БАТЫРЛЫК ҺӘМ МАТУРЛЫК ТАНТАНАСЫ
1969 елның 13 декабренда иске Чаллы шәһәре читендә Михаил Носков экскаватор чүмече белән туң җирне умырып алды да машина әрҗәсенә китереп с^лды. Гасырлар буе тын яткан Чаллы ягы нәкъ менә шушы көнне, яңа туган сабый кебек, үзенең дөньяга килүе турында хәбәр итеп, бар тирәгә аваз салды. ■ Яр Чаллы», «КамАЗ» дигән сүзләр телләрдә» телләргә күчеп сөйләнә башлады. Нәкъ менә шушы көнне Чаллы каласының яңа тарихы баш- «Яр Чаллы. Халкы 720 ир-ат һәм хатын-кыздан гыйбарәт. 136 йорты, чиркәве, училищесы, су тегермәне, 18 кибете, җомга көнне җыела торган базары, өч ярминкәсе бар. Кама елгасы буенда — пристань. Халкы, иген игүдән тыш, бурлак булып хезмәт итә, пристаньда эшли». 1888 нче елны басылган бер географик сүзлектә Чаллы шәһәре турында менә шундый сүзләр язылган. Иске Чаллы башка провинция шәһәрләреннән бер ни белән дә аерылмыйча, гасырлар буе шулай үз көенә яшәп яткан Бөек Октябрьның давыллы җилләре әлегә кадәр дөньяга билгесез бу төбәкне дә йокысыннан уята Комдив Азинның атаклы «тимер дивизиясе» революциягә каршы чыккан дошманнар белән сугыша, Колчак яулары белән көрәшкә меңләгән ярлы-ябагай күтәрелә. Революция җиңеп чыккач, социалистик төзелеш бишьеллыклары башлана. Чаллы яклары әле озак еллар буе Татарстанның ерак почмакларыннан берсе булып кала бирә. Җәй көне монда бары тик пароход белән генә килеп була, ә кышын 180 чакрымдагы Бөгелмә тимер юл вокзалына йөриләр. Озакламый күршедә генә нефть башкаласы Әлмәт төзелә башлый, нефтехимиклар шәһәре Түбән Кама салына, Алабуга, Зәй, Лениногорск калалары үсә. панды Кама буенда зур йөк автомобильләре комплексы төзү турында карар чыккач, Чаллы каласы, әкият баһадирлары сыман, ел үсәсен көн үсә башлап, бөтен дөньяга таныла. Әгәр 1970 елны шәһәрдә 30 мең кеше яшәгән булса, бүген инде бездә 400 мең чамасы кеше исәпләнә. Дөньядагы бер шәһәр дә тиз үсеш ягыннан Чаллы белән тиңләшә алмый. ♦ Ә ни өчен зур йөк автомобильләре комплексын нәкъ менә Чаллыда - салырга булдылар соң? - Илебез картасына игътибар белән күз салыгыз әле. Совет власте = елларында гына күпме яңа шәһәр калкып чыккан; Магнитогорск, Ком- t сомольск-на-Амуре, Братск. Түбән Кама, Тольятти. Алар берсе дә гади С шәһәрләр генә түгел, алар — гигант төзелеш үзәкләре, илебезнең со- л циалистик үсеш тарихын, энергетик куәтен билгели торган фактор- - лар, алар — бөек Ленин идеяләренең тормышка ашуын күрсәткән J ышандыргыч мисаллар. Яр Чаллы шәһәре һәм Кама автомобиль ги- < ганты да нәкъ менә партиябез һәм хөкүмәтебезнең ил-халык мәнфә- ' гатьләрен кайгырту юлында башкарган тагын бер бөек казанышы бу- I лып дөньяга килде. Ә чыннан да, КамАЗны ни өчен Чаллыда салырга булдылар соң әле? з Зур йөк автомобильләре комплексы салу турындагы мәсьәлә куз- S галгач, СССР Госпланы дистәләгән вариантны тикшереп карады. Элек- 3 трон-хисаплау машиналары әлеге вариантларны һәрьяклап чагыштырды. һәм бу ярышта моңа кадәр бөтенләй диярлек билгеле булмаган * гап-гади Чаллы шәһәрчеге җиңеп чыкты Баксаң, Татарстандагы Чаллы шәһәре илебезнең үзәк өлешендә, энергетик комплекслар уртасында “ урнашкан икән. Чимал ташу һәм әзер продукцияне озату өчен