УЛЬЯНОВЛАР
Владимир Ульяновның укуын дәвам иттерү ечен Казанга килүе очраклы хәл булмый, һәм эш, әлбәттә, патша галиҗәнапларына һөҗүм итүдә катнашкан Александр Ульяновның энесе өчен башкала университетының ишеге ябык булуда гына түгел. Идел буендагы бу борынгы шәһәр шактый вакыттан бирле Ульяновлар гаиләсе тормышында зур роль уйнап килә. Сүзне 1850 елның җәендә бирегә булачак юлбашчының әтисе Илья Николаевич Ульяновның Әстерханнан килүеннән башлыйк. Крепостной крестьян оныгы, тегүче малае Илья үзенең тырышлыгы һәм сәләте аркасында гимназия тәмамлый, Казан университетына алуларын сорап гариза бирә Әмма аңа биредә укуы җиңел булмый. Әстерхан гимназиясе директорының тормыш итәр өчен бернинди килере булмаган бу сәләтле малайга стипендия билгеләүне сорап җибәргән кәгазенә Казан уку-укыту округы попечителенең җавабы катгый була: стипендия балаларын тәрбияләүдә ярдәм йөзеннән тик чиновникларга гына билгеләнә торган нәрсә ул, янәсе. Шуңа күрә мещан гаиләсендә туып үскән Ульяновны стипендия алучылар исемлегенә кертү өчен нигез күренми. Шулай да -Илья Ульянов укуын өзми. Аның тырышлыгын, белемгә омтылуын тиздән профессорлар да, ул вакытта инде ректорлыктан китеп, попечительнең ярдәмчесе булып эшләп йөргән бөек геометр Николай Иванович Лобачевский да күреп алалар Физика-математика факультеты студенты Илья Ульянов, Лобачевский киңәше белән, дәрестән соңгы буш вакытларында әле яңа гына төзелеп беткән астрономия обсерваториясендә күзәтүләр алып бара башлый, туфракның температурасын үлчи. Атаклы галим Илья Николаевичның моннан соңгы язмышында да зур роль уйный. 1885 елда кулына яңа диплом алган кандидат Илья Ульяновны ул Пенза дворяннар институтына югары сыйныфларда математика укытучысы итеп җибәрә һәм шуңа өстәп тагын аңа бу шәһәрдә метеорология станциясе эшен җайга салу бурычын да йөкли. Сембер губернасында халык училищелары инспекторы, ә соңрак директоры булып эшли башлагач та, губернадагы уку йортлары Казан уку-укыту округы карамагында булганлыктан. Илья Николаевич безнең шәһәргә еш килеп йөргән. Юлбашчыбызның әнисе Мария Александровнаның балачагы һәм яшьлеге дә Казан һәм аның тирәләре белән, аерым алганда Лаеш өязенең Кокушкино авылы белән тыгыз бәйле Аның әтисе Александр Дмитриевич Бланк, врач кеше. 1847 елда отставкага чыга, нибары ике дистә хуҗалыгы булган бу кечкенә генә авылда, Ушня елгасы буенда утар сатып ала һәм бөтен калган тормышын әнисез калган алты баласын — Анна, Любовь, Екатерина, Мария һәм Софья исемле кызларын, Дмитрий исемле улын тәрбияләүгә багышлый. Мария Александровна бу авылда уналты ел гомерен үткәрә. Пензага олы апасы Анна янына кунакка баргач Илья Николаевич белән танышып, 1863 елда Кокушкиноның күршесендәге авыл чиркәвендә аның белән никахлануга кадәр шунда яши. Казан һәм Кокушкиноның Илья Николаевич белән Мария Александровналарньҗ В балалары тормышында тоткан урыны да зур. Александр Дмитриевич Бланк үлгәнмен соң аның Кокушкинодагы утары биш кызына мирас булып кала Алар аны бүлешеп