Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧӘЧӘКЛӘР КИТЕРЕГЕЗ МИҢА!

Гражданнар сугышын галәбәле 1 тәмам итеп, хезмәт мәйданына кайта торган иптәшләргә багышлана Ләтыйф төсләр, хуш исләр Табигатьнең шулардай гүзәл тезеп барлыкка китергән шигъриятен үз алдымда күрергә, хис итәргә телим мин. китерегез мина чәчәкләр' 1 Җнңүле. Язгы сәрен янгырлардан соң күк йөзендә чыккан салават күперен дәге нәзек төсләрнең барысы да ул чәчәкләрнең яңа ачылган гүзәл телкәйләрендә, ләтыйф барлыкларында шәүләләнсеннәр; табигатьтә булуы мөмкин хуш исләрнең барысы да ул чәчәкләрдән анкып тор сыннар да бөтен хуш исләр шигъриятен гәүдәләндерсеннәр Сүзләрдән, төсләрдән, музыка нәгъмәләреннән 1 шигъриятләр гәу ††† ‡‡‡ дәләндермәсмени? Китерегез мина хуш исле чәчәкләр! 2 Чәчәкләр китерегез мина' Аларның бөреләре мина каршы елмай- ? сыннар да эчләрендәге ал-зәнгәр кызыл-сары-күгелжем-миләүшә төс- g ләрнең барысын берьюлы эченә алган төсләрен күрсәтеп куйсыннар; " аларның ләтыйф тулып җиткәннәре үзләренең гаҗәеп йөзләре бе/әв - мина каршы шат көлсеннәр дә хуш исләрдән каһкаһәләрен 2 миңа үт- S кен тойдырсыннар Яна ачылып килә торган ул бөреләр миңа яшьле- з гемнен алтын хыяллар белән мәңге исерек үткән мазыйларын3 хәтер- Э лэтсеннәр Ачылып җиткән ул көләч чәчәкләр миңа бөреләрен ача ал- * мый шиңгән яшьлегемнең гыйвазы * булсыннар. Миңа чәчәкләр китерегез! Мин аларны үземнең каләмнәрем, язылып бетмәгән һәм бетмәячәк дәфтәрләрем тирәсенә тезәрем Мин аларны бө 3 теи тирә-ягыма сибәрем, төсләре белән шагыйрәнә тәртипсез бер салават күпере, исләре белән хыялый-шигърн бер хуш ис диңгезе вөҗүткә1 ♦ китерерлек итеп сибәрем: күзләр, шаммәләр6 ирексез аларга омтыла лар! Китерегез, китерегез миңа чәчәкләр! Аларның гаҗәеп исләре мине исертсеннәр, мине, исерткечләр эчеп тә гомерендә бер теләгәнчә исерә алмаган, гыйшык, мәхәббәт көннәрендә дә лаягкыл исерек булмаган мине исертсеннәр, мәет итсеннәр7 . Аларның шатлыклы көләч төсләре минем мәңге карарсыз, мәңге эзләнә, ләкин нәрсәсендер мәңге таба алмый торган күзләремне үзләрендә карарландырсыннар, мәңге пошына, мәңге офыкларның аргы якларына омтылып та, омтылганнары на ирешә алмый торган йөрәгемнең хәсрәтле карарсызлыгына шигъри бер сәкинә* бирсеннәр, шул пошынуымны хуш исләрдә шагыйранә коендырсыннар! Энҗе чәчәкләр китерегез мина' Алар яшь кызның муаффәкыятьсез беренче гыйшыктай тамган күз яшьләре шикелле саф булсыннар, алар сөт тамчыларыдай гамын тамып торсыннар Аклыклары белән күзләр не чагылдырсыннар Яшьлегемнең алсу таңында, әле егетлек тормышын ярым өн. ярым төш рәвенГендә. керфекләре йомылган күзләремнең эчендәге нәсимн" буЛарак кына торып уздырган чагымда, мин аларны төшләремдә күрә идем. Алар ул вакытта хәзерге шикелле ап ак кына түгелләр иде. аларның аклыгы өстендә энҗеләр өстендәге шикелле сын сыек зәңгәрсу вә ул шәүлә эчендә алсу дулкыннар йөгергән була иде Китерегез мина энҗе чәчәкләр! АТин шул бәхетле көннәремнең шигъ ри төшләрен исемә төшерермен Мина энҗе чәчәкләр китерегез' Алар ның газаплы исертүчән салкынчарак исләре минем тирә-ягымны ан кытсыи, бәлки, шул газаплы ләтыйф истә мин бәхет мөмкин булып та бәхетсез уздырган яшьлегемнең назирасын 10 табармын' Ясмин чәчәкләре, резедалар китерегез мина! Кайчандыр боларның 1 Му <ыка парча.iлры Ф Ә КыЧКЫрЫН Кн Ң1..