янәшә- ’ дә генә иң арзан транспорт юлы — Кама, Агыйдел, Вятка. Идел елгалары агыл ята. Якында гына Горький, Ульяновск, Ижевск, Тольятти кебек «автомобиль шәһәрләре» булу да бик мөһим роль уйный. Бу л. регионда нефть һәм газ чыга, Зәй ГРЭСы, Түбән Кама ГЭСы, төзелә, е. монда СССР промышленность төзелеше министрлыгының «Татэнерго- строй», «Камгэсэнергострой» кебек куәтле оешмалары бар. һәм, ниһаять, Татарстанның үзендә һәм янәшә өлкәләрдә шәһәр төзелешләре өчен җитәрлек эшче көчләр тупларга була. Менә шулерның барысын исәпләлчагыштырып караганнан соң. Чаллы варианты иң кулай дип табылды. 1970—1971 елларда КамАЗ төзелешенә килгән кешеләрне Чаллы җирендә зур сабантуе кунаклары кебек каршы алдылар Автобуслар җитмәгәндә аларны йөк машиналарына утыргычлар куеп ташыдылар, тулай тораклар, йортлар тапшырылганчы, төзүчеләр якын-тирә авылларда торып эшләделәр. Ул көннәрдә кадрлар бүлеге умарта оясы сыман кайнап торды. Татарстан районнарыннан һәм күрше-тирә республикалардан, Каэагыстаннан һәм Камчаткадан. Балтик буеннан һәм Кавказ якларыннан — гомумән, илебезнең барча якларыннан җыелган романтик йөрәкле кешеләр өчен КамАЗ төзелеше ил күләмендәге Сабан туе мәйданына әверелде КамАЗны төзи башлауга дистә елдан артык вакыт узды. Шул вакыт эчендә зур йөк автомобильләре чыгаручы автомобиль гиганты сафка басты, һәм ул көннән-көн куәтләнә, ныгый бара КамАЗ төзүне КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре. СССР Верховный Советы Президиумы Председателе Л И Брежнев Кама буендагы батырлык» дип атады. Төзелешнең беренче көненнән үк КПСС Үзәк Комитеты, партиянең Татарстан өлкә комитеты безнең һәр уңышыбызны хуплап, көндәлек эшебездә юнәлеш биреп, практик ярдәм күрсәтеп тордылар. КамАЗ төзүчеләре беренче казык каккан көннән үк үзләренең никадәр зур эшкә алынганнарын аңлап, янып, илһамланып эшләделәр һәм яшәделәр. Коммунистлар һәм комсомоллар һәр хезмәт батыр лыгының үзәгендә булдылар, һәр яңа башлангычны хуплап, рухландырып тордылар. Бары тик шундый оештыручылар, коммунистлар, фидакарь төзүчеләр, эшчеләр булганда гына партиябез һәм хөкүмәтебез куйган гигант бурычларны тормышка ашырырга мөмкин иде. Чаллы шәһәре илебез шәһәрләренең берсенә дә охшамаган. Чөнки ул үзенең проектында ук бүгенге көн шәһәре дип кенә түгел, ә киләчәк шәһәре итеп планлаштырылган иде. Әгәр дә бүтән зур төзелешләр палаткалардан башланган булса, Чаллы кешеләре беренче көннәрдән үк диярлек менә дигән йортларга кереп урнаштылар. Әле моңа кадәр күрелмәгән комплекслы төзелеш — шәһәр белән автогигантны бер үк вакытта салу — безнең эшне тагын да ныграк катлауландырды, партия һәм совет органнарына, хуҗалык оешмаларына тагын да зуррак җаваплылык өстәде. Киләчәк шәһәрләрен корганда Чаллы каласын салу тәҗрибәсе әле кат-кат өйрәнелер. Ләкин шуны да онытмаска кирәк: Чаллы үзе дә буш җирдә калкып чыкмады, ул моңа кадәр төзелгән шәһәрләр тәҗрибәсеннән чыгып салынды. Автогигант һәм шәһәр салучыларның хезмәт батырлыгы турында сөйләгәндә без Магнитка һәм Днепрогэс төзү, чирәм җир күтәрү, Татарстан нефтен үзләштерү, Түбән Кама нефтехимия каласын кору елларында туган күркәм традицияләр, фидакарьлек