СЫЗГЫРА ТОРГАН УКЛАР
Беренче китап
Бишенче баб
Алар яңадан кузгалып киттеләр Алдан күзәтчеләр барды, ян-яклардан, арттан кораллы алайлар бар ды Тигез җиргә җәелгән язгы ташу кебек, аяк астыннан ашанып, күп санлы көтүләр барды. Озын олаулар булып, биек түбәле арбалар шыгырдады. Көндәгечә далада атлар пошкырды, бияләрен көнләп, яшь айгырлар үзара сугышты Җирне-күкне яңгыратып, үгезләр үкерде. Көндәгечә. баш өстеннән каркылдашып, каргалар очып үтте. Югарыдан, җирнең остен яктыртып, кышкы кояш көндәгечә балкып торды Күрекле бикә Туңгак алыпны Диңгез-күл буен да үлем түшәгендә калдырып киткәннән соң кинәт кенә басылып, боегып калды. Ул яңадан үзенең җил үткәрми торган иркен арбасына кереп утырды да почмакка посты һәм йомшак якасына чумып, беркем белән сөйләшмичә, берни белән кызыксынмыйча барды да барды Туңгак алыптан аерылгач, Албуга элеккегә караганда да ныграк сүзсезләнеп. кырысланып калды. Аның күңелендә ниндидер зур. әһәмиятле үзгәрешләр барлыкка килде сыман Ул пидәндер котылып, бушанып. ниндидер иреккә чыккандай булды, ләкин шушы ук вакытта, бөтен киләчәген каплап, аның өстенә яңа борчулар, яңа сораулар ябырылып килгәне дә сизелде. Иртән кояш җир астыннан чыгып, кич яңадан җир астына кергән кебек; яз көнендә барлык үлән, барлык бөҗәк туып. үсеп, кыш көнендә үлгән кебек, үзенең дә кайчан да булса бер үләчәген; үз күбәләгенең, тәннән чыгып, тәңре катына очачагын ул белмәде түгел Җир йөзендә барлык нәрсә шулай: туа. яши. үлә Яңадан туа. яңадан яши, яңадан үлә. Ләкин кояш төГНлеккә дә җитми туктап калса, күктән егылып төш сә. кире артка таба тәгәрәсә, җирдәге үләннәр, бөҗәкләр — бар терек лек нишләргә тиеш соң? Алай булса, ул чагында җирнең өстен каранАхыры Башы 3 4 саннарда гылык каплар иде. дала өстендә бертуктаусыз жил ду буран уйнап торыр иде, барча тереклек үлеп бетәр, кешеләр ачтан кырылыр иде Шулай ук Тәңре углы, тәгин углан, әле ныклап яши дә башламый ча, гомеренең әле бер күлемен дә үтмичә, таза-сау килеш, яшь айгырдай куәтле килеш, көтмәгәндә үлеп китсә, үтерелсә, аның нле-көне нишләргә тиеш соң?! Алар да, тәңре биргән сихри көчтән мәхрүм ка- * лып, үлеп-кырылып бетәчәк түгелмени? а Төшлектәге таза, яшь кояшның түбәдәге айның, йолдызларның ки- * нәт жиргә төшеп үлеп-кырылып бетүләре башка сыймас нәрсә булган £ кебек, аның да — яшь, таза тучи бәк угланның үлеме дә башка сый- = мае нәрсә булмас иде мени? Инде шулай да берәрсе аның юлына 2 үлем тозагы корып куйган икән, барлык жаны-тәне белән, бар тырыш- о лыгы белән, бар осталыгы белән ул әлеге тозакны юк итәргә тиеш түгелмени? Тиеш! S Кортларның-бөҗәкләрнең, ташларның-агачларның яшисе килгәне 5 кебек, Туман каганның, Котлуг бәкнең —барлык башка жанлы-жан- з сызның яшисе килгәне кебек, аның да яшисе килә Ул яшәргә тиеш. и Бер көн эчендә кояш жирно әйләнеп чыккан кебек, ул да үзенә тиешле ♦ гомерне яшәргә, үз төшлегенә, үз биеклегенә күтәрелергә тиеш. х Туңгак алып! Антыңны бозып син миңа куркыныч сереңне ачтың. * син минем күңелемдә яшәү дәрте, көрәш дәрте кабыздың. Син миңа »- сак булырга, уяу булырга кисәттең. £ Ләкин дала киң, далада юллар күп ат юллары, арба юллары, х тычкан юллары... Шуларнык кайсыннан китәргә? Кирәк юлны сайла < ганда ялгышмаммы. Туңгак алып? Бутамаммы арба юлы белән тыч- * кан юлын? а Сорау артыннан сорау туды, борчу артыннан борчу туды Әлегә * бер сорауга да жавап таба алмады Шулай да ул кайгырып уфтанып I кына да яшн алмый иде. Күп нәрсәдән хәбәрсез, белексез булса да, әле бик үк житлекмәгән, ныгымаган булса да. ул үзенең кем булуын, кем булырга тиешлеген онытмады Әнисе, энеләре, туганнары, каралар — ирләр, хатыннар — барысы да аны үзләренең башы дип, якчысы дип беләләр. Барыннан да элек ул аларнын ышанычын акларга тиеш. Киң далада терлек куган оста көтүче кебек, ул да аларны үлемсез. кыранталаусыз тигез юлдан, туры юлдан алып барырга тиеш Бармы жнрдә шундый тигез юл? Бар көтүен бергә туплап, тарат %!ыйча, имгәтмичә, барып житә алырмы ул үзенең агылына' тикле? II Икенче көн инде менә аның күңелен шундый уйлар талый Әнисе нең үз кайгысы башыннан ашкан, Адай әле яшь Теләсә дә, теләмәсә дә аңа менә бары үзенә таянырга кала , Албуганың бер ягыннан — Адай, икенче ягыннан Кәлтә бара иде Алар, тирән уйга баткан кайгылы тәгин угланның алай-болай кытыгына тнеп, ачуын китермәс өчен, икесе дә читтәнрәк, арттанрак ки ләләр. Тәгин углан иелгән авыр башын күтәреп, башта сул ягына, ан нары уң ягына карады. Адай белән Кәлтә, аңа нидер кирәклеген ан лап. шундук атларын кызулый төштеләр, аның һәрбер сүзен тартып алырга әзер булып, аның күзләренә карап бара башладылар — Без монда, абый! —диде беренче булып Адай Минем янга йөзбашы Җирән килсен. диде Албуга — Ул койрыкта. Үзем алып килермен, абый,— диде Адай — Бар Кәлтә, тагын берәр сүз чыкмасмы дин. тәгин угланның авызына I Агыл мал-туарны ябып кую. бери туплау «чей махсуе корылма \ тар карап барды, ул эндәшмәгәч, сиздермичә генә артка калды. Албуга исә, Кәлтәне күрү белән, түбет кызы Каратутны исенә төшерде Бикә кызны Кәлтәгә берсүзсез бирде. Бүген Кәлтә кыз куенында булды Түбет кызыннан сон уй җепләре шундук Табылдыкка, Табылдыктан Сөенечкә барып ялганды Яшь угланның йөрәге сыкрап куйды. Кызлар турында аның уйлыйсы килмәде. Ана хәзер ничек тә андый нәрсәләрне онытып торырга кирәк, аңа хәзер ныклык кирәк. — Кәлтә! — диде ул, үзе дә искәрмәстән. — Мин монда, олуг тучи бәк! — диде Кәлтә, үзенең кирәге чыгуга сөенеп. Ләкин аның белән сөйләшергә сүз табылмады. Алар эндәшмичә, сөйләшмичә беравык янәшә бардылар — Кызыңны яратасыңмы, Кәлтә? — Яратам, олуг тучи бәк! — диде Кәлтә, никтер каушый калып. — Син инде гел аның турында гына уйлыйсыңдыр? — Ыы.. — диде Кәлтә төртелеп. — Юк. синең янда булганда уйламыйм, олуг тучи бәк! — Ялганлыйсыңмы? — Албуга ялт кына юлдашына карап алды. — Юк, ялганламыйм. Тавышы, күз карашы буенча Албуга аның чыннан да ялганлама вын аңлады — Мин менә булдыра алмыйм—гел искә төшә. — диде ул, күңел йомшаклыгына бирелеп Кәлтә, әдәп саклап, эндәшмичә калды Ике арада уңайсыз тынлык урнашты Шул чакны арттан Адай белән йөзбашы Җирән килеп җитте. Туңгак алып Диңгез-күл буенда торып калгач, Җирәннең йөзе ачылып киткән иде Ул үзен хәзер бик кирәкле кеше, бәхетле кеше итеп сизә иде бугай Афоның шулай икәнлеге аның һәрбер хәрәкәтендә, һәрбер сүзендә, бөтен кыяфәтендә сизелеп тора иде — Кулына ук-җәя тота алырдай ничә ирем бар минем? — диде Ал буга йөзбашы Җирәнгә. Бәхетле Җирән бөтенләй мондый сорау көтмәгән иде. ахрысы. Исенә төшерә-төшерә ул үзалдына кычкырып санарга кереште. — Минем кул астында өч йөз сиксән... — диде ул, санының очына чыгып. — Синең кул астында түгел, — минем кул астында күпме? Бөтенесе?! — диде тәгин углан. Башка вакытта Җирәннең тук, тыныч йөзе аның ачуын китерсә, бүген аның кирәгеннән артык шат, ягымлы йөзе саруын кайнатты. — Синең кул астында, олуг тучи бәк тәгин углан, бер мең чама сы... — дип башлады яңадан Җирән. — Төгәле, төп-төгәле күпме? — диде Албуга, янә дә аның сүзен бүлдереп. Шат кыяфәтле Җирән, авызына суккандай тынып калды, як-ягына тырпаеп торган матур кара мыек чылгыйлары мескенләнеп салынып төште, йөзен шундук кара кайгы басты. Чынында ул тәгин угланның үзеннән нәрсә соравын да төшенеп җитмәде. Моңарчы ул бикәнең ир ләрен генә белде һәм алар тулысынча аңа буйсыналар иде. Башка ирләр турында ул рәтләп берни белми иде Ул ы-мы итте, тирләп чыкты һәм иң ахырда, нәрсәдер аңлатмакчы булып, тәгин угланның сөйләргә рөхсәт итүен үтенде. Албуга туктады, атын кире борды. Башкалар да туктап калдылар Тәгин углан үз янындагы кечкенә төркемнән алдарак бара иде. Туктагач, ул өч кешелек төркемгә каршы якта булып чыкты. Җирән өч кешелек төркемнең, уртасында — аның бер ягында Адай, икенче ягында Кәлтә иде. Җирән үзенең көтмәгәндә камалышта калуын бик тиз шәйләп алды. — Сез ммине... нишләтмәкче буласыз? диде ул агарынып Калтыранган кулы белән ул шундук кылыч сабына тотынмакчы булды Тәгин углан, тынычлыгын саклап, иреннәрен кысып, аның шул калтыранган кулына карап торды. Адай белән Кәлтә шулай ук аның һәрбер хәрәкәтен күзәтеп тордылар - Мин сине исән калдырам. Жирән! диде Албуга. олы бер ♦ киң күңеллелек белән а. Җирәннең кулы, калтыравыннан туктап, җансыз нәрсә кебек салы- £ пып калды Матур мыеклы йөзе тартышып куйды — Мең яшә. олуг тучи бәк! — диде ул х — Мин синнән төгәл сан сорыйм — син калтырап төшәсең. Мин £ борылып, синең йөзеңә карыйм син коралга тотынасың,- диде Ал- о буга, шелтә белән — Кичер мине, олуг тәгин углан' Мин аңлап җитмәдем — диде Жирән. үзенең хатасын танып — Аңлалласаң, сора.— диде Албуга — Тыңла, йөзбашы Жирән. * мин яңадан аңлатам: корал тота алган, кереш тарта алган алтмыштан алып уналтыга чаклы булган барлык ирләрнең төгәл санын белергә * Шулар арасыннан алып ирләрне, яхшы атучыларны барларга. Бүген * кич. авыл булып туктар алдыннан, йөзбашларын. укбашларын, алып- - ларны, яхшы, төз атучыларны бергә җыярга Инде аңлашылдымы? £ - Барысы да син әйткәнчә булыр, олуг тучи бәк диде Жирән. е җиңел сулап - Сина Кәлтә булышыр. - диде Албуга һәм Кәлтәгә карады < Булышырмын! — диде Кәлтә шундук — Мин үзем генә дә булдырырмын' диде Жирән. ашыгып Ул моны Кәлтәдән баш тартасы килгән өчен түгел, тәгин угланга 1 ярарга тырышудан әйтте бугай Ләкин мондый ялагайлыкка тәгин уг- ~ данның бер генә керфеге дә селкенмәде - Мин аңлаешлы итеп әйттем сиңа Кәлтә булышыр. диде ул коры гына Кичкә таба әйтелгән җиргә йөзбашлары. унбашлары. алыплар, сугыш осталары җыелгач, тәгин углан аларга үзенең беренче боеры гын җиткерде Иртәгәдән алып, корал тота алган барлык ирләр ук атарга, аркан, сөңге ыргытырга, кылыч белән чабарга өйрәнә башлыйлар, диде ул кычкырып - Ун кешелек алайд.з бер өйрәтүче була .Алай башы алып ир. оста сугышчы булса, уз ирләрен узе өйрәтә. Алай бул маса, унбашына ярдәмгә бер оста бирелә Сугыш уеныннан беркем читтә калмый көтүчеләр дә. олаучылар да, ашчылар да төнге көндезге торгаклар. аерым сакчылар беркем дә! Берәүләр иртәнге күлемдә күнексәләр, икенче берәүләр - кичке күлемдә Кемнең кай чан күнегүен меңбашы Кәлтә.. • - Кәлтә?! - Меңбашы?! — диештеләр ирләр, исләре китеп Тәгин углан, иреннәрен нык кыскан хәлдә, ирләрнең тынычланганын көтеп торды Аның эндәшмәвен күреп, ирләр, киресенчә, ныграк шауларга тотындылар Тәгин угланның боерыгы беркемнең дә күне лснә хуш килмәде Өлкәнрәк ирләр үзләрен болай да оста сугышчы iap дип исәплиләр нде. шунлыктан белгән нәрсәне якадан өйрәнеп тору аларга ңрлке тоелды Яшьрәкләр нсд- күбесенчә үз көчләренә, җитезлекләренә исәп тоталар һәм шулай булгач, аларга да ук атарга, сөңге ыргытырга өйрәнеп торуның бернигә кирәге юк нде Сөн ире — тумыштан ук сугышчы Сөн малае дүрт биш яшьтән сарык, тәкә сыртына эләгеп китә, бнш-алты яшьтән юашрак атка атлана. Шул ук вакытта ул өлкәннәр ясап биргән кечкенә ук җәя белән тычкан, йомран ише пак җәнлекләр аулый башлый Унөч ундүрт яшь тә инде ул чын атка атлана һәм үлгәнче аттан төшми Сөн ирен сугыш эшенә чынында беркем өйрәтми ул үзе өйрәнә — башта өлкәннәрдәй күреп, аннары төрле яуларда катнашып Тумыштан сугышчы булса да. шулай да аны менә дигән сугышчы дип әйтеп булмый Кайчагында аның угы читкә оча. сөңгесе тиешле җиренә барып җитми яисә кылычы йомшак булып чыга Үзе ул. Төпсә кебек, еш кына баш баштаклык күрсәтә һәм Төпсә кебек үк бөтенләй кирәкмәгәнгә башсыз кала. Ләкин арада менә дигән алыплар да бар! Туңгак алыптай турылыклы батыр ирләр бар. Кәлтәдәй кыю. карусыз ирләр бар Аңа. тә- гин угланга, нәкъ менә шундый ирләр кирәк. Берәү, икәү генә түгел, барысы да шундый булган батыр, кыю. турылыклы ирләр кирәк! Төрле яктан кычкырган, көлгән тавышлар ишетелде — Син безне яуга җибәр, улым Без сиңа шунда күрсәтербез осталыкны!— диделәр өлкән ирләр, күрәләтә мыскыл белән. — Төне буе керфек какмый сакта тор да. көндез яңадан ук атарга тотын, имеш! — диделәр таза ирләр, ачыктан-ачык ризасызлык белән. — Яшьләр өйрәнсен. Кереш тартып безнең бармак битләре каешка әйләнгән! — диделәр картраклар — Укны җилгә очырырга ярамаганлыгын гына беләбез! — диделәр яшьләр, өлкәннәр сүзен куәтләп. Шау-шу көчәя башлагач, тәгин углан, берни әйтмичә, башта Кәлтәгә, аннары Адайга карап алды, үзеннән артта йөзбашларына. унбашларына, алып ирләргә капма каршы якта зур бер төркем булып торган егетләренә күз салды Егетләр арасында сүз кайтаручы, оста ручы кешеләр күренмәде Төпсәнең башы чабылган теге көннән сон аның элекке егетләре генә түгел, алар арасындагы «башбаштаклар» да үзләренең тәгин угланнары тирәсенә ныграк туплана төштеләр Алар аның күзенә генә карап тордылар Менә әле дә егетләрнең үзенә эттәй турылыклы булуларын күреп тоеп, яшь угланның үз-үзенә ышанычы арта төште Күп яулар күргән, күп яралар алган таза, батыр ирләргә ул тыныч кына карап торды да. сүз башларга җыенып кулын күтәрде — Бүгеннән башлап Кәлтәне меңбашы итеп билгелим! — диде ул өзелгән сүзен ялгап. Ләкин аны тагын бүлдерделәр Кәлтәнең меңбашы булуына яшьләр сөенеч белдерделәр — алар шундук тилереп шауларга, кычкырыр га тотындылар Бары өлкәннәр, картлар гына артык куанырга ашыкмадылар. Йөзбашы Җирән көнләшүеннән, хурлануыннан кара янып чыкты. Тәгин углан кемне дә булса меңбашы итеп* куя икән, ин элек, билгеле, ул аны — атаклы йөзбашы Җирәнне куярга тиеш иде! Акын якыннары, коралларын баш өстенә күтәреп селки-селки. ризасызлык белдерделәр Кырын күзе белән генә тәгин углан янә үзенең егетләренә карап ал ды. Тавыш басылганын аңа тагын көтеп торырга туры килде. Ул. бер ни булмагандай, сүзен яңадан ялгап алып китте — Минем кул астындагы барлык ирләр сугыш уенында меңбашы Кәлтәгә буйсыналар. Кемнең кайчан уенга чыгачагын, кемнең кайчан сакта-каравылда торачагын барысын да меңбашы Кәлтә белән ки ңәшеп эшлисез. Минем уң кулым — Адай, сул кулым — Кәлтә. Алар ның боерыгы — минем боерыгым. Минем боерыкны... — Аңлашылды! — Шулай булыр! — диделәр яшьрәк ирләр, шау-гөр килеп. — Ярар, ярар! — диделәр өлкәнрәк, шомарганрак ирләр, таралыша башлап. Аларның шулай сүзне әйтеп бетерергә дә ирек бирмичә, әледән-әле үзен бүлдерүләре һәм гомумән санга сукмагандай кыланулары Албу ганың кытыгына тиде. Үз-үзен никадәр тыярга тырышмасын, шулай да ул түзмәде — агарынып, калтыранып: — Мин сезгә таралырга кушмадым! —дип кычкырды. • — Тыңлыйбыз, тыңлыйбыз — тагын ни бар? — диделәр шома ирләр, урыннарына кире килеп. — Тыңласагыз, шул: минем боерыкларны җиренә җиткереп үтәргә! ♦ — Үти алмасак, нишләтерсең, улым? —диде Жирән янындагы бер о. алып ир тыныч кына. Төпсәнең үтерелүе һәм аннан да бигрәк Жирәннең куркытылуы >- өлкән буып ирләрдә ачу һәм үртәлү тудырган иде — Боерык аңлашылмаса, сорарга — ирек. Аңлашылган боерыкны £ үтәмәгән өчен... кемнең кем булуына карамастан, башы чаптыры- £ лачак! < — У-о! з — Мондый эшкә кем өйрәтте сине, балам! — Кем булсын — Туңгак алып! • — Ул инде теге дөньяда — өйрәтсен күрмәсләрне!II — диештеләр . төрле яктан алып ирләр. Кайберәүләр көлеп куйды, кайберәүләр сызгырып җибәрде. Шулай * да күпчелек, бигрәк тә яшьләр, тып тын торды Утны-суны кичкән, •- үлемнең үзе белән якалашкан кырыс ирләр, алып ирләр — унбашла- £ ры, йөзбашлары, билгеле, аның теге «башбаштак» егетләре кебек кенә е түгелләр иде. Алар белән саграк, уйлабрак сөйләшергә кирәк. Сөйләш- х кәндә яшь углан булып түгел, уң кул тучи бәк углан булып сөйләшер < гә кирәк булачак. Шунсыз аларны. күрәсең, барыбер бөгел, үзеңә кирәк х якка аударып булмас иде Аларны бөгеп, үз ягыңа аударып булмый °- икән, яшәү турында, үлемне җиңү, көч туплау һәм үлем белән көрәшү £ турында хыялланырга да кирәкмәячәк иде — Язмыш сезне—миңа, мине сезгә бәйләде. — диде ул, алып ирләргә карап.— Безнең бүгенге көнебез караңгы, киләчәгебез якты Минем киләчәк сезнең кулда, сезнең киләчәк минем кулда Якты киләчәкне яулап алу әчеп миңа көчле куллар, кыю йөрәкләр кирәк Алар — сез! Бер кулым бер якка, икенче кулым икенче якка тартса, дошман алдында йөрәгем калтырап төшсә, мин беркайчан да үлемне, кара язмышны җиңә алмаячакмын Миңа йөз ук атып, йөзен дә дот майның күкрәгенә туры тидерә ала торган төз атучылар кирәк Миңа эттәй ышанычлы, ач бүредәй усал, юлбарыстай кыю ирләр кирәк Бар мы сезнең арада шундый ирләр? — Бар! — диделәр төркемдәгсләрнең күпчелеге бер авыздан. — Булырмы шундый ирләр! диде Албуга — Булыр! — диделәр күпчелек, шулай ук беравыздан III Сугыш уеннары икенче көнне иртән иртүк башланды Кәлтә белән, узенек егетләре белән тәгнн углан уенчыларны карап-тикшереп йөрде Калкулык артларында ирләр өчаяк таганга куелган карачкыларга ук аттылар, гөңге ыргыттылар Тәгин углан ирләрне читтән генә күзәтеп торды Эленке-салынкы кыланганнарга бер сүз әйтмәде — яннарын нан узып кына китте Тырышып, чын күңелдән аткан ирләргә, алар- ның алай башларына, өйрәтүчеләренә мактау сүзләре әйтте Төркемнәр яныннан ул бер мәртәбә узып китте, ике мәртәбә узды, хәтеренә алган кешеләрен кайтып кайтып күзәтте Шул рәвешчә ул кемнең нинди сугышчы, нинди кеше булуын белергә тырышты II Курмае HIIUI рухлар Кич, көтүләр, арбалар туктап, бөтен ил-көн авыл булып утыргач, ул яңадан үзенең йөзбашларын, унбашларын, алыпларын җыйды. Чын күңелдән тырышучыларга мактау сүзләре әйтте, булдыксызларга кисәтү ясады. Икенче көнне карау-тикшерү эшен ул тулысынча Кәлтәгә тапшыр ды Адай белән, егетләре белән ул үзе дә башкалар кебек далага сугыш уенына чыкты. Шулай итеп, тәгин угланның теләге тормышка аша башлады барлык ирләр, чын я/дагы кебек, көннең-көне буена диярлек кереш тарттылар. сөңге, аркан ыргыттылар, кылыч уйнатып чаптылар. Бик күпләрнең уен азагында телләре аркылы салынып төште Кичкә таба далада, авыл тирәсендә яшьләрнең шат тавышлары ишетелмәс булды Олылардан күрмәкче балалар да тынып калдылар. Ачыктан-ачык каршы килгән, ризасызлык белдергән ирләр, ачуларын йотып, шулай ук дәшмәс булды. Бары хатыннар гына тынарга, авыз йомып торырга теләмәделәр. Җыйнаулашып алар бикә янына килдедәр, аңа үзләренең зарларын белдерделәр. Сөн хатыны болай да барлык авыр эшне үзе башкара иде. Сыер саву, өй сүтеп өй кору, ашарга пешерү, бала-чага карау, кием тегү — барысы да аның өстендә Ирләрнең корал тотып ат өстендә чабудан башка күзгә күренгән эш ләре дә юк иде. Шулай да иртә-кич алар хатыннарына әз-мәз булыш калыйлар. Инде алар көн дә таш кискәндәй арыпалҗып кайта башла гач, хатыннарның моңа, билгеле, ачулары килде. Улларының үзгәрүләрен, ябыгып, тартылып калуларын бикә үзе дә күрде Ябыгудан, ару-алжудан бигрәк алар юкка-барга үртәлә баш ладылар Энесе Адайга әз генә дә якты йөз күрсәтмәде — башкаларга карата ничек булса, аңа да шулай ук кырыс, таләпчән булды Адай баштарак берни эндәшмәде, ләкин соныннанрак бер-ике мәртәбә әшь сенә абыйсын яманлап алды Бикәнең моңа шулай ук эче пошты. Өлкән углы белән ул ачуланмыйча, тыныч һәм олыларча сөйләште. Углым,— диде ул аңа уйчан гына.— Кызыңнан аерылгач, сиңа күңелсез Йөрәк януыңны басмакчы булып, син үзенңе дә, ирләреңне дә юкка интектерәсең. Сөн илендә беркайчан да ирләр бер караңгыдан икенче караңгыга чаклы бушка ук атмаганнар. Сөн ирен ук атарга, атта йөрергә өйрәтәм дип көлкегә генә калмассың микән соң? Соңгы сүзләрен ул чын күңелдән кайгырып әйтте. Ләкин мондый сүзләр яшь угланның йөрәгенә пычак белән кадагандай тәэсир итте Әнисе аңа үз сүзләрен түгел. Төпсә кебекләр. Җирәннәр һәм башка барлык башбаштаклар, булдыксызлар сүзен сөйли кебек тоелды — Әни!—диде ул агарынып — Килешү буенча, ирләрне син тулы сынча мина тапшырдың — Минем аларны кире алырга җыенганым юк. — Шулай булгач, син миңа каршы килмә! Ул болай ук дип әйтергә теләмәгән иде. ләкин менә кирәк чагында теленә тиешле сүз килмәде һәм ул үзенең тупаслыгыннан үзе үк кы зарынып китте. — Мин инде сиңа каршы сүз дә әйтә алмый башлармын микәнни?— диде ана. бик нык хәтере калып — Алай түгел! Тыңлале, әни!—диде Албуга—Сөн ире атта да яхшы йөри, уктан да төз ата Тик менә яу вакытында ул аткан ун укның сигезе-тугызы җилгә оча. Ник? Ул бары яу алдыннан гына, ярышлар алдыннан гына үзенең ничегрәк атканлыгын тикшереп карый Минем кул астында меңгә якын кораллы ир бар. Кыек-мыек аткан, боерык тыңламаган шул бер мең чамасы ир белән сине, үземне, туганнарымны. бар байлыгымны мин ничек саклармын да ничек яклармын? Минем бер ирем — ун иргә, ун ирем йөз иргә торырлык булганда гына мин теләсә нинди дошманны аяк астына сала алачакмын. Менә ул ничек, әни! Бикә өлкән углының хаклы икәнлеген аңламый булдыра алмады Шул ук .вакытта ул икенче бер нәрсәне дә белде анын өлкән углы көннән-көн үсә бара, үзгәрә бара. Иң аянычлысы шул ана белән угыл арасында күзгә күренми торган бушлык барлыкка килгән иде, ♦ һәм ул бушлык көннән-көн зурая. * °- — Диңгез-күл буенда торып калган ир дә шундыйрак сүзләр сөй- г ли Иде. - диде бикә уйчан гына, улы белән килешкән сыман ител * Дингез-күл буенда торып калган ирнең кемлеге, исемен әйтмәсәң = дә, билгеле иде. Күз алдында булмаган кешенең исемен гомумән тел- £ гә алмаска тырышалар. Телгә аласы кеше авыру яисә яралы булса. £ аның исемен кычкырып әйтү бөтенләй тыела Үлгән кешене, тереләргә < яманлык эшләмәсен өчен, бөтенләй телгә дә алмыйлар, аның турында з читләтеп тә сөйләмиләр иде — Ул өйрәткәндә мин күп нәрсәне төшенеп җитмәгәнмен, әни. — о диде Албуга, әнисенең «теге ирне> искә төшерүенә сөенеп. — Үз башы- ф ма төшкәч менә барысын да аңлый башладым — Бар нәрсәне бутап, бозып бетермәсәң ярый инде, — диде әнисе. < — Төне буена мин аның белән киңәшеп чыгам, әни. - диде Албу- £ га — Ятсам да, торсам да, көндез дә . кайда да ул мине күзәтеп кенә о тора кебек. е — Мин дә күрәм аны төштә, — диде бикә көрсенеп — Хәлләнсә без аны алып кайтыр идек, исме, әни? — диде Албуга. * — Әйе шул, —диде әнисе, ничектер икеле-микеле итеп s — Миңа киңәш кенә биреп торса да нинди яхшы булыр иде! ди- £ де тәгнн углан, хыялланып — Әллә барып алабызмы сон. әни? — Юк, юк! — диде бикә куркып, кулын селтәп. — Аягына бассын Кирәк булса, үзе эзләп табар — Әни! Ни сөйлисең син?! —диде Албуга гаҗәпләнеп. — Антын бозган кеше мантымый. Ул барыбер исән калмаячак. - диде әнисе, дәһшәтле пышылдап. — Онытыйк аны. углым, онытыйк! IV ’ Ак урдадан кузгалып китүләренә ун көн булгач, төш уртаһарында алар Байык буе үзәненә килеп җиттеләр Бар яктан да ачык, шәрә дала артта калды Алда — еракта, уңда да. сулда да, бер-берсе арты на посып-яшсреиеп, очлы, биек таулар калкып утыра иде. Далага якынрак тау итәкләре монда да әле шәп-шәрә иде. арырак, бигрәк тә тау араларында, уенты җирләрдә сирәк-сирәк куаклар, әрәмәләр күрен гәли Куаклы, әрәмәле калкулыклар артында исә тоташ кара урман белән капланган һәм кайбер тау сыртларында, кыя башларында пычак йөзедәй шома ташлар ялтырап күренгән киртләч киртләч биеклекләр башлана. « Шул таулар, урманнар арасыннан агып чыккан Байык суының киң үзәннәре җәй көнендә ямь-яшел үлән белән каплана иде. Хәзер монда ап-ак булып юка кар катламы ята. Моннан сулда төньяк-көнбатыш юнәлештә — Котлуг бәк, Котлуг бәктән болайрак, көньяктарак алан нарның Күкәл буыны агасы Елдырым бәк кышлавы булырга тиеш Үзенә дигән кызны Албуга менә шул авылдан барып алырга тиеш иде. Бөтен ил-көн, -таулар арасындагы үзәнлекләргә кереп тормыйча, өстен боз каплаган елганың сул ягында, ике шәрә калкулык итәгендә туктап калды Бу тирәдә үлән тапталмаган, ашалмаган иде — аяк ai тында терлекләргә әле биш-алты көнлек азык бар Кешеләр оя-оя бу лып. таралып, билгеле бер тәртиптә өйләр'кордылар, арбаларын җайлап куйдылар Мал-туарны тирә-як болыннарга көтүгә кудылар. Яка җирдә өн урыны санлау һәм арыклау, өй торгызу эшләрен — барысын да бикә үзс башкара Шуңа күрә мондый эштә улларының булышлыгы аңа бөтенләй диярлек кирәкми иде. ТӘРИН углан, көтүләрне саклау һәм шулай ук сугыш уеннарым дәвам итүне меңбашы Кәлтәгә йөкләде дә. үзенең яңа җирләрен — биләмәләрен карарга китте. Кайдадыр шушында. Байык суының уң ягында, карурманлы таулар арасында дунхуларның биш йөз өйлек Харасун буыны булырга тиеш иде. Харасуннар — Начин нойон кешеләре. Качып киткән Начин ной- онның менә шул Харасун буыны, җирләре-биләмәләре белән, каган боерыгы нигезендә. Албугага күчәргә тиеш иде. Начни нойонның язмышын беләләр микән мондагы дунхулар? Бел сәләр. үзләрен ничегрәк тотарлар да. белмәсәләр ничегрәк тотарлар? Тәгин угланны, барыннан да элек, шундыйрак сораулар кызыксындырды Белексез бәкләре сыман алар да киреләнеп маташмаслармы? Ни генә булмасын, үзенә буйсынган халык янына барганда Албуга үзенең егерме дүрт егетеннән. Адайдан башка беркемне дә алмады. Ул монда яуларга килмәде, ә үзенә тиешлене алырга килде! Ул шулай дип уйлады һәм, бернинди өстәмә саклык чарасы күрмичә. елга үзәне буенча, ашыкмыйча гына үргә таба күтәрелүендә бул ды. Биш-алты чакрым чамасы җир киткәч алар сул яктан, әле бер тау. әле икенче тау арасыннан килеп, төп үзәндә бергә кушылган күп санлы терлек эзләре күрделәр. Эзләр шундый күп иде — жир өстендәге тигез кар юрганы, йөзләгән, меңләгән ат. сыер, сарыкларның тояклары белән тишкәләнеп беткән, кайбер урыннарда исә тапталып, боздай тыгызланып калган иде. Төртке-төртке тояк эзләре арасыннан тасма-тас ма булып, шулай ук көпчәк эзләре сузылган иде. Барлык эзләр елга буенча үргә, карурманлы таулар ягына таба китә. Димәк, кемнәрдер күченеп киткән Көнчыгышка, куе урманнар арасына яисә бөтенләй, таулар аръягына ук! Тәгин углан эзләр буенча барды. Юлда сынган ук сабы, күмер, кимерелгән сөяк, тире кисәкләре кебек нәрсәләр күренгәләде Кичкә таба алар өч-дүрт өйлек авыл урынына тап булдылар Түгәрәк өй урыннары ап-ак жир өстендә кара тап булып ята. Түгәрәк тапларның уртасындагы учаклар инде сүнгән, көлләре суынган иде. — Абый, әйдә артларыннан куа китәбез!