тормыйлар, аңардан уртак файдаланырга булалар Шулай итеп, әлеге авыл алар ечен җәйге ялны бергәләп үткәрү урыны булып китә, һәр җәй диярлек Сембердән Казанга кадәр пароход белән, ә аннары ат белән бирегә Ульяновлар килә торган була. Килешли алар шәһәрнең Профессор тыкрыгында яшәүче Анна Александровна ф Веретенникоеаларда берничә кен кунак булалар Кокушкинога ирләре һәм бала-ча- t галары белән Мария Александровнаның бүтән апалары һәм сеңелләре дә килеп S тешә. Утар балалар шау-шуы белән җанлана. Ульяновларның барлык балалары Ко- ® кушкииода үткәргән бу көннәрне г.үэләренең истәлекләрендә бик яратыл һәм сагынып J искә алалар. = Владимир Ильичка укуын дәвам иттерү ечеи кая бару мәгъкульрәк булыр икән * диген сорауга җавап эзләгәндә Ульяновларны Казанны сайларга мәҗбүр иткән тагын ф ике меһим нәрсәне искә алмый мемкин түгел. Владимир Ульянов Сембер гимназия- в сан тәмамлаган елларны аның әнисенең ике апасы — Анна Александровна Веретен- О иикова һәм Любовь Александровна АрдашоваЛономаревалар Казанда торалар _ Аларның беренчесе Профессор тыкрыгындагы Завьяловлар йортында, ә икенчесе .с Беренче тау урамында Ростова йортында (хәзер Ульяновлар урамы, 24) яши Белүе- безчә, туганнарның бер тирәгәрәк, бер-берсенә якынрак оешырга омтылуы бик табигый хәл. Икенче сәбәп исә — мөһимрәк Билгеле булганча, патшаны үтерергә х телеп, аңа һөҗүм ясауда гаепләнгән Александр Ульянов белән бер ук вакытта, шул ук эш буенча аның апасы, Петербургтагы Бестужев курсларының соңгы сыйныфы ~ тыңлаучысы Анна Ильинична да кулга алына. 1887 елның апрелендә аңа Көнчыгыш Себертә сөргенгә китәргә кушыла. Шулай итеп, Ульяновлар гаиләсе һәм, беренче чиратта, Мария Александровна, бик тә катлаулы мәсьәлә алдында кала Ул кызы Аннаны шундый ерак җиргә бер ялгызын гына җибәрә алмасын аңлый. Сембердәге йорт-җирне сатып, Анна Ильинична белән бергә Себергә китү — аның эчен хәл ителгән нәрсә. Тик менә Володя мәсьәләсе борчый Аня да үз янында булсын. Володя да университетка керә алсын өчен нәрсә эшләргә соң? Себерме, әллә Казанмы? Билгеле, соңгысы әйбәтрәк. Ләкин әгәр Казанда эш барып чыкмаса. аңарга бердәнбер юл кала; Аннаны сөргенгә Көнчыгыш Себергә түгел, һич югында Томск шәһәренә җибәрүләрен сорарга. Ә нигә Томскига? Чөнки алай иткәндә Володяның укуы месьөләсе дә хәл ителә: Томскида университет ачылырга тиеш һәм бик озак йөргәннән соң, зур мәшәкать-тырышлыклар белән, Мария Александровна кызы Аннага сөрген урыны итеп Казан губернасын билгеләүлерене ирешә Бу үтенечен канәгатьләндерүдә аңа апаларының бу авылда яшәүләре ярдәм итә Нәкъ менә шундый шарт — үз өсләренә поручительлек вазифасын алган туган апа лары яныннан беркая да китмичә, алар белән бергә яшәү шарты белән Анна Ильи- иичнага сөрген вакытын Кокушкино авылында үткәрергә рөхсәт итәләр Менә шундый шартларда Ульяновлар гаиләсе, Сембер шәһәрендә булган бар мал-мөлкәтне сатып, 1887 елның июнендә Казанга күчеп килә >Цәйне һәр вакыттагыча Кокушкинода үткәрәләр, ө көзен, төгәлрәк итеп әйтсәк, сентябрь