үрнәкләре турында уйлыйбыз, Кама буендагы каһарманлык шул традицияләргә барып тоташа дип саныйбыз. Чаллы җирендә СССР халыкларының какшамас дуслыгы, аларның бер-бер- сенә ярдәм кулы сузарга әзер торулары тагын бер тапкыр исбат ителде, партиябез алып барган милли политиканың дөреслеге тагын бер тапкыр расланды Илебезнең төрле якларыннан: барлык республикалардан, өлкәләрдән Кама буендагы бөек төзелешкә җитмешкә якын милләт вәкиле килде. Аларның күпчелеге монда бөтенләйгә берегеп калды, гаилә корды. Автогигантны тизрәк сафка бастыру өчен илебезнең бар ягыннан Чаллыга төрле материаллар, җиһазлар һәм техника агылды. КамАЗны, чын мәгънәсендә, бөтен ил төзеде. КамАЗ ул — заводлар комплексы гына түгел, ә кешеләр өчен зур тормыш мәктәбе, язмышлар яңарган төбәк тә. Монда комсомоллар белән яшьләр, шәһәр һәм автогигант кору белән бергә, рухи чыныгу да алдылар, киләчәк язмышларының ныклы нигезен салдылар. Чаллыда югары сыйфатлы эшче кадрлар, партия, совет, хуҗалык җитәкчеләре үсеп чыкты, бердәм коллективлар оешты. Моннан дистә ел элек комсомол әйдәүчеләре, төзелештә башлап йөрүчеләр булып эш башлаган Ю. И. Петрушин, Ф. 3. Бакеев, М. Ш. Бибишев, Т. Н. Зәйнуллов, Н. И. Ашимова кебек коммунистлар бүген инде автогигант производствосы, шәһәр төзелеше җитәкчеләре булып үсеп җиттеләр. Инде хәзер, КамАЗның икенче чираты сафка басып, 400 мең кешелек шәһәр салынгач, узган юлга борылып карап, эшләнгән эшләргә кайбер нәтиҗәләр ясарга да мөмкиндер. Ә ул нәтиҗәләрнең иң зуры- сын, һичшиксез, сафка баскан куәтле автомобиль комплексы һәм бүгенге көндә халык хуҗалыгында эшләүче 300 меңгә якын йөк автомобиле тәшкил итә. Хәзер инде илебезнең йөк ташучы автомобильләр паркын КамАЗдан башка күз алдына да китереп булмый. Узган 1981 елда барлыгы 85120 автомобиль, 100 мең двигатель җитештерелде. КамАЗның баш конвейерыннан һәр көнне 300 гә якын машина чыгып торды. КамАЗ өчен соңгы еллар заманның иң камил технологиясен үзләштерү, фән-техника казанышларын производствога кертү, тармакташ предприятиеләр белән бәйләнешне ныгыту, эшнең сыйфаты һәм нә- тиҗәлелеге өчен көрәш, хезмәт шартларын яхшырту, производство белән идарә итүне камилләштерү еллары булды. Автогигант белән янәшә яңа шәһәр аякка басты, кешеләрнең яшәү шартлары көннән-көн яхшыра барды. Әле моннан берничә ел элек кенә безнең хәтта ашханәләребез, кинотеатрларыбыз, культура сарайларыбыз да юк иде. Чаллы төзүчеләре авырлыклардан зарланып, сукранып утырмадылар, җиң сызганып эшкә тотындылар. Шуны да әйтергә кирәк, бу объектларның күбесе яшьләр инициативасы белән шефлык тәртибендә эштән соң салынды, һәм менә хәзер безнең шәһәрдә биш миллион квадрат метр чамасы торак мәйданы, йөздән ар- ♦ тык балалар учреждениесе, 39 мәктәп, берничә стадион, больница- з лар, йөзләгән кибет, политехника институты, училищелар, техникум- > нар, культура сарайлары, кинотеатрлар бао. Моңа кадәр күрелмәгән тизлек белән әлегедәй зур эшләр башка- 5 рып чыгу өчен, шулай ук шәһәр яны авыл хуҗалыгы зонасын да үсте- ” рергә кирәк иде. Теплица комбинаты, кош фабрикасы, бройлер фабрикасы, терлек- § челек комплекслары кебек объектлар КамАЗ тизлеге белән корылды, авыллар