—диде Адай кайнарланып. — Алар инде ерак киткәннәрдер. Куып җитә алмабыз. — Житәрбез. абый Аның шулай бер дә юктан җилкенүе абый кешенең ачуын китереп куйды. — Миннән узып, юк-бар киңәшең белән буталып йөрисе булма! — диде ул аңа усал гына Адай, үпкәләп, авызын турсайтып, иптәшләре янына китеп барды. Бераздан егетләр дә, Адай фикерен куәтләп, төрле яктан киңәш бирә башладылар Тәгин углан туктап калды. Болай булгач ныклап сөй ләшми ярамый иде. — Мин сорамаганда миңа киңәш бирмәскә! — диде ул. егетләргә карап. — Урынсыз к иңә Үп бирү — шул ук буйсынмау белән бер. Буй сынмаган, боерыкны үтәмәгән кешенең башы чаптырылачак — моны беләсез Инде шуны да белегез: харасуннар киткән икән, китә бирсеннәр! Үзләре белән алар терлекләрен, арбаларын, балаларын, хатыннарын алып киткәннәр. Көтүлекләрне, тауларны-урманнарны. Байык суын алып китә алмаганнар. Безнең җир безгә калган. Шулай булгач сез — егерме дүрт кеше мең кешегә каршы барабыз дип, кая ашкынасыз? — Үлемгә! — диде Тишек-Таш Егетләр тып-тын булдылар. Тәгин углан аларга кире борылырга боерды. Кире кайтканда алар ун якта, кара таулар-урманнар арасында нечкә генә булып күккә күтәрелгән ике-өч төтен баганасы күреп алдылар. Вакыт инде сон булса да, алар шул төтеннәр ягына карап киттеләр. ♦ Кемнәр икән алар? Әллә урманнар арасында качып калган кешеләр * дә бармы монда? Таулар арасыннан сузылган сукмак буенча алар шак- ч тый озак бардылар, чокыр-чакырлар, чытырманлыклар аша үтеп, көт- > мәгәндә ниндидер чишмә буендагы кечкенә бер яланга килеп чыкты- = лар Кйршыда. ялан уртасында, кыргый хайван тиреләре катыш агач £ кабыклары канланган очлы башлы алачыклар тырпаеп утыра иде 2 Алар күреп килгән төтен баганалары нәкъ менә шул алачыкларның < түбә тишекләреннән бөркелеп чыга Мондый очлы түбәле кайры-тире з алачыкларда кыргый җәнлекләр аулап көн күрүче урман кешеләре яши £ иде. 3 Көтмәгәндә атлы-кораллы ирләр килеп чыгу белән, яланда кинәт ыгы-зыгы купты. Ят кешеләргә каршы ярсып өрә-өрә этләр ташланды Алачыклар арасында булашкан кешеләр, киресенчә, куркып, кычкы- * рып, каядыр качып китәргә тырыштылар. Арада бер-ике чәрелдек ха- н тын-кыз тавышы ишетелеп китте, кайдадыр балалар елаша башлады £ Тәгин углан үз егетләренә ары бармыйча, ялан кырыенда туктап ө калырга кушты. х — Качмагыз, качма! — дип кычкырды ул урман кешеләренә Аның кычкыруын ишетеп һәм шулай ук кораллы ирләрнең бернин- * ди яманлык эшләмәүләрен күреп, качучылар туктадылар да бераз а. вакыттан кире килделәр Урман кешеләренең берсе — бөтенләй дияр- * лек шәрә хатын — күкрәгенә кысып яшь бала тоткан иде Коты алынып, күзләрен зур ачып ул ялан аяк килеш туп-туры кар өстендә басып тора Алачыктан чыгып йөгергәндә ул. күрәсең, өстенә киенергә дә оныткан иде Ул. ахрысы, хәзер дә җылы кием турында түгел, бәлки исән калу-калмау турында гына уйлый Үз гомере, баласының гомере өчен курку кышкы салкыннан куркуга караганда көчлерәк тә. дәһшәтлерәк тә иде бугай. Агач арасында ирләр ниндидер киек тунап яткан булганнар ахры сы аларның канга буялган кулларында таш пычаклар бар иде Ара дан берсе ярсып, абалап өргән этләрне кире чакырды да. килүчеләргә каршылык күрсәтергә нияте юклыгын белдереп, кулындагы пычагын җиргә ташлады. Башкалар да пычакларын аяк астына теләр-теләмәс кенә ташладылар. Шәрә хатын нидер мыгырданып, яшеренгәндәй итенеп. шулай да ят кешеләрдән күзен алмыйча, алачыкка кереп китте Тәгин углан атыннан төште, коралларын Адайга биреп, әлеге кешеләр янына килде. Ымлыклар белән, кул баш хәрәкәтләре белән ул аларга бернинди начарлык эшләргә җыенмавын аңлатты Ирләрнең өлкәнрәге дусларча елмайды да бай киемле яшь ирне үзләренең ала чыгына керергә өндәде Тәгин углан хуҗа артыннан тар. кысан өйгә керде Учактагы чи утын дөрләп китә алмый азаплана иде—шунлык тан өй эче шактый караңгы һәм төтенле. Сирәк сакал-мыеклы. кысык күзле хуҗа таш савыттагы майлы чүпрәккә ут кабызды Яктырып кит кәндәй булды Хуҗа сөн телен яхшы гына белә иде Дөрләп китә алмаган учак янында аякларын бөкләп утырган килеш ул Албугага үзе белгәнне сөйләп бирде Харасун дунхулары кичә генә иртүк кузгалып киткәннәр Өлкән бичә белән тәгин угланның монда күченеп кнләсен дә. Начин нойон нын теге якка качып китүен дә алар алдан ук белеп торганнар Бу арада ниндидер чин качаклары килеп, аларны - Харасун дунхула рып - котыртып йөргәннәр. Сөннәр сезнең хатыннарыгызны, мал туар ларыгьрцы тартып алачак, үзегезне кырып (^утерәчәк, дигәннәр; Начин нойон янына, таулар аръягына качыгыз тлзрәк дигәннәр Дунхулар- ның бу яктагы яхшы көтүлекләрне ташлаһ китәселәре килмәгән, аннан соң алар таулар аша үтен булмас дип тә курыкканнар. Ләкин таулар арасында урман кешеләре генә белә торган юллар, сукмаклар бар икән. Дунхулар. кылавыз итеп берничә урман кешесен үзләре белән алганнар да, бөтенесе берьюлы кубып, теге якка качып киткәннәр Тәгин углан хуҗаны бүлдерми генә тыңлап утырды. Хуҗа сөйләп бетергәч тә ул аңа берни эндәшмәде. — Моңарчы ничек яшәгән булсагыз, шулай яши бирегез. Дунху- ларга ни түләгән булсагыз, миңа да шуны түләгез, — диде ул урман кешесенә Киткән чакта ул хуҗага көмеш саплы тимер пычагын бүләк итеп бирде. Ит тунаучы ирләрнең таш пычагы аңа бик тупас күренгән иде Чыннан да. бүләккә хуҗа бик сөенде. Аның, билгеле, үзенең дә бү юмарт, бай угланга берәр нәрсә бүләк итәсе килде. Ул агач ботагына эленгән һәм бөтенләй диярлек туналган боланның бер як арт санын тиз-тиз генә чабып төшерде дә Албугага тоттырды — Урманда киек күп Тагын кил, куна кил, — дип сөйләнде ул, бертуктаусыз кабаланып. Кич караңгыда алар авылга кайтып җиттеләр. Тәгин углан үзе өчен корылган ялгыз өйдә кунды. Иртән ул әнисе янына керде. Элеккерәк чактагы кебек алар — әни се, балалар бергәләп, күңелле итеп аш ашадылар. Ашагач-эчкәч бикә белән өлкән углы арасында сөйләшү-киңәшү булды. Сүз күбесенчә бы ел кышны кайда, ничек кышлау турында барды. Бикә үз улының кичәгенәк кайларда булуы, ниләр күрүе белән кызыксынды. Харасун дунхуларынын күченеп китүләренә ул бөтенләй кайгырмады. Тәгин угланга ул соңгы көннәрдә кирәгеннән артык тыныч һәм пошмас булып күренде Мондый үзгәреш аңа бик үк ошап җитмәде. Бер ирне — уйга, ун ирне — йөзгә әйләндерәм дип кара тиргә батып азапланганда, кимендә бнш-алты йөз таза ире булган Харасуннарның кул астыннан ычкынып китүләренә аның әз генә дә борчылу белдермәве тәгин угланга бөтенләй аңлашылмады. — Урда өчен урын карадыңмы соң, улым? — Өлгермәдем. әЪи. Бүген тагын йөреп кайтмакчы булам — Син инде быел үзеңә аерым урда корырсың, улым. Яшь бичә алып кайткач аерым торырсың. Аның тавышында бераз гына моңсулык, бераз гына көнчелек һәм үпкә сизелгәндәй булды. Албугага әнисе алдында ни өчендер уңайсыз булып китте. — Әни, бер-беребезгә без якын гына торырбыз, — диде ул, аның күңелен табасы килеп. — Мин бу якларны беләм, синең белән урын карарга дип барып йөрмәм. — диде бикә, сүзне икенчегә борып — Яланда, далада кеше ләр берберсеннән читтә яшиләр. Таулар арасында ачык җирләр, көтүлекләр тар, кысан Теләсәң дә. теләмәсәң дә бер-беренә якын утырасың. Тау аралары кышлау өчен генә яхшы. Даладагы иркенлеккә берни җитми, улым Җир өчен, көтүлек өчен талаш, ызгыш күбесенчә кыш көне таулар, үзәннәр арасында була. Шуңа күрә, улым, җирне үзең генә бүлмә. Үзенә яхшырак урынны сайлап ал да, калганын ил агаларына, аксакалларга гапшыр . — Ярар, шулай итәрмен, әни. — Харасуннарның китүенә кайгырма син, улым, — диде бикә, улының уйларын аңлагандай. — Көн-кунган тауларның бу ягы гомер-го- мергә сөннәрнеке булган. Дунхулар — теге якта Бу ядтагы дунхулар- ның барысы да яуда бөлгенлеккә төшкән әсирләр, коллар алар. Ачык җирдә, далада яши алмаганга, каганнар аларны шунда — таулар ара сындагы үзәннәрдә калдырганнар Теге яктагы дунхуларда бернийдн түрә юк, тәртип юк. Алар теге син күргән урман кыргыйларыннан әлЛә ни аерылмыйлар Кем көчле, алар шуңа буйсына. Үзенә кыенлык килсә, дунху бар нәрсәсен ташлап кача, үз көчен снзсә, шундук борынын күтәрә. Дунхудан беркайчан яхшы сугышчы чыкмаячак — Теге... алып ир миңа бөтенләй икенче төрле сөйләгән иде, — диде Албуга, әнисенә каршы килеп. — Алар юлбарыстай көчле, сабый баладай юаш дигән иде — Теге ир. дунхулар турында сиңа тагын нәрсәләр әйтте? — диде бикә әкрен генә, сак кына. — Алар таркау. Бер йодрыкка тупласаң, алардан сөңге дә ясап була, ук та ясап була дип әйтте. — Ә! Сбңге-ук дигәннән, сиңа әйтәсе сүзем бар икән әле, улым,— диде бикә, нидер исенә төшереп. — Кичәгенәк корал ясаучы осталар килде. Алар монда Байык буенда яхшы каенлыклар бар диләр. Ук са бы, сөңге сабы ясарга шул яхшы каенлыктан каен кисәргә рөхсәт сорадылар Мин синнән башка берни белмим дидем — Мин дә синнән башка берни белмим, әни! — Юк, сиңа белмичә ярамый, — диде бикә, җитди итеп. — Мин юри «белмим» дидем., синең сүзне өстен чыгару өчен. Барысы да аңласын мондагы җир-суга, урманнарга, тауларга, киекләргә, агачларга - ба рысына да син баш, син хуҗа. — Мин нишләргә тиеш соң, әни? — Син аларга рөхсәт бирергә тиеш — Минем исемнән син рөхсәт бирсәң ярамасмы, әни? — диде тәгин углан, китәргә җыенып. — Алай да ярар, — диде бикә теләр-теләмәс кенә. — Син ашыга сың бугай, углым? Ашыгам Ук атарга чыкканнармы — шуны беләм дә Тәгин углан сүзен әйтеп бетерә алмады, шул чакны бикә янына ашыгып ишек сакчысы кортка килеп җитте Ул кемнәрнеңдер килүен әйтте Килгән кешеләр йөзбашы Җирән белән бер-ике аксакал булып чыкты. Шуннан соң күп тә үтмәде, әнисе әйткән осталар килеп җитте Җирән белән аксакаллар көтүлекләр турында сүз кузгаттылар, корал ясаучы осталар — агаччылар, кырмачлар — әнисе әйткән теге яхшы каенлык турындагы үтенечләрен кабатлады. Күрекле бикә, тиешле сүзеңне әйт дигән сыман, өлкән углына мәгънәле генә күз карашы ташлап алды Тәгин углан түргәрәк килде, әнисе янына биеккә, йомшак мендәргә утырды — Мин әле үзем өчен җир карамадым, - диде ул аксакалларга жа вап итеп - Үземә, әнием Күрекле бикәгә урда урыны, көтүлекләр билгеләгәч, мин сезгә әйтермен Җирне бөтен ил-көн белән бергәләп бүлерсез. Яшь бәкнең мондый карарын ишетел, аксакаллар канәгатьләнү белдерделәр Алар чыгып киткәч, Албуга осталарга борылды — Сез әйткән каенлыкны минем үз күзем белән күрәсем килә, - диде ул. — Зурмы ул, ниндирәк? Ук сабы белән сөңге сабы ясарга гы на яраклымы ул, әллә арба ясарга дамы? Безгә ук та, сөңге дә кирәк, күп кирәк. Безгә шулай ук яхшы арбалар да. урын җир, ятак, савыт саба да кирәк. — Шулай, шулай, олуг тучи бәк тәгин углан! диештеләр агаччылар, кырмачылар күңелле шаулашып Урман монда күп, теләсә нәрсәгә җитәрлек Кирәк булса, без сиңа менә дигән карагай бүрәнәләрдән ике кат буралы итеп, биек, иркен кышкы сарай салып бирәбез.. Бер дә каганныкыннан кнм булмас Яшь бичә белән рәхәтләнеп торырсыз кышкы суыкларда — Кышкы сарай, бүрәнә өй...—диде тәгин углан үзалдына сөйләнгәндәй итеп — Шәп булыр иде ул ике колач юанлыгындагы карагай бүрәнәләрдән иркен сарай салып куйсагыз. — Салабыз, салабыз — боерык кына бир! — диделәр осталар күңеллеләнеп. — Юк, быелга ашыкмыйк әле без, — диде тәгин углан, үзенә үзе каршы килеп — Безгә башта күп итеп корал, арба җитештерергә кирәк — Үзеңә карыйсың, олуг тучи бәк тәгин углан. Кыш озын — сөңге сабына да, ук сабына да агачны таудай өеп куярбыз. — Сез тау-тау өеп куйган ук. сөңге сапларына ярый ла тимер җиткереп булса! — Тимер генә им түгел! Тимер җитмәсә, таш, сөяк куярлар, — диде өлкән яшьтәге бер оста.— Бозылды халык — ук башына да тимер, сөңге башына да тимер, пычак та тимер. Элек бер дә тимер дип аптырап тормаганнар. — Бу якларда тимер ташы чыга торган иске каналар1 бар дип сөйлиләр, олуг тәгин углан, — диде Җирән сүзгә катышып. Бикә өенә килеп кергәннән бирле бу аның Албугага карап әйткән беренче сүзе булды Моңарчы ул үпкәләп, хәтере калып һәм шул ук вакытта бераз гына шүрләгән кыяфәттә, ничек тә аның ягына карамаска. аның күз карашы белән очрашмаска тырышты Хәзер аның тавышы бераз гына кысылып, карлыгып чыкты. Үз-үзен тотышында, тавышында аның яшь бәк белән татулашу, аңа ярарга тырышу нияте дә бар иде. Албуга боларнын барысын да күреп, тоеп утырды Аннары ул шуны да к) рде озын мыеклы, шома битле, тук кыяфәтле таза йөзбашы Җирән шулай беренче мәртәбә авыз ачып сүз әйткәч, әнисе ялт кына аңа — үзенен өлкән улы ягына карап алды. Әнисенең бу җитез күз ка рашында ул сагаю-шикләнү дә. курку һәм ялвару да сизгәндәй булды Ул анда шул ирне якларга, кирәк булса, аның өчен бозылышырга да әзер бер тәвәккәллек күрде Эчке бер сизенү ярдәмендә ул әнисе белән йөзбашы Җирән арасында бикә белән кол арасында була торган мөнәсәбәттән дә зуррак, әһәмиятлерәк мөнәсәбәт барлыгын аңлап алды. Шул ук вакытта ул чи үгез тиресенә төренгән килеш, ярым үлек килеш еракта торып калган теге ирнең беркайчан да тук, шома битле булмавын. киресенчә, аның бераз гына шадра булуын, яралы, җөйле булуын да исенә төшерде. «Антын бозган өчен генә түгел, тагын башка нәрсәләр өчен дә онытырга теләми микән ул тегендәге гарип ирне?» — дип уйлады Албуга әнисе турында Күрәсең, шулайдыр Нинди кансыз була кайчагында бу өлкәннәр! Җирәннең сүзләренә каршы тәгин углан тиз генә җавап кайтармады. Ул аның ике арадагы — бәк белән осталар арасындагы сүзне бүлдерүен һәм шуның белән сөйләшү йоласын санламавын бик яхшы аңлады Ләкин ул әлсгә үзен чын бәкләрчә, каганнарча тота белми иде. Шунлыктан ул Җирәннең әдәпсезлеген күрмәмешкә салынды. — Безнең тимер ташы эретүчеләребез бармы соң? — диде ул көттеребрәк, беркемгә дә туры карамыйча — Бар, олуг тучи бәк тәгин углан! — диде Җирән ашыгып. - Менә дигән тимерчеләребез бар безнең, углым! — диде бикә, йөзбашы Җирәнне яклап. Аның тавышында куаныч сизелде Кана (кан) тат, руда казып ала торган тиран баз, чокыр Әнисе яныннан чыккач Албуга, сугыш киемнәрен киеп, коралларын алып. Адай белән, егетләре белән далага — ук ату өчен билгеләнгән урынга юнәлде Шуннан сон ул таулар арасына жир-урын карарга туры китмәкче булды. ч ♦ Кояш әле ерактагы таулар арасыннан чыгып өлгермәгән а иде. шулай да инде көн якты. Атларның шаулатып тын алуы да. ияр 5 каешларының бер-берсенә тиеп ышкылуы да аермачык булып ишетелә * торган тып тын бер вакыт. Артта калган даладагыга караганда монда х кар күбрәк, шунлыктан салкыны да йомшаграк, аграк, күңеллерәк £ сыман иде £ Тәгин углан үзендә искиткеч бер күтәренкелек тойды. Беренче мәр- < тәбә ул каралар белән биектә, түрдә утырып сөйләште Бәк булып, ху- 3 жа булып сөйләште. Олы булып, акыл иясе булып сөйләште Аксакал- =; ларның, осталарның йөзеннән ул күреп торды — алар аңа олылап, хөр- 3 мәт белән карадылар, аның сүзләреннән канәгать булып калдылар Җирән белән дә араны жайлады — анысы да начар түгел Дошманнар кими торсын. Әнисе дә канәгать калды Әйе. барысын да ул., тәгин углан жайлады Аның күзенә генә ка- ь pan тордылар Моннан соң гел уйлап сөйләргә, кирәкле сүзләр генә сайларга тырышырга кирәк Киләчәктә каралар белән турыдан-туры е сөйләшергә ярамас. Каган кебек, олы бәкләр кебек, карачылар, ишек - сакчылары булдырырга кирәк. Өйләнгәч, үзеңнең урдаң — өч кат бож < ра белән әйләндереп алынган, кораллы торгаклар саклый торган биек Ак өең булгач, барысы да булыр Булмый калмас! Тәңре утлы гомер а. буена әнисе өендә, әнисе түрендә генә утырмас. Аның күңеленә шундынрак масаюлы уйлар килде Әнисе өеннән ерагаеп, ачык далага килеп чыккач ана ары-бире юырткан кешеләр, анда монда туктап калган арбалар, ялгыз өйләр, терлек-туарлар очра ды Көн дә күреп, гадәтләнгән өйләрне, арбаларны, терлекләрне ул әле яңа гына Иүргән кебек булды Каядыр ашыгучы жайдаклар, кемнедер көтеп утырган арбалар, ялгыз өйләр белән, аяк астында жәелен яткан жнр белән үзе арасында ул ныклы бәйЯәнеш барлыгын тойды Якын дагы калкулыклар, ерактагы биек таулар, өстен боз каплаган Байык суы — барлык жанлы-жансыз нәрсә аны яшь. бөек, акыллы хуҗаны олылыйлар һәм аннан ниндидер яхшылык, изгелек көтәләр иде сыман Шулай татлы да. дәртләндергеч тә уйлардан бераз гына башы әйләнеп. күз аллары томаланып барганда аның каршысына каяндыр мсибашы Кәлтә килеп чыкты Кәлтә аны зурлап, олылап баш иде. сәлам бирде Тотындыгызмы? — Тотындык, олуг тучи бәк тәгин углан! Бүген иртәнге күлемдә атачак алайларга мин таң атканчы жыедырга боердым Яктырта баш лау белән атарга да керештек — Озак сөйлисең, менбашы Кәлтә, — диде Албуга. шелтәләп түгел, аңлатып-төзәтеп — Моннан соң сүзләрең кыска булсын, анлаеш лы булсын! — Булыр! Мсңбашының шулай тиз отып ?луына күңеле булып, тәгин углан көлеп куйды. - Безгә таба ниндидер алан килә Аңлашылып жнтмәде — Күзәтүчеләр килеп әйтте: кемнәрдер якынлашып килә, диде Кәлтә кабатлап, бераз гына «кыскартып» — Кемнәр, күпме - белергә! — диде тәгин углан. Меңбашы Кәлтә үзе янындагы ирләрнең бер икесенә ым гына как вз ты. алар шундук китеп тә бардылар Албуганың күңелле, татлы уйла ры. суык жил суырып алган өй җылысы кебек, күз ачып йомганчы юкка чыкты. Чынбарлык — ачык дала, жир-күк күңелдәге хыяллардан кырысрак иде. Кемнәр булыр алар? Качып киткән дунхулар кире килеп арттан төшмәкче булалармы, әллә бөтенләй башка төрле ягы- лармы? Албуга үзенең тынып, сагаеп калган егетләренә күтәрелеп карады. — Тишек-Таш! — диде ул —Кире авылга чап Йөзбашы Җирәнгә әйт: андагы барлык ирләр кораллансын, тиз арада минем янга килсеннәр. Тишек-Таш. аткан уктай томырылып, авыл ягына чапты. Албуга меңбашы Кәлтәгә борылып карады — Ату уеннарын туктатырга! Тупланырга боерык булганны көтеп торырга — Торырбыз! Кәлтә үзенең егетләре белән атучылар янына китеп барды. Тәгин углан урыныннан кузгалмыйча шунда торып калды Берникадәр вакыттан соң Кәлтә ашыгып кире аның янына килде — Мең кешелек алай белән Салчак алып килә. — диде ул. Бу бөтенләй көтелмәгән, дуихуларның арттан төшүләре ихтималы на караганда да көтелмәгәнрәк һәм гажәбрәк хәбәр булды Албуга нәрсә уйларга да белмәде Ник килә ул монда Салчак алып? Изге ният беләнме. явызы беләнме? Ни генә булмасын, ул сак. уяу булырга кирәк, дигән карарга килде Салчак алыпны ул үзенсн тулысынча коралланган, атка атланган меңләп ире белән каршылады Алар арбалардан, өйләрдәй, көтүләрдән читтә, тигез далада очраштылар — Мин Сөн йортының башы бөек Туман каганның боерыгын алып килдем, олуг ун кул тучи бәк тәгин углан. — диде Салчак алып, аттан төшеп, аның алдында бил бөгеп — Нинди боерык? — Бөек каган боерыгын бикә дә тыңларга тиеш, — диде Салчак алып туры гына жавап бирмичә Каган илчесенең үзенә бил бөгүе, «олуг ун кул тучи бәк тәгин углан» дип эндәшүе Албуганың күңелен тынычландыра төште Тик менә әнисе турында аның «бикә» генә дип әйтүе эчен тырнап ку йды — Кораллы ирләрең туктаган җирләрендә калырлар.— диде тәгин углан. — Өлкән бичә Күрекле бикәдән кеше килгәнче үзеңә дә көтеп торырга туры килер Салчак алыпның кемлеген белгәнгә күрә. Албуга аның белән шулай юри коры сөйләште. Яшь угланның үзен көттереп торырга ниятләвен белгәч. Салчак алыпның йөзе бозылып китте. — Мин ашыгам, олуг уң кул тучи бәк тәгин углан. — диде ул.— Каган илчесен болай көттерү килешмәс кебек. — Мин көттермим Мин сине тыңлыйм, Салчак алып. — диде тәгин углан тыныч, дәрәҗәле итеп Каган илчесе телен тешләп тынып калды Бикә янына җибәрелгән кеше әйләнеп килгәнче шактый вакыт узды. Кеше бикәнең рөхсәтен алып -килде. Тәгин углан белән Салчак алып бергәләп авылга юнәлделәр. VI Каган боерыгын тыңларга бикә белән тәгин угланнан тыш, өлкән бичәнең барлык балалары, туганнары чакырылды. Шулай ук меңбашы Кәлтә, йөзбашы Җирән, бүтән йөзбашлары. укбашлары, аксакаллар, агалар килде. Боерыкны Салчак алып үзе түгел, аның исеменнән с\ « остасы — чәчән әйтте — Мин — Сөн йортының башы Туман каган боерам өлкән бичәм Күрекле бикәдән туган уң кул тучи бәк тәгин углан Албуга үзенә буйсынган мен ире белән, кирәк-ярагы, өч аты, кораллары, азыгы белән, тугызынчы айның егерме җиденче көненнән дә соңга калмыйча. Урта * кичү янына килеп җитсен. Минем боерык үтәлергә тиеш Үтәлмәсә, £ баш тартучының башы чаптырылачак, бар байлыгы тартып алыначак. § Чәчән боерыкны ашыкмыйча, ачык итеп, кычкырып әйтте. Барысы * да, каган исеменә хөрмәт йөзеннән, баш киемнәрен салып, аяк өсте < тыңладылар. Чәчән әйтеп бетергәч, өйдә бик озак тынлык сакланды, а Барысы да, авызларына су капкан кебек, миңгерәүләнгән кебек, нәрсә н уйларга да, нәрсә әйтергә дә белми тик тордылар. < — Тагын кабатласынмы? — диде каган илчесе, өйдәгеләргә күз 2 йөртеп. д Эндәшүче булмагач ул чәчәнгә тагын кабатларга кушты Чәчән шул и ук сүзләрне яңадан әйтеп чыкты. ♦ Күрекле бикә кинәт битен каплап еларга тотынды х — Яраткан колымны тартып алды, имгәтеп ташлады! Инде бердән < бер таянычымны да тартып алмакчы,— диде ул яшь аралаш. ь — Яудан беркем читтә кала алмый, бикә, - диде Салчак алып. £ — Әни! — диде тәгин углан. — Синең яраткан колың масая башлады, шуңа җәзасын татыды, < бикә,— диде Салчак алып тупас кына. Ул болай да тупас, шөкәтсез бер кеше иде каган илчесе булу өчен а. ул бөтенләй яраксыз иде. Шундый кайгылы вакытта аның кирле-мырлы * сөйләнүе өйдәгеләрнең күрәләтә ачуын китерде — Салчак алып, илче булсаң да, бу өйдә син—кунак Кунакка тыйнак булу килешә, — диде Албуга кызарынып, әнисен яклап — Сезнең колыгызны имгәтүдә минем бер гаебем дә юк, олуг уң кул тучи бәк тәгин углан, — диде Салчак алып түбәнчелек белән Туңсак алыпның имгәтелүендә үзенең катнашы булуын ул мондагы лар беләләр дип, бикә дә шуңа ишарәли дип уйлады, ахрысы Монда гылар исә бу турыда берни белмиләр иде. — Без сине гаепләмибез, Салчак алып, — диде тәгин углан Мондый сүз ишетеп Салчак алып авызын ачты да калды Бөек да лада каганның тугы теләсә нинди чирүдән дә көчлерәк булса да, монда Байык буена ул шулай да шүрләбрәк килгән иде Шундый киң күңеллеме соң бу тәгин углан, әллә соң алар чыннан да берни белмиләр ме? — Урдадан чыгып киткәндә ул исән булган, бикә, — диде Салчак алып, баштагы тупаслыгын йомшарта төшеп — Ул анда үлеп ята! — диде бикә. — Кайда үлеп ята, бикә? — диде Салчак алып, бөтенләй ягымлы итеп Аның шулай кинәт үзгәрүендә тәгин углан яшерен мәгънә тотып алды. — Әни! *—диде ул тагын әнисенә. — Каган илчесе белән сүз көрәш терү урынсыз. Боерык үтәлергә тиеш Боерыкны мин үтәрмен, Салчак алып — Менә моны мактыйм! — диде илче, ачу китергеч бер өстенлек белән. — Миңа синең мактавың кирәкми. Салчак алып, — диде тәгин уг лан. — Атамның бөек каганның боерыгын мин сөенеп үтәячәкмен Ул мине олы яуга чакыра Уң кул тучи бәк тәгин угланның элеккечә яратуына ул чын күңелдән ышана. Минем өчен, әни, туганнарым, илем- ».ку.м» 65 көнем, моннан да зур куаныч юк. Бүген мин көне буе юлга җыеначак мын, иртәгә таңнан кузгалып китәм. . Өлкән углының бу күтәренке, тантаналы сүзләренә бикә ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Ул аны бары каган илчесе алдында гына шулай тантаналы итеп сөйләде дип уйлады. Өлкән углының барысын да шулай тиз чамалап алуы, иң кыен чакта каушап, коелып төшмәве, анда Албугага карата янә дә ышаныч тойгысы тудырды — Салчак алып, мин сине кунак итә алмыйм — кичер мине, — диде ул кинәт хәлсезләнеп, урынына утырып — Углым, ирләрем яуга җыенганда мин генә кул кушырып утырмам ләбаса! Каган илчесе чыгып киткәч Албуга әнисе каршысына тезләнде, аның тез өстенә салынып төшкән хәлсез кулларын үз кулына алды. — Әнием! — диде ул яратып, иркәләп. — Мондый боерыкны мин күптән көттем. Бөтен ил-көн яу чабарга җыенганда, минем генр читтә калуым гел күңелемне тырнап торды. Бөтен ил-көн яуда чагында минем дә алып ирләр белән бергә буласым килә. Атам каганның күңеле йомшаган—ул мине үз янына чакыра. Менә күрерсең — яуда батырлык, кыюлык күрсәтсәм, ул безне яңадан Ак урдага тарттырып алачак! Ул чагында сиңа ялгыз башың кайгырырга туры килмәячәк — Ышанмыйм,—диде әнисе, хәлсез пышылдап. — Мин барыбер аның боерыгына каршы килә алмыйм, әни, — диде Албуга, нык итеп. — Әүвәл син аның беренче боерыгын үтәргә тиешсең, улым — Нинди беренче боерык ул тагын? Бикә йомшак кулларын углының маңгаена куйды, сукыр кеше сы ман аның битләрен, колакларын сыйпап-капшап карады, беләкләренең ныклыгын, тазалыгын чамалагандай итте. — Улым!—диде ул йөрәк түреннән чыккан бер җылылык, якынлык белән — Син Елдырым бәк кызы Алтын-Бөртеккә өйләнеп китәргә тиешсең. Ул синеке булып калырга тиеш. Яудан... кайтмасаң. улын- ңы сөеп юанырмын. - Әни, мин!..