р< Н ’ V п ан игманнарын ' Яшьлегем урынына гора пинан Ф Ә ’ Варлыкка ’ Ис енц әгтласы Ф ••) ' Вик Kai ы Hccpici-iiiiap ‡‡‡ Тынычлык * Эфирный Ф Ә '• Охшашын Ф Л исләре мине кин. йомшак-үткен, аксыл-алсу дулкыннар булып чолгыйлар да бөтен барлыгыма үтәләр, әллә кайларга, офыкларның аргы якларына, күгелҗем, алсу җиңел болытларның өске якларына тартып өндәп, кызыктырып торалар иде. Беренче мәхәббәт миңа резедалар хуш исенә төренеп килгән иде — сирпегез минем тирәмдә резедалар хуш исен! Беренче мәхәббәтнең ләззәтле пошыну, шигъри хәсрәт һәм хыялый бәхеттән гыйбрәт беренче сагышы миңа ясмин чәчәкләренең хуш исле дулкыннары өстендә килгән иде. Китерегез миңа ясмин чәчәкләре, китерегез миңа резедалар! Ал арның гакылдан шашкан гашыйк серенадасы шикелле йомшак һәм хыялый җәелә торган исләре миңдә түзәлмәслек бер теләк, бәхет, гыйшык теләге тудырсыннар! Сез беләсезме, музыка нәгъмәләре белән чәчәкләр хуш исләре арасында гаҗәеп бер тәнасепXII XIII бар бит! Миңа гөл чәчәкләре китерегез! Шагыйранә мәһабәт Кавказ тауларының итәкләрендә үскән чәчәкләр булсыннар. Аларның ак, саргылт, ал, кара, зәңгәр һәм ялкын төсендәгеләрен мин кызыл чәчәкләрем бс лән аралыштырып тезәрмен, мин аларның, тереклекнең беренче шат лыгыннан елмайган яшь бала йөзе шикелле, куаныч тулы йөзләренә сәгатьләр буенча өзлексез карап торырмын. Китерегез миңа гөл чәчәк ләр! АларнЫн ләтыйф аңкуларында, аларның шаммәләрне сыйпап, иркәләп чолгый торган исләрендә гаҗәп бер тынычлык, җанны ял иттерә торган рәхәт тынычлык бар бит. Туфаннар, зилзиләләр, күк күкрәүләр, яшен яшьнәүләр белән үткәрелгән яшьлектән соң мин һәр нәрсәләрдән артык, гөл чәчәкләр исендәге тынычлыкка мохтаҗ. Китерегез миңа гөл чәчәкләр! Мин аларның хуш исләре дулкыннарында. тәфәккергә2 чумып, тирбәнермен! Гарлем3 кырларын каплап үсә торган гаҗәеп кыяфәтле лаләләр нәселләр чолганышыннан дөньяга чыккан йөзләрчә төрле тюльпаннарның матурлыкларын миңа хикәя итәләр Китерегез миңа гөл чәчәкләр! Мин аларйы күз алдымда җәелгән киң кырларга сибәрмен, шул кырларда мин аларны назлап, иркәләп үстерермен. Минем гөл чәчәк кырым Гарлемның гасырлар буенча килгән нәфасәт шөһрәтен күләгәдә кал дырыр Минем гөл чәчәк кырымнан таралган хуш ис бөтен арган, тал ганнарга шагыйранә ял бирер! — А, ишетсәгез лә. китерегез, китерегез миңа чәчәкләр! 1921 е

 