арасына асфальт юллар салынды, өряңа поселоклар төзелде. КамАЗ төзелә башлаган елны Чаллы (хәзерге—Тукай) авыл хуҗалыгы г районы 12 мең тонна сөт, 3 мең тонна чамасы ит, 1644 тонна бәрәңге - һәм ярты миллионга якын йомырка җитештергән иде. Шәһәрне азык- гөлек белән тәэмин итү өчен берничә ел эчендә авыл хуҗалыгы про- ч дуктлары җитештерүне 10—12 мәртәбә арттыру бурычы куелды, z КПССның Татарстан өлкә комитеты, ТАССР Министрлар Советы, КПСС- £ ның Чаллы шәһәр комитеты авыл хуҗалыгын үстерүгә иң мөһим бурычларның берсе итеп карадылар, аны һәрчак игътибар үзәгендә тот- ♦ тылар. <= КамАЗ корылган елларда авыл җирендә 80 мең квадрат метр ча- я масы торак йорт, 4080 урынлы гомуми урта белем бирү мәктәпләре, ~ 1500 урынлы мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре. 10 куль- ~ тура йорты, 4 сәламәтлек саклау объекты җиткерелде, капиталь төзех пеш күләме, 1965 ел белән чагыштырганда, 25 мәртәбәгә артты Дистә _ ел эчендә Чаллы шәһәрендәге халык саны 11 тапкырга үссә, шул чорда Тукай районы җитештергән авыл хуҗалыгы продуктлары 12 мәртәбә артты. Җырларда җырланган, канатлы кош сыман илләр чикләрен үтеп бар дөньяга таралган «КамАЗ» дигән кыска гына сүзгә партия һәм хөкүмәтебезнең кайгыртучанлыгы, урындагы оешмаларның бер йодрык булып тупланып үз-үзләрен аямыйча көн-төн эшләүләре, йокысыз төннәр һәм борчулы көннәр, көндәлек кыенлыклар һәм җиңү шатлыклары сыйган. Шәһәребезнең 20 мең коммунисты, 60 меңгә якын комсомолы КПССның XXVI съезды карарларын тормышка ашыру өчен барган көрәшнең һәрчак алгы сызыгында булдылар Партиянең Комсомол, Автозавод. Тукай район комитетлары, 213 башлангыч партия оешмасы эшчеләрне туплау, аларның һөнәр осталыгын арттыру, бердәм коллективлар оештыру, производствоның җитештерүчәнлеген арт тыру, идея-эстетик тәрбия бирү өлкәләрендә гаять мөһим чаралар үткәрде. Җитмешенче еллар башында. КамАЗ әле яңа төзелә башлаган чакта, күпләр өчен ул хыялга сыймас фантастик корылма булып тоелган иде. Без партиябез һәм хөкүмәтебез каршында биргән вәгъдәбезне үтәдек. Бу титаник эштә башлангыч партия оешмаларының, КПСС район комитетларының өлеше гаять зур булды. Төзелеш чорында партия эшенең яңадан-яңа формалары уйлап табылды, коммунистлар һәрчак иң кыен урыннарда булдылар, хезмәт батырлыгы үрнәге күрсәттеләр. Комсомол чакыруы белән КамАЗга килгән, әле тормыш тәҗрибәсе дә тупларга өлгермәгән яшьләр дистә ел эчендә ил-җир язмышын уэ кулларында тотардай булып җитештеләр, хезмәт батырларына әйләнделәр, коммунистлар рухы белән коралландылар Р. Га- ниев, В Филимонов. Г Баштанюк. А Валиева, Е Вдовина, Р Салахов. У. Наурбиев, А Мальнев, В Мәүликов, Л. Белоусова, Ш. Хеснетдинов кебек батырлар КамАЗ белән бергә үстеләр, аларның исеме КамАЗ даны белән бергә бөтен илгә таралды. Язучыларның, сәнгать осталарының бүгенге совет чынбарлыгын тасвирлаган әсәрләре үзәгенә нәкъ менә шундый геройлар алынырга тиеш. Алар поэма яисә пьеса, повесть яки роман герое булырга лаеклы. Кама автомобиль гиганты һәм ул чыгарган продукция турында инде күп язылды. Әйе, эшләнгән эшләр бик күп, әмма алда торган бурычлар да зур, киң колачлы. Киләчәктә без шәһәр