—диде шул чакны Адай, нидер әйтмәкче булып Кулын күтәргәндәй итеп әнисе аңа эндәшмәскә кушты — Адай синең урынга калыр, — диде бикә аның ни әйтергә теләвен белгән кебек. — Әни. мине дә абый белән җибәр! — диде Адай. Албуга күкрәген киерде, аягына басты. — Адай, мин сиңа боерам: әни... туганнар, ил-көн — барысы да синең карамакка кала — Абый! — диде Адай, каршы килмәкче булып. —Каган боерыгы гына түгел, минем боерык та үтәлергә тиеш. — диде тучи бәк тәгин углан коры гына. VII Шулай итеп, яңа җирдә кешеләр иркенләп, тынычлап урнаша да алмадылар Яу чабуга, иксез-чиксез даланың бер читеннән икенче читенә тиз ; арада күченеп китүләргә, сугыш-талашларга кешеләр инде күптән күнеккәннәр иде. Аерылышу, озатышуларны да алар инде үз гомерләрендә күп күргәннәр. Яуларның-сугышларның берәүләргә байлык, бәхет, икенче берәүләргә үлем, коллык һәм мәңге кайгы-хәсрәт китерүен алар шулай ук бик яхшы беләләр. Шуңа күрә, яу турында хәбәр килгәч, тыштан алар гамьсез-тыныч калдылар, эчтән исә һәркемнең йөрәге янды. Берәүләр сөекле иреннән, сөекле баласыннан аерылды, икенче берәүләр карт ата-анасын ташлап китәргә тиеш булды Берәүләрнең коралы, каты киемнәре бик үк яхшыдан түгел, икенче берәүләрнең юл лык азыгы җитешсез иде һәркемнең кайгысы хәл ителмәгән олы һәм кечкенә борчуы, мәшәкате бар Эссе җәйдә кинәт күктән китереп койган яңгыр кебек, кыш көнендә томалап яуган тоташ кар кебек искәрмәстән килеп төшкән каган бое рыгы бар нәрсәне үзенчә хәл итте. Бөтен ил кайгысы алдында вак төяк ♦ кайгы-мәшәкатьләр, кар астында тигезләнеп калган җирнең кутырла □. ры, кирәксез агач-ташлары сыман, томаланып, тигезләнеп калды ч Алар көне буе юлга әзерләнделәр. Әзерлек төнгә дә калды Китәсе > ирләр коралларын, тәңкәле каты киемнәрен, ат кирәк-яракларын бар- х 1адылар, каласы кешеләр юлга төенчекләр төйнәде, ирләрнең тегелеп £ бетмәгән киемнәрен тегеп бетерергә тырыштылар Сугымчылар ал-ял ° белми терлек суйды — туңдырып юлга ит әзерләделәр. Ирләрнең һәркайсына бер айга җитәрлек азык-төлек, өчәр ат, ун з кешегә бер казан, ике кешегә бер өй — күтәрмә алырга кушылды Шу- « нык өстәвенә һәрбер сугышчы ат карау, корал ташу, өй кору, ашарга 3 пешерү өчен үзенә бер кушчы — булышчы алырга тиеш Кушчыларның ф беркадәре коллар, каралар иде. Ярлырак сугышчылар исә кушчы итеп үзләренең хатыннарын, үсмер малайларын, я булмаса турыдан туры * сугышта катнаша алмаган элекке сугышчыларны — яралы аталарын. »- улларын алдылар п Төн урталарына барысы да әзерләнеп бетте Тәгин углан Албуга ө әнисе өендә туганнарын, ил агаларын, аксакалларны, йөзбашларын, 1 укбашларын җыеп үзенең саубуллашу сүзләрен әйтте х — Оясыннан очып китәргә талпынган яшь бөркет кебек, канат ка- = гарга өлгермәдем — буран чыкты! Анасыннан аерылмаган колын кебек. > тояк ныгытырга өлгермәдем — давыл купты! Минем үз өем дә, үз би * чәм дә булмады. Сөеклемнең күзләренә карый алмадым, йомшак чәчләреннән сыйпый алмадым, үз углымны күкрәгемә кысып, ата булып куанмадым Әнием! Мин синең яшь бөркетең, мин синең яшь колының, мин синең яшь бозавың! Туганнарым, энеләрем-сеңелләрем! Илем-кө- нем! Сезнең кебек мин далада - көтү арасында тудым, сезнең кебек ит-сөт ашап үстем. Мине бөек атам Туман каган яуга чакыра. Мин үлемгә каршы яу китәм Кире яныгызга кайталмасам. мине мәңге онытмагыз. Әнием! Учагыңа ягып казан асканда минем өлешемне дә са лырга онытма Сезнең өчен, җирем-суым, илем көнем өчен каным коеп, тәңре катына очсам, мине дә яныгызда дип белегез Яз көнендә төннек аша бер күбәләк кереп, битеңә, кулыңа кунса — куалама. ул мин булырмын, әни! Аның саубуллашу сүзләрен бикә күз яшьләрен агызып тыңлады Башка хатыннар да мышык мышык борыннарын тарттылар Бары ир ләр генә кырыс, тантаналы бер тынлык саклап, ирлек дәрәҗәләрен сак лап. таш кыядай, басып тордылар Саубуллашу сүзеннән соң тәгин углан агач күбәтэдәп кымыз эчте Кымызлы күбәтә өй эчендәге барлык кешеләрнең кулында йөреп чык ты. Шуннан соң Албуга үзенең соңгы боерыкларын әйтте Беренче бу лып ул Җирәнгә эндәште - Җирән! Син минем әниемне саклаячак чирүгә баш булып кала сың. Әниемне, туганнарымны, илемне көнемне моңарчы ничек саклаган булсаң, моннан соң да шулай ук сакла Мин сиңа карата кырыс бул дым Оныт аларны. Мин синең кичерүеңне үтенәм - Минем сиңа бернинди үпкәм юк. олуг тучи бәк тәгин углан - Кәл|ә! - - диде углан үзенең меңбашына - Син минем белән яуга барасың Син хәзер үк тугыз йөз кешелек алай белән Дннгез күл ягына китәсең Мин үземнең егетләремне, йөз иремне алып Елдырым бәк кышлавына юл тотам Ярәшелгән Алтын-Бөртеккә өйләнеп, анда бер өчне кунып, мин туп-туры Диңгез-күл буена юнәләчәкмен Мине шунда көтеп торырсың. — Көтеп торырмын! — Адай! — диде Албуга, энесенә эндәшеп. — Син минем белән кияү-егет булып барырсың. Мине Диңгез-күлгә чаклы озатып куярсың Шуннан кире монда әни янына кайтырсың. Диңгез-күл буенда торып калган теге алып ирне дә белеп китәрсең. — Юк, юк!—диде кинәт бикә каршы килеп. — Белешмәсен. Ул инде күчте — төшемдә күрдем. Албуга, әйтәсе сүзен онытып, төртелеп калды. Әнисеннән ул бөтенләй мондый сүз көтмәгән иде Салчак алып алдында «имгәтелгән кол» ны исенә төшергәч, тәгин углан әнисен һаман аны исендә тота дип уй лаган иде. ■ — Төштә күргәннең газабын без менә өндә татыйбыз, әни, — диде ул бераздан күңелсезләнеп, аңа каты бәрелмәскә тырышып. — Син дә, башкалар кебек, төштә күргән өчен генә аны читкә тибәрсәң, бу капсызлык булыр иде. — Куркам, улым, куркам — Төштә күчкән өндә күчми—>син аны беләсеңдер, әни? Ул күчмәгән, ул исән, әни! — Мин берни әйтә алмыйм, балам.. балаларым, — диде бикә ыңгырашып. — Синең белән миңа, әни, куркуны гына түгел, үлемне дә җиңәргә кирәк. Мин үлемгә барам. Мин үлемне җиңә алмасам, безгә яшәү^юк! Имгәтелгән алып ир безгә шул турыда кисәтте түгелме соң?! — Мин синең теләгеңә каршы килә алмыйм, улым. Тик анда... Диңгез-күл буена Салчак алыптан алданрак барып җитәргә кирәк. Ул монда каган боерыгын гына алып килмәгән, — ул аның, тегенең кайдалыгын да аңдышып килгән. Күңелем шулай сизенә. — Мин дә сиздем аны! — диде Албуга. — Без, бикә, Салчак алыпны монда бер-ике көн буза белән сыйлап тоткарларбыз, — диде Җирән, күрәсең, үз гомерендә беренче мәртәбә тапкырлык күрсәтеп. — Мин, бикә, олуг тучи бәк, Салчак алыпка сиздермичә генә, хәзер үк... менә төн уртасында юлга чыгармын,— диде Кәлтә. — Мин, ә'ни, теге алып ирне таза-сау килеш синең яныңа алып кайтырмын! — диде Адай. — Мин, әни, яудан җиңеп, бик күп байлык төяп кайтырмын! — диде Албуга. — Ак юл сезгә, балаларым! — диде ана, ике як күкрәгенә капланган ике улының аркаларыннан сөеп. VIII Елдырым бәккә түләнәсе калымның инде яртысы бирелгән иде. Ике якның да килешүе буенча, кыз янына Албуга быел кышкы олы җыеннан соң барырга тиеш иде. Калымны тулысымча түләргә каганның байлыгы җитәрлек булса да, калган өлеш турында сүз бары бер елдан соң гына булачак иде Бер ел эчендә — быелгы кыш башыннан алып киләсе кыш башына кадәр — тәгин углан Елдырым бәктә кияү булып яшәргә, ягъни кызның ата-аналарына көтү көтәргә тиеш иде. Анык шул бер ел буе көтү көтүе түләнмәгән калым исәбенә суктырылачак иде Кияү кеше көтү көтмәгӘн очракта, калымның калган өлеше мал белән, кием-салым, алтын-көмеш, савыт-саба белән түләнәчәк иде Үзенең булачак беренче бичәсен Албуга берничә мәртәбә генә күреп калды Башка елларны Елдырым бәк урдага төрле җыеннарга. олы бәйрәмнәргә килгәндә үзе белән һәрвакыт балаларын да алын килә иде Быел да ул Сары су буена ялгыз башы гына килмәде. Тик быел АлтыИ-Бөртек атлы кызы кияүгә чыгарга тиеш булганга, анасы белән, угланнары белән аны үз урдасында калдырды Албуганын кызны инде бер елга якын күргәне юк Үзенеке буласын алдан ук белеп торганга, ахрысы, беркайчан да ♦ ул Елдырым бәкнең Алтын-Бөртек кызын уйлап сагышланмады Ак о. урдадагы үзенең үги сеңелләренә, апаларына яисә яшьтәш кыз туган нарына нинди мөнәсәбәттә булган булса, аңа да ул шундый ук дуслар > ча, туганнарча мөнәсәбәттә булды Бүләккә дип алган йөз баш ат, кы- = рык баш дөя белән, кием-салым, алтын көмеш, савыт-саба белән, ко- £ далар. кияү-егетләр белән караңгы таңда төн ягына — Елдырым бәк g кышлавы ягына кузгалып киткәч, ниһаять, ул аны исенә төшерде, күз < алдына китерде Ләкин ул аны үзе белгәнчә итеп түгел, нишләптер | Сөенеч кебек гүзәл итеп, читләштерелгән итеп һәм Табылдык кебек « якын, ягымлы итеп күз алдына китерде. Аннары ул аның турында бик 5 озаклап, татлы итеп хыяллана да алмады Матур уйларын кысрыклап, ф шундук аның күңелен башка төрле уйлар — яу турындагы, әнисе, туганнары, туган жир турындагы бетми дә онытылмый да торган сагыш- * лы. куркыныч уйлар биләп алды Кояш чыгып, жил уянганчы алар шактый ара китеп өлгерделәр. Елдырым бәк кышлавы Байык буеннан ике көнлек ераклыкта булырга е тиеш иде Урта кичүгә соңгармыйча барып житү өчен, менә бу ике х көнлек юлны кимендә бер көнгә кыскартырга кирәк иде Шуны истә * тотып алар туктаусыз чабып бардылар, бер ат арыгач, янәшәдән бар- = ган икенче атка атландылар, икенче атлары да арый башлагач, өчен- °- че атка күчеп утырдылар. Шулай күчеп атлана-атлана алар көне буе - юлда булдылар Кичкә таба, кояш жир астына кереп баер алдыннан, алар өч өнлек бер авылга килеп җиттеләр Бу Елдырым бәкнең Күник атлы карасы булып чыкты. Туктап алар Елдырым бәк авылын сорадылар. Өстенә озын тун киеп, билен киң каеш белән буган, сирәк сакаллы, озын, чан дыр Күник карт аларга юл өйрәтте Көне буе атта чабып килгәнгә арыган, йончыган яшь угланнарның кемлеген, кая баруларын белгәч. Күник карт кинәт кабаланырга тотынды Тиз генә өй ишеген ачып, ул карчыгына нидер эшләргә, пидер әзерләргә кушты Шуннан соң. чак чак кына титаклап, якындагы өйләрнең әле берсенә, әле икенчесенә барып әйләнде Күп тә үтмәде, әлеге өйләрдән томырылып балалар, хатыннар, ирләр чыкты Барысы да, күрмәгәндәй исләре китеп, бай киемле, баштанаяк кораллы тәгин угланга, аның яшь егетләренә карап тордылар. Күник карт юлчыларны ашапэчеп, кунак булып китәргә кыстый башлады Без күп Туктап сездә кунак булсак, көтүегездә бер сарык кал мае, өегездә бер бөртек ярма калмас. — диде Албуга, китәргә ашыгып Безнең күңел киң. — диде Күник карт - Үзебезнең бәкнең булачак киявенә мин бүген берне бирсәм, иртәгә ул миңа уны белән кайтарыр Синнән каршылык булмаса. мин хәзер бөтен көтүемне пешереп алдыгызга куям! — Безгә барып җитәргә кирәк - Ашыкма, улым Изге юлга чыккансың Узган төнне таң алдын нан киленем ир бала китерде Җиремә аяк басып, учагыма йолык би pen. оныгым исәнлегенә иттән авыз итми китсәң, каргармын. — диде Күник карт Эшләр болайга киткәч, тәгин углан атыннан төшми булдыра алма ды Үзе белән ул Адайны, Тишек Ташны гына алды Алар ит исе. аш исе чыккан җылы өйгә килеп керделәр Өйдә урта яшьләрдәге тагын бер хатын да ярым шәрә ике өч бала бар иде Күник карт олы кунак ларны түргә, үзе янына утыртты. Башта ул аларны кымыз белән сыйлады, аннары казаннан алып кайнар ит куйды. Шул чакны өйгә тагын бер ир уртасы белән яшьрәк егет килеп керде. Алар икесе дә төсләре- битләре, буйларысыннары белән аталары Күник картка охшаганнар иде. — Монысы минем өлкән углым Көчек Шуның малае бар инде, — диде ата кеше, ир уртасына күрсәтеп. — Улыгыз таза-сау үссен, — диде Албуга атаны котлап. — Анасына әйтегез: мин аның тизрәк савыгуын телим. Бәби күчтәнәче итеп миннән бер түтәрәм койрык мае бирерләр. Малаеңа миннән — яше тулмаган бер тай булыр. — Бай бул. олуг тучи бәк! — диде бәхетле ата куанып — Менә монысы төпчек улым Өйләнмәгән. — диде Күник яшь егетне күрсәтеп.— Бавыр! Атлан да, чап урдага! Кияү килә, каршы алыгыз, диген. — Ярый, әти. — диде оялчан егет. Тәгин углан нәрсә дә булса уйлап, әйтеп өлгергәнче ул өйдән чыгып та китте. — Күрдеңме?! — диде Күник карт үзенең олы кунагына, күрәләтә мактану белән.— Баскан урынында торалмый. Бер-йке көннән яуга китә. Монысы да Көчек тә китә. Быел менә ике улымны җибәрәм, Исән кайтырлармы, юкмы бары да тәңре кулында. - Бавыр углың ошады мина Минем аңа да берәр бүләк бирәсем килә. Ни бирим? Син аңа яхшы җәя бүләк итеп бир Аның яу өчен яраклы яхшы җәясе юк,— диде Күник карт. Синең үзеңә, карчыгыңа ни бирим? - диде булачак кияү юмарт ланып. . I : — Миңа бер садак III тулы ук бирсәң, шул җиткән. Карчыгыма — тун, менә өлкән углым Көчеккә бер яхшы ат бирерсең.— диде Күник карт тартынып тормыйча. — Тагын? — диде тәгин углан. Менә., балаларга, диде карт, өй эчендәге балаларга күрсәтеп. Мин аларга уенчыклар, таш савытлар, уенчык җәяләр бирермен. Боларның барысы да миннән кияү бүләге булыр Минем өчен, минем ирләрем өчен изге теләктә торыгыз Мин дә кыз куеныннан туры яуга китәм! Шулай мени? — диде Күник карт, аптырап, гаҗәпләнеп. Өй эчендәгеләрнең барысы да, беренче күргән кебек, тәгин углан белән аның егетләренә күтәрелеп карадылар Моңарчы берни эндәшмичә. башын иеп нидер эшләп булашкан урта яшьләрдәге хатын да. нее китеп башын калкытты. 4 — Үзең яшь. үзең кияү булып барасың . нинди яу ди ул сиңа?— диде ул кызганып Кызың җылап калыр инде, мескенкәем. — Бу минем икенче хатыным, диде Күпик карт. Беренчесен моннап ун ел элек җирләдем. , Берни эшләп булмый боерык! Каган боерыгы! диде тәгин углан, хатынга җавап итеп. Боерык булмагае, әлләни булсын син кияү ич! диде хатын 1ынычлана алмыйча. Бәк кияве була торып! — Ул үзе уң кул тучи бәк тәгин углан! диде Көчек, үги анасына кычкырып аңлатып. Хатын бераз гына чукрак иде ахрысы Көчекнең ничек кычкыруыңнан Албуга шундый фикергә килде. Кит әле, ташка язмаганны! диде чукрак хатын ышанасы килмичә. III Садак ук савыты. — Язган инде, язган, анасы,— диде Күник карт өлкән уг.тын як лап.— Ни күрәсебез барысы да маңгайга язып куелган. Без аны укын гына белмибез Ике улым, өч энем яуда үлеп калды. Быел менә соңгыларын озаттым. Ике улымны да. Сезне дә кушсам, өч улым, биш улым була. Бишектәге оныгымнан башка беркемем калмады. Исән-сау кайгыгыз, улларым. ♦ — Шулай булсын, ата! — диде Албуга, урыныннан торып Өч өйлек авылның бөтен халкы аларны озатып калды Көчек үзе ч теләп Елдырым бәк авылына кадәр кылавыз булып барырга булды *> IX Елдырым бәк урдасы Күник карт авылыннан әллә ни еракта түгел з иде. Урдага барып җитәргә бер-ике чакрым кала юлчыларны Бавыр м көтеп алды. 5 Хәбәрне әйттем, сезгә шушыннан ары бармаска кушылды.— диде ф ул кияү буласы кешегә. Албуга үзенең алаена шунда туктап авыл корырга боерды Туктау < белән берәүләр төргәкле киезләрен сүтеп җиңел өй торгыза башлады- £ лар, икенче берәүләр атлар белән булашты Туктаусыз чабып килгән « атлар бик өшәнгәннәр иде Аларны тиз генә утларга җибәрмәделәр, — е кисәк кар ашап эчләренә салкын төшмәсен, авырмасыннар өчен, өслә- х рснә киез эчмәкләр каплап, шактый озак суытып тордылар Ике-өч сә- * гать ач тотып суыткач кына аларны. кешәнләп, аяк астына тибенгә җл- х бәрделәр. Атлар ашыгып куе үлән катыш кар кимерделәр — суы да. £ азыгы да бергә булды. х йола буенча кыз ыруы җире кияү өчен, аның юлдашлары өчен «дошман» җир исәпләнелә иде. «Дошманнарга» үзләренең «яу» белән килүләрен сиздермәскә тырышып, өйләрдә учаклар тергезелмәде, кычкырып сөйләшү, шакылдау, тавышлану шулай ук тыелды Княү бүген кыз янына урыйн туйга бара иде Туктау белән ул салкын өйдә юл киемнәрен алыштырды, аннан сон үз егетләренә бүләкләр өләште Елдырым бәк кызына хәбәр алып барган, далада үзен каршы алган Бавырга кияү беренче бүләкне бирде Бер савыт ук белән яхшы җәя күреп Бавыр куанычыннан телсезөнсез калды Юка сөякләр белән ныгытылган, үгез сеңере, балык җилеме белән катырылган алыплар җәясен ул соңгы көннәрендә инде төшләрендә күрә башлаган иде Кыз янына барганда Албуга үзе белән егетләрнең бары уникесен генә өйләнмәгәниәрен генә алды Монда авылда калачак егетләргә, ирләргә баш итеп Тишек-Ташны билгеләде. Атларны, өйләрне бүген төнлә бик уяу сакларга кирәк булачак иде Ник дигәндә, «дошман» яшьләре бүген аларга каршы теләсә нинди этлек ясарга мөмкиннәр. Елдырым бәк урдасыннан бер чакрым чамасы читтә, бар ягы да ачык дала уртасында ялгыз өй корып куелган иде Әлерәк кенә — кияү килере турында хәбәр алынгач кына куйганнар Кияүне, кияү егетләр не Бавыр тун-туры менә шул өйгә алып барды Еракта өй күренү бе ләп, кылавыз кире борылды. Ул кия\ егет түгел иде. шунлыктан анда барырга ярамый Кире озатканда Албуга аңа тагын ук тулы бер садак бирде. Бавырдан аерылгач, як-ягына карана-карана ул үзе генә китте Кияү-егстләр, кияүдән бераз калышып, шулай ук як якларына каранып, әкрен генә арттан бардылар. Бу тирәдә кияү кешегә аеруча сак, уяу булырга кирәк иде. Албуга Бавырдан аерылып бер йөз адым чамасы да китәргә өлгермәде. аты кинәт өркеп читкә сикерде. Албуга, ияреннән ычкынып, чак- чак кына җиргә мәтәлеп төшмәде ■ ярый әле аяклары өзәңгегә эләгеп калды. Иярдән инде егылып төштем дигәндә генә ул җир өстендә ниндидер карачкы күреп калды Карачкы, бик җитез ыргылып, атның тезгенен тотып алды Кияү, ияренә кире җайлап утырды да, бар көченә тезгенне тартты Ләкин карачкы да ычкындырырга уйламады. Албуга аңа камчы белән сыдырмакчы булган иде, шулай да вакытында тыелып калды Ачуын йотып ул бил каешындагы янчыгына үрелде. Аннан ефәк чүпрәккә төрелгән ниндидер каты нәрсә - таштанмы, алтыннанмы ясалган бизәнү әйбере алып, карачкыга: — Мә, ал да шуны, юлыңда бул! —диде. Атның тезгенен тотып алган карачкы көлүгә охшаш ниндидер өн чыгарып читкә тайпылды Ул китү белән Албуга артыннан аның егетләре килеп җиттеләр. «Ярый әле, җиңел котылдым!» дип уйлады яшь егет. Ләкин шул ук мәлдә, каяндыр аяк астыннан дәррәү кубып, бер төркем кызлар килеп чыкты. Казлар сыман кыйгаклап кычкырган яшь кызлар, чыр-чу килеп, көлешеп, шаулашып, кияүне иярдән үк тартып төшерделәр — шаярып, әрсезләнеп аның беләгенә асылындылар, бил каешына тотындылар, бүләкләр салган янчыгын чишмәкче булып азапландылар Кызларга әсир төшкән кияүне кияү-егетләр араламакчы булып карады, ләкин кызлар күбрәк, шаянрак, чаярак иде — кияү-егет- ләрне дә алар берәм-берәм атларыннан өстерәп төшерделәр. Атларны исә камчы белән сыдырып, һай-һулап далага кудылар Авылдан, урдадан читтәге ялгыз өйне, ата-анага «әйтмичә», «качыппосып», яшь кызлар, яшь хатыннар корган иде. Киезләрне, кирәгәләрне, өй өчен кирәк булган барлык нәрсәне алар үзләре күтәреп алып килгәннәр. Хәзер алар менә шуның өчен кияүдән бүләк дауладылар. Билендәге авыр янчыгын кияү кулына алды. Кызларның берсенә ул беләзек, икенчеләренә муенса, каптырма ише нәрсәләр бирде. Бүләген биргәндә кызларның әле кулына, әле беләгенә орынып алды, кайберсен шаяртып кочып алды, кайберсенең тун чабуын күтәрде. Кызларның шаяруларына кияү үпкәләмәгән кебек, аның шулай кул озайтуына да кызлар үпкә белдермәделәр Киресенчә, кияүдән бүләк алган, тәненә кияү кулы тиеп киткән кызлар, ышану буенча, быел ук кияүгә — һичшиксез, бай кияүгә! — чыгачаклар иде. Егетләрдән бүләк сорамадылар. Аларга бары икеле-микеле шаян сүзләр генә әйттеләр. Кияүгә дә шундый ук икеле-микеле сүзләр әйттеләр, четрекле сораулар бирделәр. Үзенең бер дә төшеп калганнардан түгел икәнлеген күрсәтәсе килсә, кияү теләсә нинди сорауга оста, тапкыр җаваплар кайтарырга тиеш иде. Албуга баштарак чак кына каушап калды. Аның йомшаклыгын шундук сизеп алдылар һәм шаян кызлар, яшь хатыннар төрле яктан. — Ояла, ояла! — Ир түгелдер-бу, кыздыр! — Каяле, кая! — дип кычкырыштылар. Бу кызларның, хатыннарның барысы да Алтын-Бөртекнең апалары, сеңелләре һәм җиңгиләре иде. Элеккерәк елларда күргән чакларда цлар бер дә алай шаян-усал түгел кебекләр иде. Баксаң, әнә нинди икән алар! Кызлар җитәкләп, көлеп-шаярып, кияүне ялгыз өйгә алып килделәр, ишекне ачтылар да, барысы да як-якка тайпылдылар. Өн эче караңгы иде. Албуга, керергәме-кермәскәме диебрәк торганда, кемдер шунда арттан төртеп җибәрде. Кияү, кыюланып, серле караңгылыкка атлады. Ләкин беренче адымыннан ук ул аяк астындагы нәрсәгәдер абынып китте, чайкалып алды. Егылмас өчен ирексездән ишек яңагына тотынды. — Ух, үләм! — диде аяк астындагы кемдер бик каты ыңгырашып. Тиз генә иелеп кияү аны күтәреп торгызм’акчы булды. — Ни булды? —диде ул. — Үләм! Башыма таш төште! диде идәндә, ишек төбендә яткан ниндидер хатын-кыз — Нинди таш?! диде кияү шаккатып. Якында гына тыңлап торган кызлар, яшь хатыннар бөтен даланы яңгыратып көлеп җибәрде. Шул ук мәлдә «үләргә яткан» хатын-кыз ике куллап кияүнең тун чабуыннан эләктереп алды ♦ — Бүләк! Бүләгеңне бир! - диде ул усал ысылдап, тешләрен шы- с. гырдатып. «Тагын «бүләк!» дип уйлады кияү, шундук янчыгына тотынып >• — Саранланма, кыз янына җиңел генә керә алмассың! Албуга бүләк биреп түргә узды. Ул арада өйгә кызлар кереп тул- £ дылар, учактагы утны дөрләтеп җибәрделәр Өй эче яктырып китте. 2 Идәнгә ак киез җәелгән, киез өстенә, түргә биек агач ятак куелган иде. < Ятак өстендә, кабартылган ястык, мендәрләр арасында, яшел ефәк бөр- з кәнчек бөркәнеп, кемдер тып-тын гына утырып тора иде. «Алтын-Бөр- j тек!» дип уйлады кияү, әледән-әле шул якка каранып Аның тизрәк о кызның бөркәнчеген ачасы, кәләшенең тулган айдай сылу йөзенә карап ф сокланасы килде Ятак янына сакка баскан кызлар аны якын да жн- х бәрмәделәр. < — Уф! Үтерәсез инде сез мине, кызлар! — дигән булды кияү зар- L ланып. ’ Кызлар аны үтермәделәр, киресенчә, үлмәсен өчен аш-су әзерли башладылар шундук киез уртасына ашъяулык җәйделәр, күп итеп ж табак-савыт китереп куйдылар Аулак өйдә хәзер урыйн туй башланыр- х га тиеш иде. Кияү өчен түргә, ятак янына калку, йомшак урын җайланды Кияү * утырасы урынның сул ягына, киезгә тезелешеп кызлар утырды, уң ягы ж на аның егетләре урнашты. Үзара такмаклар, тапкыр сүзләр әйтешеп яшьләр бср-бсрсен күзәттеләр, көлделәр, шаярдылар Кияү ишектән кергәндә бусагада сузылып яткан хатын-кыз яшьләр арасында иң өлкәне иде. Табын әзерләү, утырышу — барысы да аның җитәкчелегендә, аның күзәтчелегендә башкарылды Табын әзерләнеп беткәч, гел елмаеп торган кысык күзле, ачык, ягымлы йөзле бу өлкән хатын Албуга янына килде. Бу вакытта кияү, үзе өчен җайланган урынга да утыра алмыйча, кәләшенең йөзен дә күрә алмыйча, бер читтәрәк таптанып тора иде — Кияү! — диде хатын, Албуганың кулыннан тотып алып Барысы да тынып, түр якка — кияү белән әлеге җиңги ягына кара дылар. — Ерак юл килеп син бик ачыккансың - эчең эчкә ябышкан, хәл- сезлектән әнә кулларың калтырый.—диде җиңги, кысык күзләре белән генә елмаеп — Минем кулым хәлсезлектән калтырамый, җиңги Минем йөрәгем атлыгып тибә—шуңа калтырыйдыр ул,—диде кияү, оста телләнеп Шулаен шулайдыр да. табындагы азыкларга ач бүре кебек ка рыйсың, кияү — Сүзең хак, җиңги: мин ач бүре кебек сусадым, зарыктым Бер кашык суга салып йотардай булдым Гүзәл-Бөртегемне! Шулай дип әйтү белән ул җиңгинең сузылган ак, матур кулына алтын алкалар салды. Ул шулай ук ятак янында «сакта» торган кызларга да бүләкләр бирде дә, чак-чак кына каушап, кызарып, үзенең Алтын Бөртегенә якынайды, Җиңги белән кызлар читкәрәк киттеләр. — Яшь танамны бер ел күргәнем юк, байталымны бер ел тотканым юк! Аккошымны кемнәр ябып куйган? Ватам кырам читлекләрен чык иреккә, ташлан минем кочагыма, тутый кошым' дип сөйләнә-сөйләнә кияү калтыранган куллары белән ефәк бөркәнчекне ачып җибәрде Ачып җибәрде һәм чак-чак кына артына авып китмәде. Ефәк бер кәнчек астында аның «тутый кошы», «аккошы», Гүзәл-Бөртеге түгел, ә йөзен җыерчык баскан, тешләре төшеп, ияге шөшледәй очлаеп калган бер кортка утыра иде. Шаян җиңги кияүне шундук арттан кочып алды, аны юри шап иттереп артына утыртты Яшь кызлар, киресенчә, сикереп торып аны аягына бастырдылар. Кияү, ятак ягына борылып карарга да җирәнеп, як якка сүзсез генә күз йөртеп чыкты. Әллә шунда берәр җирдә посып то рамы соң аның ярәшелгән кызы? - Эзлә, эзлә! — дип кычкырдылар усал кызлар көлә-көлә. Бөтен өй эче ду килеп торды. Кызлар, егетләр, бар нәрсәләрен оны тын, бөгелә-сыгыла, эчләрен тота-тота көлделәр. Ятак өстендә тыйнак кына утырып торган тешсез кортка да кеткелдәде. Яшь чакларын искә төшереп көлдеме ул, әллә соң башкаларга күңелле булган кебек, ана да бу аулак өйдә бик күңелле иде микән? X Албуга, түгәрәк өйне бер-ике мәртәбә әйләнеп чыкты да, башкалар кебек үк көлә-көлә түргә, калку урынга килеп утырды. Алтын-Бөртск әле монда булмаска тиеш иде. Кинәт ул шуны төшенеп алды. Үзенең җиңел генә алдануы өчен аңа бик уңайсыз булып китте. Ләкин шул чаклы яшь, чибәр кызлар янында аңа һич тә күңелсез түгел иде. Ашаганда шау-шу басыла төште. Кызлар «урлап» өйләреннән төрле тәмле азыклар, эчемлекләр — ит, каймак, эремчек, көлчә, кымыз ише нәрсәләр алып килгәннәр иде. Егетләр чыннан да ач бүреләр кебек ашадылар — алларына куйган бар нәрсәне ялт иттереп кенә торды Кызлар үзләре бөтенләй диярлек ашамады - бары кияү белән егетләр не генә сыйларга тырыштылар Шулай бераз тамак ялгап алгач, бары сы да дәррәү кубып, шаулашып өйдән чыктылар. Албуга учак янында утырып, берүзе өйдә калды. Кызлар, Алтын-Бөртекне «урларга» дип, Елдырым бәк урдасына киттеләр. Кызны «урлау» кыен булмады. Ата-анасына «сиздермичә» күзен бәйләп, баштанаяк бөркәндереп аны туп-туры бәкнең биек ак өен нән алып чыктылар да капка каравылы яныннан үттеләр һәм, «кача кача», «куркакурка», ачык даладагы аулак өйгә таба йөгерделәр. Өйгә килеп җитәрәк кызларга кияү егетләре «һөҗүм итте». Алтын-Бөртск өчен ике арада кыска гына «яу» булып алды. Кызлар җиңелде, кәләшне егетләр әсир төшерделәр Кечкенә дүрткел киезгә утыртып, киезнең дүрт ягыннан күтәреп тоткан хәлдә, Елдырым бәк кызы Алтын- Бөртекне егетләр үзләренең бәкләренә алып килделәр. Ялгыз өйдәге кияү янына кызны шулай кул очларына күтәргән килеш алып керделәр. Алып кереп, аның каршысына, йомшак киезгә утырттылар да, шундук кире чыгып та киттеләр. Аулак өй янында яңадан күңелле шау-шу башланды. Төне буе да лада яшьләрнең шат тавышлары, җырлары, такмазалары ишетелеп торды. Кызга кияү үзе алып килгән бүләкләрен бирде. Кыз исә аны моннан бер ел элек чит ил сатучыларыннан алып калган һәм бары шушы көн өчен генә сакланып тотылган ят җимешләр белән, ит, кымыз, каймак белән сыйлады. Алтын-Бөртек бар нәрсәгә исе китеп карый торган зур күзле, ак* бит ле, таза, буйчан бер кыз иде. Күрешми торган бер ел арасында ул тагын да тулыланып, матурланып киткән Кияү аның кара кашларына, ак кулларына тартынып кына карады. Кызның бар җире килешле. ягымлы һәм тансык иде. Юка йон