мәхмүт Газизов белән Хәниф Хөснуллин әсәрләрен аерып куярга теләр идем Укучылар арасында исеме еш яңгырамаган Сәлимә Шәри- пованың да каләменә өмет багларга кирәк Рус телендә иҗат итүчеләрдән шагыйрә Инна Лимонованың уңышлары байтак Күрәсең, җыентыкта иң күп урынның әлеге шагыйрәгә бирелүе дә юкка гына түгелдер Әмма соңгы елларда Инна Лимонованың шигъри ачышлары шактый кимеде Китапта Николай Алешкоө белән Павел Юлаев та күләмле генә шигъри цикллар белән катнашканнар Аларның иң мөһим нәрсәне үзләштерүләре сизелә день яга үзләренең карашлары бар сүз белән эш итә беләләр КамАЗ шагыйрьләреннән күбесе яшь язучыларның VII Бөтенсоюз киңәшмәсенә барып кайттылар Бишесе Мәскәүдәге М Горький исемендәге әдәбият ннститу тында укый Белемгә омтылыш тагын шундый өмет уята шагыйрьләрнең «беренче карлыгачлар»ыннан соң башка җыентыклары да дөнья күрер Шикләнмичә әйтергә мөмкин. КамАЗ шагыйрьләргә мохтаҗ. әмма ул шагыйрьләрне үзе үстерә һәм алар, авыр йек төялгән «КамАЗ»лар кебек, әдәбиятта үсеш тизлекләрен киметмәсләр