төзелешенә аерата зур игътибар бирәчәкбез. Чаллы каласы илебез шәһәрләре төзелешендәге бөтен казанышларны истә тотып салынды дидек. Ләкин Чаллы бербө- тен шәһәргә әверелеп җитсен өчен әле безгә бик күп көч түгәргә кирәк булачак. Әлегә исә безнең шәһәребез ике өлешкә — иске һәм яңа шәһәргә бүленгән Алар арасындагы иске йортларны сүтеп, чокырларны һәм ерганакларны күмеп, иркен юллар, киң проспектлар саласы, агачлар утыртасы бар. Без Чаллыны киләчәктә яшеллеккә күмелеп утырган урман-шәһәр итеп күз алдына китерәбез. Ә хәзергә әле ул, үзәк өлешен һәм аерым микрорайоннарын санамаганда, гаҗәеп зур төзелеш мәйданын хәтерләтә. Ионда һәркем үзен кирәк саный, Йолдыз сыман шул уй кабынган Паролебез — Чаллы. КамАЗ безнен. Илләр таный безне адымнан. Чаллы шәһәренең киләчәге турында уйлаганда күңелгә ирексездән шулай шигъри образлар килә... 10—15 елдан соң җәйге аяз бер көнне Кама елгасы буйлап килгән кеше яр буенда биек җилкәннәрен күтәргән галәмәт зур ак кораб күреп таң калыр. Ләкин бу күз алдында чагылган сихри мираж да, әкиятләрдәге тылсымлы кораб та булмас, ә безнең ак калабыз яңа Чаллы ерактан шулай мәһабәт һәм сокландыргыч матур булып күренер. Яр буйлап тезелеп киткән егерме бишәр катлы күркәм йортлар, күккә ашкан кунак йортлары, тимер юл вокзалы, елга порты салынгач, Чаллы каласы, төгәлләнгән бербөтен ансамбль кыяфәте алып, кешеләрне ерактан ук кызыктырып, үзенә чакырып торыр. Хәзерге Мәлә- кәс инеше җәелеп, зур елгага әверелер. Аның ярында турист комплекслары, яхт-клуб, йөз мең урынлы стадион, өч заллы йөзү бассейны һәм дистәләгән спорт заллары корылачак. Кама аша салынган күпердән автомобильләр, поездлар йөри башлагач, Чаллы белән Казан, Мәскәү һәм башка шәһәрләр арасы бик күпкә якынаячак. «Чаллы-2» елга вокзалыннан җәяүләп кенә иске шәһәрнең мемориаль комплексына килеп булачак. Мондагы борынгы йортларның иң матурлары реставрацияләнәчәк, тузганнары сүтелеп, алар урынына Татарстан районнарындагы милли архитектура үрнәкләре саналган йортлар һәм каралтылар күчереп салыначак. Иске Чаллы, шулай итеп, тәэсирле зур миллиэтнографик музейга әвереләчәк. Аның территориясендә шәһәр музее, күргәзмә залы, рәссамнар һәм скульпторлар өчен остаханәләр, чәйханәләр, милли бүләкләр сата торган кибетләр урнашыр. «Чаллы-2»дән су трамваена утырып, «Чаллы-1» вокзалына төшкәч, туп-туры шәһәрнең административ үзәгенә килеп керербез. Үзәк мәйданны шәһәр оешмалары биналары, 1 миллион томга исәпләнгән китапханә, Кияү һәм Кәләш сарае, 24 катлы түгәрәк кунак йорты, бербер артлы тезелеп киткән фонтаннар, бөек юлбашчыбыз В. И. Ленин һәйкәле бизәр. Административ үзәкне узгач, сәүдә урамы аша Театр мәйданына килеп чыгасың. Бу мәйданда өч заллы кинотеатр, 2500 урынлы концерт эалы. музыкаль комедия театры һәм Культура сарае төзеләчәк Чаллының киләчәге турында сәгатьләр, көннәр буе сөйләп булыр иде. Шәһәребез проектын төзегән инженерлар һәм галимнәр хәтта үзләре дә аның үсеш күләмен күреп шаккаталар Чаллы проекты башта 400 мең кешегә исәпләнгән иде, ә без инде бүген үк ул чикне узыл ♦ барабыз. Хәзер шәһәребезнең 800 мең кешегә исәпләнгән генераль з проектын төзү башланды. Күп тә үтмәс, бу