киемнәреннән татлы исләр килә. Тик шулай да кияу кешегә бу таза гәүдәле, эре сөякле кыз янында бераз гына кыен, уңайсыз булды. Бик якын утырса да, ул аңа ничектер чит тоелды. Анда чин кызы Сөенечтәге кебек бер күрүдә бөтен тәнгә ут кабыза торган эчке дәрт тә, ялкын да юк иде кебек Аулак өйдә беренче очрашу, танышу бик кыска булды. Сиздермичә ♦ генә ишек ярыгыннан күзәтеп торган җиңги, яшьләрнең үзара сөйләшер а. сүзләре беткәч тә, кояштай балкып, җилләнеп өй эченә килеп тә керде, ч Килеп керде дә, әле кияүгә, әле кәләшкә ипләп кенә сүз кушкан бул- * ды,— ашарга-эчәргә кыстаган булды Мондый эштә тәҗрибәле кеше бу- = ларак, яшьләрнең сүзсезхәрәкәтсез утырып, бср-берсенә карата суыну- “ ларына ул юл куя алмый иде, билгеле Чыннан да, җиңгәсе кереп уңай- £ сыз тынлыкны бозгач та, Алтын-Бөртек җанланып китте < - Кайтыйк инде, әти-әни югалтып ятадыр, диде ул җиңгәсенә | эндәшеп. — Кайтырбыз. Таң атканчы утырмассың монда чит кеше янында,— 3 дигән булды җиңги дә җиңелчә генә, артык хафаланмыйча гына. . — Нинди кайту ди ул! Кайтмагыз әле! диде Албуга, кызның кулыннан тотып. . * Кыз, йомшак кына каршылык күрсәтеп, кулын тартып алды, аягына •басты Кияү дә торды, кызның юлына аркылы төшмәкче булды Җиң- £ ги кеше, икесенең дә арасына керде дә, бик тә ягымлы итеп, күңел- е ләргә төшеп: • х — Бүгенгә җитеп торыр! — диде Кызлар Алтын-Бөртекнс атасы өенә алып кайтып киттеләр Кысык = ңзләрс гел елмаеп торган ягымлы җиңги, табак-савыт җыештырган £ булып, өйдә калды. Сиздермичә генә ул кияү балакайны күзәтте. Нин- х дирәк ул? Кызны яратамы, яратырмы? Холкы нинди артык җебегән яисә, киресенчә, усал, холыксыз түгелме? Албуга аның үзен күзәтүен бөтенләй сизмәде. Ул башын иеп сүзсез генә утырып торды Аның бик нык сөмссре коелган иде Хәйләкәр җиңги, табак-савытларын җыештырды да, китәргә әзерләнә башлады — Тыныч йокы, тәмле төш, кияү-балакай! — диде ул ярым шаяртып Бары шунда гына кияү балакайның йокысы ачылып китте — Туктале! - диде ул, җиңгинең кулыннан тотып алып Ни ничек соң? Нишләп болай булды әле бу? — Ни мени? диде җиңги көлеп — Башта ук шулай диләр аны! Җиңгәң белән бер сердә булсаң, уңмый калмассың Бүләкләр тутырылган зур гына капчыгыннан Албуга хатын-кыз туны тартып чыгарды Кеш тиресеннән тегелгән юка. җиңел тунны ул җиңгинең иңбашына салды «Качып-посып» кына алар Елдырым бәк урдасына киттеләр Анда, бәкнең зур, биек өендә, ишектән кергәч тә уң якта, калын киез белән бүлеп куелган бүлмәдә кияү белән кыз өчен күптән инде урын җәелгән иде. Ят өйнең бусагасын атлап кергәндә ишек сакчысы кортка «йоклап» калды, ләкин кияү аның янына үзенең бүләген куеп калдырды Өй эчендә ата-ана шулай ук берни белми «йоклап» ятты Кияүне таң атканчы уяттылар Ата ана күргәнче, аны тизрәк өйдән чыгарып җибәрделәр дә даладагы аулак өенә озатып куйдылар Болар ның барысын ла шул ук җиңги башкарды Таң атып көн тугач Елдырым бәк янына княу ягыннан кодалар кит ге. Алар арасында Адай да бар иде Кодалар белән Елдырым бәк, Ал тын-Бөртекнсң әнисе калым турында, бүләкләр турында сөйләштеләр Шунда ук туй турында да сүз булды Кияүнең, каган боерыгы буенча яуга баруын истә тотып. туйны киләсе елга кичектерергә дип килеште ләр Ашагач-эчкәч, ата белән анага кияү бүләкләрен тапшыргач кодалар кайтып киттеләр Төштән соң Елдырым бәк яшьләр өчен ат чабышлары, төрле уеннар, узышлар ясады Яшьләр күбесенчә көч сынаштылар ук аттылар, синге ыргыттылар Ярыш башлыча ике ыру яшьләре Куяннар белән Аланнаркүкәлләр арасында барды Албуганың егетләре барлык төр узышта җиңеп чыктылар һәм бәк билгеләгән бүләкләрнең барысы да аларга тиде. Аланнарның кызлары гына түгел. Елдырым бәк үзе, анын батыр ирләре дә мондый нәрсәгә таң калдылар , — Әллә алдан юри килешеп куйдыгызмы? — диде Елдырым бәк, үз яшьләрен чакыртып — Бернинди килешү булмады, бәк. — Әллә нинди алар! Аларның уклары икенче төрледер,—диделәр Аланнар, кунак егетләрен -хурламакчы булып Ләкин кунакларны ачыктан-ачык хупларга беркемнең дә теле бармады. Кияүнең егетләре, ирләре чыннан да «әллә ниндиләр» иде: аларның аткан бер уклары, ыргыткан бер сөңгеләре карачкыга тия торды, алар барысы да кыюлар, җитезләр, өлгерләр. Елдырым бәк моңа сөенде дә, бераз гына көенде дә. Киявенең оста, булдыклы булуын ул бөтен күңеле белән тойды. Ләкин яшь киявенең - тучи бәкнең осталыгы, булдыклылыгы янында үзенең кайдадыр артта калуын аңлау, тою аңа, әлбәттә, күңелсез иде Кич Елдырым бәк кодалар өчен аш-су ясады Кияү, боегып, зары гып, өендә ялгыз утырып торды. Аңа аннан беркая чыгарга ярамый иде Бары тик караңгы төшкәч кенә аның янына яңадан кызлар килде, җин ги килде. Шулай ук үзләре далада корган авылдан кияү егетләр килеп җитте. Аулак өйдә кичәгечә җыр-бию, уен-көлке башланып китте. Төн уртасында җиңги яшь кияүне тагын бәк өенә, кыз янына алып китте. Икенче көнне иртән кияүне кыз яныннан чыгып килгәндә «угрылыкта тоттылар» Шундук аны далага, Алтын-Бөртек атасының малларын кө тәргә җибәрделәр. Өченче көнне ул Елдырым бәкнең болындай өен җылыту өчен, аркасына капчык асып, далада коры тизәк җыеп йөрде Шуннан соң учакка утын, чыбык-чабык ташыды Өйдә бәк белән, бикә белән очрашканда, ничек тә аларның күзенә карамаска, буйсыну белдереп, баш иеп, бил бөгеп торырга тырышты. Иң ахырда ул, алтын таста су җылытып, бәкнең аякларын юарга булышты Шулай итеп, бабай-әби йортында кияү, йола кушканча эшләргә тиеш кара эшләрнең барысын да эшләп чыкты Шуннан соң кодалар белән бәк арасында яңадан сөйләшү булды Елдырым бәк яуга китүче киявенә, кызының бирнәсе итеп, тулысынча коралланган, өчәр аты, кушчысы булган йөз илле кешелек алай бирергә булды. — Кызым үз өемдә калыр,— диде бәк. — Калымның калган өлешен түләп бетергәч, яудан исән-сау кайтса, үзенә алып китәр. Яудан кант- маса... — Алтын-Бөртек үземә булыр! — диде Адай ашыгып һәм, кирәкмәгән җирдә кысылуын шәйләп, үзе тагын кып-кызыл булды. Елдырым бәк озын буйлы, киң күкрәкле алып бер ир иде. ’Анын янында Адай әле бала гына Шулай да «бала»ның сүзен беркем дә уенга алмады. Елдырым бәк яшь угланга өстән, югарыдан иелеп бер карады да, зур кулына кысып тотып аңа алтын кәсә белән буза бирде — Айак эчәбезмени, кода? — диде ул аңа —■ Эчәбез, кода бабай! — диде Адай батыраеп XI Кияү иртәгә китә дигән кичне Алтын-Бөртекне кызлар даладагы ял гыз өйгә алып килделәр. Беренче өй янына икенчесе биегрәк, иркен рак өй корылды. «Авылдан» кияү-егетләр дә килде. Иркен өйдә кызлар, егетләр ашадылар-эчтеләр, төрле уеннар уйнадылар Бүген инде алар арасында җиңги дә, башка хатыннар да юк иде. Бүген яшьләргә тулы ирек бирелде. Борынгы йола шулай куша. Кияү ыруы белән кыз ыруы, яшьләрнең яшерен кавышуы аша, тагын да ныграк дуслашырга, туганлашырга тиеш иде. Аннары, кияүнең кыз ыруындагы бер кызны кочар- ♦ га хакы булгач, ул аны кочкач, үзенә алгач, аның шулай ук башка а кызларны да кочарга хакы бар иде. Шулай ук кияү егетләренең дә, ч кияү белән бер ыру кешеләре буларак, кыз ыруындагы кызларны ко- * чарга тулы хаклары бар иде Шуның өчен дә алар кияү-егетләр дип = аталалар да. Алар тәгин угланның мәңгелек сакчылары, якыннары һәм £ туганнары иде. Алар аның белән бер табактан бер үк азыкны ашыйлар, 2 бер үк эчемлекне эчәләр иде. Шуның өчен яуда алар аны уктан-сөңге- < дән саклыйлар, кышкы суыкта — салкыннан, җәйге кояшта — эсседән з саклыйлар. Ләкин хуҗалары алай-болай үлеп китсә, аның артыннан 5 шулай ук тере килеш җир астына да керәләр иде Менә шундый нык 3 туганлык белән туган иде алар үзара. Ф Ул төнне егетләр, кызлар — зуррак өйдә, кыз белән кияү — кечерәк өйдә кундылар Төн урталары узгач, кайдадыр якында гына ачы итгп * сызгырган тавыш ишетеп, яшь кияү кинәт урыныннан сикереп тэрды •Астындагы мамык түшәге йомшак, өстендәге юрганы җылы, янындагы ® яшь кәләше кайнар иде. Менә шулай рәхәтләнеп йоклап ятканда, көн * ләшкән, үчлекләшкән сыман, кемнеңдер сызгырып җибәрүен аңлап та. z аңлатып та булмый иде. . Ул сикереп торды Бөтен тәне белән калтыранып, нишләргә, кая ба- - рырга белмичә, урынында басып калды. Ул арада аның яшь хатыны да °- уянды Ул да, аны-моны аңламыйча сикереп торды Каннар тән җылы = сы, назлану сиздергән йокылы тавыш белән куркып I — Ни булды? Ә? — диде. Караңгыда ул үзенең яшь ирен күрә алмады Ул аны тойды гы на — җылысыннан, тәненнән килгән таныш, якын истән тойды. Баскан килеш ул аны кочаклап алды. Кайнар, тыгыз беләкләре белән, калтыранган тәне, дымлы озын чәчләре белән ул ана елан кебек сарылды. — Ник тордың? — диде яшь хатын үпкәләп Аның шулай үз итеп, якын итеп, куркып-каушап әйтелгән сүзләре аша йокылыуяулы иргә ярату һәм дәрт тойгысы бирелде. Бөтен күңеле белән ул аның үзенеке булуын төшенде. Икс арада ирексез омтылыш, бердәмлек, туганлык тойгысы тудырган куәтле бер көч барлыкка кил де. Ләкин тулы шатлык-куанычны бозып, шул ук мәлдә яшь йөрәккә агу булып «яу» дигән куркыныч уй тамды «Байлык эзләп, бәхет, дан эзләп нигә җир читенә китәргә соң, тәңрем?» диде яшь ир гаҗәпләнеп Шушы үзе түгелмени байлык, бәхет?! Биленә, муенына аркан булып уралган чиксез бәхет, шашкын бәхет аны котылгысыз ирексезләп аска, төпсез бушлыкка тартты Шул чакны яңадан ачы итеп сызгырган тавыш ишетелеп китте Тышта, ишек артында кансыз-шәфкатьссз чынбарлыктан усал, көнчел тавыш яңгырады Бу юлы цкесс дә дерт итеп сискәнеп киттеләр — кемдер арттан, әйтер сең, шәрә кайнар тәннәрен камчы белән көйдереп алды Дәрт, омты лыш, сихри көч сүнде, бәхет-байлык күз алдында чәлпәрәмә килде Әйе. аны. күрәсең, чыннан да җир читеннән эзләп табарга кирәк иде Мина сызгыралар.— диде кияү, телгә килеп Китәргәме?! Китәсеңмени? Китмә! диде яшь хатын өзгәләнеп Китмичә булмый Китмә! Мин теләмим! Үзләренә булсын яулары' Яшь хатын тавышында күз яше сизелде Ирләрне яуга озатканда күз яше чыгарырга ярамаганлыгын ул белә иде Үз үзен тыелырга мәҗбүр итте — Мин кайтуга, икәү булып торыгыз,— диде яшь ир. Кал! Китмә! — диде Алтын-Бертек үтенеп, таләп итеп. Сызгыру тавышы өченче тапкыр яңгырады: моннан соң да өйдә ка лырга ярамаганлыгын аңлап, кияү киенә башлады. Ул арада Алтын- Бөртск үз киемнәрен актарып аннан бөти тартып чыгарды Йомшак күн белән тышланган, нечкә каешка тагылган өчпочмакны ул иренең муенына такты. — Бу безнең Аланнарның абасы,— диде ул — Аны минем дәү әнинең әтисе тагып йөргән —яудан исән кайткан, әнинең әтисе таккан — исән кайткан Минем әти тагып йөртте — ул гел җиңеп кайтты Сиңа дип әни бирде. Ул сине үлемнән саклар. Югалтма. — Югалтмам,— диде Албуга. Алтын-Бөртек аны ишек төбенә чаклы озата килде. Баштарак ул аның белән шулай җиңелчә генә саубуллашып калырга уйлаган иде бугай. Ләкин иренең чынлап торып кулдан ычкынуын, китүен, ерагая баруын күреп, аның кинәт башына суккандай булды. Ул яңадан аның муенына сарылды. — Китмә! — диде ул, хәлсез бер өметсезлек белән. Яшь ир күндәм генә туктап калды. Аерылышу аның үзенә дә әйтеп бетергесез авыр иде Яшь хатын тавышсыз гына сулкылдап еларга тотынды. — Калдырма! Үзең белән алып бар,—диде ул иң ахырда — Киен, көтәрмен,— диде кияү. Алтын-Бөртек ашыгып киенергә тотынды. Ул әллә чыннан да ире белән яуга китәргә җыена идеме, әллә өенә, урдага кайтырга ашыга идеме - Албуга моны аңлый алмады Ул аны көтеп торган арада тышта кемдер ишек киезен кайтарып карады. — Исәннәрме? Тордыгызмы? Тиз булыгыз! диде тынгысыз җиңги, яшьләрне ашыктырып. Өйдән алар икәүләп чыктылар. Чыгу белән, тыннарны куырып, кышкы салкын өтеп алды Кайнар каннар суына төште, тиле уйлар сүрелә төште. Көн әле тумаган, шулай да инде җирнең өсте агара, ачыклана башлаган иде. Кияү егетләр дә, кызлар да — барысы да инде торганнар, киенешеп тышта җыелганнар иде. Беркадәр читтәрәк иярле атлар да, ят ирләр, хатынкызлар күренгәли. — Ерак юлга чыгар алдыннан ашап алыгыз,— диде җиңги. Култыклап — җитәкләп диярлек ул аларны якындагы икенче өйгә алып китте. Анда инде яшьләргә табын әзерләнгән, кайнар аш куелган иде. Итне күп итеп бәк авылында пешереп алып килгәннәр. Кияү белән кәләшне парлап түргә утырттылар. Егетләр — кияү ягына, кызлар кәләш ягына тезелешеп утырды. Иртәнге аш вакытында бернинди тавыш, шау-шу ишетелмәде. Беркемнең дә әле бу вакыттан ашыйсы да килми иде Җиңги белән бер-ике өлкән хатын яшьләрне, аеруча егетләрне, туктаусыз кыстап тордылар «Көне буена җитәрлек ашагыз, ике көнлек итеп ашагыз»,— диделәр. Алар туенып чыгуга, өй тирәсенә шактый күп кеше җыелып өлгергән иде. Боларның барысы да Алтын-Бөртскнең туганнары, якыннары иде. Арада аның әтисе белән әнисе дә бар, тик аларга йола буенча, кияү күзенә күренергә ярамый иде, шунлыктан алар арттарак, башкалар арасындарак качып тордылар. Беренче булып атка Албуга, атланды, аннан бераз калышып егетләр атланды. Соңгы сүзләр, саубуллашу сүзләре әйтелде’, күз төбенә килгән яшьләр сөртелде. Кияү яшь бичәсенең кайнар кулын соңгы кат кысты, тезгенне кагып җибәрде. Ул кузгалып кына киткән иде, Алтын-Бөртек аны туп чабуыннан чытырдатып тотып, бар көченә тарта башлады — Албуга атны тыя төште. Калдырма! Китмә! — диде яшь хатын буынсыз булып. Шундук җиңги белән өлкән хатыннар килеп житте. Үзен-үзе белештермәгән Алтын-Бөртекне алар кочаклап, як-ягыннан култыклап алдылар. Яшь бичә, башын артка ташлап, авызын ачып, тавышсыз гына еларга тотынды. - Үз башына булгыры!—диде хатыннарның берсе ачуланып; ар- ♦ тык шауламыйча гына. ' о. Кияү, ияреннән яртылаш иелеп, ике кулын бичәсенә сузды Алтын- ч Бөртек шундук аның кулына тотынды. Арттан ана хатыннар булышты, * һәм ул күз ачып йомган арада ат сыртына — иренең алдына менеп = тә утырды. £ — Бераз җир барсын әйдә. Тынычлангач төшерерсең,— диде җиңги. £ АлтынБөртектән күрмәкче дигәндәй, башка кызлар да иярдәге < егетләр янына менеп кунакладылар. Яшьләр, ниһаять, кузгалышып кит- | те. Бераз калышып аларны Елдырым бәк кешеләре озата бардылар m Бер-ике чакрым чамасы баргач, төшәргә Алтын-Бөртск үзе сорады 3 Атлар туктады. Алтын-Бөртек тә, кызлар да барысы да җиргә коелды лар. Кияү белән егетләр яңадан кузгалып киткәч, ачуланган булып алар арттан таш, балчык бәреп калдылар, төрле мыскыл сүзләре әйт- * кән булдылар. Ләкин, йоланы онытып, кайберләре чамадан тыш кыч- н кырып көләргә тотынды, кайберләре исә күз яшьләрен сөртте. X Китте яшьләр. Яуга киттеләр Үзләре белән, әйтерсең, өйләрдәге е учак җылыларын, күңелдәге барлык татлы тойгыларны алып китте- х ләр. Төнге караңгыдан арынып бетә алмаган туган җир — туң үзәннәр. < бозлы сулар, тәбәнәк калкулыклар мескенләнеп, ятимләнеп калган сы- х ман булды. * XII Озакламый арттан Албуганың йөз кешелек алае куып җитте. Бераз баргач, алдан килешенгән урында. Елдырым бәкнең бирнәгә днп бир гән йөз илле кешелек алае кушылды. Алар арасында өлгер егет Бавыр белән абыйсы Кечек тә бар иде Аланнар белән очрашкач, тәгин углан үз аласна туктарга боерды. Туктагач ул Аланнарның йөзбашы, унбашлары, алыплары белән танышты. Аларга ул үзенең котлау сүзләрен әйтте, аннары боерыкларны җиренә җиткереп үтәү турында кисәтте Аланнар яшь кияүнең холкын белмиләр иде әле, шунлыктан алар аның боерык турындагы сүзләрен артык исләре китми генә тыңладылар Сүзләренә колак салудан бигрәк, алар аның үзен күзәттеләр, кияү аларга яшь, чибәр һәм кызу канлы тоелды. Елдырым бәкнең ирләре барысы да утны-суны кичкән, таза, нык ирләр — сугыш осталары иде Яшь хатыны турындагы сагышлы уйларының үзен артка, кирегә өс терәвеннән курыккан кебек, тәгин углан бабасы җирләреннән тизрәк ерагаерга тырышты. Туман каган белән очрашуның ничек булырын тулысыңча күз алдына китерә алмаса да, шулай ук ул очрашуның күңел ле булмаячагын алдан ук чамалап, белеп барды Атасы алдында, ил- көн алдында сынатмас өчен. Урта кичүгә ничек тә иртәрәк барып җитәргә, барып җиткәндә дә. ирләрен, атларын югалтмыйча, әрәм шәрәм итмичә барып җитәргә кирәк иде Аңа ничек тә каганның мактау сүзен ишетергә кирәк! Кем белә, бәлки инде ул элекке уйларыннан кире дә кайткандыр, бәлки инде аның күзе ачылгандыр, төрле коткычыларны, ялган күрәзәчеләрне, бәлки, яныннан ук читләштергәндер. Шулай гына булсачы, тәңрем! Тәгин угланның күңеленә шундыйрак өметле уйлар килде. Шул ук вакытта аны икенче төрле уйлар да борчыды Ул Диңгеэ-күл буенда торып калган алып ир турында уйлады. Аңа Салчак алып инде анда барып житкәндер дә. урыныннан да кузгала алмаган гарип иргә берәр төрле явызлык, яманлык эшләгәндер шикелле тоелды. Атасы Туман каган алдында ул үзен аңа бәйле итеп һәм шулай ук нахакка рәнҗетелгән итеп тойса, алып ир алдында ул үзен никтер бурычлы итеп тойды. Бурычлы булганга, ул һәрвакыт аны юксынды һәм аның киңәшенә, мактавына, җылы сүзләренә мохтаҗлык тойды. Зур яу алдыннан, атасы каган белән очрашыр алдыннан аңа аның белән бер иркенләп сөйләшергә кирәк. Күңелендә аның күптән инде шундый зур бер теләк өлгереп җиткән иде. Шуңа күрә дә ул Диңгез-күл буена барып җиткәнче, ашау-эчү. йокы турында уйланмыйча, булдыра алган кадәр тизрәк барырга, төн-көн барырга дигән карарга килде. Бу турыда ул үзенең йөзбашларына. укбашларына да җиткерде һәм боерык булмыйча .торып туктамаска, диде. Көндез алар бик кызу бардылар һәм җил туктап, караңгы төшкәнче шактый ара уздылар. Караңгы төшеп, күз бәйләнә башлагач. Аланнар туктап ял итәргә, төн кунарга теләк белдерделәр. — Мин сезгә ни боердым? — диде тәгин углан Аланнарның йөэба- шына. — Боерык белән генә булмый. Кирәгеннән артык йөк төясәң, дөя дә аягын суза. Без дөя түгел, кияү. — диде Аланнарның йөзбашы. Аланнарның йөзбашы бер ашаганда бер сарык ашап бетерә ала торган аттай таза алып ир иде. Шуның өстәвенә ул үзсүзле, кире һәм холыксыз да. Беренче очрашуда ук ул тәгин угланга никтер ышанычсыз булып тоелды Үзүзен тотышы, салкын күз карашы, сүзләре, кыланышлары белән ул яшь угланга буйсынмаячагын, ни булса да барыбер үз иреген, бәйсезлегеп саклап калачагын һәм ни генә кушсаң да, гел каршы киләчәген сиздергәндәй булды. ’ Менә хәзер дә ул үзен кыю. бәйсез тотты. Тәгин угланга ул хәтта бераз гына баласытып карагандай да булды. Аның мондый өстенлегенә тучи бәкнең җен ачулары килде. Ул кып-кызыл булды. — Мин боермыйча туктамаска, йөзбашы Этимчәк! — диде ул ничек тә кычкырмаска тырышып. — Без туктыйбыз Сез теләсәгез нишләгез.— диде Этимчәк аның сүзләренә әз генә дә исе китмичә һәм. калкандай киң аркасы белән борылып, китеп тә барды. Шул калкандай киң аркага Албуганың сөңге тондырасы килде. Ул ялт кына үзенекетәргә карап алды. Аланнардан алар азрак иде. Ерагая барган арка берәү булса, бер арканы саклап йөз илле киң күкрәк карап тора. Күрәләтә каршы килеп. Куяннар белән Аланнарны дошманлаштырып монда берни кырып булмаячак иде. Ләкин шул ук вакытта кире беткән бу Этимчәкнең буйсынмавына юл кую да чиктән тыш хәтәр нәрсә иде. — Тукта! —диде ул. бар көченә кычкырып. ' Этимчәк. буйсыну белдереп, туктарга кирәк тапты. Озын торыклы, озын муенлы тулпар атын кире борып ул тәгин углан янына килде. — Килештекмени, кияү? — Килештек, йөзбашы Этимчәк. Этимчәк, берни әйтмичә, борылып үзенекеләр ягына китеп бармакчы булды. — Туктале.— диде Албуга.— Моннан соң миңа «кияү» дип эндәшмәскә! Мин синең киявең түгел — Елдырым бәк кияве, йөзбашы Этимчәк! — Анысы шулай. — Мина «олуг тучи бәк> дип эндәшерсең моннан соң,— диде Албу га _ Каган боерыгын үтәп без яуга барабыз Минем боерыкка буйсын мау белдереп син үз ирләреңә яман үрнәк күрсәтәсең, йөзбашы Этим чәк. Олы яу алдыннан ирләрне туарылдырырга түгел, тагын да ныграк тупларга кирәк. Яуда да мин — бер якка, син — икенче якка тартсаң, дошман безне аерым-аерым тукмап юк итәчәк. * — Кыл өзәр хәлең калмаса, боерык белән тун тегеп булмый.— диде * Этимчәк киреләнеп. 5 Албуга жавап биреп тормады. Юк-бар нәрсә тынлап торасы кИлмә х гәплеген сиздереп, ул Аланнарның йөзбашы яныннан беренче булып үзе = китеп барды. Барлык ирләргә туктап ял итәргә боерды. t Көне буе ат өстендә килеп арыган ирләр куанышып жиргә төште- £ ләр, аякларын яздылар Кушчылар тиз арада җиңел өйләр-күтәрмәләр < кордылар, учак якмый гына, коры-сары белән генә ашарга әзерләделәр, з Атларны суынганчы, тирләре катканчы бер тирәдә туплап тоттылар. « Атларга, ачык далада калкып чыккан кирмәнгә 1 көчле сак куелды 5 Бик арыган булса да, ашагач тәгин углан йокыга китә алмый азап- ф ланды. Аның үзенә бер күтәрмә корылган иде йоклый алмый як-ягы- на әйләнгәләп ятканда янына Адай килеп керде. Тышта тагын кемнәрдер бар иде. — Кемнәр алар? Ник кермиләр? — диде Албуга — Керсеннәрме сон? Берсе — Тишек-Таш, берсе —Бавыр, диде Адай. — Керсеннәр,—диде тәгин углан, урыныннан торып — Олуг тучи бәк!—диде Тишек-Таш ашыгып, пышылдап,— Аланнарны акылга утыртырга кирәк! йоклаганда Этнмчәкнс, алыпларын кырып салырга кирәк. — Болай калдырырга ярамый, абый! — диде Адай. — Этимчәктән котылмасан, сиңа бик авырга туры килер, олуг тучи бәк, — диде Бавыр да, сүзгә катышып — Сез шуңа килдегезмени? — диде Албуга, егетләрнең әле берсенә, әле икенчесенә карап. — Шуңа,—диде Адай. Тәгин углан, берни әйтмичә урыныннан торды, жылы киемнәрен киенә башлады. — Чыкканчы монда уйлашырга кирәк, олуг тучи бәк,- диде Тишек- Таш кабаланып. — Нәрсә уйлашырга? — диде Албуга. берни аңламаган сыман Син котырттыңмыни, Адай? — Юк, без — барыбыз да! -диде Тишек Таш Бу эшне бочай калдырырга ярамый. — Син, Бавыр, нишләп монда? Син дә Алан ич,—диде Албуга. Ба вырны әле яңа гына танып алган кебек. — Мин — синең яклы, олуг тучи бәк,— диде Бавыр — Син мине егетең итеп ал. Мин сиңа эттәй турылыклы булырмын. — Ярар, алырмын, - диде Албуга Шуннан соң ул Адай белән Ти шек-Ташка борылып карады — Мин сездән киңәш сорамадым Булды бер. Аланнар — батыр ирләр. Алар бердәм Булды — ике Аларны сез әйткәнчә акылга утыртырга ярамын Булды өч. Егетләрнең өчесе дә тынып калды. — Әйдәгез, алайса, төнге торгакларны карап кайтыйк, барыбер йокы килми,— диде тәгин углан, үзенә яхшылык эшләргә атлыгып торган яшьләргә карата йомшарырга кирәк табып. — Абый, булмаса, сип ятып тор. Без үзебез карап, тикшереп чы гарбыз, - диде Алай Кнрмән ныгытылган торак һәм шулап уи хәрби лагерь НУРИДАН ФӘТТАХ — Болай булгач, син ят,— диде абый кеше тыныч кына — Мин ат өстендә килгәндә йоклап алдым,— диде Адай. — Мин ., боерам,—диде абыйсы тавышын үзгәртмичә Адай, үзенең олуг абыйсы янында тагын хата ясавын аңлап, шып булды. Аңа берсүзсез буйсынудан башка чара калмады. «йөз кеше — йөз төрле уй, йөз төрле холык, йөз төрле омтылыш»,— дип уйлады тәгин углан. Менә шул йөз якка тарта торган йөз кешене, мең кешене бер йодрыкка тупларга кирәк. Борынгы каганнар, атаклы субашлары һәрвакыт шул турыда хыялланганнар. Ләкин беркайчан да беркем дә теләкләренә тулысыңча ирешә алмаган. Тынычта алар... сөн ирләре— күндәм, буйсынучан. Яуда, куркыныч алдында — таркау, һәрбер йөзбашы, меңбашы үз ягына тарта, үзе генә өстен чыгарга, үзе генә җиңүче булырга тырыша. Моннан соң киресенчә булырга тиеш. Тынычта алар үзләренчә яшәсеннәр, үзләренчә куансыннар, яуда, куркы ныч алдында бергә туплансыннар Бер йодрыкка! Карусыз, кыю, чыдам сөн иренә бары шул чагында гына бернинди дошман да каршы тора алмаячак. Кем әйткән иде соң әле мондый сүзләрне? Әйе, теге алып ир әйткән иде! Ул әледән-әле әйтә торган иде. Белеп әйткән ул. Күрергә иде аны тизрәк! Төнге торгакларны, көтүләрне бер мәртәбә карап әйләнеп чыккач, ул, бик нык йокысы килеп, кире өеңә таба борылды. Өе янында аны ниндидер җәяүле карачкы көтеп тора иде. Бу теге йөзбашы Этимчәк булып чыкты. Тучи бәк белән әйтешкәннән соң аның да тынычлыгы качкан иде, ахрысы. — Баягы тупаслыгым өчен кичер мине, олуг тучи бәк, — диде Этимчәк, үкенү белдереп. Албуга, аның сүзләрен аңлап җитмәгән сыман, эндәшмичәрәк торды — Боерсаң, мин хәзер кузгалып китәргә әзер, олуг тучи бәк. — Син үзең ни киңәш итәсең, йөзбашы Этимчәк? — Минме?. Мин... — диде Этимчәк, көтелмәгән сорауга тиз генә җавап таба алмыйча.— Бер туктагач, ял итсеннәр. Атлар да хәл алсын Шуннан соң туктамабыз. Диңгез-күлгә җитмичә! XIII Төн уртасы авышкач, алар яңадан юлга чыктылар. Таң атканчы бардылар, көне буе бардылар. Атлар арыды, кешеләр йончыды. Шулай да зарланучы, шыңшучы булмады Кичәгечә күз бәйләнә, атлар сөрлегә башлагач, тәгин углан Этимчәкне чакырды — Нишлибез — туктыйбызмы? Яшь тучи бәкнең үзе белән киңәшүе өчен Этимчәкнең күңеле үсеп китте. — Боерсаң — туктарбыз, боермасаң... . — Син — әйт! — диде Албуга, аны бүлдереп. — Туктарга кирәк, олуг тучи бәк,—диде Этимчәк.—Диңгез-күлгә ерак калмады. Шулай да минем бер киңәшем бар. — Нинди киңәш? — Синең икенче йөзбашың Тишек-Таш бар. Минем белән генә киңәшеп туктарга боерсаң, ул үпкәләячәк. Аның белән дә киңәшсәң, ул тыныч булачак. — Менә монысы иң яхшы киңәшең, йөзбашы Этимчәк! Тишек-Ташны да чакыртып, алар яңадан киңәштеләр дә туктарга булдылар Төн урталарына чаклы йоклап алгач, яңадан кузгалып киттеләр. Диңгез-күл буена бер тын бик каты чаптырып барганнан соң, икенче төн башланыр алдыннан гына барып җиттеләр. Күлнең төньяк яры буенда туктап, авыл кордылар. Тәгин углан, үзе- нсн Байык буеннан килә торган төп көчләре белән шушы тирәдә очрашырга тиеш иде. Ирләр, авыр юлдан соң тынычланып, шундук йокыга талды. Иртән аларны ниндидер кораллы ирләр уятты Барлыгы унлап кеше иде. Аз санлы булуларына да карамастан, алар үзләрен хуҗаларча ♦ тоттылар. Болар Диңгез-күл сакчылары иде. Йокыларыннан көчләп & уятылган ирләр сакчыларны Албуга өенә алып килделәр. Күзен рәтләп ч ачмаган йокылы-уялы тәгин углан аларны баштарак теге Байык буен- * нан килгән үз ирләре дип уйлады, ләкин шулай булса да ул аларның * берсен дә рәтләп танымады - . . — Сез кемнәр? — диде күл сакчыларының берсе. Албугага усал гы- £ на эндәшеп. < Ул да аны бик үк белми иде, ахрысы. з — Син үзең кем? — диде аңа каршы Албуга — Без — каган кешеләре,— диде күл сакчысы. 