Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮЛБАШЧЫНЫҢ ГОМЕРЛЕК ЮЛДАШЫ

Гаять киеренке тормыш белен яшәгән, көрәш уртасында кайнаган даһи акыл иясе Владимир Ильич Ленин узган юлга күз төшергәч, миллионнар йөрәгендә искиткеч зур соклану хисләре уяна: шундый бөек эшләрне башкарып чыгу өчен ару белмәс көч-куәтне кайдан алган соң ул? Ильичның бала һәм үсмер чагыннан ук физик яктан чыныгып үсүе аңа профессиональ революционер тормышына төшкән авыр сынауларны уңышлы үтәп чыгарга ярдәм итә. Көн саен күнекмәләр ясау, чыныгу, эш һәм ял режимын төгәл саклау аңарда корычтай нык ихтыяр көче тәрбияләгән Шуңа күрә дә ул авыруларны (яраланганнан соң авырганын исәпләмәгәндә) бөтенләй диярлек белмәгән. Ленин гимнастика белән шөгыльләнгән, тауларга менәргә яраткан, рәхәтләнеп тимераякта һәм чаңгыда шуган, велосипедта йөрүне хуш күргән. Ул искиткеч оста йөзүче булган, ауга йөргән, крокет һәм городки ише уеннар уйнаган. Теләсә нинди шартларда да гаиләдә, сөргендә, төрмәдә, эмиграциядә, хәтта совет дәүләтенең җитәкчесе булгач та физик күнекмәләр ясауны бер генә көнне дә онытып тормый. Апасы А. И Ульянова-Елизарова, сеңелесе М И. Ульянова, энесе Д. И. Ульянов, хатыны Н. К. Крупская һәм шулай ук көрәштәш иптәшләренең бик күп истәлекләре моның шулай булуын бик ачык раслый Ильичның хатларын өйрәнү дә аның физкультура белән даими шөгыльләнүен исбатлый. Ул бу турыда үзенең 140 тан артык хатында теге яки бу дәрәҗәдә телгә алып уза. Апасы Анна Ильинична: Владимир Ильич беркем эшләмәгәнчә эшли дә. ял да итә белә иде. дип искә ала Ә сеңелесе Мария Ильинична: теоретик хезмәт белән ныклап шөгыльләнү Владимир Ильичны коры кеше итмәде, дип яза. Ул ничек ялкынланып эшләсә, шундый ук ялкын белән ял да иткән, һавада йөргән, бер генә минутка да тормышны яратудан туймаган Даһи юлбашчының физкультура белән ныклап кызыксынуы турында Н К. Крупская истәлекләреннән дә укып беләбез. Ул баш миен өйрәнү институты анкетасына җавап биргәндә болай дип яза: «һавада озак йөргәндә дә армый иде Бик хәрәкәтчән, ятып торуны яратмый... Городки уйный, йөзә, тимераякта яхшы шуа, велосипедта йөрергә ярата иде. Ул — гөмбә җыюның искиткеч остасы, мылтык асып ауга чыгарга, урманда булырга бик ярата... Үткән күзле иде ул — төз ата торган иде. Табигатьне, тауларны, урманны һөм шәфакьне сокланып күзәтә иде. Биеклектән курыкмый—тау түбәләренең «иң читенә» ук килеп, аска карый ала.. Суга беренче булып, һичбер икеләнүсез, һичбер куркусыз керә Ленин курку белмәс, кыю һәм батыр иеше булды» (В. И. Ленин турында истәлекләр, 1 том, икенче басма, М.. Политиздат. 1979. 