кысалар да тараер, Чаллы < миллион кешеле шәһәргә әверелер. Шәһәр Һәм автогигант белән бергә Чаллыда коммунистик җәм = гыять төзүче яңа буын кешеләр дә үсә. Аларның рухи ихтыяҗларын *" канәгатьләндерү, бөтен яктан камил, гармонияле совет гражданины i тәрбияләүне без үзебезнең иң зур бурычыбыз дип саныйбыз. Яшь буынны тәрбияләүнең иң нәтиҗәле ысулы — хезмәт тәрбиясе. Бу яктан караганда Чаллы җире үзенең нинди зур тормыш мәктәбе s икәнен исбат итте инде. Тугызынчы һәм унынчы бишьеллыклар чорында ? хөкүмәт бүләкләренә лаек булган ун меңгә якын кешене әлеге хезмәт 1 һәм тормыш мәктәбенең отличниклары дип тулы ышаныч белән әйтеп * була. КамАЗның икенче чиратын тапшыру чорында күрсәткән хезмәт ц батырлыклары өчен биш меңгә якын кеше орден һәм медальләр бе- з лән бүләкләнде, биш кеше Социалистик Хезмәт Герое исемен алды. КамАЗ һәм шәһәр төзү чорында кичергән кыенлыкларыбыз һәм яулаган җиңүләребез турында сөйләгәндә, язучыларга, рәссамнарга, композиторларга, артистларга иң олы рәхмәт хисләребезне җиткерә- - сөм килә. Алар беренче нигез ташы салынганнан алып, бүгенге көнгә 3 кадәр безнең иң якын ярдәмчеләребез булдылар, үзләренең әсәрләре һәм ялкынлы сүзләре белән эшчеләрне һәм төзүчеләрне, инженер- “ техник работникларны һәм җитәкчеләрне яңадан-яңа җиңүләргә рух- х ландырып тордылар. Мәскәү, Ленинград, Казан шәһәрләренең әдәбият- _ сәнгать осталары булышлыгы белән безнең үз шәһәребездә дә озакламый профессиональ иҗат оешмалары, йөзләгән үзешчән сәнгать коллективлары барлыкка килде. Шулай бервакыт КПСС шәһәр комитеты киңәшмәсенә төзүчеләр һәм эшчеләр белән бергә без үзешчән сәнгать осталарын клуб җитәкчеләрен, музыкантларны, яшь язучыларны да чакырдык Кайбер хуҗалык җитәкчеләре башта моңа гаҗәпләнеп калганнар иде. Ә инде КамАЗ төзергә килгән йөз меңләгән яшь буын вәкилен идея-эстетик. рухи тәрбияләү зарурлыгы турында зурдан кубып сөйли башлагач һәм әдәбият-сәнгать осталарының бу өлкәдә нинди эш башкара алулары турында басым ясап әйткәч, киңәшмә эше тагын да җанланыбрак китте. Шәһәрдә яңа үзешчән театрлар, вокаль-инструменталь ансамбльләр, хореография коллективлары, халык уен кораллары оркестры барлыкка килде, үзешчән композиторлар, яшь рәссамнар музыкантлар җырчылар, язучылар һәм шагыйрьләр үсеп чыкты «Ләйсән., һәм «Орфей» әдәби берләшмәләренә йөрүче яшь язучыларның әсәрләре район һәм республика гаэетжурналларында гына басылып матбугатта да бик еш дөнья күрә башлады, бер-бер артлы аларның коллектив җыентыклары, соңрак үз китаплары чыкты 1980 елның башында РСФСР Язучылар союзы идарәсе карары белән Чаллы язучылар оешмасы ачылгач, тәҗрибәле каләм осталары һәм яшь талантлар өчен зур әдәби проблемалар турында бергә-бергә фикер алышу бер берсенең әсәрләрен уртага салып сөйләшү, профессиональ осталык ларын арттыру, тормыш белән әдәбият арасындагы багланышларны тагын да ныграк ныгыту мөмкинлекләре күбәйде Хәзер Чаллы язучылар оешмасында СССР Язучылар союзының 9 члены. 