3 — Сез каган кешеләре булсагыз, мин-каганның өлкән углы, уң кул ф тучи бәк Албуга,—диде тәгин углан, үзе белән сөйләшкән усал унба- шына якынрак килеп. * Ат өстендәге унбашы шундук атыннан төште, буйсыну белдереп, тә- *- гин углан алдында бил бөкте. — Танымадым, кичер, олуг бәк, диде унбашы — Безгә боерылган * күлгә беркемне якын җибәрмәскә, диелсәң. Син инде беләсең булыр х — Байык буеннан чирү килгәне ишетелмәдеме? — диде Албуга аны * тыңламыйча. s — Ябалак картны ат койрыгына тактылар син әле белмәдекме- £ ни, олуг тучи бәк? — диде унбашы шуХай ук үз уйлары белән мавыгып. х — Кемнәр? Ник?—диде Албуга — Ярлы чиннәрнең берсе шымчы булган Шул барып әйткән Исән 1әйгә,— диде алай башы - Исәнтәй анда Ак өйдә каганның уң кулына әйләнде — аның урыны түрдә! — Шымчыны нишләттегез? — Без нишләтик аны Исәнтәй янындадыр Аңа безнең кул җитми Ябалак кызганыч. Бөтен гомерен шушында уздырды яуга йөрмәде, күченмәде. Кендеге бәйләнгән кебек, корткасы янында, күл буенда бер рәхәтсез гомер кичерде. Мәетен далага чыгарып ташладылар, өен яндырдылар, корткасын куалап җибәрделәр — Кайчан?! — диде Албуга әле һаман ышанасы килмичә. Кайчан булсын моннан бер атна элек бугай — Кем? Исәптәй үземе? — Салчак алып, диде күл сакчысы. Албуганың кинәт күз аллары яктырып китте — Яралы ир исәнме? Яралы арыслан исәнме?! — диде ул. саңгырау кеше белән сөйләшкән сыман кычкырып. Алай башы кем турында сүз барганын, билгеле, аңлады Күзен чит кә борып ул көрсенеп куйды — Белмим, -диде — Нәрсә белмисең — исәнме, юкмы?! дип кычкырды Албуга — Белмим. — Аны да үтерделәрмени? диде тәгин углан, тынын кысып, әкрен генә. — Берни белмим. - диде аңгыра алай башы, бер үк сүзне тукып Ләкин менә шул «белмнм»ендә аның нидер белгәнлеге сизелде Үзенең ирләреннән уңайсызлана идеме ул, әллә башка нәрсәдәнме шулай да аның нидер яшергәне күренеп тора иде. Аяк буыннары йомшап калган тәгин углан күл сакчысы алай башын үз өенә чакырды. Учакка коры тизәк өстәп җибәргәч, ул киез өстенә аякларын бөкләп утырды да кунагына да утырырга кушты. Утыргач, алар бер касәдән кымыз эчтеләр. — Ни сорыйсың: атмы, тунмы, коралмы? — диде тәгин углан, туп- туры сүзгә күчеп. — Үзеңнеке кебек озын торыклы тулпар ат бирсәң, аны миннән барыбер тартып алырлар,— диде кунак.— Үзем сыман тәбәнәк буйлы, юаш, чыдам атым болан да бар. Өстемдәге туным иске, иске булса да, җылы Җәяне, укны мин үзем ясырм — урман ерак түгел. — Кызмыни? — диде тәгин углан, яшь алай башының тел төбен аңлап. — Әйе, кыз, — диде кунак. — Яудан алып кайтсам, теләгәнеңне алырсың,— диде Албуга. — Юк,— диде кунак — Миңа кыз син яуга киткәнче кирәк. Көн дә кирәк. Тун мине көндез җылыта, төнлә — суык. — Каян алыйм мин сиңа хәзер генә кыз?—диде тәгин углан, мондый сату-алуга үртәлә башлап. — Аны син алмассың, мин үзем алырмын, олуг тучи бәк,—диде кунак.— Миңа кыз өчен түләргә байлык кирәк. Мин аны сатып алам. Моннан өч көнлек ераклыкта, таулар арасында, бер ярлы чин картының гүзәл кызы бар Шуңа күзем төште. Менә ул кайда кыз! Карт ярлы.- Аның җигәренә бер дөя, берике ат, туенырына иллеләп сарык кирәк. — Булыр,— диде тәгин углан.— Инде сөйлә. Берни калдырмыйча сөйлә. — Сөйлим,— диде кунак, яңадан кымыздан авыз иткәч. — Мин аңа ант та бирмәдем, сүз дә бирмәдем. Сөйләмәскә кирәклеген без үзебез генә беләбез. Шымчының Исәнтәй янына киткәнен ярлы чин качаклары сизенгәннәр дә борчыла башлаганнар. Шунда әлеге гүзәл кызның атасы да ишетеп алган моны. Шул килеп әйтте. Җәяү килгән. Аты да, дөясе дә юк. Ничек юлда аюга, бүрегә юлыкмаган! Сөйләде бу. Без куркуга калдык. Нишләргә? Ябалак карт әйтте: урдадан тикшерергә килсәләр, бар гаепне үз өстемә алам, диде. Болай да инде миңа күптән вакыт җиткән теге дөньяга китәргә, диде. Безгә ничек тә яралы ирне коткарырга кирәк, диде. Менә шул, олуг тучи бәк. «Арысланның» үзенә без берни әйтмәдек. Яткан килеш арбага чыгарып салдык. Атлар җиктек тә, терлекләрен куалап, бар байлыгын төяп, шул ук төнне таулар ягына алып киттек. Мин дә, абый белән әти. Сер чыгарлык түгел. Без аны шул чин карты янына, таулар арасыңа илтеп куйдык. Шунда мин аның кызын күрдем. — Табылдыкнымы? — диде Албуга кинәт балкып. — Юк. Чин картының кызын. Табылдыкны яралы ир янында калдырдык. Ул батыр, уңган кыз икән. Яралы ирнең баш очында гына утырды, дип сөйләде Ябалак карт. — Табылдык... — дип куйды үзалдына яшь углан, сагышланып, гүзәл кыпчак кызын күз алдына китереп. — Чин карты анда таулар арасында Исәнтәйдән качып ята икән. Анда аларны беркем табарлык түгел. Бездән соң бер көн үткәч тә күл буена Салчак алып килеп төшкән. Аннан ул әнә Байык буена китте. — Алар... әле дә анда таулар арасында микән? — диде Албуга. — Белмим,— диде кунак — Чин карты әйтте: тыныч булыгыз, мин аларны беркем таба алмастай җиргә яшерермен, диде. Кызын «алырга барсам, мин барысын да белермен. — Менә нәрсә, Җидекул синең исемең Җндекул бит әле?—диде Албуга, кунакның йөзенә җентекләбрәк карап. — Әйе, Җидекул, олуг тучи бәк! — диде унбашы, Албуганың үз исемен белүенә сөенеп. — Менә нәрсә, Жидекул. Бу турыда башка беркемгә дә тишмәсән, үлгәнче минем дустым булырсың. — Ант! Ант! Ант! Мәңге колың булырмын, олуг тучи бәк. — Яудан кайткач, мин сине эзләп табармын Шунда без бергәләп алар янына барырбыз Мин башкаларга сиздермичә генә белешеп торырмын, кирәк ♦ булса, берәр нәрсә белән булышырмын,— диде Жидекул * Булышу дигәннән, Ябалак картның корткасы кайда икән хәзер? ч Ярлы чиннәр янында булырга тиеш Син аны берәр ничек минем әни янына. Байык буена илтеп куй = Минем әнигә барысын да сөйләп бир Син сораган терлекне дә сина ул £ бирер. £ — Барын да син әйткәнчә эшләрмен, олуг тучи бәк.— диде Жидс- < кул. 2 Онытма теге таулар арасындагы ирне ничек тә сакларга, аякка « бастырырга кирәк. Минем өчен, әнием Күрекле бикә өчен бөтен Сөн 3 илендә иң кирәкле кеше ул, Жидекул! диде тучи бәк Албуга. Ф X Алтынчы баб £ Шулай итеп, Банхуа-Исәнтәй Туман каганның уң кулыңа әйләнде * куйды. Урдадан Туңгак алыпны кысрыклап чыгаргач, ул аның урынын = җиңел генә биләп алды. Хәзер инде каган бер генә эшен дә кыек авыз £ лы. ләкин туры сүзле, тик шулай да кара йөрәкле тылмачы белән ки- = ңәшмичә эшләми башлады Элегрәк Туңгак алып белән каган күбесен чә ирләргә, атка, коралга, яуга-сугышка катнашы булган нәрсәләр турында киңәшә торган булса, хәзер ул Исәнтәй белән башлыча хатын- кызга. кием-салымга, йорттагы төрле ыгызыгыларга кагылышлы нәрсәләр турында киңәште. Мондый катлаулы, четерекле эш 1әрдә исә Бан хуаны һнч тә тәҗрибәсез кеше дип әйтеп булмый иде. Кешеләр белән, аеруча хатын-кыз белән ул ничектер бик җиңел генә уртак тел таба белә. Моның шулай икәнлегенә каган инде берничә мәртәбә ышанырга мәҗбүр булды Урдага китертелүенең беренче көннәрендә гүзәл чин кызы Сөенеч каганга карата шактый салкын булды Яшь кыз белән үзе арасында бернинди якынлык булмавына алып ирнең, билгеле, ачуы килде. Сөе неч урынында башка берәр кыз шулай ачуын китергән булса, ул аңа икенче әйләнеп тә карамас иде — шундук аны урдадан куаларга, я бул маса. иң яхшысы, берәр колга кияүгә бирергә боерыр иде Бу юлы ул алай итә алмады. Бу юлы аңа түзәргә һәм гүзәл кызның холыксызлы гын. тәкәбберлеген татып, ярыйсы ук хурланырга туры килде Бөек ирнең хәлен яхшы аңлаган Исәнтәй чин кызы белән үзе сөй дәшеп карарга булды. Сөйләште һәм бер сөйләшүдә барысын да җай лады да куйды. — Сөенеч үзенең абыйсын сагына, аның өчен борчыла. Шуна күңел сез,— диде ул каганга Каган кызның абыйсын урдага китерергә боерды Мондый боерык ны Исәнтәй бик теләп үтәде — Чәнсииен тегендә. Таштугайда л кемнәрнеңдер теләген, боерыгын үтәгәннең соңында яраткан кызыннан аерылырга, кире әйләнеп кайтырга тиешлеген дә анлапбелеп килде. Тик шулай да аның менә хәзер аннан аерыласы да, кире туган җиренә әйләнеп кайтасы да килмәде. Соңгы тапкыр очрашканда Банхуа аңа әйтте: — Теге яктан боерык килде: сиңа бөек эш йөкләтелә,— диде,—Син бер угланны күрергә, аны ныклап исеңдә калдырырга тиешсең. Берәр җирдә яңадан очрашырга туры килсә, син аны танырга тиешсең. — Мин аны кайда күрермен соң? — диде Чәнси. — Ул сине Тарлавыкка чаклы үз алае белән озатып куяр, шунда күрерсең,— диде Банхуа. Юлга чыгар алдыннан аның сул колагындагы алкасын салдырып алдылар, тамгалы яшма ташын — ышаныч билгесен кире бирделәр. Шуннан соң аны баштанаяк чин киемнәренә киендерделәр. Ләкин чин киемнәре белән кышкы далада мең адым да китеп булмаячак иде. Шуңа күрә, юка киемнәр өстеннән аңа тагын калын, тупас тире киемнәр кидерделәр Урдадан алар таңга таба, яктылы-караңгылыда чыгып киттеләр Капка аша чыкканда ул соңгы кат артына — таудай калкып утырган биек Ак өйгә карады. Җылылык, яктылык чыганагы шунда булырга тиеш иде. Ул аны күз алдына китерде. Ләкин менә хәзер шунда, яктылык чыганагы янында, икенче бер кешенең, чит, ят, дошман кешенен булуы турында уйлагач, аңа кинәт чиркангыч булып китте. Шундук аның йокысы качты һәм шул ук мәлдә кемдер арттан пычак белән китереп кадагандай булды. Әллә соң ул үзенең шулай тегеләргә — үзенең юлдашларына арттан пычак белән кадавын исенә төшерде микән? Кем өчен кадады соң ул теге вакытта? Ник кадады? Әлбәттә, аның өчен, гүзәл йуй өчен кадады. Үзенә булсын өчен. Барыбер булмады. Бетте. Менә хәзер аның үзен бәреп ектылар. Аңа биек Ак өйдәге яктылык, җылылык чыганагына хәзер менә күңелледер, рәхәттер. Аңа... аның ишеләргә берни булмый. Алар көләләр, шаяралар. Аларга кем белән дә күңелле! Юл буена ул караңгы чырайлы булды. Юл буена ул үзенең бәхетсез язмышы, билгесез киләчәге турында уйлады. Аны озата килүче йөз кешелек алай төштән соң бер сөзәк калкулыкның җилсез ягында туктап калды. Монда, сирәк урман белән капланган калкулык буенда, аларны башка кешеләр көтеп торалар иде. Алар бирегә иртәрәк килеп туктаганнар һәм, атларын тибенгә җибәреп, җиңел өйләр корырга өлгергәннәр. Озатып килүче алай башы аны шушы кешеләргә тапшырды. Аны озата килгән яшь ирләр урда ягына кире борылдылар. Банхуа әйткән угланны ул беренче күрүдә үк таныды. Таныды һәм шактый гаҗәпкә калды. Ул аны белә иде. Бу аны чик буеннан Банхуа торагына кадәр озатып куйган ирләрнең яшь алай башы иде. Әйе, бу теге ул ишетеп тә, күреп тә белгән уң кул тучи бәк тәгин углан иде. Ул үзе генә түгел, аның монда кайбер егетләре дә аңа таныш сыман күренде. Уртадан озын буйлы, киң маңгайлы, киң күкрәкле бу таза яшь угланны ул бер мәртәбә күргәч, икенче мәртәбә теләсә каян, теләсә кем арасыннан аерып ала алган булыр иде. Ул үзеннән-үзе истә кала торган, күзгә бәрелеп тора торган кеше иде. Теге вакыттагы белән чагыштырганда ул ярыйсы ук үзгәргән дә. Банхуаның коткылы сүзләрен истә тотып, ахрысы, аннан соң Йуй язмышында аның да күпмедер катнашы барлыгын белгәнгә күрә, Чәнси аны җентекләп, сәер бер тойгы белән күзәтте. Аның бу тойгысында чиксез нәфрәт тә, дошманлык та һәм шул ук вакытта аннан курку катыш җирәнү дә бар иде. Бу тойгыда шулай ук аны ничек тә түбәнәйтергә, аны бары начар итеп, ямьсез итеп күрергә тырышу да бар иде. Яшь углан үзе аны беренче карашта ук таный алмады, ахрысы Шулай да күз карашлары очрашкач, Чәнсине ул шундук исенә төшерде. Ж,ил кисеп карайган, кырысланган йөзендә аның, ихлас бер гаҗәпләнү билгесе булып, балаларча елмаю балкып китте Әле генә Чәнсигә ач бүренеке сыман усал, комсыз булып күренгән күз карашында янә дә балаларча беркатлылык, эчкерсезлек чагылып калды — Синмени әле бу?1 — диде тәгин углан элекке танышын очратуына . чын күңелдән сөенеп.— Алып килгәч, менә илтеп тә куярга туры килә сине. Мине хәзер Ак урдага якын да җибәрмиләр. Каршыга чыгып әйт- < теләр каган боерыгы, диделәр. Тарлавыкка кадәр озатып куярга, ди- 5 деләр. * Ул үзенЛ шул кадәр күп сөйләп ташлавын, җитмәсә, сөнчә аңла- < маган кешегә сөйләп ташлавын чамалап, кинәт тынып калды Әллә 5 соң ул аның — шикле чин качагының күңел түрендә үзенә карата бө •“ тенләй кире хис-тойгылар барлыгын сизенеп алды микән? Ни генә бул- a масын, ул да, Чәнси кебек үк, үзенең булачак юлдашын җентекләп ка- 5 рарга тотынды. z Чәнси аның сүзләрен яхшы аңламаса да, үзенә карата анда бернини ди усаллык юклыгын сизенми калмады һәм шул чакны аның күңелен- * дә нидер сынган кебек булды. «Әйе, әйе!» дигән сыман баш кагып, ул * елмаеп куйды. н Икенче көнне кич, караңгы төшүгә аны таулар арасындагы ялгыз £ өйгә китереп куйдылар Уң кул тучи бәк тәгин углан белән ул беренче ө мәртәбә очрашкан төштә аерылышты Аерылышканда алар «Сау бул!» х дигән шикелле бер-берсенә карашып алдылар, елмайгандай иттеләр < Озын туны аяк очына кадәр җиткән яшь, чандыр чин ире ялгыз өй £ янында торып калды, өстенә сугышчы киемнәре кигән яшь сөи ире аты °- на атланып таулар арасыннан төньякка таба китеп барды. Аның ар- 2 тыннан озак кына тояк таышлары ишетелеп торды III Чәнсинең әтисе Чәпи түбәннән күтәрелгән кеше булган Яшь чагын да ул үзләре авылында гына түгел, бөтен тирә-якта иң батыр, куркусыз башкисәр саналган. Яше җиткәч, аны гаскәргә алганнар, чик буена җибәргәннәр. Анда да ул үзенең кыюлыгы, башсызлыгы белән танылып өлгергән. Сөннәр белән сугышларда ул берничә мәртәбә батырлык, тап кырлык күрсәткән. Аңа игътибар иткәннәр, мактаганнар, бүләк биргәннәр һәм югары үрләткәннәр. Югары үрлиүрлн ул субашы дәрәҗәсенә ирешкән Моннан җиде-сигез ел элек ул Пәнмынь янында Чин гаскәрләренә каршы сугышта батырларча һәлак булган Чин угы туптуры аның уң күзенә килеп тигән. Ул укны ярсып тартып алган, ләкин ук тимеренә ияреп аның күзе дә ите каны белән актарылып чыккан Үләр алдыннан ул акылдан шашкан Үлгәнче ул бертуктаусыз «Чжао! Чжао!» дип кычкырган Шундый турылыклы булган ул үзенең туган иленә! Бу турыда соңыннан Чәнсигә әтисенең элекке дуслары сөйләде Аның хакында алар тагын күп нәрсәләр сөйләделәр Әтисе атаклы сугышчы булганга һәм бөтен гомере чик буе шәһәрендә, сугышчы тар арасында үткәнгә, бала чагыннан ук ул батырлар, батырлыклар турында берсен нән-берсе мавыктыргыч хикәяләр ишетеп үсте Шул рәвешчә ул Чжа > йортының иң атаклы сугыш осталары Лэнпо белән Лиму турында да күп кенә нәрсәләр ишетте Менә шундый хикәяләр, җанлы тарихлар тәэсирендә, ахрысы. Чәнси дә яшьтән үк батырлык, дан һәм дәрәжә турында хыялланды Ләкин аның батырлыгы шул коры хыялланудан ары узмады Кулына кылыч, ук җәя тотып, аңа сугышырга насыйп булмады Ул үсеп буйга җиткән дә аның туган иле Чжао йорты инде аяк астына салып тапталган, беткән, үлгән иде. Аның әтисе Чэни шундый яраткан Чжао жирләре инде Чин биләмәләре булып исәпләнелә иде. Меңләгән Чжао аксөякләре белән берГә аларны, туган җирләреннән, туган йортларыннан аерып, Чин башкаласына күчерделәр. Өйләнгән бер абыйсы шул ук едны, корал асып, сугышка китте, сеңлесе йуны Чин йортының ваны Инчжән сарайларының берсенә кырнак итеп a.i дылар Ире батырларча сугышта үлгән үги әнисен шулай ук сарайга алдылар Кырнак итеп түгел, тукучы, тегүче итеп. Ул әлс яшь иде, шулай да Чин ванының күзе төшәрлек чибәр түгел иде. Ә менә аның бертуган сеңлесе Йу искиткеч матур иде! Яңа тулып, буйга жйтеп килгән чагы иде аның. Чәнсине дә, абыйсы Жу кебек итеп, кулына корал тоттырып, каядыр көньякка сугышка жибәрмәкчеләр иде. Шул чакны көтмәгәндә аңа әтисенең элекке дусты Дунто ярдәм кулын сузды. Башкаланың көнбатыш капкасы янында сакта торучы алай башлыгы ярдәмчесе Дунто аны үз янына битекче итеп урнаштырды. Хәзер дә аның, бала чагындагы кебек, бөтен вакыты иртәннән кичкә чаклы кораллы ирләр-сугышчылар янында үтте. Ул туктаусыз язу-сызу белән шөгыльләнде. Өлкәнрәк башлыклары кушса, тегендә-монда барып килгәләде, кайчагында исә, рөхсәт сорап, ялгыз әнисе янына кайтып әйләнгәләде. Кайткан саен аңа әнисенең бетмәс-төкәнмәс моң-зарын тыңларга туры килде. Шулай бер көнне үзләренә кайтып кергәч, әнисе серле генә итеп — Кызым Йудан хат бар! — диде. — Күрсәт әле! — диде Чәнси коты алынып Сарайлардагы кызларга туганнары, ата-аналары, дуслары белән аралашу, хат-фәлән алышу тыела иде. Кемнең дә булса сарай кызлары белән аралашуын сизсәләр, гаепле кешене шундук хөкемгә тарттыралар иде. — Кемдер ңойма аша менә бу таякны ташлап китте,— диде әнисе. Улына ул бер буын озынлыгындагы нечкә генә бамбук таягы бирде Таяк урталай ярылган иде. Чәнси, ике кисәкне бергә беркетеп бәйләгән жепне сүтте дә, таяк эченнән нечкә генә итеп төрелгән ак ефәк тартып чыгарды. Ефәккә кара белән шундый сүзләр язылган иде: «Без монда биш йөз кыз Барыбыз да яшь, чибәр. Инде ике ел бул ды — минем әле бер генә ир кеше дә күргәнем юк Без ерткыч оясына азыкка дип ташланган корбаннар кебек. Кайгыдан, сагыштан мин үләрмен ахрысы. Абый! Коткар мине! Үлгәнче сезне, тауларны, елгаларны күрәсем килә. Йу». Өйдә болай да кайгы-хәсрәт баштан ашкан иде Төрлесе төрле якка таралган балаларын уйлап, карт ананың йөрәге инде болай да теткәләнеп беткән иде Мондагы, иректәге тормыш белән чагыштырганда ожмах булып тоелган тормышта - хуанди сараенда яшәп ятучы йу турында инде әнисе дә. Чәнси дә, башкалар да ничектер онытыбрак торалар иде сыман Ван сараенда булгач, аңа анда күңелледер, һич югы. тамагы туктыр, өсте бөтендер сыман тоела иде Бу көтелмәгән хат-хәбәр андый гамьсез уйларның барысын да чәлпәрәмә китерде’ Гомере буена иренең колы булып, бар кайгысын эченә йотып барган карт ана шул көннән башлап бөтенләй диярлек сөйләшмәс булды. Шул көннән башлап абый кеше дә күзгә күренеп үзгәрде. Ул уйланды. Язмыш турында, көндәлек тормыш, кансыз, шәфкатьсез дөнья турында элеккегә караганда бащкачарак итеп уйланды. Үзе белән бергә уйнап-көлеп үскән сеңлесе бик кызганыч булып, моңлы-сагышлы булып күңеленә керде дә утырды Сеңлесе аңа хәзер элеккегә караганда да якынрак, кадерлерәк тоелды Ул аны коткарырга тиеш иде Бернигә карамыйча ул аны ерткыч оясыннан тартып алырга тиеш! Ләкин ничек итеп? Ничек?! Бу турыда ул әнисеннән башка беркем белән дә киңәшә алмады Әиисе белән киңәшеп торуның исә кирәге дә юк иде — ул барыбер берни аңламаячак, ул бары күз яше генә түгәчәк Абый бары үзе генә уйланды. Уйланды һәм тапты. Ул чәнсән Лисының төп Чин кешесе булмыйча, Чу йортында туган. ♦ түбәннӘн күтәрелгән кеше икәнлеген белә иде. Ул шулай ук анын—Ли- сының — чыгышына, байлыгына карамыйча, башлы, булдыклы яшь ч ләргә якты йөз белән каравы турында да ишеткәләгән иде Бик ззак > баш ваткач, ул туп-туры Лисының үзенә ялварырга булды Моның өчен = ул Чин йортын баету, Чиннең, бөек Шихуандиның көчен арттыру буен- £ ча бик кыю киңәш уйлап тапты. Үзенең кыю уйларын фикерләрен £ бамбук таякларына күчереп, ул шуны Лисы кулына тапшырырга днгән < карарга килде з з IV ♦ «Олуг чәнсән, синең бөек акылың, шәфкатьлеген турында мин күп * ишеттем,—дип язды ул Лисыга тапшырылачак бамбук таякларына •Шуңа күрә дә мин, элекке Чжао биләмәсенең Йәнмынь каласында су- « башы Чәни гаиләсендә туган уртанчы бала Чәнси, сиңа шушы битек & белән мөрәҗәгать итәргә батырчылык иттем. х Олуг чәнсән! Чин йорты элек —син Чингә килеп, Чин ванына хез- £ мәт итә башлаганчы, бик кечкенә булган. Аннан да элегрәк, ишетүем- х чә, аның чикләренең озынлыгы мең лидән артык булмаган Үзеңә буй- £ сынган кешеләр белән идарә итүдә сәләтле һәм акыллы булуың арка х сында, син, олуг чәнсән, үз тирәңә булдыклы яшьләрне тупладың Хөр • мәткә лаек кешеләргә бүләкләр биреп, аларның күңелен күтәрдең Шунлыктан синең кул астындагы кешеләр, икеләтә тырышлык белән, тугрылык белән хезмәт итеп, Чин йортының, Бөек Шихуандинең көчен, байлыгын арттыралар Шуның өчен сине бөтен Күк асты илендә чын күңелдән хөрмәт итәләр һәм сиңа ун мең еллык гомер телиләр Бөек Чин йортының данын, биләмәләрен арттыру өчен синең җа ныңны да кызганмый тырышуың аркасында, Чин йорты үзара туктау сыз сугышып, талашып яшәгән вак биләмәләрне берләштерде һәм бер дәм, бөек дәүләт төзелде. Ләкин ил берләшсә дә, аның читләрендә төрле кыргый халыклар яши. Үзләренең аңсызлыклары, томаналыклары аркасында алар Күк углы алдында бил бөгәргә. Чин йорты урнаштырган гадел тәртипләргә буйсынырга теләмиләр Кыргый халыкларның иң оятсызлары, иң явыз лары — сөннәр Башка кыргыйлар арасында алар үзләренең ныграк оешкан булулары, көчләре, кораллары белән аерылып торалар Үзләре нең җитез атларына атланып, кечкенә-кечкенә алайларга бүленеп алар талау өчен бер туктаусыз Чин җирләренә һөҗүм итәләр Алар кыргый ерткычлар кебек, кыргый кошлар кебек Аларны яхшылык белән генә тәртипле нтеп булмый Аларны шулай ук көч белән дә җиңеп булмый Аларны бары хәйлә белән генә җиңәргә мөмкин! Моннан берничә еллар элек минем якташым. Чжаоның сугыш оста сы Лнму, сөннәргә каршы хәйлә кулланып, аларның йөз меңнән артык кораллы ирен юк иткән, шунда ук даньлән кабиләсен кырып бетергән, дунхуларны пыр туздырып, линху кабиләсен бирелергә мәҗбүр иткән Лимуның бу җиңүе турында Чнн йортында, күрәсең, белмиләр яисә, белсәләр дә, күптән инде аны онытып бетергәннәр Бик кызганыч* Лнму төньяк кыргыйларны җиңә, ләкин ул аларны кырып бетерә алмый Бу аның хатасы! Олуг чәнсән! Күк асты илендә мәңге тынычлык, ирек һәм бәхет ур нашсын өчен, төньяк хуларның берсен калдырмый юк итәргә киңәш бирәм. Моның өчен Лиму хәйләсен яңадан кулланып, сөннәрнең кереш тарта алган барлык ирләрен ачык яуда үтереп бетерергә кирәк. Ир ләрен юкка чыгаргач, далага басып керү, андагы хатын-кызны, бала чаганы, мал-туарны кулга төшерү авыр эш булмас. Сөннәрне ничек кенә булса да барлык көчләре белән сугыш баш ларга мәҗбүр итәргә кирәк, һәм тозакка эләктерергә. Монысы иң кыены! Олуг чәнсән! Мин болай кннәш итәм. Мин, Чжао кешесе, Чжао гадәтләрен, йолаларын яхшы беләм Чжаоның элекке аксөякләре турында минем күп нәрсәләр ишеткәнем бар. Чжаоның элекке аксөякләре исеменнән мине ялган илче итеп җибәрсәгез, сөннәрне Чингә каршы яуга кузгалырга котырта алыр идем. Ләкин мин үзем генә барсам, алар миңа ышанмаслар дип уйлыйм Чингә каршы янәсе астыртын эш алып барган һәм, сөннәр чик аша чыксалар, монда корал тотып баш күтәрергә әзер торган Чжао аксөякләре исеменнән мин үземнең бертуган сеңлем Йуны бүләк итеп алып бара алам. Сеңлем минем яшь, матур, нәзакәтле. Җырлый, бии, уен коралларында уйный белә. Ул хәзер изг? Шихуанди сарайларының арткы бүлмәләрендә яши. Олуг чәнсән! Ни өчен мин үземнең бертуган сеңлемне кыргый куларга илтеп бирергә, үземнең язмышымны шундый куркыныч астына куярга уйладым соң? Моның сере шунда минем карт, ялгыз әнием бар. Аның ачлыктан, кайгыдан саргайган йөзен күреп минем йөрәгемә кан сава Үземә тапшырылачак авыр, куркыныч эшне уңышлы башкарып чыга алсам, картлык көнендә мин туган анамның күңелен күрә алыр идем һәм шулай итеп аның алдында үземнең нзге бурычымны үти алыр идем дип өметләнәм. Ата-анага игътибарлы булу, бу дөньяда аларга терәк булу — балаларның изге бурычы. Менә шулар турында уйлап каравыңны үтенәм, олуг чәнсән» V Үзенең Лисы янына үтеп керергә теләге барлыгын ул бары әтисенең элекке дустына гына әйтте. Бу турыда Дунто чәнсән сараен саклаучы ирләрнең берсенә — үзенең күптәнге якын танышына җиткерде. Шулай итеп, байлык, дәрәҗә һәм көч иясе Лисының меңләгән сакчылары, хезмәтчеләре аша үтеп, битекче Чәнсинең үтенече тиешле җиренә барып иреште. Көннәрдән бер көнне бөтен Җунгода иң атаклы кешеләрнең берсе Лисының өч кат таш койма белән уратып алынган, капка баганаларына чаклы алтын-көмеш калайлар белән бизәлгән биек сараена чакырдылар. Эчке капкадан алып таш болдырга кадәр булган утыз-кырык адым чамасы җирне Чәнси, як-ягына башын калкытып карарга да кый мыйча, яртылаш бөгелеп барды. Болдырга аяк баскач, ике ягында да шомартылган таш баганалары, чигүле ефәкләре булган бүлмәгә чаклы түше белән шуышты. Беренче килүендә ул олуг чәнсәннең багасына үзенең кемлеген әйтте дә, язулы бамбук таякларын калдырды Икенче килүендә аны Лисы ның үзе янына алып керделәр — Мин синең таякларыңны укып чыктым,— диде түрдә аякларын бөкләп утырган симез, шома битле, зур корсаклы карт, ияк очыннан сузылып төшкән сирәк сакал төкләрен сыйпаштырып — Син дөрес яз гансың—төньяк хуларны юк итәргә кирәк. Без төньяк кыргыйларның кайда күпме кешеләре, күпме терлекләре барлыгын, кайчан кая күченеп китүләрен, башлыкларының үзара мөнәсәбәтләрен — барысын да белеп торабыз. Ләкин безгә белеп тору гына аз. - Болай булгач, Лиму...—диде Чәнси ашыгып, башын калкытып - Лиму үз урынында, Лисы үз урынында! — диде олуг чәнсән. — Дошманның күп көч белән ябырылып килүен Лиму еллар буе койма эчендә көтеп яткан, шуна күрә аны куркаклыкта гаепләп урыныннан алганнар Изге Шихуанди алай көтеп ята алмый. Безгә анын урдасына. киез өенә үтеп керергә, анын ышанычын яулап алып, ана тиешле ♦ кинәшләр бирергә кирәк. $ - Мин барысын да аңладым, олуг чәнсән!—диде Чәнси түземсез- 5 ләнеп. * - Сөниәрне кырып бетергән очракта да. урман араларында, дала- < ларда теләсә кайда таралып яшәүче хулар калачак — диде Лисы дә- I пам итеп. — Без кыргыйларны кыргыйлар кулы белән юк итәргә тиеш- н без. Ике юлбарыс сугышып хәлдән тайса, аларны берәм-берәм үтерү- £ дән дә җиңел эш юк. Синең якташың Лиму да, башкалар да менә бу з турыда ныклап уйламаганнар. J Синең акылың, зирәклегең искиткеч! — диде Чәнси сокланып. и Бай киемле, горур, тәкәббер карт, күзенә туры карап әйтелгән мак ♦ тау сүзләреннән күңеле булып, ахрысы, кинәт тынып калды, сакалын * сыйпаштыргалап беравык утырды да, ягымлырак, җылырак бер тавыш < белән ялгап алып китте. - Анда чыккач, син Банхуа дигән сатучыны эзләп табарсың,— ди- £ де ул Чәнсигә.