603—609 битләр) Совет хөкүмәтенең Сәламәтлек саклау халык комиссары Н. С Семашко да Ильичның физкультура белән чыи-чыннан шөгыльләнүен искә төшерә «Ленин мөмкин булганча үз сәламәтлеге турында кайгыртты. Ул эчми, тартмый иде Ленин бу сүзнең иң төгәл мәгънәсендә физкультурачы иде» (шунда ук. 2 том, 282—283 битләр) Ильичның балачак һәм үсмер еллары Идел буенда, Сембердә, Кокушкино, Казан, Алакаевка һәм Самарада уза Аның әтисе белән әнисе балаларын тәрбияләүгә бик зур көч куялар Алар балаларының рухи һәм физик мөмкинлекләрен гармонияле үстерү, сәламәтлекләрен ныгыту, характерларын чыныктыру турында кайгырталар. Володя кечкенәдән үк хезмәтне яратып, бөтен нәрсә белән кызыксынучан булып үсә. күп укый, укуында гел өлгереп бара, дусларына һәрчак булыша, рояльдә уйный. җырларга ярата. Абый-апалары эне-сеңелләре белән берлектә өйдәге бөтен эшне башкара Балалар өлкәннәргә коедан су ташырга, чәчәкләргә су сибәргә, җиләк җыярга булышалар Әтиләре Илья Николаевич өйдә булган чакларында вакы- , ’ын балалары белән уздыра: алар белән крокет, шахмат ише төрле уеннар уйный, бергәләп урманнарга чыгалар. Зөя елгасында коенып кайталар Володя башка балалардан шат күңелле, тере җанлы булуы белән аерылып тора. Ул сабый чагыннан Г аларны шул ягы белән дә узенә тартыл тора: биредә Карл Маркс күмелгән кабео була. Ленин Лондоннан әнисенә мондый эчтәлекле хат юллый: «Күптән түгел без Е. В 1 ны да алып бик зур прогулкага чыктык, төшке аш урынына бутербродлар алдык та... көне буена киттек. Бик шәп ял иттек, саф һава сулап барыбыз да, балалар кебек шатланып йөрдек, соңыннан мин, Себердә аудан кайтканнан соң ятып ял иткән кебек, озаклап ял иттем. Гомумән, без чыгып йөрү ягыннан алдатмыйбыз. Мондагы бөтен иптәшләрдән шәһәрнең бөтен тирә-юнен өйрәнүчеләр — бер без Төрле-төрле «авыл» сукмаклары табабыз, якын-тирәдәге урыннарны беләбез, ерак- карак та китеп йөрергә җыенабыз. Соңгы вакытта мин үземне яхшы сизәм, вакытында эшлим, тыйгысызлыктан интекмим» (шунда ук, 294 бит). 1894 елның җәендә Владимир Ильич Петербургтан Мәскәү янындагы Люблино станциясендәге дачада яшәүче туганнары янына ялга кайта. Беренче тапкыр ул шунда велосипедта йөрергә өйрәнә. Соңыннан да Ильич велосипедны үз итә Швейцариядә чагында ул хатыны белән икесенә велосипед сатып ала. Бу хакта Ленин хозурланып болай ди Велосипед—«ял һәм прогулка өчен менә дигән нәрсә» (шунда ук, 331 бит). Ул Крупская белән дә, шулай башка иптәшләре белән дә Швейцария, Германия, Польша һәм Франция юллары буйлап велосипедка утырып Әйткәнебезчә. Ленин табигатьне бик яраткан. Әмма таулар аны үзләренә аеруча нык тарткан. Ул Швейцариядә чагында Альп тауларының карлы түбәләренә күтәрелгән, Пилат һәм Ротхорн тауларының иң биек түбәләренә (2122 м, 2300 м) менеп караган, Польшада чагында Татры тауларының гүзәллегенә сокланган «Тауларга сәяхәтнең төп матурлыгын Ленин аларга менгәндәге кыенлыкларны җиңүдә күрә Ул искиткеч чыдам турист иде. Мин аңардан ун яшькә яшьрәк булсам да, аның артыннан көчкә җитешә идем».