КАРАВЫЛДА Тулган айның серле нуры бөтен дөньяны ямьләндергән. Әкрен ге нә искән җилдән яр буендагы агачлар җилфердиләр Кечкенә генә су табигатьнең тәэсире белән үзенең ярларыннан чыккан да, җәелеп ят кап болынны тутырып, киңәеп аккан матур бер елгага охшаган. Көзге шикелле шул суда ай шәүләсе, чиксез-хисапсыз йолдызлар шәүләсе күренә Алар чын айга, чын йолдызларга караганда да серлерәк, моң лырак шикелле тоелалар Әллә кайда, еракта, сандугач сайрый. Анын саф тавышы бозылган йөрәкнең салкын кылларын тибрәтә, йөрәкне дулкынлы тойгылар диңгезенә әйләндерә, төрле истәлек сәхифәләрен 1 Бәйләнеш _ XIII Уйга. - . * Бетен Европага иң нәфис чәчәкләр үстереп тора торган кечкенә бер шәһәр ачыл бирә Айнып бер генә тапкыр көлеп каравы күңелдәге бөтен керләрне юган, сафландырган, синең бөтен кайгыларыңны бетергән шикелле була. Шул матур төндә, шул серле ай яктысында, сандугачларның моңлы җырларын тыңлый тыңлый, әллә канларга китәсе, әнә шул матур су өстендә матур көймәләрдә йөрисе, аннан теге яктагы калын урманга чыгасы, серле төнне серле урманда үткәрәсе .килә. * Ләкин шул калын урманны искә алу белән, күңелдәге матур тойгы- 2 лар бер минут эчендә юкка чыгалар, алар урынына ачу тойгысы, нәф- * рәт-җнрәнү тойгысы уяна Табигатьнең байлыкларыннан булган әнә ? шул урманда, шушы матур елганың әнә теге ягында гына дошман торп ганлыгы. шул матур дөньяда адәм балаларын җәфа чиктерергә телә- * гән, мең төрле михнәтләр эчендә яшәтергә теләгән дошман торганлыгы з нскә төшә Шул дошман тарафыннан анда әллә никадәр эшчеләрнең, £ әллә никадәр ярлыларның җәберләнүләре, көчләп, сугышка китерүләре 3 искә төшә. Әллә никадәр кан. әллә никадәр корбан соңында гына f алынган азатлыкны ерткычларның буарга омтылулары аркасында ко- < рал күтәрергә мәҗбүр булуын, сугыш мәйданына килүен, атып үтерер х өчен дошманны күзәтеп торуын искә төшә Искә төшә дә, йөрәгең жу итеп, әллә нишләп китә. Дошма1иа бул « гаң ачу тойгысы кабарганнан-кабара бара тизрәк елганың теге ягына чыгасы, тизрәк алга барасы тизрәк әнә шул кабәхәт дошманнарны җиңәсе. юк итәсе килә; дуслык-туганлык дөньясының ямьле кояшы тизрәк хезмәт ияләрен иркәләсен өчен, тизрәк дошманны бетерәсе килә. Изелгәннәрнең күз яшьләре акмасын өчен, тизрәк дошманны көл итәсе килә Меңнәрчә ел җәбер золым оясы булып килгән җир йөз<- бөтен эшчеләрнең дус. туган булып яшәүләрен тизрәк күрсен өчен тизрәк дошманны таптыйсы килә. Маңгай тирен агызып, беләген талдырып көн итүче киң күкрәкле, саф күңелле эшчеләр табигатьнең бө ген байлыкларыннан тизрәк файдалана башласыннан өчен, тизрәк дошманны җир белән тигез итәсе килә Күңел дулкынлана Ай үзенең нурын сибә Агачлар җилферди Сан дугач сайрый «Сабырсызланма, туганкай, сабырсызланма Дошман нарның актык минутлары җитте, тиз көннән син а.зарны җиңәрсең Тиз көннән биек тау башларында, очсыз кырыйсыз диңгез буйларында син кадаган кызыл байрак җилфердәр, үзенең нурларын чәчәр Тиз көннән син. җилкәңдәге мылтыкны ташлан, тыныч эшкә тотынырсың Айның, син гашыйк булган әнә шул моңлы айның, нуры артыр Минем жырым. минем танышым сафланыр, матурланыр Мин синең эшеңне синен көчеңне мактармын Җәйге төннәр хәзергегә караганда серле рак., хәзергегә караганда нурлырак булыр Шундый җәйге төннәрдә матур урманнарда, ямьле бакчаларда, салкын чишмә буйларында, синен көчеңне мактап, әлегә кадәр ишетелмәгән серле җырлар җыр зармын, әлегә кадәр ишетелмәгән көйләр көйләрмен», ди ул /9/9. фр»ң/ Фәхри Әсгать Без чәчәкләрдән сүзләр. ә сү .