— Банхуа — безнең кеше Барысын да аның белән ки- _ ңәшеп, килешеп эшләрсең, уйлаганыңны башкарып чыга алсаң, башың- < нан алтын-көмешкә, ефәккә күмелерсең, карт анаң соңгы көннәрен рә- * хәттә үткәрер, туганнарың җылы, төшемле урыннарга үрләр. Күк асты £ илендә ун мең ел буена исемең яңгырар. Сеңлең Йуны бирерләр. Кал- >• ганын барысын да багалар аңлатыр Алтын-көмсш белән, ялт-йолт килеп торган шома ташлар, чнгүле ефәкләр белән бизәлгән иркен бүлмәдә менә шундыйрак сөйләшү булды. Ж.иңел генә, үзеннәп-үзе генә диярлек ачылып киткән биек капкалардан Чәнси исерек кебек алпан-тилпән атлап чыкты Ул үз бәхетенә үзе ышанмады. Үзенең чиктән тыш батырлык эшләвен. үзенең шәп кеше булуын аңлаудан аның күз аллары томаланды. Бу вакытта ул сең лесе Йуны да, карт анасын да нишләптер исеннән чыгарып ташлаган иде. Сеңлесс йуны ул бары берничә көннән соң гына исенә төшерде. Башкалада аңа әйттеләр сеңлеңне түбәсе ябулы арбада чик буена озаттык, ул анда синнән алдарак барып җитәчәк, диделәр. Ул, берсүзсез ышанып, чик буена ашыкты Тиешле җирдә тиешле кешеләрне эзләп тапкач ул чик аша бергәләп чыгачак юлдашлары белән танышты. Шунда ук аңа сарай тоткыныннан котылган сеңлесс йуны күрсәттеләр Баштарак ул аны ничектер танымыйчарак торды — шундый нык үзгәргән ндс аның бертуган сеңлесе! Шулай да, күпме генә үзЬрсә дә. ул аны барыбер танырга тиеш иде лабаса! Ләкин ул аны һич кенә дә таный алмады Үзенең бик каты алдануын күреп ул кинәт артына авып китә язды. Аның каршысында ул белгән, ул күрергә, ул коткарырга теләгән туганы йу түгел, бәлки бөтенләй башка кыз. ят кыз басып тора иде! - йу! йу кая. йу?1 дип кычкырды ул үз-үзен белешмәстән. - Мин Йу түгел, мин Пуй! — диде кыз уңайсыз елмаеп. - Сине кем җибәрде? Каян килдең син? диде Чәнсн Шуннан... сарайның арткы бүлмәләреннән,— диде кыз - Шулай булгач, син минем сеңлем Йуны белергә тиеш Кая ул?— диде Чәнсн Юк, мин аны белмим, диде кыз никтер кызарып. Ул вакытта Чәнсн анын кызарынуына бөтенләй игътибар итмәде Ул вакытта аның күңеле кырылган, зиһене таралган иде. аның өчен б?. р нәрсәнең асты өскә килгән иде. Шулай итеп, үзенең бертуган сеңлесе Йу урынына бөтенләй күрмә- гәнбелмәгән ят бер кызны алып, ике юлдашы белән ул хәтәр юлга чыкты. Йуй дигән бу кыз, чит булса да, бераз гына әрсез-оятсыз күренсә дә, шулай да чибәр иде. һәм ип куркынычы да аның менә шул чибәрлеге иде. Чәнси аңа гашыйк булды. Билгесезлек ягына атлаган беренче адымыннан ук ике ир кеше — үзен һәм «сеңлесен» саклап барырга. Бан- хуага илтеп тапшырырга тиешле ир кешеләр аңа артык булып тоела башлады. VI Караңгы тарлавыклар, шәрә кыялар аша чыгып, туган җир туфрагына аяк баскач та, күз алдында якын күренешләр ачылгач та, бөтенесе яңадан аның хәтеренә төште Монда, туган якта, җылы иде, кышның якынлашуы бөтенләй диярлек сизелми иде. Кешеләр җиңелчә киндер киемнәр кигәннәр. Сулар әле туңмаган — шаулап инешләр ага. су өстендә тезелеп үрдәкләр йөзә. Су буйларында — яхшылап эшкәртелгән саргылт туфраклы уңдырышлы җирләр, камыш түбәле балчык өйләр, балчык коймалар; ишәккә, карт үгезгә ике тәгәрмәчле арба җигеп, коры-сары утын төяп таулар ягынннан кайтып килүче ярлылар. Еракта— җир белән күк арасында, тигезлек өстеннән калкып утырган зәңгәрсу биеклекләр; юл буенда очраган атлылар. кораллы ирләр — болар барысы да Җунго иде. туган җир чде. Кораллы ирләр.. Монда, чик буе җирләрендә, алар аеруча күп. Берәүләр каядыр үзәннәр ягына, көньякка ашыга, икенче берәүләр, киресенчә. каршыга, төньякка, караңгы таулар ягына баралар. Юл буйларында беркая бармаган, ашыкмаган кораллы кешеләп дә очрый. Алар, узган-барган юлчыларны туктатып, кемнең кая, ник баруын тикшерәләр. Мондагы күренешләргә, мондагы кешеләргә яңадан күнеккәнче Чәнси шактый җир уйланып, хыялланып барды Ул үзенең төрле сынаулар аша. куркыныч хәлләр аша исән-имин котылып чыгуы турында, юлда очраган кешеләр белән — ярлы игенчеләр, үзен озата баручы кораллы ирләр белән чагыштырганда, бәхетле, бик бәхетле булуы турында уйланды. Инде ул беркайчан теге якка чыкмаячак, беркайчан Банхуаның җирәнгеч, ерткыч йөзен күрмәячәк. Билгеле, ул инде гүзәл йуйны да күрә алмаячак Күрмәсә күрмәс. Җупгода чибәр кызлар бетмәгәндер. Лисы аны алтынга күмәчәк. Байлыгың булса, сине яклардай ышанычлы кешең булса, калганы чүп кенә. Гүзәл кызларны ул кирәк кадәренчә сатып алачак Иң элек ул үзенә яхшы сарай салдырачак. Өч кат коймалы итеп. Лисыныкы кебек биек капкалы итеп. Капка баганалары буялган, бизәлгән булыр. Капка түбәсендә кораллы сакчы өчен кечкенә бүлмә булачак. Аның сакчысы килгән-киткән кешеләрне шуннан тар ярыктан күзәтеп кенә утырачак. Аның иллеләп аты-арбасы, йөзләп хезмәтчесе булачак. Байлыгы булса, яши белер иде Чәнси! Киткәндә Лисы аны ошатты кебек. Кайткач ни әйтер, нинди күз белән карар? Бөтенесе аңа бәйле, бөтенесе аннан тора. Ошатса ул аны үз янына киңәшче, булышчы итеп алыр, битекче булса да ярый. Көчле ул Лисы! Теләсә ул бөтенесен булдыра ала. Чин йортындагы бардык эшне шул Лисы башкара, диләр. Хәтта Шихуанди да. имеш, бары анын сүзенә генә колак сала, диләр. Ташлы юлда арба бик каты дөбердәп, шакылдап барды. Чәнси тәгәрмәчләр шакылдавын да, тупас арбаның як-якка авып-түнеп китүләрен дә сизмәде. Бөтен күңелен татлы хыяллар биләп алганга, ташлы юлдан дыңгырдап барган арба да аңа су өстеннән җиңел генә шуышып барган көймә сыман тоелды. Шулай бара торгач ул җайлап кына, рә-' хэт кенә йокыга китте. Яңадан күзләрен ачып караганда ул үзенең һаман да шул ук арбада селкенгәдәп баруын шәйләп алды. Якында гына ниндидер тавышлар ишетелде, кайдадыр ямьсез итеп ишәк кычкырды, кемнеңдер шулай ук * ямьсез тавыш белән кычкырып җылаганы яңгырап торды Төштәге ке- £ бек булып, йокы белән бергә татлы хцяллар да артта кала барды. £ Ямьсез тавышлар белән кычкыра торган, үкереп җылый торган ямьсез * чынбарлык аны әкренләп үз кочагына ала барды. Ул теләсә дә. телә- мәсә дә, тәрәзә ярыгыннан як-ягына карап-карап алды. & Якында гына, юл буеннан гына, бер-берсенә тотынып барган хәлсез * карт белән хәлсез карчык күренеп калды Карт әнисен исенә төшереп £ Чәнси шундук тәрәзәдән читкә борылды Шактый озак баргач ул, яңа- f дан тәрәзәгә үрелде. Юл читендә аунап яткан яшь бала мәете чалынып ? калды Аның бөтен тәне эсселесуыклы булып китте. Ниндидер биек ° агач күперне чыгып, яшел үзәнлек уртасыннан бара башлагач, читтә, ♦ кечкенә чокыр янында олы кеше мәете күренде. Күмеп тә тормыйча. х аны шунда чокыр сыман җиргә ташлап кына киткәннәр иде, ахрысы. < Шунда ук шикле кыяфәттә сары, кызыл этләр иснәнеп йөри иде Бу күрүендә аның эче жу итмәде. Аның эче ташка әйләнде, ташка £ әйләнде дә бугазына килеп тыгылды. Аның җылыйсы килде, кычкырасы килде. Ул бөрешеп арба кырыена посты һәм шуннан соң бер генә < мәртәбә дә юл читенә күз ташламады Болай да барысы да билгеле х иде, барысы да таныш һәм җирәнгеч иде. х VII Бер көнне кич караңгы төшәр алдыннан арба туктап калды. Кайдадыр якында гына шаулап су акканы, атлы ирләрнең кычкырып үзара сөйләшкәне ишетелде. — Җиттекмени? Кайтып җиттекмени башкалага? — дип кычкырды ул тыштагы ирләргә. — Җиттек. Төш инде,— диделәр аңа ирләр Чәнси түбәсе ябулы арбадан иелештереп чыкты да җиргә сикереп төште. Озак утырып килгәнгә аның аяклары оеган, тәне авырайган нде. Төшкәч ул беравык җирне ныклап тоя алмыйча торды. Әле бер аягын, әле икенче аягын язгалады. Шул чакны аны ике яктан ике ир кеше култыклап алды. Нык куллы ирләрнең берсе аның билендәге хәнҗәренә үрелде, икенчесе зур учы белән бугазына тотынды «Юлбасарлар!» дип уйлады Чәнси, тынсыз калып Ул үзен озата килгән кораллы ирләргә кычкырмакчы булды, ләкин аңа кычкырырга ирек бирмәделәр — шундук авызына юеш чүпрәк тутырдылар Як-ягын- да бик күп кораллы ирләр күреп ул кинәт шиңеп калды. Аны озата килүчеләр каядыр юк булганнар нде. Болары ниндидер башка төрле ирләр, ят ирләр. Тик шулай да алар да юлбасарлар түгел иде, ахрысы. Этеп-төртеп аны каядыр алып киттеләр Олы юлдан беркадәр читтә, каршыда ул озынча балчык өй күреп алды. Арырак биек коймалар сузыла нде. Аны койма белән әйләндереп алынган ниндидер ишегалды на алып кергәннәр иде. Юк. монда юлбасарлар оясы түгел, ниндидер дәүләт йорты булырга тиеш нде «Башкала капкасыннан кергәнче яхшылап тикшерергә уйлыйлар микәнни?» дип уйлады Чәнси, үз-үзен тынычландырып Ул тикшерүдән курыкмады — тамгалы яшма ташы аның үзе белән иде Аны озынча балчык өйгә алып керделәр Керделәр дә ниндидер ка рангы, салкын бер бүлмәгә ябып куйдылар. Кулларын артка каерып бәйләделәр, аякларына богау салдылар. Ул берни аңламады. Ул беркемнән берни сораштыра алмады Төне буена ул ыңгырашып, бәргәлә- неп-суккаланып чыкты. Арып-алжып, хәлдән таеп бары таң алдыннан гына онытылып китте һәм. эт кебек бөгәрләнгән килеш, как, юеш идәндә газаплы йокыга талды. Күп тә үтмәде, кемдер типкәләп, якасыннан тотып аны аягына бас гырды. Йокысы ачылып җитмәгәнгә ул чайкалып китте. Шулай да аңа егылырга ирек бирмәделәр — ике яктан култыклаган килеш, өстерәп диярлек, каядыр алып киттеләр. Аны киңрәк, иркенрәк икенче бер бүлмәгә алып керделәр. Шул чакны ул үзенең хөкемче — олуг яргучы алдында басып торуын аңлады. Камыш чыпта өстендә аякларын бөкләп утырган, башына салам эшләпә, өстенә керләнеп беткән ефәк халат кигән хөкемче зур башлы, зур йодрыклы һәм куркыныч күз карашлы бер кеше иде. Шулай да ул дәүләт вәкиле иде. Чәнсинең эченә җылы йөгерде — нн әйтсәң дә. юлбасар түгел, яргуласа да, түрә буенча яргулаячак, дөреслекне белгәч, бер сүзсез чыгарып җибәрәчәк, дип уйлады ул. Хөкемче каршысына китергәч аның авызындагы чүпрәген алдылар, аякларын, кулларын чиштеләр. Үзен иректә сизеп ул иң элек эчәргә су сорады. Зур агач чүмеч белән җылымса су бирделәр. Эчкәч ул, еш- еш тын алып, хәл җыеп торгандай итте, авыз читләрен сөрткәләде. Ямьсез, куркыныч карашлы яргучы анын һәрбер хәрәкәтен күзәтеп, сүзсез генә көтеп торды. Мин Чәнси —дип сүз башлады тоткын, яргучының өметсез күзләреннән өмет көтеп. — Беләм. — Минем тамгалы яшма ташым бар иде. Аны монда алганнар — Анысын белмим,—диде яргучы, кырт кисеп. — Мин бөек чәнсән йомышын йомышлап, башкалага кайтып барам — Мин дә аның йомышын йомышлап утырам,— диде яргучы. тоткынга сөйләргә ирек бирмичә.— Мине монда ул җибәрде! — Минем тамгалы ташымны, коралларымны кире кайтарып бирергә боерыгыз! — диде Чәнси, кыза башлап. — Андый боерык алдыннан мин сиңа берничә сорау бирермен, йомышчы Чәнси,— диде яргучы тыныч кына. — Мин тыңлыйм, олуг хөкемче,— диде Чәнси, үз-үзен кулга алып. — Син, йомышчы Чәнси, Янан, Хаоши дигән ирләрне беләсеңме? — диде яргучы мәкерле елмаеп. Чәнси сискәнеп китте. Ул аңлап алды. Ул барысын да аңлап алды. Аның аяк астында кинәт җир убылып киткән кебек булды, аның күз аллары караңгыланып калды. Мин аларны беләм, олуг хөкемче,— диде ул төшенке генә. — Белгәч, алар кайда? — Алар тегендә калды, олуг хөкемче. Тезләнгән җиреннән Чәнси кинәт сөрлегеп китте һәм балаларча кычкырып еларга тотынды. - Мин гаепле түгел! Мин гаепле түгел! — диде ул такмаклап. — Алар үзләрен үзләре кадап үтерделәрмени?— диде яргучы — Алар . мине үтереп, кызны көчләмәкче булдылар,— диде Чәнси кыюсыз гына. Бу турыда ул инде күптән уйлана иде. Акланыр өчен аның бернинди дәлиле юк. Шулай да иң ышанычлысы, иң дөресе аныңча менә шундыйрак булырга тиеш сыман иде. Аннары бу хакта ул беркем белмәс. белсәләр дә, төпченеп тормаслар дип, төпченсәләр, алар качып ’ киттеләр, шунда торып калдылар, дип әйтермен дип уйлаштырган иде. — Шулай да булсын,— диде яргучы аның белән килешкәндәй итен.— Син, үзеңә тапшырылган кызның намусын саклап, аларны бер бер артлы кадап үтердең Шулаймы? Шулай, диде Чәнси. Алар мине үтергәнче, мин аларның үз’ ләрен берәмберәм аркаларына кадап үтердем - Шул сүзләрен язып куегыз,— диде яргучы үзенең ике ягында утырган ике битекчегә эндәшеп. Битекчеләр Чәнсинең сүзләрен язып куйгач, яргучы яңадан сорау- < лар бирә башлады. ■ 5 — Хулар башлыгы өчен дип җибәрелгән кызны бөек Шихуанди сарайларының арткы бүлмәләреннән алдылар Син аны белдеңме? — ди- < де ул тоткынга. — Белдем. *• - Бертуган сеңлең йуны хулар башлыгына бүләккә алып барам £ дип, олуг чәнсәнгә син бнтек яздыңмы? — Мин яздым,— диде Чәнси, шыбыр тиргә батып — Сеңлең Йу кайда? - Бөек Шихуанди сарайларының арткы бүлмәләрендә булырга ти ♦ еш, - диде тоткын теләр-теләмәс кенә, тагын да яманрак нәрсә сизе- к иеп. * — Сеңлең Йу урынына син Йуй дигән кызны алып бардың. Аны ь беләсеңме? * — Беләм. Йуй миңа үзенең каян алынуын, кем кызы булуын әйтмәде, олуг дали. ® — Ул әйтмәгәнне мин әйтәм! — диде яргучы кинәт күк күкрәгән та- к ныш белән кычкырып. — йуй дигән кыз синең бертуган сеңлең йу бе- = лән янәшә бүлмәдән алынды Син бөек Шихуандинен кырпагы Йуй ат- -л лы кызны тиешле кешесенә илтеп тапшырмыйча торып, ана кул сал1 гансың. Бу угрылык! - - Мин аңа кул салмадым, олуг хөкемче - Сине үз өендә... Банхуа тоткан! - диде яргучы үтергеч итеп Банхуа исемен ишетү белән, Чәнси урыныннан сикереп торды. Аны кинәт ярсу, нәфрәт биләп алды Кемнең кемне кочуында, кемнең кемне яратуында ни эшләре бар аларның?! Шихуанди сарайларында ун меңләгән, йөз меңләгән яшь кызлар сөйгән егетләреннән аерылып, кайгы- дан-сагыштан саргаеп яталар. Ун меңләгән, йөз меңләгән яшь ирләр, сөекле хатыннарыннан аерылып, чит җирләрдә кан коялар Нинди тигезлек бу?! Ни эшләре бар аларның, ни эшләре бар?! — Ялган бу, ялган! - диде ул яргучыга, ярерп, йодрыкларын төй нэп. Яргучы кораллы сакчыларга керфек какты Тузына башлаган тоткынны сакчылар шундук эләктереп алдылар, көчләп, төрткәләп ишек кә таба әйдәделәр. — Ялган бу, ялган! — дип кычкырды Чәнси бөтен өйне яңгыратып. VIII VIII Икенче көнне аны тагын яргучы янына алып керделәр Яргучы яңадан сорау алырга кереште. — Син Дунто дигән кешене беләсеңме. Чәнси? диде ул дәртсез генә. - Белмим Күргәнем дә. ишеткәнем дә юк. Яргучы эндәшмәде, бары башын гына калкытты Шул ук мәлдә дип әйтерлек Чәнсинең артында кемнеңдер ишектән килеп кергәне ишетел де Керүче кеше түргәрәк узды да, Чәнси каршысында туктап калды Чәнси керүче кешегә күтәрелеп карады Шаккатып, куркып йөзен тиз генә читкә борды Аның каршысында теге Көнбатыш капка янындагы сакчы алай башлыгының ярдәмчесе, атаклы Чәнинең элекке дусты Дунто басып тора иде! Ул Чәнсидән тазарак, калкурак буйлы. Аннан өлкәнрәк тә, чыныкканрак та иде. Ләкин аны хәзер танырлык та түгел. Күрәсең, бик нык кыйнаганнар иде. Ниндидер каты нәрсә белән сугып сул як яңагын ярганнар, күз төпләрен күгәртеп бетергәннәр. Аягында ул көчкә басып тора. — Менә бу Дунтоны беләсеңме син?—диде яргучы Чәнснгә күтәрелеп карамыйча гына. Чәнси эндәшмәде — Юк, олуг хөкемче, мин аны белмим,— диде ул яргучының үзе кебек үк тыныч, гамьсез булырга тырышып. — Ялган сөйли башладыңмени, Чәнси? Дөресен сөйләсәң, үзеңә яхшырак булыр. — Мин аны бөтенләй белмим, олуг хөкемче. — Әйе, ул мине белми,— диде Дунто. сүзгә катышып. Аның тавышы каяндыр тамак төбеннән гыжылдап чыкты. Чәнси белгән Дунто — аз сүзле, кырыс, ләкин яхшы күңелле Дунто чынында андый түгел иде. — Нәрсәне белми соң ул? — диде яргучы. Дунтога карап. — Ул мине белми. — Син. Дунто. Чәнсинең атасы Чәни кулы астында хезмәт итмәдеңмени? Атасын яратканга, углын кызганып, син аны үз яныңа битек- че итеп урнаштырмадыңмыни? — Мин аны үз яныма урнаштырдым,— диде Дунто буталып. . — Шулай булгач, ул нәрсәне белми соң, Дунто? — диде яргучы. — Ул минем Шихуанди сараеның арткы бүлмәләрендә яшәүче Йу атлы кызны коткарырга тырышуымны белми. Менә нәрсә өчен китергәннәр икән аны монда! Менә кем китереп ташлаткан икән теге бамбук таягын! Әйе, әйе, ул аңа үзенең гүзәл сеңлесе Йу турында сөйли торган иде шул. Йу турында сүз чыктымы, урта яшьләрдәге, кырыс, аз сүзле, ләкин яхшы күңелле Дунто кинәт тынып кала торган иде. Элекке сугышчан дустының балаларын кызганды микән ул, әллә соң анын күңелендә башка төрлерәк уй-хисләр дә булды микән? Хәзер инде каян беләсең аны?! — Ул тагын нәрсәне белми?—диде хөкемче. — Ул минем йу белән хат алышуымны белми. — йу атлы кырнак синең белән түгел, абыйсы Чәнси белән хат алышкан Кем арадашчы булган? — Мин! — диде Дунто. башын югары күтәреп. — Языгыз,— диде яргучы ике ягындагы ике битекчегә. — Улым!—диде шул чакны Дунто, Чәнсигә карап.— Алар мине барыбер үтерәчәкләр. Синең гаебең юк. Бөтенесен Иуй дигән кыз бутаган. Йу белән алар серләшкән булганнар. Йуй синең сеңлең Йуны күзәтче хатынга әләкләгән Сеңлеңне... Йуны... Ул әйтеп бетермәде, тотлыгып-тынып калды һәм ике куллап битен каплады — Йуны нишләткәннәр?! йуны нишләткәннәр?!— дип кычкырды Чәнси, Дунтога таба омтылып. Дунто өчен яргучы җавап бирде: , j — Җинаятьче Йуны. тере килеш кайнар суга салып казанда кайнаттылар. Җинаятьне ачарга булышкан өчен, Йуй атлы кыз. үз теләге белән, хулар башлыгына бүләк итеп озатылды. Аны син алып бардык, Чәнси! Синең ялганчы йөзең фаш ителде, синең изге Шихуандигә, Чин- гә каршы җинаять эшләрең тулысынча расланды. Сине шулай ук үлем көтә! Мин Шихуанди өчен. Чин йорты өчен бик кирәкле хәбәрләр алып кайттым! — дип кычкырды Чәнси. аягүрә басып. — йуның үлеме өчен гаеплеләр җәзасын татырлар әле! Минем монда тоткында ятлымны олуг чәнсән белсә, синең, үзеңә дә бик каты эләгер, олуг хөкемче! Тоткынның ярсый башлавын күреп, кораллы сакчылар урыннарында кымшанып куйдылар һәм икесе дә берьюлы диярлек яргучы ягына карап алдылар Яргучының бер керфек кагуы белән алар аны. икесе ике яктан эләктереп алып, ерткыч сыман йолкып-ботарлап ташларга ♦ әзерләр иде. Ләкин яргучы корбанны сакчылардан ботарлатмады — ул а аны үзе ботарлап ташлады — Синең карт анаң, барлык туганнарың коллыкка сатылды. Чәнси. > Өегез, мал-туарыгыз, барлык байлыгыгыз тартып алынды, дид. ул = бер бер артлы санап. — Син олуг чәнсән җилкәсе артына яшеренеп £ калмакчы буласың. Ул эш барып чыкмас. Шулай ук теге яктан алып £ кайткан серле хәбәрләреңә дә өмет баглама Син инде соңга калдың. < Чәнси! Моннан өч көн элегрәк килеп җиткән икенче бер кеше син әй з тәчәк хәбәрләрне түкми-чәчми сөйләп бирде. Сиңа Банхуа белән киле- « шеп эшләргә кушылды. Син аны да алдамакчы булдың Банхуа ахмак и түгел — ул барысын да уйлап-белеп эшли Ф — Банхуа!—диде Чәнси. тешләрен шыгырдатып. - Мин аны үз кулларым белән буып үтерәчәкмен! * — Йуйны да! Сеңлең өчен, минем өчен! —диде Дунто кан баскан *• күзләреннән утлар чәчеп. т •— Теге дөньяда, теге дөньяда! — диде яргучы дәһшәтле көлемсе- * рәп. х IX х Чин йортының,ваны Инчжән адәм балаларының кайберләре генә ирешә алган бик күп теләкләренә иреште. Унөч яшендә ул тәхеткә утырды һәм. егерме биш ел буена күршеләре белән сугыша-сугыша. җиңә-җиңә. бер-бер артлы алты йортны басып алып, үзе кебек үк ван- нарның җирләрен, байлыкларын үз йортына кушты Арадагы киртәләр не яндырып, йортларын җир белән тигезләп ул бөтен Жунгоны Чин дәүләте ясады Аның даны Күк асты җирендәге борынгы биш патшаның данын берьюлы күмеп китте, аның көче, байлыгы дөньяда булган барлык каннарның. патшаларның көченнән, байлыгыннан күп тапкыр лар артып китэе. Шундый байлыкка, данга, көч-куәткә ирешкән патша үзенең һаман да башка бик күп бөҗәкләр — икс аяклы, ике куллы адәм балалары кебек үк адәм баласы булып калуы өчен бик хурланды, әлбәттә Ләкин ул. бик нык теләсә дә. үзенә өченче кул да. өченче аяк та үстерә ал мады. шулай ук башкалар кебек каты җир өстеннән йөрмичә, җир белән күк арасыннан йөзеп тә. очып та йөри алмады Мондый нәрсәләр инде берничек тә аның теләгенә буйсынмый иде! Шулай да. башка бик күп бөҗәкләрдән аерылып тору өчен, ул иң элек үзен Күк углы, алла утлы дип игълан итте һәм үз-үзен берлектә «мин» дип түгел, күплектә «без» дип атый башлады Аннары ул үзен элеккечә Инчжән ван дип түгел. Шихуанди дип атарга боерды Бу исә бөтен дөньяда беренче патша беренче Күк углы дигән мәгънәгә туры килә иде Шихуанди басып алганчы аның күршеләре — Чжао. Хань. Вәй һәм башкалар гел явызлык, бозыклык белән шөгыльләнделәр Алай-болай Чин гаскәре берәр ныгытылган шәһәрнеме, авылнымы, иген яхшы уңа торган берәр елга үзәнлегенме сорап килсә, комсызланып ничек гә бир мәскә тырыштылар Анысы гына җитмәгән, үз җирләрен, калаларын, хатыниарын-балаларын саклап алар хәтта Чингә каршы корал күтәрергә дә батырчылык иттеләр! Ләкин алар барыбер җиңелде Гаделлек, тигезлек өстен чыкты' Шулай да әле алар бик озак Инчжәннең бөеклеген, изгелеген күрмәскә, танымаска теләделәр. Әле булса алар үз сарайларында яшәделәр, үз киемнәрен киделәр, үз көйләрен тыңладылар, үз җырларын җырладылар. Бик зур яманлык, бозыклык иде бу! Караларны — бөҗәк ләрне юлдан яздыру, аларны Чин ванына каршы котырту иде бу. Югарыдагы Күк-алла билгеләгән туры, изге, дөрес юлдан читкә тайпылу иде бу! Күк углы Шихуанди һич тә мондый нәрсәгә түзеп тора алмады. Җир йөзендә ул яңа тәртип — гадел, шәфкатьле тәртип урнаштырырга булды Бу хакта Күктән изге боерык иңдерелде. Яңа тәртипкә каршы килгән, каршы килергә уйлаган яисә каршы килүе, каршы уйлавы мөмкин булган барлык аксөякләр, кара сөякләр юк ителде, каршылык оясы булган сарайлар җимерелде, элекке кораллар ватылды, элекке тәртипләр үзгәртелде, элеккечә сөйләү-җырлау катгый тыелды Бөек Шихуанди бар нәрсәне үзенчә эшләде, үзенчә яңартты һәм үзе керткән яңа тәртипләрнең Күк асты илендә үтәлешен төн-кән үзе тикшереп, күзәтеп кенә торды. Үзенең бер-ике ялагаеннан башка ул дөньяда беркемгә ышанмады Аның баштанаяк коралланган сакчыла- ры-ялчылары ары-бире чабып яңа тәртип урнаштырып йөрделәр «Бөҗәкләрнең бер өлеше аның өчен иген кырларында, сазлыкларда бил бөктеләр, икенче өлеше чит җирләрдә кан койдылар, калган өлеше — коллар, җинаятьчеләр — тирән коелардан, тау-таш арасыннан тимер, бакыр, тоз чыгарды. Күк асты иленең иң ерак почмакларыннан аңа тизрәк хәбәр китерү өчен, тауларны кисеп, үзәннәрне киңәйтеп, елгаларга күперләр салып, туры-тнгез юллар суздылар. Ул, анда-монда барып, аңа башкаладан читтә төн кунарга туры килсә дип, илнең төрле почмакларында анын өчен җиде йөздән артык сарай салдылар. Сарайдагы бүлмәләргә, анын < күңелен күрү өчен, чибәр кызлар тутырдылар, пәрдәләр, чаршаулар кордылар, кыңгыраулар, барабаннар куйдылар Башкала янындагы Эпангун сарае үзенең зурлыгы, байлыгы, гүзәллеге буенча дөньяда кеше кулы белән торгызылган барлык сарайларны күмеп китәргә тиеш иде. Вәйшуй елгасының көньяк яры буенда Шанлин урманында төзелә башлаган бу сарайның көнчыгыштан көнбатышка сузылган буе — биш йөз бу, көньяктан төньякка сузылган аркылысы — илле чжан IX булачак иде. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән Эпангун сараен салуда көне-төне җиде йөз мең җинаятьче эшли Үзенең бөеклеген, изгелеген мәңгеләштерү өчен Күк Углы Шихуанди — Көнчыгыш диңгез. Көньяк диңгез ярларына, биек тау башларына үзен-үзе мактап, язулы ташлар куйдырды. Әйе, бу дөньяда аның барлык теләкләре, барлык хыяллары тормышка ашты. Аның боерыклары тулысынча җиренә җиткереп үтәлде Өстендә аның иң яхшы, иң.затлы киемнәр булды, рстәлендә иң яхшы, ин затлы'ризыклар булды, ятагында аны ин сылу яшь кызлар көтеп ятты Бөтен Күк асты иле аның күзенә генә карап,,аның авызына гына карап, кан калтырап торды. Түрәләрбагалар бары ул кушканны гына, ул кушканча гына эшләделәр; галимнәр, фикер ияләре, дога итеп, анык сүзләрен кабатлады. Дөньядагы ике куллы, ике аяклы адәм балалары арасында Шихуанди, әлбәттә, ин бәхетле кеше иде. Ләкин шулай да аңа мондый бәхет кенә аз тоелды. Чиндәге барлык бәхетлеләрнең, бәхетсезләрнең язмышын үз кулында тоткан бу бәндә үзен чынлыкта бик бәхетсез дип исәпләде. Озын, юка борынлы, озынча кысык күзле, тар күкрәкле бу чирле- IX Эпан яисә Эпангун сараеның аркылысы хәзергечә—170. буе — #00 метр булырга тиеш була Бу һәм чжан — озынлык үлчәү берәмлекләре кәш Күк углын жир угылларыннан беркем дә яратмады. Аннан бары куркалар гына ид&. • Адәм булып туганлыктан, кайчагында ана да башкаларның — үзе кебек ике аяклы, ике куллы кешеләрнең, бигрәк тә хатын-кызның ягымлы күз карашы, чын күңелдән иркәләве кирәк иде. Үзенеке дип исәпләнелгән ун меңләгән, йөз меңләгән чибәрләр арасында ул бер ♦ кемнең дә чын яратуын, чын якынлыгын тоймады Аның сизгер күңеле * моңа бик кимсенде, хурланды, аның моңа хәтере калды, йөрәге яралан- * ды Ул моны беркемгә сиздермәде, һәм бу анда дөньядагы үзеннән > башка барлык терегә-үлегә карата чиксез нәфрәт һәм кансызлык той'-' 5 гысы гына уятты Иң якын кешеләренең дә үзенә куркып, чит итеп ка- £ рауларын сизенгән саен ул тагын да алардан өстенрәк булырга, кул ° «итмәслек биеклеккә ерагаерга һәм алардан тәмам аерылырга ты- < рышты. з з и X ♦ Күк углының нечкә тойгыларын бары беренче киңәшче — чәнсән < Лисы гына яхшы аңлады һәм таштай каты куллы, ерткычтай кэмсыз. £ кансыз бу бәндәнең барлык яшерен уйларын-теләкләрен тормышка л> ашыра барды. Моның белән ул аңа әледән-әле үзенең турылыгын исбат 6 итә алды һәм шул ук вакытта. Күк углының ышанычыннан файдала- ® нып, үз байлыгын туктаусыз арттыра барды. Шулай бер вакыт ул —олуг чәнсән Лисы —изге Шихуандинең үлем = турында сөйләгәнне яратмавына игътибар итте. Күзәтә торгач ул > аның—бөек Күк углының үлемнән куркуын аңлап алды. Хатын кыз х тычканнан, таракан ише нәрсәләрдән ничек курка торган булса, Шн хуанди дә үлемнән шундый ук чиктән тыш бер курку, кот ачыну белән курка булып чыкты. — Күк асты илендә бик күп галимнәр, күрәзәчеләр бар Алар кешене мәңге үлемсез итә торган ниндидер серле үлән барлыгын беләләр,—диде Лисы бер көнне бөек Шихуандигә.