азакларында, шеһерге әйләнеп кайталар. Тик менә кайда торырга? Ульяновларның истәлекләреннән без шуны беләбез: Кокушкинодан кайтканнан соң Казанда алар яшәгән беренче фатир инде без телгә алган Беренче тау урамында, Ростова йортында була. Бу истәлекләрне җентекләбрәк укыганда үэеннән-үзе бер сорау туа: «Нигә бу йортта?» Анна Ильиничнаның хатларыннан укып белгәнебезчә, бу әй салкын һәм юеш булган бит Өстевенә, без инде шулай ук белгәнебезчә, бу өйдә Мария Александровнаның «пасы Л. А. Ардашева-Пономарева гаиләсе яшәгән Ике гаиләгә, гәрчә иң якын туганлык җепләре белән бәйләнгән булсалар да, бер ейдә торуы кыен-кысан буласын, ни генә әйтсәң дә, ерактагы кояшның ныграк җылытуын алар белмәгән^ дип ейтә алмыйбыз Әлбәттә, белгәннәр, шулай да моңа барганнар Эш нәрсәдә соң? Бу сорауга җавап соңгы елларда гына табылды Мондый корбанга, мондый кыен пыкка Мария Александровна аңлы рәвештә риза булган икән Ардашееа-Лонома- реаа белен бер ейдә яшәгән очракта,—ө бу ханым, инде әйтеп үткәнебезчә, Анна Ильиничнаның поручителе,—ул сөргендәге кызына кышкы айларда гына булса да Кокушкинодан Казанга күчеп торырга рехсет итүләрен сорап мөрәҗәгать итәргә нигезе көчлерәк булачагын яхшы аңлаган. Бу үтенеч уңай хәл ителгән очракта Анна Ильинична әнисе янында гына түгел,— монысы аерата мөһим,— туган апасы Любовь Александровна, ягъни үзенең поручителе янында да яшәү мөмкинлеген алачак. Ләкин Мария Александровнаның тырышлыгы бу юлы нәтиҗә бирми. Анна Ильиничнага вакытлыча гына булса да Казанга күчеп торырга рөхсәт итмиләр. Полиция департаментыннан шундый җавап алынганнан соң ук (ә ул җавап, хәзер ачыкланганча, 1887 елның 29 октябрендә алына) Ардашева-Пономаревалар белән бер өйдә кысылып яшәүнең хәҗәте калмый. Ульяновлар үзләренә икенче фатир эзли башлыйлар һәм аны тиздән Яңа Комиссариат урамында (хәзерге Комлев урамы, 15) табалар. В. И. Ленинның Казандагы тормышын тикшерүдә соңгы елларда шактый эш башкарган Г. Хаитның ачыклавынча, алар бу йортка 1887 елның 3—4 ноябре белән 10 ноябре арасында күчкәннәр. Чөнки Яңа Комиссариат урамындагы М. Н. Соловьева йортындагы буш квартираларга кеше кертелүе турындагы игълан «Волжский Beef- ник» газетасында шул елның 2 ноябрендә басылып !чыга. Ә 10 ноябрьдә Ольга Ильинична үзенең дус кызына язган хатында: «Миңа Яңа Комиссариат урамы, Соловьева йорты адресы белән яз»,— ди. Моның шулай икәненә ышансак, Ульяновлар Беренче тау урамындагы Ростова йортында, бүген аның стенасына куелган истәлек тактасында язылганча, 1887 елның август-сентябрь айларында түгел, шул елның сентябрь азагыннан ноябрь башларына кадәр яшәгәннәр булып чыга. Казанга килгәч Владимир Ильич император университеты ректоры исеменә гариза яза. Әмма аны биредә кочак җәеп үк каршы алмыйлар. Ректорның беренче резолюциясе менә мондый була: «Характеристика алганга хәтле кичектереп торыр- ■га». Бары тик Сембер шәһәреннән тел-теш тидергесез әйбәт характеристика алынганнан соң гына университет -түрәләре аны студент итеп алырга риза