«.ырлән чәчәкләр ясыйбыз Сез бәлки моңа гаҗәпләнә торгансыз, i аҗәплә1Л-рсез дә шул чөнки шагыйрьләрнең эшләре гаҗәбрәк Без гади җөмләләрне берберен.' кушабыз. тоташтырабыз ла злар Дан чылбыр, бизәкле чәчәкләр чыЛбыры ясыйбыз N л чылбырлар б<- ләп сизгер йөрәкләрне ү.зебе.зго тартабы» бәйлибез Исеңдәдер, ул вакытны җәйнең урталары иде. Без ул көннәрне. Утар елгасы буенда тирләп-пешеп печән чаба идек. Арыш күптән баш кыскан иде инде. Без ул төнне синең белән, икәүдән икәү, арыш арасында йөрдек. Төн болытлы, күк катлаулы кара ябынчалар белән капланган иде. Ара-тирә көн ягыннан битләрне сыйпап җылы, йомшак җилләр исә; диңгез — арыш диңгезе салмак кына дулкынлана, кайдадыр, арыш арасында, гел бертөрле тавыш белән туктап-туктап. тартарлар кычкыралар.. Без ашыга-ашыга арыш арасыннан чәчәкләр, синең чәчеңә үрелгән тасмалардай, җете зәңгәр чәчәкләр җыйдык Мин ул чәчәкләрне синең дулкынланган коңгырт чәчләреңә катыштырып үрдем Кояшта янып каралган маңгайларыңны, тулы җилкәләреңне зәңгәр чәчәкләр белән бизәдем. Нинди матур иде ул чәчәкләр... Без. арыш арасында йөри торгач, боргаланган агым суга барып чыктык; барып чыктык та. текә яр буена утырдык. Елганың карачкыл сулары, каядыр омтылгандай, ыргылып-ыргы- лып агалар. Дулкыннар, әллә нинди ят тавышлар белән, үзара сөйләшәләр. чылтырыйлар. Сөт кебек аккүбекләр юаш дулкыннар белән акрын-акрын тирбәләләр иде... Мин синең кояш нурларында янган кара туткыллы йөзеңә текәлеп карадым. Миңа җавап урынына, куе караңгылык аша, синең чыланган карлыгандай кара күзләрең, чәчәкләр елмайган төсле елмайдылар. Йөрәкләр бер-берсенә ашкындылар, куллар сарылдылар, иреннәр мәңге аерылмаска теләгәндәй кушылдылар... Еракта күк гөрелдәде. Күзләрне чагылдырып яшен яшьнәде Эре яңгыр бөртекләре бер бер артлы тупырдадылар. 1925 Кышкы озын төннәрдә, урамнарда әче җилләр сызгырып, иләмсез тавышлар белән үкергәндә, бөгел дә тәрәзәдән кара. Бәлки кар. бураннар арасында билдән көрткә батып, адашып йөрүче юлаучыны исенә төшерерсең 1925 Гадел Кутуй САГЫНУ Мин чит илдә матур гөлләр, хуш исле чәчәкләр исним. Ләкин күпме генә иснәмим, барыбер һава җитми, сулыш кысыла. Гүя үз илемнен энҗе чәчәкләре түгел, аның әреме дә бүген миңа шифа булыр иде. Сагындым, бик сагындым сине, туган ил! Мин шаулап аккан елгалардан, тирән коелардан алып, сан-салкын су эчәм. Әмма күпме эчсәм дә. сусавымны баса алмыйм Мин үз илемнен борынгы Иделен, тын Допын. якты Арагвасын, шигъри Дим буй- дары" сагынам. Гүя бу мөкатдәс елгаларның суларын түгел, хәтфә болынлыктагы чишмәләребезнен бер йотым суын да бу ген мин ширбәт »тел эчәр идем 1 Сагындым, бик сагындым сине, туган ил' Мин Карпат тауларына мендем, Финляндия күлләре янында ял илем Ләкин Эльбрус шикелле мәһабәт. Казбек шикелле гүзәл тау ларны, үз илемдәге Аккош күледәй сихри күлләрне очратмадым 2 Синдәгедәй илаһи матурлык, синдәгедәй шагыйранә мәһабәтлек | бер җирдә дә юк. туган ил! 5 Мин чит авыллар һәм чит шәһәрләр аша узам Жинү мине Берлинк га алып