—Синең кебек изге патшаны мин мәңге яшәргә тиеш дип уйлыйм. Әгәр син теләк белдер сәң, галимнәрдән, күрәзәчеләрдән белешеп, мин әлеге серле үләнне эзләп таптыру жаен карар идем, бөек хуанди! Мондый сүзләр ишетеп Шихуандинең йөзләре балкып кит-fe Мәңге яшәү, мәңге үлемсез булу һәм мәңге хакимлек итү - аның күптәнге һәм яшерен бер теләге иде Лисыга ул Күк асты җирендәге барлык галимнәрне, күрәзәчеләрне, сихерчеләрне җыярга кушты Галимнәрнең, күрәзәчеләрнең, сихерче ләрнең һәркайсы үзе белгәнне, үзе ишеткәнне сөйләде Берәүләр әйтте кешене үлемсез итә торган тере сулы серле үлән юк ул. диде. Икенчеләре әйтте: борынгы китаплардан язылган—булырга тиеш! — диделәр Тере сулы серле үлән юк дигән галимнәрне Шнхуандн тереләй җир га күмәргә боерды, тере суы бар дигәннәрне үз янында сарайда кал дырдк. Шуннан соң аларны яңадан бергә җыеп, яңадан төпченә баш ладылар . Элекке Чу йортында туган Сүйши әйтте еракта, көнчыгыштагы тирән диңгез уртасында Пенлай, Фанҗан, Инҗоу дигән утраулар бар диде. Шул утрауларда изге Күк кешеләре — гаиб ирәннәр яши. тере суының серен белсә алар гына белергә тиеш, диде Өч мең яшь кыз углан белән яшь ир угланнар алып, тиешенчә ураза тотып, арыкланып мин шул утрауларны эзләп кайтыр идем, диде. Күк углы Шихуанди Сүйшннен теләген үтәргә булды. Ул аңа бнк күп акча, ярдәмче кешеләр кораллы ирләр бирде һәм, диңгез буен дагы биләмәләреннән кирәк кадәр яшь кызлар, яшь ирләр җыеп алырга кушып, изге, теләкләр, өметләр белән аны билгесез юлга озатты Сүйши китеп бер ел үтте, ике ел үтте. Изге сәфәргә киткән кешеләрнең берсе дә кире әйләнеп кайтып тере сулы серле үләнне тоттырмады. Күк углы сизелерлек дәрәҗәдә борчыла башлады. Былтыр, көзге караңгы бер төндә, Шихуанди үзенең кораллы дүрт сакчы ирен алып, киемнәрен алыштырып, яшерен рәвештә урамга йөрергә чыккан иде. Ул төнге башкала урамнарын, өйләрен күрергә теләде. Әкрен генә, тавыш-тынсыз гына барганда, Ланьчн буасы янында аларга кораллы юлбасарлар очрады. Бөек патшаның коты алынды — куркудан ул хәтта телсез-өнсез калды һәм үзенең җан сакчыларына нинди дә булса боерык та бирә алмады. Җан сакчылар, билгеле, боерык көтеп тормадылар — шундук юлбасарларга каршы ташландылар Юлбасарларның берничәсе качып котылды, берничәсе, урталай туракланган хәлдә, җир өстендә ятып калды. Шушы вакыйгадан соң Күк углы үзенең тормышы турында элеккегә караганда да ныграк уйлана башлады. Бернигә карамыйча аның тере суын таптырасы килде. Серле утраулардагы гаиб ирәннәрне табарга дип ул яңадан көнчыгышка бер төркем галимнәр белән кораллы гаскәр җибәрде. Нәкъ менә шул чагында моннан өч ел элек Сүйши белән бергәләп диңгез уртасындагы серле утрауларны эзләргә дип киткән күрәзәче-га- лим Лүшән кайтып төште — Өч мең яшь кыз, яшь углан белән бергәләп без өч мәртәбә диңгезгә керергә тырышып карадык,— диде Лүшән.— Беренче мәртәбәсендә, ярдан биш йөз ли чамасы ераклашкач, бик каты җил чыгып, давыл купты Күп кешебезне югалтып, кире борылдык. Икенче мәртәбә кергәч, Пенлай утравына барып җитә яздык. Ләкин шул чакта бик зур балыклар юлыбызга аркылы төште Өченче мәртәбә чыгуыбызда ниндидер диңгез еланнары, койрыклары белән сугып, ике көймәбезне капландырды. Пенлай утравына барып җитәргә була, тик көймәләрне балыклардан, еланнардан саклау өчен, безнең белән бергә ике мең көчле укчы ир барырга тиеш. Лүшәннең сүзләренә Шихуанди бер сүзсез ышанды. Көнчыгыш дин гез буена бару өчен ул куш-мылтңк белән коралланган көчле укчылар җыярга боерды. Шул ук вакытта ул Лүшәнгә «Сызымлы күрәзә китабына» карап фал ачарга кушты: Төньякта яшәүче сөннәрне акылга утыртырга кирәк иде Ләкин бу эшкә алла ничек карар икән? Фал китабында: «Чинне ху харап итәчәк», дигән сүзләр чыкты. Анда нәкъ шундый сүзләр чыгачагын Лүшән үзе дә, Лисы да алдан ук белеп тордылар Хуларның Чинне харап иткәнен көтеп ятмыйча, аларга каршы үзе сугыш ачса, Шихуанди өч-дүрт ел буена тере суы табам, серле утрауларга барып җитәм, дип акча туздырып йөргән Лү- шәнне, Сүйшине, алардан да бигрәк, бу хакта беренче булып киңәш биргән Лисыны күпмедер вакытка исеннән чыгарып торачак иде. Бу вакыт эчендә исә, казнадан акча каерып, бераз тагын типтереп яшәргә һәм үзеңнең кайбер эшләреңне җайлап куярга булачак иде. Бөек патша, никадәр сизгер, оста һәм башлы булмасын, беренче ярдәмчесе Л«сының да, ялганчы галим Лүшәннең дә хәйләсенә төшенә алмады. Хакимлегенең утыз икенче елында, тугызынчы айда ул гаскәр башлыгы Ментйәнгә өч йөз меңлек чирү белән Сөн җиренә басып керергә боерды. XI Лисы тарафыннан бик оста оештырылган мәкерле коткыга бирелеп төньяк «ху»лар да Чингә каршы яу чабарга әзерләнделәр. Аларның да. билгеле, тынычта, рәхәттә, муллыкта яшиселәре килде, ләкин тынычта, рәхәттә, муллыкта яшәү алар өчен таштан, балчыктан өеп биек сарайлар салу да түгел, тауларны, кыяларны кисеп, үзәннәрне үстереп, ике кырыена биек коймалар утырткан туры юллар сузу да түгел иде. Алар ччен бай, рәхәт тормыш шулай ук бар илдәге яшь кызларны җыеп, аларны ефәк чаршаулар артында, кыңгыраулар, барабаннар янына * ябып яткыру да түгел иде. Ир уТланны алар яу өчен туган дип, кыз уг- лайны — ир углан өчен туган дип исәплиләр. Ат-сыср белән бергә үскән сөннәргә башкасы кирәкми дә. Дингез х уртасындагы серле утраулар да, серле үләннәр дә кирәкми иде! Алар- < нык җирләре— җитәрлек, сарайлары—далалары иркен иде | Моннан утыз ел чамасы элек Чжаонын гаскәр башлыгы Лиму сөнн нәрнен бик күп кешесең харап итеп, дала жирләрне басып алгач, сөн- S нәр бик нык хәлсезләнеп калганнар иде. Сөн илендә йөз мен. ике йөз £ мен сугышчыны бергә жыю ул барлык халыкның ин таза, ин яшь, бул- з дыклы өлешен бергә туплау дигән сүз иде. Шул кадәр күп кеше — хаи лыкның ни таза, эшчән, булдыклы өлеше алай-болай яуда җиңелеп, ♦ кырылып бетсә, дошман ягында калса, бу инде Сөн иленең тамыры * кору белән бер булачак иде һәм Сөн иленең беркайчан да аякка баса * алмавы мөмкин иде. Лиму белән канлы сугыштан соң нәкъ шулай булды да Ләкин бу е хәл инде күптән булып узганга, күпчелек аны онытып бетерә язган иде. җ Лиму белән сугышта катнашкан ирләрнең күбесе инде үлеп беткән, < исән калганнары исә — хәлсез картлар. Ул чакта Туман каган да, аның £ субашлары, алыплары да, күп кенә бәкләр дә — барысы да балалар о. иде. Аның бүгенге көндәге атаклы ирләренең күпчелеге шулай ук хур- * лыклы җиңелүне үзләре күргән, үзләре татыган кешеләр түгел. Лиму турында, җиңелү турында алар бары ишетеп кенә беләләр. Шуның өстәвенә алар моннан җиде-сигез ел элек Туман каган җитәкчелегендә элекке Сөн җирләрен — Лиму басып алган Аръякны яңадан, яулап алуда катнашкан кешеләр иде. Шунлыктан алар үзләрен җиңелүчеләр дип түгел, бәлки җиңүчеләр дип исәпләргә күнеккән иде. Менә шуңа күрә дә сөн ирләренең күпчелеге яуга олы туйга, ярышка барган кебек атлыгып, ашкынып бардылар да. Куанкының сул ягын да, Урта кичү янындагы тау аралары—тын үзәннәр, якындагы комлы далалар берничә көн эчендә атлар, кешеләр белән тулды Барлык бәкләр билгеләнгән вакытка, билгеләнгән урынга килеп җиттеләр. Ләкин елга аша әле чыгарлык түгел, Куанкыны тулысынча боз тотмаган иде бөек елганың кичү турысында, уртада, кап-кара булып, җанлы булып су агып ята иде. Чин җирләренә керү өчен иң элек менә шушы кичү аша чыгарга һәм Аръяк далаларында таралып, анда бераз атларга, кешеләргә ял бирергә кирәк. Күп санлы атлар, кешеләр белән Аръякка бары боз өстеннән генә чыгып булган кебек, сугыш вакытында чигенергә туры килсә дә, елганың сул ягына шулай ук боз өстеннән генә чыгарга кир^к булачак иде. Чин ягына башка юл юк. Кичүгә килеп җитү белән, Туман каган үз өенә барлык бәкләрне, субашларын олы киңәшкә җыйды. Аның елганы тулысынча боз тотканын көтеп торасы килмәде. Бу якта алты йөз меңләп ат. дөя өчен көтүлекләр өч-дүрт көннән артыкка җитәрлек түгел Шул кадәр күп терлек туарны бары тик Аръяк далаларында гына исән-имин саклап калып булачак иде. Атлар хәлсезләнә, кешеләр йөгәнсезләнә башлаганчы, мөмкин кадәр тизрәк теге якка, куе'үләнле болыннар ягына чыгарга. олы яу алдыннан тиешенчә көч тупларга кирәк иде. Күрәзәчеләр әйтте: елгага аяклары бәйләнгән җирән үгез корбан итеп бирергә кирәк, диделәр, шулай итсәң, иртәгә үк суны боз тотар. диделәр. Өлкәнрәк сугышчылар әйтте: мондый чакта суга элекке заманнарда камыш, чыбык-чабык көлтәләре бәйләп ташлыйлар иде, диделәр. Туман каган күрәзәчеләрне, карт. тәҗрибәле сугышчыларны да гыңларга булды. Күрәзәчеләр, су иясенә багышлап, аяклары бәйләнгән җирән үгезне корбан иттеләр. Шул ук вакытта барлык ирләргә берәр көлтә бәйләргә дигән боерык бирелде. Бер көн эчендә Урта кичү тирәсендә, елга яры буенда, камыш, чыбыкчабык көлтәләреннән таулар өелде. Елганың бер ягыннан икенче ягына, бишалты турыдан кыл-аркан суздылар. Камыш, чыбык көлтәләрен, югары .менеп, агым уңаена агызып җибәрделәр. Җиңел көлтәләр арканнарга эләгеп калды. Суга чыланган чыбык-чабыкка, камышларга боз сарылды. Бер кат көлтә күпере өстенә тигез итеп икенче кат көлтә җәйделәр, су сибеп аларын да туңдырдылар да, атлар таймасын өчен, көлтәләрне өченче кат түшәделәр. Елга аша аркылысы илле адым чамасы булган шундый өч күпер салынды. Боз күпернең ныгыганын, калынайганын көтәр-көтмәстән, әз- әзләп кешеләрне, терлекләрне икенче якка чыгара да башладылар. Өч ягыннан — көнбатыштан, көнчыгыштан һәм төньягыннан бөек елга белән чикләнгән, аркылысы-буе өч йөз чакрым чамасы булган Аръяк далаларында вак-вак күлләр дә, елгалар-инешләр дә һәм терлек аягы басмаган яхшы көтүлекләр дә җитәрлек. Чин белән чиктәш булганга һәм моннан торып яу чабарга уңай булганга, бу яктагы көтүлекләр гаскәр өчен дип саклап тотыла, каганнарның кышлау җирләре санала иде. XII Аръяк далаларында сөннәргә буйсынган бәйди, ләүфән кабиләләре яши иде. Чин белән чиктәш җирләрдә, көньяктарак сөннәрнең чик сакчылары тора. Монда шулай ук чин качакларыннан оешкан кечкенә авыллар да бар. Чин авылларының күбесе елга буйларына урнашкан иде. Алар айда, көтүлек өчен уңайсыз сазлы, ташлы җирләрдә, дөге игеп, яшелчә үстереп, балык тотып көн күрәләр. Менә шундый һәрбер авылда диярлек чиннәрнең ышанычлы үз кешеләре — шымчылары, озынколаклары бар иде. Сөннәр ягындагы һәр яңалыкны, һәр үзгәрешне алар теге якка җиткереп кенә торалар. Бөтенесе җентекләп уйланылган яшерен хәйлә буенча эшләгәнгә күрә. Туман каганның кичүгә кайчан киләчәген дә, күпме көч белән киләчәген дә Ментйән алдан ук белеп торды. Сөн чирүе, елга аша чыгып. Аръяк далаларында тарала башлагач, шулай ук аларның һәрбер хәрәкәтен ул ерактан ук белеп, күзәтеп торды. Ментйән башлы, сак һәм кыю субашы иде. Ул сугыш турындагы борынгы китапларны биш бармагы кебек белә, ләкин шулай да китапларда язылганга сукырларча ябышып ятмыйча, шартына, урынына карап. һәр нәрсәне үзенчә хәл итәргә тырыша иде. Төньяк чик буеннан башкалага эш белән килгәч, бервакыт олуг чәнсән аны үз янына чакырып алды. Ул аңа теге битекче Чәнси язган киңәшне укып чыгарга кушты. — Син Лимуны беләсеңме, субашы? — диде аңа Лисы. — Белмичә! Чжаоның атаклы гаскәр башлыгы Лимуны тар-мар итүдә катнашкан кеше ләбаса мин! — диде Ментйән. — Юк. син аның әнә анда язылганча, хуларны ничек алдап җиңүе турында беләсеңме? — диде Лисы. Ментйән бу юлы җавап бирергә ашыкмады. - Мин анысын да беләм, олуг чәнсән,— диде ул бераздан уйла- нып.— Чжао наны, Лимуны куркаклыкта гаепләп, урыныннан гына алган. Лиму кебек мин чик буена сөннәрие алдап китерәм дип. балчык коймалар эчендә бикләнеп ятсам, мйне җинаятьтә гаепләячәкләр, башымны чаптырып, базар мәйданында казыкка элеп куячаклар — Мин сине коймалар эчендә бикләнеп ятырсын дип өметләнмим.- ф диде ана Лисы — Мин уйлап карармын, олуг чәнсән,— диде Ментйән туры гына < җавап бирмичә * — Синең өчен алдан барысы да уйланылган инде, субашы! — диде я ана каршы Лисы.— Сиңа бары ныклап торып сугышка әзерләнергә £ генә кирәк булыр. Калганын барысын да мин үзем җайлармын Бу сөйләшү моннан ярты ел чамасы элек булды Лиеы янында *“ Ментйән Лиму белән булган вакыйгага исе китмәгән булып күр .-кергә тырышса да, сөнгә каршы сугышка әзерләнергә дигән яшерен боерык 2 алгач, ул аның белән ныклап торып кызыксына башлады. Барыннан да 3 элек ул элекке Чжао ирләрен эзләтеп таптырды, алардан Лиму турын- ° да, моннан бик күп еллар элек булган атаклы сугыш турында, сөннәр ♦ турында сораштырырга тотынды Сөннәр елга янына якынлашып кил- * гәндә, ул инде күптән барысын да уйлаган, барысын да әзерләгән иде. * Ул бары алар белән очрашуны гына көтә иде. £ Озакламый сөннәр елга аръягына күпләп-күпләп чыга башладылар. е чыкканнары бере Аръяк далаларына тарала барды. г Ментйән. Лиму тәҗрибәсен исендә тоткан хәлдә, барына күз йо- < мып карарга, бернинди тынычсызлану билгесе күрсәтмәскә боерды * Бары күзәтү манараларындагы ирләр генә төне-көне дала ягын күзәт- £ теләр дә, офыкта караеп атлы төркемнәр күренү белән, кипкән бүр * тизәге яндырып, күккә төтен үрләттеләр һәм бик тиз арада чик сызы “ гы буенча сөн атлыларының якынлашуы турында шомлы хәбәр таралып өлгерде. Ментйәннең нык өйрәтелгән батыр ирләре, тыннарын кысып, каерылып капкалар ачылганны көттеләр. Ә сөннәр берни аңышмый иделәр. Ментйән сөннәрнең бер кешесе калмыйча бу якка - бөек елганың уң ягына чыгып бетүен генә көтте. Сөннәр исә нишләптер кичү аша чыгуны озакка суздылар. Кичүдә сөннәр өчен көтелмәгән тоткарлыклар килеп чыкты Үзәктәге күперне ун кул белән сул кулдагы күперләрдән бераз кичегебрәк салдылар. Бу турыда боз тотмаган су да киңрәк, агым да көчлерәк нде Бер яктан икенче якка кыл-аркан тартканда, көймәгә утырып икенче якка ишә-ншә түбәнгә таба агып барган ирләрнең берсе, аягы та.-п. суга егылды. Аны коткара алмадылар, ул шундук су төбенә китте Мондый хәлне күреп, башкалар каушап калды һәм. башланган эшләрен җиренә җиткерә алмыйча, икенче якка, боз өстенә чыктылар. Боз ватылып анда тагын өч кеше су төбенә китте. Бу хакта белгәч, каганның сул күз кабагы тартыша башлады. Су иясе күпер салуга каршы нде! Су иясенә багышлап ул тагын аяклары бәйләнгән бер үгез белән бер кара тәкә бирергә боерды. Икенче көнне күрәзәчеләр суга зурлап корбан бирделәр, күпер салынуын сорап, тәңрегә келәү әйттеләр Туман каганга бу да бик аз тоелды Ул комсыз ирләр төнлә Чин ягыннан әсир итеп алып кайткан ике чинне сугыш алласына корбан нтеп бирергә кушты Бары менә шул эшләрне башкаргач кына каганның күңеле бер урынга утыргандай булды. Төнлә бик каты суытып җибәрде Шундый нык суытты — якындагы урманнарда шартлап агачлар ярылды, кыя башларыннан ташлар ычкынып төште Иртәнчәк. туң жнр өстендә үлеп яткан берничә атны күреп, беркем дә моңа кайгы белдермәде Кире сенчә, суыктан атлар туңып үлүен изгегә юрадылар Димәк, су иясе дә. сугыш яу алласы да аларның теләгенә колак салганнар! Димәк. Чишә юл ачык! Ул төнне елганы аркан сузып көлтәләр ташламаган төшләрдә дә тулысынча боз тотты. Ләкин шулай булуга да карамастан, Туман каганның икенче якка чыгарга нишләптер һаман аягы тартмады. Ул яна ай башын көтәргә булды. Гаскәренең бер өлешен чыгарып та каган үзе бу якка чыкмагач, Ментйән дә, теләсә-теләмәсә дә, көтәргә мәҗбүр булды. Аннан соң ул кичү ягына үзенең махсус кешесен җибәргән иде. Кеше билгеләнгән вакытка кайтып җитмәде Яна ай башына кадәр ике көн вакыт калды. Чик буйларында1 сөннәрнең зур-зур төркемнәре күренгәли башлады. Чик буе халкы куркып көньякка качыша башлады. Күзәтү манараларының әле берсеннән, әле икенчесеннән бөркелеп күккә төтеннәр күтәрелде. Яңа ай башына бер көн калды. Кичүгә җибәрелгән кеше әле булса кайтып җитмәде. Ментйән өчен артык көтеп торуның кирәге юк иде. Тугызынчы айның утызынчы көнендә, салкын бер иртәдә барлык чик буендагы таш, балчык коймаларның киң капкалары ачылды, капкалардан дала ягына ташкын булып гаскәрләр ыргылды. XIII Чин гаскәрләре Сөн җиренә йөзәр мең, йөзәр мең булып өч яктан басып керделәр. Сөннәрнең аз санлы чик сакчылары һәм шулай үк далада аудамонда очраган вак-төяк алайлары шундук юк ителде. Шулай да аларның беркадәр өлеше, чиннәрнең зур көч белән ябырылып килү-, ләрен күреп, төньяк далаларга качып киттеләр. Төп көчләрнең капма-каршы килеп очрашуы сөннәр өчен бөтенләй диярлек көтмәгәндә булды. Алар әле ял итәләр, күктә яңа ай урагы күренгәнен көтәләр иде. Чиннәрнең шул кадәр көч- белән, шул кадәр ябырылып килүләрен алар бөтенләй көтмәде. Ментйәннең күп көч белән берничә урында чик аша үтүе турында ышанычлы хәбәрләр алынгач, Туман каган, барлык икеләнүләрен җиңеп, яңа ай тууын да көтеп тормастан, үзәкне тәшкил иткән үз чирүен дә елга аша чыгарды. Тәбәнәк, чыдам атларында нык утыргаң, җил- давылның карлысын да, комлысын да, уклысын да күп күргән сөн ирләре ярсып яуга ташландылар. Елгадан бер көнлек ераклыкта, бар яктан да ачык шыр далада, тигез җирдә чиннәрнең алгы алайлары белән сөннәрнең алгы апайлары капмакаршы килеп очраштылар. Бар яктан да ачык шыр далада, юка гына кар каплаган туң далада беренче канлы сугыш булды. Ул көн кояшлы иде, җилсез иде. Сугыш иртәге күлемдә, кышкы кояш аксыл җир өстеннән ике сөнге буе күтәрелгәч башланып китте. Беренче булып чиннәр һөҗүм иттеләр. Кояш яктысы аларга аркан иде— алар, күрәсең, шул уңайлыктан файдаланып калырга тырыштылар. Үзләренә каршы яктагы сөннәрне алар яхшырак күрде. Аларның уклары турырак очты, күбрәк яралады, күбрәк үтерде. Әле анда, әле монда туң җиргә шапылдап ирләр егылды, шакылдап авыр кораллар, калканнар төшеп китте; ачы чинап-кешнәп яралы атлар тәгәрәште. Сугышчыларның бакыр, тимер, сөяк-таш белән ныгытылган каты киемнәренә шык та шык килеп уклар тиеп китте; тимәгәне, куркыныч сызгырып, баш өстеннән очып үтте. Сөннәрнең алгы тезмәсе тиз арада сирәкләнеп калды. Арттагылар, чиннәрнең бик каты кысрыклавын күреп, чигенә үк башладылар. Ләкин чигенә башлаган сөннәргә вакытында арттан ярдәм килеп җитте. Сөннәргә яңадан җан керде. Хәзер инде чиннәр каушап калдылар. Дошман өстенә яңгыр булып уклар яуды. Чиннәр ягында үлүчеләр, яраланучылар күбәеп китте һәм бер мәлне, туктаусыз очкан ук яңгырына чыдый алмыйча, Ментйән гаскәрләре борылып качыша башладылар. Рухлары күтәрелеп киткән сөи ирләре, бар көчләре белән ябырылып, качучылар артыннан ыргылдылар һәм туктаусыз ук ата- ата, дошманны бер өзлексез кысрыклауларында булдылар Алгарак узып киткәннәр, чиннәр арасына кереп, кылыч, сөңге сугышы башлап җибәрде —качып баручыларны кылыч белән чаптылар, сөңге белән ♦ кададылар. Туктаусыз дөпелдәп, ташкын булып барган меңләгән ат £ тояклары астына, җир өстенә иярләреннән аерылып, авыр гәүдәләр g барып төште, сынган сөңгеләр, каешы өзелгән ук-җәя савытлары тө- >» шеп калды. Тояклар таптап бозга әйләнгән карлы җир өстендә, әле 5 анда, әле монда кызыл кан таплары җәелеп калды. Елан сурәте төше- £ релгән яшел байракларын, алтың бүре, бөркет башы беркетелгән озын 2 тугларын югары күтәреп, тезгеннәрен иреккә җибәреп, ярсып, куанып < сөннәр Ментйән гаскәрен шактый озак кудылар з Бервакыт алар сугыш башланып киткән языдан бик нык ерагайды- « лар. Качып баручы чиннәр төркеме сирәгәйгәннән-сирәгәйде. Инде 5 аларны бөтенләй куып җитеп, тәмам турап, чәнчеп ташларга да күп ф калмаган иде сыман. Ләкин шул чакны алда сирәк урман белән капланган калкулык күренде. Качып баручы чиннәр ничек тә шул калку- < лык артына җитәргә тырыштылар. Сөниәргә исә анда җиткәнче үк £ аларны турап, юкка чыгарып бетерергә кирәк иде. Ләкин куучылар кирәгеннән артык мавыгып киттеләр Калкулык е артында тагын бер кечерәк калкулык күренде. Тирә-як шикле рәвештә х үзгәрә башлады. Менә шундый калкулыклар, әрәмәләр артында чин- * пәриең яшеренгән көчләре булуы ихтималы турында куучылар башла- s рына да китереп карамады Сирәк урман белән капланган калкулыкка £ якынлашкач та, тыелгысыз ташкын булып бар көченә чабып килгән, х бетеп тирә-якны кара болыттай каплап килгән сөннәр өстенә кинәт уннан да. сулдан да куркыныч уклар ява башлады Калкулык итәген дәге куаклыкларда, урман араларында, чокыр-чакырларда чиннәрнең нык өйрәтелгән укчылары яшеренеп яткан икән Сөннәрне әлеге калкулык тирәсенә алдап алып килгән чин алайла- ры корал тота алган, атта утыра алган төрле җинаятьчеләрдән оештырылган иде. Ментйән аларны алдан ук шулай алдавыч итеп әзерләде. «Хуларны җиңсәгез, сезгә ирек биреләчәк», диде ул аларга. Шуңа күрә дә алар баштарак сөннәр белән шулай бик каты сугыштылар да. Сөңгедән кечерәк авыр уклар белән яисә, киресенчә, кечкенә сөңгеләр белән ата торган чин мылтыклары дала җайдаклары өчен иң куркыныч корал исәпләнслә. Чиннәр аны әле күптән түгел генә куллана башлаганнар иде. Керешен аяк терәп тарта торган бу куркыныч мылтыкның ук-сөңгесе бик еракка оча һәм теләсә нинди каты киемне, теләсә нинди калканны үтә-сүтә тишеп чыга ала иде. Сөи ирләренең күпчелеге җиңелчә киенгән, җиңслчә коралланга.1 иде. Кайбер ярлырак сугышчыларның катырылган үгез тиресеннән, я булмаса киң тояклардан, сөякләрдән, юка ташлардан теркәп тегелгән киемнәреннән, агач калканнардан* башка бернинди саклану чаралары юк. Бары тик бәкләрнең, алып ирләрнең генә өс-баш киемнәре, калканнары тимер, бакыр белән ныгытылган иде Төрле яктан очкай сөңге уклар туп туры атлылар арасына килеп төште Кот очыргыч бер дәһшәт белән, көч куәт белән очып килгән чин уклары берсенең күкрәгенә килеп тиде, икенчесенең яңагын җимереп китте, өченчесенең атын бәреп екты Чинпәрнс таптап үтәбез, сытып бетерәбез дип очынып җилкенеп бар ган сөи ирләренең куркусыз йөрәкләренә кннәт шом йөгерде. Ташкын читендәгеләр, эшнең болайга китүен күреп, тизрәк табан ялтырату ягын карадылар Алдагылар, уртадагылар, бер кая да б рыта алмыйча, чигенә алмыйча, туп-туры үлемнең авызына барып кердйләр. Алдагыларны чин мылтыкчылары кырган чакта, арттагылар кинәт борылып кача башладылар. Шул чагында Ментйән якында гына яшеренеп яткан төп көчләрен чыгарды. К-ачып барган, таралган, каушап калган сөн гаскәрен ачык далада тар-мар итү чиннәргә әллә ни авыр булмады. Кечкенә бер елга буенда качучылар шулай да тоткарланып калдылар һәм борылып дошманга каршы сугыш башлап җибәрделәр. Ләкин киң далага җәелгән качучы гаскәрнең күп өлеше, тишек савыттан ага башлаган кымыз кебек, сугышка катнашмыйча, берән-сәрән елга аша чыгып, кичүгә таба элдерде. Чин мылтыкчылары котларын алган сөн ирләрен инде берни дә, беркем дә тоткарлый алмас кебек иде. Качучыларның беренче төркемнәре кичүгә караңгы төшкәндә килеп җиттеләр. Беренчеләр артыннан икенче төркемнәр килеп җитте, икенчеләре артыннан өченчеләре кысрыклады. Берьюлы меңләгән, ун меңләгән атлар, кешеләр килеп тыгылгач, боз өстендә буталыш, ыгы-зыгы башланды. Шома бозда атларның аяклары тайды, әле анда, әле монда атлар егылды, атлары белән бергә боз өстенә кешеләр барып төште Караңгыда бик күпләр, көлтә җәелгән күперне аермыйча, туп-туры шома боз өстеннән киттеләр. Уртада боз тотып җитмәгән ачык урыннар калган булып чыкты. Кешеләр, атларыниләре белән, авыр кораллары белән, ургылып аккан суга барып керделәр һәм. җан ачысы белән кычкыра-кычкыра, мәңгегә юкка чыктылар Елга ярына якын бер уңай җирдә сөннәр тагын бер мәртәбә чиннәргә каршы торырга тырышып карады. Ләкин тулы җиңелүдән алар- ны инде берни дә коткарып кала торган түгел иде. Куып килүче Ментйән ирләре, кичүгә якынлашкач, атларыннан төштеләр дә янә куркыныч мылтыклардан ата башладылар. Бу исә сөннәр арасындагы буталышны тагын да ныграк арттыра төште. Күзләренә ак-кара күренмәгән .кешеләр, котылу эзләп, үзләренең туган якларына — иксез-чиксез далага омтылдылар. Аръяк далаларында тау;тау үлеләр калдырып, елганың уң ягында, күпердә — боз өстендә кычкырган, ашыккан, коты алынган сугышчы ларын калдырып. Туман каган төньякка элдерде Аның янында нибарысы ун мең чамасы ирләре калган иде. Караңгы төшү сәбәпле. Ментйән елга аша чыгарга батырчы пык итмәде Чиннәр. төзәп-нитеп тормыйча, кораллары беткәнче кичү ягына аттылараттылар да. елганың уң як яры буена таралып, арып-алҗып йокыга талдылар. Икенче көнне таң ату белән алар сул якка чыкты Анда торып калган бик күп арбаларны, терлек-туарларны, яралы, гарип. хәлсез кешеләрне кулга төшерделәр. Ментйән Туман каганны куа китте. Каганның артына җитмәкче бу лып ул сөннәрне бер айга якын куып барды Ләкин иксез-чиксез буш далада чиннәр туңып үлгән атлардан. аида-'монда аунап яткан кеше мәетләреннән, андамонда туктап калган, күчәре сынган, тәртәсе каерылган арбалардан башка берни тапмадылар. Далада әрле-бирле буталып йөргәннән соң чиннәр, ашарларына бетеп, кире көньякка борылдылар. XIV Түрә буенча каганның өлкән бичәсеннән туган өлкән углы уң кул тучи бәк яу вакытында уң кул чирүгә субашы булырга тиеш иде. Ләкин Туман каган бу юлы түрә белән исәпләшмәде - уң кулның җитмеш меңлек чирүен ул шикле углына ышанып тапшыра алмады. Ун кулга Туман каганның бертуган энесе Кара-Тире би җитәкчелек итте. Чәнсине Тарлавыкка илтеп тапшыргач Албуга Урта кичүгә көчкә килеп җитеште. Юлда тагын берәр ничек тоткарланган булса, күрә- сен. ана башы белән саубуллашырга туры килгән булыр иде. Үзенең мең кешелек чирүе белән ул Кара-Тире би кулы астында сугышты. Кичүне чыгып, Аръяк далаларында урнашкач, Кара-Тире би аны үз янына чакырып алды. Кара Тире би туры сүзле, тик бераз кискенрәк, тупасрак кеше иде. ♦ — Олуг уң кул тучи бәк! — диде ул Албугага эндәшеп.