Логотип Казан Утлары
Нәсер

МАША

Петербургта торган чакны моннан күп еллар элек берәр извоз _ чик ялларга туры килгәндә мин һәрвакыт анын белән сөйләшеп китә идем т Бигрәк тә төнге извозчикларны ярата идем мин, болары шәһәр | тирәсендәге авыллардан килгән фәкыйрь крестьяннар, атлары арык. < чаналары арзанлы буяу белән буялган була, башкалага аларны алпа £ вытка түләрлек оброк хәстәрләү һәм тамак кайгысы китергән Бер көнне менә шундый извозчик ялладым Егерме яшьләрдә, озын z буйлы, киң җилкәле. төскә-биткә дә шәл, күзләре зәңгәр, битләре ал- < суланып тора, кашына батырып ук киелгән ямаулы бүрек астыннан * саргылт бөдрәләр күренә. Мондый киң җилкәләр ертык чикмәнгә ни- * чек кенә сыйгандыр! 2 Әмма извозчикнын сакалсыз, чибәр йөзе нигәдер кайгылы иде ң Без сөйләшеп киттек Тавышында сагыш сизелә Нәрсә, брат? — дидем мин Нигә болай төшенкелеккә бирел ♦ дек Әллә берәр кайгы-хәсрәтең бармы? Егет беравык дәшми торды — Бар шул, барин, кайгы бар. — диде ул. ниһаять. Кайгының да ниндие бит әле Хатын үлеп китте — Ярата идёңме соң . хатыныңны дим Егет борылып карамады, башы гына бераз аска иелде — Яратмаган кая, барин. Менә сигез ай үтте онытып булмый Йөрәк сыкрый, ^*рәк Үлеме һич башка сыймый Үзе яп-яшь, сәламәт иде! Бер көн эчендә ваба чире еккан да салган — Холкы шәп идеме соң? — Их, барин! — дип авыр сулап куйды ул - Шундый матур яшәп ятканда! Япа-ялгызы үлгән. Күмү хәбәре килеп төшкәч тә авылга чы гып чаптым. Өйгә кайтып җиткәндә инде төн иде Ишекне ачып кердем дә торам шулай идән уртасында басып, ә үзем «Маша! Маша!» — дип пышылдыйм. Чикерткә генә чырылдый Түзмәдем, идәнгә утырдым да елап җибәрдем һәм шунда бар көчкә идәнгә китереп суктым! «Бирән корсак, мәйтәм!.. Аны йоттың, әйдә мине дә йот! Ах. Маша!» — Маша! — дип куйды ул кинәт зәгыйфь тавыш белән, баудан әмәл- ләнгән дилбегәсен кулыннан ычкындырмый гына бияләе белән күз яшен сөртте, яшь тамчыларын читкә кагып төшерде, иңбашларын кый мылдатып алды һәм тынып калды Чанадан төшкәндә мин аңа биш тиенне өстәп бирдем Ул, бүреген ике кулы белән тотып, бил бөгеп рәхмәт әйтте һәм январь суыгының чал томанында өртелгән буш урам буенча акрын гына атлап ары китте. чыпчык Аудан кайтып килешем, аллея буйлап барам Этем алдан йөгерә Менә ул сагайды, адымнары акрынайды, җиргә сыенарак төште Мин. ни булды икән дип. аллея сукмагына күз салдым һәм шул вакыт сары томшыклы, йонлач башлы чыпчык баласын күрдем Ул оясыннан егылып төшкән дә (көчле җил аллеядагы каеннарны тибрәтә чайкый иде), әле каурый чыгып кына килгән көчсез канатларын салын дырын. кыймшанмый утыруын белә . Этем ана якынлаша башлагач, эт каршына янәшәдәге агачтан кара түшле карт чыпчык таш шикелле атылып төште һәм. йоннарын ка «• 17»' бартып. тузынып, куркыныч та. бер үк вакыт кызганыч та авазлар чы гарып. бер-ике тапкыр этнең ачык авызыңа таба сикергәндәй итте Ул үзенең газизен, кечкенәсен коткарырга теләде, күкрәге белән аны эттән капларга тырышты ләкин аның бәләкәй тәне дәһшәттән тетрәнә, карлыккан тавышы өзелә, тыны бетә, ул үзен корбан итәргә әзер Коточкыч җанвар булып күренгәндер аңа бу минутта эт! Шулай ла ул үзенең хәвефсез ботагында утырып кала алмаган.. Үз ихтыярын нан да көчле бер көч аны аска ыргыткан. Трезор туктап калды, артка чигенде... Әлеге көч аны да җиңде, күрәсең. Аптырашта калган этне мин үземә чакырырга ашыктым — һәм. чыпчыкка сокланып, аны олылап, ары киттем. Әйе. көлмәгез Күңелемдә чыннан да шушы бәләкәй, әмма батыр кошчыкка, аның мәхәббәтенә соклану туды. Мәхәббәт, дип уйлап алдым мин. үлемнең үзеннән һәм үлем куркынычыннан да көчлерәк икән. Бары тик мәхәббәт аркасында гына тормыш дәвам итә Апрель. 187И эт Без бүлмәдә икәүдән икәү генә эт һәм мин. Тышта җил улый, да выл котырына Каршымда, күзләремә карап, эт утыра. Мин дә аның күзләренә карыйм Ул миңа нидер әйтергә тели сыман. Аның теле дә. сүзе дә нок. ул үзүзен дә аңламый — ләкин мин аны аңлыйм шикелле. Бу мизгелне анда да. миндә дә бер үк теләк яши. бер аермабыз да юк Без — охшаш, без — тигез, һәрберебездә бер үк яктылык, бер үк ут дерелди Шунда үлем килеп, үзенең киң. салкын канатын җилпесә... Бетәрбез, сүнәрбез төсле! Соңыннан күңелләребездә нинди ут дөрләгәнен кем дә булса аңлармы? Юк! Бу мизгелдә бер-берсенә кеше белән эт карап тормый, бер- берсеңә охшамаган ике пар күз төбәлешкәннәр. һәм ул күзләрнең һәрберсендә — кешедә һәм эттә — ике тормышның бер-берсенә сыенышуы чагыла Февраль.

СОЛТАН ШӘМСИ тәрҗемасе