була. Әмма Владимир Ильичка барыбер аны тәмамларга мөмкин булмый. Университетта 1887 елның 4 декабренда булган студентлар сходкасы турында, анда Владимир Ульяновның актив катнашуы, катнашуы гына түгел, аны оештыручыларның берсе булуы, шуның өчен аның университеттан чыгарылуы, Кокушкинога сөргенгә җибәрелүе турында барыбыз да беләбез. Ул сөрген срогын тутырып янә Казанга кайтканнан соң— 1888 елның сентябреннән башлап 1889 елның маена кадәр — Ульяновлар гаиләсе безгә инде мәгълүм булган Беренче тау урамындагы Орлов йортында (хәзер Ульяновлар урамы, 58) яши. Бу урында тагын бер кечкенә детальгә игътибар итәрга кирәк. 1888 елның көзендә патша хөкүмәтенең мәгариф министры И. Д. Деляновның Казанга килүеннән файдаланып, Мария Александровна аның исеменә чираттагы гаризасын җибәрә: «Әгәр сез галиҗәнаблар,— диелә анда,— минем улым Владимирга яңадан Казан университетына керергә мөмкинлек бирүне уңайсыз дип тапсагыз, аңа Россия университетларыннан берсенә: Мәскәү, Киев, Харьков, яисә Дерпт университетына керергә рөхсәт итегез». Җавап кыска була: «Министр үтенүче ханымның юллавын кире кагарга булды». Ләкин хәзер сүз бу җавап турында түгел. Ильич әнисенең әлеге гаризасының ахырында «Казан шәһәре, Грузин урамы, Опехтин йорты» (хәзерге Карл Маркс урамы) дигән адрес куелган. Эш нәрсәдә соң? Без бит әле генә, 1888 елның сентябренда Ульяновлар инде Беренче тау урамында, Орлов йортында яши башлаган дигән идек. Моның аңлатмасын без әлеге дә баягы Ольга Ильиничнаның дус кызы А. Щербога язган хатыннан табабыз. «Без әнием белән бөтен Казанны әйләндек,— дип яза ул,— бу квартирага тукталган идек (ягъни Грузин урамындагы йортка — Р. С.), ләкин ул юеш булып чыкты һәм без анда калмаячакбыз. Бу квартиралар белән бәла! ...Менә әле генә әнием кайтты — квартир белешкән. Беренче тау, Орлов йорты. Хатыңны яңа өйгә җибәр, без ике көннән күчәбез». Ульяновлар Орлов йортына 4 сентябрьдә күчкәннәр булып чыга. Бу дус һәм бердәм гаиләнең истәлеген һәм гүзәл революцион традицияләрен хөрмәт итү йөзеннән Казан хезмәт ияләре Беренче тауга Ульяновһар урамы дигән исем бирделәр, ә бу гаилә 1888 елның сентябреннән 1889 елның маена кадәр яшәгән 58 иче йортта 8. И. Ленин музее эшли. Бу йортның торак бүлмәләре В. И. Ленин туганнарының истәлекләре буенча, Мария Ильинична, Дмитрий Ильич, шулай ук аларның туганы Н Веретенникоеның актив катнашында җиһазланыла. Музеи 1937 елда ачылды. Зур мәхәббәт белән җыйналган, зур зәвык белән урнаштырылган экспонатлар юлбашчының һәм аның туганнарының Казанда яшәгән чоры турында, аларның үзара менәсәбәтләрендәге дуслык, иптәшлек рухы турында сәйлиләр Музейга килгән һәр кешене беренче чиратта таңга калдырган нәрсә — гадилек Куп кулланыла торган бу сүзнең әлеге очракта үзенә хас ниндидер аерым бер мәгънәсе бар, Ул-—әлеге гадилек — бүлмәләрдәге җиһазларда да. алариың кеше күзенә бәрелеп торсын дигән мещаннарча омтылыш белен куелмаган булуларында да, китаптан башлап гади генә юк-бар нәрсәгә кадәр һәр әйбернең нинди дә булса бер