— дип искә ала үз хатирәләрендә С. Ю. Багоцкий (В. И. Ленин турында истәлекләр. 2 том, икенче басма. М, Политиздат. 1979. 325 бит). Шулай бервакытны Ленин революцион көрәштәш дусты Багоцкий белән бергә бик хәтәр тауга менәләр. Чак кына ялгыш адым ясасаң да. аска мәтәлеп төшүеңне көт тә тор Тау түбәсенә менеп җиткәч, алар үзләре алдында ачылган матурлыкка таң калып карап торалар. Таудан кире төшкәндә Багоцкий үзенең юлдашына; Әйдәгез, мин сезгә тагын да матуррак урыннарны күрсәтәм, дигән булып хәвефсезрәк бүтән юлдан кайтырга тәкъдим ясый. Ленин аның хәйләләвен бик тиз сизеп ала һәм кискен итеп- «Кыенлыклардан качарга ярамый! Аларны җиңә белергә кирәк!» — ди дә. үзләре Менгән юлдан атлый. Тиздән алар үз сәяхәтләрен исән-имин төгәллиләр (шунда ул. 328—329 битләр). Тауларга сәяхәтләре турында шулай ук Н. К. Крупская да еш искә ала. Ул 1904 елда Ленин белән икәүләп, аркаларына биштәрләр асып, бер айга тауларга ял итәргә барулары турында яза. 1903—1904 елларның кышы Ильичка аеруча мәшәкатьле һәм киеренке булган, көннәр-төннәр буе эшләү аркасында нервлары шактый какшаган. Менә шул чагында аны бу халәттән таулар коткарган Табигать кочагында туган яңа тәэсирләр, тау һавасы, арганчы йөрү һәм туйганчы йоклау аның сәламәтлегенә уңай тәэсир иткән. Ильич үзен сабыйларча шат һәм күңелле итеп тойган. Шундый сәяхәтләрнең берсе турында В. И. Ленин Швейцариядән әнисенә хат язып җибәрә: «Шушы көннәрдә без монда. Надя.. белән Салэвка менеп, бик яхшы прогулка ясап кайттык. Түбәндә. Женевада бөтен җир томанлы, караңгы булып тора, ә тау башында (диңгез тигезлегеннән 1200 метрлар чамасы биеклектә) ялт иткән кояш, кар, чана шуу. нәкъ Россиядәгечә матур кышкы көн» (Әсәрләр. 4 басмадай тәрҗемә. 37 том, 296 бит). Россиядәгечә кышкы матур көн!.. Бөек пролетар язучысы Максим Горький да эмиграциядә вакытында бу сүзләрне еш кабатлый. Ленин аның Россия хакында һәм авыл турында сөйләгәннәрен тыңларга яраткан һәм авыр сулап әйтә торган булган «Мин Россияне никадәр аз беләм икән әле. Сембер, Казан, Петербург, сөрген — ниЕ В Елизавета Васильевна Н. К Крупскаянын анисе бары шулер гына!» («Ленин шундый иде», М Политиздат. 1965. 500 бит) «Җае- Идел буена барсаң, нинди шап булыр иде) — дип »за Владимир Ильич Лондоннан анисенә— 1900 елның язында өчебез: син һем Аиюта бергә пароходта ^инд» рәхәт йөргән идек бит!» (Әсәрләр. <1 басмадан тәрҗемә 37 том 284 бит). Ул шушы хзтында пароходка утырып, Идел, Кама һәм Агыйдел буйлап Уфага баруын искә төшерә В И Ленин гаҗәеп оста йөзүче була Шуңа курә ул җае чыкканда коенырга ярата. Себердә сөргендә булганда Ильич көненә икешәр мәртәбә Енисейга коенырга бара. Моның өчен аңа шактый ерак ара узарга кирәк була 1901 елда Мюнхеннан язган хатында ул әнисенә көн саен коенуы турында хәбәр итә. «Володя су керергә бик ярата...»,—ди аның хакында Надежда Константиновна да (шунда