— Агам ка- * гамның сине читкә тибәрүен мин өнәп бетермим Мин сине туры ук ас- =: тына җибәрмәячәкмен. Син үзең кайда булырга телисең? — Син кая куйсаң, мин шунда булачакмын! — диде уң кул тучи = бәк Албуга күп уйлап тормыйча. ' " ' fc Аның ачык җавабы бигә ошады. ° —' Син артта булырсың,— диде ул аңа. < — Юк, мин ип алда булырмын, Кара-Тире би! — диде Албуга з — Син бер генә төрле сөйләш, олуг уң кул тучи бәк,— диде би — g Башта уйла, аннан әйтерсең. . □ — Мин инде уйладым мин яуга беренче булып ташланачакмын, ф КараТире би! —диде яшь углан кайнарланып.— Минем батырлык күр- х сәтәсем, атам каганга турылыклы булуымны белдерәсем килә! Яуда < дошман башын чабып алып, атам каганның аягы астына китереп таш- £ лыйсым килә, атам каган кулыннан буза эчәсем килә! — Синең теләгеңне мин истә тотармын, олуг уң кул тучи бәк,— дие де Кара-Тире би, аның мондый теләгенә артык куаныч белдермичә. * - Минем турыда атама яхшы яктан гына сөйлә, Кара-Тире би,— * диде яшь углан Z — Мин синең сүзләреңне каганга җиткерермен,— диде Кара Тире би * Менә бу сөйләшү турында Албуга соңыннан кайта кайта уйланды Бу сөйләшүдә аңа нәрсәдер ялган булып, кирәксез булып тоелды Ка ра-Тире бинең аны алдан ук никтер кисәтергә теләве ялган идеме, әллә соң үзенең би алдында кирәгеннән артык атлыгып торучы булып күренүе ялган идеме? Ни булса булды, Кара-Тирс би аның теләген аяк астына салмады Ул аны* туры маңгайга куйды. Яуга уң кул тучи бәк беренче булып ташланды Ләкин апа әллә ни батырлыклар күрсәтергә туры килмәде, шулай ук әтисе каганның аягы астына үтерелгән дошман башын китереп ташлап, аның кулыннан буза эчәргә дә насыйп булмады. Сирәк урман белән капланган калкулык янындагы куркыныч үзәнгә анын мең кешелек йлае ташкын уртасЫндарак барып керде. Чин уклары аның кешеләре арасына килеп төшә башлаганда, аларга инде артка боры лырга да, читкә чыгып, дала ягына таярга да мөмкинлек юк иде. Алар, язгы ташу агызып алып киткән чүп чар кебек, агач ботаклары кебек, тыелгысыз рәвештә туры упкынга барып керделәр. Каршылан. як-як тян очкан сөңге-уклар аның ни якын егетләрен егып салды. Куркыныч ук-сөңге иң элек Кәлтәнең атланган атына тиде, аның муеным тишеп чыкты. Кәлтә җиргә егылып калды. Икенче ук бер егетнең эчен тишеп чыкты ул шулай ук егылып калды Өченче ук Бавырның атын чөй тектерде. Боларның барысы да Албугаиың күз алдында булып үтте Үз егетләренең ул кинәт кычкырып җибәрүләрен ишетте, җан-фәрманга чабып барган атларыннан ычкыныпычкыныл калуларын, ямьшәйгән кызганыч йөзләрен үз күзләре белән күреп калды Бер мәртәбә куркы ныч ук аның яңагы яныннан гына ыжгырып үтте. Ул ярсып «Алас! АлаС!» дип кычкырып җибәрде Шул ук мәлдә Тишек Ташның бар кө ченә кычкыруын ишетеп ул ялт кына уң ягына әйләнеп карады кур кыныч ук Тишек-Ташның күкрәгенә килеп кадалган иде, ул арты белән атыннан төшеп, авып бара иде Үлем угы аның үзенең атына да тиде - тимерле маңгаена шап итеп кадалды. Албуга хәтта маңгай тимеренең, маңгай сөягенең шытырдап ватылганын да ишеткәндәй булды. Бичара ат, авыртуга чыдый алмыйча, кызганыч итеп чинап, кешнәп җибәрде һәм, маңгайдагы ук тимерен селтәпалып ташларга теләгәндәй, башын каты чайкап, кинәт тигезлеген югалтты, сөрлекте һәм авыр гәүдәсе белән, өстендәге кешесе-нне белән каты җиргә барып төште. Ул егылды. Аның сул аягы атның корсагы астына туры килде. Аның яныннан, өстеннән корсак асларын күрсәтеп, башка атлар чабып үттеләр. Аның битенә, күзенә тояклардан ычкынган каты кар, балчык кисәкләре килеп тиде Бер заман аның янына яралы ат гөрселдәп килеп төште. Якында гына кычкырган, елаган, йөрәк өзгеч тавышлар белән кешнәгән авазлар ишетелде. Меңләгән тояк тавышларының каты җир күкрәгенә тибеп барабан кагулары, көчле, дәһшәтле булып яңгырап тсрды-торды да, кинәт барысы да тынып калды. Шуннан соң ул башка берни ишетмәде, берни күрмәде. Аны үле ат гәүдәләреннән дә авыррак, куркынычрак булып, ниндидер караңгылык, томанлык каплап алды. XV Күпмедер вакыт үткәч, ул айнып-уянып киткәндәй булды. Каяндыр астан, ян-яктан салкын бәрә иде, аннары өстенә һаман да- ниндидер зур, иләмсез нәрсә басып тора иде. Уянгач ул үзенең кайдалыгын чамаларга тырыша башлады. Тирә-як тып-тын иде, караңгы иде. Ул капшанырга, үзенең аяккулларын барларга тотынды. Куллары, аяклары исән иде, тәнендә яраланган җире дә юк иде бугай, тик менә бер аягы гына нишләптер бик каты авырта сыман. Үзен басып, кысып торган нәрсәне кузгатудан курыккрн шикелле ул ипләп кенә, сакланып кына кыймылдый башлады. Капшана, кыймылдый торгач ул үзенең ике ат арасында кысылып калуын аңлап алды. Атларның икесе дә инде үлгән, тик икесе дә әле туңып катарга өлгермәгәннәр. «Мин исән! Исән!» диде ул үз-үзенә кыргый бер куаныч белән. Ул үзенең бик күп атлар, кешеләр белән каядыр чабып баруын, егылып калуын исенә төшерде. Ләкин менә хәзер ул кайда — үзләре ягындамы, чиннәр ягындамы, даладамы, елга буендамы моны инде ул берничек тә белә алмады. Башта ук егылган төштә — далада булса, никтер аңа һаман да якында гына коточкыч тавыш, шау-шу ишетелеп торырга тиеш кебек тоелды. Ул, кыймылдаудан, каядыр чыгарга азапланудан туктап, уйлаштыра башлады. Әгәр дә мәгәр алар җиңгән булсалар, аны бу килеш калдырмаслар барыбер эзләрләр, табарлар иде. Эзләмәскә, тапмаска аларның хаклары юк! Кая аның ышанычлы егетләре, кая аның кораллы ирләре? Аның кычкырасы килде. Ләкин ике ат гәүдәсе арасына кысылган килеш ул берничек тә кычкыра алмады. Ярсып ул яңадан кыймылдарга, каядыр шуышырга тотынды, һәм өзәңгедә килеш ат астында калган сул аягын көчхәл белән тартып чыгарды да, хәрәкәтен тоткарлаган ук-җәя савытларының каешларын ычкындырды Бушанып, җиңеләеп һәм терсәкләре белән эткәләп-төрткәләп ул, кыймылдын-кыймылдый, ниндидер ачыграк урынга килеп чыкты. Иркенләп, күп итеп ул тын алды һәм сагаеп тыңлап тора башлады. Бик якында гына ниндидер ыңгырашкан, шыңшыган, хәтта кычкырган тавышлар ишетеп ул аптырагандай итте. Бу ни бу?! Ул моның ни икәнлеген ачыклый алмады — кайдадыр якында, бик якында, ашыгып пышылдашкан икенче төрле тавышлар ишетелеп китте. Ул әлеге нышылдашучыларның кайдалыгын да чамалый алды. тик аларнын ни сөйләгәннәрен генә аңлый алмады Алар ниндидер ят телдә пышылдашалар иде! Алар, ахрысы, чин кешеләре иде! Әйе, ыңгырашмый торган, сызланмый, кычкырмый торган ул таза кешеләр ионда бары чиннәр генә булырга мөмкин иде Әле генә гөлт итеп кабынган сөенеч тойгысы гөлт итеп шундук юкка да чыкты Димәк, чиннәр җиңгән. Димәк, ул — чиннәр ягында ф Ул кинәт тынып калды. Кычкыру, кемне дә булса ярдәмгә чакыру х уе узеннәнүзе истән чыкты. Инде нишләргә? Шушында ат үләксәләре арасында кысылып калган килеш мәңге юкка чыгаргамы, әллә соң таң £ атканчы берәр ничек качып котылыргамы? Кая, ничек качарга? х Ул берни дә уйлап таба алмады. Кузгалырга, тын алырга куркып 2 паман тыптын ята бирде. Ләкин аңа кинәт болай хәрәкәтсез яту үлем о белән бер булып тоелды. Ул яңадан каядыр үрмәли, шуыша башлады £ һәм искәрмәстән үле ат гәүдәләре өстенә килеп чыкты Кышкы төн серле һәм караңгы иде. Бик еракта, каракучкылланып 5 торган төпсез күктә кар бөртекләредәй генә булып йолдызлар җемел- з дәшә, кар бөртекләредәй җемелдәшкән йолдызлар арасында сызылып кына чыккан яңа ай балкып күренә. Яңа ай, яшь, көчле ай. Сөннәрнең ♦ атасы, сөннәрнең алласы... Менә ул — аның углы Албуга, уң кул тучи к бәк дошман ягында, ат үләксәләре арасында җирдә аунап ята Нишләп * бер көнгә иртәрәк чыкмадың соң Тәңрем, Атам? Әйе, ул менә дошман ягында. Чин ягында. Моңа әле ышанасы ла © килми, ләкнн моңа ышанмый да булмый Чиннәрнең явызлыгы, кансыз- _ ныгы турында аның күп нәрсәләр ишеткәне бар Үз кулларына төшкән < ларны алар я кол итәләр, я тереләй җиргә күмәләр, я бутмаса. те- * кә яр янына китереп, чүп-чар түккән кебек, шаулап аккан елгага коя а. лар дип сөйлиләр. Тәңрем, олуг Атам! Нишләтерләр алар мине? Тереләй җиргә күмәр ләрме, шаулап аккан елгага ташларлармы, әллә соң бакыр ташы, тоз ташы казырга дип кеше кире кайтмый торган тау-таш араларына озатырлармы? Мине... синең изге углыңны шулай жиңел генә юкка чыгарырлармы? ДЪөмкинме бу, олуг Тәңрем? Минем анда туган далам да — изге анам калды, бичәм Алтын-Бөртек. туганнарым калды. Анда минем җирем-суым, анда минем илем-көнем Шушы яшьтән мине үз яныңа алып, син аларны ятим калдырырсыңмыни?! Коткар мине бу тозактан, Тәңрем! Күңеленнән шулай ялваргач ул үзендә көч артуын тойды һәм тагын бер мәртәбә омтылыш ясап карарга булды Аягының авыртуын онытырга тырышып, ниндидер үле гәүдәләргә, җансыз аякларга басып ул ары үрмәләде. Якында гына тагын да чит телдә пышылдашып сөйләшкән тавышлар ишетелеп китте. Болар мәет талап йөрүче угрылар иде, ахрысы Ат, кеше мәетләре өстенә менеп баскан бер кешене алар күрмәделәр бугай. Ләкин Албуга аларнын бер яралыны күсәк белән сугып үтергәннәрен аермачык күреп калды. Куркып, ул яңадан мәетләр арасына егылды Бераз тыңлап, тынып ятты да, канга сусаган чүл бүреләре сыман иснәнеп, капшанып йөргән шикле бәндәләрдән ерагаерга тырышып, түше белән читкә шуыша башлады. Ун кулына ул мәетләр арасында тапкан саллы, яхшы сөңге тотты, сул кулына билендәге хәнҗәрен алды «Башка күсәк белән китереп тондырганны көтеп ятмыйбыз әле'» диде ул үзенә-үзе, күңелен күтәреп XVI Шуыша-шуыша ул шактый җир китте Угрылардан ераклашкач ул башын калкытып каранып торды да, аякларына басты һәм авыртына авыртына булса да, аксаклап булса да, иелә-бәгелә бара башлады. Мәетләр белән тулы үзәннән читтә, яланда аңа иясез атлар булырга тиеш сыман тоелды. Аты булса, аны инде беркем дә тота алмаячак! Читкәрәк китә барган саен җир өстендә аунап яткан мәетләр дә сирәгәя башлады. Жир өстендә калкып, кап-кара булып яткан үле атларга елышып, кача-поса ул һаман дала ягына китә барды. Шулай барганда ул бер үленең ук тулы садагын чишеп алды, икенчесенең җәясен алды. Шул чакны ул колак төбендә генә кемнеңдер: «Су!» дип кычкыруын ишетеп, сискәнеп туктап калды. Тыңлый башлагач, тагып да әле аннан, әле моннан ыңгырашкан тавышлар ишетелде. Берсе, саташыпмы, соңгы сулышы җитүен сизепме, еракта калган сөекле хатынын ярдәмгә чакыра, икенче берсе тәңрегә ялвара, өченчесе кемгәдер ләгънәтләр укып, балаларча үксеп елый. «Су!» дип ыңгырашкан кешенең тавышы Албугага таныш сыман тоелды. Кызыксынып, куркуын онытып ул аның янына килде. — Син кем? — диде ул пышылдап кына. Су сораган ир шундук аның тун чабуыннан эләктереп алды. — Су бир, туган, су! —диде ул аның соравын ишетмичә. — Кем соң әле син? — диде Албуга һич кенә дә хәтерли алмыйча. — Аягым сынды! Ах, аягым сынды! —диде яралы кычкырып. Таза кешегә тотынып ул ничек тә аягына басмакчы булды. — Этимчәк ич син! —диде кинәт Албуга, яралының йөзенә якынрак килеп. — йөзбашы Этимчәк!—диде яралы. — Тотын миңа. Әйдә! — диде Албуга аны култыклап алып. Этимчәк аягына җиңел генә басмакчы булды, ләкин, авыртуга түзә алмыйча, гөрселдәп кире ауды. Авыр гәүдәгә ияреп Албуга да аның белән җиргә егылды. — Булмый, ташла! —диде Этимчәк, кинәт еларга тотынып. — Шаулама! — диде Албуга, яңадан аягына басып. — Ат тотар'-" быз. Әйдәле яңадан киттек! Этимчәк яңадан аягына басты. Албуга аңа таянырга кулындагы сөңгесен бирде. Алар яңадан кузгалып киттеләр. Шул чакны ниндидер карачкының дала ягына йөгереп китеп барганы күренде. Ул ялгыз иде. тап-таза иде. — Бавыр! Тукта!—дип кычкырды Албуга йөгерүчене ерактан ук танып. Карачкы туктады, якынрак килде. — Мин Бавыр түгел, мин — Сөмәтәй,— диде карачкы — Сөмәтәй булсаң да Бавыр,— диде Албуга, үзенең ялгышуына әз генә исе китмичә.— Бу йөзбашы Этимчәк. Тот кулыннан! Сөмәтәй йөзбашының бер кулыннан, Албуга икенче кулыннан тотты. Алар шулай өчәүләшеп ары китеп бардылар. Үлекләрдән читтәрәк чыннан да иясез калган атлар күренде. Ашыгып шул атлар янына киттеләр. Иясез атларга атланып качарга чамалаган кешеләр бер алар гына булып чыкмады. Монда инде унлап кеше бар иде. Аларның кайберләре ат тотарга азаплана, кайберләре иярен, коралын рәтләп азаплана иде. Бер-икесе, мәетләр ягыннан якынлашып килүче карачкыларны күреп, тиз генә атландылар да, караңгыда юк та булдылар. — Ашыкмагыз! — дип кычкырды Албуга, башкаларның да тизрәк табан ялтыратырга чамалауларын күреп. — Мин — уң кул тучи бәк Албуга! йөзбашы Этимчәк тә монда, Сөмәтәй дә... Атлар тирәсендә булашкан ирләр тукталып, килүчеләргә борылып карадылар. — Уң кул тучи бәк! Сии нишләп безнең белән?! — диде ирләрнең берсе, чын күңелдән гаҗәпләнеп. — Мин — Кәлтә! — диде икенче берсе куанып. Кәлтә инде атланган иде. Ул шундук атыннан төште. Албуга янына килде — Коткар безне! Алып кайт далага! - диештеләр ирләр шаулашып Кемдер шунда озын торыклы тулпар ат җитәкләп килде Сиңа, олуг тучи-бәк! — диде. ♦ — Тавышланмагыз! — диде Албуга. үз тирәсенә җыйналган ирләр- & нен әле берсенә, әле икенчесенә карап — Коралларыгыз бармы? — Бар! * — Каты яралылар бармы? х — Юк! - — Атлар җитәрлекме? ° — Җитәрлек! < — Аты булган, коралыбулган сөн ирен далада кем тота алсын? — 3 диде тәгин углан. — Без — .үз җиребездә, үз далабызда Туган җир « безгә юлдаш булыр, туган күк безгә бөркәнчек булыр Без котылырбыз 3 Минем боерыкларны гына тыңларга! — Тыңларбыз. Алып кайт!—диделәр ирләр бертавыштан. Барысы да тотып алган атларга атландылар Ун аягы тездән түбән * сынып чыккан Этимчәкне күтәреп диярлек шулай ук атка атландырды •лар Үзен ат өстендә тоеп, яралы йөзбашы тынычланып калгандай бул- £ ды Тучи бәк аңа булышырга, ярдәм итәргә дип Сөмәтәйне билгеләде е Кәлтәгә ул .үзе янындарак булырга кушты Барлыгы унбишләп кеше х җыелды Кузгалып китәргә генә торганда, мәетләр үзәне ягыннан тагын * ашыгып килүче өч-дүрт кеше күренде. Аларнын да ат тотып атланган- х нарын гына көтеп тордылар да. төн таңга авыша башлаганчы дип. °- ашыгып китеп бардылар х Далада төне буена яралы ирләрнең кычкырган, ыңгырашкан тавыш лары ишетелеп торды. Тазарак ирләр, әледән-әлс мәетләр арасыннан чыгын, ачык җиргә үрмәләделәр. Берәүләр шуышты, берәүләр йөгереп китте. Үзәннең төрле җирендә, ач бүреләр кебек, мәет талаучылар йөрде. Тазарак ирләрнең качып барулары, йөгереп китүләре аларны бө тенләй кызыксындырмады Алар бары каршылык күрсәтүчеләрне ггнә я булмаса өстендә бай киеме булган яралыларны гына үтерделәр Ике аяклы бүреләрдән читтәрәк дүрт аяклы чын бүреләр йөрделәр Таң алдыннан далада буран чыкты Кешеләрнең шул кадәр кансыз лыкларына, явызлыкларына ачуы килгән буран ярсып ярсып кар та шыды һәм күз ачып йомган арада мәетләрне ак юрган белән каплап, күмеп китте. Тавышлар тынды Иясез калган исән атлар, хуҗаларын кызганып, туганнарын кызганып, сузып-сузып кешнәделәр. XVII Уң кул тучи бәк җитәкчелегендәге егерме бер кеше төньякка карап барды Аларның иле. аларның төп җирләре сулары, аларнын маллары туарлары шунда Аръякны чиннар басып алган булсалар да. каганның калдык көчләре бары шунда гына төньякта гына булырга тиеш иде Каган анда булмаган очракта да. дала беркая китмәячәк Далада сөн нәрдән башка беркем хуҗа була алмаячак, дала мәңге аларныкы! Кем белә, бәлки әле сөннәр бөтенләй үк җнңелмәгәннәрдер дә. ике арада, бәлки, кайда да булса каты сугыш барадыр Албуга шулайрак уйлады Юлдашларына да ул шулай диде. Каран гыда бик үк кызу барып булмады Бераз җир киткәч, алда бик күп учаклар күреп, алар туктап калдылар Учак тирәсендә күренгәләгән берән-сәрән кешеләрнең киемнәре сөннәрнекейә охшамаган иде. Болар чиннәр булырга тиеш сыман иде. Алар шундук кире борылдылар һәм, күп санлы утлардан ерагаеп, кырт кына көнчыгышка борылдылар. Алар учаклар янындагы чиннәр- не читләтеп, яңадан кичүгә таба хәрәкәтләнергә булды. Шактый озак бардылар һәм тирә-якта шикле берни дә күренми башлагач, атларын яңадан төньякка бордылар Менә озакламый уң кул якта — бөек кояш йокысыннан уянып җир өстенә күтәрелә торган якта — ирек һәм тереклек вәгъдә итеп, ягымлы яктылык тарала башлады. Кара төн, шомлы күренешләр, үлем һәм чиннәр белән бергә артта кала барды. Күз алдында күңелгә якын күренешләр — дулкындулкын җир өсте, түгәрәк күлләр, камышлыклар, комлы калкулыклар беленә башлады. — Котылдык!—диде Этимчәк беренче булып. Башкалар эндәшмәде Бу әле чын мәгънәсендә котылу түгел иде. Тулысынча котылу өчен кичүне чыгарга, тарлавыклар аша үтеп, таулар өстендәге иксез-чиксез тигезлеккә менеп җитәргә кирәк иде. Албуга ирләргә туктарга боерды — Без әле котылмадык,— диде ул Этимчәккә карап. — Юк, котылдык! — диде Этимчәк. Аның тавышында ярсу, өметсезлек һәм холыксызлык сизелде. Ул бик йончыган, күрәсең, үзен-үзе бик нык мәҗбүр итеп кенә бара иде. — Мин шушында торып калам! — диде ул күрәләтә үртәлеп. Албуга ана әрнеп, сыкранып карады. Этимчәкнең сынган аягы җансыз нәрсә булып салынып тора, бәйләнгән ярасы аша кан саркып чыккан һәм боз булып каткан. Ат өстендә ул көчкә утырып тора иде. — Кичүгә әле ерак. Безгә тагын да төньяккарак борылырга кирәк,— диде Албуга. — Сез мине юри йөртәсез!—диде Этимчәк тагын үртәлә төшеп.— Мин калам. Үзем табармын юлны! — Кузгалырга кирәк! Яктыра!—диде Кәлтә Албугага карап. Этимчәк аркасында тукталып торуга аның гына түгел, башкаларның да эче пошкандай булды. Тап-таза кебек күренгән йөзбашының шулай ярсуы, холыксызлануы тучи бәккә бик кызганыч тоелды. Аның белән нишләргә дә белмичә ул каушап калгандай булды. Куеныннан алып ул аңа бер кисәк пешкән ит бирде. Эчәргә бирегез! — диде йөзбашы, итле кулны бәреп җибәреп — Берәрсгездә кымыз юкмы? — диде Албуга ачусыз гына. Кымыз беркемдә дә юк иде. — Кар алып бир,— диде тучи бәк СөмәтәйГә. Сөмәтәй ялт кына сикереп җирдән учлап кар алды да йөзбашына бирмәкче булды. Этимчәк карны да бәреп кенә җибәрде. — Улым, балам! Кил әле яныма! — диде ул кинәт Албугага эндәшеп. — Мин башка бара алмыйм. Мин барыбер аттан төшеп калырмын. Тоткарланма. Мине үтерегез. Башымны хатыным Талчыбыкка кайтарып бирегез. Хатыным, малым, балаларым сиңа булыр. Син — үлмә. Син — уң кул тучи бәк углан. Син үлсәң, Сөн юкка чыгар. Чин җиңмәде... Ышанмыйм. Булмый ул, булмый! Ул бик авырлык белән сөйләде — әле кычкырып, әле гыжылдап, пышылдап сөйләде. — Кәлтә! Сөмәтәй! — диде Албуга ирләренә эндәшеп. — Берегез уң ягыннан, берегез сул ягыннан барасыз. Егылтмаска, югалтмаска. — Улым! Энем!—диде Этимчәк ялварып, аңа тагын нидер аңлатмакчы булып. Албуганың икеләнүе тиз арада юкка чыкты. I — Кичүгә җитмичә туктатмаска! диде ул ныклы бер карарга килеп Алар тагын кузгалып киттеләр Шул вакыт далада җил чыкты, буран купты ХУШ ' Буран чыгуга алар сөенделәр генә. Даладагы буран аларнык күп- = такте танышлары, күптәнге дуслары, юлдашлары иде. Алар бернигә £ карамыйча кичүгә таба хәрәкәтләнделәр Ж,ил аларга каршыдан, сул £ яктанрак исте Алар дөрес бардылар Ж.ил көчәйгәннән-көчәйде. Бо- < лай булгач алар, һичшиксез, котылачаклар! Бөтен җирне-күкне каядыр з ашыгучы, ыжгыручы болганчык карбуран каплап алды Төн караңгы- 5 лыгыннан котылып җитмәгән кешеләрне бар яктан да аксыл караңгы- 3 лык чорнап алды. Алар, адашып, таралышып бетмәс өчен, бер-берсенә якынрак килделәр һәм, шулай бергә укмашып, бергә тупланып туктаусыз алга бардылар да бардылар. Мондый чакта иң яхшысы берәр ышык җирдә буран тынганны көтеп тору булыр иде дә, каян табасын хәзер монда ышык, аулак урынны?! — Туктарга кирәк, туктарга! — дип кычкырдылар ирләр Тучи бәк Албуга башын чак-чак кына күтәргәндәй итеп як-ягына караса, каршыда агач сыман ниндидер карачкылар күреп алды Ниндидер әрәмә буена килеп чыкканнар иде бугай Алар туктадылар, җиргә төштеләр Җилгә каршы каратып, атларын бер-берсенә якын тезеп куйдылар Качышмасыннар өчен аларның тезгеннәрен бер-берсенә бәйләделәр. Үзләре, кочаклашып, бер-берсенә сыенып, атлары арасына бастылар. Монда аларга җил көчсезрәк тоелды Тавышы-тыны бетә башлаган Этимчәкне бик авырлык белән генә шулай ук җиргә төшерделәр Күтәреп, култыклап аны Кәлтә белән Сөмәтәй җанлы койманың уртасына ук алып килделәр. Аны шулай ике яктан тоткан, култыклаган килеш басып тордылар Буран бик озак котырды. Бер урында кымшанмый торган кешеләр туңа, калтырана башладылар Кайберәүләр тынычланып йоклап китте йоклаучыларны тарткалап-төрткәләп шундук уятырга тырыштылар Бары тик Этимчәкне генә уятып булмады Ул Кәлтә белән Сөмәтәй арасында басып торган килеш катып үлде — Сөмәтәй, аның башын кисеп алып, хатынына тапшыр, —диде Албуга, йөзбашының соңгы үтенечен исенә төшереп. — Тапшырырмын,— диде Сөмәтәй, телен көчкә әйләндереп - Ми нем үз башымны кем алып кайтып тапшырыр икән анысын да әйтмәссеңме, олуг тучи бәк? — Үэекнекен — үзең! — диде Албуга ачуланып Буран бары кичкә таба гына тынды Атларына, бер-берсенә сыенып торган, бөтенләй диярлек хәрәкәтсез калган, бил тиңентен карга күмелгән ярым үлек ирләр моңа ышанырга да. ышанмаска да белмәде Туңа язган аякларын көчкә кыймылдатып, кар ерып тучи бәк үзенең ирләрен барлап чыкты Өлкән яшьләрдәге бир ир, агының арт аяклары арасына кысылып, бөгәрләнеп үлгән иде Бер икесенең хәлләре шулай ук шәптән түгел Бары Колтә белән Сөмәтәй дә. тагын берничә яшь. таза ирләр генә сәламәт-кнр күренәләр Алар өлкән кешеләрнең аяк кулларын удылар, көчләп диярлек аларны урыннарыннан кузгаттылар Шуннан соң. шулай ук бик нык тырышлык белән, атларның^тезгеннәНУРИХАҢ ФӘТТАХ рен чиштеләр дә, бер-берсенә булышып, иярләргә атлана башладылар Кәлтә белән Албуга ин азактан атланырга булды Алар шулай көчкә кыймылдашып яңадан юлга чыгарга җыенып ятканда. як-якта ниндидер атлылар күренде. Барысы да берьюлы дияр лек башларын калкытып, аптырап, ышанмыйча ят кешеләргә карап ‘ тордылар. Болар чиннәр иде. Алар да бик нык йончыганнар, күшеккәннәр иде Алар да кайдадыр шушы тирәдә генә буран тынганын көтеп торганнар бугай. Ләкин алар күп иде, бик күп иде. Албуга да, башкалар да шундук ук-җәя савытларына тотындылар Әмма туңган кулларның инде ук-җәя тотар хәлләре калмаган иде. Сөн- нәр ук-җәя белән булашкан арада чиннәр, бик каты шаулашып, алар ны төрле яктан уратып алдылар Сөн ирләренең башлары өстендә, үлем белән янап, озын саплы балта-сөңгеләр күтәрелде. Башкалардан аерылып торган бай, таза киемле тучи бәккә чиннәр шундук игътибар иттеләр. Җансыз нәрсә күргән кебек, төртеп күрсәтәкүрсәтә, аның турында алар нәрсәдер сөйләнеп алдылар Башындагы алпагы — каты бүреге аның көмештән, биленә буган киң каешына алтын тәкә, бүре, болан сурәтләре төшерелгән иде. Өстенә ул юка тимер калайлар тегелгән каты күбә кигән иде. «Алтынга кызыктылар микәнни?» дип уйлады ул аларның шулай үзенә төртеп күрсәтә-күрсәтә сөйләнүләренә хурланып Ул аларнын үзен чишендереп, яхшырак нәрсәләрен талап алуларын көтте һәм аларның кайчан да булса үтерәчәкләрен белгәнгә күрә, күңеленнән: хәзер үк үләргәбарлык юлдашлары алдында берничә дошманны юк итеп, батырларча үләргә, дигән карарга килде. Күңеленнән чиннәр кызыгырлык әйберләрен хәтерли башлагач ул Алтын-Бөртек биргән борынгы бөтиен исенә төшерде. Аңа бик кыска вакытка гына җылы, рәхәт булып китте. Бөти аны сакларга тиеш! Юк, ул әле үлмәячәк! Ул көтә башлады. Аңа беркем якын килмәде. Ул, ахрысы, чынлап та исән калды! Аларга чиннәр үзләрендә булган барлык коралларын ташларга боердылар. Башта ук ташланмаган коралларны — пычак, хәнҗәр ише нәрсәләрне ташлагач, аларга атларына атланырга кушылды. Аларның кулларын артларына каерып бәйләделәр дә, ат тезгеннәрен үз атларының койрыкларына тактылар Шул рәвешчә аларны каядыр көньякка алып киттеләр. Юлда, далада сөннәрнец адашкан, я булмаса качып котыла алмаган берән-сәрән вак төркемнәре очрады. Чиннәр аларны да кулга алдылар, баштагы зуррак төркемгә куша тордылар. Әсирләрне Чин ягына ике көн, ике төн кудылар. Ашарга, эчәргә берни бирелмәде Бары ачыккан атларны гына тибенгә җибәрделәр Ачлыктан, хәлсезлектән күпләр ат өстеннән төшеп егылып калдылар Әсирләр үткән юл буйларында җылы туннары салдырып алынган шәрә мәетләр торып калды Таштан, балчыктан өеп мендерелгән чик буе манараларын үтеп. Чин җиренә килеп кергәч, аларны биек коймалар белән әйләндереп алынган иркен генә бер ишегалдына ябып куйдылар Аякларында көчкә басып юрган сөн ирләре тапталган пычрак кар яладылар, бил каешларын, каты кием күннәрен, сөякләрен кимерделәр" • Төнне кешеләр ачык ишегалдында кундылар. Бик күп ирләр туң җир өстендә, койма буйларында ятып калды. Исәннәрне ишегалдының икенче башына алып килделәр дә, ниндидер тар аралыкка куып керттеләр һәм, тегендә, далада, сөннәр терлек-туар санаган кебек, саный- саный шул аралыктан үткәрә башладылар. Менә шунда, бер генә кеше сыешлы тар аралыктан үткән чакта, кул тучи бәк тәгин углан Албуга санЗп-карап торучылар арасында таныш сыман бер кешене күреп калды. Ул, үзе дә сизмәстән, гаҗәпләнеп кычкырып җибәрде. Санап торучы чин ирләре шундук аның ягына борылып карадылар. Албугага таныш сыман күренгән ир дә борылып карады. Ул да аны таныды Ләкин гаҗәпләнмәде Ул көлеп җибәрде. Сөе- исп-куанып көлде'. Тик аның бу сөенечле көлүендә дусларча эчкерсезлек түгел, бәлки тантана сизелде Искәрмәстән корбанын эләктереп алса, ач шакал да, күрәсең, күңеленнән шулай тантана итәдер Бу кеше Чәнси иде. Хөкемче аны үлем җәзасына хөкем итте. Ментйән аны үзенең җинаятьчеләр гаскәренә алды Атасы Чәни кебек, ул да сөннәргә каршы сугышты, бик каты сугышты, җиңде һәм исән калды Әсирләр арасыннан аңа Туман каганның өлкән углы уң кул тучи бәк тәгин угланны эзләп табу бурычы йөкләтелгән иде Менә ул тапты! Ул сөенми кем сөенсен Җиңүчедән дә бәхетле беркем юк дөньяда.
Беренче китап бетте