бара Чит ил балалары миңа бәйләм-бәйләм чәчәкләр суза- - лар. чит ил картлары миңа хәмер тәкъдим итәләр, чит ил кызлары ми- з на жимешләр сузып елмаялар һәм ялваралар — Син безне үлемнән коткардың, инде кил. чибәр егет, кунак бул. 3 бездә кал! — диләр. У Әмма мин елмая алмыйм, чөнки хәмерләре исертми, елмаюлары < жылытмый. Мин юлымда дәвам итәм Мин газиз илемне, анын ямьле = бәйрәмнәрен, анын талган аякларны да биетә торган хәмерләрен, 5 йөрәккә җылы өргән нечкә билләрен сагынам, гөнаһсыз балаларын күр- и ГУНДӘй булам. Ф Сагындым, бик сагындым сине, туган ил! Мин горур атлыйм Чөнки мин чнт илдә әсир булып түгел, җиңүче булып йөрим Миңа һәр йортның капкасы, һәр өйнең ишеге ачык Ләкин берсенә дә керәсем килми минем Мин ата-баба корган илемдәге изге йорт турында уйлыйм һәм шунда тизрәк кайтып керер өчен Бер линга ашыгам Берлинга мин. илем белән аерылу кайгысын моннан сон һичкайчан татымас өчен чиксез ачу белән барам Ачуым шулкадәр кичле, сагынуым шундый татлы ки. мин түзмим, җырлап җнбәрәм Иле ямьсез. суы тәмсез. ӨЙгә кайтасым килә! - дип җырлыйм МИН Без мәйданга керәбез. Поляк яшьләре, безне котлап, үзләренең иң матур җырларын җырлыйлар Әмма минем күңел еракта Мин үзебез йен Кызыл мәйданыбызны сагынам һәм туган илдән килгән хатларны укыйм Дусларым, кардәшләрем миннән, сагынасыңмы, дип сорыйлар Минем бугазыма төен тыгыла Мин төенне йота-йота җавап язам Телеграмм баганасы олы юлга маяк ул. Сагынасынмы дип сорыйсыз сагынмаган кая ул! Сагындым, бик сагындым сине, туган ил' Сине сагынган саен, миндә көч дәрт арта, рухым канатлана Чит илдә йөрен, мин ачык аңладым совет кешесе өчен үз иленнән дә изгерәк. үз иленнән дә кадерлерәк, уз иленнән дә гүзәлрәк ил дөньяда юк ул ' Сагынган саен сагынасы килә Сагынуым шундый көчле булганга, кайтуым да ышанычлы Кайтыр булмасам, бу кадәр сагынмас идем Сагындым, бик сагындым сине, нзге туган ил' I9H Җәбрән- Хәлил Җәбран. гарал язучысы 1883 1931 КҮҢЕЛ ҖЫРЫ Күңелем төбендә җыр ята һәм ул минем сүзләрем киеменә сыеша алмыйм /Кыр йөрәк орлыгы эчендә ята. һәм ул ак кәгазьгә кара бу лып төшәргә теләми Аны кемгә җырлыйм икән, ул бит минем күңелемне генә биләргә күнеккән, мин аның бүтәннәр колагына дорфа булып ишетелүеннән куркам? Әгәр син минем күзләрем.) карасаң, анда шул җыр күләгәсе чагыл ганын күрерсең Әгәр син минем бармак очларыма кагылсаң, анда шуның калтыравын сизәрсең Минем кулларым хәрәкәте, йолдыз балкуын чагылдыр! ан күл сы ман. шул җырны күрсәтә, күз яшьләрем, эсседә тирбәлгән чәчәк серен ачкан чык тамчысы кебек, шул җырны ачын бирә. Ул җыр тынлыкта киң булып җәелә, ә тавышлы чакта бөтенләй кеп-кечкенә булып йомарланып кала Ул минем төшемдә кабатлана, әмма өнемдә яшеренеп юкка чыга Ил җәсмнн чәчәгеннән дә хуш ислерәк аны кем иреннәре кол итәр икән? Ул гүзәл кызлар эч сереннән дә яшеренрәк — аның турында белдереп, нинди кыллар чыңлар икән? Диңгез шавы белән сандугач җырын кем берләштерер? Сабый сулышы белән давылны кем бергә кушар? ЯҢГЫР ҖЫРЫ Без — тәңре кулы югарыдан сипкән көмеш җепләр