ук, 426 бит). В И. Ленин гомере буена үзенең бу шөгыленә тугры булып кала. Тимераякта шууны да ул коенудан Һич иим яратмаган бу аңа искиткеч ләззәт биргән, күңел күтәренкелеге алып килгән «Боз өстендә бөтерелеп әйләнүче тимераякта шуучы яшьләрчә җитез, шат күңелле бу кешене кем дә булса берәү күргәч, үзе каршында бөек юлбашчы һәм революцион пролетариат теоретигы басып тора дип уеиа да китермәс иде», дип яза С Ю Багоцкий (В И Ленин турымда истәлекләр 1 том. 2 иче басма. М, Политиздат 1979, 283 бит). Ильичның иң мавыккан, иң яраткан шөгыльләреннән берсе әлбәттә, ауга йеоү була. Җәен дә. кышын да. мылтык асып, сунарга йөрергә бии яраткан Шуңа ул аучылык серләрен бетен нечкәлеге белән үзләштергән Ленин гимнастик күнекмәләр ясауны бер генә кон дә онытмый Спортның шушы тере белән шөгыльләнү аңа сөргендә булганда һәм бигрәк тә төрмәде утырганда сәламәтлеген һәм көчен саклап калырга ярдәм итә Әнисенә язган бер хатында ул тоткынлыкка ябылган энесе Дмитрийның язмышы белән кызыксына Анда мондый юллар бар «Бердән, ул төрмәдә диета саклыймы икән* Юктыр Ә анда, минемчә, диета саклау бик кирәк Икенчедән, гимнастика белән шөгыльләнәме ииоиТ Мөгаен юктыр Бу да бик кирәк. Мин һәрхәлдә үз тәҗрибәм белән әйтә алам тормада бии теләп һәм файдасын күреп һәр көн йоклар алдыннан гимнастика белән шөгыльләнә идем Шуннан соң, иң салкын вакытларда да, камера суп-суык булганда да җылынасың һәм бик әйбәт йоклыйсың Мин аңа шактый уңайлы гимнастика алымын (колке булса да) киңәш итә алам — 50 тапкыр җиргә кадәр иелергә Мин үземә иакь әнә шундый дәрес билгеләгән идем һәм надзирательнең, ишек тишегеннән күз салып, бор тапкыр да предварилка чиркәвенә барырга теләмәгән бу кешедә кинәт шундый диндарлык каян килгән дип шаккатып караштыргалавына уңайсызланмый идем! Ләкин иелү беррәттән 50 тапкырдан ким булмаска тиеш һәм. аякны бөкмәскә, иелгән саен кулны идәнгә тидерергә кирәк » (Әсәрләр. 4 басмадан тәрҗемә, 37 том. 87—88 битләр). Гимнастика белән шөгыльләнү Ильичка яраланганнан соң да «ирен була. Врачлар киңәше белән ул шушы алым ярдәмендә яралы кулын күнектерә Бу күнекмәләрне хәтта Совнарком утырышы барганда да ясый торган була Соңыннан яра тезелә кулы аны шактый ук яхшы «тыңларга» өйрәнә В И Ленинның физик культурага мөнәсәбәте барыннан да элек һәрьяктан гармонияле үскән шәхес тәрбияләүгә бәйләнгән Даһи юлбашчы аны революционерлар тәрбияләүдә бик кирәкле чара дип саный. Шуңа күрә ул якыннарының һәм революцион көрәштәшләренең сәламәтлеген саклауга аларның фиэи» яктан камил, чыдам һәм какшамас көчле рухлы булуларына гаять зур игътибар бирә Даһи юлбашчыбыз төзегән Коммунистлар партиясе хезмәт ияләрен һәм яшьләрне Ленинча яшәргә, эшләргә һәм көрәшергә өйрәтә Сосет кешеләре рухи янган да физик яктан да камил, матур булырга тиешлер Боек Ленинның онытылмас васыяте бу