200 дән артык яшь һәм башлап язучы исәпләнә Филология калмыйча, үзәк фәннәре докторы тәнкыйтьче Тәлгат Галиуллин, язучылар Эдуард Ка- сыймов, Кадыйр Сибгатуллин, Нәҗип Мадьяров, Мәхмүт Газизов. Равил Вәлиев, Рахмай Хисмәтуллин һәм алар белән янәшә торып иҗат итүче Ямаш Игәнәй, Газиз Кашапов, Наип Лаисов, Хәниф Хөснуллин, Александр Чурбанов, Инна Лимонова, Евгений Кувайцев, Николай Алешков, Рафис Сәлимҗанов, Альберт Сафин кебек яшь талант ияләре КамАЗ елъязмасына үзләренең лаеклы өлешләрен керттеләр. Алар- ның күбесе хаклы рәвештә күкрәкләрендә «КамАЗ төзелеше ударнигы» значогын йөртә. Шагыйрь һәм прозаик Разил Вәлиев оешмага җитәкче булып килде. Язучылар оешмасы көннән-көн ныгый бара, хәзер инде ул шәһәр күләмендә үткәрелгән бер генә зур чарадан да, бер генә олы вакыйгадан да читтә калмый. Язучылар һәм үзешчән сәнгать осталары кешеләрнең рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү, алар- га идея-эстетик тәрбия бирүнең никадәр кирәкле, зур һәм катлаулы эш икәнен аңлап, аны образлы телдә «КамАЗның өченче чиратын төзү» дип атыйлар. Моңа кадәр эшләгән эшләренә югары бәя биргән хәлдә, без язучылардан һәм культура фронты хезмәткәрләреннән әле КамАЗ киңлегенә тиң әсәрләр, КамАЗ төзүчеләре һәм эшчеләре хезмәтенә тәңгәл килерлек ялкынлану, илһамлану көтәбез, киләчәктә дә алар халыкның, партия һәм совет органнарының ышанычлы ярдәмчеләре булырлар дип уйлыйбыз. Безнең алда торган бурычлар гаять зур. Унберенче бишьеллыкның иң хәлиткеч елларыннан берсе булган 1982 елда, СССРның 60 еллыгын бәйрәм иткән юбилей елында, халык хуҗалыгы өчен 90 мең КамАЗ автомобиле чыгару, яңа модификацияләрне серияле эшләүне үзләштерү, машиналарның сыйфатын яхшырту шәһәр партия оешмасының игътибар үзәгендә булачак. Төзү һәм монтаж оешмалары да моңа кадәр алган темпны киметмичә эшләргә йөкләмә алдылар. Быел алар 300 миллион сумнан артык төзү-монтаж эшләре башкарырга, КамАЗ объектларында һәм транспорт электро-җиһазлары заводында яңа производство куәтләрен сафка кертергә, Татарстан атом электростанциясе төзү эшен башларга тиешләр. Шулай ук Түбән Кама ГЭСында дүрт агрегатны файдалануга тапшырырга, Кама аша күпер салуны төгәлләргә, катыргы-кәгазь комбинатын кора башларга кирәк. Шәһәр төзелешендә йөз миллион сумлык төзү-монтаж эшләре башкарып, 425 мең квадрат метр торак мәйданы. ике мәктәп, ун балалар комбинаты, берничә культура һәм халыкка хезмәт күрсәтү объекты тапшырасыбыз бар. Шәһәр халкын яшелчә, бәрәңге, ит-сөт продуктлары белән тәэмин итү өчен Тукай районы хезмәтчәннәренә дә җиң сызганып эшләргә гуры чиләчәк. Иөз меңләгән эшчеләрне, төзүчеләрне, инженер-техник хезмәткәрләрне берләштергән автозавод коллективлары, төзелеш оешмалары, шәһәр яны зонасы хуҗалыклары бу җаваплы планнарны үтәү өчен үзләренең көч-куәтләрен, иҗат дәртләрен кызганмаслар дип ышанабыз. Күргәнегезчә, безнең яулаган җиңүләр һәм уңышлар, ирешелгән батырлыклар белән юанып утырырга вакытыбыз юк. Чаллы төзүчеләрен, КамАЗ эшчеләрен алда яңа җиңүләр, яңа батырлыклар көтә! Совет кешеләренең хезмәт батырлыгы һәм күңел матурлыгы тантанасы булачак Яңа Чаллы каласы салу һәм дөньяда тиңе булмаган автомобиль гиганты — КамАЗның яңа куәтләрен сафка бастыру эше дәвам итә. Без аны киләчәк буыннарга тапшырасы иң кадерле мирасыбыз. В И. Ленин идеяләренең дөреслегенә мәһабәт бер һәйкәл булырлык итеп төзибез.