Безне табигать элеп ала һәм безнең белән тугайларны бизи Без — муллык һәм мәхәббәт алласы Астартаның таҗыннан сибелгән гүзәл зөбәрҗәтләр, безне таң иртәсе кызы урлап алган һәм кыр ларга чрчкэн. Мин елыйм — һәм калкулыклар елмаялар, мин түбәйгә төшәм — һәм чәчәкләр өскә калкалар Болыт һәм кырлар — гашыйк парлар алар, ә мин алар арасында теләктәшлек хәбәрчесе Мин җиргә коеп явам һәм берәүләрнең сусавын басам, берәүләрне газапланудан дәвалыйм Минем килүемне күкрәүләр тавышы белән яшен кылычлары хәбәр . итә. күккә сузылган салават күт ре минем сәяхәтнең тәмамлануын, белдерә. Мин диңгезләр йөрәгеннән күтәреләм һәм эфир канатлары белән канатланып очам Әгәр юлымда бакча күренсә, мнн түбәнгә төшәм һәм чәчәкләр иренен үбәм. агач ботаклары кочам Тын минутларда мин үземнең нәфис бармакларым белән тәрәзә хрустальләренә бәрәм һәм шул тавышлардан сизгер йөрәкләр генә аңлый торган җыр туа Мине һава эсселеге барлыкка китерә, ә мин һава эсселеген юкка чыгарам — үзенә ирдән алган көч белән хатын-кыз да ирне шулай җиңә I - Мин диңгез көрсенүе, мин күкләр күл яше мин кырлар v.i «аюы Мәхәббәт тә нәкъ шундый хисләр диңгезенең көрсенүе х уйланулар күгенең күз яше һәм үл күңел кырларының елмаюы ГУЗӘАЛЕК ҖЫРЫ I Мнн — мәхәббәтнең юл күрсәтүчесе, мин күне i өчен иплы шәраб, £ мин йөрәк азыгы * Мнн — уз йөрәген яңа һәм яшь көннәргә генә ача торган гөлчәчәк ’ мен. мине кызлар нзен ала һәм үбеп күкрәкләренә кадыйлар Мин - бәхет йорты. мин шатлык чыганагы мин тынлык баш = дангычы Мнн гүзәл кызлар елмаюы Мине күргән яшь eiei үзенең аныр 5 «агышларын оныта, аның тормышы татлы төшләр чәчәк аткан болын- _ Id әйләнә Мин - шагыйрьләр илһамчысы, мин рәссамнар AHIлкчесс Һәм 5 музыкантлар мөгаллиме Мин сабый бала карашы Аны ягымлы аналар күрә дә тез чүгә һәм тәңрегә рәхмәтләр укый Мин — язмыш кебекмен бүген төзнм һәм иртәгә rap мар итәм Мнн олуг терелтәм һәм үтерәм Мин - миләүшә чәчәге сулышыннан да нәфисрәкмен һәм давылдан дз көчлерәкмен Мин хакыйкать. Сез белә алган нәрсәләрнең, кешеләр. б\ иң ях шысыдыр, бәлки! . ЗӘКИ НУРИ .фжемәсс Әлфи Касумов, • зербаиҗаи азучысы КИЧЕКТЕҢ... Миңа син килгән, аста, тәрәзә буенда караңгыда басып тора, диде ләр Тәмәке тартасың икән Берсе артыннан икенчесен Иңнәрең кал тырап куя Син. мөгаен, елыйсыңдыр Башкалар мина килүче башка лар шикелле .Хәзергә мин чиктән тыш хәсрәткә баткан, кайгыдан тинтерәгән булсам да. беравыкка үзеңне кызганып күнм I ик шул миз телдә синең аркада татыганнарым бөтен барлыгымны биләп ала да хәсрәтем тагын да тирәнәя, тагын бәгырем телгәлән » пик килдең? Берәү дә чакырмады бит сине Берәү дә хәзер сине монда көтми Монда инде сине күптән көтмиләр Ә элегрәк күпме көннәр сине көтеп узды! Ул сине ничек кенә көтте! Аның белән мин дә. Син безне ташлап киткәндә уртак улыбыз әле бик нәни иде Таш чаныңны мнн аңладым, ә ул әле моны аңларлык түгел иде Х л минут ■аен «Әти кайчан кайта?» дип сораганда йөрәгем СУЛКЫЛДЫЙ башлый иде Нинди җавап бирә ала идем соң анарга? Ул кабатлый торган со раулар, әгәр шулай әйтергә