максатка хезмәт итүендә дә чагыла. Аларның барысын да карап йери торгач, экскурсоводларның сүзләрен игътибар белен тыңлый торгач, үзеннән-үзе шундый бер нәтиҗәгә киләсең югары әхлак сыйфатларына ия булган һәм уз тормышларын халыкка хезмәт итүгә багышлаган кече Ульяновларның чын кеше булып үсеп җитлегүләре нәкъ менә шундый шартларда гына, нәкъ менә шундый гаиләдә генә мемкин булган Биредә тупланган бай материал белән танышып йергәндә ирексездән хәтергә КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре иптәш Л И Брежневның В И Ленинның тууына 100 ел тулуны бәйрәм иткән вакытта әйткән сүзләре килеп тешә «Ленинның тормышта шундый юл сайлавында Ульяновлар гаиләсе шактый зур роль уйнаган Илья Николаевич белән Мария Александроенаның барлык алты баласының да революционер булып китүе очраклы хәл түгел Аларның гаиләсе рус демократии культурасының иң яхшы традицияләрен үзенә сеңдергән*. В И. Ленинның -тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле булган бүтән урыннар кебек ук. Казандагы музей да күп меңнәрчә кешенең чын йервктән яратып караган, изге итеп санаган урыны ул. Сеекле юлбашчыбызны хәтерлеткен һәр нәрсәгә уе- финере, җаны-йерәге белән якын булырга теләүчеләрнең агымы һич еэелеп тормый биредә Музей ачылганнан соң үткән еллар эчендә анда инде 4 ярым миллионнан ертык кеше булган Сүзнең ахырында тагын бер фикер белән уртаклашыйк Мәгълүм булганча, Ульяновлар Беренче таудагы йорттан һәм. гомумән, Казаннан 1889 елның 3 маендэ кителер. Әдәбиятта аларның шәһәребездән китүләренең теп сәбәбе итеп гадәттә Мария Александроенаның Самара губернасындагы Апакаево авылы янында утар сатып алуы күрсәтелә Бу дәлил белән бехәсләшүе кыен Тик менә Казандагы 8 И. Ленин музее хезмәткәрләре миңа шактый ук җитди бер нәрсәгә игътибар итерге киңәш бирделәр Сүз Мария Александровне Ульяноеаның кызы Мариягә кызлар гимназиясенең икенче сыйныфына керү очан имтихан тотарга рехсәт итүен сорап директор исеменә биргән гаризасы турында бара Бу кәгазь 1889 елның 22 апрелендә язылган. Үзеннән-үзе шундый бер нәтиҗә соралаУльяновларның ун яшьлек Ма- няшаны Казанда ялгызын калдырырга җыенган булулары икеле Шул ук вакытта кыз Казанда укырлык булмагач, китәргә ике атнадан да кимрәк вакыт кала нигә мондый гариза язып торырга иде! Балки бу гаризаны бнрген мен балан гаиләнең Казаннан китү вакытын аерыл торган унике кан эчендә бу китүнең тәп сәбәбе үк булмаса да. оны тизләтүгә китергән бер-бер хәл булгандыр! Бәлки бу бер-бер хәл дигәнебез ул вакытта Владимир Ильйчның баш әстендә болытларның аңадаи куера башлавы ягъни кулга алыну куркынычының яңадан янавыдыр! Бик ихтимал. Н Е Федосеев истәлегенә багышланган мәкаләсендә В. И Ленин үзе болей дип аэа; «1889 елның җей азагында Федосеевның һем Казандагы түгәрәк.—сүз уңаенда, мин катнашкәиы- ның да,— членнарының кулга алынуы турында ишеттем Уя җәйдә Казандә калган булсам, шулай ук бик җиңел кулга алынган булыр идем, дип уйлыйм* Кыскасы, уйланыр нәрсә, ззләнер-тепченер нәрсе бар әле монда