яраса, синең белән аерылудан дәһшәтлерәк Ул. кайчан кянтасыңны армый-талмый сорый-сорый, сабыр гыьа сине көтте Аның сагынуы йөрәгеңне кузгатмый калмас, дип уйлап үзем дә сине көттем Тик син кайтмадың. Бервакыт кичкырын тәрәзәбез каршыннан сиңа охшаган бер кеше узып китте. Буе-сыны да. киемнәре дә нәкъ синекедәй. Улыбыз «әти» иш кычкырып, тәрәзә төбеннән шуып төште дә урамга агылды Ул. алла ничә баскычны берьюлы сикереп, бөтен көченә шул ир артыннан томырылды Әмма теге кеше борылып карамады Шул ир артыннан йөгергән малайны күреп, узгынчылар туктал калды, күзләрен моң басты, ә минем йөрәгем өзгәләнде. Ниһаять, теге ир улымның эндәшүен ишетте һәм артына борылды Тик ул син түгел идең Менә шул минутта улыбызның йөзен күрсәң иде! Аптыраудан яңак- тары кызарып чыкты, иреннәре дерелди башлады, ’күзләренә яшь тулды. Мин инде бу вакыйга аны айнытыр, сине искә алудан туктатыр, дип уйлаган идем, тик ул үз әтисен көтте дә көтте. Язын ул сине без кайчандыр бергәләп барган һәм ошаткан таулар арасыннан эзләде — тавышы тарлавыкларда кайтаваз булып яңгыра ды Аңа таулар КУШЫЛДЫ, шарлавыклар гөрелдәп, агачлар шыбыр дашып җавапбирде. тик син... син дәшмәдең Ыңгырашуым томанга әверелде. Тик СИН кайтмадың Өметем шөбһәга әверелде. Тик син кайтмадың! Җәйге челләдә ул сине диңгез буенда көтте Килмәдең. Күктән утлар яуды - син юк идең. Хәвефләнгән дулкыннар кыяларга бәрелде, үрсәләнеп, акчарлаклар аваз салды син дәшмәдең Бер генә сүзең дә безгә килеп җитмәде. Яндым, көйдем, ялкынымны диңгез дә сүндерә алмады. Ничек ке-’ нә көттем мин сине! Көз җитте, йокыга талыр алдыннан табигатй. бөтен төсләрен балкытып, ямьле буяулары белән безне куандырды Улыбыз, сокланудан шашып, сине чакырды — дөньяның бөтен алтыннарын бүләк итәргә ашкынды, тик син чукрак һәм с^кыр идең, йөрәгең улыңның сагынулы авазына җавап бирмәде. Яфраклар, иңри-иңри. ботакларыннан җиргә коелды. Алар аяк астында кыштырдап җан биргәндә йөрәкләребезне син таптыйсыңдыр сыман тоелды Кышкы ачы салкыннарда урамга чыгып, килер юлыңа карап күз талдырдык Без сине көттек Өебезнең бәс кергән кыш бабай бизәгән тәрәзәләренә текәлеп, кар абагалар арасыннан салынган сукмакларга карап тордык, ул сукмаклардан син кайтырсың төсле иде. Әмма кайтмадың. Ул һаман сине чакырды, ләкин җавап бирмәдең, эндәшмәдең. Җилләр генә җавап бирде — алар хәсрәтләнеп тәрәзәбезгә сугылды, тизрәк эчкә кереп җылыныр өчен, ярсый-ярсый ишегебезне какты. Ә син дәшмәдең, йөрәгем гасабиланып катты. Хәзер ник килдең? Төзәлә башлаган җәрәхәтләрне ярсытырга, йокыга талган хатирәләрне уятыргамы? Ник килдең? Өметләрем инде көлгә әйләнде, тормышым газапка әверелде, үткәннәрне яңадан терелтергә хәзер инде хәлең җитмәячәк. Вөҗданың уянуга, йөрәгеңдәге боз эрүгә ышанмыйм Ник килдең? Башкалар сафына кушылгансың. Барысы да килде, алар белән син дә Ни өчен? Миннән улыңны таләп итәргәме? Үзен/ шикелле озын буйлы, кашлары, күзләре барысы, барысы да үзеңә охшаган улыңны алыргамы? Аның йөрәге ата мәхәббәтенә сусаган иде. Кичектең, өметсез кичектең шул Үлем синнән алдарак өлгерде. Улымны ана бирмәс өчен мин бик озак тартыштым еладым, мәрхәмәт күрсәтүен, улымны алмавын үтендем, тик ялваруларымнан файда чыкмады Язмыш улым белән миңа нигә кырыс булды икән? Соңгы минутларда сине тагын ярдәмгә чакырдым, әмма килмәдең Тавышын ны да чыгармадың. Күкләр күкрәде, дулкыннар гөрселдәде, җилләр улады Ә синнән ник бер ым-шым ишетелсен ф Ә хәзер килгәнсең. Нәрсәгә? Улың янына, инде буй җиткән улың х янына килдеңме? $ Син кичектең... § СОҢГЫ ХАТ s 3 Кичә хатынны алдым з Башларым әйләнеп китте— күк йөзеөстемә капланды, тәнемне = үтәли җил өтте, буыннарымда каным катты. Яшеннәр яшьнәде, күкләр ' күкрәде. Битләремә учаклар ягылды Кичә хатыңны алдым Боздай салкынны «Хатларымны кире кайтар. Мәхәббәтемне кире кайтар Без бер- 2 кайчан да очрашмаган, бер-беребезне беркайчан да яратышмаган, " язышмаган төсле булсын», — дигәнсең ф «Мин яна мәхәббәт ташкынына юлыктым». дигәнсең Котлыйм! Кәләш киемнәреңне котлыйм һәм хатларыңны кире кай тарам. Без бергә яшәмәгән көннәр моңына, ачылмаган, әмма инәләрен йөрәгемә чәнчегән розаларга төреп кайтарам йөрәгемнең сызлаган нраларына. җанымның тормышка ашмаган хынлларына төреп, кире салам. Безне бәйләгән җепләр өзелде Хәзер икебез дә ирекле инде Әмма хатларыңны конвертка салып, барып чыкмаган мәхәббәтнең адресын язып куйгач, уйга калдым безне шушы язулы кәгазь кисәк ларс генә бәйләп торадыр идемени соң? Безгә шул кадәр бәхет китер гәп хисләр бетсен өчен шушы хатларыңны кайтарт чынлап та җитә мени? Әйт әле, ул чакта йөземдәге бармакларның, роза исләре аңкыган бармакларың эзен ничек юк итәргә? Миңа сәгатьләр буе төбәлеп торган, әле хәзер дә иркәләп караган гаҗәеп күзләреңнең җылысын ничек аерырга? Кыялардан кайтаврз булып яңгыраган тавышларыбыз ны ничек аерырга? Чыклы болыннардан янәшә йөгергән аяк эзләре безне кая куярга? Яфракларга, чәчәкләргә, үләннәргә сеңеп өлгергән мәхәббәт һәм тугрылык тулы сүзләреңне ничек кайтарырга’ Ә мине көйдерә торган күз яшьләреңне ничек киптерергә, әле бү ген дә күңелемдә сакланган, аерылышкан чакта моңсуланган кара шыпны ничек нурландырырга? Гәргәр елгасы буендагы елак талларның ботагына асылынып кал ган «Яратам», «Онытмам» дигән пышылдауларыңны ничек кире кай тарырга? «Мин сине биш ел да, унбиш ел да көтәрмен!» Бу сүзләрне син әйттең һәм аларны тау елгасы агызып алын китте Мин аларны хәзер кайтара алмыйм, чөнки алар мәңгелеккә китеп югалды Алар кырлар һәм яланнар, бакчалар һәм болыннар буйлап таралды, хәзер тарлавыклар, яшел үзәннәр, мин белмәгән киңлекләр кочагында тир бәлаләрдер! Мәхәббәтебез шаһитлары бары үзебез син дә мин генә, дни язасың Хуш исле язгы кичләрдә безгә елмаеп караган һәм юмарт нурла рыи сипкән айны нигәдер оныткансың Безне янәшә чагылдырган ел ганы, күк гөмбәзенә чәчәкләр сыман сибелгән җемелдәвек йолдызлар ны да оныткансың Дуслыгыбызга сокланган яки көнләшеп караган егетләрне һәм кызларны да исеңнән чыгаргансың • Үтенечеңне канәгатьләнзерәм — хатларыңны үзен- кайтарам 1979 ТӘҮФИКЬ ӘЯДИ мржемке I